Логотип Казан Утлары
Публицистика

АЗАТЛЫК КӨРӘШЕНЕҢ МӨНБӘРЕ

«Яңа милли юл» дөньяның караңгы вә чуалчык юлларында бик күпләренә милли юлын күрсәтә торган Тимер казык йолдызы булып килә алгандыр» Гаяз Исхакый нкыйлабтан соң чит илләрдә чыккан татарча газета-журналлар арасында «Яна милли юл» мөхтәрәм урынны алып тора. Ансыз татарның мәдәниятен, миллиазатлык көрәшен һәм, гомумән, тарихын тиешенчә күзаллап та, бәяләп тә булмый. Ул халкыбызның энциклопедиясе, көрәш елъязмасы кебек Нәкъ менә шуңа күрә дә татар мәдәниятен һәм тарихын өйрәнүче чит мәмләкәт галимнәре «Яңа милли юл»га еш мөрәҗәгать итәләр, аны, ышанычлы чыганак буларак, бик теләп файдаланалар. Бездә дә соңгы вакытта аннан аерым материаллар укучыларга тәкъдим ителә башлады. Әмма әле, кызганыч ки, укучыларның гына түгел, күпчелек татар белгечләренең дә «Яңа милли юл» хакында күзаллаулары бик тонык. Шуны күздә тотып, без бу мәкаләдә журнал хакында аерым белешмәләр бирергә, кайбер фикерләр әйтергә җөрьәт итәбез. «Яңа милли юл» мәшһүр әдип, публицист, җәмәгать эшлеклесе Гаяз Исхакый исеме белән тыгыз бәйләнешле. Ул бу журналны ншезләүче, анын баш мөхәррире һәм төп авторларыннан берсе. Дөрес, мәҗмуганың I 19 нчы саннарында журналның «мәсьүл редакторы К. Русак» диелгән. Бу — Гаяз Исхакый- ның йә үз кушаматы, яисә рәсми якны күздә тотып куелган башка берәр зат. Чөнки журналны оештыручының һәм тәүге саннарыннан ук аны җитәкләүченең Гаяз Исхакый булуы шөбһәсез. Мәҗмуганы чыгаруга шулай ук баш мөхәррирнең «Учительская школа»дан ук якын дусларыннан берсе булган Гомәр Тәнреко- лый да (Терегулов) үзеннән зур өлеш кертә. Мәгълүм булганча, Гаяз Исхакый 1927—1939 елларда, нигездә. Варшау. Берлин калаларында яши. Ерак Шәрыкка да шул чорда, ягъни 1934—1936 елларда сәяхәт кыла. Бу еллар- эмиграциядәге милли-азатлык һәм сәяси хәрәкәтнең көчәеп, тагын да оешып киткән дәвере 1928 елның 28 июнендә Варшауда Гаяз Исхакый инициативасы белән Идел-Урал комитеты корыла Ике елдан соң. ягъни 1930 елда Польша башкаласында Идел-Урал, Төркестан, Әзәрбәйҗан, Кырым, Төньяк Кавказ. Украина, Белоруссия. Грузия, Карелия вәкилләрен үз эченә алган «Прометей» исемле милли-азатлык хәрәкәте оешмасы төзелә Аның да үзәгендә Гаяз Исхакый тора. Бөек әдип фикеренчә, хәзерге заманда матбугатсыз халык телсез, вәхши халык кебек Ижтимагый-сәяси көрәштә вакытлы матбугатның ролен шәхси тәҗрибәсендә тирәнтен аңлаган Гаяз Исхакый 1928 елгы Варшау корылтаенда газета-журналлар чыгару бурычын бөтен кискенлеге белән куя. Бер төркем милләттәшләренең матди һәм рухи ярдәме белән ул үзе «Милли юл» мәҗмугасын чыгаруга керешә Аның беренче саны 1928 елның 23 декабрендә, ә икенчесе 1929 елның 15 гыйнварында дөнья күрә. Журнал 1930 елга кадәр айга ике мәртәбә «Милли юл» исеме белән чыга, ә инде алга табан ул «Яңа милли юл» атамасын ала һәм. кагыйдә буларак, айлык мәҗмугага әверелә. 11 еллап вакыт эчендә журналның барлыгы 136 саны дөнья күрә, шуның берничәсе куш саннар (1929 — № 20—21. № 22—23, 1933 —№ 8—9; 1935 —№ 9—10, 1938 —№ 8—9...). Текстлар гарәп графикасында. Тышлык битләрдә латин хәрефендәге сүзләр, атамалар һәм белешмә характерындагы немецчә текстлар да күзгә ташлана. Мәҗмуганың теле татарча Әмма кырымтатар, төрек һәм кайбер башка төрки телләрдә бирелгән өзекләр, текстлар да бар Журналның форматы 24 х 16.5 см. И Күләме - 15 коню бер чыкканда —16 шар бит (куш саннары — 26 битлек), айлык саннары 1930—1932 елларда 26. ә алга таба, кагыйдә буларак. 32 битлек Арада 38. 42 битлек саннар да очрый. Мәжмуга юка тышлыкта Журнал, нигездә. Берлинда (Штсглитз. Миквс шлрассс. 14) нәшер кылына Аның 1929 елгы 20 21 иче куш санында шушындый белдерү бар «Мәжму1амы i нын башкарма йортын (идарә.ханәсен) Берлиндан күчерер! ә гуры килде Элею Гәпле бер башкарма йорт табы панга кадәр «Милли юл» өчен йнбәреләчәк акча, хат, мәкалә вә башкаларны түбәндә! с адреска йибәреп торуларын бәген укучыларымы шан үтенәмез» (Биредә Гая» Исхакыйнын Польшадагы адресы күрс.не- лә) «К. Русак» исеменең Гаяз Исхакый атамасы белән алышынуы, күрасен, матди һәм кайбер башка факторлар белән бәйле булса кирәк Мәҗмуганың 1929- 1930 еллард.ны берничә саны Варшаудагы ике адрес белән дөнья күрә. Ә инде журналның 1930 елның ноябреннән алып ахырга, ягъни 1939 елның октябренә кадәр чыккан саннары Берлинда (Шарлоттенбург. I Постфак № 8) нәшер ителә. Монда гарәп хәрефләре белән китаплар, газета-жу риаллар чыгаручы «Виктория» дигән махсус нәшрият булуы мәгълүм Гаяз Исхакыйнын «Дулкын эчендә» исемле биш пәрдәлек пьесасы да шунда нәшер ителә (1938) Биредә кайбер башка юрки халыкларның да китаплары, аерым газетажурналлары ч’ьпуы билгеле (Бу елларда Берлинда мөселман мәчете дә »шли ) Журналның матди хәле шактый кыен була Ул чит илләрдәге мнлләгтәш- ■узәребез ярдәме хисабына яши һәм шуна да аны Гаяз Исхакый 'Милләт баласы» дип атый. Мәжмутаның 1930 елт ы II санында мондый белдерү бар «Финляндиянең хәмнягле (игелекле X М) милләтчеләре тарафындан мәжмугамызның дәвамына, үсүен.» ярдәм өчен, жыйнап җибәрелгән ике йөз доллар акчаларын алдык Бик зур юклык »чендә. бөтен мәшәкатьләргә чумып алып 6api ан мәжму- гамызның ихгыяжы бик зурдыр Аның дәвамы, үсүе берничә фидакарьнең генә жилкәсенә нокзәнерю тиеш түгелдер Шуны аңлап үзләренең милям бурычларын үги белгән Финляндиянең хәмнят лс милләтчеләренә рәхмәт тәремезне белдерә- мез вә башка йнрләрю таралган милли данрәләремезнен дә бцлар.ган үрнәк алуларын өмет итеп каламыз («Милли юл» башкармасы)» Журналның 94 нче (1935, №■ 12) санында да мәжмутаның ярдәмгә мохтаж булуы искортслә «Бик күп авырлык lap берлә үзенең юлын какшатмыйча алып килә ropian мәжммамыпа матди нө мәгьнәни ярдәмдә булу һәр милдотдәшнең Вазыйфасыдыр» Кайбер саннар хәт ти мөжмута хезмәткәрләренең үз көчләре белән ү з машина ларында ia җыела Бер санда, журналның соңга калып чыгуы әйтелә дә, ахырда болай языла: «Мәжмугамызның бу саны үз көчемез берлә тугдырган үз машинамызда тезелеп, укучыларымызга тәкъдим ителәдер» (1936. № 9). Матди як ничек кенә кыен булмасын, журналның хакы әбүнәчеләр (подписчиклар) өчен әллЗ ни артык куелмый: бер елга —3,5, алты айга — 2 доллар. Мәҗмугадагы материалларның авторлар даирәсе шактый киң һәм төрле. Алар, нигездә, эмиграция нәтиҗәсендә дөньяның төрле почмакларына, аеруча Кытайга. Япуниягә, Төркиягә, Финляндиягә, Алманиягә. Ляһстанга (Польшага), Румынниягә сибелгән татарлар Авторлар арасында без Сания Гыйффәт. Закир Кадыйри. Хөсәен Габдүш, Хәсән Хәмидулла, Ләбиб Каран кебек билгеле каләм әһелләрен дә, Финляндиянең Вәли Әхмәд Хәким шикелле мәшһүр имамын да. Ерак Шәрык милли хәрәкәте җитәкчеләреннән берсе, «Милли байрак» газетасының мөхәррире Рокыя Мөхәммәдишне. Тампере татарларының мәдәни тормышын оештыручы булган Мәхрүсә Вафаны һәм башкаларны очратабыз. Журнал эшен оештыруга, рәсми хакимият оешмалары белән мөнәсәбәтләрен коруга мәшһүр галим Рәшит Рәхмәти Арат та шактый ярдәм күрсәтә Мәҗмугада «Котлы Мохәммәд». «Бикбулат», «Лотфулла угылы», «М. Уфа» кебек исемнәр белән басылган мәкаләләр дә байтак. Журналдагы шактый күп санлы материал Гаяз Исхакыйның үз тарафыннан язылган, һәр санда диярлек баш мөхәррирнең берәр, хәтта икешәр мәкаләсе очрый Алар, нигездә, күләмле, саллы, баш мәкалә рәвешендә бирелгән. Аерым материаллар да. гәрчә аларның авторлары конкрет күрсәтелмәсә дә яисә кушаматлар белән бирелсә дә, Гаяз Исхакый каләменә карый Моны бу мәкаләләрнең тел-стиле. фикерләү рәвеше ачык күрсәтеп тора. Кыскасы. «Яңа милли юл» журналын Гаяз Исхакыйның милли-азатлык өчен көрәш мөнбәре, иҗтнмагыйсәяси һәм мәдәни эшчәнлегенең елъязмасы дип тә атарга мөмкин Ә соң мәҗмуганың идея-тематикасы, эчтәлеге нәрсәдән гыйбарәт? Әйткәнебезчә, 11 еллап вакыт эчендә журналның 136 саны дөнья күрә. Бу — якынча 4 мен бит дигән сүз Шуңа күрә бу кадәр зур күләмле һәм төрле характердагы, эчтәлектәге материаллар хакында тәфсильле фикер йөртү бу очракта мөмкин дә түгел Сүз бары тик журналның төп юнәлеше, үзәк тематикасы, төп рубрикалары, кайбер бүтән мөһимрәк яклары хакында гына барырга мөмкин «Милли гол» «Яна милли гол»... Бу атамалар үзләре үк мәҗмуганың төп юнәлешен күрсәтеп торалар. Милли тарих, халык язмышы, аның үткәне, бүгенгесе. киләчәге—менә журналның гомуми тематикасы. Мәҗмуга милли тормыш агышын, аңа мөнәсәбәтле вакыйг а-хәлләрне гадәти теркәүче, гәүдәләндерүче генә түгел, ә милләтнең алга барыр юлын билгеләүче, яктыртучы, оештыручы коч тә Журнал исеменең «Милли юлмдан «Яңа милли юл»га әйләнүе дә очраклы гүгел. Яңа вазгыять, яңа халыкара шартлар төрки-татар язмышына яңачарак якын килүне, анын барыр юлын ачыграк, максатны конкретрак куюны таләп итә Төп максат— милләтләрнең азатлыгы, тигезлеге өчен көрәш, һәр халыкның үзенең бәйсез дәүләтен төзү Журналның 1933 ел 10 санында Спинозаның мондый сүзләре теркәлгән: «Ирек бер көч димәктер. Бу көч һәр халыкның үзен-үзе саклау, үзен-үзе үстерү көче; бона (моңа — X. М.) һәрбер мәхлук та (җан иясе дә. X. М.) табигате илә омтыла». Мәҗмуга битләрендә һәм төркестанлыларның, һәм украиннарның, һәм кавказльгларның. һәм күп кенә башка халыкларның азатлык, бәйсезлек өчен көрәше эзлекле рәвештә яклана, барын да хөр булганда гына мөстәкыйль дәүләтчелеккә ирешү мөмкинлеге күрсәтелә. Мәҗмуганың тышльп ында еш кына «Ирекле ил уен таратучы журнал» дигән сүзләр очрый. Бу — гадәти лозунг кына гүгел. ә текстларның эчтәлеге, рухы белән ярашкан төп идея дә. «Яңа милли юл» журналының һәр санында диярлек тышлыкта түбәндәге сүзләр язылган: «Идел-Уралның истикълялына (азатлыгына. X. М ) хезмәт итүче, илнең һәм халыкның матди вә мәгънәви барлыгы һәм аның киләчәге тугрындагы фикерләрне эченә алган һәрбер язма өчен мәҗмуга битләре һәркемгә ачык» Журналда Идел-Урал. «Идегәй» дастанындагы кебек, татар дәүләте. Идел-йорт рәвешендә күзаллана. аның бәйсезлек яулап алуы, мөстәкыйль тормыш коруы бөтен эшчәнлекнең, көрәшнең асыл максаты итеп күрсәтелә. Әмма әле чынбарлык башка «Идел-Урал, татар халкы Мәскәү хакимияте, Сталин режимы астында. Бу хәл журналның тышлык рәсеме белән дә искәртелә: «Идел- Урал» хәритәсе (картасы)*, ә ул зинданда, читлек зчендә. «Яна милли юл» сүзләрендәге «л» хәрефенең озын сызыклары нәкъ әнә шундый символик мәгънә тудыруга ярдәм игәләр дә. Шулай игеп, мәҗмугадагы материалларның сайланышы, урнаштырылышы, идея-тематикасы. иң беренче чиратта, халкыбызның барыр юлы, бүгенгесе һәм үткәне, милли бәйсезлек, мөстәкыйльлек өчен көрәше белән бәйле. Журналның һәр санында диярлек агымдагы халыкара хәлгә күзәтү бирелә һәм шул контекстта төрки-татар язмышы карала. Бу гөр мәкаләләргә (алар, нигездә, баш мөхәррир тарафыннан язылган) киң колач, фикер тирәнлеге, көчле публицистик аһәң хас Мәскәү хакимияте, аиың кул астындагы матбугат органнары дөнья җәмәгатьчелегенә илдәге объектив хәл. аеруча милләтләр язмышы хакында берьяклы хәбәр бирү белән генә чикләнә Әмма шуңа да карамастан, «Яна милли юл», бар булган рәсми, басма (бигрәк гә төрки җөмһүриятләрдәге) мәгълүмат зарны җентекле тикшереп, СССРдагы әхвәл, төрки-тагарларнын хәле турында даими рәвештә материаллар биреп килә. Аларда совег хакимиятенең урыслаштыру сәясәте, халыкның диненә, тарихи хәтеренә каршы көрәше, эзәрлекләү эш-гамәл- ләре кискен тәнкыйтьләнә «Дин вә милләт, диелә бер мәкаләдә, халкымыз- ның большевиклар дәверенә кадәр иң мөкаддәс дип белгән рухи барлыгы иде. һәм шуның берлә ул үзен 300 елдан артык саклады, киләчәккә омңдне өзмичә яши иле Бүген дин вә милләт большевикларның ин курыккан каршылыг ы булып тора» (1935 № 2.2 б) Шул ук санда без «совет статистикасының ышанычсыз» булуы (II б). уку йортларында «урыс тарихымның гына өйрәнелүе (15 б.) һәм башка шундый тәнкыйди фикерләр белән дә очрашабыз. Журнал торки-татар халкының күренекле уллары хакында да материаллар биреп бара. Мәсәлән, мәҗмуганың 1933 елгы дүртенче саны Исмәгыйль Гасп- ралының, Габдулла Тукайның үлемнәренә 20, «Тәрҗемаи»ның чыга башлавына 50 ел тулуга багышланган. Гаять тирән эчтәлекле, сурәтләргә, мәгълүматларга бай сан! Журналның 1936 елгы июль-август саннары (№ 7 8) тулысы белән Риза Фәхретдин хакында. Шулай ук «Яңа милли юл»да Шиһабетдин Мәрҗани, Каюм Насыйри, Габдерәшит Ибраһим. Йосыф Акчура. Фуад Туктар һәм татарның башка олуг за г лары турында да мәгълүматлар шактый Шунысы мөһим алар- иың эшчәнлегс заманга, милли үсеш перспективасына нисбәтән карала Мәсәлән, Мәржанинең гууы халкыбыз өчен кояш чыгу белән чаг ыштыры ла Аның «милли- дини ачык фикерле төшенчәләре, диелә бер мәкаләдә. оүген мең бер төрле авырлык эчендә яши торган халкымызга золымның чиген өелмәгән дошманга каршылык күрсәтү өчен кирәкле булг ан г әмәлләрнең берседер Мәрҗани хәзрәт - иеп соңгысыз («үлмәс» мәгънәсендә X М.) хезмәтләреңдәй илһам алып, аның безгә калдырып киткән милли-дини иманындан куәт алып, бүгенге көндәге һичбер нәрсәдән өрекмичә, башка дин вә милләт кардәшләремез берлә бергә үземезнең милли вә сәяси корытьглышымызны таләп итәбез» (1935 № 12 3 б ). Риза Фәхретдиннең гарихи ролен билгеләп. Гаяз Исхакый болай ята «Риза хәзрәт безнең Идел-Урал дәүләтенең мөстәкыйль яшәве өчен кирәк булган ин зур гамәлләрнең берсе булган мәдәни истикълялымызны (бәйссзлегебезне X М ) ныгыткан вә безнең киләчәк мөстәкыйль дәүләгсмезнсң гөп баганаларын вакытзаманның какшатуынд.ш. урыс-улакнын (чапкынының, баскынының X М.) җимерүва гуындап сакларлык хәлгә китерергә нҗтнһад (тырышлык X М.) иткәндер» (1936. № 7 8. 4 б ). «Яңа милли юл» халык тарихындагы мәдәниятендәге истәлекле вакыйгаларны даими рәвештә яктыртып юра Мәсәлән, журналның 1938 елт ы өченче саны тулысы белән «Мил тэт мәҗлесенең егерме еллыгына багышлап» чыгарылган. Анда 1917 1918 елгы гарихи вакыйгаларга анализ ясала. -Милләт мәҗ- лесе»нен халык язмышындагы, барыр юлындагы әһәмияте күрсәтелә Билгеле булганча, бу юбилей уңае белән 1938 елда Варшауда Бөтендөнья төрки-татар корыл г ас уздырыла Журналның бу санында юбилей хакында бай материаллар урнаштырылган Алар арасында Гаяз Исхакыйнын Варшау радиосыннан алтынчы февральдә ясаган чьпыш тексты да бар Мәҗмуга тагы бер өтеш мәкалә гор чиг мәмләкәтләрдәге татарлар, аларнын иҗтимагый вә мәдәни хәлләре хакында. Бу юнәлештә аеруча Финляндиядә һәм Ерак Шәрыкгә яшәүче милләттәшләребезне»! тормышы кин яктыртыла Мәсәлән. бер хәбәрдә (1937 № 4 9 11 бб ) 1937 елның 22 гыйнварында Нагоя ♦ Г Исхакыйнын «Идел-Урал» китабы W нчы елларда татар, урыс, францу т. no гяк януы телләрендә чыт арыла каласында яна мәчет вә мәктәп ачылу тантанасы хакында сүз бара Шунысы кызыклы: күп санлы милләттәшләребез һәм Япония рәсми кешеләре катнашкан бу кичә татар телендә уздырыла Аерым якташларыбыз япон телендә дә сөйлиләр. Бу истәлекле вакыйганы Япония матбугаты да игътибардан читтә калдырмый. Журналда әдәби материалларга да урын бирелгән. Анда без фольклор, классик шигърият үрнәкләре белән очрашабыз. Күпчелек әдәби текстлар Сания Гыйффәт, Хөсәен Габдүш, Мансур Арысланбәк һәм кайбер башка мөһажир татарларга нисбәтле Күләмле әдәби әсәрләр күзгә ташланмый. Мәҗмуга шулай ук татарларның һәм гомумән төрки халыкларның мәдәният тарихына мөнәсәбәтле мөһим язма истәлекләр хакында да мәгълүматлар биреп бара («Олуг Мөхәммәд ханның солтан Морадга язган мәктүбе», «Ибне Батутаның Алтын Урда хакында биргән мәгълүматы» һ. б.). Тугандаш торкестанлылар, кырымлылар, төрекләр һәм башка халыкларның тормышын яктырту—журналның даими рубрикасы. Еш кына аларның чит мәмләкәтләрдә чыккан вакытлы матбугатына күзәтүләр бирелә. Мәсәлән, кырымтатар телендәге «Әмәл» журналына (Ул Румыйниянең Күстәнжә каласында айга бер мәртәбә чыга Әүвәл гарәп хәрефләре белән, 1939 елдан — латин), «Истикълял» газетасына («Милли Әзербәйҗан истикълял фикерен таратучы, айга өч тапкыр латин хәрефләре берлә Берлинда чыга»), Франциядәге айлык «Яшь Төркестан» журналына һ б. басмаларга күзәтүләр ясый Билгеле булганча, 1935 елның 1 ноябреннән Мукден каласында «Милли байрак» исемле атналык татарча газета чыга башлый (гарәп графикасындагы бу басма 1945 елның урталарына кадәр нәшер кылына. Барлыгы 440 саны дөнья күрә)1 Аны оештыручы, нигезләүче дә—Гаяз Исхакый. һәм «Милли байрак», һәм «Яңа милли юл» үзләренең мәсләкләре, рухлары белән үзара бик якын Шуңа күрә алар бер-берсенә еш урын бирешеп торалар. Мәсәлән, «Яңа милли юл»да (1935 № 12.) «Милли байрак»ның беренче санына җентекле күзәтү урнаштырылган, Гаяз Исхакый тарафыннан язылган «Максадымыз». мөхәррир Оркыя Мө- хәммәдиш һәм кайбер башка авторларның мәкаләләре дә шактый тулы бирел? гән. Мәҗмугада татарча чыккан бүтән газета-журналларга да күзәтүләр очрый. «Яңа милли юл» (аны, кыскалык өчен, еш кына «Милли юл» дип тә йөртәләр), чит мәмләкәтләрдәге татар матбугатын, иҗтимагый хәрәкәтен рухи яктан җитәкләүче көч буларак, газета-журналларга үзенең киңәш-тәкъдимнәрен дә белдерә, аларның уңай башлангычларын хуплый. Мәсәлән, Мукдеида 1935 елның декабреннән башлап «Шәкердләр таны» исемле «төрек-татар шәкердләренә ана телен онытдырмау вә аны тәрәкъкый итдерүче айлык мәҗмуга» нәшер кылына. «Яңа милли юл» бу журналны ике еллыгы белән котлый, аның шәкертләрне, балаларны милли рухта тәрбияләүгә өлеш кертүен билгеләп үтә (1938. № 2. 27 б.). «Яңа милли юл» чит ил галимнәренең төрки-татарга мөнәсәбәтле хезмәтләрен дә үз укучыларына тәкъдим итеп бара. Менә журналның 1937 елгы беренче саны. Анда алман галиме Г Менденың «Русия төркиләренең милли көрәшләре» исемле немец телендәге хезмәтенә кыскача күзәтү ясала һәм ахырда мондый фикер әйтелә: Ул (ягъни бу китап—X М ) «милли аңымызның үсүен вә милли көрәшемезнең төрле дәверләрен тасвир итеп, милли таләпләремезнең нидән гыйбрәт булуын аңлаткан гыйльми бер китап » Бу хезмәт «алманча белгән һәр кешенең өстәлендә булырга тиеш». Мәҗмугада татарча, төркичә яна чыккан китаплар хакында күпләгән мәгълүматлар табарга мөмкин Мәсәлән: Финляндиядә Сания Гыйффәтнең «Тормыш көзгесе» исемле 4 пәрдәлек драма әсәре басылды. Анда илдәге халыкның авыр язмышы күрсәтелә (1937. № 7), Мукденда «Төрек-татар әлифбасы» дөнья күрде (1935, № 12) һ. б Журналда, гәрчә күп булмаса да, аерым сурәтләр, фоторәсемнәр һәм төрле иллюстратив материаллар да бар Мәсәлән. Нагояда төзелгән татар мәчете: «Милләт мәҗлесе»нең 20 еллыгыннан фоторепортаж; Варшаудагы Тукай кичәсе: Ризаэддин Фәхретдинов хатларының күчермәләре һ б Мәҗмуга тышлыгында еш кына күренекле каләм әһелләренең рәсемнәре урын алган. Габдулла Тукай (1931. № 4). Йосыф Акчура (1935. № 6), Исмәгыйль Гаспралы (1931. X? 6). Кырым халык шагыйре Мөхәммәд Ниязи бәк (1931. № 11). Муса Акъегетзадә (1931. № ' Карагыз: X Миңнегулов. «Бер ана йортының балалары...» («Милли байрак» газетасының беренче саны турында) (Татарстан яшьләре 1990 27 декабрь.) Шунысын да искәртик Гаяз Исхакый 1953 елда Мюнхендә «Милли байрак» исемле журнал да чыгарырга ниятли. Әмма, авыру сәбәпле, тиз арада Төркиягә кайтып китәргә мәжбүр була. II). Габдерәшит Ибраһим . (1931 № 12). Ризаэддин Фәхретдин (1936. № 6) һ. б. Журналның 1931 елгы дүртенче санын Сөембикә манарасы да бизәп тора. Журналнын 1931 елгы жиденче-тугызынчы саннарының тышлыгында күрер күзгә бик күркәм сурәтләр бар Аларның берсе «Ляһстанда (Польшада X. М ) татар атлы гаскәре» (1660 ел) дип исемләнгән Анда атка атланган бер яшь. чибәр татар гаскәрие тора Икенчесе «Напо.теоннын татар гвардиясе» Өченчесе «Татар сугышчысы» (XIV йөз) һәр өч сурәт тә ■Ляһстан мөселманларынын милли музәханәләрендән алынган» Мәжмутанын тышлыгы хакында сүз барганда янә бер хосусияткә игътибар итү зарури. Анын күп саннарында яшәеш, милләт, бәйсезлек, көрәш, бердәмлек, белем I урында гыйбрәтле сүзләр, афористик фикерләр теркәлгән Эпиграф ролендәге бу текстлар журналның эчтәлеге, рухы, төп юнәлеше белән ярашып, керешеп торалар, билгеле бер дәрәжәдә мәжмутанын •визитка» вазыйфасын да үтиләр. Мәсәлән. «Милләт мәҗлесемнең 20 еллыгына багышланган махсус санның тышлыгында Г. Тукайның «Әмил» шигыреннән «Юк. кояшым, мин беләм син батмагансың мәңгегә», дип башланган дүрт юлы язылган Тышлыктагы өземтәләрнең шактый өлеше Р Фәхретдингә. Ill Мәрҗанигә. К. Насынрига. Й Акчурага. Г Тукайга мөнәсәбәтле Ә инде кайбсрләрснсн авторлары күрсәтелмәгән Журналның теле, нигездә, инкыйлабка кадәрге татар язма теле. Совет чорында безнең телебезгә күпләп кергән урыс сүзләре мәжмуга текстларында сирәк очрый. Ә инде гарәп-фарсы алынмалары, киресенчә, күп. Төрек теленең йогынтысы көчле Көноатыш Европа телләреннән турыдан-туры яисә төрек аркылы алынган сүзләр дә күзгә ташлана (обжнктиф объектив, култур культура, паник паника, групп группа, программ программа, комитә комитет һ. б.) Хәзер безнең телебездә элек актив кулланылып, аннан «иске» дип читтә калдырылган сүзләрне, гыйбарәләрне кабат әйләнешкә кертү бара Бу процесста «Яңа милли юл» һәм. гомумән, чит мәмләкәтләрдәге вакытлы матбугат. басма сүз теленә мөрәжәгагь итү зыян итмәс иде Тагын шунысы бар авторлар, аеруча Гаяз Исхакый. гәрчә алар Идел-йорттан читтә яшәсәләр дә. татар теленеп шивәләреннән шактый мул файдаланалар 'г кснеч ки. СССР- Гсрмания пакты һәм Икенче бөтендөнья сугышы башлану нәтижәсендә милләт өчен игелекле эшләр алып барган «Ягы милли юл» журналы 1939 елда тшен туктатырга мәжбүр була. Анын хезмәткәрләре төрле якларга тарала Баш мөхәррире Лондонда һәм Парижда бераз яши дә аннан Төркиягә күчеп китә «Яңа милли юл» рәсми рәвештә «сәяси, әдәби, гыйльми, икътисади, милли мәжмуга» дип йөртелгән Аның эчтәлеген, идея-тематикасын ^ыскача гына күзәтү дә бу сүзләрнең чынбарлыкка туры килүен ачык күрсәтеп тора Журнал ябыла Әмма ул башкарган эшләр, ул салышкан милли-азатлык юлы өзелеп калмады. Гаяз Исхакыйнын үзе. анын көрәштәшләре, варислары тарафыннан дәвам игтерелдс һәм гп терелә А гар арасында Гали А кыш. Тимербәк Дәүләгшин. Надир Дәүләт. Рифат Тәби кебек чит илләрдәге милләттәшләребезне дә, Иделйорттагы күп санлы нжтимагый-сәясн эшлеклетәрне һәм аерым каләм әһелләрен дә күрсәтерг ә мөмкин «Яш мил ill ю I» үз 4opi.nn.ui чи I I.и с ми I I и i.'iii i.ipiicu м.мгф.чa 11. Горен гене түгел, ә бөтен тагар халкын, анын киләчәген күздә тотып га эшләде Мәҗмуганың баш мөхәррире 1938 елда болай дип язган иде Милли юл»нын эшләрен, үзе ышанып күгәргән милли байрагының вакытлы булу-булмавын киләчәгемез күрсәтәчәк вә киләчәк буынымыз гына аның хезмәтләренә дә. эшләренә дә бәһане бирә бсләчәкдер» (1938 N 1 1 б ) Хәзерге югарылыктан -Яна милли гол» алып барган ипнең бөеклеге, тарихи әһәмияте чыннан да ныграк та. ачыграк та күренә Империяләр җимерелә. халыкларның ирек, милли-бәйсезлек өчен көрәше дәвам итә Бу табигый канун Аны бернинди коч тә Актата алмый Гаяз Исхакый. анын фикердәшләре хыял ганг ан. үз эшчәнлекләренең асыл максаты итеп куйган азатлык, бәйсезлек татар халкы тормышында бүген гамәли төс ала бара . Узган ел халкыбызның бәген дөнья корылтае булды. Милли мәҗлес сай танды. Идел-Урал буе ылыкларының конфедерациясен төзү дә янәдән көн тәртибенә килеп басты «Яңа милли юл»ның 1932 елгы икенче санында титул биттә мондый юллар бар: «Бер милләтне юк иткән нәрсә —ул милләтнен үз-үзенә булган ышанычының югалуыдыр». Гаяз Исхакый һәм аның көрәштәшләре бу яктан безгә үрнәк булып торырлык Алар нинди генә кыен хәлләрдә калсалар да, киләчәккә өметышанычларын саклаганнар, милли-азатлык көрәшен дәвам иткәннәр, милләт каршындагы үзләренең изге бурычларын булдыра алган кадәр үтәгәннәр. Үләре- нә өч көн кала Гаяз Исхакый үзенең ышанычлы ярдәмчесе Гали Акышка: «Мин төректатар халкының иреге өчен бөтен гомрем буена көрәштем . Тәңре сезләргә ватаныбыз Идсл-Урал азатлыгын күрергә насыйп итсен»,—дигән сүзләрне әйтеп калдыра. «Яңа милли юл».— бер яктан, тарихны, милли-азатлык хәрәкәтен өйрәнүдә моһим чыганак Икенче яктан, журналдагы күп кенә фикерләр, аның юнәлеше бүгенге иҗтимагый, сәяси һәм мәдәни хәрәкәткә, милли тәрбиягә аваздаш. Шуңа күрә аны ныграк өйрәнү, андагы материалларны укучыларга мөмкин кадәр тизрәк, тулырак житкерү зарури Җөмһүриятебезнең Милли китапханәсендә «Яңа милли юл» журналының һәм, гомумән, чит мәмләкәтләрдә басылган татарча газетажурналларны, китапларны туплау, булдыру һәм алардагы материалларның библиографиясен төзү шарт. Әрмәннәр, грузиннар, тажиклар һәм элеккеге СССРдагы кайбер башка халыклар моны инде күптән эшләде. Журнал укучыларга без «Яңа милли юл»дан берничә материал тәкъдим итәбез. Аларның берсе — мәҗмуга тышындагы өземтәләрдән кайбер үрнәкләр. Икенчесе Гаяз Исхакыйның «Унынчы елымыз» дигән мәкаләсе Бу материал журналның төп мәсләген, рухын, эшендәге кыенлыкларын ачык күрсәтә һәм мәҗмуга хакындагы безнең мәкаләне, күзаллауларыбызны тагын да тулыландыра, тирәнәйтә төшә. Өченче материал Ризаэтдин Фәхретдиннең үлеме уңае белән язылган Анда Гаяз Исхакыйның бу бөек затка, «милли каһарман»га мөнәсәбәте, Риза казыйның мәдәният тарихындагы, милли хәрәкәттәге роле ачык чагыла Мәкалә авторы татар халкының төрки дөньяда тоткан тарихи урыны хакында да гаять кызыклы фикерләр әйтә. Соңгы материал — ул елларда Шанхайда яшәгән һәм иҗат иткән Мансур АрысланбәкнеңI «Милли намаз» шигыре Дөрес, бу әсәрдә кайбер шигъри житешсезлекләр бар. Әмма ул 1905— 1907. 1917—1918 еллардагы әдәби традицияләрне дәвам ит үе һәм милли көрәш, азатлык рухын калку гәүдәләндерүе белән игътибарга лаек. Әлбәттә, бу материалларда һәм гомумән «Яңа милли юл»да бәхәсле яклар, аерым кимчелекләр дә бар Әмма без аларга тарихи факт, күренеш игеп табигый рәвештә карарга тиешбез. Кабул итү һәм бәяләү дә шактый дәрәҗәдә укучыларның хәзерлегенә һәм зәвык-ихтыяҗларының, мәнфәгатьләренең үзенчәлегенә бәйле Текстларны, нигездә, оригиналдагы язылу рәвешләрен саклап бирергә тырыштык. Шәт, алла боерса, әгәр дә журнал укучылары кирәк дип тапса, «Яңа милли юл»дан һәм читтәге мәмләкәтләрдәге кайбер башка газета-мәжмугалардан, китаплардан да аерым материаллар тәкъдим итәрбез.