Логотип Казан Утлары
Хикәя

Хикәяләр остасы

 

Тагар әдәбиятында прозаның роман, повесть кебек күләмле өлкәсендә ижат итүчеләр шактый булса да. хикәя жанрын үстерүдә жин сызганып эшләүчеләр алай ук күп түгелдер. Хикәя осталарының исемнәрен санаганда. Мин Шабайны урап узу һич мөмкин түгел. Анын әсәрләре, нигездә, авыл темасына карыйлар һәм революция! ә кадәрге чордан оезнен көннәргәчә дәверне үз эченә алалар һәр сүзнен эчке хасиятен яхшы белеп. искиткеч гади-халыкчан нтсп. сурәтле ачык күрерсез. Ә кыскача гына итеп әйткәндә. Мин Шабайнын тел белән язылган дулкынландыргыч хикәяләреннән күренгәнчә, язу чынын үз тормыш юлы. рух-күнел тибрәнешләре бай булганлыгын абайлау кыен түгел Сез. хөрмәтле укучыларыбыз, моны журналда тәкъдим ителгән хикәясеннән дә тормыш юлы болай. Мин Гариф улы Шабаев 1913 елның 28 апрелендә хәзерге Башкортостанның Куш- наренко районы Каратәкә авылында туа Бик яшъли әтисез катып, ятимлек вә мәхрүмлекләр ачысын газый. Бәхет эзләп, читкә чы! ып кию Яхшы кешеләр аны урам малайлары арасыннан готып алып. Мәскәү өлкәсендә!е Хезмәт колониясенә урнаштыралар, юлдан язудан саклап калалар Биредә ул укып белем ала. матур әдәбиятны ярага һәм үзе дә язгалый башлый «Танып» (елга исеме» дигән беренче хикәясе матбугатта басылып чьи у яшь каләм иясен дәртләндереп зур әдәбият мәйданына әйди Солдат хезмәтеннән соң. Мин Шабай Казан дәүләт педаго|ия институтын тәмамлый Гәзитә редакциясендә. Татарстан радиокомитетында эшли, ижат эше белән актив шөгыльләнә 1936 елда аны Язучылар берле!снә әгъза итеп алалар. 1941 елда исә яшь язучының «Уйналмаган скрипка» исемле беренче хикәяләр китабы дөнья күрә һәм укучылар тарафыннан яратып кабул ителә Ләкин ашкынып иҗат итеп йөргән бу әдипне башка күренекле өдәбнят- сәнгагь әһелләренә тигән шәхес культы шаукымы урап узмый Ул яраткан хезмәтеннән, талантлы ижагыннан. сөекле гаиләсеннән, якын дусларыннан, ниһаять. туган халкыннан аерылып горырга мәжбүр ителә Әдип Себер сөргененнән Казанга 1955 елда гына әйләнеп кайта Сәламәтлеге какшаган, рухы тапталган булуга карамастан, яңадан нжали эшкә чума Бер-бер артлы «Бездә ел буе яз».' «Тормыш баскычлары». «Тормыш чакыра» Исемле очерк һәм хикәяләр китаплары. «Уяну» исемле тарнхи-социаль романы нын беренче кисәге басылып чыга Яна ижат планнары белән яшәгән Мин Шабай "ың күп михнәтләр кичергән йөрәге 1963 елның 5 сентябрендә тибүдән туктады Анын бик күп әсәрләре, уйналмаган скрипка шикелле, язылмыйча калды. Кызганыч, билгеле Әмма ут кешеләр!о. юрмышка ихлас ярату белән сугарылган әсәрләрендә үзенең яшәвен давам ит

Мин Шабай

УЙНАЛМАГАН СКРИПКА

Мин яшьләй ятим калганмын һәм менә хәзер сукыр Зиннурны көннәр буе җитәкләп йөрим. Без, гадәттә, авылдан авылга йөреп, җәй буена бөтен өязне әйләнеп чыгабыз, һәрвакыт диярлек җил-яңгыр астында яшәгәнлектән, минем бит-кул- ларым ярылып беткән, тавышым да карлыга бара. Ә бит әле кайчан гына: — Ай, бигрәк моңлы бала инде, үзәкләрне өзә бит,—дип соклана торганнар иде. Хәзер исә җитлекмәгән нәзек тавыш белән җырлап җибәргәндә, ничектер борчылып калам да башымны түбән иям. Миңа текәлгән кызганулы карашлар, сирәк кенә ишетелгән мактау сүзләре дә күңелемне күтәрә алмыйлар. Еш кына миңа тиле Хәйрүш кушыла. Ләкин җырның иң югары ноктасына җиткәндә генә, безнең тавышлар кисәк кенә карлыга. Халык тарала башлый. Шулчак Хәйрүш үзе дә: Алыр идем, сатар идем Мәкәрҗәнең шәлләрен... — дип җырлап, алар артыннан ваемсыз гына ияреп китә. Дөрес булса, Хәйрүш кайчандыр чынлап та мәкәрҗә саен үзе скрипкада уйнап, үзе җырлап байларның күңелләрен ачып йөргән. «Тавышы гына түгел, чибәрлеге белән дә таң калдырырлык иде. Шуның аркасында харап та булды, мескен».— дип сөйлиләр. Имеш, ниндидер бер бай малае ниндидер бер мәҗлестә хатын-кызларны Хәйрүштән көнләшеп тавыш чыгарган да аңыннан яздырганчы кыйнап ташлаган. Шуннан соң, имеш, Хәйрүш юләрләнеп калган. Дөресме-юкмы. анысын белмим. Мәгәр сирәк кенә үз акылына килгән чакларда ул: — Савыгып җитсәм, сине дә скрипка уйнарга өйрәтермен дә, өчәүләп мәкәрҗәдән мәкәрҗәгә генә йөрербез, ди торган иде. Мин аның бу хыялларының эшкә ашуына ышанмый идем, әлбәттә. Бервакыт ул үзенең бозык кубызын миңа тәкъдим итте дә: Мә. өйрәнә тор. киләсе җәйгә мәкәрҗәгә чыгып китәрбез. Син уйнарсың, мин җырлармын, ә Зиннур абый акча гына җыеп йөрер,— диде. Мин көлеп җибәрүгә, ул кубызын миннән җәһәт кенә тартып алды да әллә нинди ямьсез тавыш белән кычкыра-кычкыра йөгереп китеп барды. Шуннан соң күп тә үтмәде, мин тагын сукыр Зиннурны җитәкләп авылдан чыгып киттем. Бу юлы без ераграк җирләрдән йөреп, озаграк торып каеттык. Мин инде Хәйрүшнең җырларын да, аның үзен дә сагынып беткән идем. Ләкин бездән соң ул да каядыр китеп барган, күрәсең, «һаман хәбәр-хәтере юк, бербер хәлгә очрамагае, бичара».— диделәр миңа. Ләкин ике-өч көн үтүгә, Хәйрүш тә кайтып төште. Мин, аның кайтканын күреп, каршына йөгереп чыктым. — Син мине көтмәгән идеңме? дип сорады ул башымнан сыйпап. Безне бала-чага уратып алды. Кайсыдыр: — Әй, дивана, курчак уйныйбызмы?—дип үртәргә тотынды. М Ләкин Хәйрүш аларга ачуланмады. Ул гадәттән тыш тыныч һәм мәрхәмәтле иде. Минем кулымнан йомшак кына тотып алды да ялвару л ы 1авыш белән: - Син тимә аларга,- диде Бет бөтенебез дә алла коллары. Без бу дөньяда кунак кына Без бераз вакытка икебез дә ымсыз калып тордык. Хәйрүш миңа әллә ничек ерактан карый кебек тоелды. Аннан сон ул кинәт көлеп җибәрде һәм тагын шул сүзләрен кабатлады - Мине көтмәгән идеңме? Мин җавап биреп өлгермәдем, баягы явыз малайларның берсе Хәйрүшнең аркасына чуерташ белән бәрде. Ләкин ул берни дә әйтмәде, төрле якка йөгерешеп качкан малайларның артыннан караңгы чырай белән чирканып карап калды. Шулай күпмедер вакыт үткәч. Хәйрүш аркасында! ы озынча капчыгын капшап карады, аннары, кәефләнеп, җиргә төшерде Минем гаҗәпкә калуыма каршы, ул аннан скрипка тартып чыгарды Анын бөтен гәүдәсе калтырый, әмма йөзендә чңкссз бәхет нурлары балкый иде Ул скрипкасын миңа суза, үзе һаман бер үк сүзләрне кабатлый: Мине көтмәгән идеңме? Юк. әйт. мине көтмәгән идеңме? Скрипканың өзелгән кыллары чәбәләнеп беткән иде. мин аптырап: Бу килеш мин аның беләһ ни эшли алырмын икән, дидем Бичара Хәйрүш бер миңа, бер скрипка! а карап алды да тагын аркасын капшап куйды, аннары, нәрсәдер исенә төшерергә теләгәндәй, төпкә баткан күзләре белән бер ноктага текәлеп, хәрәкәтсез катып калды Шуннан соң ул бервакытта да үз акылына кайтмады. Скрипка турындагы хәбәр бик тиз арада бөтен авылга таралып өлгерде. Җи!мәсә, имче Сәрбиҗамал ар|гырып та җибәргән имени ер. скрипканың кыллары кеше эчәгеннән ясалганнар Алай гына да түгел, таң вакытында тәрәзә төбендә кеше булып ыңгырашып, ой иясен качыралар. имеш. Көннәрдән беркөнне Сәрбиҗамал. урамда очрап, минем юлыма каршы чыгып басчы. Әкияттәге убыр карчыгы диярсең чәчләре коточкыч булып тузгыган, йөзендә кан әсәре дә юк. күзләре нурсыз. Ажгырып өскә ташланырга тора. Минем читләтеп узып ки тәртә теләвемне күргән: Кая качасың, эттән туган яман нәрсә’ дип кычкырып җибәрде ул. Аягыңнан тотып, казыкка асармын, анаңа нәләт, дип. беләгемнән эләктереп гә алды. Хәзрәткә әйтеп, нәселең корыган нәрсә Ул ачуыннан буылып ютәлләргә ютынды. авызыннан әллә нинди әшәке исләр, төкерекләре чәчрәп тора башлады. Скрипканың кыллары юклыгын анлатмакчы булып авыз ачар! а өлгермәдем, ул бөтенләй шашар холю җигеп Аһ. адәм актыгы, дөресен әйт. албасты, ул шайтан коралын сиңа кем бирде? дип акырды Мин. каушавымнан булса кирәк, ачы аваз белән: Җибәр. Хәйрүштән башка кем бирсен! дип кычкырып җибәрдем. Йә алла! Безгә тагын да нинди бәлаләр җибәрәсең бар икән инде Балалар, сак булыгыз. . илгә яман чир килә Җен алмаштырган Хәйрүш аркасында юкка чыгабыз, анагызга нәләт Хәзрәткә. оа талар Карчык, тагын да әллә нинди сүзләр кычкыра-кычкыра. урам буенча йөгерде. Мин. гиз генә ойтә кайтып, скрипканы тирес астына яшердем Әмма шуннан соң Хәйрүш үзе дә озак яши алмады. аяк өсте авырып йөрде дә. беркемгә дә авырлыгын салмыйча, тыныч кына үлеп китте Дөньяда бичара булып кына яшәтән иде. үлгәндә лә ясин чыгучы бу i- мады Бичара Хәйрүш! Әле дөнья куймас борын ук каберен киртә белән уратып алырга дип күңел беркетеп куйган идем. Төплә белән гирес астында яткан кылсыз скрипканы казып алдым да уен кораллары төзәтүче Фәтхи бабайга күтәреп бардым. Авылда йогышлы авыру таралганлыктан, ул мине теләми генә, салкын чырай белән кабул итте. Аягыңны сөртәсең сөртүен дә, кием-салымыңа башка нәрсә ияреп килмәдеме икән,— диде. Әмма скрипканы күргәч, анын чырае ачылып китте.— Ишеткән идем, дөрес икән, әле үземнең^ дә күрәсем килгән иде. диде ул, скрипканы кулымнан алып.— Әйе. әйе. нәкъ үзе Шушындый ук берничә скрипканы моннан күп еллар элек Донбасста күргән идем мин. Берсен төзәтү бәхетенә дә ирештем. Шуннан соң уен кораллары төзәтүче булып киттем инде - Ул скрипканы әйләндергәләп кара- ды-карады да:—Юк. мин моны төзәтә алмыйм.— дип. кире миңа сузды. — Миңа аны төзәтергә кирәкми, мин аны сатмакчы идем. Фәтхи карт скрипканы кире алды, тагын чиерткәләп карады, нәрсәгәдер колак салып, озак-озак тыңлап та торды. — Син моны черетеп әрәм иткәнсең. Кайгы ачысы әйтерсең буыннарымны какшатып җибәрде, чайкалып куйдым. — Хәер, бу караңгы елларда нәрсәләр генә, кемнәр генә әрәм булмый, - диде Фәтхи карт, авыр сулап. Әлеге йогышлы авыру башка авылларга да таралган, имеш, дип сөйләсәләр дә. без йөреп кайтканда, тирә-якта хәзергә әле үлем-җитем яки бүтән хәвеф-хәтәр ишетелми иде. Тик шуннан соң күп тә үтмәде, безнең авылда берничә кеше үлеп китте. Өстәвенә, ни сәбәптәндер, терлекләр дә тояк күтәрә башлады. Басу капкасы төбенә сакчылар куелды. Авыл тынып, урамнар бушап калды. Аннары җәе дә артык коры. Дала ягыннан җылы җилләр искәндә, карт-корылар: Әй ходаем, бәла-казадан саклый күр инде бәндәләреңне.— дип. бөтенләй хафаланып калалар. Ә бит андый чакларда, үч иткәндәй, балалык шаукымы үзен аеруча нык сиздерә. Өйдә бикләнеп ягу да тәмам туйдырды. Мин тагын Фәтхи бабай янына киттем. Бу юлы ул мине җылы гына каршы алды. Үткәндә син бер дөрес фикер әйткән идең. Ул вакыг та абайлап җиткермәсәм дә. үзеңне күргәч, тагын шул искә төште әле. диде. Чынлап та. шушындый аулак заманда, форсаттан файдаланып, мәрхүмнең каберенә киртә тотсак, саваплы бер эш булыр иде. Анысын-монысын хәстәрли торгач, шактый вакыт үтеп китте: без күтәренеп урамга чыкканда, инде көн кичкә авышкан иде. Шулай да һава бөркү иде әле. Фәтхи бабай алдан төште. Куанычымнан мин кая басканымны да белмим, берничә тапкыр сөртснгәләп тә алдым. Фәтхи бабай, җилкәсендәге такталарын бәйләме белән җиргә төшереп, хәл җыярга туктагач: Чиләгенә күрә капкачы дигәндәй, сине., улым, җир күгәрми, ә миңа һава җитми. дип. күңелсез генә көлемсерәп куйды. Ай-Һай. бигрәк аямый кыздыра бу. агай, ул кулын маңгаена куеп, кояшка карап алды. - Бераз сабыр итәсе калган икән. Тынычрак та булыр иде. бәлки... Фәтхи бабай сүзен әйтеп бетермәде, мәчет ягыннан тәкбир тавышлары ишетелде. Минем җегәрем үк китеп барды. Хәерлегә булсын... - диде Фәтхи бабай да ашыга төшеп. Зират тыкрыгына җитәрәк. безнең каршыга бер төркем халык килеп чыкты. Арада имче Сәрбиҗамал да бар иде. Ләкин мин аның тузган чәчләрен генә күреп калдым. Кемдер беләгемнән кысып тотты да җан ачуы белән каядыр өстери башлады. Берничә кеше: — Тотыгыз, тотыгыз шул бәдбәхетне, җибәрмәгез, авыз-борынын кара кан белән юыгыз,— дип кычкыра-кычкыра Фәтхи бабайга i ашланды. Күз ачып йомган арада, икебезне дә бәйләп ташладылар Ни сәбәптәндер, башган миңа тиюче булмады, Фәтхи бабай тирәсендә әүмәкләшә-әүмәкләшә: Кара син аны. ат азгыны тайга ияргән бит... Башына бир. — Күкрәгенә менеп таптагыз дип зык куптылар — Җәмәгать, бу гына аз әле, һәркемгә гыйбрәт булсын, мәлгунь Хөйрүшне дә кабердән казып алырга, нәжес мәетен утта яндырырга кирәк, дип кычкырды берсе. Дөрес, бу хәвеф-хәтәрнең башы шуннан китте: әлеге кеше эчәгесеннән ясалган скрипканы да ул алып кайтты Мулла үзенең калын, көр тавышы белән тамак кыргалап алды да: - Фатихасын да мин бирәм, гөнаһысын да үз өстемә алам, диде Әмма ләкин иң элек тереләреннән башларга кирәк Берсе яңак төбенә юндыруга, күз алларым караңгыланып китте, һушыма килсәм, дөм-караңг ы. Бәген тәнем тоташ сызлавыкка әйләнгән, бар җирем сулкылдап, суырылып-суырылып авырга. Якында гына әтәч кычкырды Димәк, гиздән таң. Сакчылар куйганнар булса кирәк: Теге карт пәрие эт жан икән, инде үлгәндер дип калдырып киткәннәр иде. өенә мүкәйләп кайткан бит. дип сукранды берсе Аннары ачкычлар шалтырады. Мә. ют. Хәзрәттән фатиха алдыңмы? Хәзрәт күрше авылга «уйга киткән диме шунда, мин староста кушуы буенча гына Баягы тавыш тагын кабатланды. Кара аны, күз буып кача күрмәсен Качса, үз көнен үзе күрер. Ул да әдәм баласы ич. диде икенчесе, авыр сулап. Ә бит теге эчкерлесенең сүзләрендә дә дөреслек бар мин чынлап та качу турында уйлап ята идем Ләкин күз буып түгел...