Логотип Казан Утлары
Повесть

КЫЗЫЛ КАР ЯУГАЧ

Җәүдәт абый истәлегенә. Автор. Әллә күктә, әллә җирдә тирбәлә ул—йөзе кан белән юылган яралы егет ионы анык кына белә алмады. Бер мәлне һавада кояшның утлы тәгәрмәче шәйләнде. бу сурәт маятник сыман чайкала Һәм «Яшим... Юк .». «Яшим. Юк .»— дигән сүзләрне колакка өнсез генә пышылдый иде Язмыш егетне тиктомалдан көчсез, чарасыз кылды. Аңарда соңгы сулыш өчен көрәш хокукы гына калган иде. Томан пәрдәсе кинәт юкка чыкты да күкне тутырып кызыл кар ява башлады Адәмнәр нинди мәрхәмәтле: әгәр теләсә, алар җирне һәм тормышны гөлбакча итә алалар. Адәмнәр нинди явыз ният итсә, алар бер селтәнүдә табигатьне, тормыш кырларын пыран-заран туздырып ташларга да сәләтле. Адәмнәр коралга ябышты, автоматтан, туптан, танктан атып, самолеттан снаряд һәм бомбалар ташлап Гиндекуш тауларын дер селкетте, кеше белән кешеләрне, кыя белән кыяларны маңгайга маңгай чәкештерде, ут белән җир-суларны. шәһәр-авылларны көйдерде. Шуның кәсафәте буларак инде менә адәмнәр Каны булып җиһанда кызыл кар ява' Кешенең соңгы минуты — тулы бер гомер. Гомерне якты уй. кылган гамәл белән исәплиләр. Егетнең аңында, кинотасмадагы йөгерек агым булып, гомеренең кайбер сәхифәләре яктырып уза иде 1 Дүрт яшьлек Шаһинурга көннәрнең берендә әтисе туп бүләк итте. — Менә, улым, рәхәтләнеп уйна.— диде дә сумкасындагы тупны идән уртасына чөеп җибәрде Кояшның үте шикелле түм-түгәрәк, зәңгәр төстәге буяулары белән нур чәчеп тора иде бу уенчык Резин тупның идәнгә бәрелгән тавышы баштарак көчле яңгырап чыккан булса, аннары әкрен-әкрен генә йомшакланып сүнә барды Өйдә яңгыраган өр-яңа музыка, серле аһәң иде бу. Тагын шунысы гаҗәп зәңгәр тупның уртасына аклы-кызыллы тасма рәвешендәге бизәк тә төшерелгән иде. Туп Рашат НИЗАМИЕВ (1950) әдип. «Боек сер». «Яралы керпе». «Фәрит Яруллин» һ. 6 китаплар авторы. Казанда яши. сикерә-сикерә идән буйлап тәгәри киткәндә бу бизәк өйне салават күпередәй балкыш белән тутырды. Шаһинур караватка таба тәгәрәгән йомры тәтине куып җитте дә куанып, очынып-канатланып, аны тагын идәндә сикертә башлады. Сикер.», йөгерә, тәгәри, кагылмасаң исә бер почмакта тып-тын оеп утыра юрган бу нәрсә аның яраiкан уенчыгына әверелде. Алар дуслаштылар. Ләкин туп телсез иде. сикергәндә гажәеп авазлар чыгарса да. ул сөйләшә белми һәм үзе турында бер ни дә әйтә алмый иле Ничек шулай сикерә ала сон ул, ни хикмәт белән яши? Аның эчендә нәрсә булырга мөмкин’ Уяткыч сәгать тә тәмам аптырашта калдырган иле аны берзаман Әтисе яки әнисе кичтән үк сәгатьнен колагын борын куялар да. иртә белән әй чан кагарга тотына теге! Сикерә-сикерә. стенага бәрә-бәрә чылтырый. «Уяныгыз!»—дип каравыл кычкыра Моның эчендә тәгаен бер-бер кош баласы посын ятадыр Малай әнә шулай дип уйлады һәм. аулак өйдән файдаланып, уяткыч сәгатьнен эчен тикшереп карарга булды. Артындагы түгәрәк капкачны салдыргач га нәни бармаклары белән сәгатьнен эчен жен гекләп-җентекләп актарды Кош баласы урынына исә ниндидер шөрепләр. вак-вак тешле тәгәрмәчләр, һәм күпме кыссаң ла янә үз хәленә кайта торган пружина килеп чыкты Малай бнш-алты минут та дигәндәй сүтеп аткан сәгатьне әтисе, соңыннан ачулана-ачу тана ярты кон эчендә кочкә жыеп бетерде. Тупның эчендә ни барын беләсе кнлү теләге шулкадәр кеч те иле ки. түзмәде Шаһинур өй бүрәнәсе ярыгына кыстырылган оч гы бетне тупның шома корсагына батырды «Пыш-ш-ш » итеп нибары һава сытылып чыкты аннан һәм өйгә әчкелтем резин гоме таралды Тупның тәне шәлперәеп төште, ул хәтта зәңтәр кәләпүшкә охшап калды. Ул конне тубын югалтса югалтты, әти-әниссннән әр ишетсә ишетте, әмма үзе өчен нәни генә ачыш ясады Шаһинур тупның гченә һава тутырганнар икән!. Бервакыт малай тыкрык астындагы инеш буена килен чыкты Уртасыннан су агып, ә инде яр чит гарендә юеш комлык жәйрәп яткан күренеш аны гаң калдырды Ком өстендә бака кашыклары Әйтерсең, аш кашыкларын каракаршы китереп каплаганнар, сап тары гына күренми боларның Иң кызыгы нәни дулкын булып, ком өстендә сызык-сызык эзләр уелып калган Кем этен йөрткән, кем хәрәкәткә кигергән боларны'’ Менә шушы үҗәтлек, кызыксыну белән Шаһинур комлык уртасына атлап керде. Кытыршы кабыклы, көрәнсу төстәте бака кашыгының берсен учына атлы Бу тылсымлы «йомры» сулый, аның эчендә җан бар иде Талчыбык белән каерым карагач, кашыклар эчендә гөмбә тәнедәй аксыл бер нәрсә күренде Ул селкенә һәм. нигә мине борчыйсың, малай актыгы? тигәндәй хафалана иле шикелле Тал чыбыгын читкә ташлады ла. бака кашытып яңадан ком өстенә утырт т та Шаһинур Тыкрык асты. инеш, сулар чупылдавы һәм яшел чирәм дөнья белән танышуның дәвамы иде Су өстенә төшеп утырган кояш әллә ничаклы тос.тәр белән җемелди, кызыктыра, су асты патшалыгына чакыра 'тәм сүзсез бер он белән гамьсез булмаска ондн иде Бу фани дөньяга кемнәр генә ки теп, кемнәр генә яшәп китмәгәндер. малай боларны белми һәм у т үзенә бер япь-яшь. бәйсез дәү тэт шикелле яши башлады Дөньяны аңлыисы килү хисе аңа ходай тәгалә тарафыннан камн т дәрәҗәдә бү юк me тын иде У т ү «е дә сизмәстән, сорау тар чо тганышы- нда басып кая ты Бу үләннәр, яфрак тар нитә мең-мең тор те икән? А тма өзелеп төшә, ә күктәге ли ничек җиргә егылып төшми’ Кон тугач та юн кая китеп бара? Сорау арты сорау кышырау сыман чыңлап кына тора Ул, lOH.ihci.i» кү т тәрен тур итеп ачып, чиста ак кәтазьбнте тән сукмак тарда ялантәпи »т ка т тырака.тлыра. бниссет тонья каршына йөгерде Үзе әле аңлап бетермәсә дә. аңарга терекөмештәй җитезлек, хакыйкатькә сусау дигән куәтле бер көч иңдерелгән иде. Җелтер күзле, бик тә тынгысыз Шаһинур әти-әнисен сорау арты сорау белән күмеп ташлый. Зурлар бу дөньяның бөтен хикмәтләрен беләдер шикелле тоела аңа. Аның мондый кыбырсык булуын, сорау бирә-бирә аптыратуларын әтисе дә, әнисе дә бик яраталар, әлбәттә. Ничек сөенмисең ди: бала әнә зурлар да җавап бирә алмастай катлы- Катлы сораулар белән аларның гадәти генә агып яткан тормышын бизәп, үзгәртеп, төрләндереп җибәрә, эчке бер горурлыкларын уята. Ходай сәламәтлек кенә бирсен, күз карасыдай кадерле уллары берзаман үсеп җитәр, ил-көнгә файдалы егет булыр, иншалла! Шаһинурның инде әллә кайчан чынлап та зур булып үсәсе, мең.аваз белән кайнап торган тормышның уртасына ташланасы килә. Зурлар бит әнә ат җигеп печән ташый, тракторга утырып буразна ера, машина рулен уңга-сулга әйләндерә, очы-кырые күренмәгән басуларда комбайн белән иген суктыра. Берзаман Шаһинур зур булып үсәр,-үзе генә белгән хыяллары чынга ашкач та авылдашлары янына әйләнеп кайтыр һәм әйтер: — Сез мине таныйсызмы? Мин бит сезгә карап зур кеше булдым, рәхмәт!— дияр. Күрше Кирам абый сокланып, зуп-зур булган Шаһинурның аркасыннан сөеп: — Энем, мин башта ук рәт чыгар бу малайдан, дигән идем. Тәки ышанычымны акладың бит, маладис!—дияр. Ә хәзергә Шаһинур — сабый бала, өлкәннәрнең башына да килеп карамаган сораулар белән дөньяны үзенчә танып-белмәкче, хакыйкать җимешләрен үз авызы белән тешләп карамакчы ул. Кич җитә, эңгер-меңгер төшә, һәм авыл өстендә эреле-ваклы йолдызлар кабына. — Мин кайчан йолдызларны тотып-тотып карармын икән? — Кызйл кар яугач,— ди әбисе, дисбе төймәләрен тарта-тарта, мәгънәле итеп кенә. Зәп-зәңгәр күкне, берән-сәрән болытларны сөзеп, авыл өстеннән самолет очып уза. Офыклар артына кереп күмелгәч тә аның тавышы әле бик озакка колак төбендә утырып кала. — Мин кайчан очучы булам да, самолет йөртә башлармын икән? — Кызыл кар яугач,—ди әнисе, он иләгән җиреннән көлемсерәп кенә. Телевизордан галәм корабының ничек күтәрелгәнен күрсәтәләр. Кибән чаклы утлар тузгытып, шомартылган бүрәнә кебек алагаем бер нәрсә һава ярып, пошкыра-пошкыра өскә күтәрелә. — Мин кайчан әнә шундый корабка утырырмын икән? — Кызыл кар яугач...— ди әтисе, гәҗит укыган җиреннән елмаеп. Аннары болай дип тә өсти әле; — Авылда үсеп, сиңамы соң. улым, андый нәрсәләр турында хыялланырга? Мондый сүзләр ачуын кабартмый Шаһинурның. Киресенчә, үҗәтләнәсе, теше-тырнагы белән эчтән генә каршылык күрсәтәсе килә башлый аның. Апак карларның ничек яуганын әллә ничә тапкыр күзәткәне бар аның, ә менә кызыл кар яуганны берничек тә күз алдына китерә алмый ул. Кызыл кар була димени? Өлкәннәрнең шаярып кына, кызык өчен генә әйтелгән сүзләредер бу... 2 Биш яше булгач, сөенәсе урында, киресенчә, күңелсезләнеп калды Шаһинур. Моның бик тә җитди сәбәбе бар иде. әлбәттә. Аның белән бергә су коенган, качышлы уйнаган, йөгерешеп йөргән иптәшләре, берен- че сентябрь җигү белән, китап-дәфтәр салынган сумкаларын аркага асып, мәктәпкә сабакка киттеләр Чөнки алар барысы да мәктәп яшенә җиткән, ягъни -җиде яшьне тутырганнар иде. Иптәшләреннән бер дә калышасы килмәде малайның. Инде азмы- күпме укый белә, чатлы-чотлы хәрефләр белән хәтта исемен дә әллә ничә тапкыр ялын караганы бар. Ул инде ашыктырып, ялвара-ялвара әнисеннән әллә кайчан күн тышлы сумка, дәфтәр һәм каләмнәр алдыртып куйган иде Хәзер менә әтисенә ялварыр чак җитте, мәктәпкә тизрәк илтеп куйсын ул Шаһинурны һәм укырга рөхсәт алсын — Әти. минем мәктәпкә йөрисем килә. — Әти-әти. укырга барыйм инде! Бу сүзләр, бу ялварулар әтисен гәмам туйдырды булса кирәк, икенче көнне үк улын җитәкләп мәктәпкә сугылды ул. «Зинһар, берничә көн генә дәресләрегездә утырсын инде, йөрер-йөрер дә. күте басылгач, туктар»,— дип гозерен сөйләп бирде. Укытучы хәлне аңлады, һәм Шаһинур дигән малайга алдагы буш парталарның берсеннән урын күрсәтте. Малайның әтисе — авылда абруйлы кеше, колхозның хуҗалык мөдире. Ул әллә ничә амбарга хуҗа Шуңа да аның сүзен санга сугалар иде Бер атна узды. Шаһинур мәктәптән кон саен кош тоткандай сөенеп, куанакуаиа кайтып керә! Күренеп тора укудан бизәргә тамчы да исәбе юк моның. Җиде яшьлекләр арасына ул гәүдәсе белән дә. уй-фикер йөртү йөгереклеге белән дә бик таман гына кереп утырды. Яңадан очрашкач, әтисе белән укытучы арасындагы сөйләшү, билгеле инде. Шаһинурның ничек укуы турындарак барды • Комачау итмиме сон. кыенлык китермиме'.’ Бәлки, туктатырга вакы гтыр аны Юк. юк! Әйбәт кенә укып китте ул. Хәтта иптәшләреннән дә уздырып җибәрә әле. Шушы ике-өч минутлык сөйләшүдә Шаһинурның язмышы хәл ителде: ул мәктәптә калачак, укуын дәвам итәчәк иде Кара тактага акбур белән ак нурлар сызын, сүзләр һәм саннар язарга өйрәнде ул. Үз кулы белән янап саннар артында ачылмаган өр-яңа дөнья, билгесез һәм серле мәгънәләр посып яiканын төсмерләде Аның тирә-ягын сүз һәм саннар болыгы чорнап алган иде. Боларны аңлар һәм аңлатыр өчен, айһай. үзеңдә күпме көч һәм җегәр тупларга кирәк булачактыр әле! Класс бүлмәсендә Шаһинурны иң нык кыгыктырган бер нәрсә бар ул да булса глобус. Күчәргә утыртылган бу нәрсәкәйгә бармакларын белән аз гына кагылдынмы. җай гына хәрәкәтләнә башлый ул Бу мәлдә хыялыңны кайларга гына алып китми дә. җнр~шарының кайсы почмакларына гына илтеп ташламый үзеңне' Рәхим ит. алдыңда Африка тора әнә Анда казык тешле крокодиллар, агачтан агачка сикереп уйнаучы маймыллар, крандай озын муенлы жирафлар яши. имеш «Америка» дигән сүзләрне дә укый Шаһинур тик анда ниләр, кемнәр яшәгәнен генә күз алдына ачык кигерә алмый Кызыл-көрән төстәге тезмәләрне тау дип чамалый. Ә инде кан тамырыдай зәңгәрләнеп сузылган сызыклар, һичшиксез. елга булырга гиеш Әнә. тән- зәңгәр океан аның кочагында ничаклы пароходлар йөзеп йөридер! Чикләвек кадәрле шар белән очланган күчәр астында Ант рак гида җәйрәп ята Ак төстәге бозлар иле Кардан әвәләп ясалган сыман ак аюлар әнә шунда яшидер Австралия. Азия. Европа дигән тагын әллә нинди илләр, исемнәр күзгә чалына Шунысы үкенеч дәрескә чакырып кыңгырау чыңлый да. хыялый сәфәреңне нн кызыклы җирдә өзә дә куя Шаһинурның күңелендә яшерен бер уй өлгерде глобусны өнгә алып кайтырга да. рәхәтләнеп уйнарга! Беркем комачау итмәс, хыялый сәфәрен бүлдермәс аның Тик берәүгә дә сиздерми генә ничек а тын чыгасы аны һәм кая яшерәсе’ Хәттин ашкан кызыксыну мавыгу ү генекен итте көннәрнең берендә, мәктәпкә иртәрәк килүеннән файдаланып, туп кадәр ле йомры глобусны сумкасына тыкты ул. Мәктәп ишегалдында рәшәткәләр белән ура 1 ып алышан бакча бар иде. Глобусны әле яфраклары да коелып бетмәгән карлыган куаклары төбенә яшерде. Сумкасы бушады, ләкин Шаһинурның күңеленә бер йомарлам курку кереп оялады Әйтү кыен глобустагы Европа һәм Африканы яхшы ният белән урлавын гаепкә санаргамы, әллә нәни бер батырлык дип бәяләргәме аның? Куркуы юкка түгел икән шул: шкаф өстендәге глобусның юкка чыгуын укытучы беренче дәрестә үк сизеп алды. - Балалар, күрәсезме, глобус югалган.— диде ул борчулы гавыш белән Кем алды икән аны? Болай ярамый ич Класста сәер тынлык урнашты. Бөтенесе телсез-өнсез калганнар иде. Аннары гына шаулашырга, эзләргә керештеләр. Хаҗәткә барган җиреннән ике малай аны очраклы төстә карлыган төбеннән табып алдылар да укытучы өстәленә кертеп куйдылар Оят. шулкадәр оят иде Шаһинурга! Ярый әле гаепленең кем икәнен белми калдылар, юкса идән ярыгына кереп качарга әзер иде ул бу минутларда. Курку, фаш булу тойгысы көчлерәк иде. Үз эченә бикләнеп, курку һәм оятын эчкә йотып булса да. онытылмаслык сабак алды ул көнне Шаһинур Бу аның беренче һәм соңгы тапкыр чит әйбер!ә кагылуы, гаеп эшләве иде. Түбәгә яисә агач башларына үрмәләгән саен ул аяк астындагы җир шарының ничек, ни рәвешле түгәрәк булуын күзалларга тырышып карады Җир дигән чынбарлык исә биниһая зур. карандаш белән сызгандай офыклар гап-гади авылда яшәп яткан та>ар малае өчен искиткеч ерак иде әле шул. 3 Өченче класста укыганда Шаһинур үзләреннән бер-ике ихата аша гына торган гармунчы Кирам абый белән дуслашып китте. Сугышта булган, күпне күргән, чәч агарткан өлкән кешенең япь-яшь малайны шулай үз итүе юкка түгел иде. билгеле. Аның үз балалары, үсегг-канат- ланып дигәндәй, инде әллә кайчан читкә таралган. Моңайган чаклары күп була Кирамның, сугыш хәлләрен дә. балаларының читтә дөнья куып ятуларын да еш кына исенә төшергәли ул. Менә шундый чакта кулына гармун ала. Менә шундый чакта тыңлап торучы, моң-зарын азмы-күпме уртаклашырдай кем дә булса кирәктер, күрәсең, аңа. Ә Шаһинур дигән малай шулкадәр ихлас, хөрмәт белән караучы күңелле әңгәмәдәш ки. әле күп нәрсәләрне аңлап бетермәсә дә. аның каршында күңелеңне бушатып, әйтер сүзеңне әйтеп була ичмаса. Кирам абыйның үзенә каратырлык, магнит сыман тартып китерә тор1ан бер хикмәте бар иде шул Фашистларга каршы сугышта яраланган ул. Уң кулының, әйе-әйе. нәкъ менә гармун уйный торган кулының бармаклары өзелгән. Хәрби биштәрен җилкәсеннән салып, аның хөрмәтенә ачылган бер «чикүшкә»не бушатып алгач, күңеле нечкәреп, елап җибәргән Нишләргә, алга таба ни кылырга, солдатка киткәнче авыл кичләрен яңгыратып уйный торган гармунына озелеп карап кына утырсынмы ул хәзер? Аның бит гармуны — Теләче базарыннан кышлатып суйган сарык акчасына сатып алынган тальян гармуны мировой иде! Яшьләрне кич саен җырлаттыбиетге. аулак өйләрнең ишеген ачгырды. моңы белән кызлар толымына кагыла-каг ыла табын түрендә утырды... Кайчандыр бармакларын югалтса да. гармунын һәм үзенең менә шушы абруен югалтасы килми иде Кирамның Юкса әнә тальянны тез башларына китереп утырткан иде. сул кулының бармаклары «бакалар» өстеннән йөгереп узды узуын, ә менә дүрт барма! ыннан мәхрүм сәер- бичара уң кул ни хәрәкәт кылырга белмичә һавада асылынып калды. Гитлер снарядының кыйпылчыг ы гүя тальянга да килеп тигән һәм ул аны гелссз-монсыз калдырыр!а маташа. Утны-суны кичкән Кирам мо- нын белән килешергә теләмәде. Йөрәгенен әллә кай төшләрендә яткан үҗәтлек белән гармунны уңга-сулга әйләндергәләде һәм берәүне» дә башына килмәстәй чишелешне эзләп тапты. Берничә көннән соң Кирам оздереп-өздереп гармунда уйный башламасынмы' Авылдашлары бу хәлгә шаккаттылар һәм белделәр: тальян- нын ун ягын -сул кулга, сул ягын ун кулга көнләп-үзгәртеп куйган икән Кирам. Дошман танкларын йөз сиксән градуска әйләндереп салган егет буларак, гармунны» баш-башларыи кирегә әйләндергән дә. исән калган сул бармаклары» унике тел өстендә биегә башлаган Ун кулыны» баш бармагын исә ходай и» кирәкле вазыйфа каеш элмәкле планканы тартып-сузып йөртер өчен т енә исән калдырган, күрәсен. Кирамның сугыш аркасында бүленгән, ләкин хәзер инде аерата бер мон. ачыну белән өртелгән уйнавы авыл өстендә кабаг яңгырый башлады Югалту һәм сугыш җәрәхәтләренә карамастан, авылны» күпмедер дәрәҗәдә яңадан яши һәм килер кош ә омет белән карый баш ивы иде бу. _ Боларны Шаһинур җен текләп белмәде, әмма Кирам абыйсынын гадәттән тыш бер кеше икәнлеген күңеле белән аермачык гоя иле ул Аның биI хәтта чәчләренә хәтле берәүнекенә дә охшамаган Кустыгыз булып тырпаен тора, ә иң гаҗәбе чем-кара шушы чәчләрнең урта бер җирендә чикләвек зурлыгындагы ак тап чекерәеп, күзгә бәрелеп юра Түзмәде, очрашуларны» берсендә Шаһинур әнә шул хакта сорады. Кирам абый баштарак көлемсерәп куйды, бер ноктага озак-озак текәлгәндәй и гге дә, аннары гына җитди тиеп сөйләп ки ire Курск дуг асында кеше күмелерлек тирән окопта яткан чаклар иде бу минем . Свастикалы танкларны» берсен безнең снаряд чәнчелдереп ташлады. Икенчесен мин ничектер iранта белән туктаттым. Ә менә көтмәгәндә өченчесе ажг ырып өстемә килеп чыкты Ки леп тә чык!ы һәм. үтүк белән бас гырт айдай и те», окопны айкарга кереште. Чәчләр! ә. муенга, аркама кайнар балчык кереп тулды. сулышым 6yi азыма -төелде Беттем дип уйладым шул чакта Әмма ләкин кинәт җир аегыннан тальян тавышын ишеткәндәй булдым Эчкә җылы керде Табаннарны пешереп, колагыма хәтле ургылган шушы моң исә» калдырды да бугай мине. Әмма чәчнең урта бер җирендә чикләвек кадәрле тап уелып калган иде. Курку ак төстә була микәнни дип, каймакны әлс хәзер лә гаҗәпләнеп куям Тартма кадәрле генә, ләкин унике теле белән унике төстә балкып торган гармун Шаһинур өчен яңа донья иде Кирам абыйсы кулларында кош булып сайраган бу хикмәтле тартма аны тәмам әсир итте, йөрәген җилкетте Шаһинур үз-үзенә шулкадәр нык ышанды ки. аның уенча, бармакларын йөртә башлау белән тармун үзеннән-үзе уйнап китәргә тиеш иде Шулай булып чыкты да Кирам абыйсы лапаста сыерга башак болгатып кергән арада ул инде биш-алты каптырмалы бер «көй»не үзләштереп тә олтертон иде Ярканатка парашют, сандугачка курай кирәкми шул. (ип. хикмәтле генә әйтеп куйды Кирам абый шул чакта Аны» белән сөйләшү үзе бер рәхәт иде Шаһинурның дәртләнеп, тәм табып, тармун телләрен «аксатып» уйнавын ут ахырга кадәр бирелеп тыңлый, сөенә. уйта батып утыра Аннары вакыты беткәненә, ниндидер ашыгыч эше көтконлетенә тншарәләп. үзенчә бер хәйләкәрлек белән Йә. күне те» күкәй салдымы инде, энекәш ’ шя-лня җиңелчә генә итеп малайны» аркасыннан кага Әтисе тальян тармун сатып а пач та Кирам абыйсына йөрүдән туктамады Шаһинур җан килгәндә һаман аның тирәсендә бөкре где Яңа гармунны исә Кирам абын бик җен тек тән күздән кичерде, уйнап карады һәм малайның колагына бодай дип әйтте — Гармунны чыңлатып, кешене сөйләтеп беләләр, энем! Шуңа күрәдерме. Кирам абый сөйләшергә, тегесен-монсын сорашырга бик ярата иде. — Шаһинур, син күбәләкнең ни өчен очканын беләсеңме? — Беләм. Канатлары бар ич аның. — Ә синең канатларың юкмыни? — Канатларым бар. Ләкин мин җирдән күтәрелеп китәргә ашыкмыйм әле. Әти-әни мине эзләп юксынырлар. — Син бит терекөмеш шикеллерәк. Кая китсәң дә югалмассың, чәчрәп килеп чыгарсың. . — Ә минем чит планетага китеп югаласым килә Аннары, кайчан да бер әйләнеп кайтырмын да, «Исәнме. Кирам абый!»—дип сезгә дәшәрмен. — Ай-яй-яй. матур хыял бу. энем! Ә без сине кайдан, ничек эзләп табарбыз икән соң? — Йолдызлар арасыннан... Бу хәтле хыялый, тапкыр җавапларны ишеткәннән соң. Кирам абый куе чәчләрен сыпырып ала. Шаһинур барып җитәсе йолдызны күрергә теләгәндәй, башын кыйгайтып күккә карый. Юкка гына биш яшеннән мәктәпкә китмәде шул. сөйләшә белә бу малай! Акыл теше иртә чыккандыр моңа. Сабагын әйбәт укый, гармунда уйнарга да тиз өйрәнде. Инде менә, авыз тутырып, йолдызлар багына сәфәр турында сөйләшә... — Йолдызлар артыннан дисең инде,— дип, малайның сүзләрен кабатлый Кирам абый.— Адашмассыңмы соң? Бихисап күп ич алар... — Ә мин дәфтәремә йолдызлар картасын ясадым! — Менә монысы яхшы. Икенче бер килгәндә миңа да күрсәтерсең әле... Тимер казык йолдызның кайдалыгын беләсеңме? — Көндез күренми ич ул. — Төнлә йолдызларны кем дә күрә ала. Аларның кайдалыгын көндез дә чамалый белергә кирәк. Кояшны күрәсең бит әнә. Менә шуннан ике тәртә озынлыгы сулга таба каерсаң. Тимер казык йолдызның нәкъ өстенә килеп чыгасын! Бу урында Кирам абый кояшка таба төртелгән имән бармагын үзе әйткәнчә, чама белән ике тәртә озынлыгы сулга таба күчерә һәм шул ноктада тукталып кала. Үч иткәндәй, шул тирәдә болыт кисәге эленеп гора икән Әгәр ул булмаса, бәлки, йолдызның үзен үк күргән булыр иде алар бу минутта. Кирам абыйның акыл сынамыш дәресләре һәрвакыт күңелле, һәрвакыт истә кала. Әллә нинди кызыклы сүзләрне кайдан гына табып бетерәдер ул? Шулай беркөн Шаһинур, үзе дә сизмәстән, кечкенә генә гаеп эшләде, ләкин гаебен танымаска маташты. Кирам абыйның шелтәсе берничә сүзгә сыйган иде: — Эт койрыгы кебек туры син. энем... Икенче бервакыт Кирам абыйның сарай почма!ында бау ишеп торган чагына юлыкты ул. Аның ярты кул белән дигәндәй әллә нинди хәрәкәтләр, элмәкләр ясый белүенә шаккатты. — Нәрсә күзеңне сигез тиен акча кебек итеп карап торасың? «Сигез тиенлек акча буламыни?..»—дип сорарга уйлаган иде Шаһинур, тыелып калды. Кем белә, бәлки, чынлап та бардыр ул. Берсендә Кирам абыйның гәҗит укып торган чагына туры килде. Ишегалдындагы бүкән өстенә утырган да, гәҗитне урталай ачып салган. Әллә малай ишетсен дип. әллә үзалдына шунда: — Аның экономикәсе хет ашарга ярый, ә менә политикасы бернигә дә ярамый шул...— дип әйтеп салды. Йолдызлар һәм гармун белән шашкан Шаһинур мондый сүзләрнен мәгънәсен аңлап бетермәде, билгеле. Күзәтә белсәң, йолдызларны көндезен дә табарга мөмкин икән һәм елнын. вакытның теләсә кайсы фасылында. Көз көне бакча буендагы миләшләр ут булып өлгерә. Кагылсаң, кулың пешәр сыман Мәрҗән-мәрҗән укмашкан бу тәлгәшләргә ничек инде кагылмыйсың да. аларны уч төбенә салып сикертмисен ди! Шундый мавыгуларның берсендә Шаһинур үзенең ачышына таң калды йомры- тыгыз миләш бөртекләренең һәркайсына бишпочмаклы нәни генә йолдыз сурәте уелган иде Кышын яуган кар бөртекләре аклыгы, күплеге, бер-берсенә бәрелеп тә ватылмый торган үзенчәлеге белән гаҗәпләндерә Челтәрле бизәкләрнең муллыгын, нәфислеген аңдап-аңлатып кына бетерерлек түгел Җиргә төшеп яткач, кояш нурында аларның һәркайсы йолдыз булып җемелди Басу-кырлар. ишегалды, койма буйлары йолдыз белән түбәләмә тулган Алар хәтта тәрәзәгә дә барын кунаклаган. Тәрәзә пыяласындагы тропик урманнар, кар абагалар сурәте саен да очкын-очкыи көләч йолдызлар җемелди Трактор кабызганда аның беләк юанлыгы торбасыннан ин элек бер көлтә йолдыз фонтаны чөелеп чыга Балта кайраганда аның йөзлегеннән кыштыркыштыр килеп, ярыша-ярыша нәни йолдызлар коела. Галәм чагылышын җирдәге тагын-тагын бик күп нәрсәләрдә күзәтергә мөмкин иде. Әнә, кура чыбыклары арасында пәрәвез челтәре эленеп тора Уртасыннан башланган боҗралар һаман саен киңәя, колачлана бара Орбита сызыгындагы кара нокталар- билгесез планеталар тезмәсе. Кем белә, бәлки, галәмнең, иксез-чиксез галактиканың кечерәйтелгән сурәтедер бу пәрәвез? Көннәр әкрен генә уза горды Вакыт гәгэрмәче, көннәрне үз күчәренә салмак кына урый-урый. һаман әйләимәктә иде. Шаһинур үсеп, ныгып китте. Тән-гәүдә ягыннан нык. сәламәт, газа бәдәнле иде ул Йорт-җир тирәсендәге төрле эшләрдән курыкмыйча үскәнгәме, мускуллары кабарып, тулыланып китте. Төкселек һәм караңгылыкны яратмады, кирәк чакта табигый бер балкыш белән елмая белә иде Шундый чакта ак мәрҗәндәй тигез итеп тезелгән тешләре дә яктырып. балкып китә. Болар бар да табигатьнең ансат кына чишелеп китми горган сере, матурлыгы иле. күрәсең ■ Сентябрь урталарында гаҗәеп җылы, ягымлы көннәр була. Бакчада бәрәңге өлгергән, көзге муллыкның тагын бер кат балкып алыр чагы бу Менә шундый чакта авылның олысы-кечесе дигәндәй, гаилә белән кубып, бәрәңге бакчасына ябырыла. Тимер көрәкләр толым-толым сузылып яткан мул буразналарны «сүтә» бантлый Казыган саен туфрак астыннан йомры-газа бәрәңгеләр тәгәрәп чыга. Кара туфраклы бакча өсте кинәт яктырып китә. Гүя буразна өстенә эре-эре ак йолдызлар коелган! Авылны дәртләндергән, алга таба яшәргә ымсындырган үзгә бер матурлык 5у... . Җилләгән, кон яктысында күпмедер «чиркәнчек» алган бәрәңгене төштән соң кар базына урнаштыру кирәк Әнисе чүпләгән оч чиләк бәрәңгене канчыкка сала га базга юнәлә Шаһинур Базның квадрат рәвешле, каралып күренгән авызы һәм озын гак галардан кораштырган улак башы шәйләп.» Капчык төбен бушату белән саргы гг-йомры бәрәңгеләр дөбердәп, куышып, бер-беренә бәрелә-бәрелә аска томырыла Менә шул чак г.г аларның ку бесе имгәнеп, яньчелеп, кабык тары суелып кала Әнисе әйтүенчә, андый бәрәңге акрынлап чирли башлый, чери яисә '•зәг ыйфьләнә. төсен-тәмен югалта Түзмәде, менә шушы хәлгә чик куярга булды Шаһинур. Ничек -итепме* Хыялга, уйга бире, ә башласа, әллә ниләр уйлап чыгарырга сәләтле иде ул Кичтән үк эш коралларын һәм кадак, ыргак, божра. бау ише нәрсәләрне әзерләп куйды. Кар базы өстендә келәт сыманрак нәни генә бер каралты утыра иде. Иртән менә шунда балта-чүкеч тавышы яңгырады... Сиртмәле коены кара: ничек телисең, шундый тизлектә аска төшерергә була чиләкне Шаһинур да нәкъ менә шуңа охшаш җайланма ясады. Бик 1ади үзе баз өстенең матча бүрәнәсенә комбайннан калган әйләнмәле тәгәрмәч беркетелгән Шундагы ыргаклы бауның икенче очы йөзле кадак белән стенага кагып куелган. Улакның кирәге бетте хәзер, йолыккалап, аны кире тартып чыгардылар Киндер капчыктагы бәрәңгене Шаһинур капылт кына аска тотып селкеми хәзер, ыргакка эләктерә дә җайлап кына баз-авызына төшерә. Аннары, баскычтан төшеп, какмый-сукмый гына бушату берни түгел аны. Мондый ачышны әтисе бик югары бәяләде: — Вәт ичмасам яналык'бу, молодец! — Каян гына башларыңа килде, рәхмәт, улым!—диде әнисе барлык куанычын белдереп. Шундый холыкны кайлардан'гына алгандыр ул: азмы-күпме эләгә торган мондый мактаулардан эреп китми Шаһинур, үзен әллә кемгә санап масаеп та йөрми Нидер уйлап таба һәм шуны хыялы кушканча эшләп ташлый икән, аның өчен бар да шулай булырга тиеш кебек сыман, һәр эшнең, һәр мәсьәләнең артында аның үзенә генә туры килә торган чишелеше бар Менә шуны эзләп таптыңмы, син үзеңне ачылмый яткан серләргә үтеп кергән җиңүче, көчле һәм бәхетле кеше дип хис игәсең. Серләр ачылу өчен сәбәп, нинди дә булса сорауның маңгаеңа килеп төртелүе һәм шуңа җавап табу өчен үҗәтлек кенә кирәк Шаһинур менә шушы хикмәткә төшенә башлаган иде. Бәрәңгеләр көзен әйбәт кенә төшеп урнашты урнашуын. салам'һәм калын такта түшәлгән базда кышны да исән-сау чыктылар. Март аенда беркадәресен орлыкка һәм ашарга аерып алганнан соң, шикәрдәй бәрәңгене әле җәй буена салкынча һәм караңгы базда үрдермичә, сыйфатлы итеп саклый белергә дә кирәк Җир кешесе моның хикмәтен тапкан Халыкта «базга кар салу» дип атала торган бу эшләр, гадәттә, март аенда башкарыла. Инде утырган, тыгызланган, дым тартып авырайган кар көртләрен агач көрәк белән шакмакларга бүлгәлисең дә берәм-берәм баз авызына ыргытасың. Квадрат яктылык рәвешендәге кар кисәге көрәктән шуып-очып дигәндәй аска томырыла да ухылдап шартлый! Аның авазы яз килгәнен, муллыкның ишек кагуын, тормышка сусау хисләренең мәңгелеген искәртә кебек.. Быел исә кыш бик сәер килде- октябрьдә үк жир-сулар бозланып туңуга карамастан, декабрыә кадәр кар төшмәде. Кешеләрне шатлыктан мәхрүм итмим дигәндәй. Яңа ел төнендә урап-урап. катлы-катлы итеп кар яуды ла. тагын өзеклек, таң ата да кич була торган игезәк көннәр китте. Кыскасы, кар аз иде. ул елны юньләп кар төшмәде. Кар бабай яисә кар-крепость ясауның тәмен белгән балалар чын кышның ни икәнен тәмам оныта яздылар. Рәшәткә биеклеге көртләрнең булмавы бала-чага һәм өлкәннәр өчен дә күңелсез бер хәл иде. Әмма кар базында салкынчарак торырга һәм бәрәңге җәй буе әйбәт сакланырга тиеш Шаһинур уклауны хәтерләткән, әмма аңардан озынчарак лом белән кизәнә дә кизәнә Күтәрелеп суккан саен очлы лом астыннан зәңгәр- суяшькелт төстәге боз кисәкләре чәчрәп-очып чыга! Аларга ияреп, шулчак тирәякка ак йолдызлар тузаны да сибелешә. Челтер-челтер килеп боз катламы кыела һаман кыела бара.» Уч төпләре генә түгел, ун бармагы белән ломны кысып тотудан маңгае да тирләп чыга Шаһинурның Бераздан тимер ломны әтисе кулларына ала. Селтәнүе көчле һәм саллырак булганга күрә, боз кантарлары мулрак умырылып чыга. Алар инде кечерәк тау хәтле булып өелде. Гирон эчле корок белән Шаһинур туларны жиг үле ат чанасына төни башлый. Үрәчәләр!ә кадәр күтәртеп, чана төбенә брезент торыпша җәелгән. Боз кисәкләре— елгыр балык сыман: аз гына саксызлык күрсәттеңме. көрәк йөзеннән шуа да чыга. Әйтерсен, качышлы уйнар! а гелиләр Барыбер кызыклы, мавыктыргыч эш бу Кайчандыр су коенган елга өстендә аягүрә басып гор һәм шуның бозлы халәтен үзенә буйсындырып кара әле син! Тагын да мөһимрәге — әтисенең кар юклыкка кат-кат пошынуын ишетеп, Шаһинур олыларча бер җилкенү белән тәкъдимен әйтеп салган иде: — Елгада боз җитәрлек ич, әти. Әллә шуны ташып карыйк микән'’ Әтисе бу гәкьдим!ә соклануын сиздерер!ә ашыкмады, серле итеп мыек астыннан елмайды 1ына. аннары бераздан Әйе шул. Боз кисәкләре озаграк та сакланачак әле,— дип. килешүен белдерде _ Ат чанасын түбәләмә итеп, берничә мәртәбә боз алып кайттылар. Йөкнең кайткан берсен түкми-чәчми кар базына бушата барды тар. Ярты кон дигәндә бәрәңге, каймак, сөт-катык кебек ризыклар сакланасы гирән «суьнкыч» әзер булды Бишенче сыйныфта «утырып» калган Мәхмүт Шаһинурлар классына эләк Iе Хикмо! нәрсәдә булгандыр. Мәхмүтнең әтисе телсез, әнисе чукрак иде. Хәер, авыл кешеләре моңа тәмам ияләшкән инде, ир белән хатынның үзләре генә белгән телдә аңлашуына бит үк исләре КИ1МИ. Табигать аларны ни өчен рәнҗеткән, ни өчен сөйләшү-ишетү- дән мәхрүм иткән күнме эзлән га ә лете сорауга жавап ганканы юк Мәхмүтең. Йөзенә бәреп әйтмәсәләр*дә. кызлармалайлар аны чит- гән генә бармак төргә-төртә үрт һәм мыскыл итәләрдер төсле тоела. Шуларпы уйлый-уй лый ла. Мәхмүтнең күңеленә кайчак ачулы хисләр, гарьләнү бәреп керә Андый чакларда дөньяга рәнҗеп алса да. үпкәсен белдерми, эчкә йотарга гырыша Мәхмүтләр ихагасын- да җилканка. кышын аны кар-буран күмеп кию. җәйләрен яңгыр яуганда ышыкланыйм дисәң, ни түбәсе юк Үсеп кенә җигссп. шыгыр- шыгыр кинән җилканканы бернинди буран күммәслек, җи i-яңгыр тимәслек биек түбәле, имән багана гы менә дигән өряңа капка белән алыштырачак Мәхмүт. Аның уенча, балта-пычкы тотар өчен яхшы уку мәжбүри гүгел Уку димәктән, гаиләдә бердәнбер малай булганлыктан, порт эшләренең байта! ы Мәхмүт җилкәсенә юшә Кар корәү. коедан су ташу, мал асларын җыештыру аның өчен берни түгел үзе Киресенчә, XCIMOI- тән. әти-әнисенә булышудан тәм таба ул Тик менә дәрес әзерләргә вакыты аз кала Әзерлим дисә дә өйгә бирелюн күнегү һәм мәсьәләләрнең очына чыга алмый Әтиәнмсенсң дә ярдәме тиярлек ryie.i Дөресрәге. Мәхмүт үзе укуны чын-чынлап яратмый, «икс-нгрек» кебек нәрсәләрне исә бөтенләй өнәми Нәтиҗә аянычлы иде: авыл йортларының иң читендә яшәп яжан Мәхмүт бишенче к шеста бер елга утырып калды Күңеленнән нык оялса да. юра-бара бу хурлыкка күнею төште Авылда башлангыч сыйныф кына бу .шанчыктан. бишенче класска күрше авыл мәктәбен.) йөреп укышлы иде Биредәге мәмәй сукмагын инде бер е i чамасы laiiiaiaii Мәхмүткә юлдаш бутын тагын оч малай өстәлде Шаһинур. Госман Ильяс Лларнын укулары әйбәт, көндәлекләрен яхшы билгеләр бн гн Дәрестән соң бергә юн кайта лар кайтуын, әмма арадан Мәхмүтнең эчен еш кына кор! кимер! ә ли алар кем дә. син кем. янәсе Ике чирек буена түзде Мәхмүт, аннары түземе шартлады. Бөртекләп җыелган барлык ачулары күңеленә таш булып утырган иде аның. Беләге таза, көче җитәрлек, өстәвенә яше дә зуррак — өч иптәше арасында Мәхмүт үзен кинәт кенә командир шикеллерәк тота башлады. Сүзен тыңлыйлар ич әнә. буйсыналар, хәтта бераз куркалар да шикелле. Шушы уйлары ныгый төшкәч, көннәрнең берендә Мәхмүт каты җәза уйлап чыгарды: моннан соң кем дә кем «биш»ле ала икән, кайтканда шуны юлда тотып кыйнарга! Беренчеләрдән булып җәзаны Шаһинур татыды... География дәресе иде. Кара такта уртасына җирнең ярымшарлар рәвешендәге географик картасы эленгән. Үткән дәресне сөйләтер өчен укытучы такта янына Шаһинурны чакырды. Таулар һәм аларның төзелеше. үзенчәлеге турында сөйләде Шаһинур, «тау менгән» саен төртелеп калгандай итте: сүзләре, җөмләләре буталды Чөнки «дүрт»легә дә риза булачак иде ул. Укытучы, үч иткәндәй, аның җавапларыннан канәгать иде шикелле. Ләкин ул. гадәтенчә, өстәмә сорау бирүне кирәк тапты. — Әгәр картадан Гиндекуш тауларын күрсәтеп бирсәң, бүгенге җавабына «биш»ле куям. Нәҗмиев Класста тынлык урнашты. Күз-колак ишетмәгән бу тауны эзләп табармы, юкмы Шаһинур? Ул әнә. күрсәткеч таягын кулында бөтерә- бөтерә, картага төбелгән. Аның уйларын тоткарларга, игътибарын читкә тартырга теләгәндәй, нәкъ шул чакта зәңгәрсу Тын океан өстенә бер чебен килеп кунды. Чебен түгел, әйтерсең, озынча бер кара нокта Менә ул салмак кына хәрәкәтләр белән Австралия кыйтгасы яныннан шуып узды. Кара нокта түгел, гүя су асты көймәсе өскә калкып чыккан да. һиндстан якларына таба йөзеп бара. Шаһинурның кул бармаклары тирләп чыкты... Әллә төпкә батты шунда — бераздан картадагы «су асты көймәсе» юкка чыккан иде. Ә укытучы, тәрәзә аша еракка төбәлгән дә. җавап көтә Гиндекуш тауларының кайдалыгын белмәскәме! Картадан ничәмә тапкыр караганы бар әнә каршыда. кул сузымы җирдә генә ич ул. Ерак- ерактагы таулар артыннан вулкан кратерлары карап тора сыман. Укыганы һәм ишеткәне бар Шаһинурның күп кенә тауларның кочагында утлы-давыллы вулканнар посып ята Аларның кайчан, ничек уянасын берәү дә төгәл генә белми. Әллә шулар хакында сөйлисе микән? Шаһинур, керфекләрен йомып, бер мәлгә күзләрен аска төшерде Ләкин бу мизгел генә иде. Аның бит «биш»ле аласы килми Сүзне вулканнарга таба борып җибәрсәң, темадан читкә китү булачак Укытучы моны сизми калмас һәм билгене дә түбәнәйтеп куяр, бәлки? — Гиндекуш — Азия материгындагы иң зур тауларның берсе. Анда вулканнар тезмәсе урнашкан.—дип сөйләп китте Шаһинур — Вулканнар булган җирдә кеше тормышына куркыныч яный... — Нәҗмиев, син ялгыш сөйлисең. Әфганстан җирендә вулканнар юк. - Бар. апа. бар! Булырга тиеш.— дип. күзен дә йоммый бәхәсләшергә. үзе уйлап чыгарган фаразны чын-чынлап якларга кереште Шаһинур Сүз көрәштерү әле та!ын берничә минут дәвам итте Укытучы Гиндекуш тезмәләрендә вулканнар бармы-юкмы икәнен үзе дә ныклап белми иде. күрәсең, шуңа күрә ул: — Материалны әйбәт сөйләгән өчен түгел, үз фикереңне яклый белгәнең өчен «биш»ле куям. Нәҗмиев! — диде дә класс журналы өстенә иелде. Дүрт малай мәктәптән кайгып бара Юлның очы авылга барып тоташкан, анда күренер-күренмәс булып ак квадрат рәвешендәге түбәләр. йорт-каралты теземнәре шәйләнә. Сөйләшми атладылар. Ничектер үзеннән-үзс шулай килеп чыкты — аркасындагы сумкасын терсәге белән төзәткәләп. Шаһинур алдан бара. Арада яшерен бер чик барлыкка килгән иде инде. Дөресрәге, ике якның уртасында, ызгыш алмасыдай йомарланып. «биш»ле билгесе ята. Көн җылымса, җепшегрәк иде. Башлаучы Мәхмүт булса кирәк, кар йомарламының беренчесе аркадагы сумкага килеп тә бәрелде. Аннары икенчесе өченчесе. Шаһинурның җилкәсендә кар-ядрәләр ешрак шапылдый башлады Берничәсе колак төбеннән дә сызгырып узды Ул да түгел, кемдер аяк чалып. Шаһинурны юл читенә мәтәлдерде Ике кулы белән битен каплавы, бөгәрләнеп ятуы кая. аркасында киез итекләр уйнап алды. Кыен, бик кыен иде аңа бу минутларда Аркасына түгел, гүя шәрран ачык йөрәгенең уртасына китереп типтеләр Тешләрен кысып булса да еламаска, тырышлы Шаһинур, тик барыбер күзләреннән ике бөртек яшь тамчысы атылып чыклы Билендә эрегән кар тамчысы белән кушылып, алар муенга, яка эченә таба тәгәрәделәр. Ничек тиз башланган булса, әлеге ямьсез кыйнашу шулай тиз генә төгәлләнеп тә өлгерде. Мондый җәза эшендә беренче тапкыр катнашкан Госман белән Ильяс, эшнең азагы шулай 1из белүгә куаныпмы шунда, жинел сулап куйдылар. Шаһинур күңелендә исә эчке бер рәнҗү сулкылдый иде: нигә үзендә өчәүгә каршы торырлык көч тапмады ул?.. Яман эш телләреннән тоттымы, лагын байтак кына сөйләшми бардылар. Авылга кайтып җитәрәк Мәхмүт малайларны туктатты, сүзен башлаганчы иң элек йодрыгын уйнатып алды — Әгәр берәрегез әти-әнисенә яки укытучыларга әләкли икән, яхшылык көтмәгез! Сатлык җанның кем икәнен бик тиз ачыкларбыз Дүрт малай арасындагы бу ямьсез һәм яшерен сер тагын күпмегә барыр иде икән — әйтү кыен. Яхшы гына укып йөргән Госман белән Ильяс ялгышып «бишмле алмас өчен җан-фәрман тырышалар Шаһинурга исә укуын төшерергә һич тә ярамый Аның үзе генә белгән әллә ничаклы хыяллары, уй җитмәс планнары бар Көтмәгәндә хәлләр үзгәрде дә куйды Балта остасы булачак Мәхмүт, сыерчык оясының нн матурын ясаганга күрә, хезмәт дәресеннән «бишмле алып куймасынмы' Үзе уйлап чыгарган уемның корбаны Мәхмүт алдан атлый әнә Сәбәп чыкканга, рольләр алмашынганга куаныпмы. Госман белән Ильяс беренче йомарламны тегенең аркасына чәпәп тә өлгерделәр Өчәүнең берләшүеннән шүрләгән, күрәсең. Мәхмүт озынча муенын яка эченәрәк яшергән, юашланып калган. Үзе генә түгел, аның хәтга искерә төшкән бүреге һәм пәлтәсеиә чаклы мескенәеп калган Шаһинур нн кылырга белмәде Кар- ядрөләр. нәкъ элекке чактагыча итеп, гүя аның аркасына килеп төшәләр иде Шаһинурның гәне чымырдады Йомарлап готкан кары кулыннан төшеп китеп, урталай ярылды. Аның күңеле дә. уйлары да әнә шулай кап урталай бүленгән иде бу минутларда. Тегеләр Мәхмүтне аяк чалып тәкәләргә керешкәч гә түзмәде, бар көченә кычкырып җибәрде Нишләвегез бу? Туктагыз! Госман белән Ильяс икесе гнң берьюлы пансыз калдылар Вакыйганың мондый борылыш аласын көтмәгәнлектән. аптырау-гаҗәпләнү тулы күзләре шар ачылган иде Баштарак аңлаешсыз. озек-өзек авазларны авыз эчендә әвәли горгач, ниһаять, телгә килделәр Шул кирәк апа! Безне жәлләдеме сон үзе*.’.’ Шу г ара га Мәхмүт егылган җиреннән күтәрелде Аның учында да бер йомарлам кар кисәге иде Oil.» нинди сәер, кызганыч кыяфәттә басып юра ул. буш кулы бе гәп җиңендәге карларны какка гый «Икё»яе алган өчен булса бер хәл. гиде Шаһинур, дулкынлануын һаман да тыя алмыйча Малай гар аны-моны уйлап ө чергәнче. ул да иелеп кенә аяк аегыннан кар йомарлап ал гы Дург ма тайның кулында дүрг кисәк кар йомгагы Шаһинур аларның барысын бергә кулына алды да күкрәгенә кыса-кыса. кулларында әвәли-әвәли зур яңа йомарлам ясады Классташларына төбәп әйткәне бик гади, аңлаешлы һәм барысының күңелендә туып килгән хисләргә тәңгәл килә иде: Киләчәктә безгә менә шулай бердәм, тату булырга кирәк! Күренеп тора: Шаһинурның бу кыюлыгы, тапкырлыгы һәркайсына ошаган иде. Кызыксынып, аңлашу эзләп бер-берсенә караштылар. Кар салкыны Шаһинурның ялангач кулларын туңдырган иде. ләкин ул моны сизмәде дә кебек. Иң куандырганы — арадагы салкынлык, бер-береңә ышанмау, куркыпшикләнеп караулар юкка чыккан иде. Әле исеме дә табылмаган бер хис туды күңелләрендә. Әле ныклап торып татымаган бу хис. кояш нурларына бәрелеп, нечкә авазлы кыңгырау сыман чеңли иде. 6 Малайлар ни өчен агач башына үрмәләргә ярата9 Алар күккә күпмедер якынайган кебек булалар Ә ни өчен песидән дә уздырып түбәгә үрмәлиләр? Чөнки йорт түбәсеннән донья бөтен барлыгы, тулылыгы белән ачылып китә. Күгелҗем-зәңгәр офыклар артында нинди тормыш кайный, анда тагын нинди авыллар һәм шәһәрләр бар икән? Күкнең бер-бер чите, очы-кырые була микән? Канатлы булса, карлыгачтай җитез очып кына, кеше иң элек менә шушы сорауларга җавап эзләр иде. мөгаен. Хыялында күккә якынай) ан саен күк. киресенчә, синнән хәйләкәр бер төстә ерагая гына бара. Менә шушы хәл — аңлашылмый торган нәрсәләрне аңларга тырышу хисе күңелдә хәттыйн ашкан үҗәтлек тудыра. Соңгы вакытларда Шаһинур уенчык парашют ясау уе белән җенләнә. Сызымын үзе уйлап тапты, кәгазьгә төшергәнче аны кат-кат төзәтте, камилләштерде. Уенчык кына булса да, түбәдән ташлау белән ул чын парашют сыман ачылып китәргә, салмак кына йөзеп җиргә төшәргә тиеш иде Шаһинурның уенда шулай, ә чынлыкта ничек килеп чыгар бит әле: гөмбәзе ачылырмы, кулдан ычкындыру белән утын агачыдай туп- туры җиргә мәтәлеп хур итмәсме? һәрхәлдә, сораулар күбрәк туган саен, парашютны ясап карау теләге көчәя генә барды Аның гөмбәзен йә җиңел ситсадан, йә ныклы юка кәгазьдән ясау дөрес булачак Уйлады-уйлады да, шәһәрдә кондитер фабрикасында эшләүче туганнары биреп җибәргән юка. җиңел, ләкин ертылуга тиз генә бирешми торган кәгазьне сайлады Шаһинур Шәльяулык зурлыгындагы кәгазьне гармун күрегедәй бөкләп, җыйнап китергәннән соң, аның өске өлешен ак җеп белән тегеп куйды Очыш вакытында гөмбәз туптай кабарып торсын өчен нишләргә? Моның да җаен тапты «яшь конструктор»: урта өлешләрне берничә урыннан ярып, анда өстәмә кисәкләр ябыштырды. Җиңелгә килсен дип. парашют баулары кәтүк җебеннән эшләнде. Баш. муен, кул-аякларын азмы-күпме рәвешкә кертеп. коры угын кисәгеннән агач солдат сынлы бер нәрсә әмәлләгән иде Шаһинур Шуны китереп таккач, скрипка кылларыдай тартылып, ак җепләрдән челтәрле конуска охшаш сурәт пәйда булды. Күңелле, тамашалы, иҗдиһатлы эш иде бу. Гомердә парашют күрмәгән авыл күге шаккатсын әле! Бераздан Шаһинур түбәгә үрмәли иде инде. Җирнең беренче ясалма иярченен очырганда галимнәр нинди хис кичерсә, аны да әнә шундыйрак уй-хисләр биләп алгандыр бу минутларда. Очармы, юкмы?.. Көнозын кояш астында ятып, түбә такталары мич стенасыдай җылынган. Җәйге йомшак җил чәч төпләрен кытыклый Урамның аулак чагы икән, анда кош-корттан гайре җан иясе күренми Боларны тойса, әллә ни игътибар итми генә күздән кичерсә дә. Шаһинурның уйлары парашют тирәсендә бөтерелде, әлбәттә: бауларны ничек гә чуалтмаска кирәк Очышны сузу ләззәтен туктатырга һәм тәвәккәлләргә вакыт. Бер Ике Өч!. Шаһинур көгкән могҗиза булырмы'.’ Өскә таба жннелчә чөеп җибәргән парашют аска тартылу белән мизгел эчендә ачылып китте' Кабарынкы гөмбәз бауларына асылынган агач солдат сизелер-сизелмәс чайкалып алды, әйтерсең. беренче очышы уңаеннан дулкынлану кичерә иде ул Ак парашют. Шаһинурның уйларын үзенә ияртеп, бәрәңге бакчаларына таба йөзеп китте. Әллә каян гына җил исеп, аны ызан уртасында үсеп утырган карт тупылга таба куалый башлады Менә ул һава сөзеп, мәгърур бер салмаклык белән шуның киң. биек, чатлы-чатлы ябалдашлары остенә якынлаша. Тизрәк жиргә төшәргә, артыннан барырга кирәк! Төшү-менү өчен җайлы буЛсын дип. түбә почмагына баскыч сөяп куелган иде. Егылмаска тырышып, сак-сак адымнар белән Шаһинур түбә сыртыннан шунда таба ашыкты. Бәрәңге бакчасына атылып чыгу белән ни көләргә, ни еларга белмичә аптырап калды баштарак Күпме көч куеп ясалган парашютны челлә җиле тупыл ябалдашлары кочагына илтеп ташлаган иде Әнә ул гөмбәзе, бауларынис белән ботаклар әсирлегенә эләккән Уч төбедәй яфраклар арасында, күренер-күренмәс булып, агач солдат тыпырчына Шулай бервакыт кинода парашют белән сикергән хәрби очучының агач башында чарасыз-нисез эленеп торуын күрсәткәннәр иле Кинодагы хәлләр тормыш дөреслегенә туры килә, күрәсең «Агач солдат»ны, дөресрәге, парашютны коткарырга тырышуның нәтиҗәсе булмады. Колга белән үрелсәң дә. агач башына үрмәләсәң дә кул җитмәс биеклектә уралып ка ттан иде ут Парашют җиргә төшмәде, яфраклар һәм яңгыр шавын гыңлый-тыңлый әле бик озак күктә, ачык һавада яшәүгә дучар ителгән иде Мәктәп китапханәсеннән «Техника молодежи» дигән журнал яздырып алгач. Шаһинурның ус тагын да алгарак. ераккарак китте Нинди генә сызымнар, нинди генә мәгълүматлар юк иде анда' Теләгең генә булсын, бу дөньяда әллә ниләр уйлап чыт арырга мөмкин икән ич Күргәне бар Шаһинурның калтырча бер комбайн урып киткәннән соң аның артыннан басуда күпме башак, ничаклы бөртек әрәмгә коелып кала Ашлыкның бөртеген дә югалтмый торган яна комбайн уйлап табарга сүз бирде ул үзенә. Тик моның очен белем кирәк Русча журналдагы күп кенә сүзләрне, баш әйләнгеч терминнарны еш кына аңлап га бетерми ул. «Нитә татарча, үзебезчә итеп шундый журнал чыгармын тар икән бездә?» — дитг гаҗәпләнә иде кайчакны. Шулай да бер көн. «Ялкын» журналы алгач, кош тоткандай куанып йөрде ул. Балалар өчен чыга торган бу журналның соңгы бигендә гелеви- зор антеннасының сызымы бирелгән һәм аны ничек нәрсәләрдән ясарга кирәклеге дә өйрәтелгән иде. Дөрес, хәзергә телевизор колхоз рәисе һәм партоешма секрегарснен өендә генә бар Аны габу читен, авыл кешеләренең акчасы да санаулы гына Тормышны һаман алга бара, диләр ич телевизор лар да сатуга күбрәк чыта башлар, авышын кесәсе дә бөтәеп китәр берзаман Шулай булгач, антенна ясый торуның зыяны юк Тимер-мазар әйберсеи. чыбыкларны бер-берсенә ялгау өчен кәнифүл кирәк моны яхшы белә Шаһинур Кибетгә булмый калмас, тип уй талы һәм урамга чыкты Маңгаендагы язуын яңгыр юын төссезләндергән, тәрәшләренә тимер рәшәткә кадакланган кибет аны шып югарыгы башында ите Ана эте тәпи ләп байтак менәсе бар Урам буш өткәннәр эштә, тиле Галиәхмәт йоргы тирәсендә генә берничә малайның туп уйнавы күзгә чалынды Галиәхмәт абый өйдә түгелдер, күрәсең, юкса гаяк тотып бик гиз чытып җигә ул һәм йорты тирәсендә уйнаган малай-ша тайны пыр туздырып куа баш тый Кура һәм шомырт котырып үскән бакчасына караклар төшмәсен, янәсе һәр авылның, кимендә, бер акыл иясе, бер юләре була, дигәннәр. Галиәхмәт абый соңгылар җөмләсеннән иде. Табигать аны ни өчен рәнҗеткәй. башкалар төсле гаилә корып, бала-чага үстереп, адәмчә яшәү бәхетеннән ни очен мәхрүм иткән — аңламассың. Акылны, саулыкны, язмышны сорап алып булмый шул аны. Тавык кетәгедәй йортында берьялгызы яшәп ята ул. Кешеләр белән әллә ни аралашмаганга күрә, аның кайчан, ничек, ни нәрсә ашаганын белүче-күрүче юк. Дөрес, күрше- тирә камыр ризыгы пешергән чакта бәлеш катысы, гөбәдия, кабартма ише нәрсәләр эләккәли аңа. Галиәхмәт абыйның тагын бер сәерлеге — «уфалла» арбасын өстерәп чыга да җәй озын елга буйларыннан, амбар һәм ферма тирәләреннән ботак-сатак, иске такта, ташландык агач кисәкләре җыя. Урамда аунап яткан тазарак йомычка кисәкләрен дә арбасына сала. Үзенә күрә авылны, санитар шикелле, әнә шулай чүп-чардан, артык нәрсәләрдән чистарта ул. Җыйган малын кечкенә генә ишегалдының бер читенә бөртекли-бөртекли шулкадәр пөхтәләп өя ки. утынлык оясы түгел, печән чүмәләсе диярсең. Андагы төрле «сорт» утыннар кыш буе өен җылытачак аның. Галиәхмәт абый мал-туар асрамый, әмма арт бакчасында бәрәңге үстерә. Мал-туары булмагач, җир ашлардай тиресе дә юк аның. Менә шуңа күрә юл тузанында сыер яисә ат тизәге күреп алдымы, бушка килгән бу «хәзинә»не тизрәк иске чиләгенә тутыра Хәер, мал димәктән, мәчесе бар икән әле аның Анысына тикле сәер: онда коенып чыккандай ап-ак бу мәченең бер күзе яшел, икенчесе зәңгәр иде. Тиле Галиәхмәт бакчасын әйбәт саклый саклавын, әмма малайларда да усаллык җитәрлек. Җай килгәндә йә ишек-тәрәзәсен шакып китәләр, йә бакчасына таш атып узалар. Андый чакта Галиәхмәт абыйның тавышы яшен яшьнәгәнне дә күмеп китәрдәй хәтәр була. Андый чакта кулына эләгәм димә, кызулык белән имгәтеп ташларга да күп сорамас ул. Шулармы уйлап. Шаһинур малайларга таба якынайды. Арадан кемдер әллә юри. әллә саксыз кыландымы шунда: уктай очып барган туп Галиәхмәтнең тәрәзәсенә килеп бәрелде. Шуның артыннан ук авыл өстендә «яшен» яшьнәде! Галиәхмәт абый яшелле-күкле тавышлар белән кычкырып ихатасыннан чабып чыкты һәм малайлар өстенә ташланды. Тиле Галиәхмәтнең кулында... агач саплы тимер сәнәк иде! Куркудан малайларның берсе чалбар балагына «җылы су» җибәрде. Башы-күзе тонган малайлар чебендәй сибелешеп, шундук жан-фәрман йөгерделәр. Гаебең булмаса да. урам уртасында берүзең басып калу хәтәр иде. Тиле тукталыр, сине тыңлап торыр дисеңме! Әнә бит ул ничек ярсыган, йөзе куркынычлы кыяфәттә чалшайган. Кулындагы сәнәк очлары һаваны - ертып-ертып ала шикелле... Бу уйлар, күренешләр, кинодагы шикелле, мизгел эчендә чагылып узды. Ак-караны аермас хәвефле сәнәктән котылу өчен Шаһинур да бар көченә йөгерә башлаган иде. Тезләрен каната-каната, малайларның бер- ничәсе капка астыннан кереп шылды. Әнә. Самат та үзләренең капкасыннан кереп югалды. Сулышың бугазыңа ябышам дип торганда тагын күпме чабарга мөмкин болай? Шаһинур, кырт борылды да. Саматлар капкасына бәреп керде. Аяк астына керә язган тавык чырайлап читкә атылды. Өенә кереп бикләнгәндерме. Самат суга салгандай юкка чыккан иде Кай төшкә качарга да. башны кая гына илтеп тыгарга? Бу мәлдә Шаһинурның уйлары яшеннән дә җитезрәк хәрәкәт итә иде. Үч иткәндәй, тиле Галиәхмәт нәкъ менә Саматлар ишегалдына килеп керде һәм кергән шәпкә туп-туры лапаска узды. Шаһинур лапастагы печәнлеккә качып өлгергән, өс ген печән белән томалап, бушрак бер почмакка поскан иде. Тәгәрмәчтәй бөгәрләнеп яткан, сулышын тигезли алмый азаплана. Борында печән һәм коры тузан исе. .Галиәхмәт абый нидер мыг ырдана-мыгырдана агач баскычтан күтәрелә. Ямьсез игеп, гадәтенчә, кызу-кызу гына сүгенеп тә алгалый Менә анын сәнәге печән арасына батып керде Коры печәннен сабак-яфрак- ларын гишеп үтте дә, әле тегендә, әле монда кыштырдый сәнәк Корбанын эзләп капшана! Дүрз япьле сәнәк очына Шаһинурның язмышы эленгәндер, бәлки? Бер гаепсезгә җәза алу ахмаклык, ап-ачык дөреслекне аяк астына салып таптау була түгелме? _ Шуңа охшаш, шундый мәгънәгә якын сораулар умарта күчедәй кайнаса да. аларга җавап бирергә тамчы да вакыг юк иде. Курку, хәвеф, ниндидер илаһи кочкә ялвару, нәфрәт, яшисе килү —болар бар да нәни бер йөрәккә төшеп укмашкан һәм аны сикереп чыгардай дәрәҗәдә тибәргә мәҗбүр игкән иде Бәхеткә күрә, тиле Галиәхмәтнең сәнәге Шаһинурга кадәр барып җигмәде Язмыш аны килер көннәр, яшәү һәм үлем көрәшенең әле тагын да рәхимсезрәк булачак мизгелләре өчен саклап каласы итте, күрәсең. Иң кыйммәтлесе Шаһинур кешенең акыл һәм физик кимчелегеннән көләргә ярамаганлыгын аңлады 7 Тугызынчы класста укыганда Шаһинур хәйран гына буй тартып, үсеп, ныгып китте Йорг эшләрендә булышуны әйтәсе лә юк. уйлап карасаң, хәтта гармунда уйнау да аның өчен бер дигән физзарядка, мускул чыныктыру иде. Менә шуңа да мускуллары күзгә күренеп тыгызлана. йомрылана төште. Ходай биргән тазалык янына күңел көрлеген дә кигереп кушкач, аңарда кара чәчле, бите һәм күз-кашлары дөрес утыртылган түгәрәк йөзле, уйчан, сирпеп кенә елмая белгән, киң карашлы күңелгә ия булган яшүсмер Шәхесен тоярга мөмкин иле Авылда мотоцикл күренә генә башлаган еллар Таза тормышлы, акчалы, техниканың рәтен белгәннәр аны район үзәгенә бара да сатып ала. Кош канатыдай ике якка җәелгән руль, елкылдап торган фара һәм төтен уздыргыч торба, күн тышлы озынча утыргыч, бозау башына охшашлы бензин багы Махсус педаленә аяк белән тибәсең, гөрләп кабына да китә! Зәңгәрсу төтен бөркеп, тузан тасмасы ка гдырып урамнан мотоцикл белән узу бәхетле җаннар зше. Шаһинур акча тупларга булды Җәйге каникул җитү белән бригадир аңа кулыннан килердәй эш кушарга вә| ъдө бирде. Сука ярдәмчесе, аннары атлар көтү Ләкин моның акчасы бик аз. тиенләп кенә гөшә. чөнки хезмәткә күп очракта ашлык белән түләү каралган иде Нәкъ шул көннәрдә авылга ерактагы Мурманск шәһәреннән «Тәпәч - чәй» кушаматлы Сәегжан кайтып төште. Солдатта булган җиреннән шунда эшкә калган бу Өйләнмәгән егет. Өстендә яхшы киемнәр, аягында затлы шиблет моның. Гармунчы буларак. Шаһинур кызлар-сгетләр арасына иртәрәк барып керде. Дөресрәге, кичләрен җырлата һәм биегә ул аларны Сәегжан авыл кичләренә, туган як җырларына бик гә сусап кайткан иде. Клуб идәннәре үзен истә калдырырлык игеп нык басып, җегәр белән, бөтерелә-бөгерелә биеде ул. Шаһинурның гармунда уйнавын. зурларча сөйләшә белүен ярат гы Әллә шуңа инде, бер кон көндез егет булып килгән үсмерне үзләренә чакырып кертте. Ишегалды бакчасында җәйлеккә дип ясалган такта өстәл бар иде Шунда кереп утырдылар Ну. Шаһинур, сөйләп җибәр, синдә ни хәлләр? Татын бер ел укыйсым калды Укырсың Башыңны түгәрәк, лиләр ич синең Анысы инде. Сәетҗан абын, берәүнең лә башы шакмак түгел Кунакка кайткан Сәегжан бу тапкыр сүздән рәхәт гәнеп көлде генә Динары әнгә куйды — Шулаен шулай. Ләкин сәләт, осталык дигән нәрсәне Ходай төрле кешегә төрлечә өләшеп чыккан шул.. Бу хакта мәзәк тә ишеткәнем бар минем. Врачлар ике генералның баш миен тикшереп караганнар, ди. Беренчесендә сырлар хәйран мул икән Икенчесендә нибары бер сыр ярылып ята. ди. Беләсеңме нинди эз ул? — Юк — Фуражка эзе, тәпәччәй! Бу юлы Шаһинур елмайды: фуражка киеп йөрүдән бүтәнне белмәүче бушбугаз генералдан ачы итеп көлеп тә караганнар соң... Үзенә кушамат булып ябышкан «Тәпәччәй» сүзен исә Сәетҗан әнә шулай кәефле яисә бик нык ачулы чакларында гына әйтә, диләр. Сәетҗан абый берничә минутка гына югалды да өеннән балык кисәге алып чыкты. Түтәлдән генә йолкып яшь. таза, йомры суган әрчеде. Боҗрабоҗра итеп туралган балык, суган һәм яшел кыярдан табигать муллыгы, юмартлык бөркелеп тора иде. — Яшел төс яшисене, кызыл төс ашыйсыны китерә.— дип, суган кыякларын тәлинкәдәге ризыклар өстенә салды.— Яшисе килгәндә ашыйсы килә инде ул. Кызыл төс дигәне балыкка карата әйтелгән иде. Шаһинурның кызыл балыктан беренче тапкыр авыз итүе. Үзе тозлы, үзе татлы, токмачтай кисәкләрен тел астына салсаң, тәмам эри дә китә! — Бал эчәсеңме? Корт балыннан әти ясаган. — Юк.— диде Шаһинур уңайсызланып. — Әйдә, ярты стаканнан гына тешең кителмәс әле. дару булсын.— дип. Сәетҗан кружка төбенә бераз бал койды. Клубта, кеше арасында ни сорашып булсын соң. менә хәзер чит җирләр турында рәхәтләнеп сөйләтер чак иде Сәетҗан абыйны. Кунак егет үзе дә. тыңлар кеше барлыгына куанып, сүз арты сүзне борчактай сипте генә; — Андагы байлыкны белсәң иде син. энем! Ул балык, ул урман дисеңме! Аяк астында аунап яталар дисәң дә ялган булмас, валлаһи. Хәтта җир куеныннан гранитка хәтле чокып чыгаралар. Каенны бездә генә үсә. дип уйлый идем мин элек. Анда да каеннар күп икән. — Ә балыкны үзегез тотасызмы? дип бүлдерде Шаһинур, чөнки бу минутта күчтәнәч балыкның койрык тирәсен каезлап маташа иде ул. — Алдар хәлем юк. мин үзем балык комбинатында эшлим. Без анда тотып китерелгән мал белән кайнашабыз. Мичкәләп тозлау, ыслап киптерү. консервлау дисеңме — төрлесеннән эш иткән бар. — Сәетҗан абый, алайса кылыч балыкны да күргәнең бардыр синең? — Бар. әлбәттә. Музейларда яткан елтыр кылычтан ким түгел алар. — Ә ике күзле камбала буламы? — Була, ник булмасын, андыйлары күбрәк диңгез төбендә яшиләр... Мавыктыргыч булды Сәетҗанның сөйләгәннәре. Бер урында Шаһинур үзе дә гыйлемен күрсәтеп алырга җай тапты. — Беләсеңме. Сәетҗан абый. Арктика бозлары елына оч миллиметр тизлектә коры җиргә таба якынаялар икән’ — Китче, менә бу кызык! Тә-әк..—Сәетҗан ничәмә-ничә балыкны саңагыннан алган бармаклары белән чәч артын кашып куйды.— Шулай да ул бозлар Мурманскига килеп җитсен өчен фәлән миллион ел кирәк булачак икән әле. Тагын байтак сөйләшеп утырдылар. Шуны ачык сизде Шаһинур аның авылдашы тегендә акчаны мул эшли булса кирәк. Мотоцикл гынамы сиңа, машина алырга ук җыенадыр әле ул. белмәссең Шаһинур мотоцикл алырга теләге барлыгын, шуңа күрә урак өсте җиткәч тә комбайнчы ярдәмчесе булып эшләячәген сөйләп бирде. Бу сүзләрне Сәетҗан үтә игътибар белән, күзләрен каядыр еракка төбәп тыңлады. Аның хөкеме кискен, ышандыргыч иде; - Алай икән. Ә беләсеңме, колхозда чәчең белән жир себерсәң дә кулыңа рәтлс-башлы акча кермәячәк синең Иң яхшысы, давай, безгә эшкә кил син! Көтелмәгән бу тәкъдимне Шаһинур икеләнү катыш куанып, дулкынланып кабул итте. Менә бит нинди зур кешегә саный аны Сәетжан абыйсы! — Танышлар, дуслар күп минем анда. Сиңа яраклы гына эшне табарбыз, дип тә өстәде әле. TaibiH бер кат бар ягын үлчәп киңәшкәннән соң мәсьәлә хәл ителде: Шаһинур Мурманскта эшкә китәчәк! Барып җитми торып, бу хакта әти-әнисснә әйтмәскә булды. Ундүрт яшьлек улларын тора салып ни йөрәк белән шундый ерак юлга жибәрсен ди алар Соңыннан, шәһәргә барып урнашкач. Шаһинур хат белән хәбәр итәр, i ынычландырыр. хәлне аңлатып бирер үзләренә. Тәвәккәллек — изге эш. дигәннәр ич Сәсгжан юлга бераз акча калдырды һәм икс кон алданрак китеп барды. Мәскәүдә керәсе жирләре, күрәсе кешеләре бар икән анын Шундагы адресын язып калдырды Алар, сер саклый белгән ике авылдаш. Мәскәүдә,очрашырга. юлның калган өлешен аннары бергәләп дәвам и I әр) ә сөйләш Iеләр. Казанда! ы туганнарына кунакка дип киткән Шаһинур аларның берсенә дә кереп тормады, билгеле, автобустан төшү белән шәһәрнең тимер юл вокзалына ашыкiы Касса тәрәзәсенә чира! зур иле. түзде, ахыргача басып торды. Ярым авылча, ярым шәһәрчә киенгән үсмергә бөдрә сары чәчле түти кырын карап алды да Мәскәүгә хәтле бер билет бирде Шунысы гаҗәп: Шаһинур үзен гаять тыныч, ипле һәм зурларча гота. күңелендә курку дигән нәрсәнең әсәре дә юк иде Мона анык сабыр холкы, һәм үз акылы белән эзләп тапкан тәҗрибәсе ярдәм итә чөнки ул үтә кайгырган, борчуга сабышкан чакларда йөрәк һәм баш миендәге күзәнәкләрнең ныграк тузасын яшыән үк аңлап алган иде. «Казан Мәскәү» поезды ки!әргә ике сәгать чамасы вакыг бар әле Казанда беренче тапкыр гына булуы түгел, якында! ы «колхоз базарын тамаша кылып килде, коньяк кояшының нурын гчеп үскән карбыз телеменнән авыз итте Аннары чират мөрожныша жнi ie . Татлы, тансык ризыклар кәефенә хуш килде. Менә. пиһая!Ь. келтер-келтер килеп, билгесез авыл һәм станцияләрне арпа калдырып, поезд Мәскәүгә чаба Вагон тәрәзәсеннән чи!-я! җирләрне, аның минут саен алышынып юрган чуар манзараларын күзәтеп барган Шаһинур юлдашларына ш ьгибар да итмәде. Тегеләр дә аргык сүз катмыйча, кайсы китап укып, кайсы пешкән йомырка ашап, яисә шулай ук тәрәзәгә төбәлеп, һәркапсы үзенә бер шөгыль ташы Юл барганда кайчак уйланып, тик удырып барудан да зуррак шөгыль юк. Күрше бүлемнәрдә кемнәрдер сөйләшә, карт суга Ятак-угыргыч капкачларының шапылдап ачын аны ишетелгәли Радиодан ниндидер моң агыла Кич якынлаша. Ваюн эчендә ярым карашы у 1 лар кабына Шаһинур костюмын салып элде, өске катrai ы урыша үрмәләде Яшь чакта ястык кирәкме соң төшләр дә күреп тормыйча, сәламәт йокы белән иртәнгә кадәр гөмлоп йоклады ул Перронга килеп төшкәч тә кешеләрнең һәм поезд.тарның күплегенә хәйран кал ты Мәскәү чынлап та зур иде. я! һәм таныш lyic 1 иле аның өчен Мәһабәт биналар, шуларның күккә чөелгән гөмб.иләре сине сиг- дермн генә кысрыклый, өстеңә аварга юра шикелле Мәйданда күпмедер басып, тирәюньне күздән кичереп чыкканнан соң. Шаһинур костюм кесәсенә үрелде Адресны aawpia. шунда өйрәтелгәннәр буенча тизрәк Сәетҗан абыйны эзләп табарта кирәк Чү* Түш кесәдә ни адрес, ни акча күренми иде Кесә гөпендә жн i гәр генә уйный конверты-ние белән барысын бергә чәлдереп киткәннәр Хәерес ч сәфәр булып чык!Ы микәнни бу? Мондый чакта чәбәләнү, уңга-сулга чәчелү килешмәячәгсн аңлады Шаһинур Бер белмәгән кешеләр уратып алырлар да: «Ни булды?» — дип сораша, кызыксына, ахыр чиктә кызгана башларлар. Кирәкми, алга таба нәрсә эшләсен Шаһинур үзе уйлап табар. Иң яхшысы — милициягә хәбәр итү. Юкса болай бер тиен акчасыз- нисез. ярты-йорты русчаң белән кем каршына барып сүз кушмак, ярдәм сорамак кирәк? Озын буйлы, житди кыяфәтле, кулына аклы-каралы махсус таяк аскан бер сержант машиналар хәрәкәтен барлап-күзәтеп тора иде Чарасыз калган Шаһинур, ике дә уйлап тормастан, аңа таба атлады. Төз-төз басып килде дә яланбаш килеш кенә честь биреп, әйтеп салды: — Товарищ милиционер, мои деньги сп ............! Бу урында Шаһинур авыл мужикларыннан ишеткән һәм нәрсәңнедер урлаткан чакта гына әйтелә торган «урычча» сүзне авыз тутырып әйтеп ташлаган иде шул. Сержант яшь кенә бу «визитер»ның кыланышын баштарак аңламый торды Аны баштан-аяк күздән кичергәч, кайдан икәнен сорагач кына хәлнең ниндирәк булуын чамалады: аның алдында йә адашкан, йә өеннән чыгып качкан үсмер басып тора Нәкъ шул сәгатьләрдә Шаһинурның әнисе әле яңарак суелган, чиста ак чүпрәккә төрелгән сарык түшкәсен күтәреп Казанга китте. Исәбе—шуны сатып, мотоцикл маясына бераз акча юнәтү, каладагы туганнарының хәлен белү, аннары улы Шаһинур белән өйгә әйләнеп кайту иде. Шәһәр халкы, бигрәк тә мөселман өммәтеннән булса, суйган итнең сыйфатын, төс-кыяфәтен аера белә. Сарык түшкәсен базарда чират торып. тиз арада алып та бетерделәр. Эше беткәч тә Сафия апа иң элек Бишбалтадагы ир туганына юл тотты. Шаһинур аларда юк иде. Хәл- әхвәл белешкәч, сөйләшә-сөйләшә чәйләр эчкәч. Суконный ягында яшәүче кыз туганнарына кузгалды. Шаһинур анда да юк иде. Саулык- иминлек сорашкач, чынаяк тәлинкәләре бушагач, тәгаен шуларда ятадыр әле, дип уйлап, Спартак урамындагы өченче туганнарына ашыкты. — Исәнмесез! Шаһинур сездәме? — диде керә-керешкә, тегеләрнең сәламне алганнарын да көтеп тормыйча «Юк»—дигән сүзне ишеткәч, Сафия апа тәмам коелып төште, ике кулы белән йөзен каплады. — Ни булды соң, аңлатып сөйләче, туганкаем? Сафия базарга килүен, Бишбалта һәм Суконныйда булуын, ана кадәр бер кон элек Шаһинурның Казан!а китеп баруын түкми-чәчми сөйләп бирә дә. инде нишләргә дип, туганнарына инәлә. «Улың — эскерт арасына төшеп югалган энә түгел, табылыр».— дип юаталар аны. Кул астындагы телефоннан шундук милициягә шалтыраталар. Эзләнү, дежур оперативникларны аякка бастыру — болар бернинди дә нәтижә бирми Төн уртасында Мәскәү Казан милициясе белән элемтәгә керә Сафия апа улының табылуына бер куанса, икенче яктан аның Мәскәү тикле Мәскәүгә ни өчен китеп баруын аңлый алмыйча газаплана. Шулай итеп. Мурманскига сәфәр тоткан Шаһинур, ярты юлдан борылып, ике-өч көн дигәндә киредән туган авылына тып итеп кайтып төште. 8 Авылның үзенә хас яшәү рәвеше, үз моңы, үз ритмнары бар. Нинди генә авазлар белән тулыланмый ул! Сыер мөгрәве, кәжә-сарык тавышы, каз-үрдәк һәм әтәчләр кычкыруы, машина-трактор гөрелтесе, тимер чыңы, чалгы зеңләве. балта-пычкы жыры. яфрак шавы, сулар челтерәве. кешеләр сөйләше — шуларнын барысын ла үзендә туплап, түкми-чәчми мөлдерәмә саклап тора авыл Әгәр кешеләр ныклап анлый һәм күрә белсәләр, авылның мең авазлы орган сыман гүләп торуына төшенми калмаслар иде Боген бәла шунда: аларның моны аңларга теләкләре дә. вакытлары да юк Иртәдән кичкә кадәр диярлек эшкә, хезмәткә, дөньяның эреле- ваклы мәшәкатьләренә күмелгәннәр. Аларда тормышка сусау, хезмәттән ■ әм табу, дөнья рәхәтлекләрен татып калу омтылышы көчлерәк шул. Алар өчен хакыйкать ой түрендәге миләш, абзар читендәге ак мунча, лапас артындагы бәрәңте бакчасы кебек гап-гади бер нәрсә Шагыйрь яисә музыкант зәңгәр күктә тургай күрсә, ана башындагы эшләпәсе төшкәнне дә сизмичә озакозаклап мөкиббән китәр иде. Игенче сыйфатындагы авыл агаеның болай «кәнфитләнеп» торырга теләге дә. мөмкинлеге дә чамалы ул жир сукалый, ашлык чәчә, буразна ерта Шулай да тургай жырының мәгьнәсен ачык төшенә, сүзсез-нисез генә жанына сеңдерә ул: игеннәр уңа күрсен дә еллар имин торсын! Башаклар тулышканга кадәр әле бәрәкәтле итеп яңгырлар ява. күзгә күренеп үлән күтәрелә, болында тыгызланып печән өлгерә Жәй уртасы житкәнне искәртеп, печән өсте якынлаша Шаһинур аякларын салындырып арбага утырган Тезләрендә каешлы гармун чайкала Арбада әле тагын дистәгә якын ир-егет бар. һәркай- сының кулында өскә карагын бастырылган чалгы Чүкелгән, кайралган. әле кичә генә ярты болынны айкап салган шома чалгылар һавада яшен укларыдай елтырашып бара. Күңелле, дәртле сәфәр Әнә шулай күмәкләшеп болынга печән чабарга барышлары Мондый чакта ничек инде жырламый түзәсең, ди! Арадан кемдер көчле тавыш белән жыр башлый Жир шарлары түгәрәк Шул түгәрәк эчләрендә Яшик, дуслар, бергәләп. Аның сүзләрен башкалар күтәреп ала Жыр дәртләндерә, күңелләрне якынайта, зур эшкә тотыныр алдыннан беләкләргә көч өсти Хагын-кыг. яшьҗилкенчәк утырган арбаларда бөтенләй икенче күренеш көнозын покос арасында уйнаклыйсы кул тырмалары иртәнге һаваны согеп бара Шул яккарак карап, ирләрнең берсе жыр телендә аларның йөрәгенә ут салырга тели: Алан җирләр тал гына. Кызлар аузы бал гына Кызлар аузын суырып үпсәң. Сырхау башын сау була Кызлар уңайсызланып, хатыннар исә шелтә катыш елмаю белән җавап бирәләр Ир-егегләр дә бер-бсрсенә карашып, мәгънәле генә елмая. күзләрендә мутлык, йөзләрендә горурлык чалымы Жыр. усн-кө гке ботын уртасына төшеп җиткәнчегә кадәр дәвам игә Берзаман болында чалгылар чыжлый башлый Хатын-кыз покос арасында жиңел тырмаларын уйната Үсмер малайлар, ярыша-ярыша. ат белән печән тарттыра Өлкән агайлар, билгеле инде, кибән салу кебек дәрәҗә ie эш белән мәшгуль. _ „ , Ак кү гмәкте ирләр, җилкәнле көймәләрдәй тезелешеп, соңгы тугайлыкка кереп киттеләр Чалг ысын гайрәт ге селги-селтн. иң алдан көрәшче Гайнулла бара Бер-беренең үкчәсенә басардай булып, аның артыннан башкалар хәрәкәг төнә Кулыңда чалгы икән, анын белән селтәнүнең мәгънәсе булырга тиеш. Ул мәгънә — синең табигать баласы булуың, рухыңның азат, юнеңнең сәламәт булуында. Газраил кулындагы чалгы беркайчан да андый мәгънәләрне аңлата алмый. Печән чабу—гаять авыр эш Ләкин ул туйдырмый, киресенчә, рухыңны күтәрә, килер көнгә ышаныч өсти Кешеләрне берләштерә, якынайта, мәрхәмәткә өйрәтә сыман... Быел печән чабуда беренче тапкыр чын-чынлап катнашкан Шаһинур шундыйрак уйлар кичерә иде. Покоены таза, көчле ирләр кебек киң алдыру турында хыялланасы юк аңа. Ләкин көченнән килгәнчә селтәнә бирде Чалгыны йөрткәндә аз гына төгәлсезлек җибәрдеңме, ул сөрлегеп китә, үткер очы белән җиргә кадалырга да күп сорамый. Менә шушы осталыкны саклау һәм башкалардан калышмас өчен күп көч куярга туры килә. Шаһинурның маңгае тирләп чыкты, күлмәге аркасына ябышты. Берничә сәгатьтән соң ул хәйран гына талчыкканын сизде. Ярый әле вакытында: «Әбәткә!» — дип кычкырып өлгерделәр. Төркем-төркем кайсы кая урнашып, түгәрәкләнеп, бар булган ризыкларын табын уртасына чыгарып, әбәт ясадылар. - Ашаганны сеңдерә белегез, черем итеп алсагыз да ярый,- дип. малай-шалайга киңәш бирде Гайнулла абый һәм, берничә иптәшен ияртеп. су буендагы таллыкларга таба китте. Анда алар кичә кичтән үк шалаш корып, төбенә хуш исле коры печән түшәп куйганнар иде. Шалаш икән шалаш, әмма ял вакытында аның тирәсенә берәүне дә якын җибәрмәделәр. Шадра йөзле, чәчләрен кыйгач косынка белән бәйләгән Фаягөл апаның таллыкның икенче башына кереп киткәнлеге күренде. Баласы булмауны сылтау итеп, күрше авылдагы ире аерып кайтарган, дип сөйлиләр аны. «Чая гөл» дип тә җибәрәләр үзен. Бу хатын турында төрле «легенда»лар да ишетелгәли Ләкин, кемдә кемнең эше бар дигәндәй, сөйлиләр дә оныталар, тормыш үз көенә ага бирә. Киткәндә Шаһинурның колагына: «Ярты сәгатьтән шалаш янына килергә онытма...» — дигән иде Гайнулла абый, бер читкәрәк ымлап. Нию чакырды икән? Әйтер сүзе бардыр. Гармунчы булгангамы. Шаһинурны үз итәләр ич. Зурлар арасына эләгүнең үз кызыгы, дәрәҗәсе бар әллә ниләр күрәсең, әллә ничаклы яңалык ишетәсең. Башкалар итътибарын җәлеп итмәс өчен. Шаһинур иң элек Мишә буена төште. Аннары яр астыннан барды-барды да. сөзәк урындагы комлыкны кистереп, таллыктагы шалашка таба атлады. Таллык эчендә рәхәт, җиләсрәк иде. Яшел өчпочмакны хәтерләткән шалаш эченнән, чалбар сәдәфләрен төймәли-төймәли. Гайнулла абый чыгып килә иде. - Килдеңме, молодец,— диде ул һәм ялангач тәненә нык ябышкан печән кисәкләрен кулы белән кагып төшерде. Аннары, шалаш авызына ишарәләп, ярым пышылдауга күчте: Син инде тартынма, бала-чага булма... Кайчандыр барыбызның да баштан кичкән эш... Шаһинур, ниһаять, аның бу ымын аңлады, ләкин тыштан аңлама- мышка салышкан кыяфәт ясады. Бар. бар! Сынатасы булма... Курыкма, миннән сүз чыкмас! Шаһинур үзен кулга алырга тырышты. Ләкин башында. «Нишләргә? Керергәме, юкмы?» — дигән утлы сораулар туктаусыз бәхәсләшә иде. Чынлап та, нишләргә соң? Керми каласың икән, җебегән дип күзеңне дә ачырмаслар. Керәсең икән, анда үзеңне ничек тотачагың турында уйларга кирәк. Шаһинур гаҗәеп бер тәвәккәллек белән соңгысын сайлады. Ахыры ни белән бетәсе дә ачык булмаган билгесезлек аны үзенә суырып алды. Керми калуга караганда шалаш ишегеннән атлап узу күп яктан дөресрәк булачак иде. Печән сабакларын кулы белән аерып, эчкә узды. Ярым караңгы шалаш эчендә, дөресрәге, печән түшәлгән урталыкта. Фаягөл апанын йөзе-гәүдәсс шәйләнде. Гаҗәп: ул. аккош канатыдай аксыл беләкләрен ике якка ташлап, гигез сулыш алып, тынсыз, хәрәкәтсез ята иде Болан тораташтай басып тор уның мәгънәсе юк. нидер эшләргә кирәк, билгеле. Шаһинур апа якынрак килде, янәшәсенә килеп тезләнде. Хатынның ярым ялангач тәненнән кайнарлык бөркелә иде Менә ул күзләрен ачты, кулы белән кофтасын һәм юбка итәген төзәткәлөп. тәнен каплаштырды. Юк. ничек Уаласыннар— чит бер кешегә, мондый гадәттән тыш эшкә Шаһинурның, кулы күтәрелми Акылы һәм ихтыяр көче кушканча, ул аның оелән турысын, күңелендәгесен әйтеп сөйләшергә тиеш Бары шул. Күрәсен күргән, гору ыш тәҗрибәсен җитәрлек туплаган Фаягөл апа аны. шәт, аңламый калмас — Фаягөл апа. . — Әү. үскәнем! - Сез миңа ачу ланмыйсызмы? — Юк. юк. сөй тә мин сине рәхәтләнеп тыңлыйм Хатын, күтәрелә төшеп. Шаһинурны максатсыз-нисез җинелчә генә кочып алды, ләкин кайтарып бер сүз дә әйтмәде Сезгә. Фаягол апа. бер генә кешегез булса, яхшырактыр ич — И акыллым. яхшы ирләр теләсә кайда аунап ятмый шул. бик беләсең килсә Юкса үзегезгә читендер болай яшәүләр дим Абау, җаным, бу дөньяда мине дә аңларга тырышучылар бар икән әле! Бу юлы хатын торып ук утырды һәм йөзен куллары белән каплады. Аның кул бармаклары арасыннан пышылдап диярлек әйтелгән ачынулы сүзләр саркып чыкты: «Ир хатыннарыннан әр ишетеп яшәүләр әллә бик җиңел дип беләсеңме .мина?» Фаягөл ана. әнә шул хәлендә үсмернең тезләренә капланды, эчтән генә үксеп елый иле бу минутта Менә сиңа «Чая юл» апа! Кеше күңелен аңламассың... Тәкъдир кушуы белән инде ир куенында булып өлгергән хатын Шаһинурның яшь икәнен дә, намуслы булуын да аңлый иде Шуңа да ул габигый сафлыг ын саклый белгән үсмергә ачуланмады, сүз әйтмәде, нәкъ менә шушы халәтендә генә була ала тор1ан әлеге эчкерсез сөйләшүне берәүгә дә чишмә'.- ко, сер итеп сакларга эчтән генә ант итте. Тынычлангач. саубуллашыр алдыннан Син әле алда үз мәхәббәтеңне табарсың, мин ышанам, диде. Ә хәзер бар. кеше-кара күргәләгәнче. тизрәк иптәшләрен янына йөгер Шаһинур шаг ашка атлап керер алдыннан да мондый ук тетрәнү, дулкынлану кичермәгән иде. Ул сагышлы төсләрдән торган ниндидер ачыш ясады үзе өчен, ләкин моны тел белән берничек тә аңлату мөмкин түгел иде. Җен кебек көчле Гайнулла абый касрылып-каерылып сошы покос- ларны чаба. Гаҗәп зирәк кеше булып чыкты ул соңыннан шалаштагы хәлләр турында ни Фаягөлдән. ни Шаһинурдан тел тибрәтеп берни сорашмады. Аңа т еге көнге чын дөреслекне белергә язмаган иде. күрәсең. 9 Урга мәктәп тәмамлагач. Шаһинур кулына өлгергәнлек аттестаты алды. Бу вакытта аңа унбиш яшь тулган иде Нинди һөнәр сан гарга. кая I ына укырга китәргә соң. дип төрлесен уйлап-уйлап карады да. Казанның музыка училищесына барырга булды Училищеның адресы кулда иде. Анда иң элек нинди дә булса уен коралын га уйнатып карыйсылар икән Менә шунысын да җиңеп чыга алсаң, аннары алдагы имтиханнарга уздырачаклар, ди Шаһинур, гатьян гармунын да ү:.с белән аласы итте анда әллә бар. әллә юктыр ул. кем белсен Сафия ана Шаһинур барып керәсе туганнарына хәл кадәренчә авыл күчтәнәчләре төреп тыкты, күп итеп сәлам әйтергә кушты Озата чыкканда үзенә генә ишетелерлек итеп әйтте: — Син тагы, улым, теге чактагы кебек, югалып, безне борчулы итә күрмә, зинһар! — Юк ла, әни,— диде Шаһинур, ул чактагы гаебе өчен хәзер кызарып Кулдагы гармунны күрәсең ич, мин бит бу ю лы тәгаен укырга дип китеп барам. Олы юлның кирпеч будкасы каршына автобус килеп туктады Шаһинур шундагы буш урыннарның берсенә кереп урнашты Йоклыйм дисәң дә. уйланып барам дисәң дә вакыг җитәрлек иде. А яда утырган бер әби кулына кечерәк кенә каен себеркесе тоткан. «Маши ча исе ярамый кана, күңел болганмас очен шифасы бар» — дия-дия себеркесен әледән-әле иснәп куйгалый. Урман-кырда саф һава иснәп, чишмә сулары эчеп, чын икмәк ашап үскән әби-бабайларның машина исләрен өнәп җиткермәве табигыйдыр, күрәсең. Машина моторының тигез гүләве тәнне оета, ләкин Шаһинур йоклап, йокымсырап бара торганнардан түгел. Ул үз уйларына бирелде, шулай иткәндә юл да кыскара төшә. Шаһинурның Казанга укырга җыенасын белгәч, әтисе, тегеләй бул, болай булг дип акыл сатып маташмады, сүзен кистереп әйтте: — Бик кәҗәләнеп торсалар, ялынма, улым Тот та кире әйләнеп кайт! Авылда үги булмассың... Нигә болай шик белдерде әтисе? Улына ышанмавымы, әллә бүтән сәбәпләр бармы? Керер, әйбәт кенә укып та китәр, зур музыка дөньясына аяк басар —менә шуңа ышана Шаһинур. Әгәр ышанмый икән. Казанга болай күтәренеп, дәртләнеп баруыңнан ни мәгънә. Кызык моңа кадәр Шаһинур үз киләчәге турында болай ук ныклап, бөртекләп уйламый иде. Мәктәп һәм балачак еллары гамьсезрәк булган, анда ничектер сорау-җаваплар ташкыны алдыңа күпЕ акыт әзер килеш бирелә иде. Хәзер менә күп нәрсәләрне үзбаш уйларга, хәл итәргә кирәк Курчак кына көнозын шөгыльсез-нисез бер почмакта утыра ала. Ә кешегә эш, һөнәр, мавыгу һәм барыннан да элек торм ышны ярата белү кирәк. Мин кем? Минем урыным кайда булырга тиеш? Бер телем икмәк ашыйсың икән, ул бурычыңны кайчан, ничек кайтарырга уйлыйсың? Кешенең үз-үзен һәм үзендәге мөмкинлекләрне эзләве шулай башлана булса кирәк. Өч сәгатьлек юлны җилдереп узганнан соң. автобус шәһәргә килеп керде. Тукталышларның берсендә Шаһинур трамвайга күчеп утырды. Бераздан ул Суконный урамындагы туганнарында ак май ягылган булки белән чәй эчеп утыра иде. Икенче көнне музыка училищесын һәм андагы үзенә кирәк бүлмәләрне эзләп тапты, документларын тапшырды. Коридорда күбесе нәкъ аның шикелле яшьләр иде, хәер, олыраклар да күренә. Кызлар аллы- гөлле итеһ матур киенгән, арадан берсенең ак, озынча бармаклары аеруча нәфис күренә Яшенә күрә шактый тулы-таза бу кызның өстендә алды ерыклы кара юбка иде. Йөрешләре дә нәфис икон моның. Юбка ерымы ачылып-аһылып киткән чагында, ымсындырып, талкандай ак тез башлары күренеп ала Күзәтүчәнлеге өчен оялып, син монда шуны күрер өчен килдеңме дип. Шаһинур үзен эчтән генә битәрләп тә алды Конкурс бүлмәсенә керәләр дә чыгалар. Кемдер елмаеп, кемнәрдер елапмышкь>лдап чыга. Менә Шаһинурга да чират җитте, аны чакыралар Бүлмә эчендә кызыл постау җәелгән өстәл артында бер ир кеше, ике хатын-кыз утыра иде. Бер почмакта чем-кара төстәге пианино. — Исәнмесез... Тегеләр баш кагып кына җавап кайтардылар Кудындагы гармунын Шаһинур тартмасы-ние белән бер читкәрәк куеп торды Үзе өстәл кар- 120 шындагы ялгыз урындык ка килеп утырды. Русчалатып сорау бирә башладылар Яраткан композиторларын? Салих Сәйдәшев. — Тагын кем? Рус композиторы Чайковский. Тагын? диде иң кырыйда утырган хатын һәм. жавап биргәнне дә көлмичә, сүзен дәвам итте.— Нәҗип Җиһанов иҗатын яратасыңмы нинди әсәрләрен беләсен9 - «Алтынчәч» операсын Ярар Ә нинди уен коралларында уйный беләсен? Гармунда, диде үсмер егет тыенкы горурлык белән. — Уйнавын тынлап карыйк булмаса. дип тәкъдим кертте ир кеше Шаһинур урыныннан т орды, гармун тартмасын чертләтен кенә ачты да кулына тальянын аллы Нәрсә уйнарга? Мондый җитди сынау вакытында үзенең иң яраiкан коен уйнарга гиенпер ул. әлбәттә. Шаһинур шулай уйлады, бер-ике теленә баскалап гармунның сулышын тикшергәндәй и> гс дә уйнап җибәрде. Тальян күрекләре арасыннан тургайлар күт әре пеп чыкты да канат җилпи-жилпн сайраша башлады шикелле. Бүлмодә яңгыраган дәртле, көмеш авазларга кояш нуры, тәгәрмәчләр келтерәве, чалгы чыны, сабантуй сөлгеләре җилфердәве, гомер мәгънәсе гагын-гагын әллә ничаклы моңнар керен тулган иде. Тегеләр ни чек аңлагандыр, үзенең уймавында әнә шул төсмер-бизәкләрне барлык күзәнәге белән тоеп, үсмер егет «Алмагачым» көен өздерә иде Янындагы ике хатынның ис китми генә битараф утыруларын күреп ир кеше хәлне төзәтергә ашыкты - Инде хәзер озынрак кой уйнап кара Эретәсе, эретәсе иде бит бу хатыннар йөрәгендәге битарафлык бозын! Шаһинур сыт ылмалы-салмал хәрәкәтләр белән «Тан атканда» көен сызып җибәрде Боз хәйран тина эреде кебек Хатыннарның берсе үзалдына саран тына елмаеп за куйды Ләкин икенчесенең маскадай йөзендә үзгәреш сизелмәде — Аттестатыңа җырдан «биш т>ле билгесе куелган Ә нота дөресләре кердеме соң сезгә? диде ул. сөрм.э тарткан күзләрен зур ачып — Юк. дәрестә безгә яңа җыр рана өйрәтәләр иде — Димәк, көйләрне нотадан ка pan уйный белмисен9 - Юк Бу хагын шушы өчәүнең арасында башлык иде булса кирәк. Шаһи нурның соңгы җавабыннан соң нәтн.кә ясарга ашыкты Иптәшләр, мин кандидатураны үткәрә алмыйм Алевтина Сергеевна, егетнең ишетү һәм тоемлау сәләте искиткеч югары күренә, бәлки, чыгарма рәвешендә Ир кешенең әйтә башлаган сүзләрен бүлдерүне кирәк гапты хагын Безгә имтихан кагыйдәләрен бозарга ярамавын яхшы беләсездер Инструкция! Шаһинур эшенең барып төртелгәнен, инде аны алга таба берничек тә этеп булмаслытын аңлады Кешенең язмышын, ге тәк-омгы тыш тарын ггргы юлда бер сүз белән менә ничек ансат кына туктатып була икән* Олеге инструкция дигәннәрен җиңә яисә үтгәртә ала торган коч юк м'нкэнни соң дөньяда? Тынлык урнашып а тлы Ир кеше сү зенең үтмәвенә уңайсызланды булса кирәк ку т хәрәкәте бс гән Шаһинур ны үзеггәрәк дәште - Сип. егет, борчылма, лиле ул бу юлы саф татарчата күчен Күңелеңне гөшермә Музыкага сөлвтле икәнеңне жүфөм Безнең кейдор неп тәмен тоеп, ү зенчә тек те итеп уйныйсын Нотага өйрәтмәгәннәр икән монда синең гаебен юк 5 чи гищега шунсы з алмыйлар бездә Ниш тисен бит . инструкция кушмый Чү, әтисе нәрсә дигән иде әле: «Кәҗәләнеп торсалар, ялынма, улым...». Йөз чакрым читтәге Казан каласында ниләр буласын алдан ук белеп торды микәнни ул? Үгет-нәсихәтнең икенче өлешен дә исенә төшерде: «Авылда үги булмассың». Инструкция кушса-кушмаса да, Шаһинурның тизрәк урамга чыгасы килә иде... 10 Туган авылына кайтып, бер ел чамась! клуб мөдире булып эшләде Шаһинур. Ходай бирмеш бәхет белән буй-сын. гәүдә, ныклык ягыннан кайбер иптәшләрен уздырып та җибәргән иде инде ул Ә аннары язмышы бүтәнчәрәк юлдан китте аның. Күршедәге Куш- төбәк сигезьеллык мәктәбенә физкультура укытучысы кирәк икән. Уналтысын тутырып, әле яңарак кына паспорт алган Шаһинурны шунда эшкә чакырдылар. Мәктәп директоры Садри С-элмәнович ипле, кешенең хәленә керә һәм тел яшермичә турыдан сөйләшә торган педагог иде. Бер утырып сөйләшүдә уртак тел таптылар Яшь кенә булса да. егеттә сәләт һәм тырышлык барлыган бер күрүдә аңлап алган иде ул. «Өметле, перспективалы кадр булачак»,— дип нәтнҗә ясады Боерык язганчыга кадәр, киңәшеп а лгандай итте: — Сәгатьләрең әллә ни күп чыкмый, энем. Әллә җыр дәресләрен дә сиңа өстикме? — Юк, Садри Сәлмәнович, балаларны надан калдырасым килми.— диде укытучы буласы егет, үгетләргә урын калдырмаслык итеп.— Махсус белемле кеше табылыр әле. Үземнең аыыз пешкәне бар... Яшереп тормады Шаһинур, узган ел музыка училищесына баргач, ярты юлда ничек итеп абынганын сөйләп бирде. — Эһем-м...— диде мәктәп директоры, егетнең ихлас сөйләвенә сокланып һәм мәгънәле генә тамак кырып —Музыка белеменнән дипломы булганнар авыл мәктәбенә бик тәтеми шул ул. — Ә болай, әгәр кирәксә, баян €5ар минем. Тәнәфестә һәм концертларда уйнармын анысы,—диде Шаһинур. Баян гына түгел, ул инде бер ел эчендә мотоцикл сатып алырга да өлгергән иде. Авыл эчендә әллә нм күп йөри алмыйсың, ихтыяҗ юк. Менә кайчан кирәге чыкты «тимер мөгезле» матайның! Көн дә иртән мотоциклына атлана да мәктәбенә чаба Шаһинур. Ике тәгәрмәчле мата- ен биш чакрым ераклыктагы Куш төбәк мәктәбе каршында! ы Кәримә әбиләргә кертеп куя, болонь плащы н салып өстен-башын кага, чистарына да дәресләренә китә. Садри Сәлмәновичның яратып, кат-кат әйтә торган сүзләре бар коллективка. Плансыз дәрес, иптәшләр, балтасыз килеш урманга агач егарга барган шикеллерәк,— дип кабатларга ярата ул.— Андый дәреснең мәгънәсе югала Моны сезгә рәсми тайбәтне сатарга кай арада өлгердегез шулай? Юк. гайбәт түгел, әйбәт нәрсә турында сөйләштек Безгә «Галиябанумда Хәлил ролен уйнаучы кеше кирәк. Син шуңа риза булсаң иде. Шаһинур! — Артистлыкка исем китми китүен. Әгәр инде Галиябануны үзен уйнасаң, уйлап карармын. Мөслимә тыенкы гына көлеп куйды — Анысын карарбыз инде. Шаһинур. Сөйләшә-таныша торгач, шунысы да ачыкланды Мөслимә әнисе белән генә яшәп ята икән. Сугыштан кайткан әтисе, ярасы кузгалып, кызына өч яшь тулар-тулмас вакытта дөньядай китеп барган. — Сугыш әтиемне тартып алды минем .—диде Мөслимә бөтенләй үзгәреп, тулган айдай моңсуланып. Еламас өчен иреннәрен кысканга күрә, ул озак кына сөйләшмичә барды. . Шаһинур репетицияләргә йөри башлады. Атна-ун кон чамасыннан соң белдерүләр тактасында мондый игълан пәйда булды: «Бүген кич клубта авыл үзешчәннәре көче белән Мирхәйдәр Фәйзинең «Галиябану» драмасы күрсәтелә. Рәхим итегез!» Колхоз эшенә дисәң амбар-фермада. үз хуҗалыгында дисәң, тер- лекабзар тирәсеннән бушамаган, эшнең үзен куркытырлык итеп батырып эшли белгән апайлар рәешкә генә саклап тоткан яхшы киемнәрен •киеп, клубка җыйналдылар. Саф-саф тезелгән агач урындыкларның алгы рәтләрендә, чөкердәшеп, хәл-әхвәл сорашып, алар утыра. Урманда, басу- кырда җәй буе умырып эшләгән ир-атларга кышын эш-мәшәкать шактый кими төшкән була. Шуңаргамы. әллә узып барган яшьлекләрен озайту өченме, кышын алар клубны аеруча үз итәләр. Спек1акль. кон- церт-мазар булганда урынны арткырак рәтләрдән сайларга тырышалар, чөнки анда бүрекне салмыйча да утырырга мөмкин. Сәхнә алдын тиктормас малай-шалай шөпшәдәй сырып алган. Барысы да түземсезләнеп пәрдә ачылганны, могҗиза башлануын көтәләр. Әйе-әйе. җырга, сәнгатькә сусаган авыл халкы өчен сирәк куела торган спектакльләр көтелмәгән бәйрәмгә, могҗизага тиң! Менә ул дүрт күз белән көткән минутлар: сәхнәгә кадәр сузылып төшкән авыр пәрдә, дулкын-дулкын тартылып урталай бүленә дә. ике якка салмак кына ачылып китә. Бәдри абзый өе. Кич Урамнан «Галиябану» көенә гармун белән җырлап, сызгырып, кул чабып үткән тавышлар ишетелә. Яулык япкан, чуар алъяпкыч бәйләгән Галиябану. чигү чиккән җиреннән, түземсезләнеп шушы авазларга колак сала. Залда «шылт» иткән тавыш юк. Бер тын белән һәммәсе спектакльне тамаша кыла. Эчтәлеген, андагы хәлләрнең ни белән бетәсен чамаласа да. беренче кат күргәндәй сихерләнеп, йотылып карый халык. Вакыйгалар куера, төенләнә бара. Бай егет Исмәгыйль авылның бер чибәре булган Галиябануга күз агын йөри икән. Ләкин Галиябану сөйгән егете Хәлилгә вәгъдә биреп өлгергән инде. Менә алар очрашалар . X ә л и л - Ш а һ и н у р Тәрәзәңне ачып куеп. Кемгә күлмәк кистең син? Кара кашым, карлыгачым. Галиябану, сылуым-иркәм. Кем бәхетенә үстең син? Г а л и я б а н у - М о с л и м ә. Быел, быел дигәнем. Быелгы ел көйгәнем. Җаныем, бәгърем, сылуым-иркәм. Кулларына гармун тоткан Егет минем сөйгәнем. Залда утырганнар моны сизәме, юкмы — Шаһинурның да. Мөслимәнең дә күңелләре икегә бүленгән бу минутларда. Бер яктан алар тырышынтырышын сәхнәдә уйнаса, икенче яктан әнә тормыштагы үзләре генә белгән яшерен уйларын да җыр телендә уртаклашалар. Кыен да. рәхәт тә шулай урталай бүленеп, берьюлы ике төрле халәттә яшәүләре! Әйе . Әкиятләрнең генә азагы әйбәт һәм бәхетле бетә. Монда әнә көндәше Исмәт ыйль тарафыннан Хәлилнең бер гөнаһсыз гомере киселде! Сөйгәне остенә иелгән Галиябану жан ачысы белән өзгәләнә «Хуш. җаным, Галиябануыңа кавышу шатлыгы урынына синең женазаң янында елап утырырга туры килә инде .» Тамаша беткәндә күн кенә кыз-хатыннарның күзен яшь пәрдәсе каплаган иде. Спектакльнең уңышлы чыгуы куаныч китерсә, Шаһинурны күңелсез бер хәл дә кһтеп торган икән ул көнне. Ыгы-зыгы арасында, күрәсең, кемдер гармун күрегенә пәке белән кереп чыккан иде Гонаһсыз-бичара гармун, телләренә басып тарткач, сырхау сыманрак гыжлаудан ары китә алмады, хәерлего булсын. Бср-берсен сынар өчен, яхшылык һәм явызлык янәшә йори. диләр Шулмы бу? Шушындый кара, түбән эшкә кайсының кулы күтәрелде икән? Шаһинур кәефе кырылганны бүтәннәргә сиздермәскә тырышты Сөенми торсыннар әле. ул бит тиз генә җебеп төшә торганнардан түгел. Шулай да. капка ышыгында икәүдән-икәү генә калгач. Мөслимәдән читләтеп кенә сорыйсы итте: — Авылда «Исмәгыйлең» юктыр ич синең? Төртмәле, ләкин ихластан әйтелгән бу сорауның мәгънәсен Мөслимә аңлады, билгеле Юк, Шаһинур! Яшермим, сүз кушып караучылар булгалады, ләкин мин аларның һәркайсын кире кактым Ошамадылар. Бала-чага кебек тоталар үзләрен. Син менә бөтенләй икенче Синең беләГТ 6ч- рашып сөйләшкән саен мин канатланып китом. Шаһинур, «ышанам» дигәнне аңлатып. Мослимәгә җылы караш ташлады Аскы төймәсе электерелмәгән пәлтәдән эчкәре керә-керә. аны биленнән үк кочып алды. Кышкы салкын уртасында басын торган кызның куены җәйге челләдән дә хәтәррәк иде! Юк. алар нәг ьдә бирешмәделәр, сш кабатлап, «яратам-соям» дигән тылсымлы сүзнең кадерен җибәрмәделәр Икесе янәшә булганда, икесе аңлашканда алар үзләрен бәхегле хис итәләр, бер-берсенә кирәк булу тарын тоялар бары гнул гына Яшәү формуласы һәм аның кануннарын эзләп меңнәрмиллионнар баш наткан, ләкин мәхәббәтнең асылы гадилектә. эчкерсезлектә икәнен әйтергә гиешле кешеләрнең бу хакта уйларга, гадәт ю, вакытлары да. мөмкинлеге дә булмый. Унсигезгә аяк баскан ян-яшь егетнең инде акыл утырткан егерме бер яшьлек Мөслимәне үзенә каратуы авыл халкын баштарак гаҗәпкә калдырды. әлбәт тә. Тик бу аерманы алар үзләре бөтенләй сизмәде диярлек, чөнки Шаһинурның үз яшенә карага иргә оперүе. кызның исә берәүгә лә охшамаган бу егетне аңлый һәм бәяли белүе арада гаҗәеп бер дуслык, тиңдәш гск. якынлык гудырган иде. Шаһинур, энекәш дигән чикне атлап узды да. абый булды Мөслимә, апа дигән яшерен сызыкны сикереп чыкты да. ссңлекәшкә әверелде Ике йөрәк аралашкан га йолдыз атыла икән, бу гомернең кыскалыгына ишарә, аның кадерен белегез. дигән кисәтү билгесе 12 Шаһинурга тиздән унсигез яшь тулачак Шуннан соң ул солдат хезмәтенә китәргә тиеш иде. Ә аңа кадәр Аңа кадәр ул һаман да балалар укытты, мәктәп тормышы белән мәш килде. Дөнья бит бу, укытучылардан әле кемдер авырып китә, әле кемнедер белемен күтәрү курсларына яисә профсоюз укуына чакыртып алалар. Программада каралган дәресләрне «тозларга» ярамый: программа көтә, аны үтәргә кирәк Шундый чакларда мәктәп директоры, шахмат тактасында оста маневр ясаган шикелле, расписаниегә үзгәрешләр кертә, укытучыларның вазыйфасын төрләндерә. Сәгатьләр алмашына, рольләр алмашына. Иң мөһиме—программаны үтәүдә өзеклек килеп чыкмасын Садри Сәлмәнович үтенече буенча, тора-бара Шаһинур физика, алгебра фәннәрен дә укыткалый башлады Моңа аның көче, әзерлеге җитә иде Вакыт ягы кысылды, җаваплылык артты. Җанын еш кына тынгысызлап, хәзер Шаһинурны бердәнбер сорау борчый ул укыткан, ул өйрәткән белемнәр киләчәктә балаларга файда бирерме? Мәктәптә алган гыйлемне тормышта дөрес һәм тулы итеп куллана белерме алар? Юкса шәкертләренә һәм аның үзенә дә вакыт уздырудан, ыштан туздырудан ни мәгънә? Шәхси тәҗрибәсеннән чыгып, Шаһинур янә бер кат аңлады: уку- укыту программасы, педагогика әлифбасы тормышка бөтенләй якынай- тылмаган иде Киресенчә, кемнеңдер күренмәс куллары белән тормыштан шулкадәр ерагайтылган. нәтиҗәдә—мәктәп үзе бер эздән, тормыш үзе бер киңлектән җай гына агып ята иде шикелле. Үзе дә аңлап бетер- мәстән. авыл баласы туган җир сулышы, аның һәр үлән-яфрагы. чишмә- сулар тибеше белән яши. Аңа шушы нәрсәләр кыйммәт, шушы нәрсәләр якын Чишмәләрне пычранудан, елгаларны коргаксудан, җирне ерганак һәм язгы сулар һөҗүменнән ничек итеп сакларга, басу-кырлардан җыелган уңышның бәрәкәтен ничегрәк озын гомерле итәргә — кызганычка күрә, дәреслекләр бу хакта берни сөйләми. Авыл баласы өчен бик күп фәннәр, гамәлгә кермичә, үги булып читтә кала. Әлбәттә, бөтен кешенен игенче яки космонавт булуы мәҗбүри түгел. Ләкин һәркайсы үз эшенең, үз һөнәренең серләрен яхшы белергә тиеш — шунда гына җәмгыять алга китәчәк. Әйтик, комбайн-трактор штурвалы артына утырачак кешегә Пифагор теоремасын, Эйнштейнның нисбәтлелек законын белү ни дәрәҗәдә кирәк'’ Аның өчен агрономия фәне, һичшиксез, күп гапкыр мөһимрәк Авылдан да менә дигән рәссамнар, композиторлар яисә архитектор, физика-математика фәннәре остасы да әзерләп буладыр Моның өчен ике генә нәрсә— мөмкинлек һәм остаз кирәк һәм тагын баланың талантлы булуы Булсын иде көчең, мөмкинлегең, хакимиятең—үзләре теләгән, үзләре аеруча яраткан фәннәрне генә сайлап, көчәйтеп укытасы иде балаларга! Юкса бөтенесен бер аршин астына куып кертәбез дә. һәммәсеннән курчактай игезәк, тәңгәл кешеләр әзерләп чыгарабыз... Шаһинурның башына еш кына әнә шундый уйлар да килгәли. Биектәге уйлар бу. Анда кадәр күтәрелү һәм юлдагы киртәләрне, алай гынамы — җитмеш җиде кат кирпечтән салынган әлеге туң стенаны узып чыгар өчен вакыт, тәҗрибә, белем, көрәш һәм максат ныклыгы кирәклеген дә аңлый, чамалый Шаһинур. Болар, ул тели дип кенә, әкияттәге сыман бер селтәнүдә генә хәл ителә алмый, әлбәттә. Түл җыярга, акыл тупларга кирәк. Әле байтак нәрсәләр, тормышның ачылыр-ачылмас күп кенә серләре алда көтеп торадыр кебек. Укытучылар өчен мәктәп тормышы кыл урталай итеп дүрт кисәккә бүленгән Дөресрәге, дүрт чиреккә. Аның беренчесе сентябрь шатлыгына урала да. аннары кара көзнең яңгырлары, басуда колхоз бәрәңгесен алышу кебек моңсу-михнәтле көннәр белән төгәлләнә. Икенчесе Яңа ел тантанасы һәм кышкы каникуллар шаукымы астында күмелеп кала. Дүртенче чирек — иң күңеллесе. иң мәшәкатьлесе, чөнки монысында уку елы төгәлләнә. эшләнгән эшкә йомгак ясыйсын Ләкин ана кадәр гагын бер баскыч бар очснчс чирекне түгәрәклисен, уку елы азагына чыгачак билгеләрне барлыйсын Бүген өченче чирек нәтиҗәләре буенча педсовет утырышы Завуч белән мәктәп директоры моңа инде ныклап әзерләнеп куйганнар. Соңгы нәтиҗә хәзергә шушы ике кеше кулында Шуңардан чыгып, алар инде кай урында кемне мактарга, кемне тәнкыйтьләргә икәнен әллә кайчан килешенеп куйганнар. Садри Сәлмәновичның кулында таблица анда һәр классның, һәр укытучының ничә процент өлгереш бирүе амбар кенәгәсендәге төгәллек белән җентекләп язылган Бу саннарны берничек тә кире кага алмыйсын, алар директор ясаган таблицага аяусыз булып теркәлгән инде. Садри Сәлмәнович коллективны өченче чирек нәтиҗәләре белән таныштыра башлады. Укытучылар, үзара пышын-пышын сөйләшүдән туктап, аның шактый кабатлана торган кереш сүзен тын да алмын тыңладылар Иптәшләр, менә очснчс чирекне дә тәмамладык. Безнең алга зур макса г куелган балалары ныклы белем бирү, ют ары өлгерешкә ирешү Яхшы билгеләр бу безнең яхшы эшләвебез дигән сүз. Начар бине исә безнең тиешле югарылыкта эшләмәвебез турында сөйли Чирек нәтиҗәләре белән без үз хезмәтебезг ә үзебез үк бәя дә куябыз Безнең берсбезтә дә арт га калу хокукы бирелмәгән Ватан һәм партия, тражданлык бурычыбыз һәркемнән тот ары өлгереш таләп итә. иптәшләр! Директор таблицадагы саннарны, процентларны укый башлатач Шаһинурның уйлары шушы саннар артында посып яткан чынбарлыкка барып төргелде. Район мәгариф башлыгы директордан ют ары өлгереш талон итә Үз чирагында. Садри Сәлмәнович коллективны җай тына «чыбыркылап» тора: яхшы укытканны раслыйсыбыз килә икән, чирек ахырында бер генә балага да «начар» билгесе чыкмаска, тиеш Беркайда язылмаган шушы катыйдә укытучының йөрәген келәшчә кебек кысып, ботаудан тора Коллектив кадәр коллективта берәүяен дә артта каласы. начарлар исемлегендә йөрисе килми Менә шуңа күрә дә класс җитәкчеләре арасында яшерен ярыш бара кемдә ударник тар күбрәк, өлгереш проценты кемдә ют арырак’ Әлеге «процент чире» укытучының нервысын вата, аның абруена, кешелек һәм педагогик тәрәҗәсенә суга. Чөнки ялкаулыкта агы чыккан укучы белен юра тартынсузын булса да барыбер ябык кына бер «өчле» куячаклар ана Шушы шаукымга бирелеп. Шаһинурның үзенең дә гөнаһка кергәне булды ич' ( ите ишчедәге Г арифуллишты физикадан өстәмә сораулар белән кысын кысын карады да. әйт ерт ә мәҗбүр булды. Ярый. Гарифуллин, тартын-сузын «өчле» куям Ләкин ан бул алган белемең барыбер «икеле»лән узмый синей Теләсәң нишлә, теләсәң ничек укыт, ләкин сиңа ышанып тапшыры т- ган бала классында утырып катырта тиеш түгел Бу мәктәп өчен, коллектив өчен хурлык Бу хурлык баш га район аннары республика мәтарифендоте кара тап булып Мәскәүт.э үк барып җитә, имеш Мен.» биI бер укытучының эшләп җиткермәве аркасында куе пан начар бил ге никадәрле озын юл үтәргә мөмкин икән' Мондый хәл булмасын өчен зур уяулык сорала. Мәктәп директоры, корал ты со тдат сыман, мәгариф сагына куелган Анын коралы инструкция, цирку тяр хатлар Ө ттереш һәм процент мәсьәләсендә тамчы да чигенергә хакы юк анын Кәтазьдә язы.ияннардан тыш. ге т гәп әйтел.» гортан инструкциякүрсәтмәләр дә барлыгын бетми иде Шаһинур Шулай та С а гри Сәлмәновнчнын. яхшы тына педагог булу өегенә. өстән кушканны төтәт үтәүче, башкаручы ролен.» керүен соңгы вакытларда хәйран тына аңлап өлгергән иде I < у - т» Менә шуңа да түзмәде ул, гадәттәгечә кызып-жанланып киткән утырышның урта бер җирендә сүз алды Юк, укытучыларга да, мәктәп директорына да бәрелүне максат итеп куймады, бары тик шушы күренешнең зарарлы, ялгыш икәнлеген искәртергә тырышты: — Без саннар һәм процентлар белән мавыгабыз. Нәрсә, мәктәпме 6v, әллә бухгалтерияме? Белем һәм билге—болар икесе ике нәрсә ич Алар турыдан-туры тәңгәл килмәскә дә мөмкин Югары өлгереш һәм яхшы күрсәткечләр артыннан куып, без. ирексездән, укытуның дәрәҗәсен түбәнәйтәбез. Укучыларның чын белемгә булган омтылышын сүндерәбез. Нәрсәнедер үзгәртәсе, борылыш ясыйсы иде Безне, мәсәлән, унынчы класста астрономия фәненнән укыттылар. Әмма күктәге йолдызларны ничек, ни рәвешле табарга—безне моңа өйрәтүче булмады. Астрономия дәресләренең берәрсе төнлә үткәрелсә, бәлки, күбрәкне үзләштергән булыр идек, дип уйлыйм. Җитди генә барган педсовет утырышы бу урында елмаю-көлешү белән чуарланды. Шаһинурның бу фикерен укытучылар аңлады, хәтта Садри Сәлмәновичка хәтле мыек астыннан тыелып кына елмая иде бу минутта. — Син җәмгыять өчен иртә өлгергәнсең, ахры.— диде директор, егетнең сүзләрендә хаклык барын ирексездән танып — Юк, җәмгыять үзе өлгермәгән. —дип җавап бирде Шаһинур Кинәттән генә әйтелгән бу сүзләрнең мәгънәсен ныклап үзләштерергә берәүнең дә вакыты, теләге юк иде.... 13 Хушыгыз, авыл күгендәге ап-ак болытлар! Хушыгыз, ничә буын аунап үскән, беркайчан төсен үзгәртми торган яшел чирәмнәр! Юл капчыгын асып, Шаһинур бүген бик күпләрнең башыннан кичкән гади дә, серле дә, әлегә шактый билгесез дә тоелган ерак сәфәргә кузгалды ..Хәрби комиссариатның шактый таныш бинасы бу юлы тимер рәшәткәле дәү тәрәзәләре белән күзеңә туры карап, кырыслык чәчеп каршылады Районның хәрби башлыгы подполковник Ишмуратов, эш кәгазьләрендә актарына-актарына. Шаһинур Нәжмиев дигән егетнең килүен иртәдән бирле дүрт күз белән көтеп тора иде. Ул инде аның барлык документларын, анкета мәгълүматларын җентекләп, кат-кат карап чыкты. Шаккатырлык хәл! Армия хезмәтенә чакырылган бик күп үсмерләрнең әле мыек асты да ныклап кибеп өлгермәгән була. Моның исә шәхси папкасындагы рәсеменнән үк җитдилек, өлгергәнлек, ир-егетлек чалымнары бөркелеп тора Тагын да гаҗәбе — ул инде өч ел буена сигезьеллык мәктәптә эшләргә, хәтта физика һәм математика кебек фәннәрне укытырга да өлгергән Андыйларны «вундеркинд» диләр бугай Врачлар теркәгән мәгълүматлар да егетнең физик яктан көчле, әзерлекле булуы турында сөйли. «Мондый егетне теләсә кая җибәреп югалтмаска кирәк».— дип уйлады подполковник һәм Шаһинурны очучылар әзерли торган хәрби авиация училищесына тәгаенләп куйды. Ул көнне комиссариат хезмәткәрләре, көндәлек мәшәкатьләрне исәпкә алмаганда, Шаһинур өчен генә эшләделәр диярлек. Кичке якта барлык документлар хәрбиләрчә төгәллек белән тәртипкә салынган иде. Казанның кызыл кирпеч вокзалы Җәйге челләдә халык кырмыска оясыдай кайный. «Дөмберт» итеп eaiоннар бәрелешкәне ишетелә. Саубуллашу авазларын поезд гудоклцры күмеп китә... Шөгер тирәләрен узып киткәннән соң поезд күрше өлкәнең урман- кырлы киңлекләре буйлап алга таба чапты да чапты Шәһәр арты шәһәр. поселок һәм эреле-ЙЙЖЛЫ станцияләрне артта калдыра торгач. Сизрән шәһәренә килеп туктады. Биредә Шаһинур өчен чын-чынлап яна тормыш башланган иде. Училищега узардай һәр курсантны энә күзеннән үткәрә белгән врачлар аның сәламәтлеген яхшы дип таптылар Шулай бу гмый хәле юк барлык әгъзалары сау-сәламәт, йөрәк тибеше әйбәт күрсәтә, нерв системасы ышанычлы. Бигрәк тә тешләреннән, аларның тнгез-матур һәм газа булуыннан канәгать калдылар Набор вакытында моңа зхр игътибар бирелә чөнки тешләре зәгыйфь кешенең киләчәктәге юлдашы — йөрәк һәм нерв авыруларын. Андыйларны күккә, авиациягә якын җибәрмәвен мәслихәт. Кечкенәдән түбәгә үрмәләгән, агач башларында һәм турникта атынып үскән Шаһинур әйләнмәле тәгәрмәчтә йөзтүбән әйләнеш ясауларны да уңышлы үтте. Керү имтиханнарын тапшыргач, аны училищега кабул ителүе белән котладылар Әй. рәхәт һәм күңелле иде бу минутларда! Алар, төрле-төрле сынаулар иләге аша узып, гулы хокуклы курсант булдылар. Энәдән-җептән генә чыккан өр-яна хәрби киемнәрен кигәннән сон баштарак бер-берсен танымыйчарак аптырашты лар Как бер төсле киемдәге бу егетләрнең килеш-кыяфәте генә түгел, би i тәренә хәгле бер камырдан әвәләнгән сыман тәңгәл иде. «Тәртип өчен яхшытыр бу. әмма үз-үзеңне югалтмау турында да истән чыгармаска кирәк». гип уйлады Шаһинур Хат язарга ярата иде ул. вакыты булган саен хатлар язды Бер-ике ай узды микән, шундый хагларнын берсендә авылга Шаһинурның фотосы килеп төште. Өстендә хәрби кием, очучылар фуражкасы кигән, түшенә разряд билгеләре тагып өлгергән бу егетнең карашында, ни хикмәттер. Гагарин елмаюына охшаш төсмерләр бар иде Мондый рәсем Мөслимәгә дә килгән иде. Ул аны. иң зур шатлыгыдай кадерлән, альбомының беренче бигенә үк ябыштырып куйды Хәзер Мөслимәнең бөтен юанычы--хатлар. Аның уйларын, тетрәнүләрен, шатлык һәм борчуларын сөйләү өчен төн утырып хат язудан да көчлерәк чара юк. чөнки кыз Шаһинурны югалтудан курка иле. Шаһинур исә хәрби кешегә әверелде Ул очучы гык һөнәрен үзләштерә. Мегсрология һәм вертолет йөртү дәресләре \.атар егетенең күңеле балавыз сыман эреде. Ул инде эченнән генә яхшы укырга, мәхәббәт мәсьәләсендә салкын канлы булырга ант итеп өлгергән иде. Шлемофон кию. җилкәгә планшет асу. парашют янчыгы белән гәүдәнең кушылып китүләре Шаһинур өчен гадәти бер тормышка әверелде. Дөресен әйткәндә, ул җир белән күк арасында яши башлады. Шаһинур бүген чираттагы очышка бара... Таш плитә белән түшәлгән, кояш астында тәмам кызып өлгергән аэродром мәйданчыгында дәү яшел чикерткәне хәтерләткән вертолетлар Әйтерсең, шахмат тактасындагы фигураларны шушында тезеп куйганнар. Алар, кемнеңдер куллары кагылганны көтеп, гып-тын гына хәрәкәтсез торалар. Оеп утырган бу куәтле машиналар кеше кулы, кеше акылыннан башка, чыннан да. берни эшли алмый. Алар кешегә буйсына Адәм баласының акылына, максатына буйсына. Без җирдә яшибез. Күккә менәр өчен никадәр акыл, омтылыш, жегәр кирәк. Теләсә кемнең кулыннан киләме бу? Алай дисәң, иген игү яисә кемнеңдер йөрәгенә операция ясау шулай ук һәркемнең көченнән килә торган эшме? Агач үстерү яисә алты почмаклы өй салу өчен дә аерым бер галант кирәк. Ә инде кемнеңдер йөрәген уч төбенә салын терелтү яки саннар, таблица-формулалар телендә дөньяны аңлар һәм аның белән идарә итәр өчен тагын да зуррак талант көче кирәк. Шаһинурга мәктәптә икс-игрек, синускосннусларны өйрәттеләр — боларны ул заманында кирәкмәгән бер мәшәкать дип кабул иткән иде. Аннары, мәктәптә үзе математика фәннәре укыта башлагач. «Авыл баласына шушы кирәк микәнни?» — дип аптырашта калган иде. Менә хәзер аңлады, белемнең бер генә кәррәсе дә. дөньяны танып белүнең бер генә тамчысы да артык түгел икән. Уйлап карасаң, алар— дөрес яшәү, дөньяны тулырак аңлау һәм киләчәгеңне ачыграк күзаллау өчен менә дигән хәзинә, гыйлем бакчасы икән ләбаса! Шаһинурның бүген истә кала торган аерым бер көне. Остазлары күзәтчелеге астында күпме чакрымнарны буйсындырганы, әллә нинди җилләрне җиңеп кайтканы бар аның. Ә менә бүген ул күк белән бергә-бер очраша һәм вертолеты белән дә күзгә-күз калачак... Такыр кырда басып торган вертолет фезюляжыньщ йомрыланып килгән кайбер өлешләрен кызлар иңсәсенә охшата иде ул. Менә сиңа юләр чагыштыру! Нәп-нәфис кызлар һәм дюральдән эшләнгән унике тонналы очкыч арасында нинди уртаклык булу мөмкин? Берсендә -йомшаклык, икенчесендә күкләрне дер селкетерлек дуамал көч юкса! Вертолет кабинасы ябылды Гүелдәп мотор кабынды. Җирне һәм таш плитә арасындагы үләннәрне дер селкетеп, корыч машина җиңел бер этәрелеш белән һавага күтәрелде. Колачлы канатлары белән 1ыгыз зәңгәрлекне ишә-ишә һәм шуның кайнар агымын койрык винты белән вак-вак кисәкләргә тураклан. Шаһинур кулындагы очкыч көнбатышка таба йөзеп китте. Биш йөз метр чамасы күтәрелгәч, Шаһинур төп маршрут сызыгына төшеп ятты. Вертолет алга бара, ә җир шары әкрен-әкрен генә артка таба шуыша кебек. Аста (бер генә сәхнәгә дә сыйдырып булмастай гаҗәеп декорация): еландай борма-борма елгалар, уйдык-уйдык әрәмәләр, линейка белән сызылгандай квадрат басулар.. Уенчык шакмаклардан ясалгандай шәһәр сурәте Аерым бер утрауны хәтерләткән җыйнак-җыйнак авыллар Җирдә кешеләр яши. Алар дөнья куа, нәсел үрчетә, тормыш матур булсын дип тырышалар. Ләкин дөньяны матурлау, камиллеккә якынайту өчен теләк кенә аз. Теләк дигәннәр чынга ашсын өчен вакыт кирәк, иман ныклыгы һәм рухи жегәрен белән вакытны үзенә буйсындыра алуын кирәк Шаһинурга биеккә күтәрелү бәхете бирелгән Күктә уйлар үзеннән- узе зураеп, колачланып китә. Очкычка утыргач, биектәге һава буразналары киңлегеннән тормышнын. яшәүнен могҗиза икәнен аңлыйсын. Кеше нинли көчле! Күз карашы, хыял җитезлеге белән ул мизгел эчендә дөньяны колачлый ала Зиһен куәте белән әллә ничаклы табышмакларны чишә, ачыш ясый, хакыйкать катламына үтеп керә Җирдә яшәгәндә күкнең ни икәнен теләсәң дә белә алмыйсың Күктә оеп. яшеренеп яткан фәлсәфәләр биектә генә ачылырга мөмкин Җирдә чакта мәңгелекнең чалымнарын тоеп бетермисең икән, ә менә күкгә бу нәрсә аермачык сиземләнә Җирдә без ишекләргә, таш йортларга, табигать корып куйган манзараларга килеп төртеләбез Күкгә мондый киртәләр юк. Сине анда мәңгелекнең шәрран ачык капкалары көтеп тора. Очсыз-кырыйсыз киңлекләр кочагына очсыз-кырыйсыз уйларың тарала... Очыш вакытында Шаһинурның уйлары да әнә шундый талпыныш кичерә Вертолет могоры титез тенә гүелди Приборлар тактасында төрле төстәге утлар яна Машинаның йөрәк тибешен белдереп, уклар тибрәнә Очкыч инде күптән гәүдәң һәм җаныңның бер о тешенә әверелгән Аңа ышанырга кирәк, чөнки ул үзе дә сиңа ышана Навага ышанырга кирәк чөнки ул. жаваплылыкган курыкмыйча, сине үз биләмәсенә күтәреп алган инде Биеклек сине үз баласы иткән, ана да ышанырга кирәк Күктә әйбәт, рәхәт. Ләкин күңелнең кайсыдыр кы тлары белән барыбер җиргә тартыласың Күңелнең бер төпкелендә кешеләрне сагыну, шулар арасына ашыгу хисе дә утырып тора «Читтә күнме генә ашлар ашасаң да тозсыз була, улым» дигән иде сукыр Бибиҗиһан карчык. Шаһинурның армия хезмәтенә китәсем белеп Чынлап та. әнисе пешергән өреле ашларны еш сагына Шаһинур Их. менә хәзер вертолет белән авылның ындыр артына булса да кайтып төшсәң ндс ул! Шлемофонны саласын да. шуны кулга тотып, авылдашларны сәламлисең. Очкычны малайшалай чебен урынына сырып алачак, билгеле. Бөтен кеше белән рәхәтләнеп, күңеле бу панчы сөйләшер и те Шаһи нур Бибиҗиһан карчыкның да хәлен белергә керер чын тавык шулпасыннан авыз итәргә кайттым, дип әйтергә дә онытмас ндс Кичен, әлбәттә. Кушгөбәк авы тына юл тотар Мөслимәне күреп ton 1әшср ( өй ......................... ер сү' «өр исә күп җыйна i ты хатка гына лып бетерү мөмкинмс сон аларны' Мөслимә Шаһинурның Йөрәгендә моң бу гып яши Егеткә мәхәббәт канатлары куйган бу кына мен рәхмәт Беренче тапкыр үбешү, кыз баланың кайнар сулышын тою. йөрәк тибешен ишетү, икәү генә белгән уртаклык тойгылары болар яшь кешегә кайчан та булса килергә тиешле рухи хәзинә, хыя г-романтнка бс юн өрте пән ягыча яшәеш Болар үзеңне кеше итеп гояр. иман нык тыгын һәм күңел сафлыгын раслау өчен кирәк Уйлары белән Шаһинур шундый биеклеккә кү төрелде ки. яшисе килү хисе көчле дулкын булып һавада кайга-кайта тирбәлә иде 14 Авылда Мөслимә үз уйлары белән яшәп ята Аңа. бердәнбер кыз һәм таяныч буларак, әнисен берничек гә таш тап китәргә ярамый Шуна да ул язмышына күнле шәһәргә ашкынмады тотты да к губ мөдире булып эшкә урнашты Шаһинур оеган танышх аралашу аның тормышын бизәп, балкытып җибәрде Әтисе г үскән кыз өчен ир-егетләр тагыннан бу пан Шаһинур тансык та. ка и р гс ю иде ана Ләкин көннәрдән бер көнне егетнең ил сагына китеп баруы, хәрби училищеда укып очучы булырга җыенуы аның бөтен уйларын чуалтып ташлады... Кызның күңелендә сагыш чишмәсе челтери иде. Шаһинур хәзер еракта — ул очучылык һөнәренә өйрәнә. Аның каядыр күктә очып йөрүләрен күз алдына китергән саен Мөслимәнең йөрәге чемердәп, талпынып куя Җирдән исәпләсәң—бер ерак, инде күккә менеп йөрүләре аны Мөслимәдән тагын да ныграк ерагайтадыр кебек Шагыйрь әйтмешли, ниләр булмас анда — очсызкырыйсыз күк бит ул! Илаһи өнсезлек белән уратылган, хәтта Гагарин кебек легендар шәхесләрне дә аямаган серле, төпсез киңлек Авыл өстеннән гүләп самолет уза икән, баскан җирендә кадакланып, кыз аны күз карашы белән офыклар артына кадәр озатып кала. Күңеленнән генә теләк тели: берүк Шаһинуры исән-сау йөри күрсен, хәвеф-хәтәргә юлыкмасын! Хәрби училищеда Шаһинур быел соңгы елын укырга тиеш. Яхшы укыганы өчен, вакытлы ял биреп, берничә тапкыр авылына җибәрделәр аны Хәрби киемнән, очучылар гына кия торган зәңгәр каюлы фуражкадан кайтып төшкән зифа буйлы егетне күргәч. Мөслимә генә түгел авылга кунакка кайткан шәһәр кызлары да берьюлы «аһ» иттеләр! Ләкин Шаһинур Мөслимәнеке иде. Кичен алар аулакта калып туйганчы серләштеләр. берсен-берсе бүлдереп, әле авыл яңалыкларын, әле хәрби тормыш хәлләрен сөйләштеләр Шаһинур ялга кайткан саен шулай була иде. Соңгысында мотоцикл белән болынга ук төшеп киттеләр Төн Учак. Йолдызлар багына кушылып, сусыл үләннәр дә. тәңкәдәй чәчәкләр дә. уймак әрәмәләр дә. Мишә елгасы һәм икәүнең күкләргә ашкан тыелгысыз җаны да дөнья киңлегендә талгын бер әйләнеш ясады ул төндә! Табадай түгәрәк учак урынында исә соңыннан бары аксыл көл пәрдәсе утырып калган иде... Соңгы вакытларда Мөслимә суырылып, үз зченәрәк бикләнеп калды. Күңеленең кай төше беләндер сизенә ул- очу һөнәренә өйрәнгән Шаһинурның берзаманны кул җитмәстәй ераклыкка китеп баруы да бик ихтимал ич. Яңа җирдә яңа кешеләр белән танышкан саен Мөслимәне бөтенләй онытып җибәрмәсме ул? Арада никадәр киртәләр ята: яшь аермасы. Мөслимәнең авылда утырып калуы, әнисен ташлап китә алмавы, кая да булса укырга кереп белгечлек сайламавы Ах. әтисе исән булсамы! Кыз. күп кенә иптәшләре кебек, шәһәргә китәр, эшкә яки укырга керер, тормышын түгәрәк итәрдәй һөнәр сайлар иде. Нинди мөмкинлекләре була торып та. язмыш аңардан кайбер нәрсәләрне кызганган шул. Ә шулай да Шаһинурны очрату бәхете белән бүләкләгән. анысына рәхмәт! Хәзер бөтен өмет, юаныч борчулар, киләчәкнең нинди юлдан китеп барачагы — һәммәсе Шаһинурга бәйле. Ләкин язмыш тәгәрмәчен чут төймәседәй уңга-сулга үзең теләгәнчә генә йөртеп булмый икән шул. Кызның уйларын билгесезлек томаны баскан иде. Шаһинур укып бетерер, яшь лейтенант сыйфатында аны кая да булса хәрби хезмәткә җибәрерләр. Ә Мөслимә нишләр? һаман шулай көтеп утырсынмы ’ Шаһинурның гаилә кору турында ныклап торып авыз ачканы да юк Минем әле иң элек укуны тәмамлыйсым бар. вакыты җиткәч, дип әйтү белән чикләнә, юатырга тотына. Эреп китсә китә, ләкин юашлардан түгел иде Мөслимә. Язмышы үлчәү тәлинкәсенә салынырга торганда ул битараф бер сурәттә басып, читтән карап торсынмы?... Булмас! Сүзеңне вакытында өздереп әйтә белү, үз бәхетең өчен үзең көрәшү кыйммәт. Шулай уйлады Мөслимә. Декабрь киче иде. Тышта тавыш-тынсыз гына бияләй-бияләй кар төшә иде. Декабрьнең шушы аулак кичендә Мөслимә, озаклап утырып. Шаһинурына хат язды Озын хат иде бу. Кызның мәхәббәте, шикләре, шатлык һәм борчулары, тагын-тагын әллә ничаклы хисләре мөлдерәмә сыйган иде аңа. •Шаһинур! Минем бу хатымны амып укыгач, гаҗәпләнмәссең. Кайчагында, тездән әйтүгә караганда, әйтәсе килгән сүзләреңне кәгазь бите аша ансатрак әйтеп була. Мин бүген күңелем булганчы бушанырга, чайпалып торган хис юре мне түкми- чәчми сиңа җиткерергә телим Ай-яй. еракларга китеп бардың да соң инде' Ә зе дә ышанмыйм ’ ялга кайтып, минем янга кияүләрең ты зсым 1Ы бер төш кенәдер шикелле. Беренче очрашулар иска тоша дә. уйлап куям син мине сагындырыр өчен генә дөньяга яратылгансың, ахры. Әйе, турысын әйтим, мин гел сине сагынып яшим Рөхсәт тә сорап тормастан. төшләремә киләсең дә керәсең. Гомер булмаган хәл кичә беренче тапкыр уз гомеремдә төсле төш күрдем Син яшькелт кительдән зәңгәр каймалы фуражкадан Кулларыңда ут шикелле кызыл розалар иде «Нишләп нәкъ менә розалар икән, алар безнең як шрда үсми ич7» дип гаҗәпләндем. Менә шундый хәлләр. Ни генә эшләсәм дә уйлары м тота да сиңа әйләнеп кайта Син мине биеккә—сөю күкләренә кадәр күтәрдең. Күңел күзләремне ачтың, әмма маңгай күзләремне сукыр иттең Синнән башка бүтәннәрне күрер хәлдә түгел идем мин Безнең очрашу-күрсшүләр бәхәсләр. аяк чалып көрткә егулар, болында тездән үлән ерып атлаулар үзе бер бәхет иде МәхәбСюттә рохмот әйтелми бугай ул. тик мин сиңа мәңге рәхмәтле мен Сөю шатзыгы белән таныштырганың өчен, хисләремне баетканың өчен Мин синең белән үткән көннәремнең тамчысы өчен дә үкенмим Мин инде гомернең матур бер өлешен яшәдем кебек Беләсеңдер, мин кое зызз төшкәннәрдән түгел аның калган өлеше ыңны төгззлмр- сең. Хәрби Кейзе буларак, сизз инде хәзер ) зеңнеке А» минеке Аз WIJ.T I кач кирәк дип тапсалар, шунди хезмәткә җибәрерләр Мин сине котә-көтә ШУШЫлай саргаермын. авылда утырып калырмын микәнни.’ Бүтәнчә чарам юк. чөнки язмыш мине кысызз тоткан, һәм беркая да җибәрмәскә тырыша Уйлап кара япа-ялгыз әниемне калдырып китәргә хакым бар мы соң минем’ Әйс синең хакка мин аззы калдыра алам Ләкин мондый адым, әнкәйне санга сукмау, гомерлек газабым булачак. Мизз синең гади кеше түге әлегеңне акрын зап аң зый ки зә м Очу чы бу п бюхете теләсә кемгә зләкмәгәнен до беләм Шуңа күрә кайчакны. буй җитмәююи биеклеккә үре зәмме әллә дип. үз-үземш битәр /әп тә м чм Ләкин без бар бит безнең ярату хисләребез уртак кичләребез бар' Мизз ШУШЫ чыгзбарлыктан беркач да качып котыла алмыйм. Сизз еракта Синең әле тагын да ераграк җирләргә кизпеп баруың ихтимал Синдәй кешегә юлыңда нинди генә чибәр зар очрамас Бөтен борчылганым сизз мине үзеңә mutt күрмәссең кебек Моны кичерү мина кыен б улачак. аң зыйсыңдыр Юк. юк. сине гаепләргә җыенмыйм' Уем аек \ш зәрс м ген» шу шй котырта миззе Хисләр колына әверелдем Ике хис бәхәс юию миндә сине югалтасым Ai килми. авыр-кираксез йөк сыман, язмышыңны богау зап nut торасым тззми Кайсы җиңәр безмим. әйтә алмыйм Кочсез и с ине тойган саен күне зсез.юнеп азам үртә /ә УЗ Уй зарымны юатыр өчен ә зе җирдә сабыр зык бар. Шаһинур' Хәзергә безнең «сер»не белүче юк 1ң зыш ыңмы мин оит ут тсмдә яшим Сизз миңи шатлык бе иш бергә тат зы газап та 6ү МА иткәен шаш ШУШЫ газап мине. безәсеңме нинди уИзарга >торә’ Сиңа үтемәм я нара м со- рыйм зинһар, икенең берсен сайла: йә мине, йә авиацияне. Алга таба да мондый билгесезлектә яшәү кыен, бик кыен мица. Синнән тиз кондә җавап көтеп. Мөслимә». Шаһинурдан җавап хәбәре. Чыннан да. тиз килеп җитте. Ләкин хат бик кыска иде «Мөслимә! Хатны бик ашыгыч язганым өчен кичер мине. Хәзергә шунысы бара торсын дим. Хикмәт шунда тизләте /гән программа үтү өчен безне ерактагы икенче бер пунктка алып китәләр бүген Барып төшү белән яңа адресны хәбәр итәрмен. Хатны язып та карагансың, рәхмәт! Мин сине аңлыйм, аңларга тырышам Тормыш бит б\■. мең сорау һәм меңләгән ачышлары белән һәркемгә төртелергә генә тора ул Ике юлның берсен сайларга кушып, таләпне, ай-һай. каты куйгансың үзең Безнең халык арасында катгый бер канун бар — очучылар беренче остазын беркайчан да онытмыйлар. Син — беренче мәхәббәтем. беренче очышларым. Мин сине үлгәндә дә (тфү-тфү) онытачак түгелмен! Син дә мине аңла: авиацияне ташлап китүем мөмкин эш түгел. Ләкин бу катгыйлык безнең сергә, безнең мөнәсәбәтләргә аяк чалырга тиеш түгел. Үзеңне сакла, бу - мине дә саклавың булыр. Калганын тулырак итеп икенче хатта язармын. Сине үбеп. Шаһинур.» 15 Яшәү, мәхәббәт, тормыш-көнкүреш. акча, хакимият, туу һәм үлем дигән нәрсәләрдән тыш, дөньяда сәясәт дигән серле, яшерен һәм куәтле бер көч бар иде әле. 1980 елның октябрендә лейтенант Шаһинур Нәҗмиевне, ул чактагыча әйтсәк, «интернациональ бурычын үтәү өчен». Әфганстанга җибәрделәр. Көз. Аэропорт. Салкын, таш плитәләр кибән кадәрле хәрби- транспорт самолетының кайнар сулышы астында җайланып, кайнарланып китте. Янәшәдәге урманнан җил куып китергән коры яфраклар дулап-бөтерелеп артка таба шуышты. Корыч канатлар җирдән аерылу белән, кайдандыр сары яфраклар өерелеп чыкта да. һава дулкынына иярә-иярә. самолет артыннан йөгерә башлады.. Гүя туган илнең һәм табигатьнең эчкерсез нәни илчеләре өрлектәй таза, яшәүнең әле ни икәнен дә ныклап татып өлгермәгән бу егетләрне читкә, еракка, билгесез- леккә һәм хәвеф кочагына җибәрмәскә тели иде! Әфганстанда әле күпләр белми торган чын сугыш бара иде. Туган ил күгендә тыныч «һава буразнасы» сызасы егетләрне кем соң ут эченә илтеп тыкты — моны берәү дә анык кына белмәде. Сугышның күпмегә сузылачагын һәм нинди нәтиҗәләр белән бетәчәген белмәүләре, бәлки, хәерлерәктер? Нинди милләттән, нинди төстә һәм кайда яшәвенә карамастан, халыкларның бөтенесе дә бер үк нәрсәгә - яшәүгә омтыла. Шулай булгач, нигә инде сугышырга, бер-береңнең чәчәктәй гомерен кисәргә? Бу сорауларга ачык кына җаваплар күренми. Дөньяда хәрби боерыктан да көчлерәк нәрсә юк. Хәзергә барысын да Мәскәүдән җибәрелгән фәрман, яшерен код һәм телефоно! раммалар хәл итә. Шаһинур хезмәт итә торган хәрби часть әфган сулышы белән яши башлады. Хәрби романтика кырыслык, мәшәкатьле хәтәр көннәр белән алмашынды. Әфганстан дигән илдә яңа тәртип, советчага тартым тормыш кагыйдәләре урнаштыру авырдан бара иде. Гади халык бәхетле тормыш корырга тиеш. Сан ягыннан чикләнгән совет гаскәрләре менә шушы макса г белән күрше илгә аяк бастылар. Әмма да «каты чикләвек» икән бу афган жире' Чалмалы, чапанлы, аягына резин галош кигән халык читтән китерелгән, ислам диненә каршы булган тәртипләрне кабул итәргә бөтенләй теләмәде Гауларга качты Менә шунда килеш алар үз жирен, үз динен, үз иманын яклау өчен көрәшкә күтәрелде Гиндекуш таулары йокысыннан уянды. Гиндекуш Нинди таныш исем' Бу исемне Шаһинур ин элек география дәреслегеннән укып белгән иде Гажәп бит инде менә шул таулар синен аяк астыңда жәнрәп ята Синен кулларына буйсынып очкан вертолет күләгәсе Гиндекуш тезмәләре өстеннән шуыша Шаһинур ирексездән география дәресен хәтеренә төшерде «Гиндекуш Азия материгында!ы ин зур тауларнын берсе Анда вулканнар тезмәсе урнашкан » Теге чакта. «биш»ле алмас өчен, вулканнар турында әнә шулай арттырып сөйләгән иде Шаһинур Уйлап карасаң.' чынлап да дөрес сөйләгән ич ул' Әфган халкының нәфрәте янартау бу тын кү тәре тә түгелме? Бу вулканны нинди генә утлар-сулар белән сүндерү мөмкин икән9 Бүген Шаһинурлар экипажы ашыгыч боерык алды алар Ширбар тарлавыгындагы десантникларга азык-төлек һәм сугыш кир.»к-ирак гары илтергә тиешләр Безнең егетләр анда менә икенче кон инде тарлавык аша узасы Кам АЗлар колоннасын саклый Дошман дигәнен бик мәкерле Таш арасын ярып чыккан үләндәй, алар көтмәгәндә калкын чыгалар ла колоннаны утка тоталар Чит бер илнен кыяташлары арасында төзек корал, уяу күзләр, житезлек, тәвәккәллек кирәк Гомерен кыл өстснә куелганда синнән бары тик батырлык, егетлек сыйфатлары гына сора та Сугыш куркаклыкны гафу итми Всрто тет моторы талгын гына гүелди һава ярып барган винтларның гөжләве киртләч-киргләч таулар өстснә барып сылана Очучы-штур- ман Шаһинурның уйлары исә очкычныкыннан да хәтәррәк тизлек бе тән алга йөгерә Чит жир. чит таулар, пәке йөзедәй үткер кыялар Әгәр шушында егылып төшәргә, челпәрәмә килеп уалырга япан булса'. Аннары йөрәк туктап катырта тиешме? Тормыш синнән башка гына дәвам итәчәкме? Ә бит дөнья искиткеч кин икән, анык шатлык сагышлары һәркемгә җитәрлек икән' Менә шуларны күрми-татымыйча кату нинди аяныч булачак Шаһинурның кан тамырларында яшисе килү хисе тибә иле Ничек инде үлем турында уйларга мөмкин аңа һәм аның кебек егетләргә яшисе дә яшисе бит әле. Экипажда алар өчәү һава машинасының су т ятында гкипаж командиры капитан Саша Скворцов утыра Бернидән курыкмый торган шәп кыю. тәвәккәл иптәш Тумышы белән Рязань якларыннан Өйләнгән хатыны белән биш яшьлек кызы илдә калган Шу тарны сагынудан еш бәргәләнә егет, яшь таилөсенә хатларны яудырып кына тора Борт техник Толя Пашкевич белорус ci ere Гажәп тө сабыр, н tai а- ть.те. ярдәмчел Анын киң күңелле булуына бер Шаһинур тына iyiei. част ы ат ылардан һәркем сок тана Шуңа да егеткә аерым хөрмәт бс юн карыйлар Пашкевич өйюнмәтән. юкнн у т coinөненнән хат тарны алып кына юра Хәер, туган як һәм сөйгән яр дигәндә. Шаһинур үзе ю хат тар белән яши ләбаса! Кинәт нәрсәдер булды Ниндидер коч күзгә күренмәс но трык ое юн верю тетка китереп СУКТЫ Эре калиберты зенит пу теметы................... ... бәрде юр булса кирәк Бензин бат ы тирәсендә ялкын ге тлоре күренде Ак-караны аермаучы кайнар ядрә кеше ү терү өчен туган и те һәм шун тын я тр.« гарнец берсе Шаһинурга килеп гиде Ь\ хәлләр минет .меню оч тды мт Шаһинур баштарак яра тануын, бите буй тан кан атуын ла ентмичә ка т ты Кулы белән ирексездән. урынындамы дигәндәй, парашютының боҗрасын капшап алды. . Сикерегез! Ә мин машинаны җиргә тошерәм' дип боерды »кн паж командиры Аның катгый танышы яра ты Шаһинурның аңына ядрәдәй чәчрәп керде, гәүдәсендәге көчне хәрәкәткә китерде Кабина ишегеннән һавага ташлану белән мотор тавышы егетнең йөрәгенә күчте... Калганы исендә түгел. Ул бары ниндидер куе. тыгыз томан эчендә йөзә, тирбәлә, чайкала Яңакларны ачыттырып, чигә тирәсендә кайнар-жылы чишмә тибә кебек... Үзен томан эченә кереп күмелгәндәй хис итсә дә. Шаһинурның уйлары аек иде. «Без барысы өчен дә жаваплы»,— дигән әрнеш сулык- сулык итеп төптән актарылып менә. Тарлавыкта аларны сугышчан дуслары көтә. Алар янына ничек кенә барып җитәргә соң? Туган илдә аны әти-әнисе һәм Мөслимә көтә. Исән-сау әйләнеп кайтып, аларны сөендерәсе иде бит.. Ул хәтта үзенең гомере өчен дә җаваплы, чөнки тормышта түлисе бурычларының әле тамчысын да юньләп кайтарганы юк ич Шаһинурның. Әллә күктә, әллә җирдә ул—йөзе кан белән юылган яралы егет моны анык кына белә алмады. Бер мәлдә күзенә кояшның утлы тәгәрмәче шәйләнде. бу сурәт маятник сыман чайкала һәм «яшим —юк», «яшим — юк» дигән сүзләрне колакка өнсез генә пышылдый иде. Язмыш Шаһинурны тиктомалдан көчсез, чарасыз кылды. Аңарда соңгы сул ы ш өчен көрәш хокукы гына калган иде. Томан пәрдәсе кинәт кенә юкка чыкты да күкне тутырып кызыл кар ява башлады. Уйласаң, адәмнәр нинди мәрхәмәтле: әгәр теләсә, алар җирне гөлбакча итә алалар. Адәмнәр нинди явыз алар бер селтәнүдә табигатьне, тормыш кырларын пыран-заран туздырып ташларга да сәләтле! Адәмнәр коралга ябышты, автоматтан, туптан, танктан атып, самолеттан снаряд һәм бомбалар ташлап Гиндекуш тауларын дер селкетте, кеше белән кешеләрне, кыя белән кыяларны маңгайга-маңгай чәкештерде, ут белән җир-суларны, шәһәр-авылларны көйдерде Шуның кайтавазы буларак, инде менә адәмнәр каны булып җиһанда кызыл кар ява... Хәтер почмагында балачакның бер вакыйгасы яңарды. Шаһинур күрше малае белән абзар артындагы көрттә уйный Буран, киртләч- киртләч итеп, лапас артына өр-яңа көртләр өйгән Кылыч йөзедәй очланып килгән биек көртнең уртасын тишеп, икесе ике якта килеш, чиратлап кына кар эченнән таяк шудырып уйныйлар. «Кар күзе» тишегеннән таяк, көмеш балыктай атылып чыга да. аяк астына килеп төшә. Кызык була. Берсендә, таяк озак кына күренми торгач, Шаһинур сакланып-нитеп тормастан тишек авызына иелде. Иелеп кенә өлгергән иде, нәкъ шул мәлдә уклаудай шома таяк каш өстенә китереп бәрде! Авыртуга түзә алмыйча, күз яшьләре белән кычкырып елады Шаһинур. Кар өстенә кан һәм күз яшьләре бергә кушылып тамды Йолдыздай чәчрәп төшкән кызыл тамчылар куркытып җибәрде аны. Ә менә күз яшьләре ни өчен төссез икән? Бәлки, кайгы-хәсрәт хәтердә уелып, күзгә бәрелеп тормасын өчендер. . Әгәр күз яше кешенең битен, өс киемнәрен буйый торган булса, ничек ямьсез һәм күңелсез булыр иде. Күз яше эз калдырмый, чык тамчысыдай тиз кибә. Кызыл кар табы исә, әнә, бер кисәтү рәвешедәй, хәтер почмагында уелып калган. «Кызыл кар яугач...» Шушы сүзләрне балачакта күпме ишетергә туры килде аңа Чынга ашмастай нәрсә турында өлкәннәр әнә шулай хәйләкәр генә, читләтеп кенә әйтә белгәннәр. Шаһинурның бик күп хыяллары чынга ашты. Апа да, сеңел дә була белгән Мөслимә аңа беренче мәхәббәт хисләре бүләк итте Күңеле күкләргә ашкынган Шаһинур. ниһаять, очучы булды, самолет штурвалын кулына тотты Язмыш җилләре аны чит бер илгә илтеп ташлады, зур сынаулар аның шәхесен чарларга уйлады. Кул тимәгән көннәр. Ватанга тугры хезмәт итү. гаилә корып балалар үстерү — бөтенесе, бөтенесе алда иде әле. Тик нигә соң һаман ява бу кызыл кар9 Асылда бит кызыл кар яумаска тиеш, чөнки өлкәннәрнең хикмәтле бу сүзе—чынга ашмастай хыялларга ишарә генә Шаһинурның хыяллары күп ич әле. Алар шушы кызыл буран, кызыл ташкын эчендә күмелеп калыр микәнни? Юк. үлемнән курыкмый да шикелле ул. Ул үлем белән бәхәсләшергә, яшәүнең 138 мәңгелек коч икәнен якага-яка торып исбатларга әзер Юк. курка да бугай ул үлемнән. Анын йөрәге тибүдән туктаса, тормыш үзе дә тукталып калыр сыман Шаһинурдан сон аның кебек итеп кем яшәп китәр, кем яратыр, дөнья гамьнәрен кем шулай нәкъ менә Шаһинхрча игеп канатландырып торыр?! Егетнең уйлары чуалды, кызыл кар ташкыны белән буталды Ниндидер көч аны үҗәтлек белән аска, тирән упкынга өстери Шулкадәр авыр, газаплы ки. бу упкыннан ансат кына чыгу мөмкин түгелдер шикелле. «Сау булыгыз, мин яраткан кешеләр .»—дип пышылдады Шаһинурның канлы иреннәре, һәм ул әнисенең якты йөзен, әтисенең каты-таза кулларын, күрше Кирам абыйның гармунда уйнавын. Сәетҗан белән бакчада угыруларын. Мөслимәнең «Галиябану» спектаклендә монлы итеп җырлавын берәм-берәм аңыннан уздырды Шул ук мәлдә Скворцов белән Пашкевичның йөз чалымнары да хәтерендә тирбәлеп аллы Егетнең хушлашу-бәхилләшүе шушы иде Кешенең соңгы минуты — тулы бер гомер Гомерне исә якты уй. кылган гамәл белән исәплиләр Тагар кавеменнән булган Шаһинурның гөнаһсыз каны чит җиргә, чит туфракка тамды Эпилог Авыл үз мәшәкатьләре белән яшәп ята иде Кышлыкка дип. лапас эчләренә хуш исле печән өелде Кыяр сабаклары саргаеп картайды, көзнең муллыгын сиздереп, бакчада тыгыз-сусыл помидорлар кызарды Механизатор халкы көне-төне диярлек кырла кайнаш г ы. колхозның ке- ләт-амбарларын яңа ел уңышы белән тутырдылар Муллык, туклык, килер көнгә ышаныч өстәлгән менә шушы көннәрдә Шаһинурның цинк табутка салынган гәүдәсен кайтардылар Улының һәлак булу хәбәрен ишеткәч тә. әнисе Сафия апа бермәл мИнгерәүләнеп калгандай булды Коточкыч бу хәбәргә ышанырга да. ышанмаска да белмәде. Дөрес хәбәр түгелдер дип. күңелендәге сагышларын төпкә йогарга тырышты Цинк гартма ишегалдына кайтып кергәч, түзмәде, күз яшьләре белән илереп елап җибәрде Аның улы шушы тартмага гына сыярлык идеме сон? Чит бер җирдән туфрак итеп кайтару өчен үстердемени ул газиз баласын! Ир кетне буларак. Шаһинурның әтисе үзен кырыс тотты. Стакан белән вакланасы килмичә, яшерсп-саклап тоткан яртысын ачу белән алюмин чүмечкә берьюлы салып эчзс Ни гажоп: ул тамчы да исермәде, тик икенче көнне аның чәч ларс генә яртылаш диярлек агарып чыккан иле Күмүнең бихисап мәшәкатьләре, ниһаять, артта калды Шаһинур истәлеге булып, авыл зиратының бер почмагында op-яна кызыл таучык һәм нәни миләш куагы калыкгы Шулай бит ул. көндезен кешеләрнең кояшка күтәрелеп карарга вакыты юк. җитмәсә тагын аның яктысы күзләрне чагылдыра. Ә кичен, кояш баеганда, олысы-кечесе дигәндәй, алсуланып өлгергән офыкка текә гә ниндидер моң. моңсулык били күңелне Кеше вафат ы га шу лайрак икән Үлгәч кенә адәмгә башлар иелә, дип дөрес әйткәннәр Шаһинурның кем икәнлеген ныклан торып сизми йөргәннәрнең дә кинәт гән ус-гаме к\ n a л- ды. гомер тәме дигән хакыйкатькә азмы-күпме рухи якынайдылар Бар лык борчуларын читкә куеп. Шаһинур атлы егет хакында сөйләште гөр Кемнең итәгенә ут төшсә. шул яна дип. егетнең атн-әннсен кызгандылар. Кеше өч кой сөйли дә оныта, бөтен хәсрәт бу баласын тапкан анага, дин Сафиянең кайгысын уртаклаштылар Кичке якларның берсендә Куштобәк авылыннан Мөслимә дә килеп китте. Кече якка кереп, күлмәк кесәсендәге ике кульяулыгын да күт яшьләре белән манма итеп коендырды. Аның эче тулы ялкын, үкенеч иде: чөнки ул киләчәкне дә уйларга кирәк, дигән куркудан, булачак баласыннан «котылырга» өлгергән иде шул... — Сугыш мине әтисез калдырды, инде менә сугышның икенчесе... мәхәббәтемне дә тартып алды! — дип бәргәләнде Мөслимә, күз яшьләренә төелеп. Мәрхүмнең гәүдәсенә ятып елый да алмады кыз. Менә тәкъдир диген: ә чынлыкта ул, моннан берничә ел элек. «Галиябану» спектаклендә шушы эшне эшләп өлгергән икән ич. Сәхнәдә Хәлилнең гомере өзелгәч, сөйгәне өстенә иелеп. Галиябану сыйфатындагы МөслимЗ: «Хуш. җаным... Кавышу шатлыгы урынына, синең җеназаң өстендә елап утырыр! а гына калды инде. » — дип өзгәләнгән иде ул чакта Чынбарлык дигәнең сәнгатьтән дә көчлерәк, күрәсең. Моннан берничә ай элек кенә кинәт сукыраеп киткән Бибиҗиһан карчык авыл өстеннән самолет-мазар очып киткән саен һаман күккә төбәлә һәм күрер-күрмәс күз карашы белән аларның һәркайсына хәерле юл. исәниминлек теләп кала иде. Гап-гади авыл карчыгының күңелендә эчке бер шатлык, горурлык посып ята иде: алар авылыннан да бер очучы егет чыксын әле менәтерә! Шаһинурның вафаты турында ишеткәч, карчык имәнеп китте, белгән догаларын авыз эченнән кыймылдатты. Ишегалдына чыгып, таяк белән капшана-капшана йөргәндә күктә тагын очкыч гүләвен ишетте. — И-и ходаем, Сафия малае үлгәннән сон да оча микәнни бу сәмәлүт дигәннәре? — дия-дия ләхәүләсен укырга кереште Авыл өстенә ишелеп төшкән кайгыны Кирам абый да авырдан кичерде. — Авылның нинди кешесен харап иттеләр бит, әх! — дип. кемнәрнедер кычкырып сүкте ул һәм. әлбәттә, фәлсәфәгә бирелде: — Бу егет тыныч эш белән шөгыльләнергә, иген чәчәргә, антенна башлары куярга тиеш иде югыйсә. Сизенепме, әллә сизенмичәме, әллә кая. зәңгәр биеклекләргә ашкынды шул. Гармунга үзем өйрәткән идем, ә ул мине картаймаска өйрәтте. Гармун белән мин картаяммы соң! Авыл үзе картайды әнә—урамда гармун тавышы ишетелми. Клубны төсле музыка, рокн- рол авазлары басты. Алар да яшәсендер, әмма авылның үз матурлыгын нигә кыерсытырга? Сул кулына яраклаштырылган гармунын гына түгел, дөньясын да йөзтүбән әйләндереп салырга сәләтле Кирам абый Шаһинурның малай чактагы сүзләрен искә төшерде һәм: — Йолдызлар арасыннан эзләгез мине, дигән иде, бит. балакаем Шулкадәр дә белеп әйткән, әүлия булган икән... Кичен мин аның карашын йолдызлар арасыннан эзләп табам,—дип, үзенчә нәтиҗә ясады «Ходай бу егетне сөеп бирде, сөеп алды » Авылның мулласы Шаһинур! турында уйлап һәм аның рухына дога укып, шушы уйларының дөреслегенә иман китерде. Табигать вә хәят кочагында меңәрләгән сер. бихисап сораулар яшеренеп ята. Шуларның берсе — чәчәктәй гомере әле ачылып кына килгән Шаһинур язмышы иде. Ил буйлап сибелгән йорт. авыл, шәһәр төбәкләрендә миллион-миллион кешеләр яшәп ята. буын арты буыннар алмашына Тормыш мәйданына гаять кызыклы, үзенчәлекле, әхлакый сафлык белән өртелгән, җәмгыять файдасына өр-яңа ачышлар ясарга сәләтле яшьләр килә тора Андыйлар. гадәттә, шәхес буларак иртә өлгерәләр Ләкин боген фаҗига шунда ки. безнең фәкыйрь җәмгыя <ь андыйларны үстерергә, кабул итәргә әзер түгел! Шаһинурга да менә шуның зәхмәте кагылып үтте булса кирәк. Чынлап та шулай икән шул: әкиятләрнең генә азагы күнелле-матур бетә... 1980— 1992. Казан— О 1ы Мчшә