Логотип Казан Утлары
Публицистика

БӘХЕТЛЕ КЕШЕ, БӘХЕТЛЕ ШАГЫЙРЬ

Күзләреңдә инде нур сүнгән дип. Чал кергән дип синең чәчләргә. Картайтмагыз мине, зинһар өчен. Рухым белән мин тиң яшьләргә. Шагыйрь күңелендә көз белән кышның мәңге буласы юк дигәнгә бик тә тәңгәл килә бу юллар. Әлеге шигырь юлларын бөтен гомере буена яшьлек юлдашы булып калган, үзен һәрчак егетләрчә хис итүче, һәрдаим хөр һәм оптимистик рухлы өлкән шагыйребез Мәхмүт ага Хөсәен ижат иткән Югыйсә, шаулап-гөрләп аккан тау елгаларының да агышы, борылышлы- борылмалы юллар узып, тигез урыннарга, үзәнлекләргә җиткәч, ничектер тынычланып кала. Җил-давыллар да туктаусыз исеп тормыйлар — бер мәлне туктап ял итәләр Әмма мондый халәт Мәхмүт Хөсәенгә хас түгел. Ул. йөгерек-жи тез терекөмеш тамчысы кебек, бер урында гына утырып тора белми. Йә ул тиз генә җыена да ерак юлга сәфәр чыга, үз укучылары белән очрашулар үткәрә, йә кайнап торган сәяси тормышка кереп чума көн кадагындагы нинди дә булса бер вакыйгага, милли мөстәкыйльлек өчен көрәшкән аерым бер шәхескә карата үзенең мөнәсәбәтен белдереп, үз бәясен биреп публицистик әсәр яза һич көтмәгәндә йөрәк ялкыны, гыйшык уты белән сугарылган мәхәббәт шигырьләре белән чыгыш ясый Ул башкача яши алмый. Бу —аның бар булмышы. яшәү һәм иҗат итү рәвеше. Бу — аның язмышы һәм бәхете. Менә шундый тынгысыз, кайнар дәртле, сулу һәм суынуны белмәс шагыйребез гомеренең тагын бер биеклеген яулый 70 яшен каршылый. Әйе. мин аны бәхет йолдызы астында туган кешеләрдән исәплим. Шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты ил-көн тарихыннан аерылгысыз М. Хөсәен бик күп тарихи вакыйгаларның тере шаһиты. Ул вакыйгаларның уртасында кайнаган Әмма нинди генә аяусыз һәм катлаулы чорларда да бәхег кошы анардан йөз чөермәгән. Мәркәзләрдән бик еракта, казакъ даласында, дөресрәге Җанакала төбәгенең Урда авылында якты дөньяга килеп, үсә төшкәч. Пегропавел (Кызылъяр) шәһәренең татар мәктәбендә белем алып йөргән, ижат «жене» кагылган малайның беренче мәкалә һәм шигырьләре өчен «Яшь ленинчы» (бүгенге «Сабантуй») газетасы тарафыннан Бөтенсоюз лагере «Артекмка путевка белән бүләкләнүе үзе үк күктән иңгән бәхет түгелме соң? Шул ук елларда балаларның сөекле язучысы Абдулла Алиш белән хат алышу, танылган шагыйрьләр Хәсән Туфан һәм Шәйхи Маннурларның хат аша юлланган беренче киңәш һәм фатихаларын уку болары да бәхет түгелмени яшь иҗатчы өчен’’ Урта мәктәпне тәмамлауга, илгә фашист явы ябырылгач, дошманга чиксез нәфрәт хисе белән, кулына корал алып. Ватан иреген саклау, ничәмә-ничә тапкырлар үлем белән күзгә-күз очрашып та, авыр яралардан соң исән калу, озынозак сузылган сузыш юлларын урап, күкрәгендә орден-медальләр чыңлатып, туган ягыңа жинүче булып кайту гвардия майоры, фронтовик шагыйрь өчен моннан да кадерлерәк бәхет була аламы соң? Утлар-сулар кичкән солдат өчен бәхетнең иң зурысы әлбәпә. гомер. Сугыштан кайтуга тыныч тормыш дулкынына чуму, гыйлемгә омтылыш, югары уку йортының ишеген киң ачып керү, әдәби мохит га кайнау, ижат түгәрәкләрендә чарлану, китаплар чыгару, күңеле теләгән эшкә урнашу. китап нәшриятында мөхәррирлек итү шагыйрь язмышының бәхет баскычлары болар Ахыр килеп, ил-көн каршында мөхтәрәм шагыйрь булып танылу, попу зярлык казану иңнәреңә фәрештәдәй бәхег котны очып куну шулдыр, мөгаен Шагыйрь үзе «Тормыш» исемле шигырендә бу хакта болай ди. Дулкын аша кичтем, дулкын аша, Тигәнәкләр телде теземне... Йөз чытмадым ләкин! Дөньяда мин Бик бәхетле сизәм үземне. Шигырь санын ишәйтү өчен генә язылмаган бу юллар. Аларда — шагыйрьнең ихласльн ы. Табигатьтәге сыман, тормышта да берни дә жиңел генә, көрәшсез яуланмый Шагыйрь Мәхмүт Хөсәенгә дә әдәбият мәйданына илткән юлда яшел келәм җәеп тормадылар. Кыйналуның ни икәнен үзе генә белә. Ләкин шунысы хак: ул беркайчан да төшенкелеккә бирелмәде, каләмен ял иттермәде. Яшермим, аның хакында сүз-фикерләрнең төрлесен ишетергә туры килгәне бар миңа Төрлесе дигәч. аңлашыладыр Бу очракта Әмирхан ага Еникинең үзара гына әйтелгән бер фикерен искә төшереп узасы килә «Хөсәеннең аның, шигырьләреннән узып, алдан холкы йөри» Хикмәти хода! Кайчан бездә холык- фигылеңнең ниндилегенә карап түгел, ә чын-чынлап иҗатына, язган әсәрләренә карап бәя бирергә өйрәнерләр икән"’ Сүгәләр, тиргиләр, кыйныйлар Хөсәенне «Календарь», «кызыл» шигырьләр язуда гаеплиләр. Сүз дә юк. бу жәһәттән ул, әлбәттә, гөнаһсыз түгел. Әйдәгез, алар яшәгән чорга—кырыгынчы, илленче елларга күз төшерик Кайсы әдип кенә социализм идеалларына, «даһи атабыз» Сталинга дан жырламады икән? Бу —бер Хөсәеннең генә чире микән9 Шул чорларда чыккан кайсы китапны ачып карасаң да, мәдхия тулы әсәрләр! ә юлыгабыз Әлбәттә, әлеге «чир» Мәхмүт ага ижатында озаккарак сузылды бугай Дүрт-биш ел элек кенә аныи янында Сталинны хурлап бер сүз әйтсәң, шагыйрьнең дошманына әверелә идең. Гомер буена ышанып килгән «иман»нан тиз генә арынып булмый шул Моны саклануның бер чарасы дип тә аңларга кирәктер. Вәләкин ул беркайчан да. беркем каршында да гәлинкә тотмады Әйтәсен өздереп әйтте, әлеге дә баягы холкы алдан йөрде. Бу хакта аның үзеннән дә остарак итеп әйтеп булмый шикелле. Чын шагыйрь ул — үзе мең бала, Зирәк акыллы шыр дивана. Әйе, әйе. шулай дип әйтүе белән шагыйрь мең мәртәбә хаклы. Ул бернинди кысаларга да сыя алмый Диваналык, дәрвишлек аның канына сеңгән. Алдыйлар үз фикерен кистереп әйтәләр Башкортстанның халык шагыйре Наҗар Нәжмигә багышланган бер шигырендә әлеге фикерне тагын да үстерә төшә ул. Тынгылыкның алып бар котын Шаулый диңгез таңнан таңгача... Хисең түгел, хәтта бар холкың Диңгез белән охшаш лабаса. Диңгез белән, шагыйрь, игез син! Моңнарында — үзең диңгез син! Мәхмүт Хөсәен, шул диңгез дулкыннарыдай, укучы күңеленә иң элек җырлары белән килеп керде. Дистәләгән композиторларны дәртле көйләр язарга илһамлан- дырды. Аның халкыбызга, Татарстанга, Казанга, сөекле Тукаебызга, халыклар дуслыгына, тынычлыкны саклауга, яшьлеккә багышланган җырлары киң яңгыраш тапты Ә мәхәббәт җырлары кайсы гына яшь егетнең һәм яшь кызның күңелен җилкендермәде икән. Шагыйрьнең бик күп җырлары олы бәйрәм тантаналарының күрке булды. Зур сәхнәләрдә башкарыла, көн саен диярлек радио һәм телевидениедән яңгырап тора. Әлеге жанр өлкәсендә М Хөсәен кебек актив эшләүчеләр сирәк. Шагыйрь каләме белән иҗат ителгән җырлар саны ике йөздән артып китә Бу - үзе үк зур хезмәт. Җыр-моң —халыкның гомерлек юлдашы, ул күңел канаты Шуңа күрә дә күпсанлы җыр сөючеләр шагыйрьгә рәхмәтлеләр Аның «Шинель». «Идел дулкыннары», «Яңа Казан». «Бик са!ындым». «Ак дулкыннар» кебек җырлары татар җыр-музыка сәнгатенең алтын хәзинәсенә керделәр Шагыйрьнең нечкә юмор, шаянлык хисе белән өрстелгән җырлары да халыкта популярлык казандылар «Яшәсен кияүләрем». «Бәрәңге», «Яран булмый хатынга» кебек җырлары әнә шундыйлардан Автор үзенең нәни дусларын, мәктәп укучыларын да онытмый. «Укучылар вальсы». «Батырларга алмашка» исемле һәм башка җырлары моны ачык раслый Иң яхшы җырларга уздырылган конкурсларда катнашып, ул күп тапкырлар лауреат исеменә лаек булды. Рәсемдә шагыйрь Мәхмүт Хәсәен Татарстанның <шгать осталары аравында Апрель. 1979 ел Уфа. Фоторәсем шагыйрьнең шәхси архивыннан алынды М Хөсәеннең бетен биографиясе шигырьләрендә Боек Ваган сугышы темасы анын ижа тында аерым урын тота Сугышнын бетен авырлыгын ул йорже аша кичер! ән кеше, фронтовик ша!ыйрь буларак, кешелеккә мондый фаҗигаме бүтән кабатлауга юл куймаска эндәшә Мәсәлән. «Яулашлар» исемле поэмасын да гади солдатның каһарманлыгына дан җырлый Тәүге җырым, тәүге илһамым да Яуда шы пы утта ысланып Тынгы бирми әле дә ул еллар. Алга баса яудаш дусларым Мәхмүт ага туган илебезгә җннүче булып кайтуына чиксез горур Сүт уңаеннан шуны да әйтеп үтим әле Җннү бәйрәме якынлашкан көннәрдә ул үте махсус тек!ер|ән хәрби киеменнән йөри Күкрәге ту гы орден-медаль тәр Әйе. Кызыл байрак. Кызыл йолдыз. «Боек Ватан сугышы» кебек дәрәҗәле орденнарны тикмә) ә генә бирмиләр. Мәхмүт aia. чын мәгънәсендә, сугыш каһарманы Тормышта да кыю. батыр кеше ул. Шагыйрь тормышка, матурлыкка гашыйк Бу анын иҗатында да ачык чагыла Яшькә-картка i ыншык карамый Алтмыш яшьлек йөрәк кабынса. Уналтының бә! ьрен яралый Мәхәббәт ул яшен. ук. җаным Мәхәббәтнең яше юк анын Шагыйрьнең китапларын укып чыккач, күз алдына нечкә лирика остасы килеп баса Мәхмүт ага бөтен гомере буена яшьлек һәм мәхәббәт җырчысы булып к<глды Сөюемнән мәш с туктамыйм Синең хакка янам утта мин. дип үзе үк шушы хакта раслый Шагыйрь иҗатының мактауга лаек бер тармагы —сонетлар Шәрәф Мөдәрристән соң бу жанрны үстерүгә ул зур өлеш кертте. Үзенең якташы, батыр жәлилче Әхәт Аднашевка багышлап «Яшь каһарман» исемле сонетлар гөлтажы ижат итте. Дәрьям булып, жырым. агылчы — Тираннарның тетрәт тәхетен!.. Халык кулында Җир язмышы. Эштә яулый ул үз бәхетен. Көл түгел, гөл илтә кешеләр Тынгысыз һәм тыныч елларга. Җәлил, Алиш. Аднаш ишеләр Әверелә мәрмәр сыннарга. Әнә шулай шагыйрь батырлыкка дан жырлый, Әхәт Аднашев истәлеген мәңгеләштерә. Мәхмүт ага — трибун шагыйрь. Зур сәхнәләргә күтәрелеп, үзенең шигырьләрен чын артистларча яттан сөйли. Бу жәһәттән Татарстанда ул чыгыш ясамый калган авыллар сирәктер. Әйе, җиңел аяклы ул. Шунда ук жыена да. сәяхәткә китә. Туган ягы Казагыстанга барып чыга. Кырымны әйләнеп кайта яисә Әстерхан якларына юл тота Уфа каласын әйтәсе дә юк. Кайда гына бармасын, аны анда дуслары көтә. Мәхмүт ага үзенең дусларын онытмый Алар белән хат-хәбәр алышып тора. Мин аның чорыбызның зур шагыйре Нажар ага Нәҗми белән дуслыгына сокланам. Мәхмүт ага гажәеп ярдәмчел кеше Ул бик күп яшь иҗатчылар белән якын элемтәдә тора. Мәсәлән, соңгы вакытларда гына да Уфадан — Салават Рәх- мәтуллин, Рим Идиятуллинга багышланган мәкаләләрен бастырып чыгарды, аларның иҗатын Татарстан укучылары белән таныштырды Мәхмүт ага юйорга искиткеч бай Аның юмористик, сатирик шигырьләрен рәхәтләнеп укыйсың. Шагыйрь үзенең җитмеш яшен зур ижат багажы белән каршылый Ул—дистәләрчә китап авторы. Аның әсәрләре бик күп тугандаш халыклар телендә дә дөнья күрде. Кыскасы, бәхетле кеше, бәхетле шагыйрь ул. Госман САДӘ. АВТОРДАН: Әлеге мәкаләне язганда бер генә тапкыр да «иде» дигән сүзне кулланмадым Хәзер инде «иде» дип әйтергә туры килә 70 яшенә төп-төгәл бер ай кала. 15 мартта Мәхмүт ага мәңгелеккә күчте Татар әдәбияты тагын бер зур улын югалтты, һәр китү үкенечле. Ярый әле. дим. Мәхмүт ага бу мәкаләне үзе укып калды һәм рәхмәтен белдерде. Урының җәннәттә булсын, хөрмәтле өлкән дустым!