Логотип Казан Утлары
Публицистика

НИК КЕРӘСЕЗ ТӨШЛӘРЕМӘ?

Мөхәммәт галәйһиссәлам Гайсә. Будда. Кришна Алланың Җирдәге кешеләр арасындагы әлеге пәйгамбәрләре кебек, әле тагын меңнәрчә һәм меңнәрчә илчеләре кылган изгелекләре, сукырларны күзле итәрлек, чукракларга ишетү сәләтен кайтарырлык, үлгәннәргә кабат жан өрерлек илаһи куәткә ия булучылар хакында хәтта диннәрдән бихәбәр адәми затларга да мәгълүмдер Аларның гайре табигый рухи куәтләрен бәйнә-бәйнә тасвирлаган риваятьләрне күпләп табарга, мисалга китерергә мөмкин. Без әле гег е, әле бу диндәге яисә Юг ары Көчкә ышану-инанудан бөтенләй ерак торган кешеләр арасында догалар, өшкерү-имләүләр яисә сүз җегәре вә кулбармаклардан иңгән. күңелдән сирпелгән илаһи нурлар ярдәмендә әллә нинди сырхаулардан савыктыручы кешеләр турында ишетә торабыз: Джуна Давиташвили. Анатолий Кашпировский, Рамин Гәрәев, Ванга. Иванка Безгә якынракларыннан, инде дан-шөһрәтләре Татарстан чикләреннән ашып баручы Фарис Галләмов. Harm Хәким, Инзим Наил... Болары бүгенге матбугат, радио-телевидение күтәреп алган шәхесләр. Әле тагын шундый ук яки көчлерәк тә сәләткә ия, бары берәүләре үзләре теләп, икенчеләре, теләмәсә дә. күләгәдә кала килгән, хәтта Күкләрдән вәхи рәвешендәге вәгазь алучы изгеләребез. Галәмнең, шул исәптән Җирнең дә башка үлчәмнәрендә тереклек итүче зирәк акылга ия булган материаль һәм рухи затлар белән элемтәдә торучыларыбыз. үткәндәгеләрне белеп, бүгенгеләрне биниһая ераклыклардан да күреп, киләчәкне әйтеп торучыларыбыз бар Кемнәр алар? Безнең чор пәйгамбәрләре Алланың Җирдә үзе сайлаган илчеләреме'* Әллә, киресенчә. Иблис KOI ыр гучыларымы? Җәүдәт ДӘРЗАМАН (1945) — шагыйрь, балалар язучысы «Солдат булдым». «Тонге маҗара» «Голназ мәктәпкә бара» һәм башка китаплар авторы. Казанда яши. Әсәрнең журнал варианты. Җәүдәт Дөрзаман НИК КЕРӘСЕЗ ТӨШЛӘРЕМӘ? Ә без үзебез, гап-гади кешеләр, үзебез уйлаган кебек үк гадиме? Фәләнчә гасырлар элек үк кирәксез!ә «маймылдан яралып», бер мәгънәсенә янә мәңгегә юкка чьпар өчен туабызмы бу фани дөньяга01 Әллә, киресенчә. Жаннарыбызда асылда алласызлар итеп тәрбияләнгән буынның башына да килмәслек Олы Мәгънә ятамы? Чыннан да. заманында маймылдан яралып, үсешебез азагында кабат хайван хөкемендә юкка чыгарга тиешле затлармы без? Әллә инде, кайчандыр Хак Тәгаләнен яраткан кызлары һәм уллары. Җирдәге Ожмахка Күкләрдән әлеге илаһи көчләр белән өртелгән рухыбызны тагын да баетыр, камилләштерер өчен иңдерелеп тә, гажәсп мул табигый байлыктан, тәүге заманнарда мул сабыннарның бәрәкәтле-нитъмәтләреннән. зәм-зәм су тарыннан башларыбыз әйләнеп, гасырдан-гасырга деградацияләнә. үзүзебезне юкка чыгара барабызмы? Кешеләр, бигрәк тә балалар арасында чит һәм үзебезнең Галактикадан килгән. Җирнең башка үлчәмдәге параллель Дөньяларыннан безнең мохитка килеп чыккан акыллы затлар белән элемтәләрнең кинәт күбәюен ни белән аңлатырга? Алла кушуы буенча эшләнәме бу эш. әллә Иблис фәрманы беләнме? Җирдәге күренешләрдән курыксак, һич югы. башын комга тыгып «яшеренгән» тәвә кошыдай, күзне йомып «качарга» мөмкин Ә тегеләреннән, күзләрне йомгач тагын да ачыклана, чынбарлыкка гына әверелә барган «элемтә» хикмәтләреннән ничек котылырга’ Ә нигә котылырга? Бәлки, тумыштан ук салышан жан саклау инстинктын. куркуны жинеп, башланган элемтәне туктатмаска, булдыра алган кадәр гирәнгәрәк керергә кирәктер? Гомумән. Галәм элемтәчеләренең күпчелеге раслаганча, кешелек дөньясының Җирдәге үсеше һаман да шушы жисми юнәлештә, ягыш Рухи дөньяны. Җанны онытып, аның вакытлыча «кабыгы» хезмәтен генә үтәүче тәнне кайгырту рәвешендә баруы ахыр чиктә аны дөньякүләм һәлакәткә илгә икән, бу фатальлектән котылу юллары бармы’ Бу сорауларга күпмедер дәрәҗәдә жавап бирергә җөръаз итеп каләм- кәгазьгә тотынганда мин үз күзәтүләремә, ышану-инануларыма. кыскасы, шәхси тормыш тәҗрибәмә таянып кына эш итмәкче бу пан илем һәм беренче дәфтәрнең соңгы сәхифәләрен төгәл ләп килгән көннәрдә өстемә көтмәгәндә «ишелеп гошкән». нигездә христиан ышану-ннану зарына бәйләп язылган, әмма бу фани дөньяга туачак, яшәячәк һәм килгән мәңгелегенә кабат китәчәк һәркемгә кагылышлы без белмәгән, аңламаган һәм эте гиз генә андый да алмаячак «Теге дөнья»га бәйләнешле урысча басмаларга күмелергә, махсус экстрасенс курсларында укырга туры килде һәм икенче дәфтәрне жинеп генә бер кыш зчендә төгәлләрмен дигән хыялның чынбарлыктан. Саба яклары әйтмешли, бә-ә-әк ерак икәнлеген аңладым Мина, күпчелек укучыларым кебек үк. «ликбез» үтәсе бар икән шул «Коръән» • Инҗил» «Тәүрат» «Бхагавадгита» кебек изге китапларны өйрәнмичә а на китөселәрсм юк икән әле. «Күңел дәфтәре». әлбәттә. укучыны бернигә дә мәҗбүр итми. Мин үзем ышанган-инангаи кадөресен генә язам Б1шанмаганнарына исә үз мөнәсәбәтемне белдерә барам Укучылар арасында, һичшиксез, акыллы киңәш бирүчеләр. ха галарымны төзәтүчеләр дә булыр, барысын да сафсатага санап тәнкыйть ләүчеләр до табылмый калмас Табылыр һәм шутаи яхшы га булыр Хакыйкать бары тик бәхәстә генә туа бит Күрелгән төшләр һәм аларга бәй те вакыйгалар ничек бар шу тай язылганлыктан (ө аларның күбесе заманында яки бүген лә аралашып яшәгән реаль кешеләргә бәйле, үзгәртеп бирү исә вөҗданыма да ятмаларның рухына да каршы килә), әсәрдә кемнедер үпкәләтерлек, рәнҗетерлек урыннар булса, алдан ук их тасымнан гафу үгенам

АВТОР

 

Күктә ни булмас дисең. Очсызкырыйсыз күк бит ул! Г Тукай. йлап карасаң, гаҗәп нәрсә бу гомер дигәнең! Туарга да өлгермисең. шул мизгелдә, әле үзеңдә белмәстән, үлемеңә якынлаша башлыйсың. Алдагысы әле бихисап озын, чиксез булып тоелса, вакытны аяусыз санап торган һәр секунд, һәр минут инде кире кайтмас булып. Мәңгелек хакимлегенә күчә бара, һәм бу дөньяга килеп, аннан китәчәк соңгы сулышка кадәр яшәргә дип тырышабыз, көн итәм дип тырмашабыз. ялгышабыз, абынып авыз-борыннарыбызны канатабыз, шуннан соң инде салкын суны да өреп кабабыз, әмма барыбер ялгышабыз. Әйләнә-тирә мохитне өйрәнәбез, җир аегын өйрәнәбез, су ае гын өйрәнәбез. Галәмне өйрәнәбез.. Өйрәнәбез - чөнки бөтен галәмеңдә акыл ияләре бары тик без генә ич! Җиргә дә. җирдә дә без инде күптән хуҗа. Галәменә дә хуҗа булырга тиеш, димәк! һәрхәлдә, безнең буынны шулай дип өйрәттеләр, шулай дип тәрбияләделәр. Әби-бабайлар безне бичуралар, шүрәлеләр, җен-убырлар белән куркытты, мәктәп алар- ны юк дип өйрәтте. Әбибабайлар Кешене Алла яраткан дип инандырырга тырыш г ы, мәктәп исә, «кеше маймылдан яралган» дип дәлилләргә тырышты. Кем ничектер, мин үзем йорт ияләренең, бичураларның, җен-пәриләрнең барлыгына ышанып үстем. Ниндидер илаһи көчкә инану, аның барлыгын икрарлау мине куркыта да. бер үк вакытта ышаныч та өсти иде. Бернинди дә Алла-мазарның юклыгы хакында укытучыларым никадәр генә тукымасыннар, башыма нинди дә булса берәр кыңгыр уй килеп, аны гамәлгә ашырырга дип омтылсам, хәтеремә кылт итеп Ул килеп төшә. Ул карап, күреп торадыр сыман тоела, һәм мин әлеге яман гамәлдән тыелып калам һәм олыгая төшкән саен Аның барлыгына, берлегенә иманым ныгый гына. Ни хикмәттер, үземне белә-белгәннән бирле күккә тартылам, йолдызларга омтылам. Кайчандыр Җиргә шуларның берсеннән иңгәнмендер, кайчан да булса кабат шунда ашармындыр сыман тоела Шуңадырмы. малай чакларымнан ук тышкы мохитемә караганда эчке дөньям мине ныграк кызыксындырды. Еш кына үземне чолгап алган тирәлек, кешеләр барысы да томан артындарак кала, үзем исә шуның белән янәшә икенче бер дөньяда яшимдер сыман тоела иде. һәм бәлки шуның өчендер дә. кечкенә вакытларымда ук инде «бу ни?», «бу нәрсәгә ярый?», «ни эшләтсәң, бу нәрсәгә ни була?» кебек сорауларга җавап эзләү белән бергә, «мин кем?», «мин минме?», «мин нигә мин әле?», «мин мин булмасам. минем урында кем булыр иде?» кебек, беренче карашка, ифрат мәгънәсез сөальләргә дә җаваплар табарга тырыша идем. Сизеп торам, тилемсә икәнсең, дип авыз ера башладың, кадерле укучым Ашыкмыйк. Көләргә дә өлгерербез, кем әйтмешли, еларга да... Без өйдә дүрг бала үстек. Уртанчы сеңелем дөньяга килгәч, ул чакта аң керә башлаган булгандыр инде, бер нәрсәгә игътибар иттем: туып, әле бер атна да үтмәгән, ә ул инде рәхәт ләнеп төш күрә ниндидер хәрәкәтләр ясагандай аяк-кулларыи кыймылдата, нидер уйлагандай, каш-маң- I айларын җыергалап ала. хәтта уймактай иреннәрен матур кыймылдатып йә елый, йә елмая! Әйе. әйе. у й л ы й. е л ы й һәм елмая! Андый чакларда әбием мәрхүмә «Фәрештәләр белән сөйләшә». — ди иде. Фәрештәләр белән сөйләшә Бәлки, чыннан да, шулайдыр. Бәлки кеше нарасый чагында, әле аң керергә өлгергәнче, үзенең киләчәк шатлыкларын күреп елмая, үкенеч-кайгыларын кичереп елыйдыр? Ничек кенә булмасын, шул чаклардан ук инде төш дигән галәмәт мине җитди кызыксындыра башлаган иде Чыннан да. нәрсә ул төш? Баш миенең кеше йоклаганда да ял итмичә үз эшчәнлеген дәвам итүеме, әллә У моның әлеге кеше үзе дә аклап бетермәгән башка бер сәбәпләре дә бармы'.’ Мин монда ниндидер фәнни нәтижә чыгарырга җыенмыйм Әмма күзәтүләрем бар Аларны тагын бер кат хәтердән кичереп, соңыннан ниндидер бер нәтижә чыгарырга тырышып карасак, язманын башындагы уйлануларның бөтенләй үк нигезсез түгеллеген керербез Бәләкәй өйдә яшәгән чагыбыз. Әле мин үзем дә бик кечкенә. Сәкедә уйнап утырам. Шулчак ой стенасының уң як почмагында сул тарафка атлап баручы өч каз пайда булды. Искиткеч хәл: стена бүрәнәләре өстеннән, шәүләсыман баралар иде ул казлар Үзләре агг-ак Томшыклары белән тәпиләре кып-кызыл Шундый да матур, шундый да горур, шундый да гаярь атлап баралар . Мондый манзараны бары тик хәзерге мультфильмнарда гына күрергә мөмкин Әмма ул чак экранның да, мультфильмның да. кинотеатр түгел, клубның да нинди нәрсә икәнлеген белми идем әле мин Ә казларны бик яхшы күреп белгәнгә, шикләнмичә әйтә алам бик симез, бик кор казлар иде алар Стенаның бер почмагыннан килеп чыкты тар да. салмак кына атлый-атлый. икенче почмагына кереп югалдылар Ялгышмасам. кыш коне иле бу Әмма бик салкын вакытларда сарык бәрәне, бозау иггге нәрсәләрне өйгә кертү гад.не булса да. казларны өйгә керт мәгәнлекләрен яхшы белом «А гар бодай да мамыкка гөренеп йөриләр, йоклаганда тәпиләрен шул мамык эченә яшерәләр, шуңа күрә, курыкма, туңмый алар >• ди торган иле әти Шу г Теге казлар күздән югалуга. «Әни, дим, әни. теге казлар кая китте?» Әни көлде генә «Нинди казлар’ Угырган җирдә йок ran. әллә төш күрдеңме, ходаем?» диде ул Ә теге казларның алпан-тилпән килмичә, тәпиләрен ничек гер алмаш-тилмәш югарыдан әйләндереп төшергәндәй атлап барулары ни өчендер бик төгәл булып хәтергә уелган Шул чакны искә төшереп, күзләремне йомдыммы, бер-бер артты тезелеп, стена өстеннән шуып кына баргандай, теге каз тар үтә Үт горе шундый зурлар, ап-аклар. Томшыклары белән тәпиләре кыпкызыл Үземне бслә-белгәннән бирле. 6-7 яшемә кадәр мине бер төш эзәрлекли Беренче тапкыр күргәч, мин ул төштән котым чыгын уяндым Икенче көнне хәтта урыныма ягарга ла куркып йөргәнем хәтердә Бәләкәй булуыма да карамастан, күңелем дөрес сизенгән икән Чыннан да. бу төш чагыштырмача еш керә юрган булды Өй бурасының бер ягына охшаган, әмма почмаксыз тогаш тивар Шуның уртасындагы кечкенә генә бер тәрәзә яңаклары тирәли. тур ешлыкта тезелеп. миңа табан бер үк үлчәмле юан корыч арканнармы дилбегәләрме сузылган Ул арканнар мине тирә ти утын, каядыр еракка китеп югалалар (Үсә төшен, тормышта күргәннәрем белән чагыштырып картай башлагач, мин аларны югары көчәнешле трансформаторлардан килгән электр чыбыкларына охшаттым ) Бөтен җанны, бөтен тәнне ү тә ли чыгып, ниндидер тоташ гүләү ише тетә Аны җирдәге бер генә тавыш белән дә чагышгырып булмый Әнә шу т хәзер безгә таныш булган ют ары көчәнешле трансформатор тү гәвен. бозы и ач шау rail эш ти юрган кон яктылыгы бирүче темпа тавышын, бик томанлы, явымлы кон нәрлә югары көчәнешле электр үткәргеч корыч арканнардан чәчрәп һавага таралучы электрон очкыннар тан ишетс теп юрган чыгыр тау- гөжелдәү лорие. чатнама са гкын көннәр дә телеграф б.п аналарының жыр- лаузыңлау iapi.ni бергә кушып кына та андый үзенчәлек ге i авышны хасил игеп булмый юргандыр Шул рәвешле, мнн актык читенә җитеп тартылган, аңлатып булмаган тавышлар белән зыңлап торган корыч арканнар коридоры уртасында калам. Арт ягымда тоташ караңгылык. Алдымда күз күреме җитәрлек ераклыкта якты ачыклык хасил игүче артык зур да. бик кечкенә дә булмаган тәрәзә. Тел белән аңлатып булмый торган әнә шул бөтен җанны, тәнне үз тибрәнешләренә ияртеп дерелдәтә-калтырандыра торган гайре табигый көч теге арканнар уртасында хасил булган «тәрәзө»гә тарта, суыра. Бар җаным, бар тәнем әнә шул тибрәнешләргә ияреп калтырана, әмма аңа бирешмәскә, үз ихтыярында, үз көчендә, үз иркендә калырга теләп, бөтен барлыгы белән карыша, геге кызыктырып, ымсындырып торган «тәрәзә»гә якынаймас өчен тартыша. Үзе ул «тәрәзәмнең аргы ягында, күз камаштыргыч илаһи яктылыктан кала, берни дә юк сыман. Инде бетәм, арканнар хасил иткән әлеге туп-туры, төп-төз «мәгарә» уртасыннан ычкынып, ние беләндер җан чыгар дәрәҗәдә котны алып торган геге «тәрәзә» артындагы алтынсу яктылыкка атылам дигәндә... уянып китәм. Мондый чакларда уянганнан соң да әле тирә-ягым тоташ бушлык сыман. Гәүдә каядыр түбәнгә очып бара кебек, ә йөрәк урыныннан кубардай булып, дулый-дулый тибә әле һаман да теге «мәгарә» эчендәге тартыштан арына алмый... Дөрес, бөтен тәннең, җанның каядыр түбәнгә, билгесез куркыныч бушлыкка тартылуы хәзер дә булгалый, тик «корыч арканлы тәрәзә» генә күренми Әмма бөтен гәүдәне ток тоткандай калтырандырып, коточкыч куәт белән «упкынмга сөйрәп гошерергә тырышкан көч һаман да үзен сиздереп куйгалый. Мин боларнын ни икәнлеген бары тик әле менә соңгы елларда гына, оча торган тәлинкәләр, аномаль зоналар, Галәмнән килгән билгесез акыл ияләре («килмешәкләр» дияргә телем әйләнми), кешенең үлемнән соңгы, ягъни «теге дөньядагы» тормышы хакында көндәлек матбугатта иркенләп, тәфсилләп языла башлагач кына аңлый башладым. Бу очракта тшглиз галиме Моудиның (безнеңчә «Мәһди»гә тартым) «Үлемнән соңгы тормыш» исемле китабында тасвирланган күзәтүләре аеруча кызыклы. Ул төрле сәбәпләр аркасында вакытлыча клиник үлем кичергән ике йөздән артык кеше белән очрашып сөйләшкән һәм гаҗәп нәтиҗәгә килгән: аларның йөз туксанга якыны, кабаг терелгәнче. бер-берләренә искиткеч охшаш хәлләргә дучар булганнар икән. Авыруларның бер ишләре үзен үңәченнән чыгып бара сыман хис иткән. Әмма ул үңәч ни өчендер биниһая ераклыкларга сузыла, аны искиткеч зур тизлектә үтәр өчен дә бик күп вакыт кирәк имеш. Икенчеләре исә моны бик озын. әм.ма күпчелек очракта бераз гына бөгелә төшкән караңгы туннель кичү белән чагыштыралар. Күпмедер ара үткәннән соң чиста күк рәвешендәге алтынсу яктылык күренә башлый, туннель буйлап «очыш» исә теге нәкъ мин тасвирлаган сыман җан өшеткеч авазлар — зыңлау, гөжләү, гүләүләр астында үтә. Моудиның тасвирлавынча, кайбер үлеп терелүчеләр, әлеге «тун- нсль»нс яки «үңәч»не кичкәннән соң. үзләренең үлеп яткан урыннарына «килеп чыгалар», табибларның аны ничек коткарырга азаплануларын күрәләр, аларның сөйләшкәннәрен, туганнарының илереп елаганнарын ишетәләр. Тик аларны юата гына алмыйлар, җан авазы тере кешеләргә барып җитми... Бу тикшеренүләргә Моуди тиктомалдан гына тотынмый, әлбәттә. Ул. бик яшьли, үсмер егет чагыннан ук үзендә сәер үзгәрешләр сизә. Төннәрен тәнендә вак дулкыннар йөгерешүен тоя башлый. Тора-бара тәндәге дулкыннар кайчагында бизгәкне хәтерләткән тоташ калтырауга күчә икән Аптырый булачак галим Нинди генә табибка мөрәҗәгать итеп карамасын, җавап бер — пациент сау-сәламәт, һәм вәссәлам! Төннәрнең берендә исә инде урта яшьләрдәге галимебез шундый уңайсыз тойгылардан соң уянып китә дә үз-үзен аңламый тора: ник дип әле түшәмгә терәлеп диярлек, люстра янында «эленеп» тора ул? Йа хода, ә хатыны — бердәнбер.тугрылыклы дип исәпләгән хатыны сөекле ха тыны нинди яг ир белән кочаклашын ята тагын?! Югыйсә, әле кичен генә йокларга бергәләп ятканнар иле ләбаса! Бераздан сон гына төшенә галим, тәненнән аерылган ич у i жаны түшәмгә, күтәрелгән дә, гәүдәсенә читтән карап тора Менә шул хәлләрдән сон инде Моуди, үзе теләгән чагында, тәмлекнең кайсы вакыты булуына да карамастан, гәүдәсеннән аерылып, төрле «сәяхәтләргә» чы! ып йөри ала башлый Гомеренең соңгы слларЪшда вакытлыча клиник үлемне мәшһүр шагыйребез Сибгат Хәким дә кичерә «Мин анда бер булып кайттым бит инде. Гажәеп дөнья икән ул, егетләр, дип сөйләгән ди. имеш, аксакал үз шәкертләренең берсенә, үлем турында сүз чыккач, һич уйламаганда чишелеп китеп Ниндидер гар, әмма озы-ын мәгарәдән очып барасын, барасың, барасың да... ямь-яшел болынга килеп чыгасың. Чалт-аяз күк зәп-зәшәр. һава шундый да саф. шундый да чиста. Анда бер барып эләккәч, бу фани дөньяга кабаг кайтасы да килми. .» Мин ни өчен боларны сиңа сөйләп торам соң әле. кадерле укучым ’ Тәннән жан аерылып, «туннель кичкәндә» Моуди тасвирлаган хәлләр белән үзем балачакта «бура стенасындагы корыч арканлы тәрәзә»гә гартылганда ишеткән г үләү-гөжләүләр арасында, һичшиксез, уртаклык барлыгын күңелем белән сизенгәнгә язам мин моны Бар әйтергә те тәтә- нем әнә шул. Мондый хәл теләсә кем белән булырга мөмкин Бо.гарнын барысын да бары гик «бастырылу» галәмәте дип кенә санау дөрес булмастыр Авылыбызда Чишмә (Шушма) һәм Сагышлы елгаларына көн гәшән берничә тегермән бар иде. Сагышлы елгасын гагысы Моратым бай тетермәнс Без үскәндә, аны Морадым байның улларыннан берсе Миңлевәли бабай эшләтә иде. Буаның түбәнге ягы бик тирән, гөбе су кайнап торган казанны хәтерләтә иде Без казан гәбендәге мәтедән төрле чекчыклар әвәләргә, балык тотарга ярага идек Яр буена басып, буа авызыннан түбәнгә ыргылган су шарлавыгына озын-озлклан сокланып г орсам да кайчан ла булса ул ярдан егылып төшкәнемне хәтерләмим Әмма төшләремдә шул ярдан мәтәлеп тәкатем корый иде Яр чигеннән ычкынып китом дә очам, очам Яр чигеннән аягым ычкынуга, авырлыгым юга лып, күңелдә берни белән дә аңлатып булмый торган хис туа гәүдәм бөтенләй юк сыман. Үзем ниндидер бер бушлыкка әверелеп, баш әи ь»п- дергеч тизлектә зырылдап, бөтерелө-бөтерслә, гүбәнгә, төбе күренмәгән упкынга төшем. Моның ниндидер бер мизгел генә икәнлеген күңел сизеп юра югыйсә. Әмма шулкадәр озак, шулкадәр чиксез булып юе га бу очыш, менә-мснә теге күзгә күренмәгән упкын избе пәйда буяыр.менә- менә шуңа төшеп бәрелермен тә. челпәрәмә килеп юкка чыгармын сыман, һәм әнә шул. төпкә килен боре тәм. дигәндә генә, бәген бар гыгым белән тартышып, авырлыгымны югалткан теге гайре габигый көчне жиңәм дә. когым чыгып, уянып кигәм Мондый «упкынга агылу гар» вакытында бала бер төндә тары бөртеге зурлыгында үсә. ди гөр Ьу кадәресе дә хак булса, мин. моңарчы Алыпның үзе кадәр бу гыр и гем 23 яшемә җиткәнче. өйләнгәнче шулай «мәтәлә» торган илем биг мин теге Минленәли бабай буасы «казанына- Гнк буем а гай \к аргма ты Шул рәвешле мин. малай чактан ук. үземнең кайбер «сәеррәк- якларыма игътибар игә килдем Мине «сәерлек» дөньясына агын кергән сәбәпләрнең берсе, мөгаен, акияг гор белән мавыгуым бу пандыр laiap ха чык әкият гөрс тупланган китапларны укып бетерми гөрып к\ п.гмн.пг төшерми илем Атилла Расих белен Адлер I имерга шиның маҗаралы повестьларын укый-укый. «чәйнәп» тәмам чүбеккә әй юндереп бетергән авы 1 ма таена тора-бара яңа бер дөнья ачылды -рус әкиятләрен, рус телендә нәшер ителгән дөньядагы башка халыклар әкиятләрен укый бушладым. Күңелемне тоташ биләп алган әкият дөньясы тора-бара тагын да киңрәк, тирәнрәк хыял дәрьясына — фантастикага барып тоташты. Андый әсәрләрне хәзер дә яратып, инанып укыйм. Дөрес, әкият ярату әллә ни сәерлек түгел-түгелен. Әмма кешедәге кайбер сыйфатларны үстерүдә аларның әһәмияте бәхәссез, күрәсең. Баштарак мине ике нәрсә аптырашта калдыра иде Беренчесе сәгатькә карап тормый гына (хәер, аны тагып йөрү безгә тәтеми дә иде) тәүлек вакытын әйтү. Кыр эшләре вакытында өлкәннәрне дә гаҗәпкә калдыра иде бу төгәллегем. Моннан сәеррәге — уйнаганда үлән арасында югалган әйберләрне, көтүдән кайтмый калган мал-туарны эзләп табу иде. Күпчелек уеныбыз ул чакта хуш исле бәбкә үләненә күмелеп утырган тыкрыкта уза торган иде. Шунда берәребез бер уеннан икенчесенә күчкән вакытта берәр уенчыгын каядыр үлән арасына куеп калдыра да аның хакында бөтенләй оныча. Кайтырга вакыт җиткәндә, инде караңгы төшкән була, куйган әйбереңне таба алмыйсың. Икенче көнне тагын уенга җыелабыз. Эш кичә югалган уенчык—туп. курчак, «мылтык» ише нәрсәләрне эзләүдән башлана. Эзлибез, эзлибез, табылмый гына бит уенчык. Билгеле инде, мин дә табалмый.м. Шулчак кылт итеп башта нидер кузгалып киткәндәй була һәм мин, телемнән кемдер тарткан шикелле, әйтеп куям, малайлар, уенчыгыгыз миннән фәлән адым читтәрәк. әнә теге әрекмән тирәсендә, дим. Малайлар, кызык өчен, барып карыйлар һәм югал ткан нәрсәләрен, чыннан да. табып киләләр. Япа-ялгызым чакта бу сиземләвем ничектер көчлерәк, төгәлрәк чагыла иде сыман. Авыл балалары белә торганнардыр, бигрәк тә салкын көзге көннәрдә тана, бозау, сыер ише эре маллар тау итәкләренә, болынлыкларга чыгарган җирләреннән каядыр читкәрәк китеп, «кайтырга оныталар». Шул чакта инде аларны табу малайлар өлешенә төшә. Мондый вакытларда яшьтәшләрем, гадәттә, күмәкләшеп йөрергә ярата. Эзләргә як!ы күздә чыгып китсәк тә. кайчан кайтып керәсен белеп булмый бит әле Шулай да мин ялгыз йөрүне кулайрак күрәм. Берүзем чакта ниндидер көч йине үзенә ияртеп китә. Гадәттә, мин «аңа» буйсынам. Шулай бервакыт, көзнең башы гына иде бугай әле, киттем мин кичкырын теге тыңламас тананы эзләп. Көч әйдәкли, мин барам. Иң элек тау өстендәге урман тезмәсенә мендем — юк. Аннан Улаклы урманы кисентесенә киттем. Йөрәгем җиткән кадәр урман эчендә дә буталдым — юк тана. Караңгы төшә башлады. Күзгә һәр түмгәк — төлке, һәр куак — бүре булып күренә башлады. Улаклыдан Ксркәле урманының чиге дә ерак калмый. Шунда киттем. Юк танабыз. Кайтып киттем инде мин хәзер елый-елый үзебезнең авылга. Күңелемә бер уй килеп керде: «Соң, мәйтәм, шыр тиле, шайтаным кушканмы миңа шушылай чурт-чураманыннан тана эзләп йөрергә? Авыл зиратының күптән инде киртә-коймалары урыны-урыны белән череп, авып төшкән, шунда гына барып карасам, ни булган?» Киттем лүрт-лүрт атлап, абына-сөртенә авыл зираты тарафына. Зират янына җиткәч, эчкә тәмам пошаман төште. Шулчак киртә буеннан гына: «Му-у-у!» дип. өзелеп мөгрәгән тавыш ишетелмәсенме! Аңыма килдем: безнең «Йолдыз» ич бу, мур кыргыры... әстәгъфирулла-тәүбә. көр-сәламәт буласы нәрсә! Сиземләвемнең бер дөньяви файдасы күршебез Мөнир абзыйга да тиде. Тормышлары таза, йорт-куралары нык иде аларның» Гомер бакый ат үз кулында, арба-чанасы да һәрчак үз ишегалларында булды Мондый крәстиәннең утын сарае, печәнлеге дә буш тормый. Мал-туарлары ишле. Кышка кергәч, аларны суеп саталар да. хәйран гына акча эшлиләр. Шуңа күрә тормышлары да бөтен. Кыскасы, кышкы көннәрнең берсендә Мөнир абзыйлар, сыер суеп, базарда сатып кайтканнан соң булды бу. Күрше-күлән арасында. «Мөнирләрне» сыер саткан акчасын урлаганнар икән!» дигән имеш-мимеш таралды Шул. Мөнир абзыйнын акчасы югалып, хәйран вакытлар үтте Әллә ничә тапкырлар кар яуды, әллә ничә тапкырлар буран уйнады Бсзнсн төбәкләр ул чакта күрәзәчеләргә бай иде. Агаебыз, тиз арада, шуларнын кайберләренә барып та кайтты. Әмма кешегә сылтап, гөнаһлы булырга кушмаганнар аңа. Югалган малын үз йортыңда, яхшырак эзлә, дигәннәр Шуннан соң бөтен йортлары белән кубарылып, актармаган урыннары, кермәгән ишекләре, карамаган тишекләре калмады. Акча табылмады Әрнеш геләр-әрләштеләр дә тындылар Әтисе белән әнисе өйдә юкта. Сәгый гьләр ишегалдында да уйнаш- гыргалый идек. һәм. кергән саен, минем искә тегеләрнең югалган акчалары килеп төшә, уйларга, эзләргә мәҗбүр итә иде Каядыр шушы тирәдә, ишегалдында тына булырга тиеш кебек Күзем абзар-келәт тирәсенә дә, өй ягына да тартмый, һаман җирдә. Ә җирдә ап-ак кар инде, аннан акча түгел, озын саплы балтаны да табып алуын икеле. Яз җиткәнне, карлар киткәнне көтәргә кирәктер Беркөнне тагын шулай Сәгыйть белән алар ишегалдында уйнап йөрибез Мөнир абзыйның эштән кайтыр, ә минем чыгып сызар минутлар якынлашып килә иде. Шулчак бастырып, куыш авызы сыман бераз кыйгачлап тезелгән усак киртәлекләргә игътибар иттем Ниндидер көч мине шул «куыш» авызына керергә котырта башлады. Озак уйлап тормадым, ярым мүкәләп, ярым шуышып кереп тә киттем һәм үт күзләремә үзем ышанмадым: тезеп куелган киртәлекләр арасында кара бумажник ята иде Суеп саткан сыерлары кебек тук. симез иде ул «акча капчыгы». Сәтыйть күргәләгәнче, тегене алып куеныма тыктым Мөнир абзыйны куандырасым килде. Ә йөрәгем күкрәт смнән чытарлык булып тибә Бумажникны күргәч, ни әйтер Мөнир абзый? «Ник урладың, маңка малай, ник баштан ук кайтарып бирмәдең?» димәсме'’ Каеш чыбыркысы белән һәйбәгләп ярмасмы? Анысы да ерак йөрмәс бит әле аңардан Шулай уйлана-уйлана куыш авызыннан чыгып килә идем. Сәгыйтт. ачкан капкадан атын юыртып, «һайт, аннагызны '» дип. Мөнир абзый кайтып керде Әле ябарга өлгермәгән капкадан чыгып тай. дигән әмер иде бу. Әмма бу ю ты мин урынымнан кузгалмадым. Мин ана. чыбыркысын кысып тоткан килеш ул миңа каран тора. Сәгыйгь капка япкан арада куенымнан теге хәерсез бумажникны чыт арып, күрше абзыема суздым Аны күргәч, абзыемның нидер әйтергә дип ачылган авыты ябылмый калды, чыбыркысы кулыннан төшеп үк китте Каян алдың? дин кенә әйтә алды. Шулчак йөрәгем өшеп кит те «Каян гантын?» димәде, «каян алдын?» диде бит Алмадым Таптым Әнә тегеннән һәм миң куышлыкка төртеп күрсәт тем. Ниндидер эш кушып, ма таен әйтә кертеп җибәргәч, капыл каушап китүдән калтыранган кул тары бе тән ул кар тчендә ятып беркадәр дымлашан акчаларны санарта кереште Фәлән мен лә. фәлән йөз лә. фәлән сум чыкты (ул чакта 1961 елт ы акча реформасына 4-5 ел чамасы вакыт бар иде әле) Дөрес чыга, диде ул Кара аны. малайга да. хатынга да. аган- нарга да ычкындырасы булма' һәм ул аяк астында яткан камчысына карап алды. Мин. әлеге мәрәкәдән шулай җиңел котылуыма сөенеп. бу юты бәләкәй капкадан гына чытып тпы тдым Шу тан да Мөнир абзый таләпләрен үтәп бетерә алмадым Бу кадәр серне күне тем сыйдыра алмады берничә көннән мин аны барыоерәги белән әнигә «тиштем» Кирәкмәгән эшкә тытылып йорт әп өчен әй әрләделәр дә сон үземне! Аннан сон. о ты җәнжал ихтималыннан котылуларына ү гләре дә сөенеп бетә алмадылар «Бәхетен, акчасы исән сакланган да. үтен тиененә дә кагылмагансың' Шундый итеп укыткан бу пар илем арт сабагынмы, гомереңдә гә опыты т маслык булыр иде!» диде әнием соныннан 12—13 яшьләремдә мин, башымны югалтырлык дәрәҗәдә гашыйк булдым. Мин. адәм рәтле өс-баш киеме дә күрмәгән гап-гади бер сугыш гарибенең малае, укытучы баласына, чәчәк кебек киенгән, курчак кебек пөхтә, зәп-зәңгәр күзле, матур нечкә иренле кызга гашыйк булдым. С. безнең авылга әнисе белән килде. Ул чакларда мин татар халык әкиятләре белән җенләнеп, аларны яттан диярлек белә идем инде, һәр укыганым күз алдымнан кабатланмас рәсем булып узганга, малайлык елларымдагы иң көчле мавыгуларымның тагын берсе рәсем ясау иде. Баһадир ир-егетләр дә, нечкә билле, калку күкрәкле, су алып кайтканда билләре сыгылып-тирбәлеп торган сылу кызлар да — барысы да күңел төпкелемә кереп урнашканнар иде инде. Әмма С. ул кызларның берсенә дә охшамаган иде шул. Татар әкиятләрендәге татар кызы түгел иде. «Буратино» әкиятендәге Мальвина инде менә!.. Иске район үзәгендәге урыс мәктәбендә укый иде ул. Җәйге, кышкы каникул көннәрендә безнең арада була, укыганда ял саен диярлек кайтып йөри Менә шул кыз бөтен йөрәгемне йомарлап алды диярсең. Кайда булсам, нишләсәм дә. уемда — ул гына... Тумас борын, дигәндәй, баш дигәнем тәмам югалды, бары тик дөрләп янган йөрәк кенә калды! Ике җәем, ике кышым үтте шулай. Язга кергәндә... Куанычлы төш күрдем. Яхшы укыганым, җәмәгать эшләрендә тырыш булганым өчен мине район үзәгендә узачак пионерлар слетына делегат итеп сайлаганнар, имеш. Шулчак йөрәгемнең ничек талпынганын белсәгез икән сез!? Үзегез дә абайлагансыздыр инде — Ул да булачак иде бит слетта! Шундый матур, шундый зирәк кызның әлеге тантанага килми калуы мөмкин түгел! Очына-талпына Шөгергә барырга җыенам, имеш. Менә слет делегатларын утырткан ачык машина юл сикәлтәләрендә бии-бии Шөгер эшчеләр поселогын узды, тау битендә тәкъва гына утырган мәчетле Иске Шөгер авылын үтте дә. Бәкср тавына күтәрелеп, сабан туе мәйданына якынлаша башлады. Әнә былтырдан калган туры колга белән кыек колга, капчык сугышы өчен көйләнгән «бүрәнә ат». Мәйдан тирәли ике көпчәкле җиңел арбаларда чаптарлар ярышы өчен түшәлгән юл боҗрасы. Бәкер курортына ял итәргә баручыларның бәлки моңа игътибар да иткәннәре бардыр тау менгәндә мәйдан сул тарафта кала. Машина мәйданга җитеп килә, ә анда инде башка мәктәп балалары әвәрә килә, имеш. Ә мин. күзләрем авыртыр дәрәҗәдә текәлеп, аны эзлим. Машина килеп туктауга, әрҗәдән төшеп, борчаклар шикелле, мәйданга сибелдек. Ә миң аны эзләп киттем. Ул да делегатлар арасында, безнең авылдан килгән машинаны күзәтеп тора. имеш. Очрашу мизгелләрен сөйләп тормыйм. Яшерен янулардан тәмам гаҗиз булып. эчемдә янган утларымны, күкрәгемә сыймаган хисләремне аңа әйтергә дип талпынам, имеш. Ә ул. гадәттәгечә, авылыбызның иң саф. иң матур салкын чишмәсе сыман һаман чылтыр-чылтыр көлә, миңа сүз әйтергә бирми. «Әйдә, башта куып тот сиң мине, аннан соң әйтерсең!» — ди. Шулай дип. йөгереп тә китә. Аны куып тотарга өметләнү — минем өчен акылсызлык. Ул мәктәпләрендә генә түгел, районда да оста йөгере- шчеләрдән санала. Җил артыннан кудың ни дә. миңа, спорттан ерак йөргән малайга, С. аргыннан йөгердең ни. Әмма минем бирешер чамам юк. Бүген минем язмышым, мәхәббәтем хәл ителә: мин үз сүземне әйтергә, җанымнан якын күреп йөргән кызның җавап сүзен ишетергә тиеш. Яки — яки! С. шундый оста, шундый җитез чаба, табан асларыннан тузан күтәрелергә дә өлгерми хәтта! Мин дә чабам. Менә инде аз-азлап аңа якыная да башладым. Арабыз- кул сузымы гына. Тагын бер ыргым ясасам... Менә бәла! Янәшәбездә генә ниндидер бер малай велосипедта бара икән бит. С. кинәт читкә тайпылып, теге малайны «ияреннән» кагып төшерде дә, педальләрне тиз-тиз әйләндерә башлады. Тотарга үрелгән бармакларым багажник тимерләренә генә тиеп калды. Үзе тизлеген арттыра С., үзе артына борылып карый-карый рәхәтләнеп көлә Ара ерагайды. Газиз сүзләр әйтелми калды Инде слет башланган да икән. Менә слет әләмен күтәрү тантанасы. Аны район мәктәпләреннән ин яхшы саналган өч укучы күтәрәчәк Беренче булып аның исемен әйттеләр һәм өченче булып минем фамилиям яңгырый, имеш! Менә бәхет, менә тантана! Бөтен район укучылары алдында мин а н ы н белән басып торачакмын! Инде кич булып, слетның йолдыз-учагын кабызырга вакыт җиткән, имеш Ике укучы, учакның уртасында, бишесе биш почмагында ут тергезергә тиеш икән. Без аның белән уртага туры килгәнбез. Шулкадәр гиз сызды ул шырпыны, учакны шулкадәр тиз кабызып җибәрде. Авызымны ачкан килеш аңа мөкиббән китеп кулымдагы шырпы кабын ачалмыйча интектем, аннары ниһаять, шырпы кабызып та. утыннарга ут элдерә алмый соңардым. Ул килеп булышмаса... Учак телләреннән меңнәрчә очкын-йолдызлар аерылып, күккә үрли, җемелдәшкән йолдызларга табан ашкына, имеш Ә без. аның белән кулга-кул тотынган килеш, шул очкыннарга карап, үз хыялларыбызга чумганбыз Учак яна Учак телләреннән күккә бөркелгән очкыннар йолдызларга очам дип талпына. Талпына да. күпмедер үрләгәч, жем-жем килеп сүнә, югала. Ә йолдызлар еракта, бик еракта икән шул. Аларга барып җитү мөмкин түгел икән Янымда басып торган өмет йолдызым асылда әнә шул вакытлыча гына кабынган балачак йолдызының бер очкыны тына икәнлеген аңлау, озакламый мәңгелеккә югалтасымны тоемлаудан бәгырем өзгәләнә, имеш Бу төшемне мин апрель урталарында күрдем шикелле. Пионер бәйрәменә айдан артык вакыт бар иде әле. һәм мин аны ниндидер тыелгысыз ашкыну, тәкатьсез бер талпыну белән көттем. Слетка мине дә җибәрерләр, төшемдә күргәннәр барысы да кабатланыр, төшемдә әйтелми калган тазиз сүземне, һичшиксез, әйтермен сыман тоелды Май бәйрәмнәре узды, пионер бәйрәме якынлашты, һәм мине слегка делегат итеп сайладылар' Ачык машинага утырган мизгелдән хисләр, кичерешләр, вакыйгалар кабатлана башлады Әле күптән гүгсл генә күргән киноны яңадан караган сыман Машинадан төшкәч очрашулар, юртакларның чабыш юлында куышулар, тотам дигәндә генә аның бер малайны велосипедыннан «катып» төшереп, үзе утырып китүләре, шул сәбәпле әйтер сүземне әйтәлми калуларым, әләм күтәрүләр, учак кабызулар барысы, барысы да Бу гомеремдә иң бәхетле вә иң кыен көннәремнең берсе булгандыр һәм шул кон минем очен ике мәртәбә кабатланды Бөтен нечкәлекләренә кадәр диярлек! Башкаларыныкы кебек үк. бү төшемнең дә асыл мәгънәсенә бүгенгә кадәр төшенә алганым юк. Моның белән ни әйтергә теләде миңа Табигать? Нәрсә аңлатты? Мәңгегә хәтердә уелып калачак балачак мәхәббәтенең учак очкыныдай кыска гомерле булуынмы’ Моның шулай икәнлеген мин инде ул елларда ук аңлаган идем бит югыйсә Җебек, оялчан идем Кызларны канатларын күлмәк астына яшереп йөрүче фәрештәләргә санадым Якын килергә базмадым Гади җир сүзләре белән дәшәргә кыймадым Шит ьри сүзләр исә ә.тегә күңелемдә боре тәнен кенә киләләр иде С кебек чая кызларның үзләреннән дә чаярак, гадәттә, үзләреннән олырак үсмерләрне, бәлки әле егетләрне яратканнарын кайлардан белеп бетерим ли мин ул чак га?! Ә тормышта тулаем кабатланган теге төшне мин барыбер ни белән дә булса аңлатудан гаҗиз. Монда минем аным ла. акылым да ирешмәслек ниндидер Боек Сер яшеренгән Слетта С. белән соңгы тапкыр очраштык та инде без Шуннан сон ул бер генә тапкыр да минем төшемә кермәде Авылыбызда сигезьеллыкны тәмамлап. Иске Шогер урта мәктәбенә килдем Башка авылдашларым-класст ашларым да байгак иде Тугызын- чы класста укый башладым. Чит-ят укытучыларга күнегү ифрат авыр булды. Менә унынчы класс... Балтасы суга төшкән кешедәй күңелсезләнеп, җаныма урын табалмый йөргән вакыт. Җитмәсә, өзслеп-өзелеп авылны сагынам, җитмәсә, тагын С.нс сагынулар бәгырьне телә. . Шундый көннәрнең берендә ничектер шулай И. белән сөйләшен киттек. Ишле гаиләдә үги ана белән яши икән. Кагу-сугулар да булгалап тора икән. Тора-бара дуслашын киттек. С.нең үсмер хәлендә уелып калган кабатланмас сурәте күңелемнең ерак төпкеленә бикләнде. Мин шунда үзем өчен ифрат җайсыз бер сыйфатым барлыгын аңладым Аралашып киткән кешемә бик гиз ияләшәм. якынаям, юксынудан ихлас газаплар чигәм икән... Әмма кешедән күңелем бер бизсә, бәгыремә утырган салкын боз һичкайчан да башкача эреми икән инде. Баштарак икенчесеннән битәр беренчесеннән курка идем. Армиядән кайтып, «ыштансыз студент» килеш гаилә корып җибәргәч тә байтак еллар, хәер, әле хәзер дә чамасыз чибәр, ниндидер көч белән үзенә тартып, күңелне кытыклап юрган хатынкыз затларыннан читтәрәк йөрергә тырышам Ялгыш берәрсе күңелгә якынаеп китәр дә аннан соң аллам сакласын! Төмрәеп юрган сөекле газиз хатыныңны кая куярсың?! Хәер, соңгы елларда куркуымның беренче өлеше инде бетә бара иллегә җигеп килгән ир кайсы кызга кирәк?! Ә икенче өлеше ар-тирә кыймылдап куя. йа хода, бердәнбер хатынымнан биздерә күрмә, дим... Бу кадәресе белән бераз алгарак киттем шикелле. И. белән дуслашуым хакында сөйли башлаган идем бит әле. Шул. һич көтмәгәндә, уйламаганда дигәндәй, кинәт ияләнеп киттем аңа Ярата башладым. Әмма аның тарафыннан да мәхәббәт казандым дип әйтәлмим. Мәхәббәтемне кабул да итеп бетермәде ул, кире дә какмады. Унберьеллык мәктәпне тәмамладым. Казан дәүләт университетына укырга кердем. Аннан армиягә алдылар. Хезмәтем Көнбатыш Казагы- стан шәһәрләренең берсендә башланды. Казармаларыбыз — кайчандыр легендар Чапаев дивизиясеннән калган аг абзарлары. Караңгы төстәге мастикага буялган идәннәр. Кара одеяллар җәелгән ике катлы караватлар Томаулы борынга да пашатыр спиртыдай ярып керердәй яман тир, вакса исе Иркен кырлар-болыннар. әкияти урманнар иленнән килеп кергән табигать баласы күңеленә юылмас юшкын булып утыра иде бу күренеш Ямансулата, сагыну хисен бермә-бер арттыра иде. Шунлыктандыр инде, әйтә дә. И.гә дә атнасына икешәр-өчәр хат яза торган булдым. Сагыну сагышлары белән мөлдерәмә иде ул хатлар... Ана күңеле балада, баланыкы далада, дигәндәй, әти-әнидән бигрәк төшләремә И аеруча еш керә иде Иң истәлеклесе менә монысы булды. Ул елларда Иске Шөгер авылының ике катлы мәдәният йорты эшли тснә башлаган иде әле. Авыл яшьләре белән без төрле тамашалар әзерлибез, концертлар белән тирә-күрше авылларга да чытып керәбез. Культура йорты директоры Р. абый бик җор кеше, сыңар куллы булуына карамастан. телләрен сул якка әйләндерә дә теттереп гармунда уйный .. И. мәдәният йортының икенче катына урнашкан директор бүлмәсендә. Р абый янында утыра, имеш. Озын җиңле озын кара күлмәктән. Йөзе борчулы Тырышыптырышып Р абыйга нидер аңла га, имеш Шуннан соң кинәт безнең капка төбе пәйда булды. И белән мин шундагы эскәмиядә утырабыз. Ул инде ап-ак күлмәктән. Икебез дә шундый шат! Мин бу төшне ни дип юрарга да белмәдем. Әллә ни хикмәт тә эзләмәдем. Р абый белән бергәләп концертлар куеп йөргән кешеләр ич без Шундый серлерәк төш күрүемне И. белән дә уртаклашмый калмадым. билгеле. Ничек күрсәм шулай бәйнәбәйнә хатка да яздым. Ниһаять! Зарыгып көткән чираттагы хатым килеп җитте. Кош геле кадәр генә дип булмастыр монысын. Конверты шактый калын күренә. Безнең частьта, хат килгәч, бәхетле хат иясенең борынына атнаның фә.тәненче көне санынча әлеге конверт белән сугу гадәт кә кергән иде. Бу 64 . хат килгәндә атнаның соңгы көне булгандыр, күрәсең, хатны кулыма алганчы, борынымнын бузарып чыкканы хәтергә кереп калган Озын сүзнең кыскасы, түземсезләнеп хатны ачам. Гадәттәгечә түгәрәк, матур хәрефләр буйлап күз карашым белән йөгерергә керешәм Тик бу ни бу? Гадәт и хат башламыннан сон күзләрем, сөрлегеп, туктап кала. Бөтенләй дә мин көткән хат түгел ич бу! И ут иткән ич монда мине, дөньяда яшәрлегемне калдырмаган. Мин. дигән, сине жүнле генә кешегә санап йөри идем, дигән, ә син, фәлән дә фәсмәтән. минем арттан «койрык» калдырып киткәнсең, дигән. Кыскасы, биргән генә кирәкне' һәм бик дөрес биргән Нигәме? Үз хикмәте булган икән шул әлеге төшнең Әйе. дип дәвам иткән сөеклем, Р. абый мина байтактан битараф гүгел. дигән Син армиягә киткәч, ул мине берничә тапкыр озата ла килде Шаярып кына берничә мәртәбә үбештек тә Халык арасында имеш-мимешләр дә чыкты бугай Әмма син бит яхшы беләсең. Р абыйның жәмәгагс. балхза* ры бар, мин аңарга кияүгә чыгарга җыенмыйм, дигән һәм башкалар, һәм башкалар. . Башыма гөрзи белән китереп ордылармыни, миңгерәп киттем хәтта. Көчкә укып чыктым да. дөньяда юк сүзләр белән үземне сүгәргә тотындым: ахмак, сантый, сарык Соң. күрәләтә кем шундый хат яза инде сөйгән кызына? Шундый хаттан соң кем сиңа рәтле җавап язсын инде, йә9 Шул кирәк сиңа, башына ни килде шуны язып ятмассың бүтән . Әмма күпмедер гомер узгач, төш белән он арасындагы тәңгәллек минем күңелгә көя күбәләге булып төште, бәгыремне кимерә башлады. Ул күбәләкнең исеме халыкта «көнчелек» дип йөргслә шикелле һәм шул гөш димме, ул күңелгә салган «көя күбәләге» димме. И. белән булачак мөнәсәбәтләрне хәл итте армиядән кайтып, бер очрашып аңлашканнан соң без аның белән мәңгелеккә аерылыштык. Әмма шуннан соң ул озак еллар минем төшләремә кереп изалый торган булды Адымнар белән барып җигәрлек, әмма кул сузымы җитмәс арадан торып, сүзсез, әмма чиксез үпкәле карашы белән җәзалый торган булды ул мине. Намусына тап гөшерердәй бер гамәл дә кылмаган илем, югыйсә Ә менә шундый төшләремнең тормыштагы әһәмияте гурында уйлана башлагач, әлеге төшнең язмышымдагы иң мөһим борылышларның берсен ясарга мәҗбүр иткәнлеген икеләнми әйтә алам Дөньяны танып белгәндә, бер-беребез белән аралашканда без берничә гойгы ярдәмендә эш итәбез күрәбез, ишетәбез, тәнебез белән тоябыз, әйберләрнең исеп, тәмен аерабыз Әмма етп кына үтемне дә сискәнергә мәҗбүр игкән тагын бер тойгы гурында сөйлисем килә. (Миндә гснәдер димим, бәлки шундый ук тойгыларны сезнең лә кичергәнегез бардыр ) Армиядә. 11 тә бәйле гөш күргән чорларда булды бу хәл (Казагы- сганда мин нибарысы өч кенә ай хезмәт иттем ) Солдатларга азга гына бирелә торган буш вакыт Бу вакытта гимнастеркага ак яка тегәсең, өс-башыңны тәртипкә китерәсең, хат язасың, китап укыйсың. Шулай хат язган чагым иде Рөхсәт итслмәсә дә. караватка утырып, каршыма куйган урындыкта язам Гарәп хәрефләре белән Авылдагы әдәбият укытучыма. Әюпова Рәхимә апага Шулчак казарма ишеге ачылды (мин аңа аркам белән утыра идем), аннан култык астына гәзиткә пөхтәләп төрелгән китап кыстырып, ө гкән сержант Барышев килеп керде Икс катлы караватлар хасил иткән аралыктан узып, ул үз караваты янына килде, теге гөргәген култык астыннан алды, тумбочка ишеген ачты һәм. төргәген куярга дип. иелә башлады Мин сискәнеп киттем Көпәкондет. күзләрем ачык килеш төш күреп утырмыймдыр ла?! Мин ялт итеп артыма борылдым өлкән сержант чыннан да. иелеп, тумбочкасына пөхтәләп гәзиткә төрелгән китап куеп тора иде Төргәген куйгач ук минем янга килде. Караватка утырган өчен ЦУ («денные указания» Командирлар әрләвен солдатлар үзара шаяртып шулай дип йөртәләр) бирергә иде исәбе. Әмма гарәп хәреф гаре белән «сырлана» башлаган хатны күргәч, минем шундый «сәләтем» барлыгына шаккатып (бию. $ .к у • »я 65 мандолинада уйнау кебекләрен күрсәтергә өлгергән идем инде), дустанә шелтәләү белән генә чикләнде. Дөресен әйтим, хезмәтемнең беренче көннәреннән үк кешелеклеге. кечелеклеге, шул ук вакытта акыллы таләп- чәнлеге өчен хөрмәт итә идем мин аны. Ул мине тырышлыгым өчен ярата иде. Ә элемтә гаскәрләрендә, аяклардан бигрәк, баш белән бармакларны яхшы эшләтергә кирәк. Арка белән «күрү» сәләтемнең иң көчле чагылышы әнә шул көнне булды. Шуннан соң һичкемне, һичнәрсәне «арка белән күргәнем» юк. Әмма, үзем дә аңламастан, култык астына төргәк кыстырган өлкән сержантны ишектән алып үз урынына кадәр дистәләрчә адым ара узган вакытта ниндидер «локагор» белән күзәтеп утырганым хак. Күргән төшләремнең истә калган кадәресен кабат хәтеремдә яңартып утырганда (кызганыч, аларны теркәп бару элегрәк уема килмәгән. Килсә дә. теркәп бара алмаган булыр идем, бәлки. Үкенечкә. Гариф Ахунов. Рабиз Батулла кебек әдипләребездәге көнләштерерлек төгәллекне Хак Тәгалә миңа биреп җиткермәгән) мин бер нәрсәгә игътибар иттем. Күргән төшләремнең күбесе мине өндәге вакыйгалардан ныграк тәэсирләндергәннәр икән Күңелле, шатлыклыларына караганда, моңсулары күбрәк булганга, алар йогынтысыннан шактый озак арына алмыйча интегә идем. Кемнәрдер тарафыннан үзем өчен куркыныч нәтиҗәләр чыгарылу ихтималы булса да, мин монда дөресен әйтергә тиеш: өнемдәгегә караганда, төшләремдә реальрәк яшимдер сыман тоела иде мина Мисалга шундыйларның икесен китерим. Армиядән Казанга Октябрь бәйрәмнәреннән соң гына кайтып, укуымны дәвам иттерергә азапланып йөргән вакытлар. Тулай торакта урын калмаган. Стипендия юк. Өстә —стйршина формасы Анысы декан, проректор, ректорлар бусагасын таптап, бүлмә, стипендия «яулар» өчен кирәк. Солдат хезмәтенә киткәнче булган курсташларым Сәгыйть Хафизов (хәзер галим. Башкортстанда яши) һәм Харрас Әю- пов (шагыйрь) бүлмәсендә урындыклардан тезеп салган «ятак»та төн кунам. Көннәрем лекцияләрдә һәм проректор бусагасын таптап уза. Тартыш казы бара. Йә «старшина» Дәрзаманов проректорны җиңә, йә проректор Дәрзамановны. Старшина кителе җиңде бит тәки! Әле үземә генә түгел, армиядән әйләнеп кайткан тагын бер курсташыма да торактан урын алып бирештем. Яз көннәре җитеп, шулай бүлмә алу куанычыннан канатланып йөргән мәлдә. . Бөтен бәйрәмне бозды да куйды бер төш. Язгы көн. Күктә кояш Күңел күтәренке, кәеф шәп. Ниндидер семинарда искиткеч җавабым белән группадашларымны да. укытучымны да шаккатырып, горур гына кыяфәт белән тулай торакка кайтып киләм, имеш. Тукта! Чү! Ачык тулай торак тәрәзәләренең берсеннән илереп, тилмереп кычкырган аккош тавышы килә. Нигә шулай үрсәләнеп кычкыра ул. кемнәр изалый, кайсы кансызы җәзалый шулай?! Тукталыштан бар куәткә тулай торакка чабам. Йөрәгем ярылыр чиккә җигеп тибә. Мин чабам, тулай торак исә акрын гына чигенә бара сыман. Ниһаять, ишек. Аны каерып ачып, коридор баскычына^атылам. Чамасыз көчәнүдән аяк тамырларымны авырт 1ыра-авырпыра баскычлар буйлап өскә йөгерәм. Соңгы аралык. Соңгы арата. Ә колагымда — хәлсезләнгәннән* хәлсезләнә барган аккош тавышы. . Коридордан җил булып кына узам. Атылып, бүлмә ишегеннән килеп керәм. Әмма соң икән шул инде. Аккошым тынган. Бүлмә, җәйге көндә кар өермәсе уйнагандай, ак йомшак аккош мамыгы белән тулган. Ә егетләр шаркылдап көлешәләр — аккош шулпасы пешерәләр икән... Шушы төштән калган авыр тойгылар бер генә түгел, берничә еллар эзәрлекләде. Лекцияләрдән кайтып, тулай торак ишегенең тоткасына кулым орынуга, колагымда тилмереп кычкырган аккош тавышы ишетелгәндәй була да, тетрәнеп китәм. Бүлмәгә аңлатып булмый торган эчке бер курку белән якынлашам. Ишекне ачармын да, ак мамыкка баткан урын-жирне. тынсыз, җансыз яткан аккошымны, мина карап шаркылдаган бүлмәдәшләремне күреп, йөрәгем ярылыр сыман тоела Вакытында мин. шушы төшкә нигезләнеп, бер хикәя дә язган идем Күпкә күләмлерәк, күпкә хислерәк иде ул. Әмма мине тетрәндергән нәрсә хикәя белән танышкан дусларымны битараф калдырды Нәрсә турында икәнлеге аңлашылмый диделәр Аңлаешсыз язманың чүп булып Я1мавы хәерлерәк, дип. кулъязмамны чүп чиләгенә тондырдым Ә хәтер барыбер үзенекен саклый Хәзер мин бу төшне табигатьнең үлем алдыннан җан авазы белән безгә дәшүе, үз җаныбызның үзебезгә илереп ялваруы дип кабул итәм. Аккошыбызны бәхетебез, киләчәк язмышыбыз, киләсе буыннарга тормыш. яшәү чыганагы булган Табигатьананы шулай шыр кычкыртып мәсхәрәләмибезмени без"*' Әлеге төшем мине табигатькә бөтенләй башкача карарга өйрәтте. Хәтта гади күзгә яхшылап күренми дә торган бөҗәкнең дә безнең кебек үк ж а н и я с с икәнлеген, ана да бары тик бер генә гомер бирелгәнлеген. безнең бу Җиһанда яшәргә күпме хакыбыз булса, аларның да нәкъ шулкадәр үк хаклары барлыгын агигарга. аларны җәберләмәскә, аларны я ра з ы р г а өйрәтте. Төшләремнең бер ишләре ак-кара, күп очракларда исә төсле булып керә. Баксаң, бу хәл очраклылык кына түгел икән Кичерешләргә, аеруча үзенчәлекле вакыйгаларга бәйле төшләр, гадәттә, күптөсле булып керәләр. Сөйләргә җыенган яңа төшемне миләүшә төсендәге буяу белән ясалган рәсемгә тиңләргә мөмкин Шундый картиналар була, аны бер генә тапкыр күрәсең, әле анда да күз сирпеп алган буласың, әмма ул инде синең гомерен буена истә кала. Ниндидер хәрәкәт, динамика юк иде анда Үзеңне гаҗәеп бу табигать күренешенең уртасында дип тә. шул күренеш тасвирланган картина алдында дип тә хис игәргә мөмкин иде Чалт аяз кон. Бөтен дөнья миләүшә төсендә. Ул төтенсыман ярым үтә күренмәле томанны хәтерләтә Кипарислар сыман күккә сонган агачлар, дөресрәге, агачлар сыман биек, әмма урман аланлыкларында, су буйларында гына үсә юрган тана койрыгы (люпин) чәчәкләрен хәтерләтүче искиткеч матур куе әрәмә булып үскән үсемлекләр дә миләүшә төсендә, чәчәкләре аксыл миләүшә, яфраклары куе миләүшә, кәүсәләре кара-кучкыл миләүшә Кайчандыр үзем күргән манзарадан бигрәк, күңелемә күктән. Галәмнең ерак бер төбәгеннән иңгән сурәт булып хәтердә калган ул. Шул гаҗәеп манзараның уртасына басып, тап ка тып карап тору, менә хәзер күргәндәй хәтердә саклана Гаилә корып җибәргәч, кайбер үземне сәсрсендергән хис-тойгылар, мин. гайре табигый, дип санатан кичерешләр юкка чыкты, дигән идем Алай ук түгел икән Шуларның берсе очу галәмәте. Төпсез упкын төбенә атылулар, күккә ашулар белән кайчан алышынгандыр, тот аен белмим Әмма 40 яшьлэртә кадәр төшләремдә мин еш кына оча башладым Төш тәрендә очын караган яисә әле хәзер дә ул халәтне кичерә торган кешеләр мине яхшы аңларлар. Ул тойгыларның чынын бары тик та тәм гизүчеләр генә татый торганнардыр Упкынга төшү белән күкләргә очу арасында бер уртаклык бар аларның икесе вакытында да тән. гәүдә авырлыгын тоймыйсың Аерма зуррак беренчесендә һәр мизгелдә бәрелеп үлү куркынычы янаса, икенчесендә бөтен барлытыңны аңлатып булмаслык куаныч. шатлык хисләре били һәм ул а тылуочышлар күнчелек очракта очкыч машина яки башка җайланмалар белән бәйләнмәгән була Шунысы кызык, әлеге очыш хисен татып уянганнан сон күңелнең ничектер сафланып, җиңеләеп, чистарып калганын тоясын Алай гына да түгел, өстеннән очып узган урыннар аермачык булып кабат күз алдына килә Әйтерсең лә. тән ятакта ял итеп яткан арада җан күкләргә ашып, ерак төбәкләрдән сәяхәт итен кайткан Төшләремдә татыган очыш хисләре бер-берләренә ифрат охшасалар да. очыш алдыннан булган халәт һәм очыш шартлары төрлечә. Бер очракта ничектер кош сыман кулларымны җәеп, талпынып очсам, икенчесендә үземне кинәт күктә хис итәм. Очышларым, нигездә, туган авылым, аның елга-күлләре, урман-кырлары, мәһабәт Урал тауларының чылбыры саналган тәбәнәкле-биекле таулары белән бәйле. Алар өстеннән очып узу яки берара гына тилгән сыман «эленеп» тору шундый рәхәт! Балачак һәм яшьлек елларымда мин аларның күбесен җәяүләп уздым, елгаларында балык тоттым, су коендым, кырларында җир сөрдем, иген урдым, бер эшсез, күңел өчен генә табигать кочагына кереп югалган чакларым да аз булмады. Шунысы гаҗәп, алар өстеннән чынлык га бер генә тапкыр очып узганым булмаса да, төшләремдә мин аларны югарыдан таныйм: кайсы урман, нинди алан яки тау икәнлеген әйтеп бирергә була. Очыш хисе капыл башлана. Ул күңелгә бик хуш килсә дә, кинәт түбәнәя яки төшә башласаң, куркыныч. Төшләремнең берсендә, мәсәлән, үзебезнең авыл урамына килеп төшкәнмен, имеш. Очыш тизлегем беткән. Җан фәрман йөгерәм. дүрт-биш адым баргач, җирдән аерылам да. кабат төшәм. тагын йөгерәм Борылыш артында гына өебез, имеш. Кичке эңгердә уты кабызылган якты тәрәзләре балкый. Әмма очыш тәмамланган, өйгә кайтып җитәрлек хәл калмаган. Мондый чакларда куркып уянасың, йөрәгең күкрәк читлегеннән чыгардай булып тибә. Чаңгы киеп Шөгер урманнары өстеннән, мәктәп елларымдагы мәхәббәтем И. яшәгән йорт тирәсеннән урап узганым бар. Ниндидер билгесез урман, кыя ташлар өстеннән очканда үземә төбәлгән мылтык көпшәсен күргәч, кинәт түбән агылып, котым алынып, куркып уянганым бар... Тирә-якта кара бушлык Тирә-юньдә эрелеваклы бихисап йолдызлар. Шулар арасыннан аңлатып булмаслык тизлек белән Җиргә төшеп килгән мизгелне күргәнем бар... Бервакытны, йомшак кызыл келәмгә утырып, борынгы авыл өстеннән очтым. Аста —түбәләре салам белән ябылган бәләкәй-бәләкәй генә өйләр, ишек алларында кисап-килеләр. чирәмдә бәбкәләрен иярткән казлар йөри.. Бер халәт турында кабатлап әйтәсем килә: әлеге очышлар вакытында кичергән тойгылар бик озакка хәтердә кала, реаль сәяхәт тойгысын уята. Мондый төшләрнең талантлы рәссамга керүе хәерлерәктер. Ул аларны сәер әсәрләрдә сурәтләп бирер иде Төшләрдә очыш хисен 40 яшьләргә кадәр еш кичердем. Соңгы вакытларда исә ирекле очыш ләззәте егылып төшүдән курку тойгысы белән аралаша башлады, һәр нәрсәнең үз вакыты була, күрәсең. Минем «очышмларның да сәгате тулгандыр, вакыты чыккандыр, дигән идем дә... Әлеге кулъязманы төгәлләгәндә генә... гагын «очтым» бит, әй! Тәнемнең дип әйтимме, җанымның диимме, кайсыдыр бер күзәнәге бу фикерем белән килешеп җитмәде, күрәсең. Студент елларымда, иш янына куш булыр дип. аннан соң Татарстан радиосында мөхәррир булып эшли башлаган көннәремдә, гаиләмне 6 квадрат метрлы подвалдан куып чыгармасыннар дип, алты ел чамасы урам себердем Ул еллар артта калды инде. Әмма. . Бу төшем шундый- рак нәрсәдән башланып китте. Эшләп-эшләп, язып-язьш та дөньяның очын-очка ялгый алмагач, тагын урам себерү эшенә керешкәнмен, имеш. Йомшак ястык сыман түшәлеп, ап-ак кар явып киткән. Дүртенчедә укый торган кечкенә кызыма да көрәк тоттырдым да икәүләп эшкә киттек. Кәеф шәп. Беләкләрдә көч элеккечә уйнап тора. имеш. Ындыр табагында бөртек җилгәргәндәй кар көрәргә тотындык. Тик... җәй икән бит. Мин озы-ын саплы себеркене кулыма тоткан килеш, өйгә кайтып барам икән. Тик таныш булмаган урамнан китеп, шәһәрнең икенче бер читенә барып чыкканмын Гаҗәп! Казан түгел ич бу! Мин гомеремдә дә күрмәгән, әмма бик таныш бүтән шәһәр. Асфальт юл янәшәсеннән сөзәк кенә дамба күтәрелеп китә. Ул күпереп торган яшел чирәм белән капланган. Йөз — йөз илле адымнар чамасы югарыдарак кызыл кирпечтән салынган түгәрәк манарасыман корылма. Манаранын ике ягыннан да. аз гына почмак ясап, кызыл кирпеч дивар сузылган. Ә кызымны... онытып калдырганмын лабаса! Өйгә кайтып китте микән’’ Әллә, мине эзләп, күз яшьләрен түгәме? Тизрәк, тизрәк кайтып җитәргә кирәк! Әмма кайта белмим юлны онытканмын Тукта, мондый чак ларда оча идем түгелме сон мин? Турник тимеренә эленгән шикелле, себерке сабына ике куллап ябыштым да. йөгереп киттем. «Күтәрелеп кенә китә кур. өемә, балаларым янына илтә күр!» дип, эчемнән генә себерке сабына ялварам. Берничә адымнан күтәрелеп тә киттек, рәхмәт төшкере! Чытырдатып күзләремне йомдым, ачсам, егылып төшәрмен кебек Шулай да бер мизгелгә ачтым күзләрне. Ниндидер тирән чокырлар, ерганаклар өстеннән очам икән. Урманны да уздык. Таныш бакчалар Әмма өйгә кадәр җитә алмадым. Күңелемне биләп алган билгесезлек, бушлык, чарасызлык хисеннән сискәнеп уяндым Чарасызлык дигәннән, бу хис минем байтак төшләремә хас нәрсә. Мин монын сәбәбен берни белән дә анлата алмыйм Бәлки балачак тәрбиямдә ни дә булса җитешмәгәндер. Бәлки башка сәбәпләр бардыр Мин үземне белгәннән бирле үземнән, кылган гамәлләремнән, эшләгән эшләремнең нәтиҗәсеннән канәгатьләнү хисе кичерә алганым юк Ул хис туса ла, балкып алган яшен яктысы сыман тына Бәлки монын да йогынтысы юк түгелдер... Әмма төшләремдә мин еш кына тозакка килеп эләккән кеше хәлендә калам. Аларның һәммәсе матур гына башланып китә югыйсә. Әйтик, матур гына бинага килеп керәм Матур гына бүлмәләрдә йөрим. Бермәлне мине нидер ашыктырырт а готына Кемдер, нәрсәдер эзәрлекләргә керешә. Алдымда бер-бер артлы каршылыклар, киртәләр туа башлый: әйтик, йөгереп барган җирдән тузанга, чүп-чарга манчылып беткән базга килеп гөшәм. һавасыз тык тан изаланам, аннан мең бәла белән үрмәләп, ниндидер тар аралыкка килеп керәм. инде иркен һавага килеп чыктым дигәндә, түшәм белән түбә тогашкан кыекка барып гөртеләм Урыслар моны «кошмар» диләр Хәер, биш гасырга якын шушындый кошмарда яши бит инде татар халкы. Казан ханлытын Явыз Иван яулаган уналтынчы гасырдан бирле, һәм хәзер дә шундый чарасызлыкларга көн саен диярлек тарып торабыз. Баш мие өндәге шул чарасызлыкларны. төштә генә булса да. конкрет хәл-әхвәлләрдә ахырына җиткереп. очлап кына куядыр, бәлки. . Әйтик, үзе бик таныш га, ганыш та булмаган авыл Үзебезнең авыл Мин инде анда кимендә мең тапкыр булганмындыр. Куанып урамнарыннан үтәм. шатланып өйгә килеп керәм. сөенеп атам анам белән күрешәм. Күршеләр белән дә очрашырга чыгын кигәм дә өебезне табалмый гил- мерәм. Авыл да тозак-лабиринг. бернәрсәнең дә очын табып булмый юрган йомык әйләнә. Болары, бәлки, туган төбәктән мәңгелеккә чыт ып киткәнем өчен гутан табигатемнең миңа мәңгелеккә дучар иткән җәзасыдыр. Дус малайларның берсе Риф иде. Без аның белән авылдан икебез ике тарафка чыт ып кит кәнче сердәшләр булдык Йөз тапкыр сугыштык (хәер, мин адәмчә тәмлән, һәйбәт ләп сугыша да белмәдем), мең мәртәбә дуслаштык. Хәтта безнең күзләребез дә бер үк кызга төшә торган иде Мин кызларны чын-чынлап яратып китә торган булсам. Риф моны күңелле шаяруга саный Аннан сон миннән ике өстенлеге дә бар ул җитеш гаиләдән, өс-башы шәп. ни теләсә, шул бар диярлек Өстәвенә шактый тәвәккәл, минем кебек җебек түгел Әмма без барыбер дуслар булып кала килдек Байтак еллар икебезнең бер кызны яратып йөрүебез дә комачауламады моңа Кыскасы. Риф белән без гел диярлек бергә булдык, юа, кузгалак, какы, җиләк, чикләвек ише нәрсәләр артыннан кардан яңа ачыла башлаган тауларга, әрәмәле елга буйларына, болыннарга, урманнарга йөри торган идек. Әлбәттә, юл буе — әкият. Никадәр әкия! сөйләнгәндер ул юлларда?!. Инде — төш. Мәш килеп Рифләрдә уйныйбыз, имеш. Шулчак сеңлесе өй базына төшкән икән дә куркуыннан чырыйлап кычкыра, әни. елан бар. елан! ди икән. Карасак, базның стена кырыеннан, чыннан да, елан шуышып бара. Үзе ап-ак. Башында нәни генә алтын таҗы да бар. Еланнар патшасының сөекле кызы! Эчемдә курку катыш сөенеч. Куркам — елан барыбер елан инде ул. Сөенәм ак елан бит. Ак елан күргән кеше бәхетле була, диләр. Таҗлы ак елан- еланнар патшасының сөекле кызы, дип әкиятләрдә укыганым бар. Аны бәладән коткарсаң, ул гүзәл кызга әверелеп, коткарган егетнең кәләше була, ди. Ак елан бик кызу шуыша, баз стенасындагы оясына кереп качарга ашыга, илереп елаган кызчыкка кагылырга гамендә дә юк. Әмма Рифнең әнисе кызының елаган тавышына йөгереп килде дә. тиз генә базга төшеп, елан өстенә ташланды. Муеныннан эләктереп буа да башлады. Ак еланны! Еланнар патшасының сөекле кызын! «Апа җаным, тимә, ак елан бит ул, патша кызы, кешене чакмый ул!» — дип ялвармакчы булам. Булмый. Өнем юк... Ә күрше апама үз баласы кадерлерәк шул. Аның өчен еланның ниндие дә — елан... Буып ташланган бичара ак елан хәзерге көнгә кадәр хәтеремнән чыкмый Шушы төш белән — һәлак ителгән ак елан белән үз язмышым, халкым язмышы арасында ниндидер бәйләнеш бардыр сыман. Инде ничә гасырлар дәвамында шулай күзгә күренмәгән куллар белән буып кил- мәделәрмени безнең бәхетебезне? Безне тәхете җимерелгән, таҗы таланган, үзе әсир ителгән Сөембикә ханбикә заманнарыннан бирле матди ярлылыкта, рухи коллыкта асрамадылармыни? Хәер, буардай кулларның бүген дә якаларыбыздан ары киткәннәре юк. Ә яка белән бугаз арасы, элеккечә, Казан белән Мәскәү арасы кебек... * * * Күргән төшләремне кабат хәтергә төшереп, гөрләргә аерганда, ала- рны кимендә биш төркемчәгә бүләргә мөмкин икәнлегенә игътибар иттем. Беренче. Көндәлек тормышта булган хәлләрнең, вакыйгаларның чагылышы. Аларның кеше үзе йоклаганда баш миендә кайтаваз булып чагылуы. Менә шундый «кайтаваз»ларның берсе. Язучылар берлегенә керергә әзерләнеп йөргән көннәрем. «Солдат булдым» исемле юка гына шигырьләр кигабым чыккан чорлар. Танылган композитор Ренат Еникеев шул китапчыкка кергән ун шигырьдән бер бәйләм җыр язып куйган. Шулармы аерым җыентык итеп Татарстан китап нәшриятына тәкъдим иткән. Мөхәррир итеп нәшриятта бөтен хезмәт гомерен эшләгән Сания ханым Сибгатулдинаны билгеләгәннәр. Беркөнне мөхтәрәмә мөхәррирә мине үз катына чакыртып алды «Җәүдәт энем,— ди миңа Сания апа.— күп шигырьләреңне бу хәлендә үткәрә алмыйбыз, шактыен төзәтергә, кабат язарга туры килер»,—ди. Мин үземне ипле кешегә саныйм. Файдага дигәндә, бер үк нәрсәне ун тапкыр, аннан да артыграк эшләргә риза. Тик бөтен бәла шунда: бердән, бу шигырьләр әле күптән түгел генә аерым китап булып чыккан, икенчедән, җыр булып, радио фондына кабул ителгәннәр. Үзенчә салган әзер йортны җимереп, күршең теләгәнчә төзергә кирәк, кыскасы.. Шулай да тыңлап бетерү лазем — өлкән кеше сүз әйтә. — Кай җире килешмәгән соң бу шигырьләрнең, Сания ханым?— дим. «Килмәгән җирләре» күп икән шул. «Алмаз» исемле шигырьдәге «Бияләй ишлесынарлы» дигән юлда «ишле-сынарлы» дигән сүзләр аңлашылмый икән Сон. мин әйтәм. бала чакта гына түгел, олыгайгач та. үз ишен тапмаганда, төрле иштән бияләйләр кигән чак була.. Юк! дип кырт кисә апам. Татарда андый сүз юк. Тагын нәрсә ярамый9 дип сорыйм. «Наза» дигән шигырендә «Сузылып бар буена, чәчәкләр су коена». дигән юлларың. Чәчәкләр ничек, бар буена сузылып, су коенсыннар инде, йә? Су сипкәндә, киресенчә, бөгелеп төшә алар! Мин. чәчәкләрне су коенучы бала сыманрак күз алдына китереп, язган идем Тик мөхәррирем тыңларга да теләми Төзәтергә вәссәлам! Сыер дуласа, аттан яман, дигәндәй, мин дә тоякларымны җиргә терәдем хәзер. «Бу китапны мин төзеп китермәдем, чыгарасын чыгардым. бик кирәксә, композитор белән сөйләшегез. Булдыра алса, әнә ул төзәтсен!» дип. кабат урап килмәслек итеп, урыс әйтмешли, артымдагы күперне «яндырып», чыгып киттем. Оятыма, ишекне дә катырак ябып Iашладым шикелле. Нәшриятта, болай гына тынлата алмагач, мине һәйбәтләп акылга утыртырга булганнар Кулъязманы шигъриятебезнең аксакалы саналган Сибгат ага Хәкимгә биргәннәр. Тезмәне теттереп, йоннарымны җилдә жилгерергә уйлаганнар, кыскасы Үз фикере өчен утка да керергә әзер кеше иде Сибгат ага Кыйбласына туры килгәннәрне әләм игеп күкләргә күтәрә, килмәгәннәрне үтәли тишеп чыга. Кыскасы, минем язмышны әнә шул төзтишәр сөңгеләр хөкеменә җибәргәннәр Дөресен әйтим, бу кулъязманың Сибгат ага кулына кергәнен баштарак белгән булсам, шулкадәр борчылмаган да булыр идем. Чөнки мөхтәрәм шагыйребез ул елларда радиокомитет каршындагы художество советының җыр текстлары өчен җаваплы әгъзаларның берсе, теге ун җыр аның кулыннан үткән, «танылган шагыйребез Муса Җәлилнең олы хыялларыннан берсе балаларыбыз өчен махсус җыр цикллары булдыру. аларны музыкага якынайту иде. Бу җырларда мин шул хыялның чынга ашуын күрәм». кебегрәк җөмләләр белән хупланган иде Шуңа тәңгәл диярлек сүзләрне ул нәшриятка да язып кигергән. Бәлки, әлеге эчке рецензия Сибгат ага архивының берәр сәхифәсе булып саклана да юргандыр. Бәлки нәшрият архивына теркәлгәндер Китап чыкты. Сания ханым Сибгату длина мөхәррирлегендә, әлбәттә. Әзер китапны күрәләтә кешегә бирмәс бит инде Күләмле булмаса да. күпмедер коч куелган иҗади хезмәт Бу кадәрессн мин хәзер сөйләячәк төшемнең реаль җирлектән әллә ни аерылмаг анлыг ын дәлилләр өчен сөйләдем Әйткәнемчә, язучылар берлегенә керергә әзерләнеп йөргән көннәрем. Әмма Татарстан Язучылар берлегенең балалар секциясе алты-җиде еллап инде үз сафларын тулыландырырга ашыкмый Шундый көннәремнең берсендә төш керә миңа Зу-ур зал (мин аның байтак еллар үтеп, безнең Язучылар берлеге күчеп килгәч кенә. Комлев урамындагы элеккеге хастаханә бинасының иң олы бүлмәләреннән берсе икәнлеген аңладым). Шул үзе зу-ур. үзе бне-ек залның диварлары тирәли мөхтәрәм әдипләребез тезелгән Юк. тезелгән дин әйтү бик үк дөрескә килмәс Төркемгөркем булып басканнар. Нәкъ элеккеге тәнкыйть мәкаләләрендәгечә һәркайсы үз «обойма»сынла Менә Нәкый Исәнбәт. Әмирхан Еники. Гомәр Баширов. чын арыслан сыман чал яллары иңенә таралып төшкән. нык бәдәнле, шу т бәдәнгә торышлы юан таягын кулыннан төшермәгән Нури Арсланов. Мөхәммәт Садри, Нәби Дәүли Ни өчендер, бер ялгызы Зәет Мәҗитов Аның янәшәсендә диярлек Шәүкәг Галиев. Илдар Юзеев. Фәрваз Миңнул- тин, Мөхәммәт Мәһдисв. Әхсән Баян Хәкимҗан Халиков Шул ук тирәдә, әйтсә өнеңне алачак Аяз Гыйләҗев та булырга охшаган... Батулла да, гадәтенчә, мыек астыннан гына елмаеп, әйтер репликасы өчен уңайлы мизгел көтә... Аннан ерак та түгел — Равил Фәйзуллин, Ренат Харис, Рәшит Әх- мәтҗанов, Гәрәй Рәхим, (Роберт Әхмәтҗанов, гадәтенчә, бу җыелышка да килмәгән). Мөдәррис Әгьләмов, Рәдиф Гаташ, Рөстәм Мингалим. Ризван Хәмид һәм башкалар... Роберт Миңнуллин керфек тә какмыйча Шәүкәт Галиев тарафына карап тора Төркемдә Марсель Галиев, Фәннур Сафин, Равил Кукушкин. Картлар төркеменә, шакмаксыман әйләнәне йомып, Зиннур Мансуров, Рашат Низамиев, Рәшит Бәшәр кебек сабакташларым борын төрткән... Менә шул әйләнә уртасында Сибгат Хәким бер ялгызы. Бу җыенда минем язмышым хәл ителә, имеш. Сибгат ага, уртага баскан да. гадәтенчә басынкы, әмма ниндидер аппарат ярдәмендәме, көчәйтелгән йомшак тавыш белән сорый: — Җәүдәтнең иҗаты хакында кем сүз әйтә ала? Әлеге йомшак, әмма таләпчән салмак тавыш, биниһая олы залның диварларында, идән-түшәмнәрендә кайтаваз сыман бәрелә-сугыла йөреп. сүнә, тынып кала. Тагын Сибгат аганың тавышы яңгырый. Бу юлы ул тагын да салмаграк һәм таләпчәнрәк: — Җәүдәтнең... иҗаты хакында... кем сүз әйтә ала? Җавап юк Зал диварларына аксакал шагыйрьнең сүзләре бәрелеп имгәнәләр генә. Картлар дәшми. Аларның үз гамьнәре. Алар өчен мин артык яшь. язганнарым алардан ерак. Балалар шагыйре белән аралашыр, уртаклашыр чорлары узган Үпкәләр урын юк картларга, әле шулай җыйналып килгәннәренә рәхмәт. Зәет абый дәшмәс. Шәүкәт абый белән Илдар абыйлар да тел тибрәтми. Аларның үз шәкертләрен үстерәселәре бар... Батулла да. күзләрен кыса төшеп, мыек астыннан елмаюын гына белә. «Нәрсә, Дөрзаман, ике-өч китап чыгармас борын, язучы буласың киләмени9 Менә син минем кебек, язучы булып та, милләтче мөһере сугылып, дистәләрчә еллар әсәрләреңне бастырмый ятуларына гүзеп кара!»—диюедер инде... Кайсы гына төркемгә борылсам да. кемгә генә инәлеп баксам да. күз карашларын тоталмыйм: күзләрен кая туры килде шунда текәгәннәр дә, рәхәтләнеп гәпләшә бирәләр. Уртада Сибгат Хәким басып торганлыгын бөтенләй оныттылар, бугай. Оныттылар бугай, дигәннән, «г» авазын урысчалап. «оныттың, бугай» дип. Гали Ильясов үзебезнең Гәрәй Рәхим сүзләренә җырлап йөри бит әле. Карале, Лениногорскида Шамил абый Бикчурин җитәкләгән түгәрәккә ничә еллар бергә йөрдек бит. Мине яклап бер генә сүз дә әйтмәс микәнни? Әйтмәс шул, умарта күче сыенырлык сакалын сыйпап, «с» авазын геш арасында бераз сакаулата-сакаулата. әңгәмәдәшләренә әле генә үз авылларыннан ишетеп кайткан керәшен мәзәкләрен сөйли. Равил Фәйзуллин белән Роберт Миңнуллин, сүзебезне соңрак әйтербез тәкъдим кәгазе язарбыз, диделәр. Рәхмәт аларга. Тик менә хәзер үк кирәк бит әле ул каһәр гөшкән сүз. Берәү дә әйтергә теләми аны, берәүнең дә Дәрзаман дигән кешенең шул төркемнәрнең берсенә килеп кушылуын теләми. Сибгат аганың соңгы соравы исә, кайтавазның азаккы талпынышы сыман, сүнеп бара шикелле: — ...кем сүз әйтә ала?.. Язмышың яшьтәшләрең белән сабакташларың кулына калмасын икән ул. Шуннан да читене юк икән. Аптырагач: Зиннур, дим. син булса да әйт инде берәр сүз. мин армиядән кайткач, бер группада биш ел укыдык, сабакташ ич син. мине яхшы 72 беләсең, кирәксә-кирәкмәсә дә чамасыз туры сүзле икәнлегемне дә онытып бегермәтәисеңдер. дим. Ачуланма инде. Җәүдәт,—ди Зиннур Язучылар берлегендә үз язмышымны хәл итәсем бар бит әле минем Олы зал. Уртада — шигърият аксакалы, әз генә өмет чаткысы булса да. һәр яшь каләмгә ихтирамлы вә игътибарлы Сибгат Хәким Әйләнәдә умарта күчедәй гөжләп, үз уйларына, үз гәпләренә чумган төрле яшьтәге, төрле ижа! куәсенә ия булган язучылар Менә шундый төш. Ул чакта ук инде бүтенгемне генә түгел, күпмедер күләмдә, киләчәгемә дә караганмын икән, һәр чыккан китабымны укып, үзенчә бәя бирергә омтылган. Казаннан ерак яшәп тә Сарман районының Чукмарлы авыл мәктәбен үзенең әдәби казаны иткән шагыйрь Әзһәр Габиди. язучы Барлас Камаловны һәм Татарстан китап нәшриятында татарча да. урысча да чыккан «Төнге маҗара» әкиятен «Казан утлары» журналында башыннан алып азагына кадәр «көйрәтеп» чыккан гәнкыйгьче Ринат Мөхәммәдиевнс. шул ук журналда «Гөлназ мәктәпкә бара» китабын «тунаган» сабакташым Рәшит Бәшәрдән бүтән әлегәчә берәүнең дә иҗатыма тулаем объектив бәя бирергә тырышып караганы юк... Хәер, юкка зарланам түгелме? Тәнкыйтьче кадәр тәнкыйтьче язган- нарынны күреп алган икән, иҗатың буш түгел, димәк Күрмәмешкә салышулары монысыннан да читенрәк биг әле анын Юк. кыйнау- гукмауларга каршы түгел мин. Безнең татарла электән килгән йола инде ул... Икенче Көндәлек тормышта булган хәлләрнең, вакыйгаларның атышыннан, а.гарнын нәтиҗә. тәреннән яки көткән нәтиҗәләрне бирмө- үләре сәбәпле, канәгатьсезлек йөзеннән, баш миенең аларны ү зе көткәнчә, үзе теләгәнчә «очлан чыгуы», үзенчә төгәлләве. Мондый төшләр хакында инде укучымның ишеткәне дә бардыр. Әйтик, иң зур ачышларын төштә ясаган галимнәр, иң шәп әсәрләрен төшләрендә язган композиторлар һәм башкалар мәгълүм. Әйтик, күренекле урыс галиме Менделеев үзенең атаклы химик элементлар җәдвәлен иң тәүдә төшендә күргән Өченче. Төшкә, гадәттә, енна теге якн б) мөтьтсәбәте булган кешеләр, a.iapia кагылышлы зш-гамәлләр кер,). Бер очракта әлеге булган яки булачак ин-гамәлләр гурыдан-иры керсә, икенчесендә алар ниндидер символлар, билгеләр рәвешендә дә булырга мөмкин. Бер-берләренә охшаш шундый төшләрне берничә мәртәбә күргәч, тора-бара. юрарга да өйрәнәсең. Мисаллар. Олы кызыбызга оч-дүрт яшьләр чамасы вакыт Җәй урталарында аларны бөтен бакчалары белән җәйге дачага күчерделәр. Мин. ул елларда радио мөхәррире, ниндидер эшкә уралып, баштагы aIпаларда кызым янына бара алмадым. Хагын гына йөрде Барганының берсендә бакча җиләге алын китте бу. Су тидерсәм, барып җиткәнче бозылыр дип. баргач кына, балага юын бирергә уйлады Кызыбыз бик маг ур йөри, тазара да башлаган, дип бнк сөенеп кайтты Мин дә бнк куандым, әлбәттә. Әмма шул төнне юш керә бит миңа Кызым >чен тоткан килеш чүгәләп утырган да. ә гнем, эчем авыри дип. өзгәләнеп елый, имеш Иртән горуга хатынга: «Син җиләкне ба гага юып бирдеңме?» дим Хагыи минем бу соравыма бик гаҗәпләнде Шушындый урынсыз рәнҗетүемә хәтга, гадәтенчә, бераз гына үпкәләде дә. «Ник болай сорыйсын?» ди. Мин күргән төшемне сөйләп бирдем Хатыным, мина бик сиздермәскә тырышса да. нык борчыла баш гады Атна азагы җиткәнне дә көтмичә, бала янына барын кайтты Төшем рас булып чыкты. Әлеге лә баягы шул хәерсез җиләк инде Баланы күрү куанычыннан. хәләлем аны юып торырга оныткан икән «Ялкын» журналында баш мөхәррир булып эшли башлагач күргән төшем Хезмәткәрләремнән берсенең «армиягә» китеп, «офицер» дәрәжө* сегго ирешеп йөргән чаклары Шул хезмәттәшемнең биниһая чая хатыны килеп, чираттагы җәнҗалларының берсен чыгарып киткәч, мин дә түзмәдем— икеме, өчме көннән соң кан басымым күтәрелеп, урынга аудым. Кабат аякка басканчы ике атналап вакыт үтте. Инде савыгып, тагын ике-өч көннән эшкә чыгармын дип кенә торганда. . Кирәк бит, шундый төш керә миңа. Егетләрем эшли торган бүлмә кунаклар— башка редакцияләрдә эшли торган журналист вә шагыйрь ир-егетләр белән шыгырым тулы. Араларында инде азау теше чыгарганнар да, язучы буларак әле танылып кына килгәннәре дә бар. Бүлмәдә колун балта элсәң дә идәнгә төшмәслек тәмәке төтене. Шаулашалар. Көлешәләр. Берсе, күбебезгә яхшы таныш спорт журналисты Айрат Садыйк, ишекне кергәч тә уң якка куелган язу өстәленә сузылып ук яткан. Янына тезеп куелган өч литрлы өч пыяла банканың берсеннән кырын яткан килеш кенә, олы пыяла кружкага салып, сыра чөмерә... Уяндым да, карганып ятам. Төшкә кереп азапламасалар тагын. Болай да беләм бит инде аларның, мин югында, сыра мичкәсенә башлары белән чумганнарын! Шулай да, монысы нинди төш булыр икән тагын? Теге, рас килә торганнарыннан түгел микән? Бер җаен китереп, баргач сораштырасы булыр... Эшкә килеп, бүлмәмне ачып кына өлгердем, җаваплы хезмәткәрем килеп керде. Мин юклыктан файдаланып «бәйрәм иткән» егетләрдән туйганчы бер зарланды, ичмасам! Төшне егетләргә барыбер сөйләдем. Кайсы шагыйрь кайда басып торган, кайсының өстендә нинди кием, кайсы өстәлгә кырын яткан килеш кенә сыра чөмергән. Шаккаттылар егетләр... Дүртенче. Күрәзәче төшләр. Баштагы өчесенең табигатен әле берникадәр аңлатып булса, бу иш төшләрнең асылын махсус әзерлексез аңлап та, аңлатып та булмый, һәрхәлдә, мин фәкыйрегез аларны булган кадәр тормыш тәҗрибәмнән чыгып, кәгазь битләренә теркәп кенә калдыра алам. Бервакытны, кыш җиттеме, авылдагы йортыбызның янганы керә башлады. Төштә ут-янгын күрсәң, көн салкынаясын болай да беләм. Әмма бер кыш эчендә бер үк төш берничә тапкыр кабатлангач, пошаманга төштем. Алай да кыш, мине куркыта-куркыта, бәла-казасыз гына узып китте. Җәйгә чыккач, төшләремә су буйлары, яр буенда балык каптырулар керә башлады. Балык каптыруларның юрамасы җайлы уянганда яңгыр инде йә яуган, йә яварга җыенган була, көннең икенче яртысында ява. һава басымы, дымлылык алмашына кеше организмы исә катлаулы, сизгер, бу үзгәрешләрне тоеп, баш миенең тиешле ноктасына хәбәр итә. Бары тик шул гына, минемчә. . Ә менә кышка керүгә, тагын тотынды бит теге хәерсез төш. Аптырагач, шундый-шундый төш кереп тинтерәтә, зинһар ут-күздән сак була күрегез, дип әнигә хат язарга мәҗбүр булдым. Казаннан торып каза юрап ятмасана, дип. әни, үземне тиргәп, җавап җибәрде. 1974 ел узганчы керде бу алла каргаган тош Ә икенче кышны өй барыбер янды Бик күп көч түгәргә туры килде аны рәткә кертер өчен. Теге төш тә кереп мине изалаудан туктады. Кышкы көннәрдә еш кына ут күрсәм дә, ул инде безнең авыл, туган нигез белән бәйле түгел иде. Аллага шөкер! Шуннан соң ун еллап вакыт үтте. Җәйләрнең берсендә, 83— 85 нче еллар иде булса кирәк, бераз чиста, саф һава сулап, сөт. катык ашап килсеннәр дип. кызларымның икесен дә авылга кайтарып куйдым. Айдан артык яшәде болар. Аларга авыл ошый, картлар оныкларны ярата. Минекеләр янында сеңелкәшнекеләр дә бар. Тулы бер балалар бакчасы инде. Шулай балалар өчен куанып, гомердә бер килгән аулак өйгә сөенеп, дигәндәй яшәп ятканда, төшкә тагын янгын кермәсенме! Болдырыбызның бер почмагына ут капкан, ялкыны урамга ук чыккан, имеш! Котым алынып уяндым Төшемне хатынга сөйләдем дә. бәласеннән баш-аяк. ул-бу булгалаганчы балаларны алып кайтыйм, дип. шул иртәдә үк авылга элдердем Авылга кайтып, берәүгә дә сәлам бирми узганым юк иде. Бу юлы үпкәләп калучылар да булгандыр- алны-артны карамыйча, элдерәм генә! Өй күренгәч, пошаман басылды. Капкадан кереп, исән-имин торган болдырга да узгач, җаным тынычланды. Мәрхүм Шамил Бикчурин әйтмешли. юкка-барга ышанып йөрсән, шулай була ул. дивана! Көтмәгәндә кайгып кергәнемне күргәч, балалар сөенеште, әни куркынып калды. Баштарак, балаларны сагынганга кайттым, дигән булдым. Аннан соң инде, сүз иярә сүз чыгып, теге хәерсез төшне сөйләп бирдем Әни. аны-моны әйтмичә генә, мине болдырга алып чыкты да. әтинең җәй көннәрендә йоклый торган диван япмасын күтәрде түшәк кырының нәкъ уртасында көйгән шактый зур тишек акаеп тора иде Нәкъ минем төшкә кергән төндә балалар телевизор карап утыра икән, әни йорт эшләре белән әвәрә килә, әти болдырда үз диванында ята икән. «Сәгыйдә, янам!» дигән тавышка бөтенесе урыныннан куба. Беренче булып әни аңга килә. Чыкса әти, исән-имин килеш, кычкыра- кычкыра чәбәләнә, ә диван читендә ут телләре биешә, тирә-юньне төтен баскан Әни. әлбәттә инде, беренче эш итеп, ятакка тәмәкесен төшереп йокыга киткән Ә1ине «суыта» беренче чиләк су аның өстенә коела Боларны сөйләгәндә, балалар хәзер дә тәгәри-тәгәри көләләр. Минем исә көләр әмәлем юк. Өй тулы бала-чага харап итү. үзләре һәлак булу ихтималы күз алдыма килә дә. эсселе-суыклы булып китәм Көндәлек тормышка гына түгел, иҗатыма да кагылышлы күрәзәчел төшләр күргәнем бар. «Гөлназ мәктәпкә бара» исемле шигырьләр бәйләмем башта «Төнге маҗара» дигән әкиятем белән бергә чыгарга тиеш иде Әмма рәссам Рәшит Сафиуллин әкиягкә шундый шәп рәсемнәр ясап китергән, шигырьләр аларның композицион бөтенлегенә зәгыйфьлек китерәчәк иде. Моны мин болай да бик яхшы аңладым Рәссам фикере белән килешсәм дә, нәшрият җитәкчеләре белән бераз тартышасы иттем Дөрес чамалаганмын дәлилли торгач. «Гөлназ »ны «Төнге маҗарамдай соң ук «мәктәпкә» җибәрергә булдылар 2 3 йөз юл әйбер, зур урын да. күн кәгазь дә сорамый Балалар өчен әйбәт кенә булыр, дип. өметләнеп йөрим шулай. Әмма сизеп торам, кулъязманың хәле мөшкел, алдагы ел планына кертергә бик атлыгып тормыйлар. Уңышсызлыкларыма хатынның үземнән лә битәр борчыла торган гадәте бар. Йөкле дә вакыты, җигмәсә. Иртәгә план раслана, диясе көнне төш керә миңа. Балалар һәм яшүсмерләр редакциясе мөдире Шамил абый Рөкыйпов миңа әйтә: «Син үпкәләмә инде. Җәүдәт. «Гөлназ »ың- ны быелгы планга сала алмалык, киләсе елга күләмлерәк итеп чыгарырбыз...» Иртән уяндым да уйлап ягам тикмәгә түгел, һай. гикмәгә генә түгел бу төш' Тик ничек җанлап кына аңлатырга шуны, ничек хатынның кәефен җибәрмәскә? Ул би т шул нәшрият га ипли, барыбер беләчәк Алай иттем, болай иттем, җай кигереп әйттем моңа Шундый-шундый төш күрдем, мин әйтәм, син. зинһар, андый-мондый нәрсә чыга калса, борчылма' Кит ге хатын эшкә. Кичен «Тачма-тач күргәнсез икән, ди хатын Шамил абый бик җайлап әйтте. Җәүдәт үпкәләмәсен инде. Тәслимә. «Гөлназ. .»ны планга сала алмадык, өченче елга күләмлерәк итеп чыгарырбыз. диде» Татарстан радиосында уналты елдан аргык эшләгән идем инде. Шулай бервакытны «Ялкын» журналының җаваплы сәркатип урыны бушады. Газетажуриалларда моңарчы да урыннар булмады түгел, әмма радиодан күчеп китү уе (биш кенә ай булса да. «Татарстан яшьләре» газетасында бүлек мөдире булып эшләп алганмын икән) уема да кереп карамады. Бу юлы күңелемдә ниндидер «корт» кыймылдап куйды. Алай да бу фикеремне берәүгә дә «тишәсе» итмәдем. Айга якын вакыт үтте Көннәрнең берендә «Ялкын»ның баш мөхәррире Роза ханым Туфитул- лова шалтырата. «Җәүдәт, вакыт табып, килеп кит әле! Сөйләшәсе бар Телефоннан әйтеп булмый».—ди. Ник чакырганын чамалыйм, тик тарта алырмынмы җаваплы сәркатип эшен? Аннан килеп, үҗәтлегем, үз сүземне сүз итәргә гырышу гадәтем дә бар. Җитәкчем хатын-кыз булганда, холкымның ул ягы да баш калкытуы ихтимал. Дөрес. Роза белән бергә имтиханнар биреп, бер елны бер группага укырга кергән идек без. Укуны башлап, колхоздан бәрәңгеләр алып кайткан арада, мине җилтерәтеп солдат хезмәтенә алып киттеләр. Ул еллардан соң чирек гасыр гомер узган шул инде. Тыйнак, кыюсыз, өстәвенә сөйкемле дә бу авыл кызы хәзер инде Роза ханымга. Роза Рәхмәтулловнага әверелгән. Холкы да шактый кырысланган, утлы табага бастырырга да күп сорамый, диләр. Үзем дә —кайчандыр күн итек, телогрейка, фуражкадан университетка килгән җебек Җәүдәт түгел инде. Ай-Һай. борчагыбыз пешәр микән? Әнә шупдыйрак борчулар кичереп утырганда, яшен ялтырагандай итеп кенә, башымнан бер уй йөгереп узды: «Бар! Тәвәккәллә, бәлки, тора-бара, үзең үк баш мөхәррир дә булырсың...» Ничек кабынса, шулай сүнде бу уй, әмма ничектер сәер, үзем уйлаганнан битәр, ниндидер эчке тавыш сымаг- рак хәтеремә нык сеңеп калды ул. Мине, чыннан да. «Ядкын» журналының җаваплы сәркатибе итеп алдылар. Акрынлап кына булса да яңа эшкә ияләшә башладым. Әмма журнал чыгаруның техник якларын белмәү үзәккә үтә. Үзем исә һаман да күбрәк вакытны язмаларның телен, әдәби эшләнешен камилләштерүгә сарыф итәм. Җитмәсә, балалар язучысы буларак, мәктәпләргә чакырып тинтерәтәләр... «Азат хатын» (хәзер «Сөембикә») журналының баш мөхәррире Венера Ихсанова пенсиягә киткәч, аның урынына безнең баш мөхәррир Роза Рәхмәтулловна күчәчәк икән, дигән имеш-мимешләр йори башлаган иде инде... Роза ханым «Азат хатын»га киткәч, безнең «Ялкын» журналында көтелмәгән, минем уема да килмәгән бер хәл булып алды Унбер кешелек коллективыбыз ике төркемгә бүленде. Халык тыз-быз килә, бер бүлмәдән икенчесенә чаба. Күпчелеге хатын-кыз. пышын-пышын сөйләшәләр, үзләренчә ниндидер планнар коралар. Шуларның өчесе минем янга керделәр дә турысын ярдылар да салдылар: «Әгәр без сине, коллектив исеменнән, баш редакторыбыз урынына тәкъдим итсәк, ничегрәк карыйсың?»—диләр. Әле радиода эшләгән чакта ук «ишетелеп киткән» эчке тавыш түгелме соң бу? «Ихтыярыгыз, мин әйтәм. ерып чыга алсагыз, яхшы. Ерып чыга алмасагыз да начар түгел, барыбер сезнең белән эшлисе, журналны бергәләп чыгарасы».— дим. «Уен» башланды. Минем өчен генә түгел, әлегә яңа ысулларга күнмәгән ВЛКСМ һәм КПСС обкомнары өчен дә көтелмәгән хәл иде бу. Эшче коллективларда, гыйльми даирәләрдә дә моңа кадәр җитәкчеләрнең чын мәгънәсендә турыдан* туры сайланганы юк иде бит әле... Комсомолның өлкә комитеты, «өлкән комитет» белән киңәшкәннән соң инде, әлбәттә, коллективка сайлау үткәрергә рөхсәт бирде. Безнең олы сабан туйлары кечкенә балалар көрәшеннән башлана биз. Монда да шул: әйдә, бер юлга балалар журналындагы өлкәннәрне көрәштереп карыйк әле. ни белән бетәр икән, дигәннәрдер инде. Булачак сайлауларның якынча нәтиҗәсе инде ярылып яткангамы, сайлау көне һаман кичектерелә барды. Ул арада икенче һәм өченче кандидатура да пәйла булды. Соңгысы — ерак авылларның берсендә заманында хәрабә хәленә килгән мәктәп урынына заманча Макаренко мәктәбе торгызган, әле 38 яше тулырга өлгермәгән чая. ифрат лпмәкәр. буйдак мәктән директоры минем «Җир авазы» повестендагы төп каһарманымның прототибы (хәзер ул — журналыбызның редколлегия әгъзасы) Әнвәр Хуҗиәхмәтов иде Китте «халыкны «эшкәртү», әле тегеннән, әле моннан редакция хезмәткәрләрен фәлән кешегә тавыш бирергә өндәп чылтырату... Эзли торгач, үзләре теләгән тавыш санын җыю жасн да таптылар — редколлегия әгъзаларын да катнаштырырга! Алар инде югары оешма теләгенә каршы килмәс. «Ялкын» фиркалеләре «Яшь ленинчы» («Сабантуй») башлангыч партия оешмасында исәптә тора Димәк, партоешма секретаре дә сайласын Комсомол җитәкчеләре хуплаган иптәшкә тагын бер унай тавыш өстәлә дигән сүз... Ул арада элеккеге мөхәррирем мина тавыш бирү ихтималы булган бер ханымны эшкә үз янына алды. Димәк, мине яклаучы тагын бер 1авыш югала Ниһаять, сайлау көне һәркайсыбызга (дәгъвачыларга) үзебезнең сайлау платформаларыбыз белән таныштырырга көй билгеләделәр Баксаң, сайлауларга кадәр, иң күп вакыт минеке булган икән бит! Бер җыелышта әйткән идем «Баш мөхәррир булсам, сезне «кысрыклап», үз «яраннарымны» җыймам, читтән җаваплы сәркатип алмам, иң лаеклысын үз арабыздан билгеләрбез, киткән ханым урынына кеше алып тормабыз, аның хезмәт хакын үзебезнекенә өстәрбез, бүлмәләрдә өчәрлүртәр кеше утырабыз. Баш редакторның кабул итү бүлмәсе урынына җаваплы сәркатип бүлмәсе ясармын, үз бүлмәмне кечерәйтермен, иҗатыгызга ирек куярмын, яхшы башлаш ычларнын һәркайсын хупларга, тормышка ашырырга арышырмын. дидем; профсоюз килешсә, иҗат көннәре бирү мәсьәләсен күтәрермен. кулъязмалар вакытыннан алла кереп барса, фәлән сәгатьтә киле* гез. дип бәйләнмәм, үзем эт көнендә яшәсәм дә. фатир чиратыгызга катышмам, мохтаҗларга квартира юллау чарасын эзләрмен», дидем Асылда, минем сайлау алды платформам иде бу. Миннән яшьрәк дәгъвачыны да ялкынлылар яхшы белә Рашат Низамиен «Казан утлары» журналының проза бүлегендә эшли. Алтын таулар вәгъдә итмәде, фатир алулар моңарчы ун-унбиш елга бер була торган иде, ул тәртипне мин генә үзгәртә алмам, диде. Эш. иҗат мәсьәләләренә әллә ни кагылып тормады Өченчебез журналны тамырыннан үзгәртергә, тормышка, мәктәпкә якынайтырга тырышачагын әйтте Алай гына да түгел. Казанга якын бер җирдә «Ялкын» пионерлар лагере ачып җибәрәчәге турында сөйләде. Тат ыи да кайбер башка уй-фикерләре бар, әмма анысы әлегә нәни генә педагогик сер булып кала икән Сайлауларга сакаулы гына көннәр калып барганда, атна-ун көн эчендә мина бербер артлы ике төш керде Беренчесе Студент вакытым икән Җәй Кызыл Позиция урамындагы тулай тораклар янәшәсендәге тирән ермак төбеннән уза торган тимер толга якынлашып кңләм Нидер сизенеп, артыма борылып карасам, артымнан олы икс яме. бүреме килә Мин. куркуымнан, йөгерә башлагач, алар да чаба башлады Абынасөргенә тимер юлны узын, каршы якка чыктым да. куе үлән үскән текә яр өстснө менеп кит мәкче булам Ә тегеләр артымнан куып җиттеләр дә университет галимнәре Җәүдәт Сөләйман (идарә әгъзасы) белән Ренат Якушевка әвере леп (алар редахациятә бергәләп йөрергә яраталар иде), миңа әһәмият бирмичә, сойләшә-сөйләшә китеп та бардылар Икенчесе. «Җәүдәт!» дигән тавышка уянып киткәнмен, имеш Өченчесе дәгъвачыбыз, ятыш Әнвәр дустымның тавышы иде бу. Уяндым да аптырап калдым: безнең ой тәрәзәләре бу кадәрле лә киң түгелләр иде ләбаса! Дивар гугырып олы-олы ике тәрәзә Шул тәрәзәләрнең берсе янындагы кин караватта хагыным белән йоклап ятабыз икән Үзем торт ач. аны да уятмакчы булам Тор әле. Әнвәр килгән анда, чәй кустт җибәр, дим Гомер булмаганны «Туйган инде синең ут кунакларыңнан, тор да ү ген куй әнә'» дип. киреләнә, имеш, хәләлем Урамга чыксам, бүрәнә йоргыбыз ялан кыр уртасында икән. Чаңгы кигән йөзләгән мәктәп баласы белән Әнвәр безгә ашыга. Шулчак кинода кадр алмашынган сыман була да, балалар (ә алар арасында миңа танышлары да күп) озы-ын бауга тезелгән төрле төстәге өчпочмаклы матур әләмнәр тезмәсе белән безнең йорт кыекларын бизәп йөриләр, ә Әнвәр, безгә кереп гә тормастан, чаңгыларында кире якка китеп бара, имеш. Төшнең монысы иртәгә сайлау диясе төнне керде. Иртәдән чалт аяз иде. Кәеф күтәренке. Гәүдәдә шундый җиңеллек, әйтерсең, бөтен гамь-мәшәкатьләремнс, уй-хәсрәтләремне күзгә күренмәс җайланма белән суырып алганнар... Ул көнне хәтта лифт та безнең сайлауда катнашты... Ашханәгә төшке ашка төшеп киткән идем, үзебезнең катта лифт ишеге ачылмас булды. Өстәвенә, ут га сүнде. Дөм-карангы лифтта япа-ялгызым калдым. Кычкырам. Беренче булып кайсыдыр ханым ишетте. Аннан соң үзебезнең «Ялкын» редакциясе егетләре Ирек белән Ләис килеп җитте. Рәхәтләнеп көләләр, ишек ярыгыннан тәмәке төтене өрәләр, моннан чыкканда кем буласыңны белгән юк. рәхәтләнеп бимазалап калыйк бер. диләр. Кырык минутлап утырырга туры килде. «Тоткынлык»тан котылганда, сайлаулар башланырга ярты сәгатьләп кенә вакыт калган иде инде. Менә сабакташ көндәшем унынчы каттан төште. Төп дәгъвачыга әверелгән Әнвәр һаман да юк иде әле. Ун-унбиш минут кала, ниһаять, озын гәүдәсен гадәтенчә төп-төз тотып, ул да килеп керде. Егетләрем, ачкан авызларын ябарга да онытып, сүзсез калдылар. Әнвәр, гөрләтеп сәлам бирде дә, җәлт кенә бүрек-палыоларын салып, каядыр чыгып та югалды... Сайлаулар башлангач, өчебез дә янә бер кат коллектив белән редколлегия әгъзаларын үзебезнең сайлау алды платформабыз белән таныштырып чыктык. Фотохәбәрчебез кызыклырак мизгелләрне төшерә барды. Аннан соң безгә, дәгъвачыларга, рәхим итеп чыгып торырга куштылар. Сайлау нәтиҗәсен байтак көтәргә туры килде. Соңыннанрак белдем, көтәрлеге дә булган икән шул. Эш баштан ук каты тартыштан башланган. «Яшь ленинчымдагы партоешма сәркатибебез дә сайлауда катнашырга дәгъва кыла икән. Бәхәс чыккан: партияне катнаштырыргамы, әллә катнаштырмаскамы? Шунда теге, төшкә кергән «бүреләрнең» берсе—• редколлегия әгъзасы сүз алган. Әйдәгез соң алайса, нәшрият профкомын, ДОСААФын. Кызыл Хач җәмгыятен һәм башкаларын да чакырыйк — журнал чыгаруда аларның да күпмедер өлеше бар ич. дигән. Нәтиҗәдә, партия вәкиле тавыш бирү хокугыннан мәхрүм калган. ... Ниһаять, безне — сабакташларны, дусларны, каләмдәшләрне — дәгъвачы көндәшләрне баш мөхәррир бүлмәсенә чакырдылар. Тавыш болайрак бүленгән иде: Әнвәргә — 3. Рашатка—4. миңа— 8. Кыскасы, төшләрнең өчесе дә рас кергән булып чыкты. Бер ел да мөхәррирлек итмәдем, «көйләүле базар мөнәсәбәтләре», дип сөйләшә башладылар. Партия белән комсомол «аерылышты». Мал- мөлкәт бүләргә тотындылар. Комсомол, матбугат миллионлаган табыш бирә, дип. газеталарны, алар янына без фәкыйрьләрне—100 меңешәр сум дотацияле «Ялкын» белән «Яшь ленинчымны да үз карамагына алды. Комсомол. «Ну байыйбыз хәзер, умырабыз акчаны!»—дип йөргәндә, табыш китерми торган газета-журналларны. гомумән, партия нәшрияты бинасыннан чыгару мәсьәләсе кузгалды. Ул да түгел, элемтә һәм «Союзпечать» үз хезмәткәрләре очен элеккедән ун тапкыр, типография, кимендә, өч тапкыр артыграк түләү таләп итте. Кәгазь бәясе безнең буй җитмәс дәрәҗәдә үсүен дәвам итте. Журналның дотациясе, ягъни хөкүмәттән бурычка ала торган акчасы. 60 меңнән 300 мең сумга күтәрелде. (Хәзер исә ул 20 миллионнан да артып китә.) Кыскасы, банкрот хәленә төшкән «Ялкын»ны саклап калырга, яшәтергә, яшьнәтергә кирәк иде. Элеккеге мөхәррирләр, ашау байдан, үлем ходайдан, дип яшәсә, миңа бил бөгеп гөрле оешмалар бусагасын таптарга, завод-фабрикалар ишеген кагарга, иганә, гап-гади генә иттереп әйткәндә, хәер теләнеп йөрергә калды. Әмма, шөкер, хәлебезгә керүчеләр дә табылды, кадәри хәл ярдәм иттеләр. Мин бу юлларны язганда, без партия балансыннан төшерелеп, төгәл өч ай үткән, нигездә бернәрсә дә азагынача хәл ителмәгән кәгазь кайтарылмаган, журналга язылудан килгән керемнән гыш комсомолдан бер тиен дә килмәгән, ботен илендә бәяләр котырынып үскәндә, журналист ларыбызның хезмәт хакларын бер тиенгә арттырырлык мөмкинлек тә юк иде Ярый әле мин. алдагы хәлләрне чамалап, иганәчеләр тапкан, йөреп-йөреп гә башка юл калмагач. Татарстан Югары Советының ул чактагы рәисе Минтимер Шаймиев булышлыгы белән, алдагы ел өчен 120 мең сорап, шуның 60 меңен юллый алган идем Әмма бу акчалар да кирәкнең яртысы кадәр генә иде шул әле... Шуңа күрә, хәзер инде көндәш дәгъвачыларым дусларым «Ялкын» журналы мөхәррирлегенә сайлана алмый калуларына әллә ни үкенмиләрдер дин уйлыйм. Ә партия белән комсомол мөнәсәбәтләренә килсәк, алар килештеләр. Бары гик без. озак еллар дәвамында «Коммунистлар партиясе эше өчен көрәшкә һәрвакыт әзер» булган балалар матбугаты гына, үксез кала бирдек «Иң яхшысы балаларга!» дип лаф орган партиябез, флагман кораб янтая башлауга ук. бәйдән ычкынган гормыш дулкыннарына, артык балласттан котылам дип. гадәттәгечә, алдын-артын уйлап тормастан. иң беренче нәүбәттә, яшьләр һәм балалар матбугатын читкә типте Партия белән комсомолның республика комитетлары берләштерелгән бюро җыйдылар. Анда, гадәттәгечә, партиянең район һәм шәһәрләрдәге беренче, икенче секретарьлары, райбашкарма рәисләре һәм. берләштерел! ән булганлыктан, комсомол комитетларының беренче секретарьлары да чакырылган иде Яхшы әзерләнгән иле бюро Югары монбәргә менгән һәркем алдан ук язып, әзерләнеп килгән һәр чыгышта комсомолларның партия варислары булулары, аларның киләчәктә дә Ленин юлын дәвам игәселәре ассызыкланды. Райком секретарьларыннан берсе, ул Баулыдай иде шикелле, балалар матбугаты белән яшьләр матбугатының тетмәсен тетте. Имеш, фәлән дә фәсмәтән, имеш, балалар газега- журналлары Ленин темасын, партия сәясәтен бөтенләй онытты Балалар газетасы бөтенләй барын чыккан «Яшь ленинчы»ны «Сабантуй» белән алыштырган! Ә яшьләр газетасы («Комсомолец Татарии»), имеш, бөтенләй бәйдән ычкынган, инде партиягә дә тел-теш тидерергә җөрьәт итә башлаган. Чыдасаң чыдап тор. чыдамасан чыгып тор Тукга. телгә килеп кергәч, бу гыйбарәнең тарихын сөйләп китим әле Имеш, элегрәк заманнарда безнең авылның бер агай Ширияздан исемле икенче бер кордашы белән күрше урыс авылына кәсепкә чыгып киткән Алай-болай гына эш барып чыкмагач, хәйләгә керешкән болар керәшен побы дигән булып, өшкереп-төкереп булса да. бераз шикәр-чәйлек эшләп алу икән боларның исәпләре Берәүнең хатыны сырхаулап яткан чак икән Им-том игәргә тотынган болар Шундый да рәвешен китереп чукындыра-өшкерә башлаган ди теге. Ширияздан дигәннең тәкате төкәнеп, буыла-буыла көләргә тотынган, шул көлүеннән берничек тә тыйлыга алмый икән. Тегесе тәмам аптырагач Ширияздан, tco tdcpocen. Sep пот оннан биздерәсең. Чыдасаң, чыдап тор. Чыдамасаң. чыгып тор' һы.х. тфү' һы.х. тфү! дип. әфсен укырга мәҗбүр булган ди. имеш Монда да шул хәл. «Сабантуй» мөхәррире Роберт Миңнуллин белән янәшә утыра идек. Пышылдыйм тегеңә: — Әйдә.— мәйтәм.—Роберт, күрсәт әле шуларга егетлегеңне! Белмиләрмени алар безнең, ел башыннан хәер эстәп, газета-журнал чыгаруны?! Син — депутат кеше. Кһары Совет Президиумы әгъзасы. Сессияләрдә әллә ни сөйләмәсен дә. экраннардан гел күрсәтеп торалар. Партия Рескомы әгъзасы буларак та сине бик яхшы беләләр. Әйдә, тәвәккәллә!— дим. — Юк.—ди Роберт, башын гына чайкый. -Әзерләнми генә сөйли торган гадәт юк микем. Урысча булгач, бигрәк тә... Ярар,- мәйтәм.—үзем чыгам алайса. Әмма икебезнең исемнән дә сөйлим. Алай-болай «мөгез» чыгара калсам, бәласе икебезгә дә булыр! Алдымда яткан кош теле кадәр генә кәгазьгә дүрт-биш өлештән торган план сыман нәрсә сыздым да. тәнәфестә сүз сорап куйганнан соң, менеп киттем теге олы мөнбәргә. Залдагылар елмая, нәрсә әйтер икән бу мескен — бала-чага журналы редакторы, янәсе. Хәерле кич. иптәшләр! дип башладым.— Менә мин дә үз гомеремдә беренче тапкыр бу олы мөнбәргә менәргә җөрьәт иттем әле!— дим. Менә бу залда бүген дүрт йөзләп коммунист утыра. Бер егерме- утыз елдан күпме! ә калыр икән ул сан, сез ничек уйлыйсыз? Зал гүләп алды. Хәер, - дип дәвам иттем мин,— егерме елдан соң да бу залда шушы кадәр үк коммунист утыруы бик ихтимал. Ә менә партия сафлары һаман да элеккечә үк тыгыз калыр микән? Монысына минем шигем бар. Олы зал чагын зур канәгатьсезлек белән гүләп куйды. Бала тугач, ана үз сөте белән балада кемгә мәхәббәт тәрбияли9 Әлбәттә инде, үзенә, иренә, әби-бабаларына. туган-тумачаларына, туган туфракка, һавага, көмеш сулы чишмәгә.. Иманлы хатын булса—Аллага. Әмма һич кенә дә партиягә түгел. Шул ук сабыйны әби-бабасы да тәрбияли. Алар да мәхәббәтне үзләренә, баланың әти-әнисенә. туган- тумачаларына. һавага, көмеш сулы чишмәгә, һәм. әлбәттә инде. Аллаһе Тәгаләгә... Әмма һич кенә дә партиягә түгел. Моңа кадәр партиягә мәхәббәт тәрбияли торган бер генә көч бар иде. Ул да булса балалар матбугаты Әмма сез яңа елдан башлап бездән баш тарттыгыз. Менә монда беренче секретарьлардан бер иптәш,— дип дәвам иттем мин. комсомол матбугатсыз калды, чөнки алар теләсә ни яза. алар өстеннән партиянең ныклы контролен булдырырга кирәк, диде. Мин аңламадым, ничек инде комсомол матбугатсыз калсын ди? Киресенчә, партия үзе балалар һәм яшьләр матбугатыннан баш тартты. Шул чакта нәкъ менә комсомол үз канаты астына алды безне, комсомол сыендырды. Партия үзенең яшьләр һәм балалар матбугатын югалтты, минемчә. Монысы бердән. Икенчедән. Баулыдай килгән иптәшне мин аңлап җиткермәдем. Нәрсә, ул. яңа елдан башлап, партия безне читкә типкәнен белми дәмени? Урыста: «Кем тели, тыңлыйсы музыкага да шул түли» дигән әйтем барын онытып җибәргән микәнни ул? һәм мин журналның титул битен ачып, югары күтәрәм: — Сез беләсездер, элек заман татар китап-журналлары «Бисмил- лаһирахманиррахим» дигән изге сүзләр белән башланып киткән. Аны. революциядән соң «Барлык илләрнең пролетариатлары, берләшегез!» дигән өндәмә алыштырды. Безнең газета-журналлардан партия баш тарткач. «Ялкын» журналы аңа иганә бирүче «Чистай сәгать заводы» һәм «Татарстан кооператорлар берлеге» дигән сүзләр яза башлады. Менә алар, бездән музыка таләп итәргә тиешле оешмалар. Ярар. Чистай сәгать заводы эшчеләре дә. безнең бер сөйләшүдән үк ярдәм кулын сузарга әзер булган директор Цивилин да әлегә зур таләпләр куймыйлар. Ә Кооператорлар берлегендә, шанлы революционерлар турында язмас- сыз. нэпманнарны сүкмәссез, ә бүгенге кооператорларның уңышларын укучы балаларыгызга җиткерерсез, диделәр. Шулай эшләргә тырышырбыз. Әфәнделәр. лилек без Әмма алардан алган иганә генә безнең тишек-тошыкзарыбызны ямарга җитми. Чистай сәгать заводы дигәннән, әле хәзер телемә килде. Әгәр дә napiиянең, үзен әйдәүче көч санаган партиянең яшь буынны тәрбияләрлек тә рәте калмаган икән инде, әле мин Чистай аракы заводына ла Залдагы партия һәм совет, комсомол җитәкчеләре көлешкәнгә тукталып калырга мәҗбүр булдым Ликер-аракы заводына... дип төзәтте берәү Чистай аракы заводына да мөрәҗәгать иттем,— дидем Әгәр лә партия булдыра алмый икән. әнә. дистә еллар буена әти-әннләрсн аракы белән агулаган завод балаларны тәрбияләүдә ярдәм итсен! Димәк, иганәчеләр исемлеге янына без. бисмилла урынына. Чистай аракы заводы Зал шаулап көләргә тотынды Әйтерсең лә мин партия рескомы бюросында түгел, укучыларым белән очрашуда булып, аларга мәзәк хәлләр сөйли идем.. Әйе-әйе. бисмилла урынына «Чистай ликер-аракы заводы» дип язып куячакбыз Гонаһысы безгә түгел, сезгә булыр! Өченчедән, мине тагын бер әйбер хәйран калдыра. Була бит әле шундый кешеләр, бала табалар да. яшь чакта типтереп калырга теләп, бәгырь кисәкләрен ятимнәр йортына илтеп аткаралар. Гомерләр уза. киемнәр туза. Картаеп, эш җсгәре. тормыш куәсе беткән ата-ананың исенә теге ташландык «йорәк парәсе» килеп гөшә Ничек инде, аңа гомер биргән әти-әнисе картаймыш көннәрендә тәрбиячесез калган, ә ул. игелексез. берүзе яшәп, кәеф-сафа сөрсен, имеш! Баулыдай килгән иптәш гә шулайрак хәл итмәкчс мәсьәләне Юк инде, коммунист туганнар' Бантта сез үзегез безнең газета-журналны тәрбияләгез, яшәргә, эшләргә мөмкинлекләр тудырыгыз, аннан соң, рәхим итеп, таләбегезне куегыз! Без алар- ны үтәргә тырышырбыз. Хәтта музыкасын да сез теләгәнчә уйнавыбыз ихтимал Юк икән бигайбә. Гомер бакый эшләгән нәшрият бүлмәләреннән безне чыгарып җибәрергә тырышулар да булды. Монысы шулай ук республиканың паргия комитеты җитәкчеләре тарафыннан кузгатылды Бары тик бу хәбәрне вакытында ишетеп, без. газета һәм журналлар мөхәррирләре, бердәм күтәрелеп, республика җитәкчеләренә бөтен кискенлеге белән үз таләбебезне куйгач кына, бу мәсьәлә үзенең үсешен алмый калды Коммунист ипгэшләр' Сезнең безне кабат авызлыкларга чакырып ясаган чыг ышларыгызга җавап итеп мин. балалар журналының баш мөхәррире, гнуларны аңлатырга мәжбүр Үзенең йомгаклау сүзендә КПССнын ул чактагы Татарстан рескомы беренче секретаре Рево Идиатуллин, минем чыгышыма берничә мәртәбә тукталып, фиркадәшләрен хуплады. Соңыннан партиянең ничек игеп балалар матбугаты турында кайгыртуын, базар мөнәсәбәтләренә керә башлауга да карамастан, балалар газета-журналлары редакцияләрен реском нәшрияты бинасында калдырып, алай гына да түгел, бу эш өчен башкалардан, өлкәннәр матбугатыннан әллә ни аерылып тормаган түләү таләп игәчәкләрен әйтте дә. сүзен Йә. ничек, мин хаклымы, иптәш Дәрзаманов? дип тәмамлады. Аның сорау белән тәмамланган бу җөмләсе партия җитәкчесенең балалар журналистын җиңү тантанасын аңлатырга тиеш иде Әмма мин. алдын-артын уйлап тормастаи, бөтен залга ишетелерлек ачык тавыш белән Хәзергә хаклы! дип куйдым. Билгеле инде, башка елларда булса, иртәгесен миңа эшкә барып торуның хаҗәте калмас та иде Әмма мондый аяныч хәлләр булырга өлгермәде. Мине генә түгел, бөтен республикабыз халкын аннан та кат даулырак хәлләр көткән икән & .к у • м ;i 81 Күрәзәче төшләр хакында сөйләгәндә, тагын ике төшемә тукталу кирәктер, Аларның берсендә китапка сыймый торган сүз бар, әмма аны төшереп калдырсаң яки йомшаграк башка сүз белән алыштырсаң, төшнең асыл мәгънәсе югала. Шунлыктан, ничек күрдем, шулай язам. Илебездә үзгәртеп кору сәясәтен игълан иткән КПССның май пленумыннан соң 9 айга якын вакыт үткән —1986 елның беренче айлары иде шикелле. Муса Җәлил исемендәге Татар Дәүләт академия опера һәм балет театрында зур җыелыш бара, имеш. Сәхнә уртасында КПСС Үзәк Комитеты Генераль сәркатибе. СССР Югары Советы Рәисе Михаил Горбачев. Карасу-көрән костюм-чалбар, ак күлмәк, карасу-көрән галстуктан Яланбаш. Бельэтажда утырганлыктан, такыр башыннан ма- ңгаенача Курил утрауларына охшап, сибелеп төшкән миң тапларын аермачык күрәм. имеш. Михаил Сергеевич башын чак кына чөеп җибәргән, кулларын билдән түбән кушырган да, тешләргә теләгәндәй, аскы иренен өске тешләренә тияр-тимәс якын китереп, тыңлап тора. Ә халык— умарта күче диярсең, гөжли, шаулый, сәхнәдә сабыр гына гыңлап торган җитәкчене тирги: — Бу ни эш? — Бу нинди хәл бу?! — Нишләп илдә тәртип юк?!! — Син. «торгынлык» дип атаган еллардагы товарлар кая китте?.. Миңа Михаил Сергеевич кызганыч. Мәскәүнең Съездлар сараенда гына түгел, безнең Җәлил театры сәхнәсендә үк җавап тотарлык булгач, эшләре ал да гөл түгелдер шул. Торып бастым да аны яклашам, имеш: — Җәмәгать—дим.— туктагыз әле, дуламагыз! Үзегезне аның урынына куеп карагыз! 70 ел буе барган хәлләрдән соң аңа да җиңел түгелдер?! Бу төшне радиода эшләвемнең соңгы елында күргән идем. Уяндым да «аһ» иттем. Йа хода, чыннан да, нинди хәл бу? Сәламәт кешеме соң мин? Каян килеп керә миңа мондый төшләр? Җае чыгып, бу төшне таныш бер журналистка сөйләгәч, ул әллә ни тирәнгә кереп тормады. — Эштә үстерерләр үзеңне!—диде. Сүзе чыннан да рас килде бит, әй: бер ел дигәндә, һич көтмәгәндә, «Ялкын»га алдылар үземне... Журналга килеп берничә ай эшләргә дә өлгермәдем, октябрь аенда булса кирәк, төшемдә, Михаил Сергеевич тагын Казанда «күренде». Безнең юлсыз авылларда колхоз рәисләре йөри торган машинада —әле буяулары да кибәргә өлгермәгән УАЗикта иде ул. Машинасын Горький исемендәге паркка каршы яктагы киосклар янына туктатып, тротуарга чыгып басты. Рульдә ул үзе иде шикелле. Башында — карасу зәңгәр эшләпә. Өстендә — җилбәгәй җибәргән шундый ук төстәге плащ. Ко- стюм-чалбары да нәкъ шундый ук төстә. Ап-ак күлмәк, галстук. Бөтен килеш-килбәтеннән пөхтәлек сирпелеп тора. Машинасыннан чыгып, тротуарга басты да бу, карашын югарыга, каршыдагы биек һәйкәл очына төбәп, уйга калды. Мин, аның мәһабәтлегенә, зыялы килеш-килбәтенә, йөзенең нәрсәсе беләндер үзенә тартып торган илаһилыгына мөкиббән киттем. Шулчак, тротуардан үсеп чыккандай, аның янында безнең радио журналисты Раил Миңнуллин пәйда булды. Раилне мин бик тыйнак, басынкы, әңгәмәдәш белән җиңел аралаша, уртак телне тиз таба торган кеше дип беләм. Ә монда Раилем: — ...твомать, Михаил Сергеевич, ну что же это такое, в конце концов? Я Вас совсем не понимаю. Народ распустили, страну развалили. Тут не только низа коммунизма, и верха не видно?!— димәсенме?! Михаил Сергеевич та, Раилгә күптәнге танышына әйткән кебек, җавап кайтарды: — ... твомать. Раиль Бареич. ну что я один могу делать? Не слушается народ, диде дә машинасына табан китеп барды. Бу юлларны мин 1991 елнын 17 нче мартында. СССРны саклауга багышланган референдумда тавыш биреп кайтканнан соң яздым. Төптәнрәк уйлап карасаң, аның монысы да рәхәт тормыштан үткәрелгән чара түгел идс. СССР дигән империя җимерелеп, таралып бара Брежнев конституциясенә язылган «совет кешеләре гомумлыгы» дигән миф чамасыз кабартылган сабын куыгыдай шартлап юкка чыкты заманында Ленин, халыклар төрмәсе, дип аталган илдә революция ясагач, «милләт* ләр атасы» Сталин аны олы концлагерьга әверелдереп, башта Хрущев, аннан соң Горбачев шул таш капчык тәрәзәләрендәге тимер пәрдәләрне күтәрә, якты дөньяга тәрәзәләрне ача төшеп, халык әле бер генә йотым сәяси саф һава суларга өлгерде. Шовинизм, тоталитаризм сөременнән арындырылган шушы бер йогым һава да халыкларның милли үзаңнары уянуга этәрде Милли үзаңның уянуы исә Рәсәй җирендә. Совег илендә беркайчан да эзсез-кансыз гына үтә алмый. Бу юлы да шулай. Әзербайҗаннар һәм әрмәннәр яшәгән Карабах җире ил буйлап агачак кан елгаларының чишмә башы булды, һәм туры, һәм күчерелмә мәгънәсендә канлы якшәмбеләр кабатлана башлады Әфган халкын 9 ел дәвамында аскан-кискән. яндырган-талаган шанлы «тынычлык солдатларыбыз». Тбилиси вакыйгасы көннәрендә, десантчыларыбыз бер гөнаһсыз грузин кызларын үтерделәр. Ул да түгел, үзбәк халкы белән мисхәг төрекләре арасында ызгыш чыкты Тагын суеш, тагын үтереш... Үзбәкләр гынгач. аларның үзләренә каршы казакълар күтәрелде кемнеңдер кулы, курчак уйнатучылар осталыгында, төрле милләттәге мөселманнарны берберләренә каршы өстерә, берсенең бәхетен, нәни таҗлы Ак еланны һәлак иткәндәй, икенчесенең кулы белән будыр га идс. Балгыйк буе республикаларының да язмышы ул көннәрдә кыл өстендә торды: провокация артыннан провокация, үтереш артыннан суеш, ниндидер коткару комитеты салган коткы җигә калган «рус телле» милләтләрнең иминлеген саклыйбыз, дигән булып, танклар, бронемашиналар төп милләт халыкларын мәйданнар, урамнар буйлап куа. изә. сыга. . 1552 елны Явыз Иван «килгәннән» бирле 440 ел үтеп, хәсрәтле Татарстан туфрагына аяк баскан урыс «патша»ларының бүгенгесе Борис Ельцин булды Ул изге йортыбызга бөек рус демократы буларак аяк басты, авыл-шәһәрләрсбез. колхозсовхозларыбыз. гавод-фабрикалары- быз, югары уку йортларыбыз белән танышып йөрде. Фән. сәнгать, әдәбият әһелләре белән очрашты Без аны ихласыбыздан өметләнеп, чын күңелдән алкышлап каршылаган идек Ул безнең белән бик итагатьле сөйләште, иң кискен сорауларыбызга да төгәл, күзләребезгә туры карап җавап бирергә тырышты Татарстанның мөстәкыйльлегенә, халкының хөрлегенә каршы түгеллеген әйтте. Кулыгыздан килсә, тулаем алыгыз Тулаем алырга кулыгыздан килмәсә. өлешчә алыгыз үзегез тиеш санаган кадәр вәкаләтегезне үзәккә бирерсез Тик алыгыз, парламент юты белән генә алыгыз! Татар язучылары исеменнән Ринат Мөхәммәдиен кидерткән татар кәләпүшен лә чал башыннан салмады хәтта! Менә бит нинди демократ кайсы патшаның шулай татар түбәтәен кигәнен күргәнегез бар” (Хәер. биниһая кыйммәтле Хан бүреге, инде биш гасырлап, урыс патшалары кулында саклана ) Хәзерге четерекле көннәрдә исә мин тетрәнеп куям Борис Николаевичның түбәтәй салмавында да бер хикмәт бар икән бит. җәмәгать! Хан таҗыгыз биш гасыр элек үк Мәскәүдә. пыяла япма астында Бу. әле түбәтәй ктгя идегез, хәзер инде анысы да Рәсәй таҗы астында калыр* дигән сүзе булмадымы икән аның?! Соң. Татарстанда, шул исәптән республика Югары Советында тагарлар күпме дә. урыслар күпме? Әлбәт тә инде, «өлкән туганыбыз» депу татларның яртысыннан аз тына кимрәк Ә телен ошаткан, денен. кыйбласын җуйган татарларыбыз? Алары да хәтсез. Аларга мөстәкыйль Татарстан кирәкме? Юк. әлбәттә. Аларга бары тик Рәсәй империясе генә кирәк! Авылда билдән дуңгыз тиресенә батып чучка ите җитештергән, көне-төне кырдай кайтып кермәгән җөмһүрияттәшләрең дә. туган йор- гыбызның бөтенлеген кайгырткан Шаймиевләрең, Мөхәммәтшиннарың. Сабиров ларың берни түгел аларга! Димәк ки. алар Югары Советтагы үз депутатларына мөстәкыйльлекне яклап тавыш бирергә рөхсәт итмәячәкләр. «Татарстан. Рәсәйнең революциягә кадәргегә караганда да күпкә кечерәйтелгән бер губернасы гына булып калсын!» Сүздә—ирек бирелгән. Булдыра аласың икән - - ал! Кулыңнан килмәсә - бигайбә! Әмма 1990 елның 30 августы, бәхеткә, бу пошынуларны чәлпәрәмә кигерде. Минтимер Шәймиев җитәкләгән Югары Совет сессиясе Татарстан Республикасының мөстәкыйльлеге турындагы Декларацияне кабул итте. һәм менә хәзер, шул мөстәкыйльлекне тормышка ашырыр өчен ут йотып йөргән көннәрдә, без хөрмәтле Ельциныбыз авызыннан мөстәкыйльлегебезне яклап әйткән бер генә сүзен дә ишеткәнебез юк. Юк. үз кулы белән бер генә нәрсә дә эшләми ул безгә каршы. Моның өчен РСФСР Югары Советында Хазбулатов. Румянцев кебек җәмәгать эшлек- леләре. үзәк матбугатта Жан Миндубаев ише каләм ияләре бар. Әйдә, таласын шулар яраларыннан биш гасыр кан саркып торган татар җанын! Революция елларында мөселманнарны мөселманнар кулы белән яулап алу яраган икән, аның агачлары чәчәк атып, инде мул җимешләрен биргән заманда ник ярамасын ди әле ул ысул?! СССРны саклап калуга юнәлтелгән референдумга барачак таңда тагын бер куркыныч төш керде миңа. Горький урамына трамвай юлы салганнар, имеш Мин утырган трамвай Кекин йортына җитәр-җитмәс капыл туктап, артка китте. Уң якта, тимер рәшәткәле койма капкасыннан бер УАЗик чыгып, трамвай юлына менгән. Шофер исә руль артында йоклап утыра! Әмма бу машина капка авызын да саклый икән әле. Капка аша шәхси гараж күренә. Шул ишектән аз гына алдарак. урамга табарак билдән югары өлеше генә калган солдат гәүдәсе ята Өстендә китель, башында — фуражка. Дүрт-биш кеше шул гәүдә тирәли баскан да. җинаятьчеләрнең эзенә төшәр өчен, милиция килгәнне көтә. имеш. Инде мин үзебез яшәгән Себер трак г ы урамында, троллейбус тукталышында торам Ватылып-җимсрелеп беткән юлдан акрын гына милиция машинасы килә. Арткы утыргычында теге бәхетсез солдатның башы. Инде гәүдәсе дә. кителе белән фуражкасы да юк. Тукталыштагы халык «аһ» итә. мескен егетне кызгана, имеш. Сүз дә юк. куркыныч төш. Төш кенә дә түгел, саташу. Әмма бөтен иле. иле генә гүгел. дөньяның яртысы саташканда, кешеләрнең иңрәп елаган. Бөек Акылга инәлеп ялварган авазлары, күкләргә ашып. Җир шарын урыйлардыр да. безнең күңелләребезгә иңәләрдер, төшләргә керәләрдер Уйлана торгач, тагын бер төш искә төште. Шактый еллар, ат урынына эшләп тә. фагир ала алмыйча, радиодан китеп, «Татарстан яшь- ләре»нә бүлек мөдире булып күчкән көннәрем иде. (Мин бу редакциядә нибарысы биш ай гына эшләп алдым.) Редакциягә ифрат четерекле бер хат килеп төште. Мамадыш районының «Спартак» колхозыннан иде ул. Хат авыл яшьләре белән җитәкчеләр арасындагы биниһая катлаулы вә чуалчык мөнәсәбәтләр хакында булганлыктан, хәлне урынга барып тикшерергә кирәк иде. Нәтиҗәдә, газетада «Дәгъва» дип исемләнгән күләмле мәкаләм дөнья күрде. Әмма бу кадәресен мин Мамадыш кунакханәсендә күргән төшемне сөйләр өчен генә яздым. Куркыныч бер төш иде бу. Йокыдан уянганнан сондырмы, әллә инде физик күнегүләр ясагачмы, бил тигентен чишенгән килеш, көтгегә карап торам, имеш Бөтен тәнем кызарып, кызышып тора, ә күкрәгемне карт кычытканнан чактырганнармыни— тоташ чабырып чыккан Тәнемдәге шул авыру-тапларга карап, котым чыгып торам, имеш Җитмәсә, чыраем да бай I акка олыгайган икән Төш мине тәмам пошаманга салды. Ни булыр бу?! Нинди авыру? Әллә соң яман шеш дигән яманнардан-яман чирнен тәнгә чыга торган тореме? Чамасыз куркырга, миндә теге чир бардыр, бу авыру бардыр, дип. шикләнеп йөрергә яраманлыгын да яхшы белем. Шуна күрә лә мин бу төшне мөмкин кадәр тизрәк онытырга тырыштым. Юк Төшләремнең монысы да хәтеремә фотосурәт сыман нык кереп урнашкан булып чыкты. Дистә елга якын вакыттан соң... 90 нчы елның мартында, баш мөхәррир буларак. «Ялкын» журналы белән якыннанрак таныштыруымны үтенеп. Чаллы мәктәпләренең берсенә очрашуга чакырдылар Балалар янына дәшкәндә, бармый калган чакларым сирәк. Бу юлы да баш тарта алмадым Мәктәбе андый-мондый гына ла түгел, монда минем биш балдызымнан иң яратканы укытучы булып эшли Бер көн эчендә ике мәктәптә гөрләтеп очрашу үткәрдек Аруын башка чаклардан ким арымаган идем Әмма башны мендәргә салмас борын ук йоклап китүләр насыйп булмады Төнне читенсенү. авырыксыну галәмәтләре басты, суларга һава җитми, тын кысыла, әйтерсең лә. бугаз төере капыл гына зурайган да. сулыш алырга комачаулый кебек Иртән икс яктан да бил тирәләрем чабырып уяндым. Гөманлавымча. кычыткан авыруының башы иде бу. Берничә көннән көзгедә үземне нәкъ менә теге елларда. Мамадыш кунакханәсендә төшемә кергән кыяфәттә күрдем. Теге чак га «чыраем ник бодай олыгайгһн икән?» дип аптырасам, бу юлы. сурәтләрнең өндәгссе белән төштәгесе тәңгәл килгәнлектән, бу чир ничек шулай дистә еллар алдан төшкә керә алды икән, дип баш ватам. «Кычыткан» чире башланганчы бугай әле. көзгедәге күренеш тагын бер тапкыр керде төшемә. Бу юлы минем кыяфәт битләрен, муен, күкрәк тирәләрен тирән җыерчыклар ермачлаган, ап-ак чәчләре тар тасма булып башның бары тик арт өлешендә генә калган, ялтыран торган такыр башлы моңсумы, әллә инде шунда бераз сырхауракмы бер карт кебек иде... Бу төшемне мин. кызык итеп, каләмдәшем Ләис Зөлкарнайгә сөйләдем «Болай булгач, тиз генә үлмибез. Аллаһы боерса, бер җитмешләргә кадәр яшибез икән әле рәхәтләнеп!» дидем. Ләис көлде «Тасвирлавыңа караганда, кимендә 90 га кадәр интегәсең бар икән әле!» лиле Бирсен ходай, мин 110 ел яшәргә дә риза Сәламәтлек кенә булсын Көзгедәге сурәт өченче тапкыр төшкә әле күптән түгел генә керле Тагын авыруымның көчәячәген күрсәтте, хәерсез. Нәкъ шулай булды та Әмма монда көзгенең шулай алдан ни буласын күрсәтүе бер гаҗәп булса, һаман да шул бер үк көзгенең керүе гаҗәп! Өчесендә дә аттың рамы-фәләне булуын хәтерләмим. Без бала чакларда авыл өйләрендә була юрган, ине-буе 30 40 см чамасындагы гадәти көзге Шактый сөремләнгән Кем белә, бәлки Югары көчнең алдан кисәтүе, әлеге авыруларны кигереп чыгара торган сәбәпләрдән сакланырга кушуыдыр бу. Шушы зәхмәт тән арына алсаң, туксанга кадәр яшәрсен, диюе булгандыр Әмма »чке тавышны (бәлки Илаһи танышныдыр) тыңларга өйрәнмәгән шул без Тыңлау түгел, аның барлыгын уйларга ла күнекмәгән Ул уй. ул хис-тойгылар. инанулар 70 ел дәвамында совет мәктәпләре тарафыннан күңел түребездән, рухи күгебездән чыгарылганнар шул инде. Имгәтелгән рухларыбызны кабат савыктыру, иманкыйблабызны кире кайтару, ай- һай. тит генә насыйп булыр микән безгә9 Милләтебезнең тәнен маң- кортлык дигән яман чир. милли гадәт-йолаларыннан, үз халкының гореф-гадәтләреннән кабара юрган «кычыткан авыруы» баскан бу егерменче гасырда бигрәк тә... Сугышка, кан коешка бәйле төшләр дә кергәлиләр миңа. Малайлык елларымнан ук керәләр алар, шайтан алгыры! Анысы, мөгаен, бөтен тормышыбызны, әдәбияг-сәигатебезне. көндәлек матбугатыбызны күмеп киткән «патриотик тәрбия» җимешедер, һичшиксез, бу кадәресе дә бардыр. Хәзер сөйләячәк төшем менә шул тәрбиянең бер җимешедер, бәлки. Ә бәлки... Кайдадыр партизанлык итеп йөрим, имеш. Ни сәбәптәндер аклар кулына килеп эләккәнмен. (Шунысын да әйтим, гражданнар сугышы елларында безнең Сугышлы авылы еш кына хәрби хәрәкәтләрнең үзәгендә калган. Үзенең атаклы кызыл партизаннары да булган. Хәтта безнең чорда, дүрт дистә еллап вакыт узгач, күршеләребезнең берсе искергән мунча мичен алыштырганда, җиргә түшәлгән олы җәлпәк ташлар астыннан сумалалы чүпрәкләргә һәйбәтләп төрелгән патроннар һәм башка хәрби кирәк-яраклар табылган. Моны күргәч, маңгаена салкын тир бәреп чыккан агаебыз ничек итеп артына утыруын да сизми калган — уенмыни, ничә еллар «дары мичкәсе» өстендә мунча чабынганнар бит! Кулга төшкән партизаннарның язмышы бер генә инде аның. Мине дә асарга алып киттеләр, имеш. Әллә кая барып, дар әзерләп маташмадылар тагы. Үзебезнең өйгә алып керделәр дә. мич аралыгындагы урындыкка бастырып, муеныма элмәк салдылар... һай, күңелле хәл түгел икән ул. җәмәгать! Өндә күрергә язмасын! Йөрәк шашып тибә. Хәзер... Менә хәзер!.. Тик түзәргә, бераз түзәргә генә кирәк... Аз гына авыртыр да бетәр... Сабыр булырга, бераз түзәргә генә кирәк... Шушы төш хәтеремә килә дә, имәнеп китәм. Ә бит өннәрендә никадәр халкыбыз, бәһасез зыялыларыбыз, акыл иясе хәкимнәребез, мөһандисинженерларыбыз, гомер бакый илне туендырып яшәгән ил агасы торырлык крестьян агайларыбыз кичергән бу хәлләрне. Иң соңгы хис — үлем ачысын татыган алар, һәм барлык «гөнаһлары» туган илне, халыкны, җирне, туган телне сөюдә булган... ..Немец фашистлары белән сугышка бәйле бер төш миңа берничә тапкыр керә инде. Мине таныш булмаган урманга җибәрәләр. Билгеләнгән бер агач төбендә яшерелгән ниндидер бик әһәмиятле нәрсә алып кайтырга тиешмен икән. Әмма вакыты бик уңайсыз—әллә кичке эңгер төшкән чак, әллә инде таң беленеп, кояш әле чыгарга өлгермәгән вакыт... Урман эчендәге тар гына сукмактанмы, арба юлыннанмы йөгерәм. Әйбер яшерелгән агач төбенә җитәрәк, юлның ни өчендер казып көпшәк- ләндерелгән урынын үтәсе. Шулчак сул якта бер аланчык ачыла. Анда немецлар урнашкан, имеш. Шалаш алдындагы атсыз арбада дүрт-биш немец угыра. Барысы да гимнастеркадан гына. Җиңнәре терсәкләренә кадәр сызганулы. Кулларында —автомат. Шуларның берсе мине күреп ала да. тиешле нәрсәмне алырга өлгермичә үк. мин җан-фәрман йөгерә башлыйм. Фашистларны адаштырып калдырганчы йөгерәм дә йөгерәм. Аннан соң таныш булмаган ниндидер бер авылга килеп керәм. Берничә йорт яныннан йөгереп узуга, төш өзелә... Әмма шулкадәрле дә ачык керә ул. һәр өлеше, һәр нәрсәсе шулкадәрле күңелгә уелып кала, рәссам булсам, һич икеләнмичә, шул картинаны яза алырмындыр сыман. Каян килеп керә миңа бу төш? Нишләп кабатлана ул? Нишләп заданиегә барганда ук мин аны үти аямаячагымны белеп барам? Бәлки сугышта әтием белән булган хәлләрдер бу? Бәлки берәр дусты сөйләгәндер. һәм шул вакытта әтием күңеленә сеңеп, кан белән миңа да күчкәндер? һәрхәлдә, бу хакта әтидән сорау уе башыма килгәне булмады. Бу төшне башка бер карт фронтовикнын күрүе дә бик ихтимал ич. Ниндидер берәр бик җитди задание үтәлми калгандыр да. карт сугышчы туларны уйлап битерләнәдер. Шул төшләр әлегә мин аңламаган ниндидер хикмәтле юллар белән миңа да килеп керәдер Тагын бер гөш. Хатыным Тәслимәнең туган җирендә—Саба районының Сабай авылында икәнмен Авылның биек бер урынына клуб урнашкан. Мин шул клуб эчендә пыр тузып немецлар белән сугышып ятам, имеш. Берөзлексез автоматлар тыкылдый, колак төбеннән ядрәләр сызгырып оча Безнекеләр белән фрицлар буталып беткәннәр, кайсының кайда ятканльп ын. кайсының кемгә атканлыгын һич белерлек түгел. Күңелдә тик бер генә теләк — ул да булса мөмкин кадәр тизрәк бу мәхшәрдән исәнимин чыгып котылу... Үзем атам, үзем чигенәм. Менә ишек, менә бусага... Шуннан исән килеш чыгып, ишеккә йозак салсам, сугыш гарасатыннан котылдым дигән сүз... Алга карап, автоматтан ут сибәм дә сикерәм. Ул ачылып китә, мин тышка тәгәрим Тизрәк, тизрәк! Ишекне ябарга! Яптым Тизрәк, тизрәк! Атлама тимерне ишеккә аркылы салып, йозак эләргә! Элдем... Аллага шөкер! Мин ирекгә. мин исән' Маңгайга бәреп чыккан салкын тирне сортом, аркага лайлаланып ябышкан гимнастерканы кубарырга азапланам Автоматны янәшәдәге куаклар арасына томырам да. торып китмәкче булам. Күрче, болдырның бер як уемында мич төбенә салып пешерелгән өч. икенче як нигезендә, түгәрәк дүрт ипи ослеп тора. Бик гаҗәпләндем бу хәлгә. Шушындый авыр заманда кем куеп калдырды икән бу кадерле икмәкне, дим Берсен алып куеныма тыктым. Калганнары, ничек өелеп торган булсалар, шулай үз урыннарында калдылар... Армиядә оч ел хезмәт итсәм дә. пистолет вә автоматтан сугышчан патроннар белән агып карасам да. элемтәче булганлыктан. автомат тотып, «һөҗүмгә» барганым, «дошман» белән кара-каршы атышып караганым булмады, һәрхәлдә, бу кадәресс һөҗүмгә барганда шартлагыч ядрә тиен бер аягын өздергән, яргы канын яу кырында, чирек канын операция өстәлендә калдырган әтиемнең каны аша мина күчкән кичерешләредер. Абайлап алган укучыларымның кайберләре: «Күр әле. син биг күкрәге белән дошман амбразурасын канлаган Газинур Гафиятуллин авылдашы, ничек инде немецларны кырып бетерми торып, чыгын качарга җөрьәт иттең?! Куркак! Сатлык!» дияргә мөмкин Куркуым хак Бөтен дөньясы исән-имин яшәп ятканда, шул җимерелергә торган клуб эчендәге хәерсез фрицлар белән сугышып, бер кирәкмәгәнгә үләсем килмәве дә хак Шулай тик торганнан гына кайсыгызның якты дөньядан китәсе килсен икән9 Әнә Әфган җиренә кертеп, бер кирәкмәгәнгә ике дистә меңгә якын сөлектәй егетләребезнең газиз гомерләрен өзмәделәр* мсни? Ахыр килеп, бу бит әле миңа кергән т өш кенә. Тормышта гатырга язмасын ул кичерешләрне! Ә чынлыкта шул тәмуг юлларын кичәр! ә туры килсә, кемгә пи буласы, кемнең нинди гамәл кыласы турында бары тик гормыш үзе генә җавап бирә ала. Ә геге мич гөбенең кайнар көле ябышып пешкән җиде ипинең берсен куеныма алуым турында хикмәт чыгарырга мөмкин Әбием (хатынымның әнисе) ун бала үстергән. Җидесе кызлар Шул кызларның берсе минем хәләлем.. Балачакта минем иң көчле укытучы-мөгаллимнәремнең лә ип көч- лесе Табигать булды. Аның һәр авазы, һәр аһәңе, һәр моңы мәңге җуелмас булып хәтеремә сеңеп калган һәм хәзер дә ул минем күңелемдә мәңге кабатланмас шагыйранә дөнья булып яшәвен дәвам итә Бешен Ачы урамы халкының бәрәңге бакчаларыннан соң ук Ачы тавы башлана. Анын түбәсенә менүгә, шактый гигез кыр-басулар җәйрәп китә. Алар артында — урман. Хәер, кайчандыр серле карурман булган бу хәзинәнең хәзер Улаклы дигән исеме генә калып бара инде... Без малай вакытларда гына да әле әти белән шул тау итәгендә, уйсурак урыннарында печән чаба торган идек. Хәзер инде тауда авыл көтүе йөри, кайчандыр итәгендә матур булып яшәреп утырган ногыт, кара бөрлегән куаклары да корып беткән. Тау бите мал-туар тояклары белән таптала-таптала ерткаланган, буй-буй сукмаклар булып ермачланган. Менә шушы тау берничә тапкыр төшемә керде. Соңгысында уяндым да уйланып ятам: туктале, ни булды соң әле бу? Ачы тавының нә итәгендә булсын, нә түбәсендә сыңар агач дип әйтмим, куерак, биегрәк сыңар куак та үсмәгәплеген бик яхшы белә идем, югыйсә. Ә бүген. Ничә гасырлар элек шушылай булгандыр ул. анысын әйтәлмим. Әмма бик күп еллар элек, әле безнең авыл Сугышлы исемен алганчы. Яңа Нәдер исеме белән аталып килгән заманнарда, бигрәк тә аңа нигез салынган чорларда. авыл һәр яктан урман белән уратып алынган булган, дип өлкәннәр авызыннан күп тапкырлар ишеткәнем бар. Дөрес, мин төштә күргән Ачы тавын урман белән капланган иде дип булмастыр. Сирәк урман иде ул. Тауның итәгеннән алып, түбәсенә, түбәсеннән хәзерге Улаклы урманына кадәр — бөдрәләнеп утырган усак, юкә. имән агачлары Агач араларында— кәрешкә, тукранбаш чәчәкләренә уралып беткән биек сусыл үлән. Тау түбәсенең бераз гына иң- күләнеп торган урынында бәләкәй генә түгәрәк зәңгәр күл. Ә һавасы, һавасы нинди! Андый һава шәһәрдән генә түгел, авылдан да йөзләрчә чакрымдагы урман өстеннән шифалы яңгыр явып узганнан соң гына була торгандыр... Ачы тавына каршы якта — заманында мул сулы Чишмә елгасының икенче як ярында — Наратлык тавы. Еллар авырлыгыннан ылыслы ботакларын түбән игән кытыршы наратлар әле һаман да гомер кичәргә азапланып утыралар ул тауда Наратлык тавының өстендә дә — иген басулары, басулар артында- урман. Ул урманнар шулай ук. кайчандыр Чишмә ярларына ук килеп терәлгәннәр, дип фараз кылсак.. Искиткеч урында урнашкан булган бит безнең авыл! Сайлый белгәннәр бит бабайлар авыл өчен урынны! Төшемдә авылның үзен күрмәдем мин. Бары тик Ачы тавында үскән агачлар арасында гына йөрдем, тау түбәсендәге түгәрәк күл янында кинәнеп саф һавасын гына суладым... Авылның төньяк-көнчыгышына китсәң, шулай ук — урманнар. Кис- лин елгасына каршы барып (дөресе—Сагышлы. Кайбер галимнәр һәм әдипләр, аерым алганда, якташым Җәмит Рәхимов фаразы буенча, авылның хәзерге исеме дә шуннан алынган булырга тиеш), дүрт-биш чакрымлап менүгә, үзәннең ике ягында урманнар белән капланган ике тау пәйда була. Сул якта—Наратчагыл, уң якта—Котсыз урманы башлана. Котсыз урманына мондый исем тикмәгә генә бирелмәгән—ул әле хәзер, соңгы берничә дистә ел эчендә, тәмам таланганнан соң да, гаять шомлы, куркыныч күренә. Заманында ул ерткыч җәнлекләр, елан-аждаһалар белән мыжгып торган, элеккеге кара елларда төрле качкыннар, ат караклары өчен бер дигән сыену урыны булган, имеш... Без малай чакта иң җиләкле урыннар — әнә шул Наратчагыл белән Котсыз тау итәгендә була торган иде. Үләннәр дә куерак, биегрәк үсә анда. Ә бер ягыннан икенчесенә шәбрәк йөгереп килсәң, сикереп чыгарлык, иң тирән урыны муеннан узмаган, төбендәге чуерташлары күренеп торган саф. керсәң, мизгелендә тәнеңне куырып алырлык, салкын сулы Сагышлыда беләк буе-беләк буе симез керкәләр йөзә Падишаһлар гына ашый торган балыклар! Ә без. җүнле ыштан да кияргә насыйп булмаган авыл малайлары, шул затлы ризыкны да авыз итеп үстек. Авылдагы хәзерге буын керкәне китаплардан гына укып белә инде. Ул балык бары тик күрше авылның исемендә генә калды. Хәтта эт-мәче, кәҗә-сарык, 88 үрмәкүч-балык ише нәрсәләргә бәйле мен лә берне белгән галим. университет елларымда укыткан Гомәр Саттаров, ул төбәкләрдә керкә балыгы юк һәм беркайчан да булмаган, дип язып чыкты Булмаган кая! Сугыштан аяксыз кайткан әтием заманасында күп каптырды инде аларны кармакка Теләсә нәрсәгә түгел, тере маймычка бик теләп каба ул керкә Көндезләрен без (Риф. Сәгыйть кебек дус малайлар белән бергә) әти үзе бәйләп биргән кечкенә сөзгеч белән маймыч сөзеп кайтабыз, әти исә аларнын суларын алыштыра да, мине ияртеп, кичке савымга баручы апалар белән бергә машина әрҗәсенә утырып, елганың югарырак, авылдан ераграк, суының чистарак урынына китә Керкә балыгы бик чиста, пакь җан иясе, пычрак, нәҗес нәрсәләрдән мөмкин кадәр ераграк булырга тырыша икән. Бервакытны әлеге дусларым белән үзебез генә балыкка барганыбыз да хәтерлә. Сөзгеч алып, әти-әниләргә әйтмичә генә... Байтак сөзеп азапландык без. Әмма юкка Салкын суда тәмам күшегеп, бөрешеп беттек. Тәннәребез, иреннәребез күм-күмгәк булды. Сошы тапкыр кереп чыгабыз да Шулчак «дыик»! иттереп сөзгечкә нидер килеп бәрелмәсенме! Тизрәк ярга чыгарып атарга кирәк, бердәд, сөзгечебез кыска, зур балык бөгәрләнерлек түгел, икенчедән, керкәнең тешләре гимер кискеч кебек! Сөзгечеңне өзеп, минуты белән чыгып шылачак! һап! Сөзгеч ярда. Сөзгечтә үзе симез, үзе дә-әү керкә балыгы! Беләк буе! Безнең беләк шае гына түгел, озын буйлы Мөнир абзыйныкы кадәр үк булмаса әле. Сикерт, дулый, хәерсез, адәм генә тыярлык түгел. Чак тынычландырдык үзен, аннан соң көчкә күтәреп кайттык. Әтинең дә моның кадәрлесен тотканы булмаган, күрәсең. Шаккатты. Сорамыйча киткән өчен «тәрбия сәгате» уздырырга да онытты хәтта. Ә балыкны үзебездән гел чын балыкчы сыман бүлдерттс әти: баштан үзе тигезләп өч өлеш ясады, аннары, беребезне аркасы белән борып бастырды да: «Бусы кемгә’ Бусы кемгә?..»- дип кычкыртты. Беребезгә дә үпкәләрлек булмады Ә Гомәр әфәндебез Саттаров «булмаган ул якларда керкә балыгы» дип ышандырырга тырыша һе Менә шул. Төшемдә, үзебез керкә тотып йөргән урыннардан да байтак өстәрәк, үзебез җиләк җыярга яраткан урыннарда йөрим, имеш Ходавәндә! Нинди матурлык, нинди яшеллек, нинди сафлык! Кереп китсәң, билдән сусыл үлән Без җәй башларында какы, аннары җиләк, шомырт җыеп йөргән елга буйлары тоташ әрәмәлек' Чыннан да. ара-тирә колмакка чорналган зирек, тал, шомырт агачлары үсеп утырган бу җирләрне халык әрәмәлек дип йөртә. Әмма чын әрәмәлекне күргәнем булмаган икән шул әле минем Менә нинди була икән ул әрәмә дигәнең! Ерып чыкмады гына булмый икән ул. Үсемлекләре дә әллә ничә катлы булып үсә икән. Иң гүбәндә дым исе аңкып торган вак үлән Вак үлән өстендә кыяк яфраклы биегрәк үләннәр, аннан да биегрәк абага кебек киң яфраклы үләннәр Төрледән-төрле аллы-гөлле чәчкәләр аяк астында бизәкләп чигелгән затлы келәм булып ята Агачларның берсе икенчесенә сыенып үскән урыннарында шау яфракка, аксыл-сары чәчәккә күмелгән колмак сабаклары аларнын берсеннән икенчесенә күчеп, тоташ дивар хасил игә. Төрле кошларның сайравын тасвирларга каләмем көчсез үзе бер сихри дөнья, үзе бер илаһи симфония Шушы илаһи көйгә чылтырап агып яткан инеш җыры кушыла. Күңелдә тел белән анлатып булмый тортан җиңеллек, сафлык, рәхәтлек. Бернинди дә борчылу, авырыксыну. арыганлык хисе юк Бары тик соклану, ошбу гүзәллектән сихерләнү, каршымда ачылган бу илаһи манзарадан тәмам исерү, мәмнүн булу тойгысы гына бар. Тукта, мин инешнең Котсыз урманы ятында йөрим ич әле. Нарат чагыл ятына да чыгарга кирәк Әнә якында тына бу ярдан теге як ярга ятып диярлек тирек агачы үскән. Шу г агачны үземә басма итеп (җәй башларында ачы какыга килгәндә дә нәкъ менә шушы урыннан йөрми идек микән әле?!) каршы якка күчәм Аякларымны тоймадым да очып кына чыктым бугай Йа хода, бу якта да шундый ук садәлек, сафлык, хозурлык! Менә шуңа охшаш төшләр миндә, ирексездән, мин инде кайчандыр бу дөньяда бер тапкыр яшәп киткәнмендер дә, хәзер шул ук таныш урманнарда, болын-кырларда йөримдер, дигән сәер уйларга этәрә. Тагын шунысы да бар: төшләрнең мондый төрләрен күргәндә мин гәүдәмне дә тоймыйм, тән әгъзаларын да күрмим, һәм иң гаҗәбе, андый төшләр миңа малай чагым булып керә, һәм аларның нәкъ менә бала күңеле, балачак белән бәйле булуларында шулай ук Табигатьнең бөек серләреннән берсе яшеренгән сыман тоела миңа... Әле күптән түгел генә төшемдә әлеге Наратчагыл тавында тагын бер тапкыр йөрдем мин, аның түбәсеннән торып, каршы яктагы Котсыз тауларың, аның итәкләрен, Сагышлы елгасының бормаланып-бормала- нып калган үзәнен күзәттем. Күк йөзе чалт аяз. Төтенсымак сыек зәңгәрлек, һавада гына калмыйча. рәшә сыман җиргә дә иңеп, күңелдә беркадәр авыр тойгылар уята, йөрәкне кысылыпкысылып алырга мәҗбүр итә. һәр тарафта — аяк астында да. унда, сулда, алда, артта, якында һәм күз күреме җитмәслек ерак арада да — аксыл-соры, эреле-ваклы ташлар. Үлән әсәре дип әйтмим, хәтта туфрак, тузан бөртеге дә юк. Әйтерсең лә. иксез-чиксез киңлекләргә җәелеп киткән таш базына килеп кергәнмен. Каршымда калкып торган Котсыз тавында да нәкъ шундый ук күренеш. Ә түбәндә, елый-елый яше белән бергә күзләре дә кибеп беткәннән соң калган күз чокырыдай, кайчандыр бормаланабормалана аккан Сагышлы елгасының коры ермагы ята. Аның өстендә буйдан-буйга кайсы очы, кайсы кыры белән яткан тәүмәл-тәүмәл ташлар йоклаган Аждаһа сыртын хәтерләтә. Менә ул уяныр да, дистәләрчә чакрымга сузылган таш гәүдә сыртындагы ташларны бер-берләренә бәреп, очкыннар чыгара-чыгара, шуыша башлар сыман. Күңелдә — табигатьнең бары тик шушы халәтен тою хисе генә. Әйтик эш беләнме, ял итәргәме баргачмы, җирнең моңарчы таныш булмаган берәр төбәге белән очрашкандагы кебек... Уянгач, уйланмый кала алмадым, әлбәттә. Монысы туган төбәгемнең кайсы вакыты була икән инде? Ерак үткәнеме, әллә киләчәгеме? Мөгаен, соңгысыдыр, һәм шулай гөманларга үз фикерләрем, дәлилләрем дә бар. Табигать өчен, Җир-ана өчен кем күбрәк куркыныч: кешелекме, әллә хайваннар дөньясымы? Баштан ук кистереп җавап биргәнче, фикер йөртеп карыйк. Кеше кем дә, хайван кем (гәрчә без аларны нәрсә дип атап йөртсәк тә)? Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә аларга түбәндәгечә билгеләмә бирелә: «К е ш е. и. 1. Фикерләү, сөйләшү, корал җитештерү һәм аннан хезмәттә файдалана алу сәләтенә ия булган зат, җан иясе, шәхес». Шуннан соң ук әлеге билгеләмә татар әдәбияты классигы Габдрахман Әпсәләмовның «Кеше үзенең бәхетен хезмәт чишмәсеннән таба» дигән юллары белән беркетелә «Хайван, и. 1. Үсемлекләрдән кала, хәрәкәтләнү һәм сизү сәләте булган һәрбер җан иясе. Йорт хайваны. Эш хайваны. Ерткыч хайван». Мисалларның берсе Фатих Хөснидән: «Акыллы хайван иде. җаным, ни булды икән бу Актырнакка?» Йорт хайваннарының нигездә акыллы булуларын, күрәсез, мисалдан ук чамаладык. Эш хайваннарының да кем икәнлеген, нигездә, беләбез. «Гомерем буена эшләдем, күтемә бер ыштан да алып кия алмадым!» — дип әйтеп әйткән ди беркөнне ат мескенкәй. Инде сүзлектән «е р т к ы ч» сүзен эзләп карыйк «Ерткыч, и. 1. Башка хайваннар белән тукланучы җәнлек. 2. күч. Чиктән гыш явыз, рәхимсез, аяусыз, кансыз кеше турында. Нинди ерткыч бу Иргали! Фәтхи Бурнаш...» Ярар, хуш. Әлеге өч сүзгә билгеләмә бирдек. Хәзер инде әлеге фетнә сорауны кабыргасы беләнрәк куйыйк: кеше хайванракмы, әллә инде ерткыч хайван кешелеклерәкме? Сүзне «башка хайваннар белән тукланучы жәнлек»тән башлан карыйк. Ерткыч икән ерткыч Үзеннән көчсез башка хайваннар белән туклана икән, димәк, туклана Хак сүзләр, инкяр итәр урын юк. Әмма бәхәсләшер урыннар җигәрлек. Мин бер генә ерткыч хайваннын да (балаларына, нәсел-нәселләренә зыян-зәүрәг салган бүреләрдән кала) кирәгеннән артык азык тапканы, үзе туклана торган җәнлекләрне тоташган кырып салганы хакында ишеткәнем дә. укыганым да юк Ниндидер хәлиткеч алышларда, язгы туй йолалары вакытында көчлеләр көчсезләрне үтерүгә кадәр барып җитсәләр дә, бер генә кыргый җанварның да үз токымыннан икенче берәүне тотып ашау очракларын бел.мим. Булган очракта да алар кагыйдәдән чыгарма буларак кына кабул ителергә мөмкин. Бусы булды бер Икенчедән, мин. нигездә, бары тик йорт хайваннарының гына үзләренең торак урыннарын пычратуын беләм. Кыргыйларның күпчелегендә чисталык тән сәламәтлегенең төп кануннарыннан берсе Менә шуның өчен дә күпчелек кыргый җәнлекләрнең өн эчләре дә. «йорт-кура» тирәләре дә чиста була син анда ул җәнлек гаиләсенең үз нәҗесен күрмәссең. Заманында безнең тауларда, бигрәк тә Атау тавы дип аталган иң биек тауда (Атау тавы тирәсендәге үзәннәрдә кайчандыр борышы заманнарда мул сулы дәрья булган дип фараз ителә, ә аның итәгендә табылып торган күпсанлы кабырчыклар андый фаразга урын калдыра) суырлар (байбак) күп яши иде. Эч майлары үпкә авыруыннан шифа булганлыктан, кызганычка. соңгы елларда аларны күпләп кырганнар икән, хәзер бу җәнлекләр бик сирәк очрыйлар инде Менә шул суырларнын гадәт-холыкларының мин күзәткән кадәресс генә дә искитәрлек Аларның оя авызында чүп тә. гизәк тә тапмассың оядан читтә ясалган махсус «бәдрәф»ләрс бар аларның. Хаҗәте булганда бары гик шунда гына чыгарлар, шунда гына йөрерләр Оя авызы янында, аның өске тирәләрендә күпчелек очраган нәрсә әспе җиләге. Ничек үстерәләрдер, ничек үрчетәләрдер алар бу җиләкне, ул кадәресен белмим Ничек кенә булмасын, әлеге үсемлекләр оя тирәләренә үзенчә бер матурлык биреп, би гәп торалар. Суырларнын азыкка, суга, уен мәйданнарына йөри торган аерым сукмаклары бар Уен мәйданы дидем. Менә шул мәйданга суыр халкы бөтен гаиләсе белән чыга. Тезелешен утыралар да. бала-чагаларын көрәштерергә тотыналар. Нәкъ безнең сабан гуендагыча. Баштан иң кечкенәләр чыга Әй көрәшеп күрсәтәләр дә соң! Apr тәпиләренә басып, алгылары белән билләреннән тотынышалар да алыша башлыйлар Әле берсе күтәрә, әле икенчесе. Чын-чынлап. ихласларыннан көрәшәләр бит. рәхмәт төшкер- ләре! Коч сынаша торгач, берәрсенең хәйләсе җиңә көндәшен күгәреп ала да. йә баш. йә янбаш аркылы күгәреп ата. минсмңайтим! Өлкәннәрнең берсе (әтиләредер инде) таләпчән сызгыра-сызгыра хөкемдарлык кыла. Хәрәмләшмәгез. аяк чалмагыз. җиңү гадел булсын, янәсе Бөтенесе дә нәкъ безнеңчә, кешеләрчә! Акылсыз дин кем әйтер бу хайваннарны Кыскасы, әле бер генә хайванның, бер генә җанварның да моңарчы Табигатьананы үзенең эшчәнлеге нәтиҗәсендә харап иткәне, үзе яшәгән мохитны фаҗига, планеra-күләм һәлакәт дәрәҗәсенә кигереп җиткергәне юк. Дөрес, үз чорында аждаһадинозаврлар әйләнә-тирә мохигны шул- кадәрле дә нәҗесләтәннәр. үз нәҗес төренә үзләре үк тончыгып та ү ггән- нөр. тәмам кырылышып беткәннәр, имеш Бә лки хактыр да. Бу кадәресс дә безгә олы сабак Җирдә яши белен яши. эшли белеп эшләмисен икән, димәк, сине дә шул чамасыз олы гәүдәле, әмма ифрат кечкенә миле динозаврлар язмышы көтә. Әмма. . беркат лы бу мәхлук ларның, габыл- галап юрган баш сөякләренең бөтенесендә дә диярлек бер чама турлыктагы тишекләр бар икән Димәк, аларны фәлән миллиард еллар > гек кемнәрдер кырын бетергән булып чыга Тик кем рәхимсез кырган соң аларны шулай? Кешенең җирлә үзе түгел, эзе дә булмаган бит әле ут вакыт та. ләер. без моңа аз гына соңрак әйләнеп кайтырбыз. Инде, бик йөгерек рәвештә генә булса да, кешелек тарихына күз салыйк. Кеше, җан ияләре арасында, иң соңгылардан булып формалаша. Аның туа башлаган дәвереннән алып бүгенгәчә булган эшчәнлеге—табигатькә һөҗүм ясау, аның өстеннән хакимлек итәргә омтылу, үзеннән кала барлык җан ияләрен тоташ кыру, аларның яшәеш мохитен чиксез тарайту, чамасыз кысрыклау. Җир шарының җиде дистә еллар «Советлар иле» дип йөртелгән төбәгендә, ягъни безнең илебездә бу бигрәк тә шулай. Күп гасырлар дәвамында яшәеш кануннары булып формалашкан кеше белән кеше, җәмгыять белән кегйе, ниһаять. Күкләр белән кеше арасындагы мөнәсәбәтләр бер кизәнүдә чәлпәрәмә китерелде, гасыр белән гасырларны, буыннар белән буыннарны, рухи үткән белән рухи бүгенгене тоташтырып торган өрфиядәй нечкә җепләр, кабат ялгап булмас дәрәҗәдә, өзгәләп ташланды. Без барыннан да берьюлы — ышану-инануларыбыздан, гасырлар дәвамында йөз тоткан кыйблабыздан ваз кичтек. һәм тотындык.. Гомер бакый бабаларыбыз иген иккән бәрәкәтле кыртугайларыбыз өстенә олы-олы шәһәр-калалар. завод-фабрикалар китереп салдык. Гомер бакый илләребезне, җирләребезне сугарып, тигезлекләрдә тигез генә, тымызык кына агып яткан елгаларыбызны буып, өйләребезгә «Ильич лампалары» керттек. Нәтиҗәдә, миллионнарча гектар мәйданда ходай биргән мул печәнле болыннарны, бәһасез урманнарны, ничәмә-ничә гасырлар буена йөзләрчә буын кешеләргә туган нигез булып хезмәт иткән никадәрле авылларны, хәтта каберлекләрне мәңгелеккә су төбендә калдырдык. Ә «Мәскәү бабай»га һаман җитмәде, ул «давай»лады гына. Тик ул таләп иткән байлыкны, шулкадәр игенне каян алырга? Билгеле инде, без газиз җиребезне химияләштерергә тотындык. Яшәсен гербицидлар! Яшәсен пестицидлар! «Коммунизм ул — бөтен илне электр- лаштыру һәм химияләштерү».—дидек. Төрледән-төрле атом станцияләре, эчәр суларыбызны, сулар һаваларыбызны, җыясы ризыкларыбызны агулап, тәнебезне генә түгел, җаныбызны да зәгыйфьләндергәннәр. Җиңел юл белән генә чит ил акчасын алу өчен «юлбашчыларыбыз» ил-йортыбызны тәмам чүплек базына әверелдергәннәр. Без, капитализмны бетерәбез, бөтен Җир шарында социализм гына түгел, коммунизм төзибез, дип йөргәндә, җитәкчеләребез илне упкын читенә китереп бастырганнар. Татар кызларын ил буенча таратып, аларны урыс туганнарыбызга урыс милләтен ишәйтү метаннары иттекме? Иттек! Үзбәк, таҗик хатын- кызларын, балачагаларын, мамык басуларында, табан асларыннан алып чәч төпләренә кадәр гербицидларга, пестицидларга манчып чыгардыкмы? Чыгардык. Шулайрак бара торгач, күптән инде тамырың корый башлаганын аңларга зиһенең җитсә, гербицид белән геноцид сүзләренең бер тамырдан икәнлеген дә төшенә башлавың ихтимал. Ә өстендә күптән инде тере балыклар урынына презервативлар йөзеп йөргән Кабан, Идел, Нократ белән Чулманыбыз язмышлары??? Исемнәрен үзебездән күптән тартып алдылар инде, хәзер әнә җисемнәре дә «төгәлләнү» алдында тора. Әкиятләрдә күлнең төбен күккә аскан батырга ышанмый идек. Ә үзебез әкият каһарманыннан да гаярьрәк булып чыктык — Арал кадәр Арал диңгезен киптердек — күлнең генә түгел, диңгезнең төбен күккә астык! Мондый «каһарманлыкны» бары тик безнең Бөек Октябрь инкыйлабы тудырган кызыл каһарманнар гына башкара аладыр?! Илләрнең илләрне, халыкларның халыкларны, үз иленең үз халкын, диндәшләрнең үз диндәшләрен чебен кебек кыру очракларын сөйләп тормыйм. Аларына тарихның ерагыннан да, якыныннан да әллә никадәр мисаллар табып була. Бәс, шулай булгач, хөрмәтле укучым, ничек булып чыга инде: кеше ерткычракмы, әллә ерткыч кешелеклерәк м е?! Эшләр алга таба да шушы тизлек белән барганда, минем әлеге «ташлы» төшемне туган төбәгемнең әллә ни ерак булмаган киләчәге дип юрарга тулы нигезем бар Безнең Шөгер яклары нефть төбәге Биш дистә елдан артык инде аның тамырларыннан, «кара алтын» дигән булып, хәләл канын суыралар, шул канны кудыртып чыгарыр өчен, дистә еллар буена җир куенына кеше сәламәтлегенә куркыныч тудыра торган химик сыекча кудыралар. Соңгы елларда ул матдәләр эчә торган су катламнарына килеп кушылды, коеларны, чишмәләрне iутырды. Авылларыбыз эчәр сусыз калды. Урманнар, күзгә күренеп, сулып бара. Кыскасы, туган төбәгемнең газиз табигате үлем белән тартыша Җир шарындагы тереклек дөньясы яратылган көненнән камиллеккә омтылып яши Ул. миллиардлаган еллар дәвамында, гомуми камил бер организм хәленә килгән. Кеше эшчәнлеге тигезлекне бозмаска тиеш Ул биг үзе дә арада иң камил зат. Үсеш кануннарына буйсынганда, җирдәге геләсә кайсы җан иясе нәкъ менә аңарда кешедә үзенең яклаучысын табарга тиеш иде. Кешелектәге кайбер вәхшилекләрне күргәч. минем күңелдә фетнәле бер фикер туа. Гомумән, кеше үзе Җирдә яралган микән соң? Әллә соң ул Җиргә башка тарафтан кигереп ташланганмы? Шуңа күрә үзенең яшел бишеген төбе гошкән ләгән хәленә калдырганмы? Мин үзем соңгы елларда шушы фикерләрнең соңгысы ягынарак авыша башладым... . Бу төш миңа армиядән кайткач керде. Ат башы чамасы булыр, яшерелгән алтыным бар. имеш Бер иптәшем белән шуны эзләп киттем Уйлый торгач, яшергән урыны да искә төшге бөдрә нарат агачлары арасында утырган ун-унбиш кенә йортлык авылда иде бу. Шунда башка өйләрдән үзенең зурлыгы белән нык аерылып торган, борыслары инде каралып бегкән бик иске бер йорт бар Боярданмы, алпавыттанмы калган бу>лса кирәк Яшерелгән алтын шуның чарлагында иде бугай Әмма йортның түбәсен сүтеп атканнар, идән, түшәме белән коры стеналары гына калган, имеш Инде кичке эңгер дә төшкән икән, бәләкәй өйләрнең кечкенә тәрәзәләренә ут эленгән, йортның стеналары арасыннан йолкынып чыккан сүсләр җил искән саен шомлы булып селкенеп, чайкалып куялар Ә без иптәшем белән мәш килеп алтын эзлибез, ашыгабыз, кабаланабыз, актармаган почмагыбыз, тыгылмаган iишегебез калмады Юк теге хәерсез алтын -алганнар, харап иткәннәр' Әнә шундый әрнешү тойгыларыннан уянып киггем Йөрәк, чыннан да, сулкылдап әрни иде Әрнеми хәле юк никадәрле хәзинәдән «колак кактым» бит! һәрхәлдә, уянгач, төшендә хәлвә күреп тә. кашыгы булмау сәбәпле, ашамый калган Хуҗа Насретдин сыман, чын-чынлап шулкадәр* лс хәзинә югалткандай кайгырып, озак хәсрәтләнеп яттым Алай гынамы. шушы төштән соң бай Iак гомерләр күңелем сыкрап үз-үземә урын табалмый йөрдем мин Өнендә чып-чын алтынын җуйган кеше генә шушылай борчыла торгандыр Әмма гора-бара. күңелгә вәсвәсә салган әлеге сары гнайганнан бигрәк, теге бәләкәй авыл җирсеткәнен абайлый башладым. Ышансаң ышан, хөрмәтле укучым, ышанмасан юк. сума гадай сары горур кәүсәләрен талгын гына җилдә тибрәтеп утырган мәһабәт наратлар, шул наратлар арасындагы треле-ваклы өйләр, гүб<кс сүтелеп ташланган теге дәү йорт сагындыра икән биг Нәрсәсе белендер бик якын, бик кадерле иде ул авыл минем куне.пә Җирдә булмаган, гомердә г ормаган да. күрмәгәц дә авылны сагынам Әмма андый авыл Җирдә булмаган, дип, ялгышмыйммы икән соң? Сәер сорау. Әмма анда нәни генә булса да хаклык га юк түгел Болан дияргә гулы нигезем бар Хикәятемнең бу өлешен төгәлләгәнче, бер ат башы кадәр генә түгел. шуның кадәр кимендә ике тапкыр күбрәк алтын югалтканым бар дисәм, ни әйтерсең, укучым! Ә бит югалттым мин аны, тапмас борын, югалттым... Анысы болай булды. Армия хезмәтенең соңгы айларын Монголиядә үткәрдем дигән идем бит инде. Шул. Мәшһүр Байкал ярларын узып, без география дәреслекләренең тышлыгында күреп күнеккән озын туннельне узып, күпмедер вакыт тагын да югарырак күтәрелгәч, «Гусиное озеро» дигән станциядә эшелоныбыз туктады. Каравыл начальнигы булганга, мин дә үземнең каравыл солдатларым белән офицерлар белән бергә пассажир вагонында бара идем Ә батальон —«сыер» вагоннарында... Өч-дүрт сәгатьләп торырбыз әле. юыныгыз, ял итегез, үзегезне тәртипкә китерегез, диделәр. Мин исә юл буена, поезд тукталган саен, ике сәгатьтән ике сәгатькә туры килерлек итеп, каравыл алыштыра-алыштыра тәмам алҗыган идем инде. Каравылны алыштырдым да тизрәк йокларга яту җаен карадым. Йоклап кына киткән идем бугай әле. эшелон начальнигы чакыра, диделәр. Эчемнән генә капитанны сүгә-сүгә. кыяфәтемне бераз тәртипкә китердем дә. вагоннан төштем. Капитан 40—45 яшьләр чамасындагы гади бер кеше белән сөйләшеп тора иде. Мине бераз читкәрәк алып китте дә: «Менә бу кеше синең белән танышырга, сөйләшергә тели».—диде. Мин шикләнә калдым. Хезмәтем хәрби сергә бәйле нәрсәләрдән башланганга, таныш булмаган кешеләр белән элемтәгә керүемнең азагы хәерле бетмәскә мөмкин иде. Гафу итегез, иптәш капитан, мин бу кешене белмим, дидем. Командир хәйләкәр генә елмайды: — Син баш тартырга ашыкма.—диде ул. —Агай тәртипле кеше күренә. Татар кешесе. Иң тәүдә мине эзләп килде. Эшелонда татарларның булу-булмавы белән кызыксынды. Бар икәнлеген белгәч, бик куанды. Иң яхшы, иң акыллы татар егете белән таныштыруымны үтенде. Менә без. старшина белән киңәштек тә, сине тәкъдим итәргә булдык...— Капитан тагын елмаеп куйды. Тик кара аны, кесәл килене кебек җебеп торма — йомышы җитди бугай аның.. Ярый, хуш. Абзый белән танышып киттек. Кызганычыма, туган авылы да. районы да, исем-фамилиясе дә хәтеремдә калмаган. Тамыры белән Татарстан туфрагыннан икән. Әти-әниләре бай нәселдән булганнар. колхозлашу елларында, «кулак» дип. бу төбәкләргә сөргәннәр үзләрен. Абзый үзе исә монда туган. Вакыты булган саен килеп, ике-өч ел буе әлеге станцияне «саклый» икән. Сөйләвенә караганда, сәбәбе җитди, ике кызы җитеп килә икән агайның. Икесе дә яшьләр, чибәрләр, акыл- лылар. Менә шуларның берсен кияүгә бирер вакыт җиткән. Әмма агайның бер шарты бар икән: кияү саф татар егете, чит-ят җирләрдә яшәп бозылмаган. Татарстан җиреннән булырга тиеш... Баштарак, йорт-җирем таза, байлыгым аллага шөкер, сине дә. гаиләңне дә асрарга җитәр, аллаһе боерса, дип кенә башласа да. тора-бара ул мине тәмам үз итә башлады -ачыклыгым, беркатлылыгым белән күңеленә хуш килдем бугай. Йөргән кызым бар шул. абый.— дим. (И. белән һаман да хат алышабыз, аралар өзелеп җитмәгән иде бит әле.) — Ә син. минем кызларның егетләре юк. дип уйлыйсыңмы? — Университет бетерәсем дә бар. Укый башлаган идем... Агай, мине култыклап, ераккарак алып китте дә. ярым пышылдауга күчте: Беләсеңме. Җәүдәт дус. — диде ул. вата-җимерә булса да татарча сөйләшергә тырышып—Тикмәгә генә җүнле татар егете эзләмим бит мин. Алтыным күп минем. Балаларымның икесе дә кызлар Вәт кайда мәсьәлә Монда ир-ат башы, ир-ат акылы белән ир-ат кулы кирәк. Аптыравым йөземә чыкты бугай. Агай, урман кисүдә эшләп, сөялләнеп беткән кытыршы кулларын минем иңемә салды да күзләремә туры карады: Син шикләнмә! диде ул.—Эш җитди. Ин мөһиме, син минем күңелемә хуш килдең. Кияү чыга синнән! Укуына төкер! Дураклар укысын! Урнаштыра белеп урнаштырсаң, энә белән кое казымый да аллага шөкрана кылып гомер кичерерсең Җиле ай гына хезмәт итәсең калган ич ииде Кайтышлый кереп, кунак булып китәрсең. Кызларны күрерсең. Танышырсың Өеңә кайтып, рөхсәт сорап килерсең дә — вәссәлам' Туй — бездән, алтын белән кызларның берсе - синеке' Теге еллар булса, ике дә уйлап тормастан. алтынын да. кызын да берьюлы бирер идем Әмма өйләнми торып, алтынны күрсәтмим. Өйләнгәч, бер чиләк белән күмелгәне тулаем синеке Әле икенче чиләге дә бар. Анысын ир балаларыгыз тугач, үзем үләр алдыннан күрсәтермен Кыздан балаларны, унга тулганчы, әмма кимендә икс малай туганчы таптырасын .. Абзый миңа адресын, үзенең һәм кызларының исемнәрен язып бирде. Кызлар татарча белмиләр, өйләнгәч, өйрәтерсең. Җайлап-май- лапмы. чыбыркы бсләнме анысы синен эш. ул кадәресенә катнашмам, дип тә өстәде. Эшелон кузгалыр вакыт җитте. Без агай белән кул бирешеп аерылыштык. Дөресен әйтим, тынычлыгымны алды бит бу очрашү Гомере буе банты авыл хәерчелстеннән чыкмаган минем кебек бер җебеккә сайлап алырга берьюлы ике япьяшь кыз. ике чиләк алтын тәкъдим итсеннәр әле!.. һәм «дембельмнең соңгы көннәренә кадәр агайның адресын сакладым. Кызык өчен генә булса да өйләренә сугылып чыгарга ла исән юк түгел иде. Әмма минем тормыш болай да тоташ мәрәкәләрдән генә торганлыктан (минем кебекләрне урыста «невезучий» диләр), кайтыр көннәр җиткәч, геге кәгазьне ертып, кисәкләрен монгол җилләренә очырдым. Бәласеннән баш аяк! Йә уеннан уймак чыгарырмын. Нишләрмен инде ул кадәр алтын белән, йә? Безнең илдә бит аны дәүләт шырый- шырый тартып алачак, ә үзеңне һәйбәт ләп гашкапчыкка илтеп салачак Аллам сакласын! Абзый алдында бераз гына уңайсыз инде, әлбәттә. Бүтән кеше белән бу хакта сөйләшмәячәген әйтеп калган иде бит Ялтанчы булуы күңелсез Әмма ул агай күп нәрсә югалтмады дип уйлыйм мин Миннән әле бәлки бик тырышканда ярыйсы гына бер кияү чыккан да булыр иле. Әмма шул кадәрле алгыша ия булу.. Нинди алтын-комеш? Гомумән, кеше рәвешендә яши беләбезме сон без? Бу төшенчәләрне баш миебездән күнгән нәҗесле себерке белән себереп түктеләр бит инде Бай тормыш яманлык, ярлы-тигез тормыш яшәешеоезнең асыл мәгънәсе, дин өйрәттеләр бит. Затлы хәерчеләр заманында төн идеалыбыз шул иде ич безнең Ә монда берьюлы ике чиләк алтын! Өстәвенә хатын! Ул чорда кеше башына моннан да олырак бәлане уйлап та чыгара алмас идең әле Инде мин тәтиемдә теге ат башы кадәр алтынны эзләгән авылга кайтыйк Ул авылның хәтеремә ни өчендер бик якын булып кереп калган- лыт ы хакында әйткән идем. Төшемә кергән шул көннән бирле ул авы тны мин сагынып яши башладым. Моның мәгънәсезлек. кимендә, акылсызлык икәнлеген аңласам да. барыбер сагынып торам. Икенче курска укырга килгәч, сентябрьнең уннары тирәсендә безне колхозга, бәрәңгегә җибәрделәр Балтач районына Арчаны узып күпмедер чакрымнар киткәч, юлның уң ятында валлаһи әгәр. теге, минем төшемә кергән авыл яныннан узып барабыз лабаса! Йортлары ла инде яңа. ат ачлары янына таштан салынганнары да бар Теге олы йорт кына юк Аның урынында таш клубмы, кибетме кукырасп утыра Ничек кенә булмасын, урыны да. авылы да шул' Моны күңелемнән килгән ниндидер бер аваз раслый, иләсләндерә, дулкынландыра Гулы тизлектә барган машина әрҗәсеннән төшеп каласы, шул наратлар арасындагы серле авылга кереп, кешеләре белән танышасы, сорашасы-бслешәсе килә Авылның исеме ничек? Монда чыннан да берәр алпавыт яисә дворян утары булмаганмы9 Булса, йорты нинди булган? Яшерелгән алтын турында нинди дә булса риваять ишеткәннәре юкмы?.. Колхоздан кайтканда да башымда бер үк уйлар чуалды. Шулай да, бер тапкыр да килеп күрмәгән, урамнарында йөрмәгән килеш әнә шулай ап-ачык булып төшкә керүе сәер, бик сәер иде... Радио журналисты булып эшли башлагач та ул авыл яныннан берничә тапкыр узып китәргә зуры килгәне бар. Әмма аның турында төпченергә кыймадым. Алтын-фәлән турында сорашып утырган арада, берәрсен «органнардан» чакырып китерсәләр, кая барырсың?! Исбатлап кара син аларга күргән төшеңне генә тикшереп, бала- чагаланып йөрүеңне. Еллары шундый иде. Моннан соң ике дистәләп ел узды инде. Бу төшемне мин байтак кешегә сөйләп көлдердем. Әмма яшь язучы Аяз Хәсәнов. моны үзенең бер әсәренә кертәсен әйтеп, кисәтеп куйды. Ризалаштым. Ул чакларда күргән төшләрем мине шушы кадәр «эзәрлекләр», үземне дә кулга каләм алырга мәҗбүр итәр дип, уйга да килгәне юк иде... Ә теге авыл, чыннан да, Арча районына керә, аны «Лесхоз» дип йөртәләр икән. Бу кадәресен миңа язмаларымның әлеге өлеше «Татарстан яшьләре» гәзитендә чыккач, шул төбәкләрдә туып-үскән бер ханым әйтте. Монысы, бәян итү тәртибе белән санап барсак, төшләремнең бишенче төркеменә кергәндер. Алтынчысы—кайчандыр бергә уйнап үскән, укыган, солдатта хезмәт иткән, эшләгән, очрашкан кешеләргә бәйле. Шунысы кызык, мәктәп елларым төшләремә керми диярлек. Күрәсең, алары —табигый тормышта яшәгән, тормышны ничек бар — шулай кабул иткән елларым булгандыр. Ә менә армия хезмәте, университетта укыганнарым хәзер дә төшләремә кереп тинтерәтә. Әйт ик, имтихан көнем җиткән, билет алынган, укытучым каршымда җавап көтеп утыра — ә башымда җилләр уйный. Белмим генә бит сорауга җавапны. Аннан соң уянам да үз наданлыгымнан үзем оялып ягам. Мондый төшләр миңа, гадәттә, оялап керәләр. Студентлар икән — студентлар гына. Андый чакларда без бөтен группабыз белән җыелабыз. Арабызда ятлар булмый. Армия хезмәте икән, хәрбиләргә нәрсә фарыз, барысы да шулар: киемсалымы да. тиешле коралы вә техникасы, командирлары. Чирек гасыр гомер узган бит инде югыйсә, егетләрем төшкә нәкъ элеккечә керәләр... дияр идем, юк, алай ук түгел икән. Олыгайганнар, хәрәкәтләре салмакланган, күз. маңгай тирәләрендә инде җыерчыклар төсмерләнеп килә, чәчләре чалара төшкән. Сөйләшүләребез, аралашуларыбыз исә нәкъ элеккечә. Өнемдә кайсын гына очратырга туры килсә дә, Татарстаннанмы ул, әллә илнең башка төбәкләреннәнме — бер күз салудан ук танып алырмын үзләрен, исем- фамилияләре белән эндәшермен сыман тоела, һәм мондый очракларга юлыкканда, асылда ул шулай була да. Солдат боткасын бергә ашаган хезмәттәшләремне мәңге онытасым юк. Тату яшәдек, дус булдык, берберебезне җәберләү дигән нәрсәне белмәдек. Ә менә егетләрнең, еллар узган саен, тормыштагыча олыгаеп, олпатланып төшкә керүләре. Монысы инде, мөгаен, гади төш кенә түгелдер. Хәер, төш үзе дә гади бер күренеш кенәмс соң?.. Театр дөньясы минем өчен беркайчан да чит дөнья булмады. Әле без малай чакта ук клубта теге мин телгә алган Мөнир абзыйлар ел саен «Галиябану» спектаклен куялар. Мөнир абзый—ул чакларда озын буйлы, мәһабәт гәүдәле ирегет — Исмәгыйль булып уйный.. Шәп уйныйлар иде. шайтан алгыры! Елга бер мәртәбә, гадәттә, кыш көннәрендә авылга Казан курчак театры килеп китә. Бәген авылыбыз белән, олысы-кечесе. яше-карты зарыгып көтеп ала идек без бу геатрны. Фуат Таһиров. Галия Таһирова. Сәләх Хөсни кебек атаклы артист вә артисткалар килеп. «Аккош белән өмет», «Камырбатыр», «Кисекбаш» кебек спектакльләр күрсәтә Карап торышка, гап-гади курчакның сәгатьләр буена теп-тере кешеләр кебек яшәүләре-сөйләшүләре. талашу-ызгышулары, сугышу-орышулары. яра- тышу-сөешүләре мине таңга калдыра, тәмам сихерли иде Казан кадәр Казаннан килгән Фуаг Таһиров кебек танылган артистның көндезге белән кичке спектакльләр арасында безнең өйгә килеп, минем сугышта гарипләнеп кайткан, гомере буена авылыбыз халкына пыяла кую. ипи калайлары, чүмеч-комганнар, соскылар, самавыр торбалары ясау, аяк киемнәре тегү белән шөгыльләнгән әтиемнән ботинкаларын, башмакларын төзәттереп йөрүе генә мине ихласымнан суыта иде Артист кадәр аргисг гап-гади бер авыл агаена аяк киеме гөзәгтерергә килсен инде?! Аннан соң бу гаҗәпләнү горурлык хисе белән алмашына менә нинди кеше икән бит минем әти! Ботинкасын кулына алгач. Фуаг абыйның куанычы эченә сыймый «Ну булдырасың да сон үзен. Харис! Янасыннан да шәбрәк булган ич бу!» ди Шушы очрашулар, шушы сөйләшүләрнең тәэсире икенче кышка кадәр суына башларга да өлгермиләр әле Үзем дә курчаклар ясыйм, сәхнәнең бизәлешен эшлим, пьесасын үзем язып, сеңелләремә спектакльләрен дә үзем куям. Ин гөп рольләрне Фуат абый башкара алырдайларып гына үзем уйныйм, әлбәттә. Казанга килгәч, иң беренче караган спектаклем Галиәсгар Камал исемендәге Тагар дәүләт академия театрының «Шаулыйлар дулкыннар» спектакле булды Анда мин төп рольләрнең берсен башкарган Ирек Баһманов уенына гашыйк булып кайттым Өлкәннәрдән Гали Надрю- ков, Әнвәр Гобәйдуялин Алардан бераз яшьрәк Шәүкәт Бнктимеров. Ир уртасы артистлар Ринат Таҗетдинов. Әзһәр Шакиров Равил Шәрәфиев үзе бер дөнья. Алар катнашындагы һәр спектакль хәтергә сеңеп, башкарган каһарманнары алга таба да минем күңелдә яшәүләрен дәвам игәләр иде Өстәвенә. Татарстан радиосының әдәби-драмагик тапшырулар редакциясендә озак еллар эшләвем сәбәпле дә барлык артист вә артисткаларыбыз белән якыннан аралашып яшәдем. Менә туларның шаукымы булгандыр инде, мин төшемдә еш кына алар катнашында шәп спектакльләр күрәм. Аларның берсе дә театр репергуарында юк. Ниндидер башка пьесалар анда, җыр-музыкасы да бүтән. Бер аеруча нык хәтердә калганын гына искә алып үтим Таманга Академия театрының элеккеге бинасында бара, имеш. Режиссер тамаша барышын бөтенләй яңача. көтелмәгәнчә хәл иткән. Артистларның бер ише сәхнәдә, икенчеләре сәхнә алдына да, тамашачылар арасына да чыккан Спектакль күтәренке рухта бара Сүзләре берсеннән-оерсе йомры монысы Равил Шәрәфи юморы. Музыка, чыр-чу. шау-шу Рәис Сафиуллин сузып-сузып баянда уйный. Флера Хәмитова белән Наил Әюпов өздереп-өзлереп җырлыйлар. Кыскасы, чын тамаша! Уянганда байтак кына сүзләре дә хәтеремдә иде әле Шушы тамаша нигезендә пьеса язу уе да юк түгел иде Юк. туган, бутмын икән. Гөштә яраган монда «багып» бетми икән. Ә спектакле шәп иде. корт чак- кыры! Күптән шушылай рәхәтләнеп, онытылып, соңгы күренешенә кадәр бирелеп спектакль караганым юк иде Күптән түгел шулар җөмләсеннән тагын бер гөш керле Тамаша сугыш елларының бер кышында бара. имеш. Урамда буран «улый. җил елый. Менә агач коммуналканын коридор ишегеннән бер төркем ир- егетләр белән хатын-кызлар килеп керде Барысы да киез итек, сырган чалбар, телогрейка йә соры шинель, солдат бүреге кигән Хатын-кызларда да шул ук өс-баш. Кайберләре генә чалбар урынына юбка, бүрек урынына мамык шәл бөркәнгән Бу iәркем ниндидер бәйрәмнән кайтып килә иде булса кирәк күңелләре күтәренке, йөзләре көләч Шау-гөр 97 киләләр. Хатын-кызлар ирләргә дәрте бөркелеп-сирпелеп торган мут караш белән багалар, юктан да кызык табып чыркылдашалар, һәркайсы үз парының беләгенә чытырдап ябышкан мондый ябык елларда шушындый асыл кошлар гел эләгеп тормыйлардыр шул. Әнә бит. берсенең авызында (Әзһәр Шакиров) хәтта «Казбек» папиросы... Ишекләрне узган саен төркем, сизелми генә, сирәгәя бара, бик табигый рәвештә, пар-пар үз бүлмәләренә кереп, гаип булалар Ә бүлмәләрдә тамашаның ни рәвешле дәвам итәсен тамашачы болай да аңлап, күзаллап утыра, имеш. Төркем артыннан ялгыз бер ир дә кергән икән әле. Ямьшәеп, яньчелеп беткән бүреген салып кулына тоткан, чәчләре тузгыган, өч-дүрт көн кырылмаган төкләре, салкында үрә басып, керпе энәләре сыман төрлесе төрле якка тырпаешкан, шинеленең чабулары җилбәгәй җибәрелгән. Муеныннан салынып төшкән озын соры шарфының чуклары идәнгә тияр-тимәс сөйрәлә. Барлык төс-кыяфәтеннән Геройның (аны без шулай дип атыйк) нидәндер ифрат әсәрләнгәнлеге, ярсыганлыгы, чыгырдан чыкканлыгы күренеп тора. Кая барыр, кайсы бүлмәгә бәреп керер? Кем янына килгән ул? Әллә инде берәрсе яныннан кайтып килешеме? Әйе шул, кайтып килеше икән. Башка бөтенләй кайтмаска дип кайтып килеше Хатыны (мәгълүм артисткабыз, имеш) аны куркынып каршылады. Ул әнә тораташтай катып калган. Аның дә өстендә— телогрейка. Бөдрәләнеп торган кара чәчләре иңнәренә таралып төшкән. Ир дулый, ә ханым сүзсез Күзләрендә чарасызлык. Әмма ире барып йөри торган «сөйрәлчек себерке»дән үзенең өстенрәк икәнлеген дәлил- ләмәкче. һәм ул ашыга-ашыга телогрейкасының төймәләрен ычкындыра башлый. Үз ире каршында булса да, моны эшләү —горур хатын өчен хурлыклы адым, күрәсең Бармаклары дерелди, каны качкан иреннәре сизелерсизелмәс кенә калтыраналар. Хатын, өстендәге шактый озын' телогрейканы салып ташлап, күлмәктән генә калыйм дисә, аның астында тагын бер кат телогрейка бар икән ләбаса!.. Инде хәзер ир дә хәрәкәтсез калган. Хәзер ул чын мәгънәсендә тантана игә — йөзендә салкын горурлык, иреннәрендә мыскыллы елмаю. «Йә-йә, карап карыйк, кая кадәр барып чыгарсың икән?» — янәсе. Ә хатынның барып чыгар урыны калмаган инде, иң соңгы «коралын» кулланып булса да, аңа ирен сакларга, кабат фронтка китәр алдыннан гына булса да, «себсрке»сенә янә җибәрмәскә! . Телогрейканың монысыннан да тизрәк арынып, инде күлмәкчән генә калыйм дисә, эчтән тагын бер кечкенә, тәненә бөтенләй сыланып торган телогрейка килеп чыкты! Тәкәббер ир исә әле хатынының утларны алырлык йомры тезләренә, матур ботларына, әле төймәләре чишелми азаплаган лифчик- сыман телогрейкага карап ала да. ныклы бер карарга килеп, ишеккә юнәлә. Хатын илереп, үрсәләнеп аның артыннан ташлана. Әмма — юкка. Бар көч белән тибелгән ишек шыгырдап ачыла да, гөрселдәп кире ябыла. Хәле киткән хатын, егылып китмәс өчен, ишек яңагына сөялә... Миңа калса, шактый ук төзек сюжетлы, алай гына да түгел, шактый мәгънәле төш, шулай түгелме? Күрә торган төшләремнең җиденче төре — мине куркыта да. пошаманга да сала. Болары якты дөньядан киткән кешеләргә бәйле. Чөнки балачактан ишетеп беләм: вафат кешенең гөшкә керүе яхшыга түгел, аларга эндәшү, сөйләшү бөтенләй начар Мин исә алар белән сөйләшәм, «аралашам». Үлгән кеше белән кул биреп күрешү юньлегә түгел, диләр. Миңа кул биреп күрешергә дә туры килгәне бар. Вафат кешеләрдән төшемә керүчеләрнең иң беренчесе, әгәр хәтерем ялгышмаса, әниемнең әтисе —Муллахмәт бабам Мин аны бары тик ифрат акыллы, эшчән, зирәк карт буларак кына беләм. Туганнарымның берсен лә аны яраткан кадәр ярагмаганмындыр Шул бабах», ни өчендер, төшемә мине ачуланып керле Хәтта җикеренде дә әле' Алай гына булса бер хәер, үз яныннан этеп тә җибәрде хәтта. Йөрәгем урыныннан кубып уяндым Вафатыннан сон байтак еллар узгач, мин инде ир уртасы яшьләренә җиткәч, керле бу төш. Анын рухына ярамаслык гамәл кылганым юк иде шикелле. Нидер булган, димәк. Ни белендер рухын ачуландырганмын Хәер, ачуланса ла урыны бар икән, моннан дистә еллар элек, анын зиратына баргач, гарәп хәрефләре белән язылган кабер ташында туган елы булса да. вафат елы күрсәтелмәгән иде Шунда ук чокып язармын дигән идем дә. вафатының төгәл көнен белмим икән Калган эшкә кар ява. диләр. Бурычым үтәлмәде. Бабамның төшемә усалланып керүен аңлыйм. Исәннәр арасында да. вафаглар арасында да төшләремә ин күп кергәне күршем, сабакташым һәм балачак дустым, әлеге дә баягы. Мөнир абзый улы Сәгыйть. Ул. кечкенәдән, һич тиктормас, ифрат шук булды. Тәпәләшә башласак. Сәгыйть. әлбәттә инде, мине акыртып елата торган иде. Мондый чакларда әниләребез арасында ла низаг чыга, ул әрләшүләр кайчакларда атналар, айлар буена сузыла, без исә икенче көнне үк аңлашкан булабыз, дуслашабыз Шушы күршем, урта мәктәпне бетергәч, байтак еллар Урта Азия якларында йөрде Хат-хәбәре булмады. Суга чумгандай юкка чыкты да куйды күршем. Ун еллап гомер узгач, сабакташым тагын туган якларга кайтып төште Олыгайган Җитдиләш он Йөзендә, гәүдәсендә, а як-кулл арында уем-уем яра җөйләре аның югалып тору серенә яшерен кинаядер сыман. Саф гатарча. әдәби телдә сөйләшә. Безнең телгә «ябышкан» урыс сүзләрен һич кабул игә алмый. Ифрат ушан. Искиткеч эшчән Башлаган эшен җиренә җиткерми туктамас. Менә шушы күршем басса бакыр изәрлек, типсә тимер өзәрлек япь-яшь ир-егет чатында. фаҗигале үлемгә дучар булды Бу олы кайгыны Сәгый 1Ы1СҢ туганнары гына түгел, без дә бик авыр кичердек. Илфатыннан соң. төшләремә кереп, эзәрлекли башлады мине Сәгыйть. «Эзәрлекли» дигән сүз. бәлки, урынлы да түгелдер. Аптыраганнан әйтәм инде Ул. гадәггә. миңа төшләремдә туган авылым белән бергә керә Йә яныма, йә аллыма килеп баса, йә бераз чиггәнрөк, сракганрак күзәтеп тора Сүз катмый, артыгын хәрәкәтләнми, әмма аның әз генә астанрак сөзеп караган үткен күз карашын башка берәүнеке белән дә бутый алмыйсын инде. Ул караш бары гик Сәгыйтьнеке генә Аптырагач, анын исеменә махсус атап хәерләр дә биреп каралым Әмма аның мине «эзәрлекләве» дәвам игә Нәрсә бу? Балачакны сагынумы’’ Дусны юксынумы’ Әллә инде дуегы.мныи яшьли өзелгән гомере өчен үкенеч гойт ысымы’’ Әллә барысы бергәме'’ Миңа калса, тегесе лә. бусы да. Әмма болар гына гүгел Монын . сәбәбе (монысы инде минем соңгы вакытларда инанып ясаган фаразым) сраккарак. гирәндәрәк. безнең малайлык елларына ук барып тоташа Сәгый ы. аны үзе бәлки оныткан да булгандыр Ә менә хәтере, рухы онытмаган, гафу игмәгән, күрәсең Дүртенчеме, бишенчеме классларда укып йөргән чагыбыз иде Карлар киткән, җир кипкән Мәктәптән кайттык та. инде тагын нинди яңа уеп табарга икән, дип. каңгырып йөргәндә, бездән бер сыйныф югары укучы Риф тәкъдим ясады Алар, фишка дәресендә ркәннәр газлар, суытканда кысыла, җылытканда киңәя, ә инде ябык савына жы тыгылса. газ дигәнең, бомба кебек, шартларга ла мөмкин, икән Без бу хәлне шунда ук сынап карарга булдык Буш консерв банкасы табып алдык Мин әнинең безнең күздән ераграк яшерергә тырышкан бер шешә керосинын күгәреп чыктым Барысы да табылды, димәк Ягулыкка уг төртәсе дә савыгны. һава чыкмаслык итеп, томалыйсы гына калды Ин шәп тәкъдимне Риф керпе: «калын кәгазь белән каплыйбыз да шарт дагабыз килкидәп бушаган калай савыгны' .» Шартлау чыкса, ребезгә дә зыян гню гурында уйлаган да юк Башлаган эш беткән эш Әй. шырпы алып чыгасы калган икән әле! Мин мич кучкарыннан шырпы алганны сеңел күреп калган икән бит, ташбаш. Җитмәсә, артымнан ияреп чыккан да безнең әвәрә килгәнне карап тора икән. Ут төртү «мәртәбәсе» Рифкә тапшырылды. Бер шырпы сызды бу. икене сызды. Эленми генә бит ут дигәнең. Өченче шырпыны сызган иде Риф. керосин дөрләп яна башлады! Дөрләп янган утны күргәч, өчебез дә өнсез калдык: бөтен тирә-юньдә, келәт башлары, өй түбәләре — барысы да сап-сары салам! Алар яна башласа, өй бүрәнәләре дә «гөлт» кенә итәчәк. Ә урам зур, өйләр бер-берләренә 1ерәлеп үк гора. Янгын чыксамы? Өчебезне берьюлы аякларыбыздан асып, утка гына ыргытачак авыл халкы! Сеңелем Хәмидә исә. әле бәләкәй генә булса да, бездән акыллырак икән безнең ут белән шаяруны күрүгә, чәйнек белән су күтәреп чыккан. Ялкынны шул су белән сүндермәкче. «Ш-шарт! һ-һайт. анагызны! — Ш-шарт!» Консерв калаебыз шартлады, дип, күтләребезгә утыра язсак, күршебез Фатыйх абзый икән Төшке ашка кайткан җиреннән, кулындагы чыбыркысын да куярга онытып, безнең ишек алдына йөгереп кергән. Кайсыбыз кайсы якка чыгын сызганбыздыр да, инде саламнарга үрләп барган ялкынны Фатыйх абзый берүзе ничек сүндерә алгандыр анысын белмим дә, хәтерләмим дә. Әмма әни эштән кайткач, чын мәхшәр башланды. Өлкәннәр, кайсыбызны кайдан табып, өчебезне дә безнең ишегалдына китереп бастырдылар. Китте кычкырыш, китте сорау алу: бу уенны беренче булып кем уйлап тапкан? Шырпы белән керосинны кем алып чыккан? Кем ут төрткән? Без Риф белән сүз берләштек тә төп бәлане бер бичара Сәгыйть өстенә өеп калдырдык... Мин хәзер дә бу вакыйганы тетрәнмичә генә исемә төшерә алмыйм, җәзаланам, үз-үзсмне битәрлим. Үземне гафу итә алмыйм. Сатлыкҗан булуның иң куркыныч нәрсә икәнлеген мин әнә шул елларда аңлап калдым. Шуннан бирле минем аркада, берәүнең дә кыен хәлдә калганы, җәза алганы юк, дип беләм Әмма вакытында Сәгыйтьтән гафу үтенергә баштарак җүләр горурлыгым комачаулады, аннан батырлыгым җитмәде. аннары өлгерми калдым — аяусыз фаҗига аны безнең арадан мәңгелеккә алып китте. Әйе. үз-үзеңнән берничек тә котылу юк икән ул. Еш кына теге дөньядан кайтып, сабакташым, күршем вә дустым Сәгыйть мине генә түгел, сине дә. кадерле укучым, әнә шул хакта кисәтә шикелле. Вакытсыз дөнья куйган тагын бер сабакташым бар. Анысы—Хәмит. Аның да үлеме фаҗигале. Менә шул Хәмит, вафатыннан соң, берничә мәртәбә керде төшемә. Икесендә дә сөйләшмәдек. Өченчесендә ат җиккән килеш керде бу Йорты Лениногорскиның Подлесный поселогында, элеккеге иске йортлар урынында, имеш. Йорты ялт, абзар-кура тирәсе гөлт иткән. Монысы да аның холкына бик туры килә акчаны күп эшләргә, бай яшәргә ярата иде Хәмит. Ишек алдында атын туарды да. мине чәй эчеп чыгарга кыстапмы-кыстый! Инде, ризалашып, ишек төпләренә җиткәч кенә, теге башка чакларда да тизрәк уянырга куша торган «күзәнәк» телгә килде — моның төш. минем өчен куркыныч төш икәнлеген кисәтте. Йорт эченә ияреп керсәм, аннан чыкмый калу ихтима- лым бар иде. күрәсең... Вафат кешеләр төшкә керсәләр, сөйләшми генә керә, диләр. Ә Хәмит сөйләште. Нәкъ тере чактагы кебек. Йөз чалымнары, хәрәкәтләре, кыланмышлары әле дә күз алдымда тора. Ялына-ялына йорт эченә чакырулары һаман да колакларымнан китми... Тәлгат абый -әниемнең энесе, ягъни туганнан туган абыем, - шулай ук фаҗигале дөнья куйган туганнарымнан берсе. Иң яраткан абыем иде ул. Әле җиденче-сигезенче классларда укыган елларымда ук ул мине, киная белән инде, билгеле, мәхәббәт, гыйшык-гашрәт турында түгел, ул чактагы «бөек Юлбашчы Никита Хрущев, игеннәр патшасы кукуруз» турында язарга өнди иде. Мин исә. киресенчә, сәясәткә тыгылмам. язганнарымда җитәкчеләрнең исемен телгә алмам, дигән идем. Булмады. Татарстан мөстәкыйльлеге өчен көчле дау барган бу көннәрдә миңа да вакыгы-вакыгы белән сәясәт дөньясына кертәләр!ә. матбугатта үз фикеремне, жи I әкчеләребез турында үз сүземне әйтергә туры килде. Абыйны, солдаттан кайткач, «ялт» итеп торган солдат киемендә, слмая-елмая, бәлеш ашап утырган хәлендә нык истә калдырганмын. (Без авылда, абый бабайларда, Писмәндә (Лениногорск) яши иде.) Вафатын- нан соң ул минем төшемә бер генә мәртәбә, әмма бик үтемле итеп керде... Безнең Сугышлы авылында туганнан туган апамнарнын тагын берсе яши. Менә шуларның өйалларында, чормада кемдер йөри, нәрсәһср эзли, имеш Менеп карасам, Тәлгаг абыем икән. Өстендә балачактан ук хәтеремә сеңеп калган солдат кителе. Танкист эмблемасы да ялтырап тора. Бәләкәй генә өстәлдә- ашалып бегмәгән ризыгы Абыем йа хода, үз-үзенә кул салырга йөри. имеш. Мине күргәч, гадәтенчә, елмаеп, килеп күреште. Кочаклаштык. Каты тәнен аермачык тойдым Мин үсмер егет чакта, шәһәргә әдәби утырышларга килүемнең берсендә, без аның белән шаярып кына көрәшеп караган идек. Ул чакта мин абыемның тыгыз, языла-нитә калса, идәнгә генә түгел, тәрәзә аша ук тотын томырырлык көчен-тәнен тойдым. Төшемдә исә бу ныклык гере тән катылы- т ыштан аерылып та тора иде Нишләргә уйлыйсың болай, абыем9 Бу аркан сина нитә кирәкте? дим. төшемдә. Абыем елмая. «Муеныма күптән сала идем инде мин бу элмәкне, иркәм, бавы т ына табылмады», ди Абыем нефть коеларының берсендә, жир асты ремонты вакытында, агуланып үлде. Бу төш исә болай да әйләнгән башны вәсвәсәгә салды. Димәк, скважинада фаҗига чыкмаса. башка төрлесенең дә ихтималы калган? Димәк, абыемның тормышы, ничек кенә матур күренмәсен, билгеле бер вакыты җиткәч, барыбер фаҗигале төстә өзелергә тиеш булган? һәрхәлдә, аның төшемә кереп әйткән сүзләреннән әнә шундыйрак мәгънә сизелә... Авылда бездән берничә йорт аша т ына үзенең кызы һәм кияве белән Хәлимә әби яши иде. Әтиемнең чыбык очы тут аны ул. Мине бик ярага иде. Урманг а-фәләнгә. җнләккә-мазарга миннән башка чыкмас, миңа дәшмичә китмәс иде. Бик картаеп, сиксән яшьләрендә генә калдырды бу фани дөньяны. Ул да минем төшемә кергәләде Әмма моңарчы беркайчан да куркуга салмады Тик соңгы төшләрнең берсендә әбием мине чын-чынлап хафага төшерде. Үзләренең бакча урталарында, бакчаны буеннанбуена икегә бүлеп аккан Салкын чишмә янында басып тора, имеш Мин югарыдарак, ул түбәндәрәк торып сөйләшәбез икән Әбиемнең яшь вакыты бит алмалары алсулыгын җуярга да өлгермәгән. Бераз уңайсызланып, бераз кызганган да сыман итеп Ипиләреңнең берсен бирерсең инде. Җәүдәт улым, ди Мин. нидән куркуымны да аңламыйча, әйтә табан йөгереп кит мәкче булдым Язмы, көзме бу җирнең дымсу, салкын вакыты, мин исә яланаяк, имеш Тизрәк әйтә кайтып җитәргә талпынам, ә инеш яры бик текә, һич менеп җитәрлек түге т Ашыгам, кабаланам, аякларымның хәле беткәннән-бетә бара Җитмәсә, яланаякларым тая да тая Инде хәлем бетте, инде егылдым дигәндә, яр өстенә менеп жнтәм дә. өйләребезне күреп, җиде i сулап куям... Гонт юратыр чарам юк Яраткан әбиемнең төштә сораган бер ипие һаман күңелемне куркытып, бәгырьне телгәләп тора Ә куркырга урыным бар иле әтиемнең дә хәле авыр. Сабайда әбием хәл зчендә ята Аллата шөкер, әлегә барыбыз да исәнсаулар. Карт тар әйгмешли. азагы хәерле булсын Мәрхүм шагыйрь Зиннур Насыйбуллин белән без байтак еллар Татарстан радиосында бер бүлмәдә эшләдек Ифрат тыйнак. зыялы. чибәр, пөхтә кеше иде ул. Яман чир аны арабыздан бик иртә алып китте. Ул көннәрдә үзем дә кан басымыннан урынга егылган идем, җеназасына да бара алмадым. Вафатыннан соң озак та үтмәде, төшемә керде ул минем. Үзебезнең радио бинасы коридорыннан барганда, каршыма килеп чыккан, имеш. Гәүдәсен матур, төз тотканга, гадәттәгедән дә озынрак күренә. Яхшы итеп үтүкләнгән аксыл костюм-чалбар кигән, чәчләре тигез men таралган. галстугы белән пөхтә күлмәк якалары аның кыяфәтен тәмам бәйрәмчә иткән. Гадәттәге ябык чырае да тулыланып, түгәрәкләнеп киткән. Зәңгәр күзләреннән серле нур балкый. Шагыйрь дустымны, бүлмәдәшемне шушылай очратуыма куанып киттем. «Кайчан кайттың әле син. ни хәлләрең бар?» — дим. Ул дәшми, елмая, күрешергә кулын суза. Мин дә кулымны сузам һәм. баш миемдәге кайсыдыр бер уяу күзәнәгем мине кисәтә: «Син нишлисең? Вафат кешеләр белән сөйләшергә, бигрәк тә. күрешергә ярамаганлыгын син белмисеңмени?»—ди. Беләм. бик беләм! Әмма пичек инде дус кешегә кул бирмисең ди?!, һәм без аның белән күрешәбез, мин аның нык. көчле кулын тоям. Уянгач, күңелдә тагын икеләнүләр, шикләнүләр, борчылулар. Зиннур исә әле моннан соң да тагын ике мәртәбә төшемә керде. Берсендә. Васильеводагы бакчабызга, урман буендагы зират яныннан барам, имеш. Зиратның эчке ягына да, тышкы ягына да җиңел машиналар тезелгән? Ачык капканың эчке ягында Зиннур тора, мине үз янына чакыра. Көзге киемнән, яланбаш. «Юк. дустым, гаепләмә инде, бу юлы яныңа керәлмим, үпкәләмә, зинһар!» Башымнан шундый уй йөгереп узды. Тукталып, дустыма «рот-фронт»ча гына төйнәлгән йодрыкны күтәреп сәлам бирдем дә, китү ягына борылдым. Зиннур үпкәләде. Ул. мәрхүм, бик нечкә күңелле кеше иде. шатлыгы да. борчуы да шунда ук йөзенә чыга. Бу юлы да шулай булды... Өченче тапкырында, университет ашханәсенең комплекслар залы башындагы буфетта очраштык. Тик буфет урынында — Кекин гастрономындагы сымаграк азык-төлек бүлеге урнашкан, имеш. Мин нәрсәдер караштырып йөрим. Теләртеләмәс кенә витриналар каранып йөргәндә, ниндидер бер тартылыш мине күтәрелеп карарга мәҗбүр итте. Зиннур. Ул да азык-төлек алып йөри. Гадәттәге аксыл-соры костюм-чалбардан. яхшы итеп кырынган. Кәефе күтәренке. Кайткан идем әле менә, ди Зиннурым, елмаеп. Бераз тәм-том алырга исәп... Үзе һаман елмая. Елмаюында — уңайсызлану катыш тартыну, һаман да шул элеккеге тыйнак, оялчан Зиннур булып калган икән шагыйребез... Ни өчен төшләремнең өчесендә өч төрле керде соң әле Зиннур9 Хикмәт пидә? Теге дөньяда да тиз генә кабул итмиләрдер, күрәсең, адәми затны. Ниндидер катлаулы сынаулар узадыр ул. Беренчесен уңышлы үткәндер каләмдәшем Шуңа шат күренгәндер. Икенчесендә катлаулырак хәлләргә юлыккандыр. Җирдә кылган кайбер гөнаһлары өчен җавап тотарга туры килгәндер, шуңа борчулы булгандыр. Дин әһелләре авызыннан «Каләм иясе Алла бәндәсе» дип ишеткәнем бар. Шунлыктан шагыйрь җаны, ахыр килеп. Күкләр өчен дә шагыйрь җаны дип кабул ителгәндер; ул анда үзенә чын мәгънәсендә лаек урын алгандыр да, хәзер инде, бик сагынганда Җиргә кайткалап. җыелмый калган ризыкларын барлап йөридер Ул елларда радиода безнең белән бергә эшләгән өч кешебез бер-бер артлы дөнья куйды. Шуларнын икенчесе—әдәби-мәдәни тапшырулар редакциясенең баш мөхәррире Рим Кәримов иде. Инсульттан соң байтак вакытлар авыру хәлендә эшләп йөргән иде, мәрхүм. Театр сәнгате белгече, әдәбиятчы. һәйбәт тавышлы сүз остасы иде ул. Вафатыннан соң ничә көн узгандыр, төшкә керде Иртән эшкә килеп ятам. имеш. Колагыма таныш тавыш ишетелмәсенме?! Әйе шул. Рим 102 абый гавышы! Безнең әдәби-драмагик тапшырулар редакциясе бүлмәсеннән. Бездән алда килеп, берәр тапшыру эшли микәнни? Аякларым үзләрениән-үзләре тәрәзә тарафына тарта (ә безнең тәрәзә радио йортының икенче катында) Үрелеп карасам, өстәл өстендә дә. стена буендагы диван гирәли дә магнитофон тасмалары саклана торган кечкенә тартмалар тезелгән (мондый тартмаларда гадәттә җырлар, фонограммалар була). Диванда исә кулларын баш астына куйган Рим абый ята. Аякларын диван култыксасы өстенә чалыштырып салган Күзләре ярым йомык. Талгын, моңлы тавыш белән рәхәтләнеп, кинәнеп, сузып- сузып, бормалап-бормалап җырлый үзе Моңлы көйгә җырласа да. кәефе шәп икәнлеге сизелеп юра. Бу фани дөнья газапларыннан котылу шатлыгы булгандыр инде мәрхүмнең Остаз язучыларымнан берсе Шамил Бикчуринның вафатына берничә көн кала күргән төшем хакында да язмыйча кала алмамдыр. Мин ул җитәкләгән әдәби берләшмәдә үстем, балалар язучысы буларак билгеле бер шәкел алуымда аның йогыш ысы чиксез зур булды. Ул заманнарда түгел, бүгенге көннәрнең берсендә җыелганбыз, имеш Арабызда Җәмит Рәхимов. Альберт Хәсәнов. Мәхмүт Газизов кебек язучылар. Зөфәр Абдуллин кебек журналистлар.. Ниндидер сәеррәк бүлмә, сәеррәк мохиг Бүлмә һавасында зәңгәрсулык, күңелдә ниндидер моңсулык Ургала Шамил абый белән Кунак Әлеге төшнең сәерлеге әлеге Кунакка бәйле Фадеевкамы. Маяковскийгамы охшаган мәһабәт гәүдәле бу кеше безнең арага тавышсыз кино заманнарындагы иске тасмалан килеп төшкән кебек иде Өстендә карасу җирлеккә сирәк кенә аксыл сызык гөшкән костюмчалбар. Чәчләре чалара башлаган Безнең арабызда ул үзенең элегрәк заманнардан килүе, зыялылыгы, шул ук вакыт га гәненең. җисеменең ничектер табигый булмыйча, эфирсымаг- ракльп ы белән аерылып гора Менә шушы кеше саф тагар телендә (бәлки заманында Шамил абый аралашкан андый гатар әдибе дә булгандыр, мин генә белмимдер) безне әдәбият нечкәлекләренә өйрәтә. Сүз чәчмә әсәрләр хакында Без тирәли баскан. Шамил абый ур гада Шуннан соң артык озак та тор- мастан, Шамил абый мәңгелеккә арабыздан китеп барды . Әлеге «Олуг кунак» аны үзе янына алып китте кебек Яшермим, әлетә мин төшләремә бәйле сорауларга тулы җавап таба алганым гок. Беренче кызым гуганнан соң мине еш кына бер-берләренә охшаш шомлы төшләр чылбыры эзәрлекли башлады Әйткәнемчә, студент елларымда ук гаилә корып җибәргәнлектән, берничә ел дәвамында подвал бүлмәсендә яшәргә туры килде Шунда еш кына төшемдә кызымны «югалта» башладым Шул вакытларда күңелне биләгән курку хисен мин аңлата да, берни белән чагыштыра да алмыйм Бала, һич көтмәгәндә, кулдан ычкынып, әллә кая ки ген югала, йә ниидидер бушлыкка, караңгылыкка кереп чума, йә биниһая биеклектән ычкынырга торганда, мин аны KOI кара алмыйча тилмерәм .. Тора-бара мине баламнан аеручы гөп көч вазифасын су. аерым алганда, үзебезнең Сагышлы елгасы «үги» башлады Асылда тар гына бер инеш инде ул. Тәтиләремдә исә Сагышлы, диңгез сыман, еракларга җәйрәп яга. Шуны кичеп барганда кызым кулымнан ычкынып китә дә миннән ераклаша башлый Балам аргыннан куып гогмакчы булам юк. дәрманым, кеч-җегәрем җитми Кычкыр- макчы булам өнем юк Йөрәк шашып тибә, күңелдә берни белән дә тутырып булмый юрган бушлык, әрнеш Котым алынып уянам да. бәби арбасына үрсләм Аллага шөкер, сабый тирән йокыда Үз-үземне бик нык кулга алырга тырышсам да. бу сәер юш шактый еш кабатланып юрганлыктан, балам өчен, күңелем борчылып калды Хатыным да минем бу төшләремә тәшвишләнә башлады. Кызым җиде яшьләргә җиткәч, әлеге төшләр мине эзәрлекләүдән туктады. Аз-азлап, акрынлап кына булса да, баланың гомере өчен болай баш югалтыр дәрәҗәдә курку хисе кими, сүрелә, онытыла барды. Тик бу тынычлык озакка түгел икән Икенче кызым туып (ул чакта олысына ун яшь тулып килә иде инде), өч-дүрт ел да үтмәгәндер, кечесе турындагы шундыйрак төшләр кабатлана башлады Кечкенә кызым белән мине тимер юл аера, имеш: баланы йә вагонда югалтам, йә икебезнең беребез утырып китә дә, беребез өлгерми кала, йә төрле тарафларга юл тотучы поездларга утырган булып чыгабыз.. Әмма берсе фоторәсем шикелле димме, киносурәт сыман димме, һәрхәлдә, онытылмаслык булып хәтергә уелды. Казаннан Дәрвишләр поселогына чыгып, платформада басып торабыз. имеш. Шулчак күктә, табигыеннан бераз гына сул яктарак. икенче кояш пәйда булды. Күкне тоташ сорылык басты, яна кояш тарафыннан көчле өермә-давыл купты. Озак еллар дәвамында куркытып яшәткәннәренә күрәдер инде, башымнан иң тәүдә «Атом! Тизрәк яшеренергә кирәк!»—дигән уй чагылып узды. Ул арада капыл чыккан өермә бәләкәчемне кулымнан аерып алырга тырыша, йолкыпмы-йолкый. Ул да түгел, балам кулымнан ычкынды да, өермә ихтыярына бирелеп, каядыр күздән дә югалды. Бар көчемә аның артыннан йөгерәм. йөрәгем кага, сулышым каба.. Аллага шөкер, югалмаган икән нарасыем! Әнә, әллә ни ерак та түгел, алма бакчасы. Бакчада — карават. Хатыным шул караватка яткан да иркәли-иркәли сабыебызны имезә, имеш... Аннан соң да әле байтак «югалткаладым» кызымны төшләремдә — әле уйнап йөргәндә, әле тауда чаңгы-чана шуганда... Алты-җиде яшьләре тулуга, кечкенәбезгә бәйле куркыныч төшләр инде керми башлады. Шөкер! Әмма, җентекләргә тотынгач (НЛОлар, оча торган тәлинкәләр, ерак Галәмнән килгән зиһенле затлар хакындагы төрле хәбәрләр, язмалар тулып яткан безнең көннәрдә бигрәк тә), бик акрынлап кына булса да. мин әүвәл күргән төшләремнең тикмәгә түгеллегенә төшенәм кебек... Ул менә нәрсәдән башланды. Моннан ун-унбиш еллар элек туганнан туган апам белән җизнәм Төмән якларында берничә ел дәвамында «кара алтын» чыгарышып, иң кара эшләрдә эшләп кайтканнан соң. уллары вә кызлары Әнис белән Зөлфия миңа берсеннән-берсе кызыклырак хәлләргә юлыгуларын сөйләделәр. Ул тайгага кереп югалтулар, аларны вертолетлар белән эзләп алулар, могҗиза белән генә исән калулар, шуннан соң тәүдә оршышып, аннан ихлас дусларына әверелгән солдатларның аларга бүләкләр биреп җибәрүләре — барысы да маҗаралы, кыйссаи гаҗәп иде. Мин бу хәлләрне алардан кат-кат сөйләттем, әллә ничә мәртәбә, язарга дип утырганнан соң. әллә ничә мәртәбә, бер генә юл да яза алмыйча, өстәл яныннан торып киттем. Дистә еллап вакыт үтте Көннәрнең берендә җиде яше тулган кызым Резеда иртән яныма йөгереп килде дә, күргән төшен сөйләргә тотынды. - Әтием, —ди бу миңа.-- Мин бүген төшемдә балконга чыгып ту- туозиклар белән уйнадым!—ди. «Тутуозиклар» дигән сүз шунда ук минем колагыма эленеп калды. Берәүгә дә таныш сүз түгел бу. Капыл бирелгән сорау белән кызымның зиһенен чуарлатудан куркып, сак кына: Кемнәр соң алар — «тутуозиклар»? — дип сорыйм. Кызым миңа көлемсерәп карады. — Алармы9 Бәләкәй генә, яшел кешеләр, мине балконга чакырып чыгардылар. Алар белән бергәләп уйнадым, аннары тагын кереп яттым... — Өнеңдәме? — Төшемдә дим ич. Уйнаганым гел өнемдәге кебек булды... Ур-ра-а! Эврика! Менә икән бит ул язылачак кыйссам! Әмма өстәл янына килеп утырдыммы — бетте, башым көлләп чистартылган буш казан шикелле чыңлап кына түгел, яңгырап тора, миемдәге 104 «тәрәзә» ачылмый, илһам юк. Әлеге «эврика!»дан соң ярты елга якын вакыт үтте Октябрь ае Мин үзем дә, кызым Резеда да шул айда — Бизмән йолдызлыгы чагында туганбыз. Чираттагы ялымны алып. «Васильево» курортына ки I тем Баштан ук килешенеп, бәләкәй генә булса да, аерым бүлмә бирделәр (Ара якын булганлыктан, шимбә-якшәмбе Казанга. өйгә кайтып йөрим ) Октябрь бәйрәмнәре җиткәч, кечкенә кызым — Резедам әйтә миңа. Әтием, туйдым инде мин бу хатыннар базарыннан (үз сүзләрем икән монысы, тәүбә, әстәгьфирулла!), үзең белән ял йортына алып бар әле? ди Балалар дигәндә җаным фида. Алып киттем бәләкәчемне. Килде бу, чишенде. Беренче эш итеп каралама хәлендәге кулъязма китабымны алмасынмы! (Гомумән, китапсыман эшләнгән каты гышлы дәфтәрләргә язарга яратам Эшләгән көннәрнең числосын. башлаган вә төгәлләгән сәгатен, минутын да геркәп барам ) Дәфтәрнең язылып туктаган өлешен ачты бу, числосын карады, бармакларын бөгә-бөгә нидер санап чыгарды да миңа кинаяле караш ташлады Аһ. әтием, ялганчы икәнсең бит син! Әниемә «Анда баргач, ун гына көн йокы туйдырам, унберенче көнне яңа повесть яза башлыйм!» дигән идең Инде егерме бер көн йоклагансың. Йокыңны туйдыру гына түгел, Симертеп бетергәнсең икән бит. Әйдә, утыр, хәзер үк яза башла! ди бу. Хак әйтә, егерме бер кон рәттән йоклап та йокым туймаган «Җиләкле көннәр» повесте белән «Айбулат» әкият-поэмасыннан соң аруым чыгып бетмәгән иде әле. Нихәл итәсең бит, баланың акыллы сүзенә ничек каршы киләсең утырдым һәм ни хикмәт’! Язылып китте бит, әй! Шома гына язылып китте. Бер утыруда машинкада биш- алты бит чамасы яздым. Кызымның да күңеле хуш—үзенекен итте, ялкау әтисен эшкә җикте бит!. Әмма ялдан кайтып, ун көннәр чамасы вакыт үгтеме-юкмы миңа таныш булмаган ниндидер коч мине шимбә-якшәмбе көннәрендә редакция! ә, рәсми эш бүлмәсенә әйди башлады Сөйрәп дигәндәй урыннан торгыза, үзенчә генә йөртә. Читтән идарә ителә торган робот хәлендәрәк каласың. Кыш җиттеме, шимбә-якшәмбе көннәрдә минем эшкә китеп югалуларыма өйдәгеләр болай да күнегеп беткән. Бу юлы исә мине «ул»мы, «а л а р»мы мәҗбүр и юләр, дөресрәге, әйдәклиләр иде Шуңа күрә хатынга ярым шаярып Мине бүген эшкә чакыралар, барып кайтыйм инде булмаса, дидем дә, җыенып чыгып кит тем ■Эш урыныма килгәч, икеләнә калдымязарга энә очы кадәрле дә теләк юк, өстәл янына якын да барасы килми иде Кире кайтып китәр!ә дә ашыкмыйм редакция эшләрен барлыйм, газет а-жу риаллар караштырам. чәй куеп җибәрәм дә. рәхәтләнеп, җөмһүриятебез радиосы тапшыруларын тыңлыйм. Шул рәвешле көн үтте, эшер гөшә башлады. Шулчак, эңгер белән бергә, башыма каны i гына йокы да ишелеп төшмәсенме! Хет шул мизгелдә идәнгә сузылып ят та гәгәрәп йокыга кит! Бүтән чара калмагач, тезелеп торган урындыклар өстенә аудым Яту белән йокьпа да киткәнмен. Уянсам гөп-төгәл егерме минут вакыт үткән. Салкын су белән юынып килдем дә, бисмилламны әйтеп, эшкә утырдым Беренче ип итеп, санаторийда язганнарны укып чыктым. Үземә ошады Менә дигән башлам' Афәрин. Резеда кызым, мине оялтып дөрес эшләгәнсең!. Менә шулай башым-аятым белән ничек эшкә кереп батканымны үзем дә сизми калганмын. Күпмедер оны тылын эшләгәч, кемнеңдер тәрәзә аша үтәли карап торышыннан сискәнеп киткәндәй булдым Редакциябез бинаның (утызынчы катында табаса кем карасын ди сиңа шушы кадәр югарылык тан?' Мин ирексезләп борылып тәрәзәдән югарыга «карап», дөресрәге, күз карашын хәтерләтүче нурлар килгән iарафка текәлдем. Әлбәттә инде, анда мин берни дә. бер кемне дә күрмәдем. Әмма кемнеңдер күзәтеп торганлыгын тою хисе барыбер кимемәде, һәм мин тагын, ниһаять, үземчә уңышлы гына дәвам иткән кыйссам дөньясына кереп баттым. Гаҗәп, чәчмә әсәрләр язганда элек тә алдан ниндидер план төземичә, аның чишелеш юлларын алдан билгеләмичә генә яза идем. Вакыйгалар ничектер үзләреннән-үзләре туа, күз алдына килеп баса да үз ихтыярына буйсындыра, үз артларыннан ияртеп китә иде. Ә монысында, язарга тотынуга, бөтен вакыйгалар кино экранындагы сыман бер-бер артлы күз алдына килә дә, соңра мине дә үз эченә алып, шул дөньяда яшим, реаль итеп күрәм. Шуларны теркәп барырга зиһенең җитсен дә каләмең генә өлгерсен! Төнге унберләрдә «әйтеп тору» капыл өзелә, зиһеннең башланган җөмләне төгәлләп куярлык та куәсе калмый. Дөрес, атна арасында эштән калып та, өйдә гаилә йоклап беткәч, аларның мысмыс сулыш алган авазларын тыңлап та бераз язылды. Язылмады түгел. Әмма бу кадәресе «ябык тәрәзә» белән, «соры мат- дә»нең «күкләр» белән багланышыннан башка гына уза иде шикелле. Ә шимбә белән якшәмбедә бөтенләй башка хәл — өйдән кузгалырга «фәрман» килә, син көндезге ун-унберләрдә ишектән чыгып китәсең, дүрт-биш тукталыш җәяү барып, автобуска утырасың да уникеләргә- берләргә эшкә килеп җитәсең. Шуннан соң—радио, чәй, газета-журнал- лар, егерме-утыз минут йокы. Кичке дүртләрдән алып төнге унберләргә кадәр дөньяңны онытып язу... Ниндидер көч ярты ел дәвамында үз «әсирлегендә» тотты шулай, ярты ел дәвамында баш күтәрми диярлек җигелеп эшләргә мәҗбүр итте, һәм һәр кичне (бу тойгы бигрәк тә аяз көннәрдә бик көчле була торган иде) күктән кемнеңдер мине күзәтеп торуын сизә идем. Бигрәк тә эш көнен, дөресрәге, төнен төгәлләп, урамга чыккач бу хис аеруча бер көчәеп ала. мин ирексездән. кемнедерме, нәрсәнедерме күрергә теләп, күккә, серле нурлар иңгән тарафка күтәрелеп карарга мәҗбүр була идем. Тагын шунысы гаҗәп, «фәрман»ны тыңламаганда, «ул»мы, «алар»мы вактөяк җәза бирүдән дә тайчанмыйлар икән (вак-төяге булгач, кирәк санаганда җитдие дә булгалый торгандыр, мөгаен). Ул җәза дигәнең чыннан да вак-төяктән гыйбарәт, әмма игътибарлы булып, бер җепкә тезсәң, ни өчен икәнлеген дә тиз аңларга була. Әйтик, бер шимбәне теге «фәрман» мине эшкә барырга әйдәкли. мин моны бөтен барлыгым белән сизеп торам, ә хатынның никтер җибәрәсе килми -әллә инде кайбер йорт эшләрендә булышасы бар. әллә инде берәр ярамасрак гамәлем белән шикләнергә урын калдырганмын. Шулай беркөнне эшкә бармый калдым. Шуннан соң башланды да инде. Кухня ишегеннән чыгып киләм. Ап-аек, кем әйтмешли, авызга йөз грамм да кергәне юк. Тупсаны узып киттем дигәндә, ниндидер бер хикмәт белән тайчанып китәм дә ишек яңагына килеп бәреләм Озак та үтми, бер сәбәпсездән ачык ишек кырын маңгай белән «сөзеп» үтәм... Эшкә җәяү барганда көн саен яныннан узып йөри торган электр баганасына килеп бәреләм. Рәхәтләнеп узып китәрлек бит югыйсә — аршыннан артык ара! Адым саен тез, терсәк ише буыннарның бәрелеп торуын, абыну-сөртенүләрне әйтеп тә тормыйм. «Җәза»ның иң җитдие шул атна уртасында, сыкылы салкын көннәрнең берсендә «гармунлы» озын автобуста эшкә барганда булды. Салкын һавада бу машина ишекләренең, күгән майлары куеру сәбәпле, бик авырдан ачыла торган гадәтләре бар. Бу юлы да шулай. Тукталышка килеп җиттек, ишек ачылмый гына бит. зыңлап тик тора. Мин перчаткамны салдым да, гадәтемчә, ишекнең урталай бөкләнә торган күгәне турындагы ярыгына уң кулымның күрсәткеч бармагын тыгып тарттым. Ишек күгәне белән өске тимер арасында тагын ике-өч илле булыр ярык бар иде югыйсә. Ишек бик кисәк ачылып китте, мин бармагымны тартып алырга өлгерми калдым. Аның каравы ишек өлгеррәк булып чыкты — бармакның тырнаклы буын тиресе ишек өслегенә «сыланып» калган иде. Андый яра гадәттә бер атна эчендә төзәлә. Ә бу айга сузылды, хәерсез Шуннан сон инде мин. әлеге «Бизмән йолдызлыгы» дигән кыйссамны төгәлләми торып, шимбәякшәмбе көннәрне эшкә бармаска базмадым Язганнарымнын бу кадәресен укыганда ниндидер киная эзләргә ашыкма, укучым. Мин моны ихласымнан язам Тик барысын да җентекләп, тәфсилләп бирә алмыйм Бу очракта «Бизмән йолдызлыгы» кыйссасын янабашган сөйләп чыгарга туры килер иде чөнки Әмма әлеге кыйссаны язу дәвамында, үзем дә сизмәстән, мин бернәрсәгә инандым атеистлар авыз кырыйларыннан күбек чәчә-чәчә инкяр иткән Югары Көч бар ул, бар! һәм, телибезме-юкмы, ышанабызмы-ышанмыйбызмы без ана буйсынулы. һәм без һәрдаим аның игътибар үзәгендә, күз унында, һәм без, татар халкы, тарихыбызның кайсыдыр бер борылышында әлеге Югары Көчнең, безнеңчә әйтсәк, Алланың каргышына, ачы каһәренә тап булганбыз. Елмаерга ашыкма, укучым. «Бизмән йолдызлыгы»нда тасвирланган вакыйгаларның күбесен (ышанасынмы син минем сүзләремә, юкмы анысы синең иркендә) минем зиһенемә Ул салды Югыйсә, алдан бөтенләй башка әсәр язарга ниятләвемне инде мин сиңа әйткән дә идем Әсәрне кулдан тәмамлап, машинкада ак кәгазьгә төшергәндә. «Ялкын» журналының 1990 нчы елгы октябрь санында XX йөзнең күренекле рәссамы II Рсрихнын (анын чит галәмнәрдән килгән зирәк затлар белән элемтәдә булуы, шуңа багланышлы картиналар язуы да мәгълүм) 1914 елда ясалган «Казанны буйсындыру» дигән картинасыннан күчермә баскан идек Менә бу көннәрдә, елга якын вакыт узгач, башыма әлеге фикер килгәннән соң мин имәнеп киттем рәсемдә басып алучыларга, күктә кылыч болгап. Югары Көчләрнең (бәлки Кара Көчләрнеңдер?) булышлык игүе тасвирланган иде. Әлеге картинаны язганда Рерих зиһененә дә бу фикерне бәлки Ул салган булгандыр9 ' һәрхәлдә, без татар халкы. Алла каршындагы гөнаһларыбызны белгәннәребез гыйбадәтләре, догалары белән, бел Мәганнәребез изге эшләре. саф күңелләре, ихластан инанулары, шәхси тырышлыклары белән юарга, анын мәрхәмәтен казанырга, борынгы шанлы асылыбызга кире кайтырга тиешбез. Хәрәкәттә бәрәкәт дип. белми генә әйтмәгәннәрдер борынгылар. Милләтебез бары тик алга таба хәрәкәтләнеп кенә тәрәккый игәргә мөмкин. Бераз гына алдарак җиде яшьләре тулганчы төшләремдә баштан кызым Гөлназны, аннан соң Резеданы югалтып изалануым хакында язган вә бу төшләрнең тикмәгә генә түгеллегенә төшенә башлавычг турында әйткән идем һәм унтугыз яше тулган көннәрдә Гөлназ күргән бер төш, озак еллар билгссезлектә тоткан хәләхвәлләргә беркадәр ачыклык кертте сыман Беркөнне иртән горды да Гөлназ, хыялый гына түгел, ниндидер дини дип әй г имме, изге дип әйтимме, бер төш күрүе хакында сөйләде Без синең белән күккә ашканбыз, имеш, әтием, ди кызым Син бәләкәй генә. Ниндидер шар эченә утырганбыз да. күктә килеш гаҗәеп манзарага мөкиббән киткәнбез, имеш Югарыда, безнең белән бер тигезлектә, сигез манаралы мәһабәт мәчет Хәзерге Кремль өстендә икән ул. Матурлыгын сөйләп кенә аңлатырлык түгел. Алтын айлы манара очларыннан күккә сихри нурлар бөркелә. Ә тирә-юнендәге күк куе миләүшә төсендә. Күңелдә гел белән аңлатып булмаслык гаҗәеп күтәренкелек, әйтеп бетергесез шатлык Ә аста, гүбәндә, бик кеечкенә. кырмыскалар кадәрле генә булып, кара фраклар, цилиндрлар кигән кешеләр йөренә, бөркәүле затлы арбаларга җигелгән мәһабәт пар атлар уза. кайберәүләр, күктәге бу илаһи тамашага карап, хәрәкәтсез калган.. Шушы төшен сөйләгәннән сон ул капыл г ына, бер сәбәпсездән болан дин гә өстәп куйды Ә беләсеңме, әтием, бәләкәй чакта төнгләремдә мине еш кына ниндидер көч эләктереп ала иде дә бөтерчек сыман шундый зур тизлектә әйләндерә иде. мин. авырлыгымны югалтып, каядыр аска, түбәнгә атыла идем. Шундый курка идем!.. — Нишләп аны элегрәк бер дә сөйләмәдең соң. кызым? — Күргән бөтен төшне дә сөйләп тормыйлар бит инде... Менә шул чакта минем аны төшләремдә еш кына югалтып, эзләп талпынуларым, коточкыч югалту, күңел бушлыгы хисләреннән үзәкләрем өзелеп уянуларымның сәбәбе ачыклангандай, кереп адаша торган лабиринтлардан алып чыгучы ишекнең ачкычы табылгандай булды. Кызым шул «бөтерчек» эченә эләккән төннәрдә югалта торган булмадым микән мин аны? Нәкъ шулай булуы бик ихтимал ич моның! Соңгы вакытларда кайберәүләрнен рауван җаннары тәнне — кешенең тышкы кабыгын калдырып, чит илләрне генә түгел, хәтта Галәмне гизеп кайтулары. шул чакта якыннарының күңел бушлыгы тоюларын, билгесезлек. курку хисләре кичерүләре хакында күп язалар. Минем кызларым белән дә шуңа охшашрак хәлләр булмагандыр дип кистереп кенә кем әйтә ала?! Аннан килеп. Гөлназ бала вакытта да, үсмер чакта да безнең Сугыш- лыга кайтып йөрергә ярата иде. Ни гаҗәп, кайткан саен аңа авыл күгендә пәйда булган (безнең тирәдә космодром түгел, аэродром да юк) төрле сәер очкычларны күрү насыйп икән. Бер кайтуында ул күктә пәйда булган биш түгәрәк саргылт «ай»ны иптәш кызлары белән бергә күзәткән. Аларның әйләнәләре сыра бөкесенеке сыман сырлы, бер өлеше белән аз гына бер-берләрен каплап, дуга рәвешендә күктә эленеп торалар икән Алдагысының зуррак, арткарак күчкән саен «ай»ларның кечерәя барулары аларның бер-берләреннән билгеле бер аралыкта торулары хакында сөйли. Күпмедер вакытлар шулай «эленеп» торганнан сон. алар бер-бер артлы «сүнеп», күздән юк булганнар. Икенче кайтканда ул шул ук иптәш кызлары белән теге «керпегә охшаган» (Гөлназның үз сүзләре) «биш ай» торган урыннан ук диярлек кызгылт-сары шар очканын күзәткән. Шушы кызгылт-сары шар артыннан киңәеп киткән утлы эз кала, ул эз җиңелчә генә калтыранып калган сыман икән. Өченчесендә, соңгысында, шундый ук шарны Казанда, төнлә тәрәзәдән генә күзәткән. Ул чакта мин. гадәтемчә, эштә идем. Өйдә утырсам, бәлки мин дә бу сәер тамашаны күрү бәхетенә ирешкән булыр идем . Шул. «Бизмән йолдызлыгы» исемле әсәремне төгәлләүгә, теге, мине эшкә әйдәүче көч бетте. Кемнеңдер күктән торып күзәтүе дә тоелмас булды. «Миссиям үтәлде бугай, бүтән дәшмиләр», дидем мин гаиләмә шаяртып Әмма бөтенләй үк тынычлыкта да калдырырга ашыкмадылар бугай. Гаҗәеп төшләр ешайды. Аларны көндәлек тормыш белән дә. укылган китаплар, мәкаләләр, күрелгән кинолар белән дә бәйләве читен. Шунысы кызыклы ул төшләр тулы бер вакыйганы тасвирлаган фильмнан алып, кайберләре кыска-кыска гына видеоклипларны да хәтерләтәләр. Ул «фильмнар», гадәттә, төсле була. Ләкин ул төсләр һинд киноларындагы кебек аермачык ярылып ятмый, бәлки беркадәр тоныграк, соргылтрак. Эротик күренешләр дә очраштыргалый Әйтик. «Ява»га тартымрак мотоциклда бер егет белән кыз элдертә. Тирә-якта яшеллеккә күмелгән таулар. Яшеллек офыкка якынлашкан саен хыялый зәңгәрлеккә күчә бара. Ә теге пар асфальт юлдан һаман оча гына. Кинәт кискен борылыш, борылыш артында ук — текә яр. аста — тирән елга җәйрәп ята Мотоцикл борылырга өлгерми кала очарга теләгәндәй, ярдан югары ыргыла да. ал тәгәрмәчен бераз гына югары чөеп, акрын гына түбәнәя башлый, аннан соң су баганасы күтәреп, төпкә чума. «Әрәм булдылар! Нинди матур пар иде!»—дим. имеш Юк икән, мотоцикл чумган урыннан әнә ярга табан ниндидер җитез хәрәкәтләр сизелә, су өсте җиңелчә генә өермәләнеп ала. эрелеваклы һава куыклары күтәрелә. Менә ярга терәлеп диярлек ике ялангач гәүдә калка —атлет сынлы егет белән ифрат сылу гәүдәле кыз. җитәкләшеп, ярдан күтәрелә башлыйлар. Егет үз дәрәҗәсен белеп, төз. горур атларга тырыша, ә кызның киресенчә. бөтен гәүдәсе уйнаклап, һәр адымы саен тиешле әгъзалар тиешле вакытта бик килешле генә лерелдәпдерелдәп куя Менә алар ярдан менеп китәләр дә. әрәмәлеккә кереп, күздән гаип булалар. Баштанаяк бүтән бер дөньяга күмелеп барганымны сизеп, хезмәттәшләрем баштарак миңа көлемсерәп карый торган булып киттеләр Артымда чыш-пыш килеп, көлешеп алудан да тартынмыйлар. «Баш мөхәррир «ычкынып» бара!» янәсе Ә үзләре оча торган тәлинкәләр, ерак цивилизацияләрдән килгән зирәк затлар, йорт ияләре, бичуралар шуңа охшаш башка нәрсәләр турында нинди генә язмага тап булмасыннар. барысын да миңа күтәреп киләләр, һич кенә дә көтмәгән, уйламаган җирдән бер белмәгән кешеләр кереп, «күкләр темасы»на кагылышлы әллә никадәр яңа мәгълүмат калдырып чыгып китә Илнең әллә кайсы почмакларыннан, журнал эшчәнлегенә рәхмәт әйтеп, хатлар ачыла. Ала- рда да шул як матбугатындагы кисемтәләр салынган оча горган гәлин- кәме. шул тәлинкәдән чыккан сәер затлармы, биороботлар белән очрашу маҗараларымы... Кыскасы, кемдер мине нәрсәгәдер әзерләүне тизләтә, ашыктыра Күңел боларның барысын да язып, теркәп барырга кирәклеген тоя. әмма ниндидер бер көч кулга каләм алырга ирек бирмичә туктатып, тыеп тора. Килгән кисемтәләр, язмалар да уйламаган җирдән ничек килеп керсәләр, шулай ук көтелмәгәнчә юкка да чыгалар Бездән югарырак дәрәҗәдәге цивилизацияләрнең булуына, аларнын безне даими күзәтеп торуларына минем инде бодай да шигем калмаган, шунлыктан «оча торган тәлинкә фәлән җиргә төшкән, фәлән кеше Галәм илчеләре белән элемтәдә тора икән», дигән хәбәрләр инде мине алай шаккатырмыйлар. Мине бу мәсьәләнең асылы, фәлсәфәсе ныграк кызык сындыра, күбрәк шул ягы уйландыра Ә Галәм фәлсәфәсе дигәнең биниһая катлаулы нәрсә булырга охшап тора. Аның эченә тирәнрәк үтеп керергә омтылган саен, мин бер нәрсәне төшенә бардым диннәр, шул исәптән ислам тарихын, аларнын өйрәтмәләрен, фәлсәфәсен, асылын бетмәү кешене аяк-кулсыз гына түгел. ике күзсез, зиһенсез дә итә икән Шуларны тирәннән белми торып Галәм фәлсәфәсен аңлау да ифрат читен икән. Шул өйрәтмәләрне яхшы белсәк, рауван җаннар гәшкил иткән теге дөньяның бу дөнья белән ни өчен торган саен ешрак элемтәгә керә баруын аңлавы да әллә ни кыен булмас иде... Шулай да Галәм сабагының үз өлешемә тигәнен мин уңышлы 1 ына үзләштерә идем шикелле. Кичләрнең берсендә учларымда ниндидер көч. ә күңелемдә ниндидер яңа сәләг барын тойдым Ә башымнан «С и н к е ш е л ә р н е дәва л а • рга. савыктырырга тиеш» дигән уй йөгереп узды Йа хода, миңа экстрасенс га (кеше тәненә кагылмыйча, кулбармактарлан чыккан күзгә күренмәс илаһи нурлар белән дәвалаучы) булырга язган микәнни ” Күшән үз-үземнән көләргә җай чыккан юк иде. көлдем ичмасам бер рәхәтләнеп. Бар дөньяга танылган Джуна буласың килмиме тагын'’! -«Уйлабрак кара әле, Дөрзаман, ныграк уйлап кара, үзеңне пәйгамбәр итеп , тә тоймыйсыңмы?! « көлегез! Файдасы күп. белегез!» дип җырлыйлар бит Чыннан да хак икән уч төпләремне кычыттырып. иреккә чыгарга торган теге нурлар сүнеп калдылар сыман, мин дә тынычлана төштем Әмма күрәселәрем моның белән генә бетмәгән икән әле Төннәрен, йокларга ягып, күзләремне йомдыммы, күз алдымда ниндидер биек таулар шәүләсе туа да. ике тау түбәсе арасында ниндидер нур тар балкышы башлана Күзләрне ачкач югала бу. йомуга тагын шул ук хәл Карап я га юрт ач. ирексезләп күңелгә бөек Тибет таулары, андагы илаһи Шамбала дәүләте килә Күз алдымда ни өчендер нәкъ менә шул таулар. шул дәүләт өстендә уйнаган нурлар гәүдәләнә шикелле. Монысы күңелле маҗара, йокы алмаганда, сәгатьләр буена карасаң да арытмый. Ә менә башкасын, һич тә күңелле дин булмый. Төннәрен йә йокыга киткәнче, йә йокыдан капыл уянып, күзгә аксыл-кара җирлектә битлек каплагандай йөзләр күренә. Алар кара бушлыкта пәйда булалар да сиңа якыная башлыйлар Матур гына елмайган йөзләр кинәт кенә бозыла, чытыла, тилемсә кыяфәт алып (әйттем исә кайттым!), куркыныч хәлгә килә. Менә шушы чырайларга күнегүе читенрәк. Билгеле бер әзерлегең, эчке ныклыгың булмаса, «гакылдан язам бугай» дип тә уйларга мөмкин. Болары инде Галәм белән элемтәнең ныгытып башлану галәмәтләре, минемчә. Бу кадәресен беркадәр соңрак белдем. Әле тагын шунысын әйтергә онытып торам икән, нурлы таулар яисә теге куркыныч чырайлар (хәер, аларны «куркыныч» яки аннан да начаррак сүзләр белән атарга ярамый. Аларны бары тик кызганырга, яратырга, аларга теләктәшлек игәргә генә кирәк икән. Бу кадәресе миңа шулай ук аннан соңрак мәгълүм булды ) Берзаман миңа теге бушлыктан Сынар Күз карый башлады. Әйе, әйе. күз! Хәтта йомылып-йомылып та ала торган күз! Ләүхелмәхфүзеңә язылган булса, аларын да күрәсең икән әле аның... Тик нурлы тау шәүләләре, чырай-битлекләр, миңа сынап карый торган Галәм күзенең ни аңлатканлыгын мин белми идем әле. Шунлыктан, тәүдә минем үземә аңлаешлырак нәрсәләр турында сөйләшү дөресрәк булыр шикелле, һәм сүзебезнең шушы мизгеленә кадәресе минем үзүземне аңлый башлаган балачагымнан алып. 1990 елның 30 августына — Татарстан җөмһүриятенең мөстәкыйльлеге турында Декларация кабул иткән көнгә кадәр булса, соңгы өлеше шуннан соңгы 1 ел да 3 ай һәм әле шушы әсәр язылгандагы кайбер вакыйгаларны эченә алачак. Ягъни, әйтәсе килгәнем шул: Татарстан җөмһүриятенең мөстәкыйльлеге өчен көрәш кызган, катлауланган саен. Югары Көчнең (Көчләрнең?) миңа булган тәэсир йогынтысы да көчәя барды. Бу хәлләргә бәйле вакыйгаларның кайсы турыдан-туры диярлек, кайсы киная рәвешендә төшкә керә башлады. Шулармын берсе турыдан-туры Җөмһүриятебезнең мөстәкыйльлегенә һәм беренче Президентыбыз Минтимер Шәрип улы Шәймиев язмышына бәйле. Минтимер Шәймиев, чорның демократик көчләре аңа «партократия вәкиле» дигән ярлык тагарга бик теләсәләр дә. ул — асылда, төрле районнарыбызда, бераздан Татарстан республика Министрлар Советында һәм бары тик иң соңыннан. Президент булып сайланыр алдыннан гына, берара КПССның Татарстан республика комитеты беренче секретаре булып эшләгән кеше. Шуңа күрә дә, коммунистлар партиясе алга сөргән сәясәт илдә җимерелә башлап, коммунист җитәкчеләрнең эшләре хөртиләнә башлагач. Шәймиевкә аеруча кыен иде. Бер яклап, җиде дистә ел дәвамында күнегелгән партия дисциплинасы чабудан артка сөйри, икенче яктан, милли хәрәкәт дулкыны аны алга барырга, милли лидерлыкка мәҗбүр итә, ә хәбәрдарлык елларында кабат аякка баскан «Иттифак» тагар милли бердәмлек партиясе белән яңа оешкан ДПР («Россия демократик партиясе») центристлык — җөмһүрияттә яшәгән барлык милләтләрнең язмышын кайгырту сәясәте өчен аны адым саен консерват ивлыкта. партократлыкта гаепли, демократик үзгәрешләрнең тәгәрмәченә тыгылган гаяк дип бәяли, соңгы вакытларда карагруһлар рупорына әверелгән «Вечерняя Казань» кебек гәзит. аның шәрәфенә чәнечкеле «мактау»ларны яудырганда, кара буяуларны кызганмый Хәер, мин сөйләргә теләгән вакыйгалар булып узган көннәрдә Минтимер әфәнде ТССР Югары Советы рәисе иде әле. Татарстан җөмһүрияте мөстәкыйльлеген ныграк даулаган саен, «демократик, үзгәрешләр» дигән сүзне авызыннан өзмәгән дә. куймаган да ил Президенты Михаил Горбачев белән ул чакта РСФСР Югары Советы рәисе Борис Ельцин, сүз берләшкәндәй, икесе ике тарафтагг безнең мөстәкыйльлек хәрәкәтен кимсетә, хәтта кайчакларда ачыктаначык хурлый башладылар. Җитмәсә. үзебездә! е күпчелек урыс депутатлары, һәм алардан да уздырып, кайбер татар маңкортлары: «Мөстәкыйльлекме, әллә Россиядән бүленеп чыгумы?» .тигән провоканиячсл сорау куеп, татарлар белән урыслар арасын ясалма рәвештә бозарга, хәлне катлауландырырга керештеләр. Менә шушындый шартларда эшләргә, яшәргә, җөмһүрият мөстәкыйльлеген алга сөрергә кирәк иде Минтимер Шәймиевкә. Ул айларда элеккеге Союздаш республикалар берсе артыннан икенчесе. СССР Президентын да бары тик халык депутатлары съездында гына сайлауны үрнәк итептер инде, үз Президентларын Югары Совет сессияләрендә сайларга тотынганнар иде. Әмма ике Югары Совет рәисе Шаймиев белән Ельцин башка юлны, чын демократик сайлауны гомумхалык сайлауларын кулай күрде. Әлеге һәр ике җитәкче өчен дә бу сират күперен кичү, әмма бердәнбер гадел юл иде Сайланган сурәттә алар инде халыкның үзе сайлаган җитәкчеләре булачак иделәр. Нәкъ менә шул көннәрдә аеруча кыен хәлдә калды ла инде Минтимер әфәнде. Әмма хәл төзәтмәслек түгел иде әле. Дөресрәге, үзе белеп, күрә торып ясаган четерекле адымы ягъни, Россия Президентын гатарс тандылар да сайласын, дигән тәкъдиме Минтимер әфәнде Шаймиевнең тактикасы, киләчәккә стратегиясе иде булса кирәк Җөмһүриятнең мөстәкыйльлек өчен кискен көрәше нәкъ менә шул көннәрдә танылган язучы. «Иттифак» милли бәйсезлек партиясе рәисе. Татарстан халык депутаты Фәүзия Бәйрәмова сәяси ачлык игълан иткән сәгатьләрдә башланды, минемчә Милләтара хәл кинәт кискенләште, килеп туган хәдис ашыгыч рәвештә татар халкына аңлату кирәк иде һәм мин моны элеккеге коммунистик тоталитарлык елларында да милләт язмышы турында үз сүзен курыкмыйча әйтә алт ай абруйлы әдипләребез әйтер дин көпем Җитмәсә, кергән төшләр дә күңел тынычлыгы вәгъдә итми. Менә туларның берсе. Монысы да күрәзәчел шартларда бар нәрсә дә ачык күренә торган серле караңгылыкта керде. (Сүз уңаенда гына шунысын да әйтим. КПСС өлкә комитетының гәзит-журнал басмаханәсе балалар журналын тотудан баш тартып. «Ялкып»нын матди кыенлыклар аркасында ябылу куркынычы тугач. Минтимер әфәнде мине ике тапкырында да тоткарлыксыз кабул иткән һәм журналны яшәтүдә зур ярдәм күрсәткән иде.) Минтимер әфәнде янына ниндидер җитди эш белән килгәнмен, имеш. Тик. ни хикмәттер, кабул итү бүлмәсе шул ук урында калса да. кысанланган шикелле. Кабул итүче сәркатип элек затлы өстәл артында утырса, хәзер ул кизү солдат сыман аягүрә басып тора, иде Эчкә узыгыз, Минтимер Шәрилович хәзер килә, ди бу миңа Бүлмә эчендәге үзгәрешләр дә күзгә бәрелерлек. Ишектән керүгә үк. берсен «Т» хәрефенең түбәтәе сыман куеп, өстәлләрне каршы стенага табан тезгәннәр. Түбәтәйөстәлгә, ягъни ишек i өбендәгссенә өсләренә май. май өстене кызылмы, карамы уылдык ягылган өч гелем күмәч куелган Башка өстәлләр янында, мәҗлес табынында!ы кебек, шыгрым кеше Барысы да алып гәүдәлеләр.. Өстәл өсләре гаптакыр булса да, кәефләре шәп шау-гөр киләләр, бәхәсләшәләр. Әллә, мәйтәм, бераз гына «нитеп» тә алган инде болар?! Шулай дип уйларга да өлгермәдем. Татарстан радиосында эшләгән елларымнан ук таныш бер җитәкче агай, каяндыр ярты стакан чамасы «зәмзәм суы» чыгарып, миңа сузды Мә. дускай, ди. Сал шуны, күңел ача тор! ди. Аны-моны уйлап тормастан. салдым да җибәрдем бит тегене, хәерсез! Салып кына куюым булды, ишектән Минтимер әфәнде килеп керде Кәефе шәп. күңеле күтәренке, йөзе көләч Күрче, матур итеп елмая да белә икән бш әле безнең кырыс җитәкчебез! Әйтәм би», шундый сөйкемле итен елмая ул. әйтәсе сүзе дә шулай күңелләрне эретеп җибәрерлек якты, җылы булыр гөсле Тик. ни хикмәттер, бүлмәдәге тук чырайлы халык аны тыңламый, үз сүзләре сүз. Алай гына да түгел, кайсыдыр районнан килгән әвен гәүдәле бер урыс җитәкчесе (халык депутаты инде, әлбәттә) хуҗа каршына чыгып, иләмсез кулларын селти-селти, кемнедер әрләргә, битәрләргә тотынды. Шундый итеп битәрләде теге депутат. Югары Совет рәисебез үз урынына барып утырды да иягенә таянды. Әле бая гына балкып торган йөзен әрнү галәмәте алыштырган — Нишләмәк кирәк менә мондый кешеләр белән?!—диде ул үзәге өзгәләнеп Әйтеп-әйтеп тә аңламагач, тагын ничек аңлатыйм инде боларга, ә Дәрзаман?! Кирәк бит, үз исемем белән эндәшкәндә дә Югары Совет рәисе кадәр Югары Совет рәисенә бер кәлимә сүз әйтә алмыйча тор инде! Бик әйтер идем, гаебем зур— теге таныш райком секретаре кырлы стаканга салып биргән «яшел елан сөте» комачаулый... Бу төш минем болай да тынгы тапмаган күңелемә яңа вәсвәсә салды Нинди фал болар? Югары Совет рәисе белән бергә Татарстаныбызны нинди сынаулар, нинди имтиханнар көтә тагын? Югары Советның икенче сессиясе башланыр көннәр иде бу. Шунлыктан аның утырышларын мин җентекләп карап барырга (телевидение тапшыруларыннан), таныша алмаганнарын хезмәттәшләремнән сораштырырга. гәзитләрдән укырга тырыштым. Аллага шөкер, бу сессиядә алай пошаманга төшерерлек берни дә булмады. Ә төш барыбер күңелне борчый. Теге, май өстенә уылдык ягылган өч телем күмәчнең дә мәгънәсен табасы бар иде бит әле... (Соңрак исә «Иртәмесоңмы, Татарстан да, башка Союздаш республикалар һәм Россия кебек үк, тигез хокук яулаячагына ишарә бу»,— дигән фикергә килдем.) «Йә, Дәрзаман.— диде шулчак теге сирәк-мирәк кенә үзен сиздерә башлаган эчке тавыш — Вакыт җитте. Күрергә, ишетергә теләгән ул сүзләреңне халыкка бу юлы син үзең әйтергә тиеш!» Әмма вакыт соң, көн-көн ярымда гына андый җаваплы мәкаләне язып өлгер i ү — ифрат читен мәсьәлә, аның һәр җөмләсе урынында булырга тиеш иде. Аннан килеп, кайсы мөхәррир урнаштырырга батырчылык итәр андый ашыгыч язманы? «... ул сүзләрне халыкка бу юлы син әйтергә тиеш!»—дип тәкърар- лады эчке тавыш үҗәтлек белән. һәм мин яздым. Ә ул чакта «Татарстан яшьләре» газетасының мөхәррир вазифаларын үтәүче Миңназыйм Сәфәров, әзерләнгән башка язмаларны кичектереп тору исәбенә булса да. «Азатлык мәйданында — ачлык» дип исемләнгән мәкаләмә, һич икеләнеп тормастан, киң урын бирде. («Т.Я.» № 61, 1991 ел.). Син ул көннәрне яхшы хәтерлисеңдер әле. кадерле укучым. Азатлык мәйданындагы ачлык безнең алдыбызга озак, урау юллар белән килде. Республикабыз кунагы Б Ельцинны алкышлар белән каршылавыбыз да, аның безгә ни күләмдә мөстәкыйльлек вәгъдә итеп китүе дә яхшы мәгълүм сиңа. Без, татарлар, ачык күңелле — могътәбәр кешеләрнең мөхтәрәм сүзләренә ышанырга өйрәнгән халык. Мөстәкыйльлекне ни кадәр кирәксә, шулкадәр игеп алыгыз, дигән иде ул. Минем кебек үк беркатлы булмаган кеше аңларга тиеш иде югыйсә: бер генә патшаның да моңарчы басып алынган халыкка үз ирке белән азатлык, мөстәкыйльлек биргәне юк. Моның өчен, чыннан да, туры мәгънәсендә көрәшергә кирәк. Шул исәптән, иң беренче нәүбәттә, парламент юлы белән дә. Соңга табарак мин фәкыйрегез дә аңладым: нәкъ шушы көрәшне истә тотып вәгъдә иткән дә инде безгә хөрмәтлебез Борис Николаевич мөстәкыйльлекне! Урыс милләтеннән булган депутатлар аз түгел ич безнең Югары Советта! Тагын, татар булып та. урысча уйлаганнары күпме! Алалсагыз, алып карагыз, янәсе. Менә шушы шартларда СССР бөтенлеген саклау турында референдум үткәрү мәсьәләсе килеп туды. Җөмһүриятебезнең максаты—Союз килешүендә турыдантуры катнашып, аны төзүчеләрнең берсе булырга һәм РСФСР белән дә мөнәсәбәтләрне тигез хокуклы дәүләтләр буларак төзелгән килешүләр нигезендә алып бару иде Союз референдумында җөмһүриятебез аның файдасына тавыш биреп. М. Горбачев үзенең теләктәшлеген белдереп. Союз килешүенә имзалар салыр вакыт җиткәч СССР Президентының Татарстан җөмһүриятен кәкре каенга терәтеп калдырганлыгы мәгълүм булды — «9+ I» (Союздаш республика һәм Президент) килешүе барлыкка килде Гадирәк әйткәндә, бу Горбачев белән Ельцин арасында идарә итү даирәләрен бүлешү иде Ягъни 9 союздаш республика Горбачев канаты астына керә, ә без, элеккеге автономияле республикалар, өлкәләр һәм аннан да ваграклар Ельцинның йомарланган учына, һәм асылда бу шулайрак килеп чыкты да. Горбачев һәм Ельцинның элеккеге 14 автономияле республика җитәкчеләре белән очрашу вакытында бары гик М Шаймиев кенә корыч ихтыяр күрсәтте, Союз килешүенә ТССР бары тик СССР субъекты, аны төзүчеләрнең берсе сыйфатында кул куячак, ә РСФСР белән мөнәсәбәтләр исә шуннан соң ирешелгән килешү нигезендә барачагы хакында кистереп, ачыкган-ачык әйтте. Әмма Россия федерациясе безнең мөстәкыйльлекне танырга ашыкмады гына түгел, моны эшләргә уйламады да. Киресенчә, безнең Азатлык кошыбызны әсир итәрдәй җәтмәләрне бере арты икенчесен үрә торды. Аларның берсе - СССРны саклап калу турындагы референдумны әйткән идем инде. Анысы үтә нечкә җепләрдән үрелгән, гади күзгә генә бик күренерлек id түгел иде Әмма икенчесе РСФСР Президентын сайлауга бәйлесе. ашык-пошык әвәләгәне баш очыбызда капыл ТССР Югары Советының 13 майда (1991) үткәрелгән кичке утырышында, депутатларның күңел күзләре әлеге җәтмәне күрмәс хәлгә җигеп арыган вакытта пәйда булды һәм депутатлАр. мөстәкыйль Татарстан җөмһүриятендә суверен РСФСР Президент ын сайлау турында карар кабул итеп, әлеге җәтмәне үз куллары белән үк үз өсләренә капладылар. Татарстан дәүләтендә икенче бер чит дәүләт президентын сайлау һәм ТССР. һәм РСФСР конституцияләренә, шул исәптән ТССРның суверенлыгы турын дагы декларациягә каршы килә. Шунлыктан, телибезме моны. юкмы, сайлау унай нәтиҗәләр биргән тәкъдирдә, без юридик яктан РСФСРның бер өлеше генә икәнлегебезне танырга тиеш булачакбыз. Менә шул сәбәпле, әлеге карар Югары Совег Рәисе белән бер төркем депутатлар арасында фикер аерымлыгы барлыкка китерде. Ә Фәүзия Бәйрәмова исә әлегә карар кабат каралып, юкка чыгарылганга кадәр сәяси ачлык игълан итте. Әйе, Фәүзиянең дистәләрчә фикердәшләре белән бергә ачлык готуы биш гасырлык әсирлек йокысыннан айный алмаган гатарны азга гына булса да уятып, айнытып җибәрде Азатлык мәйданына дистәләрчә мен халык агылды. «Азатлык! Азатлык!! Азатлык'!!» дигән кайнар сүзләр Казан каласы күгендә генә түгел, бәген җөмһүрият өстендә яңгырап торды Урыс шовинистларының исә беркайчан да йоклан ятканнары булмады Бу мәсьәләдә уянып, айнып торасылары юк иде аларның. Татар милли хәрәкәтендәге һәр җөй, һәр тишек, һәр чатнаган урын алар өчен табыш, казаныш булды НәгиҖәдә. бу ике хәрәкәтнең дә тәнкыйть уты бер ноктага Шаймиев шәхесенә төбәлде Фәүзия Бәйрәмова. Марат Молеков кебек халык җитәкчеләре аны йомшаклыкта. Мәскәүгә юл куюда, татарлар мәнфәгатен сатуда гаепләсә, «өлкән туганнарыбыз», киресенчә, аны Россия!ә хыянәт тә, партократия мәнфәгатьләрен яклауда гаепләделәр Ә Мәскәүгә бары тик шул гына кирәк иде дә Татар белән урыс бер-беренә каршы мәйданнарга йодрык төйнәп чыксамы” һәй. /чыксыннар тына' Урамнарда кан гына кое кын! Шуннан сонмы’ Омон гаскәри гәрс иманын киячәк Татарстанның! Мнл тәтен-фәләнен дә аралап тормаячак, танк башмаклары, броне транспортер көпчәкләре бөтенебезне берт ә рәт тән җир белән т ит езләячәк Җиде дистә ел дәвамында үз халкын үзе үк кансыз рәвештә миллионлап кырган Мәскәү түрәләренә берничә дистә мен урыс гомере нәрсә ул?! Төптәнрәк уйлап карасаң, безнең күбебез маңкорт булган кебек, алар да ни урыс, ни татар ич хәзер. Мәдәниятләре, дин-йолалары да калмаган рәтләп, әдәби телләре дә. Шулай булгач, үзләрен генә чын урыс санаган мәскәүлеләргә ни сан ул халыкка9 ! Мондагыларын, татар белән беррәттән. кырып салсалар, бар Рәсәйне генә түгел, дөньяны шаулатып женазаларын үткәрерләр дә Урта Азия, Кавказ, Балтыйк буе республикаларыннан сөрелгәннәрен кайтарып тутырырлар Менә нәрсә өчен кирәк ул үз куенында гына түгел, гасырлар узу белән ашказанында калган Татарстан «бүленмәс» Россиягә! Менә ни өчен үзе дә таркалудан курка Союз империясен таркалырга мәҗбүр иткән Россия империясе! Менә ни өчен кан кардәшенең дә хәләл каны кызганыч түгел, тамырында — казнокрад, канында—партократ, сүздә исә демократ булып күренергә азапланган кайбер Рәсәй түрәләренә. Ә безгә, әле җанында, канында милли рухы тәмам сүнәргә өлгермәгән татарларга. Татарстанны исән-имин саклап калу кирәк иде. Авыр шартларда, ленсез һәм милләтсез коммунистлар партиясе белән тигезсез көрәштә туып. үсеп, халык арасында хөрмәт-абруй казанган Татар иҗтимагый үзәге, «Иттифак» татар милли бердәмлек партиясе һәм «Суверенитет» комитеты нәкъ менә шушы максатлардан чыгып, урыс шовинистларына, Мәскәү түрәләренә һәм аларның татарга каршы алып барган карагруһчыл сәясәтенә каршы аяусыз көрәш ачтылар, әле һаман да күп гасырлык изелү йокысыннан айнып җитмәгән, исәнгерәгән татар арасында көне-төне аңлату эшләре алып бардылар. Әлбәттә инде, безнең коллык халәтебезгә беренче башлап Явыз Иван явы сәбәпче булса, соңгы җиде дистә елда безне коммунистик идеология богаулап торды. Милли азатлык хәрәкәте дә. инде әйткәнемчә, татар маңкортлары белән урыс «демократлары», дөресрәге, шовинистлары да бер кизәнүдә шул партократия җимешләрен себереп түгәргә, өряңа үз лидерларын күтәрергә омтылдылар. Тик татар милли азатлык хәрәкәте җитәкчеләре, «демократлар» белән берләшсә, бу беренче сәгать үк татар халкы өчен кара гөнгә әвереләчәк иде. Ни өченме? Менә ни өчен: ул көннәрдә Югары Совет Рәисе Минтимер Шаймиев белән Министрлар Кабинеты Рәисе Мөхәммәт Сабиров кебек тоталитар режим казанында кайнаган. Мәскәү белән дә. башка республикалар белән дә йөзләрчә һәм меңнәрчә күзгә күренмәс җепләр белән бәйләнгән, шул ук вакытта эчләрендә татар җаны җылынган. татар йөрәге типкән урындагы җитәкчеләргә, димәк, халыкка да җитди йогынтысы булган бу кешеләребезне югалту шовинистлар өчен бәһасез бүләк булачак иде. Татарстан җөмһүрияте Президентын сайлаулар якынлашкан көннәрдә бигрәк тә шулай. Бу урынны бер ычкындырсак. икенче тапкыр инде мәңгегә күрмәячәгебез көн кебек ачыкланды. Россиянең кабат «канатлана» башлаган кара кошы мәңге дә безне үзенең үткен тырнакларыннан ычкындырачак түгел иде. Кыскасы, безгә Шәймиевне Президент итеп сайларга, соңыннан аны якларга һәм сакларга кирәк иде. Бәхеткә. Шәймиевнең көндәшләре— татарлары да, урыслары да, тиешле кадәр тавыш җыя алмыйча, теркәү исемлегеннән «коелып» калдылар. Әмма Шәймиевкә каршы көчле эш алып барылганга күрә, аның да тиешле тавыш җыя алмау куркынычы туды. Өстәвенә, Россия Президенты Ельцин да бездән сайланса.. «Хуш, мөстәкыйль Татарстан! Бәхил бул, суверинетет!»— дияргә генә кала иде... Җитмәсә, сайлауларга да сакаулы көннәр генә калып бара. «Вечерняя Казань», «Советская Татария» кебек газеталар ходаның һәр бирмеш көнендә чаңнарын бары тик Мәскәү каланчасына карап какканга, бер өмет — эчендә рухы, җаны калган татар халкында һәм татарны олылаган кешеләребездә иде Аларга хәлне аңлатырга, җөмһүрият Президентын сайлауларда бердәм катнашырга һәм аны яклап тавыш бирергә чакырып оран салырга кирәк! һәм бу «Иттифак» партиясе рәисеннән, йә булмаса Татар Иҗтимагый Үзәге рәис координаторларының берәрсеннән. яки «Суверенитет» комитеты рәисеннән көтелде. һәм тагын эчке тавыш: «Ни көтәсең. Дәрзаман? Сина да кулга каләм алу кирәк'» Әле яна гына язып чыккан идем бит Дөрес аңлашылыр микән9 «Дөресен язсаң, аңлашылыр». «Ялкын» журналының, урамга чыгарып ташланган үксез бала хәлендә калганлыктан, акчасызлык тан чын-чынлаи янып яткан көннәре. Йөгерергә, чабарга, иганәчеләр табарга кирәк «Бер атнада гына «Ялкын»ын янмас. Син язарга тиеш Әле Татарстан радиосыннан сөйләү дә мотлак». һәм мин «Мөстәкыйльлек юлы изге юл» дигән исем белән Татарстан халкына мөрәҗәгатемне («Т Я » № 67. 1991 ел.) яздым. Радиодан чыгышым, газетадагы мәкаләм халык күңеленә ни кадәр тәэсир иткәндер, анысын инде бер ходай үзе генә белә. Менә шушы сайлаулар дип ут йотып йөргән көннәрдә кергән төш Сәхнәдә кыллы музыка уен кораллары концерты бара Гаҗәп, музыкантлар Тат арстан телевидениесе операторлары, имеш. Үзләре хоккейчылар киеменнән. Бар кыяфәтләре хоккейчыларча. Шар гаяклары урынына, кулларында электрот итаралар Шәгг уйныйлар! Авызларын ера- сра. бөгелә-сыгыл а. сиксрә-сиксрә уйныйлар Нишләсәләр дә килешә, чөнки ачылмаган пәрдә артында тыңлый бит а.тарны халык. Концертта Башкорт оеган, Мари иле. Мордва. Чувашия республикаларыннан килгән кунаклар да бар; алар сәхнә артында кайсы кубызда, кайсы кашыкта, кайсы тәлинкәдә, кайсы барабан урынына як-якка сөяп куелган кием шкафына учлары белән шапылдат а-шапылдата. безнең хоккейчы оператор музыкантлар уйнаган дәртле татар көен җөпләп торалар, имеш Ә мин сәхнә артындагы урындыкта аяк өстенә аякны атландырып утырганмын да. аларга кушылып, канаглана-канатлана мандолина чир- тәм Тез тиңентен күтәрелгән чалбар балагыннан чыгып торган аяк балтырына игътибар да иткән юк. ике катлы пәрдә артында утырам ич' Тукта, чү! Нәкъ шушы халәтемдә пәрдәләре ачылган сәхнә уртасында, залда шыт ырым тулы халык каршында калганмын лабаса* Каушаудан, катырак чиртеп, мандолинамның бер кылы өзелеп кипе. Әмма сер бирергә исәп юк. уйнавымны бсләм. Шул арада сәхнәгә, кулына тоткан кулъязма битләрен югары күтәреп жилпи-жилпи, шагыйрә Лена Шагыйрь җан килеп чыкты Яңгыраган көйгә үзе бии. үзе шатланып кычкыра Без җиңдек, без җиңдек! ди. Куанычыннан еламый гына Шушы урында уянып кинем дә. белгән догаларымны укып Амин, каләмдәш, юраганын юш килә күрсен, җиңә генә күрик, мең тапкыр Амин! дидем. Бу юш күңелемә, рухыма ышаныч өстәде. һәм. чыннан да, сайлаулар Татарстан Президенты файдасына үтте, ә җөмһүриятебезнең гөп халкы, бу шарт үз ирегенә кус ттан булса да. Рәсәй Президентын сайлауда катнашмады Рәсәй Президенты безнең җирдә үтмәде! Сәясәт сәясиләр эше булганга, язган мәкаләләрем җитәр, кабат иҗатка, язасы әйберләремә әйләнеп кайтырмын, дигән идем Хатынымның әнисе әйтмешли, алай гына булмый икән шул әле. Төше бер белән өч арасында уятып, күзләрне ачтырмыйча гына, төрле «мультфильмнар» күрсәтергә гадәтләнгән галәм боеручыларым миңа кабат 10-15 секундлык кына тамаша күрсәтеп аямасыннармы! Күз алдымда миләүшә экран пәйда булды, өстән аска таба, ике иллеләп киңлектә соры тасма төшә. Экранның югарыгы сул почмагыннан диагональ буенча, аз гына кыеклатып, хәрби фуражка ачыла башлады Кокарда астында хәйләкәр кысылган күзләр Борын һәм балачактан ук рәсемнәрдән күңел тәртә сеңгән мыеклар (. та тин' Соры тасма экранның аегына төшеп җиткәндә. Сталин башы бөтен экранны биләп алды Шундый да шат' Менә ул. төтен бөркеп торган төрспкәлс кулын, иркен бер хәрәкәт белән, читкә җәеп җибәр.» Әй терең бармы, шәп. кирәгеннән артык яхшы иде бу мизгелдә иптәш Сталинның кәефе! Маршал Жуков мемуарларына таянып фикер йөртсәк, бу хәрәкәт, бу ишарә, төтен бөркеп торган төрепкә—барысы да Сталин кәефенең әйбәтлеген раслый торган дәлилләр. 3 — 5 секунд саен кадрлар үзгәреп торды. Сөртелеп төшкән Сталин фуражкасыннан ниндидер таныш корылма өсләре күренә башлады. Металл кою комбинатлары икән Аннары әләм, сөңге, чалгы, тагын әллә нинди нәрсәләр пәйда булды. Ураммы, мәйдан дип әйтимме шыгрым тулы халык Кулларына, аермачык әйтеп булмаслык, төрле кораллар китәргәннәр. Диңгез дулкыннары сыман бер тарафтан икенче тарафка тирбәлеп, чайкалып торалар Хәзер инде шушы халык — эре планда. Үзәктә — кинооператор. Ул. өчаякка бастырылган камерасының тоткасын әйләндерә, аны акрын гына уңнан-сулга күчереп, көрәшкә күтәрелгән гавамны тасмага төшереп калырга ашыга. Гавам исә бөтен экранны томалый. Шуннан соң... микрофильм тәмам. Башка вакытларда шулай микромультиклар карауга ук йоклап китә торган идем. Әмма бу юлы шактый уйланып яттым. Урман сукмагы буйлап арт тәпиләрендә сикерә-бии кайтып килгән керпе малае гына түгел иде шул монысы. Заманында Рәсәйне генә түгел, бөтен дөньяны тетрәнергә мәҗбүр иткән Иосиф Виссарионович, шатлыгы эченә сыймаган Иосиф Виссарионович Сталинның үзен күрсәттеләр! Башымда уйлар өермәсе бөтерелергә тотынды. Мин элегрәк тә Рәсәй- дә чын демократиянең тернәкләнеп китүенә бик шикләнеп карый идем. Инде күктәге химаячеләрем зиһенемә шушындый сәяси эчтәлектәге кыска «документаль фильм» да иңдергәч, шигем калмады — Горбачев демократиясе маршал Язов битлеге астындагы диктатура белән алмашыначак! Курыкканга куш. койрыгы белән биш дигәндәй, беркөнне ике хезмәткәремнең икесе дә берьюлы мәгънәләре белән бер-берләренә охшаш төш күргән булып чыкты. Берсен Ирек Нигъмәти сөйли: «Бик олы бер буш бүлмәдә гади урындыкта Горбачев утыра, имеш, ди— Үзе каш астыннан гына уңга-сулга карана, үзе. яныппешеп. кызыл борыч кузагы ашый. Ә аңардан югарырак караңгылыктан, хәйләкәр елмаеп. Ельцин карап тора, имеш...»—ди. һәм. чыннан да. бу көннәрдән соң хәрби диктатура озак көттермәде - Президент Кырымга чираттагы ялга киткәч. 19 август төнендә (1991), дәүләт перевороты була язып калды. Елышн исә. ГКЧПны яклауларын сылтау итеп, буе җитә алган кадәр союздаш һәм үз карынындагы автономияле республикаларның үз сәясәтенә туры килмәгән җитәкчеләрен тиз рәвештә эшләреннән азат итәргә һәм хөкемгә тарттырырга ашыкты. Әмма Татарстан халкын тиз генә тезләндереп булмаячак иде инде. Төшемне сөйлим әле. Имеш, хәрби самолетта очарга тиеш икәнмен. Салонда гына түгел, очкычның кабинасында, командир кәнәфиендә утырам. Уң ягымда икенче очучы. Янәшәмдә тагын бер очучы бар. әмма аның башы ни өчендер кабинаның уң як тәрәзәсе өстенә беркетелгән скафандр эчендә. Аэродром миңа бик таныш та. таныш та түгел. Күтәрелеп китәсе юлга терәлеп үк диярлек, сул якта, өстен куе агачлар каплаган текә яр кала икән. Боларның берсенә 1енә канат очын тиеп китсә, очкычыңның йомычкалары гына коелып төшәчәк... Каршымда — приборлар тактасы. Алар мина бик таныш та. таныш та түгел кебек. Аеруча өчесе истә калган: нәни генә сигнал лампочкалары, шулар өстенә 161 ле саны сугылган Очып китәр өчен мин шуларны тоташтырырга тиеш икән. «Тоташтырырга!» дигән әмер алам Тырышам. тик бер кызыл ут кабынмый. Кузгалып китәбез. Очкыч йөгерешен тизләткәннәи-тизләтә бара. Юл тасмасы инде тәмамланып килә. Бетте. Алда упкын. Хәзер шунда мәтәләчәкбез, имеш. Инде, упкын читеннән мәтәләм. дигәндә генә, очкычым кабат югары күтәрелә башлый. Әмма без әле һаман текә яр чите янәшәсеннән очабыз Җирдәгеләрдән әмерләр яңгырый. әмма мин аларны аңламыйм. Очабыз да очабыз Менә мин белмәгән ниндидер биек таулар өстенә килеп чыктык, калкып торган таш кыяларга бәреләмбәреләм. дип шикләнгән арада, тар үзән-тарлавыклар аша уздык, шуннан соң ниндидер шәһәр өстенә чыгып, очкычның канатлары сыярлык кына тар урамнар буйлап йорт түбәләре арасыннан уза башладык. Түбәндә кар Шул карлы урамнар буйлап төркем-төркем әрмән вә әзербайҗан халкы агыла. Салкын булуга карамастан, өсләрендә бары тик гимнастерка Яланбашлар түбән иелгән, кулларында — винтовка, автомат... Алда сугыш кыры, имеш Анда, кыр тутырып, ике ыру халкы сугыша. Менә кинәт өченче ут та кабына. Очкычым, үкереп, югарыга атыла ла. «үлем элмәге» ясап, жир ягалый оча башлый Менә монысын инде турылап та, тигезләп тә. кабат жиргә куна торган итеп тә булмас кебек Юк. алай да гомерем бетмәгән икән әле Очкычым үзе жиргә төшеп кунды Караңгы төшкәнче без шушы таныш булмаган аэродромда утырырга тиешбез икән, бары тик төнлә генә кабат очып китә алачакбыз, имеш . Әйе. хәтта Балтыйк буе. Кавказ арты республикалары вакыйгалары яктылыгыннан чыгып караганда да. тамагына сөяк булып торган Татарстанны тәмам «йотып жибәрү». чыннан да. тимер чикләвек булып чыккан Президентыбызны «ватарга» азаплану Россия өчен шулай ук шактый мәшәкать тудырды Хикмәт шунда: Татарстан халкы, аның ЙЭгары Советы да үз Президентының ГКЧП көннәрендә әлеге фетнәгә катнашмау сәясәтен дөрес дип тапты, аңа ышаныч белдерде. Нинди генә гаепләр ташларга азапланмасыннар. Рәсәйнең кайбер түрәләре нинди генә куәтле сүзләр белән Татарстанны һәм аның җитәкчеләрен сүкмәсеннәр. Татарстан Президентын яклап та, саклап га калырга кирәк иде' Бу көннәрдә күктәге химаячеләрем мине сәяси яктан нык активлаштырып, уйлау, алдан сиземләүне (интуиция) кинәт көчәйтеп җибә- ргәнлекләрен тойганлыктан, шушы кичләрнең берсендә мин үземә төшлек салып яг тым. «Йа илаһым, җөмһүриятебез мөстәкыйльлеген, аның беренче Президентын нинди язмыш көтә? Шу ларны мин аңларлык ишарә җибәрсәң иде!» дидем, һәм миңа менә шушындай төш керде Өстәлем өстендә яшел ачык хат ята. имеш Урыны-урыны белән төс әле куерыбрак, әле сыекланыбрак кигә. көрән төскә керә, бормалы-сырмалы зәңгәр каюлар тасмаларга әверелә, аннары ул тасмалар зәңгәр күлләвекләргә барып тоташа Югарыдагы сул почмак зур кызыл түгәрәк хасыйл игә Боларның барысы да мина СССРның географик картасы хакында сөйли иде Икенче кадрда да шул ук ачык хат. әмма теге кызы г ноктадан, ягъни СССРның башкаласы Мәскәүдән. төрле тарафка вак кына бөҗәкләрме, җәнлекләрме ашкындыргыч бер талпыну, күз карашы гына иярерлек гиздек белән читкә сибелә, күбесе көнбагыш тарафка хәрәкәт итә иде һәм өченче, соңгы күренеш. Теге түгәрәк кызыл боҗра эчендә үзәнлек барлыкка килгән, имеш Әнә шул кыялар боҗрасының көньяк-көнбатыш тарафында өч кыядан гыйбарәт капкалар тора. имеш. Урта-кыя чү. кемне хәтерләгә соң әле бу кыя-капка? Ельцин ич' Борис Николаевичның, нәкъ үзе! Безнең Язучылар берлегендә дә нәкъ шундый мәгъруранә кыяфәт белән утырган иде бит ул Әнә шул кыя-капка янынДһ.' боҗра тышында, баягы үзәктән өерелеп качып барган кара таплардан үзенең үлчәме белән нык аерылып торган. эре гәүдәле бүре сымаграк бер ялгыз җәнлек утыра Менә кыя-капка зур итеп авызын ачты Өркеп, үзәктән качып барган нокта ларның күбесе, кире борылдылар да, өерелеп, кыя-капка авызы аша теге казансымап үтәшә агыла башладылар. Кыя-капка янәшәсендә утырган геге җаннар да. дәү игеп, авызын ачып тора Сошы кара тап га кыя капка авызына кереп юк булды, ягъни теге казан сыман үзәнлеккә барып төпне Кыя капканың да, теге җанварның да икесенең дә авызлары ә ге һаман ачык тора. Беренчесе берәрсе адашып калмады микән, икенчесе берәрсе ялгышып кына булса да. мина килеп кермәсме, дип көтә кебек. Юк икән, берни юк. Болар икәү үзләре генә калган. Шулчак кыя-капка капыл гына борылды да. . Теге җанварның башы аның авызында калды... Шушы урында уянып киттем. Күрәсе төшемнең алдан ук максатын әйткәнгә, күзләремне ачарга, урынымнан торырга ашыкмыйм Төшне гагын бер мәртәбә күңелдән кичерергә, андагы гамәлхәрәкәтләрне янә бер мәртәбә шәрехләп чыгарга кирәк иде. Хуш. Әгәр, җөмһүриятебез язмышын төшлеккә куюымны исәпкә алсак, бик яман нәрсә килеп чыга түгелме соң? Ельцин башлы кыя-капка авызында безнең Татарстан калган булып чыга түгелме?. Әмма Татарстан җөмһүрияте башка дәүләт җирләренә дәгъва белдерми бит Димәк, кыя-капка янындагы җан иясен СССР Президенты дип карарга гына кала иде... Илдәге вакыйгалар минем фаразларны раслый торды. Бер атна элек кенә үзәк фигура булган М. Горбачев, кечерәеп, бәләкәйләнеп, төссезләнеп калды. Ул инде, ил Президенты булудан бигрәк, үзенә бер тамчы су сыман охшатып ясалган марионеткурчакны хәтерләтә иде. Татарстан җөмһүриятенең беренче Президентыннан исә. әлеге сират күперен кичкәндә үтә сизгерлек сорала иде. Бу көннәрдә татар матбугаты белән урыс матбугаты капма-каршы позициягә бастылар. Татарстанда чыга торган урыс газеталары «Долой Шаймиева!» дигән плакатларны күбрәк басарга тырышсалар, татар газеталарында: «Руки прочь от суверенного Татарстана!»—дигән транспарант сурәтләре урын алды. Рафаэль Хәкимов. Тәлгать Бариев кебек милләтпәр- вәрләрнең «Молодежь Татарстана» гәзите битләрендә басылган акыллы, саллы, дәлилле мәкаләләре күпсанлы шовинист журналистларга каршы чыкты. Татар журналистларына бердәм күтәрелергә, җәмәгатьчелекне уятып җибәрерлек адым ясарга вакыт иде. Син дә тәвәккәлләргә тиеш. Дөрзаман! диде эчке тавыш. Тиешен тиеш тә бит. Тегендә илтеп тыксалар. Мин бит сәясәтче түгел .. Бер дә уйламаганнан муенны элмәккә тыгасы килми... — Авылдашың Газинур Гафиятуллинны, шагыйрь Муса Җәлилне онытма. Дәрзаман. Аларның үз җаннары үзләренә газиз булмагандыр дисеңме әллә... Болай гына тартышуым инде. Эчке тавышка буйсынмый хәлем юк. Ә менә төшләремдә... соңгы берничә айда гына да мин үземне берничә мәртәбә сәяси тоткын итеп күрдем. Ул төшләрне тоташ бер җепкә гезсәң. совет концлагеренда гомер кыскарткан затның нурсыз вә тетрәндергеч тормышын, газаплы күңел кичерешләрен күзалларга була. «ГКЧП көннәрендә», ягъни СССР таркалган чакта, миңа төшнең тагын бер кәттәсе керде. Күктә авыр кургашын болытлар йөзә. имеш. Мин. ни хикмәттер, гадәтемчә, очарга талпынам, авырлыгымны җуеп, рәхәт җиңеллек тоярга омтылам, инде акрын-акрын гына биеклеккә күтәрелеп барам. Күңелемдә рәхәт иркенлек, очыш бәхете Гомердә булмаганча, озак очам мин бу юлы. гомер булмаганча, бисккәрәк, югарырак омтылам Аһ. тизрәк таралсын иде бу тоташ сорылык, чиста галәм киңлекләренә, аның балкып янган йолдызлары тарафына тизрәк барып чыгасы иде. янәсе' Шулчак кинәт, аркан борылган килеш, җиргә төшеп киләм икән Монысы мине чын-чынлап куркуга салды. Чөнки, белүемчә, җиргә арты белән төшкән парашютчының да хәле мөшкел. Алланың рәхмәте, мин Җиргә алай каты бәрелмәдем. Берара ярым сөйрәлеп, ярым йөгереп артка табан бардым да җай гына тукталдым. Каршымда таныш булмаган аланлык, аяк астымда биек үлән иде Инде борылып, аланлыкның әтрафларын карыйм дисәм, йөрәгем убылып төшкәндәй булды — тагын зонага килеп чыкканмын, каршымда чәнечкеле тимерчыбык белән ныгытылган коймалар, сакчы каланчалары. Капка баганасына төрмә камерасы ачкычлары эленгән. Ачкычлар өстендә талон 118 тартмалары. Тартмалар өстенә саф татарча: «Җаның теләгәнне сайла!»— дип язылган. Шул ук сүзләр күзгә күренмәгән йомшак бәрхет тавыш белән радиодан да кабатланып тора. имеш. Менә шушы төштән сон татар журналистларын җыеп сөйләшергә булдык. Фикерне, иң беренче булып, «Сөембикә» журналының баш мөхәррире Роза ханым Туфитуллова күтәреп алды. Тиз арада баш мөхәррирләрне һәм бүлек мөхәррирләрен, башка журналистларны чакырырга килештек. Йөгерә-чаба халык туплый торгач, байтак халык җыелды. Минем уйларымны укыгандай. Роза ханым Туфитуллова. гадәтенчә, елмаяелмая: - Әйдә. Җәүдәт, үзен җыйдың халыкны, җыелышны да үзен алып бар инде,— дип. дилбегәне минем кулга тапшырды Хәер, дидем мин ни өчен җыйналуыбызның сәбәбен кыскача гына тагын бер мәртәбә аңлатып чыккач,— нигә дип боларны сөйләп торам соң әле мин? Сәясәт мәсьәләләрен сез болай да көн саен яктыртып торасыз Бу кадәресе сезгә яхшы мәгълүм. Сүз озайтып тормыйча да аңлашыла лабаса: бүген Татарстандагы президентлык постын югалтуга юл куйсак, иртәгә инде мөстәкыйльлеге белән бергә. Татарстаныбызны да мәңгелеккә җуячакбыз Аннан сон Роза ханыМ өстәде: Мин ир-егетләребезне батыррак булырга, курыкмыйчарак эш итәргә. уртак бер фикергә килеп, журналистларның Татарстан халкына һәм җөмһүриятебезнең халык депутатларына мөрәҗәгатен кабул итәргә кирәк саныйм, диде. Кыска гына бу җыелыш, гөлт игеп кабынып алган кайнар бәхәсләрдән соң, мөрәҗәгать текстын әзерләүне миңа, Рашат Низами белән Флера Низамовага һәм «Молодежь Татарстана» газетасы хезмәткәре Венера Якуповага йөкләде. Кыска т ына, әмма ифрат олы җаваплылыкны үз өстенә алган әлеге текстны Флера Низамова белән яздык. Рашат Низамиев кайбер төзәтмәләр кертүне кирәк тапты. Илдус Илдархановка безнең фикерләрдәге кискенлек ошап җитмәде. Текстның тырпаен торган «мөгезләрен» бергәләшеп сындырдык. Мөрәҗәгатьне шул ук Флера Низамова. Венера Якупова һәм «Шәһри Казан» газетасы хезмәткәре Нәҗибә Сафина урысчага да т әрҗемә и i теләр. Иртәнге тугызларда башланган эш кичке алтыларда гына төгәлләнде. Текстларны йөгерә-йөгерә редакцияләргә өләшеп чыктык. «Татарстан яшьләре», «Социалистик Татарстан», «Шәһри Казан». «Сабантуй» газеталары. «Ялкын». «Идел». «Салават күпере» һәм «Сөембикә» журналлары коллективлары мөрәҗәгатьне берсүзсез кабул иттеләр. «Чаян» журналы, коллективларында эшләүчеләрнең күбесе урыс һәм яһүдләр булып. «Татарстанның мөстәкыйльлеге» дигән фикердән читтә калырга мәҗбүр булды «Молодежь Татарстана» газетасы, шул ук сәбәттләр аркасында, мөрәҗәгатьне үз укучыларына шәрехләү рәвешендә генә тәкъдим итте. «Советская Татария» газетасы, төрле хатлар һәм мөрәҗәгатьләрнең күплегенә сылтанып. Югары Совет сессиясендә Президент һәм президентлык язмышы хәл ителми торып, безнең мөрәҗәгатьне үз сәхифәләрендә урнаштырмый горырга булды. _ Алга таба сөйләп тормасак да була... Безне рәсми төстә яклаучылар күп түгел иде Мин. мөрәҗәгать текстын учыма кыскан килеш. Камал театры каршындагы мәйданга ашыктым Аны митинг каршында укуны шулай ук миңа йөкләгәннәр иде Безнең куанычка. Югары Совет сәяси яктан нык нитезләнгән зирәк карар кабул итә алды. Монда язылганнардан; «Күр әле сип. бер Дөрзаман гына йөргән ләбаса мөстәкыйльлек даулашып», дигәнрәк нәтиҗә чыта күрмәсен Аллам сакласын' Хәтта татар халкының мөстәкыйльлек өчен күпгасырлык көрәшендә минем дә бер зәррә өлешем бар дип әйгү дә күп булыр. Сөйләгәннәрем бүгенге сәясәтне гарих өчен, әлеге дәфтәргә теркәү теләген- нән туды. Күпләгән әдипләребез, галимнәребез, сәнгать әһелләребез, журналистларыбыз даулы бу көннәрдә Татарстан мөстәкыйльлеге өчен тартышның эчендә кайнадылар, Ирек мәйданының үзәгендә булдылар. Татарстан халык депутатлары, язучылар Фәүзия Бәйрәмова. Разил Вәлиди, Роберт Мнңнуллин, Равил Фәйзуллин, Ренат Харис, галим Рүзәл Йосыпов, җырчы Вафирә Гыйззәтуллина.. Депутат әдипләребез ялкынлы, дәлилле чыгышлары белән Татарстан парламентында бәйге тотсалар, Ринат Мө- хәммәдиев исә Татарстан азатлыгын Рәсәй парламентында да яклады. Фәнзаман Багтал, Гомәр Бәширов, Әхәт Гаффар, Әмирхан Еники, Әбрар Кәримуллин, Рашат Низамиев кебек әдипләребезнең үткен күзләреннән парламент, аерым депутатлар ясаган бер генә хата да читтә калмады кебек. Азатлык колонналарының башында йөргән Роберт Батулла бу көннәрне яктырткан көндәлекләренең кайбер сәхифәләрен укучыларга тәкъдим итте инде. Мөстәкыйльлек идеясен безнең заманда яңа куәт белән беренчеләрдәп булып җилкән итеп күтәргән, битләргә бәреп искән ачы, кискен җилләргә каршы барып, хәтта ачлык тоткан көннәрендә дә аны екмыйча алга баруын дәвам иткән Фәүзия Бәйрәмова, утлы-ялкынлы мәкаләләре белән матбугат сәхифәләрендә яшен кылычыдай ялгырап- ялтырап китсә дә, әдәби мәйданда үзенең саллы сүзен әйтмәде әле. Анысы, мөгаен, азатлык өчен көрәш мәйданына Фәүзия ханымны алыштырырлык яңа, яшь көчләр килгәчрәк булырдыр. Аның күп кенә фикерләре бу язмадагы байтак нәрсәләрнең, бәлки, капма-каршысы булыр. Кыскасы, ул көннәр хакыйкатен ачар өчен бик күпләрнең истәлекләре кирәк булачак әле... Сәясәт дөньясына мин үзем әнә шулай эчке тавыш, эчке сиземләү, әлегә кадәр миңа берничек тә сиздереп йогынты ясамаган Югары Көч әмере белән килеп кердем шикелле. Шушы вакыйгалардан соң кабат үз дөньяма журнал эшенә әйләнеп кайттым, карасы кибеп бетә язган каләмемне кулга алдым. Әмма... Сәяси вакыйгаларга бай көннәр никадәр генә киеренке, никадәр генә катлаулы булмасыннар, мине үз карамагына алган Югары Көч (бәлки. Көчләрдер) билгеле бер юнәлештә һаман да әкрен генә, ашыкмыйча гына, әмма гаҗәеп бер үҗәтлек, искиткеч саклык белән алга этәрүне дәвам итте, һәм ул үсеш берсеннән-берсе сәеррәк, берсеннән-берсе катлаулырак хис- кичерешләр, әлегә мин аңлап та, аңлатып та бетерә алмаган төрле информацияләр килү белән алмашып барды. Төш. Имеш, ниндидер, бер караңгы бушлыкта нигезен боҗрасыман түгәрәк тәшкил иткән эреле-ваклы аксыл-саргылт таулар тезмәсе. Тирәли ак халатлы кешеләр баскан. Хәтеремә шундый сан уелып кала- «Алланың баш мие 895 центнер». Үзең дә күрәсеңдер, укучым: без моны аңлаудан гаҗиз, чөнки без Алланы матди хәлдә күз алдына китерә алмыйбыз. Әгәр дә инде без аны берьюлы бөтен Җиһанда, һәр тарафыбызда, Коръәндә әйтелгәнчә, илаһи дип гөман кылабыз икән. Ул тереклек кылган дөньядагы 895 центнерны аңлап җиткерү мөмкин түгел! Бу санның, урынын һәм вакытын белеп кулланганда, галәм ияләре белән элемтәдә бер «ачкыч» булуы да бик ихтимал. Тик Галәм киңлегендәгеләр белән элемтәдә торучы кешеләрнең дә мин белгән кадәресе бу саннарның нәрсә икәнлеген миңа шулай ук әлегә аңлатып бирә алганнары юк... Күрәчәкләрем моның белән генә чикләнмәгән булып чыкты. Аларны бәян итүгә, HI ъни төшләр дәфтәренең икенчесенә күчкәнче, бер-бер артлы кергән ике төшне сөйләп үтү урынлы булыр сыман. Мин аларның икесендә дә үземчә тирән мәгънә күрәм. Беренчесе. Мин хәрби мәйданга килеп чыкканмын, имеш. Анда исә өйрәнү тревогасы игълан ителгән вакыт икән. Барысы берьюлы ачылган ишекләрдән бер-бер артлы әле буяулары да кибәргә өлгермәгән техника чыга башлады: танклар, бронетранспортерлар. катюшалар, минометлар батареясына охшаган нәрсәләр Капкадан чыгалар да. фланглар буйлап, киңәя, тарала баралар. Машиналарның ачылган капкачларыннан калын- калын кыска көпшәләр тырпаеп. ут ачалар. Тоташ гөрселдәү, төтен... Капка төбендәге часовойларның берсе, бил каешыннан капыл гына граната суырып, каршындагы ут машинасына томыра. Йөрәгем туктап калгандай була Провокация ич бу! Аллага шокер, гранатасы чын түгел икән, -гөпелдәп бәрелә дә шалтырап җиргә килеп төшә Ә техника фланглар буйлап тарала да тарала Чү. өйрәнү тревогасы гына микән бу? Казанны божра эчендә калдырып баралар түгелме? Командирларның берсе «Советская Россия» газетасы битендәге рәсемне күрсәтеп тора. Ә рәсеме гади генә түгел, телевизор экранына охшаш, имеш. Алгы планга ике кеше баскан. Икесенең дә өстендә аксыл плащ. Икесе дә яланбаш. Икесе дә чал чәчле. Сул яктагысы Ельцин. Ун як- тагысын танып бетермим. Әмма Шеварднадземы, аңа охшаганмы ниндидер олы җитәкче кебек Арткы планда таулар. Анда сугыш бара. Анда сугыш. Монда камалыш.. Икенчесе. Адашудан җаным бәргәләнә, имеш Ниндидер бик таныш тыкрыктан йөгерәм. кирәкле урамны табалмыйм Тыкрытым шаулап аккан елгага килеп терәлде. Казан-су булырга тиеш иле бу Ярлары бетон белән ныгытылган, атымы көчәйгән, шаулап-гөрләп, тау елгасыдай ургыла... Әмма Иделгә табан түгел, кирегә, чыганагына табан ага. имеш Мин дә тыкрыктан борылам һәм Казан Кремленең елга ягы тарафына килеп чыгам. Иркен сулыш алып куям тзләгән урынымны таптым бит. дим Әнә, дивардагы капка ягына, кеше буе җитәрлек биеклеккә «Казан-су урамы» дип. саф татарча язу кадаклаганнар Кремль урнашкан калкулык хәзергедән биегрәк, шунлыктан анын Казан-су ягы капкасына алып менә торган баскычлары да текәрәк икән Шул баскычтан, сикерәуйный. ап-ак күлмәкле кыз бала төшеп бара, каршысына исә, аз гына иелә төшен, Борис Ельцин менеп килә, имеш Яшеллеккә күмелгән табигать җиңелчә генә зәңгәр өрфия белән өретелгән һаваның зәңгәрсулыт ы тирә-юньгә сихри төсмер өсти. Кремль диварларына, аяк астындагы чирәмгә, әйләнә-әйләнә үсеп утырган агач-куакларга. кирегә агып яткан К азан-суга илаһилык бөрки кебек Бу күренешләр Кремлебез капкасына якынлашып килүче Ельцинның ак чәчләренә дә зәңгәрсулык, серлелек салган кебек Төшереп була торган булса. Россия телевидение каналы яки кинохроникасы өчен бер дигән тарихи кадр! Яныннан йөгереп үткән ак күлмәкле минем кызта башта ул игътибар ла итмәде шикелле, тик бераздан т ук гады, сабыр т ына борылып, уң кулын алга сузды да Бар, сеңелем, бар! Йогер рәхәтләнеп' Вакыты җиткәч, татын кая йөгерәсең үзем күрсәтермен' диде Шул ук аз гына алга ислә төшкән олпат гәүдә. Шул ук үз дәрәҗәсен белеп кенә ясалган салмак адымнар Менә ул ике кулы белән, яшел капкаларны ачып (элек булгандыр ул капкалар, хәзер юк), ары уза да. эчке якка кереп югала.. Мин бу төштә бүгенгебезгә вә киләчәгебезгә багланышлы олы мәгънә күрәм адашкан җан Үзәне тарайтылып, ярлары нытытылган Казан- супыц ярсулы ат ышы. Кирегә үзенең асылына, чишмә башына омтыла ул. Татарча аталган Казан-су урамы Уйный йөгерә Кремль баскычларыннан төшеп барган ак күлмәкле кыз бала Шул ук баскычлардан аңа каршы менеп килүче олпаг гәүдәле ялгыз чит дәүләт патшасы. Ул патшаның ак күлмәкле татар кызчыгына әйткән сүзләре Бар. сеңелем, бар Йөгер рәхәтләнеп! Вакыты җиткәч үзем күрсәтермен! Бу сүзләр минем колакта әле дә набат булып яңгырый.