«Яңа милли юл» журналының тышлыгындагы кайбер эпиграфлар
«Ил ул — халыкның үтмешендән калган, бу конгесенә корылган, киләчәге өчен сакланган бер барлыкның учагы» (1932. № 3). Күк булып күкрәр һавада хөр яшәү даулашлары. Ялтырар изге көрәшнең хәнжәре, алмаслары Габдулла Тукай (1932. № 5) «Таланган халык, изелгән ил синең ярдәмеңне көтә Илнең ирке өчен көрәшүчеләр сафына кер. Аларнын эшләрен ныгыт'» (1932. № 7) Алга, туган, алга! Җиңгәнгәчә, Ил юлында тиңсез тартышка! Бергә, туган, бергә! Үлгәнгәчә Ирек өчен изге тартышта! Ирек сөйгән батыр бабайлариын Сөякләре әле чермәгән Күңелләрне яккан ирек уты Йөрәкләрдә әле*сүнмәгән! Ил юлында канлы тартыш өчен Алган кылыч мәте ташланмас Иркен алган изге туган илнең Коллык коне тагын башланмас' («Ирек жыры» дип исемләнгән бу текст журналның 1932 елгы 7 10 нчы саннарында строфалап бүлсп-бүлеп бирелгән). «Илсез халык юк; халыксыз ил юк. Ил берлә халык берләшеп, аерылмаслык бер бөтенлек ясаганда гына тормышны корып була Онытма Син кем? Синең илең кайда?’» (1932 № 11). «Халкың бүгенге коллыкда калмаячагына, аның күтәреләчәгенә һәм ямьле киләчәгенә ышан да, бу —син тырышкан чакта гына була алачак игеп эшлә Онытма эшнең булып-булмавында син дә мәсьүл! (жаваплы X М )» (1932 № 12). «Милли берлек һәм милли парлык мәсьәләләре болар һичбер вакыт икенче урыш а калдырыла торган мәсьәләләр түгел» Гыйсмәт паша. (1933 № 2) Авыру, азабдагы ул илләрнең Сөякләре сыкрый, сызлана: Йөз еллардан бирле ирек юлын Йөрәкләре капшый, эзләнә. ( аннм I ынффәг (1933. № 3) «Тарихны тормыш яза. Син дә үз өлешеңне яздырырга онытма'» (1933 № 5) «Илле ел элгәре башланган «телдә, фикердә, эшлә бсрлек'»нсн мәгънәсе бүгенге көндә «сәясәт дә берлек! димәктер» I амз Исхякый (1933 № 6) «Узган көн кире кайтмый Югалган һәрбер кон киләчәктә бер бчнлык тудырачак» (1933. № 7) «Бер милләтнең көче бер үк теләккә, бер үк гол берлә баруда' (1933 8—9). «Кеше очен ин гүзәл юаныч моталөгә (уку. өйрәнү X М ). иң яхшы иптәш китаплар» Ш. (яма (1937 № 1) «Бәгъзе бер көтелмәгән кебек нәрсәләргә гажәп игеп вә ис китеп төрү лар дөнья китабины күрмәү сәбәбендәдер Дөнья кнтабыны мот алага кылучылар (укучылар. Өйрәнүче гәр X М ) өчен юныша булган эшләрнең һәрбере гали вә табигый Хадисәләрдәндер (вакыйга -хәлләрдәндер X. М )». Рмзаэлшн Фәхрехит (1937 № 6) «Хакыйкатькә мөстөнөд булган (нигезләнгән X М ) фикер шу гкаләр куәтледер ки. миллионнарча акчаның, йог меңнәрчә гаскәрнең. гуп вә мылтыкларның көче йнгмәгәң нәрсәләргә аның көче йнгә Фикерсез миллионнарча кешенең хәйран булган мәсьәләсене фикерле бер кеше хәл игә. фикерсез миллионнарча кешене фикерле бер кеше җиңеп, аларны башка юлга кертә. Шуның өчен дә һәркем ул гали (боек; хак.— X М.) фикерне тәгьзыйм вә аңа хөрмәт итә». Рнзаэддин Фәхреддин (1937. № 9) «Төрки барның күрке бар дигәндәй, мин үзем саф төрки телен яратам». Каюм Насынри (1937. № 10) «Бу дөньяга килеп тереклек кыйлудан максуд (максат.— X. М ) ни нәрсә,— аны белдермәк кирәк. Тәрбиянең башы — ошбудыр». Каюм Насыйри. (1937. № 11). Юк, кояшым, мин беләм: син батмагансың мәңгегә, Син дә, вөҗдан, бер торырсың: ятмагансың мәңгегә. Юк. түбән калмас бу җан: фитърәтдә гали1 булган ул, Кисмәк өстендә — кара кош иттифакый2 3 кунган ул! Габдулла Тукан (1938. № 3) 10 нчы елымыз (Яңа милли юл. 1938. N° 1 (118). 1—5 бб.) Бу санымыз берлә «Милли юл» үзенең унынчы яшенә аяк басадыр Вә артында калдырган тукыз еллык эш йөге берлә бергә киләчәк елгы милли хезмәтенә керәдер Бүген без тукыз ел эчендәге «Милли юл»ның эшләрен тикшерергә. аның шул кыска гомерендәге хезмәтләреңдәй хисап бирергә теләмимез, аның эшләгән эшләре, милли тормышымызда калдырган эзләре хакында сүз сөйләүнең әле вакыты да түгел, урыны да түгел. Аның күтәргән милли байрагы бүгенге мөһаҗәрәтемезнең (күчкән кешеләребезнең.— X. М.) вакытлы мәсьәләсе генә булмаенча. бөтен ИделУрал төрек-татарының киләчәге мәсьәләсе булганга, аңа кыйммәт бирергә, бәһа бирергә бүгенге мөһажәрәтемез тулы көенчә сәла- хийатдар (әзер; компетентлы X М ) да түгел. «Милли юл»ның эшләрен, аның үзе ышанып күтәргән милли байрагының вакытлы булу-булмавын киләчәгемез күрсәтәчәк вә киләчәк буынымыз гына аның хезмәтләренә дә. эшләренә дә бәһаны бирә беләчәкдер Без, «Милли юл»ны туздыручылар, дәва.м итдерүчеләр, «Милли юл»ның фикерен киң катлавымызга таратырга тиеш диеб ышанучылар, үземезнең көчемез. куәтемез ирек биргән кадәр шул юлга тукыз ел хезмәт иткән кеби, унынчы елында да шул милли эшкә җигеләмез. 11 нчс, 12 нче елларымызны да күздә тотып, шуггы дәвам итдерүне дә милли бурыч санап, һәрбер авырлык алдында вазыйфамызның башында булырга хӘзер торамыз. «Милли юл» мәҗмугасы чыгарыла башлаганда без милли эшемезнең киң планыны корып, мөһа- жәрәтемезне үзенең мәгънәви тормышында тирә-юнендән мөстәгьни (хаҗәтсез; бәйсез—X. М.) итүне, мөһажәрәтемез өчен кирәкле (2) булган мәгънәви азыкларны тәэмин итүне күздә тоткан, киң рәвешдә милли нәшрият эшемезне альт баруны төшенгән идек. Ләкин мөһаҗәрәтемезнең жәгърафый якдан бик таркау булуы, рәсмән (рәсми рәвештә.— X. М.) оешмаган хәлдәлеге, иске мөһаҗирлек ганганәсе (гадәте, традициясе — X. М.) вә андан калган һичбер матди-мәгьнәви мирасларның булмавы безгә үземезнең эш планымызны теләгәнемез рәвешдә кин итеп алып барырга мөсагадә итмәде (мөмкинлек бирмәде.—X. М.) Без милли вазыйфамызның форсаты кадәресен генә барлы-юклы көчемез берлә үтәп, милли хезмәтемезнең ваҗибларын (бурычларын X М.), соннәтнләрен (традицияләрен X М .), мөстәҗибләрен (үтенечләрен канәгатьләндерүне.— X. М ) —барысын да киләчәк форсатка калдырып килергә мәжбүр булдык. Бу эшләрдәге кимчелекләремез. йитешсезлекләремез «Милли юл»ның яшәеш шәраитындан (шартларыннан X М.) килеп чыккан обжиктиф (объектив—X. М ) манигьлар (киртәләр.— X М ) булганга, киләчәк буынымыз «Милли юл» хакында фикерен йореткәндә, әлбәттә, бу юксыллыкларымызны күзендән ерак тотмас. «Милли юл» үзенең милли эшләре өчен, тел, тарих, культур, дин ягындан кардәш берәр мәмләкәтдә оя була алмады, истикълялларын кулда иткән кандашларымыз арасында арка таяначак бер агым таба алмады’ Бөтен эшен, бөтен авырлыгын үз өстенә генә йөкләде. Зиһният ягындан да (фикри яктан да.— X. ‘ Фитърәтдә гали—тугмыштан олы (X. М.) 3 Иттифакый — очраклы гына (X. М). ' Монда, әлбәттә, ин беренче чиратта Теркин күз унында тотыла (X М ). М ). техник ягындан да тэмамэн башка Аурупа өлкәләренә сыгынырга мәҗбүр ителүемез бу йитешсезлекләремездә бик зур роль уйнады Шунарга күрә бүген кулда ителгән бөтен барлыкларымыз барысы да үземезнен көчемез. үземезнен Идел-Урал горек-татарларынын ма гди-мәгьнәви ярдәмнәре берлә генә вөҗүдкә килгәндер Үзенен тукыз еллык авыр юлын үтешендә «Милли юл» фәкать үзенен илдәшләренә генә мәдъюн (бурычлы X. М ) калгандыр «Милли юл» милләтнең генә баласыдыр. Дөньяның дүрт тарафына таралган илдәшләремезнең мөһа- җәрәт тормышытартышында бик авыр вазгыятьләрдә яшәгән милләтдәшләре- мезнен вакыт (вахты X. М ) форсат булып. «Милли юл»га матдн-мәгьнәви ярдәмгә йитешүе үзе үк «Милли юлпнын мөһаҗәрәгемез алдында кыйммәтене күрсәтә торган вакыйгадыр. «Милли юл» байрагының халкымызнын күңеленә үз икәнлеген исбат итә торган җанлы бер дәлилдер Халкымызнын үзенен үзлеген сакларга, үзенең барлыгын, берлеген нинди авырлык эчендә югалтмаска тыры- шуыны күрсәтә торган, үзенен теләген гәүдәләндерергә омтыла торган бер көч икәнене исбат итә торган сөенечле бер вакыйгадыр «Милли юл» үзе дә язулары вә фикере берлә, шөбһәсез, халкымызнын аерым-аерым шәхесләренең. груптг(а)ларыныгг җил кайдан килсә, шунда таба оча торган бер тузан халендән чыгып, милли гәүдәләнүенә сәбәп булгандыр Дөньяның карашы вә чуалчык юлларында бик күпләренә милли юлын күрсәтә торган (3) Тимер казык йолдызы булып килә алгандыр Җәгьрафый таркау, мәгънәң (мәгънәви X. М.) оешмаган милләт балаларымызда оешу, берләшү фикеренең үсүенә, киңәюенә, тирәнәюенә сәбәп булгандыр вә бөтен мөһаҗәрәтемезнен милли байрак әтрафында тупланып, милли хәрәкәтемезнен еллар үткән саен үсә килеп, гәүдәләнеп, бер милли байрак булып җитеп, сәяси бер кыйммәткә хаиз (ия X М.) булуына ярдәм иткәндер Тукыз елда сәяси бер коч игеп хәзерләп җиткергәндер Телсез кешенең фикерен, уен аңлап булмаган ксби. матбугатсыз халык да үзенең теләген, омтылышын беркемгә дә аңлата алмыйдыр Үзе ни кадәр үзлегенә баглы халык булса да. милли матбугаты булмаган халык гирә-юнендән хөрмәг күрә алмаенча. өченче, дүртенче дәрәҗәдә вәхши халыклар исәбенә иңдереләдер вә аның берлә беркем дә хисаплашуны кирәкле тапмындыр «Милли юл» мөһаҗәрәтемезнен тәрҗеман имкян (мөмкин тек X М ) зурлыгыны күрсәтә торгм дәлил гәрдер Руслар алгаинын соңында дүрт йөз ел эчендә кыйлган җәбер-золым тары берлә Идел-Урал төрек- тагарынын мәдәниятен жимерә алмадылар Халыкның фикерендә үзен-үзе тәмамән башка бер мәдәният баласы, башка бер ха лык игеп күрүен ат гына да киметә алмаулары үзендән-үзе Идел-Уралда мөстәкыйль терек мәдәниятенең яшәп ки- лүенә аяклы дәлилдер. Мәрхүм Риза хәзрәт гомере буенча менә шул мәдәниятемезнең истикълялыны сакларга тырышкандыр. Гомере буенча аның мәдәниятенең бүленмәгән бер өлеше булган мөселманчылыкны черетүдән саклар өчен Идел буе мөселманының динчелегенә ябышкан ишанлык, мөтәгассыйблык (фанатизм .— X М.) кеби төрле-төрле паразитлардан пакьларга тырышкандыр. Озын тарихлы милли мәдәниятемез үз эчендә генә кысылып калып, буылып китеп һавасызлыкдан корымасын, коргаксымасын өчен, ул безнең төрек мәдәниятенең төбен, тамырын саклап, аны гарәб мәдәнияте белән ашлау кирәклегене аңлап, шуны билфигыль (чынлыкта — X. М.) татбикъ итәргә (бәйләргә, яраклаштырырга.— X М.) керешкәндер Шул эшдә бик зур үрнәк булып, Аурупа мәдәниятенең кәләпүшле, калфаклы көенчә милләтемез эченә сугылуына сәбәпче булгандыр. Боларнын икесе берлә дә милли мәдәниятемезне сипләп, аның үсүе куввәтене. аның жилгә-давылга каршы таяну көчене ныгытырга хезмәт иткәндер. Боның берлә Риза хәзрәт безнең Идел-Урал дәүләтенең мөстәкыйль яшәве өчен кирәк булган иң зур гамәлләрдән берсе булган мәдәни истикълялымызны ныгыткан вә безнең киләчәк мөстәкыйль дәүләтемезнең төп баганаларын вакыт-заманның какшатуындан урыс улакның (чапкынының: баскынының—X М.) жимерү-ватуындан сакларлык хәлгә китерергә ижтиһад иткәндер Мәрхүм Риза хәзрәтнең хезмәте ялгыз безнең өчен, Идел буе төрке өчен генә түгелдер. Бөтен төрек илләренең сәламәтлеге, бөтен төрек кабиләләренең уртак мәдәниятләренең мөхафәзәсе (сакланышы—X. М.) өчен кирәкле булган бер хезмәтдер Бу юлда мәрхүм Риза хәзрәт фикри төшенчәсе, эше берлә төрекчә булган кеби, калдырган мирас ягындан да уртак төрекчелекнең мәгънәвиятене яратучысы сакчысыдыр Идел елгасы безнең төрек илләре берлә рус илене жәгърафый бүлүче бер чик кенә түгелдер. Идел елгасы төрек мәдәнияте берлә рус мәдәниятен бер-берсендән аера торган мәгънәви бер чикдер. Идел буе төреге үз илен Идел-Уралны гына рус һөжүмендән саклаучы бер төрек-татар гаскәре генә түгелдер. Ул уртак төрек мәдәниятен рус мәдәниятенең һөжүмендән саклаучы төрек мәдәниятенең сакчысыдыр Казан, Әстерхан ханлары мөстәкыйль чакда бөтен төрек илләре Төркестан, Кырым, Кавказ, Сибирия, Госманлы императорлыгы русларның (5) һөжүмендән генә түгел, үзләренең милли мәдәниятләре дә тулы мәгънәсендә мөхафәзә астында (саклауда.—X. М ) булгандыр. Руслар төрекләрнең чикләре Идел елгасыны кичеп чыкканның соңында гына Сибирия. Кырым, Кавказ. Төркестан, Төркия мәмләкәтләренә һөҗүмгә кичкәнләр Бондан соң гына бөтен төрек илләрен генә түгел, уртак төрек мәдәниятен дә хәтарәле вазгыятькә (куркыныч хәлгә.— X. М ) сукканлардыр. Бөтен төрек илләренең сәяси истикъ- ляллары (бәйсезлекләре.— X М ), төрек мәдәниятенең үзенең үзлегене тулы көенчә саклый белүе кәнәдә (чынлыкта?—X. М ) Идел буе гөркиенен сәяси истикълялыны алуына, уртак төрек мәдәниятен Идел буе төркенең кылычы берлә саклавына баглыдыр. Шуның өчен Риза хәзрәтнең Идел буе төркиенең мәдәниятен ныгытырга чалышуы хәтарәле урындагы бер калыане (крепостьне. каланы—X М .) ныгытырга тырышуы кеби бер эшдер Аның калдырган мәгънәви азыклары киләчәк гаскәремезнең мәгънәви ачлык вә сусавыны кандырыр (басар— X. М.) өчен ясаган хәзерлекләредер. Дошманга каршы торганда мәкавәмәт итәр (каршы торыр—X. М) өчен биргән коралларыдыр Менә шул ноктадан чыгып мәрхүм мөфтиемез Риза хәзрәт гомерендә бер мәртәбә дә дошманга каршы утлы корал кулланмаган булса да. руслар тарафындан сугыш сафы башында шәһид ителгән мәрхүм мөфти Чәләби Җиһан кеби үк. төрек милләтенең мөхтәрәм мөҗаһидыдыр (көрәшчеседер — X. М ). Безнең милли тор- мышымызны коруда бик зур хезмәт иткән Исмәгыйль бәк Гаспралы. Йосыф Акчура, Каюм Насыйри кеби безнең милли йортымызны корышучы, төзешүче милли мөһәндисемездер (инженерыбыздыр - X М ) Мәрхүм Чәләби Җиһанның Истанбул дарелфөнүн таләбәсе (студенты—X. М.) булып фәсле булуы, Йосыф Акчураның Париж дарелфөнүн шәкерде булып, башында шапкасы булуы. Габделкаюм Насыйриның ил җимеше булып, башында камчат бүрек булуы, авыл мәдрәсәсендә генә тәхсыйль (уку —X. М.) күргән Риза хәзрәтнең башында чалма булуы боларны бер-берсендән аера торган нәрсәләр түгелдер Боларнын эчләре, рухлары, омтылышларының берлеге, кыйблаларының бер тарафдалыгы боларны бер милли көч иткәндер, бер милли көч итеп безгә таныткандыр. Киләчәк тарихымызга да болар бер милли юлның, юлчылары, бер милли кыйбланың (кабиләнең? — X М.) имамлары булып, бер йорт төзүнең Мөһәндисләре булып безнең милли тарихымызга керәчәкләрдер вә безнең яшьлегемезгә (яшьләребезгә—X. М.) үрнәк булып китәчәкләрдер. Боларнын барысы да безнең киләчәге* мездә милли газизләремез булып әйләнәчәкләрдер М»ф1и Риза хәзрәтмен аермасы шундадыр ки. ул бу дәрәжәгә. монтазам (рәтле; тәртипле X М ) мәктәп күрә алмаенча. үз тырышлыгы, үз казынуы берлә генә ирешкәндер. Үз-үзен идарә итә белүе берлә генә дөньянын жнлле- давыллы җирләрендә, кызыл руслыкның иксез-чиксез вәхши золым-жәбере алдында башын ки арыда тота алып, соңгы сулышына кадәр үзенен иман иткән (6) милли сафы башында калгандыр. Бу мәдәни жәсарәте (батырлыгы, кыюлыгы X М.) берлә чит халыкларны хәйрәткә (гажәпкә X М ) калдырып, безнен Идел-Урал төрстенен мәгънәви кыйммәтен тагын күтәргәндер Терек балаларында төреклек горурымызны охшап, милли вазыйфасыны гулы көенчә үтәгән милли каһарманымыз булып алланын рәхмәтенә кавышкандыр Гаяз ИСХАКЫЙ Милли намаз («Яңа милли юл». 1935. .¥? 12. 25—26 66.) И туган, син күп изелдсн. инде йитде. тор. уян! Үтдс төн һәм тан да атды. кычкырып әйт син азан! Мон белән әйт син азанны, яңгырасын милли аваз! Бар төрк-татар уянсын, без укыйк милли намаз! Тиз чыгар балкып кояш. Идел-Уралга нур явар. Дүрт гасырлар зөлмәт иткән вәхши руслар да таяр Лч тарихың, ас хәритән'. Асияне тек(ә)лап кара' Чин дивардан’ Алтай үтеп Ак Идел буена таба һәм дә Байкал. Каспий үтеп, тугры Босфор!а кара' Кама буйлап бар Казанга, (күр) әнә Алтын-Сарай! Бакчы анда дәрьяларга, нинди зур күлләр дә бар ! Бәһасы юк киң болынлар. нинди бай таулар да бар Күрче анда нинди вак парчаланган өлкәләр Торлс исемләр таг ып ул өлкәләрне йөртәләр . Йә санап чык. күпме анда төрле мәзлүм кабилә” Казакъ, үзбәк, татар, башкорд. болгар, кыпчаклар илә. Юк. алай түгел иде. тик безнең күзне бөркиләр, һәммәсе алар бер исемлән парчаланган' төркиләр! Төркия. кырымлылар. Кавказ, әзербөйжанлы лар. Шәркый гарби гөркестанлы һәммәсе бер гутанлар Ул Сарайда ик злек канун төзегән хан Батый. Шул кануннарны бүгенчә әжпәбиләр кулланды4 Ул Сарайда сөрде хәким’ хан бабаң тажын киеп. «Булмасын кол башкалар!а бер төрек баласы!» диеп Аңладың милли намазың'’ Бар азад ит милләтен! Кыйбла дип 1ан(ы)сы11 җиһан бердән төреклек дәүләтен! Мансур АРЫСЛАНБӘК. Шанхай