РӘССАМ РӘМЗИЯ ЗИННӘТОВА
Журналыбыз тышлыгының беренче битендә сез бу юлы хатын-кыз рәссам Рәмзия ханым Зиннәтованың ••Сөйләшү» исемле әсәрен күрәсез. Рәмзия ханым Зиннәзова Санкт-Петербург каласында яши Рәссамнар берлеге әгьзасы Казан зыялылары сәнгать сөючеләр аның ижатын бик артык белеп тә бетермиләр әле. Юкса Рәмзия ханым Казанда туып үскән, биредә художество училищесы тәмамлаган рәссам Анын беренче әсәрләре белән Татарстан тамашачылары бары тик 1991 елгы «Татар-91» күргәзмәсендә генә таныша алдылар Ана кадәр инде Р Зиннәтова. Дания. Германия кебек илләрдәге абруйлы халыкара күргәзмәләрдә катнашып, үзен танытып өлгергән иде Анын әсәрләре Казанның сынлы сәнгать музее тарафыннан да сатып алынды. Рәмзия ханым Зиннәтова график-рәссам. Ул Санкт-Петербург сынлы сәнгать Академиясенен Репин исемендәге сынлы сәнгать, скульптура һәм архитектура институтының графика бүлегендә укып белем алган Биредә укып чыккан күп кенә татар рәссамнәре (Ф Әминов. Р Гыйлажев. С Бахтиярова. М Вәлиев. Р Нуруллин. В Рәхмәтуллин, М Мөннров һ б ). соңыннан Казанга кайтып төпләнергә теләсәләр дә. РСФСР Рәссамнар берлегенең Татарстан бүлегендә аларны кочак жәеп каршы алучы булмый Юкса, берлек әгъзалары булган татар рәссамнары биредәге бүлекнең яртысын да тәшкил итмиләр Шуңа күрә яшь рәссамнар СанктПетербург. Мәскәү. Уфа кебек шәһәрләргә китеп барыр!а мәжбүр булалар. Шул ук СанктПетербург каласында гына да тамырлары Татарстанга тоташкан утызлап рәссам яши һәм уңышлы иҗат белән шөгыльләнә Аларны дөнья таный. Бу сүзләребез тулысы белән Рәмзия ханым Зиннәтованың ижатына ла карый Аның да үзенчәлекле таланты Татарстан сәнгатенә хезмәт итәргә лаеклы, безнеңчә Рәмзия ханым милли рухын җуймаган: аның эшләрендә һәрвакыт татар халкының милли үзенчәлекләре ачык төсмерләнеп тора ■•Сөйләшү- исемле әсәр рәссамның -Самавыр янында» дигән график .линогравюралары сериясеннән Катыргыга уелган рәсемдә гади генә көндәлек тормыш чагыла: бер йоргга яшәүче ике хуҗабикәнең мөнәсәбәтләре сурәтләнә Күзгә керәм- керәм дип торган яшь хатын килен кешедер, ә аның күләгәсендәрәк калган әби. мөгаен, кайнанадыр. Бу очракта -килен кеше ким кеше» тәгъбирен онытып торырга туры килә Киленнең торышы-кыяфәтс ризасыз чырае, иреннәрен кабартчы, башын борып, бәйсез-буйсынусыз карап торуы әлеге сөйләшү-аңлашуны башлап җибәрүче дә килен үзе икәнен әйтеп тора Ул. күрәсең, нәрсәдәндер канәгать түгел, һәр ике хатынның да холкы-габигате искиткеч төгәл ачыла Бер якта татар хатын- кызларына хас түземлелек, икенче якта тыелгысыз хис-тойгылар кайнарлыгы Хәтта аларнын яулык бәйләүләре, каш сызыклары да күп нәрсә аңлата Киленнең кулларында ялкау мәче ята Ул. бер күзен кыса төшеп, безгә карый һәм безне дә кайнана белән килен арасында барган әңгәмәне тыңларга чакыра сыман Рәмзия ханым Зиннәтованың. рәссам буларак, милли образлылыкмы тоя белүе, татар милли сәнгатенең төсләр һәм ритмик үзенчәлекләрен тирән аңлап иҗат итүе бик куанычлы. Рәссамнен -Татарстаным». -Казан» исемле график серияләре, башка күп кенә әсәрләре дә шул хакта сөйли Соңгы вакытта Рәмзия ханым майлы буяулар белән эшләүгә зур игътибар бирә. Ул хәзер ислам дөньясын чагылдыруга багышланган әсәрләр ижат итү белән мәшгуль