Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАЛАНТЛЫ ЯЗУЧЫ, КҮРЕНЕКЛЕ ГАЛИМ

МӨХӘММӘТ ГАЛИНЕҢ ТУУЫНА 100 ЕЛ алкыбызггын катлаулы тарихын, рухи мирасын бернинди идеологии чикләүләрсез генә, хакыйкатьтә барынча гына тикшерү һәм зиһенгә алу. асыл кыйммәтләр үлчәвеннән үткәрү заманнары җитте Ничек булган шулай кызартмыйча, каралтмыйча, агартмыйча өйрәнергә Электә гадәтләнгәнчә, теге яки бу күренешне жәһәт кенә калыпка салып, ярлыклар ябыштырып узарга ярамый Мәюр җинел эшләрдән түгел бу дөрес бәя бирү дигән нәрсә. Аеруча каршылыклы чорда яшәп катлаулы рухи мирас калдырып китк н каләм ияләренә Мен.» быелнын мартында шактый дәрәжәдә янача бәяләүне сорап торган әдәби мирас иясе талантлы әдип Мөхәммәт Галинең тууына йөз ел тула Юбилей уңае белән бу әдипнен тормыш һәм ижат юлына караган кайбер мәгълүм һәм күпләргә әлегәчә мәгълүм булмаган фактларны искә төшереп үтик Мөхәммәт Гали (Галиев) хәзерге Татарстан җөмһүриятенең Балык Бистәсе районы Олы Елга авылы мулласы гаиләсендә 1893 елнын мартында туа Иртән намаздан кайтышына әтисен Вәли хәзрәтне, шулай игеп, сөенеч, бер генә түгел, хәтта ике сөенеч көтеп торган: утыл дөньяга килү һәм сыерларының үгез бозау китерүе Янәшәсендәге якын туганы Мөхәммәт абзый («Сатыш Мөхәммәт абзый»). кайтып кергәч тә. баланы камыш намазлыкка куеп азан әйтә һәм үз исемен бирә: Мөхәммәт Гадәтенчә бәхет һәм тәүфикъ теләп дога да укылган, баланын уң колагына да өрелгән. Әти-әнисснсң ир бала үегерү турындагы актык өметләре җимерелми кала түгелме? Тормыш матур башлана кебек бәйрәм көндә Ул заманнарда мулла угылларына үсеп җитеп мәшһүр мәдрәсәләрдә гыйлем эстәп, аталары кебек (яисә алар урынына) имам-мөдәррис булу бәхеткә саналган, алардан шуны көткәннәр Әмма егерменче гасырга килеп кергәч, күпләгән мәхдүмнәр (мулла угыллары) башка юллардан атларга мажбүр булдылар Революцияләр. канлы сугышлар, иҗтимагый бәрелешләр, террорлар тагар дөньясының да астын өскә кигерде Уяну, каршылыкларның гаять кискенләшүе, күп нәрсәгә дорлән кабынган омет һәм дә күп кенә өметләрнең чәлпәрәмә килү дәвере булды бу егерменче гасыр. Мөхәммәт Гали башта тугай авылы мәктәбендә, унберенче яшенә чыккач. Сагыш мәдрәс.гсендә сабак ала Әмма ундүрт яшьлек чагында әтисе үлеп китә Шулай да ул белем алуын дәвам итә: 1910 елда шәкертләр хәрәкәтендә катнашуы өчен Сатыш мәдрәсәсеннән куылгач. Казанга килеп Күз буе мәдрәсәсендә укый башлый 1912 елдан ул- Оренбургның мәшһүр «Хөсәения» мәдрәсәсе шәкерте Әмма, «тик тормаганлыгы» өчен аннан да чыгарылган ул. Гасырыбызның унынчы елларында, мәгълүм ки. көндәлек татар матбугаты битләрендә яңадан-яңа әдәби исемнәр пәйда була Мөхәммәт Галинең иң беренче бастырган әйберсе «Авыл тормышыннан» исемле хикәясе «Йолдыз» (24 V 1911) гәзитендө М Г (Жулгадан) имзасы белән күренеп ала Әмма яшь авторның ижаты чынлап башланып китүе 1914 елга әлеге «Хөсәсния»дә укыган черына карый Кыска гына вакыт эчендә аның җитди эчтәлектәге «Җиләккә барганда». «Авылдагылар», «Бер әбинең зары». «Сабан туенда» дигән хикәяләре («Аң» журналы.19|4 1915) дөнья күрә Аларны бастырып чыгаруда яшь авторга мәдрәсәнең гагар әдәбияты мөгаллиме, танылган тәнкыйтьче Нәжнп Гасрыйнын (Мәүлямбнрдиевнен) ярдәме тигән Ошбу әсәрләр үзләренең җыйнак гыклары. теленең гади һәм җинел аңлаешлылыгы. халыкчанлыгы белән, татар авылы тормышы, гореф-гадәтләренең матур бирелеше белән бүген дә ярагып укыла Хоер, совет заманындагы тикшеренүләрдә аларның кимчелекләре дә табылды иҗтимагый мотивлар йомшак күрсәтелгән, имеш « Язулары йөрәктә бер эз калдырган, алда матбугатыбыз дөньясының төпле нжгыяжларыннан берен үтәүдә файдалы агьза булыр дигән бер өмид. Х хәтта ышаныч уйгаткан исемнәрдән» саналган (Г Ибраһимов. 1915 ел) М. Галигә язмыш тиздән иҗат эшенә чынлабрак керешүгә зур киртә китереп чыгара. Беренче бөтендөнья сугышы кабынып, ир-атлар яу кырына җибәрелә башлыйлар. Яшь язучыга да шул нәрсә «елмая». Ләкин аңарда әлеге «изге сугыш»ка бару теләге булмаган Нишләргә? Чит җирләргә китеп эзне суытырга кирәктер кебек, һәм ул китә дә: Украина. Әстерхан, Баку якларында эшли, төрекмән җирләре. Бохара әмирлеге белән таныша, хәтта Кытайга яисә Әфганстанга да барып чыгарга җыена Тик барыбер аның эзенә төшәләр һәм «качкынны» Чарджоу тирәсендә тотып алып, Оренбургка озаталар. 1916 елның февраленнән ул инде сугыш барган җирдә — Австрия һәм Румыйния фронтында окоптагы солдат бу мәхшәрдә күрг ән-кичергән- нәрен соңыннан «Карпат» исемле повестенда чагылдыра. Авыруы сәбәпле фронттан азат ителгәч, ул ике ел чамасы туган авылы Олы Елгада мөгаллимлек итә, аннары укырга ниятләп яңадан Казанга килә. Монда кайбер танышларының димләве буенча, журналистлык эшенә тартыла һәм гомеренең унике елын төрле газета редакцияләрендә («Кызыл Армия». «Эшче», «Татарстан хәбәрләре». «Безнең байрак» «Крестьян газеты») хезмәт итеп уздыра Нәкъ менә шушы заманнарда ул яңадан иҗат мәйданына кайта, ләкин аның күп вакыты, җегәр-куәте газеталарны оештыру эшенә, заманының идеологик көрәшенә хезмәт иткән очерклар, мәкаләләр, хәбәрләр язуга сарыф ителә билгеле. (Имзалары: М Гали. Әүхәди, Тәхәви, Гыйбди, М , Г. һәм башкалар). Әдип үзе дә бу елларда бар көчен көндәлек матбугат ихтыяҗларын үтәүгә җигүен әйтә. Тик шулай да М. Гали хикәяләр язуга да беркадәр вакыт таба алган. Аңлашыла ки. аның мондый жанрдагы әсәрләренә дә революциядән соң чынбарлык күренешләре килеп керә. «Сәмигыл карт» «Мин дигәнчә булмады», «Базарчылар», «Рәхмәтуллин Шаһи» кебек хикәяләрдә үзәк образларга күңел күтәренкелеге хас Алар бик тиз революциянең файдасын анлап алалар, актив тормыш позициясенә басалар (иллюстративлык та күренә). Хәер, элекке авылны сурәтләвендә М. Галинең җанлы детальләргә, авыл көнкүрешен күз алдына бастыра торган тасвир һәм күренешләргә мөрәҗәгать итүен дә күрми мөмкин түгел. Егерменче елларда язылган әдип әсәрләре арасында иң уныш- лыларына тормыш материалы булып революциягә кадәрге татар авылындагы хәлләр хезмәт иткән. «Яңгырсыз елларда», «Пожарныйлар» хикәяләре реалистик тормышчанлыклары, гади авыл малайлары образларын яратып, белеп сурәтләүләре белән хәтердә кала Ниһаять диикме, Мөхәммәт Галигә дә югары уку йортына кереп уку мөмкинлеге туа һәм 1931. елда ул Татарстан совет язучылары җәмгыяте идарәсе тәкъдиме белән (аңа Г Нигъмәти кул куйган) Казан дәүләт университетының география бүлегенә кабул ителә. Шунда укыганда әдәби ижат эшеннән дә аерылмый Бу дәвердә колхозлашу вакыйг аларын эченә алган пафослы очерклар һәм хикәяләр бастыру белән беррәттән, сюжеты революциягә кадәрге тормыш материалына корылган җитди әсәрләр иҗат итәргә дә омтыла Аларда Беренче бөтендөнья сугышы фаҗигаләре, яу кырындагы аянычлы хәлләр, язмышлар оста сурәтләнгән, канкоешның адәм баласы табигатенә гаять ят булуы, рухиятен рәнҗетүе, патша офицерларының кешелексезлеге, шәфкатьсезлеге күрсәтелгән. 1933 елда Казан университетын тәмамлаганнан соң. М Гали Казан педагогия институтында экономик география укыта башлый, рабфакта, совпартмәктәп- тә, техникумнарда да дәресләр бирә, ижат эшен дә дәвам иттерергә омтыла. Адәм баласының язмышы йомычкага охшап калг ан чорда Мөхәммәт Галигә дә борчулар чыгып торган 1932 еллардан ул үпкә хастасы белән авырый башлый. Билгеле ки, аның язучы буларак активлыгы да беркадәр кими. 1937 елда аңа моны искә төшерәләр. Язучылар берлеге әгъзасы булса да, пассив әдәби балласт, милләтчелек сөременнән аерылып бетмәгән, имеш, «халык дошманнары» белән бәйләнештә, имеш Октябрь аенда аны Союздан чыгарып ташлыйлар, газета мәкаләләрендә (мәсәлән, Хан Җәмилнекендә) зур «гаепләре» фаш ителә. Ул урыныннан чыгарылып эшсез дә йөри. Шулай ук кайбер зыялыларның, фикердәшләренең тырышлык нәтиҗәсендә. 1939 елда аның әдәби эшчәнлеге башлануга егерме биш ел тулу хөрмәт белән билгеләп үтелә. «Язучылык буенча соңгы елда күбрәк әдәбият тикшерү өлкәсендә эшләргә керештем Мин күбрәк көнүзәк эшләр белән кызыксынучы язучы. Хәзерге вакытта иң актуаль мәсьәлә булып әдәби мирасны барлау һәм татар әдәбияты тарихын төзү мәсьәләсе тора. Бу эш күбрәк безнең шикелле картрак язучылар өстенә төшә Мин үземдә бу юлда эшләрлек көч сизем. Ул өлкәдә эшләрлек материалым бар», дип сөйли ул тантаналы җыелышта Аның иҗатында моннан соң әнә шул әдәбиятны тикшерүнең өстенлек алуын күрәбез дә инде без 1946 елнын январеннан башлап ул яна төзелгән СССР Фәннәр академия- сеней Казан филиалы Тел. әдәбият һем тарих институтында эшли: әүвәл әдәбият сект орынып кулъязмалар бүлеге җитәкчесе, бер елдан шул ук секторный кече фәнни хезмәткәре. Үзенең тормыш һәм ижат юлын 59 яшендә әнә шундый «кече фәнни хезмәткәр» сыйфатында тына тәмамласа да (ул 1952 елнын 16 маенда вафат була). М Галинсн әдәби мирасы да. гыйльми мирасы да шактый бай һәм күпкырлы Ул 38 еллык каләм хезмәтендә кырыклап хикәя һәм ике повесть басгыр)ан әдип буларак үзенен укучыларын тапты. Аиын таланты белән аеруча унтугызынчы Гасыр ахыры егерменче гасыр башы тагар авылы тормышчан чагылышын гапгы (Дөрес, заманында Г Кашшаф аиын революциягә тикле хикәяләрендә хәтта импрессионизм күренешләрен дә күрергә тырышты, моны кимчелеккә чыгарды). Билгеле, совет чынбарлыгын тасвирлаган хикәяләрендә, гәрчә язучынын күренешләрне, кичерешләрне образлы тасвирлавы хак булса да. реаль тормыни агы катлаулылыкмы. кешеләр язмышын гадиләштеребрәк, җиңелләштеребрәк күрсәтү хосусиятен әйтеп китми мөмкин түгелдер. Хәер, бу аиын замандашларыннан кайсы гына әдипнең иҗатында чагылмады икән' Утызынчы еллар ахырында һәм кырыгынчы елларда М Гали әдәбиятмын башка төрләренә дә мөрәҗәгать итте Мәсәлән, аиын өч сәхнә әсәре язганлыгы мәгълүм. Алар арасыннан «Каюм Насыйри» исемлесе (X Уразиков белән бергә ижат ителгән) 1945 елда Тагар дәүләт академия театрында куела һәм. атаклы галим-мәгърифәтче образын тудыруда беренче тәҗрибә генә булса да. тамашачылар тарафыннан җылы каршылана. М Галимен «Печәнчеләр, яки бәхет эзләгәндә» (1936) һәм «Имана» (1939) дигән пьесалары, кулъязма хәлендә генә калып, хәзергесе көндә Г Ибраһимов исемендәге Тел. әдәбият һәм тарих ии- стигутынын кулъязмалар хәзинәсендә саклана Боларына да тормыш материалы егерменче гасыр башы гатар авылыннан алынган «Псчәнчеләридә Гөлҗиһан Тимери мәхәббәте, кызны алдап алып китеп Урта Азия кешесенә сатып җибәрү һәм аның куркып Идел суына ташлану күренешләре истә калырлык рәвештә сурәтләнгән Ләкин аларггы. дөресен әйтик. М Галинсн драматургиядәге зур казанышы итеп санап булмый образлар тиешле үсештә бирелми, кичерешләргә катлаулылык, киеренкелек җитми, сюжет төзелешендә таркаулык бар Бу авторның яңа жанрдагы тәҗрибәсезлегеннән килә булыр Тагын бер сәбәбе М. Галинең «социаль заказ»га (партиянең идеология күрсәтмәләренә) жавап йөзеннән язуы. Тоталитар чор әдәбиятында, без яхшы беләбез, революциягә кадәрге чынбарлыкны сурәтләүдә сыйнфый көрәшкә бәйле якларны ин беренче планга куеп бирү өстенлек итте Азгын г ыйльми эзләнүләре әдәбият белеменең төрле тармакларына карый (66 исемдәге фәнни хезмәте бар) Бигрәк тә классик драматургыбыз Галиәсгар Камалның тәрҗемәи хәле һәм күпкырлы иҗаты кызыксындырган галимне Нәтиҗәдә. күпсанлы мәкаләләр, «Галиәсгар Камал» дигән монографик хезмәт (Казан 1941) языла Соңгысы хәзер дә фәнни кыйммәтен югалтмаган Анда галимнең бик күп истәлекләргә. документаль материалга таянып эш итүе. Г Камал мирасына әтрафлы бәя бирергә омтылышы ачык күренеп гора. Ул Г Камал «Әсәрләраенеи ике томлыгын да гөзеде (Казан. 1950 1951) Мөхәммәт Га ш. һәм язучы, һәм галим буларак, боек Тукаебыз тормышын һәм иҗатын да үз HI ге Шәкерт чагында (Күл буе мәдрәсәсендә укып йөргәндә) ул Тукайны берничә мәртәбә күреп та кала, ә берчакны. яшь шагыйрь Габдулла Хариска иярен, анын янына «Болгар»нып 41 нче номерына да бара. М Гали. 1928 ел башында шагыйрьнең туган авылы Кушлавычта булып, анда күргәннәреи-ишеткәннәреи кызыклы очеркында тасвирлады. «Печән базары » поэмасы турындагы мәкаләсе. «Тукайның Уральскпаг ы тормышы» исемле хезмәте, балалар өчен «Шагыйрьнең тормышы» исемле очеркы Тукай турында җыйган истәлекләре болар бөек шагыйрьне, аныт бай ижат мирасын өйрәнүчеләр өчен һәрвакыт мөрәҗәгать ителергә тиешле кыйммәтле чыганаклар Галимнәргә генә түгел, күңелендә әдәбиятыбызга мәхәббәт йөрткән гади татар ба гасына .ы кызыклы алар Тукай әсәрләренең «Академик баска» дип аталыштагы икс томлыгын төзү һәм бастырь п чыгару да М Галинсн якыннан катнашуы бе гән гамәлгә аша Мөхәммәт Галинең XVIII гасыр тагар әдәбиягын. Өммн Камал китабын. И Хәлфин. Ш Мәржанн. I Махмудов. Акмулла. С Рәмисвләр нжагын тикшереп язган, бүген дә әнни әһәмиятләрен җуймаган мәкаләләре бар Әдәбият тарихчылары аларга егн мөрәҗәгать итәләр М I а ти гәржемә шгеинон дә читтә казмын, татар поэзиясе антологиясе өчен материаллар әзерш. 1930 елларда 424 битле «Популяр ншнклопедня сүзлеге» төзи (басылмый кала). Гомеренең соңгы елларында М. Галине аерата Каюм Насыйринын тәрҗемәи хәле һәм әдәби-гыйльми эшчәнлеге үзенә тарта. Югарыда искә алынган пьесаны тудыру белән чикләнмәстән. күләмле проза әсәре язуны максат итеп куя Башта «Боек мәгърифәтче» дип аталган бу роман, бәлкем язып тәмамланган да булыр иде. әмма вакытсыз үлем комачаулый. Әүвәлге өлешләре «Каюм Насыйри» исеме белән әдип үлгәчтен үк «Совет әдәбияты» журналында басылдылар. (Соңыннан «Каюмның балачагы» дигән китап итеп чыгарылды.) Аларга карап фикер йөртсәк, язучының бу олугъ максатын башкарып чыгачак булып та ирексездән тукталып калуына офтанып куясың. Әдипләребез турында роман-повсстьлар болай да сирәк языла. Күрдек ки. Мөхәммәт Гали иҗаты революциягә кадәр1е чорда башланып та. утыз биш елы совет вакытына туры килгән, анын да иң күп өлеше «боек юлбашчы» Сталин хакимияте елларында үткән әдип. Ул да үзенең хикәя, очерк һәм пьесаларында социализм төзелешләрен, колхозлаштыруның «тарихи әһәмиятен». сыйнфый көрәшне теге яки бу дәрәҗәдә «социалистик реализм» ысулы белән чагылдырырга тырышты. Әмма бу якларны гына күрсәк, шуларга гына күзебез төшсә, тар күңеллелек, кешелексезлек күрсәтербез, бу — мәсьәләгә гаять берьяклы килү булыр иде. М. Гали иҗатында татар авылы тормышын, сугыш фаҗигаләрен реалистик сурәтләрдә, җиңел аңлаешлы, образлы тел белән гәүдәләндергән. урыны-урыны белән җылы юморга өртелгән әсәрләр дә бар Нәкъ менә шулар һәм әдәбиятыбыз тарихын тикшерүгә керткән хезмәтләре Мөхәммәт Галинең әдәби мирасын бүген дә яшәтә. Ул мирас халкыбызга әле киләчәктә дә әйбәт хезмәт итәр.