АЧЫ ЯЗМЫШ СӘХИФӘЛӘРЕ
Узган ел «Казан утларылныв 6—7 нче саннарында Айдар Хәлимнең «Өч аяклы ат» дигән күләмле генә повесте басылып чыккан иде. Нишләптер бу әсәр HI ьгибардан читтә калды. Хәер, бездә күрмәмешкә салыну чире бар инде. Кайбер сәбәпләр аркасында минем үземә дә бу әсәрне соңарып укырга туры килде Вакыйгалар боҗралы сюжет аша эзлекле ачыла Әсәрнең мускулы гыгыз. теле әйбәт. Артык җөмләләр юк дәрәҗәдә. Бу повесть нәрсә турында сон? Әлеге сорауга кыска гына җавап бирергә уйласак: әсәр унике яшьлек Кәбир исемле малайның язмышы турында дияргә мөмкин Ләкин бу информация гына укучыга берни аңлатмас. Әсәр Кәбирнен юлга җыенуыннан башлана. Менә ул Зөлхиҗә әбиләрендә. Малай Зөлхиҗә әбиләренең бәрәңге-ипиләрен эзләп-эзләп үзенен ул лыкка яшерс- лгән юл капчыгына җыя. Дүрт көнлек юлга әзерләнә ул. Әмма Зөлхиҗә әбиләренең ризыкларына кул сузу малайга гаять авыр Автор монда урлашырга тормыш мәҗбүр иткән малайнын халәтен аңлату өчен бер кызыклы деталь тапкан: ул юлда ашарга дип әбиләреннән чәлгән ипине ун кулы белән түгел, сул кулы белән ала. Сул кул. әйтерсең аныкы түгел, һәм бу деталь унике яшьлек малайнын холкына бик ябышып тора Укучыда кечкенә героины кызгану һәм аны кичерү хисе кузгала Унике яшьлек Кәбир нишләп әбиләренә килеп чыккан соң әле9 Нигә ул алардан качарга йөри9 Әсәрне укый башлау белән күңелдә шушы сорау туа Баксан-күрсән, моннан берничә көннәр элек Кәбир үзенең әнисе белән колхозның Бамбук исемле атын җигеп. Оренбург читендәге совхозда яшәп ятучы әнисенең апасы Зөлхиҗә әбиләренә барган булган икән. Дөресрәге Зөлхиҗә әбиләренең өметләндергеч хаты аларны монда тартып китергән «Безнең, ходайга шөкер, кара булса да. ашар икмәгемез. саварга сыерымыз бар. бәрәңге, кишср-чөгендер- не әйткән дә юк Килгән хәлдә бер-ике капчык бәрәңге берәр пот он. бераз ат ланмый алып китәр идеңез...» Мондый хат. әлбәттә инде, тормышның очын очка ялгап яшәүче Кәбир белән аның әнисенең күңеленә сары май булып яга. Әйе. Зөлхиҗә әбиләре чагыштырмача әйбәт яшиләр. Аның ире Муса совхозда тракторчы. Кайчандыр кулак дип гуган якларыннан сөрелеп, биредә икмәкле, яг ьни «һавасыннан да җитлеккән арыш исе килгән» якларда төпләнеп калган алар Кулларыннан килгән кадәр, әнә. Кәбирләргә дә ярдәм итмәкчеләр Ләкин, хәерчегә жил каршы дигәндәй, монда килгән төндә үк боларнын атларын бүре яралый. Куркып, атлары аягын да сындыра. Ә сугыштан соңгы чорларда колхозның ат тикле а гына зыян китерсәң, түрәләрдән рәхим-шәфкать кот мә инде! Кәбирләрнен а г ын яралаган Соры бүре дә монда ниндидер эчке мәгънәгә ия. Ул гади бүре генә түгел, каһәрле язмыш символы да. Авторның «Соры бүре үзенең корбанын болай гына калдырмаячак, яңадан да эзәрлекләячәк» диюе алдагы бәлаләргә ишарә булып яңгырый. Чыннан да. Кәбирләрнен язмышы җиңелдән түгел Атасы сугышта һәлак булган. Бабаларын һәм аның туганнарын кулак дип авылдан сөргәннәр. Бабасы акылдан язып кайта. Инде менә колхозның бүре яралаган атын илле чакрымдагы совхозда калдырып. Кәбир белән әнисе Сания авылга кайтып төшә. Шушы көннән Кәбирләргә якты тормыш бетә Кайчандыр үзенен артыннан йөргән Галләм, элекке үчләрен алырга да җай чыгуга сөенеп. Санияне эзәрлекли башлый. Бөкебаш Галләм—колхозда бригадир, ул участковый Сайфуллин белән дус. Колхоз рәисе Зәйнетдин дә Галләмнең сүзеннән чыга алмый Аның әләкләреннән куркып яши Мондый Галләмнәр сугыш һәм аннан соңгы чорны чагылдырган әсәрләрдә шактый күп тасвирланган иде инде Автор монда Галләм характерын ачуда кызыклы гына штрихлар тапкан Мәсәлән ул. кайбер кире персонажлардан үзенчәлекле буларак, ачуыннан катып кына йөрми, ныграк эчеп алса, үзе эзәрлекләгән кешеләрне жәлләп, чынчынлап елый Әлеге елавы белән үзенә карата кызгану хисләре тудыра. Шуның белән яшәүчән һәм куркыныч та Галләм ишеләр. У Әнә Санияләргә дә ул участковый Сайфуллин һәм депутат Сажидә белән килеп керә. Әйберләрне язу башлана. Түрәләргә сөяркә булып йөрүче кәнтәй депутат Сажидә Саниянен сандык төбендәге беләзек, нөзск-алкаларын тартып чыгара. «Теге вакыт фронт өчен әйберләр җыйганда бирмәгән иденмени. калдырып әйбәт иткәнсең», дигән булып. Санияне чеметкәләп ала. Тиздән Санияне төрмәгә алып китәләр Менә шунда инде әнисен коткарыр өчен унике яшьлек Кәбир тәвәккәл адым ясый беркемгә әйтмн-нитми генә авылдан чыгып китә дә. Зөлхиҗә әбиләрендәге яралы агны авылга алып кайт- макчы була Ә ара илле чакрым! Үзенең агы белән нәни герой бер гән. бер җан булып бара Ул аты белән СӨЙләшө. Ат та аңа җавап кайтара, һәм бу. ничектер, бик табигый килеп чыга Аты киреләнсә малай бер атына, бер үзенә суга «Менә күр. сине генә түгел үземне дә чыбыркылыйм», ди Минемчә, әсәрнен ин уңышлы урыннары нәкъ менә шунда ир белән атның кушылуында. Мондый урыннарда әсәргә тирән Й'лсэфэ. шигърият килеп керә Авторның фәлсәфәсе белән геройның уйлары ргә кушылып тормышның, яшәешнең беркемгә дә жинел түгеллеген искәртә Әгәр әсәрдә нәни геройный эчке монологлары автор фикерләре белән үрелеп бармаса. повесть сугыштан соңгы авыл тормышын чагылдырган татар әдәбиятындагы йоз дә беренче һәм гадәти бер әсәр булыр иде Малай дүрт көнлек юлны үткәнче укучы аның бөтен тормышы белән танышыр!а өлгерә. Кәбирнең үткәне катлаулы һәм г ыйбрәтле бу гг ан кебек, әлеге дүрт көнлек юлда да ана шактый маҗараларга очрарга туры килә Уйламый да барганда чегәннәр килеп чыгып, аның агын алып китәләр Кәбирнсн. әйтерсең, атын түгел, бөтен өметләре, ышанычлары, хыяллары белән бергә йөрәген умырып алалар. Ул өзгәләнеп елый Әгәр агыннан коры калса, анын өчен бөтенесе бетте дигән сүз бит. Әнисенең дә башы төрмәдә чернячәк! Кәбир өйдән өйгә йөреп, хәер эстәргә тиеш булачак Әйе. малайның омеге, тормыш тоткасы шушы аксак ат. Шуңа күрә ул. куркуын җиңеп, чегәннәр артыннан китә Чегәннәр атны үзләренең таборларына а тын кайталар А гар арасында ла кешелекле бәндәләр бар икән бит әнә табор башлыгы Кәбирнсн тишек чабаталарын, капчыгындагы юлга дигән бәрәңгеләрен күреп, ма тайны кызгана Атны биреп җибәрергә куша. Дөрес. Кәбир агны кулдан ычкындырмас очен үзе до нык тырыша ялына-ялвара. биеп тә күрсәтә Чегәннәр хәтта моның иске чабатасы урынына чүәкләр дә биреп җибәрәләр. Юлда рәхимле кешеләр шактый очрый Кәбиргә Чуваш Ч тапан дәдәй. анын кызы Настя. Настяның мәхәббәте Бу мәхәббәт күздән яшь китерерлек Күңелендә әле хис уянмаган малайга үзенең яра г уын аңла га алмыйча гаҗиз булган үсмер кыз фаҗигасе. Башка бер автор булса, укучының нервыларын бераз кытыклап алыр очен Настявы чишендереп ташлар иде Чөнки сюжет тукымасында моңа урып бар Җитмәсә Нәстүк малайга «Әйдә, су кереп чытабыз», дип тәкъдим ясап тора. Бер-берләренә кысылышып ягып төн кунганда да әллә нинди «мәхәббәт маҗаралары» белән укучыны шаккатырып булыр иде Ләкин автор мондый арзанлы «шаккатырнзмнар» юлыннан китмәгән. Анын нияте кырыс хакыйкатьне тормыш таг ыча күрсәт ү һәм. чынлап га. әсәргә заман су тышы әрәм дни. Кәбир* нс мондый мавыгулар сукмагына тартып кертсә, автор үзенең макса гына ирешә алмаган булыр иде Минем аңлавымча. автор шушы нәни героеның һәм ашын катлаулы язмышы аша авыл кешесен җирдән биздерүнең нинди юллар белән эшләнүен күрсәтә Аг монда гади бер колхоз агы гына түгел, ут капчандыр Кәбирнең «кулак» бабаларыннан алынган, т.н ты нәселдән, аннары фронтка озатылып. сугыш афәтләре кичергән, мина ярчыгы эләгеп яраланган, үзенең фронтташ тусты Нәбине үтемнән шт I.III K.III.HI г осин г л п. юрд.. I..H.I I.THI.IH Кыскасы, ир-ат кичергән, ил кичергән барлык авыр тык тарны үз иңендә татыган күтәрешкән Шуңа күрә автор аны бәген күнет җылылыгын салып тасвирлый. Бу аг җир кешесенең җаны икәнлекне укучыга һәрдаим сиздереп килә Кайчандыр Воронеж якларында бертә яуга кергән Бамбук бе гән очрашкан, карт солдат Нәбинең күңелендә сугыш хатирәләре кузгата Алар Бамбук белән чын солдат чарча сөй тошен а галар Соңыннан. ат сак таучы ма rail rap йоклагач. Нәби намаз укый һәм намазы ахырында мондый теләкзәр тели «Хәтәр сугышларда башлары югалган ватандаш ларым оарлык тере һәм тере бу IM.II.IH рухлар ихтыярына кабул ит. илаһым табигатен һәм чит табитатьләр иминлеге Хакынш Ба галарым, балаларымның балалары хакына ошбу Кәбир атлы ятим сабын рыясыз аг җаны Бамбук кардәшемне сугышларда исән-аман саклан калдыртан канатым итеп, барлык сырхаулардан азат ит. күктән очырт, җирдән йот ер г. и гаһым». Әсәрнең иң тетрәндергеч жире — атны сую вакыйгасы. Кәбир Бамбукны көчкә-көчкә авылга алып кайтып җиткерә. Кайда юмалап, кайда чыбыркылап, кайда артыннан этешеп. Ат. бичара, әҗәле якынайганны сизенгәндәй, авылга якынайган саен адымнарын акрынайта «Алып кайтма мине колхозга»,—дип Кәбиргә ялварып та карый Ләкин Кәбиргә атны алып кайтмый ярамый аның әнисенең язмышы шушы аксак атка бәйләнгән. Кәбир, өстеннән зур бурыч төшергәндәй, атны алып кайтып тапшыра. Ә иртән торса, дусты Харис аңа коточкыч хәбәр әйтә: «Бамбукны суялар!» Бу хәбәр Кәбиргә маңгаена күсәк белән тондыргандай тәэсир итә Алар атны суя торган җиргә чыгып чабалар. Бамбукны коткармакчы булалар. Ләкин кая ул. кан исен сизгән бүреләрдәй Аккүз Сафалар, Ярар Ярыяхмәтләр малайларның үзләрен бәйләп ыргыталар. Ат суела. Эченнән дүрт айлык колыны чыга Аны кычыткан арасына ыргыталар. Автор бу детальгә тирән мәгънә салган. Колынның тумаган килеш анасы карыныннан тартып алынуы, ул матурлыкны, киләчәкне карында ук үтерү белән бер «Сугымчылар атны арканнардан арындырган арада ул (Кәбир) гагын бер мәртәбә Бамбукҗанның күзенә карады. Бу күзне, бу карашны Кәбир беркайчан да онытмас: нәрсәдер мәңгелеккә өзелде, ир белән ат арасындагы нисбәт җимерелде. Тормыш озак, бик озак мантымас Җыр тынар, әкият яңгырамас. Табигатьтән мул бирелгән һәм иртә өлгергән зирәк ир акылы белән Кәбир шуны аңлады: ир белән ат арасындагы бүгеннән башланган өзеклек тиз генә ялганмас, һәрхәлдә, егерменче гасырда ялгана алмас Бу өзеклек кешеләрне бик күп бәлаләргә китерер» Әйе. җир кешесен аттан аеру аны өметеннән, ышанычыннан аер} иде Җир кешесе атсыз гына түгел, җансыз калды Ә җансыз ярагып та. нәфрәтләнеп тә. илһамланып та булмый. Шуңадыр, җиргә битараф буыннар килде Алар инде җир хуҗалары түгел, ниндидер кендекчеләр генә Әсәр Кәбир белән Харисның ат йөрәген имән төбенә илтеп күмүләре белән тәмамлана Бу малайлар өчен инде җирдә бар да бетте. Алар, бәлки, начар юлга да басмаслар, әмма һавадагы арыш исеннән тәм табып, ат йөздерүләрдән ләззәт алып, яна туган колыннарга сокланып, сабантуйларда атлар чабышыннан әсәрләнеп яшәүче җир кешесе булмаячаклар Айдар Хәлимнең «Өч аяклы ат»ын укыгач колак төбендә озак кына нәни геройның: «Мбамбобимбо. Сама-рана-сама». дигән сәер сүзләре яңгырап тора Болар ниндидер шигъри лейтмотив булып, Кәбирнеңәле малайлыктан чыгып җитмәвен, шул ук вакытта кырыс чынбарлыкка каршылыгын күрсәтәләр Әсәр бетте Атны, дөресрәге, җирнең җанын тотып суючыларга күңелдә нәфрәт кузгалды. Автор үз теләгенә иренле Авыл белән, атлар белән бергә җаныбызның да бер өлешен югалтуыбызны без бүген генә аңлый башладык шул әле...