Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯКТЫРТА ДА ЯШЕН, ЯНДЫРА ДА..

Яшь шагыйрь Рөстәм Сүлтинең 1992 елда Казанда басылып чыккан «Мин — шигырьдән» исемле беренче китабы турындагы сүзне менә бу әсәреннән башлап китәсе килә: Чатыр корыйк, әйдә, казан асыйк. Кадап куйыйк әле яшел әләм. Куздә шатлык яше Иделкәйдән Су китерәм кәләпушем белән. Китаптагы байтак әйбәт шигырьләр арасыннан нәкъ менә шунысына тукталуыбызның сәбәбен кайберәүләр, бәлки, бүтәнчә аңлатуны көтәдер. Чөнки биредә безнең күңелне публицистика юлына алып кереп китәргә ымсындырып торган «яшел әләм», «кәләпүшем» һ. б. гыйбарәләр бар. Ләкин, газета-журнал- ларыбызда соңгы елларда шактый актив рәвештә алга сөрелгән милли идеяләргә һич тә кырын карамастан һәм бу шигырьдә андый «үтә милли» сүзләрнең кулланылуын бер генә дә артыксынмыйча, шулай да әсәрнең иң төп уңышы башка нәрсәдә дип аңлатасы килә Ә нәрсәдә соң? Минемчә, эш шунда: яшь шагыйрь безнең чор тормышында һәм күңелләрдә кайнаган идеяләрне, уйхисләрне бик тә шигъри, тәэсирле күренеш итеп җанландыра алган. Автор публицистик чакырулар, өндәүләр һәм мөрәҗәгатьләр яссылыгыннан өскәрәк күтәрелгән һәм әйтер сүзен югалтмаган хәлдә, шигъри кичерешләр, күренешләр биеклегендә поэтик яшәү таба алган Мөгаен шуңа күрәдер, яшь шагыйрьнең беренче китабын ачып җибәрүче иҗаты да чын публицистик әсәрләр түгел. ә җанга, бәгырьгә, җырга, моңга багышланган шигырьләр Шулардан берсе— «Мәрхәмәт» дип исемләнгән: Учагына, кочагына алган, Таныш-туган тугел. чит кеше. Даны да юк. малы да юк аның Ул бит бары—Вәли-читекче.. Сәяси гарасатлар һәм экономик кризислар чоры шагыйре Рөстәм Сүлти әнә шундый юллар белән безнең игътибарыбызны Тукайны тәрбиягә алган Вәли абзыйга юнәлтә Менә шушы хәл үзе үк яшь иҗатчы хакында күп нәрсә сөйли түгелме?! Иҗатчының ныклы иманы, әхлакый мәккәсе. гуманистик идеалы — барысы да ачык чагыла түгелме шушы күренештә? Юк, көндәлек тормышта безне борчыган сәяси һәм социаль вакыйгаларны да икенче плата күчерми Сүлти. «Мә- скәү феномены» шул хакта сөйли: Саумы. Мәскәу, килдем менә сиңа. Мин әле бу — «Казан феномены». Кем теләге кабул? Саумы. Мәскәу. Гаҗәпләнмә, бу мин — феноменың. Биредә шигърият ягыннан алганда әллә ни мактанырлык урын күренмәсә дә. укучыны гадел һәм намуслы сүз пафосы, ялкыны җәлеп итә Монда без Маяковский һәм Евтушенколар, Такташлар иҗатында балкыган көрәшче йөрәк ритмын тоябыз. Әнә шундый йөрәк дулкыннары укучы күнелен битараф калдырмый. Өченче бер мизгелдә инде Р Сүлти гасырларны кичеп, гаять зур акыл-тәж- рибә туплаган аксакал тавышы белән сөйли башлый: Олы юлдан килә ялгыз кәрван, Алыслардан бугай, бигрәк арган. Ашыгасың кая. юлың кайдан. Әйтче, зинһар, әй. адашкан кәрван. Шигырь сөючеләр өчен бу кәрван — гади төркем генә түгел. Бүгенге сәяси хәлләрне истә тоткан укучы өчен әлеге кәрван, барыннан да бигрәк — милләт! Биредә дә яшь шагыйрь үзе әйтергә теләгән фикерне чакыру-өндәү юлы белән түгел, ә бәлки шигъри күренеш аша җиткерә. Милли моңга, шәрык аһәңенә төреп бирә ул үз идеясен! Әнә шуңа күрә татар укучысының милли хасиятен һәм аның шигъри «организмымның аерым үзенчәлекләрен нык искә алып эш иткәнлектән- аның безгә йоттырырга теләгән «ризыгы»да теләбрәк кабул итеЯ Китап күзәтү ла һәм безнсн аңыбыз тарафыннан яхшырак үзләштерелә. Менә шушындый күзәтүләр бу китаптагы байтак әсәрләрне укыганда күзгә ташлана Вакыты-вакыты белән, кайбер башка яшь шагыйрьләрне дә нскә төше- рә-төшерә. шулай уйлап куярга да җөрьәт итәсең: «Безнең әдәбиятта һәм шигърияттә милли тематиканы үзләштерүнең икенче баскычына күтәрелү процессы бара, ахрысы Сүзләр һәм өндәүләр яссылыгыннан, шигъри кичерешләр һәм күренешләр биеклегенә күтәрелү » Әйе. китапка «Мин шигырьдән» дигән бик тә яңача яңгырашлы һәм кыю исем куелса да. гәрчә бу исем үзенен эчтәлеге белән шигърияткә таба гына ымласа да, ләкин, чынлыкта, андагы әсәрләр бүгенге сизгер күңелле кешенең йөрәк тибешен киң чагылдырган шигырьләр Анда замананың гамьле шәхесен борчыган бик күп кичерешләр сыйган, урган алган Әмма шулай да. иң уртада гыс ы. иң үзәккә үгкәне милләт язмышы. Бу язмабызны башлап киткән «Зимагуркай. кайт иленә» шигырендә тагын менә мондый юллар бар «Кайт иленә, кайт дснеңә Кайт телеңә, зимагур» Иг ьтибар итәсезме безнең бүгенге газеталарда адым саен диярлек кабатлана горган «манкорт» дигән төшенчә яшь шагыйрь иҗатында нинди авылча, нәкъ үзебезчә яшәү таба алган Чыннан да. әлеге әсәр манкортларга багышланса коры бер өндәмә генә булып калыр иде Ә яшь шагыйрь аның, әлеге манкорт ның. безнең авылларга килеп ялганучы язмыш сукмагының башын таба алган Зимагурлык, манкорглык Татар халкының кара язмышыннан килеп чыккан кара сакалы Без үзебезнең язмаларда «Нишләп соң безнең милләт бик тә чәчеII ән?» дип сорау куябыз да. ни өчендер шул соравыбызга җинелчә генә җавап биреп үтәбез. Янәсе, безнең бабайларга акыл җитмәгән.. Ә бит биредә шактый объектив сәбәпләр дә күренеп тора Галимнәрнең өтешенә кермәстән. сүз у наеннан үг фаразымны белдереп китим I Безнең геннардагы күчеп йөрү традициясенең чагыштырмача озак саклануы. 2 Төрле кабилә һәм ырулардан оешкан милләтнең тарихи шартлар мөмкинлек бирмәү һәм моңа вакыт җитмәү сәбәпле, тәмам укмашып, ныгып бетә алмавы. 3 Татарның урыс өчен бик көчле һәм мәңгелек көндәш булу сәбәпле. урыс хакимияте тарафыннан аның аеруча нык изелүе, кысылуы шуның аркасында төрле җиргә чәчелергә мәҗбүр ителүе 4 Зур халыкның, күпсанлы татарның үзенең дә кечкенә Татарстан республикасы кысасына гына сыеп, сыешып бетә алмавы Менә шушы дүрт зур сәбәп, минемчә, татарнын бик нык чәчелүен китереп чыгара. Язмыш Тәкъдир! Шагыйрьнең зимагурлар турындагы бер шигырен укыганда"күңелдән әнә шундый уйлар йөгереп үтә Шул ук вакытта бу әсәр безнең һәммәбезнен кечкенә чагында Идел. Чулман буйларында көймә көтеп, учак ягып, казан асып яту ларыбызны да күз алдына китерә Ягъни без дә кайчандыр нәни зимагурлар булмадыкмыни да. һәм менә хәзер, үсә-үсә генә чын татарга әйләнә бармыйбызмы- ни?' Шушы шигырь мисалында без по- зтик фикернең төрле яссылыкларда үсүен. яшәвен күрәбез. Алар бср-берсен тулыландыра. көчәйтә, баста Тематик яктан алып караганда Рөстәм Сүлти китабында бик зур яңалыклар бар дип әйтеп булмыйдыр, мөгаен һәм монын өчен аны битәрләргә дә ярамый. Чөнки вакытлы матбугатның давыллар куптара-куптара шаулаган мондый чорында, инде беркем тарафыннан да әйтелмәгән сүзләр, кузгатылмаган темалар калдымы икән’’ Юктыр' Шулай да. яшь шагыйрьнең бу кита бында чор тормышының социаль каршылыкларына һәм милләтебезнең хәленә аеры.м игътибар бирелгәнен күрми калу мөмкин түгел Иҗатчының социаль һәм сәяси фикерләү сәләте дә көчле. андый мәсьәләтәр күтәрелгәндә, уйлар гел дә гаделлек һәм объективлык бизмәне аша үткәрелә. Ниндидер субъективлык төсмерләре сизелми Чын иҗатта бусы да мөһим. Югыйсә, вакыт узу белән әсәрләрең искерергә дә мом кин. Шагыйрьне үзенен һәм милләтенең өч төрле бәйләнештәге урыны, хәле кызыксындыра галәм тормышы һәм без атабабалар югы һәм без. башка милләтләр яшәве һәм без Күренеш һәм ва кыйгаларны әнә шундый күпьяклы бәй ләнештә карау һәм тикшерү ана үз әсәрләрендә дөрес кыйбланы табарга да булыша Арадан берсе аталар һәм бабалар юлына тугрылык әсәрләрдә бигрәк тә сш күтәрелә Баса жирнс иманбуар туфан Исаи ка кын халкым Әй пойеамбор. ■ Коткар безне. коткар Р\ х кнймже Тереклек ияләрен су басуын саклап калган Нух пәйгамбәргә аваздаш итеп р Сүлгн әнә шмт ii.il’ яна өбрат Р" пәйгамбәрне ижаг итә. Бетнең татар милләте өчен бигрәк тә кирәк бу Чөнки матди яктан бик алга киткән Көнбатыш та бүген рухи кризис кичерә. Алар күбрәк товар җитештерүдән башканы белмиләр Рухи кыйблалары юк. Рәсәй дигән йөгәнсез ил, стихия безне дә әнә шундый юлга таба тарта, этәрә Ә менә чын иҗатчыларыбызнын һәм, аерым алганда, Р Сүлтинең әлеге шигырьләре безнең милләтне дөресрәк юлга юнәлтә. Матуррак, иманлырак юлга. Гаделрәк яшәү юлына. Ата-баба- ларыбыз юлы да рухи яктан бай һәм иманлы яшәүгә таба ымлый, чакыра Гомумән, яшь шагыйрьнең иң яхшы әсәрләре безнең халкыбызга һәм традицион поэзиябезгә хас булган асыл сыйфатлар белән бизәлгән — Күбәләк булып кайтырмын. Елама, балам,— диде Җәй җитте. . Сабый һәрвакыт Нәрсәдер эзли иде. Көз инде... Шыксыз зиратның Почмагына чүгәләп. Кайнар тынын өрә сабый — Учларында күбәләк. Барысы дүрт куплеттан торган шигырьнең уртадагы ике строфасы гына бу. Күрәнегезчә, автор кайбер яшь каләмдәшләре шикелле, гади халыкның гади яшәешеннән дә читләшми Кайбер иҗатчылар «примитив» тамгасы сугарга ашыккан, яисә «мелодрама» бәһассн бирергә теләгән күренешләргә Р Сүлти өлкәннәрчәрәк, сабыррак карый Кылтымлыктан һәм «отышлы» позалардан ерак торган әнә шундый холкы белән ул иҗатта зуррак перспективалар турында уйлата, күңелне әнә шундый ераклыкларга ымсындыра... Хәзерге шигырь турындагы уйлануларда бу темага шактый еш кагылырга туры килә. Моны тормыш үзе дә мәҗбүр итә шикелле. Чөнки без бүген реаль чынбарлыкта да. әдәбиятта да иң чын, иң ышанычлы һәм иң үзебезчә булган юлларны эзлибез. Элеккерәк елларда өзелгән юлларның кайсысын дәвам итеп китәргә, дип баш ватабыз. Әмма соңгы еллар чынбарлыгы ышанырлык итеп шуны раслый: татар халкы очен дә, татар әдәбияты өчен дә иң ышанычлы юл традицион юл, аталарыбыз һәм бабаларыбыз барган юл! һавадагы торнага кызыгу безне бары тик адаштырачак кына, читкә генә алып китәчәк! Без үз халкыбыз белән бергә һәм аның юлыннан барырга тиеш' Әйе, мондый теләк матур, билгеле. Ләкин менә ул чынлыкта ничек тормышка аша соң? Соңгы елларда поэзиягә килгән яшь шагыйрьләр безнең поэзиянең халыкчанлык, тормышчанлык көчен арттырдылармы'.’ Хәзерге татар шигъриятенә тагын да тирәнрәк һәм драматиграк Моң алып килдеме алар? Шигъриятнең үзәге булган Хисне, Кичерешне көчәйттеме? Биредә кыска гына итеп әйтсәк: без теләгәнчә үк түгел! — дияргә туры килә Замананың кырыслыгы, рациональлеге, артык практиклыгы яшь шагыйрьләребез иҗатында үзен бик нык сиздерә шул Мөдәррис Әгъләмовлар һәм Зөлфәтләр язган беренче шигырьләр белән Ркаил Зәйдуллиннар. Газинур Моратов- лар һәм инде менә безнең Рөстәм Сүл- тиләр язган әсәрләрне чагыштырып, янәшә куеп карасаң хисләрнең нык саегуын. гармониянең шактый җимерелүен, моң дигән тирән дәрьяның да «логик фикерләү» дигән салкын таш ярга таба авышуын чамалыйсың Әйе. моңа тормыш агышы гаепле, ул сәбәпче. Ләкин мондый аңлату гына әсәрләрдә шигърият җитмәү дигән яман чирне аклый аламы соң? Бу инде шәһәр җирендә кислород җитмәгән шикелле Сәбәбен дә белеп торасын—ләкин түзүе, шуңа күнегүе кыен' Шәһәр җире дигәч, җәйге дачалар искә төшә Җәйге болыннар хәтердә яңара. Чын яшәү, чын тормыш күз алдына килә! Безнең бүгенге поэзиядә кызлар иҗаты да әнә шулай: тынчу һавалы шәһәрдән табигать кочагына чыгу кебек тәэсир калдыра! Биредә табигыйлек, гүзәллек, ихласлык. Моң һәм сөю. моң һәм чын трагедия дә. кешечә кайгыру һәм кешечә сөенү дә биредә күбрәк, мулрак! Шуна күрә Р. Зәйдулланың әдәби ел йомгакларында хатын-кыз шагыйрәләр иҗатына карата әйткән сүзләре белән күпләр килешмәс дип уйлыйм Хатын- кыз шагыйрәләр хискә-кичерешкә сизгеррәк алар. Нечкәрәк һәм гирәннәнрәк килгән моң саркый аларның әсәрләрендә. Салкын акыл һәм рационализм да (яшь шагыйрьләр иҗатына иң зур зыян китерүче нәрсә!) аларда бөтенләй булмый диярлек! Сүз уңаеннан, быел телмәр тоткан шагыйрьнең тагын бер фикере белән килешмим Безнең бүгенге шигърияттә һич кенә дә кризис юк! Тормышта кризис бар. Рәсәйнең сәясәтендә кризис бар. Әмма безнең татар әдәбиятында һәм бигрәк тә поэзиясендә андый хәлнең булганы юк Бик күп тавыш куптарган «Шигъри бушлык» исемле мәкаләдә дә, байтак шагыйрьләрнең көпшәк әсәрләре телгә алынуга карамастан, хәтта торгынлык елларына карата да андый нәтиҗә ясалмаган иде! Ә биредә Р Зәйдулла сонгы елларны «попик кризис чоры» дип агамакчы' Моның дорес түгеллегенә ышану өчен «Казан утлары»нда басылган шигырь тәлгәшләрен һәм Ватаным Татарстан- алып барган «шигъри бәй- гс»не белү дә житә Кыскасы, байтак кимчелекләре булган хәлдә, татар поэзиясе, барыбер әдәбиятның иң көчле тармагы ул! Бу бәхәссез хакыйкать' Рөстәм Сүлтинсң без сүз алып барган бу китабында яшьлек рухы нык сизелә һәм ул рух менә мондый рәвештә дә күренеп ала Күк карынында яшен тыпырчына Туасы шул кию. күрәсең Гомер - мизгел. Тик туасы ки и Япь-чшь яшен. яши һай. орсез. Мизгел гомере бемн мең яшәгән Имәнзюрне итә гомерсе з Кичерегез, беркемнең до гомерен Күпсенмимен Ләкин ян. имән Шушы дегет тәннең бер мизгеле Кондо кушылганда «эх* димәм.. Биредә, имәннәр януын хуплауны күргәч. безнең матбугатта кырмыска оясын гуздырунын зыяны турында) ы бәхәс искә төшә 7 Миңнуллин бер яшь шагыйрьне төзәткән иде Ул чакны мин рем дә өлкән әдип ягында булдым Әмма менә хәзер, икенче бер яшь шагыйрьнең тегенә аваздаш бүтән әсәре уңае белән, мондый фикер дә белдерәсе кил» «Яшьлек» дигән (ашкын ул. күрәсең, яхшылык һәм гаделлек кысаларына, ярларына гына сыеп бетә алмый «Файда» яисә «зыян» дигән кануннар яшь кеше)ә күп чагында яг тоела Аның боларга баш иясе килми, баш бирәсе килми' Әле ул торга арасына кермә) -үземме тыю булмаска тиеш' Ьеыкм чорда яочзс акышын тыюы (черм I» начар' \исзәрнсм забмгый ташкыны гына булырга гнеш шигырьдә' Әнә шул чагында ерактагы wxiiiwp безме җылыта торган ула амерезер «һы шу т вакыт шигырь |К Д' жм парах һәы моңлырак булыр