ГАМЬЛЕ МОҢ
Беренче бит Күңелемдә минем йөри бер моң,— Җанның тынып торган чагы юк. Җиргә, гүя. юри килгәнмен мин Яшәр өчен жирсеп, сагынып. Киң дөньяда ник бер минем генә Күкрәгемне сулыш-тын кыса?! Юк. тын кысмый, ярсу йөрәгемне һәм жанымны сагыш-моң коча!.. Куяр урын тапсам мин башымны. Кояр идем тамган яшемне... Кем дә белми минем хәлләремне: Яшәдемме җирдә, яшимме?. Яшәмәдем, дисәм, адәм көләр. Яшим, дисәм, әрнеп җан елар; Сәерләрне аңламыйлар күпләр.— Шагыйрь җанны аңлый алмыйлар Тик аларга карап, бетмәс ярап Бәхетләрем минем ким. дисәм: Бөтен дөнья сыя кочагыма. Кояшы да сыяр... үрелсәм! Рифкать ЗАКИРОВ (1938) — шагыйрь. «Шахтер моңы». «Ай сөярмен, ел сөярмен», «Йөрәк уты» исемле китаплар авторы Казанда яши. Рифкать Закиров Дәрьяларга төшсәм — күмелмим мин. Асылынмыйм күккә—күк түбән!. Оттырдыммы, белмим, оттыммы мин Күкрәг емдә зур мон йөртүдән0 Илтеп салсам әгәр диңгезләргә Тоташ моннан торган жанымны. Кайный башлар иде диңгезләр дә. Хәтерләтеп ярсу канымны!! Тау булып тау аңлар иде мине. Терәк эзләп ташка таянсам. Мин нур-моңга күмәр идем жирне, Йолдыз булып күктә яралсам! Шуны белә торып кем чыдасын. Шушы чиккә житеп кем түзсен!.. Хәлләремне минем кем сорасын. Кемлегемне минем кем белсен?! . ...«Яна калъбем, уты сүнми».— диеп. Йөргән обком төшә хәтергә; Кеше хәлен кеше белми, диеп, Калды хәзер мина әйтергә Икенче бит Сабырлыкны ходай белеп бүлгән Кемгә артык, кемгә ким тигән; Я г имнәргә аны өеп биргән - Әллә якын, әллә чит күргән Мин до ятимлекнең авыр йөген Таргтым төяп арык иңнәрю: Авыр булган саен сабыр булдым. Тик сарысы чыкты йөзләргә Ягим бала бөтен йомыш аңа. Булган барлык авыр эш ана. Кая кушсаң, шунда чыгып чаба, һәм ни әйтсәк шуңа ышана Әмма күпме генә эшләсәң дә. һаман сәлкәү һаман ялкау син Колхоз көн-төн аттай эшләткәндә Булса икән гнк бер яклаучың' Бар белгәнем кара эш булды да Яшел үлән суы аш булды. Аш гүгсл лә. күбрәк таш булды да Күзгә молдер-молдер яшь тулды Еллар кара Җирдә сугыш бара. . Ник тапмыйлар шуңа бер чара” Мин бала. дип. эшкә чыкмый кара. Кешелектән чыгар бичара Колхоз, аяп, икмәк бирми майлап «Коры таяк» хезмәт көненә. Ул елларда кемнең нинди таяк Ашаганын бүген кем белә?!.. Тезелдек тә эшкә ялландык без. Өзелдек тә көчкә ялгандык... Берәү бәхет эзләп читкә китсә, Төяп кайтты илгә ямаулык. Балачакның тик исеме калды, Сары төсе калды көзләрдә... Ай күрде дә аны кояш алды. Бер тосмере калды күзләрдә. Без тормышка килдек—утка кердек, Булмады да кебек бала чак... Ә шулай да булган икән алда Чын утларда дөрләп янар чак. Өченче бит Күңеле дә, уе, хәтере дә Артык тирән икән ятимнең; Күптән үткәннәрне мин әле дә Бүгенгедәй ачык хәтерлим. Әти белән бары ике тапкыр Мунча кергән көнем исемдә: Берсе—майның аяз иртәсендә. Икенчесе— июнь кичендә. Мунча күл бүенда... Күл суында Бака авазлары: ч-ү-р дә ч-ү-р. Тәрәзәдә—кояш!.. Нурда гына Коенып әткәй мунча кергәндер. һәм мине дә нурда югандыр ул. Күкрәгенә кысып сөйгәндер. Иң зур шатлык хисен тойгандыр ул: «Таянычым — улым!» — дигәндер. Тагын кердек: июнь кичендәме. Юк. ахры, июнь төнендә. Кулыннан ул мине төшермәде,— Кул җылысын тоям бүген дә!.. Иртән китте әти яуга чыгып: Дәү үс, улым, тиздән кайтам, дип. Бер ел узды, өч ел, дүрт ел узды.. Килде бер көн соңгы хат-конверт. Көтмәгәндә соңгы хәбәр килде. Аяз көндә яшен шикелле; Тәнне куырып, аңны суырып алды. Җирнең астын-өскә китерде. Жирнен астын-өскә китерде дә. Асты, кисте, суйды, үтерде! Кояш сүнде, гүя, ай кителде — Өзгәләнде өмет, киселде. Узды шулай күпме айлар, еллар, Кайтасылар һаман кайтмады Саргайдылар уллар, олгайдылар . Тол әниләр тәмам картайды Ата —улга, ул —атага терәк' — Белер идем, кайтса, кадерен' Шуннан бирле үзен күрү түгел. Күргәнем юк хәтта каберен Дүртенче бит Ничек көттек аны өзелеп көттек. Газапланып көттек, интегеп Котә-көгә без өтелеп беттек. Өс кисме бетте тетелеп Ач-ялангач йөрдек, башны иеп. Борын тартып хәер сораштык Тик һәр өйдә сулган йөзләр күрдек, Моңлы күзләр белән очраштык Әткәй киемнәре бар иде дә. Тырышсак за күпме сакларга. Берәм-берәм саттык очсыз хакка. Үләм-үләм дигән чакларда Дәү әнием аның һәр киемен Соен-сыйпап кына кузгатты. Елап күз яшенә чылатты да. Күз нурына төреп озатты Хәтерлим мин. соңгы ак күлмәген Ничек кочып-тотып йөргәнен Мөмкин булса, ул күлмәкне түгел. Бирер иде йолкып йөрәген. Шул чатында аны кызганудан Кара каннар сауды йөрәккә Үз кайтым да авыр, әбекәмнең Хәсрәте зур икән бит рәк тә?! Ул тәрәздән-тәрәзәт ә килде. Улын көтеп һаман тилмерде Тышта елап-улап эт өрде дә. Моржа.тарда дулап жил йорде Мондый кайгы-газапларга бары Түзсә түзә фәкать чын Ана Шулай бултан һәрчак, һәм булачак. Бу хакыйкать сыиа-сынама' Андый ана соңгы сулышкача Түгәдер дә яшен, көтәдер.. Юл ачам, дип, балам кайта калса.— Үрәдер дә чәчен сүтәдер. Сагыш барда күңел көн дә боек, Сулыш барда жанга тышы юк; Шул аһ-зарлар күңелемдә оеп. Тел төбемдә йөри моң булып. Бишенче бит Яраткан да ходай ут. балчыктан. Безне тигез итми ялгышкан. Ул ялгышкан, әмма мин ялгышмам. Узмышлар юк, дисәм, язмыштан! Бар иде бит минем гүзәл сеңелем — Рузалия... роза чәчәге!.. Кырау тиде аңа— иртә шиңде. Өч кенә ел җирдә яшәде. Ачлыктан ул ашка пешеп үлде.— Ашыккандыр җаны, күрәсең... Зур табакка башта ул үрелде, Сөт дип белде тары өйрәсен. Кинәт шунда әллә нәрсә булды. Таяндымы табак читенә. Егылды да кайнар ашка чумды — Табак ауды аның өстенә?!.. Арык кулларында — буш кашыгы. Тирә-юньгә ашы чәчелде; Иренендә—кайнар аш тамчысы. Күзләрендә ачы яшь иде... Бу кайгыга әни ничек түзде, Болай гына ничек чыдады: Елады да эшкә чыгып китте. Кич кайтты да тагы елады... Юк шул. озак чыдамады әнкәй: Ауды торалмады өч-дүрт ай... Күпме үлем сорамады әнкәй,— Ярый, тыңламады бер ходай!.. Сеңелем үлгәч, озак юксындым мин. Юксынгандай ятим бер бәбкә.. Каберенә чәчәк утырттым мин. Үзен күмдем, гүя. йөрәккә.. Кемдер яши җирдә тормышыннан Тәмам туеп, гарык булганчы. Ә бит сеңел туя яшәү түгел, Ашамады хәтта туйганчы. Яшь һәм садә бер гөл күптән гүрдә. Таш басса да, менә мин исән! Сикерсән дә үлгәч гүрдән-гүргә. Язмышлардан узмыш юк икән АЛТЫНЧЫ бит Күңелемдә тирән моң йөргәнгә. Тел очымда тибри әйтер сүз Әни исән, мин әнисез үсәм. Үсәм. димәк, әти-әнисез. Әни кон дә эштә, төн дә эштә. Мескенне юк юньләп күргән дә... Эш азыдай аны колхоз жигә. Чәчкән дә ул, ур>ан. сөргән дә! Йә куалар торф чыгарырга. Йә куялар урман төпләргә. Җыелыш саен түргә чакыралар. Үрнәк итеп аны күпләргә. һәм вәссәлам, шунын белән тәмам. Нәрсә ашый, нәрсә киенә. Ул турыда бслү-күрүче юк. Килмәгәндә тентү өенә Бура түгел, кесә гобсндәге Бер уч арыш яки борчакка Аз да түгел, әйе. күп тә түгел. Биш ел төрмә иле ул чакта Күрше апа шулай ярма ярып. Әнисенә ботка иешергә Шунын өчен үзе Себер китә. Яшь баласы кала бишектә Малайлары кала кайсы-кайда. Берсе кырда, берсе көтүдә. Әле алар кайчан өйгә канга. Түзеп юру ла юк. көтү дә: Милиция аны йолкып ала. Селкеп сала тимер арбага Лк яулыгы анын төшеп кала. Шомырт кара чәче агара' «Ил байлыгы халык!» диләр дә бит. Аштан нинди файда кешегә? Иген игеп ачка үләргәме. Дип уйлаган, ахры, күрше дә Эшләмичә, әйе. ашап булмый. Ашамыйча яшәп буламы'* Чоры шундый, моны уйлагг гормый Үтәлсен гик дәүләт планы Җиденче бит Үтәсен, дип, колхоз үз планын. Әниемнең ниләр кылганын. Берәм-берәм әйтсәм бар булганын. Үрә торыр хәтта колагың! Кыш буена үз сыерын җигеп. Туйдырды ул колхоз малларын Үшән үгез белән сабан сөреп, Уздырды ул яшьлек язларын Аты булса, ерак юлга йөрде. Ат арыса, үзе җигелде; Ат егылса, ялгыз тартты йөкне. Андый чакта... ят та үл инде! Андый чаклар әмма аз булмады. Баштан ниләр генә узмады!. Күпме атның җене өзелмәде, Әнкәй-җаным түзде, чыдады! Аты үлгәч, аның Бакалыдан Җәяү кайткан төне хәтердә Караңгы төн... тоташ кара урман.. Мин калтырап куям хәзер дә. Орлык ташыганда, ташуларда Бозлар белән бергә акты ул; Башын ташка бәреп ташлы ярда, Җан тырмашып өйгә кайтты ул. Ул тезләнеп кырда арыш урды, Кич ындырда ашлык суктырды. Колхоз аны чыбыркылап куды. Бер урында үзе тик торды. Колхоз торды Әмма халык китте,— Шәһәр йотты авыл баласын. Ә әниләр калды, белә торып Гомерлеккә ялгыз каласын... ... Сабыр аналарга табына да, Балаларын авыл сагына; Очрамыйча калмый бер ана да һәр заманның авыр чагына.. Кабат тусам... мин әнидән башка Яши алмас идем өч көн дә! Ул ил йөген йөртте үз иңендә. Үзе бүген урын өстендә... Сигезенче бит Калды ерак... Калды, хуш-әлвидагъ, Кыңгыраулы мәктәп елларым; Тоела мина шулар якынрак. Ераклашкан саен юлларым. Чоры нинди— мәктәбе дә шундый... Кан-суештан гарык — заманы. Эчтә, гүя. арык, ач эт шыңшый. Соңгы ыштан кырык ямаулы. Ач баланың күзе — төпсез кое. Күңеле боек аның— мон тулы. . «Уку» түгел, «ипи» бөтен уе. Уйлый шуны озын көн буе. Тик шулай да артык сынату юк Фән үрләрен «яулап» җан-фәрман. Кибеп-койгән тәндә бары чыгып Җитәлмәгон ярты җан калган. Көненә мең үлеп, бер терелеп. Без йөрибез өшеп-күшегеп; Кем вакытсыз кала өйдә үлеп. Кем бәхетсез килә шешенеп. Күпләребез тишек чабатадан. Яланаяк чаба кайсыбыз У гка баскан сыман яна табан, Ап-ак карда яшьле-канлы эз. Хәлләремне минем белде бары Мөгаллимә апам күз нурым Ач үлемнән мине йолып калды. Күпсенгәндә күпләр, үз улын Аңа 1НИ1 ырь. кызлар!а җыр яздым. Качып кына яздым, качырып. Әмма сер ачылып, чыкчы даным. Ашка пеште авызым, ашыгып!.. Зурлар көлде: «Син. дип. язарлыкмы Шундый хатны? Син бит шыр надан!». Наданлыкмы?.. Гамил Афзаллыкмы Әйтә алмыйм моны мин һаман.. .. Вакытында сүзне әйтмәвемә Үкенеп, мин әйтем өздереп — Без укыган авыл мәктәбенә Рәхмәтемнән бүтән сүзем юк! Тугызынчы бит Кечкенәдән шаян-җор булдым мин. Ут борчасы белән бер булдым. Яна-яна кыздым суындым мин Эчтән ялкын. 1 ыштан боз булдым . Җиде яшьтә инде мин көтүче,— Кырда җирсеп гомер итүче... Бөтенесе истә: төтен исе. Коры кизәк, жылы сөт исе. Язгы ләйсән. Кәккүк тавышы. Урман. Күкрәп койган җәйге яңгырлар. Ялгыз тирәк Сыек рәшә. Томан Көзге юеш. җепшек карбозлар. . Мактанмыймын, унбер яшь тулгач та Атландым дип «менеп туратка»; • Юк, мин атланмадым туры атка. Арба җиктем тотып бер атка. Йөк тартканда шул ат текә үргә, Кешни-кешни җиргә тезләнеп, Ат кызганып, яшем белән бергә Чәчри иде ике күздән ут! Тик юаштан юан чыга диләр.— Атым батса, алдым өстерәп! Юл йөргәндә атлар, чыдам ирләр,— Атка егәр, иргә көч кирәк! . Безнең көч тә. хәл дә бер чамада. Уртак булгач хак вә хокуклар Без ич Ир-Ат1 Димәк, бер чанага Җигелсәк тә парлап, хокук бар! Парлап өздек күпме камыт бавын һәм туздырдык күпме ыңгырчак! Җигеп-җигелеп үтте балачагым. Йөгереп килеп җитте үсмерчак Кайсылары иткә, кайсы читкә Китеп беткәч җиккән атларым. Истә: түзәлмичә кайгы-хискә. Шашар чиккә җиткән чакларым. Шуннан бирле җикмәдем мин ат та, Дилбегә дә хәтта тотмадым; Яшьсез генә ат елаган чакта, Күпме генә кан-яшь йотмадым?!.. Унынчы бит Күз алдыма килә үсмер чагым. Көлемсерәп, сабыр елмаеп: «Юксынырсың мине күпме тагын? Гомер буе сабый булма!» — дип. Сабыйльн ын сабый түгел дә бит, Еш чумамын тирән хискә мин. Юксынмамын дигән идем дә бит. Юксындыра икән, үскәнем!.. Әле дә нега; жәйге айлы кичтә Ьарып керам арыш кырына. Арлыбир ю аиыйм, әйтерсең лә. Урын танмыйм басып торырга... Йә күмелеп тонык ай нурына. Йә коенып якты сагышка. Хәлдән iaen кайтам авылыма: «Кайт. у 1ым! Кайт'..» дигән тавышка. Арын-юлын ятсам кич йоклар!а. Төшләремдә күрәм һаман су. Өннәремдә кон дә ни коткара. Кичләр житсә. үләм ямансу! . Аһ. ул ажагаилы алсу кичләр... Үзәгемне юмам өзделәр, Йөрәгемдә нинди ярсу хисләр Дөрләвең гик кызлар сизделәр! Жыс.|дылар кон дә безнең турга. Шаярдылар чыр-чу килешеп; Кушылма! ан өчен мин уеша. Таралдылар моңсу көлешеп .. Уйнау кая!.. Китә минем һушым. Оя тткаида чая ут күршем: Киерә юшен юри гыгыз түшен. Күрсәткәндә юеш гел очын... Яшь идем шу I . мин кызлар!а гына Кызыкканмын диеп йөргәнмен . Ә чынлыкта, сусап чор яменә. Чөмергәнмен lyian жир гамен!.. Бу гадәт юн әле дә арыну юк. Бу халә! юн ахры айну юк; Бу гомерлек чир! ә. димәк, жирдә Мәхәббәт гән |.1Йре дару юк Унберенче бит Авыруы да бергә, шруы да. Сөймәс җирдән, иркәм, сөярсең! Сөярсең дә дорләп коярссң дә. Нию сөйдем икән, диярсең.. Сөялерсең барып тал-тирәккә. Дәрья iapia аннан багарсың. < .ты и ли ы кара кан йөрЬкхА, Дәва тарын каян табарсың’ Донья ярып кычкырырсың шунда. С искән icpvil җир юр-күкләрнс. Чыкмас 1ын ia Донья шул бу. донья. Ан ымын up күп юр күпләрне?! Үз утыңда үзең янарсың да. Үз кузыңда үзең көйрәрсең. . Очкыннарың калса, аннан соң да Очратырсың тагын берәрсен һәм син дөрләп кабынырсың тагын, Кабат көяр өчен шул утта Бер дә янып-көймәтәннәр, жаным. Булмаган да жирдә һәм юк та! Агуы да бергә, даруы да. Тик кем белгән — кайсы күбрәк? Кичерергә шуны, сыйдырырга Берәү түгел, кирәк куш йөрәк. Куш йөрәкле чатым, егет чагым. Кылны ярыр чагым кырыкка1 Күргәнем юк ләкин кыз кочагын — Кызганыч та хәлем, кызык та. Кызык: чүгеп-чүгеп биегәндә Тыкырыкта яшел чирәмдә. Кысып кулымнан да. билемнән дә. Бөтерелгәндә кызлар тирәмдә. һәм кызтаныч: әле бик тирәнгә Керүләр юк. җитми кыюлык.— Сүз белән дә кызлар, күз белән дә. Үп! дигәндә... үбәм тыелып.. Их!... Кызлар биле сыек тал икән лә. Өздергәндә өзеп ал икән! Сөйдергәндә сөеп кал икән дә. Сөелгәндә сөелеп кал икән!.. Уникенче бит Егет чагым!.. Әле яшьлекнең дә һәм елның да нәкъ яз уртасы. Әй, шул серле-моңлы май төнендә Яр кочканны ничек онытасы!. Тәнгә саулык булса, жанга сафлык. Май төненең мәй күк һавасы! Ала җанны телеп әллә сак-сок. Әллә ялгыз кәккүк авазы... Гармун уйный кемдер сузып-сузып, Төн диеп тә тормый, таң дип тә... Ә мин, шыпырт кына, тыным кысып. Торам посып куе таллыкта. Пышылдый да. I үя колагыма. Уңда-сулда уйнап күләгә. Чулт! итә дә шунда суга чума. Әйткән сыман «Юкка эзләмә...». Охшаш үзе ул су анасына. Ягъни гүзәл пәри кызына Ә карасам, суга бата-чума Ай-йолдызлар гына коена. Пәри түгел, котәм күрше кызын Орчык хәтле генә шул кызчык. «Син гаепле, диеп, күрше, үзен» Сихерләде тәмам, чукынчык' ... Ә исеме аның Лүбә иде. (Чын дөресе Люба булгандыр); Мин оялсам, үзе үбә иде.— Минем өчен генә тугандыр’ Минем очсн генә тугандыр да. Өметләней. очып йөргәндер; Минем өчен өшеп туңгандыр да Минем өчен янып-койгәндср Аның өчен мин до үләр булып. Әйтә идем: «җаным жәл түгел...» Әмма язмыш чыкты юләр булып. Әйтте өзеп: «сез. дип, пар түгел!» Бәхилләшеп күршем, йортын сатып. Китте чи гкә ерак-еракка Яшькә батып калдым мин озатып. Мәңгелеккә, озак-озакка Унөченче бит Ялгызлыкның, ким лек-ятимлекнең Бар ачысын шунда тойдым мин Яр сөймәмен, диеп әйтмим, ләкин Җан сөйгәнен мәнте җуйдым мин Күршем кт те. Яшьлек дәвам ит те. Йөрәк аша күпме кыт үтте; Бер елат ты a тар. бер коз дер не. Бер тилмертте күпме тилертте! Ир асылы идем мин. ахрысы Шуны тына әйгәм. фаразан: Елмайдылар кызлар яшь аркылы. Мин күт сирпен. «тишеп» карасам «Кызлар биле сыек тал икән лә. Сылу кызлар сөеп ка т икән.. Өйләнгәндә ин матурын түгел. Акыллысын сайлап ал икән!» Диеп кенә җырлап йөргән чакта. Кызлар сайлап алып кочакка. Кемнәр белгән, керөм дип оҗмахка Керәсем ис тәмут -учакка* Күзне буды тиң яр... Узды туйлар... Ә туйдан соң. диләр, дөмбергә! Ә туйдан соң кемнәр гел бергә дә. Аерылыша кемнәр гомергә... Бер ел торгач, юравым юш килде: Улым туды! Улым, ниһаять!.. Бәхет җиңде... Әмма язмыш көлде: «Былбыл кошым» итте хыянәт! Әйтерсең лә, кинәт жире, күге Кыл урталай шартлап ишелде! Мин болай да күргән идем күпне, Шулар җиткән иде ич инде?!.. Яратмаслык булгач мине үзең, Бу дөньяга нигә яраттың? Бармы әллә миндә берәр үчең, Нишләвең бу синең, йа раббым?! Белмәгәнмен шуны мин ни гаҗәп — Менә нинди икән хыянәт!.. Юктыр җирдә (булса да кыямәт) Хыянәттән дә зур җинаять! Ундүртенче бит Сөю барда сөенеп яшә, бәндә, Дөнья тормый һаман бер төрле. Сөю мәңге үлми яшәгәндә. Хыянәт тә озын гомерле. Сөеп-сөешеп кал! Бу хәятта Яшәү белән үлем бер рәттә; Күпме кодрәт булса мәхәббәттә. Шул ук көчкә ия нәфрәт тә!.. Сөю уты җирне нурга төрә. Утка чорный нәфрәт ялкыны... Әйбәте дә бергә, гайбәте дә — Бар да уза йөрәк аркылы. Йөрәк яна!.. Түзә барсына да. Хыянәткә генә түзәлми: Ярыла да чатнап, ачыла да — Яралары озак төзәлми. Хыянәтче хатын һәм ир-атта Иман түгел, булмый оят та. Әйләнә дә куя ярың—ятка, Дус — дошманга, туган — «братка». Хәтта алар үтеп йөргән җирдән. Курыккандай сабый өрәктән, Юк, мин, куркып түгел, җирәнүдән Урап узам читтән — ерактан.. Ax' Чыннан да күпне кичердем мин. Акылдан да. шокер, язмадым' Хаклык эзләп таулар күчердем мин. Казыганда күмер базларын Шахтер булып төштем җир астына. Чөел1әндә «чүпләр» күкләргә... Шунда башны кинәт таш басты да. Таулар иңрәп ауды иңнәргә Таба идем хакны мин. янәсе. Таш-тау чыдап торса чак кына... Хаклык-гаделлскнең чын бәһасе Тора, димәк, дөнья хакына! ' Иман яңартырга һәм тагын да Чын кешелек хисен тоярга: Кирәк икән җирнең карынында 1 Бер изелеп, кабат туарга1 1 ' Унбишенче бит . ■ х Кабат аккан сыман язгы сулар. Кабатланган сыман яз. кышлар Кабатлана икән ял| ы/дудар. Кабат кага икән язмышлар. Барысы үз кулыңда булса әгәр. Бөтен эшең торса бер синнән. Булыр иде кешеләр дә. мәгәр. ’ Шәфкатьлерәк берсе-берссннән Кая инде! Җептән чияләнеп. Бар язмышлар бергә ялганган: Араларны өзеп. өзгәләнеп. Аера кеше чынны ялганнан Ялган-чынны әле лә аермасам. Ялганчыны аерыр идемме'’ Улым өчен әллә кайгырмасам. Пар канатын каерыр идемме’1 «Асыл кошны» байлык кызыктырһы Мин улымны алдым күтәреп! Кем отты да монда, кем отгырды - Уйлыйм, вакыт хөкем итәр, дип Баш сау булса (исән дип гә була). Башка, диләр, бүрек табыла Бала белән җыендык та юлга. Чыктык-кнттек Урал ягына Каерылып калды сыңар «канат». Бер борылып карап соң кабат; Калды канап бергә очар канат. Япыз калу үзе мең газап! Ә без икәү идек!.. Тигез бүлдек Бер газапны—гиде яртышар... Улыма да шулай җитте килеп Үз башымнан узган язмышлар. Аны — ана, имеш, мине — сугыш Гомерлеккә итте ким-ятим; Мин түзгәндә, син чыдарга тиеш. Нишләтим соң. улым, нишләтим?! Тереләтә яксалар да утка. Күмсәләр дә илтеп зиратка, Болай авыр булмас иде хәтта, Хур-оятка калган ир-заткаГ. Уналтынчы бит ...Хуш-бәхил бул, сау бул, туган ягым! Күрешербез микән без тагын?.. Рөхсәт итсәң, истәлеккә алыйм Җилләп үскән әрем ботагын. Ачы язмыш белән әче әрем — Бабамнардан калган мирастыр... Шуннан башка, ахры, аш-су тәмен. Яшәү гамен тоеп булмастыр. Әрем тәме, язмыш ачылары Тоз булган да сеңгән каннарга. Куган безне тормыш кануннары. Китсәк тә без әллә кайларга... «Кара сакал» бергә һәрвакытта. Булмый аннан качып калып та; Татар халкын кертми чын тарихка. Кыскан язмыш «корыч калыпка»!.. Җан кыелып, шуннан кан сыгылган.— Җәелгән дә шул кан таралган... Кем — иленнән, кем теленнән язган. Кан бозылган — маңкорт яралган. һәм бүген дә изге телебезне. Көл иткәндәй кузлы күмерне: Туздырыпмы кат-кат. төкерепме. Күпләр таптап хурлый түгелме?! Чәчмиләрме илтеп шуның көлен Җиде юл чатына — җилләргә?.. Әмма үсмиләрме шулар бүген Гөлләр булып төрле җирләрдә! Әле ничек кенә үсә, иптәш.— Тармакланып үсә як-якка!.. Тел дә үлмәс илдә, гөл дә шиңмәс. Җир йөзендә татар бар чакта! Мин дә якташларга сыендым да Тау-ташларга менеп сөялдем; Кая баш ияргә килү монда. Таш тишәргә хәтта өйрәндем! Тел. иманын саклап гомер итсә. Ходай кушса, халкым яшәр ул!. Асыл ташны ваклап кая сипмә. Шунда балкып нурын чәчәр ул! Унҗиденче бит Берәүләргә кирәк сүз сөйләргә, Юләрләр1 ә кирәк көләргә «Төшә, диеп, шахтер жир астына Кочак-кочак акча көрәр! ә». Кемгә - байлык, кемгә—хаклык кыйммәт Бер мин генә кемнән ким икән Төштем хаклык эзләп, ә ул «мөртәт» — Таш астына сеңгән ком икән! Учтан очкан торна кош икән ул. Күк гарештән иңгән өн икән; Төштә күр|ән сихри гөш икән ул. Төптән килгән серле моң икән Йөрсә дә ул үзе гел тирәмдә. Тамырлары, ай-һай. гирәндә! Тамырлары моңның, һай. гирәндә. Үлчәп булмый ниләр белән дә' Шуны тапмый юрып. чигенү юк. Акса да кан күздән ургылып Тамырына моңның мин үрелеп. Ярачакмын ташны жыр булып! Ярдым ташны Тик үземнең башны Аңа хәтле күнме ярдылар Хакыйкатьне бутап күтле-башлы. «Күзле-башлы» булшн абзыйлар Андыйларның тоеп, сизеп гордым Ни эшләвен. кая басканын. һәм 1ауларны этеп сикереп юрдым Туксан тугыз катлам аша мин! Тик барыбер алар күрмәделәр. Көнләш геләр әллә күреп тә. Илһам кошын буып, җирләделәр. Очар чакта жәйрәп иректә Аннан бары аз-маз шшырь булып. Каурый гына калды коелып Ә моңнары жанны усп-усп. Йөрәгемә барды жыелып Булыр идем микән бүген исән. Җыр үлгәндә башны мин исәм? -Сабырлыкның төбе алтын түгел,— Аңларсызмы,— сагыш-моң, дисәм Унсигезенче бит Дөнья булгач, кем сагынмас кемне. Яшь шагыйрьләр сагына, чал ирләр. Җир астыннан якты, аяз көнне Сагынып чыга хәтта шахтерлар! Бу хисләрдән әллә мине генә Алла мәхрүм иткән дисезме? Их, үз урыныма тик бер көнгә Куеп карар идем мин сезне!. . .Кайтам ел да туган ягыма мин. Үлә язып, күптән сагынып Китәм кабат торган ягыма мин. Үлсәм — туып, сүнсәм — кабынып! Тик киткәндә алга бер карасам. Мең борылып карыйм артыма; Мин җәй'■уртасында юлга чыгам, Ә чигәмә... көмеш кар куна.. Болай гына сагыну газабына Чыдап, яшәп булмый бит инде. Азан әйтеп дәшкән Казаныма Егылдык без кайтып бер көнне. Казан үзе үги йтмәсә дә. Үсте улым «үгй ул» булып; Яшен көн дә кыеп үтмәсә дә. Баш очында йөзде гел болыт... Йөртмәсә дә тибеп очҮан-очка. Эткә салган сөяк шикелле. Язмыш мине керттерде дә «йортка». Тар почмакка сөяп киптерде!.. Читтә түгел, бу бит үз илемдә, ' Иделемдә, изге җиремдә. Бик киләдер үз жир-нигеземдә Гөл буласым бәлки минем дә!.. Ярый'әле улыМ ил чигендә Хезмәт итә. Әнкәй авылда Без өчебез илнең өч җирендә Талкынабыз җилдә-давылда. Ярый әле шуңа шөкер итәм: Афәт тынды Әфганстанда. Югыйсә, без ятар идек күптән Өчебез өч каберстанда Унтугызынчы бит Әй. сынады язмыш, һай. кыйнады. Гөнаһтан да куркып тормады; Баштан сөеп-сыйпар чакта да ул Чәчне-кашны йолкып, тырмады... Күп тырышып, эш пешмәсен белгәч. Мин куймагач ана һич тә юл. «Таныш булыгыз,— дип, фәлән иптәш!».— Очраштырды әжәл белән ул. Әжәл сөенеп, әрсезләнеп килде. Белеп кайчан, ничек киләсен Башта ачлык булып өйгә керде. Каерып ачып ишек келәсен Аннан сонра чир, йә бәла булып Чыга торды аяк астыннан; Йә буранда, яшь кыз бала булып. Адаштырды әйдәп артыннан Ашатып ул миңа учлап-учлап Борчак белән ап-ак агуны. Биш көн һушсыз яткырса да, чынлап Алалмыйча калды җанымны! Мал көткәндә сөзде шул албасты Күкрәгемә аннан ат басты. һәм таш басты! Җылы туфрак-кабер Була язды салкын таш acibi «Кызык» игеп, бик сш килеп-китеп, Әжәл тәмам хәлдән тайдырды. Чир калдыра торгач өеп-өеп. Чыдамады йөрәк ярылды?! Ярылса да йорәк, чыкмады жан!— Могҗиза бу шаклар катарлык! Тән кыйналып, тузган саен гәүдәм. Ньпый, димәк, рухым сафланып' Ун кат үлми торып, бер юмернең Белом димә икән кадерен. Үз башына җиттем йөз үлемнен,- Үлемсезлек көтом хәзер мин! Күпләр Iиңләр мине сәер затка. Кемдер тиңләр Хозыр И льяска... Мин үзем дә моны тоям хәтта Якынрак торам кояшка' Егерменче бит Керсез җаным, саф вөҗданым белән Барып керсәм шәһәр эченә Тәүбә! Мин ни күрәм, җаным, үләм,— Юл да бирми кеше—кешегә?! Берәү сөйли, ятлан куйган кебек, Туган телне ватыпҗимереп; Якын туганымны җуйган кебек. Карап торам аңа тилмереп. «Моңлы Казан, нурлы Казан»мы бу, Тукай зурлап язган Казанмы? Кызлар су коенган Кабанмы бу, Әллә сазлыктагы кабанмы?!.. Ачык яра булып ята Болак: Төптә—каны, өстә — үлеге... Тора янда гарип Бина1 елап, Ә арырак — «сабын күбеге3 4». Төтен-корым сарган күкләрендә Ай ничәү дә, күпме алтын хач? Ни өзелмәс шунда күкрәгеңдә. Күзләреңә ничек яшь тулмас?!.. Чит кавемнән исем алганнар да Меңнән артык урам, мәйданнар: Нәфрәтләнеп сатлык, вак җаннарга, Тораташтай катып калганнар. Читләп узып Черек күл ягыннан. Чыгам күкнең биек ягына: Күрәм: халык Ирек мәйданыннан Агыла якты ирек i аңына! Анда халкым тоткан байраклар да Җанга якын — аклыяшелле! Җанга шатлык бөркеп, бар якларга Өмет нуры балкып чәчелде!.. һәм яктырып китте күз алларым: Дөнья хәлен яңа аңладым; Кичерегез мине, сез. җаннарым, һәм гафу ит син дә. Казаным! Уйлыйм, дисәң, ирек, ил хакында, Уйланырлык хәлләр бар монда — Сүрелмәгән әле ялкының да, Коры икән, халкым, дарың да!.. Егерме беренче бит Ак намусым, пакь күңелем белән. Халык арасында буталып. Йөргәндә мин уйлыйм гел эчемнән: «Кая чаба, диеп, бу халык?». 3 Театр бинасы. 4 Цирк бинасы. Алга-артка, уңга-сулга чаба. Урам охшап кала мәхшәргә. Ун булсын дип. инде сон булса да. Мин дә чабам — кирәк яшәр!ә! Булсын буран, булсын жәйге челлә. Диварларның шакыйм ишеген Гомер буе шулай, әйтерсең лә. Хәер эстәп йөргән кеше мин " Түрә: «Үз көнеңне үзең күр», ди. Үлә язып, авырып йөрсәм дә. Хәлләремне минем беркем белми. Жаннарымны ярып бирсәм дә! Шулай эзләп тә биз .. эзләп табып Булма! анны каян аласың'’ Оҗмах түгел, хәтта почмак та юк,- Өте «тәмуг» адәм баласын Китап туса, дөнья күрми яза. Җыр язылса — чыкмый кирәге Моңа хәтта түзмәс иде таш за.- Шартлар иде. булса йөрәге. Кара кайгылар!а батып-чумам. Кара каеннарга сыенам. Кара судан, кара аккош сыман. Кара җиргә чыгып егылам Кара җирдән- iyian туфрагыннан Миндәй шахтер яки шагыйрьгә. Аерылып яшәү чиг-яз җирдә Булыр иде нинди фажига! Әллә иргә, әллә соңлап кайттым. Хаклык, гаделлеккә сусап мин ’ Илем кочагында урын гапмыйм. Идел уртасында су тапмыйм-?! «Ник ошамыйм әрсез-«кыюларга». Булмас микән бу баш хур?», дисәм. Гамь-моңнар! а артык коенган! а. Эчем-тышым гогаш нур икән! Егерме икенче бит Үч-макерссз. саф вә керсез җанга Җир йөзендә ypi.ni тар икән Моңлы башым сыймый киң җиһанга Гүяки, мин coin ы могикан! Юкса үзем бары Рифкать тә. Кануннарым корьән. шәрига! ь. Табынганым Тәңре, хакыйкать тә. Бар иманым җаным-шигьрия!' Мин. юл сабып киткән-килтәннәргә. Булмасын, дни. һичбер авырлык Йөрим азык булып «тилгәннәр!ә». Ә үзләре., тик бер кабымлык! Кая керсәм, шунда гүргә менеп Кунаклаган чит-ят килмешәк. Утыра шул Ишәк түрә булып. Күңеле таш. телгә гел йомшак... Тирә-ягын сырып алтай аның Гам ьсез-ыспай. әрсез-ал аба й. Этлекләрен биглегеннән тапыйм Кайсы мәнсез. кайсы — ялагай. Урыс дисәң, урыс түгел алар. Охшамаган әрмән, башкортка. Әйләнгәнме әллә шулай татар Фәләнфәләиский маңкортка? Маңкорт булса татар лиләр хәтәр: Уйга — кыска, сүзгә оста ул: «Вәгъдә—иман» барын оныта ул. Үз татарын изә-сыта ул «Эш пешәр».— дип унлап син йөрмә дә. Эшең төшсә андый түрәгә; Алышыныр барысы бер тирәдә Көнең — төшә, илең - төрмәгә Нәкъ шундыйлар вакыт тапмадылар. «Вак» диделәр һәрбер хак эшне Соры масса игеп вакладылар. Таптадылар күпме шәхесне! ...Кабат туа алсак бу дөньяга. Яши калсак тагын бер кат без. Булмас идек бодай чын дивана. Булыр идек акыллырак без!. Егерме өченче бит Күрәчәкие күрми — гүргә керми. Кайда да шул адәм баласы . Язмыш аңа артык өлеш бирми. Килсә дә бик тартып аласы Өлешемә тигән көмешемә Өстәп бары гамь дә моң алдым: Гомерлек тамь алып мин үземә. Мәңгелеккә моңга уралдым. Гади түгел, шушы «терекөмеш» Әверелдереп мине «сәергә»: Күрәчәгең булса, тере килеш Кертүе бар этеп тар гүргә Шундый уйлар түндергәндә башны. Күп хәлләрне тоймыйманламыйм. Бөтенесе, |үя, өсле-аслы. Әллә—Айда, әллә кайда мин?'. Йөрим, гүя, ят бер планетада. Күпкә түздем, азга түзим, дип. Бәргәләнә жаным кыл уртада. Гәүдә-тәнем. ягъни, үзем — юк Элек җирдә булган төрле җаннар Күк-гарешкә менеп тулганнар, Баскыч-баскыч җиде күк катына Тезелешеп килеп кунганнар. Көнчел, түбән бәндәләрнең аста Газаплана кара җаннары Берсен-берсе өтеп, кагтан-катка Яна-яна тама каннары' Рухи гарипләрнең кәрлә җаны Әйләнгән дә елак эт җанга Сагынып жирдә калган дәрәҗәне. Ялкын йота, сусап үч. канга Керсез жаннар монда ак күбәләк. Яннарымда оча тирәләп' Бу — киләчәк.. Моны без күрәчәк. Белдегезме инде, менә вәт* Шулай булгач, нигә кайберәүләр Катыралар әле дә бу башны ’ Итәк белән каплап кына сүнәр Диләр микән әллә кояшггы? Егерме дүртенче бит Сүнмәсә дә кояш, җылысы аз Булды анык, канга буялгач.. Узды гомер күрми бер җылы наз. Ялган белән донья уралгач. Коммун, коммунизм төзибез, дип. Комнан үреп аркан «иштеләр» Без нишләсәк, шуңа түзегез дип. «Этләр» бал-май һәм кан эчтеләр Бушка эшләп һаман, бушка яшәп. Юкка чыкты бөтен бер буын Әмма «алда гөл дә арпа чәчәк». Диеп әйтмәс идем мин бүген Юк, бүген до әле кичәгедән Китмәдек без алга бик артык, һәм мин яшим гарьлек-үргәлү дән Кыска гомерне дә кыскартып Инде хәзер миңа нәрсә кала,— Сагыну кала, җирсү, моң кала; һәм мин моң-аһәңнән эзлим дәва. Урыныннан йөрәк купса да. Сагынсам мин. уй-хыялга батып. Сагынамын барсын берьюлы; Ачы-төчсләрне бергә татып. Басам бераз әрнү, борчуны. Сагынам мин мәрхүм әбекәемне... Бер гөнаһсыз сабый чагымны.. Бүгенгедән мәхрүм әткәемне Пешеп үлгән сеңелкәемне... Газап чиккән газиз әнкәемне... Яшен кискән ялгыз каенны... Яшьли көтү көткән һәр җәемне Ятим үскән сабыйкаемны Артык ямьле булса, сагынам гамьне, Гамьле чагым булса — бәйрәмне; Куяр урын юкта җанны-тәнне. Сагынам хәтта кайчак... әҗәлне?!. ...Булсак та без җирдә кунак кына. Бөтен сые — әрнү, янудыр. Яшәү үзе — соңгы ерак юлга Гомерең буе әзерләнүдер. Соңгы бит Бу кыйссамны мин сызланып язам. Моң кысамы, тынмы — буылам... Тын да. моң да кысып, киң дөньядан Аерылырга, гүя. җыенам. Укып, моңлы, көйле бу юлларны. Кем көләр дә әле. кем елар. Күрсәм дә күп үзем дус-дошманны. Белүче юк хәлне күп еллар. Ахыры үтә-ачык күргәнгәдер. Белгәнгәдер кемнең кемлеген Күпләр шуннан качып йөргәнгәдер. Япа-ялгыз калдым мин бүген... Мин күргәнне берүк төшеңдә дә Күрсәтмәсен ходай, үтенәм. Ник аз дусым? — димим мин шуңа да. Нигә тудым диеп үкенәм. Белим дисәң күбрәк үз-үзеңне. Үз ишеңне өйрән танырга! Үзем булып яшәп, мин сүземне Телим бары әйтеп калырга... Тик яздыммы сүзнен кирәген мин. Кузгаттыммы уйның тирәнен? Сизәм һаман ярсу хис-давылның Уртасында дөрли йөрәгем' Күпме булса юллар арасында Сүзләремнең сыймый калганы. Нәкъ шул кадәр, йөрәк ярасында Хисләремнең ургый кайнары! Күп ачысын татып шушы чорның Узды инде бөтен гомерем. Әнкәм бишек тибрәткән моңның Бер дәвамы минем бу жырым ...Вакыт житте. гүя. поезд китте. Китте поезд юллар буйлатып. Менә жыр да бетте . моңсу итте Төрле-төрле уйлар уйлатып Ничек булыр жырның киләчәге,— Юлыгырмы жылы кулларга?. Замананың бизгәк тоткан чагы. Кемнәр чыгар олы юлларга' Казан-Пере1>с .чсшю-Ка ит 1991 1992 сл.шр