Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЭНҖЕЛЕ КАЛФАК

Мин соңгы вакытта очрашу кичәләрендә, тантаналы жыелышларда һәм үземнең телевизион чыгышларымда маңгай өстенә әниемнән мирас калган энҗеле калфакны эләргә, әбиемнең озын чуклы ефәк шәлен бөркәнергә тырышам Шул изге бизәкләргә орынуга күңелдәге өмет-хыяллар яктыра. җанга сафлык иңә. иман ныгый кебек. Шәлнең ифрат та зәвыклы үрнәкләренә карап-карап сокланам да. шагыйрәбез Флера Гыйззәтуллинанын серле сүзләре искә төшә: Мин барыбер йолдыз челтәремне Синнән башка бәйли башламыйм... Шагыйрә «...синнән башка» дигәнендә, мөгаен, кызларның сөйгән ярларын, ирегетләребезне күздә тоткандыр Чыннан да. ир-атларның ярдәм-шәфкатеннән башка без. хатынкызлар, нишли алабыз соң?! Алар — безнең беренче таянычыбыз. Безнең эшләр бары тик алар ярдәм кулын сузганда гына юл ала. алга китә, һәм бу хәл бик тә табигый. Хатын-кыз. ир-егет ярдәменнән башка, дөньяның бөтен нужасын берүзе генә тарта башласа, шул рәвешчә дә көн күрә алса, аңардагы табигатьтән бирелгән иң күркәм сыйфатлар: назлылык, юашлык, самимилек һ. б.лар югалыр иде. Бу хакыйкать тол хатыннарның авылдагы бәрәңге бакчасын сукалатуында, утын-күмер китертүендә яки. шәһәр шартларында, газ баллоны ташытуында. су кранын төзәттерүендә генә түгел, иҗат дөньясында да хөкем сөрә Кызганыч ки. без бу хакта әлегәчә ачыктан-ачык, нигезле иттереп сөйләшә генә алмый идек. Социализмда барлык шәхесләр вә женесләр бертигез, дигән гайре табигый хакыйкатькә омтылдык бит Әдәби вә мәдәни даирәләрдә дә: «Ижатта авторның кызмы-егетме икәнлеге исәпкә алынмый. Бөтенесен әсәр үзе генә хәл итә».— дигән кырыс кагыйдә хөкем сөрде. _ Мин үзем дә бу караш белән килешә идем кебек. Чыннан да. әсәр- әсәр инде Кайбер кыз каләмдәшләремнең җыелышларда яки газета-журнал битләрендәге мәкаләләрендә хатын-кыз язучыларга ташлама сорауларын күңел кабул итә алмый иде. Янәсе, синең җенеснең әдәбиятка ни катнашы бар” Яз да яз! Укучың ни дияр9 Әсәрең гомум хуплауга ирешә икән, ир-ат язучылар яки тәнкыйтьчеләр нишли ала9 ! Тора-бара минем фикерем катлауланды. «Азат хатын» (бүгенге «Сөембикә») журналы редакторы Асия Хәсәнованың. жае чыккан саен Кызларны җитәкче постларга күтәрик әле' Ни өчен бер генә хатын-кызны да депутат итеп күрсәтмибез9 кебек таләпчән сораулары ифрат урынлы күренә кебек иде. Кайда булма, райком секретарьлары—ирләр, мәктәп директорлары—ирләр, колхоз рәисләре, совхоз директорлары — ирләр Шул хәлләрне күрә-күрә гаҗиз булдым мин Бөтен власть ирләр кулында чакта, хатын-кыз мәнфәгате турында ихластан фикер алышып буламы соң?! Әдәби-мәдәни иҗат даирәләрендә дә хәл нәкъ шулай: беренче сүзне әйтүчесе дә, соңгы ноктаны куючысы да ир-ат иде Хәер, нигә «Иде», дим соң әле?! Бу М хәлнең бүген дә һич үзгәргәне юк Әлеге биниһая жаваплы. кеше язмышын, әдәбият-мәдәният Һәм хуҗалык эшләрендәге мәсьәләләрне гадел хәл итә килсәләр, без ciетләрсбсзгә рәхмәттән башка сүз әйтмәс идек Алай гына да түгел. «сез бит кыз бала», дип. безнен ишеләргә анда-санда кечтеки генә ташламалар да ясаштырг атасалар И-и-и. без аларны Алла урынына күрер идек Ни кызганыч, егетләребез кызларны (мин бу очракта ижат даирәсен генә алам әле) йә күрмәмешкә салышалар, йә бөтенләй тибеп узалар Алай-болай игътибар игәләр икән, монысы гискәре мисал кирәк булганга гына алына шикелле «Безнең тормыш Безнен әдәбият» дигән дискуссия дә ир-егет Фоат Садриев романына нигезләнеп башланды. Сүзем юк Шулай да булсын Бигрәк тә шуңа куанам әсәрнең төп каһарманы хатын-кыз. Нуркаема Нәкь менә шул Нуриасма образы мине, хатын-кыз язучыларыбыз ижатынын язмышы турындагы катлаулы уйлар!а кигереп терәде дә инде Фоат Садриевнын «Таң җиле» романының үзәгендә. безнен кебек үк. гормыш нужасының тәртәсенә җигелеп тартучы хатын сурәт- ләнмөсә. бәлки, әлеге сөйләшүгә игътибар итеп тә тормаган булыр идем Нуриасма язмышы исә уйларны турыдан-туры үзебезгә, чәчмә әсәр язучы татар кызлары кичерешләренә дә ки гереп тоташтырды Минем Нуриасма образына гел-теш тидерәсем килми Автор аны. үзе белгән кадәрле дәрәҗәдә, ихластан тасвирлаган Хәтта, әйтер идем, әлеге сөйләшүгә беренче юл ярып җибәргән тәнкыйтьчебез Фоат Галимуллннча. аны күкләргә чөеп мактаудан ягъни идеаллаштырудан да автор ерак тора Ф Галимуллин исә. Нуриасманы мөкәммәл хатын игеп раслау өчен, мәкаләсенең баш өлешендә үк хакыйкатькә хилафлык китерә. Ул бөтен әсәргә күз йомып. «Тан жиле»идәге Нуриасманы. «Әсма - дип тәрҗемә итеп күрсәтә Мәгълүм ки. -әсма» белән «асма» сүзләре арасында шактый зур мәгънәви аерма бар Романдагы «Нурн-асма»ны. фәнчә шәрехләсәң, бөтенләй башка мәгънә чыга Уйлавымча, авторның 1ероинясына биргән исеме аның җисеменә дә бик туры килә. Моның өчен аның ата-анасы кушкан атына үзгәреш кергүнен дә. Нуриасманы идеаллаштыруның да һич кирәге юк Заманында, яп-яшь чакта укыган кайбер әсәрләрдәге «уңай» образларны аңлый алмый интегә идем мин Ни өчен Анна Каренинаны иренә, ыруына хыянәт иткән хатынны күккә күтәреп мактыйлар’’ Ни өчен «Гроза» дагы Катеринаны (ул да иренә хыянәт итә) бөеклеккә чөяләр’ Боларны аңлар өчен биниһая гали вә нечкә булган мәхәббәт хисен кичерергә, халык гадәтенә кергән кырыс кануннарга да тәнкыйть күзлеге аша карый белергә кирәк булыш икән Инде үзебезнең бүгенге Нуриасмабыз!а мөрәҗәгать итик Минемчә, бу образ, автор аңлатуында ук. һич тә дөньяви т аделсезлскләрдән азат ителми Аның язмышы да мен дә бер кыенлыкларга гына түгел, шактый катлаулы хәйләләргә, гаделсезлекләр!ә. хәтта ялганга да корылган һәм бу хәлдән кызыбыз һичничек котыла да алмас иде Баштанаяк ялганга, тулы бер халыклар гаиләсен тоташтан алдауга корылган җәмгыятьтә бер Нуриасма гына ничек хәйләсез лә ял ансыз яши алсын?! Сез аның япь-яшь кыз чагында, шәһәр шартларында. Гагия белән яшәгәндәге чорда үз-үзен тотышына 1ына нг ътибар итаез! Ни өчен әле ул яна туган баланы яшереп азапланучы яһүдә карчыгын эзәрлекләп китә’’ Кайдан килгән ана бу шикчел тек9 Ахыр килеп, кеше тудырган сабыйда, у и сабын язмышын үзләренчә хәл итәргә йөргән хатыннарда аның ни кагышы бар’’Соңра Нурнасманын шуңа охшаш сыйфатлары тагын да калкурак ачыла Ул үзен мәңгелеккә яр итен алырга кайткан фронтовик CI CI Cat ыйдуллага куенында! ы баланың кем икәнен дә аңлатып торыр!a теләми Ирне ир и ten танумы соң бу? Тагар кызына мондый тәкәббер тек кайдан килгән? Аннары аның кешеләрне эзәрлекләү сыйфаты тагын «куера» Ире белән Хәдичәнең аулакта очрашуларын күзәтеп йөри башлый Бик туры күңелле хатын, мондый коточкыч хәлне, үз эченә йомылып кына, «у здырын» җибәрә алмас ндс Мин моны кү г алдыма да китерә алмыйм ире. Хәдичә белән «мунча кереп», кайтып керә Ха!ын шуны да белмәмешкә салыша ала. Монын өчен, чыннан да. нәкь Сәгыйдулла әйткәнчә, -бүрәнә» булырга кирәк Инде бик тә жәнҗатчы жан түгел икәнсең. адәм ба тасында һәр мәсьәлә турында ипләп кенә, сабыр гына сөйләшү алымы да бар бит. Юк Безнен Нуриасмаоыз бу ысулларның бар икәнен дә белми белергә 1«> 1с |әми, аның үз сиксәне сиксән Бары үт уйлары, үз балалары тирәсендә генә яши бирә Аның бер генә сердәше дә юк. Бу күренеш, минемчә, шу тай ук аның файдасына сөйләми Хатын-кызның, бигрәк тә авыл кызларының, бөтен дөнья синнән наз кичкән очракта да. бәгыренне ачын салырдай бер генә бу ка да жан дусты избыла. Нурнасманын юк Яхшымы бу ’ Юктыр Кемнеңдер, син үлем түшәгенә яткач кына, синнән бәхиллек соран килүе яшәү мәгънәсе була алмый Ул гына да түгел әле Нурнасманын. адым саен «Гаделлек. гаделлек'» дип, башкалар белән дәгъвалашып йөрүе ачуны китерә. Балалы килеш иргә чыккансың икән, ирең сиңа хыянәт итүгә карамыйча син шул хәлгә күз йомып яшисең икән һәм үз улыңның ин нечкә хисләрен (әлеге дә баягыча, яшерен рәвештә, ифрат тупас рәвештә) «болгатып» җибәргәнсең икән - инде тыныч кына, кем әйтмешли, артыңны кысып кына, яши бир' Юк Нуриасма һаман ботен гаделлек кануннарын үз кулында тотмакчы Хәдичә улының эчкәнен дә күрә ул. Бәриянең аракы сатканын да кычкырып әйтә, Хөснуллинны да фаш итәргә әзер Үзенең гөнаһлары турында исә төнлә генә уйлый, ялгыз калганда гына! Бу сыйфатлары Нуриәсманы Ф. Галимуллин сурәтләгән бөеклектән гап-гади хатыннар арасына, җиргә алып төшә Шулай булырга тиеш тә. Чөнки ул кичергән барлык бәхетсезлекләр бер бу хатын холкына гына бәйле түгел. Болар безнең җәмгыятьнең нигезенә салынган һәм алардан берәү дә качып котыла алмый Фоат Садриев иҗаты исә нәкъ менә шул каршылыкларны хыянәтсез ачып бирүе аркасында откан, образны бөтен килеш тасвир итә алган Нуриасма — татар хатыннарының миллионнарыннан берсе Минем карашымча, мөхтәрәм тәнкыйтьчеләребез укучыга шуны аңлатырга тиеш иде. Кызганычка каршы, алар бу изге бурычка, ягъни язучы белән укучы арасында аңлатучы-арадашчы булу роленә, һаман кереп җитә алмыйлар. Тәнкыйтьче, кулына каләм алдымы, ул инде бер әсәрне йә күккә чөеп мактый, яки авторны эттән алып эткә сала. Аларга әдәбият фәне йөкләгән иң изге бурыч исә. безнең татар әдәбиятында бигрәк тә, бүгенге көнгәчә читтә кала бирә. Тормыш Нуриәсмаларыбызны уттан алып суга сала-сала. бәргәләп йөрткәне кебек үк. әдәбиятыбыздагы гадел, фәнни тәнкыйть тә бу даирәдәге фидакарь кызларыбызны читләтеп уза тора. Мин бу очракта чәчмә әсәр язучы берничә бөртек кызыбыз иҗатын күздә тотам Чөнки шагыйрәләребез, миңа үпкәли күрмәсеннәр, башкарак шартларда иҗат итә Беренчедән. Язучылар берлегендә дә, редакцияләрдә дә. нәшриятларда да аларга. прозаикларга караганда, игътибарлырак мөнәсәбәт яшәп килә. Миңа калса, тәнкыйтьчеләребез дә шигырь күгебездә кабынган яңа йолдызны тизрәк күреп алалар, аңа ярдәм кулы сузалар, иҗатын камилләштерергә дә теләбрәк алыналар кебек. Ахыр килеп, шигырьнең үз мөмкинлекләре дә кызларыбызга куш кулын сузып тора сыман: шигырьне бит. әле анда- монда бастыргалаганчы. китап хәленә китергәләгәнче үк, теләсә кайда укып күрсәтергә була Әдәби кичәләрдә, радио-гелевидение тапшыруларында укы да бир — сине рәхәтләнеп тыңлыйлар Күңелең бушап-юанып кала Ә дистәләрчә-йөзләрчә биткә шыплап язылган прозаны, ягъни хикәя, повесть, романнарны, укучыңа җиткерер өчен күпме кичерергә, кемнәр алдында йөз суы түгәргә, ничәмә еллар көтәргә туры килә. Чәчмә әсәр язу үзе үк автордан күпне таләп итә. Күз алдыгызга гына китерегез башта айлареллар буе укучыңа әйтер сүзне нинди вакыйгалар аша, кем образы аркылы җиткерү турында уйланып, борсаланып йөрисең Җитә бер көн: сиңа утырып язарга кирәк Прозаны бары тик бик тыныч, ялгыз, берни борчымаган шартларда гына иҗат итәргә мөмкин Монда уй-фикер сөрешендә, образ яки вакыйгалар үстерелешендә генә түгел, хәтта ялгыз бер өтер төртүдә генә дә хаталанырга ярамый. Чөнки, нәкъ шул өтек өтер аркасында, синең әйтергә теләгән төп фикерең ялгыш аңлашылырга мөмкин Шигъриятьтә бу хәл җинелчә хәл ителеп килә «тәрәзә» урынына -«тәрәз», «дип» сүзен «диеп» һ б.ларны рәхәтләнеп кулланалар Чөнки «Бу бит ритм, рифма өчен кирәк!»—диләр. Прозада мондый «гө- наһ»лар кичерелми һәм кичерелергә тиеш тә түгел Телнең кагыйдәләрен җитди рәвештә саклаучы бер өлкә булырга тиеш ләбаса Мин үзем, гомумән дә. Сталин чорының кысаларында үскәнгәдер, мөгаен, һәр өлкәдә гомум танылган мәгълүм кануннарның саклануын хуплыйм Мине каләмдәшләрем дөрес аңлый күрсеннәр иде: минем һич тә ике жанрны чәкәләштерергә теләгәнем юк. Киресенчә, әдәби жанрларны мөмкин кадәр якынайтырга. дуслаштырырга, кулга-кул тотындырып үстерергә иде! Әдәбиятыбыз башкача алга китә алмаячак Шигърияттә прозаныкыдай тирән, саллы акыл хөкем сөрсә, чәчмә әсәрләргә шигъри нәфислек иңдерелсә, ничек шәп булыр иде! Бу очракта әйтергә теләгәнем шул: әсәрләргә, жанрларына карамыйча гына, гадел һәм үз вакытындагы бәя кирәк Баксаң, әлеге жанрларны Пушкин булып Пушкин да бер-берсеннән шактый нык аерып йөрткән. Исегездәдер, аның «Евгений Онегин» әсәрендә. Онегин белән Ленскийның икесен ике яр кешесе икәнлеген сурәтләр өчен: « Они сошлись. Волна и камень. Стихи и проза, лед и пламень».— дигән юллар файдаланылган (Мәскәүдәге «Правда» нәшрияты. 1981 ел. Әсәрләрнең IV томы. 34 бит). Аңлашылса кирәк, монда проза боз һәм таш белән тиңләштерелә Димәк ки. әдәбиятта! ы чәчмә әсәрләр боздай салкын канлы вә таштай авырлыкка-басын- кылыкка ия булган фикерне күтәрергә мәжбүр. Донья әдәбиятынын прозасына да күркәм өлеш керткән Пушкин карашына мин ничек каршы төшим'" Тик бу фараз, чәчмә әсәрләр! ә тәнкыйтьчеләрнең мөнәсәбәте боздай салкын, күтәреп тора алмас таштай авыр булыр!а дигән юл күрсәтмидер бит'" һич юктыр' Мин. мәсәлән, үзем, тәнкыйди күзлектән кара!анда да. «Тан жиле»ндәге Нуркаема белән Ьәрияне чәкәләштермәс идем Ни өчен, дисезме'1 Чөнки Бәрия шул ук социализм тудырып үстер! ән шактый татлы җимешләрнең берсе Ул әллә кайчан ирешкән фикерләүләргә без әле хәзер, базар мөнәсәбәтләренә тап булгач кына, ияләнә башладык. Кешелектә исә отышлы сәүдә игү мактаулы һөнәрдән саналган Ник авылның ботен хәлле кешесе Бөриягә керә’ Бу бит нәкъ менә без бүген омтылган гап-гади базарча яшәү галәмәте Шушы дөньяви мәгълүм канунны бездән алдарак аңлаган Ьәрияне нигә гаеп итәргә’’ Профессиональ тәнкыйтьчеләребез ничек уйлыйдыр, әмма мин «Тан жиле»ндәгс образларны һәм вакыйгалар сөрешен Белинский, Чернышсвскийчарак шәрехләү ятында. Коры җирнең алтыдан бер өлешенә урнашкан барлык халыкларны, дәүләт күләмеңдә, күз дә йоммыйча, оятсыз рәвештә, кычкыртып алдап килгәннәр икән, ни өчен без бүген, үз көнен күрү өчен, тегеннән-монда сәүдә итеп йөрүче Бәрияне генә дошмани зат. ялган белән кон күрүче итеп там!алар!а тиеш'’ Ьср алъяпкычлык чүпрәк сатып алыр! а интеккән авылдашларына. Самарканд һәм Ташкснг якларыннан манфактура гашып. кыйммәтрәк сата икән гаепмени бу?! Булдыра алсан, син дә сат! Әмма бу эш авылдагы башка бер юнә кешенен дә кулыннан килми Бәрия исә булдыклы сәүдәгәр токымыннан. Социализм бөлдер! ән миллионнарны бушка киендерер! ә. бер гиен- ссзгә аларны сыйларга социалистик йөкләмә алматан ич ул! Ник керәләр аның аракысын эстәнеп? Чөнки авылда ни ашханә, ни ресторан юк. кибетендәге бер-ике бөртек ризык талонга гына Ә безнең кешеләр, урыснын ннчәмә гасырлык коткысына бирелеп, аракы эчәргә өйрәнделәр Моңа Бәрия түгел, социаль шартлар гаепле. Минемчә, автор бу хакыйкатьне шәрәләндерүдән шикләнебрәк калган һәм Бәриянс «ялганчы» кебек сүзләр белән бәяләргә ашыккан Фоат Садрисвнын бу бәләкәй генә «куркаклыгын» укучыга аңтатып бирү галимнәребез өлешенә төшә Мәсьәләнең бу ягына килгәндә, әлеге до баягы, ир-егет ггрозаикларыбызнын кайбер әсәрләре бәхетенә мондый игътибар эләгә әле. Аларга багышланган аерым монографияләр дә чыга, диссертацияләр дә яклана Кызларыбызны II чәчмә әсәрләре ис.» бөтенләй читт ә. Анда-санда берәр мәкалә күренсә, бу йә әдибәнен юбилее унаеннан. йә 8-Март көне якынлашканга гына басыл! ан була Шөкер, бу жәһәг тән дә, шагыйрәләребез иҗатын өйрәнү алдарак гора Мисалга мөхтәрәм профессорыбыз М Гайнуллин төзеп калдырган «Өмет йолдызлары» китабын һәм И Юзсев төзегән «Кызлар җырлый» җыентыкларын китереп үтәргә мөмкин Ә менә шул тәртиптә җыелган проза әсәрләребез, кызларыбызның хикәя, повссгь, романнарын теркәп күрсәткән нинди кулланма бар" Ерак тарихларга китеп эзләнүләрне әйiмим дә инде, әле чагыштырмача якында гына иҗат нгкән Гайнгә Шәрипова, Хәерниса Сафина кебек роман жанрында иҗаг игүче жнтди прозаикларны да, төрле сәбәпләр табып, күрмәмешкә салыштылар Янәсе алар Татарстанда яшәми, янәсе алар татарча иҗаг итми һ. 6. Әсәрләренең үзәгендә чеп-чи татар гормышы ярылып ятса да. аларны анализлап күрсәтүче тәнкыйтьче табылмады Нәтиҗәдә исә гагар кызларының прозаик әсәрләр язу дәвере биниһая rap бер кысага кертеп калдырыла кндә Гаҗәп бит үзебез, бер яктан, татар халкы бәген дөньяга сибелеп яши. дип төкърарлыйбыз. икенче яктан исә, алар Татарстанда яшәми, дип. иҗатларын кире кагабыз Тагын да сәеррәге шул ир-егетләрнең әллә кайсы төбәкләрдә яшәүче төренә дә. татарча ләм-мим белмәүчеләренө дә бөтенләй башка караш Аларны Мәскәүдән. Күкчәгаудан. Чиләбе якларыннан табып-табып .палар Казанга чакы рып кигерәләр Язучылар берлегенә до кабул итәләр, хәпа Тукай исемендәге Дәүләт бүләген дә тапшыралар Дөрес караш бу Нәкъ гну гай булыр! а тиеш. без калом осталарыбызны бөтен дөнья буенча эзләргә, табарга, әдәбиятка теркәргә, ижаI.зарын өйрәнергә, тагарча яза белмә!өннәрен гәржемә итәргә тиешбез Тик бу гадел мөнәсәбәт кыз тарыбыз иҗатын да читләтеп үтмәсен иде' Әле алай гына га түгел, нр-егег язучыларның кайбер чи ге-нешле «әсәр горе, кай ягы белондер бик «кыйммәтле» дип табыла да. башка бер олуг әдипкә йо I ариф Ахуновка. йә Аяз Гыйложевкә. йә Барлас Кама тонка биреп. ■■ •шкәрперсл » яг ъни журнал битенә, китапларга басарлык дәрәҗәдә яналан яздырыла Кызларның кайсы бу «эшкәртслүмгө лаек табылган’ Юк Берсе до һәм. минем иманым камил. кызлар мондый юлга басмаслар да идс. һәрхәлдә, проза язучы кызларыбызнын горурльп ы мондый «тәҗрибә»не кабул итә алмас иде Бу гөр «эшкәртелү» минемчә, бары гик егетләр кулыннан гына киләдер... «Тан жилепнә бәйле рәвештә башланып киткән сүзнең беренчесендә үк тәнкыйтьче Ф Галимуллнн, ихтыярсыздан, Нуриасманы зур прозаикларыбызның моңарчы ижат ителгән романповсстьларындагы тиңдәш образлар рәтенә жнтәкләп кертә. Мин дә нәкъ шул фикердә торам: Нуриасма Г Бәшнров. Р Төхфәтуллңн, В Нуруллин. А. Гыйләжев. Г Ахунов. Н. Фәттах һ б прозаикларыбызның авылга кагылышлы әсәрләрендәге хатын-кыз образларына, кай яктан булса да. охшап- охшал куйгалый. Башкача мөмкин дә түгел. Шул ук авыл инде ул. чоры-фәләне дә бер үк елларга килеп тоташтымы - кая китәсең, уртаклыклар үзеннән-үзе чыгып тора. Әмма Ф Садриев авылыбызның ин авыр йөген тартучы бу образны бүгенге көнгә кигереп тоташтырган. Нуриасма әлегә татар хатыннарына хас күркәм сыйфатларны да саклаган һәм инде бүгенге «бозыклыклар»га да шактый ияләнеп беткән Бу шәхес ут белән су. чын вә ялган, изгелек белән гөнаһлар арасында буталып калган. Хатын-кызлар образындагы мондый капма-каршылыкларны ир- егет азучыларыбыз берсеннән-берсе остарак күрә. Эләктереп кенә алалар да. бөтен шартына туры китереп, тасвирлап та бирәләр Әмма хатын-кыз язмышында ирләр башына бөтенләй кереп тә чыкмастай хәлләр дә бик күп Кызларыбызнын чәчмә әсәрләрендә исә әнә шулар зуррак урынны алып тора. Бер карасаң, тәнкыйтьчеләребез өчен, эзләп табалмаслык хәзинә ята монда Иренмә генә дә, зиһенеңне эшкә жигәргә генә тырыш, әллә нинди «байлыклар» актарып чыгарырга булыр иде кебек Тик. ни гажәп: кызларыбыз прозасын өйрәнергә алынучы тәнкыйтьчеләр бөтенләй күренми Дөрес, безнен буынга өлкән каләмдәшләребез бик игътибарлы булды: Нәкый Исәнбәт, Мирсәй Әмир. Шәйхи Маннур. Афзал Шамов. Ибраһим Гази, яшьрәкләрдән Гариф Ахунов. Аяз Гыйләжев. Газиз Мөхәммәтшин. Барлас Камалов Әле без Язучылар берлегендә дә түгел идек Газеталарда беренче хикәяләребез, журналларда очеркларыбыз чыккалый иде Олуг әдипләр шуларны күтәреп, елмаеп-көлеп янга киләләр. котлыйлар, хуплыйлар, кимчелекләр турында да ипләп кенә аңлаталар иде Афзал Шамовнын «Шулай да бик авыр чорга туры килде сезнең ижат. -дигәне хәтердә. Элек без сездәй кызларны әллә кайлардан эзләп йөри идек, кулларындагы язмаларын сорап алып, атна-ун көн эчендә китап итеп чыгарып бирә идек Хәзер китап чыгарулар ирләргә дә авырлашты».. Бер карасаң, прозаик кызларыбыз әле дә күп түгел бит: Рәисә Ишморат, Гөлшаһидә. Диләрә Зөбәерова. Мәдинә Маликова. Роза Хафизова. Фәүзия Бәй- рәмова. Нәбирә Гыйматдинова.. Мин монда укучыга яхшы таныш һәм бары тик олылар өчен проза язучыларны гына саныйм Күрәсез: дистәгә дә тулмый бит Инде карап карыйк — шул әдибәләрнең кайсының ижатьгиа әтрафлы бер анализ- язма яки монография бар? Юк Язган һәр әсәрләрен, күтәреп алып, укучыга тәфсилләп тәкъдим итмәгәнгәдер. мөгаен, аларның сафы әллә ни ишәюгә дә бармый Мең бәла белән басылып чыккан әсәрләре исә көне-атнасы белән сатылып бетә, китапханәләргә эләксәләр, укучы, иң әүвәл шул кызларыбызнын китабын сорап ала. Хикмәт нәрсәдә? Ник укучылар кызларыбыз прозасын хуплап каршылый да. тәнкыйтьчеләребез генә алариы белмәмешкә салына? Мин әле генә Нуриәсмага охшаш образларның барлыгына һәм бу охшашлыкның сәбәпләренә дә тукталган идем. Инде килеп сез хатын-кыз прозаиклар әсәрләрендәге кызлар образларын берәмтекләп тикшерегез. Табарсызмы, ичмасам, бер охшашлык? Рәисә Ишморатның Рәсимәсе («Чатнама суыкта» хикәясе). Рәйханәсе («Рәйханә» повести). Фәһимәсе («Милиция лейтенанты» дилогиясе), Гөлшаһидәнең «кала алучы кызы» на («Минем кала алуым») яки Зөбәерованың Назирәсенә («Дустым авазы»), Маликованың Тәбриясенә («Кояш күпере» повесты) аз гына охшаганмы? Нәбирә Гыйматдинова белән Фәүзия Бәйрәмова ижат иткән хатын-кыз образлары бөтенләй бүтән герле, һәм, өздереп, тагын шуны да өстисе килә: ир-егетләребез, кем әйтмешли, яңадан тусалар да. андый кызлар образын ижат та игә алмаячаклар Чөнки кызларыбыз тудырган образлар бәгырьдән бөреләнеп чыккан, андыйны бары тик үзе хатын-кыз булган каләм әһеле генә тасвирлый ала Бу хәл табигый Шуны аңлап, шул хакыйкатьне танып, тикшеренәседер, эзләнәселәр генә бар. Гадеплеккә көферлек китермәс өчен мин тагын бер сер сымак нәрсәгә кагыл- макчы булам Гади укучы белмидер: язучының әсәре, китап хәленә килгәнче, нәшрият дигән оешмада, биниһая катлаулы, караңгы бер юл уза. Синең кулъязманы «эчке рецензия» дигән сөзгеч аша үткәрәләр. Сөзгеч ролен бик абруйлы галимнәр, тәнкыйтьчеләр үти Алар китапның чыгу-чыкмавын хәл итәләр Бәя язма рәвештә бирелә һәм автор бу кискен карарны ин соңыннан гына белә Минем «Тәңкәле тау» исемле романым сигез сл (!) буе нәшрият киштәсендә ят каннан сон. андагы кайбер җитәкчеләр алып ташлангач, ниһаять, гадел бер тәнкыйтьче кулына килен кергән Ки ганка редактор итеп билгеләнгән Наилә Вәлитова мина аның рецензиясен тоттырды Күзләремә ышанмыйча торам Рецензиянең беренче юлына: «Без хатын-кыз прозаикларыбызга бигрәк игътибарсыз икән » дип язып куелган иде Гап-гади бер дорсс сүз генә бит инде, югыйсә Әмма шул гаделсезлекне рецензентым Ринат Мөхәммәдиевнең дә аңлавы һәм ШУЛ хакта ачыктан-ачык язып та куюы күңелемнең астын-өскә айкап ташлаган идс Ул чакга Р Мөхәммәднев өметле генә тәнкыйтьче буларак танылып килә иде Димәк, кызларыбыз прозасына игътибар булачагына да ышанырга мөмкин, дип өметләндем Юк Шушы бер эчке («яшерен» дисәң дә була) рецензиядән тыш мин мондый гомумиләштерелеп һәм кызлар иҗатына аерым мөнәсәбәт кирәклегенә ишарәләгән чыгышлар да ишетмәдем. мәкаләләр дә укымадым Ярый әле, өлкән каләмдәшләребез, тәнкыйтьчеләр башкарырга теләмәгән вазифаларны да өсләренә алып, кулъязмаларыбызны укыйлар, фикерләрен әйтәләр, анда-санда хуплап га чыккалыйлар Тәнкыйгьчсләребезнен ялкаулыгы исә мине, гомумән, тан калдыра һәр яңа әсәрне гиешенчә бәяләп бару, укучыга аңлату аларнын төп бурычы лабаса! Язучылар берлеген.» дә алар шуның өчен кабул ителгән Күп очракта алар кызлар иҗатын гына түгел, ир-егетләребезнен уңышлы әсәрләрен дә «күрмиләр» Әллә укымыйлар да инде? Әйтик, узган елгы әсәрләр арасында Җәмит Рәхимовнын «Батырша» романы бар «Казан утлары» журналы аны үзенең өч санында бастырып чыгарды (7—9 саннарда). Тарихыбызның ифрат катлаулы чорына багышланган, автор тарафыннан бик җентекләп өйрәнелгән мондагы вакыйгалар гади укучыны хәйран калдырды Мин. әсәрнең беренче өлешен укуга ук. тәнкыйтьчеләребезнен мәкаләсен көтә башладым Икенче өлеше дә чыкты, ниһаять, роман тулаем басылып бетте Тәнкыйтьче әфәнделәрнең сүзе генә күренмәде Хәер, кайчак уйламаганда-көтмәгәндә. «төссез» генә тоелган әсәрне дә. алс чыгып житәрҗигмәс. күгәрен алып мактый башлыйлар Төрле телләргә тәрҗемә дә ителә андый әсәрләр Зурзур бүләкләргә дә тәкъдим ителәләр Бәхеткә, кыэ- ларыбы з прозасы менә мондый гонаһылардан ерак тора Бу олкәдә без чын-чынлап горурлана алабыз. Аның каравы, илттең әллә кай төбәгенә барып чыксаң да. синен әсәрне яратып укучы кеше очратасын Иссм-фамнлияңнс ишетеп алсалар, кырык эшләрен ташлап, үзеңне күрергә киләләр Кулларында укый-укый тетелеп беткән китабын була Автограф сорыйлар Безгә шуннан да зур шаг тык юк кебек Шулай да. әдәбиятыбызның проза жанрын чынлап үстерәсебез, аны башка зур әдәбиятлар рәтенә кертеп, гелдән-телгә сөйләтер тек хәлгә китерәсебез килә икән, бу тармакның ерактагы йолдыздай балкучы кызлар прозасын да истән чыгармаска идс бит. егетләр' Ьу фидакарьлекне күрмәмешкә-бс.чмәмсшкә салышу әдәбиятыбызга зыян сала, аны ярлыландырып калдыра Вакыт-вакыт күңелгә хыялый уйлар килә дә. канатланып куям, менә безнең күпсанлы, югары дәрәҗәле галим-тәнкыйгьчеләрсбез «уянып» киткәндәй булырлар да. кызларыбыз язган чәчмә әсәрләрне жентекләп өйрәнә башларлар, а.гарны башка горки әдәбиятлардагы хәзинәләр белән чаг ышгырып-чаг ышгырып га карарлар. Төрки гелдә иҗат итүче башка җөмһүрият кызларының бер икс хикәя беюн дан-шөһрәг казануларын, бездә исә дистәләгән хикәя, повесть, роман язганнарнын да санга сугылмавын ихластан аңлап, тетрәнеп куярлар Ангарлар шикелле ирегетләребезнен прозасы олуг әдәбиятыбызда нигез ташларын, бүрәнә-дивар тарын, ишек борысларын, матчаларын тәшкил итсә, кызларыбыз язган чәчмә әсәрләр исә капкалардагы, тәрәзә капкачларындагы челтәрле бизәкләр, ой эчендәге затлы чаргпау-чыбылдыклар, чәчәклечуклы кашаталар булып тора а га Моннан бүтән чагыштырулар да. бәяләмәләр дә табарга мөмкин Теләктәшлек, бер-берсбс шен хезмәтен олылау, ихтирам итү һәм әдәби бай пигыбызны барлау юлында я ткау тык- ка бирелмәү, фәнни мавыгу гына кирәк! Тик. ни кызганыч, бүгенгәчә шушы гап-гади хакыйкатьне атаучы. кьгзларыбызнын прозасын гомум чәчмә .гсәрюрсткт маңгае остснә знжс гс калфак игеп чөюче, иңенә озын чуклы ак ефәк шәл иттереп салучы гаярь тәнкыйтьчеләр генә күренми Дистә е.члар буе кыпарыбызның күләгәдә кала килгән прозасын яктылыкка алып чыгу нәтиҗәсендә, кем белә бит бәлки әле. тагар әдәбиятынын чын бәясе дә ачыкланыр У г һич югында төрки әдәбиятлары китегендә, ү тенчәбалкучы бер яна йолдыздай җемелди башлар Минем ышанасым килә күпләр, бу яна Йолдызчыкка карап, сокланыр идс!