УЯНУ
ИСТӘЛЕКЛӘР ДӘФТӘРЕННӘН
Әдип Маликов Дөньяда берни дә юктан бир бу зчый Әлмәт Язхчылар оеш иш ына бу ген 30 яшь дибез икән, ул да бит бәрәкәтле нефть төбәгендәге әдәби бер ипи- мәләр нигезендә барлыкка килде Арабыздан иртә киткән күренекле прозаик, драматург. публицист Шамил Бикчуринныц әдәбиятка ничек килеп керүе турында истәлегемне тәкъдим ипюм Әлмәг Язучылар оешмасы Татарстан нефть индустриясс белән бергә туды, бергә үсте. Без Әлмәтка күченеп килгәндә, ягьнн илленче елларда мондагы хәлләр фронг күренеш,гарен хәтерләтә иде Төзелеш шау-шуыңда, үз тавышын таба алмыйча. күрме галант гы яшьләр адашып, югалыи иорңдвр Очрашасы барлыйсы, күңелләренә чажы са гасы иде гнуларның Чаткылан ялкын кабын ганыгг беләбез бит инде Галант тумыштан килә диләр Ләкин ул хезмәт җимеше дә Тиешле иг ьгибар. ниндидер этәргеч булмаса. галант дигән тылсымлы коч йомылып, сүнеп калырга .та бик мөмкин Казан буенча ук ганыш Миңлебай егете Шамил Бнкчурнннын биредәге төзелешләрнең берсендә зшләгәнен белдем Республика гозитендә аның ачынып язылган гәнкынгь мәкаләсен дә укыганым бар иле Адресын табып, киттем Шамилне эзләп. Кип һәм озын баракның уртасыннан баштан-башка ярым караш ы коридор сузылган Икс яктан да ишекләр, ишекләр Сөйләшкән iавышлар ишетелеп тора Кемнеңдер гармунда уйнаганы да. ба галар елаганы да Мин кергәндә. Шамил, җылылык батарсясы ягына аргын куеп, идәндә бөгәрләнеп яга иде Чнь> гәрсно аерылып төшкән көлсу чәчләре, зәңгәр күзләре белән Такташны госмсрләткон егет шул у зе бит бу' Мин бнг Казанда радио га эшләгәндә аны. театр училншесы студентын. Тукайның «Шүрәлесен укырга микрофон ал гына чакырган идем Аны тыңлаганда урыным га утырып юра алмадым Бу гачак артистның зфнрдагы Шүрәлесе күз алдыма китеп басты Бүрәнә ярыгына бармагы кысылган «урман хужасы»нын яшегте-күкле тавыш белән «син бераз кызган миие. коткарчы, и адәм генәм» шп ялваруы колке дә. з. «к у- №3 33 кызганыч та иде. Бикчурин студиядән чыгып киткәч, диктор Камал апа Саттарова. рәхәтләнеп көлә-көлә, «бу егетнең үз бармаклары да тач шүрәленекенә охшаган», дип калган иде. Радио бинасында күргәннән соң Шамил тагы да ябыга төшкән. Озын бармаклары гел сөяккә калган дисәң дә ярый. — Әдип абый! — дип, ул шунда ук мине танып алды. Урныннан кузгалырга итте, ләкин уфылдап, яңадан ятты: — Төзелештә билемне кузгаттым.—диде гафу үтенгән сыман, уңайсызланып— Врачлар «хандроз» ди. Хандрить итәм, янәсе. Хәзер ышаныч бетте миңа... Тимер койкада, моңсуланып, ике малай утыра. Икесе дә зур күзле. Кулларында шикәр комы сипкән ипи телемнәре. Әниләре өйдә юк икән. — Мин бит «прокаженный»,— дип куйды Шамил, төшенкелеккә бирелүен яшермичә,— Үзбәкстаңда хезмәт иткәч, ул сүзнең мәгънәсен яхшы беләм мин. Шәһәр гәзитендә хәзер бармак башы кадәр информациямне дә басмыйлар. — Төзүчеләрнең тетмәсен теткән теге усал мәкаләң өченме әллә?—дип сорадым мин.— Гәзиттә укыган идем. Шамил аклану ягын каерды: — Мин бит анда төзүчеләргә таш атмадым. Трест башындагы җитәкчеләрне камчылаганыем Менә үз сыртыма төште шул камчы. Эш горком бюросына барып җитте. . Бүреләр, төлкеләр мәҗлесендәге куян хәлендә калдым хәзер. Шамил ахырдан үртәлеп өстәп куйды: Кем көчле, шул хаклы бездә И, белсәгез иде мондагы безобразияне! Башыгызга төшсә. Гафу. гафу, кызып киттем. Хатыны Гайшә кайтып кергәнче. Бикчурин белән байтак кына сөйләшеп алдык Чирчиктә урнашкан авиаполкта хезмәт итеп кайткач. Шамил Әлмәттәге төзелеш трестына килә 1953 елның башы була бу. Ул анда трест тулай торагындагы тәрбияче штатына алына. Төп вазифасы исә комсомол оешмасын җитәкләү. Аның эше бит тавык чүпләп кенә дә бетерерлек түгел. Ә нәтиҗәсен тикшерә башласаң, комга сипкән су сыман, берние күренми. Үзешчән сәнгать коллективын күтәрү дә Бикчурин җилкәсенә ята. Трест коллективындагы уңай якларны күпертеп, гәзитләргә мәкаләләр язарга да кирәк Соңгысы белән һич килешә алмый Шамил. Кая карама — күз буяу, кода-кодагыйлык. Өстәвенә, эшчеләр белән тупас мөгамәлә. Бер урыннан—икенче урынга «очып» йөргән, гаиләләре үзәк шәһәрдә яшәгән шома җитәкчеләр җирле халыкларны санга да сукмыйлар, кешегә дә санамыйлар. Кая ул аларның хәлләренә керү Түбәннән кергән уйлап табу тәкъдимнәренә «хуҗа»лар арасыннан шунда ук берничә «соавтор» табыла. Иң зур гонорар яки премия аларга тиешле Иң авыр кара эшләрне авылдан килгән яшьләр. Бигәш, иске Әлмәт хатын-кызлары башкара. Кәйлә, көрәк алар кулында Ике арадагы конфликт менә шуннан башлана. Күпне күрүе, күпне белүе аркасында «абына» да инде Шамил Туры сүзле, үткен телле тынгысыз егетне төзелеш начальнигы күрәлми башлый. Шәһәр комитетының беренче секретаре, тупас холыклы, халык әйтмешли, «ярым исәр» Тарубаров та аны гафу итми. Бикчуринны бик теләп тотынган эш урыныннан кычкыртып куалар, гади ташчы итеп күчерәләр. Ул югалып калмый. Лепщик һөнәрен үзләштерә, Чупай ташыннан салынган яңа йортларның эчке стеналарын, түшәмнәрен, известь һәм үзле балчыктан «коеп» ясалган чәчәкле орнаментлар белән бизи башлый... Хатыны кайткач, Шамил ыңгыраша-ыңгыраша булса да торып утырды. Бергәләп чәй эчтек. — Мин әле бөтенләй беткәннәрдән түгел, тәүбә иттерәлмиләр әле мине,— дип куйды ул көрсенеп. — Кая әле сиңа бетәргә.—дип. кырт кисте хатыны.— синдәге дәрт әле ун кызга җитәрлек. — Көлмә, көлмә, хатын! Чыннан да сугыш елларында чабата киеп, үгез җигеп, җир сөргән, сугыштан соң, студент тиеннәрен саный-саный, башкала казанында кайнаган, аннары Әлмәт татар дәүләт театры сәхнәсендә көлкеле-кызык рольләр башкарып йөргән ир-егетнең мескенләнергә ни хакы бар әле. Ә дүрт ел буе Чирчик авиаполкында «чиләнү», ак ефәк парашютларда зәнгәр упкыннарга очулар! — Әлмәт барьерларын гына сикереп узарга көч табарсың әле,— дип. мин дә аны үземчә юатырга тырыштым. Горький исемендәге клубта булачак алдагы әдәбият түгәрәге утырышына чакырдым. — Рәхмәт, рәхмәт, җылы сүзегез өчен.— диде Шамил, ышаныргамы-юкмы дигәндәй, башын кашып.— ничек тә килергә тырышырмын. Әдип абый... Озак та үтмәде. Шамил Бикчурин чираттагы утырышыбызга килеп тә җитте Клуб китапханәсе бүлмәсендә унбишләп кеше җыелган иде Кызлардан назлы хушбуй исе аңкып тора Ә егетләрдән... Кулларга, киемнәргә сеңгән мазут, тәмәке исләрен ничек бетерәсең ди. Кызлар инде монсын гына гафу итәрләр Беренче сүзне мин Шамил Бикчуринга бирдем Торып басты Озын, ябык гәүдәсе, күләгә сыман, чайкалып куйды Зәңгәр күзләрен идәнгә текәп, әкрен генә сөйли башлады: Мин. иптәшләр, монда килер алдыннан гына бер чибәр шофер кызга багышлап шигырь яздым. Янында утырып, кабинадагы кыек көзгедән күзәтеп барганыем үзен Көлмәгез, бер дә көлке түгел Кинәт тонын үзгәртеп, рольгә кереп киткәндәй, артистларча укырга тотынды бу. Барганда. гармун тавышына охшатып. Сигнал бирәсең бармак тибрәтеп Йөртәсең йөгеңне салмак. сакланып. Гүя сиртмәле бишектә тирбәтеп Замечаниеләрегез булса, әйтегез, иптәшләр. — диде ул. шигырен укып бетергәч Бер мәлгә барсы тынып калды «Әйбәт» диючеләр булды Бер кыз шунда кыяр-кыймас кына сүз кушты Синең бит. Шамил абый, беренче куплетыңдагы рифмаларын бертөсле Юк. алай гүгел. дип. бәхәскә керде автор «Тибрәтеп» белән «тир- бәтепмнең аермасы зур Менә бишек тирбәтә башлагач, аермасын белерсең әле. сеңлем... һәммәсе дәррәү көлеп җибәрде 1955 елның козе иде бу