Логотип Казан Утлары
Публицистика

СОЛТАНГАЛИЕВ ЭШЕ

Икенче утырыш (1923 елның 10 июнь иртәсе) Фрунзе. Иптәшләр, Солтангалиев эше безнең әчеп сәяси ягы белән гыйбрәтле. Ул безнең милли сәясәтебезнең дөрес булмавы нинди фаҗигаләргә китерергә мөмкин икәнен ачып сала Фикер алышу вакытында чыгыш ясаган иптәшләрнең икеләнүләре, шик-шөбһәләре мәсьәләнең гаять катлаулы булуын күрсәтә. Ләкин мәсьәләнең асылына күчкәнче, мин анын нинди яссылыкта куелуына карата бер искәрмә ясамакчы булам Мин докладның партия Үзәк Комитеты тарафыннан түгел, ә Үзәк Контроль Комиссиясе исеменнән ясалуын күпмедер күләмдә кимчелек дип саныйм. Әгәр шулай эшләнгән булса, авырлык үзәге саф сәяси мәсьәләләргә төшкән булыр иде, ә хәзер безнең фикер алышу суд залын хәтерләтә. Фактлар күз алдында, шуңа күрә эшнең хокукый ягына киң тукталып тору урынсыз булыр иде. Тагын бер нәрсә. Докладны Үзәк Контроль Комиссиясе ясаганга, без монда җентекле анализ да, сәяси һәм икътисади хәлләргә аек бәя дә ишетә алмадык Шулай ук солтангалиевчелекне китереп чыгара торган сәбәпләр һәм шартлар да ачылмады. Хәзер эшнең асылы турында. Мин Солтангалиев эшен Башкортстанның һәм Татреспубликаның эчке проблемалары итеп кенә карамыйм. Аның тамырлары тирәнгә китә. Партиянең XII съезды, Татреспубликадагыча, партиянең үз эчендә торкемиәр сугышы Грузиядә дә булды, дип күрсәтеп үтте. Украинада да шуңа охшаган процесслар бара. Берничә елдан монда да шундый кискен көрәшләр чорын узарга туры килмәгәе. Мондый күренешләрне тудыра торган бик тирәнгә киткән тамырлар бар Аларны табарга һәм корытырга кирәк. Сәбәпләрнең иң мөһиме — бөекдержавачыл бөекурыс шовинизмы. Урыннардагы сәламәт көчләр моңа битараф кала алмыйлар һәм кулларыннан килгәнчә аңа каршылык күрсәтәләр. Төрле халыкларның икътисади хәле, алар арасындагы тигезсезлек фактлары да бу хәрәкәтне кыздырып тора Ниһаять, җирле халыклар арасында милләтчелек сөреме булуын да инкарь итәргә ярамый. Авырлык үзәге нәкъ менә шушы ике нәрсәгә төшә Шунысын да әйтергә кирәк, партиябезнең XII съезды, үзенең тезисларын кабул иткәндә, урыннарда милләтчелек рухы белән көрәшергә кирәкми, дигән кешеләрнең сүзләренә колак салмыйча, бу көрәшнең зарурилыгын танып, бик дөрес итте Без тикшерә торган эш моңа ачык дәлил Шулай да ашыгып уйланылмаган нәтиҗәләр ясарга ярамый. Солтангалиев эшендә зарарлы һәм хәвефле тайпылышны билгеләп үтеп, мондый күренешләр белән көрәшүне йомшартсак, дөрес булмас иде Ләкин аны кирәгеннән артык күпертү дә ярамый. Бу эш бөекдержавачылык белән көрәшүнең нинди мөһим бурыч булуын тагын бер кат күрсәтә Урыннарда милли яңарыш, икътисади тигезлек һәм башка проблемаларны хәл итүне партия үз кулына алса, моннан барысы да отачак. Ләкин урыннарда милли тайпылышлар белән көрәш оештырганда бик нык уйлап һәм үлчәп эш итәргә, мондый төркемнәрнең асылын ачарга, аларны өйрәнергә кирәк Партиянең аларга мөнәсәбәтен анык кына билгеләр вакыт җитте Сәетгалиев һәм Ибраһимов кергән төркемнең хаталары күп булса да, алар безнеке, коммунистларныкы. Алар ачык авызлык күрсәтергә, ялгышырга мөм- киннәр, ләкин бу кешеләр, һичшиксез, дөрес коммунистик юнәлешне эзлиләр. Солтангалиев тарафдарларына килгәндә, күп очракта алар да дөрес сәясәт үткәрделәр булса кирәк, ләкин асылда монда башка нәрсәләр дә күзгә ташлана. Дәвамы Башы 2 санда. Минем өчен солтангалиевчелек, аерым алганда, анын ун тармагы, коммунизм байрагы астына яшеренгән вак буржуаз идеологиянең чагылышы Бу агымның топ сәяси билгеләре менә шулар Ләкин бу әле, Ибраһимов әйткәнчә, Солгангалиевнен карашларын уртаклашучыларны партия сафларыннан куарга дигән сүз түгел. Күп кенә иптәшләр әле чын коммунистлар булып китә ала. Алар гына түгел, ә ерак төбәкләрдә хәзер җәмәгать фикерен калыплаш- тыручы зыялылар да безнең сәяси эшчәнлегебез объекты булырга тиеш Аларны үз ягыбызга тарту - безнең бурыч Ләкин топ ышаныч яшьләрдә. Алар ялгышырга, бутарга мөмкиннәр. тик тиешле игьтибар күрсәткәндә, алар партиянең ышанычлы резервына әвереләчәкләр. Әгәр без бу бурычны уңышлы үтәсәк, эшебезнең 3 4 өлеше файдага булачак Мона исә партиятррбия эшен тирәнәйтеп кенә ирешеп була Мин башка юл күрмим Көн тәртибенә шундый мәсьәләне куеп, безнең Политбюро зирәклек һәм алдан сүрүчәнлек күрсәтте Бу хәл шулай ук ҮКнын һәм Политбюроның XII съезд карарларын гамәлгә ашыруга зур игътибар бирүенең дә дәлиле Милли җирлектә партия эчендәге низаглар алга таба тынар дигән өмет уяна Барысы да киңәшмәнең икенче өлеше нинди карарга килүгә бәйле булачак Солтангалиевнең үзенә килгәндә, шәхси эш буларак, мин аңа аерым әһәмият бирмим Үзәк Контроль Комиссиясе резолюциясен хупларбызмы яисә катырак чаралар күрербезме, эш анда түгел Иң мөһиме - без гамәлдә тиешле сәяси нәтиҗәләр ясарга һәм урыннарда мондый кешеләрнең булмавына ирешергә тиешбез Аларга карага теге яки бу карарны чыгарганда, без бу кеше качармы яисә калырмы, дип шикләнмәслек булсын иде Ә бүген, кызганыч ки. мондый сорауларга урый кала әле. ул гына да түгел, күп кенә шундый бәндәләр партиянең җаваплы урыннарына эшкә билгеләнә. Мона чик куяр вакыт җитте Ә без моңа артта калг ан халыкларның мәдәни һәм милли мәнфәгатьләре өчен көрәштә рульне кулыбыздан ычкындырмасак кына ирешә алабыз Сәяси күзлектән караганда, Солтангалиев эшенең төп бурычы һөм төп асылы да нәкь менә шунда Орджоникидзе. Иптәшләр, мин кичә ип. Рыскуловнын чыгышыннан соң нәүбәткә язылган идем. Мина калса, ип Рыскулов. Солтангалиевкә һәм солтангалиевчелеккә карата үзенең анык кына фикерен җиткерәсе урында, мәсьәләне үзенең «сулларына» каршы борды. Мин аны Солтанталиев белән бәйле рәвешIә гаепләргә җыенмыйм, ләкин, ничек кенә булмасын. Солтангалиев аның белән элемтәгә керүне кирәк тапкан, аның икс хаты әле дә ип Рыскулов кесәсендә ята , Солтангалиевнең чыг ышы Ибраһимов теләгәнчә файдаланылмаска тиеш Ул монда мөселман крестьяннарын сыйнфый билгеләр буенча бүләргә гәкъдим игә Мин моның хакында шактый хәбәрдар Мисалга. Чәчәнстандагы бүленешне генә кигерәм. Анда крестьяннарны аеру муллалар хакимлегенә китерде Төркестанда да шушы принциплардан чыгып эш итсәк, нәтиҗә аяныч булачак Якутиядә дә якутларны катламнарга бүлгәннәр иде. моннан нәрсә килеп чыкты Әгәр болар кабатланып торса, без бөтенесен гог атачакбыз (Урыннан тавы ш: Хәзер анда баш күтәрмиләр). Миңа калса. Солтангалиевнең чыгышын безнең милли сәясәтебездәге хаталар белән алдатырга, яисә аны бөекдержавачылык җимешләре генә дип бәяләргә тырышучы иптәшләр мөселман массаларына зур йогынты ясаган кәмалчылар Төркиясен онытып җибәрә. Нинди генә сәясәт атып барсак та. алар безгә каршы көрәшүдән туктамаячаклар. Төрек агент тары булмаган бер генә мөселман төбәге дә юк һәм моны иптәшләр яхшы белергә тиеш Алар безгә каршы котырынган аг итация алып баралар (Тавы ш лар Дөрес) Мин ил Каменев белән сөйләштем У 1 миңа. Солтангалиев Каганда безнең сафларда сугышты. Колчакка каршы отрядлар әзерләде, диде Бу бернәрсә дә аңлатмый, чөнки алдынгы карашлы теләсә кайсы мөселман зыялысы Колчакнын кара реакциясенә каршы барачак, ул аны кабул итми Әзәрбанҗанда муссават- чылар хакимлеген бәреп төшерүдә большевикларга үтә чыккан панисламистлар, пангөркист лар һәм иттихатчылар да ярдәм итмәдемени? Безгә ул чакта камалчы горек офицер тары да бу тышлык күрсәтте, .стар хәтта безнең белән бергә революцион комитет! а да утырды Шулай булгач, гетс яки бу мөселман зыялысының урыс реакциясенә генә түгел, ә инг лиэ илбасарларына да каршы көрәшүе бернәрсә дә аңлатмый Бу әле коммунист булу дигән сүз түгел. Бу безнең юлдашлар тына дигән сүз әле Тагын бер мисал кигерәм Әзәрбайжан мөселман укытучыда ры семинариясендә укучылар ( овет власте урнаштыруның беренче елында Нарн- мановныкын гүгел, ә Мостафа Кәмал значогын татып йөрделәр Мөселманнар яши торган районнарда безнең белән төрек офицерлары һәм өлешчә мөселман зыялылары арасындагы инглизләргә һәм аларның яраннарына каршы блок алга таба да яшәргә тиеш түгел. Төркиянең идарәче даирәләре сүз саен, без сезгә Әзәрбайҗанда. Торкестанда. Дагстанда Совет власте урнаштырырга мөмкинлек бирдек, дип шапырыналар Миңа калса. Солтангалнев, безнең милли сәясәтебез ни дәрәҗәдә дөрес булуга карамастан. Совет властен гомумән кабул итми торган төркичеләр яклы, панисламист, пантөркист зыялыларның берсе Бөтен мөселман зыялылары Совет яклы, алар арасында контрреволюционерлар юк дип үз-үзебезне тынычландыру сон дәрәҗәдә ахмаклык булыр иде. Билгеле. Төркестанда һәм башка төбәкләрдә безнең милли сәясәт гарип рәвештә үткәрелде Төркестанда чакта мин моңа үзем шаһит булдым. Үзбәк вокзалга килә, урыс коменданты аны платформадан куа Ни өчен болай эшлисең, дигәч, ул: бөтен сартлар корчаңгы, аларны платформага кертергә ярамый, ди Моны хайванлык дип атамыйча ни дисең? XII съезд милли төбәкләрдә безгә милли сәясәтне ни рәвешле алып барырга икәнен аерымачык күрсәтеп бирде Аның карарларын намус белән үтәгәндә 2 — 3 ел буе сулларга да, уңганнарга да эш җитәчәк, тик алар солтангалиевчеләр генә булмасыннар Ип. Куйбышев тәкъдим иткән резолюциядә ерак милли төбәкләрдә чын коммунист-интернаци- оналистлар үстерү кирәклеге турындагы юллар заманга аваздаш һәм бик мөһим. Иптәшләр, әлегә кадәр безнең күп кенә өлкәләрдә һәм бигрәк тә мөселманнар яши торган төрки районнарда, кеше үзен коммунист дип саный, ә үзе ни өчен коммунист булуын, коммунизмның нәрсә икәнен белми. Ул. мәсәлән, шәхсәй- вәхсәйне гадәти нәрсә дип раслый. Моның өчен партиядән чыгарсалар, минем нинди гаебем бар, дип аптырый. Сул һәм уң коммунистлар турында сөйлиләр. Мондый бүленеш дөрес түгел, дип саныйм. Мисал өчен, шәхсәй-вәхсәй вакытында мөселманнар арасында сул һәм уң коммунистлар нәрсә соң ул? Аларның бер өлеше шәхсәй-вәхсәйгә төрлечә ярдәм күрсәтергә кирәк диләр, икенчеләре анын вәхшилегенә каршы мәдәни көрәш җәелдерергә өндиләр Без үзебез вак милләтләрдән чыккан һәм алар арасында эшләгән коммунистлар, урыс иптәшләргә бөекдержавачыл шовинизм шаукымы белән көрәштә ярдәм күрсәтергә тиеш Ләкин шул ук вакытта без үзебезнең милләтчеләрне дә кыйнарга тиешбез. Солтангалнев мисалы моңа дәлил булса кирәк. Уңнар арасында уң коммунистлар да, коммунист булмаган уңнар .да бар. Соңгыларының, ягъни солтангалиевчсләрнең, партия белән бер уртаклыгы да юк Беренчеләре белән килешеп эшләргә, икенчеләре белән рәхимсез көрәш кенә алып барырга мөмкин М а н у и л ьс к и й1 . Иптәшләр, мин чыгыш ясарга җыенма! ан идем. Ип. Куйбышев тәкъдим иткән резолюция — төгәл һәм анык. Солтангалнев эшенен криминаль өлешен искә алмаганда, партия башка чаралар тәкъдим дә итә алмый. Ләкин мина Солтангалнев эше үзе түгел, ә аңа бәйле чыгышлар гыйбрәтле булды. Мин монда, беренче чиратта, Рыскулов. Халиков һәм Енбаев иптәшләрнең нотыкларын күздә тотам. Бер милләт коммунистларының вәкиле буларак, бу чыгышлар миндә Солтангалнев эшеннән битәр зуррак шөбһә уяттылар. Ип Халиков монда безгә Башкортстан хәлләре хакында сөйләде. Ул Петерснен бу төбәккә килеп урында! ы иптәшләрне башкорт милләтчелеге белән көрәшергә чакыруы хакында әйтте. Ип Халиков, XII съезд карарларына нигезләнеп, башлыча бөек рус шовинизмы белән көрәшә. Мин бу очракта ип. Халиков башкорт милләтчелеге, ә урыслашкан Петерс урыс шовинизмы белән көрәшсәләр максатка ярашлырак булыр иде, дип уйлыйм. . Ә бездә, кызганыч ки. моның нәкъ киресе. Хәзер, бүгенге шартларда. Солтанталиев эше нәрсәсе белән аерылып тора соң? Мин монда партиянең XII съезды карарлары урыннарда милли стихияне кузгатып җибәрде, дип раслыйм Мин моны бер милләт коммунистларының вәкиле буларак әйтәм. Милләтчеләр республикаларда XII съезд резолюциясен бөекурыс шовинизмы белән көрәшү өчен юллар ачкан хартия буларак кабул иттеләр. Күпмедер күләмдә бу дөрес тә. Ләкин XII съезд карарларын милләтчеләр өчен үзенә күрә «ирекләр хартиясе» ясасак һәм бу юнәлештә инициативаны элек изелгән халыкларның коммунистларына бирсәк, без милли стихияне үз кулыбыздан ычкындырачакбыз. Партия Үзәк Комитетының бу мәсьәләне куюына мин гадәттән тыш шат. Солтангалнев эшенә без артык зур әһәмият бирдек кебек. Әгәр милли республикаларда күбрәк чокчынсак, без моңа охшаш дистәләгән эш казып чыгарыр идек Мин Украина мисалына таянып, берничә факт китермәкче булам. 1920 елда бездә дә фракция эчендә милли төркем оештыру омтылышы булды. Ул чакта без до шундый ук чараларны күрдек, ягъни берничә кешене партия сафларыннан чыгарып атгык һом партияне» таркаулыгын булдырмый калдык. Ә 1921 елда. Польша белән чиктәш төбәкләрдә кайбер иптәшләр шифрлы хатлар ярдәмендә баш күтәр)өн элементлар белән элемтәгә керергә маташтылар Сүз уңаенда, монда бер иптәш Солташалисвнең гамәлләрен үзенчә аңлатырга маташты: имеш, элек тә контрреволюцион көчләр белән сөйләшүләр алып барылды һәм тарихи инерция буенча алар хәзер дә сакланып калды Мин моны аялыйм да кебек. Тик әйтегез әле. ни өчен бер үк партиядә торучылар үзара шифр белән аңлашалар? Кырымнан килгән иптәш моны аңлатмады. Украина басмачылары арасында шундый хат алышу булуын ачыкла) ач. без нишләдек9 Без бу җәһәттән ҮКтан ка)ырак булдык һәм бу коммунистларны атарга хөкем иттек Соңыннан билгеле булганча, ялгышмадык Крестьян чуалышлары белән әледән-әле очрашып торган безнең волость комитетлары банда башлыклары белән элемтә тоталар. Болар расланган фактлар. Алар бандитларның көрәшендә актив катнашмыйлар, ләкин аерым атаманнар белән элемтәдә юрып. бу контрреволюцион хәрәкәтләргә тарафсызлык саклыйлар Бу нәрсә белән аңлашыла? Крестьян стихиясенең югары аппаратка түгел, ә башлыча түбән буын эшлеклеләренә йогынтысы, басымы белән Ләкин шушы җирле крестьян стихиясе безнең бүгенге киңәшмә кебек дәрәҗәле учреждениегә басым ясый башлаган һәм анын кайтавазы монда кадәр үтеп кергән икән, мин шик-шөбһәләрсмне уртаклашмыйча кала алмыйм Партия Үзәк Комитеты үзенең беекурыс шовинизмы белән кискен рәвештә көрәшергә тиеш Иптәшләр, бу сезнең эш Ә без. читтә урнашкан төбәкләрдәге коммунистлар, беренче чиратта үз милләтчелегебез белән хәлиткеч көрәшкә күтәрелергә тиеш Безгә реформаларга мөнәсәбәттә либераль буржуазия җибәргән хаталарны кабатларга ярамый Алар бер ташламаны каерып алдылар да. шуңа нигезләнеп, хөкүмәткә каршы суг ыш башладылар. Бездә дә шул ук хәл кабатлана Конституция өстендә эшләүче комиссияне генә алыйк. Кайбер милләт вәкилләре. XII съезд карарларын яклатан булып, үз сәясәтләрен уздырырга маташмыйлармыни? Ирексездән күңелдә борчылу туа. Безгә, коммунистларга, мондый тайпылышлардан арыныр)а кирәк Җирле милләтчелек белән көрәшү милли коммунист ларның төп сугышчан бурычы булыр) а тиеш Без үз милләтчеле) сбезне гәмам юк итик төп мәсьәлә шулай тора Минемчә, Солгангалиев эшеннән бер бик мөһим сабак алырга кирәк, я) ьни итекчегә итеген калдырырга, икенче төрле әйткәндә, урыс иптәшләр үз милләтчелекләре белән үзләре көрәшсеннәр Вак милләтләр коммунистлары. Солгангалиев эшеннән сабак алып, үзләрендәге эчке милли тайпылышларга каршы сугыш ачсыннар Мохтаров* Иптәшләр, кайберәүләрнен чыгышлары тәэсирендә минем турында берьяклы фикер калмасын өчен тикшерелә торган мәсьәләнең аерым өлешләренә гукталмакчы булам. Каменев һәм Куйбышев иптәшләр әйткәнчә, киңәшмә үзара аңлашу) а юл ачарга тиеш Мәсьәләгә берьяклы гына якын килгәндә һом темадан читләшкәндә, моты ирешеп булмавы да мөмкин Соңгы вакытларга кадәр Солгангалиев татар эшлекле даирәләрендә революционер-большевик буларак мә)ьлүм һәм киң 1аныл>ан иде. Ул Кызыл гаскәрдә, башка күп кенә пролетар учреждениеләрдә иң җаваплы урыннарда эшләде Ип Орджоникидзе уйлаганча, аның аерым гаскәри частьлар төзүдә катнашуы да очраклы хәл булмады Ул зур эшчәнлек алып барды һәм төрле шикләнүләр)ә урын калдырмады Моңа кадәр ул күп төрле хезмәтләр башкарды Москәүтә алыш .тч. Милләтләр Эшләре буенча Халык Комиссариаты Коллегиясе әгъзасы. Федераль Җир Комитеты рәисе вазифаларын башкарды Бу фактлар үзләре тснә дә анын партиядә очраклы кеше булмавы хакында сөйли Ана күп тапкырлар шундый зур ышаныч белдерүне күреп Topian өстенә. татар, башкорт һәм башка милләт зшлеклеләрснең Солгангалиевкә йог чөереп караулары бик сәер булыр иде Без анын контрреволюцион зшчәнлегеиә кискен рәвештә каршы чыгабыз, ләкин шу гай да аның революцион MUCH инкарь итә алмыйбыз Ул безне шәхесләр буларак үстерүдә зур коч куйды, без анын артыннан бардык Шәхсән мин үзем аны» мичәнлегеи тумыштан милләтче булуы белән бәйләмим. Инде монда әйтелгәнчә, мондый теория дә. гамәл дә юк Үзәк Комитет Солтанга птевнең моңа кадәрге зшчәнлегендә контрреволюция булмавын үзе дә раслар дип уйлыйм Аны» Совет властена каршы гамәлләре фәкать соңгы чор тарда тына ка тыңлана башлаган, ахры Совет ларны» X съезды һәм партиянең XII съезды арасындагы чор да моңа җирлек бирде, дип уйлыйм Владимир Ильич япанча, безгә чит булган совет аппараты Советларның X съезды карарларын бар тык ү збилгеләнүләрне юк итү дип кабул итте. Мондый аһ-зарлар дулкыны барлык ерак төбәкләргә дә килеп җитте. Ә монда, үзәктә, милли республикалар мәсьәләләрен үткәрү катлауланды һәм гаять кыенлашты. Моңа мисаллар шактый. Татреспубликада җир реформасын уздыруны гына алыйк. Гадел таләпләрне канәгатьләндерү өчен хәтта Политбюрога кадәр барып җитәргә туры килде. Ул чакта юкка гына Наркомземның һәр ишегенә милли мәсьәлә буенча партия прог раммасыннан өзекләр ябыштырып чыгарга кирәк димәделәр Шул рәвешле бу чорда зур ыгы-зыгы чыкты. Биләгән вазифасына бәйле рәвештә Солтангалиев тә гаять көчле басым астына эләкте. Шушы катлаулы шартларда ул юлдан язарга бик мөмкин иде. Мин моны Солтангали- евнең гаепләрен аклау өчен әйтмим. Тагын бер кат кабатлыйм, без анын җинаятьләрен кискен хөкем итәбез. Солтангалиев эше белән бәйле рәвештә Татреспубликада милләтчелекнең булуы хакында монда бирелгән бәяләргә тукталам. Минемчә, бу дәлилсез яла ягу Ул нәрсәгә нигезләнә соң? Солтангалиевнең татар эшлеклеләренә хат язуынамы (шунысын да әйтим, безгә ул басмачылар хакында бер генә сүз дә язмады). Солтангалиевнең Татарстан вәкиллеге йомышчыларын үз максатларында файдалануынамы, әллә татар эшлеклеләренең элеккеге революцион эш- чәнлеге чорында аның белән очрашуларынамы? Ирексездән. бу гаеп житди нәрсә түгел дигән тәэсир кала Ә гаеп бик авыр бит Еллар буена партия белән бер сафта атлап, гаять кыен шартларда милли республикада эшләрне жайга салуга ирешеп кенә калмыйча урыс иптәшләр белән үзара аңлашу урнаштырганда, артта калган татар крестьяннарының Совет властена карата уй-фикерләрен уңай якка үзгәрткәндә һәм. ниһаять. Казандагы ике командирлык татар курсларында белем алган егетләр тулы составта Бохарада басмачыларга каршы сугышканда һәм алар югары бүләкләргә һәм мактауга лаек булганда, мондый сүзләрне ишетү бик авыр Секретарьлар йөзендә ҮК безнең эшчәнлекне күп тапкыр хуплады, моны ип. Сталин да раслар. Шуңа күрә мин башта безнең эшчәнлегебезне яхшылап тикшерергә һәм фәкать шуннан соң гына нәтижә ясарга кирәк, дип уйлыйм. Ә кайбер иптәшләр урынлыурынсыз безгә ябышырга торалар Алар барысын бер өемгә өяләр Мисал өчен, монда ни өчендер сулларның һәм уңнарның электәге көрәшен өстерәп чыгардылар һәм аны тикшерә торган мәсьәлә белән бутарга маташтылар... Мина калса, болай эшләргә ярамый Чөнки бу ике төркемне тәшкил итүче кешеләр һәммәсе дә партия сафларында калалар һәм аларның контрреволюция белән һич тә уртаклыклары юк Тема буенча сөйләгез, дип ип Каменев бер чыгыш ясаучыны бүлде дә инде, шуңа күрә мәсьәләдән читләшеп булмас. Шулай да мин уңлык һәм суллык турында берничә сүз әйтми булдыра алмыйм. Бухарин, соңга калып булса да, XII съездда үзенең ялгышын жүләрлек дип атап бик яхшы эшләде. Ләкин анын милли мәсьәләгә карата карашлары күп еллар дәвамында Шамигулов кебек кешеләрнең башын әйләндереп килде Алар милли мәсьәләдә үзләрен Ленинга каршы куйдылар. Без Татарстанда ленинча эш иттек. Безнең арада каршылыклар партиянең X съездыннан соң, «суллар» төрле милләтләр арасында социаль-икътисади аерымлыкларны санга сукмый башлагач тирәнәйде. Безнең хаклы булуыбызны партия бик дөрес билгеләп узды. Шушы ук X съездда Торкестандагы кебек кавалерия атакалары системасы тамырдан ялгыш дип бәяләнде Фәкать шуннан соң гына «суллар» үзләренең хаталарын таныгаһ булдылар. Киңәшмә барышында без болар белән җентекләбрәк танышырбыз, дип уйлыйм Мин фәкать Сәетгалиевнең белдерүенә генә тукталмакчы булам. Ул монда 1921 елда үзен. Мәскәү ялчысы буларак 24 сәгать эчендә Татреспуб- ликадан сөрделәр, дип зарланды Мондый сүзләрне елмаймыйча тынлап булмый Чөнки без Керзон илендә яшәмибез ич Мин сезгә эшнең чынлыкта ничек булганлыгы турында сөйләп бнрмәкче булам. Бу фактлар белән Татреспублика өлкә комитетының архивында теләсә кайсы минутта танышырга мөмкин Эш шунда ки, өлкә комитеты да. партия конференциясе дә Сәетгалиен җитәкләгән хөкүмәт составын сәләтсез дип таптылар һәм эш мәнфәгатьләреннән чыгып аны кайбер иптәшләр белән яңарту турында карар чыгардылар. Сәетгалиен Моны яклап конференциядә ничә кеше тавыш бирде? Мохтаров. Күпчелек Сәетгалиев 46 — каршы, 52 — хуплап. Мохтаров Саннар җыю сезнең эш. Шуннан соң икенче көнне ип. Сәетгалиев икс төркемгә дә керүче татар коммунистларын җыя һәм уңнарны да. сулларны да урыс коммунистларына бердәм булып каршы чыгарга чакыра. Сәетгалиев. Ялган Мохтар о в. Мин моны документлар белән раслый алам Ул урыслар татар эшлеклеләрен бертуктамый алыштырып торып, республика белән үзләре идарә игәргә телиләр, дип котыртты. Үтен принципиаль кеше дип санаган коммунисг менә шулай бер яктан икенчесенә ташлана аламы’’ Уннар дип аталучылар. бу — партиягә каршы һәм милләтчеләрчә була дип. анын чакыруына кушылудан баш тарттылар Алга таба эшләр болай булды Сәетгалисвнен бер яраны ип. Касыймов өлкә комитетының бу карарына каршы състднын партиясез делегат лары арасында агитация алып барды һәм принципсыз коммунистларның чын йозен ачты Шуннан сон өлкә комитеты Сәетталиевкә Татреспубликадан чыгып китәргә боерды Кайда монда «Мәскәү ялчысы» һәм «24 сәгатьИптәшләр, сүземнең ахырында тагын бер кат белдерәм. Татреспубликала безгә басмачылар белән баш катырырга вакыт юк Безнен бу эштә катнашуыбыз һәрвакыт сыйфат ягыннан да. сан ягыннан да югары булган кызыл көч белән билгеләнәчәк Скрыпник’ Иптәшләр, монда куелган Солтангалиев турында мәсьәлә гади шәхси эш кенә түгел, ул партия сәясәтенә кат ыла Шушы эштән файдаланып, монда безнен партиянең сәясәтен үзгәртергә күп кенә омтылышлар бутлы Мин монда шәрыкыә эшләүче иптәшләрнең чыгышларын ишеттем, алар ү тләренен иске гөнаһларын искә алып бер-берссннән үч кайтару белән шөгыльләнделәр. Минемчә, бу көрәш, ызгышларны читкә куеп та торып булыр иде Ләкин Солтангалиев бу эштән сәясәт ясап, шәрскь республикаларында эшләүче җитәкче кадрларның составын үзгәртү өчен маташа кебек Ип Ибраһимов монда хәтта һәр кешедән аерым-аерым нинди тәре белән чукынуларын сорарга тәкъдим итә Әгәр ике генә бармак белән чукынсаң һәм Солтангалиевнен барлык > ICKKCIС омгылышларыннан ваз кичмәсәң, син дошман һәм партия сафларында торырга лаек түгел Бу маташуларның нәрсәгә китерәчәген күрер өчен пәйгамбәр булу кирәкми Россия коммунистлар партиясенең XII съезды мәсләге белән килешмәүче иптәшләр бу очракны гамәлдә башка юл сабу өчен файдалаимакчы булалар Троцкий Бик дөрес С к р ы п н и к Чынлыкта эшләр шулай тора Тулаемы белән партия тоткан юлны өнәмәүчеләр, заманында азчылыкта калган тыктан. бу очракны үтләре өчен гүзәл чәчәкләр үстерүдә файдалаимакчы булалар Мина калса, моңа ирек бирергә ярамый Әгәр без партия мәсләген ачыклау мәсьәләсенә кагылганбыз икән. ҮКнын һәм Үзәк Контроль Комиссиясенең Солтангалиев эшен нинди яссылыкта куюын карарга кирәк ’ Партия тормышына кагылышлы һәр җитди мәсьәләне коммунисг лар тикшерүен.» чыгару кирәк, билгеле Ләкин Политбюродан һәм Үзәк Комитеттан сорарга рөхсәт итегез, милли мәсьәлә буенча партиябезнең сәясәте турында мәсьәләдә без нәрсә белән эш итәбез’’ Ике мәгънәсезлек бөекдержавачылык шовинизмы һәм җирле милләтчелек белән Партия корабынын руте Политбюрода һәм ул аны уңта да. сулга да боргаламаска тиеш Мин Солтангалиев эшен бу киңәшмәгә кую безнең юлны чуалтмагае дип куркам Ил Ленин үзенең әлеге басылмаган, тәкин бик тә мәгълүм хатында бөскдсржавачылык шовинизмы белән нәтиҗәле көрәш алып баруны беренче чираттагы бурыч дип билгеләде һәм ул Сталин доклады буенча XII сьсэдгта кабул ла ителде Шушы җәһәттән мин борынгыларның бер йоласы хакында искә тошермәкче булам Берәр бинаны сала башлаганчы, алар анын нигезенә нинди дә бу ка җинаятьчене яки колны корбанга чала торган булганнар Әгәр безнен партия сәясәте өчен муафыйк булса, кан коюдан курыкмаска кирәк Солтангалиев эшенә бәйле рәвештә тагын бер сорау туа Без милли тай пылыш белән нп итәбезме, әллә тайпылышны бозу беләнме' Үзәк Контроль Комиссиясе Шәрскь республикаларында милли тайпылышлар булуын таныды, монысы уртак күренеш Ләкин Солтангалиев эшендә без яна факт бу тайпылышның гарип чагылышы белән бәрелешәбез Чыгыш ясаучылар күренешләрнең монысын да. тегесен дә җәяләр эченә алып сөйләделәр. \ зәк Конгро п. Комиссиясе белән ризалашкан булды гар. ләкин чынлыкта ана каршы чыктылар Мин Солтангалиев этне һәммәбезгә мәгълүм җирлектә туып үсм . к. тип исәплим. Ул партиябез сәясәте кысаларына һич тә туры китми .» м.чг.ы чыгыш ясаучы кайбер иптәшләр. Солтангалиев эшен XII съезд карарлары кигереп чыгарчы дип расламакчы булалар, ул гына милли стихияне тудырды тип таф оралар һәм бу күренешнең киләчәктә дә милли республикаларда котылгысыз лыг ын далилләп ма гашалар _ bv йартиянең мәедоген бозып күрсәт ү Ьсэнсн әлегә кадәр боекдержавачы лык шовинизмыннан котылганыбыз юк Кичә бер иптәш монда, милли рсспуб- ликаларның кирәклегенә шикләнгән кеше бар, дип әйтте Делегация буенча минем иптәшем Мануильский исә елмаеп «Ул Мануильский булмас»,— дип белдерде Ничек кенә булмасын, милли республикаларның яшәвен кирәксез һәм зарарлы хәл дип исәпләүчеләр житәрлек әле. Моны бөекдержавачылык шаукымы дип бәяләргә кирәктер Бу очракта, тайпылышларга каршы көрәшеп, без таякны бөгеп җибәрмәскә гиеш. Бөтен кешене һәм барлык нәрсәләрне тигезләргә ярамый Солтангалиев эше фәкать бер тайпылышның чамадан тышлыгын гына күрсәтә һәм аның объектив кыйммәте дә шунда. Партия тоткан юлга ревизия ясауның хажәте юк Партиянең мәсләге какшамас булып калырга тиеш. Безгә, Үзәк Контроль Комиссиясе резолюциясендә билгеләп үтелгәнчә, җирле коммунистларның жирле милләтчелеккә каршы урыннарда көрәш алып барырга дигән сүзләрен программа дәрәҗәсенә күтәрергә кирәк Бөекдержавачыл шовинизм шаукымы белән көрәшнең көчәйтелергә тиешлеген күрсәткән XII съезд карарлары да тайпылышсыз төстә гамәлгә ашырылсын Аны юк итүгә ирешсәк, без солтангалиевчелекнең тамырына да балта чабачакбыз. Солтангалиев эшен шулай аңларга кирәк. Ип. Фрунзе, киләчәктә без Украинада да, башка төбәкләрдә дә милләтчелек күренешләре белән очрашачакбыз, дип дөрес әйтми. Фрунзе. Очрашачакбыз әле. С к р ы п н и к. Куркытмагыз, ип. Фрунзе. Хаинлеккә алып бара торган милләтчелек тайпылышы солтангалиевчелек тантана итүче бөекдержавачыл шовинизм яшәгәндә, шушы җирлектә милләтчелек туганда гына шытып чыгарга мөмкин Мин милләтчелектән дә, бөекдержавачылыктан да котылырбыз һәм солтангалиевчелекнең тамырына балта чабарбыз, дип ышанам Тагын бер нәрсә турында әйтмәкче булам. Аны гамәлгә ашыру өчен, ип. Хуҗанов әйткәнчә, партия җәмәгатьчелеге кирәк. Монда ишеткәннәрдән чыгып фикер йөрткәндә, күп кенә урыннарда бу көч юк икән. Сүзләр күп булды, ләкин чын ихластан әйтелгәне генә сирәк очрады Без, украиналылар. күп шауладык, күп кычкырдык, буза куптардык, ләкин ничек кенә булса да партия мәсләгендә калдык Әгәр шәрекътән килгән иптәшләр сәяси сүз уйнатуларны бер читкә куеп торсалар, нәтиҗәле партия эшчәнлеге өчен сәламәт җирлек туачак. Ул чакта алар үзләренең һәр сүзләрен һәм гамәлләрен Троцкий белән Сталинга ишарәләп сөйләмәсләр һәм кылмаслар дип уйлыйм. Рыскулов Мин монда чыгыш ясаучы кайбер иптәшләрнең минем нотыгыма кагылышлы кайбер фикерләренә белешмә биреп китәр өчен сүз алдым. Иң элек суллар турындагы мәсьәлә буенча. Кайберәүләр мине сул коммунистларны тәнкыйтьләде дип аңлаганнар һәм автоматик рәвештә уңнарның җырчысы ясап куйганнар. Мин моңа карата үз фикеремне белдерергә тиеш, дип саныйм Мин үземне сулларга кергәм һәм моны шәхси гаризам белән генә түгел, ә бөтен гомерем белән дә раслый алам. Мисалга минем 1919 елдагы эшчәнлегем- не генә алыгыз. Күптән түгел чит илдә чыга торган «Дни» газетасында минем 1919 елда ач халыкны когкарып калу өчен, нинди милләттән булуына карамастан. һәр хәлле кешедән артык азык-төлекне тартып алырга тәкъдим итүем хакында язып чыктылар. Ләкин урыс милләтендәге тимер юлчылар кереп оялаган Үзәк Башкарма комитет аны кире какты. Моңа охшаш мисалларны мин тагын да китерә алыр идем. Үзен сул дип атаган кеше үз эшчәнлегенә генә сылтанмыйча, социаль чыгышына да басым ясый. Ә мин сулларны ничек аңлыйм. Мин сул булмаска, алар белән көрәшергә кирәк, димим бит. Сулның да төрлесе бар. Мәгълүм принципиаль мәсләктә торучы һәм үзләренең карашларын ачык чагылдыручы суллар була. Әйтик, шәрекъ яшьләре Без сафларыбызны шулар хисабына тулыландырырга тиеш Яшьләр феодализм калдыкларына, карагруһ руханилар! а, буржуазиягә каршы көрәшә. Ләкин партия сафларына очраклы рәвештә килеп кергән, үзен сул коммунист дип атап автономияләрне бетерергә, көнендә коммунизм төзергә өндәүче суллар да бар. Бу инде суллык түгел, ә контрреволюция. Совет властена кизәнү. Мондый кешеләр Төркестанда буа буарлык. Кичә генә уң булып йөргән кешеләр дәрәҗәле эшкә урнашу өчен бүген сулга әверелсә, боларны ихлас коммунистлар дип һич тә атап булмый. Ә мондый фактлар житәрлек, аларга каршы көрәшергә кирәк. Басмачылар хәрәкәтен кузгату өчен җан атучы сулларның да тамыры корытылырга тиеш. Партия позициясендә торучылар, хезмәт халкына таянучылар — болар бөтенләй башка нәрсә, аларга тел-теш тидермик Мин үземне дә шулар рәтенә кертәм. Менә сезгә тагын бер факт. Җыелышны ачар алдыннан үзен сул дип йөрүче Сәетгалиев, Солтанг алиевне яклаучылар үз фикерләрен ачыктан-ачык белдермәячәкләр дигән булып, Солтангалиев мәсьәләсен көн тәртибендә икенче пункт нтсп карарга тәкъдим ясый. Моны ничек аңларга9 Монда җыелган күренекле партия һәм Совет җитәкчеләренең барысы да куркак һәм икейөзле булып чыта түгелме соң9 Бу тәкъдим фәкать нәфрәт кенә уята Монда утыручыларның һәммәсе дә Үзәк Комитетка мәгълүм һәм безнең арадан контрлар эзләү үзе контрлык Бу бәндә үзенең чыгышында азык-төлек җыюдагы тырышлыклары белән мактангач, мине автономияләрне бетерүгә каршы чыгуда гаепли. Болар- ның барысы да фәкать карьеризм галәмәтләре генә Әгәр аларнын сүзен тынлап Төркестанда автономияне юк итсәң, басмачылар хәрәкәтегген коточкыч киң колач алачагында тамчы да шик юк. Мондый җыелышларга үзегезнең татар эшләрен, татар низагларын чыгару һич тә ярамый Солтангалиев эшенең Шәрекь- кә. чын Шәрекъкә һәм Урта Азиягә бер катнашы юк Монда мин. имеш, сүл коммунистлар Шәрекъкә эшкә килмәскә тиешләр, дип әйткәнмен Мине дөрес аңламаганнар Мин. Шәрекъкә килгән суллар анда да үз мәсләкләрендә калып һәм шартлар белән исәпләшмичә, контрреволюпиягә юл ачарга мөмкиннәр генә, дидем. Чыннан да мондый сулларга бездә урын юк. Әгәр иптәшләр партия юлыннан тайпылмыйча чын коммунистлар сәясәтен үткәрсәләр, мона кем каршы төшсен? Уннарга килгәндә, мин аларны да. уң тайпылыш гөнаһлары булганнарны да бөтенләй якламадым Җирле ун коммунистлардан басмачылар ятына качучылар да җитәрлек булды Монда Госманхуҗаевның исемен телгә алдылар Ул минем белән эшләмәде. Бохарадан булса кирәк Троцкий. Үзәк Башкарма комитет рәисе. Рыскулов. Госманхужаев белән уртак эшем булмады Бәлки, башкалар очратканнардыр да Вәлидинс 1920 елда күрдем, без Үзәк Комитет куйган мәсьәләләр хакында киңәштек. Ул чакта Вәлили югары урын били һәм Үзәк Комитет аның белән исәпләшә иде Вәлиди Башреспубликага җитәкчелек итте Вәлндинен элек кем булуын белмим. Үзәк Комитет ана ышаныч күрсәткәнгә, без аның кайчан да булса начар юлга кереп китәчәге хакында башыбызга да китереп карамадык Миннән, син ни өчен Солтанталиевнен кылган гамәлләрен фаш итмәдең, дип сорыйлар Билгеле, аны хөкем итәргә кирәк һәм Үзәк Контроль Комиссиясенең резолюциясе дөрес Миннән башка да моны эшләүчеләр күп һәм бу җәһәттән Үзәк Комитет үзенең карарын чыгарган инде дип уйлап, мин сүз боткасы куертмадым Үземнең кем икәнемне һәм үтә кызыл коммунист булуымны күр- едтү өчен генә мин «Солтант алиевне атарга кирәк» дип гавыш куптара алмыйм. Бу сабыйлык булыр иде Әйткәнемчә, мин Үзәк Контроль Комиссиясенең резолюциясе белән килешәм һәм монда бернинди йомшаклык күрсәтелер! ә тиеш түгел. Ләкин Солтангалиевнс ул хат алышкан кешеләр белән бутау һәм барысын бер өемгә ою ярамый Сак булыр!а кирәк Бәлки карашлары Солтангалиевнеке кебек үк булган кешеләр дә табылыр Ип Скрыпникныц. барлык автономияле республикаларда һәм өлкәләрдә эшләүче барлык жктвкче кадрларны алыштырырга. сулларны төрмәгә утыртыр! а. ә уң тайпылыш күрсәт үче төрне юк итәргә кирәк, дигән сүзләренә килгәндә, мин моны чынлыкта милли мәсьәлә буенча партиянең XII съезды карарларын өзү дип бәялим Үземнең съездда ясаган чыгышымда да. хәзер дә бу карарлар бик дөрес һәм чынбарлык таләпләренә җавап бирәләр, дип әйттем Ләкин урыннарда хәлләр таян, катлаулы бултан!а. мин алар сүлдә генә калырлар, дип шикләнәм. Җирле аппаратларда съезд карарлары белән килешмәгән кешеләр күпчелек тәшкил итә Мона тагын суллыкны һәм минминлекне дә кушсаң бу XII съезд карарларының тәмам йомылып калуын аңлата. Бу карарлар буш сүзләргә әвереләчәк һәм барысы да кәгазьдә генә калачак, ә чынлыкта урыннарда бернинди үзгәреш тә булмаячак Шуңа күрә үз инануларын хакында сөйләү һәм а.тарга тугры калу, крестьяннар!а вак буржуага, зыялыларга мөнәсәбәттә дөрес сәясәт алып бару бер нәрсә, ә монда автономияләрне бетерергә кирәк дип кычкыру һәм шуннан чыгып партиянең XII съезды карарларына бөтенләй туры килмәгән нәтиҗә ясау икенче нәрсә, дип уйлыйм һәм мин монда суллар буларак чыгыш ясаучы эшлеклеләргә. шәрекыә сезне (Ибраһимовны та. Сөсгт алиевне дә) һәм сезнең суллыкны да белмиләр, дип әйтер! ә тиешмен Безгә үзебезнең сулларны тәрбияләү ку тайрак булачак. ’ Рәис Мин ип Рыскуловнын кайбер фикерләренә карата искәрмә ясарга тиеш Мин аның көн тәртибендәге мәсьәләләрнең урыннарын алыштырыр!а кирәк дигән сүзләрен аңлап җиткермәдем кебек Ул аны кемнәрнедер тотарга, эләктерер!ә җыену белән аңлата дигән тәэсир кала Әгәр бу тәкъдимдә мондый төсмер булса, мин аны һич тә кабатлатмаган булыр илем Петров'1 . Иптәшләр, безне, жирле милләт вәкилләрен, бигрәк тә мине, Солтангалиев мәсьәләсе битараф калдыра алмый. Мин Милләтләр эше Халык Комиссариатында җаваплы урын биләүче һәм, гомумән, безнең революциядә, бигрәк тә Татреспубликада күренекле роль уйнаучы атаклы милли эшлекленен антикоммунизмда, Советка каршы хәрәкәттә гаепләнүе һәм партиядән чыгарылуы турында телеграмма алгач, тәмам аптырап калдым. Мин хәтта. Үзәк Контроль Комиссиясе ялгышмаганмы икән, дип шикләнеп тә куйдым. Үзәк Контроль Комиссиясе докладыннан соң шикләрем акланмады. Мин Үзәк Контроль Комиссиясенең дә. Үзәк Комитетның да бик дөрес карар чыгаруларына ышандым... Солтангалиев эше буенча тиешле анализ ясалганмы, юкмы икәне Үзәк Контроль Комиссиясе докладыннан күренмәде, ләкин ул эшләнгән булырга тиеш, тик бу анализ киңәшмә игътибарына гына җиткерелмәде. Солтангалиев- челек мәсьәләсен тикшергәндә, без бу агымга кушылган теге яисә бу иптәшнең шәхси йөзен читләтеп үтә алмыйбыз. Минем карашымча, солтангалиевчелекне тудыручы сәбәпләрнең иң мөһиме — безнең партия учреждениеләрендә милли сәясәтне дөрес итеп үткәрә белмәү. Милли мәсьәлә буенча X съезд карарлары да, партия Үзәк Комитетының күрсәтмәләре дә урыннарда танымаслык булып бозыла, һәм мин моны солтангалиевчелекне тудыручы сәбәпләрнең берсе дияр идем. Көн тәртибенең икенче мәсьәләсен тикшергәндә моңа игътибар бирелер дип өметләнәм. Үземнең фикерләремне раслар өчен мин Мари өлкәсенә кагылышлы берничә фактка тукталмакчы булам Бездә милли сәясәт дөрес үткәрелмәде. (Хәзер ул ничек уздырыладыр, белмим, мин хәзер башка губернада эшлим ) Шушы хаталар нәтиҗәсендә, бездә аңлашылмаучанлык даими килеп чыгып торды. Үзәккә якын урнашкан өлкә булуыбызга карамастан, без ялг ыш артыннан ялгыш ясадык. Мона үзәктә утыручы җаваплы кешеләрнең милли сәясәтне белмәүләре дә сәбәпче булды. Безнең Мари өлкәсендә килеп чыккан бер гауга аздан кына кораллы бәрелеш белән тәмамланмады. Аңа нокта куяр өчен безгә ҮКның җаваплы инструкторы ип. Кубякны җибәрделәр. Партия комитетының тантаналы утырышында ул тантаналы төстә безнең партия тормышында милли сәясәтнең бернинди әһәмияте юк. без аны халык массаларының мәхәббәтен яулап алыр өчен генә кулланабыз, дип белдерде. Троцкий. Моны кем әйтте? Петров. Моны партия Үзәк Комитетының җаваплы инструкторы ип. Кубяк әйтте Бу белдерүнең җыелган халыкка ничек тәэсир итүен сөйләп тормыйм, ләкин утырыш тәмамлануга ук мари халкы вәкилләре, без партиянең милли сәясәтен бөтенләй башкача аңлыйбыз, дип шаулаша башладылар. Җаваплы хезмәткәрнең югары партия органы исеменнән шундый белдерү белән чыгыш ясавы автономияле республикалар һәм өлкәләр партия оешмаларының бөтен эшчәнлеген юк дәрәҗәсенә калдыра. Нәкъ менә шундый белдерүләр солтангалиевчелекне тудыра. Киңәшмәдә гөп игътибар Солтангалиевнең шәхесенә түгел, ә солтангалиевчелеккә бирелергә тиеш дип уйлыйм Солтанталиевне җәзага тартудан солтангалиевчелек яшәүдән туктаса, мин бу резолюция өчен ике куллап тавыш бирер идем. Ләкин, урыннарда дөрес милли сәясәт үткәрмәгәндә, бу күренеш сакланып калачак. Дөрес сәясәт булмаса, аның урынына солтангалиевчелекнен башка формалары киләчәк һәм без җыелып һаман шул бер балык башын чәйнәргә мәҗбүр ителәчәкбез Ербанов' Иптәшләр, мондый зур һәм җаваплы җыелышта мин беренче тапкыр чыгыш ясыйм. Бурят-Монгол автономияле өлкәсе вәкиле буларак, фикер алышуларны бик зур игътибар белән күзәттем. Солтангалиев эшенә теге яки бу республикаларда бара торган процесслардан чыгып кына бәя бирү җитеп бетмәс дип уйлыйм Мин безнең партия оешмаларында милли тайпылышлар бар һәм аның тамырлары тирәнгә китә диюче иптәшләр белән тулысынча килешәм. Без автономияле республикаларда һәм өлкәләрдә, аерым алганда, әйтик. БурятМонгол өлкәсендә, марксизмны тирән аңлаучы кешеләрнең аз булуын онытмаска тиеш Күпчелек төбәкләрдә чын мәгънәсендә коммунистик, марксистик партияләр юк. дип әйтергә батырчылык итәм. Без барыбыз да диярлек вак буржуа, милли рухтагы зыялылар даирәсеннән килдек. Шуңа күрә бездә «уңга», «сулга» тайпылулар һәм сөрлегүләр булмасын өчен Үзәк Комитет урыннарда марксистик мәсләкнең ничек саклануын даими күзәтеп торырга тиеш. Революциянең фәкать' алтынчы елында гына мондый гаять эшлекле карарның чыгарылуы гаҗәпкә калдыра. Бу мәсьәләләрнең барысы да әле 1918—1919 елларда ук. ягъни автономияле республикалар һәм өлкәләр оештырылганчы хәл ителер!ә тиеш иле Ә хәзер безгә, урыннардагы жаваплы кешеләргә, үтә кыен шартларда эшләргә туры килә Җирле халыкның күпчелеге милләтчелек рухында тәрбияләнгән һәм вак буржуа психологиясе белән агуланган Зыялыларыбыз үтә чыккан милләтчеләр, өстәвенә руханилар басым ясый Шу на күрә без. яшь милли кадрлар, үз казаныбызда кайныйбыз Үзәк Комитет аерым автономияләрдәй шартларны исәпкә алган анык күрсәтмәләр бирми, һәм болар барысы да безне үтә кыен хәлләргә куя Мин монда үзара аңлашу юк дип әйтергә теләмим, ләкин элемтәләрнең йомшак булуын танырга кирәк Үзәк Комитет урыннардагы хәлләрдән тиешенчә хәбәрдар түгел, ул төбәкләрдәге төркемнәр хакында начар белә. Шуна күрә Үзәк Комитет. пар!ия оешмаларындагы тәҗрибәне өйрәнеп, һәр республикада һәм өлкәдә ныклы тәртип урнаштырырга тиеш Шунсыз һич мөмкин түгел Без адым саен төрле катлаулы мәсьәләләр белән очрашабыз Әйтик, зыялылар белән безнең мөнәсәбәтләр нинди булырга тиеш? Бу чиктән тыш кыен сорау Бурятия өлкәсендә ул бер төрле, ә Татарстанда бөтенләй башкача Дин мәсьәлә гәрендә дә шул ук хәл. Кабатлап әйтәм. үзәктәге иптәшләр моңа житди игътибар бирсеннәр иде Монын өчен Үзәк Комитет каршында махсус орган булдыру максатка ярашлы булыр идс Мин тагын бөекдержавачыл шовинизмга да тукталмакчы булам Дәлилләрдән башлыйм Ип Кобозев йөзендә Ерак Көнчыгыш ревкомы милли сәясәтне үткәрүдә төрле бозуларга юл куя Мәсәлән, өлкәләрне берләштерү мәсьәләсен күтәргәч, безне империализмда, милләтчелектә, басып алуда һәм башка гөнаһларда гаепләргә югындылар. Безне Япон империалистларына тапшыру өчен Байкал гимер юлын кулга төшерүдә гаепләделәр. Мин бу мисалны үзәкнең урыннарда эшләүче кешеләр белән тиешенчә шот ыльләнмәвен күрсәтү өчен генә китердем Дөрес, ип. Сталин да. Троцкий да. башкалар да мондый мәгънәсез нәрсәләр әйтмәделәр, ә менә Кобозев кебек жавапсыз иптәш телен тыя белми Безнең Советка каршы зыялыларыбыз, ломаларыбыз. диндар хезмәткәрләребез моны күгәреп кенә алдылар һәм үз мәнфәгатьләрендә файда тандылар Әгәр алга таба да шулай эшләсәк, халык «Бетсен коммунистлар, бетсен Совет власте» дип кычкыра башлаячак ... Тупас кына әйткәндә, безнен өлкәләрдәге һәм республикалардагы коммунистик оешма әгъзаларын ике төркемгә бүләргә була Беренчесенә милли зыялылар белән элемтәләрен өзеп бетермәгән, белепме-белмичәме милләтчеләр жырын җырлаган милли рухтагы коммунистлар керә Икенчесе «сул»га авышкан һәм үзләрен чын марксистлар дип шапырынып йөргән бәндәләрдән тора Үзәк Комитет аларнын икесе белән дә рәхимсез көрәшергә т иеш Мине Ибраһнмов кебек кешеләрнең чыгышлары iажәпләндерә Минем Милләтләр эше Халык Комиссариагында булганым, иптәшләрне тыңлаганым булды Татарлар төркемендәге низаглар хакында да белә идем. Ибраһнмов. Солтанга гнев үзенең сәясөтеп Мәскәүдән торып үткәрде. Татарстаннан ки ион язмалар Мәскәүле язылды, монда кул гына куелды, дип сөйләде Ип Ибраһнмов. сез моны белә торып нигә Үзәк Комитетка хәбәр итмәдегез? (Тавыш ҮКта материал бар) Солтангалиевнен партиядә тору-гормау мәсьәләсен күптән куярга кирәк идс Ниһаять, өлкә һәм республика партия оешмаларында тимер тәртип юк Үзәк Комитет урыннардагы башбаштаклыкларны бетерү өстендә эшләргә тиеш, чөнки алар ыгы-зыгы чыгаралар, төрле төркемнәр тудыралар. «Уннар» ла. «суллар» да кирәкми Коммушк I лар партиясе ЬК кә мөрәҗәгатен ипләүдә дә катнашты Солтанга гневней бөтен шгчәнлеге хата тану гына булудан ерак тора Ул гомере буе сафларыбызны таркатырга тырышты һәм Совет властена каршы көрәште Моны, яна икътисади сәясәт нэтпжэссндэ баш го -к у.» » з. 145 калкыткан урыс шовинизмының кайтавазы гына, дип әйтеп булмый, Солтангали- ев корткычлык эшен уйлап, планлы алып барды Вакыт җитмәгәнгә, мин монда аның бөтен гөнаһларын ачып биргән барлык материалларны да бәян итә алмыйм. Әйтелгәннәре дә җитеп ашкан Урындагы һәр чыгыш, һәр адым нәкъ менә шушы төркем күзлегеннән, Солтангалиев күзлегеннән, милли низагларны киңәйтү күзлегеннән, коммунистлар партиясе белән көрәшү һәм аны таркату күзлегеннән чыгып бәяләнде. Чакырылмаган кунак сыйфатында (ә аңа беркем дә чакыру җибәрмәде һәм, шул исәптән, без дә) Башкортстанга съездга килгәч, ул иң элек партиясезләр белән бергә үз тарафдарларының утырышын уздырды һәм анда җыелганнарга үзенең шовинистик фикерләрен һәм карашларын җиткерде. Соңрак ул үзенең бу яраннарыннан акча җыеп җибәрүләрен сорады. Ә алар моның кадәр акчаны кайдан табарга тиешләр иде соң? Дәүләт казнасыннанмы? Ирексездән күңелдә шундый сорау туа. чөнки саклык кассаларындагы процентлардан гына моның кадәр акча табуы шикле. Бу хәл безнең совет аппараты эшен дә көйсезләндермичә калмагандыр. Мин монда бер нәрсәгә басым ясарга тиеш безгә Контроль Комиссиясе резолюциясен, һичшиксез, тулыландырырга кирәк Бу резолюция берьяклы, һаман бер балык башын чәйнәп, «бөекдержавачыл шовинизм, бөекдержавачыл шовинизм» дип сөрән салуга чик куярга кирәк Ип Орджоникидзе монда йөз процентка хаклы Эш бөтенләй башкача тора. Безгә урыннарда нинди шартларда эшләргә туры килүен сез күз алдыгызга да китермисез Үз коммуштстларың мохитында эшләү бер нәрсә, ә менә басмачылар белән. Вәлиди белән бердәм фронт төзергә әзер торган контрреволюционерлар чолганышында эшләү бөтенләй икенче нәрсә Мондый шартларда үзен дә сизмәстән төрле хаталар, тайпылышлар ясавын мөмкин. Әгәр без Үзәк Контроль Комиссиясе резолюциясе белән генә чикләнеп калсак, солтангалиевчелекне кискен төстә хөкем итмәсәк, бөекдержавачылык шовинизмы белән никадәр генә көрәшсәк тә, бу хәрәкәтне тамырыннан йолкып ташлый алмаячакбыз. Без моны аңларга тиеш. Аннан килеп. Үзәк Контроль Комиссиясе резолюциясен монда чыгыш ясаган иптәшләрнең кайберләре үз мәнфәгатьләрендә файдаландылар да инде Аларның берсе таякны бөгеп кенә калмады, сындырып ук чыгарды Ул хәтта Солтангалиевне бөекдержавачыл шовинизм корбаны диюгә кадәр барып җитте, аны партия сафларында калдырырга мөмкин, дигән фикер уздырды Ип Петровның чыгышын нәкъ менә шушы рухтагы нотык дип билгеләп була. Нотыкчыларның күпчелеге солтангалиевчелекне законлы күренеш дип бәяләде, партия сафларында басмачылар белән элемтә тотучы кешеләр булуга гадәти бер факт итеп карадылар Мин моны һич тә аңлый алмыйм. Мондый йомшаклык җинаять ул. Без мондый элементларга партиядә урын юк дип ачык һәм кистереп әйтергә тиешбез. Мин теге яки бу республикадагы эшлеклеләрне тулы составта тикшерергә һәм барлык уңнарны куарга тәкъдим итмим. Мин фәкать безнең партия солтангалиевчеләрдән арынырга тиеш дип уйлыйм Шунсыз урыннарда коммунистик элементлар тәрбияләргә дигән өндәмәләр буш сүзләр генә булып калачак Коммунистик рухлы, ләкин әле чыныгу алмаган яшь эшлеклеләр Солтангалиев кебек зур стажлы коммунистларга хөрмәт саклыйлар. Алар хәтта, Ленин белән бергә, аның сурәтләрен дә бастыралар Без яшьләрне күзгә күренеп торган мондый коммунистлардан араларга тиешбез. Алар үсеп килүче буынны агуламасын өчен бөтенесен дә эшләргә кирәк. Шулай итеп, әгәр без хәзер тиешле катылык күрсәтмәсәк. солтангалиевчелек кебек күренешләр белән ярты елга бер тапкыр очрашып торачакбыз, җыелышып акыл сатачакбыз, ә бер адым да алга китеш булмаячак. Тагын бер төзәтмә кертмәкче булам. Кичә монда ип Халиков үзенең чыгышында Үзәк Комитет вәкиле ип. Петерс, Башкортстанда бернинди урыс шовинизмы юк, ә фәкать башкорт милләтчелеге генә яши. дип белдерде Иптәшләр, бу дөрес түгел һәм мин моңа кискен каршы чыгам Ип. Петерс конференциядә башкорт эшлеклеләренең Үзәк Комитетка хат җибәрүләре һәм анда үзләренең урыс коммунистлары тарафыннан эзәрлекләнүләре хакында бәян итте. Ләкин конференциядә моны инкарь итеп яисә дөресләп чыгучы бер генә кеше дә булмады. Алга таба ип. Петерс бу шикаятьнең материаллар һәм фактлар белән расланмавын әйтте. Ул бездә урыс шовинизмы юк дип һич тә әйтә алмый иде, чөнки өлкә комитетының урыс шовинизмы һәм җирле милләтчелек белән көрәшү турындагы резолюциясен эшләүдә үзе дә катнашты... Троцкий. Иптәшләр. Солтангалиев эшен көн тәртибенә беренче мәсьәлә итеп кертеп без бик дөрес эшләдек, дип уйлыйм, чөнки фикер алышулар вакытында кайбер иптәшләрнең мәсьәләгә хокукый яктан якын килүе ачыкланды. Аерым алганда, ип. Нимвицкий Солтангалисвнсн агитация өчен акчаны кайдан алуы белән кызыксынды Иптәшләр, без судта түгел, без мәсьәләне сәяси яссылыкта карарга тиеш. Күпләр моны дөрес анлый. Монда. Солтангалисв кем ул. дип баш ваттылар Бу күренеш милли тайпылыш кынамы, әллә турыдан-туры хаинлекме? Солтангалисв. эшчәнлеге контрреволюцион төс ала башлагач, кулга төште Монысы шиксез Бу хаинлек нинди җирлектә үсеп чыкты сон? Безгә төрек илчелеге үзенен агентын җибәрдеме’’ Ул агент, коммунист булып кыланып һәм безнен ышанычка кереп, контрреволюция белән шөгыльләнә башладымы9 Әгәр эш шул рәвешле торса, мондый киңәшмә җыеп баш катырырга кирәк тә булмас иде, Мәсьәлә башкача тора. Солтангалисв безнец партия сафларында торган хәлдә милләтчелек юлына басты, шушы фикерендә үжәтләнде һәм. фракция көрәше чорын атлап, дәүләткә хакимлек итүгә кадәр барып житте. Эшнең асылы шунда. Солтангалисв һәм анын идеяләре нәкъ менә шуна күрә куркыныч та Алар безне эчтән таркатып. Совет властеның тамырына балта чаба Киңәшмә солтангалиевчелеккә күренеш буларак бәя бирергә тиеш. Солтангалисвнсн җинаятьләрен суд карасын, тиешле жәзасын бирсен. ө без аны хаинлеккә китергән сәбәпләрне ачарга тиеш. Алар икәү Беренче сәбәп татарларның һәм. гомумән, изелгән милләтләрнең коточкыч авыр хәле. Бу елларда без аларнын тормышларын аз гына булса да юлга сала алмадык Шуның нәтиҗәсендә вак милләт халыклары безнен режимга ышанмыйча карыйлар. аны якламыйлар. Икенче сәбәп—- Солтангалисв тирәсендәге иптәшләр аңа вакытында тиешле кисәтү ясамадылар, узындырдылар (Тавыш. Дөрес). Менә сезгә дәлилләр. Кайбер татар эшлеклеләре монда Солтангалиевне яклап килгәннәр иде. Минем янда ип. Енбасв һәм башка иптәшләр булды Без аңлашырга тырыштык Ул чакта мин аларга. Солтангалисв эшендә хата да булырга мөмкин, дигән идем. Әйтик, аны пычрату өчен кемдер ялган хатлар язган, ди. Бу очракта документларны җентекләп тикшерергә кирәк. Алар мона каршы «Бәлки, татарлардан тәрҗемә дөрес булмагандыр?» дип сорау бирделәр Мин тәрҗемәне тикшерүне үтенеп тиешле учреждениеләргә мөрәҗәгать иттем. ләкин жинаятчел хатлар урыс телендә язылган булып чыкты. Яхшы. Бу йә хата, йә дөрес, дип уйлыйм. Әгәр дөрес булып чыкса, без 1918 1919 елларда гражданнар сугышы законнары буенча Солтагггалггевнс атып үтергән булыр идек. мөгаен, дим Алар да моның белән килеште. Шуннан сон мин ип. Енбасвтан «Бер минутка гына булса да Солтангалиевне басмачылар белән элемтәдә торучы итеп күз алдына кигерә аласызмы?»- дип сорадым Ул кырг кисеп «юк» дин жавап бирде. «Карашларыгыз туры килә идеме?» дим Ул; «Гомумән алганда, туры килә иде», диде Мин аңардан «Анын мондый җинаять эшләүгә барып жнтүенә ышанмыйсызмы?» дип сорадым. Ул. «Момкнн түгел, юк», дип җавап бирде Иптәшләр, дөрес аңлавыгызны үтснәм. мин Енбаевны солтангалиевчс. гекто гаепләргә теләмим. Ә менә аларнын вакытында аны туктата алмаулары бик кызганыч. Алар, бөекдержавачылык шовинизмы белән көрәшеп, җирле милләтчелекне бөтенләй оныттылар Солтангалисв эше гмунын нәтиҗәсе Аны мин упкын кырыеның чиге белән чагыштырыр идем Чөнки бу чиктән бер генә адым тайпылсаң да. барысы да ишелә башлый Киңәшмәнең резолюциясендә дә ул чагылыш табарга гиеш. Алга таба мин ип. Фирдәвес сүзләренә тукталмакчы булам Ул. «Солган- галиев белән күпләр хат алышты һәм монда бернинди гөнаһ юк», диде. Мин дә моңа кушылам Хат алышу гына Совет хөкүмәтенә хыянәт игү дигән сүз түгел әле Аның белән хәбәрләшеп торган иптәшләрнең барысы ла дошман түгел Алар ялгышырга, юлдан тайпылырга мөмкнннәр. ләкин алар, белепме-белмичәме, дошман гсгермәнснә су койдылар Шуңа күрә мин мондый иптәшләргә алга таба да үз урыннарда калу кирәкме икән? дип сорыйм. Аларга: «Әйе. мин мона кадәр хәвефне күрмәдем. Совет власте дошманы белән элемтә тотгым». дип хәзер үзләрен чолгап алган мохиттан чыгарга һәм партиягә якынрак районнарга күчәргәдер? Кайбер ипгэшләргә бу хакта уйлап карау һич тә комачауламас иде Болар бар да «суллар» хаклы дигәнне аңлатамы сон’ Бу сорауны алар ү»горе күгәрде. Алар хәтта суллыкны ниндидер өстенлекләр бирә юрган ннду гыснңня дип гә аңлыйлар булса кирәк. Эш киресенчә гора, бу хәл фәкать сулларның никадәр хәвефле икәнен һәм алар белән көрәшергә кирәклеген генә күрсәтә Монда бу фикерне «суллар беркайчан да сатмый лар» днг ән бу лып безгә сеңдерергә маташтылар Кичәге бәхәсләр балалар уенын хәтерләтте. Берәүләр.' «ун- нар»дан фәлән ип юш басмачыларга качты, днп төкерек чәчә икенчеләр, «суллар» хаинлек белән шөгыльләнде, днп тарткалаштылар Әгәр 1918 1919 еллар да «суллар» һәм «уннар» чиратлашып дошман ягына качсалар, хәзер моны башлыча «уңнардан» көтәргә була, аларнын кайберләре партия кайда бетеп, дошман кайдан башланганын оныта башладылар. Тавыш. Бу һәрвакыт шулай булды. Троцкий Монда «һәрвакыт» диләр Мин 19 нчы елдагы хаинлекләр ста тистикасы белән шөгыльләнергә теләмим. Безгә бүгенге мәшәкатьләр дә бик җиткән. «Суллар үзебезнеке», диләр Риза, ләкин «үзебезнекеләр» эш-гамәлләре белән уңнарга ярдәм иткән очракта нишләргә? «Үзеннекеннән дә ныграк пычратучы һәм сатучы юк»,— дигән француз мәкале бар Кайберәүләр яхшы ният белән дөньяның астын өскә шундый әйләндерергә мөмкиннәр ки. аларнын бу «изгелекләрен» төзәтү өчен бөтен гомер дә җитмәячәк. Ип. Шәмигуловның да «үзебезнеке» булуында шик юк. 19 нчы елда миңа Уфада ҮК кушуы буенча бер партия низагын тикшерергә туры килде. Губерна комитетында, әгәр ялгыш- масам, ип. Шәмигулов та бар иде. Тавыш Дөрес, һәм Вәлиди Троцкий Вәлиди ул утырышта булмады, аны сонрак чакырттылар. Дөресен әйтим, мин Уфадан бик ярсып кайгтым һәм иң кискен чаралар күрергә тәкъдим иттем (Аларнын кайсылары күрелде, кайсылары кире кагылды). Ул чакта мин шәмигуловчылыкның нәрсә белән янавын аңлап бик нык борчылган идем. Әйткәнемчә, бу безнең эчке куркыныч. Алар, суллар, сатмаячаклар, дошман ягына да качмаслар, ләкин бу үтә кызыл бәндәләр халыкның күп өлешен бездән биздерәчәк Монда шик юк һәрвакытта да һәм барлык дуслар да дошманнан яхшы булмаска мөмкин. Ип. Мануильский сөйләгәндә мин чәчләремне йолкып бетерә яздым Аның чытышы урыс-украин теленә күчерелгән шәмигуловчылыкны хәтерләтә. Мануильский икеләнергә юл калдырмыйча: «XII съезд карарлары яхшысын яхшы да, ләкин сез крестьян чуалышлары чыгардыгыз».— ди Күргәнегезчә, бу стихия хәтта безнең киңәшмәгә дә басым ясый Моннан тыш ул: әгәр XII съезд карарлары бөек урыслар кулы белән уздырылмаса. барысы да җимереләчәк, дип куркыта. Болар анын үз сүзләре Иптәшләр. XII съезд карарларын ип Мануильский кебек бозарга һич тә ярамый Мануильский Ип Троцкий, съезд резолюциясен бозучы башкалар да бар. Троцкий. Мин бу минутта шушы трибунадан торып партиягә зур зыян салучылар хакында сөйлим Ип Мануильский нәрсә диде? Сез. бөек урыс иптәшләр, XII съезд карарларын үзегез генә үтәгез инде, ди. Ләкин бу съезд резолюциясенең асылын кире кагу түгелмени? Соңгы съездда крестьян стихиясе турында мәсьәлә буенча бәхәсләрнең нинди яссылыкта альт барылуын исегезгә төшерегез. Бөек Россия турында сөйләгәндә «крестьян стихиясе» белән багланышка кермәсә. анын белән дөрес мөнәсәбәтләр урнаштырмаса, пролетариатның сыначагын аңлыйлар да кебек. Ләкин сүз Әзербайжанга һәм Төркестанга кагылса, шушы ук күренешне «йөгәнсез крестьян стихиясе» дип атыйлар. Ләкин ике сыйныф арасында яхшы мөнәсәбәтләр урнаштыру турында кайгырту бу ике республикада да шушы ук социаль катламнарга юнәлдерелгән. Боларга тагын милли кыенлыклар гына килеп өстәлә. Без милли мәсьәләне беренче тапкыр гына күтәрмибез. Хәзер илдә чагыштырмача тотрыклы хәл һәм партия тынычлап, ашыкмыйча гына милли мәсьәләнен төрле якларын тикшерә ала. XII съезд карарларының асылы һәм әһәмияте шунда Ә монда безгә: «Крестьян стихиясен йөгәненнән ычкындырмагыз», «урыслар, съезд карарларын үзегез үтәгез»,— дип акыл саталар. Мәсьәләне болай куярга ярамый. Монда ип. Сәетгалиев (ул да үзебезнеке) безгә үзенең ип. Ленинга тәкъдим иткән сорауларын укыды. Башта ул ип. Ленинның җавапларын хәбәр итәргә тёләмәде (күрәсең, анын ип. Ленин белән яшерен эшләре булган һәм алар икесе дә бер фракциядә торганнар) (көлү). Ләкин бөтен киңәшмә сорагач, укырга мәҗбүр булды. Сез Сәетгалиевнең төрле хәйләкәр сораулар биреп, ип Лениннан «Әйе, сез хаклы, ип. Сәетгалиев»,— дип әйттерергә теләгәнен сизгәнсездер дип уйлыйм. Бу ысулын ул бүген мина карата да кулланды Аның тел төбеннән «Әгәр сез, ип Троцкий, минем фикерләремне уртаклашмасагыз. начар компаниягә эләгәчәксез»,—дигән нәрсәне аңлап була иде Ип Сәетгалиев Лениннан үзе теләгән җавапларны ала алмады. Милли республикалар яшәргә тиешме, дигән сорауга ул «әйе» дип җавап бирә. «Озакмы?»— дигәнгә исә, мөгаен, беркадәр шикләнеп булса кирәк: «әйе. озак».—ди. (Көлүләр) Урыс коммунистлары җирле коммунистларга мөнәсәбәттә педагоглар ролен башкарырга тиешләрме, дигән өченче сорауга ул кистереп: «Юк. ярдәмчеләренә караган кебек карарга тиешләр».— ди Игътибар итегез! Ләкин монда чытыш ясаган ип Нимвипкийнын тоны ярдәмче тонына бер дә охшамаган Нимвиикий Мин Солтанталиевкә ярдәм итәргә теләмим. Троцкий Мине аңларга теләмичә сез мина шулай жавап бирәсез икән, башкорт иптәшләрнең аңардан нинди жавап ишетәчәкләре күзгә күренеп тора һәм. ниһаять, дүртенче сорау (Сәетталиев өчен ул ин кызыклысы булса кирәк) Ул милли сәясәттә үзенең дөрес карашта тору-тормавы белән кызыксына Ип. Ленин ана «Ике фракциянең эшчәнлекләре хакында да төгәл фактлар китерегез ». ди Нәкъ менә шуңа күрә ип Сәетталиев ике ел буена бу хат хакында әйтмәгән дә Мондагы иптәшләрнең кайберләре: уңнар яки суллар белән булу, кадрларны исәпкә алу һәм эшкә билгеләү буенча законсыз ике бүлекнен кайсысында тору, һичшиксез, кирәкме, дип сорадылар Хәтерегездә калган булса. Сәетталиев тә үзендә шундый ук кадрлар бүлеге булуын таныды Шулай булгач, партия уставында каралган кадрлар бүлегеннән тыш. Солтангалиев җитәкләгән контрреволюцион кадрлар бүлеге һәм Сәетталиевка якын торган кадрлар да бар икән Монда чыгыш ясаучы Хыдыралиев. Икрамов. Хужанов шушы ике бүлекнен кайсысында торырга дигән сорауга бик дөрес жавап бирделәр Берсендә дә катнашырга ярамый аларнын мәсләге безнен юлга туры килә Ни өчен’ Мин монда «суллар» һәм Нимвицкий кебек иптәшләргә аларнын бу милли республикаларда коммунистлар тәрбияләү эшенең кыен булуын бәяләп бетермәүләрен әйтергә тиешмен Анда социаль мәгънәдә генә түгел, ә бөтенләй катып кала ан мохит саклана Ьу төбәкләрдә җитеш герү көчләре дә. промышленность та үсми, ә кайбер районнарда, киресенчә, кими бара Кыенлыкларның нигезе шунда Хәлләр шулай торганда суллык та. унлык та тиешле нәтиҗә бирми, ә менә 1’КП белән тыгыз элемтәдә тору, иртәме-соңмы, уңышларны тәэмин итәчәк Шуңа күрә без үзебез өчен, бая әйткәнемчә, «алда упкын» дип чик булдырырга тиеш Нәкъ менә шуңа күрә без тормыш төбеннән чыккан милли коммунистлар белән бик сак мөгалләмә итик Турысын әйтим. Башкортстанда яки теләсә кайсы башка республикада гүбән катламнан күтәрелгән һәм безнен белән бәйле булган ихлас күңелле коммунист шул райондагы тимер юлчыдан ун тапкыр кыйммәтрәк Ни өчен'* Чөнки соңгысын Мәскәүдә тәрбияләргә кирәк, аннары тиешле урынга күчерергә, ә башкорт коммунисты бөтенләй икенче нәрсә Без аның аркылы урында тирән элемтәләр урнаштырабыз һәм бу багланышлар киләчәктә зур нәтиҗәләр бирәчәк Мин республикаларда һәм өлкәләрдә үзләренең хатыннары, әниләре һәм башка туган-тумачалары аша зур җир мәйданнары ку.тта төшергән һәм жирле халык белән көрәшүче урыс кулаклары белән бәйләнеп беткән менә дигән эшчеләр, шул ук тимер юлчылар булуын әйтеп тормыйм Бу да бик жнтдн фактор Еш кына пролетариат хакимияте һәм иске колонизаторлык сүтеп булмый торган төенгә укмаша Шуның өчен без оста итеп сәяси маневр ясый белергә тиешбез Менә шундый катлаулы шартларда партия нинди хәлдә кала сон'’ Монда кайбер иптәшләр, аерым алгаггда ип Ербанов. Үзәк Комитетны күрсәтмәләр бирмәүдә гаепләде. Ләкин мин аның сүзләре урынсыз дип белем Чөнки үзәктән торып һәр очрак өчен боерыклар әзерләп утырырга мөмкин түгел, шарт тарны исәпкә алып, моның белән урындагы партия оешмалары шөтыльләнергә гиеш Әлеге кадәр үзәк уннарны суллар белән һәм киресенчә чиратлаштырып алыштырып торды Шуның нәтиҗәсендә республикалар.ш чын коммунистик агымнар туа башлады Ләкин бу агымнар уңнарны да. сулларны да турайтырлык дәрөжәдө көчле түгел әле. Урыннарда алдынгы карашты милли эшлек- леләр дә шушы ук маневрга ойрәнертә тиешләр Ә бу чын сәнгать Бүгенге киңәшмә бу юнәлештә яна сәясәтне тизләтергә ярдәм итәргә тиеш Үзләренең милли җирлегендә актив маневр ясап, безнен милли эшлекледер дә партия сәясәтенең әле бер. әле икенче ягын алга сөреп, уннарны да. сулларны да тиешенчә файдалансын иде Киңәшмәбезнең төп максаты да шушы Без урыннардагы милли «суллыкны» җннәртә. Солтангалиев миеннән файдаланып «уңлык» авыруыннан котылырга тиеш Менә шуннан соң теге яки бу якка авышмыйча чын милли сәясәт үткәреп булачак Безнен бүгенге киңәшмә милли мәсьәләне XII съезд каравына чыгаруның никадәр вакытлы булуын күрсәтә Элек моңа шикләнеп караганнар ла хәзер ышанганнардыр дип өметләнәм Политбюро әгъзасы буларак, мина торте ми тли эшлек теләр белән очрашырта туры килде Алар еш кына «Сез шуна игътибар итегез әле. үзәктәге күп кенә җаваплы хезмәткәрләр XII съезд карарлары фәкать тышкы сәясәт өчен генә кирәк, дип раслыйлар», дип мина сорау бирәләр «Моны сезгә кем әйтте?», гип сорыйм Нитә сез бу хакта рәсми рәвештә белдермисез, фәлән-фәлән партия әгъзасы фәлән көнне һәм фәлән урында XII съезд карарларын практик әһәмияткә ия түгел, ә тышкы сәясәт өчен генә кабул ителде, дип Үзәк Комитетка хәбәр итмисез? Моны кем һәм кайда шулай сөйләп йөри? Күптән түгел мин башкорт эшлеклеләре белән шул хакта сөйләштем. Мин аларга: «һич тә шикләнмәгез, әгәр берәр җаваплы хезмәткәр мөһим принципиаль карарларны халыкның күзен буяу өчен генә чыгарылган нәрсә дип аңлатса, Үзәк Комитет аны партиядән чьи арырга тәкъдим итәр һәм Үзәк Контроль Комиссиясе мона ризалык бирер иде»,— дип әйттем Көн тәртибендәге икенче мәсьәләне тикшергәндә без урыннарда коммунистлар тәрбияләүгә зур игътибар бирәчәкбез. Ип Икрамов үзенең бик әйбәт чыгышында моңа бик дөрес тукталды Безгә бу гонәлештә икеләтелгән көч белән эшләргә кирәк. Ләкин вакыты җитмәгәнгә мин аны әлегә калдырып торам. Сүземне тәмамлаганда тагын бер нәрсәгә тукталам. Кайбер милли эшлек- леләр белән сөйләшкәндә мин аларның юк кына нәрсәгә дә бик тиз үпкәләүләренә игътибар иттем Бүген монда ип. Орджоникидзе «сартлар бар да караңгы» дип урысларның үзбәкләрне Ташкент вокзалына кертмәүләре турында сөйләде. Шуннан соң үзбәкнең моңа ничек хәтере калачагын күз алдына китерү кыен түгел Бер башкорт коммунисты да бу җәһәттән миңа менә болайрак сөйләгән иде Үзәктәге коммунистлар без милли сәясәтне ничек үткәрергә кирәк икәнен беләбез диләр, ә үзләре башкорт төрмәсенә кергәч, монда сасы, дип борыннарын тотып тышка йөгерәләр». Монда чыгыш ясаган Петров — мари. Ул да безгә шуңа охшашлы хат язып жиборде Аның мари өен ничек атаганы хәтеремдә калмаган, ләкин ул урыс коммунисты, сасыдан куркып, өйгә керми, ди... Бу дөресме сон? Чыннан да шулай булгандыр, бәлки Мондый өй эченә мари коммунисты да кермәскә мөмкин Ләкин бу очракта милли җирлектә ризасызлык тумас иде Болар бар да милли мәсьәләдә гадәттән тыш сак булырга кирәклеген күрсәтә. Тирмәдәге авыр истән күптән азат булган башкорт яки марига да сасылык ошамаска мөмкин. Ләкин ул — үз кеше Ә менә халыкнын гореф- гадәтләрен. телен белмәгән урыс эшлеклесенә тирмәдәге һава авыр тоелса, бөтенләй башка. Бу милли мин-минлек, Совет властена кизәнү очрагы. Менә шуңа күрә милли республикалардагы җирле яшьләрдән чын коммунистик кадрлар әзерләү - - партиябезнең төп бурычларыннан берсе Сталин Мин монда чыгыш ясаган иптәшләрнең нотыкларына карата үземнең фикерләремне белдерү өчен сүз алдым. Солтангалиев эшенә бәйле рәвештә мәсьәләнең принципиаль ягына килгәндә, мин аны көн тәртибенең икенче өлешендә ясаячак докладымда яктыртырга тырышачакмын. Беренче чиратта киңәшмәнең үзе турында Кемдер монда (исемен оныттым), бу киңәшмә гадәттән тыш вакыйга, диде Бу дөрес түгел. Безнең партия өчен аны яңалык дип әйтергә ярамый. Совет властеның яшәү чорында бу киңәшмә — дүртенчесе. 1919 ел башына кадәр 3 киңәшмә булды. Ул чакта аларны чакыру өчен мөмкинлекләр бар иде 1919 елдан соң. без баш-аягыбыз белән гражданнар сугышына кереп чумган 1920 —1921 елларда, киңәшмә жыерга безнен мөмкинлекләребез булмады. Сугыш тәмамлангач, хужалык төзелеше белән шөгыльләнә башлагач, милли республикаларда һәм өлкәләрдә партия эше төгәлрәк алып барыла башлагач, мондый мөмкинлек яңадан туды Мин урыннарда сәясәт алып баручылар һәм бу сәясәтне эшләүчеләр арасында үзара аңлашуга ирешү өчен Үзәк Комитет бу чараны бер генә тапкыр файдаланмас, дип уйлыйм. Без моның белән генә дә чикләнеп калырга уйламыйбыз. Конкрет карарлар кабул итү өчен аерым республикалар һәм өлкәләр буенча да киңәш-табыш итү максатка ярашлы булачак Мәсьәләне шулай куйганда гына Үзәк Комитет та. урындагы иптәшләр дә канәгать калырлар, дип уйлыйм. Монда кайбер иптәшләр минем Солтангалисвне яклавым, аның яшерен хаты белән танышып та бернинди чара күрмәвем турында сөйләделәр Чыннан да, мин аның Әдһәмовка язган хаты белән таныштым Ә менә ип Әдһәмов үзе ни өчендер дәшми, уйлап карасаң, ул бүген бөтен кешедән күбрәк сөйләргә тиеш иде кебек Мине монда Солтангалисвне тешем-тырнагым белән яклауда гаепләделәр. Әйе, мин ант соңгы минутка кадәр яклап һәм саклап килдем, һәм моны үземнең бурычым дип санадым һәм саныйм Ләкин мин аны мәгълүм бер чиккә килеп жигкәнче генә якладым. Солтангалиев шушы чикне узгач, мин аңардан баш тарттым. Аның беренче яшерен хаты Солтангалиевнсн партия белән араны өзүе хакында сөйли. Чөнки ул Үзәк Комитет әгъзалары турында дошманнар хакында язган кебек яза. Мин аның белән очраклы рәвештә Политбюрода очраштым. Ул Җир эшләре халык комиссариаты исеменнән Татреспублика мәнфәгатьләрен якларга дип килгән иде. Ул чакта мин аны бик нык кисәттем, аның яшерен хатын партиягә каршы документ дип атадым. Вәлиди оешмасы рәвешендәге хәрәкәт оештырырга маташуда гаепләдем һәм бодай булса аны яклаудан баш тартачагым турында әйттем Ул уңайсызланды һәм үзснен Әдһәмовка язгаң хатында партиягә. Советка каршы бер генә сүз дә юк иде, дип аклана башлады. Ул мина чын коммунист булып калачагы хакында сүз бирде Ә бер атнадан сон Солтангалисв икенче яшерен хат яза һәм Әдһәмовтан басмачылар һәм аларнын лидеры Вәлиди белән элемтәгә кертүен, ә хатны юк итүен сорый Шулай итеп, ул мине оятсыз рәвештә алдады һәм мин Солтангалиев белән араны өздем. Шушы сәгатьтән сон ул минем өчен дошманга, партия сукбаена әверелде Берничә тапкыр үтенсә дә. мин аны кабул итмәдем Фактлар шундый Сул иптәшләр мине 1919 елда Солтангалисв белән әшнәлектә, аны яклауда гаепләделәр. Чыннан да. мин аны партия өчен саклап калырга тырыштым Чөнки Шәрык республикаларында зыялылар димим, ә укый-яза белүчеләр дә бармак белән генә санарлык Ничек аларны якламыйсын ди? Кирәкле кешеләрне череп таркалудан саклау өчен тырышмау җинаять булыр иде Ләкин һәр нәрсәнең чиге була Ә бу чик. Солтангалисв коммунистлар партиясе сафыннан дошман лагерена атлагач, упкынга әверелде. Шул вакыттан башлап ул партия өчен яшәүдән туктады. Нәкъ менә шуның өчен горек илчесе аңа партиябез Үзәк Комитеты әгъзасыннан кадерлерәк кешегә әверелде Мине ип Шәмигулов та. әйтеп торган өстенә. Вәлидинс яклауда, аны партия өчен саклап калырга тырышуда гаепләп чыкты Әйе. мин. чыннан да. Вәлнднне якладым, ул төзәлер, дин өметләндем. Андыйлар гына түгел, бөтенләй чеп-чи контрреволюционерлар да төзәлә нде бит Мона мисаллар җитәрлек Мин ул чакта: Шәмигулов мәсьәләне үтә беркатлы хәл итә. дип уйладым, анын киңәшен тотмадым Дөрсс. Шәмиг уловнын фаразлары бер елдан сон акланды Вәлиди төзәлмәде, ул басмачыларга китте Ләкин аны бер ел партиядә тотудан отгык Әгәр 1919 елда Вәлидинс юк иткән булсак. Мортазнн'. Әдһәмов. Халиков һәм башка иптәшләр ул очрак га безнең сафларда калмаган булырлар иде Тавы ш. Халиков катыр нде. Сталин. Бәлки ип. Халиков калган да булыр иде. ләкин безнең күп кенә иптешләр Вәлиди белән киткән булыр иде Сабырлыгыбыз һәм зирәклегебез аркасында без менә нәрсәгә ирештек Искәрмәләр: I Мцнуильский Дмитрий (1883 1959) 1903 елдан РКП(б) әгъзасы. Украина җитәкчеләренең берсе. РКП(б) ҮК әгъзасы. Соңрак Коминтерн орт яннарында һәм дипломатик эшләрдә эшли. 2. Мохтаров Кашшаф (1896 1937) 1918 елдан РКП(б) әгъзасы. 1923 елда Таг АССР XКС рәисе Соңрак Мәскәүдә төрле житәкче миләрдә 1929 елда «Солтангалисв эше» буенча кулга алына Үлем хөкеме 10 ел хезмәт белән төзәтү лагерена алыштырылган. 1930 елдан җәза вакытын Соловки махсус лагеренда уза 1937 елда шунда агып үтерелә. 3. Скрыпник Николай (1872 1933) 1897 елдан РКП(б) әгъзасы 1923 елдан Украина җитәкчеләреннән берсе. РКП(б) ҮК әгъзалыгына кандидат 1933 елда үзен-үзе үтерә 4. Петров И П Мари Автономияле Өлкәсен оештыру дәверендә Вакытлы революцион комитет рәисе, 1917 елдан РКП(б) әгъзасы 5. Ербанов Михаил (1889 1938) 1917 елдан партия әгъзасы 1923 27 елларда Бу ряг-Монгол АССР ХКС һәм ЧБК рәисе Соңрак бүтән җаваплы вазифалар башкара Репрессия корбаны 6 Нимвиңкий Борис (1885 1969) 1905 елдан РКП(б) әгъзасы Гражданнар сугышы елларында Уфа губернасында җитәкче вазифаларын башкара 1922 елдан РКП(б)ның Башкортсган ӨК секретаре 1923 елда аннан чакыртып алына 7 Мортазнн М v с а Башкортстаннын күренекле хәрби эшлсклесе. 1919 ел башларында 1 Вәлиди белән бергә кы тыллар ягына чыга, гражданнар суты шында акгнв катнаша Хәрби академия тәмамлый, корпус командиры була 19.37 елда атып үтерелә