ГАЯЗ ИСХАКЫЙГА ЙОГЫНТЫ
ӘДИПНЕҢ ТУ УЫНА 113 ЕЛ ТУЛУ УҢАЕННАН кадемик Н Конрадның әдәби бәйләнешләрне өйрәнүче кеше өчен күкрәккә боги и геп rar арлык фикере бар «Йогынты һәм үзара йогынты геге яки бу милли әдәбиятның мөстәкыйльлеген юкка чыгармын гына түгел, киресенчә, аның милли үзенчәлеген арттыра һәм калкурак итә», ли ул (Конрад Н И Запад и Восток «Наука» нәшрияты. 1972. 249 бит ( Каран торышка пародоксаль фикер! Чит әдәбиятның чит йогынтысы бетнең әдәбиятның үзенчәлеген арттырсын, имеш! Пародоксаль. әмма таять дөрес һәм тирән фикер Чынлап та, әдәби йогынты үсеш-үзгәрешнен әһәмиятле факторы икән, бүтәнчә була да алмый. Чөнки үссш-үзгәреш ул гади үсү. гади арту түгел, ә бәлки сыйфат үзгәреше Шуңа күрә әдәби йогынты алга киткән әдәбиятның сыйфатларын күчереп алып, үзеннекен югалтуга түгел, бәлки, киресенчә, элек үзендә булмаган яна сыйфатлар хисабына баюта алып барырга тиеш Бу фикерне ныгыта торган һәм күңелгә беренче килгән мисал Тукай Дөресрәге, аның түбәндәге сүзләре «Мин бу «Шүрәле» хикәятен Пушкин вә Дермойювларнын шундый авыл җирләрендә сөйләнгән хыялын хикәяләрене язу ларына истинәдән (нигезләнеп) яздым» Үрнәк аттан. өйрәнгән, әмма бу хәл «Шүрәле» поэмасындагы милли рухка һәм халыкчан тыкка аз тына да гыян кигермәгән Әдәби нотынтының асылын татар халкының бер әйтеме лә гаҗәеп төгәл ачып бирә: «Кеше әйткәнне ишет, үзенчә эш ит». Кырыгынчы һәм илленче елларда, әнә шул хакыйкатьне искә алмау сәбәпле, тикшеренүчеләр рус әдәбиятының татар әдәбиятына бәрәкәтле остазлык итүен, йогынтысын калкытып күрсәтү максаты белән, аермадан бигрәк охшашлы төзлиләр иде Әнә шуңа күр,» дә. тагар әдәбияты рус ә гәбиягы арбасына асылган дегет чиләге бу тып ката иде Мәг ълүм булганча. XIX гасырның икенче яртысында төгәлрәк әйтсәк, соңгы чирегендә татар әдәбиятында яңа дәвер башланды Беренчедән, әдәбият бөтенләй дөньяви эчтәлек алды Икенчедән, ул реализм юлына керде Дөрес. бу э те анын. ят ьнн реализмның, соңыннан мөг ьрифәгче тек реализмы дигән исем апан баскычы тына иде. ләкин шулай .га реализм иде Әдәбият тарихындагы бу борылыш һәм сыйфат үзгәреше, барыннан ла бигрәк, соггиаль-экономик һәм идеолог ик характердат ы тчке факторлар тәэсирендә булды Мәгълүм ки. Россиядә. шул исәптән татарлар яшәгән территорияләр ю. кызу темп белән үсеп киткән капитализм җирлегендә татарларда да мәгърифәтчелек хөрмәте бар тыкка килә һәм аның идеолог иясе форма таша Дөньяның барлык бүтән мәгърифәтчеләре кебек үк. татар мәт ьрит|ь>тчетәренең уенча да. җәмгыятьне үзгәртеп корырга сәләт те коч итеп акыл-ан һәм мәт ьрнфәт а.на сөрелде. Тагар мәтърифәтчеләре исә. билгеле бер тарихи сәбәпләр аркасында, ике нәрсәне аеруча басым ясап яга тар иде Берсе фәнни-техник прогресс (ансыз ничек экономиканы күтәртсен һәм кеше төрнең тамагын тук. өстен бөтен игәсең). икенчесе әх так готәтү (атып-гузып. бер-береңә бүре бу тын яшәсәң, му ччыкта ни мәгънә һәм әле ана ярешеп А бхламы) Моннан ин те әдәбиятның иҗтимагый роле мәсьәләсе килеп чыта Мәгърифәтчеләр әдәбиятның гөп бурычын әхлак төтәтүдә күрәләр иде Ьу исә әдәбиятны гилактизмга этәрт Мәгърифәтчелек реализмы стадиясен үткән барлык әдәбиятларда да күзәтелә бу хәл. Дидактизм исә персонажларны кискен итеп тап икегә аеруда, үрнәк итеп кую өчен уңай персонажларны идеаллаштыруда, тискәре персонажларны гыйбрәт өчен беркадәр калкытуда. Конфликт исә гыйбрәт өчен уңайлар файдасына хәл ителә иде Яхшы булсаң, әнә шулай бәхетле, начар булсаң бәхетсез булырсың. XIX гасырның икенче яртысында татар әдәбияты да мәгърифәтчелек реализмының әнә шундый принципларын тормышка ашырырга тиеш булды. Әмма ул принципларны өр-яңадан уйлап чыгарырга хажәг юк иде. Мәгърифәтчелек реализмы стадиясендәге яисә аны инде узган әдәбиятлар барында нигә яңадан велосипед уйлап чыгарырга? Андый әдәбиятларның берсе — XVIII гасыр рус әдәбияты булса, икенчесе — төрек әдәбияты иде. Соңгысының тәҗрибәсен үзләштерүне аеруча тел якынлыгы җиңеләйтә иде. Әнә шул закончалыклы хәлгә безгә кадәрге тикшеренүчеләр дә игътибар иткәннәр Гаять талантлы һәм тирән белемле Җамалетдин Вәлиди, мәсәлән, хәзерге Европа фәне дигәнгә матур әдәбиятны да кертел, болай дип яза: «Хәзерге заман Европа фәне белән без төрекләр һәм руслар аша таныштык». (Джамалетдин Валидов. Очерк истории образованности и литературы татар. Госиздат. Москва. Ленинград. 1923, 118 бит.) Яисә менә Габдрахман Сәгъди фикере: «XIX йөзнең икенче яртысының соңнарында татар матур әдәбиятында да ул (реформачылык, яңарыш) үзен чагылдыра башлый. Бу да. бер яктан, турыдан-туры рус. икенче яктан госманлы әдәбият тәэсире аркылы килеп керә». (Габдрахман Сәгъди. Татар әдәбияты тарихы. Дәреслеккулланма. Татарстан дәүләт нәшрияты, 1926. 76 бит.) Чынлап та, бездә XIX гасырның икенче яртысында, бигрәк тә аның соңгы чирегендә, рус әдәбияты белән кызыксыну арту белән бергә, төрек әдәбияты белән мавыгу (уку, тәрҗемә итү. ияреп һәм үзгәртеп язу) массовый төс ала. Моның мисаллары күп булса да. иң характерлы булган берничәсен генә китереп узам. «Әбугалисина» кыйссасы», мәсәлән, 1872 елда төрек язучысы Зыятдин Сәет Яхья әсәреннән үзгәртеп эшләнгән. Яисә менә билгесез автор тарафыннан ияреп язылган һәм 1895 елда дөнья күргән «Комедия Чистайда» пьесасы XVIII гасыр рус әдәбиятына — Екатерина II нең «О время» исемле комедиясенә барып тоташа. Кем белә, бәлки әби патша пьесасы да, французчага ияреп язылган әсәр булып, татар язучысына дәверләр буена Франция йогынтысында яшәгән Төркия аша килеп кергәндер. Хәер, моны әле тикшерәсе бар. Атаклы төрек язучысы, драматург һәм җәмәгать эшлеклесе Нәмык Кәмәлнең «Зәваллы чужык» пьесасының тәрҗемә ителүе һәм «Кызганыч бала» исеме астында соңрак татар сәхнәсендә уңыш белән баруы да югарыда әйтелгән закончалыкларның татар әдәбияты тарихына да туры килүен расласа кирәк. Ниһаять, башлангыч иҗат чорында Тукайның күп кенә шигырьләрен төрек телендә язуы да очраклы хәл түгелдер дип беләм. Болары нжади элемтәләр булды. Ә соң әдәби йогынтылар үзенчәлекле милли әдәбиятның үсүенә хезмәт иттеме соң? Хезмәт итте, әлбәттә. Моңарчы исе дә булмаган яңа бер әдәби төрнең— драма rypi иянең барлыкка килүе. «Хисаметдин менла». «Өлүф яки гүзәл кыз Хәдичә». «Олуг гөнаһлар». «Сәлимә» һәм «Әсма» (Р Фәхретдинов) кебек европачы л типтагы реалистик повесть һәм романнарның мәйданга килүе, ниһаять. Фатих Кәрими. Закир Һади һәм Гаяз Исхакый каләмнәреннән чыгып, гөрләп үсеп киткән чын мәгънәсендә милли һәм халыкчан проза әнә шул бәрәкәтле йогынтыларның җимешеннән бүтән нәрсә түгел Татар әдәбияты 1905 елгы революциягә кадәр мәгърифәтчелек реализмы стадиясендә үсүен дәвам итсә. Беренче рус революциясе һәм аннан соңгы елларда яла стадиягә адым ясау — тәнкыйди реализм стадиясенә күчү ихтыяҗы кон тәртибенә килеп баса. Бу күчеш тә, башлыча, эчке факторлар тәэсирендә булды, ә тышкы тәэсирләр исә ярдәмче роль уйнады. Эчке фактор дигәнебез асылда иҗтимагый фикернең яңа баскычка күтәрелүенә кайтып кала иде. Революция дәвамында татарлар да самодержавиене аударып. демократик республика урнаштыру, җирләрне казна һәм чиркәү кулыннан тартып алып, крестьяннарга бирү идеясен алга сөргән, үзәген Г Исхакый юлбашчылыгындагы таңчылар һәм Фатих Әмирхан җитәкчелегендәге ислахчылар тәшкил иткән революцион-демократйк хәрәкәт барлыкка килде һәм революцион- демократик иҗтимагый фикер формалашты. Ул фикер әдәбиятның бурычы әхлак төзәтү белән генә чикли алмый иде инде. Әдәбият халыкны сәяси яктан тәрбияләргә. ягъни яшәп килүче тәртипләрне үзгәртү омтылышы тәрбияләргә тиеш булды. Кыскасы, революциондемократик. иҗтимагый һәм шундый ук эчтәлекле әдәби-эстетик фикер үсү әдәбиятны иҗтимагый-политик стройның асылын гәи- кыйть итүче, нигез ташларын какшатучы реализмга, ягъни тәнкыйди реализмга этәрә иде Күршедә i енә тәнкыйди реализм стадиясен узган рус әдәбияты булганда. бу ижаг методының принципларын шулай ук уйлап чыгарасы юк. үрнәк аласы гына бар ул ижат принципларын иҗади үзләштерергә генә кирәк иде Менә ни өчен 1905 07 елгы революция һәм аннан соңгы реакция елларында әдәби ориентация төрек әдәбиятыннан рус әдәбиятына күчте Рус әдәбияты белән мавыгу моңарчы һич күрелмәгән колач алды Яшьләр арасында рус әдәбиятын уку, аның Iурында сүз сөйләү зыялылык билгесе итеп карала башлады Русчадан тәржемә ителеп һәм русчага ияреп язылган әсәрләрнең бу чорда исәбе-хисабы юк. Аеруча характерлы һәм әһәмиятле хәл исә шул игътибар үзәгендә нәкъ менә рус тәнкыйди реализмының корифейлары Н Гоголь. И Тургенев. Л. Толстой. А Островский. А Чехов Әдәби йогынтының яңа сыйфатлар белән баюына килсәк. Г Исхакыйнын. Ф Әмирханның. Ш Камалның һәм Г Камалның жит теккән әсәрләреннән күренгәнчә. татар әдәбиятында ул чорда дидактизм тәмам юкка чыга һәм тәнкыйди реализмның топ сыйфаты кешене социаль-экономик мөнәсәбәтләрне эченә алган тирәлек белән сәбәпле (причинноследственный) бәйләнештә күрсәтү принцибы уңышлы рәвештә тормышка ашырыла Мәкаләнең темасына кайтып. Г Исхакыйнын 90 нчы еллар ижатынй карасак, бу әдипнең татар әдәбияты узган юлны узганлыгын, шундый ук эволюция кичергәнен күрербез Аерма булса да, Г Исхакыйнын бу юлны кыскарак вакыт аралыгында үткән булуында гына күренер Г Исхакый да. билгеле инде, горек әдәбиятын читләтеп үгә алмаган. А Горький музеенда саклана торган автобиографиясендә үзе үк болай дип яза «1887 елга кадәр мәдрәсәдә укуымның бөтен дәвамында (Күл буе модр^зсәсе турында сүз бара И Н.) башлыча торек романнарын бик күп укыдым. Оригиналларын да, француз теленнән тәржем.» ителгәннәрен дә» Г Исхакыйнын мәгърифәтчелек реализмы кысасыннан читкә чыкмаган башлангыч чор әсәрләрендә горек әдәбияты йогынтысы үзен бик нык сиздерә. Бу яктан аеручы «Кәләпүшче кыз» повесте. «Бай угылы» романы һәм «Өч хагын белән тормыш» пьесасы характерлы Аларда да әхлак төзәтүне максат игеп язу. уңай геройларны идеаллаштыру, тискәреләрне каралтыбрак бирү һәм конфликтны уңайлар файдасына хәл итү күзгә ташланып гора Әмма озакламый Г Исхакый. беренче үк булмаса да. беренчеләрдән булып, рус-европа мәдәниятен үзләштерми торып, милли әдәиятны алга җибәреп булмый, дигән фикергә килә Г. Исхакыйнын игътибарын барыннан да элек рус әдәбиятында реализмны башлап җибәргән Пушкин һәм Гоголь җәлеп иткән Ул заманда Пушкинның тууына 100. Гоюльнсн тууына 90 һәм үлүенә 50 ел дата тарын билгеләп үтүнен дә монда роле булган, билгеле Искелек белән янадык гартышы да руста һәм татарда якынча бер төслерәк булган бит Гогольнен крепостнойлык укладыннан үсеп чыккан күренешләрне, горефгадәтләрне фаш иткән әсәрләре тагар тормышындагы искелеккә, уртагасырчылыкка каршы көрәшкә җин сызгана башлаган Гаязның игътибарын үзенә җәлеп итми калмаган 1900 ел тирәләрендә аның А С Пушкинның «Капитанская дочь» повестен тәржемә итүе һәм Гогольнен «Старосветские помещики» повестен тагар тормышына 6opi.ni. үзгәртеп эшләве дә очраклы хәл булмаса кирәк. XX гасыр башында инде I Исхакый татар әдәбиятын алга таба үстерүдә Гогольдән өйрәнүнең НИНДИ зур әһәмияткә ия булганын гнрәнтсн аңлаган була Моны без анын «Әлгасрелжоди г - журналында басылган -Борынгы алпавытлар» повестена язган керешеннән беләбез «Безнен мңлләтсмсзгә дә. ди ул анда. Гоголь гарзында (рәвешендә. стилендә И II ) яза торган мөхәррирләр бик кирәк иде. чөнки безнен халыкта да бетәсе тиеш яман холыкларның иге-чиге юкгыр Әгәр шул начарлыкларны тасвир кы гып. үземездә күрсәтелсә, көпегә караган маймыл кебек ү земездән үземез куркып, ярамаган холык ырымызны ташлар идек» (1906 .V» 1.) Яшь Исхакый Гогольнен «тарлы» турында да уйланып, анын үзенчәлеген шактый дөрес югын алган Ьоек рус тәнкыйтьчеләре һәм рус әдәбияты тарихчылары фикеренчо. Гогольнен гөп үзенчәлеге гади кеше, «кечкенә» кешеләр тормышына мөрәҗәгать игүе һәм шулар тормышын күз яше аралаш көлеп тасвирлауда Яшь Исхакый да Гогольнен үзенчәлеген якынча шулай аялаган « Көлсә до. көлүдән макса I ы мыскыл итү түгел иде. бәлки а ларның (кешеләрнең И II) шул начарлыкларын казныра-кайгыра арып беткәннән сон. башкача аңлату мөмкин у тмадыгы өчен, көлеп кешенең хоббе нәфесен (само гюбиесен И Н ) сындырыр өчен вә башка г аепләрен дә елдырыр өчен (бетерү) бер юл г ына иде» («Әлгасрс ГАәдпд». 1906. № I ) Иң башлап яшь Исхакый үзе Гоголь рухында язарга керешә. Дорес. аның бу юнәлештәге беренче тәҗрибәләре иярү һәм механик күчерү рәвешендәрәк иде. Мондый әсәрләрнең берсе — «Борынгы алпавытлар» повестен без инде әйтеп киттек. Икенчесе — «Калуш» исемле хикәя. Эчтәлеге болай. Бер фәкыйрь шәкерт иске галошына су үтеп, аягы туңуга һәм пычрануга тәкате калмагач, дәресләр биреп һәм тамагыннан кысып җыйган акчасына яңа галош сатып ала да, аны харчевняда урлата. Гогольнең «Шинель» повесте ич бу! Әйе, Исхакый «Шинель» сюжетын күчереп алган. Гоголь тарзыиың «Шинельмдә чагылыш тапкан төп сыйфаты да «Калуш» хикәясенә күчкән, билгеле. Шәкертнең бәхстсезлег сн автор фәкать юмор аша тасвир итә. Ә моннан соңгы күп кенә әсәрләрендә инде иярү бетеп, йогынты урын ала. Ягъни. Г. Исхакый Гоголь методының гомуми принципларын гына файдаланып, тулысынча милли үзенчәлекле әсәрләр тудыра башлый «Башкорт бәхете» исемле хикәядә, мәсәлән, фәкыйрь башкорт карты, «мин» исеменнән хикәяләүчене утыртып барып акча эшләү өчен, агым яхшы, арбам тимерле дип. алып китә. Арык ат көчкә атлый, тәгәрмәчләре тәгәрәп барудан бигрәк, квадратлап хәрәкәт иткәнгә, утырып баручыларны үрле-кырлы сикертә. Бүтән атка күчеп утырганда, әлеге «мин» башкортны битәрләп әйтә: «Атым яхшы, арбам тимерле,—дидең бит». Карт, арбасында калгып чыгып торган бер тутыккан кадакка күрсәтеп, салкын кан белән: тимерле шул, әнә бит. дип җавап бирә. Күз яше аралаш көлү дими, ни дисең инде моны! Тора-бара Г. Исхакый. механик кабатлауны бөтенләй ташлап һәм Гоголь принципларын иҗади файдаланып, татар тормышының бөтен үзенчәлеген, җанлы рухын чагылдырып язылган әсәрләрен берәм-берәм дөньяга чыгара башлый. Менә, мәсәлән. «Көтелгән бикәч» хикәясе. Аның герое малай чагында ук бер кыз балага гашыйк Илдәге мәктәп баскычларын узгач, малай күп еллар буе чит илдә укый. Күңелендә сөйгәненең якты сурәтен кадерләп йөртә, мәхәббәте куәтләнә генә бара Менә ул бер заман буй җиткереп Ватанга кайта, ашыгып, түземсезләнеп сөйгәне янына бара. Әмма гүзәл кыз урынына табак битле, ләпшердәп юанайган хатын күреп, йөрәге ярылып үлә. Гоголь йогынтысында язылган әсәрләрнең иң характсрлысы «Сөннәтче бабай» повесте булды дисәк, шаять ялгышмабыз. Кечкенә кеше драмасын күз яше аркылы көлеп тасвирлау принцибы анда гаять уңышлы һәм гулы тормышка ашырылган. Әмма әсәрнең герое, һичшиксез, татар авылында гына җитешә, татар язучысы каләменнән генә чыгарга мөмкин булган тип. Сөннәтче бабайның яшәвенә мәгънә бирә торган, үз алдында үз абруен күгәрә торган кәсебе бар. Андый-мондый гына һөнәр түгел: агабабаларыннан, бик борынгыдан мирас булып калган һөнәр. Бик кадерләп саклана торган шәҗәрәгә ышансаң, картның нәселе Аксак Тимергә генә түгел, хәтта Мөхәммәт галәйһиссәламга үк барып тоташа икән. Дөрес, шәҗәрәне ишан хәзрәт кушуы буенча бер талир тәңкә бәрабәренә бер шәкерт кенә язып биргән. Шулай да. шәҗәрәнең хаклыгына карт үзе ышанган кебек, авыл халкы да шик белдерми Сөннәтче бабайның җаннан газиз тагын бер нәрсәсе бар анысы чалг ы пәкесе. Ул да бик борынгы икән, хәтта Мөхәммәт кулына да кереп чыккан Сөннәт вакыты җиттеме—бабайның иң бәхетле көннәре башлана. Иртән торып, битен- күзен юып, ул чәч-мыекларын төзәтеп, сапсары агач череген пөхтәләп төреп тыга да, салаватлар әйтеп пәкесен ала да. авыл буйлап йөрергә чыгып китә Әмма бер заман Сөннәтче бабайның тормышы көйсезләнеп китә, чөнки бер җан. бер тән булып яшәгән карчыгы үлеп киткәч, ул ялгызлыкка һәм аркасы туңуга түзә алмыйча, өйләнә. Ул мән белми торган затсыз карчыкка тап була. Көннәрдән бер көнне җомга намазыннан кайткач, ни күзе белән күрсен, әлеге карчык аның изге пәкесе белән бәрәңге әрчеп утыра. Карт гилереп китә, кычкырына. җикеренә, жылый. карчыкны өеннән куа башлый, аннары һушы китеп егыла Бер-ике көннән аны авылдашлары карчыгы янына үзе казып куйган кабергә күмеп кайталар. Рус классикларының берсе әйткән: «Без барыбыз да Гогольнең «Шинель»еннән чыктык». Безнең Исхакый да Гогольнең «Шинельменнән чыккан икән, ләбаса! Билгеле инде, культа каләм алгач, ул шул шинельдән чыккан бүтән рус язучылары белән дә кызыксынырга, аларны укырга, өйрәнергә тиеш иде. Әлеге автобиографиясендә ул болай яза: «Бу вакытларда (учительский школада укыганда И. Н.) рус телен мин шул дәрәҗәдә үзләштергән идем ки, рус язучыларынын әсәрләрен мин оригиналында укый башладым. Иң зур йогынгы ясаган язучы миңа Тургенев булды. Соңра Толстой белән мавыга башладым Достоевскнйны исә җенем сөйми иде». Г. Исхакыйнын Толстой бит рус реализмы үсешендә соңгырак этап санала Ул, Чернышевский фикеренчә. рус реализмын күңел диалектикасын тасвирлау дарәжәсснә ирешкән психологик анализ хисабына баеткан Татар әдәбияты да. шул исәптән Гаяз Исхакый прозасы да. үзенең билгеле бер баскычында әнә шундый психологик анализ алымын кирәксенә иде Г Исхакый күрәсең, бу очрак га да мондый анализның кирәклеген сизеп алучыларның беренчеләреннән булган. Толстойны яратуы, аның белән мавыгуы ни дәрәжәдә булганы үз сүзләреннән до күренә Толстойнын Фуад Туктаров тарафыннан тәржемә ителгән «Карма» исемле әсәрен «Әлтасрелжәдиг» укучыларына тәкъдим итеп язган кереш сүзендә ул болай ди: «Толстойнын әсәрләре шулкадәр галидер ки. аларны укыр очен генә дә рус гелен өйрәнерлек бар» Яисә менә «Теләнче кызымроманы геройларының берсе протогибы Г Исхакый үзе булган Мансур әдип Толстойнын «Война и мир» һәм «Воскресенье» әсәрләрен изге нәрсәләр итеп саклый Толсгойдан нәрсә алган, нәрсәгә өйрәнгән сон Г Исхакый’ Толстойны бүтән рус классикларыннан аерып торган топ үзенчәлеген алган ул. әлбәттә Чернышев- скийны укыгаймы, әллә ул үзенчәлекне үзе анлап алганмы, моны төгәл генә әйтеп булмый Без анын «Воскресенье» романы тәэсирендә ягылу ихтималы булган «Теләнче кыз» (1900) романында ук күңел диалектикасын биргән көчле тасвирлама белән очрашабы г Моңа ышану очен бай улы Габдулла тарафыннан көчләнгән Сәгадәтнең күңеленнән узган<й-тойгылар өермәсе турындагы урынны гына укырга кирәк. Соңрак психологик ана тиз Г Исхакый ижа ында милли үзенчәлек не баета торган органик рәвеш ала Бу яктан анын аеруча характерлы әсәрләре түбәндәгеләр: «Тормышмы бу.’». «Ул әле икеләнә иде» һәм «Бер тоткынның саташуы». J1 Толстойнын Г Исхакыйга йогынтысы булуын менә бу дәлилләр раслый 1)Г Исхакыйнын Толстойны укуы, белүе, аннан өйрәнүе. 2) Г Исхакыйга кадәр татар прозасында күңел диалектикасын ачуга кадәр күтәрелгән психоло- I ик анализның булмавы Әлбәттә, «рус әдәбиятының Г Исхакыйга тәэсире» дигән зур мәсьәләне бер мәкаләдә иңләп һәм ачып бетерү кыен эш. «Г Исхакый һәм Тургенев» дигән тема, мәсәлән, үзе бер хезмәт сорый Анын өчен минем күзәтү горем дә. материалым да ток дип әйтерлек. Ә бит әдип үзе Тургенев тәэсирен таныган Бәлки бүтәннәр, бу темага алынырлар һәм Гаяз Исхакый нжагын тулырак, дөресрәк аңлауга өлеш кертерләр