Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТОРМЫШ БҮЛӘК ИТӘМ

Операциядән соңгы беренче көннәрем иде. Төннәр бик озын тоела. Тан аттыра алмыйча аптырап бетәм. Күзгә йокы керми. Йокымсырап китсәм, шунда ук куркып уянам. Унга да. сулга да борылырга ярамый. Иртәнге сәгатьтә бүлмәгә иң башта шәфкать туташы килеп керә Уколын кадый да «ялт» итеп чыгып та китә. Мин, карават тимеренә эләктерелгән сәгатемә карый-карый. сигез тулганны котәм. Шул тирәдә минем янга хирург керә Башта ишек тоткасында кулын шәйлим, ул икәнен сизәм. аннары гәүдәсе һәм елмаюдан нур чәчеп торучы йөзе күренә. Ул килеп керүгә, бүлмәдә кояш балкыгандай була. Авыртулар онытылып китә Яшибез болай булгач, яшибез! Менә ул минем янга килеп баса, күзгә туры карап, хәлне сораштыра. Сихәтле куллары минем тәнне капшый Врачым җанга ягымлы тынычландыргыч сүзен кабатлый «Әйбәт, төзәлә». Ә мин үземнең моң-зарымны сөйләп, күңелдә төн буена "җыелган сорауларымны тәкърарлыйм. Ул исә: «Вакыт кирәк, барысы да узар».—дип куя һәм чыгу ягына борыла Беләм аны минем кебекләр башка бүлмәләрдә дә зарыгып көтәләр... Республика клиника шифаханәсенең урология бүлеге хирургы Ринат Харис улы Галиевнең эш көне һәрвакыт тыгыз, киеренке. Авырулар янында ул бер дә, ике һәм өч тә була. Кирәклегенә карап. Кайвакыт сиңа, киткәндә генә сугыла, чөнки аның иң күп вакытын операцияләр ясау ала. Бу бүлектә врачларның белемен күгәрү институтындагы урология кафедрасы да эшли Ринат Харисович шул кафедраның доценты. Ана төрле төбәктән Казанга белемен камилләштерергә килгән врачларга лекцияләр укырга да, алар белән әңгәмәләр уздырырга да, хәтта чит республикалар һәм өлкәләргә барып-барып кайткаларга да туры килә. Бераз рәтләнә төшкәч, коридорларга чыгып йөри башладым. Шифаханә коридоры — үзе бер дөнья. Адым саен, операция ярасы тартканлыктан. кайсы эчен тоткан, кайсы таякка таянган кешеләрне очратасың. Кайберләре әлегә дәвалана гына, башкалары операциягә чират көтә. Врачлар, шәфкать туташлары янгын вакытындагы кебек ашыгып узалар. Иртәнге мәлдә ыгызыгы аеруча күзгә ташлана Яңа хәбәрләрне дә шунда ишетәсең: төнлә кемгәдер начар’ булган, кемнәргә операция билгеләнгән, кем ясый’’ Әлбәттә. Ринат Харнсовнчны телгә алмый калмыйлар: «Менә ул тотынса!.. Ул ясасын иде. ичмасам. Аңа эләксәң, бәхет инде». Бер иртәдә, коридорның очына хәтле йөри ала башлагач. Ринат Галиевнең эш бүлмәсе каршына барып бастым. Бер-ике авыру көтә иде инде. Өстенә ак халат бөркәнгән олы яшьтәге бер марҗа тегеләргә’бик дулкынланып үз хәлен сөйли «. Чудо человек!» — дигән сүзләренә игътибар итеп, мин дә аңа таба борылдым Чаллыдан икән үзе. Иренә Ринат Харисович операция ясаган, бәвел куыгын алыштырган Инде ире. авыр көннәрен уздырып җибәреп, хәлләнә башлаган. Шуңа шатлыгы эченә сыймый. Шифаханәнең бу бүлекчәсендә дәваланган арада мондагы хирургларның кешене сәламәтләндерү, яңадан тормышка кайтару буенча мог җизаларга тиң эшләр башкаруын ишетеп, хәйран калдым. Ә бәвел куыгын яңадан ясап кую г урындагы сүз мине, гомумән, шаккатырды. Миндә Ринат Галиев белән кызыкО сыну тагын да көчәйде Кайсы як кешесе ул. шундый мөлаем, кешелекле бала үстсрюн ата-анасы кемнәр? Барысын да беләсе килә Җае чыккан саен тегесен- монысын сорашшрталый юрган булдым Иятчпә төшк-, • .ро вакытын туры ки герен на мргам аем Бервакы ■ у я мина амфуларнын бөер һәм бавырларыннан алынган, бирелә күргәзмә әсбап сыифыын u ка . сан ташларны күрсәтте. Арада йомырка сарысы чамасында! ылары да. әллә ничә җәлпәкле иләмсезләре дә бар Кайберләре диңгез ташкыннарында шомарып беткән матур чуерташларны хәтерләтәләр Җәйге аяз кук томбәзе төслерәк ачык зәңгәрен, уч тәбемә куеп, исләрем китеп карап гордым Үче матур, үле кешене газаплый. Дөрес, хәзер бөердәге ташны операциясез, ваклагып чыир!> аппараты да бар икән Ләкин аны һәр кешегә дә кулланып булмый Әлсгә күпләрне 6} жәфа чит үдән һәм үлемнән хирург скальпеле генә коткара ала Мин шифаханәдә андый операция кичергән кешеләрне хәтсез күрдем Бер сөйләшүебездә, докторымның кәефе аеруча яхшы икәнлекне тоемлап, мин кешегә бәвел куыгының яңасын ясап кую кебек четерекле ысул белән кызыксынуымны белдердем. Бу өлкәдә хезмәте зур икән аның. Сиксәннән артык шундый операция ясаган икән инде Мондый операцияне, күбесенчә, кешенеп гомере кыл өстенле калганда, бәвел куыгына яман шеш зарар са пан очракларда тына ясыйлар Ринат Галиев хезмәт юты башын.ы Вишнсвскии исемендәге шифаханәдә профессор Э. II Ситдиков кул астында бүлек мөдире булып ипләгән. Беренче күнекмәләрне ул шунда алган Хәзер инде үзе зур тәҗрибә туплаган Республика шифаханәсендә мондый катлаулы операцияләр күп очракта аның тарафыннан яки аның җитәкчелегендә башкарыла Рәсемдә: >//. »■< кафедра ипдире Сер > С. Бикншмсрав фатасы Ринат әфәнде бу инк.» яна ысут ла кертә М.кәтән. бүтән бсисчтәр < -.HCI куыгын алыштыр!анда, авыруның юан зчәк кисентесен фай ia ынл тар I л inci. иу. нечкә эчәкне куллана «Кешедә нечкә зчәк шактый! a TMMJX*» аныi •" сантиметрын кисеп a пнын наяны азрак тип фикер и- I' Хари. -инч Казан медицина о.ткөссндвгебик күи бан ингычир ы- -ре Ьч тор опера цняләрнс I*. зй1 көнемчә, беренче булып. К UIIJKIJI ■ Хәтта Кмсрнка Ulin зарында ы MOI ил Әмм I 6 казаныш лар хакында тишми Дөнья бу төр операпиа з-т*1 - осрс АК Illi а яса тды. гнп белде Ринат әфәнде бер вакыйганы аеруча ачыргаланып исенә юшерде Ул. Татарстанда уздырылачак бер фәнни конференция алдыннан, бөердәге яман шешкә бәйле мәгълүматларын уртаклашу нияте белән, Мәскәүгә. онкология үзәгенә бара Танышып йөргәндә ул берничә авыру турында: «Болары өметсез, бәвел куыкларында яман шеш», — дигән сүзне ишетә Докторыбыз I аҗәпкә кала Казанда аны уңышлы дәвалауларын, үзенең дә күп еллардан бирле шундый операцияләр ясавын әйтә. Башта ышанмыйлар, бу татар малае шаярта, дип уйлыйлар Аннары сүзләрен раслап күрсәтүен сорыйлар Ул ризалаша. Операцияләр ясый. Шикләнеп караучыларның борыннарына чиртә Терелүчеләр (аның берсе Игорь Писарев (Мәскәү пациенты) бүгенгәчә аңа рәхмәт хатлары яза Игорьның бер хатын күрсәтте дә әле миңа Ринат Харисович Ул үзен яхшы хис итүен, туристик походлар! а йөрүен, хәтта урманда агач кисеп, аны яруын, зур гына түмәрләрне күтәрүен тасвирлый. Кыргызстанның Ош шәһәрендә яшәүче М Морзаев, яшәүгә өметен бөтенләй югалткач. ГИДУВның урология кафедрасында курсларда укыган бер якташ врачыннан ишетеп. Казанга килә һәм Ринат Харисовичны эзләп табып, авыртудан нык интегүен сөйли, «Зинһар, ярдәм итегез»,— дип мөрәҗәгать итә. Шул кадәр ерактан килүченең үтенечен ничек кире кагасын?! Кеше сәламәтләнеп, чиксез рәхмәтләрен белдереп, кайтып китә. Үз иленә кайткач та, рәхмәт хисләре белән хатлар яза... Күпне күрергә, күпне ишетергә туры килде миңа урология бүлегендә яткан бер ай вакыт эчендә. Берсендә коридорда һәрвакыт шат кыяфәттә, җитез, хәтта чабып йөрүче унҗиде-унсигез яшьләрдәге кыз бала игътибарымны җәлеп итте. Казанныкы икән. Соколова фамилияле, һич кенә дә авыру кешегә охшамаган. Ипләп кенә Ринаттан сораштырдым. Кайбер кешеләрдә бәвел куыгы, тумыштан, зәгыйфь була икән. Билгеле бер яшькә кадәр ул моны сизмичә-тоймыйча яши Шул чикне узгач, авырый, интегә башлый. Хәзер ул. зур бәладән котылып, терелеп килә инде. Шатлыгының, очынып йөрүенең сәбәбе шул булып чыкты. Кыска !ына гомеребездә безгә нинди генә авырулар ябырылмый. Исән-сау чакта, гамьсез генә яши бирәбез Шифаханәгә эләккәч, хәйран калдым, ай-һай, күп икән авыручы Алар урология бүлегенең коридорларына да сыймый... Менә яна эш көне башланды Мин операция блогына алып керә торган ишекнең каршы ягында тәрәзә яңагына сөялеп, язгы кояш нурлары җылысы һәм яктысы белән хозурланып, хәл алып торам Бүген олы яшьтәге бер хатынга катлаулы операция булырга тиеш. Ринат Галиев ясый Димәк, хирургым, озакламый. моннан узачак. Бер соравым бар иде үзенә. Көн гадәттәгечә уза тора. Сәгать көндезге 3 тә ял сәгате билгеләнгән, тик кайда инде ул урынга яту?! Минем күңелдән Ринат китми. Ничек икән анда эшләр9 Блокка кереп-чыгып йөрүче шәфкать туташларыннан гел белешеп тордым Кырт кисеп «Операция дәвам итә», — генә диделәр. Тагын таныш тәрәзә янына юнәлдем. Көн кичке якка авышты. Ләкин язгы кояш пыяла аша булса да ярыйсы гына кыздыра Җылысы бөтен тәнгә йөгерә. Нурлары зәңгәрсу төстәге стенада уйный Мин, сәгатемә карый-карый, берәрсенең операция блогыннан чыгуын көтәм. Дүрт тулды Димәк. операция башланганнан соң, җиде сәгатьләп вакыт узган Озак Менә бүлмәнең ишеге ачылды. Аннан берәм-берәм врачлар, шәфкать туташлары чыга башладылар Ниһаять. Ринат әфәнде дә күренде Ул нәкъ миңа каршы килә кебек. Күзгә-күз очраштык. Хәйран калдым: минем хөрмәтле докторым ябыккан, суырылып төшкән, хәтта гәүдәсе дә бераз чүккән кебек, тик күзләре генә (мен шөкер') элеккечә елмаялар. Аны мондый хәлдә күреп, башымда берьюлы әллә никадәр сорау туды. Ләкин «Операция ничек узды сон?» — дип кенә сорадым. «Әйбәт» Шулай диде дә, салмак кына атлап, үзенең эш бүлмәсенә таба китеп барды Коштай очып йөрүен күреп ияләшкәнгәдер инде, Ринат Харисовичны бу минутта хәтта жәлләп куйдым Алтышар-җидешәр сәгатьлек операция дәвамында. авызыңа бер йотым су да капмыйча, адәм гомере өчен «тартышып» кара әле! Әлбәттә, операция барышында аның турылыклы ярдәмчеләренең эше дә җиңел түгел. Якьп'чан таныш булмагач, без — бәндәләр, моны белмибез. Кулына пычак Iоткан хәлдә икенче берәүнең җанын тоярга, тәнен ялгап, тегеп, аңа яна гомер бирергә тиеш бит ул. Аз гына ялгыштыңмы бетте .. Ялгышмаска, ялгышмаска, ялгышмаска!!! Югарыда сүз күбрәк урология бүлегенең бер юнәлеше, бик әһәмиятле яңа бер өлкәсе турында гына барды. Авырулар күп булган кебек, аңа каршы көрәш чаралары да төрле-төрле. Кешене сәламәтләндерү өчен көрәштә ГИДУВның биредәге кафедрасы, шәхсән, аның доценты Ринат Галиев башкара торган эшләр дә күпкырлы һәм киң колачлы. Кайбер операцияләрдә аның үзенә генә хас алымнары да бар. Шуларга багышланган фәнни хезмәтләре дә шактый анын. Мәсәлән, ул бөерне һәм бөергә килә торган кан тамырларын өйрәнү буенча күп эшли. Мәгълүм ки. бөере авыру кеше кан басымының югарылыгыннан жәфала- на. Дарулар ярдәм итми. Мәскәүдә мондый авыруны операция ясау, бөергә тоташа торган кан юлын юшкыннан чистарту юлы белән дәвалауларын ишетә Ринат Харисович һәм ул Мәскәүгә барып, башкала больницаларының берсендә Профессор А Кратовскийдан өйрәнеп кайта, аннары андый операцияләрне үзе дә ясый башлый Ринат Галиев Сарман районы, Муса Җәлил поселогыннан килгән шундый бер авыруны исенә төшерде «Кан басымы 220 дән төшми Түзеп тормаслык хәл бу. Дарулар ярдәм итми, - ди. Операция ясарга туры килде Менә сигезенче ел инде, ул әйбәт кенә яшәп ята. Хирургның 1985 елда яклаган кандидатлык диссертациясе дә шушындый гамәлләрне эченә ала, 1989 елда ул Казан медицина журналында «Боер артериясе кысылуга бәйле гипертония» дигән фәнни хезмәт бастыра. Шушы ук елда шул ук темага Ростовта уздырылган фәнни конференциядә доклад ясый Гамәли эш һәм фәнни тәҗрибә өлкәсендә Ринат Харисовичның хезмәтләре бәяләп бетергесез. Аның утыздан артык фәнни язмасы, дистәдән артык рационализаторлык тәкъдиме бар. Җиде фәнни ачышына элеккеге Союз күләмендә авторлык таныклыгы бирелгән. Хәзер ул докторлык диссертациясе яза Ләкин аны көндәлек гамәли врачлык вазифалары нык кыса Җитеш кенә! Шифаханәдәге эшләр, врачлар сүзе белән әйткәндә, планлы операция ләр бер хәл. Еш кына аңа санитария авиациясе белән, республика шәһәрләреннән һәм авылларыннан авыр хәлдәге кешеләрне китерәләр Операцияләрнең күбесен, әлбәттә, Ринат Харисович үзе ясый. Кайчак авыруны урыннан кузгатырга ярамый. Андый чакта санитария самолеты белән врачлар үзләре оча Ьер ай күп тә түгел кебек. Вакытның гнул өзегендә дә Ринат, ашыгыч төстә Чаллы. Бөгелмә. Әлмәт шәһәрләренә барып, операцияләр ясый Бер очрак нык истә калган. Әлмәткә бер көнне төштән сон кит те ул. ә икенче көнне иртән эштә, без авырулар янында иде инде Коридорда аны очрагын, гаҗәпләндем Түзмәдем, кызыксынуымны белдердем Аңа төн буе эшләргә туры килгән икән. Авыру, болай да. бер генә бөерле, ди Икенчесендә зур таш Авыруның язмышы кыл өстендә. Бу операция сират күпере аркылы узу белән бер. Шуңа күрә дә Ринаг Галисвнс чакырганнар. Операция тәмамлангач, аны иртәнге дүртләрдә Богелмә аэропортына китерәләр, бераздан ул Казанга оча. башкала аэропортыннан өенә кайтып тормый, туп-туры безнең янга «үзенекеләр» янына килә ул. Чөнки биредә шулай ук кичектерергә ярамый торган операция көтә икән аны. Тормышның мондый агышына ул күшән инде: «Үзсггә авыр булса булсын, кеше гомере генә саклансын1» Без һәртөрле авырулар таралган заманда яшибез Бу шактый дәрәҗәдә безнең гормыш шартларына, нинди ризык ашавыбызга, нинди су тчүебезгә дә бәйле. Ринат Харнсовичны боер авыруларының ешаюы борчый. Кайвакыт кешегә. бик теләсәң дә. ярдәм игеп булмый икән инде Әйтик, кешенең бөерләре яки сынар калган бөере эшләми Гашлый Дөрес, андый авыруларны ясалма бөер аппараты белән яшәтеп була. Ләкин моның чиге бар бит ин,.с Бер генә юл башка берәүнең бөерен ку о мөмкинлеге генә кала Мондый орсрациягә мохгаж кешеләр безнең республикада шактый «Дөньяда мондый операцияләр кул таныла инде, ди Ринаг. гәкин бездә (ул Россияне, элекке союзны күзлә тотып сөйли) хирург иянең бу тармагы жәслеп китә алмый әле Алга кнгкән чит ил гордо бу мәсьәлә юридик яктан да, әхлак ягыннан да хәл ителгән Аңлашы лса кирәк сүз бит чит кеше бөерен (әйтик, авариягә юлыгып, үлеме котылгысыз кешедән алынганны) икенче берәүгә күчереп утырту турында бара Әйе. ун таныр гык урын бар Ринаг Харисович хәзер шушы мәсьә.ънге өйрәнә Мәскәүдә тлеккеге Бәген союз фәнни-хирург ия үзәгенең бөерне күчереп утырту бүлегендә курсларда та укый, тәҗрибә туплан кайткан ул. Ниһаять, ул үзенең күптәг ге .ыялын тормышка ашыра Боер горе начар тык тан. вакыгывакыгы белән бөтенләй эшләве туктау куркынычы янаудан ж.и|>.| чигүче ике хатынга Казанда яшәүче >' белән II га. башка кеше бөерен беркетергә тәвәккәлли. Авырулар, әлбәттә, ризалыкларын белдерәләр Бу каг таз гы опера циянс әзерләүдә һәм башкаруда күптөрле белгечләр, мәсәлән, шәһәрнең 6 нчы Шифаханәсе врач тары, пборатори* белгечләре ннякыннан катнаша Донор бөерен күчереп утыртуга әзерлек нәкъ менә шушы бүлектән авыруга яса тма боер аппараты бс ын яр ым күрсәтүдән башлама Бик күп сорау тар па Чнг кеше бөерен икенче берәүнең организмы кабул итәрме* Донор бөере төрек. сай гантин мы? Тикшерәләр, ачыклыйлар һәм тәвәккәллиләр Скальпель- Ринаг I а гнев кулында. Мондый операцияне башкарып, ул үзенең сәләтен һәм осталыгын тагын бер кат раслый. Республика клиника шифаханәсенең урология бүлегендә ясалган бу операцияне Казан врачларының, моңарчы да бик күренекле ачышлар белән дан казанган Казан медицина мәктәбенең яңа жиңүе дип бәяләргә мөмкин. Мәскәүдә инде эшләнсә дә. Казанда һәм Идел буе төбәгендә мондый операция беренче тапкыр ясала вакыйгадан соң байтак вакыт узды инде, Г белән Н. ни хәлдә сон? Алар исән-сау, үзләрен яхшы хис итәләр. Беркөнне мин врачымнан «Сез бу һөнәрне үзегез сайладыгызмы, әллә берәрсе киңәш иттеме? дип сорадым.— Читтән карап торуга гына мавыктыргыч. югыйсә, бигрәк авыр бит Хирургларга аеруча кыенга килә...» Ул. гадәтенчә, елмайды Аннары күңелендә врачлыкка уку хыялының ничек уянуы турында сөйләде Ринат Әлмәт районының Нәдер авылында туып-үскән. Әнисе Асия — укытучы, әтисе Харис урманчы була. Мин бу төбәкне Ватан сугышы чорыннан бирле беләм. Әлмәттә эшләргә туры килгән иде Нәдер — гап-гади, борынгы татар авылы. Халкы эшчән, гаделлек һәм тәртип ярагучан. 1944 елның язында хатын-кызларының хәлсезләнгән сарыкларны һәм бәрәннәрне, каз ояларыңа салып, күгәреп яки бәләкәй арба белән болынга, яшел чирәм чемченергә алып барган чакларын күргән идем. Яңарак кына госпитальдән кайткан, бер аягын төбенә хәтле өздергән, култык таякларына таянып йөрүче, колхоз рәисе булып эшли башлаган Һади Рахманов шул солдаткаларны һәм яшь кызларны: «Үскәннәрем. апалар-сеңелләрем. малкайларны, зинһар, саклагыз инде!» — дигән ялвару- лы сүзләр белән озатып кала. «Зәй» исемен йөртүче бу колхоз уннарча еллар дәвамында районда гына гүгел. республика күләмендә дә яхшылар исәбендә булды. Ринат әнә шул фидакарьләр нәселеннән икән Туган авылында сигезенче сыйныфны тәмамлагач. Иске Әлмәттәге 1 нче татар урта мәктәбенең интернатында яшәп, аны көмеш медаль белән тәмамлый. Шуннан Казан медицина институтына юл тота. Безнең авылда, фельдшер булып, күп еллар Шәрифжан агай эшләде. Халык аны бик ярата, олылый иде Мин. жае чыкканда, аның эшен, кешеләр беләң ягымлы мөгамәләсен, авыруны терелтү өчен яньгп-көеп йөрүен, балаларча самимилек белән, сокланып күзәтә идем. Врач булу хыялын миндә, мөгаен, шул тәэсирләр уяткандыр, дип сөйли хирург Бу урында укучының игътибарын бер нәрсәгә юнәлтәсем килә. Татар милләтеннән булган кайбер ата-аналар: «Татарча укыса, институтка керә алмас».— дигән сылтау белән балаларын этә-тортә булса да рус мәктәбенә бирергә тырышалар Беренче сыйныфка барганда бер кәлимә урысча сүз белмәүче бу балалар, әлбәттә, фәннәрне тиешенчә үзләштерә алмыйлар һәм тормышта ни татар, ни урыс булып калалар. Ринат Харисовичны бу яктан да үрнәк итеп күрсәтәсем килә Урта мәктәпне татар телендә тәмамлау аңа институтка керергә дә. аспирантурада укырга да, фәннәр кандидаты булырга да комачауламаган бит! Ринат Харисовичның институт тәмамлавына да чирек гасыр вакыт узган инде. Мөгаен, эше гел шома гына бармагандыр Әлбәттә, кешегә сәламәтләнергә, авырудан котылырга ярдәм итеп булганда аның үзеннән дә болайрак куанасың. Уңышлы узган һәр операция көч өсти, канатландырып җибәрә. Үкенечкә каршы, кеше еш кына врачка соңарып килә,— дип сөйли ул Мондый очракларда медицина да көчсез Бу бигрәк тә теге яки бу органы яман шешкә дучар кешеләргә хас Бу мәкерле чирнең исеме дә «яман» дип атала Ул астыртын гына үсә һәм тамыр җәя. Әлбәттә, врач, атап әйткәндә, хирург ярдәм итәргә бар белгәне белән тырыша Уңышка да ирешә, ә кайбер операциянең ахыры барыбер, иртәме-соңмы, үлем белән тәмамлана Узган ел мин бик үкенечле вакыйга кичердем: әтием вафат булды Бу сүзләрне Ринат әфәнде ифрат борчылып сөйләде.— Үңәче яман шеш белән зарарланган булып чыкты Ярдәм итә алмадым Яман шеш мәкерле, агулы тамырларын җәеп өлгергән иде инде. Бу өлкәдә медицинада хәл ителмәгән проблемалар күп әле. Көчсезлекне тою авыручы, аның туганнары алдында врачны гаепле кеше хәленә куя. Мондый фаҗигаләр, әлбәттә, бәгырьне ашый, күпмедер дәрәҗәдә хирургның үз гомерен дә суыра Ярый әле тормышта шатлык хисе бар Ул бер мәлгә кайгыны баса, сүрелдерә Ә хирург профессиясен сайлавы болай килеп чыга Гомеренең чәчәк аткан чагында кырык ике яшендә, катлаулы да саналмаган операция нәтиҗәсендә әнисе вафат була Әнисенең вакытсыз һәм фаҗигале үлеме аны нык уйландыра һәм тетрәндерә. Шул чакта яшь студент Ринат әнисенең кабере каршында, үзенең намусы алдында миһербансыз үлемгә каршы, кеше тормышы өчен үзен аямыйча көрәшергә ант эчә һәм ул. бүгенгәчә, шул антына тугрылык саклый