Логотип Казан Утлары
Публицистика

ИМАН ЯҢАРТКАНДА

Октябрь инкыйлабыннан башланып, җиде дистә елдан артыгракка сузылган тоталитар режим чорында, карга йөрүен өйрәнә-өйрәнә үз йөрүен оныткан саескан күк. без дә татарны iaiap иткән үзебезгә генә хас сыйфатларыбызны онытып, тәмам урыслаштык Бу телебезгә. мәдәниятебез! ә. иманыбызга, милли традицияләребезгә буыннардан-буыннарга сакланып килгән гадәг-йолаларыбызга. әхлак нормаларына кул селтәүгә, аларны үгисетүгә кигерде Эш шуна барып җитте ки татарлар үз балаларына уйлапнитеп тормыйча Альфред. Фердинанд. Феликс. Мэлс. Рево. Ким. Ленар. Иоланта. Луиза. Аида, Эльбурс. Казбек, хәтта Трактор. Комбайн. Динамо. Руслан. Рим. Люция һәм башка бик күп ятышсыз исемнәр куштылар Мәрьям Марго. Фарид Зигфрид. Нургали Нэрик. Сәлим Серый. Фатима Феня һәм башкалар булып китте Халкыбыз милли йөзен көннән-көн югалта барды Өлкән «туганыбыз» нәрсә әйтсә, без шуңа шатланып ләббәйкә тордык Тарихыбыз бозып күрсәтелде, бабаларыбызга, гомумән, милләтебезгә яла ягылды, мәскәүле «абзыйларыбыз» кубызына биеп, әйтергә оят. хәтта әдәбиятыбыз җәүһәре. милләтебезнең I орурлыг ы булган тиңдәшсез «Идегәй» дастаныннан да: «Ул канко- яр ханнарга мәдхия жырлаучы. безгә ят, зарарлы әсәр», дип җиңел генә баш тарттык Татарлыгыбызны яклаган күпме кешегә мәсхәрәле милләтче мөһере сугылды, милләтчелектә гаепләнеп күпме кешенең гомере киселде, күпме туганнарыбыз Сталин лагерьларында жәфа чикге Хәзер бу турыда уйлаганда тамакта тозлы төер оешып сулыш кабына, күз аллары караңгылана. Ьсз гажәсп заманда яшибез Алда телгә алынган башбаштаклыкларның күбесенә инде чик куелды дияргә була 1990 елнын 30 августында республикабыз бәйсезлеккә иреште Татарсган суверен дәүләт дип игълан ителде, телебез дә. кәгазьдә урыс теле белән тигезләнеп, дәүләт теле статусын алды Шу тай игеп, урыслар монополиясенә акрынлап авызлык киертслә Ана телебездә унлаган яна газеталар, байтак кына яңа журналлар чыга башлады Аларда тарихыбызга, гореф-гадәтләребезгә, телебезгә, атабабаларыбызга. дингә, гасырлар дәвамында кыерсытылган, кимсетелгән милләтебезгә багышланган язмалар, мәкаләләр, шигырьләр. поэмалар, хикәяләр, повестьлар. романнар бер-бер арг.ты дөнья күрде Милли аңыбызның уянып тернәкләнә баруы Жир шарынын барлык почмакларына сибелеп яшәүче күпмиллионлы халкыбызны куандыра Бу былтыр Казанда үткәрелгән Бвтснтатар конгрессында да бик ачык күренде Әйе. милләтебез ү зенә кнертелгән авыр богаулардан акрынлап арына бара Әмма милли бәйсезлегсбезгә каршы көчләр үз позицияләрен жинел генә бирергә җыенмыйлар әле. Безгә, иң өүвәл. каныбызга сеңдерелгән коллык чиреннән арынырга, үзебез теләгәнчә яшәргә омтылырга кирәк Милләтпөрвар җанлы һәр тагар моңа күпмедер күләмдә үз өлешен кергә башлады инде Шул уңайдан Фоат Садрнсвның «Казан утлары» журнатынын 10 һәм II саннарында басылган «Тан жиле» романына бераз тукталасым килә Ул О тырыш һәм карусыз авыл эшчәннәре турында ихластан, кемнәргәдер ярарга тырышып түгел, йөрәк кушканча һәм милли рухта язы нан әсәр. Андагы образларның һоркайсы тормышта!ыча үзенә генә хас сыйфатларга ия. Алар берберләреннән. соңгы елларда дөнья күргән кайбер күләмле әсәрләрнең геройлары кебек, тик исем-фамилияләре белән генә түгел, холыкфигыльләре. уй-фикерләре. хис-тойгылары, дөньяга карашлары, омтылышлары, тышкы кыяфәтләре белән дә аерылалар. Әсәр җиңел, йөгерек тел белән язылган, ул башыннан ук укучыны мавыктырып, үз эченә алып кереп китә һәм ахырынача кызыксынып укыла. «Тан жиле» авыр фаҗигадән һич көтмәгәндә кеше тормышы киселүдән башланып китә. Колхоз рәисе йөк машинасында эшләүче шофер Гарифҗанны, салмыш икәнен белә торып, үз шәхси ихтыяҗлары өчен бүрәнәләр кигерергә урманга җибәрә Гарифҗанның эчкәнлеген әнисе Хәдичә дә. урманга машинага бүрәнәләр төяшергә барасы ирләр дә күреп торалар. . Гарифҗан машинасын, жан-фәрман куып, текә таудан төшкәндә капландыра һәм колхозниц иң тырыш, иң ярдәмчел кешенең ике бала атасы, шат күңелле Рәмзинең башына җитә. Үзе дә имгәнеп, авыр хәлдә, шифаханәгә эләгә Әйе. безнең бүгенге тормышыбыз әнә шундыйрак Ә бит элек эчү безнең бабаларыбыз очен бернинди киртәләргә дә сыймый торган бозыклык исәпләнгән! Аракы, шайтан суы саналып, татар халкының көндәлек тормышында кулланылыш тапмаган, аны эчкән кеше милләттәшләребез өчен хәрам мал дуңгыз белән бер итеп каралган Исерткеч эчемлекләрдән араланган аек тормыш исә бабаларыбызнын рухи керсезлегсн. намус критерийларын билгеләгән. Хәзер исә эчү. тарту, сүгенүләргә табигый хәл дип карыйбыз. Тартуны, уйнашчылыкны, фәхешне, эчеп теләсә кайда аунап ятуны хурлыкка да. оятка да санамыйбыз Ирләрсбсзнең генә түгел, хәтта хатын-кызларыбызның да исерткеч эчемлекләрдән йөз чөермәүләре, аннан ләззәт табарга тырышулары, күзләрен алаландырып тәмәке пыскытулары берәүне дә гаҗәпләндерми. «Төшерүне» гадәтләренә әверелдергән, аракыдан тәм, юаныч эзләгән күпме ата-аналар- ның гарип, акылга зәгыйфь балалар тудырулары беребезгә дә сер түгел. Үзен хөрмәт итмәгән, сәламәтлегенә төкереп караган бәндәнең башкаларга хөрмә г белән карауын да көтеп булмый. Кайберәүләр моны, бу — динне санга сукмау, аны көндәлек тормышыбыздан чыгарып ташлау нәтиҗәсе, диләр Аларнын хаклылыгы. әлбәттә, бәхәссез Дингә ышанган, намаз укыган кеше алладан эшләгән гөнаһларын ярлыкауны сораудан бигрәк, үз-үзенә эшләгән зшләре өчен хисап бирә бит Ә җаваплылык хисеннән мәхрүм кешенең кеше түгел, тонык шәүлә генә икәне кемгә дә аңлашыладыр Бу сөйләшүнең үзәгенә куелган «Таң җиле» романы эчүчелек турында түгел, әлбәттә. Бүгенге тормышта бәхетсезлеккә китергән бер деталь генә булып килеп кергән ул aria. Андагы төп тема —дөреслек белән ялган көрәше Әсәрдә фаҗига, табигый буларак, эзсез генә үтеп китми. Аны китереп ^чыгарган сәбәпләрне тикшерергә авыл советына прокуратурадан ап-ак чырайлы, пеләш башлы, калын кысалы күзлек кигән, ябык кына тикшерүче килә һәм шоферның исерекме, айныкмы булганын аныкларга керешә Әмма шунысы мөһим: ул үз алдына хакыйкатьне тантана иттерү бурычы куймый, ә колхоз рәисе Хөснуллинның җинаятен йолып калырга тырыша Хөснуллиннын басымы астында тикшерүчегә чакырылган һәр кеше: «Шофер Идрисов эчмәгән, айнык иде», дип. бер үк сүзне кабатлый. Колхоз рәисе райондагы үз кулындагы врачлардан «Гарифҗан айнык килеш руль артына утырган булган» дигән белешмә алган Чөнки ул аларга даими рәвештә колхозның гүшкә-түшкә иген, чнләк-чиләк балын, капчык-капчык икмәген озатып тора. Әсәрендә автор бер нәрсәне дә бармактан суырып язмаган, барысы да тормыштагыча, барысы да чынбарлыктагыча Совет хакимияте тудырган түрәләр белән аларны исән-имин асраучы кара халык бүгенге коллар арасындагы мөнәсәбәтләр дә калку итеп гәүдәләндерел- гән Менә шуның җанлы мисалы «Хөснуллин ялгыз түгел! Халык җилкәсендә кәеф-сафа корып җинаять өстенә җинаять кылып, үз башларын гына саклап яшәүчеләр шушы идарә йортыннан алып Мәскәүгә кадәр бер-берсе белән бәйләнгәннәр Моны күреп торса да. соңлабрак аңлады Нуриасма Гомер буе фермада эшләп буыннары кәкрәйгән Мосаллия үз гомеренә бер мәртәбә ындыр артындагы Бәкер санаториена да бара алмады. Йә, путевка юк. диделәр, йә. урынына кеше табып булмый, диделәр. Ә җитәкчеләр үзләре елның теләсә кайсы вакытында хатыннары, хәтта балалары белән бергә Кара диңгез буена санаторийга очалар. Болар халыкның күз алдында эшләнә, боларны яшерә торган түгел Әгәр ботенссс бер булмасалар, ничек инде алар очен генә андый җай бар да. колхозда бил бөккән кешеләргә ул юк? Берәүләр кол хәлендә, икенче берәүләр патша кебек Гомере буе беркатлы булганга, нәкъ әнә шул әйберләрне сонарып аңлаганга күрә дә Нуриасманын үз-үзен битәрләве аяусыз, тегеләргә карата нәфрәте чиксез иде. Шуңа күрә Хөснуллиннын артын сөртергә кәгазьләр әзерләп йөрүче бу кешегә ул ачу белән карап торды Тикшерүче әллә аның ни уйлавын чамалады, «син мина алай ямьсез игеп карама» дип кисәткәндәй, ручкасы белән өстәлгә шак-шок сугарга кереште». Нуриасма тикшерүчегә, башкалардан аермалы буларак. Гарифҗан эчкән иде. дип дөресен әйтә Тикшерүче аны «игә китерергә», ялганла гырга гөрлечә тырышып карый Ләкин Нуриасма карчык нык тора, сүзеннән кайтмый Ялганның аяклары кыска, ул әллә кая китә алмый, ди безнең халык Әмма, минемчә, ул бу мәкале белән ялганны тәмам азындырды шикелле Чөнки кая карама. һ.»р адымла ялганга юлыгасын хәзер! Бу әсәрдә дә кешеләрнең күбесе инде шулкадәр каешланган, алар көндәлек тормышларында ялганны гадәти хәлгә исәплиләр. Гарифҗанның салмыш булуын белә торып, бернинди тартынусыз. «ул аек. эчмәгән иде», дип баралар Хәттә ире Рәмзине югалтып, ике баласы белән гол калган Мәдинә дә. колхоз рәисе Хөснуллин аны ферма мөдире итеп куйгач, үзенең башта күрсәткәннәреннән танып. Гарифҗан исерек түгел иле. ди Мен.» бусы да безнең бүгенге тормыш' Бусы да —без үзебез' Әсәр башлыча, авыл хатын-кызлары тормышын гәүдәләндерүгә багышланган Аларның ин унышлысы Нуриасма образы Автор аны дөреслек символы итеп күрә «Аны фәрештә дип уйларга мөмкин иде Кардай ак озын күлмәк, кардай ак яулыгы аегыннан күренеп горган кардай ак чәчләр Ак фәрештәдәй, ул ямь-яшел Ык буена барып басты, чыкта юешләнгән чүәкләрен берберләренә гери язып якын китерде » Бу сүрөтләү күз алдына искиткеч саф. илаһи образ кигереп бастыра Әмма автор ярагкан героинясын һичнинди гөнаһсыз, сөттән ак. судан пакь игеп кенә гәүдәләндерми Нуриасманын. ана гына хас бик күп уңай сыйфатлары янәшәсендә үк. күзгә бәрелеп тормый торган жигешсезлекләре җитәрлек Аның иң сөймәгән, иң өнәмәгән нәрсәсе шәһәр. Нуриасма* кешенең күзенә карау белән, аның күңелендә ни ятканын чамалый белә торган зат Әмма әсәрдәге әлеге унай образны икенче бер персонаж белән чаг ыштырып карау бик кызык фикерләргә китерә Бешен бүгенге тормышны кү зал тау өчен әлеге икенче образ шу тай ук мөһим Ул образ Хәдичә Нуриасма белән Хәдичә бала чактан ук бер туфракта аунап үскән ахнрвт дуслар Алар гомерләре буе бергә фермада эшләгәннәр. Хәдичәнең улы Гарифҗан белән Нуриасманын төпчеге Мизхәт тә аерылмас дуслар Алар арасында аерма тик шул гына Гарифҗан инде өйләнгән, ике бала агасы. Мизхәт әле буйдак Нуриасма белән Хәдичәнең икесендә ике холык: берсе сабыр, инсафлы, икенчесе кызу канлы, дорфа Нуриасма тикшерүче яныннан кайткач ук. аның янына ярсып Хәдичә килеп керә. Аңа инде ахирәтенең Гарифҗан файдасына сөйләмәгәнен җиткергәннәр Ул ишектән керә-керешкә, Нуриасманын йөзенә төкергәндәй: - Гарифҗанда ни үчен бар*” Гомер буена сиңа аш белән аткан балага ник син тиш белән атасын " ти Сиңа яхшы атлы булам дип дөреслекне яшерә алмыйм мин Ачулансаң ачулан, үпкәләсәң үпкәлә, дип җавап кайтара ана Нуриасма Әмма Хәдичә югалып калмый, аның үз тугызы тугыз Авылны кычкыргып талаганда, кычыткан ашап, сыерыңныңсоңгы каптык сөтен ач-ялангач балаларыңның авызыннан өзеп, налог түләү өчен сатканда кайда нде соң ул синен дөреслеген'" Әтиеңне төнлә нахакка алып ки лгәндә канла иде?! ди ул ярсып Ул чаклар күппэн үгте бит Үтмәде' Абзарыңнан сыерыңны җитәкләп алып чыгып киткән, бәрәңге бакчаңны кискән елларны оныттыңмыни'’ Колхозның акчасын капчыгыкапчыты белән кара йөз шабашникларга биреп җибәргәнгә әле кайчан ’ \ зеисн бөтен өере белән безнең канны неп симергән чабата кашлар ятгыз агачмы, урманмы" Шулмы синең дөреслеген? Ал син аңлатмаңны. кеше көлдермә Ул риза түгел шул. дип җавап кайтара бу тәкъдимгә Нуриасма елмаеп Кем ' ди ана Хәдичә күзләрендә өмет чаткылары кабызып Йөрәк, ди Нуриасма тыныч кына Романнан кигерепән бу өзектә кешене уйландырырлык нәрсәләр җитәрлек Монда дөреслек бар җирдә ялганга урын юклыгы аларның берберләреннән башка яши алмау тары, дөреслекнең йөрәк, ялганның исә акыл җимеше икәнлекләре басым ясап әйтелә Менә шушындый үтә мөһим мәсьәләләрнең калку итеп күтәрелүе белән, бу роман безнең чор укучыларында, минемчә, кин яңгыраш табачак Чөнки алар бүген бик күпләрне борчыган, дулкынландырган проблемалар Хәдичә Нуриасма белән гомере буе килешә алмый. Моның төп сәбәбе: Нуриәсманың башкалардан аерылып торырга омтылуы Бөтен жирдә фермада. урамда, жыелышта. мәҗлестә, һәр кон. һәр сәгать, һәр минут ул үзен күрсәтергә тырыша. Ул тырышкан саен. Хәдичәнең аңа котырып ачуы килә. Нуриасма эш аты. Ул эшләгән эшен җиренә җиткерми кала торган кеше түгел. Аның таянычы - намус. Нуриасма өчен тормышта иң мөһим нәрсә: намусыңа тап төшермәү! Кем өчен ертыласың, кемнәрнең табанын ялыйсын?' дип кычкыра аңа Хәдичә бервакыт бөтен ферманы яңгыратып.— Бушка бит. бушка' Сизмисеңмени: иелгән саен, бил бөккән саен ныграк мыскыл итәләр, ныграк җәберлиләр! — Ә нишләргә соң?!—ди аптырап Нуриасма. Тураеп басарга! — ди Хәдичә. - Без дә кешеләр, без дә яшәргә тиеш Син җиде кат гиреңнс тунаганда рәхмәт укып торасың, әле балаларынныкын да тунатасың. Ә менә мин үзем туныйм! Миңа әшәкелек кылалар икән, карап торыйммы ” Ә син чиста калмакчы булып кыланасың, макталасын килә Менә бу урында без тагын бер гаять актуаль мәсьәләгә килеп терәләбез. Тормышның үзе өчен мөһим проблемага. Әйе. авыл халкының күбесе, фуражын да. печәнен дә, башкасын да әз генә булса да өенә атып кайтырга гырышты. Моны урлашу дип әйтергә мөмкинме икән? Юктыр. Бу бары тик бер нәрсә — исән калу өчен иде. Ә соң аларның исән калырга хаклары юк идемени?! Бар иде. хәзер дә бар! Чөнки алар үз хезмәтләре өчен тиешлесен ала алмадылар! Ә башкасы? Еллар буе ял итмичә, авыруына-ниеңә карамыйча, ачлы-туклы яшәү9 Эшләү? Бик күпләр кебек Нуриасма да бозауларына печән бетсә, чалгы тотып үзе болынга китә. Авырса да. түшәктә ятмыйча эшләп йөри торгач, ике як үпкәсенә дә салкын тидерә. Аңа башкача ярамый ул алдынгы' Ул Хәдичәләргә үрнәк күрсәтә... Ләкин шунысы бар: әгәр дөнья ни кушсалар шуны башкаручы Нуриәсмалардан гына торса, әгәр йонны кирегә сыпыручы һәм гаделсезлек терәүләрен астан төрлечә какшатучы Хәдичәләр булмаса. кем белә, бәлкем, авыл бүген дә таякка алданып утырыр иде әле! «Күп кенә тырышсалар да. дөньяны Нуриасмалар үзгәртмәде». — ди кебек автор Аныңча, аны бармаклары үзләренә таба кәкре, эшкә эленкесалынкы караган, фермадан колхоз терлекләренә дигән азыкны, комак күк, азазлап өенә ташыган Хәдичәләр үзгәрткән булып чыга. Бәхәсле фикер Бу егерменче еллар азагында һәм утызынчы еллар башында, бөтен ил күләмендә авылларда күмәк хуҗалыклар төзү чорында, көчен һәм вакытын кызганмый көне-төне эшләп, тормышын көйләгән хәлле крәстиянне кулакбайгура ясап, хурлыклы төстә йорт-җирен. терлек-туарын, мал-мөлкәтен талап алып, үзен авылдан сөрү сәясәтенә аваздаш яңгырый Ә бит колхозларда Нуриасмалар булмаса. без чирек гасыр элек үк инде өстебездә данлы кызыл байрак җилфердәтеп, иңнәребезгә саилче капчыгы асып, хәер эсти идек! Чатаклы чынбарлыгыбызның кешеләрне ничек итеп гарипләндерүе Фоат Садриев романында Бәрия Кирамова образында бик ачык гәүдәләнә. Бәрия күз өстендә каш булып үсә. кечкенәдән үк гел көзге каршында бөтерелә, үзен көннән-көн матуррак итеп күрергә тели, чәчләрен бөдрәләтә, каш-керфеген төзәттерә. концерг-мазар куйганда таш курчак төсле бизәнә, аның матурлыгын күреп кешеләрнең «аһ» итүләренә күнегә. Җидееллык мәктәпне тәмамлаганда аның борынына ис кергән, авылда иң чибәр кыз икәнлеген үзе дә сизгән һәм аңлаган була. Аны укытучылары да. авылның башка бик күп кешеләре дә: «Син сәхнә өчен яратылгансың, артистлыкка укырга кит».— дип дәртләндерәләр. Моңа әти-әнисе дә каршы килми Тик авылдан чыгып китәргә белешмә кирәк Ә колхоз рәисе булып эшләүче, бер аягын сугышта калдырып кайткан чатан Закирҗан белешмә сорап килгән Бәрия белән шукланып сөйләшә, аның өчен әле очрашып озаклап гәпләшергә кирәк, караңгы төшкәч тау башындагы ындыр табагында эшем бар. шунда менәрсең, ди. Алар очрашалар һәм Бәрия шул ындыр табагында кыз чагы белән хушлаша.. Елап туктаганда ул инде икенче кеше була, балага узганын белгәч, өченче кешегә әверелә Көз көне Бәрия көмәненнән арыныр өчен Урга Азиядә яшәүче туганнарына китеп бара Юлга чыгып, үз гомерендә беренче мәртәбә чит-ят кешеләр белән аралаша башлагач, ул аларның аны бар дип тә белмәүләрен, санга сукмауларын күреп, тиресеннән чыгардай була Аны этәләр, төртәләр, аңа сүгенеп кычкыралар, кимсетәләр Моңа кадәр кешеләрнең аның һәр теләген үләргә күнеккән Бәрия өчен бу коточкыч хәл була Аны бер карчык көмәненнән коткара, тик Бәрия мәңге балага узмый торган бер мәхлук булып кала. Үзенә баш ияргә теләмәүче гаделсез дөньяның астын өскә әйләндерәсе, буйсындырасы килә Бәри- яиен һәм ул. ниндидер бер эчке тоемы белән, иң көчле үч алу чарасын таба. Бу алдау. Бәриянсн эшләгән этлекләре бик күп. Ә бит анарда да татар каны ага’ Бәлки Бәрия Фоат Садриевнын тыелгысыз фантазиясе җимеше генәдер” Юк шул. Бәрия һәм аның ишеләр хәзер буа буарлык Алый гынамы. сабыйларын бала тудыру йортында калдыручылар, үзләре эчеп кәеф-сафа кылып йөреп, өйләрендәге балаларын ачка интектерүчеләр, әтиләрен яки әниләрен картлар йортына тапшырып, ул йортка бүтән эз дә басмаучылар, караклык белән көн итүче чибәрләр, фәхишәләр тагын әллә кемнәр бихисап бит* Алар барысы да татар дөньясына «яңалык» керткән мактаулы социализм җимешләре Боларны ерак бабаларыбыз ничектер белә калсалар, мәсхәрәләнүләреннән ләхетләрендә йөзтүбән әйләнеп ятарлар иде Кем белә, бәлки бу хатынкызларның ирләр белән «бертигез» хокук яулаулары нәтиҗәседер’ «Таң җиле» романындагы ин чирканыч тип - колхоз рәисе Мәҗит Хөснуллин. Ул кешеләр турында түгел, үзе турында гына кайгыртучы җитәкче Колхоз Хөснуллинга район үзәгендәге берәр җитәкче постка үрмәләү юлында трамплин хезмәтен генә үтәргә тиеш. Ул инде анда йорт та салып куйган булган, әмма эш өметләнгәнчә барып чыкмагач, аны саткан Ул баштанаяк ясалма кеше Менә шунын бик ачык мисалы Урманга бүрәнәгә барганда аның аркасында һәлак булган Рәмзине җирләгәндә «хөрмәтле» Мәҗит Харисович алга чыгып, гар маңгае өстендәге җирән чәчләрен артка сыпыра да. партком секретареннан ниндидер кәгазь алып укырга керешә Иптәшләр! Рәхимсез үлем безнең колхозыбызның ип яхшы кадр ларыннан берсе булган Рәмзи Әкмал улы Шаһиевны Әкрәм улы. ди партком секретаре аның колагына иелеп Нәрсә’! Әкмал улы түгел. Әкрәм улы. Машинкада бастырырга иде. понимаешь' дип мыгырданып алгач. Хөснуллип укуын дәвам игә Рәмзи Әкрәм улы Шаһиевны алып китте. Колхозның яна төзелгән кайсы гына корылмасын карасак га. аңа Рәмзи Шаһиевның фидакарь хезмәте кергән. Зиратка килгән кешеләр аның бер генә сүзен дә тыңламыйлар, аңламыйлар, аңларга да теләмиләр Рәмзинең үлеменә гурыдан-туры гаепле кешенең аның мәете өстендә сүз сөйләргә батырчылык итүе аларны тынсызөнсез итә Ярый, ул Рәмзинең җеназасына килсен дә ди. Ләкин бит ул башын иеп. кешеләргә күтәрелеп карарга тартынып, читтә мескен булып кына торырга тиеш иде' Ул тотлыга-тотлыга укыган сүзләрнең кабыгы гына Рәмзи рухына туры килә, ә аларнын асылында бу жиггаягыән коры чыгарга теләү яга Үзең үлеменә сәбәпче булган кешенең изге рухын, җеназа мәрәсимен анын якыннары алдында, халык каршында үзеңне аклау өчен файдалану кебек гөнаһны эшләү өчен пи дәрәҗәдә намуссыз булырга кирәк?! Сүзен төгәлләгәч. Хөснуллин кулъяулыгы белән күзләрен каплап бер адым артка чигенә, кулъяулыгы белән күпме генә сөрткәләсә дә. Хөснуллинның керфексез күъгәрендә яшь тамчысы түгел, дым әсәре дә булмый. Ахырда ул. зиратган акрын гына таралучы кешеләрнең өстснә тузан бөркеп, машинасында җилдереп китеп бара Шуннан да ары кабахәтлек эшләү, белмим, мөмкинме икән'’ Хөснуллин ялгыз, үзе геиәме? Юк. һич юк. күп авылларда дилбегә Хөснуллин ишеләр кулында, алар үзләренә каршы чыккан кешеләрне, аларга буйсынырга теләмәү челәрнс чәйнәми йотарга әзер торалар Фоат Садриевнын партократ тар калдыгы Хөснуллин образын романында гәүдәләндерүе бик тә вакыт лы булды Дөреслеккә тугры калуы Нуркаема карчыкны аяктан егып, урын өстснә менгереп яткыра Ә күңелдә борчулы уйлар Ата-бабаларыбызнын телен, гореф- гадәтләрен белүче, моңын-жырын аңлаучы оныкларының шушы нигездә дөнья көтәчәк гәренә ышанып ү тәртә хакы юкмыни анын’ Моңа татын кемнән рөхсәт сорарга'’ Чыгып бетмәгән җаныбызны әз генә булса да калдырыгыз, үтебезчә яшәргә, ана телебездә сөйләшергә, үзебетчә җырларга-бнергә рөхсәт нтегезче. дип салган уртак сөрән бөтен и г буенча яңгырамыймыни'’ Анда бит бер татарларның I ына тавышы түгел. Юк. җитте! Нәселнең сошы тамырын корытырга ирек бирмәскә кирәк Дөреслек һәм ялган «Авылны күтәрәбез, чәчәк аттырабыз»-, диделәр. Күтәрелмәде дә. чәчәк тә атмады авыл! Инде җитмеш елдан артык авылны талаганбыз, җитте, аякка бастырабыз, диләр тагын . Ялганлаган саен кызарып га карамыйча, тагын ни йөзен белән халык, ил каршына чьи арга мөмкин? Моның өчен нинди вөҗдан, нинди намус кирәк” Ник болай? Кайчанга кадәр? Халык ничек түзә ’ Ник элекке ялганнарны аклап, һаман яна ялганнар уйлап чыгарыла тора” Ә югарыдан төшкән һәр сүз һаман да изге карала Әз генә түзик, тиздән барысы да үзгәрәчәк, дигәнгә кемнең җаны эремәсен Инде меггә катлы-катлы ялган пәрдәләрен астан да. өстән дә умыра башлагач, бу коточкыч хәлгә гаҗәпләнергә генә калды. Ә ялган үзе. аңа төртеп күрсәтүгә карамастан, көчәйде генә, дип уйлый Нуриасма. Ул исе-акылы китеп, үзен сәер тойгы биләп алуын тоя. Гүя. аның өстенә коточкыч дивар акрын гына ава... Ата кызны, ана улны белмәс дәрәҗәгә җиткән, яшьләрнең карiларга, балаларның ата-аналарына хөрмәтләре төкәнгән безнең болгавыр чорда Фоат Садри- евның «Таң җиле» романы чыгу үткәннәребезгә кире кайтырга, мәсләгебезне яңартырга әле сон түгел, дигән сүз. Омтылышларыбыз әле сүнмәгән, исән дигән сүз «Таң җиле», минем фикеремчә, милли әдәбиятыбызда татар тормышын элекке эзләренә кайтаруны башлап җибәргән беренче карлыгачлардан Афәрин, аягы жине.т булсын. Иман яңартканда бүгенге укучы өчен мондый әсәрләр бик кирәк.