ТУКАЙ —«БӘХЕТ АЧКЫЧЛАРЫ»НДА
Тукай рухы безмен күңелләргә ана сөте белән кергән. Анын шигырьләрен сабый чактан ишетеп аңыбыз ачылган, яхшыны яманнан, дусны дошманнан аера белергә өйрәнеп үскәнбез. Тукай шигырьләрен укып без халкыбызның телен, күркәм сыйфатларын сакларга, туган илебезнең мөкатдәслеген, урман-кырларынын. суларының матурлыгын тоя һәм кадерли белергә өйрәнгәнбез. Тукайнын бай иҗади мирасы, бигрәк тә үлемсез шигърияте бөтен мәдәни үсешебез юлында алга зур адым булды, күп гасырлар рәхимсез җәберләнгән халкыбызның иҗтимагый аңын, милли горурлыгын уятты. Хәзер дә ул безне хөррият һәм гаделлек өчен изге көрәшкә рухландырып тора. Тукай һәрчак безнең белән Аның фантазиясе гудырган үлемсез образлар: алтын тарагын урлаткан су аналары, бүреләр өерен өркетүче хәйләкәр кәҗә белән сарык, явыз дию пәриен җинүче батыр Карәхмәтләр чордан чорга күчеп яшиләр; урман сарыгы шүрәлеләр, тапкыр егет Былтырлар сәхнәләрдә бииләр. Барыбызга да кечкенәдән якын, күңелләргә сеңгән «Туган тел» шигыре халкыбызны берләштерүче милли гимныбыз булып яңгырый. Габдулла Тукай әсәрләре, аның исеме белән турыдан-туры бәйле һәр вакыйга, яңа табылган һәр документ безне дулкынландыра. Җитмешенче еллар азагында. Татарстан китап нәшрияты музеен ачу максатында өйдәнөйгә йөреп экспонатлар җыйганда, мин бер кызыклы документка тап булдым. Мәгълүм ки, Тукайның вакытсыз вафалы халкыбыз өчен зур югалту була, ул кайгылы хәбәр газета-журналлар аша да, телдән-телгә күчеп тә тиз арада бөтен илгә, барлык төрки халыкларга иреш терелә. Аның исемен мәңгеләштерү теләге белән күп санлы шигырьләр, бәетләр, хатирәләр языла, шигырьләре төрле телләргә тәрҗемә ителә, көйләргә салып җырлана, мәдрәсәләргә, китапханәләргә Тукай исеме бирелә, матбугатта, төрле рекламаларда портретлары чыгарыла. Т Бу эштә, мәдәният әһелләре белән беррәттән, милләтпәрвәр промышленниклар, төрле коммерсантлар да катнашкан «Альфа» кондитер фабрикасы хужасы. мәсәлән 1913 елны «Бәхет ачкьщлары» («Ключи счастья. » дигән конфет чыгарган Конфетны төргән кәгазь тышлыгына Тукайнын сурәте бирелгән Шагыйрь- нсн өстәлендә берничә китап, ак кәгазь, каурый каләм, шәм янып тора. Сул ягында көмеш фольгалы фонда гарәп әлифбасы белән «Г Тукаев 1888— 19Й» дип язылгац. Бу фабрика Казанда Печән базары урамында урнашкан, анык хужасы В Ибраһимов дигән кеше булган Моны «Альфа» фирмасының ■<Путеводитель по Волге и Каме» исемле китапта басылган (1915 ел) зур рекламасыннан укып белергә мөмкин Ә менә гарәпчә язылган «1888» саны берәр дагага багышланганмы, әллә рәссам-график хатасы гынамы икәнен кызганычка каршы, ачыклап булмады. Журнал укучыларыбыз игътибарына әлеге сурәтнең фотөкүчсрмәсен тәкъдим итәбез һәм ул, аз гына булса да, шул көннәрне күз алдына китерергә мөмкинлек бирер дип ышанабыз