КӘГАЗЬДӘГЕЛӘР ЬӘМ ХӘТЕРДӘГЕЛӘР
«ЕЛЛАРНЫ ЧИГЕРСӘМ» ИСЕМЛЕ ТРИЛОГИЯДӘН ИКЕНЧЕ КИТАП
Яшьлегем хатирәләре булып миндә йөз дә егерме җиде солдат хаты саклана Вакыт uларга үзенсн тамгасын шактый сиздереп салган: саргайган, кайберләренен почмаклары уала ук башлаган. Ул хатлар минем өчен бик. бик кадерле. Шул өчпочмаклы хатларны кулыма алган саен, узган тормыш юлымнын иң хәтәр, иң сикәлтәле һәм дәртле чорын күз алдыма кигереп бастырам, һәм шунда ук бу хатларны саклаган кешегә рәхмәтләр укыйм Финляндия кампаниясеннән, ягъни армиягә алынган көненнән алып. Бөек Ваган сугышы беткәнгә кадәр мин язган ул хатларны өянем кадерләп саклаган. Нинди максат белән'’ Ихтимал, сугыш кырларында үлеп калсам, улымның бердәнбер төсе булыр диптер, исән-сау әйләнеп кайтса, үзенә бүләк итәрмен, ул үзенең сугышта узган юлын шул хатларга карап хәтерләр, диптер Ләкин ни генә булса да. бер нәрсә бик ачык әнием ул хатларны мине яратканга күрә саклаган Монысы шөбһәсез. Ул хатны кырыгынчы елның мартында Куйбышев өлкәсендәге кечкенә генә Кузнецк атлы район шәһәрчегеннән, үзем хезмәт иткән запастагы полктан җибәргәнмен. Менә ул хат: «30.111 40. Кузнецк Сөекле әнием! Синең һәм Суфия ананың 27 сендә язылган хатын алып, җавапны әле күптән түгел генә язган булсам да, тагы бер хат язмый булдыра алмыйм Мине аптырашка һәм борчуга төшертән бер нәрсә бар, әни. Син минем хатларымнан илтифатсызлык табасың Мин моны берничек тә андый алмыйм Минем дөньяда ин якын, иң яраткан кешем син Мин кайтарта тына китсәм дә. сине йөрәгемдә саклыйм, синең белән бергә шатланам, синең белән бергә кайгырам, һәрвакыт син минем янымда һәм сиңа карата бер вакытта да илтифатсызлык күрсәтергә теләмим Атилла РАСИХ (1416) лӘил. Г Тукай utrueNttoee Дй| ыт «.• *. «Ишан амы.'ы» utfuw роиакшр /нм китап шр авторы Казамда яши Я Атилла Расих Көннең унике сәгатен өйрәнү белән уздырабыз, калган вакыт та вак-төяк эшләр белән үтә. Шуңа күрә, әни, син минем берәр хатымда ашыгучанлык тапкан булсаң, мине кичерерсең дип уйлыйм. Синең киләсе уку елында берәр районга тел укытучысы булып китәргә теләгең турында менә нәрсә әйтәсем килә: Казанда урнашырга мөмкинлек булмаса, теләгеңне тормышка ашыруда тукталып калма. Берәр яхшы районны сайла. Армиядән тиз арада кайтып булса, мин дә шунда барып урнашырмын. _ Безнең әле хәлебез бер дә билгеле түгел, шушы айларда берәр яңалык булырга тиеш дип өметләнәбез. Хәзер монда аяк асты пычрак. Көн болытлы, яңгыр сибәләп тора. Күңел төшергеч. мәхәббәтсез көннәр башланды. Бу хатны 30 ында яза башлап, әле бүген генә (4.IV.40) тәмамлый алдым. Шакир абыйдан посылка килгәне юк. һәрберегезгә ялкынлы сәлам. Мине сораганнарга шулай ук сәлам әйтегез. Йөзләрегездән үбеп: Атилла». Бу хатны уку белән, күз алдыма шул көннәрдә булып узган вакыйгалар килеп баса. Аңлашылсын өчен моны тәфсилләбрәк языйм әле. Искә менә нәрсәләр төшә: 1938 елның көзендә мин Казан ветинститутының зоотехника факультетын тәмамладым. Безне эшкә билгеләү урыннары җәй көнендә үк хәл кылынган иде. Моның өчен безне. Мәскәүгә чакырып, һәрберебез белән танышып сөйләштеләр. Әйтергә кирәк, безгә киләчәктәге хезмәт урынын сайлау хокукы шунда бирелде. Мин Дагстанга китәргә булдым. Дәүләт имтиханнарыннан сон, булачак хезмәт урыныма, таш-таулар иленә китеп бардым. Казанда ул елны кыш ифрат рәхимсез, үзенә бер төрле котсыз булды. Җир чуендай катты, әмма декабрь аенда да кар әсәре күренмәде. Мин эшкә китүче яшь белгечләргә бирелә торган акчага безнең капка төбендә генә һәр якшәмбедә гөрләп торган Сорочий базарыннан соры төстәге бумази тышлы кыска тун сатып алдым. Әйберләремне кечкенә генә фанер чемоданга салдым. Акча һәм документларымны әнием тегеп биргән күлмәк эчендәге кесәгә бик хасиятләп яшердем, һәм, өйдәгеләр белән саубуллашып, Кавказ якларына мөстәкыйль тормыш көтәргә киттем. Бу көннәрдә үземне бик-бик бәхетле итеп сиздем Нигә бәхетле булмаска! Нинди киртәләрне җимереп үз дигәнемне иттем бит—югары белем алдым. Инде Дагстанга барып җиткәч, башкайларыңны әйләндерерлек андагы табигать күренешләрен, канатларын җәеп һавада салмак кына очкан бөркетләргә кадәр күтәрелгән текә кыялы таш-тауларны тамаша кылгач, бәхетем икеләтә арткандай булды. Менә мин Гунибта! Иленең бәйссзлеге өчен колонизаторлар белән озакозак еллар сугыш алып барган легендар Шамилнең соңгы кирмән- крепостенда Таулар арасында серпантиндай борыла-сырыла сузылган юл буйлап ат өстендә барам. Ә аста, борылып карасаң, дәһшәтләнерлек тирән тарлавыклар —төпсез упкыннар. Менә гиздән Каспий диңгезе буендагы сарык көтүләренең кышлау урыны булган кутаннарга барам Каспийдан дымсу тозлы җил исә Ә алдагы тигезлекләрдә ап-ак булып сарык көтүләре күренә. Кутан корылмалары әле бөтенләй күренми, ә инде колаксыз йөнтәс зур кавказ бурзайлары өерләре белән һау-һаулап мина таба йөгерәләр Этләргә кычкыра-кычкыра таяклары белән кизәнеп туктарга кушучы чабаннарга рәхмәт, юкса ул явызлар сине ат өстеннән өстерәп төшерергә дә күп алмаслар. Ә Кутанның бер катлы, акшарлы иркен өендә сине якын итеп, үз күреп каршы алалар. Анда әле генә суелган сарык ите һәм кукуруз оныннан пешерелгән кайнар хыйнкал белән сыйлыйлар Мин бит белгеч, мина хәгер кадер, хөрмәт. Папахалы, буркалы аксакаллар да 4 минем белән олы күрел киңәшәләр Нигә, бу бәхет түгелмени? Әйе. миңа рәхәт. Кавказда яшәү дәверемдә саф һава, физик хәрәкәт, нык ашау аркасында, бу яшьтә артык үсәргә тиеш булмасам да. буйга ике сантиметрга. авырлыкка сигез килограммга юкка гына артмаганмындыр. Дагстан һавасы бик килешкән, күрәсен. Ләкин никадәр оптимистик рух белән үз эшемне тырышып башкармыйм. мин хезмәт иткән оешма миңа бәләкәй генә булса да куыш оештыра алмады. Өйсез, җирсез дигәндәй, борынгы заман дәрвише яки качак абрек сыман авылдан авылга, куганнан куганга ат өстендә кыды- рам. Паспорт та милиция идарәсендә беркетелмәгән, адресым да юк. Әмма шулай да эшлим, хәзергә авырсынмыйм. Бу өйсез, ятаксыз яшәүнең авырлыгы ярты елдан соң гына үзен сиздерә башлаячак һәм мин. җирле начальство бусагасын таптап алҗыганнан сон. Мәскәүгә. әле һаман фатир бирмиләр, дип язачакмын Архивымдагы язулар арасында дусларга язган берничә хатның караламасы сакланган Шуларның икесеннән өзекләр күчереп, шушы истәлеккә кертим әле. Бу хазларның беренчесе Гунибта, Шамилнең соңгы крепостеннан үзем белән бергә институт тәмамлаган ирле-хатынлы Моршенниковлар- га язылган. Аны татарча тәрҗемә итеп бирәм. Менә ул: «Гуниб. 7/VII-1939 ел. Хәерле көн. сөекле Валя һәм Саша! Сашаның шелтәләр һәм эндәш билгеләре белән тулган хатын алгач, яшермим, мин бераз шүрләп куйдым Чыннан да. дуслар белән хат алышу рәхәтеннән мәхрүм булып дәшми-тынмый яшәү ярый торган эш түгел. Узганнарны оныту өчен бер туң күчән булырга кирәк. Шулай ул. Иң элек сезне балат ыз белән котларга кирәк Мин аның авыртыты ничә кадак булганын белмим, ләкин сабый сау-сәламәт, газа һәм (Валя кебек) җылак түгелдер дип уйлыйм, һәрхәлдә, мин аның шулай булуын телим. Мин ихлас күңелдән, якын дустыгыз буларак, сезнең гаиләгезгә бәхет һәм хезмәт куанычлары телим Балаларыгыз ишле булсын, алар алма кебек тәгәрәсеннәр. Кышын Валядан бер хат алган идем. Ул хатында Ойраттурага китүеннән бик риза булуын белдергән. Хәзер ничектер. белмим. Әйбәт кенә урнашкан булсагыз, мин бик шат. Үземә килгәндә, мин тыйнак кына гомер сөрәм. «ходайдан куркын» кына яшим. Йөрергә, эшләргә туры килә Килеп төшү белән Дагстан манзараларыннан биһуш булдым Искиткеч табитать мине бөтенләй әсир итте. Моннан да яхшырак булуы мөмкин түтс т Ә вак-төяк нәрсәләр (мәсәлән, яшәртә урын булмау) минем игыибарта таек әйбер түгел иле Хезмәт белән мавык гым. шуның белән юанлым Практикадан алырдай барлык нәрсәне алып калырга ашкындым һәм нинди нәтиҗә? Дөрес, Госнлемрассадник бирердәй барлык тәҗрибәне тиз арада тупладым мин. әмма квартир дигән нәрсәне ала алмадым. Кинәт минем алдымда табигать гүзәллекләре дә тоныклана башлады. Хезмәт дәрте дә кимеде, аллымда бары кешеләр һәм шәрә экономика тына торып калды Шулай килеп чыкты ки. мин гамәлдә матди базисның нәрсә икәнен аңладым Казаша кайтып китәргә булдым. Зоотехник булып эшләү белән бергә, үзем күптән хыялланган эш белән шөгыльләнергә исәп Бә тки ни дә булса килеп чыгар әле Бу минем өчен җан азыгы, күңел тынычлыгы булыр дип ышанам Мин бит институтка да бары шуның өчен генә кердем Әдәбият артымнан, күләгәдәй беркайчан ла аерылмый йөрде Тормышның караш ысы да, яктысы да мине шул эшкә этәрә кебек һәм мин кайчак, шул хәтәр эш белән ныклап шөгыльләнергә микән әллә, бәлки халкым өчен файдалырак кеше булырмын, пш уйлыйм Эшләр менә шулай юра Зинһар сез фәлсәфә сатуымнан көлмәгез. Сезгә дә ятмыйча кемгә ятыйм ди бу юлларны0 ’ Тунибка әле күптән түгел генә кайттым. Кышкы көтүлекләрдә, диңгез буенда булдым, чабаннар белән яшәдем, вюртемберг юкымын- дагы сарыкларына бонитировка' ясауда шактый шәп күнегүләр алдым. Бирегә Гога да килеп киткән, әмма, бәхетсезлеккә каршы, мин аны күрә алмадым, унҗидесендә китеп барган. Ә хәзер минем янда кунакларым — әнием белән әтием...» Әйтергә кирәк. Мәскәү Мәскәүлеген югалтмаган. Минем гозеремне бу юлы да аяк астына салып таптамаган. Бик тиз арада безнең оешма директорына аннан катгый фәрман килеп төште. Анда, без җибәргән белгечкә тиз арада квартир бирегез, инде андый мөмкинлек юк икән, аны эштән азат итеп, безнең карамакка озатыгыз, диелгән. Миңа, җиде ай хезмәт иткәннән соң. үзенә бер төрле тантанага ия гүзәллекләр иле Дагстан белән саубуллашып. Мәскәүгә китәргә туры килде. Инде икенче, минем яшьлек дустым Троицк егете Морат I ибат- диневкә язган хаттан өзек китерим. Без Морат белән берүк елны институт тәмамладык. Ул — медицина институтын, мин ветеринария институтын. Бу хат 1939 елның 26 сентябрендә язылган. «Морат! Синнән хат алганга байтак вакытлар узган булса да. тропик бизгәк белән авырганлыктан, бүгенгәчә сиңа хат яза алмадым. Минем Казанга кайтып төшүемә озакламый ике ай була инде. Казанга кайткач, биредә Җир эшләре комиссариатына урнаштым. чөнки барыбер озак эшләргә туры килмәс, армиягә китәсе бар. Эшкә керешкәнгә бер атна вакыт узмады, мине районга йомыш белән җибәрделәр. Колхозларда бер айдан артык йөреп кайтырга туры килде. Сиңа, бәлки, колхозда булуның ни икәнлеге мәгълүм түгендер. Ләкин ул KO I очкыч авыр нәрсә, әгәр мондый ризыктан авыз итмәгән булсаң— бик бәхетле. Мин командировкадан авырып кайттым. Кайткан көннән алып тоташ егерме көн яттым. Җитмәсә шундый врачка тап булдым (аны син. бәлки, беләсеңдер дә әле. ул ренгент кабинетында ассистент), минем авыруыма дөрес диагноз куймады, атна буена грипптан дәвалады. Ярый әле. без яшәгән малерия станциясе врачлары, кызыксынып, канымны тикшерделәр. Тропик бизгәк икәнлеге беленде. Алар уколлар кадап дәваларга керештеләр. Юкса хәл мөшкел иде. бик ябыккан идем, температура 40.3 кә җитте. Хәзер инде үземне әйбәт сизәм. Озакламый каралырмын, армиягә китәрмен дип уйлыйм. Буш вакытларда әдәби иҗат белән шөгыльләнергә булдым. Эшкә дә керештем Синең алда мактана алам, юмористик хикәяләрем редакторларга ошаган. Шушы көннәрдә алар «Совет әдәбияты» журналында басылачак. Шунысы начар, армиягә китү аркасында, әдәби хезмәтемне туктатып горырга туры киләчәк. Ә инде аз гына мөмкинлек булса, мин анда да язачакмын. Син ничек яшисең? Синең армия хәлләрең ничегрәк тора? Мин инде, сиңа бу хат барып җитмәс, дип тә борчылам. Безнең егетләрдән Губанов китте. Быков хәрби академиягә керде. Шакулов озакламый алыначак, аннан чират миңа да җитәр. Гомумән, дөресен әйтим, армиягә бик рәхәтләнеп, теләп китәм. Анда бераз авыр булса да. начар булмас дип уйлыйм. r J Троицк ничек яши? Безнең таныш-белешләрдән кемнәрне күрәсең? Ниләр сөилиләр? Троицкины бик күрәсем, комлы урамнарыннан үләсем тавыннан чанада шуасым өй түбәләренә менәсем, су керәсем гаш< акканны күзәтәсем килә. Балачак елларым узган шәһәр ич. Аһ нинди күңелле чаклар иде ул! Минем бала чактагы дусларым белән бер җыелып 1 Бонитировка- терлекләрнең хуҗалык һәм токым сыйфатларын бәяләү. бакай уйныйсым килә. Сина бик зур сәлам салып жибәрәм һәм бәхет телим. . Атилла. 26.1Х.39». Менә тагы үземнең туган өем Казанымда яшим Күптәнге таныш, аулак чарлакта, әнием, әтием янында. Мәскәү мине Казанга республиканың Җир эшләре комиссариатына белгеч итеп җибәрде. Монда барысы да күргән, белгән кешеләр. Безнен терлекчелек идарәсендә хәтта шәрик г эшем дә эшли. Тыныч кына хезмәт итәм. Күбрәк районнарда булам Мине идарә башлыгы иптәш Шәйхетдинов, күрәсең, яшь-җитез диптер, республиканың әле бер почмагына, әле икенчесенә җибәрә. Ә алай да начар гүгел. Тик илдә генә иминлек юк. Финляндия белән безнең арада каты сугыш башланды. Фронттан берсеннән-берсе күңелсез хәбәрләр килә Биш миллион халкы булг ан фин иле безнен армиягә шундый көчле ударлар ясый, без шаккатабыз. Бу хәл. кыш кергәч, тагы да көчәйде. Сугыш минем дус-иш арасына да үзен сиздереп канлы тырнакларын батыра башлады Безнен белән аралашкан Сабынчы урамы малае Фәт- гери Я купонный фронттан яраланып кайтуы безгә ишетелгән беренче сугыш кәсәфәге булды. Чын исеме анын Фәтхерахман. Без аны шу лай Фәпери дип йөртә идек Ул Әҗем мәчете каршындагы бер йортта юра. Аның әле Харис исемле энесе бар. Аиысынын кулы рәсем ясауга бик бара, дип сөйлиләр Ләкин ул бездән яшь. шуңа күрә ул безгә иш түгел. Сынык козыреклы иске кепка, сигсы тышлы тузган бишмәт киеп йөрүче «маңка малай» әле безгә тиң гүгел... Шулай итеп, безнең ил сугыш чорында яши хәзер, Бет бу ак финнарның эшен гиз бетерерләр, дип уйлаган идек Озаккарак ки ire Күп тә үтмәде, мине һәм минем кебек тагын берничә комсомо.генны комиссариатның ггартия оешмасына чакырдылар Янәсе, бик хәтәр сугыш бара бит. егетләр, халкыбыз искиткеч батырлыклар күрсәтә Безнең оешма да фронтка практик ярдәм күрсәтергә тиеш. Егетләр, сезнең арала фронтка ирекле булып китәргә теләүче юкмы? Нигә булмасын икән! Мин рәхәтләнеп туган ил өчен фронтка китәргә әзер. Китәбез! Кайчан, кайда, кемгә барып үзебезнең теләкне рәсми рәвеш га белдерергә? Теләүчеләр бер мин генә түгел идем Безне язып алдылар Хәзергә сабыр игәргә куштылар. Бу эшнең азагы ел азагында гына беленле 1939 елның декабрендә мин район хәрби комиссариатыннан чакыру кәгазе алдым Каралып, комиссия тикшерүләрен үгкәч. пехотага билгеләнгәннән соң. миңа бераз көтәргә туры килде әле Ниһаять, ягы ел керле, миңа тагын чакыру кәгазе килде. Бусы инде армиягә озату өчен иле Әле дә хәтеремдә, безне Куйбышев урамындагы клубка җыйды лар Моннан чыгарга ярамый Безне озата килгән әниләр, әтиләр, улларын тәрәзә яннарында күзәтеп, урамда көтәләр Чәчләр кыркылды, без инде күңелебез белән армия сафында. Мин ул клуб залында танышларымны да очратам Шуларнын берсе әлеге Фәг'геринен энесе Харисны булып чыга Харис хәзер танырлык га гүгел. үскән, җитдиләнгән, чибәрләнгән. Үзе белән анын мәк гәп дусты Лотфулла дигән егет тә армиягә алынган икән Баксан-күрсәң. без күрешмәгән арада алар сәнгать училищесын тәмамларга өлгергәннәр Аларның льгота сроклары беткән һәм менә бергәләшеп, армиягә китәбез булып чыга Кан яккарак җибәрерләр икән"’ Фронтка укмы, әллә берәр запас полккамы? Алла белсен Армия хәлләрен, приказ бу гмыйча торып, белү мөмкинмс сон? Кон төшлек тән авышкач, ике-өч сәгать көттергәннән сон. безне төрле яшьтәге, герле төстәге, төрле киемле егетләрне урамга чыгарып тезделәр дә вокзалга алып киттеләр. Колонна артыннан әтиләр, әниләр, апалар, сөйгән ярлар, сеңелләр бара. Вокзалда кызыл товар вагоннары тора. Бу состав солдат ташу өчен көйләнгән. Теплушкаларда тактадан сәкеләр ясалган, вагон уртасына буржуйка мич куелган, вагонга менү өчен тимер баскыч та эленгән. Кыскасы — комфорт. Без, озакламыйча, озатырга килгән туган-тумачаны, дусларны калдырып, китеп тә бардык. Елау, үкерү кебек нәрсәләрне хәтерләмим. Әле ул чакта кешеләр сугыш дәһшәтен татып карамаганнар, һәм, шуңа күрәдер, армиягә озатуны гадәти бер хәл дип уйлыйлар иде. Эшелон Куйбышев өлкәсендәге район шәһәрчегенә барып туктады. Бу—Кузнецк атлы, заманында татар байлары белән дан казанган, халкыбызга Шамил Усманов кебек гүзәл шәхесләрне бүләк иткән бер кала. Без. эшелоннан төшкәч тә. шәһәр мәйданында ук. ихаталанган хәрби баракларга урнаштык. Димәк, фронтка юл тотмыйбыз икән әле. башта шушы запас полкта тиешле күнегүләр узачакбыз. Урнашкан баракларыбыз күптән салынган иде булса кирәк, һәр ротага бер барак Ул сузынкы, шыксыз. Эчендә ике яклап сәке-сән- дерәләр тезелеп киткән. Аста салам тутырылган матрас, өстә — юка одеал. Баракның ишекле ягында дневальныйлар утыра, икенче очта Кызыл почмак, ә урталыкта — юыну бүлмәсе. Минем өчен бу яңа тормыш шартлары беренче көннәрдә бик сәер һәм бик уңайсыз тоелды. Җайсызлыгы тагы шунда: бирелгән аш. кем әйтмешли, теш очына да йокмый. Күрәсең, шундый хәлне күздә тотыптыр. полк ишегалдында икмәк ларегы ачканнар, һәр мөмкинлектән файдаланып, җанфәрман шунда йөгерәбез. Тик бу гуҗлык озакка бармады. Атна-ун көннән сон тамаклар бетеште, без солдат паегыннан тәмам риза-канәгать була башладык. Солдат киемнәрен өләшү уелып истә калган. Мунчага алып бардылар. барлык кием-салымнарыбызны әйбәтләп төреп куярга куштылар. Юынып чыгуга, безгә дигән обмундированиене мунчаның алгы ягына китереп аударганнар иде инде. Өскә гимнастерка, галифе чалбар, аякка ыштырлы ботинка, билгә брезент каеш. Боларның барысы да—«Бу», ягъни файдаланылган, өченче категория киемнәр. Гимнастеркалар мылтык маена буялып беткән, чалбар, ыштырлар да пычрак, ботинкалар исә тупас, артык зур. чөенке борынлы. Өләшенгән яңа форманы киеп алгач, шайтаннарга охшап калдык. Берберебезгә карыйбыз да егылып көләбез, чыдар хәл юк. Менә шулай итеп, солдат «уенын» башлап җибәрдек. Хатта язылгаг- ча. иртәнге алтыда уяну, эчке күлмәкләрдән, чалбар ботинкадан тезелешеп ишегалдына чыгу, бәдрәфтә чират торып бушаганнан соң. физзарядка ясау, аннан казармага кереп юыну. Юынгач, саф белән ашханәгә ашыгабыз. Озын өстәл тирәсенә бөтен взвод берьюлы утыра. Калай ләгәннәрдә ботка килә, аны ашап бетерү белән старшинаның: «Поели?»—дип сораганы ишетелә. «Поели» авазы көчлерәк яңгыраса, «встать» дигән фәрман яңгырый. Дәррәү аякка басабыз. Иртәнге аштан соң безне шәһәр чигенә тактик өйрәнүләргә алып китәләр. Мин аннан эт урынына арып кайтам. Инде беттем, иртәгә үк врачка барырга туры килер дип ятам. Башны мендәргә салам һәм шундук йоклап та китәм. Менә әкәмәт! Бер генә җирем дә авыртмый ләбаса! Ничек инде, үзеңне болай шәп хис иткәндә, санчастьларга барып йөрергә ди? Ботинкаларым өстенә туп-туры сикереп төшәм һәм физзарядкага чабам. Тагын бер үк көндәлек хәлләр кабатлана: иртәнге зарядка, ашау, кырга чыгып киткәнче җиргә ятып мылтыктан пулясыз гына «ату». Ә аннан соң тагы өйрәнү, уку. тагын эт булып арып Ma i раска сузылып йокыга талу. Иртәгесен тагы шулар ук. Безне шулай сугышка әзерлиләр. Ротадагы егетләрнең күбесе элекке студентлар Моңарчы льгота белән файдаланган. ВУЗ тәмамлаган егетләр. «Мәмәй авыз, ак сөяк» дип ишеткәнем бар иде минем, ләкин андыйларны күргәнем юк иде. Андыйларны да күрергә туры килде. Хәер, монысы җәйгә табанрак булды. Ничектер, дүрт-биш солдат, тактик өйрәнү вакытындагы бер тәнәфестә, елга буена гөшеп майга кагып беткән гимнастеркаларыбызны юарга булдык. Бик чибәр, ләкин үшәнрәк бер яһүд егете яр өстендә берүзе басып калды. Ә нигә, мөмкинлектән файдаланып, беләүләнеп беткән гимнастеркаңны юмаска, дибез. Ул безне хәйранга калдырып, ихлас күңелдән «Мин андый лине булдыра алмыйм, иптәшләр, мин аңа өйрәнмәгән», ди. Әйе. монысы җәйгә таба, коннәр җылынгач. җирләр кипкәч булган хәл. Ә хәзергә кышкы челлә, һәр көн диярлек күкрәктән кар ярып һөҗүм И1әр1ә өйрәнәбез, аннан чират гагы нарядларны үтәү, каравылда тору, яки ашханәдә бәрәңге әрчү, йә булмаса. ашханәдә поварга ярдәм игеп торучы эшче Вазыйфасын үтәү белән мәшгульбез Бу соңгысы нарядның иң әгьләсе санала. Чөнки анда эләккән кеше көне буе сыйлана, ашаганы ит тә май. Хезмәт члүпен беренче көннәреннән үк запасган алынган кече командирлар (безне) үрә бастырып, «арт сабакларыбызны» бик нык кына укыта башладылар. Poia старшинасы аерата явыз кеше булып күренде. Ул иелеп кенә, каш аегыннан гына карап йөри Ябык, төксе йөзен сиңа текәсә, чира ман гыш наряд эләкте дигән сүз. Кул-фәлән тидермәсәлөр дә. кече командирлар кирәккә дә кирәкмәскә дә рәхәтләнеп җикеренәләр. Мәгәр без аларның бер йомшак якларын сизеп алдык. Алар комсомол җыелышларында шартын китереп, чатнатып чыгыш ясый белмиләр. Егетләр моннан бик оста файдалана башлады. Мәскәү ВУЗларып бетереп килгән егетләр, авылдан килгән кече командирларны җыелышларда шундый шәп тәнкыйть итәләр хәзер, теге мескеннәр, рога командиры каршында ык-мык итеп утырудан башка берни дә эшли алмыйлар. Бераздан бу җыелышлардагы чыгышларның нәтиҗәсе дә күренде. Солдатны юкка-барга үрә бастырып әрләүче командирлар шактый инсафланды. Сүгенү сүзләре бетте, тиешле вакытта гына, устав рөхсәт биргән әстенлеклөреннән генә файдалана башладылар. Бераздан миңа взвод га поли г дәресләр уздыру япен йөкләделәр. Минем эшләр матпый Мине командирлар ярата Мин сугышчан һәм политик хәзерлек отличнигы. Менә, ниһаять, яз ае кергәч, күптән көтелгән көн дә килеп җитте. Марш ротасы на күчерәләр Без медицина комиссиясе узабыз. Минем сәламәтлек әйбәт Кайда ул йөрәк авыртулары һәм азканлылык? Гаҗәп икән ул кеше организмы’ Дөя йоныннан бәйләнгән йомшак подшлемник rap бирелде Бу фин сугышы мәҗбүр иген, армия обмундированиесснә үл эреш керткән кисм Чөнки юка, очлы шлем-буленовка.тар киеп төньяк суыкларына кем Iүзсен!? Киез итекләр дә өләштеләр. Үтәли күренмә те сидрәгән шинельләрне салдырып, өр-яңа яшел бушлат кидерделәр. Тик яна гимнастерка белән чалбар бирергә генә өлгермәделәр Уйламаган-көтмәгәндә фин сугышының тәмамлануы мәгълүм булды Шу тай итеп, фронтка бару, маҗаралар эчендә кайнау өмет тәре кинәт сүнде дә куйды Өләшенгән киемнәрне кире җыеп алдылар Инде алда яңа юллар Сугыш юллары түгел, ә хезмәт срогын тутырып, гизрәк өйгә кайту юлы Мин еш-еш Казанда уңышлы гына башланып та. өзелеп калган әдәби хезмәтем турында уйланам. Хәзер моңа вакыт га бар Ротабызны каравыл хезмәтенә куйдылар Хәзер инде без тиешле әзерлек узган, непткән-җи Iешкән солда т лар Менә Беренче ман бәйрәме тә җитте. Ул көнне көтмәгәндә кар яулы Кузнецк урамнарында тубыктан кар ерып парадта йөрибез. Ә мин әдәбият турында уйланам. Минем фикерләрем журналда басылган һәм әле басылачак хикәяләрем турында. Юкса ничек әйбәт башланган иде бит иҗат эшем. Бала чакта ук йөрәк түремдә сакланган максатым, иң изге, иң гүзәл, мавыктыргыч эшем, бәхет чыганагым иде ул минем. Кавказдан кайтканда чемоданымда өч-дүрт хикәя саклана иде инде. Казанга кайтып төшү белән (аларны) әдәби журналга илттем. Ул чакны «Совет әдәбияты» журналының редакторы Төхфәт Имаметдинов дигән кеше иде. Ул гәпне озакка сузмады, мине өстәленә кызыл комач җәелгән кызыл почмаксымап бер бүлмәгә алып керде дә. хикәяләремне укырга кушты. Мин укыйм, ул тыңлый. Ниһаять, ул кулъязманы алды да үзе караштыра башлады. Бераздан мине чиксез шатландырып: Бу хикәяләрне басабыз,— диде, һәм, күп тә узмады, алар журналда басылып га чыктылар. Алай гына да түгел, бу хикәяләрем турында, кайчандыр беренче өйрәнчек хикәямне «Октябрь баласы»нда бастырып чыгарган, хәзер инде Татарстан Язучылар союзының җитәкчесе Муса Җәлил докладында мактап сүз әйтте. Инде менә шулай әдәбият мәйданында ясалган беренче адым армиягә алынуым белән киселде. Хәер, әгәр сугыш кырына эләгеп, шунда катнашырга туры килсә, әдәбиятны вакытлыча калдыруыма да үкенмәс идем Чөнки, бик нык ышануымча, ил егете өчен дошманга каршы сугышудан да изгерәк нәрсә юк. Әниемә әдәбият мәсьәләләренә кагылышлы хатлар яудырам. Хәзер хатларны да ешрак язарга була. «Кузнецк. 8.05.40. Сөекле әни. әти. Суфия апа! Бүген җибәргән посылкагызны, бәйрәм күчтәнәчләрен алу белән хат язарга ашыгам. Посылка исән-сау, бер нәрсәсе дә бозылмыйча килгән. Рәхмәт, бик тәмле мәмәйләр җибәргәнсез икән. Үзем исән-саумын. һаман бер көе хезмәт итеп ятам. Хәзер көннәр төзәлде, аяз. матур. Урманнарда, кырларда булабыз. Бик күңелле. Укулар да шактый җиңеләйде. Буш вакыт та табылгалый. Китап, журнал укыштыргалыйм. «Совет әдәбияты»ның өченче саны чыкмадымы әле? Аннан тагын шул: минем 10 11 санда басылган «Карак»ны күргәнем юк бит әле. Буш вакыт тапсагыз, шуны укып карагыз әле. Миңа җибәреп тормагыз, үзегезнең фикерегезне языгыз. Бүтән язардай хәбәрләрем юк. Сәлам белән, йөзләрегездән үбеп: Атилла». «19.05.40. Кузнецк Сөекле әни! Синең 15 сидә язган хатыңны әле хәзер генә алып, сиңа җавап язарга ашыгам. Үзем исән-саумын. Синең хатың, белмим, яхшы кәеф белән язылганга күрәдерме, минем күңелемне күтәреп җибәрде Гомумән, бу көннәрдә үземне яхшы хис итәм. «Күз тимәсен», тазарып та’ киттем (моны иптәшләр әйтә), бу инде җәй якынлашу уңае беләндер. Тик шунысы начар, безне һаман лагерьга чыгармыйлар. Бездә әле кайбер яңалыклар булып алды. Безне башка ротага күчерделәр Безнең эшләр инде хәзер каравылда торудан китте. Бу яхшыракмы. юкмы, хәзергә әйтеп булмый. Тик карт солдатларның әйтүенә караганда, безнең эш байтак җиңеләячәк. Ләкин бу яңалык өйгә кайту көннәребезне артка чигерә булса кирәк. Синең Шакир абыйларга баруыңны мәслихәт табам. Тик шарты шул, ял итеп кайт. Йөзеңне үбеп, улың: Атилла». «Кузнецк. 27.05.40. Сөекле әни. әти, Суфия апа! Барыннан да элек сезгә ялкынлы сәлам. Үзем исән-сау. Әле бүген генә командировкадан кайтып, сез җибәргән посылканы, аннан Хагыгызны алдым. Сезнең исән-саулыгыгызга мин бик шат, киләчәктә дә шулай булсын. Әни, мин. узган хатымда язылганча, хәзер каравыл розасында Безнең бурыч хәрби йөкне гимер юлда саклап, озатып бару. Әле 21 майда чьп ып киткән идек, бүген генә кайтып кердек Шунысы кызганыч, Казанга элә1еп булмады Берничә иптәш шул якка кипе Мин исә Пенза тирәсеннән әйләнеп кайттым. Аннан йөреп кайтканчы монда зур үзгәрешләр булган Бик күп кешене бездән Казанга җибәргәннәр Ләкин моның Казан булуы гына кызыксындырмаса. башка әллә нәрсәсе юк. чөнки алар кече командирлар мәкгәбенә киткәннәр ягъни оч ел хезмәт игәргә тиешләр. Минем исәп исә, ике елдан өйгә кайту Юлда йөрүләре күңелле. Яна кешеләр, яна шәһәрләр күрәсең, казармадагыча тәртип тә каты гүгел. Үз чиратыңны постта торып уздырдыңмы, аннан теләсәң нишлә. Бары шунысы начар, бу арада көннәр салкын булды. Вагон эчендә суык. Казанга баручыларга мин синең адресыңны биреп, синең янга керүләрен бик үтенгән идем. Бәлки әле бер егет, җаен табып, кереп тә чыгар. Минем теге хатымдагы «Карак» мәсьәләсенә килик Ул хикәям мин кигкәч басылды Минем аны күргәнем юк Үзәк китапханәдән алынган китаплар түбәндәгеләр иде I Чеховның юмористик хикәяләре, 2. Чарльз Диккеиснен кечкенә генә бер хикәясе. 3. Мазе Залкс хикәяләре Бу китапларның һәммәсе дә кечкенә форматта Миндәге китап шул өч китапның берсе Шу ларның икесен (кайсылары икәне онытылган) мин илтеп биргән идем инде Әтинең зачетлары кайчан бетә9 Ул инде шулай француз теле мөдәррисе булып чыгамы? Бик яхшы Әле кайсы мәктәпкә билгеләнәсе билгеле түгелдер? Әни. миңа әйбер җибәрсен дип. син Шакир абыйны артык борчыма инде. Сирәк-мирәк кенә яхшы була ул... Син. папиросмы, җимешме яхшы, дин сорыйсың. Икесе дә яхшы Әни, әле син ял йортындасыңдыр. Ничек соң. ял итеп буламы? Бик тыныч ял ит. Минем өчен бер дә борчылма, минем эшләр хәзер җайланды. Гариф Галиев хат язмый. Язмаса язмасын инде Фот тери кайткан бугай (аны Зиннәт белә) Аның энесе Харис безнең белән. Мин аны еш күрәм. Клуб тирәсендә чуала ул. Художник бит Зиннәткә һәм мине сораган башка кешеләргә сәлам. Рахман абый- ларта. Ибраһим абыйларга беренче чиратта сәлам Йөзләрегездән үбеп: Атилла» Соңгы хатымда мин. командировкам, бәлки. Казанга туры килер дин язганмын. Юраганым юшка килде, күп тә узмады. Казан янындагы Юдино станциясенә трофей әйберләр озату өчен команда төзелде Ул командага мин дә эләктем Менә бәхег! Хәтер без теплушкада. Казанга. ’ туган якка барабыз. Казанлылардан командага бет икәү зләктек. Мин һем Галанин фамилияле грек кыяфәтле ифрат чибәр һәм тыйнак егет Күңел алтысына, чыннан да. бик сагындырган икән туган җир' Юкса аерылганга нибары ярты ел тына гомер узган бит Алай да сагындырган Күрәсең, армия шартларында яшәүнең бер үзенчәлегедер инде бу Үз өеңнең күнегелгән, ирекле тормышын күрен китәсе килә, һич югында ул кадерле тормышның тәмен татын чытасы иде дип. ашкынасын Без бишәү Команда башлыгы ярты юлда ук бөтен тапшырасы Йөкне, аның документларын безгә биреп, төшеп калды Аның туган авылы барасы юл өстендә икән. Инде ул төшкәннең икенче көнендә үк аның урнына калган икенче егет тә үз авылы якынлаша төшкәч, составны безгә тапшырып, бер |укталышта калды Шулай итеп без өчәү, Галинин, мин һәм тагы Крылов дигән егет трофейларны тапшырып, документларын формалаштыруны үз өстебезгә алдык Шулай итеп, җылы июнь кичләренең берсендә. Юдино станциясенең хәрби складына составны тапшыра башладык. Бу эш шактый озакка сузылды. Эш төгәлләнгәндә, караңгы төшкән, төн уртасы якынлашып килә иде. Йөкне кабул итеп алган старшина безнең командировка кәгазьләрен тутыра башлады. Теге төшеп калган иптәшләр турында ләм-мим сүз булсынчы. Без исә аңа Казан егетләре икәнле! ебезне. туган шәһәрдә, жае чыккач, берничә көн булырга кирәклеген әйтәбез. Шәфкатьле кеше икән старшина. _ — Ничә көн торырга исәп?—дип сорый. Галинин: - Бер биш көн языгыз инде,— ди. - Ике көн җиткән,— диде старшина. Числосын яза. имзасын куя. Менә без шат. бәхетле кешеләр, беренче очраган товар поездының платформасында Казанга китәбез. Йөрәкләр ашкынып дөп-дөп тибә, һич уйламаганда, көтмәгәндә Казанга кайтып барабыз диген, ә? Менә әкәмәт! Казан вокзалына килеп төшү белән, азаккы трамвайдан калмас өчен, жан-фәрман йөгерәбез. Патруль очрамагае тагын дип, курка-курка трамвайга чабабыз... Без яшәгән чарлакка эләгү өчен, башта ул учреждениенең контора өстәлләре тулган зур бүлмәсен узарга кирәк. Дежур апа төнге кунакларны хәйран калып каршы ала. без шыпырт кына өскә менәбез. Безнең бүлмә ишеге фанердан гына корыштырылган, ул. гадәттә, бикләнми. Мин аяк очларыма гына басып эчкә узам да электр лампасын кабызам Күрәм. әнием ялгызы гына Ул безнең бүлмәдәге бердәнбер караватта тыныч кына йоклап ята. Мин мылтык түтәсе белән идәнгә сугып, солдатларча, ә хәзер җүләрләрчә дин әйтер идем. «Подъем!» дип кычкыруыма, ул чәчрәп аякка басты һәм мимем кочагыма ташланды. Мин кыскача гына хәл-әхвәлне аңлатам, әни күлмәген киеп ала. ишек төбендә калган Крыловны эчкә чакыра. Хәтеремдә: йокы туйдыргач. Крылов белән икәүләп гражданский киемнәрне киеп, мунчага барып кайттык. Аннан соң мин, урамга чыгарга курыккан иптәшемне ойдә калдырып, дус-ишләр янына, биләмгә ычкындым. Зиннәткә бардым Ул минем брезент билбавымны үзенең армиядән алып кайткан менә дигән каешы белән алыштырды. Без аның белән берәр кружка сыра эчеп сыйландык та. якшәмбе көне булу сәбәпле, никадәр генә теләсәм дә. мин редакцияләр тирәсенә бара алмыйча өйгә кайтып киттем. Калган көнемне өйдә, Рахман абыйларда, энеләрем Шәүкәт, Рафаэль, Марат белән уздырам. Әйткәнемчә, әнием өйдә үзе генә иде. Әти курсларын бетереп, эшкә тәгаенләнгән, авылга киткән. Суфия апа шулай ук Азнакай якларына кунакка киткән икән. Санаулы ике бөртек көн сизелмәде дә. Менә Кузнецкига кайтып төштек. Ә анда мәхшәр. Казарманың асгы-өскә килгән. Ротада бары бер-ике кече командир калган. Салам тутырылган матраслар идән уртасында, одеаллар ишек төбендә үк. Без аптырап калдык Баксан- күрсәң, полкны таркаталар икән. Ардык илтифат итүче дә булмады Шгабка кереп документларны тапшырдык та. кайсы частька билгеләнүебез белән кызыксына башладык. Якташ Галинин белән шунда гомергә аерылыш!ык Мин хезмәтемне дәвам итәр өчен Куйбышев шәһәрендәге хәрби складларның каразыл ротасына кит тем, ә ул башка якка. Хуш, сау бул, солдат хезмәтенең лаеш шулпасын беренче тапкыр ашаткан Кузнецк шәһәре! Хушыгыз, без мылтык күтәреп йөгереп, ухылдап йөргән аланнар һәм кырлар! «Куйбышев. 20.08.40 (алдым 27.8)* Сөекле әнием һәм Суфия апа! Сезнең унбишендә язган хатларыгызны һәм посылканы бүген алып бик шатландым. Үзем исән-сау гына хезмәт итеп ятам Хәзер инде мондагы иптәшләргә тәмам ияләштем. Аларнын горефгадәтләренә күнектем. Бәлки, артыграк мактанудыр, шулай да дөреслекне әйтүне тиеш дип табам - үзем гомуми ихтирам казанган бер кешегә әйләнеп барам. Минем белән дус булырга тырышалар, үзләренең кайгы- нгатлыкларын уртаклашалар. Ә сиңа булган караш, синең рухи халәтеңә ифрат зур гәэсир ясый бит! Кыскасы, мин үземнең тормышымнан зарлана алмыйм Үткән хатларымда да мин сиңа әдәби эшем турында язгалаган илем (бәлки I уйдырып та бетерә торганмындыр), бу юлы да языйм әле Хәзер мин «Каһәр суккан тел»нең караламасын язып бетереп киләм Никадәр генә кысып язарга тырышсам да. ул бер 40 биыек хикәя булырга охшый Башта мин аны әкият итеп язмакчы идем, хәзер исә минем бу фикерем үзгәрде, әсәр хикәягә әйләнде. Мин аңлыйм, бу хикәям басылып чыккан тәкъдирдә дә. ул бер өлеш тәнкыйтьчеләргә ошамаячак. Ләкин аларнын бәйләнүләре (әгәр ул шулай булса), һичшиксез, аларнын тар фикерле һәм тормышны газета аша гына өйрәнүчеләр икәнлегеннән килеп чыккан бер «чыгымчылау» булачак... Әни. син үзеннен хатыңда, миңа бары бер мәктәптә генә калырга туры килер, ахры, дип язасың. Бу. һичшиксез, шулай. Син беренче чиратта үзеңнең сәламәтлеген турында кай!ыртырга тиеш Зинһар, әйбәтрәк аша, зинһар, мина костюм-фәлән алам дип борчылма. Синен сәламә1леген. озак яшәвең минем өчен иң зур бәхег. иң зур шатлык булачак. Мин хәзерге көнлә сиңа ярдәм күрсәтә алмавыма зур хафаламый. Әгәр өйне, сине уйлый башласам, тизрәк Казанга кайтасым һәм эшли башлыйсым килә Кичә икенче кабат Аптекаевларга† барып кайттым Беренче баруымда аларнын кече улларын гына очраткан идем, бу юлы кечкенә кызлары.Фәридә белән Гөлчәһрө апаны гына туры кигердем Мөхәммәт абый белән Сафия апа Куйбышевга якшәмбе көннәрен генә булалар икән Үксггечкә күрә, сезнең ял көннәре бу арада дүшәмбегә туры килә Киләсе ялда гагы шунда барырга уйлыйм Барыбер башка эш юк Хагымның азагында шуны әйтим әле. шушы атна-ун кон арасында бәлки безне башка шәһәргә күчерерләр. Шундый бер гәп бар Посылка өчен бик зур рәхмәт, бөтен нәрсә исән-сау килгән Рахман абыйларга күчтәнәчләре өчен рәхмәтемне ганшыр. Барысыннан да бигрәк «Беломор» ошады. Шәүкәт энемә дә. күчтәнәче өчен стройга бастырып. шулай ук благодарность белдерәм Үзеңә. Суфия апага. Рахман абыйга. Сәүдә апага, минем алмашчыларым Шәүкәткә, Рафаэльгә. Маратка ялкынлы сәлам Мине сораш* кан башка кешеләргә дә сәлам яудыра бир Г Галиемә моннан соң хат язмаска булдым. Минем сизенүемчә, аның миңа карата чукрак һәм сукыр булып кылануына нинди дә булса берәр сәбәп бар Хат язарга вакыт юк. дигән кешегә дөньяда берәү дә ышанырга гиеш түгел. Теләк юк дигәндә икенче мәсьәлә Йөзеңне үбеп, улын: Атилла». * Монда һәм ары таба жәяләр эчендә әнием искәрмәсе (А Р > † Япчы М Гашиен кода тиешле кешеләре Мөхәммәт М Галинең кайнеше. Сафия анын хатыны Менә мин, Куйбышевның Линдов шәһәрчеге дип аталган, кирпеч койма белән ихаталанып алынган урынында хезмәт итәм. Монда складлар гына урнашмаган, бу шәһәрчектә тагын (байтак хәрби бүлекчәләр бар әле. Ул чын мәгънәсендә үзенә күрә бер хәрби шәһәр. Ә мин хезмәт итә торган каравыл ротасы бары складлар саклау белән генә мәшгуль. Мондагы таш казармага килеп керү белән, тәртип һәм чисталыкка хәйран калдым. Кая ул моны Кузнецкидагы без яшәгән тынчу бараклар белән чагыштыру! һавасы саф, үзе якты, караватлар ике катлы булса да, тимердән, аерым куелган, һәр карават янында ике катлы тумбочка. Ап-ак мендәрләр, җәймәләр, җылы, тәнне иркәләп кенә тора торган йомшак одеаллар. Түшәкләр тип-тигез итеп шомартылган, матур итеп җыештырылган. Бу хәрби бүлекчәгә килү белән, өр-яңа обмундирование бирделәр. Башка ялтыр козыреклы фуражка, өскә бер дә киелмәгән, гәүдәмә чамалап тегелгән, килешле гимнастерка белән чалбар, ә аякларга, ыштыр белән ботинка урнына, өр-яңа күн итекләр. Мондагы егетләр барысы да яшь. югары белемле кеше үзем генә дисәм дә, хата булмас. Казанлылардан үзем генә түгел биредә. Сузан буйлы, интеллигент йөзле Ступишин да монда. Шулай ук минем белән элек бергә хезмәт иткән, Казан художество училищесы студенты Әхмәт- шакиров Мәҗит тә монда. Әйтергә кирәк, бу рәссам булырга тиешле зур башлы, таррак маңгайлы. дегеттәй кара чәчле егетнең язмышы соңыннан бик күңелсез очланды. Маңгаена туп-туры аркылы сызык булып яткан кашлары аша каравыннан чыгып хөкем иткәндә, бу Мәҗит артык төксе кыяфәтле тоелса да, әйбәт, тәрбияле һәм беркатлы егет иде. Шул беркатлылыгы аның башына җиткәндер дә әле. Безнең эш. әйткәнемчә, каравылда тору. Каравыл командалары Линдов шәһәрчегендәге складларны гына сакламыйлар, шәһәрнең икенче очындагы обмундирование складларын да каравыллыйлар. Көннәрдән бер көнне Мәҗит тә шул ерактагы складларны сакларга китә. Ул егетләрне берәр пар кием кыстырып кайтырга үгетли башлый, һәм бу җүләрләр. коткыга бирелеп, аның киңәшен башкаралар Без капчыкта ятамы соң? Берничә көннән соң ук бу җинаять фаш ителә һәм бөтен команда трибуналга эләгә, кулга алына. Шулай итеп. Мәҗит төрмәгә китеп барды Мин исә хәзергә әйбәт кенә хезмәт итәм. Вышкаларда сакта торганда. күзлекне киеп алам да. барлык игътибарымны җигеп һәр «келтмкә колак шәңкәйтеп постта торам. Җиңел эш түгел, аерата төнге каравылда торулары артык нык киеренкелек сорый. Монда инде сиңа язылачак әсәрең турында баш ватарга ирек бирелмәгән. Әгәр абай булмасаң, дәррәү бәхетсезлеккә очравың бар. Ә андый «ЧП»лар булмый түгел. Күптән түгел бер кызылармеец, кәҗәсенә үлән йолкып' йөрүче, һич гаепсез чукрак бер бабайны атып екты. Икенче солдат исә, пароль әйтүенә карамастан, постларны тикшереп йөргән командирга атты. Күрәсең, көтелмәгәндә килеп чыккан лейтенантны күргәч, каушап калган. Кыскасы, постта корулы мылтык тотып тору ул уен эш түгел икәнлеген тиз аңладым. Җиңел түгел иде. Ләкин, шул ук вакытта, миңа каравыл ротасында хезмәт итү язу теләкләремне тормышка ашыру өчен дә зур мөмкинлекләр тудырды. Нарядта булу — тәүлегеңне өчкә бүлү дигән сүз ул. Аның өчтән бер өлешен постта торасың, өчтән бер өлешен каравыл өендә йокламый утырасың, ә калган вакытыңны йоклыйсың. Мондый режим әдәбият белән шөгыльләнү өчен әйбәт. Мин иҗатымны юмор-сатирадан башлаган идем. Сугыш алдыннан басылган хикәяләрем барысы да юмористик әйберләр. Шуларның берсе 14 «Каһәр суккан тел» исемле сатирик хикәя. Ул әсәр күп еллардан сон. без сугышлардан әйләнеп кайткач, нигезе үзгәрмәсе дә, яна редакциядә татар һәм урыс телләрендә дөнья күрде. Хәтта күрде генә дә түгел, талантлы артист Рәфкать Бикчәнтәен башкаруында радио аша күп тапкырлар дөньяга янг ы рады. Бу тема Казанда ук, мин Җир эшләре комиссариатында эшләгәндә бөреләнде Сюжет төрлечә туа. Язылачак темага сюжет эзләп азапланганда, ничектер бер иптәшнең «тел өзелде әле» дигән сәер сүзләре колакка кереп калды Шул сүзләр минем әсәр өчен ачкыч вазифасын үтәде. Тел Берәүнең теле өзелә Ул тел бик лыгырдык кеше теле була, авыздан авызга кереп, шунда оялап, кешеләрне боза. Менә бит язылачак әсәрнең төп сюжет сызыгы. Шулай сюжет туды. Ул үскәннән үсте, эзләнә юрт ач, сатирага хас язу алымы да табылды, һәм мин кызып эшкә керештем. Кырыгынчы елларда сатира безнең әдәбиятта бик назлы кунак иде Ул чактагы прозабыз чынбарлыкны раслау тормышыбызны мактау булырга тиеш дигән фәрманнан чытып эш итте. Халыкара пропаганда өчен башкарылган бер эш иле бу. Чынбарлыкның ачысын- төчесен татып яшәгән безнең ил кешеләре өчен һич тә үтемле нәрсә булмады, һәрхәлдә, миңа ул вакыгта ук шулай тоелды. Минем карашымча. әдәбият иң беренче чира па үз халкың өчен иҗат ителә Шулай уйлап, мин язылачак хикәямдә тормышыбызның күләгәле якларын, безнең алга барышыбызга комачаулый торган якларын сатира утында көйдерергә булдым. Әлбәттә, тәнкыйтьнең, дөресрәге, редакторларның бу әсәргә кырын күз белән караячакларын да аңлый идем. Инде бәләкәй генә булса да әдәбият өлкәсендә тәҗрибәм (һәрхәлдә, замана әдәбияты белән танышлыгым да) моны аңларлык дәрәҗәдә генә тупланган иде. Буш вакытларымда әдәбият белән генә шөгыльләнмәдем Кызганычка каршы, скрипкам үзем белән түгел иде. Мин бу чорда музыкадан аерылып торырга мәҗбүр булдым. Аның каравы, мин буш вакытларымның байтак өлешен иптәшләремнең портретларын ясарга бнрәм. Маилы буяуларым юк минем, акварель белән дә эшләмим, гөп коралым карандаш белән гушь. Егетләргә рәсемнәр ошый, алар өйләренә җибәрәләр, йә армия истәлеге итеп үзләрендә саклап тоталар Миңа исә бу шөтыль канәгатьләнү хисе бирә Атнага бер тапкыр увольнительный алып шәһәргә чыгабыз. Баксанкүроәц. биредә безнең бик ерак туганнар да яши. имеш. Бу язучы М Гали абыйның хатыны Сафия апаның туган энесе Мөхәммәт. Сафия апаның өнисе Гөлчәһрә апа Мин кайчак ял көннәрендә шуларга барам Казарма тормышын төрлеләндерү өчен гаилә, өй җылысын татыйсы килә, самавырдан чәй эчәсе, тәлинкәдән токмачлы шулпа ашыйсы, габын янында ашыкмыйча сөйләшеп утырасы килә. Шулай ук өй кэкер-чөкер- ләреннән дә авыз иткәндә күңелле булып кигә. Башкалар мине аргык өнәмәсәләр дә. солдат дип гүбәнсегеп карасалар да (аерага Гөлчәһрә апаның кызы Сафия апа белән улы), мин Гөлчәһрә апа белән сөйләшеп утырам. Куйбышев вакыйгаларын ишетәм Ә Гөлчәһрә апа ачык, ифрат кунакчыл кеше. Тагын миңа куаныч өстәгән нәрсә Куйбышев шәһәренең Үзәк китапханәсе Мин шәһәргә беренче чыгуымда ук шунда барып язылдым. һәм бер кочак китап алып кайттым Бераздан әле мин Куйбы- гпевның бер караңгы почмагында татир китапханәсе барлыгын ла беләчәкмен Шунда баргалап. үзебезнең телдәге газетжурналларны укыячакмын. Таг ы бер күңелле нәрсә бар: без сирәк кеттә булса да иптәшләр белән бергәләшеп театрларга, культпоходларга йөрибез Кыскасы, минем буш вакыт хәзер әрәмгә узмый Мин моңа бик шат «Куйбышев. 16.09.40 Сөекле әнием! Сиңа башта үземнең исән-сау һәм һаман бер урында юрганлыгымны белдерәм. Син җибәргән акчаны һәм хатны алдым, исән-саулыгыңа, хезмәт урының җайланганга ифрат шатмын. Әле өченче көн генә Аптска- евларга тагын барган идем, исәп Гарифә апаны күреп бер сөйләшү иде. Кызганыч, аны күрә алмадым. Бары Сафия апа гына килгән икән. Аларга өзлексез йөрү минем өчен ифрат җайсыз, әйтерсең лә мин якынлыгымны аларга көчләп такмакчы булам. Үземнең көннәр бер-бер артлы сизелмәстән үтеп торалар. «Каһәр суккан тел»не язып бетердем. Хәзер акка күчерәм. Әтидән хатлар аласыңмы? Ул нигә миңа хат язмый? Әллә үпкәләгәнме? Безнең әле монда күңелсез бер хәл булып алды. Әйбер урлаган өчен берничә кешене хөкемгә тартып, кайберсенә бишәр, унар ел бирделәр. Мин монда калачакмын. Хезмәтемне Куйбышевта төгәлләргә туры киләчәк. Ә срок тулганчы кайту (син уйлаганча) мөмкин нәрсә түгел. Хәзер без монда бик аз калдык. Иркен. Минем хәзер язу белән шөгыльләнергә дә вакытым артты. Әни. әгәр син «Сов. әд»ның адресын җибәрә алсаң, бик әйбәт булыр иде. Хәзергә башка хәбәрләрем юк. Йөзеңнән үбеп, ялкынлы сәлам белән. улың Атилла». «Куйбышев. 28.09.40 Сөекле әни һәм Суфия апа! Сезнең ике хатыгызны да алдым. Исән-саулыгыгызга һәм җизнинең исән-сау кайтачагына бик шатмын. Моңа кадәр, чыннан да «Каһәр суккан тел» белән маташуым аркасында, сезгә хатларны сирәгәйткән идем. Инде хәзер хикәя язылып та. күчерелеп тә бетте. Иртәгә аны Казанга җибәрәм. Исәп моннан соң бераз ял итеп алу. Хатларымны да үз вакытында язармын. Хәзер кәефем яхшы, хикәяне язып бетергәч, тагын да яхшыра төште. Чөнки, дөресен әйтим, мин аңа бик күп көч түктем. Белмим, нәрсә диярләр Казанда. Мин анда лыгырдаучы, ялкау, утырышлар ясап, докладлар сөйләп йөрүчеләр, үз милекләре турында гына кайгыртып, идеясез, тормышта пассив яшәүчеләрдән көлдем. Хикәя байтак озын булып чыкты. Хикәя язуның бер хикмәте бар икән—ул да булса, аның турында язгандагыңа караганда, редакциягә җибәргәч, күбрәк баш ватасың икән. Минем бурычым хәзер ничек булса да аның турында азрак уйлау, үземә берәр күңел юаткычы табып, шуның белән шөгыльләнү. Көннәр монда әле һаман аяз. Кичә яңгыр булып алса да, бүген көн шундый матур, һавага чыгасы, урамнарда йөрисе килә. Гогадан күптән түгел генә бер хат алдым. Бүген аңа хат язарга кирәк. Зиннәт тә миннән хат көтәдер инде. Әтидән әле хат алганым юк. Морат нишләп җавап язмый икән, син аңа хатны җибәрдеңме? «Ту- кай»дан башка Декадага таг ын нәрсәләр әзерлиләр икән? «Тукай», гомумән. яхшы нәрсә, ләкин аның беренче күренеше уңышсыз. Аны прозада язу яхшырак булыр иде. Аннан, минемчә, андагы хәлфә, мулла типларында бер дә яңалык юк. Алар, кызганычка каршы, безнең драматурглар тарафыннан һаман бер шаблон буенча лнләнәләр. Ул типларны тамашачы сәхнәдә бик күнгән күреп килә инде... Авторлар өчен бу шундый ансат эшкә әйләнде аларның ахмаклыкларын, наданлыкларын һәммә автор берүк төсләргә буйый да сәхнәгә чыгара. Җизни кайтмадымы әле? Ничек, бик ябыкканмы, картайганмы? Суфия апа шатланып бетә алмыйдыр инде. Аларга кай якка китү турында ачык бернинди дә киңәш бирә алмыйм, тик Ерак көнчыгышта бик кыйммәт- челек икән дигән хәбәрне ишеткәнем бар. Кыскасы, үз ихтыярлары... Әни, син үзенне артык ватма инде. Дәвалануыңны дәвам иттер Мин әле. бәлки, ел башында бер ун-унбиш көнгә Казанга кайта алырмын. Шундый эшкә мөмкинлек чыгардай кебек һәммәгезгә ялкынлы сәлам белән, йөзләрегездән үбеп: Атилла». Югарыда күчерелгән хатларны укучы, бәлки, андагы кайбер моңарчы аңлатма бирелмәгән кешеләрнең исемнәренә игътибар иткәндер Алар Гариф Галиев. Касыйм. Губанов. Гога Гариф Галиев мәгълүм язучыбыз. Без аның белән Татарстан җир эшләре комиссариатында бергә эшләдек. Мин терлекчелек бүлегендә, ул шунда басыла юрган авыл хуҗалыгы журналы редакциясендә. Без аның белән шул чорда бик якынайдык, дуслаштык Мин армиягә киткәнче, һәр көнне диярлек, ул ипләгән бүлмәгә керми калмый идем һәрбер яңа әсәремне беренче булып аңа укыйм (безнең эш бүлмәләребез янәшә диярлек) Ләкин хәзер мине гаҗәпләндергән нәрсә шул булды: Гариф абый, мин армиягә алынгач, үзенә ничәмә генә кат хат язмыйм, берсенә дә җавап кайтармады. Бу мине борчый һәм уйландыра иде Хатларда телгә алынган Касыйм. Губанов. Гога институт Шәрикләрем. «Куйбышев. 14.10.40 (алдым 18.10) Сөеклем әни! Сиңа. Суфия апага, җизнигә ялкынлы сәламнәремне җибәрәм Үзем исәнсау. Сезнең хатыгызны, журналны алып, исән-саулыгыгызга бик шатландым. Әтидән бер хат алып, җавап җибәрдем, ләкин башка хат алганым юк әлегә. Әни! Мин үткән хатларымда язарга онытканмын, моннан демобилизацияләнсп бер Ширданин дигән егет Казанга киткән иде Ул синен яныңа кереп чыгарга сүз бирле. Кердеме? Әтидән, хаты килгәннән соң, 20 сум акча алдым. Монысы яхшы булды. Театрга бардым CHIT посылка җибәрмәкче булам дип язасын. Моның кирәге ток Бернәрсәгә дә нәфесләнмим (аннан, акчаң булса, сатып алырга да була бит). Шуңа күрә, син утын әзерләп, үз кирәк- яракларыңны барлагач, миңа бераз акча гына җибәр Әле «Совет әдәбият ы»ннан бернинди дә хәбәр юк Җибәргәнемә унбиш кон була инде. Бу мәсьәләнең торышын Галиев яхшы белә торгандыр онытмасан сора минем хикәяне алдылар микән ’ Җизниләр урнаша алмаганнар икән Хәерле булсын Җизнинең әтине күрми китүе күңелсез бултан Башка язардай хәбәрләрем юк кебек Минем турыда борчылма Мин бик яхшы яшим. Барлык туганнарга, дус-ишлертә, танышларга сәлам әйт Сине сат ынучы улын. Атилла». «Куйбышев. 20.10.40 Сөекле әнием! Хатыңны алын, исән-саулыгыңа ифрат шатландым Үземдә исәнлек, әйтерлек яңалыкларым юк Бу арада синнән башка беркемнән дә хаг алмадым Әти дә ятмый, вакыты ток. ахры Суфия апалар киткәннәр икән Хәерле булсын, барын яхшы тына урнашсыннар, бәхетле яшәсеннәр Үзең ни хәлләрдә соң’ Шулай да. барысы да киткәч, күңелсездер? Тик мин синен ялгыз калуыңа кайт ырмыйм Син үзеңнең көндәлек эшеннән ямь табасың, үзеңә һәрвакыт күңел ачкычы эш таба беләсең, тормыштан ләззәт таба беләсең. Син бит. әнием, тормышка философларча карын бе тә торган акыллы ана Шуңа күрә мин синең өчен үземне тыныч юта алам Монда әле көннәр һаман матур, ифрат сөйкемле алтын көз хөкем сөрә Яңгыр да яумый, кояш та елмаеп кына гора л .к у • т* з 17 Иртәгә минем ял көнем, исәп театрга барып кайту. Монда минем хәзер эшләр җайланды, ял көне саен кино карамый калмыйм, сирәк- мирәк театрга да баргалыйм. Шәһәрдәге Үзәк китапханәгә йөрим, шуннан китаплар алам. Моннан бер атна элек бер хикәя яза башлаган идем («Бохари хәлфә» исемле), тик әле бер дә бу көннәрдә үземне эшкә мәҗбүр итә алганым юк. «Каһәр суккан тел» тынгылык бирми. Бүген «Сов.әд»ына хат салам. Кәефем яхшы, үземне сәламәт сизәм. Касыймның хатына, үзе озакламый китәм дигәч, җавап язмадым Ялкынлы сәлам белән, йөзеңнән үбеп улың: Атилла» Хатларымда искә алынмаган, ләкин хәтердә нык сакланган башка иптәшләр дә укыды минем белән. Җае чыкканда бәлки сүз алар турында да булыр. Ә хәзер үземнең әдәби күнегүләремә әйләнеп кайтыйм. «Каһәр суккан тел»не журнал редакциясенә җибәргән булсам да, ул йөри торгач. Язучылар союзындагы проза секциясенә барып эләккән. Хәер, мин өзеп кенә ул вакытта секцияләр булгандыр дип әйтә дә алмыйм, һәрхәлдә, аны бер төркем язучы тикшергән, миңа соңыннан шул утырышның беркетмәсен җибәрделәр. Ул утырышта, минем әнием дә була. Беркетмәне шәрехләү рәвешендә дип әйтик, мин аның бу турыдагы хатын да алдым. Әлбәттә, әнием, ул утырышта тыңлаучы сыйфатында гына, сүзгә һич катнашмыйча утырган. Минем хәтердә калганы шул: әсәр хәзергә басарга яраклы түгел икән. Кави Нәҗминең әсәр турындагы җылы гына сүзләрен хәтерлим. Афзал Шамов мәсьәләне кабыргасы белән, бездә сатира булырга тиеш түгел, дип куйган. Мин язучы агайларның бу карарын артык авырдан кабул итмәдем шикелле. Гариф Галиевнең утырышта бер сүз дә әйтми калуы гына аптырашка төшерде. Әйе, әсәремнең тумас борын «суелуын» артык авыр кичермәдем. Ләкин бу вакыйга мине күп нәрсәләр турында уйланырга мәҗбүр итте. Каравыл өендә йокламый ял иткән араларда яки казармада чакта гел әдәбият турында, аның урыны, әһәмияте һәм безнең заманда ул нинди булырга тиешлелеге турында баш ватам. Болай уйланырга русның бөек тәнкыйтьчеләре язган китапларны укып чыгуым да сәбәп булды. Мин Белинский. Чернышевский. Добролюбов. Писарев әсәрләрен бик бирелеп укыдым. Менә ничә елдан бирле инде үзебезнең телдә басылган хикәя, повестьларны укып барам. Русның шөһрәте таралган замана әсәрләрен дә укымый калмыйм. Мине аптырашка төшергән нәрсә хәзер шул: ни өчен укылган әсәрләрдә мин белгән тормыш барлык ягы белән чагылыш тапмый? Ни өчен без авырлыклар турында, тормышыбызның күләгәле яклары турында каләм тибрәтмибез? Ни өчен идея дошманыбызны кеше кыяфәтендә, үзенең кыйбласына инанган кеше буларак күрсәтмибез? Ә бит тормышта, минем белүемчә, һич алай түгел. Мин үземнең егерме биш еллык кыска гомеремдә андыйларны күрмәдем түгел, һәм. әйтергә кирәк, аларның гамәлләре үз логикаларына туры килә. Әгәр дә әсәр безне ышандырырга тиеш дисәк, ул тормыштан, анда булган хәлләрдән, андагы типажлардан аерылырга тиеш түгел. Юкса ясалма килеп чыга һәм җитди укучы аңа ышанмый. Шулай уйлыйм. Бу мәсьәләгә үземчә төрле яктан килеп, өзлексез катлаулы мәсьәләләр чишәм. Ахыр чиктә, күп уйлана торгач, ике нәтиҗә ясыйм. Беренчесе: бернигә дә карамастан, чынбарлыкны үзем күргәнчә, үзем аңлаганча гәүдәләндереп, эпик жанрда күләмле әсәр язып карау. Икенчесе: «Каһәр суккан тел»дәге кебек шәрран ярып түгел, ә эзоп теле белән язып карау. Сатира өлкәсендә әз-мәз тәҗрибәм булганга күрә, материал ансатрак бирелер, дип, мин икенче нәтиҗәне башта гамәлгә ашырырга булдым. Ул «Мәккәгә сәяхәт» булачак. Анда сүз догмаларга, катын калган кануннарга буйсынучыларга каршы сатира рәвешендә барачак Мин бу әсәремдә безнең заманның сектантчыларын күздә тотачакмын. Кыскасы, исәп кыек атып, туры тидерү. Ләкин бу әсәргә никадәр генә материаль тупларга тырышсам да. теләгемне тормышка ашыра алмадым. Дөресен генә әйткәндә, материалны мавыктыргыч рәвештә гәүдәләндерерлек сюжет таба алмадым. Шулай ук беренче нәтиҗәгә китергән теләккә дә ирешә алмадым. Исәп «Токарь Харис Салихов» атлы реалистик бер роман язып карау иде Анда әз генә дә иннек-кершән булмаячак, анда үзем күргән авыр Беренче бишьеллык чоры турында ачы хакыйкать кенә гәүдәләнәчәк. Мондый әсәрне язам дигән теләккә дә ирешә алмадым, дип яздым да уйга калдым. Бу бераздан «Дустым Зиннәт» булды бит Ә аннан сон «Дустым Мансур»га әйләнде. Ул шул исемдә тәмамланып, бик зур үзгәрешләр кичергән хәлдә, әйтеп бетергесез түземлелегем, хәерхаһ кешеләрнең ярдәме аркасында дөнья күрде. Кыскасы, беренче нәтиҗәнең җимеше дип әйтик инде, өлешчә генә булса да тормышка ашты Минем роман жанрына мәхәббәтем бала чактан ук туган булса кирәк Бу мәхәббәт, әниемнең миңа төрекчәдән тәрҗемә итеп укыган француз романнары. Галимҗан Ибраһимов әсәрләре, соңрак рус һәм бөтендөнья классикасы аркасында үсте, ахры. Хәтердә, мин әле Казанга күчеп килгәнче үк «Таулар итәгендә» исемле бер роман яза башлаган идем. Тик ул башланды да ташланды. Күрәсең, минем постта күзлек киеп торуым белән исәпләш көннәрдер, һич искәрмәстән, көннәрдән бер көнне мине каравыл ротасыннан янгын сүндерүчеләр командасына күчерделәр Минем хәзер җәмәгать ипләрем дә муеннан Бушаган араларда склад территориясенең клубын бизәү белән шөгыльләнәм Сәхнәнең ике ягына идәннән гүшәмгә кадәр зурлыктагы Ленин һәм Сталин портретларын ясап куйдым Лозунглар язам, стеналарга транспарантлар ясап әләм. Миңа сш кына склад мастерскойларында эшләүче ялланган эшчеләр өчен гөрлс темага докладлар ясарга кушалар, ул ара булмый, укытучылык вазифасы йөкләнә Мин белемнәре түбән бүлган кызылармеецларны укытам. Безнең складлар биләмәсендә зур-зур остаханәләр бар. Алар амуниция, өс һәм аяк киемнәре төзәтү тегү мастерскойлары. Анда шәһәрдән ялланган эшчеләр эшли. Безгә, комсомол активистларына, алар арасында булырга, алар белән дә сәяси эш алып барырта куш- ар Шулай игеп, мин кышның узганын сизми дә калдым Көннәрдән бер көнне «карт»ларга кайгырта дигән приказ килде Кинәт күңелләр Казанны. җылы өй учагын сагыну хисләре белән бер җилкенеп алды Эх. шул «карт» солдатлар белән әйтә кайтып дусларны, якыннарны күрсәң иде' Демобилизациягә эләккәннәрнең күңел күтәренке хәзер А тар өйгә алып кайтасы әйберләрен хәстәрлиләр Командование аларга башта ук өр-яңа обмундирование биреп куйды Тик бе| аздан яңа приказ чыгуы тына эшне бозды Егетләргә бу яңа киемнәрне алып кайтырга туры килмәде Маршал 1 имошенконың приказында, өйгә кайтучы кызылармеецлар өченче категорияле киемнәр генә киен китәргә тиеш, диелгән. Бү өченче категорияле обмундированиене мин Күзнецкидан ук белем. Өйгә кайтучы солдатның нинди мескен бер кыяфәткә керәсен дә яхшы аңлыйм Ләкин нишләмәк кирәк, приказ приказ инде! «Куйбышев. 10.11.40 Сөекле әни! Синең 5 сендә язган хатыңны бүген алып ифрат шатландым Үземдә исәнлек Бәйрәм көненә котлау телеграммасы җибәргән илем, шаять. алгансыздыр. Бу арада хат алышу мәсьәләсе бик кыенлашты. Үч иткәндәй. берәү дә язмый. Синнән хатны, дөресен әйтим, дүрт күз белән көтеп алдым. «Сов.әд»ына һәм Галиевка хатлар язган идем, алардан да жавап ала алмадым. Валлаһи син чәнчелеп кит, Тончыгып үл. бет, кадал, Шунда да һичкем дә күрмәс. Валлаһи бер эт кадәр.‡ Кыскасы, миңа димәгәе әллә ни кылансыннар, мин үземнең тынычлыгымны сакларга тырышачакмын... Бу хатны бик усал итеп язмакчы идем, бары синен хатың гына фикеремне үзгәртеп җибәрде. Ул миңа кинәт тынычлык һәм сабырлык бирде. Шуңа күрә, син минем бу хатымда, бүген иртә белән булган кәефемне күрмәссең. Бүген әле, җитмәсә, монда танышкан, инде ияләшкән иптәшләр дә өйләренә кайтып китте. Бу да миңа тәэсир иткән булса кирәк. Тик син минем бу сүзләремә әһәмият бирмә. Була торган хәл. Мин һәрвакыт шулай, тора-торгач психланып китәм. гаҗәп, сәбәпсез- нисез эч пошу белән азапланам, һәм бу халәтемне бернинди хезмәт, бернинди китап җиңә алмый. Үз көчем генә җиңә. Буш вакытымны күбрәк китап укып уздырам. Мопассанны укыдым. Әле бүген китапханәдән Толстойның «Война и мир»ын алып кайттым. Үземнең бер дә яза алганым юк. Бәлки, бүген «Токарь Харис Салихов»ка тотынырмын. Бу темам бик зур. мин аны һаман киләчәккә калдыра килдем, ләкин хәзер түземем калмады. Син чәй турында сорыйсың. Аны бүген үк белешермен, ләкин ышандыра алмыйм. Булса, тиз арада җибәрермен. Адресым алмашынды. Фотога төшкән идем. Бу хатым белән шуның берсен җибәрәм. Сиңа эш планы теге якта. Йөзеңнән үбеп, ялкынлы сәлам белән: Атилла.» «Куйбышев. 15.11.40 (20 алдым). Әни! Сиңа әле күптән түгел генә хат һәм фото җибәргән булсам да, сезнең коллектив хатыгыздан соң, җавап язуны кирәк таптым. Сиңа Әхмәтшакировның әтисе килгән икән. Эшне болай аңлатырга кирәк. Әхмәтшакиров Мәҗит (бездә аны Җеня дип йөрттеләр) кулга алынгач та, миңа үзенең кайбер кызылармеецларда акчасы булуын хәбәр итте. Аның әйтүе буенча, аларда сиксән сум акчасы булырга тиеш иде Ләкин мин аның үтенечен башкара алмадым. Чөнки шул ук көннәрдә аңа бурычлы кешеләр бөтен взвод белән бүтән шәһәргә күчеп киттеләр. Казанлылардан монда тагы Николай Ступишии дигән егет кенә бар, аның өй адресы Чехов ур. 28 нче йорт булса кирәк. Мин акчаларны җыю мөмкинлеген югалткач, бу эшне шуңа йөкләдем, чөнки ул да шул взвод белән китте. Беләсең бит, кешеләрнең төрлесе була. Мәҗиг кулга алынгач, аңа бурычлы кешеләр үзләренең бурычларын яшерә башладылар. Мәсәлән, Таубе дигән бер бәндә аңа 30 сум тиеш икән. Шул күзгә карап, мин аңа бирдем инде, дип алдады. Шунысын беләм: Ступишин Сергеев дигән егеттән 50 сум акча алып китте. Ул миңа, акча җыелу белән. Казанга җибәрермен, диде. Инде чемодан турында. Аны мондагы начальство, Мәҗит кулга алыну белән, җыештырып куйган. Ул да взвод белән бергә китте. Мин Мәжигтән бер хат алган идем. Ул бераз ачыга булса кирәк. Тик. кызганычка каршы, минем аңа передача илтергә мөмкинлегем юк. Хат ‡ Ш. Бабич шигыре. яздым XaiKa җавап булмады Әтисенә әйт. Мәҗиткә посылка салсын. Аннан Ступишинга хат...» «Куйбышев. I5.XII.4O Сөекле әни! Сиңа бераз соңга калып булса да, хат язам. Әлегечә язмавым өчен ачуланма вакытым булмады Үземдә исән-саулык Көннәр сизелмә- стән үтеп тора. Хәзер кыш үзенең хакимиятен алды, көннәр шундый салкын, колакларны чеметтерә башлады Әле кичә генә син җибәргән акчаны (15 сум) алып, опереттага бардым Тегеләй үзем бер дә салкын дип тормыйм, кирәкле җиргә бармый калганым юк. Көн аралаш диярлек чаңгыда шуабыз, кичә конькилар да алдык. Кыскасы, үземне бик яхшы сизәм, күңелем көр. уен-көлке белән шулай яна елга да якынлашабыз Ә яна ел үтсә, аннан кыш та үтсә, Казанга кайту вакытым җитте дип хисаплыйм инде Йә. үзеңдә ни хәлләр бар? Синең узган хагын берникадәр күңелсез язылган иде. Хәзер инде кәефен яхшыргандыр дип ышанасым килә Чөнки һаман тч пошу булмый биг ул. кайвакыт күңелле дә булып китә Син. әни. журналлар җибәримме, дип язасын. Мина хәзер аның кирәге юк. Мондагы гагар китапханәсенә алар кырык беренче елны килә башлаячак Ялкынлы сәлам белән, йөзеңнән үбеп: улың.» «Куйбышев. 30/XII. 1940. Сөекле әнием! Сиңа ялкынлы сәламнәр соңында тыныч, матур тормыш теләп калам. Бу хатым аз i ына соңга калып барса да, сине Яңа ел белән тәбрик игәм. Яңа елда яңа бәхег, яңа куанычлар телим Үзем исән-сау. Синең соңгы хагыңны алдым Исән-саулыгыңа ифрат шатмын. Хатыңда, инде кыш. туңа торгансыңдыр, дип борчыласың Зинһар, минем өчен хафаланма. Минем өстем бик җылы, аяк га яхшы күн итек (икс кат бумази чолгау), аның өстене мин бит хәзер «карт» солдат, без күбрәк «җитди» эш белән мәшгуль, тышка чыгып, өйрәнеп, уйнап йөрергә мина күп туры килми Моңа кадәр җибәргән хатларымда яг- галаган идем, материаль ягым (ашау-эчү. кием-салым) берлә борчылырлык гүгсл. Көннәр бер-бер артлы узып кына юра Хикмәт шунда, гнул ашкынып узган көннәр файдасызга үтмәсен иде Мин шуны истә готын. Һәрвакыт «авызлык»ны ныграк гаргам. үземне көчләп булса да. берәр эш белән шөгыльләнергә тырышам. Инде русның классик тәнкыйтьчеләрен укып чыктым, чирагга инглиз теле гора Кыскасы, шундый бурыч көзгә кадәр иш лиг телен үзләштерү Марк Твенны оригиналда укырлык дәрәҗәгә җитү Монда да салкыннар башланды. 20 22 градус салкын. Син. Быковтан хат алдым, дип язасың Ни өчендер ул минем хатыма җавап бирмәде Әтигә дә язг HI идем, аннан да әлегә җавап юк Туганнарның бөтенесенә сәлам Мөхәммәт абыйга бүген язам «Кызыл Татарстан»™ яңа елга карага «Очрашу» исемле хикәя җибәргән идем, басылдымы'1 Йөзеңнән үбеп, улын: Атилла». «Куйбышев 22.1.1941 (алд. 28.1) Сөекле әнием! Синнән бик күнгән инде хаг алганым юк. Үзем исән-агу Көннәр бер дә сизслмәсгән үтеп гора Менә инде кыш уртасы да җит ге Берәр ай вакыт үгү белән карлар эри башлар, минем иң яраткан айларым март- апрель килеп гә җигәр. Хәер, хәзер дә начар түгел Кышкы салкыннарның да яме бар. Чаңгыда шуабыз, еш кына шәһәргә чыгарга мөмкинлек туа. Буш вакы тымны инглиз телен өйрәнүгә багышлыйм. Тик шунсы начар, оернәрсә дә яза алганым юк. Әле күптән түгел генә әтидән хат алдым. Ул мескен һаман минем үтенечемне үти башламаган икән. Менә тагын бер хат язып җибәрдем. Белмим, нишләр инде? Ничек булса да «Мәккәгә сәяхәт»не язарга иде. Билгеле, бу нәрсәне очлап чыгу өчен әтинең һәм синең материалларың белән чикләнү генә аз булыр, миңа байтак әдәбият укырга туры киләчәк. Монысын инде Казанга кайтуга калдырам. " Син хатында, кара аны. борчылма, дисең. Юк. сөекле әнием, әз генә дә борчылмыйм. Хикәянең шулай каршы алыначагын мин башта ук тойдым.§ Минем хыялымда анда әйтеләчәк сүзләрнең һәммәсе дә җанлана иде. Бары аларның авторлары гына минем өчен мәгълүм булмады. Г. Галиевның дәшми калуы миңа хәзер аңлашыла. Быковтан бер ящик папирос алдым. Менә дус ичмасам, чын мәгънәсе белән! Рәфкатькә хат яздым. Шакир абыйның авырып китүе бик күңелсез нәрсә. Исән-сау авырудан котылса, аны Казанга кайтарырга иде инде. Рахман абыйларга һәм башка туганнарга ялкынлы сәлам. Селам белән йөзеңнән үбеп; Атилла». «Куйбышев, 3 III. 1941 (алдым 10.111) Сөекле әнием! Синең хатларыңны алдым. Үземдә исәнлек. Әллә ни яңалыкларым юк, һаман бер көе күңелле генә яшәп ятам. Шулай итеп, март ае да керде. Ләкин әле тышта һаман кыш. Кар ифрат дәрәҗәдә күп. Сирәк-мирәк булса да без әле һаман чаңгыда шугалыйбыз. Син хатында, егерме километрга барганда бик арымадыңмы соң, дип язасың. Бер дә арымадым. Өстә тулы боевой выкладка (мылтык, көрәк, скатка, сулы фляга) булуга карамастан, юлны бер сәгать тә илле тугыз минутта үттем. Үзебезнең кызылармеецлар арасында беренче урынны алдым, ә подразделениеда беренче урынны командир алды. Синең үтенечне әле булса үти алганым юк. Дөресен генә әйткәндә, аның артыннан йөрергә вакыт таба алганым юк. Без шәһәргә ял көннәрендә генә чыга алабыз. Анда да чикләнгән вакытка Шуңа күрә, соңга калмас өчен, сәгатькә карый-карый 1ына йөрергә туры килә Шулай да мин берәр чара күрми калмам. Әле күптән түгел генә Муллахмәттән** хат алдым. Ул Грузиядә Зистофани дигән бер шәһәрдә хезмәт итә икән. Хәзер аны өенә кайтарып җибәргәннәр. Аның рухы күтәренке, шатлыклы хатын ач(ым. Юлдан яза. Ә безнең монда төрле сүзләр йөри. Имеш, безне 1 нче майда кайтарачаклар икән. Тик бу сүзләргә бик ышанырга ярамый Вакыты җиткәч, үзебез күрербез. Әтидән кичә утыз сум акча алдым. Бер дә вакыт юк, дип яза. Иняз институтының читтән торып уку бүлегендә икән. Кичләрен зурларны укытам, дип яза. Син җибәргән беркетмәләрне укыдым. Аларны үзең дә укып чыккансыңдыр инде. Шуңа күрә бу турыда берни дә язмыйм: Редакциягә: «Сез әсәр турында сөйләгән язучылар фикеренә кушыласызмы?»—дип яздым. Үземнең мондагы хезмәтемә килсәк, бернидән дә зарлана алмыйм. Бетеки генә начальник — ефрейтор иттеләр. I омумән, монда мин почетлы кеше, хәтта округ газетасында да мактап. «Комсомолец Расулев» дип бер заметка бастылар. Хезмәт срогым күп калмады инде. Шул арада мин «Мәккәгә сәяхәт» дигән әсәр язарга әзерлекне төгәлләп тиеш. Хәзер тарих белән шөгыльләнәм. Инглиз телеп өйрәнүне һаман дәвам иттерәм. Тик эш акрын бара. Йөзеңнән үбеп, ялкынлы сәлам белән: Атилла» § Сүз «Каһәр суккан»тел турында бара. ** Муллахмәт— Троицк егете, бергә уйнап үскән егет. «Куйбышев 3.1V 41 (йлдым 9.IV) Сөекле әнием' Синнән әле генә хат алып укыгач, кулыма кәлам алдым. Синең авыруына бик борчылдым Ничек кенә сиңа ярдәм итәргә, ничек кенә синең чиреңне бетерергә? Мин нишләргә дә белмим Зинһар өчен яхшы докторларга күрен, әйберләрне саттыр Минем пальтомны булса да сат. мин аның өчен әз генә дә борчылмам, кайткач рәтләрмен әле Ничек булса да акча рәтлә дә яхшы докторларга күрен. Ә жәйгә сиңа (монда нәтижә чыкмаса) Мәскәүгә барырга кирәк Зинһар өчен берни белән дә исәпләшмә, мөмкин булырлык бөтен чараларны күр Инде бер дә булмаса. мин «Сов.әд.» редакциясенә язып карармын, бәлки алар ярдәм итәр Үземнең көндәлек тормышымда бернинди дә яңалык юк. һаман бер көе хезмәт игеп ятам. Минем алты айдан кайтуымны көтәргә хаклы син Нарком приказыннан сон, безне монда озак тотмаячаклар, китәсе кеше аз, (алмаш) когмәсәк тә була. Әтидән кичә утыз сум акча алдым. Хәбәре юк. исәндер дип уйлыйм. Аңа хат язган идем Башка язарлык яңалыкларым юк Мин бик яхшы яшим, минем өчен борчылма. Ялкынлы сәлам белән, йөзеңнән үбеп, улың: Атилла.» «Куйбышев. 17.04.41 (алдым 26.IV) Сөекле әнием! Хатыңны кичә алып, синең сәламәтлек хәбәреңә бик шатландым. Үземдә исәнлек. Кышны озатып. Май бәйрәмен каршы алырга җыенабыз. Соңгы атнада көннәр жылынып китле Кар ифрат күп иле Кыска гына вакыгта эреп, урамнарны пычратты Моннан өч атна чамасы элек Казанга бер рус егете киткән иде. Ул безгә кереп чыгу өчен махсус адрес алып киме Кермәгәндер, ахры, ул турыда бер сүз дә язмыйсың Аннан үткән айда Казанда Касыйм булган икән Аңардан шушы көннәрдә генә бер хат алган идем. Ул. Казанда унбер көн гордым, дип яза Аңа вакытлыча ял биргәннәр икән Ул сиңа керүен яза Ләкин ишек бикле иде. башка керергә вакыт тапмадым, дип яза Синең моннан элек язган хатыңны алгач, мин дә отпуск мәсьәләсен кузгаткан идем, ләкин барыбер берни чыкмас, диделәр. Чөнки аның өчен әниеңнең авыруын раслаган врач телеграммасы кирәк, диделәр. Шуңа күрә үзебезнең начальник белән сөйләшүдән ары китмәдем Үземнең юрмышымда бернинди дә яңалык юк. Бу арада Урта гасырлар тарихын укыйм Ул мәсьәләдә мин үземне бик көчсез сизә идем. Әтидән хаг алганым юк Үткән ялның элеккесендә Мөхәммәт абыйларга бардым. Алар белән сөйләшеп, пирог ашап утырдык. Хәзер урамнарда йорүе күңелле Яз үз эшен эшли, күңелне тышка, кояшка таба тарга Тик мин увольнительный алсам, гизрәк берәр китапханәгә ашыгам Укыган саен үзеңнең наданлыгыңа борчыласың, күбрәк укыйсы килә Әни. минем сиңа бер киңәшем бар әле. Армиядән соң миңа ничек булса ла укуны дәвам иттерергә, аспирантурага керергә кирәк. Син моңа ничек карыйсың? Йөзеңнән үбеп: Атилла» Менә яз да килеп җитте, һич уйламаганда, яңа алмаш килү белән, мине административ-хуҗалык бүлегенә өлкән писарь итеп күчерделәр Мин хәзер склад кон торасында эшлим Казармадагы режим минем өчен хәзер закон түгел Соң горам, ашханәгә төшеп ашыкмыйча гына ашыйм Аннан кон I opai а керәм Безнең бүлек аерым бер бүлмәгә урнашкан Түрдәге өстәл аргында начальнигыбыз утыра Ул бик пөхтә, җыйнак, елдам һәм. әйтер идем, интеллигент кыяфәтле. Үзе татар, фамилиясе Габдрәшиюв Миннән башка татын бу бүлмәдә урга яшьләрдәге, соры күзле, кара кашлы рус хатыны — Кривицкая, анысы бухгалтер, ирекле хезмәтче. Тагы Зоя исемле машинистка бар. Вазыйфаларым хәзер күпкырлы: складның административ хуҗалык эшләрен теркәүче мин. Ротага азык-төлек язып бирәм, склад башлыгының приказ кенәгәсен алып барам, ягулык, майлау материалларың исәпләү, җибәрү дә минем кулда, һәм тагын Габдрәшитов приказларын үтим. Миңа еш кына склад начальнигы янына керергә туры килә. Мин писарь булып конторага күчерелгәнче, склад башлыгы булып Линцер атлы бик мөгьтәбәр кыяфәтле майор эшли иде. Аны алдылар, аның урнына фин кампаниясендә үзен әйбәт яктан күрсәткән, орден белән бүләкләнгән, бик озак еллар армиядә старшина булып хезмәт иткән тәбәнәк буйлы, соры, ач күзле капитанны куйдылар. Мин үземнең хезмәт чорымда аның якты чыраен күрмәдем дисәм, ялгыш булмастыр. Хәлбуки, аның өстәл артында утырган килеш кенә цех һәм склад начальникларын үрә бастырып, аты-юлы белән сүккәнен күп тапкыр ишеттем. Ул беркемгә дә үзенә каршы сүз әйтергә ирек бирми, кеше нидер аңлатырга теләп ымсынса, өстәлгә йодрык сугып, «молчать» дип кенә кычкыра. Ифрат матур яза, ләкин үзе бик-бик надан. Мин, татар малае, рус телен ничә ел өйрәнүемә карамастан, язуда хаталар җибәргәләсәм дә, начальник миннән дә күбрәк хата ясый, шуңа да карамастан, күп очракта минем дөрес итеп язылган сүземне бозып үзенчә игеп «төзәтә». Көндәлек хезмәт бөтен барлыгыңны йота. Миңа һәркөн боерыкка кул куйдыру өчен начальник янына керергә туры килә. Мин аның шундый тупаслыгына, явызлыгына җаным-тәнем белән каршы. Сүгенмичә, җикеренмичә, өстәлне йодрыкламыйча җитәкчелек итеп булмый микәнни? Авыр миңа мондый атмосферада хезмәт итү. Җитмәсә, складлар комиссары да кирәгеннән артык коры кеше. Кечкенә генә хатаңны да күпертеп, тәнбиһ ясарга тора. Мин аның үземне яратмавын бөтен күзәнәкләрем белән тоям. Ләкин берни эшләр хәл юк. Активист буларак, клубны бизәүче буларак, миңа аның белән гел бәйләнештә булырга туры килә. Миңа авыр. Тик мин эштә кайныйм һәм бу миңа, күңел рәнҗүләренә бирешергә, газапланырга вакыт калдырмый. Хезмәт минем көндәлек тормышымны бизи. Хәер, бүлек начальнигым Габдрәшитов акыллы һәм гадел кеше, ул миңа карата ифрат игътибарлы, вакчыл түгел. Ничек булса да көн артыннан көн уза. Ял көннәрендә увольнительный алып, шәһәргә чыгам. Менә язгы айларга да аяк бастык. «Куйбышев. 14.06.41 Сөекле әнием! Синең хатыңны кичә алып, бүген генә җавап язырга мөмкинлек таптым. Үземдә исән-саулык, бер дә ул кадәр әйтерлек яңалыклар юк. Хатыңда хәбәр ителгәнчә. «Очрашу», «Техника проблемалары» басылачак икән. Мин алар өчен борчылган идем Хәзер монда көннәр матурланды. Әле узган ялда Рождественога барган идек. Мөхәммәт* абыйны өйдә очрата алмасам да. көнне күңелле уздырдык. Табигать шулкадәр матур мин эчмичә исердем. Иртәгә ял көне Тагын шунда барырга җыенам. Җәйне шулай чке күлмәген ерткалан, бинт урынына тасмалар ясыйм. Ниһаять, барысы да эшләнде. Мин бер солдатка үземнең сумкамны бүләк итәм. Ул бичараның противогаз сумкасы да гок икән Противогазны. артык йөк итеп йөртмәс өчен, алгач та ташлаган идек шул. Миңа Тагишево лагерында ук аркага аса торган ранец биргәннәр иле. Пласт унча шуышканда ул әллә кайдан ук күренеп тора дип. без анысын да ташладык. Биштәрле, жайлы солдат капчыклары юк. шуңа күрә әйбер салу өчен хәзер иң жайлы һәм җиңел нәрсә противогаз сумкасы булып калды Менә карашы да төште. Ә без яңгырдан соң аерата суынып киткән, тәрәзәләре ватык өйдә һаман бер-беребезгә сыенып утырабыз. Яралылар ыңгыраша. Ара-тирә кешеләр кыска-кыска жөмләләр белән аңлашалар, һәркем хәзер үз язмышы турында уйлый. Мин дә уйлыйм Нури да уйлый. Бәлки, качып булыр? Аякларын чак-чак өстерәгән Нури беләнме? Яки аны калдырыпмы? Бу мөмкин эш түгел Нури минем колакка пышылдый. Синең комсомол билетың үзен беләнме? Әйе. ул гимнастерка кесәсендә. Шуны бел. әгәр тентү булып, шуны тапсалар, сине шундук агачаклар. Мин бу турыдт уйларга өлгермәгән идем әле. Миңа учет карточкаларын Куйбышев га ук үземә биргәннәр иде. Татищевода учетка басарга гуры килмәде. Ә менә фронтка килгәч, безнең ул карточкаларны бер егет штабка алып китте. Мин хәзер үземне учет тагы комсомолец дип исәпләп йөрим. Ә хәзер? Нишләргә сон хәзер? Син нишләттең соң аны9 дин сорыйм Нуридан Бәлки аны итек олтырагы астына салыргадыр? Син күрмәдеңмени? Тегендә утырганда ничә кызылармеецның итеген салдырды немец'.’ Әйе. күрдем. Бер егетнең кирза теген немец со гдагы гәкәл.тефсез- нисез генә салдырды да култык астына кыстырып а гып кипе Теге яланаякка чолгау чорнаган килеш басып калды. Дошман кулына тләгү белән күпләрнең платпалат каларып да йолкып алдылар Нишләргә соң? Ләкин минем уйларымны бү г. герен кинәт ишек ачылып киг ге. Бусага аша бер унтер офицер белән рядовой солдат атлап керде Рядовое тәржәмәче икән ҮIKCII әйберләрегезне хәзер үк безгә тапшырыгыз Ганшырмаган кешене кы.х! диде ул. имән бармагын ияк астыннан уздырып Минем Казаннан ук алып килгән яше г саплы пәкем бар. фронтка килгәч, әлеге кырда аның белән байтак кына кызыл помидор телеп ашаган идем. Пәкемне унтерга сузам. Ул аны ала һәм явыз елмаеп Офицыйг ь? ди. Юк. дим мин, санинструктор, бер кулым белән икенчесен бәйләгәл тәй игеп күрсәгәм Мыдицина, ти унт ’р. Мин аның йөзенә карамыйча гына чигкә т екәләм Пәкеләр, лизвисләр. СНГ штыклары җыеп. кыскасы, гәмам «коралсызландырып» бетергәч, безне урамга алып чыгалар Тезеп, авыл буйлап Көнбагышка габа а пан китәләр. Мин шул арада комсомол би гегын итек кунычына тыгам Йа хода, әллә инде бөтен полк әсирлеккә эләккән? Әсирләр колоннасы өстәлгәннән-өстәлә бара. Без авылдан чыкканда колоннабыз шактый сузылган иде. Немец солдатлары яралы һәм авыруларны плащпалаткаларда алып барырга куштылар. Бу эштән баш тартканнарны рәхимсез рәвештә таяклар белән кыйныйлар. Без Нури белән култыклашып атлыйбыз. Колонна, сакчылар белән әйләндереп алынган хәлдә, әкрен генә шулай алга шуыша. Без тиешле урынга барып җиткәндә, кон тәмам караңгыланган иде инде. Безне элекке дворян өенә охшаган колонналы зур таш бина янына туктаттылар. Монда клуб кебек нәрсә булгандыр, дигән уй үтә баштан. Без килеп туктаганда, аның алдындагы мәйдан әсирләр белән тулган иде. Алар уртадагы дөрләп янган зур учак тирәсендә торалар. Учакка якынрак үтәбез. Утта исә безнең совет китаплары яна. Фашист шулай беренче адымнарыннан ук аларны юк итәргә тырыша. Ут ялкыны битләре ертылып. үзләре туздырылып пычракка ташланган китапларыбызны битараф бер шәфкатьсезлек белән ялмап юкка чыгара, бина колонналары белән ярышып өскә үрмәли. Ут шәүләсе балкып тирә-юньне әледән-әле яктыртып җибәрә. Шул чакларда ук боек, кызганыч кыяфәттәге әсирләрнең йөзләрен караңгылык чокырыннан өскә чыгара, ачыграк итеп күрсәтә. Бинаның таш колонналары арасындагы ишектән немец офицеры күренә. Аның кыяфәте тантаналы, һавалы. Ул таш баскыч өстендә, аякларын аерып баскан килеш, бернинди акцентсыз саф рус телендә кычкырып әсирләргә сораулар бирә. Нинди хәрби частьтан сез, егетләр? Ничек коралланган иде сезнең хәрби берләшмә? Әйтергә кирәк, әсирләрнең күпчелеге башларын аска иеп бер сүз дә дәшми тын гына тордылар, ләкин арада офицерга җавап бирүчеләр дә юк түгел иде. Әле бер почмактан, әле икенчесеннән бик батырланып кычкыручылар да табылды. Озакламый барыбызны бер колоннага тезделәр дә сак астында шәһәргә таба алып киттеләр. Безнең арада хәзер носилкаларда килүче яралылар юк. Йорт янына килеп җигү белән аларны бездән аердылар. Колоннабызда салмак кына атлап, караңгы шәһәр урамнарыннан сөйрәлгәндә. немецлар безнең өчен урын әзерләделәр булса кирәк, һәм. чыннан да. шәһәр читендәге помидор тозлау өчен корылган бараксыман такта корылмалар, без килеп җитүгә, чәнечкеле тимер чыбык белән әйләндереп алынган, алар тирәсендәге мәйданчыкның почмакларына такта вышкалар төзелгән, анда күп көпшәле пулеметлар һәм сакчылар урнаштырылган иде. Безне киң ишекле шул иркен сарай эченә тутырдылар. Ишекләр бикләнде. Бу корылманың тәрәзәләре юк, электр лампалары янмый. Яктылык әз генә (күрәсең, тыштагы утлар аркасындадыр) ярыклардан гына саркый. Шулай да бераздан күзләр ияләшә төште. Аяк астында тубыктан пычрак чыпырдый. Әсирләр, бу яңа торакка ияләшә алмыйча, ниндидер бер шок халәтен кичерәләр. Байтак тынлыктан соң кешеләр үзара сөйләшә башлады Анда да башта шыпырт кына. Бу мыгырданулар. шактый вакыттан соң гына, көр тавыш белән сөйләшүгә әверелде. Димәк, халык айный гөште. Әйе. нинди генә шартларга эләксәң дә. яшәргә кирәк бит. Димәк, үзеңә ял итеп алырлык урын табарга туры килә. Әмма мондый пычрак җиргә сузылып яту мөмкин түгел, хәер, стена буйларында җир калкурак һәм анда корырак та. Нури кайдадыр артта калды. Ул урнашты булса кирәк. Мин дә. стена буеннан бер коры урын табып, бөгәрләнеп җылымса тузанга яттым. Бинаның стеналары юка такталардан ясалган, ярыклары күп. җил үтәли исеп тора, халык шыгрым тулы булуына карамастан, җылы тормый биредә. Урын, яткан шәпкә җайлы тоелса да. җил исә башлагач, юеш шинель аша суык эчкә үтеп калтырата башлады Җитмәсә минем плащ-палатканы да бер немец солдаты юлда йолкып алган иде. Аны бирмәскә тырышып тарткалашуым аркада бары таяк эзләре генә калдырды. Хәзер исә пилотканы колак йомшагына кадәр төшереп, шинельнең якасын бастырып, тезләрне ияккә кадәр күтәреп бөгәрләнгән хәлдә ягудан башка бүтән чара юк Рухи һәм физик халәт бик-бик нык алҗыткан. Шулай да бераздан җылына төшеп йокыга галам. Ярый әле. рәхмәт, минем ике ягыма да кемнәрдер килеп яткан, без шулай бер-беребезне җылытып йоклаганбыз. Иртән кешеләр тавышлануына уянып киттем. Әсирләр уянган, көн яктырган, стеналардагы ярыклар аша яктылык тасмалары сарай эченә сузылган, бөтен әйбер аермачык булып күренә Әсирләр шаннар тирәсендә кайнаша. Олы-олы шаннарның кайберсендә тозланган помидор калган Әсирләр, шан кырыена бил тиңентен асылынып, аска үреләләр. Аргы очта, без кичә кергән ишек янына зур бер төркем кеше җыелган. Тышта, якында тына, сакчы тора булса кирәк, әсирләр шуңа кычкыралар. су сорыйлар, йә хаҗәтләрен үтәү өчен беразга тышка чыгаруын үтенәләр. Ләкин ишек ачылырга уйламый, немец хәзер саңгырау да. телсез дә. _ Мин сарайның буеннан-буена узам. Нурины эзлим. Ул күренми. Йөрәгем жу итә. әллә бер-бер хәл булганмы? Шаннарны карап чыгам. Чыннан да. аларның кайберсендә гозланган помидор бар әле. Егетләр, шан кырыена ятып, котелокларын аска төшерәләр Котелокка эләккән помидорны чәйниләр, тозлы суын эчәләр Мин дә котелогымны чалбар каешына бәйлим дә помидор ауларга керешәм Икебезгә дә җитәрлек булсын дип тырышам. Кара, артык әче түгел икән лә үзе! Авызга ризык капмаганга бер тәүлек булды Помидор кнмерәм. әмма анын белән тамак ялганмый. Киресенчә, ашыйсыны гына китерә Мин ары кигәм Шаннарның бөтенләй бунтлары ла бар Аларның төпләре коры, чиста. Ишек янына җыелган әсирләр немец анласын өчен, телләрен немецчага җайлаштырып, сакчының тышка чыгаруын, су бирүен бик зинһарлап үтенәләр. Арадан берәүсс немец телендә бераз сукалый булса кирәк Ул: «Вассср, вассср». дип кычкыра «Тринкеп. тринкен». ди. Ләкин тышта бернинди дә җавап юк Мин Нурины ишектән ерак түгел стена буенда очраттым Ул. миннән аерылгач, таралган вак кисмәк такталары өстснә ягып йоклаган икән Безне бер генә минутка булса да очрашу шатлыгы канатландыра Уртак хәсрәтне дә беразга оныттыра. Без сөйләшеп торабыз, мин аның хәлләрен сорашам Нури бөтенләй суырылып калган, анын күз төпләре зәцгәрсу-кара. ләкин ул хәзер эч авыртуыннан зарланмый Күрәсең, без кичергән экстремаль хәл чирне дә бәреп чыгарган Ул миңа алдагы төндә. әгәр моннан куып чыт армасалар. үзе кебек кисмәк такталарында йокларга киңәш бирә. Стена буйларына урыны-урыны белән өелгән вак кисмәкләрне мин дә абайлаган идем. Ләкин аларның берәрсен сүгеп, такталарын җиргә аркылы тезеп, шуның өстендә йоклау башыма килмәгән. Без Нури белән төрлесен сөйләшәбез, ара-тирә мин кигергән помидор суыннан авыз игәбез, помидор капкалыйбыз Сусатыр бу каһәр, ди Нури, алай да тыела алмыйча помидор чәйни Сәгать уннарда ишек ачылып китте дә сарайга берничә кораллы солдат һәм бер офицер килен керде Тәрҗемәче кычкырып тагын үткен әйберләр тапшыру турында әйтте Немецлар тирәсенә әсирләр җыела Су. бәдрәф, ашау турында сораулар, таләпләр яудыралар Барысы да булыр, ди офицер, менә сез тиешле урынга барып урнашырсыз, ашарга да. гчәргә дә. башка комфорт та булыр Сезнеңчә генә түгел, ә немец комфорты булыр һәркем үзенә тиешен алыр, ди Ачар «кирләрнец үткен әйберләрен җыен чытып китте тәр Халык бераз вакыт ярсып тавышланды да тынып таралышты һәркем үз мие белән мәшгуль Ә бет Нури белән һаман бер нәрсә турында сөйләшәбез. Ничек, ничек кенә ычкынырга сон биредән ’ — Моннан алып китәчәкләрен әйтте бит офицер, диде Нури,— юлда инде, юлда, Атилла дус. Белмим, ниләр генә көтәдер безнең башларны?! - Хискә бирелмә, Нури, реалист бул. Җаен тапмый калмабыз. Шулай дидем, әмма үзем дә уйга калдым. Әйтүе генә ансат. Чыннан да, ниләр көтә икән безнең башкайларны?! Көн, бик әкрен кыймылдаса да, уза бирә. Без, тора торгач, тагын шаннар тирәсенә «ауга» барабыз. Бу үзенә күрә бер мавыктыргыч эш булды Әмма ашыйсы килә, рассол да. помидор да ачлыкны басмый. Шулай да хәзер мин иртә беләндәгедәй ачлык газабын кичермим. Күрәсең. бу хәл нервылар ярсуыннандыр. Кеше ачлыкта ризыкка карата үзенә бер төрле ваемсызлык хисс кичерә башлый, ахры. Мин әсирлек көннәремдә шуны тойдым Ишек тагын ачылып китте. Бер немец солдаты, ярым ачык ишек янына җыелган әсирләр арасыннан тазарак һәм яшьоәкләрен йолкып, ишегалдына ташлый башлады. Тышка унлап кеше чыгарылды, ишек тагын шыгырдап ябылды. Ярыктан күзәтеп торучылар, сайланган әсирләрнең эшкә барачагын хәбәр игәләр, чөнки аларпың эш кораллары алуын һәм конвой астында урам якка таба юл тотуын күзәтәләр — Күрдеңме’ ди Нури, миңа бик мәгънәле генә итеп күз кысып куя. Күрдем дә, аңладым да. Димәк, безгә дә эшкә эләгергә кирәк. Белмәссең, бәлки шуннан ычкынып та булыр. Мин төнне, Н>ри әйткәнчә, кисмәк такталарыннан үземә ятак ясап, шунда йоклыйм. Әмма кәкре кисмәк такталары селкенгән саен чайкала, кымшынган саен аларның аралары үзгәрә һәм минем ятак тыныч йокыны бүлә. Юк. Нури әйткәнчә, рәхәтлек бирми бу кисмәк такталарыннан ясалган «карават» Нури кузгалмыйча, кымшанмыйча йоклый аладыр, ә мин йоклаган арада әйләнеп-тулганып бетәм. Без урын алып калу эчеп иртәгесен ишек янына ук барып бастык. Безнең вакыт хәзер җигәрлек, ашыйсы да, эчәсе дә юк. Ә шулай да җиңелчә баш әйләнүе мине борчый. Без сабырлык белән ишекнең ачылганын көтәбез. Басып та көтәбез, чүгәләп тә көтәбез. Менә төш вакыты да җигте. Хәзер инде әсирләр «вассер» сорамыйлар, чөнки аннан файда юклыгын аңладылар. Гаҗәп икән ул адәм баласы! Нинди генә хәлләргә килеп эләкмәсен, барыбер үзе булып кала. Мин тирә-юнемдәге төркемләшеп әңгәмә коручыларга колак салам. Ниләр турында гына сөйләмиләр алар! Мәхәббәт маҗаралары да калмый, хатын белән булган низагълар да, күрше-күлән арасындагы яки хезмәттәге хәлләр дә. Начальство белән килеп чыккан бәхәс тә, мәҗлесләрдә ләх булганчы исергән чаклардагы әкәмәтләр дә- барысы да, барысы да сөйләнә. Кеше сүз белән мавыгып үзенең бүгенге хәлен бөтенләй оныта. Шуңа күрәдер, KOI очкыч тоткынлыктагы кешеләр дә ара-тирә шаркылдап көлә башлый. Әйе. гаҗәп икән ул адәм баласы, ул уен-көлкесез, юморсыз яши белми. - Без Нури белән көне буе ишек ачылганын сагалап чыктык, тик бәхетсезлеккә каршы, ул көнне безне эшкә чакыручы булмады. Мин кисмәк такталарыннан баш тартып, төнлә йокларга буш шан эченә төштем, һәм, чыннан да, иң җайлы, җылы, коры урын шул булып чыкты. Уянгач, өскә менүләре җиңел булмады, әлбәттә, тик Нури ярдәме белән мин шулай да исәнсау өскә үрмәли алдым Мин инде тоткынлыкның өченче көнендә ишек ачылганын сагалауны кирәк санамаган идем. Тик Нури үзенең хаклылыгын исбат итте. Безгә кайда торсак та барыбер түгелмени? диде ул. Белмәссең, бәлки бәхетнең койрыгыннан эләктерербез шулай... Нуриның күрәзәлеге бар икән. Без аның белән ишеккә сөялеп төшкә кадәр дә тормадык, кинәт ишек ачылып китте һәм Нурины, мине, тагы 46 бер рус егетен аюдай олы. аксельбант таккан немец якаларыбыздан өстерәп ишегалдына чыгарды. Анда безне автоматын муенына аскан кечкенә генә буйлы, бездәй үткен кара күзле яшь бер солдат көтә иде Теге аюсыман җирән безне шуңа тапшырды да. аны кисәтүе булды, ахры, кабат-кабат бармак янап аңа ниләрдер әйтте Безне теге усал күзле бәләкәй солдат шәһәр урамы буйлап алып бара Бөтен гирә-яктагы ишек аллары немец солдатлары, ат-арбалар. автомашиналар белән тулган. Капка төпләрендә кул кушырып торучы солдатлар, тамаша кылып, безне алып баручыга нидер кычкырып калалар. Аяк асты тубыктан пычрак, үзәкләргә үтә торган суыклык култык асларына кадәр үрмәли Менә безнең рус иптәшебез, җыелган суга басмас өчен, читкәрәк тайпылды. Немец шундук тегеңә каты селтәнеп, анын янак төбенә чалтыратты Минем белән янәшә генә барган Нуриның йөзенә кан йөгерде, ул тешләрен шыгырдатып куйды Ләкин бу очракта иң хәерлесе дәшми калу. Мин аның терсәгеннән тоттым. Без бер катлы өйнең иркен ишек алдына барып кердек Монда походный пекарня арбалары, фургоннар күренә Аларның көпчәкләре генә түгел, бөтен булганы баткакка батып беткән. Солдат безгә арбаларга төртеп күрсәтә, шуны чистартырга куша Без эшне нидән башларга белми таптанып юрганны күргәч, аның җен ачулары чыкты. Ул җирдә яткан таякны алып безгә селтәнә, бик каты җикеренә Без чыбык-чабык белән коралланып, эленке-салынкы гына эшкә керешәбез Мин Нурига карыйм. Нишлибез9 Бу ишек алдының коймалары такта булса да. шактый биек. Солдат капканы бик нык игеп ябып керде, хәтта бастырыгын да эшерде. Әмма урамга чыгып йөгерүдән ни файда9 Өй. үзе бер катлы гына булса да. шактый зур. Ике очында ике ишек күренә Бераздан кечкенә өйнең ишегеннән бер әби чыкты. Ул да булмады, өйнең икенче, урамга караган ишегеннән берничә солдат башы күренде Әби аларлан шүрләде булса кирәк, шундук күздән югалды, ишекне нык игеп ягпы. Ә солдатлар исә безне күрү өчен чыкканнар Алар өчәү. Бөерләренә таянып. безне алып килгән солдат белән ни турыдадыр гәп коралар Ара-тирә кызыксынып безгә дә күз салалалр Араларыннан берсе милләте белән поляк, яки полякча белә торган немец, ахры Ул безгә карап кычкыра. Янәсе, ашыйсыгыз киләме9 Килсә, тырышыбрак эшләгез. Ул полякча дәшә, әмма рус сүзләрен дә бераз белә булса кирәк һәрхәлдә, без аның ни әйткәнен аңлыйбыз Аллый, дип куйды шыпырт кына рус иптәш Бирер сиңа немец ашарга Ләкин, аптыравыбызга күрә, эшебезне тәмамлагач, икмәк пешерүчеләр безне өйгә алып керделәр, кушуч зурлыгындагы бер түгәрәк икмәкне өчкә гигез и геп сындырып безгә тоттырдылар Без ни әйтергә дә белмичә аптырап, теге полякча сөйләшүчегә текәләбез. Ашарга куша, һәм тизрәк ашап бетерегез, юкса офицер килеп керүе бар. ди Ул офицерның когсыз- лыгын күрсәтү өчен йөзен бик ямьсез рәвештә чыга, тешләрен ыржайта Без ашап бетергәч, почмактагы әйберләр арасыннан бер шешә чыгара. Күз кысып «Шпас гринкен». ди Без шешәнең авыгыннан берәр йогым аракы эчәбез. Ул. артык ярамый дигәнне аңлатып, ишарә бармагын күтәрә дә шешәне тиз генә элекке урынына яшереп куя Бераздан ул үзләренең офицерларын хурлый башлый, аларны үртәп, аларча кыланып күрсәтә. Бу сыйлану минутларында безнең сакчы өйдә юк иде Ул. ашыгыч йомышын үтәргә киткәнлектән, безне икмәк пешерүчеләр карамагына тапшырган булса кирәк Теге полякча сөйләшә торган мәзәк солдат, безнең сакчыны күздә тотын: Карагыз аны. ашаганыгызны тегеңә сиздерә күрмәгез, ди Без. икмәк пешерүче солдатлар белән бергә, бераздан ишек алдына чык г ык Безнең сакчы әле күренми Бая әби күренгән ишектән чандыр гына, сакал-мыексыз бер карт кеше чыкты. Ул, безнең яндагы солдатларга сиздермәскә тырышып, арттан гына минем янга килде дә бияләй зурлыгындагы бер янчык тоттырды. Мин гиз генә аны шинель кесәсенә бушаттым. Бабай безгә чи борчак биргән иде. Бик мөмкин, картларның бу карап торган соңгы ризыгы булгандыр, авызларыннан өзеп шуны безгә бирәләрдер. Безнең яндагы икмәк пешерүче солдатлар бу эшне күрмәделәрме, күреп тә дәшмәделәрме. Бу турыда сүз булмады. Бабай кереп китте. Мин гиз генә кулымдагы бушаган янчыкны ишек тоткасына кыстырдым. Без үзебез камалган урынга кайтышлый, сакчыга сиздермичә генә, берәмтекләп озак-озак чәйнәп борчак ләззәтенә кинәнеп барабыз. Әйе, безгә бу ирек үзенә күрә бәйрәмдәй тоелды. Ләкин без шуны да аңладык: әзерлексезнисез монда әсирлектән качу мөмкин түгел. Безне салкын сарайда яңадан бер төн кундырганнан соң, хурлыклы рәвештә шәһәрнең үзәк урамнары буйлап йөреттеләр. Аннан көнбатышка сузылган шоссе буйлап алып киттеләр. Әсирләр колоннасы искиткеч зур. Мин борылып артыма карыйм, әмма колоннаның койрыгы күренми. Без камалып торган сарайдан гына чыкмагандыр бу кадәр әсирләр. Безне автомат һәм таяк белән коралланган сакчылар ашыктыралар. «Шнель, шнель, лусь. лусь». дигән немец сүзләре уңнан да, сулдан да, алдан да. арттан да ишетелеп кенә тора. Ләкин сакчылар никадәр җикеренмәсен һәм таякларын армый-талмый эшкә кушмасыннар, барыбер колонна акрын сөйрәлә. Чөнки ул рухи яктан җәберләнгәннәрдән генә түгел, яшәүне газапка әйләндерүче ачлык дигән нәрсәне кичерүчеләрдән дә тора. Сабын һәм ару су күрм» тән, сакал-мыек баскан, пилоткасы кайтарылып колакларын каплаган мест ен йөзләр, арт путасыз, якасы күтәрелгән лып- шырдык шинельләр, муенга асылынган буш противогаз сумкалары... Авыллардан узганда безне урамнарда хатын-кыз каршы ала. алар- ның кыюраклары колоннага шактый якын килеп, ә кыюсызраклары ерактан торып, безгә пешкән бәрәңге, икмәк кисәкләре ыргыта, арагызда фәлән кеше юкмы, дип ачы тавыш белән ирләрен, улларын сораучылар да очрый. Әсирләр ташланган ризыкны эләктерергә тырышалар, бәхет- лесс тиз генә аны сумкасына тыгып куя. Ә немец солдатлары мондый чакта бөтенләй котырыналар, автоматлардан һавага ату тавышлары яңгырый, немецчә сүгенү колоннаның бер очыннан икенче очына кадәр ишетелеп тора. Колоннадан әз генә читкә тайпылсаң да сине рәхимсез немец таягь көтә. Без сибәләп яуган яңгыр астында барабыз. Төрле сүзләр йөри. Берәүләр фәлән шәһәргә, икенчеләр төгән шәһәргә юл тотабыз, дип сөйләнәләр. Соңыштан җирле кешеләрдән мәгълүм була —безне Волхов каласына ку алар икән. Караңгы төшкәч, тәмам күшегеп, хәлдән таеп Волховка барып җиттек. Колоннаның бер өлешен дыңгычлап, ниндидер бер т аш өйнең подвалына керттеләр. Мин дә шунда эләктем. Нури исә ничектер арткарак калган, аларны башка урынга алып киттеләр. Без шунда аерылыштык. Мин эләккән подъалда без кергәнче ябылган әсирләр дә бар иде. Подвал тула башлагач, алар аягүрә басарга мәҗбүр булдылар. Ә безнең колоннада килгәннәрне әле һаман дыңгычлап тутыралар. Ишек янында тукталып калучыларны солдатлар рәхимсез рәвештә таяк белән кыйныйлар. Алай гына да түгел, бик ачуы чыкса, мылтык хәнҗәрен дә эшкә куша ул. Нәкъ минем яныма йөзен чыткан бер әсир килеп басты. Ул ачы сызлана. Аның артына немец шул мылтык хәнҗәрен чәпчегән. Без хәзер барыбыз да аягүрә торабыз. Утыру турында әйт кән дә юк. Кая аяк куйсаң, шунда кеше аягы. Мин бераз вакыттан соң сул аягымның урынын югалттым. Хәзер сыңар аякта гына басып торырга мәҗбүрмеи Ярый әле кирпеч стена янына туры килдем. Ул юеш. үзе суык булса да аңа арка терәргә, тез буыннары йомшарып аска чүгә башлаганга кадәр саплам-санлам черем итен алырга була. Төрле як!ан ыңгырашкан. кай җирендер авырттырган күршесен яки язмышын кабахәт сүзләр белән сүккән әсирләр тавышы ишетелеп китә Алдымда гына торган, битемә үзенен юеш шинель якасын терәгән кеше үзәккә үтәрлек итеп сыкрана. Аны.г яраланган җире шешә башлаган, күрәсең. Ләкин нинди генә ярдәм күрсәтергә була соң ана мондый шартларда’! Күршең үлсә дә аягүрә баскан килеш үләчәк, һәм син бу зинданнан котылганчы аны кочаклап торырга тиеш буласын. Сасы, тынчу, дымсу Тын кысыла. Каршы як стенадагы бу рек зурлыгындагы тишектән кергән һава бу кадәр халыкка җитәрлекме соң9 Шулай да без төнне исән-сау уздырдык. Иртәгесен ишек ачылды, димәк, ишек алдына чыгарга рөхсәт. Көн аяз. тәмам яктырган Төне буе яуган яңгыр суларын әсирләр котелокларына җыеп чиратлашып эчәләр Мин Нурины югалттым. Ахры, аны бөтенләй башка җиргә илтеп япканнар. Биредә дә без урнашкан подвал тирәсен чәнечкеле тимерчыбык белән камап алганнар. Кичә бу күзгә чалынмаган иде. әллә төнлә ясап куйганнар. Почмакларда калку вышкалар, анда безгә төбәлгән пулеметлар, сакчылар. Бәләкәй ишек алдының кыл уртасында ат үләксәсе ята. Анысын да мөгаен төнлә безнең өчен кигереп ташлаганнар. Ләкин аның янына баручы юк. Үләксәнең эче күпкән, тешләре ыржайган, эре симез, яшел чебеннәр аның авыз тирәсендә кайнаша. Кояшта җылынып, таш бинат 1 арка сөягән хәлдә, җирдә аяк бөкләп, биш үзбәк агае утыра. Мин аларның нинди милләг вәкиле икәнлеген төсләреннән һәм сөйләтүләреннән таныйм Алар котелокларын алларына куйганнар, әйтерсең лә .әер эстәүчеләр. Аларның икесе ачлыктан шешенә башлаган инде Күрәсең, биредә байгактан бирле горалар. Ара-гирә сөйләшеп, күбрәк бср-берсенә ләммим сүз дәшмәстән, кояш нурларына сөенгәндәй нидер көтеп у гыра- лар. Күрше йортның агач коймасы тирәсендә чүплектә казына торгач, берәү вак кына башлы суганнар тапты Ул бер өем. Суганнар г ыштан чери башлаган булсалар да аларның тче чиста, ашарлык Мин дә йөгереп барыт бинг-алгы суган эләктердем Бар микән дөньяда чи суганнан да тәмлерәк ризык! Озаккарак җиткерү өчен әкрен-әкрен генә шу.гарны суырам. Кояш төшлеккә гада шактый югары күтәрелә башлагач. урам якта шәһәр кешеләре күренде Күнчелеге хатын-кыз, бала-чага Тимер чыбык киртә буйчан әрле-бир ле йөренгән сакчылар сизмәгәндә, алар йөгереп безгә якынлашалар да пешкән кабыклы бәрәңге, йә берәр сынык икмәк ташлыйлар. Кем бәхет, гс ризык шуның алдына килен төшә. Аида да йоклап торма, юкса яныңдагы әсир дә бик ач Минем ачлыктан баш җиңелчә әйләнә Ләкин бернинди дә азап кичермим Менә ничә кон инде гамак ялгаган юк. Бар г хәлсезлек һәм башның ничектер артык сафлануын гына тоям. Вакыт шулай уза. Безне гөш вакытында тагын олы юл буйлап Көнбагышка габа куалар Юлда авыллар аша узабыз Колонна якынлашу белән, ул авылларда капка гәпләренә хатын-кыз. бабай-әбнләр чыга Безгә булдыра алганча алар ярдәм игәргә телиләр, булган ризыкларын ташлыйлар. Арагызда фәлән кеше юкмы яки шундый кешенең ягмышын белмисезме, дин соран кычкырулар безне тагын озата. Ә сакчыларда рәхим-шәфкать юк. Алар хатынкызны колоннадан гаяк белән куын җибәрү генә түгел, хәсрәтләре хәттин ашкан бу бичараларга автомат тан сиптерергә дә күн сорамыйлар Волхов шәһәреннән чыгын киткәч, безне бер зур таш чиркәүле авылда кундырдылар. Мин шул ташландык чиркәүгә > локтем И гәне гаги, тәрәзәләре ватык, шуңа күре ифрат суык Ләкин биредә иркен, һич ютында монда сикергәлән, хәрәкәтләнеп бераз җылынырга була Ир4 .К У • » « 19 тәгесен без байтак вакыт тоткарланып тордык. Әйтүләренә караганда, берничә әсир үзләре кунган сарайда салам өеменә яшеренеп калырга теләгән. Сакчылар моны сизеп, саламга ата башлаганнар. Яраланган ике әсир кычкырып үзләрен фаш итә. Калганнарыбызга сабак булсын дип, немецлар менә шуларны безнең алдыбызда ук атып үтерделәр. Тоткарлану шуның аркасында иде. Менә без тагын юлда. Юлны белүчеләрнең сүзенә караганда, без Орел шәһәренә барабыз. Халык ачлыктан һәм озын юлдан тәмам алҗыган. Шуңа күрә колонна ифрат әкрен кыймылдый. Колоннаны озатучыларның акырынуы көчәйгәннән-көчәя, алар әле беребезне, әле икенчебезне колоннадан йолып алып, рәхимсез рәвештә таяклар белән кыйныйлар. Әмма колонна моңа карап кызуламый. Авыллар аша узабыз. Шул ук күренеш, шул ук ризык ташлау, шул ук сорашу. Без бер сафта баручы берничә әсир сөйләшеп киттек. Миннән башкалары — руслар Шушы як кешеләре. Берсе аның төптән юан, кыска муенлы, җирән сакаллы Калинин дигән кеше. Ул сугышкача Орелда янгын сүндерүчеләр командасында хезмәт иткән. Икенчесе озын буйлы, тупас йөзле, мимикага фәкыйрь чырайлы. Аны армиягә төрмәдән җибәргәннәр. Ул да бу як кешесе, колхозчы. Сөйләвенә караганда, бер дә юк сәбәптән колхоз милкен урлауда гаепләп, төрмәгә япкан булганнар. Анысы Королев. Өченчесе Пахвостов. Кечкенә генә буйлы, чандыр, җиңел сөякле егет. Колхозчы. Була бит шундый иркен күңелле, юмарт җанлы кешеләр. Пахвостов та шундыйлардан. Ул. авылга якынлашу белән, сакчыга сиздермичә генә сафның кырыена күчә. Апалар безгә ризык атканда үзенең җитезлеге, елдамлыгы аркасында берәр әйбер эләктерми калмый. Барыннан да әйбәтрәк сыйфаты тагын шул: тапкан малын дүртебезгә дә тигез итеп бүлә. Без шулай дүрт кеше якынаеп киттек, үзара сөйләшәбез. — Безнең башлар бетәр инде шулай,— ди Калинин. — Шулай ук бетәр микәнни, ди куркынып Королев.— төрмәдән исәнсау котылдым, инде монда бетәр микәнни? — Ычкынырга кирәк,— ди Пахвостов. — Ә качудан курыкмыйсыңмы соң? —дип сорыйм. Мин инде бу турыда күптән уйланам. Ләкин ничек? һаман җае чыкмый бит каһәр! һәр тукталган җирдә — без ябылуда. Төннәрне көчле сак астында уздырабыз. Калинин миңа мәгънәле генә итеп күз ташлый, шыпырт кына әйтә: — Әгәр син оештыруны үз купыңа алсаң, тәвәккәлләргә була. — Вәгъдәме? — Валлаһи, вәгъдә. Ни кушсаң шуны эшләрбез, сержант. Мин шул минуттан алып үземә йөкләнгән вазыйфаны үтәү әзерлегенә керешәм. Без бер-беребездән аерылмаска тиеш. Беренче мөмкинлек булу белән тәвәккәллибез! Кыска приваллар ясап һаман алга барабыз. Әйтергә кирәк, бу тукталышлар ешайганнан-ешая. Алҗыган әсирләр, артык барырлык Холләре калмагач, «Привал» дип кычкыра башлыйлар. Бу сүз. ялган булмас, бер километрга сузылган колоннаның бер башыннан икенче очына кадәр өзлексез яңгырый. Теге очка~ җитеп тына төшкәч, яңадан көчәеп бу очтан башланып китә. Җыландай өстерәлгән колонна өстендә бу тилмереп тә, янап га, ачынып та кычкырган авазны сакчылар берничек тә туктата алмыйлар. Алар һавага аталар, сүгенәләр, аерым әсирләрне колоннадан чыгарып кыйнап та карыйлар, әмма болар файдасыз, соңыннан колоннаны туктатмый чаралары калмый. Без шулай туктап-туктап алга барабыз Кичкырын, инде күзләр бәйләнә башлагач, билгеләнгән урынга барып җитмәдек булса кирәк, безне юл буендагы ачыклыкта туктаттылар Бер ягыбызда бодай кыры, икенче ягыбызда җитен басуы. Без. күрәсең, әле генә салынган, өр-яңа, биек ашлык киптерү әвене янына туры килдек. Әвен тактадан салынган, ике катлы өй биеклегендә диярлек Сакчылар безгә колоннадан чыгып шушы урында төн уздырырга рөхсәт и гәләр. Адам баласы яшәү, ачтан үлмәс өчен ниләр генә эшләми! Әсирдар. тукталу белән, бодай басуына ташландылар. Эчкә керер! и рөхсәг юк. ләкин ишелеп уңган бодайның юл читендәгесе дә җитәрлек. Учка җыеп башак уабыз. Барысы да гәрәбәдәй бодай бөртекләрен учларында ук җилгерен котелокларына салалар. Ул да булмый, бер зур төркем әсир, әлеге яңа салынган әвенгә ташлана, аның такталарын каерып утын әзерли башлый, һәм бу бинадан санаулы вакыт эчендә бары аның кысалары гына торып кала. Ачлык кешене эшләтә, булдыра алмас эшләрен булдырыр! а мәҗбүр итә икән. Әсирләрнең бернинди коралы, һич ю! ында көрәк кебек нәрсәләре дә булмаган хәлдә, әвеннең шома ак такталары шытырдап каерылды, сындырылды, чәрдәкләнеп вакланды. Тиздән юл буенча сузылып киткән учаклар дөрләп яна башлады. Әсирләр уйсу җирләргә җыелган яңгыр суларында бодай боткасы пешерергә кереште. Без дә дүртебезгә бер котелок бодай астык. Ләкин никадәр озак кайнатмыйк, безнең бодай әз генә дә бүртмәде, йомшармады, һаман чи. каты килеш калды. Без эш арасында шыпырт кына качу турында сөйләшәбез. Моннан да җайлырак вакыт булмаячак, тәвәккәллик, дибез. Егетләр миңа карый. Менә ничек, дим. качканда берәм-берәм ун яктагы җитен басуы я< ына шылырбыз. Ул басуга киптерергә дип җитен чүмәләләре тезгәннәр. Алар шахмат тәртибендәрәк торалар Ә алар артында ерым. Мин аңа бирегә килеп җи гәр алдыннан ук игътибар-иткән идем. Без чүмәләдән чүмәләгә күчеп ерымга төшәбез дә. шул сузынкы чокыр буйлап йөгерәбез9 Булдымы9 Шулай сөйләштекме9 Егетләрнең йөзләре җитдиләнә, алар үзләренең алдагы язмышлары һәм менә шуны хәл итәчәк качу турында уйлыйлар. Ләкин шулай бирелеп сөйләшкәндә, гирә-юнебезнен кинәт якгырып китүенә игътибар игәбез. Күк йөзенә ай калка. Ул ашыгып агылган болытлар арасыннан әле ялтырап күренә, әле күмелә. Тирә-як андый минутларда тагын караңгылыкка чума Без кайнар бодай чәйнибез. Ләкин ул авызда да йомшармый Шулай да чәйнибез, әз генә булса да тәнгә хәл керсен. Йә. тәвәккәллибезме, егетләр? дим мин. Аллага тапшырдык, ди Калинин. Без күк йөзен күзәтәбез. Анда болытлар хәзергә айны каплап торалар. Алар ашыга-ашыга Көнбатыш ягына агылалар. Мин әзер, ди Па хвостов, әзер. Ул, утырган урныннан торып, якындагы учаклар арасына керен югала. Ә болытлар һаман агыла. Ай бер күренә, бер болытлар артына керен кача. Түземсезләнеп Пахвостовның әйләнеп кайтуын көтәбез. Кая олакты инде ул шундый вакытта? Газаплы минутлар Безнең күңелләр кузгалган хәзер. Булса хәзер була, булмаса юк инде Җиген басуы бер яктыра, бер караңгылыкка күмелә. Ай әле хәзер ярлай күшегеп барган минутларның берсендә, үзем кебек үк көнчыгышча таба юл тотучы сәләмә киемле бер чуаш егетен очраттым. Ул үзен Николай дип танытты. Инде без икәү. Барулары җиңелрәк, тик каһәр юешлек кенә үзәккә үтә. Менә без ташландык сукмакка килеп чыктык. Бер-бер артлы барабыз. Икебезнең дә якалар күтәрелгән, куллар җиң очларына тыгылган, икебез дә алҗыган, ач Ә көн инде караңгылана. Якында авыл-мазар күренми. Менә берзаман сукмак безне тирән чокыр янына китереп чыгарды. Ерымның очыкырые күренми, ул көнчыгышка таба сузылган, чокырда куе агачлык, ә сукмак һаман ул чокыр буйлап бара да бара. Эчке күлмәккә кадәр үткән дым тәмам күшектерде. Инде ул. муеннан аркага гамын, бөтен тәнне өшетә. Су х иң чләренә керә, кулларны, беләкләрне күшектерә. Киемнәр авырайды, аяк асты тайгак Ә итекнең авызы ачык, ул шапылдап бара, ичмаса, бәйләп куярга берәр бау кисәге булса иде. аяклар лычма су Иа ход:’, шул яңгыр астында төне буе барырга язган микәнни безгә? Бер беребезгә ләм-мим сүз дәшмәстән, көч-хәл белән генә аякларыбызны өстерибез. Озак барабыз. Ичмаса юлыбызда берәр i аш тандык 56 шалаш яисә әвен очраса иле! Юк. юк. Карангы. офык яктысын җирдән аерып күрерлек тә түгел Ун ягыбыздагы урманчык берзаман бетте, яңгырга коч биреп, ачы җил исә башлады. Хәзер инде безнең хәлләр бөтенләй мөшкелләнде. Җил-яңгыр һәм ерак ара белән көрәшеп барганда кинәт сул яктан, чокырның теге ягыннан, әтәч кычкырганы ишетелеп китте. Мин Николайга борылдым. Ул да колакларын шәмрәйтеп тукталып калган иде. Менә бәхет! Димәк, чокыр артында гына авыл бар. Без шатлыктан бермәл тынып тукталып тордык. Гәүдәләр тураеп китте, аяклар да җиңеләйде кебек. Менә бу вакыйгага да кырык биш елдан артык вакыт узды, әмма мин бер дә әтәч тавышы ишетүдән туган шатлыклы кичерешемне оны га алмыйм. Әле дә әтәч тавышын ишетү мина яңгырлы көзге төндә, гаҗизлек ю кинәт туган куанычлы бер мизгелне яшәү дәрте кабызган мизгелне хәтерләтә! Без чокыр артында гына авыл барлыгын белгәннән соң да. аңа юл таба алмый аптырап байтак вакыт тирән чокыр тирәсендә тулганлык. Ләкин хәзер ничек гә берәр куышка эләгүебезгә ышана идек Без. ниһа- ягI». тәвәккәлләдек тә сукмактан чыгып, агачлык чытырманына, текә ярлы чокырга төшеп киггек. Мең бәла белән чокыр төбендәге суга бата-чума икенче ярга чыкгык Анысы, безнең бәхегкә. артык текә түгел икән. Өскә күтәрелүгә, без бер кечкенә генә авыл кырыена килеп чыкканыбызны аңладык Авыл тирән йокыда хәзер, хәтта этләре дә тирән йокыда, бары әтәчләр хоры гына сугыш дип тә, дошман кул астында калу дип тә куркынып тормыйлар, үзләренең күңелле җырларын дәвам итә бирәләр. Нишлибез? дип сорады Николай. Без авыл читендәге өйгә якынлашкан идек инде Нишләргә кирәклеге мәгълүм инде Башта үзебезнең хәвефсезлек турында уйларга кирәк Әгәр немец авылда булса, бер өйгә дә кермичә, берәр әвендә ышыкланып ял итәргә. Ә инде немец юк икән шушы өйгә кереп, киемнәрне киптереп черем игеп алырга. Без чокырга караган ян тәрәзә алдында торабыт Эчтә гычкан угы бар сыман. Батырчылык итеп тәрәзә чиртәм Куркынып тәрәзәгә капланган ападан немец турында сорашам Шөкер, әле бу кыргый янтыкка килмәгән ул. Без ападан үзебезне өенә кертүен үтенәбез. Рәхмәт төшсен шәфкатьле апаларга! Ничәмә көн инде мин дошман тылы юлларыннан киләм. бер генә авыл апасының да миңа авыр сүз әйткәнен, ишеген ачмаганын..булган ризыгын өстәлгә куймаганын күргәнем булмады. Аларнын күңелләрендә бары кызгану һәм юлчыга ярдәм кулын сузу гына. Гел. гел шулай. Соңыннан дошман тылында калган апаларның чигенүче, чолганышган чыгучы егет гәрне әрләве турында китапларда укырга гуры килде Юк сүз. уйдырма! Мин моңа ышанмыйм! Без Николай белән җылы коры өйгә кереп өсләребезне салгач, апа безгә икмәк белән дуңгыз мае бирле Башка нәрсәм юк. пешергән бәрәңгем дә ашалып бетте, диде. Тәүлек гәп артык авызга ризык тагы эләккәне юк иде. Без комсыз данын ашарга керештек Иртәгесен уянып һавага чыкканда яңгыр тукталган иде Бет мәрхәмәтле рус апасының җылы мич башында йокладык, хәзер кәеф шәп. курыкмыйча lair.iii атларга була Үзебезне сыйлаган ападан соң Николай белән күпме җир узганыбызны хәтерләмим Аның белән тагын төн кунарга гуры килмәде. А тла коллыктан когы лып чыгу шатлыгы көтте безне Чикне кичү болан булды. Көзге кыска көннең азагы иде Без. минем гөман буенча. Зуша епасына якынлашып килергә тиеш Чирәм баскан гар гына юлдан барабыз Аның ташландык бер юл икәне күренеп юра Бу юлга .ы гоягы яки адәм аягы куп1 әп басмаган Каршыбызга кинәт атка аг танган бер кеше килеп чыкты Туктагыз! Кеше олы бәдәнле, урта яшьләрдә. Өстендә гади кием. Башындагы кубанка бүреге һәм аркасындагы карабины гына аның хәрби эшкә бәйләнештә булуы турында сөйли. Без аның аяк очы турысында тукталдык. Сез кемнәр, каян киләсез? Без кем икәнлегебезне, каян килүебезне әйттек Ләкин кеше моның белән генә канәгатьләнмәде, бездән документ таләп итте. Без аның ул таләбен дә үтәдек Ни әйтсәң дә үзебезнең кеше бит ул! Без аны күрүебезгә әйтеп бетергесез шат Кеше безнең кызылармеец кенәгәләребезне шактый озак игътибар белән тикшерде дә яңадан безгә кайтарды. Хәзер инде аның какча, мыеклы йөзендә һәм тавышында мин ниндидер җылылык. үз итүчәнлек тойдым. Туп-туры барыгыз, егетләр. Якында гына Зуша. анда перевоз булыр, ә теге якта Залегош. диде ул. Каерылып саубуллашкандай артка карап алды —Карагыз аны, бүген үк райвоенкоматка! Анда дежурный булыр. Ул шулай диде дә, башка берни әйтмәстән. атын шпоралары белән кыскадан юырттырып китеп тә барды. Безгә тояк һәм «бавыр» тавышы гына бераз вакыт ишетелеп торды. Кем иде ул? Күрәсең, әлегә ут сызыгы читләтеп узган коридор аша дошман тылына юл тоткан берәр партизан- мазар иде булса кирәк. Мин шулай, юлымда бер генә дошман солдатына да тап булмыйча, үзебезнең якка хәвефсез-хәтәрсез килеп чыктым. Мин бәхетле идем. Кырык беренче елның фаҗигале көзендә дошман тылын кичеп, үзебезнең якка исән-сау чыгучы кеше, әлбәттә, мин генә түгел идем. Аларның саны йөзәрләп кенә дә түгел, хәтта меңәрләп, йөз меңләп булгандыр. Мин моны үзебезнең якка чыккач, җыелу пунктларында белдем. Ә геге кичне без Зушаны бәләкәй генә көймәдә кичтек. Бу елга сай һәм тар. Көймә янында ук ярга ташланган колга ярдәмендә бу соңгы чик кичелде. Дошманның бомбага тотуларыннан шактый тегелгән район үзәге Залегощның военкоматын тиз таптык. Өлкән лейтенант безне үз итеп, бик якын күреп каршы алды. Безнең документларны карап чыгу белән, безне гикшерүдән дә бигрәк дошман тылындагы хәлләр, әсирләрнең газаплы кичерешләре турында сораша башлады. Күренеп тора, дошманның якынлашуы, көннәрдән бер көнне биредә дә гарасат булачагы аны бик борчый, шул ук вакытта дошманның ниндиерәк булуы да аны бик кызыксындыра иде. Без күргәннәрне һич арттырмый һәм киметми сөйләп бирдек Сүздән сүз чыгып, ул монда булып узган вакыйгаларны да сөйләп алды. Истә калганы шул. Бервакыт дошман самолетлары Залего- шны бомбага тота. Шулвакыт бер бомба кечкенә генә өй өстенә төшеп шартлый. Өйне, әлбәттә, астын өскә китереп туздыра. Андагы кешеләр һәлак була Ләкин иртәгесен бу өй хәрәбәсе астыннан бала җылаган тавыш ишетелә. Казып карасалар, кирпечләр аегыннан тагарак белән капланган бер күкрәк баласы табыла. Лейтенантның сөйләвенә караганда. бомба шартлаганда мич башындагы бала егылып төшкән һәм аның өстенә шундук мичкә сөялгән тагарак капланган. Шулай бала берүзе исән калган. Безгә военкоматта озаклап сөйләшергә туры килмәде. Озакламый машина булыр, шунда хәрби частька китәрсез, дигән иде лейтенант. Машина килеп тә җитте. Минем алдымда үзем сызган схематик карта ята. Мин анда үземнең әсирлектән качу юлымны билгеләп сызарга тырыштым. Әлбәттә, әлеге хутордагы авыру укытучыдан алган карта миндә күптән юк инде. Ул чак сугышның башы гына иде бит. Миңа үз армиябезгә кушылгач, озын-озак сугыш юллары узарга туры килде. Ул карта югалган. Шуңа күрә, бу схема якынча гына, бары хәзер дигән иләктә калган әйберләргә генә нигезләнеп эшләнде. Әйе. бәлки минем бүген картага төшерелгән юлым якынча гына булмас иде Сугыштан өйгә кайткач та бер зур ахмаклык эшләдем: үчемнең баштан кичкәннәрне әниемә бәйнә-бәйңә язып жибәргән хатымны ертып ташладым. Ни өчен шундый эш эшләнде, монысы турында мин вакыты җиткәч язармын. Ә хәзергә вакыйганын дәвамын хәбәр итим: көзге ачы җилдә, ач килеш йөк машинасында юлга чыгып киттек Башта Николай белән кабина артына, ышык урынга, утырган идек, тик машина хуҗасы булса кирәк, һәрхәлдә, бик җылы киенгән, каеры тун өстеннән әйбәт брезент яшырлык кигән, табак битле, кызмача кеше безне ул урыныбыздан кузов идәненә атып кына бәрде. Әйдә, туңа бирик, без алай да шат. Без бәхетнең җиденче катына менгән кешеләр. Әсирлектән котылдык, үзебезнең якка чыктык. Калганы ничек булса да ил белән! «28.11 41 (30 XII алдым) Сөекле әнием һәм әтием! Моннан алда берничә кон элек кенә ике хат язып җибәргән булсам да. бәлки ул хатларым барын жи!мәгәндер дип. тагын хат язарга утырдым. Үземнең сәламәтләгем яхшы Йөри торгач. 18 нче запас полкына килеп урнаштым. Әле хәзергә үземнең һөнәрем буенча урнашканым юк Шулай да вакытлы рәвештә писарь булып зшләп йөрим Монда килгәндә өс-башымны, хәрби киемнәрне алыштырырга туры килгән иде Шуңа күрә хәзергә әле киемсалым алмадым, ярым хәрби киемнәрдән йөрим Ашау мәсьәләсе әкренләп яхшыра. Әгәр мөмкинлек булса, исәбем шушы частьта калу. Үткән вакыт арасында бик күп нәрсәләр күрергә гуры килде. Аларның һәммәсен яза башласаң, хатка гына сыйдырып булмас, китап язарга кирәк булыр. Хәер, күргән нәрсәләрнең берсе до әрәм китмәс. Әдәби хезмәтемдә алар үзләренә урын табар Тик шуны әйтәсем килә: Молоювның немецләрләге безнең п тенныйлар хәленә карата язган ттотасы чын һәм бер дә арггырылмаган. Мин ул хәлләрнең күбесен үз күзләрем белән күрдем, үз башымнан кичердем Хәзер фашист этләренә карата тирән нәфрәт белән янам Бәлки, фашист прикладын, фашист йодрыгын татымаган кеше белми торгандыр. Илне кан. күз яше белән батырып, ут һәм агу белән килүче немец фашист ларына алар, бәлки, тыныч кына карыйлардыр Хәзер мин бу эшне булдыра алмыйм Әгәр дә исән калып, миңа тагы әдәбият белән шөгыльләнергә туры килсә, бу турыда татар әдәбиятында бик яхшы әсәрләр калдырачакмын Соскле әнием һәм әтием! Сез минем очен борчыласыздыр инде. Үзем өчен борчылмыйм, борчытсам да сез борчыла дип кенә борчылам. Дошман кулында, тормыштан өметемне өзеп, ачлыктан көчкә аякларымны өстерәгәндә дә мин һаман сезнең турыда уйладым һәм сез борчыладыр дип борчылдым Менә шуңа күрә сезгә мөмкин кадәр ешрак хат ятарга тырышам. Үземнең коты гу шатлыгымны сезнең белән юмарт уртаклашасым килә. Сөеклеләрем! Минем өчен борчылмагыз. Мин хәзер үт өемдә. Менә күп тә үтмәс, нурлы Казанга кайтып керермен Йөзләрегездә!т үбеп, сезне сагынучы улыгыз: Агилла. Туганнарга сәлам. Рахман абыйны. Шакир абыйны бик нык кочаклыйм. энекәшләрнең йөзләреннән үбәм» Ул вакытта илебез коточкыч авыр көннәр кичерә иде Әле Мәскәү янындагы данлыклы һожүм ясалмаган. Армия тетрәнгән бер хәлдә Ата улны, ана кызны белмәгән чак Без һаман чигенүдә, без һаман бер шәһәр артыннан икенчесен дошманга калдырабыз Кайчан тукталырбыз да кайчан чет он тормышыннан котылырбыз’ Хәрби булын исәпләнүемә карамастан, миңа корал тотып кына түгел, әле һаман тузган граждански чалбаркүлмәктән, тимерчыбык белән беркетелгән, авызы ачык итектән йөрергә туры килә. Хәтерем ялгышмаса, мин Залегощтан Задонский исемле шәһәрчеккә эләктем. Анда озак тормастан, безне (без дигәнем- миндәйләр һәм армиягә яңа алынган карт-коры) Елец шәһәренә җибәрделәр. Елецтән без Липецкигә эләктек. Ниһаять, тагын кайлардадыр булганнан соң, мин Моршанскига барып чыктым. Күренгәнчә, без янәшә горган өлкәләр борынча байтак кыдырдык, дөресрәге, чигенә-чигенә урыннарыбызны өзлексез алыштырып торырга мәҗбүр булдык. Шәһәрдән шәһәргә күченеп йөргән көннәрнең берсендә минем өчен әйтеп бетергесез куанычлы бер очрашу булуы гурында язмый кала алмыйм. Бу очрашу Липецкнең Воронеж елгасы аша салынган озын, биек күперендә булды. Безнең ротаны колоннабыз белән Липецкидән башка бер шәһәргә алып баралар иде. Күпергә килеп керү белән, каршыбызга килүче үземнеке кебек үк кыска бишмәтле, колакчын бүрек кигән ялгыз кешегә игътибар иттем. Бу кеше миңа бик таныш тоелды. Бу минем дус Нури Гыйлемханов иде. Шатлыгымнан көлеп җибәрдем. Йә, хода! Бар икән могҗизалар дөньяда, бар икән сөенечле очрашу минутлары! Мин Нурины Волховта югалттым. Аның өчен һаман ут йотып яшәдем. Ул лагерьга эләккәндер, йә булмаса һәлак булгандыр, дигән уй мине өзлексез әрнетеп торды. Ә ул исән, исән! Менә ул минем каршыда. Әлбәттә, мин колоннадан шундук чыктым. Без аның белән күпер киртәсе янында кочаклаштык. Без шатлыктан өнсез калып, бер-беребезгә карашып торабыз. Ашыйсың киләме.— диде ул кинәт. Бишмәт изүеннән зур гына ак икмәк кыерчыгы чыгарды. Мин көлеп җибәрдем. Рәхмәт, мин тук. Ул арада колоннаны алып баручы командирларның берсе «Артка калмаска!»— дип кычкырды. Сезне кая алып баралар? диде Нури. Барасы җиребезне белми идем. Колонна шактый ераклашты. Ул күперне дә узды инде. Мин Нуриның кулын кыстым да алга йөгердем. Без шулай, озаклап сөйләшә алмыйча, аерылышырга мәҗбүр булдык. Ләкин ул исән, ул котылган! Минем өчен иң куанычлысы шул. Алгарак китеп әйтим. Воронеж күперендә очрашканнан соң Нурины бик озакка югалттым. Кызганычка, аның кайсы авылдан икәнлеген дә хәтеремдә сакламаганмын. Шулай егерме ел чамасы вакыт узды. Нури сугышта һәлак булгандыр инде, дип яшим. Ни әйтсәң дә. ул минем Расих кушаматы белән матбугатта күренгәләвемне без очрашканнан бирле белә бит. Басылган әсәрләрем буенча эзләсә, тапмый калмас иде. Аның әдәбият укый торган кеше икәнлеген беләм. һич югында төп персонажларның берсе итеп үзе турында язылган «Якташларым» исемле хикәямне укымый калмагандыр. Инде үзе укымаса, укыган таныш-белешләре аңа әйтергә тиеш иде кебек. Ләкин аннан, әйткәнемчә, егерме ел буе диярлек бернинди дә хәбәр булмады. Шулай, алтмышынчы елларның башында. Арча районында әдәби атналык уздырылды. Без. бер төркем язучылар Арча педучилищесында чыгыш ясадык, тагын башка мәктәпләрдә дә булдык, икенче көнне бөтен төркемебез белән Әтнәгә киттек. Менә без Әтнәнең мәркәз урамыннан шау-гөр килеп, ашханәдән көндезге аш ашап кунак өенә кайтып киләбез. Инде кайтып җиттек дигәндә, каршыбызга түгәрәк кара сакаллы, бер аягы агач, таза ир килеп чыга. Ул аякларын аерып баскан, үзе юл уртасында тора — Әйтегез әле. язучы иптәшләр, сезнең арада Атилла Расих юкмы? Мин тукталып калган иптәшләрдән аерылып алга чыктым Мин ул Расих! Инвалидка таба атладым һәм хәйран калып ул кешенең Нури Гыйлемханов, минем фронтовик дус кеше икәнлеген белдем Ходавәндә' Көтмәгәндә, уйламаганда аның белән тагын бер тапкыр, ләкин инде бу туган якта очрашу! Билгеле инде, мин иптәшләремнән аерылдым Шундук без Нуриларга киттек Аның өе шул ук урамга аркылы тыкрыкта гына икән Менә без ни гомер очрашмаган дуслар аның якты бүлмәсендә, эре-эре төрле җимеш сурәтләре төшерелгән ак клеенкалы өстәл тирәсендә утырабыз Ул сөйли, мин тыңлыйм Мин сөйлим, ул тыңлый. Без Липецк күперендә аерылгач, ул танк частена эләккән. Озак та узмый, ул танкта сугышка керә Шунда аның танкы шартлый, үзе янган танктан сикереп төшкәч, минага сөртенеп аяксыз кала Бик озак, елга якын хәрби госпитальләрдә дәвалана Ниһаять. инвалид таныклыгы алып, сыңар аякта Әтнәгө кайта. Сөлектәй чибәр егет башына гошкән бу фаҗигадән шашып кала, янган йөрәгенә түзә алмыйча, баштарак эчкечелеккә бирелә. Ләкин ту|аннары, дуслары ярдәме белән бераздан игә килә. Өйләнә, язмышына буйсынып, дөнья куа башлый Онытмадыңмы сон безнең Белевга помидор рассолы эчеп яшәгән көннәрне? дип сорадым мин. Нури ялт ишеккә күз ташлады, аннан мәгънәле генә итеп имән бармагын авызына аркылы куйды. Мин ул көннәр турында, Атилла малай, берәүгә дә әйтмәдем, хәтта хатын да белми аны. Шулай да ул миңа, ишекне нык итеп ябып килгәч, шыпырт кына үзенең әсирлекгән ничек котылуы турында сөйләп бирде. Болховтан киткәч, төн уздыру өчен тукталган урында бер төркем әсирне бер сарайга япкан булалар. Шунда Нури да салам өеме астына керен яшеренә Билгеле, яшеренүчеләр ул үзе генә булмый, аның белән таг ын ике егет тә шулайрак итеп дошманнан котылырга уйлый. Ләкин аларны немец сизеп ала һәм атып яралый. Тегеләр салам өеменнән чыгарга мәҗбүр булалар Алай гына да түгел, аларны әсирләр алдына бастырып, яралы булсалар да алда әйтелгәнчә, атып үтерәләр. Әсирләр бу урыннан киткәч, ул бик озак вакыт, немецка күренүдән куркып, шул салам арасында качып ята Аннан төн уртасында гына чыгып, безнең якка габа юл тота Мин артык читкә киттем. Хикәятне элекке эзенә төшерик Менә мин хәрәкәттәге Өченче армиянең унсигезенче запас полкында хезмәт итәм. Мине, вакытлыча булышырга писарь игеп, өченче батальон штабына алдылар Мин әле элеккеге киемнәремдә йөрим Шунын өс генә тунсыз га калдым. Анысы бодай булды. Көннәрдән бер көнне, безне жыеп, Мор- шанскида мунчага алып бардылар Шунда мин бет җафасыннан тәмам аптырап, эчке киемнәремне генә түгел, ә теге «бәхетле» тунны да кыздыру камерасына бирдем Тиресе куырылачак бит. диделәр Куырылмагае, теләсә генә нишләсен, дидем Үзебезнең якка чыккан көннән бирле бет газабын кичердем мин ул тун белән Ул паразиты башта, күлмәктәдер, дип уйлаган идем, көннәрдән бер көнне очраклы рәвештә тунымның эчен карасам, егылып китә яздым, йон арасында мыж тегеләр. Менә сиңа «бәхетле» тун! Әйе. мин инде бер тапкыр үсмер чакта, әле Казанда ялгыз гына яшәгәндә, бетнең нинди хәшәрәт нәрсә икәнлеген үз җилкәмдә татыган идем. Шуңа күрә бу юлы «бет ачуын туннан алып» булса да аннан котылуны бердәнбер чара дип таптым Хәтердә, ул көнне һава бик салкын иде Кырык беренче е шып зәмһәрир суыкларын вәгъдә иткән көзге көннәр, һавада ак «күбәләкләр» оча, каршыга ачы җил исеп тора Мина ул көнне дезинфекцион камерадан гун урынына постауга i өрелгән бүрек зур чыгындагы бер нәрсә а тын бирделәр Куырылып беткән тирене ку ттык астына кыстырдым, тунның постау тышлыгын остемә ябындым, шулай игеп мунчадан казармага кадәр күлмәкчән диярлек кайттым Рәхмәт иптәшләргә. Алар мине стройда уртага алдылар, булдыра алганча кыскадан. каккалап-с\ккалап җылытырга тырышып алып кайттылар. Хәзер хәйран калам. Яшьлекнең һәм армия тормышындагы киеренке халәтнең үзенчәлеге булгандыр инде. Егерме градус суыкта, мунча кергәннән соң. берничә километр араны күлмәктән генә узып кара әле син! Миңа суыкның сул канаты да кагылмады тагын. Шулай да тунсызлык үзен бик тиз сиздерде. Элек тунымны идәнгә җәеп йоклый идем. Хәзер инде астымда көрәк зурлыгындагы тире кисәге генә. Аны күкрәк турысына куйсам, бил туңа, аскарак салсам күкрәк, арка туңа. Алай да ярый, һич югында хәзер мин хәшәрәт бетләрнең үземне талавыннан котылдым. Күңелем күтәренке. Көннәремне батальон штабында эшләп уздырам, ашаталар, эчертәләр. Кашык юк югын, әмма анысы да бераздан җайланды. Без урнашкан урамдагы өйләр борынча узып, бер кешедән кашык таптым Тик аны кашык дип тә булмый, ул кырлары шактый кителгән агач чүмеч. Без штабтагы писарьләр (ә без берничә кеше) ашарга утырсак, мин котелоктагы ашны кашыгым белән бер генә чумырам. егетләрнең күзләре шар була. Хәер, монысын мин шаяртып кына әйтәм. Дөресендә, кашык зур булса да, мин беркайчан да авызны зур ачмадым. Кыскасы, мин хәзер тулы хокуклы кызылармеец, бары обмундирование генә юк. Көннәрдән бер көнне кулга безнең фронт газетасы килеп эләкте. Газета күрмәгәнгә, кем әйтмешли, биш былтыр. Укый башлагач хәйран калдым. Октябрь бәйрәме көнендә Мәскәүдә парад уздырылган. Кызыл мәйданда Ленин мавзолеенда Сталин үзе речь сөйләгән. Йотлыгып юлбашчының сүзләрен укыйм. Шатлыктан, дулкынланудан күзләремнән яшь бәреп чыга. Әйтерсең лә миңа бик якын, әнием кебек якын кешенең кулы орынды, иркәләп башымнан сыйпады. Мин күңелем белән күптән инде тиешле хәрби кием һәм корал алу көнен түземсезләнеп көтәм. Менә ул мин көткән көн, ниһаять, килеп җитте. Миңа рота каптинармусы киемнәр бирә башлады. Күлмәгемнең киярлеге калмаганын күргән штаб башлыгы ярдәмчесе алданрак үзенең иске гимнастеркасын бүләк иткән иде инде. Шуңа өстәп чалбар, шинель, бүрек бирелде. Көннәр артык суык булуына карамастан, ул чакны кышкы киемнәр (тун. киез итек кебек нәрсәләр) юк иде әле. Мин тәтегән кадәресенә дә бик шат. Ичмаса хәзер кеше кызылармеец кыяфәтендә. Бары бер генә җитешсезлек булды. Ул да булса каптеркада миңа яраклы аяк киеме табылмады. Мин әле һаман авызы тимерчыбык белән ябылган итек киеп йөрим. Бу көннәрдә безнең армия Мценск шәһәре тирәсендә авыр сугьцилар алып бара. Сөйләүләренә караганда, дошман яр өстенә. биеккә кунаклаган да, алдындагы Зуша елгасы өстенә барлык ут көчен төбәгән. Айдагы һәрбер метр араны пуля чәрдәкли. Ә безнең гаскәрләр әле генә каткан боз өстеннән һөҗүм итеп дошманны ярдан бәреп төшерергә тиешләр. Бернинди артиллерия әзерлеге булмаган хәлдә, бары кул кораллары белән генә. Инде менә ничә рота шунда китмәсен, хәтта арысландай диңгез пехотасы егетләре барып карамасын, берсе берни майтара алмады. Беркем кире кайтмады. Менә шундый хәбәрләр йөри. Ләкин алар барысы да сүз генә. Бер иш кеше сугыш хәлләрен артык күпертеп сөйләргә ярата. Менә минем шунда буласым, үз күзләрем белән күрәсем, шул эшкә катнашасым килә. Шулай да берничә көннән соң марш ротасына эләктем. Ләкин бу юлы да эшем уңмады. Әлеге каһәр суккан итек аркасында стройдан чыгарып калдырдылар Берничә көннән соң полк каптеркаларына аяк киемнәре килде. Үзем белән бергә күп юллар гизгән итегемне рәхәтләнеп урамга чыгарып ыргыттым. Хәзер минем аякта чолгау, озын ыштыр, тупа ботинка. Мин тагын алгы сызыкка китәргә тиешле марш ротасы сафында. Фәрман көтәбез Хәзер озату сүзләрен әйтәчәкләр дә. сулга борып, алгы сызыкка алып китәчәкләр. Хәер, мылтык юк югын, ләкин аны баргач өләшәчәкләр. I өш вакыты күптән түгел генә узган булса да, көн ничектер карашы Ишелеп кар ява. Безне кабул итеп алучы командир саф буенча узып карап йөри, безнең торышкыяфәтебез. кием-салым белән кызыксына, тикшерә. Кинәт олы начальникларның якынлашуы күренде. Кагыйдә буенча, аларның ңң зурысына доклад ясала. Хәзер тагын сүз булырга I иеш Алар безгә бөтенләй якын ук килеп бастылар. Арадан озын буйлы майор тагын да алгарак чыгып, кулындагы кәгазьдән исемлек укый башлады. Ул берәр фамилия әЙ1кән саен, көтеп, стройга карап тора. Җавап булмый яки саңгырау тавыш белән кайсыдыр. «Ул юк» яки «Кичә китте» дип куя. Майор унлап кеше фамилиясен а гады инде Кинәт үз фамилиямне ишстәм. Расулев! Расулев бармы? Бераз аптырап юрганнан соң. бу мин булырга тиеш дип уйлап. «Мин» дин кычкырам. Исемлектәге иң соңгы кеше булганмын икән Майор миңа мөрәҗәгать итә. - Стройдан чык Минем арт ган шагом марш! Мин сүзсез аңа иярәм Башымда әллә нинди шикле, шомлы уйлар Без мәйданчыктан поселок урамына керен киткәч, майор җилкә аша гына миннән сорап куя. — Сез зоофак тәмамладыгызмы? Әйе Кайда? — Казанда. Моннан соң полкның ветеринария частенда хезмәт игәрсез Мин ни әйтергә дә белми өнсез калдым. Минем өчен көенечле дә, сөенечле дә иде бу яңалык Мин марш ротасына эләккәч, бөтен бар- лыгымны сугыш атмосферасына көйләгән идем. Бу хәтта бер романтик ашкынуга әверелгән, үзенә күрә миңа канатлар куйган кебек иде Майорның әйткәннәре ул канатларны бер мизгелдә «кыркып» ташлады. Ә шулай да үз һөнәрем буенча хезмәг итүем армия сафында кирәкле эш түгелмени? Кыскасы, мин тынычландым. Абзагыз бүгеннән башлап ветеринар! Аннан гагын белмәссең, бәлки, ветчастьта хезмәт итү үтемнең гомер буе җенләнгән әдәбиятым белән шөгыльләнү мөмкинлеген дә тудырыр Язасы әйберләр күп бит. күп «29 декабрь, 1941 ел. (Ill алдым) Сөекле әнием һәм әтием! Сезгә башта ялкынлы сәламнәр Мин исән-сау хезмәт иген ягам Хәзер инде бу урыныма бөтенләй ияләштем Үземне ветеринарный частька күчерделәр Бернидән дә зарлана алмыйм Бер шәһәрдән икенчесенә күчен, һаман Көнбатышка таба барабыз Әгәр мондый темплар белән киләчәк ю дә алга барсак. ? 3 ай да үтмәс, өйгә дә кайтып килермен Сезне бик сагынам Туганнарга бик күп сәлам сөйләгез Йөзләрегездән үбеп: Атилла Минем адрес. Действующая Красная армия Полевая почтовая станция 127. Be г часгь Расулеву A К P. S. Сезне Яна ел белән котлыйм, бәхет телим А » Кызыл армиянең Мәскәү янындагы уңышлы һөҗүмнәре безнең күңелләрне күгәреп җибәрде һичшиксез, бу башлангыч җиңү көннәрен без зарыгып көткән идек, мен» бу килде! Хәзер корыч ташкыныдай безнең гаскәрләр алга барырлар, коллык газабын чигүче авылларны, шәһәрләрне бербер артлы азат итәрләр. Моны тоюның рәхәтен без рухи гына түгел, хәтта физик, тән рәхәте итеп кичерәбез. Димәк, озакламый безнең җиңү белән сугыш тәмамланачак. Бу сәгатьләр якынлаша. Үзенең кырык градуслы суыклары белән кырык беренче елның кышы килде. Безнең полк, шул исәптән безнең бәләкәй генә ветеринар бүлекчә эзлексез походта. Безне, кече ветфельдшерларны, аерым батальоннарга, атлы подразделениеләргә беркет геләр. Без юлда атларның сәламәтлеген сакларга тиеш. Ә ат ул сугыш шартларында алыштыргысыз транспорт көче икән. Безнең юллар машиналар йөрүгә көйләнмәгән. Кар көртләренә кереп батучы машиналарны аз күрмәдем. Ат мескен күкрәктән кар ерып барса да, ак күбеккә батса да. үз эшен башкара бирә Ә инде барырлык җае бер дә калмаса, йөге аның ул кадәр авыр түгел, солдат ярдәме белән тагын кузгалып китә. Без бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр юлда. Чаналарга утырырга мөмкин булганда да. утырып барудан мәгънә аз. Суык сине тиз арада чанадан өреп төшерә, атлар артыннан тәпиләп бару кулайрак. Олаучылар гына утырып барырга мәҗбүр, чөнки дилбегәне тотмый булмый. Еш кына тукталырга, йә юлдан читкә чыгып машиналарны, танкларны, авыр артиллерияне уздырырга туры килә. Шуңа күрә олаучы солдатлар чаналарда утыра, алар ботинкалары өстеннән нинди дә булса җылы әйбер йә калын постау, яки сарык тиресе чорнаган булалар. Каршыга яралы гаскәриләр обозы очрый, димәк, алгы сызыкка якынлашабыз. Тукталган авылларда гаскәр шыгрым тулы, берәр куышка кереп ченкәер урын тапмый аптырыйсың. Бер авылда шулай мич янына урнашып йоклап ятканда, минем яңакка чәп итеп өстән кирпеч килеп төште! Ул авылга караңгы төшкәч, соң гына килеп кергән идек. Без тукталган авылның өйләре, әйткәнемчә, солдат белән тулы. Мин. ничек туры килде шулай, мич янындагы бәләкәй бушлыкка шинель ташлап яттым, һәм ятып инде йокыга китәм дигәндә генә, әлеге хәерсез кирпеч минем яңакка сикереп төште. Мич башында гырлап йоклаучы солдатларның берәрсе аны тибенеп куптарган булса кирәк. Бу кирпеч вакыйгасының кызыгы шунда, кирпеч шулкадәр җайлы килеп төште, мин яңагымның артык әллә ни авыртуын да сизмәдем. Кирпечне баш астына салдым да шундук тагын йоклап киттем. «7 январь, 1942 ел. (алдым 19.11 ) Сөекле әнием һәм әти! Иң элек сезгә ялкынлы сәлам. Кичә әнинең открыткасын алып, бүген хат язуны кирәк таптым. Үземдә хәзергә бернинди дә яңалыклар юк. Тормышым бер көе ага. Яңа ел да сизелмичә генә килен, үтеп тә китте. Морат белән сездән генә хатлар алам. Быковтан. Зиннәттән бернинди хатфәлән юк. Әдәбият мәхәлләсе дә хәбәр җибәрми. Алар сиңа ышаналар булса кирәк. Югыйсә берничә хатка каршы бер хат кисәге булса да алыр идем. Әле минем хикәяләр басылмаган, күрәсең. Син дә. хәбәр итмисең. _ Сезнең күмәк~ посылканы әле булса тапшырганнары юк Хәерле булсын. Сез шулай да аны тикшертегез әле. Әле бу арада бер нәрсә дә яза алганым юк Вакыт та, илһам да юк. Казанда нинди яңалыклар бар? Хатларыгызны бик кыска һәм бертөрле итеп язасыз Миңа карамагыз. Сезнең тормыш минекенә караганда вакыйгаларга. хәбәрләргә баерак булырга тиеш. Сезнең исән-саулыгыгызга мин бик шат, ләкин Казан хәбәрләрен дә беләсем килә Яңа елны ничек каршы алдыгыз? Без дә күңелле генә итеп каршыладык Күңелле дигәч тә әллә ни булмады инде. Шулай да 200 грамм аракыны кружкага салып, безнең җиңүебез өчен күтәрдек Гапмун уй- налык. белсәк га белмәсәк тә сикергәлән аллык Кыскасы, бер солдат бәйрәме булды. ‘ Академия театры эшлиме? Анда нинди яңалыклар бар? «Кызыл I атарстан»да әдәби әсәрләр басыламы? Әйс. Татарстанның 100 миллион сум акча бүләк итүенә мин бик шатландым. Сез дә калышмыйсыз икән дигән горур фикер мине шатландырды. Беләсез бит. мин бераз милләтче дә. Ярый, хәзергә җитәр. Сезне сагынучы улыгыз: Атилла. Йөзләрегездән үбәм Туган-тумачага һәм якын дусларга сәлам сөйләгез». Без күп юллар узып, байгак авылларда, шәһәрчекләрдә туктала- туктала алга барганнан соң, Ефремов шәһәрендә озакка урнаштык. Безнең армиянең һөҗүме тукталды, алгы сызык ныклап оборонага әзерләнде, безнең участокта аерым вак сугышлар, аерым бәрелешләр генә була башлады Безнең ветчасть шәһәр вет лазаретына урнашты. Аның ватык-сү- текләрен төзөггек, эчен бик әйбәтләп тазарттык, дезинфекцияләдек. Манежга яралы атлар килә башлады Без манеж белән янәшә, бер түбә астындагы өйдә яшибез. Бераздан олкән ветфельдшерлар лазаретта калды, кече вегфелыперлар батальоннарга беркетелде. Мине үзем белән озак юллар узган өченче батальонда калдырдылар. Бу батальон исә шәһәр янындагы бер авылга урнашты Минем бурыч хәзер иртәше алтыда торып, үземнең батальон атлары янында булу. Өлкән олаучы белән бергәләп аларны эшкә билгеләү, авыруларын калдыру, аларны үземә йә лазаретка жибәреп дәвалау, әгәр кирәк булса, полк тимерчелегенә озатып дагалату. төрле профилактик эшләр башкару. Ә атлар саны һәрвакыт тиешеннән артык була. Сугыш башлану белән барлык хәрби бүлекләр атсыз берни дә эшләү мөмкин булмаганын яхшы аңладылар. Төрле юллар белән атлар саны һәр җирдә арттырыла башлады, шуңа иярен, без лә мөмкин булганда алгы сызыктан яраланып килгән атларны үзебездә дәвалап, полкта калдырырга тырышабыз. Батальондагы эшләр башкарылгач, лазаретка кайтам Ул шәһәрдән чак кына читтәрәк калку бер урында. Миңа ничек булса да ветеринария белеменең практикасын тизрәк үзләштерергә кирәк Юллар гизгәндә, дөресен әй терт ә кирәк, мин уңайсыз хәлләрдә дә калг алыйм Институтта герлек физиологиясен дә. аның анатомиясен дә өйрәндем, ветеринария да махсус урта мәктәп прот раммасыннан ким узылмады, ләкин дәвалау, хайванга ярдәм күрсәтү практикасына килгәндә, мин шулай да сай йөзә идем Атның эче авыртса, сәбәбен ничек тиз генә белергә, нинди ашыгыч чаралар күрергә, ничек җиңел генә итен атның бөят венасыннан кан алырга, тоякка ничек нык һәм килешле итеп бәйләм ясарта һ. б. һ. б. бик күн гамәли эшләрдә минем тәҗрибәм бик чамалы иде. Димәк, хәзер җиң сызганын шул эшләрне үзләштерергә кирәк. Өйрәнергә, өйрәнергә һич тартынып. оялып гормастан сорашырга, белергә, иптә кул ныгытырга кирәк Мин өзлексез уку белән иште бергә алып бардым, һәр процедураны үз кулларым белән башкарырга тырыштым. Рәхмәт апарт а. миңа бөтен иптәш булышты Әй герсең, алар да үзләре яраткан һөнәрне минем тизрәк үзләштерүемне бик телиләр иде. Без бик тату яшибез. Кичләрен мич янында чуенда бәрәңгенең пешкәнен көтеп төпләшәбез. Кече ветфетьдшер Николай гармунын кулына алса, моңлы итен рус. украин көйләрен су эабыз Фронт хәлләре турында сөйләшәбез, юрыйбыз. томан кы тары». газегалар укып, шунда язылганнар гурында фикер алышабыз Ниһаять, йоклар вакыт җитә Мин өстәл янына урнашып, хикәя язарга керешәм Дәртләнеп, янын эшлим Мондый та тат ты минутларның булуы мөмкинме соң? Ә иптәшләр йоклый Мин снаряд гильзасыннан яса нан лампа яктысында эшемнән һаман аерыла алмыйм, язам Хикәя «Якташларым» дин аталачак Андагы вакыйга тарта нигез үтем күргәннәр. 5 .к у. I* < 65 «28/1 — 1942 Сөеклеләрем әни һәм әти! Сездән бер хат, бер открытка алып, ифрат дәрәҗәдә шатландым. Ул хатлар узган айда, узган елда язылган булуларына карамастан, мин байтак күп вакыйгалар кичергәннән соң алынган беренче хатлар. Шуңа күрә алар мине тынычландырдылар, сезнең исәнлек хәбәрегезне китерделәр. Ул хатларыгызда, тагын бер хат җибәрербез, дигән булсагыз да. мин әле аны һаман алганым юк. Шуны көтәм. Сез зинһар мине борчуга салмыйча, бу хатны алу белән җавап язып җибәрә күрегез. Хатларыгызга ачык һәм тулы итеп языгыз. Үткән (11.XI) хатыгызда, әни. син шәһәрдә яшәмәвең турында язган идең. Мин бит синең кайда эшләвеңне рәтләп белмим. Син кайда эшлисең соң? Ничәнче классларда укытасың? Әти стоматология институтында кем булып эшли? Хатыгызда шуларны да языгыз. Инде үземнең хәлләргә килсәк, миндә исәнлек-саулык һаман шул полкта ветфельдшер булып хезмәт итәм. Эшем артык авыр түгел, көннәр ифрат салкын, ләкин миңа алай артык туңарга туры килми. Өстем җылы, ашарга җитә. Күрәсез, минем тормыш бер дә зарланырлык түгел, тик бер нәрсә генә борчый, сездән даими рәвештә хатлар ала алмыйм Тизрәк дөньялар тынычлансын иде дә, тизрәк өйгә кайтырга булсын иде. һәммәгезгә миннән ялкынлы сәлам. Исәнлектә күрешүне теләп, йөзләрегездән үбеп: Атилла.» Мин кечкенә генә бер авыл өендә яшим. Хуҗа хатыны мич тәүмәле буйчан һәм юан бер апа. Таня атлы. Аның ире исә бәләкәй генә, чандыр гына, кара сакаллы, бик күпне күргән, хәтта беренче Бөтендөнья сугышында немецтә әсирлектә булган кеше. Филипп агай. Ул бик тырыш хуҗалыклы. ләкин шулай да хатынының күзенә генә карап тора. Андый-мондый ярамаган берәр эш кылса, тетя Таня аңа аяк тибеп «Тудыт твою мать!» дип кенә кычкыра. Андый дулаган чакларында тетя Таня миңа карап карты сизмәслек кенә итеп елмаеп күз кыса. Янәсе, ул юрамалый гына. Филипп агай беренче Бөтендөнья сугышы вакытында Германиядә әсирлектә булган, дигән идем. Хәзер ул немецларның шулкадәр үзгәрүенә шаккатып йөри. Ул күргән немецлар, әйтүенә караганда, бөтенләй башка. Ә инде болары, әле күптән түгел генә Ефремов урамнарында хуҗа булып кукраеп йөргәннәр, һич танырлык түгел. Агайның сөйләвенә караганда, хәзер немец бөтенләй ерткычка әйләнгән. Мәсәлән, шушы өйгә килеп керү белән алар бөтен савыт-сабаны урамга чыгарып атканнар. Агай алар телендә сөйләшеп, никадәр үз кеше булып күренергә тырышмасын, барыбер аны хатыны белән бергә өеннән куып чыгарганнар. Инде килеп, күрәләтә халык алдында бер чал бабайны атып үтергәннәр. Филипп агай тәмам аптырашта, ни булган бу немецка дип шакката. Агайның үзе үстергән самосад тәмәкесе бик зәһәр. Хуҗа башта хәсиятләп ул юмэкенен сабакларын өстәлдә бик үткен пычак белән телгәли, аннан нәзек кенә сабакларны кетердәтеп турарга тотына. Усал тәмәкесе белән мине дә еш кына сыйлый Бу тәмәке үзенә бер төрле сорттыр, ахры. Бу каты тәмәке каршында, безгә паекка бирелә торган махра, фамильный чәй кебек йомшак булып тоела. Тетя Таня белән Филипп агайлар куышында яшәгән көннәремдә мин күп яздым, күп укыдым. Кичләрен күрше-күләндә яшәүче кызлар кереп тула безгә Мин аларның портретларын ясыйм Алардан оккупация көннәрендә күргәннәрен сөйләтәм. Март башларында безнең башлыгыбыз булган майор лазарет манежында авыру атлар белән маташканда мине чакырып алды да: Армиянең Ветотдел начальнигы полковник Зенкевич сезгә хәрби исем бирергә кирәк, ди. -Сезнең белемегез югары Минем күзәтүемчә, сез инде хәзер җитәрлек тәҗрибә тупладыгыз. Сезгә кимендә лейтенант дәрәҗәсе бирелергә тиеш. Әлбәттә, бу минем өчен куанычлы хәбәр иде Димәк, командование минем хезмәтемнән канәгать. Тик шулай да. . Бездә лейтенантлар җитәрлек бит. иптәш майор, нигә кирәк аларның санын арттыру? - Әгәр звание бирсәләр, сезгә бездән китәргә туры килер, бәлки Шулай кирәктер, дип уйладым мин Яна урынла тагын да файдалырак кеше булырмын Бәлки, гагын да кайнаррак урынга эләгеп, вакыйгалары куерак урында булырмын Ә ул минем өчен файда гына китерәчәк Әйе, анысы шулай, тик әгәр миңа звание бирелеп, мин бу частьтан китсәм, ни әйтсәң дә. бик нык ияләшкән иптәшләрдән аерылу авыр булачак Миңа ветфельдшерлар Ефимыч та. Коля да. Ксенофонтов та. хәтта менә бу әрсез санитар Захар да жәл булачак Ләкин мин. киткән хәлдә, алгы сызыкка якынрак булачакмын бит Бу исә мина романтик кызыклыгы, хәвефле хәлләрдә тагын бер булып карау ләззәте белән мавыктыра, алгысыта. Мәгәр миңа бу юрау белән озак азапланырга туры килмәде Ай урталарында ук майор миңа эшнең барып чыкмаганлыгын аңлатты. Озын сүзнең кыскасы, мин атлар дәвалаудан тыш. үзем өчен иң изге саналган әдәби хезмәтемә тагын ла ныграк, үҗәтләнебрәк керештем Егетләрдән азрак йокласам да, язуны, башлаган хикәяләремне ташламыйм, аларга чат ябышып ятам. Арада иң олыбыз Ефимыч миннән көлә. «О-о егет, болай булгач, сиңа орден бирәләр инде», ди Байтак еллар узганнан сон. әдәби хезмәтләрем өчен миңа орден тапшырылганда, мин бу карг ветеринарның сүзләрен көлемсерәп искә алачакмын әле Шулай көннәр бер-бер артлы узын тора Без иртәдән кичкә кадәр атлар арасында һәр көн диярлек үзебез төзегән сугым мәйданчыгында кухнялар өчен мал суйдырабыз. Түшкәнең бавырын, бизләрен, эчәкләрен тикшереп, аның ашарга яраклы икәнлеген билгелибез, яңа килгән атларга маллеинизация ясыйбыз һәм башка бик күн ветеринария чаралары уздырабыз. Ә кичләрен лазаретта гәп сугып утырабыз. Колядан гармун уйнатабыз яки кычкырын, яңа килгән газет укыйбыз. Безне аерата Оренбургның феерверкгай дөрләп, чытырдап, утлар чәчтереп, янган мәкаләләре дәртләндерә. Без бервакыт шулай ук бергәләп фикер алыша-алыша Корнсйчукның «Фронт» исемле пьесасын укыдык. Тиздән безгә гагын дислокацияне алыштырырга, яңа урынга күчәргә туры килде Без. йөри торгач, ниһаять, җәй урталарында тына Тула шәһәренә якын Скуратова станциясе тирәсендәге Сабатеево исемле бер авылга барын урнаштык Безнең армия күптән оборонада Алга китү сизелми. Киресенчә, дошман активлыгын көннән-көн арт гыра гына бара. Идел буйларыннан күңелсез хәбәрләр ишетелә Дошман Сталин, радка һоҗүм игә. Кырым ярыматавында. Воронеж якларында без уңышсыз- лыкка очрат айбыз. Безнең өстә дә хәзер фашист үзен личектер артык һавалы тота башлады. Төннәрен, бөтен тирә-якны көндезгедәй яктыртып. күккә ракеталар аса һәм узловой саналган Скуратова станциясен бомбага тота Күктә самолетлар улый, прожекторларның яктылык тге- малары чайкала, кырлар, агачлыклар өстен кызыл, яшел, зәңгәр пунктирлар белән чуарлан трасса ясаучы пулялар сибелә башлый Без андый минутларда йөгерен урамга ташланабыз, шомланып, гетрәнеп авыр бомбалар ярылуын кү«этәбез, дошманга ләгънәтләр укыйбыз Әйе. бомбага тоту дигән әйбергә кеше беркайчан да күнегә алмый Менә ничә тапкыр инде күктә дошман очкычлары улый Мен.» ничә тапкыр инде дошман бомбалары җир шарын ярын җибәрердәй гөрселдәп шартлыйлар. күккә туфрак, таш. йомычка фонтаннары күтәрелә. Ләкин Һәрвакыт күңелдә дәһшәт һәм тәннең оеп, катын калуы кичерелә Мин бу халәтне беренче тапкыр сугыш башында ук. Орел станциясенә фронт өчен хәрби кием озата барганда кичергән идем Истә калганнарыньан тагы Еф- ремов шәһәрендә дошман самолетларының станциядәге пассажир поездлары өстенә бомба ташлавы булды. Анда, дошман очкычлары киткәннән соң, перрон тулы мәет ята иде. Хатын-кыз, балалар, карчыклар... «22.06.42 (алдым 4/VII). Сөеклеләрем әни һәм әти! Сезгә башта үземнең ялкынлы сәламнәремне җибәрәм. Үзем исән- сау. Бернинди дә әйтерлек яңалыкларым булмаса да, бәлки, хатыма җавап килер дип язам. Сезнең 5 майдан соң бер хатыгыз да юк. Сез исәнме, ни өчен хатларыгыз килми? Без урыныбызны үзгәрттек, ләкин шуңа карамастан, иптәшләргә хат килеп торды. Тормышымда бер үзгәреш тә юк. Әкрен-әкрен мин чын ат док горы булып киләм... Исәнлектә күрешүне теләп, сезне сагынучы улыгыз: Атилла.» Безнең Сабатеевка авылында яшәү бик озакка сузылды. Чарлаксыз, яссы түбәле бер кирпеч өйдә торабыз. Бернинди каралты-кура кебек нәрсә юк. Өйнең эчке өлеше иркен бер бүлмәдән гыйбарәт . Идәне җир. Күрәсең, мондый идән бу яклар өчен табигый бер нәрсәдер. Без. кече фельдшерлар, санитар Захар һәм тимерче Герасим шунда бергә яшибез. Немец бу авылда булган инде. Алар да шушы өйдә озын өстәл тирәсендә утыра торган булганнар. Идәнгә салам түшәп йоклаганнар. Хуҗа хатынның җиткән өч кызы бар. Алар берсеннән-берсе чибәр, көләч нәрсәләр. Дошман килеп кергәч, немец солдатларының үзләренә күзләрен майландырып карый башлауларын сизгәч, кызлар өйдән чыгып сызганнар. Дошманны үзләренә каратмас өчен чәч тарамаганнар, өсләренә иске- москы кигәннәр, битләрен юмыйча, пычрак килеш йөргәннәр. Немецның да эшләре алай мактанырлык булмаган, күрәсең. Алар, һәр көнне кичке аштан соң. анадан тума шәрә калып өстәл тирәсендә бет багалар икән. Моны безгә хуҗабикә сөйли. Безнең майорны дивизиягә җибәрделәр. Аның урнына гамбовлы Покровский дигән врач килде. Ул да майор. Әмма әз генә дә безнең элекке башлыкка охшамый. Эре сөякле, зур корсаклы, ап-ак чәчле сүлпән бер кеше. Чын мәгънәсендә борынгы интеллигентның коеп куйган бер типажы. Берәүгә дә каты эндәшмәс, ашыгучанлыкның, кабалануның кан дошманы. Бик шәфкатьле һәм сабыр кеше. Килү белән ул миңа старшиналык вазыйфасы йөкләде. Тимерчеләр курсы ачылу белән, миңа тояк анатомиясе һәм физиологиясеннән курста дәрес алып баруны тапшырды. Уйлавымча, ул минем белән генә аерата якын бер сердәш иде. Безнең командованиенсң сугыш башындагы зур ялгышларын, гомумән, безнең «на урра» эш итәргә яратуыбызны һич яшермичә хурлый. Минем әдәби- ят белән кызыксынуымны белгәч, ул бик аптырады. Бүгенге шартларда әдәбият һәм сәнгать кебек нәфис нәрсәләрнең яшәве мөмкин түгел аныңча. «27.09.42 (7/Х алдым) Сөеклеләрем әни һәм әти! Миндә исән-саулык. Бернинди дә яңалык юк. Әни. синең открыткаңны һәм 16 сында язган хатыңны алдым. Гоганың адресы табылуына мин бик шат. Адрес кулга төшү белән мин хат язып салдым. Моратның хатлары тәртипле рәвештә килеп тора. Аның хатыны -Наилә исемле бер татар кызы икән. Морат белән бергә укыган, хәзер Байкал артында госпитальдә хезмәт итә. Моратның язуына караганда, минем аны күргәнем бар икән. Өченче көн «С. Ә.»тыиа хикәяне төгәлләп җибәрдем. Нәрсә килеп чыккандыр инде. Имаметдиневкә дә. Гумеровка да хатлар яздым, хикәям турында редакция фикерен язуларын үтендем. Рахман һәм Мөхәммәт абыйларга хатлар язган идем. Алмаганнар- дыр. Җавап юк. Моннан атна-ун көн элек сезгә 500 сум акча салган идем. Ул да барып җитмәгән ахры. Монда көннәр, сентябрь уртасына кадәр начар булып торганнан сон, яхшырды. Хәтта эссе булып китте. Көз быел соң килергә тиеш. Мин үткән хатымда Зиннәт турында сораган идем. Синең аларга барырга вакытың юктыр шул Ярар инде. Җибәргән кәгазеңне алдым. Аны син җибәргәнсең икән. Мин ул кәгазь редакциядәндер дип. аларга рәхмәт укып xai язам тагын. Җибәргән рәхмәтемне, аларның берәрсен очратсаң, кире ал. Ул рәхмәт сиңа тиеш. әни. Минем өчен борчылмагыз, мин үземне яхшы хис итәм. Сәлам белән, йөзләрегездән үбеп: Атилла». «8.11.42. (алдым 26/11) Сөеклеләрем әни һәм әти! Сезгә ялкынлы сәламнәрдән соң бәйрәм тәбрикләре жибәрәм. Синең хатларыңны, әни, тәртипле рәвештә алып торам Ф. Хөснидән. Зиннәттән хатлар аллым. Фатих. «Яклашларым» ошады, октябрь номерына җибәрергә уйлыйбыз, дип яза. Зиннәтнең ссңелесе Фатыйма үлгән икән Бүген аның да кайгысын уртаклашып хат яздым Тормышымда бернинди үзгәреш юк Казанга тагын бер хикәя җибәрдем. Анысына ни әйтерләр тагын? Син очратсаң, сорашырга онытма Шулай буш вакыт ларда язгалый алам. Бу эш миңа кыйммәткә төшсә дә, зур канәгатьләнү хисе тудыра. Язган хикәям менә шушындый кәгазьдә 83 битле булып чыкты. Язган темам таныш булганга күрә, җиңел язылды. Ә< әр басылса, укырга вакыт табыгыз. Аннан гонорар турында Хикәя басылып чыккач та («Якташларым») сез мина хәбәр итегез, мин сезгә доверенноегь җибәрермен. Ә хәзергә җибәрмим әле. чөнки кем белә аны. хикәянең язмышын анык белми торып, мәшәкатьләнү урынсыз Йөзләрегездән үбәм. ялкынлы сәлам белән: Атилла.» Менә 1942 ел да узын бара. Көн дә без үзебезнең участоктагы хәлләр турында, алгы сызыктагы яңалыклар турында ишетеп торабыз, анда урыныурыны белән бәрелешләр, разведка рейдлары булып тора. Сталинград якларыннан исә безгә хәвефле, шомлы хәбәрләр ишетелә. Алар безнең ярсу күңелләрне авыртыралар, рәнҗетәләр. Без һәр кон иртәнге алтыдан торып атлар янына чыгабыз. Авыру атларга термометрия уздырабыз, яраларына операция ясыйбыз, дәвалыйбыз Мин хәзер һәр буш минутымны дигәндәй язуга бирәм. «Якташларым» исемле хикәям турында Казаннан җылы хәбәрләр алу мине ифрат өметләндерде. «Югазы егете» исемендәге хикәягә керештем Мин анда фашистларга булган нәфрәтемне булдыра алтайча тәэсирле игеп язачакмын. Хикәя укучыны көйдереп алырга тиеш. Фашизмның нинди афәт, нинди дошман икәнлеген әйтәчәкмен Ул кечкенә повестемны, чыннан да. дулкынланып, янып, тетрәнеп яздым. Алтарак китеп әйтим, ул әсәр журналда басылса ла. соңыннан минем бернинди җыентыгыма кермәде. Күрәсең, башка хикәяләрдән кайтыш булып чыккандыр. Әйе. язучы күргәннәренә битараф булырга шеш түгел, авыр кичерергә. гаделсезлек өчен чын мәт ънәсендә ут йогарга, янарга тиеш, әмма ул тойгыларын укучысына җиткерү өчен ак кәгазь өсгенә иелгәч, һәрбер деталь өстендә тыныч кына уйланып шт итсен. Чөнки нәфис әдәбият ул сәнгать әсәре, аны кылыч болгап тудыру мөмкин түгел «20.1.43. (6.11.43 алдым) Сөекле тәрем әни һәм әти! Сезгә башта ялкынлы сәлам. Үземдә исән-саулык. Бер дә алай әйтерлек яңалык тарым юк. Сез җибәргән посылка әле килен җитмәде Әнинең 31 ендә язган открыткасын алдым. Әни яңа елны каршы ала алмаган икән. Дежур булып уздырган. Мораттан тәртипле рәвештә хатлар алам. А. Гомәр аркылы җибәргән кәгазь исән-сау килеп җитте. Тик бу арада язарга гына вакыт юк. Шәриф Камал үлгән икән. Чын реалист, зур язучы булуы өстенә. бик яхшы кеше дә иде. Әрәм булган мәрхүм. Таҗи Гыйззәттән хат алдым. Ул минем хикәятне укый алмаган әле. Иптәшләр яхшы фикердә. «Совет әдәбияты»нда басыДачак. дип яза. Башка хәбәрләрем юк Йөзләрегездән үбеп: Атилла». «7.02.43 (17/2 алдым) Иң элек йөзләрегездән үбеп, ялкынлы сәламнәремне җибәрәм. Әнинең 21 январьда язган хатын кичә алып, сезнең тормышыгызны тулы рәвештә күз алдыма китереп бастырдым. Әни авыру булса да минем өчен бик мәшәкатьләнгән икән. Үткән хатым начар кәеф белән язылган иде. Сезне юкбар нәрсәләр белән борчуым өчен гафу үтенәм. Үземдә бернинди дә яңалык юк. Көннәр сизелмәстән узып торалар. Кәефем яхшы. Син, әни, кайсыдыр бер хатында, туңмыйсыңмы, дип сорыйсың. Юк, әни, өстемдәге киемнәр бик җылы минем. Аннан эшем дә алай туңып-өшеп башкарыла торган түгел. Китапгазеталар укырга да вакытым юк түгел. Иптәшләрем бик яхшы кешеләр. Аз булгангадыр инде, без бертуганнар кебек дус, тату яшибез. Мин бу тормышымны кырык беренче елны кичергәннәрем өчен бер мөкяфәттер дип уйлыйм. Тормыш бит ул һәрвакыт начардан тормый, кайчак яхшысы да булып куя. Әни. син соңгы хатларында, акча җибәрмә, дип язасың. Менә январь аенда акча сала алмадым. Ләкин синең киңәшеңә карап түгел, ачуланма, акчаны танклар колоннасы төзүгә бирдем. Ә киләчәктә булган акчаны сезгә җибәреп торачакмын. Чөнки аның миңа бөтенләй кирәге юк. Дәүләт минем көнкүрешемне тулысынча үз өстенә алган. Аның биргән акчасы сезгә җибәрү өчен генә дип беләм. Әни. син, зинһар өчен, үзеңне сакла. Синең сәламәтлегең - минем шатлыгым. Әгәр мине шат. бәхетле итәсең килсә, минем бу киңәшемне тыңла. Күп калмады инде. Безнең өчен һәм башка миллионнар өчен булган җиңү туеның шатлыклы музыкасы ишетелә башлады. Атилла». «14.02.43 (алдым 15/III) Сөеклеләрем әни һәм әти! Кичә сез җибәргән посылканы алып, сезнең үзегезне күргән кебек булдым Кичә бер яхшы иптәшем белән (мин шуның белән торам) кечкенә генә бәйрәм ясап алдык. Ул иптәш әлегә азат ителмәгән яктан, аңа хат та. хәбәр дә җибәрүче юк Минем турыда сөйлисе дә юк, ул да бик шатланды. Яхшы консер- ваны ачып җибәрдек, кечкенәнең бөкесен һавага очырып сезнең сәламәтлек өчен калай кружкаларны чәкештердек Кыскасы, бик рәхмәт. Барыннан бигрәк төш яхшы барып чыккан. Андый сыйларны татымаганга бик күп вакытлар үтте бит инде. Аннан янчык та бик зәһәр икән. Аны кем әмәлләде? Йөзләрегездән үбеп, сәлам белән: Атилла.» ХаIлар минем зур юанычым. Әнием бер вакытта да хат язарга иренми. Мин аның бу гүзәл гадәтен кече яшьтән үк беләм. Күрәсең, бу гадәт аның ифрат туган җанлы кеше булуыннан киләдер. Ул гомер буе апаларына, абыйларына, ахирәтләренә, хәтта ерак туганнарына хат язып торды. Әти исә хат язу мәсьәләсендә әнием белән ярышыр чык кеше түгел. Әти озак-озак вакытлар бездән аерылып торды. Андый чакларда да хатларын арт ык еш язмады. Мин армиягә алынгач, миңа да сирәк кенә язгалады. Аның каравы әниләргә дә. дус ишкә дә. яңа гына аралаша башлаган әдәбиятчы танышларыма да хатны һич авырсынмыйча язам Аның бәрабәренә минем почтам хәзер (әлбәттә, фронт, сугыш шарт- 70 ларын искә алып) бер кайчан да буш булмый. Мин рәхәтләнеп кулыма әле генә килгән хат алам. Ләззәтләнеп, кызыксынып укырга керешәм Бу күпвакыт мине дәртләндерә, миңа яна көч-куәт өсти Бер хатта әни минем өчен бик кызыклы хәбәр язган. Кызыклыгы аның шунда Мөхәммәт абый әнигә: «Атилла нигә Язучылар союзына керергә гариза язып җибәрми?» - дигән. Ул үзе хәзер Литфонд директоры икән, әгәр Атилла союз члены булса, сезгә материаль ярдәм дә күрсәтеп булыр иде. дип өстәгән. Хаттагы бу сүзләргә мин башта артык әһәмият бирмәдем. Ләкин уйлана торгач, шулай да Казанга үтенеч язып җибәрергә булдым. Бу вакытта минем журналда «Якташларым» атлы озын хикәям басылып чыккан, «Ютазы егете» исемле кечкенә повестем, ишетүемчә. «Совет әдәбияты» редакциясе тарафыннан басарга кабул ителгән иде. «11.03.43 (31/3 алдым) Сөеклеләрем әни һәм әти! Иң элек сезгә кайнар сәлам. Әнинең 17 сендә, әтинең 19 нчы февральдә язган хатларын инде яңа урынга килгәч кенә алдым. Исән-сау. тыры* шыптырмашып яшәвегезгә мин шат. Үземнең шәхси тормышымда бер дә ул-бу яңалыклар юк. Элекке урнымда иске хезмәтемне үтим. Әни дә. әти дә Мөхәммәт абыйның киңәше турында язасыз Белмим, юкка җилкенү булырмы, мин А. Гомәргә хат һәм үтенечемне җибәрдем һавалар бездә шактый җылынды. Күк йөзе болыт лар белән канланган. ләкин шулай да яз үзен сиздерә инде Ялкынлы сәлам белән, йөзләрегездән үбеп Атилла.» Бераздан без төпләнгән урыныбыздан тагын кузгалып кит тек Ияләшкән урын белән саубуллашу авыр булса да. безнең алгы позициядәгедер Көнбагышка уңышлы бара башлаганга күрә, дислокация алыштыруыбыз шатлыклы бер вакыйга булып тоелды. Ул көннәрдә армиябез тоткан ут сызыгы буйлап байтак вакыт кыдырдык Азат ителгән авылларда булдык, инде бер урында төпләндек дигәндә генә, тагын чигенергә туры килде. Аннары тагын алга юл тотлык. Ниһаять, кышкы авыр юлларны байтак гизгәннән соң, яңадан үзебез бик озак яшәгән Сабатеевкага кайтып егылдык. Бу авыл, андагы кешеләр безнең якын танышларыбыз булып бетсәләр дә. яңадан бирегә әйләнеп кайтуыбыз әйбәт фал түгел иде Тула шәһәреннән Сабатеевкага чана тартып кием-салымга ашамлык алыштырырга килүчеләр элек гә еш күреш әләде Хәзер алар тагын да ешая төшкән Узган җәйне колхозның кыр эшләрендә булышу өчен Туладан бер төркем кыз-кыркын да килгән иде Безнең егетләр алар белән дуслашып, соңыннан хатлар алыша башладылар. Коля да бер кыз белән дуслашып алган иде Инде ул кызының тагын Сабатеевага килеп чыгуын көтеп яши. Мин. полк музыкантлары белән танышып, бер иске скрипка табып кайттым Хәзер безнең эшләр мантый. Без кичләрен парлашып әйттерәбез. Коля гармунда, мин скрипкада Сергей исемле егетебез яз башында ук госпитальгә китте Соңыннан аның армиядән бөтенләй азат ителгәнлеген, өенә кайтарып җибәр!өнлекләрен ишеттек. Үпкә чире Көннәрдән бер көнне майор Покровский миңа «Сезне армия Веготделына чакырдылар». диде. Мин. бәлки, академия мәсьәләсе кузгалгандыр, дип уйладым Тик алай түгел икән Безнең начальникка. берәр белемле кешегезне безгә еллык отчет төзүдә булышу өчен җибәрегез әле. дигәннәр икән. Киттем. Мине Захар Осипович илтә барды Атларымнан, ияләшкән эшемнән аерыласы килми килүен, тик шул ук вакытта бу командировка бер җилләнеп кайту да бит ә ге Анысы начар түгел Армиянең тылдагы бүлекләре урнашкан авылга барып керү белән Ветотделны табып, начветарм янына кердем Үкчәне үкчәгә бәреп, чеегь биреп доклад ясыйм. Төксерәк йөзле, буйчан бер белорус икән полковник Зенкевич. Ул мине өстәл артында утырган килеш тыңлый да. хәзер үк ярдәмчеләре янына, күрше бүлмәгә кереп эшкә керешергә куша Мин аның әйткәнен үтим. Ярдәмчеләре икәү. Икесе дә майор. Берсе белорус. Сабуров фамилияле. Миңа шуның белән эш итәргә туры киләчәк. Эш шуннан гыйбарәт: ашыгыч рәвештә дивизияләрдән җыелган материалны тәртипкә китереп, мәгълүм форма буенча фронт штабына отчет эшләп җибәрергә кирәк. Вакыт чикле, шуңа күрә хәзергә йокыны онытып торыр! а туры килә. Башта майор Сабуров минем белән салкынрак мөгамәләдә булды. Ләкин, бергәләп эшли торгач, без бөтенләй дуслаштык Чиннар, дәрәҗәләр онытылды. Төннәр буе йокламыйча эшлибез Отчет дигәне, сугыш шартлары булуына карамастан, әллә ничә йөз графадан тора. Безнең каралама — бөтен өстәлне каплап алган җәймәдәй зур кәгазь. Без аны җилем белән ябыштырып ясадык. Күзләр йомыла башлаганчы эшләп, исәпләп утырабыз, ичмаса арифмометр да юк. бары счет. Үтереп йокы килә башласа, берәр чәркә спирт эчеп җибәрәбез. Хикмәти хода, мин моңарчы алкогольне йоклата торган эчемлек дип белә идем, бу очракта киресенчә булып чыкты. Йокы кача да без тагын эшкә керешәбез. Майор бик чибәр кеше. Дулкынланып торган саргылт чәчле, ак йөзле, бөтен җире килешле. Ул минем белән тиешеннән артыграк нәзәка- тьле булырга тырыша кебек. Хәлбуки, аның тупаслыгы, дорфалыгы турында дивизиядән килгән бер егетнең миңа зарланып сөйләгәне булды. Ул дөресен сөйли иде. Әйе. дуамал командирлар һәм аларның һавалы ППЖлары турында да ишетергә, хәтта үзләрен күрергә дә туры килде. Алар, сирәк кенә булса да. армиядә очраштыргалый. Әмма андый ППЖларның булуы безнең армиябездә үзләре теләп хезмәт иткән хатын- кызларга тырнак очы кадәр дә тап төшерми. Армия сафларында хатын- кызлар героик эшләр башкарды. Майор Сабуров миңа карата бик әйбәт мөнәсәбәттә булды. Без аның белән төннәребезне йокысыз үткәреп булса да, отчетны тиешле вакытка өлгерттек. Полковник эшебездән бик разый булды кебек. Бер-бер артлы, хат арты хат күчереп, аларны әсәремә керткәннән сон. мин тукталып, тирә-юнемә һәм югарырак карарга да. офыгымны киңәйтә төшәргә кирәктер дип уйлыйм. Алдарак әйткәнемчә, мин кырык беренче елның көз азакларыннан бирле Өченче армиядә хезмәт итәм. Безнең армия моңарчы алгы сызыкта әллә ни активлык күрсәтә алмады. Кыскасы, язар өчен куанычлы, саллы вакыйгаларга бай булмады. Хәзер бик зур вакыйгалар алдында юра безнең армия. Бу ачык сизелә. Хәрби юллардагы җанлылык, андагы корал һәм техниканың өзлексез агыла башлавы, армия штабындагы аерым частьлардагы күтәренкелек, алгы- сыну билгеләре күзгә бик ачык булып ташлана. Инде, мин хезмәт иткән бүлекчәнең генә түгел, гомумән, безнең Өченче армиянең сугышчан хезмәтләре турында да яза башларга ярыйдыр. Мин бу эштә үзем күргән, үзем ишеткән, инде соңрак укылган истәлекләргә таяначакмын. Минемчә, бу укучыга шактый кызык һәм гыйбрәтле тоелыр дип уйлыйм. Чөнки, киңрәк даирәне күздә тотып язганда гына, Бөек Ватан сугышының искиткеч гигант яу хезмәте икәнлеген. дәһшәтле һәм сөенечле олы вакыйгалардан торганлыгын күз алдына китерергә мөмкин. Безнең Өченче армия элек Үзәк фронтка керә иде. Соңгы вакытта ул Брянский фронты буйсынуына күчте. Хәзер безнең армия фронтының киңлеге алтмыш оер километр. Безнең армия алдында дошман тарафыннан бик нык ныгытылган Өрел. Белхов. Мңенск һәм Карачев шәһәрләре тора. Фашист аларның әйләнә тирәсен оборонага яраштырып егерме ай буе ныгытты. Безнең армиядә барлыгы алты дивизия, шуларның өчесе алгы сызыкта Ә калган өч укчы дивизия. Кырык беренче корпус дивизияләре, күршебез Алтмыш өченче армия артына сыенган. Безнең армиянең командующие, белүемчә, моңарчы Корзун фамилияле генерал иде. Кырык өченче елнын җәй урталарында аны генерал- лейтенант Александр Васильевич Горбатов алыштырды Ул утлар, сулар кичкән хәрби башлык. Беренче империалистик сугышта катнашкан, Гражданнар сугышында командир булып аклар белән сугышкан тәҗрибәле, батыр генерал 1937 елда репрессиягә эләгеп, төрмәдә дә утырып чыккан. Аның безнең армиягә килүен хәрби бүлекләр шатланып каршылады һәм ул, чыннан да. әле алда күренәчәк сугышчан хезмәтләре белән үзенең данын аклады, соңыннан Советлар Союзы Герое дигән исем алды. Сугыш беткәнче безнең Өченче армия башында шул булды Генерал Берзарин вафа тыннан соң Берлин шәһәренең комендаты булып билгеләнде «22.06.43 (6/7 алдым) Сөеклеләрем әни һәм әти' Җибәргән хатларыгызны һәм журналны алдым Бик зур рәхмәт Журнал укыгач га илһамланып кинем Моңа кадәр Әпсәләмнән бер хат алган идем Аңа хат яздым Җавап юк әле. Үземдә исән-саулык. Хәзергә ул-бу үзгәрешләр күренми. Үткән хатларымның берсендә академия турында язган идем. Әйткән сүз эшләнәчәк эш Хәзер минем укырга китүем вакытка гына бәйләнгән. Мине укырга җибәрергә дип. безнең армиянең иң зур начальниклары тиеш таптылар, кандидат итеп билгеләделәр. Укырга китә алсам, моның өчен сез дә шатланырсыз дип уйлыйм Чөнки укып, үземне илгә күбрәк файда китерүче итеп әзерлим Моңарчы ярты егәрлеккә генә хезмәт иттем сыман Җитәр инде, ил миңа зуррак эш йөкләп, миннән күбрәк эшләр галәп итәргә хаклы Бу минем матди, рухи, әдәби тормышымда һәм барыннан да биюр сезнең матди тормышыгызга әз генә дә комачау ясамаячак Киресенчә, ярдәм итәр дип уйлыйм Сагынып, ялкынлы сәлам белән: Атилла.» Язучылар белән хаг алышу турында сүз кузгалгач, мин Зоньяк фронт га хезмәт иткән Габдрахман Әпсәләмовны искә алмый булдыра алмыйм «Совет әдәбияты» журналының кайсыдыр бер санын укыганда мин бу яшь язучынь ң госпитальдә язган истәлекләрен күрдем. Мин аңарчы Әпсәләмовны шәхсән белми идем. Аның фронттагы кичерешләрен укыганнан соң, күрәсең, үземнең баштан ла шактый хәлләр узганга күрәдер, мин Габдрахманны ифрат якын иттем. Аның белән бәйләнешкә кер»к.'см. язышасым килде. Казанга Абду тла Гомәревкә Әпсәләмовнең адресын сорап хат яздым. Куанычка каршы, озакламый адрес килде. Мин шул ук көнне Габдрахмаша хат язып җибәрдем Көннәрдән бер көнне Әпсәләмовтан миңа хаг килеп төшүе үзенә күрә бер бәйрәм булды. Без шул көннән башлап аның белән даими рәвештә хатлар алыпта башладык Басылып чыккан хикәяләребез турында хат аша фикер уртаклаша торган булдык Бу эш шулай сугыш бегкәшә кадәр дәвам HI те. Архивымда әле дә егермеләп хаты саклана Хәзер инде мине армия Ветогделына квартал отчетлары төзешер өчен дә чакырталар Полковник үзе дә миңа карата шактый җылынды, кайчагында минем белән җиңелчә шаяртып сөйләшкәләүне дә үзенә рөхсәт итә башлады Минем академиягә укырга кигү-китмәү мәсьәләсе дә шунты көннәрдә хәл кылынды. Мине җибәрмиләр Хәерле булсын Мин ни эшли алам Бу турыла артык сүз дә кузга гмады. ул шулай сүнде Елның беренче квартал отчетын төзегәндә миңа Ветотдслда аерата нык эшләргә туры килде. Полковникның ярдәмчеләре әледән-әле дивизияләргә. полк һәм аерым атлы подразде тениеләрт ә киткәләп торалар Алар минем белән кайткан арада тына очрашатар миңа ниләр нпләргә кирәклеген әйтәләр, һәм тагын китеп баралар Ниһаять, мин аларның шундый озек-өзек ярдәме белән квартал отчетын очлап чыктым Встот- делның ирекле машинисткасы кара чутыр Мария Ивановна отчетны машинкада басты, полковник карап чыккач, кул куйды. Ярый, әйбәт булган,— диде полковник. Бик җитди генә итеп миңа текәлде — Моның өчен сиңа награда бирергә була. Мин рәхмәт әйттем һәм. наградадан бигрәк, мин өйгә кайтып килүгә бик мохтаҗ, дидем. Чөнки бу көннәрдә әнием больницада ята, аның язмышы өчен бик-бик хафалана идем. Шуларны полковникка әйттем. Ул миңа карап бераз уйланганнан соң: — Полк командирыңа рапорт яз, әниеңнән килгән хатны шуңа теркә, диде, мин үзем аңа шалтыратырмын. Мин көтмәгәндә мондый вәгъдәгә ирешүемә әйтеп бетергесез шат идем, частька кайту белән полковникның киңәшен башкардым, һәм менә бер көнне миңа Казанга предписание бирелде. Азык-төлек складыннан капчык гутырып ашамлык алдым, документларны тиз генә әмәлләделәр. Июль иртәләреннән берсе иде. Егетләр белән саубуллашып. Скуратова станциясенә киттем. Ә Көнбатышта ул көнне бөтен офык буйлап туплар канонадасы гөрселдәде. Ул бер генә секундка да тынмый. Бу көнне безнең гаскәрләр тарихи Курск дугасы һөҗүменә күчкәннәр иде. Менә мин Казаныма, өч елдан бирле төшләремдә күреп яшәгән Казаныма кайтам Мин чиксез шат, бәхетле, күңелем ашкына, алгысына. Уенмыни, үлем үкчәгә басып йөргәннән соң, тагын кадерле кешеләрең янына исән-сау кунакка кайт әле?! Мин өйдә беренче көнне әнием һәм әтием янында уздырганнан соң, икенче көнне иртәнге чәйне эчү белән үк Бауман урамына. Матбугат йортына киттем. Гази Кашшаф, Әнәс Камал белән таныштым, Абдулла Гомәр белән күрештем Аерата хәтергә нык сеңеп калган кеше Фатих Хөсни булды. Ул мине туганыдай күреп җылы каршы алды. Гадәтенчә, авырттырмый торган чәнечкеле сүзләр әйткәләп, миннән фронт хәлләрен сораштыра башлады. Әйтергә кирәк, үзенең гадилеге, җорлыгы белән ул күзгә күренеп якынайды. Минем аны җыелышларда, секция утырышларында очраткалаганым булса да. аның шәхси таны Хәтердә, Фатих Хөсни белән сөйләшеп утырганда, өстенә таушалып беткән френч кигән, кулына күпне күргән күн портфель тоткан атаклы язучы Кави Нәҗми килеп керде. Фронт хәлләре белән кызыксынганнан соң. Кави ага. Казанга кайчан килдегез, дип сорады. Мин җавап кайтарырга өлгермәдем. Фатих чәчрәп чыкты: Менә татар язучылары! «Килдегез» дип сорыйлармени? «Кайттыгыз» дип сора! - Кем була инде бу?— дидем мин. Фатих кул гына селтәде. Гамир Насрый дигән берәү шунда. Бәләкәй генә бер пьесасы белән дөнья куптаргандай йөри шунда, ачуым да килмәгәе... Көндезге гәнәфес вакытында Фатих Хөсни мине, кунакчыллык күрсәтеп. сыйларга алып китте. Сыйлау дигәннән, аның артык бер ашау-эчү талоны оар икән, мине ашханәгә алып барып шул талонга сыйлады. Ул алып барган ашханә сугыштан соң «Восток» ресторанына әверелде. Хәтердә саклаганы шул: мин аш белән бирелгән икмәкне ашап бетерә алмадым, калдырдым Бу хәл исә Фатихны соң дәрәҗәдә аптырашта калдырды. Аның кашлары маңгаена менде. шы түгел идем әле. Кави ага чыгып киткәч, без сөйләшеп утырган бүлмәгә укалы лейтенант погоннары таккан, бик фырт киенгән бер офицер килеп керде. Аның кулында камыш сумка. Аңа ияреп килгән (алар култыклашып килделәр) бер бик чибәр блондинка марҗа артык эчкә узмады. Бу офицер исә бик кыю рәвештә килеп Фатих белән исәнләште, аннан чират минем белән күрешүгә җиткәч, ул миңа карап. «Йөзең бик ак, егет, син фронтта күләгәдәрәк утырасың, ахры»,— дип куйды. Лейтенант редакциядә озак тоткарланмады Фатих белән ниндидер бер пьеса турында бераз сөйләшкәч, дамасын ияртеп чыгып та китте. Бездә мондый гадәт юк, агайне.— диде ул,— без алай сынык калдырып ашауны белмибез! Кайтканның өченче көнендә мин күптәнге дустым Зиннәт янына барып чыктым. Ул һаман Әҗем мәчете каршындагы ике катлы әллә кирпеч, әллә балчыктан ясалган чалшайган бер өйнен ярым подвалында яши иде. Алар хәзер әнисе белән икәүләре генә торалар. Бер бүлмәле тар квартирның шактый зур өлешен мич биләгән, түрдә ишек каршында ук бөгеп бүлмә мәйданы кадәрле диярлек сәке Зиннәтнең әнисе Камилә апа карт инде, ул беркайда да эшләми, гомере буена ирен, балаларын тәрбияләгән Зиннәт үзе хәзер авиация заводында токарь булып эшли Зиннәт эчке кичерешләрен ачык сиздерә торган егет түгел. Ләкин беләм, ул мине күрүенә бик шат. һаман элеккечә ябык, сузан һәм хәрәкәтчән Аңа Әҗем мәчетеннән Ленин районының теге очындагы заводка һәр көн җәяүләп атлау берни дә түгел. Агелло, диде ул минем белән исәнләшкәч тә (ул гомер буе минем исемне шулай атады), өйдә ашарга рәт юк. әйдә без синең белән базарга барып кайтыйк башта Без гәпләшә-гәпләшә Тукай урамының вокзал очындагы колхоз базарына барабыз. Трамвайлар ни сәбәптәндер йөрми Зиннәтләрдән чыгып китү белән юлда очраган кешеләргә карап барам Өс-башлары бигрәк бетерешкән. Киемнәрнең «яңа модалысы» дөньяга килгән хәзер. Кешеләр барысы да диярлек сырма телогрейка кия икән, аннап мех читек мехаушка. Мсхаушка өстеннән автомашина тәгәрмәче камерасыннан ябыштырып ясалган калош. Телдә дә яңа, сугыш чоры тудырган сүзләр ишетелә. Мәсәлән, моңарчы мин ишетмәгән «чумара» дигән сүз бик нык хәтердә калган. Урысы да, татары да шул сүзне куллана Кешеләр арасында бөтенләй скелетта кал!аннары да очрый Минем кызыксынуымны аңлап Зиннәт мондыйларның Ленинград кешеләре булуын сөйли. Ладога күле аша юл ачылгач, камалыштан котылып безнең якларга килеп чыккан икән алар. Сөйләшеп бара торгач, шактый ерак юл да сизелми калды Базарга керү белән Зиннәт брезент яшырлык кигән кызыл йөзле бер агайга үзе завод)ан ясап алып чаккан зажигалкасын алтмыш сумга саны да. шул акчага бер килограмм бәрәңге алды. Заводтан вак әйберләр ясап алып чыгарга мөмкинлек бирелә икән. Мин бәрәңгенең шул дәрәҗәдә кыйммәт булуына аптырыйм Менә синең әйтә җибәргән акчаларыңның бәясе! . Ә Зиннәтнең рух күтәренке. Сый булды, диде ул. җайлы килеп чык1ы. Без кире Тукай урамы буйлап җәяү генә Зиннәтләргә. Әҗем мәчете ятына киттек. Әйтә кайтып сәкегә утыргач, Зиннәт кул сузып кына сәке астыннан бер чәкүшкә аракы гартын чыгарды. Ашыкмый гына аның кәгазь бөкесен ачты, аракыны бик 1игсз игеп ике чокырга койды. Ул арада Камилә апа. Зиннәтнең әнисе, ярып пешергән кабыклы бәрәңгесен дә безнең алга кигереп куйды. Без сыйланабыз, сүз куертаннан-куера. телләр чишелгәннән-чишелә бара. Зиннәт Казан хәлләрен, завод хәлләрен, мин үземнең баштан кичкәннәрне сөйләшәбез Рәхәт. Сыналган җан дус белән туарылып бер сөйләшүгә ни җитә! Без шулай күләгәләр озынайганга кадәр утырабыз. Аннан мине дустым трамвай тукталышына кадәр озатып куя Казанда Язучылар союзына алдылар, билет тапшырдылар Ул билет миндә әле дә бер истәлек буларак саклана. Идарә утырышының рәисе Таҗи Гыйззәт иде Минем иҗатым турында Гази Кашшаф сөйләде Союзга алыну мөнәсәбәте белән мине мактады булса кирәк Икенче көнне без әнием белән Бакадтайта. адарның бәрәңге җиренә бардык Әниемнең бу бер сутый җирдә өмете зур Әмма, дөресен әйткәндә. бу өметнең акланмаячагы миңа ачык Бәрәшснен бер гә рәте-җүве күренми Казанда ун көннәр чамасы булдым. Тиздән күрешүне теләп, саубуллашабыз. һәм менә мин тагын юлда... Казаннан үзебезнең частька егерме җидесендә кайтып төштем. Безнең өченче армия. Курск дугасындагы башка армияләр кебек үк. һөҗүмгә күчкән. Бәхеткә күрә, миңа үзебезнең Ветчастьны эзләп йөрергә туры килмәде. Алар һаман Сабатаевка авылында иде әле. Икенче көнне үк булса кирәк, алга киткән дивизияләрне куып җитү өчен кузгалдык. Бөтен хуҗалыгыбызны арбаларга төягән, авыру, яралы атларны иярткән хәлдә, дошман хуҗалык иткән җирләрдән барабыз. Яндырылган, кара кисәүләре генә һәм морҗалары гына тырпаен торган авыл урыннары, юл читләрендә дошманның зир-зәбәр китерелгән техникасы, мәетләр белән тулы кырлар, окоплар белән ермачланган, снаряд буранкалары шадралаган басулар, болыннар... «27 июль. 1943 ел. Сөеклеләрем әни һәм әти! Сезне күрүдән туган җылы хисләр белән дәртләнеп, үзебезнең полкка бүген исән-сау кайтып кердем. Юл бик җайлы булды. Беренче төннең уртасында үземә югары шүрлекләрнең берсеннән урын да таптым. Рәхәтләнеп йоклый-йоклый, Мәскәүгә җиткәнемне сизми дә калдым. Аннан утырып китүе дә ифрат ансат булды. Казаннан китүем бик ашыгыч булды. Байтак кына туганнар, дус- ишлар белән саубуллашырга да өлгерә алмадым. Сез аларга күп сәлам тапшырыгыз. Моннан соң үзегезнең тормыш хәлләрен тулы итеп, буямый- иитми языгыз. Йөзләрегездән үбеп, ялкынлы сәлам белән: Атилла.» Белоруссия җирләренә дә аяк бастык. Мине башка частька күчерделәр. Бу хәрби бүлек Мең дә уналтынчы эваковетлазарет дип атала. Ул турыдантуры армия штабына буйсына. Безнең бурыч хәзер, беренче ярдәм күрсәткәннән соң. дивизияләрдән килгән авыру, яралы атларны армия ветлазаретларына. тылга озату. Безгә алгы сызыктан шатлыклы хәбәрләр килеп тора Август башларында Өченче армиянең хәрби советы тарафыннан язылган мөрәҗәгать укыдык. Анда түбәндәге сүзләр бар иде: •Сугышчылар һәм командирлар! Сезнең күз алдыгызда Гитлер бандитлары Орел шәһәрен җимерәләр. Сез аннан 6 10 километр ераклык та гына торасыз. Ике-өч сәгатькә сузылачак кызу һөҗүм, безнең югалтуларны киметү өстенә. туган шәһәребезне дә ватылып бетүдән саклап калачак. Алга, каланы һәлакәттән коткару өчен, алга!» Минем хезмәт урыным хәзер алгы сызыкка бик якын. Безнең частьлар зур авырлыклар кичереп булса да һаман алга баралар, бер-бер артлы авылларны, шәһәрчекләрне азат итәләр. Бу соңгы һөҗүмдә безнең хәрби частьлар Германиягә куылучы утыз мең совет кешесен азат иттеләр. Армиябез хәзер ункөнлек резервта. Безнең эш күп. атлар дәваЛый- быз. Безнең армия Өченче сентябрьдә Людиново шәһәренең көньяккөнчыгышында тупланды. Резервта булу озакка сузылмады. Тиздән Илленче армия частьлары белән берлектә тагын һөҗүмгә күчтек. Унынчы сентябрьнең кичендә дошман оборонасы өзелде. Армиябезнең алтмыш километр киңлектәге фронты дошманнан арчылган инде. Уң флангтагы дивизияләребез Быюш каласын азат итте, калган оч дивизия Людиново каласын алды. Бер атнага сузылган каты сугышлар нәтиҗәсендә безнең Өченче армиянең уң канаты утыз километрга, сулы алтмыш километрга алга китте. Уң ягыбыздагы Илленче, сул ягыбыздагы Унберенче армияләр дә һөҗүм итеп ал! а баралар. Совет гаскәрләре Десна елгасың кичеп ’ Брян- скины тылда калдыру куркынычын тудыргач. дошман шәһәрне таш чап кача. Безнең армия Беседь елгасына чыкты, анын аръягында плацдарм булдыру операциясе алты көндә төгәлләнде. Бераздан Мглин һәм Сураж шәһәрләре дә азат ителде. «20.09.43 (З.Х алдым) Сөеклеләрем әни һәм әти! Әнинең 31 августта язган хатын кичә алып, исән-саулыгыгызга чиксез шатландым. Әле хатны тулырак язарга вакыт юк. һаман алга барабыз Бер айдан аргык юл килеп, исән калган өй күргәнем юк әле Без узган авыллар һәммәсе яндырылган Ниһаять, менә бу җирләргә җиткәч кенә, исән калган өй-каралты күрү насыйп булды. Моннан бер атна чамасы элек «С.Ә »не бер хикәя җибәргән идем, алдылар микән? Исәнлектә күрешүне теләп, ялкынлы сәлам белән: Атилла». «11.10.43 (28.X алдым) Сөеклеләрем әни һәм әти! Сезнең соңгы хатыгызны һәм «С.Ә» журналын (№ 6) алдым. Рәхмәт Үземдә исән-саулык. Әле якын арала тукталып торырга мөмкинлек булды. Ләкин озакка булмас. Юлчының юлда булуы яхшы, диләр. Безнең алга баруыбыз хәерле фал Хәзер инде Белоруссия җирләрендә йөрибез Монда дошман барысын да яндырып өлгермәгән, партизаннар саклап кала алганнар Әни. син бакчадан бары бер пот бәрәңге казып аллык, дип язасын. Мескенкәйләрем. Бигрәк начар уңыш җыйгансыз икән. Сезгә 400 сум акча җибәргән идем. Алдыгызмы? Аннан «Ютазы егете» басылдымы’ Аның акчасы да сезгә ярап китәр әле. «Дошман тылында» дигән бер хикәя җибәрдем. Аның турында бер язган идем. Ни өчендер аның язмышы турында берни дә язмыйлар Ялкынлы сәлам белән, йөзләрег ездән үбеп. Атилла». Беренче октябрь көнне безнең армия Сож елгасы ярларына барып җитте. Дошманның оборонасын туздырып. Самогечи host Костюковичи шәһәрләрен азат итте. Костюковичи Белоруссиядәге безнең армия азат иткән беренче шәһәр. Армия һаман һөҗүмдә. Дивизияләр, җиңүләр белән рухланган хәлдә. хәтсез катлаулы ныгытмаларны җимереп, фашистны илдән куалар Бик күн авыллар, шәһәрчекләр азат ителде. Әйтми калу мөмкин түгел, бу эштә Брянск партизаннарының безтә ярдәме ифрат зур булды. Алар дошман тылында фашист гаскәренең чигенү юлларын җимерделәр, анын хәрби дирбия белән тәэмин ителүен какшаттылар, аерым штабларны юкка чыт арын тордылар Белоруссия җирләренә килеп кертән көнне үк без Өченче армиянең хәрби советы язган мөрәҗәгатен укыдык. Ут түбәндәгечә иде «Данлыклы пехотачылар, артиллеристлар, танкистлар, саперлар һәм элемтәчеләр! Бу көн безнең өчен бик истәлекле' Безнең гаскәрләр Белоруссия җирләренә аяк басты Кабахәт гитлерчылар ике елдан артык вакыт Белоруссиянең канын эчтеләр. Алар кешенең яшенә, җенесенә карамастан йөз меңләгән белорус халкын газап тап үтерделәр Ике елдан артык белорус халкы, аналар һәм балалар, үзләрен коткарачак Кызыл армия яуларын сагынып зар еладылар Җитәр! Фашист ерткычының кабергә керер вакыты җитте! Тизрәк эшен бетерергә кирәк ул мәлгуньнең Совет Белоруссиясен азат итеп, аны туган илебезнең ирекле семьясына кайтару көннәре якынлашты » Бездә хәзер тагы үзгәреш армиябезне Беренче Белоруссия фронты буйсынуына тапшырдылар. 12 пче октябрь таңында, ун минутлык артиллерия әзер тегеннән соң. безнең частьлар тагын һөҗүм башладылар Оч сәгать эчендә Сож буен дагы Костюково. Салабута һәм Студенец торак пунктларын азат итеп, армия ике километр алга узды. «23.10.43 (алдым 6.XI) Сөеклеләрем әни һәм әти! Сезнең 9 ында язган хатыгызны бүген алып, әтинең авырганлыгын белгәч, бик борчылдым. Үзем исән-сау. Ул-бу яңалык юк. Бераз тукталып ял итәбез. Әтинең авыруы кай төшендә соң? Докторларга күренергә кирәк иде Вакытында чарасына керергә кирәк. Әле бу арада яңа бер хикәя өстендә эшли башладым. Тиздән бетереп җибәрермен дип уйлыйм. Әпсәләмгә хат яздым. Моратның әбисе үлгән икән. Аңардан сезгә күп сәлам. Сезгә сәламәтлек телим. Атилла». «23.11.43. Сөеклеләрем әни һәм әти! Сезнең бәйрәм көнендә җибәргән хатыгызны алып, исән-саулыгыгызга шатландым. Үзем исән-сау. Шулай итеп. Кыш бабай да килеп җитте. Тышта кар ява. салкын җил исә. Мин авыру атларны лазаретка озатып (мин лазареттан ары өч кызылармеец белән бер авылда яшим), әле бер иптәш белән утырам. Ул көндезге ашка бәрәңге арчый, мин тәрәзә янында сезгә ’ ат язам. Әле кичә генә журналга «Казан хикәясе» дигән бер нәрсә җибәрдем. Җае туры килгәндә сорашыгыз әле. барып житте микән? Әни. син хасында, Фәтхуллинны' күрдем, дйп язасың. Очрашуыгыз бик ашыгыч булган, ахры. Ул армиядәме, юкмы? Адрес алырга сезгә керергә булдымы? Мораттан хатлар килеп тора. Соңгы хаты бик начар настроение белән язылган. Хатыны аның янына килергә тели икән дә, берни дә барып чыкмый, күрәсең. Күңеле шуңа төшенке булса кирәк. Әпсәләмовтан хат алдым. Язучылар арасында аны моңарчы күргәнем булмаса да. хатларын укып үзен бик якын, дус күрә башладым. Ул да Казан абзыйларыннан зарлана. Берсе дә хат язмый, ди. Шулай инде ул. чит гәге кеше онытыла. Бүгенге информбюро хәбәрләрен укырсыз әле. Без тагы кузгалдык. Тизрәк, тизрәк үзебезнең җирләрне азат итик. Бу — халык теләге! Әле бер озын көлке хикәя башларга уйлап йөрим. Тик язуы авыр булачак. Өйдә шау-шу. тавыш. Мин. колакларым барлыгын онытып, хикәя язам. Бу шундый бер эш инде. Бик татлы да. авыр да. Аның файдалы ягы шунда, үзеңнең җаваплы зур эш башкаруың шатландыра һәм сине тормыш ваклыкларыннан өстен тотарга өйрәтә. Болар барысы да узгынчы вак нәрсәләр дип карыйсың, үзеңә кирәксез нәрсәләрне онытырга өйрәнәсең. Ярар, сез минем бу лыбырдауларым өчен пошынмагыз, минем янымда бу турыда сөйләшерлек сердәшем юк диярлек. Моратка язсам, ул әдәбият белән, бигрәк тә татар әдәбияты белән, кызыксына торган кеше түгел, ә Казандагы абзыйлар арасында минем әлегә якын дусларым юк. Тормыш зарланырлык түгел Мин ач та түгел, туңмыйм да. Тик бүген ни өчендер күңел төшенке. Бераз арылган булса кирәк. Соңгы айда өзлексез хикәя язып маташтым. Тырышлык бушка китмәсә ярый инде. Язылачак Х1кэяләр һәм «Казан хикәясе» яхшы дип табылса, мин бик шат. Язуыңа караганда, әни. әтинең ашказанында катар булса кирәк. Бик вакытсыз килгән чир инде. Чөнки аңа бик яхшы тәрбия кирәк Үзегезнең тормышлар ничек сон Әти авырып егылгач, бик уңайсыздыр инде. Әтинең юзыиларга барып кайтуына сүзем юк. Ихтыяры бакый... Иөзләрегездән үбеп, тиздән күрешүне теләп калучы улыгыз Атилла». X. Фәтхуллин «Күзләр» пьесасының авторы, врач. 22 иче ноябрьнең таңында ун минутлык көчле артиллерия әзерлегеннән сон Өченче армиянең алгы батальоннары тагы һөҗүмгә ташланды. Көн азагында Гомель районындагы дошман частьлары камалу куркынычы астында кала. Дошман Гомельдән чигенергә мәҗбүр һөҗүм башланганның бишенче көнендә Мәскәү Гомельне азат итүчеләрне котлап салют бирде «8.12.43(20.12 алдым) Сөекле әнием! Синең 25 ноябрьдә язган хатыңны алып, саулыгыңа чиксез шатландым Без һаман әкрен генә юлыбызны дәвам иттерәбез Ниһаять, бүген кыш башланды булса кирәк Чөнки аяк астындагы кар. бик аз булса да. эреми. Юкса бездә һаман көз. һаман баткак, епшек иде. Үземнең шәхси тормышымда әйтерлек бернинди дә яңалык юк. Хәзер көннәр бик кыска инде. Миңа тычкан уты яктылыгында гына язарга туры килә. Әле «Шат күңелле Галләметдин» дигән яңа әсәр эшләп утырам Шат. һәрвакыт күтәренке күңелле, бернинди кыенлыкларга да бирешми торган, гади һәм кызыклы бер кеше образын тудырырга исәп Белмим нәрсә чыгар, әле хәзергә бер хикәясен генә төгәлләп киләм. Ә. Камал җибәргән журналны алмадым әле. Әгәр кәгазь җибәрсәң, бик яхшы булыр иде Ул биредә бик дефицит нәрсә Әти кайттымы? Аның кәефе яхшыра дип язуына мин бик шат. Ул нинди хәбәрләр алып кайткан? Ф Хөснигә дә язган идем әле. Рахман, Шакир, Мохәммәт абыйларга атап сәлам әйтегез һәр икегезнең дә йөзеннән үбәм. Ялкынлы сәлам белән: Атилла» Менә Бөек Ватан сугышының өченче елы кырык дүртенче ел да башланды. Сталинград эпопеясы инде бик ачык итеп җинүнен безнен якта икәнлеген күрсәтте. Хәзер вакыт безнең файдага хезмәт тә. без өзлексез алга барабыз. Күңелләребез көр, күтәренке Әмма хатларыма аңлатмамны дәвам иттергәнче бер искәрмә ясалырга тиеш дип табам. Хикмәт шунда: хатларга таянып кына күргән- ишеткөннәрне язып бетердем дип әйтә алмыйм Мәгълүм булганча, сугыш елларында фронттан килгән һәрбер хат тикшерелде, хәрби цензура аны сөзеп, фронт серләрен тылга чыгармаска тырышты Бу хәл исә хат язганда артын-алдын уйлап, артык тәфсилгә бирелмичә, хәрби мәсьәләләргә бөтенләй кагылмаска тырышып, кагылганда да бик гомуми рәвеш г ә. абстракт формада гына язарга куша иде. Ә хәзер бу дәһшәтле сугыш елларына бик күп вакытлар узды һәм бик күп нәрсә хәтер киштәләреннән тәмам югалырга да өлгерде. Бары күңелгә артык нык сеңгән, яки күп тапкырлар кабатланып хәтердә сакланган вакыйгалар, шәхесләр генә кәг азьләрг ә теркәлә ала. Мин, мәсәлән, кырык өченче елның җәендә үзебезнең батальон замполиты һәм тагын берничә хәрби белән йок машинасында Брянск урманнарында көне буе адашып йөргәнебезне бик нык хәтерлим Минем аңарчы мондый калын, караңгы урман күргәнем юк иде әле. Дүрт-биш кеше югынышып колачларлык, башлары болытларга җиткән агачлар, ул урмандагы җәйге челләдә дә кипми торган быкырдык юллар Болытлы коннәрдә генә түгел, аяз көннәрдә дә эңгер караңгылыгы. Минем ул әкияги урманнарны мәңге онытасым юк. Хәзер пигә шулай адашып йөрүебез анык хәтердә сакланмаган Без дисколациябезне алыштырырга тиеш идек булса кирәк. Бу гадәги булмаган сәяхәт шу г яңа урынны эзләү өчен иде. ахры Адашуыбызның сәбәбе каргабызның төгәлсезлеге аркасында булды Шуңа күрә, без бер мичкә ягулык бетереп, иртәдән кичкә кадәр урман гиздек. Мин шулай ук урман юлларын гизгәндә, ләкин бу юлы машинада түгел, ә апа гизгәндә, безнен каршыга каяндыр килеп чыгып бер телсез. сәләмә киемле кешенең юлыбызны бүлдергәнен дә хәтерлим. Аның аңлатуы буенча, бу юлдан барырга ярамый, чөнки юлга немец миналар күмеп калдырган икән. Мин соңыннан үземнең бер хикәямдә бу турыда яздым да. Билгеле, без күргән вакыйга хикәядәгечә үлем-җитем белән бетмәде, әмма бик күп икеләнүләрдән соң, безнең бу телсез патриотка ышануыбыз һәм, чыннан да, юлда миналар ятканлыгы хак иде. Тагын Женя атлы безнең белән хезмәт иткән егетнең фаҗигале һәлакәте һич истән чыкмый. Женя Ленинград егете иде. Буйчан, чибәр, кара матур күзле, мөлаем бер яшь кеше иде ул. Армиягә консерваториядә укыган җиреннән алганнар. Армиядә исә аны кыска сроклы ветфельдшерлар курсына җибәргәннәр. Безнең лазаретка ул без Белоруссиягә килеп кергәч кенә кушылды. Гүзәл тенор тавышлы җырчы иде Женя Шулай, бер җирдән икенчесенә күченә-күчеиә алга барган көннәрнең берсендә ул бер солдат белән, ат менеп, лазарет өчен яңа урын эзләргә китә. Болар икесе атларын юырттырып тап-такыр юлдан баралар. Юлда бер тар гына инеш очрый. Болар, күпердән чыгу хәвефле булыр дип уйлап, үзләренчә немец минасыннан саклану өчен күпернең икесе ике ягыннан сай елгачык аша чыга башлыйлар. Инде ярга чыгып җиттек дигәндә генә Женяның аты дошман калдырган минага китереп баса. Коточкыч шартлау. Ат урталай өзелә, күпернең теге ягындагы солдат шартлау дулкыныннан атыннан очып төшә. Ә Женяның исә бот төбеннән ике аягын да озә. Женяның юлдашы, аңына килгәч шуны күрә: икегә өзелгән ат үләксәсе һәм кан эчендә комлы юлда аунап ятучы аяксы з Женя. Солдат аягына баса, йөгереп Женя янына килә, аның аккан канын туктатмак була. Ул арада ерактагы аркылы юлдан узучы атлы кешеләрне күреп, аларга кычкыра башлый, мылтыктан ата... Гүзәл җырчыбыз, мөлаем Женяның җансыз гәүдәсен шулай крестьян арбасына салып, безнең частька алып кайттылар. Солдатның әйтүенә караганда. Женя әле арбага салганда үз аңында булган. Ләкин никадәр тырышмасыннар, кан агуын туктата алмаганнар. Женя саташа башлаган, аннан аңын җуйган һәм үлеп тә киткән. Әйе. аерым, ләкин төгәл вакыйгалар булып фаҗигале истәлекләр генә калмады күңелдә. Мәсәлән, үзем белән хезмәт иткән иптәшләремнең яхшылыкларын һәм шукы исбаг иткән вакыйгаларны мәңге онытасым юк. Соңгы вакытларда миңа ЭВЛ***ның үзендә күбрәк хезмәт итәргә тур .1 килде. Күпмедер вакыт миңа хәтта аптека хуҗалыгы белән идарә игүне дә йөкләделәр. Андый вакытларда мин безнең частьның офицерлары белән бергә яшим. Офицерлар исә. кече командирлардан аерым буларак, күбрәк эш хакы алу өстенә. тагып аерым өстәмә паек белән дә тәэмин ителә. Аларга өстәмә рәвештә колбаса, йә тушонка. папирос һәм тагып башка продукт лар бирелгәне хәтердә. Моны шуңа гына искә алам, мин алар белән булганда алар бер генә тапкыр да ул өстәмә паектан мине мәхрүм итмәделәр. Искә төшә. Белоруссиянең Бсрезяки исемле бер авылында миңа егетләр скрипка табып китерделәр. Авылда башка музыка коралы юк иде. Скрипканы рәгкә китереп, яшьләр җыела торган мәйданчыкта уйный башлавым уенга катнашучыларны ифрат куандырды. Мин белорус кызларын җырлатам, биетәм. Җәйге җылы кичләр хәзер безнеке, яшел чирәм баскан авыл урамында Левониха яңгырый. Әйдә. Көнбатышта туплар гөрселдәве ишетелә бирсен' Азат ителгән авылда тормыш үз кагыйдәләре белән дәвам итә. Кеше дигәнең һәр мөмкинлектән файдаланып. күңелен күтәрергә тырыша. Бу тирәдәге авылларны партизаннар саклап калган. Ләкин шулай да сугыш үзенең кара мөһерен барыбер суккан Халык бик фәкыйрь яши. кием-салым тузып беткән Кышкы суыкларда оелорус хатыннары ялан тәпи йөри. Ашауга килгәндә халыкны шул бәрәңге коткара. Белоруссия данлыклы «бульба» төбәге. *** Эваковетлазарет. Шулай итеп тагын кыш керде. Кырык дүртенче ел кышы Безнең ЭВЛ озагракка тукталган урыннарда, авыл өйләрендә яки немецтан калган төзек блиндажларда, һәр мөмкинлектән файдаланып, мин кулыма каләм алам, хикәя язам. Шунысы кызганыч, сугыш елларында көндәлек дәфтәре булдыра алмадым. Әлеге дә баягы, рөхсәт ителми торган эш дип, ул көндәлек дошман кулына төшсә, дин инде Алай да хикәяләр язам. Хәзер инде төнлә эшләү өчен снаряд гильзасыннан ясалган лампа якмыйбыз. Егетләр кальций карбиды таптылар. Шуны сулы конссрва банкасына салабыз да ана энә белән тишелгән капкачны нык итеп каплап ут кабызабыз. Тишекгән чыккан газ шундый якты һәм матур яна электр лампаларын бер якта торсын! 1943 елнын икенче декабрендә безнең армия Бобровка елгасыннан Гадиловичи авылына кадәр сузылган фронтта Днепр елгасы ярларына барып чыкты. Әмма дошманның барысы да ул олы елганың аръягына куып чыгарылмаган иде әле Ул дошман плацдармы безнең армиягә зур уңайсызлыклар тудыра. Тиз арада аны юк и i ү планы корыла һәм бу операцияне башкару курку белмәгән капитан Тайвекайнснга тапшырыла Ул үзе белән ике йөз чаңгычы сайлап ала һәм, тиешле әзерлектән соң, өченче январь юнендә Днепр буйлап рейдка чыга. Башта алар үзәнлек буенча шуалар, аннан юлларын елга өс ендәге боз буенча дәвам иттерәләр. Кызганычка күрә, бу көннәрдә һава җылынып киткән була. Днепр өстене урыны-урыны белән туш чыга, су өстендәге боз да юкара Шуна күрә артык сак хәрәкәт иIәргә кирәк. Рейдчылар алда барган иптәшләренә бау беркетәләр һәм бауның очын арпарак баручылар тотып бара Алай да юл дәвамында берничә тапкыр сут а чумып чыгучылар була. Аларның шундук киемнәрен алыштыралар, тизрәк җылы;у чараларын күрәләр Шулай отряд төн караңгылыгына ышыкланып һаман алга бара, көндезләрен яшеренеп тора... Менә, ниһаять, алда дошман плацдармы Отряд төн уртасында фашистларның штабы урнашкан урыша якынлаша, немец формасы кигән безнең тәрҗемәче егет алга чыга, сакчыга якынлаша. Аннан пороль сорала. Безнең солдат исә сакчыга яшен тизлегендә ташлана да. ул өнен җыйганчы, атты чәнчеп үтерә. Иптәшләре сигнал буенча штаб урнашкан бинага керәләр. Көтелмә!әндә ясалган төше һөҗүм уңышлы тәмамлана Фашистларның ике йөздән артык солдаты, шул җөмләдән шгаб начальнигы юк ителә, бездән исә алты солдат тына һәлак була Шулай итеп, егетләрнең осталыгы, кыюлыгы аркасында армиябез өчен бер бәлале урын булып торган дошман плацдармы юк ителә. Бу героик рейд турында соңыннан, кырык дүртенче елның февралендә, Совинформбюро бөтен дөньяга хәбәр и гәчәк әле Безнең армия алдына хәзер Днепрны кичү бурычы куела Бу җиңел түгел. Ьу эшкә бик нык әзерләнергә кирәк Армия ныклан төрле чаралар күрә башлый Иң беренче чират га дошманга сиздермичә генә, күперләр салырга керешә Саперлар субайларны төнлә генә яшеренеп кагарга мәҗбүр Каккан гавыш ишетелмәсен өчен алар субай өсләренә иске сырмалар каплап эшлиләр. Дошманны бутау өчен, елганың бөтенләй башка турысында субай каккан, күпер салган оулып кыланалар Январь аенда ук фронт штабы безнең армиядән өч дивизиябезне ала. Нәтиҗәдә безнең армия бөтенләй сирәгәя, фәкыйрьләнеп кала Ләкин моңа каран ул Днепр кичү өметен өзми, моңа хәзерлек әкренәйсә дә тукталмый «13.02.44 (28.11 аллым) Сөеклеләрем әни һәм әти! Әнинең 27 нче январь та язган хатын, әти җибәргән оч пакет кәгазьне алып, исән-саулыт т.п ы на бик шатландым һәм. моннан берничә көн генә в. «к У J* т элек, хат язган булсам да, тагы хат язарга тотындым. Үземдә ул-бу яңалык юк. Кәгазь мәсьәләсен монда хәл иттем. Көннәрдән бер көнне Политотделга кергән идем, бик ансат кына 2 килограмм кәгазь алдым. Әле бу көннәрдә бер хикәя төгәлләдем. Эш арасында ул хикәяне язуга сәбәп Г Кашшафның хаты булды. Ул хат шулкадәр шатлыклы бер хат иде - аңа җавапны мин коры хат формасында гына язарга базмадым. Хикәяне рекорд срокга бетердем, өч утыруда 60 битлек нәрсә яздым. Исеме «Сагынылган мәхәббәт». Акка күчерү белән Казанга җибә- рәм — күзколак булыгыз. Йөзләрегездән үбеп, сезне сагынучы улыгыз: Атилла». Егерменче февральдә Днепр кичү өчен безнең әзерлекләр төгәлләнә. Димәк, озакка сузмыйча, һөҗүмгә күчәчәкбез. Иртәгә һөҗүм башланачак көнне солдатлар көнозын ял итәләр Кичке ашны тәмләп, нык ашап туеналар һәм гадәттәгедән иртәрәк ятып йоклыйлар. Алай да ике батальонга азрак йокларга туры килә. Аларны төнге унбердә уяталар. Алар фронт сызыгын узып, сиздермәстән Рогачев шәһәренә бәреп керергә тиеш. Таң атып килгәндә безнең армия тоткан тугыз километрлы фронт буенча тугыз йөз туп-минометтан атылган кононада бөтен тирә-якны дер селкетә. Пехота окоплардан чыга, күперләр аша танклар, туплар, алар белән бергә җәяүле гаскәр аргы ярга ташлана. Сәгать унда дошманның оборонасы өзелә һәм плацдарм булдырыла Беренче көнне үк аның киңлеге ундүрт, тирәнлеге биш километр чамасы була. Әлбәттә, дошман плацдарм бирмәү өчен барлык көчен куя Туплардан, минометлардан өзлексез үлем чәчә, әледән-әле безнең гаскәр өстенә дулкын-дулкын булып иллешәр самолет җибәрә, безнең армияне бомбага тота. Мәгәр максатына ирешә алмый, безнең армия яуланган плацдармга чыкмас казыктай нык урнаша. Өч көн дәвам иткән көчле һөҗүм сугышлары нәтиҗәсендә, безнең армия Днепр көнчыгышындагы плацдармны кырык биш километрга кадәр киңәйтте. Днепр аръягында зур плацдарм булдырды. Рогачев каласын азат итте. Егерме дүртенче февральдә Мәскәү Рогачев азат ителү мөнәсәбәте белән салют бирде. «16.05.44 (31/5 алдым) Сөеклеләрем әни һәм әти! Сезнең йөзләрегездәп үбеп, ялкынлы сәламнәремне җибәрәм. Үземдә исән-саулык. Әле хәзергә бернинди дә үзгәреш юк. бер көе торып ятабыз. Әтинең һәм. әни. синең 1 нче майда язган хатларыгызны алып шатландым. Син. әни. хатыңда, минем хикәяләремнең язмышы турында язып мине шатландырдың. Әмма бүген үзем иҗат уңышсызлыгы кичергән- легемне аңладым. 1 нче декабрьдән бирле төн йокыларымны калдырып язган «Шат күңелле Галләметдин» җилгә очты. 654 бит язып, инде бетерәм дигәндә, кызыксынып артыма әйләнеп караган идем — үземнең хезмәтемнән үзем курыктым. Бернигә ярамаслык, тозсыз бер нәрсә килеп чыккан. Аны яңадан башламый булмый Димәк, әсәрнең икенче вариантын эшләргә туры килә. Ләкин аны болай озынга сузырга ярамый, ул 5 6 бүлектән торган бер хикәя булырга тиеш. Ярар, хәерле булсын, сез минем өчен борчылмагыз. Мин үзем бу хәлне артык авыр кичермим. Язучылык эшендә шулай буладыр инде ул. һәрхәлдә, мин язу тәҗрибәмне арттырдым ичмасам. Хәзер бездә тәмам җәй булды. Көннәр ифрат матур. Яныбыздагы урманда сандугачлар сайрый. Күңел әллә кайларга ашкына. Туганнарга, дусларга ялкынлы сәлам тапшырыгыз. Улыгыз' Атилла». I март көнне дошман безнең алгы сызыкка туплардан ата башлады. Артиллерия әзерлегеннән соң, атакага күтәрелде. Көндез өч тапкыр. 82 төнлә икс тапкыр һөжүм итеп карады. Дошманның бу һөҗүмнәре бик каты Фашисг безнең позицияләргә котырынып ташлана, урыны-урыны белән ул штык сугышларына кадәр барып җитә. Әмма дошман барыбер чигенергә мәҗбүр. Иртәгесен туплардан атты, күперләребезне җимерде Әмма максатына бу юлы да ирешә алмады, аның атакалары барыбер тончыгып юкка чыгарыла торды Ул бик күп солдатын югалта, тик чигенми чарасы юк Кичен ул бсзнен позицияләрне тагы тупка тота, танкларын җибәрә, әмма һөҗүме бу юлы да мантымын. Ул ике сәгатьтән икс сәгатькә һөжүм итеп карый, шулай канлы, рәхимсез сугыш төне буе дәвам итә. Иртәгесен сугыш кырындагы күренеш безнең исән калган егетләрне шаккатыра Кыр ватык танклар, самоходкалар белән тулы, алдагы бушлыкта аяк басар урын юк. бөтен жир дошман солдатларының мәете белән тулы. Бу кан коюның азагы шуның белән бетә Әмма дошман көчле әле. Без беләбез, безнең армия алдындагы дошман оборонасы биш катлы. Ул Добреца. Д об ыска. Ола һәм Беризика елгалары буенча җитмеш километрга сузылган. Бу оборона Друть елгасында аерата нык. Анда корыч калпак аегына яшеренгән дотлар, мина өстенә мина куелган кыр. өч рәт тимер чыбыклы киртә Дошманны саташтыру өчен, ана һөҗүмне кайдан һәм кайчан башланачагын сиздермәү өчен төрле чаралар күрәләр, тупларны дошман позицияләренә сиздермичә генә якынайталар һәм шуның ише башка эшләр дә эшләнә. Кырык дүртенче елның июнь башларында мине Армия Веготдельны тагы чакырды чар. ЭВЛ начальнигы мина үзем белән барлык «байлыгымны» алып барырга кушты. Димәк, мин бу частьтан гомергә яки бик озакка киттем дигән сүз Мин сорау белән бик егет җанлы майорның чибәр йөзенә текәләм. Дөресен генә әйткәндә, миңа бик авыр хәзер Мин бит мондагы дусларым белән күп михнәгләрнс бергә кичердем, куркыныч урыннардан ничәмә тапкыр яралы атлар озаттым, ничәмә тапкыр бомба һәм туп снарядлары шартлавы астында калдым Әле миналары тазартылып бетмәгән юллардан ат өстендә узып, үзебезнең бүлекчәгә дислокация урыннары эзләп йөрдем Байтак хәлләр булды. Кыскасы, мин биредәге дусларымны хәзер инде авыр минутлар кичерешендә сынадым. аларны тугандай якын күрә башладым Алар да мина ярдәм кулларын һәрвакыт сузарга әзер тордылар, миңа булышудан беркайчан да баш тартмадылар. Исте, ярасына туалет ясаганда таудай зур ат минем сул аягыма басты. Итек башы умырылып чыкты, а к йөзе дә нык кына яраланды Шул минуттагы и п эшләрнең минем өчен кайгыртуын оныту мөмкинмс соң! Мине күтәреп алып керүләр, сак кына итекне салдырып яраны бәйләүләр... Начальни ыбьн. майор, шундук мина үзенең запас кирза итеген бү гәк итте. Үзеңне шундый якын күргән кешеләр арасыннан ничек тыныч кына китәргә була?! Безнең начальник минем кичерешләремне бик тиз аңлады булса кирәк. Бопчылма. диде көлемсерәп, барысы да синең файдага гына булыр дип уйлыйм Мин юл канчыгыма барлык хуҗалыгымны тутырдым да лазареттагы иптәшләр белән саубуллашып, безнең өченче армия штабы урнашкан авылга таба юл тоттым. Анда мине полковник үзе кабул ит те Менә нәрсә. Расулев. диде ул. бсJ сезнең вуз тәмамлат ан ют ары квалификацияле зоотехник икәнлегегезне беләбез Шу на күрә әле күнгән түгел генә оештырылган армиябезнең ярдәмче хуҗалыгына үз белгечлегегез буенча командировать итәргә булдык Менә сезгә предписание. _ Полковник миңа җентекләп юл өйрәгә башлады. Сүз тәмамлангач, ул миңа уңышлар теләп кулымны кыегы Ялган булмасын, мин үземнең белемемә һәм әзерлегемә лаек хезмәт чыгуын көтмәдем гүгел. көт тем. Фикеремчә, колачлырак эштә мин арми ягә күбрәк файда китерә алыр идем кебек. Ләкин шул ук вакытта ил язмышы хәл ителгән алгы сызыктан да ерак китәсем килми иде. Мин моны Белоруссиянең безнең артта калган тылына, әлеге армия хуҗалыгы урнашкан Уваровичи атлы район үзәгенә якынлашкан саен ныграк тойдым. «7.06.44 (28/6 алдым) Сөеклеләрем әни һәм әти! Сезгә хатымның беренче юлларында ялкынлы сәламнәремне җибарәм. Үземдә исән-саулык, ләкин хезмәтемдә зур үзгәреш булды, һәм шуның аркасында. Казанга кайтырга җыенган чакта, яңа хезмәт урнына китәргә туры килде. Мин хәзер институгта алган профессиям буенча хезмәт итәм. Әлс өченче көн генә монда килеп гөштем. Хезмәт итү шартларым хәл ителмәгән әле. приказ юк. Минем ышануым буенча, мондагы хезмәт җайлы булачак. Хезмәтемә һәм тоткан урыныма карап түләүләренә дә ышанам шикелле. Әгәр бу хезмәткә күчүгә ризалык белдергән булсам, бары шул хезмәт хакы аркасында тына, чөнки сезгә аттестат җибәреп, сезнең тормышыгызда ярдәм күрсәтү мәсьәләсе җиңеләер дип уйлаудан. Бу эш мин уйлаганча барып чыкмаса. мин шул ук минутта кире китү мәсьәләсен куерта башлыйм. Андагы хуҗаларымның мине бер дә җибәрәселәре килмәде. Хезмәт иткән яңа урыным сезгә адрестан билгеле. Ул тирән тылда. Минем карамакта байтак мал-туар булачак. Әдәбият мәсьәләсе турында әле берни дә әйтә алмыйм. ләкин язуымны дәвам иттерә алырмын дип уйлыйм. Әле хәзергә бик күңелсез. Яңа урын, ят кешеләр. Мәсьәлә хәл ителгәч, мин сезгә тулы итеп хат язармын. Йөзләрегездән үбеп, улыгыз: Атилла». Июнь аенда Беренче Белоруссия фронтына Югары ставкадан Г. К. Жуков килә. Бу вакыт;а инде фронт штабының һөҗүмгә әзерләнергә дигән директивасы безнең армиягә җиткерелгән була, һөҗүмнең тугызынчы көнендә без Березина елгасына җитәргә тиеш. һөҗүм алдыннан Армиянең хәрби советы өндәмәсе пәйда булды. Анда: «Фашист ерткычын пыран-заран китерү сәгате килеп җитте. Совет армиясенең җәйге һөҗүме башланды. Безнең иптәшләр Ленинград фронтында уңышлы рәвештә немец-фин фашистларын дөмбәслиләр. Гитлер армиясе безнең армиянең ударларын калтыранып көтә. Без бу һөҗүмгә яхшы әзерләндек. Бары техникадан тулысыңча файдаланырга гына кирәк. Дошман оборонасын кыю рәвештә өзегез... Армиянең хәрби советы сезне совет коралының данын арттырырга чакыра Җирләребезне немец баскыннардан азат итик, яраланган ерткычны үзенең өнендә дөмектерик. Алга, данга һәм җиңүгә!» -диелгән иде. һөҗүм башланып китте. Күктә самолетларыбыз дулкын арты дулкын булып дошман яшеренгән якка очалар. Алар фашист позицияләрен төне буе бомбага тоттылар. Катюшаларның күк күкрәвен хәтерләткән бердәм кабатланган залпы сигнал хезмәтен дә үги. Безнең пехота окоплардан чыгып, кызу адымнар белән алга, дошманга таба китә . Алда танклар юлны миналардан койрыктраллары белән тазартып җәяүлеләргә юл ачып баралар Туплар исә. арттан һөҗүм итүчеләрне саклап, өзлексез дошман позицияләренә атып торалар. Икенче көнне дошманның беренче оборонасы бөтен фронт буенча өзелә, плацдарм утыз биш километрга кадәр киңәйтелә, унөч километргача тирәнәителә. 25 июньдә Югары башкомандующий Беренче Белоруссия фронты гаскәрләренә дошман оборонасын уңышлы өзгәне өчен рәхмәт белдерде, һөҗүмнең өченче көнендә безнең пехота шоссе юлына барып җитә. танкистларыбыз исә шоссе буйлап Бобруйск шәһәренә юл тоталар. Тугызынчы ганк корпусы, юлында. Германиягә куылып баручы биш мен совет кешесен азат игә һәм кичкә Березина елгасына чыга. Дүртенче көнне Тугызынчы ганк корпусы үзе ярым чолганышка эләгә. Әлбәттә, аларны коткару өчен ашыгыч чаралар күрелә. Хосусан. Кырык алтынчы һәм Кырык беренче укчы корпусларга һөҗүмне тизләтергә, безнең карамакка биреп әп авиациягә дошманны бомбага тотарга кушыла. Бишенче көн 129 нчы укчы дивизия йөз ун километр ара үтеп күршедәге Алтмыш бишенче армия белән бәйләнешкә керә. Березинага җи гә. Бу исә Бобруйскийттың чолганышта калуы дигән сүз Шул ук көнне безнең У гыз бишенче корпус Ольса елгасын кичеп чыга. 41 нчс корпус та Березинага килеп җитә, елга аша узып, плацдарм булдыра, 8 нчс танк корпусы белән берлектә дошманның үзен чолганышта калдырып, юк итә һөҗүмнең алтынчы көнендә безнең гаскәрләр биш меңнән аргык әсирне кулга төшереп, бик күп трофейлар алып, уңышлы рәвештә алга баруларын дәвам иттерәләр. Гитлерчылар хәзер үлем дәһшәтендә көйриләр, алар барлык кабахәтлекләргә. хәйлә-мәкергә баралар. Кырык беренче корпусның бер частенда, мәсәлән, менә нинди хәл була Бер немец батальоны күренә Ул алда баручы солдатына ак әләм тоттырган, янәсе, алар әсир төшәләр Алар шулай бу эшнең ихласлыгына ышанган солдатлар янына бөтенләй якынлашалар һәм кинәт ут ачалар. Безнең армиянең һөҗүме Минск шәһәренә барып җитү белән төгәлләнде Армиябезнең частьларе бу һөҗүмдә Минскиның көньяк-көнчыгышын азат иттеләр. Инде үзем турында Минем армиянең ярдәмче хуҗалыгына шундый вакыт га килеп урнашуым әз генә дә күңелемә хуш килми Юк. юк. мин биредә яшәү белән һич тә килешә алмыйм. Бәлки, минем хезмәтем монда да кирәктер. Әмма барыбер мин моңа риза түгел. Әйе. әйе. мин башкарган эшне бөтенләй белгеч булмаган кеше дә үти алачак монда Инде һич ютында элекке встфельшерлык хезмәтемне теләсә кем башкара алмый иде Мин анда кечкенә генә булса ла бер белгеч идем Ә монда? Мин бу хуҗалыкта ике атна чамасы эшләгәннән соң түзмәдем, полковник Зепкевичка аңлатма хат язып салдым. Аттың караламасы миндә сакланган. Менә аның татарчага тәрҗемәсе «Ветеринария өлкән сержанты 3 нчс Армиянең Ветотдел начальнигы Расулсв А 1< дан. 19.06.44 полковник Зепкевичка Аңлатма хат Сез җибәргән хуҗалыкка килеп эшли башлагач, мин сездән түбәнчелек белән үземне элекке белгечлегем буенча хәрәкәттәге армия частьларының берәриенә күчерүегезне үтенәм. Бу хуҗалыкта зоотехник оар. минем бирстә килүем ул штагтан тыш хезмәткәр арттыру тына Минем зоотехник буларак монда бөтенләй кирәгем булмаса да. күрәсең, командование артык кетне зарар итмәс, дин гамәл кылгандыр Мин хәзер 19 баш сыеры (шул исәптән аның тугызы брак), 280 баш сарыгы булган бер участокта Сезнең мөрәҗәгать итәргә мине асылда фронт тормышыннан аерылуым. атты якынча гына булс.т да күзәтә алмавым мәҗбүр итә Сезгә мәгълүмдер. мин СССР Ятучылар берлеге «тъзасы, coin ы көннәрдә даими рәвештә татар журналында басылам һәм билгеле бер популярлык бе тән файдаланам Бәлки, бу тыйнаксызлыктыр, әмма мин бу юлы Сезгә кече хәрби фельдшер буларак түгел, язучы буларак мөрәҗәгать ит ом Чөнки миңа, соңгы ихтыяҗ кушмаганда, тылда «кызынып» яту кулай түге,л Мина ярдәм ит үетезпс бик үтенеп, в. х. өлкән сержанты: А Расулен» Мин ерак тылда. Безнең Өченче армия гаскәрләре исә һаман һөҗүм итәләр, алга баралар. Мин бераздан соң беләчәкмен: 8 июльдә дошман кулыннан торак пункт ларын тарт ып алганда безнең армиянең Ике йөз алтмыш тугызынчы укчы дивизиясе аеруча зур батырлыклар күрсәтә. Ул бер көн эчендә алтмыш биш километр юл үтә, күп авылларны азат итә. зур бер күперне кулга төшерә. 10 июльдә тылыбызда камалып калган дошман төркемнәре тар-мар ителә. Унҗиде көн дәвам иткән һөҗүм вакытында безнең армия 350 километр җир үтә. Березина һәм Неман елгаларын кичә, күрше армияләр белән берлектә Бобруйск һәм Минск шәһәрләрен азат итә. Мин бу яңа хезмәт урынымдагы үземнең ярдәмчем Захаровны бердә онытмам, ахры. Моңарчы миңа андый да җитез, уңган кешеләрне еш очратырга туры килмәде. Әйткәнемчә, бик ябык, бик аз ашый, әмма барысына да өлгерә, армый-талмый эшли. Алай гына да түгел, үзе ифрат акыллы. Аның какча чырае, барысын да аңлый торган кара озын керфекле зәңгәрсу-соры күзләре әле дә минем күз алдымда. Без аның белән эшкә ялланган авыл хатыннарыннан сыерлар саудырабыз һәр көн өч тапкыр бидоннарга тутырып сөтне үзәк утарга озатабыз. Кәгүлекләрдә булабыз, көтүчеләрнең эшен тикшерәбез, унбиш көнгә бер симертүдәге үгезләрне үлчибез, кирәк булган саен, сугымга яраклыларын сайлап, үзәк утарга җибәрәбез. Эш күп. Җитмәсә бервакыт безнең сарык көтүенә ач бүреләр ияләште. Инде төнлә утарга кереп өч сарыгыбызны ертып та ташлады алар Мин сарыклар камалган киртә янына үземә окоп казыдым. Төне буе бүре сагалыйм. Юк, тидерә алмадым каһәргә. Күрүен күрдем. Офык яктысында ул чак-чак карачкыл булып хәрәкәтләнде, тәгаен сарыкларга таба шуыша. Мин түзмәдем, карабинымнан атып җибәрдем. Икенче көнне, яктыргач. Захаров белән карап йөрибез. Бүре килгән, монысы хак. Чөнки сөрелгән җирдә аның эзләре күренә. Бүрегә тидереп булмады, монысы да хак. тик шулай да ерткычлар моннан соң төнлә безнең сарыкларга тими башладылар. Мин көндәлек эш белән мавыгам Шулай да күңелем тыныч түгел. Үземне кемнәр каршындадыр гаепле сыман тоям. Кемнәр алдында соң? Мәгълүм инде, алгы сызыктагы кан коеп сугышучылар алдында. Начветармга хат җибәргәнгә күпме вакыт узды инде, бернинди дә җавап юк Гаҗәп, ни өчен юк ул? Армия хуҗалыгында ике ай чамасы эшлим инде. Күңелем һаман тыныч түгел. Яңадан бер гамчы өстәлсә, мин мотлак моннан китү өчен хәлиткеч бер адым ясаячакмын, һәм көннәрдән бер көнне андый адым ясау өчен саллы бер сәбәп тә табылды. Миңа үзәк утарда яшәүче хуҗалыкның баш зоотехнигыннан язу китереп тотть рдылар. Ул миңа шушы язуны бирүче аша бер ящик алма җибәрүен (ә үзәк утарда алма бакчалары бар иде) һәм бүләккә бүләк рәвешендә миннән сарык йоны җибәрүемне сораган. Янәсе, син сарык кыркытасың, ә минем эвакуациядә хатын, бала-чагаларым интегә, зинһар. булыш миңа, дүрт пар киез итеклек йон җибәр! Бу мине тетрәтте генә түгел, хәтта җен ачуларымны чыгарды. Мин ул тыл күсесенең алмасын алмадым. Ләкин йон җибәрмәдем. Әмма шул ук көнне хуҗалык начальнигына доклад яздым. Аның карал.масы шулай ук миндә сакланган булып чыкты. Менә аның тәрҗемәсе: «Ветхезмәт өлкән сержанты Ярдәмчел хуҗалык начальнигы Расулов А. К дан, 2.08.44 капитан Шевченкога Аңлатма Bai ан сугышы фронтларында Бөтендөнья күләмендә тарихи әһәмияткә ия вакыйгалар бара. Хәлбуки, мин, СССР Язучылар берлеге члены. ике сл буена милли матбугатта актив каткашкан кеше, ерак тылга эләгү аркасында миннән яна хикәяләр, очерклар көткән укучыма Кызыл армиянең бөек һөҗүме турында берни дә яза алмыйм. Мине яңадан 3 нчс армиянең Ветотделына командировать итүегезне, шуның белән миңа, үз белгечлегем буенча, сугышчан подразделениегә эләгү мөмкинлеге тудыруыгызны үтенәм. Минем үтенечемне кире какмассыз дип ышанам. А Расулев (А. Расих)». Бәхеткә күрә, соңгы вакытта безнең хуҗалыкның үзәк утарында солдат агай-энене еш-еш комиссия аша уздырып торалар, һәм әз генә яраклы табылса да. аны фронтка озаталар Хәтерем ялгышмаса, мин хуҗалык башлыгының резолюциясен дә көтеп тормадым Шул медицина комиссиясен уздым да, барлык хуҗалыкны Захаровка акт белән тапшырып, китеп тә бардым. Менә мин юлда Юлаучы машиналарга утырып бер көн генә бармыйм, бер ил чиген генә дә узмыйм Менә, ниһаять. Өченче армиянең тыл учрежден ияләре урнашкан авылда мин Ветотдел. Мине полковник Зенкевич дусларча бик үз игеп каршы ала. Корсакка төртеп куя. - Нәрсә, гылда симереп яту ошамадымыни сиңа? Юк, дим, мине дивизиягә җибәрегез. Хәзергә әле ЭВЛыңа кайтып тор Шунысын да бел. мин сине әллә кая җибәрмим Синең миңа теләсә кайсы вакытта кирәгең чыгуы бар «18.09.44 (28.9 алдым) Сөеклеләрем әни, әти. Суфия апа! Ялкынлы сәламнәрдән соң, үземнең исән-саулыгымны белдерәм Бу хатны тагын яка җирдән язам Кәҗә тәкәләрен ташлап, яңадан «өйгә» кайттым. Кайтсам, анда зур үзгәрешләр булган икән, иске дусларның берничәсе киткән, яңа кешеләр килгән. Шулай да берничә дус калган әле Бу җирләргә килеп җитү өчен миңа өч кои йөк машинасында тирбәлергә туры килде. Ике чикне (хәтта өчне) уздым. Ниһаять. Польша җиренә килеп чыктым. Хәзер инде поляк телен генә өйрәнәсе калды, аннан Казанга бикәч итеп поляк кызын алып кайтырга була Сезнең якларда нинди яңалыклар бар9 Укулар башлангандыр инде. Монда бер кеше белән сөйләшкән идем, әгәр мөмкин булса. «Багырлар китабы»на бер әйбер язып җибәрермен әле. Ялкынлы сәлам белән, сезне сагынып калучы Атилла» Тиздән мине тагын Встотделга чакырдылар һәм трофейлар жыю батальонына җибәрделәр. Без һаман алга барабыз. 6 сентябрьдә безнең армия Нарев елгасына җитте, Остроленко шәһәрен алды, тик елт аны кичә алмады Бу операция иртәгеге кәшә калдырылды, аннан сигезенә күчерелде. Бу эш яхшырак әзерләнү өчен к ү чере тә торт ач. 1 октябрьгә кадәр сузыла. Уникеләрендә безгә өстәмә көчләр килә баш талы Алар арасында кичәге партизаннар, госпитальләрдән савыгып кайтучылар, дошман тылында калган ирләр һәм әле яңа мобилизанияләнгән яшьләр. 7 сентябрь көнне Ютары башкомандуюшнй тарафыннан безгә Остроленко шәһәре өчен рәхмәт белдерелде Хәзер бетнең фронт командующие армия генералы I Ф. Захаров Сентябрь аенда безнең армия сафлары уналты мең кешегә арткан Ай башында ук безнең сул күршебез Кырык сигезенче армия гаскәрләре тарафыннан Царевның аръятында плацдарм булдырылган Фронт штабының кушуы буенча сентябрьдә ул плацдармның өчтән ике өлеше безнең армиягә тапшырыла Безнең гаскәрләр 6 октябрь төнендә гнул плацдармга барып урнашалар. Бу киләчәк һвжүм эчен әзерлек йөзенпаи ЭШЛӘНӘ. «21.10.44 Сөеклеләрем әни. әти һәм Суфия апа! Яңа урынга урнашканнан соң. сездән бер хат та алмаган булсам да. сез исәндер дигән ышаныч белән тагын хат язарга утырдым. Үземнең тормышымда әйтерлек үзгәрешләр юк. Хәзер инде яңа хәлләргә ияләшэм бугай. Хезмәтем элеккечә, авыр түгел. Сездән хат алмауны, сезнең хәләхвәлне белмәүне исәпкә алмасам. минем тормыш зарланырлык түгел. Хәзер монда да яңгырлар ешайды. Көннәр салкын булмаса да, юешлек аның ямен җибәрә. Моннан элекке хатымда язганча, мин Казанга «П» дигән хикәя җибәргән идем. Бу арада бер дә кыймылдаганым юк. Беркемнән дә хат килми. Озын итеп бер хат языгыз әле. Ничек яшисез? һич булмаса. кышлык угын әзерли алдыгызмы? Союзның аз-маз булса да ярдәмен күрәсезме? Шулай итеп, дүртенче кышны каршылыйбыз. Юк, бу дүргенче кышта канэчкеч дошманның эшен бетерергә кирәк. Югыйсә бик озакка китте. Тагын ниләр языйм? Бер иптәшем гөмбә әрчи, икенчесе Ванда белән әңгәмә сата. Әле генә эштән бушап, гөмбә кыздырырга булдык Мин тәрәзә каршында утырып сезгә хат язам. Тәрәзәдән иген кырлары күренә. Әнә бер пан. дугасыз җиккән атында, чиксез озын арбасына бәрәңге төяп безнең турыдан уза. Монда да явыз дошман бик күп бәла-казалар ясаган. Исән калган өйләр сирәк очрый. Ялкынлы сәлам белән, сезне сагынып: Атилла». «17.11.44 (алдым 1.X1I) Кыйммәтлеләрем әни. әти һәм Суфия апа! Башта йөзләрегездән үбеп, ялкынлы сәламнәремне җибәрәм. Хәзер күңелем почмакланды, сездән әнинең хатларын тәртипле рәвештә ала башладым. Әле бу араларда командировкада булу аркасында, сезнең беренче хатыгызны үз вакытында укымадым. Кайтуыма алар җыелып, мине көтеп зар җылыйлар иде. Соңгы хатка караганда, әти больницада ята икән. Табигый, мине беренче чиратта кызыксындырган нәрсә анын сәламәтлеге. Мин үземне тынычландыру өчен һәр нәрсәне яхшыга юрарга яратам. Бәхетемә, моңарчы ул чынбарлыкка туры килеп торды. Бу юлы да әти больницадан савыгып чыккандыр дип юрыйм. Әни. синең, үземне яхшы сизәм дип язуың, минем өчен шатлыклы хәбәр булды. Зинһар үзеңне саклый күр. берүк авыруың кабатланмасын. Суфия апа да Казан мәшәкатьләренә күнегеп килә икән. Бу да күңелле нәрсә. Үземнең көндәлек тормышымда үзгәрешләр юк. Польшада кыш бик соңарып килә дигәннәр иде. юк сүз. ахры. Төшкән кар кичәдән бирле тырышып-тырмашып җирдә ята. Әле кичке сигез, суык җирне катыра башлады инде. Шулай кыш булуы да мөмкин. Әле бу көннәрдә безнең фронт газетасында хезмәт итүче яшь талантлы шагыйрь Ш. Мөдәрристән хат алдым. Ул үзенең бик җылы язылган хатында миңа комплементлар ясаганнан соң. минем белән күрешергә теләвең белдерә. Хатына караганда, ул бик ягымлы һәм тыйнак егет. Казанда нинди яңалыклар бар? Шакир. Рахман абыйларга. Фатыйма. Сәү апаларга, энекәшләремә һәм башка туганнарга миннән ялкынлы сәламнәр тапшырыгыз. Исәнлектә күрешүне теләп: Атилла». * ♦ ♦ _ Шулай игеп, мин тагын яңа урында хезмәт итәм. Дөресен генә әйткәндә, үземнең тагын сугышчан частька эләкмәвемә канәгатьсезләнү 88 хисләре кичерәм. Әмма армия законнары каты Анда бәхәсләшеп, начальствога каршы килеп, сатулашып, үҗәтләнеп булмый. Сиңа приказ бирәләр син үтисең! Бетте кипе Шуңа күрә мин үземнең эчке яшерен тойгыларымны артык тышка чыгара алмадым. Ләкин тора-бара, беренче тапкыр ишеткәндә исеме бик ямьсез тоелган трофей батальонының эшләре, мин уйлаганча ук, тирән тылда бармый икән. Ул, баксаң-күрсәң, эшен алгы, һөҗүм итүче гаскәрләр белән бик еш очракта бергә атлап башкара икән. Батальонның үзенә күрә кечкенә генә ветбүлекчәсе бар. Анда лейтенант дәрәҗәсендәге ветфельдшер һәм минем белән тагын ике кече ветфельдшер хезмәт игә. Безнең башлыгыбыз да урга мәгълүматлы өлкән лейтенант. Без транспорт ротасына беркетелгән, әмма, кирәккәндә, башка роталарга да хезмәт күрсәтәбез. Кыскасы, батальонның олау хуҗалыгы һәм сугымга китә торган маллары безнең карамакта. Гужтранспорг ротасының командиры Талипов дигән казакъ егете. Эш минем монда да мантый Тирә-юнемдәге егетләр белән бик тиз дуслаштым. Шул ук өлкән лейтенант рота командиры Талиповны әйтәсеңме, яки мин беркетелгән взвод командиры сөйкемле һәм мәнле Ковепшиковны аласыңмы... Алар белән без беренче очрашуда ук берберебезгә якынайдык. Хәер, башта корырак күренгән безнең кәкре аяклы башлыгыбыз Никулин белән без бераз сынашкандай .дистанция саклап маташтык. Ләкин ул алай озакка сузылмады, тиздән без аның белән дә һәм ябык чырайлы шадра лейтенант Симаков белән дә уртак тел таптык, бер беребезгә хөрмәт җепләре башладык Без, һөҗүмдәге армиябезнең үкчәсенә басып дигәндәй, һаман алга барабыз. Әлсдәп-әлс мине Ветотделда да искә төшерәләр. Отчет төзисе булса, миңа чакыру килеп төшә. Ләкин гөп эшем атлар дәвалау Кулга төшкән трофей атларны тикшереп диагноз кую. төрле профилактик чаралар күрү. Әйе. аннан язу. Мин һәр буш вакытымнан файда танып хикәя, новелла язарга тырышам Хәзер минем «Фронт хакыйкате» газетасы белән дә бәйләнеш ныгыды. Минем өчен якында гына үзебезнең телдә газета чыгуы, анда мине белгән якын әдәбиятчыларның булуы әйтеп бетергесез зур шатлык Бу бәйләнеш менә ничек башланды Көннәрдән беркөнне минем кулыма очраклы рәвештә үзебезнең фронтта чытып килгән татар телендәге «Фронт хакыйкате» газетасы килеп эләкте Аны йотлыгып укыганнан соң, озын-озак уйламастан, редакциягә ха т җибәрдем Янәсе, дуслар, мин монда, сездән еракта түгел. Бәхеткә күрә, тиз арада газетадан җылы бер хат та алдым. Ниһаять, мин аларның редакцияләрендә дә булдым Алар белән рәхәтләнеп сөйләштем, берничә төнне а тар белән үтебезнең татар әдәбияты, аның киләчәге, бүгенгесе турында кызык, татлы әңгәмәләр эчендә йөздем. Хәер, бу турыда минем узын барыш тый тына әйтәсем килми Бу вакытлар минем фронт тормышымда бик кадерле, эчтән җылынып, җиңелчә елмаеп искә алырлык гүзәл хатирә Ә хәзер мин үземнең нинди батальонга килен эләгүем. ул ниләр кыйрата дигән сораута җавап бирмәкче булам Моның өчен бераз алтарак Китәргә туры килер. Миңа сугыш беткәч, әле армиядән лемобилизациял эн- гәпче, трофей батальонының тарихын ятарга туры килде Әлбәт тә. бу эшкә үзлегемнән керешмәдем, моны командование кушты миңа Бу лнкә керешкәнче. штаб башлыгы белән без материал тупладык, ул эш төгәлләнгәч, мин язарга тотындым. Бәхеткә, у т язманың караламасы миндә сакланган. Кирәге чыккан саен мин ул язмадан файдаланырмын. ТЬофейчылар батальонында хезмәг иткәндәге истәлек.ie очрашуларымны мәңге онытасым юк Мнн фронт шарт тарында үтебезнең татар язучылары белән «Фронт хакыйкате» тазе тасы оештырган очрашуны күздә тотам Польша җир тәренең карсыз кышкы көннәренең берсендә мин атлар дәва тан маташканда яныма рота командирыннан вестовой йөгереп кичле — Сержант, хәзер үк сиңа ротный янына барырга! — Нигә, ни булган? — Анысын баргач белерсең. Өлкән лейтенант сине бик тиз алып килергә кушты. Солдат, артык бер сүз дә әйтмәстән кискен рәвештә борылды ла, арбалар, атлар торган иркен ишегалдыннан чыгып та китте. Бармый булмый. Мин, арбага басып, авыру атның ашказанына борын тишеге аша катетер белән дару агыза идем. Эшемне ютәлләдем дә. атны хуҗасына тапшырып рота командиры урнашкан өйгә йөгердем. Барып кергән шәпкә өй эчендә минем күзгә ул-бу чалынмады, мин тизрәк, хәрби кагыйдә буенча, үземнең килүем турында Талиповка доклад ясыйм. Өлкән лейтенант ни өчендер миңа карап елмая. Ул да булмады, артымда гына кемдер ахахайлап көлеп тә җибәрде. Әйләнеп карасам, ни күрим, ишек янындагы караңгы почмакта әле мин узган елны гына Казанда очраткан яшь драматург Гамир Насырый утыра. Ләкин аның ни өчендер иңбашларын хәзер мин күргән путалы лейтенант погоннары урынына, гади яшел төстәге старшина погоннары гына бизи. Димәк, Казан өчен генә булган икән теге путалы лейтенант погоннары. Гамир утырган урыныннан сикереп торды да минем янга килеп мине кочаклап алды. Ниһаять, без утырыштык. Ул үзенең «Фронт хакыйкате» корреспонденты булуын, хәзер мине чакыра килгәнлеген, редакциядә шушы якын арада татар язучылары өчен бер мөһим җы- елыш-очрашу булачагын һәм минем анда мотлак булырга тиешлегем турында әйтте. - Нинди җыелыш? дидем мин аптырый төшеп. - Баргач күрерсең, диде Гамир. Ул тагын үзенә генә хас шаркылдавы белән бөтен бүлмәне яңгыратты. Безнең фронтта татар халкының шактый күренекле кешеләре булуын, язучылар, хәтта рәссамнар да барлыгын әйтте. Алар барысы да билгеләнгән көнгә газета идарәсенә чакырылачак. Гамир, безнең рота командиры белән сөйләшеп, аның ризалыгын алган икән инде. Мин аны үземә чакырсам да, ул артык тоткарлана алмавын әйтте. Әле керәсе җирләрем җитәрлек, дип, тиз арада китеп тә барды. Гамирның чакыра килүе минем өчен искиткеч бер шатлыклы вакыйга иде. Берничә көн узгач, Талипов миңа, ат җиктереп, үзем белән бер олаучы алып редакциягә барырга рөхсәт бирле. Батальон штабына редакциядән шалтыратканнар, мине очрашуга җибәрүләрен үтенгәннәр. Менә мин пар ат җигелгән такта әрҗәле бричканың түр башында Польшаның комлы юллары буйлап редакциягә кунакка барам. Бездән ул утыз километрлар чамасы арада булырга тиеш. Ат башында, дилбегә тотып, бик аз сүзле карт солдат утыра. Атлар бер җайга юырталар. Тирәюньдә ямь-яшел булып сераделла кырлары безгә иярә. Алар тып-тын манзарага ниндидер язгы бәйрәм тантанасы бирәләр кебек. Ул да булмый, күңелле яшеллек көрән люпин басулары белән алмашыңа. Беләм, бу басуларда куян бик күп. Әле безңе күргәч, юл читендә кояшта җылынып яткан куяннар корыган люпин сабакларын кыштырдатып үлән чытырманына кереп югалдылар. Ирексездән «һайт» дип кычкырып куябыз. Ә күңел шул куяннар кызулыгында алга чабарга теләп ашкына... Бераздан без асфальтланган олы юлга чыктык. Салам яки чүлмәк түбәле җиңел материаллардан салынган фәкыйрь өйләр безне озата бара хәзер — авыл аша узабыз. Тагын бушлык. Аннан сыек кына агачлык башлана. Юл чатларында моңсу тәре баганалары безгә карап кала. Хач канатларына озын чәчле, сакаллы шәрә яһүд сынын кадаклаганнар. Анысы I аисә пәйгамбәр. Әйтергә кирәк, поляк халкы ифрат динле икән. Минемчә, аның бу үзенчәлеге мөстәкыйльлек өчен көрәштә диннән файдаланып. ныграк оешырга теләвеннән килә. Менә без гаг ын агачлыкка килеп кердек. Яфраклы урман бераздан зон безне озата баруны нарат урманына тапшыра. Наратлар яшь. ләкин алар шактый куе утыртылган Олы юл аша шул агачлыкка тимер юл тармагының кереп киткәнлеге күзгә чалынды Димәк, без барырга тиешле редакция шунда, шул агачлыкта Алар бит тимер юл составында, вагоннарга урнашкан, шунда ук яшиләр дә. Чыннан да. без бераз баргач, агачлар арасында, бик эчтә, тупикка кертелеп куелган пассажир поезды составын күрдек Мин шул турыга җитү белән солдатка атларны туктатып, юлдан читкә чыгарырга, шунда мине көтәргә кушам. Үзем вагоннарга таба ашыгам. Состав тирәсендә хәрбиләр күренә Белмәссең, бәлки берәрсе мина җылы хатлар язган Шәрәф Мөдәрристер әле. Ләкин ул юк Болар руслар, украинлылар Мин, сорашып, татар редакциясенең кайсы вагонга урнашканлыгын бик тиз беләм. Мине якты чырай күрсәтеп, гомеребездә беренче тапкыр күрешүебез булса да, күптәнге дуегы кебек якын күреп «Фронт хакыйкате» газетасының редактор урынбасары Гани Гыйльманов каршы ала. Әле редакция егетләре кайтып житмәгәп икән. Хәзер, озакламый барысы да Шәрәф тә. Гамир да, безнең карт журналистыбыз Абдулла Әхмәди- ев гә кайтып җитәрләр, ди Гыйльманов Син җәяүләп кенә килдеңмени? дип сорый. Мин аг белән килүемне әйттем. Әйдә. әйдә, хәзер үк атларыңны монда алып килик, ди ул. Без атлар янына таба юнәләбез Бу очрашуга дивизия газетасында хезмәт игүче Хатип Госман да. зенит батарсясыннан шагыйрь Нур Гайсин да. аннан тагын бер татар рәссамы да килергә тиеш әле, дип сөйләп бара миңа Гани абый. Мин бәхет манарасының иң югары чомәкәендә хәзер Димәк озакламый, әле үзләре белән шәхсән таныш булмасам да. язучы буларак, якын каләмдәшләрем белән туйганчы сөйләшә, рәхәтләнеп туарылып уртаклаша, фикер алыша алам икән. Болай булгач, моннан да күңеллерәк әйбернең булуы мөмкинме минем өчен? Без Гани абый белән вагон купесында сөйләшеп утырган арала Шәрәф Мөдәррис кайтып керде Мин шигырьләрен һәм үземә язган хатларын укып, аның ниндиерәк кыяфәт тәте кеше булырга тиешлеген күз алдына китерергә тырышкан идем. Әмма күңелдә туган шагыйрьгә Шәрәф әз генә дә охшамаган булып чыкты Ул чынлыкта бик дорфа, төрткеле. төскә дә сәнгать әһеленнән бигрәк, авыр физик хезмәт белән яшәүчегә охшаган бер зат икән. Ул. сүз башлану белән, минем кайбер җөмләләремә рус сүзләрё кыстырып җибәрүемә бәйләнде Янәсе, мин үзем тагар язучысы, ә телне бозам Кем турындадыр сүз чыккач, ул миңа билгесез кешене авыз тутырып «сволочь» дип хурлады Юк. юк. гүзәл шигырьләр яза юрган, миңа җылы ха г лар җибәреп торган Шәрәфне мин һич мондый тешедер дип уйламаган идем! Ләкин гаҗәп бер метаморфоза. Әкренләп Шәрәфне.г кыяфәте үзгәр») башлагандай булды Аның җәенке ямьсез борыны дт. сарг айган тешләр белән тулган тур авызы да тойгыны җәберләми башлады. Бары аның озын керфекле.’ни-ек гер моңлы карый торган күзләре генә игътибарны җәлеп итте Ихлас күңелдән әйтәм. мин аның кытыршы, коршаиган кабык астына яшерешән нәфис, бик гиз ярал гнучан, шәфкатьле җаг ын күрдем. Без аның белән бераздан күптәнге дусларча сөйгәшә идек инде Ул үзенең бер чуен баш капитан белән низагка килүе аркасында штраф батальонында яраланы.г госпитальдә ятуын сөйләве, мин исә үземнең немец кулында берничә көн әсирлектә булып, аннан исән-сау качын котылуымны әйI тем Сүз шул турыга җигкәч. ул ялт-йолт тирә-ягына каранып аллы Син моны. Атилла дустым. башкаларга сөйлән йөрмә инде. Лнде Ул „ Әйе. мондый сүзне миңа Казанда ла әйткәннәр иде. Нишлисен, хаклы иде алар Заманасы шундый Карангы төшкәндә, киләсе кешеләр җыелып бетте. Беренче булып төз гәүдәле, пеләш башлы Гамир күренде. Дивизиясеннән Хатип Госман, зснш батареясеннән Нур Гайсин килеп төште. Кызганычка^ теге татар рәссамын очрата алмаганнар. Соңрак, безнең гәп кызгач, бездән олы. төксе кыяфәт гәге буйдак журналист Габдулла Әхмәдиев тә купсга килеп керде. _ Кыскасы, әлеге рәссамны исәпкә алмаганда, шуның белән килергв тиешле кешеләр барысы да җыелды. Хатип Госман белән Нур Гайсинны да минем беренче күрүем иде Беренче күрүдә үк Хатип миңа үзенең мөлаемлыгы, акыллылыгы. хәтта үзенең нечкә тавыш белән шаркылдамыйча гына хихилап көлүе белән ошады. Ул минем белән күрешкәндә, син шундыйдыр дип уйлаган идем, дип куйды. Мин үзенә абый дип дәшкәч, җиңелчә ачуланып та алды. Язучылар арасында абый дип дәшү юк. Хатип кына дин ата. диде Гайсин исә бик мәзәк кеше булып чыкты, ул сүзгә бик аз катнашса да. үзенең беркатлы, самими икәнлеген беренче очрашуда ук сиздерде. Менә без барыбыз да бер купеда утырабыз Күңелле сөйләшү. Әдәбият дөньясын иптәшләрем миннән күбрәк беләләр. Сүз журналда басылып чыккан әсәрләр турында бара. Гадел Кутуйның «Рөстәм маҗаралары» һәм башка нәрсәләр турында да һәркем үз фикерен әй гергә ашыга Әнгәмә дулкыны бер ярдан икенчесенә күчә Фронт хәлләре турында сүз башлана, аннан фронтларда ут арасында дары исе сулап йөргән тагар язучылары язмышына кагыла. Хәтердә: сүз Муса Җәлил турында да булды. Шәрәфнең ачынып аның дошманга сатылган дигән хәбәрне сөйләгәне әле дә хәтердә. Әйе. әйе. бу минем өчен дә KOI очкыч югалту иде. Чөнки минем әдәбиятка керүемдә Мусаның тоткан урыны, үземчә. бик зур. Ул минем беренче хикәямне Мәскәү журналында басты, ул минем иҗатым турында беренче булып җылы сүзләр әйтте. Әгәр инде ул. чыннан да. шулай дошманга сатылган булса, бу бик нык аянычлы хәл. Мин шул әңгәмә вакытында Дәүли белән Алишның да юкка чыкканлыгын беренче тапкыр ишеттем. Алиш га минем әчеп бик кадерле кеше Инде Нәби Дәүлигә килгәндә, мин бу шагыйрьне дә белә идем. Ул әлбәмә, безнең кебек әдәбият тирәсендәге вак-гөякләр белән алай вакланмый иде. Башына кырын гына салып кубанка бүреген кияр, урамда очратып сәлам бирсәң, сиңа борыла төшеп күзләрен генә йомып ачар. Дәүлинең мин белгәндә бик текә күтәрелә башлаган чагы иде Бер җыелышта аны мактап һәм яклап Хәсән Туфанның чыгыш ясаганын мин бик ачык хәтерлим. Без ул кичне күңелле әңгәмә белән мавыгып бик озак утырдык. Икенче көнне вагонда озаклап минем «Сагынылган мәхәббәт» исемле хикәямне тикшердек. Хәер, бераз ялгышам, хикәя тикшергәнгә кадәр фронт штабыннан килгән бер татар майоры безгә Үзәк Комитетами Нәкый Исәнбәт җыеп бастырган «Идегәй» эпосы турындагы карарын, ул эпосның зарарлы нәрсә икәнен аңлатты. Ул көн шулай да бетмәс-төкәнмәс сөйләшүләр, фикер алышулар белән узды. Кичен без барыбыз да үзбәк редакциясе оештырган зур тантаналы мәҗлескә чакырулы идек, шунда булдык. Үзбәгстаннын ниндидер республика бәйрәме иде булса кирәк. Мәҗлесебез доклад сөйләгән салонда булды Мин анда вагон буена сузылган өстәлләрдәге сый-нигьмәткэ хәйран калдым. Тәмле пылау да. өрек тә. җимеш тә барысы да бар иде Үзбәк үзенең миһманпәрвәрлеген кайда да күрсәтә белә! Хәтердә яхшы сакланган, мәҗлеснең икенче бүлегендә (шулай әйтергә яраса) үзеңнең эреле-ваклы гармуннарында безнең Нур Гайсин чыгып концерт бирде Әле бүген генә ул безгә зенит батареяст.ша Ворошиловның килүе, үзенең аңа йөгереп барып доклад ясавы, чапканда сөртенеп ei ылып китүе турында сөйләгән иде. Мин аны шагыйрь һәм зенитчик дип кенә оелә идем, кара син аны, ул менә дигән гармунчы да. имеш! Шәрәф якындагы хәрби бүлекләрнең берсендә хезмәт итүче элемтәче дус кызы Римма белән янәшә утырды. Банксг, күрәсең, артык озакка сузылмагандыр, чөнки мин кичен күршедәге еракка атучы туплар батареясе егетләренең землянкасында булуыбызны да хәтерлим. Анда да безне тупчылар яхшы гына сыйладылар Әйе, шулкадәр әйбәт сыйландык ул көнне, безнең Нурыбыз вагонга кай|кач, йоклау өчен башта чишенеп ятарга кирәклеген дә оныгкан. ул элгечтәге шинельләргә төренеп, аягүрә йокыга киткән. Ике төн узгач Талипов миңа атлар җибәрде. Мин яна дусларым белән саубуллашып үзебезнең батальонга юл тоттым Бу күңелле очрашудан соң без Шәрәф белән бөтенләй якынайдык. Ул миңа еш кына хатлар җибәреп торды Аларның дүрт-бишләбе миндә әле дә саклана. Мин исә дәртләнеп-канатланып «өйгә» кайткач, җиң сызганып. үзебезнең фронт газетасы өчен кыска хикәяләр, очерклар язу турында кайгырта башладым Бер ике атнадан сон. мин аларның бср- ничәсен Шәрәфкә җибәрдем. Шәрәф миңа җавап хаты язды. Менә ул: «Расих! Сиңа дусларча, туганнарча кайнар сәлам язам Сиңа саулык-исәнлек һәм сугышчан эшендә уңышлар телим. Үзебез дә, аллага шөкер, исәнбез- саубыз. һәм барысы да хәзергә үз көенә бара Язган хатыңны алдым, сиңа моның өчен бик зур рәхмәг Үзем 15 көн буена алгы сььыкта. командировкада йөрдем. Ә ул вакытта синнән хат һәм ике новелла килгән. Табитый ки. мин сиңа үз вакытында җавап яза алмадым, ышанам. син мине гафу итәрсең. Новеллалар турында. Яхшы, бик яхшы әйберләр алар. Расих Газета өчен, көндәлек матбугат өчен андый материал гаять кыйммәтле һәм кирәкле. Аннан битәр, гомумән, безнең әдәбиятыбыз өчен дә зур бер байлык алар Ни өчен? Моңа син үзең дә җавап биргәнсең Кабат тан тормыйм. Шигырьгә да минем карашым шундый Солдат ниләр белән очраша, ниләр кичерә, көндәлек тормышында ниләр күрә, ниләр сизә шуны язуны идеал итен алдым. Беркадәр бу юлда эшләдем дә кебек Ничек? Алла үзе хөкем итсен Синең белән минем эш язу Тагын бер тапкыр синең новеллалар турында. Оста һәм талантлы язылганнар. Кыска, җыйнак, гүзәл һәм саф тел Сугыш турында фронтта, гадәттә, шундый әйберләрне күбрәк һәм яхшырак язарта мөмкин Повесть язуны мин авыррак дип саныйм Синең караш ничектер. Ләкин бу кайчандыр мине сокландырган һ..м ә.тетәчә вагы-гөягенә кадәр онытылмаган «Ютазы егсте»нә к;;гы тмый Без синнән хәзер 20 25 чакрым җирдә. Озакламый очрашырбыз «Кызлар»ны алгансың. 5 нчс декабрьдә «Үлмәс йөрәк» басыла Анысын да алырсың Мин үзцм хәзергә рәтле бернәрсә дә яза алмыйм Бу кайчанга кадәр барыр, белмим. Ә хәзергә хуш. җаным Сәлам, кабат сәлам белән: Шәрәф. I XII44 Бель». Әлбәттә, мәйдандашларымнан хатлар алу. җитмәсә Казандагы язучыларның да минем иҗат турында җылы-жылы фикер ләре мине бик дәртләндерде һәм шундый көннәрнең берсендә минем «фронт хакыйкате» редакциясендәге утырышта макталган «Сагын ллган мәхәббәт» исемле хикәямә карата Латыйф Җәләй аганың тәнкыйть мәкаләсе «Совет әдәбияты»нда басылды. Әйтергә кирәк, этәр ул бүген басыл-ан һәм минем тарафтан бүген укылган булса, мин тәнкыйтьчегә әз генә дә үпкәләмәтән булыр идем Ләкин ул чакта мич әле үземнең иҗатым турында жы ты сү г юн башка берни ишетмәгән яшь бер кеше идем Мин Латыйф ата мәка төсен ифрат авыр кичердем Янәсе, бу тәнкыйть түгел. бу язучыны нахакка рәнҗетү. Әйе, минем ул көннәрдә хәтер калды. Канат каерылуын каерылмады, алай да мин язганнарыма үзем дә тәнкыйть күзе белән карый башладым. «Ай-Һай ла, мин гади бер графоман түгелме соң?» — дигән уйлар да башка килгәләде. Фатих Хөснигә дә зарланып бер хат яздым. Әниемә дә үземнең ул тәнкыйть мәкаләсе белән һич килешмәвемне белдердем, һай. дуамал, әз генә кул тидергәнгә дә каты авыртучан яшь калеб! Шулай да көннәр һич төртелеп тормастан алга тәгәриләр. Без хәзер Польшаның Круле атлы бик фәкыйрь, әмма зур бер авылында яшибез. Мин взвод командиры Ковешников белән ике бүлмәле бер поляк өендә торам. Алгы якта иркен кухня, анда мич янына салам ташланган, шул саламда поляк бабае белән поляк әбисе яталар. Алар немецтән качып, бу якларга килеп чыкканнар. Ләкин алар хәзер хәлсез, торып утырырлык та егәрләре калмаган. Алар түшәмгә тын гына карап көннәр буе чалкан яталар Бабай русча сөйләшә белә. Ул кайчандыр патша солдаты булып, рус армиясендә хезмәт иткән. Әби исә бөтенләй өнсез. Ул бабайга беркем дә түгел. Юлда очрашканнар да бергәләп киткәннәр. Бабайның хәлләр мөшкел, ләкин ул әле бер дә бирешми, безнең белән сөйләшкәнде шаярткан да була, хәтта солдатта җырлаган җырларын да җырлап җибәрә. Берничә көннән соң әби вафат булды. Без уянганда аның мәетен чыптага төреп каберлеккә илткәннәр иде инде. Бераздан безне тагы башка урынга күчерделәр. Мин Круле авылында «Бәхет орлыклары» исемле маҗаралы повесть яза башлаган идем, кулъязмаларымны капчыкка салырга туры килде. Казаннан минем өчен ифрат авыр бер хәбәр килеп төште. Шәүкәт энемнең фронтта үлеп калуы җитмәгән, аның әтисе, минем кадерле абыем Габдрахман абый да туберкулездан вафат булган. Бу миңа бик авыр тәэсир ясады. Мин кайчандыр аларда берничә ай яшәп, аның канат астында дигәндәй Арча җидееллыгында укып яттым. Габдрахман (без барыбыз да аны Рахман абый дип йөртгек) абый турында минем алдарак бер язганым булса да. мин тагы өстәп әйтүдән тайчанмыйм. Ул чын мәгънәсендә хезмә! кешесе иде. Өч класслык белеме булган хәлдә, ул үзлегеннән укып, урга мәктәптә укытучы булырлык дәрәҗәгә җитә, аннан Казанда Мәгариф Комиссариаты инспекторы, соңыннан комиссариатның финанс бүлеге башлыгы дәрәҗәсенә күтәрелә. Алар. Казанга күчкәч. Достоевский урамындагы кечкенә генә бер флигельдә яшәделәр. Гаилә ишле, алган эш хаклары аз. җитми. Рахман абый эштән соң гына кайта. Ашык-пошык тамак ялгагач, бераз черем изеп ала да тәрҗемә эшенә, яки заказ буенча төрле темага брошюра язарга утыра, һәм ярты төнгәчә, кайчак таң беленгәнгә кадәр шулай эшләп утыра. Мин аның аттай эшли алуына шакката идем. Аннан тагы бер үзенчәлеге истә калган, мендәргә башы тию белән ул. җиңелчә гырлап, йокыга тала һәм нәкъ үзе билгеләгән вакыт җиткәч, уянып эшкә керешә иде. Декабрь азакларында безнең армия фронт штабыннан ашыгыч күрсәтмә ала. Анда дошманга каршы һөҗүм ачып, җиде километрлы полосада аның оборонасын өзү һәм дошманны куу бурычы куелган була. Мин хезмәт иткән батальон кырык бишенче елның башында Көнчыгыш Пруссия чигендә иде инде. Армиябезнең, бүген булмаса иртәгә, дошман җирләренә бәреп керәчәге барыбызга да ачык. Алдагы куаныч һәм билгесезлеккә өртелгән тантаналы көннәр сулышы күңелләрне җилкендерә. Без Көнчыгыш Пруссиянең Герман сугыш чукмарлары өчен бик җайлы плацдарм булганлыгын яхшы беләбез. Чөнки ул төбәк Көнчыгыш Европага, хәнҗәрдәй, кадалып тора. Ул шулай ук. Икенче Бөтендөнья сугышын башлап. Польша җирләренә шул ук Көнчыгыш Пруссиядән керә, ә ике елдан соң шуннан ук безнең илгә хаиннарча һөҗүм итә. Без соңыннан кырык дүртенче елга кадәр Гитлерньгң «Бүре өне» дип аталган (Вольфшенца) баш ставкасы шунда. Ростенбург шәһәре янында булганлыгын беләчәкбез Безгә тагы шулар мәгълүм булачак: безнең һөҗүм башланыр алдыннан фашистлар Көнчыгыш Пруссиядә коточкыч зур көч туплаган булганнар Анда 780 мен гаскәре әзер булып торган, алар кулында 8200 туп һәм миномет. 7000 танк. 775 самолет булган Без әлегә блиндажларда яшибез. Өстенә кат-кат бүрәнә салынган тәбәнәк җир ой һәм балчык сәке. Бу инде тәгаен безнең алга баручы укчылар тарафыннан ашыгыч кына ясалган корылмадыр. Без инде мондый җир асты сарайларының ниндиләрендә генә тормадык та, нин- диләрен генә күрмәдек Дошман блиндажларында да күп тапкырлар булдык. Белоруссиядә булса кирәк, без бер немец генералы яшәгән блиндажда кунып чыктык. Немец пөхтәлеген инкарь итеп булмый Зур хәрби түрә өчен казылган блиндаж стильләштерелгән үзенә күрә архитектура җимеше иде. Аның эчендә барлык мебель тузы кубарылмаган каеннан ясалган Ак каеннан ясалган креслолар, өстәл һәм утыргычлар. Карават та шундый ук Немец һәркайда комфорт ярата Без урнашкан хәзерге блиндаж исә артык гади, үзебезчә гади, әмма нык, түземле. Без шул блиндажда. Ниһаять, менә зарыгып көткән көн дә килеп җитте. Без иртәгә тан белән юлга чыгып. Германия җирләренә. Көнчыгыш Пруссиягә үтәчәкбез. Кичә көне буе олы юлдан башкорт кавалерия бригадасының төньякка таба узуы юкка гына булмаган икән. Алар безнең алдыбыздагы олы юлдан бардылар. Карабин мылтыклар, кылычлар белән коралланган егетләр ат өстендә җиңелчә чайкалып, эскадроннарга бүленеп баралар. Пулеметларын артка караткан тачанкалар кылтырый Димәк, дошман җирләренә алар башта кереп китәчәк, алар артыннан без барачакбыз Кичен үзем беркетелгән взводта митинг сыман бер тантаналы җыелыш уздырабыз. Взвод командирыбыз, ифраг мөлаем, әле сугышка ун класс һәм кыска сроклы хәрби курс тәмамлап кына килгән кече лейтенант Ковешников. иртәгә безнең нинди тәртиптә дошман җирләренә аяк басачагыбыз турында аңлатты. Намусыгыз ни рөхсәт итсә, шуны эшли аласыз, ди. Бу Югары командование рөхсәте. Дүрт ел буена туган илебезне кан һәм күз яшенә батырган кабахәт дошманнан үч алу минутлары җитте, ди. Кыюрак солдатлар, шул җөмләдән мин дә алга чыгып сөйлибез. Кайберәүләр үз кичерешләрен сөйләп күз яшенә буыла, үксеп сәкегә ава, кайберсе йодрык гөйнәп кулларын се.гки-селки дошманга ләгънәт ләр укый. Кыскасы, мин моңарчы күрмәгән зкетаз халәте Безнең солдатларның дошманга булган нәфрәте шул рәвештә гәүдәләнер дин мин моңарчы күз алдыма да кигермәгән идем Иртәгесен атларны җигеп юлга чыгабыз Чикне узын кергәч, юл өстендәге беренче очраган авылның исемен хәтеремдә ничә ел буе сакладым Әмма менә хәзер ул онытылган Бары аның «Ф» авазына башланганын гына хәтерлим. Минем алдымда хәзер таушалып, сынып беткән немец картасы ята Мин бу карганы Германиядә табып, үзем белән йөрткән идем Ләкин анда да. кызганыч, ул авыл күрсәтелмәгән. Менә шулай бер дә онытылмас, дип уйлый кеше, әмма барыбер оныта икән Мин шулай, хәтеремә ышанып, никадәр кызыклы, кирәкле, мөһим нәрсәләрне югалттым. Бу яшьләргә сабак булсын Хәтерегезгә ышанмагыз, язын куегыз! Шулай итеп, без чикне узын, беренче немец авылына килен кердек. Барыбыз да кызыксыну белән тирә-юнебезне күзәтәбез Әй. каралты багггкачарак шул биредә. Төзек таш өйләр Күбесе мансардлы Барысы да чүлмәк түбәле'. Кип храмның чит-читләрендә г ар гына тротуар Бергенә дә җан әсәре күренми, күрәсең, халык авылны ташлап качкан, яки аны куып алып киткәннәр. Урам уртасындагы юл буенча ак таплар булып сузылган ниндидер әйберләр күренә. Алар бик күп. урамның теге очына кадәрле дип әйтерлек. Без якынрак барсак ни күрик? Бу ак әйберләрмуеннары борып ташланган казлар, имеш. Безгә хәзер аңлашыла: янәсе, алар безгә эләкмәсен өчен шулай буылган. Без узышлый өйләргә дә сугылабыз. Бер генә дә адәм заты юк. Тәгаен дошманның зәһәрле пропагандасына ышанганнар. Фашистлардан да ялганчырак әһел булмастыр бу дөньяда! Без Польшага килеп кергәч, аларның безнең турыда, руслар мөгезле, кыска гына койрыклары да бар. дип коткы таратканлыкларын сөйләделәр. Сез ышандыгызмы соң? —дип сорау бирдек без. Кызганыч, бу чеп-чи ялганга ышанучылар да булган. Искитмәле хәлләр! Авыл эченә керә төшкәч, кемдер авылда бер немең картының беркая китмичә, утырып калганлыгын хәбәр итте. Ул картны күрми калырга ярыймы соң! Без шул өйгә таба ашыгабыз. Зур гына бер катлы таш өй. Ишектән кергәч тә сул якта утыргыч, немец карты шунда утыра. Ул тулы гына йөзле, сакал-мыегы кырылган. Башында зур козыреклы постау картуз, өстендә кыска пальто. Кемеңчә яхшы белә торган яһүд солдатлары аның белән гәп кормакчы булалар, сораулар бирәләр. Әмма карт мәрткә киткән диярсең, авызына су капкандай, тавыш-тынсыз гына утыра бирә. Без бераз аның тирәсендә таптанганнан соң. берәр сүз ишетүдән өметләребезне өзеп, таралышабыз. Барасы юллар озын әле. Безгә еш-еш юлыбызда авыллар, аерым утарлар очрый. Юллар биредә асфальтланган, атларыбызга җиңел. Авылларда кеше заты күренми. Аның каравы кырларда, басуларда сыер, дуңгыз кебек хайван еш очрый. Димәк, аларны хуҗалары абзарларыннан куып чыгарганнар да үзләре урманга шылганнар. Ниһаять, без бер хуторга барып урнашгык, цементтан катырылган иркен ишегалды, биек абзар-куралар. Без атлар, арбаларны урнаштырабыз. Иртәгесен иртүк олаучылар трофей-ганимәт ташырга чыгып китәчәк. Мин алардан да иртәрәк торып, баш олаучы белән атларның сәламәтлеген тикшерергә, дагаларын, тоякларын карап чыгарга тиеш. Үгәченә камыт сукканнарын, яралыларны дәваларга, дагалары бушагаг нын йә сынганнарын калдырырга һәм дагалатырга тиеш мин. Берзаман безнең участокка ташлап калдырылган трофей атлар килә башлый. Дошманның атлы артиллериясендә нинди генә ил атлары юк! Монда француз, инглиз атлары да, монда Австрия, Италия. Венгриядән җыелган атлар да. тагын әллә нинди, мин моңарчы рәсемдә генә күреп өйрәнгән токымдагы атлар да очрый. Кыскасы, дошман бөтен Европа атын үзенә җыйган. Шулармы тикшереп, без. ветеринарлар, үзебезнең тылга озатабыз. Мин немец картасына карыйм. Анда фронттан алып кайткан кырык бишенче елны үзем узган маршрут сызылган. Безнең батальон, чикне кичкәч, башта Найденбург исемле бәләкәй генә шәһәрчеккә юнәлгән икән. Аннан без Ортельсбургка киткәнбез. Анысын хәтерлим. Такыр асфальт юллар, юл тирәләренә утыртылган алма агачлары. Олы юл берәр авыл яныннан узса, мотлакан монда юл читенә эскәмия дә куелган булыр, бусы сөт бидоннары өчен. Сөт җыючы авылга кереп тормый, чыгарып куелган сөтле бидоннарны машинасына төйи дә алып китә. Әйтергә кирәк, немец җирендәге тәртип, авыл, шәһәрләрдәге (сугыш булуына карамастан) чисталык, пөхтәлек безгә башта ифрат ошаган иде. Ләкин тора-бара моңа күзләр ияләште, алай гына да түгел, мондагы стандарт, бертөрлелек күңелне ярсыта ук башлады. Мин шунда табигый Mai урлыкның кадерен тагын да ныграк аңладым. Кеше кулы белән өф-өф игеп үстерелгән чәчәклекләр кыргый аландагы гүзәл, иркен чәчәклекләргә җитәмени! д ° шман жирләре буйлап сугышчан дивизияләр артыннан һаман алга барабыз. Кайчак икешәр көн үледәй тын. адәм заты күренмәгән авылларда тукталып торабыз, аннан тагын, тагын алга! Авылларда, утарларда һаман кеше күренми. Немецлар, без Көнчыгыш Пруссиянең эченә, шактый тирәнгә, үткәч кенә, күренә башлады. Көннәрдән бер көнне мина иптәшләрем белән тылдагы ветлазаретка яралы трофей атлар ил терт ә туры килде. Артык караңгыга калгач, юлда очраган бер авылдагы буш өйгә кереп кунарга булдык. Атларны башта ишек алдына урнаштырып, печәнгә куштык, үзебез мансардалы таш өйгә кердек. Беркем дә юк. Анда ниндидер шомлы тынлык кына безне каршы ала. Бу өйдә безгә кадәр кемдер булган, ахры, әллә хуҗалар качар алдыннан шулай өй җиһазын. кием-салымны туздырып идәнгә ташлаганнармы, алла белсен. Без үзебез кунып чыгарга тиешле урынны карап йөргән арада ишек алдында калган бер иптәшебез мине чакырып чыгарды Әнә. малае белән бер немка килгән! Урманнан чыкканнар Нидер бытылдый, диде бу мин чыгышка Чыннан да. ишек алды уртасында ун яшьләрендәге кыска чалбарлы бер ир бала иярткән йончыган, хәлсез бер хатын тора. Икесе дә таушалган киемнәрдән Аларның ачлыкка һәм суыкка ингеккәнлекләре ачык сизелә. Мине күрү белән хатын минем яныма ук килде: һер сержант! Ул ашыга-ашыга ниләрдер сөйли башлады. Мин ана ашыкмыйча тынычрак сөйләргә кушам. Ул урман ягына күрсәтә һәм мин аңласын очен сүзләрен бүлеп-бүлеп сөйли Аңлаганым шул булды: ачлык аларны урманнан куып чыгарган Мин солдатка ашарга бирергә кушам, немецләргә әйтә кереп җылынырга рөхсәт итәм. Кабахәг фашизм тудырган афәтләр өчен гаеплемени бу ябык мөлаем ана белән аның ун яшьлек улы? Мин шулай уйлыйм Хәер, немец җирләренә кергәч, узган юлымда мин башкача фикер йөртүчеләрне дә күрмәдем гүгсл. Мәсәлән, бер белорус егете мина ундүрт яшьлек немец кызын көчләве белән мактанды Мин аңа үземнең нәфрәтемне сиздергәч, егет, немец бит минем өемне яндырды дип, акланырга тотынды Тагын бер шофер солдат әсирлеккә бирелергә дип куаклыктан чыккан немец солдатлары төркеменә үзенең машинасын борып җибәрүен һәм байтак кына дошман солдатын таптатып үтерүен хәбәр ит те. Ул миңа шундый бер детальне дә әйтте: машина астында калган бер яшь солдат шулкадәр каты кычкырды, диде, мин андый ачы тавышны гомеремдә кетне бугазыннан чыга ала дип уйлаганым юк иде. Хәзер аның колагына еш кына шул тавыш ишетелеп китә икән Бу солдат га үзенең әлеге кылган эшен дошман кулыннан һәлак булган гаиләсе өчен үч алуым дип аңлатты Әйе, сугыш сугыш инде? Ул. фаҗигале тетрәнүләр белән бергә, зур гаделсезлекләр, зур оятсызлыклар вакыты да. Без Найденбурт тан Ортельсбур шәһәренә киттек. Аннан Бишовс- бургка. аннан Рогхфлиескә. Хәтерем ялгышмаса. болар барысы да матур гына немесчә җыйнак, тәртипле стандарт шәһәрләр иде Асфальтлы урамнар, таш өйләр, өйләр каршына рәшәткәле чәчәклек ләр ясалган, очлы манаралы кирхалар Безнең солдат лар ул шәһәрләрне узганда буш. хуҗасыз өйләргә кереп, кирәк дип табылган әйберләр күрсәләр, алып чыгудан тартынмыйлар Ниндидер шәһәргә кереп тукталгач, мин үзебезнең күпче тек солдатның кулында скрипка күрдем. Беләм. солдат ларыбызның берсе дә скрипкада уйнамый, алар кызык итеп кенә алганнар ул уен коралларын Минем скрипка уйнавымны белүче рота командиры Талипов, күп уйлап тормастан. тотты га скрипкалы егетләрнең барысына да бу уен коралын тотып, бер сафка тезелергә кушты Ул мине лә ишегалдына чыт арып бастырды Әйдә, фельдшер (ул мине шулай атый иде), сайла шулар арасыннан үзеңә хуш килгәнен. Мин көлемсерәдем дә аның әйткәннәрен ү тәртә керештем Үзем дә бер скрипка тапкан идем, ләкин ул мин теләт әп уен коралы түгел иде 7 «К. У • N» 4 97 Мин бер солдатка үземнең шул скрипкамны биреп, аның шәп скрипкасын алдым. Шул трофей скрипкам әле дә исән, әле дә миндә сугыш истәлеге булып саклана. Мин шул скрипка белән буш араларада үзебезнең көйләр, не уйнап бөтен Германия җирен, Балтыйктагы Фришес-һафф култыгыннан алып Эльбадагы Виттенберг шәһәренә кадәр юл уздым. Уздым дигәннән, без Көнчыгыш Пруссиядә йөри торгач, Меһельзан дигән бер шәһәрдә шактый озакка тукталдык. Безнең рота ул көннәрда шәһәрнең кунакханәсендә яшәде. Истә, ул таш бинаның урамга караган иркен балконы да бар иде. Мин һәр көнне, иртәнге эш төгәлләнгәч, шунда чыгам да скрипка чалам. Татар көйләрен, үзем белгән моңлы татар көйләрен уйныйм. Шунда туган-үскән яклар бер тапкыр искә төшен күңелне сызып үтә. Шундый бер тойгы кичерәм. әйтерсең лә. мин үземнец Казаныма, өемә, әниемә тагы да якынаям. Урамның теге ягындагы өйләрдә яшәүче немец хатыннары исә, бу вакытларда ишекләрен ачып, мин уйнаганны тыңлыйлар. О, гайгы. гайгы. дип башларын чайкыйлар, күрәсең, алар да ләззәтләнәләр. Бу көннәрдә инде моңарчы бездән яшеренеп яткан немецләрнец күбесе өйләренә кайткан иде Геббельс пропагандасының ялган булганлыгына, безнең армиянең, нигездә, кешеләрдән торганлыгына ышана башлаганнар иде. Көннәрдән бер көнне Меһельзак шәһәрендә безнең элемтәчеләр урамнарга радио репродукторлары элделәр. Февраль киче иде. кинәт бөтен урамны яңгыратып үзебезнең җырчыбыз Мәрьям Рахманкулова җырлый башлады. Бу минем өчен җанны тетрәткеч бер җыр булып ишетелде. Меңнәрчә километрга сузылган газаплы сугыш юлларын узганнан соң, җиңүчеләр сафындагы солдат буларак монда килеп, дошман иленең бер шәһәрендә үзеңә бик-бик якын моңлы җыр ишет әле син! Мин кузгалырга, хәтта тын алырга да куркып, җырны ахырына кадәр тыңладым. Бер көнне исә шундагы шәһәр театрында безнең совет артистлары концерт бирде. Ул концертта җыр һәм биюдән тыш акробатик чыгышлар да бар иде. Минем куанычлы аптыравыма каршы, акробатик номер белән сәхнәгә Хөсәенов дигән бер татар егете чыкт ы. Хода-вәндә! Мин бит бу артистны беләм. Ике туган иде алар. Казан циркында чыгышлар ясыйлар иде. Беләм-беләм, алар бит Казаннан. Яна бистә малайлары! Мин тамаша бетү белән сәхнә артына керәм. Артистлар арасыннан Хөсәеновне эзлим. Менә ул! Нинди күңелле очрашу! Мин аны шундук үзебез урнашкан госһаузга алып китәм Минем чарлактагы кыек стеналы кечкенә генә бүлмәмдә утырабыз әле. Хөсәеневнең абыйсы үлеп калган икән. Хәзер ул үзе генә. Без аның белән бик озак чәйләп, сыйланып гәпләшәбез. Күп еллардан соң якташыңны чит җирләрдә очрату, узган көннәрне искә алып утыру ифрат күңелле. Мин хәзер безнең Өченче армиянең дошман җирләренә ничек аяк басуы турында язмакчы булам. Безнең Икенче Белоруссия фронтының командующие хәзер үзгәрде Декабрь аенда безнең фронтка башлык итеп данлыклы маршал Константин Константинович Рокоссовскийны билгеләделәр. Армия дошман җирләренә һөҗүмгә җыена. Ул 1945 елның 14 январенда башлана. Унсигезенче январьда безнең частьләр Красноселец торак пунктын алалар, йөз илле әсир, бик күп трофей кулга төшерәләр. Дәһшәтле сугыш дәвам итә. дошман чигенергә мәҗбүр. Армиядә Көнчыгыш Пруссиягә беренче булып аяк басу бәхете Серягин командованиесендәге 11 /2 нче укчы полкка насыйп була. Әй.ергә кирәк. Германия чиге, югарыда язылганча, сугыш башланганга кадәр үк бик хәтәр ныгытылган була. Кеше буе тирәнлегендәге өч рәт траншея, тимер-бетон калпаклы ут нокталары, катлы-катлы тимерчыбык киртәләр, алар алдында һәм арасында миналар. Егерменче февраль көнне безнен армия Гудштадз шәһәренә барып житте. Хәрәкәг дәвам итә. Безнен частьлар, ниһаять, Древени елгасына җитәләр. Анда исә гагы көчле оборона сызыгы Икенче көнне генерал Телков һәм полковник Абилов дивизияләре беренче булып Древени суын кичеп, дошманның оборонасын өзәләр Шул сугышлар вакытында Хәби- буллин фамилияле татар сержантының хуторда яшеренеп яткан СС солдатларын әсир игүе мәгълүм. Дошман безтә каршы ике көн буена өзлексез атакалар ясый, мәгәр максатына ирешә алмый Бу дуамал канкойгыч атакалардан сон. безнен фронт га чынлык урнаша. Шул көннәрдә безнең армия тагы башка фронтка тапшырылды. Хәзер без Өченче Белоруссия фронты гаскәрләре. Безнең башкоман- дующий армия генералы Черняховский И Д Безнең хәрәкәг Көнчыгыш Пруссия җирләрендә һаман дәвам итә. Армиянең Кырык беренче укчы корпусы Мсһельзак шәһәрен алу өчен уналтынчы февральдә Вальш елгасы аша чыга Ул көннәрдә Вормдиг һәм Меһельзак шәһәрләрен алган өчен Верховный башкомандующий тарафыннан безнең гаскәрләргә рәхмәт белдерелә, Мәскәү туплардан агып салют бирә Унҗиденче февраль көнне күз алдыбызда диярлек тиктомалдан ДИГӘНДӘЙ, безнен фронт командующие, бик талантлы яшь хәрби башлык, армия генералы Черняховский һәлак булды Дошман бирегә безнең гаскәрләрне якын җибәрмәс өчен булдыра алганның барысын да эшләгән. Хәтта үзен саклау өчен консерва банкалары, кофе савытлары тутырылган әрҗәләрдән ныгытмалар ясап маташкан. Хәзер исә ул дәһшәт утында дөрләп яна. кая керергә белми, үзе ясаган җинаятьләре өчен җавап бирәсен сизенеп, тизрәк диңгез аша шылырга ашыга. £1р буенда диңгездә вак баркаслар, пароходлар, көймәләр, үлем ачысын тоеп өзгәләнү, чәбәләнү 27 мартта безнең армия гаскәрләре, бәген сугыш дәверендә беренче гапкыр, үз алларында дошманның булмавын тоеп, тынычлап ял иг теләр Безнең Өченче армия резервка чыкты. «5.04.45. (19/4 алдым) Кыйммәтлем әни! Синең 23 марпа язган хатыңны бүген алдым, каты авырудан сон савыга башлавыңа шатландым Ләкин шулай да синең 22 сснә кадәр больницада авырып ягуыңа борчылмыйча кала алмадым Җанкисәгем әнием, зинһар, үзеңнең хәлеңне миннән яшереп маташма Синнән кеч- кенә-кечкенә хатлар ала башлау белән минем күкечем нидер сизенеп сыкранырга керешкән иде инде. Ни өчендер һәрвакыт синең турыда гына уйлана башлаган идем Бу хатыңның килүе миңа хәлне ачып салды. Борчылдырды да шатландырды да Әни, син үзеңнең хатыңда хәлеңне ачык игеп язмагансың Йөрисенме, әллә ягып кына торасыңмы? Кәефең ничек, яхшы ашыйсыңмы.’ Теләгән әйбереңне ашарга имканияг бармы? Шу гарнын барысын га. зинһар өчен, ачык кына игеп яз әле Югыйсә мин синең өчен бик борчылам Күз алдымда син бик кагы авырын түшәктә ятасыңдыр кебек Синнән яшермим, бүген шулай сине күз алдыма кигердем дә күзләремнән яшь бөртекләре тәгәрәп төште Әллә ни булды мина Мин Насыйри урамында. Гафнфә аналарда торганда, сине Шәлегә озаткач, яшеренеп бер җылаган идем, бүген дә шулайрак бу щы Соңыннан синен хатыңдагы «хәзер үземне яхшы хис итәм» дигән сүзләреңне тагы бер тапкыр уку гына мине юата төште. Әни! Минем тормышым бик яхшы Эшемне дә. у темне дә яраталар Тээмишгг мәсьәләсе яхшы Әле бу хатны юл өегли генә ягам Шу тай хатларымны яза торырмын. Ә озакламый, җәй дә үтмәс, без барыбыз бергә, шау-гөр килеп, котелокларыбызны шалтыратып Казанга кайтып керербез. Күп калмады инде, күптән көтелгән очрашу бәйрәме кызу-кызу якынлаша. Сине бик каты кочам, йөзләреңнән, күзләреңнән үбәм, чәчләреңнән сыйпыйм. Ялкынлы сәлам белән: улың Атилла.» Кенигсберг шәһәренең хәрабәләре бер дә хәтердән китми. Без анын урамнарына инде караңгы иңгәч барып кердек. Дәһшәтле, шомлы иде күренеш. Тар урамның ике ягындагы таш өйләрнең эче чытырдап яна. төбенә кадәр ачылган тәрәзәләрдән очкын урамга сибелә, әйтерсең ла бөртекләре уттан торган кар ява җиргә. Янган, җимерелгән өйләр белән тулы урамнарны узып, тынрак урынга тукталабыз. Иртәгесен үз эшебезгә керешәбез. Трофей атлар, сыерлар китерәләр. Без аларны тиз генә карап, кирәксә, тиешле чаралар күреп тылга озатырга тиеш. Безнең эш шул: батальоныбыз бер төбәкне ганимәт малыннан тазарткач, икенче төбәккә күчә. Без Көнчыгыш Пруссия буенча кыдырабыз. Бер торак урындагы коточкыч хәлгә юлыгуыбыз искә төшә. Бараксыман җиңел бер корылма эчендә немец хатын-кызлары, балалары үлем газабы кичереп ыңгырашалар. Алар бик күп, бөтен барак эче шулар белән тулган. Төенчекләрен күтәреп өйләренә кайтып баручылар икән. Агуланганнар бичаралар. Тел тибрәтерлек кенә хәлләре калган. Хатыннарның сөйләвенә караганда, алар монда ял итәргә тукталганнар. Ач кешеләр, әлбәттә, беренче чиратта, ял итәрлек урынга эләккәч, азык эзли башлыйлар. Араларыннан берсе сөт таба. Ул бик күп шешәләргә тутырылган, тәрәзә төпләрендә, шкафларда. Каймаклы куе сөт. Ач кешеләр ябырылып сөткә ташланалар. Белмиләр алар, үз гаскәрләренең чигенгәндә, һөҗүм итеп килүчеләрне, безне, үтерү өчен сөткә агу салып киткәннәрен... Без ул баракка барып кергәндә агуланучыларның берничәсе үлгән иде инде. Исәннәрен шундук хәрби госпитальләргә озаттык. Агулану дигәннән, Германиягә килеп кергәч, безнең солдатлар да андый бәлагә аз тармады. Әмма моның күбрәге үзебезнең тинтәклек аркасында, исерткечкә булган көчле хирыслыгыбыз аркасында килеп чыкты дияр идем мин. Немец җирендә һәр өйдә диярлек примус кабызу өчен агач спирте кулланалар (метил спирте). Исе аның этил спиртен хәтерләтә. Безнең агайне аракы эчүгә килгәндә тыела беләмени? Командирларның катгый приказларына карамастан, шул метил спиртен эчеп шактый кеше күзен бозды. Алай гына да түгел, алгарак китеп әйтим, безнең батальоннан гына да унсигез кеше шул нәрсә белән агуланды. Монысы Одер елгасындагы бер трофей танкерны саклаганда булды. Егетләр шул спирт тутырылган танкерны саклауга куелалар. Безнең ута кызыксынучан агайне андагы сыекчаның исен шундук сизеп ала. Кеше- кара күргәнче дип. чөмерәләр тегеләр шул агулы агач спирТен. Нәтиҗәдә, унсигезләп егет сукырайды, сукыраймаганы гомергә ярым сукыр булып калды. Без шулай яңа җирләрдә, яңа шартларда яшибез һич көтмәгәндә дошман безнең тылга, безнең турыга десант төшерде. Батальон тревога буенча аякка бастырылды. Без генә түгел, күршедәге хәрби частьлар дә, бергәләп, «капчыктан» чыгып котылырга омтылган дошманга каршы ут ачабыз. Атыш сәгать ярым чамасы дәвам итте. Десант бетерелде. Безнең часть тә диңгез ярларына килеп җитте. Ак яллы диңгез дулкыннары шаулый, алар бер-бер артлы куышып комлы ярга ташланалар. Алар безгә, очсыз-кырыйсыз Балтыйк киңлекләрен күзәткән совет солдатларына, ярдәмгә киләдер сыман. Безнен күңелләр дә шулай ук ашкына бит, алтысына, тизрәк-тизрәк дошман җиңелсен дә тынычлык урнашсын, көтелгән, зарыкт ырган туган якларга кайту көннәре килсен... Хәзер Европаның барлык көнчыгыш илләрендә диярлек каты, соңгы сугышлар бара Безнең i аскәрләр Берлинга якынлашып киләләр инде Безнең армия!ә дә резерв!а озак юанырга туры килми. Беренче апрельдә Өченче армия! ә Берлин i әбәгенә Одердаг ы Франкфурт шәһәренә күчәргә фәрман булды Димәк, димәк, безнең Өченче армия Берлин шәһәрен, I итлер өнен штурмлауда катнашачак Бу эш безнең өчен бик җаваплы һәм шатлыклы да Узасы юл аз түгел 550 километр Менә безнең армия юлда. Такыр шоссе юлларында дүрт маршрут. Атлылар юлына «Конь -I» һәм «Конь 2» дигән язу. машиналар өчен «Лев I» һәм «Лев 2» дигән билге куелган. Безгә юлда, мөмкин булганча, кызурак барырга кушылды Безнең Өченче армия тагын башка фронтта Без хәзер Беренче Белоруссия фронты гаскәрләре. Безнең командующий данлыклы маршал Г. К. Жуков. Беренче Белоруссия фронтының һөҗүме уналтынчы апрельдә иртәнге алты тулып у i ыз мину i та башланды Гая i ь көчле артиллерия әзерлеге бөтен тирә-юньне селкетте. Безнең танклар алга ыр!ылды. пехота ана иярде Дошман оборонасы бу кадәр дә !имер ташкыныдай һөҗүмне күтәрә алмады, аның оборонасы өзелде. Штурм уңышлы үрләде Егерме икесендә инде фронт Зур Берлин алдындагы Штраусбсрг. Кинбаум. Дуһһельп, Белендорф шәһәрләре аша Франкфурт чигенәчә сузылган иде. Безнең уң ятыбызда тснсрал-полковник Чуйков армиясе, сул яңабызда генерал-полковник Калракчи армиясе хәрәкәт итә. Безнең макса! хәзер Шпрее елгасын һәм Одср-Шпрес каналын кичеп, етерме өченә каршы төндә теге якка чыгу, егерме бишендә Берлин-Есссн шоссесын кисеп, дошманны камауны төгәлләү. Фашистларның кон:р атакалары хәзер iaiы да көчәя төште. Әмма алар, никадәр генә көчәнмәсеннәр, язмышлары хәл кылынган инде Аларга бернәрсә дә ярдәм итә алмый. Каналларны чигенгәндә җимерүләре дә, артларында бик күн миналар калдыруы да. хәтта төрле «сюрпризлары» да. Мәсәлән, алар юлга бик күп шарт тагыч сигарет пачкалары, шырпы тартмалары, теш пасталары, хәтта авюручкалар ташлап калдыра юрган булдылар. Ул кызыктыр!ыч әйберне куна алдыңмы, шартлау һәм сиңа үлем Безнең солдатлар күлләрне һәм каналларны амфибия көймәләрдә кичәләр. Ә ул күлләр һәм каналлар бик сш очрый Күлләр тирәсендә кар< napai урманнары, анда зиннә1ле дача виллалары Биредә байлар һәм Гитлер яраннары ял иткән. Хәзер анда хезмәтчеләр һәм бакча караучылар гына, хуҗалардан җилләр искән Вилла тәрәзәләрендә ак чүпрәкләр җилферди Егерме алты етерме җидесендә безнең армия чаечьләре готаш күлләр төбәгенә килеп чыкгы һәм без оборонага тукталдык Бу урында безнең фронтның киңлеге егерме биш километр. Аның егерме икс километрын күлләр били, коры җир бары оч киломе!рдан гына тора, анысы да әле эрелс-ваклы каналлар белән кискәләнгән Егерме сигезендә һөҗүм тагы башланды Безнең i аскәрләр күлләр кичеп коры җиргә сибеләләр Дошман исә бөтенләй шашынып безнең частьләрне атакалый Ул аерме iутызынчы апрельдә булган барлык көчләрен гуплап, безгә гашлана Ул бу юлы чы >быр булып кына түгел, ә сафлы колонналар белән килә Безнең co патлар ятып, йә мылтыкларын агачка сөян, тыныч рәвеш ю. ашыкмыйча тына ю «әп аталар. Дошман исә үрә баскан килеш aia-aia ки ю. ул юзәп агмый. ул безнең соядаi ларның кайда яшере пөнлекләрен дә анык белми, ул акылдан япаннарча югалтулар, кирәксезгә кан коелу белән исәпләшми. Бу котыр! ан. мәгънәсез атакалар нәтиҗәсендә безнең алдыбыздан.! унике километрлы мәйдан дошман солдатлары мәеie белән гула. 30 апрель көнне без һаман ераклаша oapiau ату 1авышлары ишетеп йокыдан уяндык Димәк, безнекеләр дошманны шактый еракта куалар Тиздән безнең армия генерал Калпакчи һәм Цветаев армияләре белен кушылды. Ул көнне безнең егетләр Берлиндагы Рейхстаг түбәсенә кызыл байрак кададылар Гитлер үзен-үзе үтергән диделәр. Шул ук көнне Беренче Украина фронты гаскәрләре Эльба елгасында америкалылар белән очрашты. Ләкин әле сугыш бетмәгән иде... 9 май көнне иртә белән без фашистлар Германиясенең берсүзсез капи туляцияләнгәнен белдек. Моннан да зуррак шатлыкның булуы мөмкин идеме соң безнең өчен?! Германиянең сүзсез капитуляциясе хәбәр ителгән көнне безнең хәрби бүлекчә Берлин янындагы бер шәһәрчекнең дача өйләрендә урнашкан иде Хәтердән бер дә чыгасы юк: сугыш бетү хәбәрен ишеткәч, без. бер төркем хәрбиләр, шатлык тан тәмам шашып калдык, телдән яздык, сүз әйтә алмыйча, диваналардай тик елмаеп торабыз. Андый олы шатлык минутларын кичергәндә гажәп икән ул кеше дигәнең, берәребез кузгалып китсә, барыбыз да шуңа иярә, күзләр зур булып ачылган, йөзләрдә рәхәт, талгын бер нур балкый. Бу халәт шулай без айнып чынбарлыкка, кыласы гамәлләребезне хәтерләү халәтенә әйләнеп кайтканчы бер ун минутлар, бәлки, артыграк та дәвам иткәндер. Үтә олы куаныч иде шул утлар-сулар кичеп исән калган солдат өчен бу хәбәр! Мин хәзер, бер чигенеш ясап, үзем хезмәт иткән батальонның Көнчыгыш Пруссиядән Берлинга баруын искә төшермәкче булам. Шулай көннәрдән бер көнне безнең батальонга да Берлин янына күченергә дигән приказ килде Тиз арада әзерләнеп, үзебезнең атларда юлга чыктык. Барасы юл ерак. Менә без үзебезнең арбаларда пар ат җигеп көнбатышка таба барабыз. Бераз алгарак китеп булса да шуны әйтим, филдәй эре. арбага менми торып камыт кидертә алмаслык биек, токымлы атлар никадәр көчле булсалар да, безнең кечкенә, әрсез абориген атларга чыдамлылык, түземлелек ягыннан җитмиләр икән. Безнең арми- ятә бер заман көтүләре белән монгол атлары килде. Без ул кыргый, асау атларны кулга ияләштерә алмый җаныбыз чыкты. Ә инде аларны буйсындырып, эшләтә башлагач, аларның түземлелегенә хәйран калдык. Ул атларның әйбәт сыйфаты озын юллар узганда аерата ачык беленә икән. Менә бу юлы да без үзебезнең бәләкәй атларның чыдамлылыгын ачык күрдек. Трофейга алынган эре, токымлы атларның барысын да ташлап калдырырга туры килде. Хәтердә, безнең рота Бромберг шәһәрен узганда минем өчен күңелле бер очрашу була язып калды. Мин шәһәр урамында «Фронт хакыйкате»ндә эшләүче бер татар солдатын очраттым. Шәрәфләр дә сәфәр чыкканнар икән. Әмма, кызганыч, алар биредә тукталганнар, без исә һаман ал а барабыз Бу турыда Шәрәф Мөдәррис миңа болай дип язачак әле: «Очрашкандай булдык, ләкин яхшылап берни сөйләшә алмадык. Әллә ничек шунда, ул вакытлар үкенечкә калды. Теге агай да бит ичмасам йөгереп килеп безгә әйткән булса, сине бик тиз куып тотар идек Ул безгә берничә сәгатьтән соң гына әйтте. Исчмаса синең дә шунда күчәрең, яки камытың нык булган. Ярар инде, хәерле булсын. Шунда бегерәм. Сине кочып, дустың Шәрәф. ПП 47764» Менә без. күп шәһәрләр узып, бетон плитәләр белән түшәлгән Берлин автострадасында. Ул юл яландай иркен, анда мәхшәр. Әйтерсен лә. кыямәт көне. Бөте.т дөнья халкы урныннан кузгалган, диярсең. Берлин ягыннан килүче халык белән тулган. Нинди генә милләт вәкилләре юк биредә! һиндстанлылардан алып, итальяннарга кадәр, кытайлардан алын 1арәпләргә кадәр Нинди генә киемнәргә төренмәгән алар, буй-буй концлагерь киеменнән алып, шәрә тәнгә ак җәймә ябынганнарына кадәр. Аларның барысы да дип әйтерлек җәяүле, ләкин багажникка таудай чемоданнар өйгән велосипедлылар да күренә. Арба тартып килүчеләр дэ, оалаларын шунда утыртканнары да бар, сирәк кенә атлылар да очрый. Минем өчен аера га сәер тоелганы шул булды: ике кеше резин көпчәкле бәләкәй арбага сарык тәкәсе җиккәннәр Өйрәтелгән тәкәдер бу. юкса шул кадәр күндәм рәвештә тып-тып басып арба тартып бармас иде дип уйлыйм. Мондый хикмәтле халык гашкынын минем гомеремдә күргәнем юк иде әле. Безнең батальон Берлинга 30 майда барып керде. Бу көннәрдәге күңел күтәренкелеген, дәрт-дәрманның ташып торуын әйтеп тә. язып та бетерерлек түгел. Озакламый мин үзем белән Шәрәф кебек үк актив язышкан фронтовик каләмдәшем Габдрахман Әпсәләмовтан хат алдым. Үзем дә аңа котлау хаты җибәрдем. Габдрахман үзенең хатында мина түбәндәге юлларны язлы «Расих дус! w Шатлык эчкә сыймый. Гасырларга калачак, буыннардан-буыннарга бәйрәм ителәчәк Җиңү көнен үткәрәбез Котлы булсын бу гүзәл бәйрәмебез, туган. Без исән, халкыбыз исән Ватаныбыз данга күмелгән. Яшибез, яшибез. Башка әллә нинди матур, серле уйлар килә. Чын-чынлап иҗат эшенә чумасы көннәр якынлаша. Кем белә, алда, бәлки, тагын зур көрәшләр тора торгандыр. Тик шунысы ачык, иң явыз, иң мәкерле дошман юк ителде инде. Синең мөбарәк хатыңны алдым. Аның өчен зур рәхмәт Моннан алда сиңа хатлар язган идем. Алгансыңдыр. Монысын бик ашыгыч язам Озакламый паровоз тагарга тиешләр. Юл ачык инде! Кая икәнен үзен төшенә торгансыңдыр Казаннан яңа бер әйбер алганым юк. Хәер, алар безнең үзебезне кәгә юрганнардыр инде. Хатлар яз Якын арада күрешүне теләп, Габдрахман. 10/V-45». Германиядәге безнең батальон тормышын күз алдына тулырак китерү өчен мин тагын әлеге тарихи очеркка мөрәҗәгать итүне кирәк саныйм Югарыда әйткәнемчә, мин аны штаб начальнигы ярдәме белән кайнар эзләр суынганчы ук язган идем. Менә анардан кайбер өзекләр: «1944 елның азагында, 45нең башында уздырылган нык хәрби һәм политик әзерлек эшләре үзен аклады. Трофей хезмәте буенча офицерлар, сержантлар һәм рядовойлар белән уздырылган дәресләр, узган сугышлар тәҗрибәсе бик уңай роль уйнады. Сугышчылар һәм командирлар. Кызыл армиянең уңышлары белән илһамланып. Көнчыгыш Пруссиядә һөжүм итеп алга баручы частьләргә иярделәр. Элекке һөҗүмнәрдәгечә алда батальонның разведкасы хәрәкәт итте, ул трофейларны барлады, аларга сак куйды, аларны беркем кул тидермәслек дәүләт милке иг герле Хәрби техника, велосипедлар, өй кирәк-яраклары белән капланган юллар, ташланган корал, калдырылган атлар, сыерлар оелән тугы басулар. зур хәрби складлар грофейчеләртә биредә эшләрнең җигәрлек кун булуы турында сөйлиләр иде. Боларның барысын да югалтмыйча җыен туган илгә озатырга кирәк иде Кыска гына вакытта батальон берничә дистә хәрби җиһаз һәм азык- төлек складын алды Батальон юлларны һәм территорияне грофейдән чистартып, аларны станцияләргә озатуны оештырды Сугышчылар һәм командирлар курку һәм ару-талуны бетмәстән эшләделәр Әмма югалтулар да булмады түгел. Алгы сызыктан трофей алып чыкканда капитан Афанасьев һәм дүрз сугышчы батырларча һәлак бу пы һөжүм операцияләре чорында гүбәндәге ганимәт малы җыелды ганк һәм самоходкалар 49 данә, бронемашина һәм гягачлар 26, автомашиналар 28, тун һәм минометлар 162. винтовка һәм автоматлар 13000. авыл хуҗалыгы машиналары һәм башка халык хуҗалыгы җиһазлары, аяк киеме, өс киеме берничә ЙӨЗ вагон Юк ителде снаряд һәм миналар 240 мен. мылтык патроннары 1500 мен. 1945 елның апрелендә ганимәт батальоны Кюстрин белән Франкфурт арасында Одер елгасын кичте һәм әле генә булып узган |1өҗүм сугышлары эзеннән Берлин шәһәренә таба юнәлде. Батальон хәрби объектлар саклауны төп эш итеп алса да, башта трофей җыю, табылган корал һәм халык хуҗалыгы җиһазларын складларга ташу эшләрен башкарды. Бары беренче рота гына Швибус шәһәрендәге ике заводны демонтажларга җибәрелде. Трофеялар җыю һәм демонтаж эшләренә җирле халыкны җәлеп итүдә башланды. Июнь аенда зур масштаблы демонтаж эшләре Берлинда җәелдерелде. Газ заводы. Тслсфункен. радиоаппаратлар заводы, шәһәр бензин колонкалары демонтажланды. Июльдә яңа чикләрне разведкалау, тикшерү башланды. 8 июльдә Либенвальте. Велтен, Виттенбург шәһәрләренә күчте. 25 августка 11 завод демонтажланды. Аннан чыгарылган җиһаз 1450 вагон күләмендә булды. Хәзерге көндә өч объектта демонтаж эшләре башкарыла. Төялергә тиешле әзер җиһаз һәм материаль 941 вагон күтәрерлек. Белоруссиядәге Станисавово авылыннан башланып Берлинга җиткән батальонның юлы менә шундый. 26.08.45» «13.06.45 (3/VII алдым) Кыйммәтлеләрем! Моннан бер ай элек хат язып салган булсам да, бу көнгә кадәр сездән хат-хәбәр алганым юк. Юравымча, сез минем тиз арада кайтып килүемне көтәсездер, шуңа күрә хат та язмыйсыздыр. Ләкин шуны әйтим, сугыш беткәннең икенче көнендә үк кайту мөмкин эш түгел икән. Шуңа күрә хатлар алышуны дәвам иттерик. Үзем исән-сау. Шул ук хезмәтемдә. Әкрен-әкрсн үзебезнең якларга юл тотабыз. Тик бөтенләй кайту кайчан булыр- билгесез. Сугыш беткәнче аның тизрәк бетүен теләп зарыктык, хәзер исә күңел аерата бер көч белән Казанга ашкына. Дус-ишләр. таныш-белешләр бәлки кайта да башлаганнардыр инде. Казан да хәзер күңелле кичерешләр, бәхетле очрашулар белән гөрлидер. Озакламый мин дә шулай сезнең белән очрашу бәхетенә ирешермен дип өметләнәм. Бу хатны үземнең исән-саулыгымны хәбәр итү өчен генә язам. Дусишләргә. бигрәк тә туганнарга сәлам әйтегез. Бу арада беркемнән дә хат алган юк. Хәер, моннан 15—20 көннәр элек Әпсәләмнән һәм Шәрәфтән котлау хатлары алган идем, тик үзләренә озын хат язарга кул тими йөри. Ярар, хәзергә җитеп торыр. Йөзләрегездән үбәм. ялкынлы сәлам белән, тиз исәнлектә күрешүне теләп: Атилла». Мин армиядә көндәлек язып бармадым. Ләкин шулай да минем үзем белән кайткан блокнотларда кайбер нәрсәләр теркәлгән булып чыкты. Күргән-белгәннәрем тулырак күз алдына килеп бассын өчен миңа ул язмалардан да файдалану зыян итмәс дип уйлыйм. Менә аларның кайберсе: «9 июнь. 1945 ел. Кичә иргәнге дүрттә юлга чыктык. Сәгать икедән үк (Мәскәү вакыты белән) торган булсак га, иргәнге ашны ашарга да өлгермәдек. кузгалдык. Бераздан Плауз шәһәрчеге артта калды, без Бранденбург шәһәрен кичеп, Берлин магистраленә чыктык. Брандеибургта халык уянган иде инде. Немец халкы бик юаш булып күренә. Велосипедта баручы бер кыз безне хәтта яулык болгап сәламләде дә. Бернинди хәвеф-хәтәрсез 50 километр араны узганнан соң, без иркен бер болында кундык. Төн җылы, аяз иде. Без өчәү — Коля. Ваня һәм мин — бик озак әңгәмә корып, көлешеп яттык. Соңыннан йокыга киткәнемне сизмәдем. Иртәнге бишенче яртыда тагын сәфәр башланды. Юл өстендә. Берлин янындагы шәһәрчекләрнең берсендә ял иттек. Мунча да яккан идек, тик юынырга туры килмәде. Шундагы трофейлар складыннан барып солы алырга да мөмкинлек булмады. Сәгать бишенче яртыда Франкфуртка таба 104 чыгып киттек Юлыбызда ниндидер бер шәһәрчек үттек. Мәктәпләр эшли башлаган икән. Безгә балалар очрый Алар икмәк сорый. «Каһәр суккырылар. ди бер белорус егете, безнен балалар немец солдатлары янына барырга да куркалар иде. ә болар күзенә керәләр». Яныбызга байтак немец хатын-кызы җыелды. Алар тәмәке, сигарет китергәннәр Бер хатын 50 грамм тәмәкегә икс кило ярым шикәр сорый. Без көлешеп таралыштык Каршыга килеп чыккан автомашинада безнен совет балаларын алып киттеләр Моңарчы I ерманиядә булганнар Франкфуртка 43 километр калды. Без кунарга тукталдык. Бу юлларны иркен болында, арбалар янында яткан килеш язам Кичке аш вакыты хәзер 14.06.45. Безгә Одерны кичәргә насыйп булмады Барган җиребездән кире борып. Германиядә калдырдылар Безне башка армиягә бирәләр, элекке армиябез илгә китә. Картларның борын салынды Без дә борчулы Шулай ук Германиядә озакка калырга туры килер микәнни? Иртәгә йә берсекөнгә комбатка отпуск сорап барам Кичә өйгә хат яздым. Алардан хат та, хәбәр дә юк 20.06.45. Бүген тагын «Бәхет орлыклары»на керештем 22.06.45. Бик күңелле хәбәр: Саша безнең писарь югары белемле кешеләрнең исемлеге штабка китте, диде. 30.06.45. Бүген Берлин урамнарыннан узарга туры килде Кызганыч, үзәктә булырга гуры килмәде Мин булган районнар артык җимерек түгел. Урамнарда хәрәкәт. Биналар һәммәсе дә соры, асфальт төсенә буялган. Күпчелек өйләр 2 3 катлы, түбәләре, кагыйдә буларак, чүлмәк белән ябылган. 72, 99. 69 нчы номерлы трамвайлар йөргәнен күрдем Трамвайлар. бездәге кебек кызыл төстә булмыйча, сары төскә буялган Без Никулин Андрей Иванович. Иван Осадчий һәм мин Гусеница һәм Чайканы җигеп, Берлин урамнарыннан тарантаста үттек. Юлда велосипедка атланган бер немец кызы безнең тарантаска килеп ябышты Ул һәм кузлага утырган күзлекле немец егете безгә юл күрсәтеп бардылар Мин тәрҗемәче хезмәтен үтәдем Шулай бик озак Берлин урамнарын гизгәннән соң. ниһаять, оккупация гаскәрләре штабына барып җиттек Хәрби штаб бинасы дүрт төрле байрак белән бизәлгән Лозунгны укын, Сталинга генераллисимус исеме бире гүен белдем. Без урамда калдык. Никулин Встотделга җәяүләп китте. Бераздан ул кире кайтып, миңа бер челем бүләк итте. Ул тагып киткәч, мин Воснторгка юнәлдем Тик кибетне ябып өлгергәннәр иде инде. Бер чатта сыра саталар Бик чибәр, ләкин бик усал рус кызы сату итә Сыра эчтем. Ләкин бу эчемлек сырадан бигрәк икмәк квасына охшаган Кичкырын тына өйгә кайтып җит тек. Барасы юл 28 километр (Гросс Беһерсн). Әле хәзер шушы юлларны язып утырт анда, мин Креммен шәһәренең гоеһаузында Ротабыз шул кунак өенә килеп урнашты Озакламый, озакламый Казанга». «6.07.45 (29.07 алдым) Сөекле әнием! Синең сугыш беткәннән сон язган хатыңны кичә алдым Үземдә исәнсаулык Моңа кадәр Германиянең бер почмагыннан икенче почмагына хәтле кыдырып йөрдек Хәзер инде тукталдык. һәм мин шушы урыннан өйгә таба, күптән көтелгән сәфәргә чытармын, ахры Хәзер документлар әзерлиләр Кузгалдык дигән сит наяны түземсезлек белән көтәбез. Әни. бу хатыма җавап язын торма инде, чөнки хат артыннан үзем дә Кайтып җитәрмен кебек Ниһаять, авыр еллардан сад чиясез михивт төр чигүдән сон. миңа туганнарым, дусларым янына, туган илемә кайтыр көн дә туар икән Мин әле моны бер дә башыма сыйдыра алмыйм, бу хәлгә бер дә күнегә алмыйм, ышанмыйм, булмастыр та. бу төш кеттәдер, бу кинәт юкка чытар гитән ахмак уйлар һаман күнеше ярсытып, йөрәкне борчып торалар Сөекле әнием, сине бик сагындым, сиңа бик күп кайнар сәлам җибәрәм. Кайтышлый Мәскәүдән хәбәр итәрмен. Туганнарга, дус-ишләргә бик күп сәлам әйт. Тиз көндә күрешүне теләп калучы улың Атилла». «24.07.45 (15/9 алдым) Кадерле әнием! Синең 11 июльдә язган хатыңны алып, исән-саулыгыгызга бик шатландым. Үзем сәламәт, минем өчен бер дә борчылма, хатларым кайвакыт сирәгәеп китсәләр дә күңел төшерергә урын юк. Чөнки хәзер сугыш бетте инде, үлем үкчәгә басып йөрми. Синең хатлар язып торуыңа ышанам. Аларның миңа килеп җитмәү сәбәбе шул. безнең соңгы айларда бер җирдән икенче җиргә күчеп, бер җитәкчелектән икенчесенә тапшырылып йөрүебездәндер. Хәерле булсын, хәзер элемтә тагын тәртипләнде булса кирәк. Үткән хатларымда үземнең кайтырга җыенуым турында язган идем. Ул, әлбәттә, шулай, ләкин документлар, хәтта бүләкләр әзерләнгән булса да. приказның кайчан чыгасы әлегә билгеле түгел. Әни. син ниндидер «Әдәби Татарстан» турында язасың. Ул нинди әйбер? Аны нәрсә белән «ашыйлар»? Әгәр ул газета яки журнал булса, җибәр. Әгәр ул альманах булса, җибәреп торма, кайткач укырмын. Картлар өйләренә таралыштылар инде. Озакламый безгә дә чират җитәр дип торабыз. Исәнлектә күрешү насыйп булсын. Әле бүген синең хатың белән бергә Әпсәләмнән дә хат алдым. Ул мескен Ерак Көнчыгышка барып эләккән икән. Аның өчен йөрәгем әрнеде. Моңа кадәр үземнең өйгә кайту хәбәрен ишетү белән (5 июльдән бирле) әллә ниләр уйлап, вакытның озак узуына түзә алмыйча, шул ук вакытта үзем дә адәм рәтле эшкә керешә алмыйча йөргән идем. Хәзер инде үземне кулга алып, өйгә кайту турында вакыты җиткәнгә кадәр онытырга булдым. Чөнки бик авыр, кеше тәмам акылыннан яза башлый. Кичә үземне, авызлыклап, хикәя язарга утырттым. Хикәя «Берлин янында» исемле. Анда укучыга үзем күргән һәм үзем урамнарыннан узган Берлинны сурәтләргә булдым. Бүген кичкырын тагын шул хикәямне кимерергә керешәм. Югыйсә Берлин медале тагып кайтып та. аның турында ләм-мим сүз язмый яту оят эш кебек тоела. Казанда тормыш шартлары ничек? Сугыш корыткыч җиле шул килеш калдымы.’ Йә булмаса тынычлык үзен сиздерә башладымы? Кемнәр кайда? Кем кайткан? Туганнар, дуслар исән-саулармы? Барлык туган-дус-ишләргә. шул җөмләдән Суфия апага бик күп сәлам. Ялкынлы сәлам белән сине үбеп, улың Атилла». Озакламый, озакламый кадерле Казаныма кайтачакмын. Мине анда бала чагымнан ук үзенә биләгән, авыр вакытларда миңа сабырлык биргән, якты өмет йолдызым, әдәбият дигән гүзәл бер мәйдан көтә. Мин туган илгә кайту белән, әлбәттә, җиң сызганып эшкә керешәчәкмен. Китап арты китап язып чыгарачакмын, үземнең баштан кичкәннәрне һәм тагы бик күп ишеткәннәрне сюжет калыпларына салып, роман, повестьларга әверелдерәчәкмен. Мине алда татлы иҗат куанычлары белән мөлдерәмә тулган бәхет ширбәтләре көтә. Мин бик, бик шат. Безнең сугышта җиңеп чыгуыбыз өчен шаг Үземнең утлы юллар аша узып исән калуым өчен шат. озакламый туган илемә кайтырга тиешлегем өчен шат. Әйе. әйе. мин мең тапкыр кабатлый алам: мин бик бәхетле кеше! Бәлки, минем киләчәгем ал да гөл түгелдер, бәлки минем тормыш юлымда күңелеезлекләр. хәтта йөрәк өзгеч авыр көннәр дә бардыр. Шулай да мин бәхетле. Чөнки без җиңүчеләр. Без үзебезне генә түгел, барлык кешелек дөньясының якты идеалларын кара көчләрдән саклап кала алдык. Шул җиңүчеләр арасында үзеңнең булуыңны тою барлык шәхси кайгы- хәсрәтләрдән дә өстенрәк олы бәхет түгелмени?!