Логотип Казан Утлары
Роман-хатирә

ЙӘГЕЗ, БЕР ДОГА!

Ахырзаман фетнәсен күрсәтмәсен!Тагар сүк онада милләтара каршылыклар күзгә-күз көчәеп килә. Хәзер икмәк кисү урыны яки ашханә өчен талашлар юк диярлек. Яшьрәк бандеровчылар исәйде. катнаш зоналарда карак-бурлардан. сукалардан отып алган шыксыз гадәтләре кимеде, алар, һичшиксез, акылга утыра баралар. Күрше барак старостасы, ягымлы һәм сөйкемле рухани пан отче Чайковский тирәсендә көне-төне белән яшьләр җыела. «Инжил»дән гыйбрәтләр тыңлыйлар һәм күмәкләшеп җырлан та җибәрәләр. Муеннарына нәни бакыр хачлар менде егетләрнең, алардан күр- мәкче мөселманнар да ярым айны нәзек чылбырларга тагып, иманлы кыяфәт га йөри башладылар Кавказлылардан берәү намаз-нияз йолаларын белә икән, җомгаларда мөселманнар җыелып Ходай хәзрәтләренә ялвара-ялвара. намаз укырга керештеләр. Хәзер ике арадагы i артышларның сәбәбен аңлатырлык та түгел. Зонада яшәү шартлары бер чамада- рак. мөмкинлекләр дә бер тирәдә. Западниклар урысларны яратмый, литвиннар исә урысларны җен урынына күрә. Аңлыйм, бу тарихи дошманлыкның кайчаннан башланып, ни хәлләрдә дәвам иткәнен аңлатып та була Тик зонада, бөтенең бер көтүдә куылып йөргәндә дошманлыкның ни хаҗәте бар? Хәзер иң чуар төркем - «каралар» да ишәйде. Чеченнар башлап йөри, алар узаман Кабардин, балкар, аварлар аларга тартыла Милли нигезләрдә ныклы оешмалар төзелүен хәзер сукыр да күрерлек Кореядагы сугыш угы дөрләп дөньяга таралса, зоналарга хәвеф-хәтәр янаса диебрәк башланган эш, үзе үк хәгәр бер төсмер алды. Ахыры Баштагы өлеше 10 һәм 11 иче саннарда. З Аяз Гыйләҗев Яман эш тиз йога, элегрәк күренмәгән, милләт буларак барлыклары да абайланмаган аз санлы белоруслар, поляклар төркем-төркем җыйнала башлады. Нинди телләрдә генә сөйләшмиләр Актае тоткыннары! Телләр төрле, ә сүзләр? Яшьләр футбол кырына чыкты Командалар ике европалылар вә «каралар». Баскетбол уйныйлар, капма-каршы ике команда литвиннар һәм «каралар». Урыслар «каралар» арасында! Нишләтәсең, зонаның үз милли бүленеш кануннары бар Иртәнге ак томан сыман зона уртасында аккан белорус егетләрен нык хәтерлим'. Гадәттә, төркем башы итеп күзгә бәрелеп тормаган, барлыгы да беленмәгән, хәрәкәте күз карашын кисмәгән төссезрәк тоткынны сайлыйлар. Ә болар, араларыннан иң таза, иң сылу, иң мөлаем егетне куйганнар Бу укымышлы егетнең төркем башы булуы хәтта сәер иде Чөнки төркем башы -күз буяу булгандыр дип уйлыйм. Ул болай. төп җитәкләүне үтәмәсә дә, урыны түрдә, уртада. Урысларның төркем җитәкчесе Семен Якушев оялчан гына, төчкергәндә яргаланган иреннәрен ике учы белән каплап, тиз-тиз як-ягына карана торган әдәпле, инсафлы кеше иде. һәр сүзе елмаюга кушылып чыга, урыс кавеменә һич ошамаган сүгенми. Ли твиннарда да бүтәннәрдән бер ягы белән аерылып тормаган тәбәнәк кенә урта яшьләрдәге ир баш булып йөри иде Өрлектәй Медишаускас Иозас Иона, Людгарис Пакарклис. базык, гаять көчле Эдуарде Бринклис. баскетбол уйнаганда алкага тәртә-куллары белән ябыша алган Болеславе Мезис янында бу ир йолкыш көтүче кыяфәтендә булса да. бүтәннәр аны карышусыз тыңлыйлар, өлкәнлеген, олпатлыгын тәкъдир игәләр иде шикелле Милли башлыкның кыдрач, пырдымсыз, түземсез булуның нинди афәтләр упкынына илтеп җиткерә алуын дөнья тиз арада күрсәтте. Актае зонасы пыр тузды! Литвиннар белән аралашын, дус яшәдем. Гәрчә бригадамда Литва кешеләре юк иде Ни гаҗәптер, литвиннарның күнчелеге яшьләр, алар җылы, сигез сәгать эшле заводны өнәмәделәр дип бсләм. Аларның күпчелеге төзелештә, җил күзендә Таң туса, машиналарга төялеп, яңгырда-җилдә шәһәргә барын йөрүләр мең газап булса да, алар карышусыз шул объектларга барып йөриләр Безнең завод асылда сәлперәгән картлар оялаган иске умарта булган икән! Ут алла, тарихта күпме кабиләләр утка табынганнар, утны адәм иярли алмаслык, үлчәүгә сыймас коч дип санаганнар. Ут күктән иңгәндә аерата гайрәтле, аяусыз һәм дәһшәтле булган. Яшен илаһи көчләрнең бармак яттан кисәтүе түгелмени?.. Ут хәзерендә йөгәнләргә баш бирмәүче кызыл яллы гайрәтле чаптар ул. Ә дигәнче урманнарны ялмап ала. шах га базларына төшеп җитеп иблискә әйләнә, адәм балаларының җанын кысып чыт ара. Йорткураларны. биск-биек кунакханәләрне шырпы кабы урынына көлтә әйләндерә ут. Ә вулканнар?. Ут гашкыны- лавага нәрсә каршы тора ала? Әмма бу утларга караганда да iайрәтлерәк. шик-гөбһәсез көчлерәк тагын бер ут бар Анысы гөгенсез-ялкынсыз. күзгә күренмичә астан, мыштым-мыштым гына пыскып йөри дә. мә сиңа, бәреп чыга! Илләр белән илләр арасын бозучы, ирләр белән ирләрне пычакка пычак китерүче. дөнья яралганнан бирле кешелеккә, гади гавәмнәргә крестьянга, эшче улларга ничаклы зыян-забәр салган, күзгә күренмәгән бу утның сүнәчәге юк. Төтене дә шәйләнми каһәрнең, сөреме дә бик соңарып кына сизелә, астыртын гына көйри-көйри дә. нәни генә җилдән дә дөрләп кабына! Бу yi милли дошманлык. Дошман тык милләтләр арасына бик борынгыдан салып калдырылган. Әз-мәз басылып торса да. бу каршылык онытылматан. власть ияләре, (гадәттә шулар ут белән уйный!) үз нәфесләрен котыртып, бу утка йомычка тына түгел, адәм башларын өсти юрганнар. Үз максатына төрле ютлар эзләп ирешүче ул -иблис Актае лагеренда шактый пыскып ятты. Урыслардан берәү сүзгә-сүз килеп, гел ток өчен бандеровчынын я на гына берне кундырган икән, бу гауга. Йодрыклар йомарлана, яңак сөякләре шытырдый, итек кунычларында, йокымсыраган хәнҗәрләр көнгә чыгып ялтырый. Баксаң, «елгә алып торырлык та булмаган вак кына нәрсәдән чыккан каршылык. Берәүгә яңарак френч эләккән, икенчесенә җиң очлары ямаулыны биргәннәр каптеркада. Яңа френч өчен тарткалаша башлаганнар, талаша торгач, җиңе умырылып чыккан лагерь сәләмәсенең! Сүзләрнең коче~ беткән, сукыр йодрыкка сүз биргәннәр. Теге яктан да. моннан да йөзләрчә егетләр алдан сүз куешкан почмакларга җыйналалар, таза аяк табаннары астында мыштым i ына хыянәтче ут көйри. Ут! Кабатлауның кайча! ында зыяны юк. көнгә намазны биш вакытта укысак та, аның сыйфаты үзгәрми, акылны тиешле юнәлештә тота, уңга-сулга тайпылырга ирек бирми! Кореяда сугыш кызганнан-кыза бара. Конфликтның көчәеп китүен генә көтә Берия ялчылары, һәммәбезне канга батырачаклар. Этапларга соңгы вакытта шушы хөкем карары ияреп килә. Лагерь башлыклары белән нык аралашкан абруйлы тоткыннар бар. профессорларны, шахмат осталарын, музыкантларны яраталар алар, яшертен генә аралашалар дип тә сөйлиләр, очрашалар икән сөйләшәләр. сөйләшәләр икән сер сандыкларын бикләгән корыч йозаклар ачылып та китә. Димәк, безне бетерәчәкләр, Сталин, кояш бер чакта баемас империясен тазартып, төрле шикләрдән, шикләнерлек бәндәләрдән котылып, гомерен озайтмакчы була!.. Ходабәндәм. шундый тоташ һәлакәт янаганда, нинди әмәлләр табып милли татулык болынына ут салдылар да. каршылыкның кызулыгын арттырдылар? Чекистлар тоташ палачлар гына түгел иде. түгел! Алар арасында бу эшнең фәнни нигезләрен ачкан, күп нәрсәләрне алдан күрә белгән белгечләр бихисап иде!.. Кешене кыру, милләтләрне тар-мар итү кануннарын әзерлән, нигезләп торучы югары мәктәпләр, институтлар юк идемени’.. Әле шуны нигезләгән байтак кешеләр тын гына, югары пенсияләр алып, халык җитештергән тәмлетатлыны кимереп Мәскәү тыкрыкларындагы күзгә чалынмаган шәп-шәп сарайларда яшәп ятмыйлармыни? Беркөн эчендә бөтенесе зир-зәбәр килде. Даң-доң. Вахта янына эленгән рельс кисәген аяусыз кагалар. Җитәр инде, монда саңгыраулар юк ич! Хәзер саңгырауларның да колагы торган: нинди җилләр иссә дә, ил өстеннән килгән хәбәрләрне дә ишетәләр! Барак ишеген ачтылар. Иренеп-ялкауланып кына ишектән көн керде. Хөсәен Залихановлар секциясеннән, уң кулы белән ботына суккалап, Хәмит килеп чыкты. Кая ашыга бу кош!? Таңгача самагон чөмереп, гитара чирткәләп, юк тавышы белән «Хасбулат молодоймны мөгрәгән иде түгелме?. Чү! Атылып кире керде Хәмит—күзе тонган Андалузия үгезе куамыни кабардин егетен!. Күктәнме, җирдәнме ниндидер ят, йогышсыз тавыш ишетелә башлады. Көчле яңгыр алдыннан өнсез карурманны уятып, зәһәр җил шулай шыбырдап уза. Чалт аяз һавада умарта аерырга җыенса кортлар дәррәү очып чыгалар да үзләренә генә хас. сәер авазларын агач ботакларына, юантык үлән сабакларына элеп, тукталыр урын эзлиләр. Язгы таңнарда урман кары кинәт кузгалып сызадан шулай үкереп-ярсып ташу төшә. Сагай! Ачык ишектән бәреп кергән шома йомыкыййокычылар да колак салды. Нидер бар? Яки нидер булырга әзерләнә. Җитмәсә, кемдер белер-белмәс башыннан коткы тарата: «Тоткыннарны кыра башлаганнар! Үтереш! Бетүебез шушы икән!» Күңелең нидер сизеп, бер башыңа кайгы-хәсрәт киләсен шигәеп көткәндә әле бер хәл. түземнәре соңгы чиккә барып терәлгән дүрт мең җанның сискәнеп уянуы — коточкыч! Болытсыз күктә яшен камчылары уйный, кан тамырларыннан шик-шөбһә кызуландырган уттай кан йөгерә. Аннан бөтен дөнья хәрәкәткә килә. Берәүләр вак-төяк тутырылган капчыкларына, бүктәрләренә барып тотыналар, икенчеләр хатын, балачагаларының фото-сурәтләрен куен кесәсенә шудыралар. Күзләр дүрт булды. Ә дүрт күзгә т игәнәк сабагы —багана, кәтүк җебе аркан булып күренә. Тавыш хәрәкәт ут. тавыш җанланып, тынлыкка хана булып арлы-бирле сугыла башласа беттең. аләм балалары хайвани куркак бер төркем хасыйл итәләр, акыллар югала. Ул иртәдә нәкъ менә шулай буллы Тынлык үлде, колагыңны кай якка борып куйсаң да. аннан шул шом ишелә, тәрәзә пыялалары зыңлый, тәрәзә рамнары дер-дер килеп калтырый. Агачлар куркып калганда адәм баласының зәгыйфь тәне ничек чыдасын ’ Урыс-улак пәрәвез сарган караңгы почмакларга баш орып, чукына башлады. өлкәннәр белгән догаларын укый, укуларының рәте юк. бүленеп, кан качкан иреннәре белән гади сүзләрне тезәләр: «Беттек Беттек! Үлемебез шушы икән' Кая ул. элгәреге: «Бердәм булыйк, бер-беребезне яклыйк, коткарыйк Ичмасам безнең язмыш азагын дөньяга җиткерерлек гере җаннар калсын!» дип йөрәксенеп сөйләшенгән сүзләр, әйтелгән васыятьләр! һәммәсе юкка чыкты Тавышның адәм балаларыннан чыкканын көч-хәл белән аердык: кемнәрдер дөп-доп басып, барак тирәсеннән чабып узды. «Курыкканга куш. коерыгы белән биш», дигән зирәк загар. Колаклан колакка шом үрмәләде: «Вышкаларда пулеметлар'» «Башлана' Хәзер безне кырып салачаклар». Биекбиек коймалар артында парлап этләр өрде Вышка баскычларын селкетеп өскә солдатлар үрмәләде, алар тоткыннарны дөмбәсләргә күнеккән бармаклары белән зона эчен күрсәтә-күрсәтә каударланып нидер сөйләшәләр, тонган колакларын ачып, кычкыралар иле. Ул арала безнең барак-секция ишекләрен хәтсез киңәйтеп, утта кызган таштай тәгәрәп, запалниклар төркеме килеп керде Бу юлы пычаклар, очлы тимерләр көнгә чыккан инде' Якларга керәләрме, әллә Баракны басып та алдылар, һәр секциягә өч-лүрг бандеровчы кереп тукталды. Керүчеләр һәммәсе лә бандеровчылар һәм аларнын иярченнәре икән, күз ияләнә төшкәч аердык «Угыр' Утыр! Кымшанмаска!» Җирән конвой башының тавышы зәһәр, сүзләре тимер тукмак иле Алай да боерыкның шушы кадәр рәхимсез яңгыраганын гәү тапкыр ишеттек! Мин шыр җибәрдем Мин бригадир, татар, хәзерендә «каралар» төркеменнән Пычаклар үткер, алар кара төндәге яшен камчылары булып аяусыз ялтырыйлар Кинәт килеп кергән дулкын безнең котны җыеп алып, җаннарыбызны әжәл капчыгына тутырып торды да тынды. егетләр яу кырына ашкынган яугирләрдәй без ашламаган боерыкка буйсынып барактан чыгып га киттеләр. Юк. тавышлар тынмады. юк. юк. зонада тавыш аннан монда, моннан анда күчеп йөри иле. Соңгы котларны коеп, кай тарафтадыр пулемет ырылдады. И ходаем, зәңгәр күкне телеп кара шәм булып баскан котсыз вышкалап яуган пулялар кем башына төште икән" Аяк эзләре бездән ерагайды, безнең йөрәкләр күкрәкнең тар читлегендә гадәти урыннарын табарга тырышып, әллә ниләр белдергәндәй се гкенеп- селкенеп тибәләр Мин бригадир, бригадниклар мина борылынборылып карый Нидер эшләргә, чак кына хәлне ачыкларга вакыт җиткәнен барыбыз да сизә! Шыр җибәреп ишеккә килдем, ачып җибәрдем Шөкер, коридор бушаган, старостабыз Хөсәен Залихановлар ишегенең шар ачык гьнына игътибар иттем. Барып карасам, анда берәү лә юк Идәндә, каядыр чабарга җыеш ан соры җәнлекләр бу гып, таушалган одеяллар ауный, бер почмакка куе булып саргылт тәмәке йомычкалары чәче нэп. чәй ie ка гай кружка ауган Куе кара-кучкыл чәй әле идән тактасына CCHCII тә бетмәгән Юк. болар бөек пәйгамбәребез Мөхәммәт кебек Миграҗ кичендә Аллаһы тәгалә янына күкнең җиденче кагына менеп китмәгән Югыйсә, кружкадан чәй агып беткәнче кайтып кергән булырлар иде Барак ишеге кагына килдем, йөрәксенеп як-ягыма каралым, мина бср-икс кеше иярле Тавыш гар һаман ишетелә, тавышлар гауга учагыннан күтәрелә, хәрәкәт, бөре теш күренми Кемнәр арасында сугыш кузгалганын чамалап, берберебезгә шигәеп карашабыз Кехг җиңәр'1 Орыш кай дәрәҗәгә кадәр дәвам игәр'.’ Тавышгауга бер басылгандай була, шунда ук җил кагылган диңгездәй үкерергә тотына. Чәнечкеле коймалар артында, сак астында яшәргә дә рәт калмады адәм баласына! И дөнья, нигә шулкадәр тиз тармаклана синең усаллыгын?! Иртәнге ашау онытылды, эшкә бару хакында уйлаган да юк. Бер- заман тавышлар унга, егермегә теленеп-теленеп, сугышка чыкканнар дүртәрбишәрлек 1өркемнәргә бүленеп, мул сулы күлдән аерылып чыккан чишмәләр сыман, үз баракларына актылар. Вахтага иң якын урында оеп утырган, уң кул яктагы барак старостасы өлкән яшьтәге, чал мыеклы, каланча чечен иде. Аның янына тагын өч чечен һәм мәшһүр итек тегүче авар Гасан сыенып яшиләр иде. Көмеш башы өстенә иске кырпу бүрек чәпәп куйган, кулыннан дисбесен төшерми торган чечен тавышгаугалардан ерак дип санала иде. Шулай булгандыр да ул, әмма кичен, ходаның каргышы нигә төшкәндер бу ил агасына, ишегалдын себерүче западникбандеровчы белән rap басмада каршы килешкәннәр болар. Хәзер тикшереп бак. кайсының йодрыгы алдан уянгандыр, бер-беренә каты сүзләр әйтешкәннәр, западник ата-анасын кушып та җибәргәндер, славяннар андыйны ярата, чеченгә бу, әлбәттә, ошамаган! Себерүче себерке сабы белән чеченнең кабыргасына да төрткән. Кыскасы, гауга чыккан, тавышка ике яктан да яшьләр җыелган. А-а, чечен картына кул сузу - бу чиктән тыш, гафу ителмәслек хәл. Талашка вахтадан бүселеп надзирательләр чыккан, алар җыелганнарны куып таратканнар. ишекләрне тиз-тиз бикләп алганнар. Бер нәрсәне әйтеп үгим. гәрчә зона хуҗалары тавыш-гаугаларны үзләре әзерләсә дә. алар каршылыкны үтерешләргә, суешка китереп җиткермәскә тырышалар иде. Шулай, киеренке торсын хәл, милләтләр бер-берсенә янасыннар, бер милләт икенче милләт вәкилләрен куркытып-өркетеп. кирәк икән буйсындырып яшәсен, мәгәр эш коралга барып җитмәсен! Югарыдан килгән тикшерүче вәкилләр хәтәр-хәтәр басып, зонаны иңләп йөргәндә, әле совет коткысының агуы аңнарыннан китмәгән кайбер исәрләр, алар каршысына чыгып, түбәнсенеп, җиргә кадәр баш иеп зарларын сөйләргә тотыналар. «Менә шикаять язган идем... Җавап юк. Югары Совет дәшми. Прокурор җавап бирми. Ярдәм итегез!»—дип тонык тавыш белән ялваралар И рәхәт шул чагында чекист-вәкилгә! Синең тулган ай күк елтыраган хром итегең тирәсендә тоткынның башы! Кайчан исә буйсынмас баш булгандыр ул. хәзерендә исә әнә ул түбәндә!.. Бүреген салгач пеләшеннән пар күтәрелә, димәк, дулкынлана!.. Вәкил-чекист нидер мыгырдый, ул арада свита тыгызланып, аны камап ала һәм тоткын тирәсеннән алып китә. Вәкилләр ике нәрсәне тикшерергә килә: сак-йозаклар төзек-сизгерме? Тозаклар ныклы-ышанычлымы?.. Аларны кызыксындырган икенче мәсьәлә: милли каршылыклар сүрелмәгәнме дә аларны һәрвакьн җилдә, хәрәкәттә тотып булырмы?.. Гауга канга барып җитә икән, зона хуҗаларына яхшылык юк. Шушы арада гына Сарань тирәсендәге бер лагерьда суеш булып, ике яктан да унике кешенең җанын кыйганнар иде Шушы хәбәр кыздырганмы западникларны? Алар кичке гаугадан соң йокламаганнар, таң атып ишекләр ачылгач, иң әзерлекле «отрядларын» кузгатып чеченнәр янына үтеп кергәннәр дә старостаны, аның тирәсендәге өч чеченны суйганнар. Шау-шуга сикереп уянган Гасан да җәнҗал арасына килеп кергән, әллә булышырга теләгән, әллә aepwpia. тынычландырырга җыенган, белгән юк. чибәр авар егетен дә үтереп ташлаганнар. Ул арада «каралар»га да хәбәр барып ирешкән, гауга утының аягы мен, аларның коралланган «взводы» да үтереш мәйданына килеп җиткән. Бандеровчылар: «Без үзебезгә кирәк кешеләрне алдык, бүтәнчә кан коярга җыенмыйбыз», дип кат-кат әйткәнннәр. Мәетләрнең диварлар! а чәчрәгән җылы канын күргән кавказлылар. азиатлар котырынган. Алар барак ишекләрен каерып атканнар, үз кешеләрен «газаватка», көферләргә каршы сугышка чакырганнар! Явызлык эшләгәндә, кан коелганда без еш кына Алла исеменә, пәйгамбәрләрдән калган гыйбарәләргә мөрәҗә! ать итмибезмени?! Инде ике як та кызып-чынлап бер-берсенә каршы баскан, хәнҗәр сапларын учка сеңдереп, күз тондырып яман сүзләр чәчеп, бер кавым шаулашып торганнар Безгә шул үчкә чакыру авазлары килеп ирешкән икән... Учак урыны яралган, утын өелгән, хәзер бер шырпы-очкын гына кирәк! Шырпы «җиңелгән, тар-мар ителгән каралар» кулында Алар ягыннан биш мәет! Бишенче бригаданың башлыгы Солтанов фамилияле казакь иде Әле этап булып Актаска килеп кергәннең таңында, күрсәткечләр тактасында бригадирларның ят, сәер фамилияләренә исем кигеп карап юрган идем Беренче «Ревизоре», икенче, өченчеләр китә, бишенче Солтанов. алтынчы Хохун .. Солтановны татар дип уйлаган идем, казакъ икән Төз, озын буйлы, укыган, дөнья күргән бу егет зонада абруйлы, олпат ир иде. Taiapia охшаганы өчен дә, мөселманлыгы өчен дә мин аны читтән генә хөрмәт итеп, яратып йөри идем. Бу дәһшәтле таңда Солтанов булмаса. лагерь канга тузачак икән! Солтанов каршы көчләр арасындагы нейтраль зонага чыккан да. әүвәл башлап, юк. бандеровчыларны түгел, үзенекеләрне «каралар»ны тынычландырырга тотынган. Нинди сүзләргә нинди көчләр бирә алгандыр. ничек шул мизгелдәге иң кирәк дәлилләрне мисалга кигергәндер, хак сүзнең дә кодрәте була икән, ярсыган, кызган, акылын җуйган чеченнарны да, «каигакан!» дип дәррәү акырган кавказлыларны. дагстанлыларны бигрәк тә тыя алган. Аның күркәм сабырлыгы, мәчет мөнбәрләреннән генә ишетелә торган мәгърур тавышы, «каралар» алдындагы какшамас абруе бандеровчыларны айныткан, алар үкчәләре белән канлы җирне таптап-таптап торганнар да тыелганнар. Ә «караларга» Солтанов сүзе закон. Алар дымлы учларындагы хәнҗәрләрне итек кунычларына тыкканнар, әкрен-әкрен тынычланганнар, тынганнар Без аңга килгәндә зонага солдатлар кереп тулды, алар барак белән ашханә арасында тар коридор ясап, безне ашарга кудылар. «Марш' Марш! Бригадирлар бер адым алла бара! Марш!» Вышкалардагы пулеметлар ыржаеп карап калды, вахта тирәсендәге солдатлар саны ишәя торды, тоз кыннарны яман ашыктырып эш зоналарына тараттылар Язмыш хуҗа, ул еш кына адәмнәрнең уй юнәлешен борып куя. моңарчы бригадамда татулык баш булганда мин бу эшчем западник, тегесе латыш, бусы үзбәк дип исәпләп гә карамый идем. Күз алдымда бригадам кап ургалайга ярылды! Әле бу канкоешның азагын берәү дә белми, фараз кылырта кыймыйбыз, тик моңарчы сазлыкка, торф казлам- нарына кереп оялап, ипләп кенә көйрәп язкан утның хәтәр хәлләргә китереп җиткерәчәгенә шикләнмибез Кем кемне’ Ни очен9Сугыш-үзере- шнеңбик вак нәрсәдән кабынып кизүе мине аерата куркыта. Кемнең чөен тукмак какмаган ла. кем сарыгы кем басуына уҗымга төшмәгән?! Өлкән абзыйлар эләгешеп китеп, берәвесенен җилкәсенә, бөкересен кашын, себерке сабы кундырган икән! Аз тәпәләделәрме инде безләрне” Чечен карт ы иртән айнып, западниктан гафу үтенер дә бетәр иде бит Юк шул. канчык ертылган аннан нидер ага. ядрә мылтык көпшәсенә кергән, дарыны шыбыннар белән гөетт тыгызлаганнар Корбан таләп иткән, өлгергән явызлыкны сүзләрдән коелган дивар корып кына гуктатмак юк Сөрхәнтәйләрчә иренеп кенә прессны кузгаттык Чәүкә инженерыбыз Ройтман килә-китә шул тирәдә тулганып йөри, берни сорашмый, бернинди хәбәр җиткерми. Эш бармый, аксый, өзелә, әле леп галар тәгәрмәчләреннән ычкынып төшә, әле ут сүнә Ниһаять, зонадан татын бер шомлы хәбәр килен җитә. Биш җан корбан биргән «каралар» тынычланмаганнар. юаш кына, аксак, Харьков тирәсе тумасы украинлы нарядчик- ны аякөсте кычкыртып суйганнар Хәзер икс яктан да канлы корбаннар бар. Икс көчле төркемнең дә каны коелды. Нарядчик күшән тут ел генә билгеләнгән юаш. җайлы кеше иде Дөрес, мин аны күреп кенә беләм. бригадир булсам да юк-барга тылкышып, кычытмаган җирне кашып әтәчләнеп йөрмәдем. Үзара ике сүздән аңлаша идек. Нигә «каралар» корбан игеп шул зәгыйфьне, аксакны сайладылар икән?! Нарядчик дигән исеме өченме? Әллә кул астында башка кеше калмаганмы? Яка үтереш хәбәре йомарланып-тәгәрәп безнең боек, куркынган күңелләргә килеп шакыгач, кулдан эш бөтенләй төшеп китте. Без барыбыз да урысмы ул. хохолмы. литвинмы язмышыбызның хәзердән кырт үзгәрәсен чамаладык. һәр адәм баласы табигате буенча консерватор, нәни генә үзгәреш тә сагайта аны. олылары бөтенләй куркыта. Бүлмә почмагына ун-егерме ел элек утырткан шкафын күчерергә базмаган ношлак ир-аттан ни көтмәк кирәк1 ’ Яши ул. мүкләнә, калҗаеп, күгәреп бетә! Әле бу язмыш чагыштырмача үз кулыңда булганда шулай Зона-1 өрмәләрдә. беркаян чәнти бармак хәтле яхшылык та көтмәгән бәндә, үзгәрешләрнең яхшысы киле- рспә ышанамы?! Аның өчен бәрәкәтле бер үзгәреш тә була алмый! Менә гелән-гелән йомык күзе белән сагалап утырган тимер капканы ачып җибәрсеннәр иле ул... Лагерь башы коры, горгылдык тавышы белән Мәскәүдән килгән Указны укыса икән «Сез азат. Тоташ амнистия! Өйләрегезгә таралыгыз!»—дисә икән. Бүтәнчә үзгәрешләргә без риза түгел, без сагаябыз, куркабыз да! Завод ихатасында эленке-салынкы йөрүчеләр күбәйде. Күрәм. бүген урыс урыска, латыш латышка тартыла. Ике-өч кеше җыелып шыпырт кына нидер гәпләшкәндә дүртенче берәү якынлаша башласа, төркем тарала, ничарадан куырылып каласың Күзләр пычак бүген, керфекләр ук. сүзләр ядрә. Заводта ук якага-яка килә башларбыз дип шигәеп көтәм. Планның яртысы да үтәлмәде, кайтыр чак җитте Бүтән вакытта вахта капкасына язгы су булып ага идек, бүген тоткыннар, йокылы көзге чебеннәр сыман, иренеп кенә, межелдәп кенә, теләртелә- мәс тартылалар. Надзирательләр дә кумый, конвой башы үкчәләрен үкчәгә бәреп гасабиланса да. тавыш бирми. Кызлар колоннасын әле алып та чыкмаганнар, ахрысы, күренмиләр лә. Ниһаять, капкадан чыктык. безне өч тапкыр күздән үткәреп санадылар Ә солдатлар, солдатлар! Өч кат урап алдылар, ят этләр китергәннәр, алар ырылдап бер-берсен сәламлиләр, йөнтәс коерыкларын әләм итеп болгыйлар. Соры-көрән. кара-сары коерыклар! Безне, каулап-ашыктырып. зона урнашкан калкулыкка алып менделәр дә капкадан шактый ерак арада туктаттылар. Сәер команда яңгырады. «Утыр! Әгәр кем дә булса калкына яки урыныннан күчә икән, конвой кисәтүсез ата!» Команда яна да. иске лә. Утырыштык Аңлыйм, хәзерге мәлдә беребез дә иртәнге, көндезге корбаннар хакында гына уйламый торгандыр, һәркемне бер сорау борчый кая гглтеп ташларлар безне? Әле кануннарның үзгәргәне юк. «Степлаг» үзенең җәһәннәм чокырлары Җизказган. Кингир. Балхашлар белән үз урынында, тәртипсез лагерь!» дип безне тоташ шул якка сөрүләре ихтимал. Иблис иманнан шүрләгән шикелле, без ул тарафлардан куркабыз. Бүгеннән Актае зонасында булганнар — тамгалы тоткыннар Әле кичәгенәк кенә без хәлебезне каргап, үзара зарланыша, каргана юрган идек. Бүген төрле телләрдә тәңрегә ялварабыз: көнебез шушы рәвешле калсын иде! Үзгәрмәсен! Яргы көн күкрәген тотып ютәлләгән Ной Борисович белән рәттән яшәргә риза Шимбәләрдә эшкә чыкмый юрган диндар Бхкоемский. Бсзроджныйлар хакына ял итү чиратын бозарга да була.. Утырган җиреннән йоклап китә торган Урбанис та китмәсен, тырыш, файдалы ир! Балчык ыргытын башымны урталай яра язган Вася Терлецкий да үтә сөйкемле крестьян! Виктор Захарченко өчен салым гүләп барырга да риза! Җаксыбаевнын комсызлыгы. Романасның осталыгы яшәсен! Инде башка юлы юк икән. Эскандер аяксызны да үземә алырмын, җиде-сигез карт сыйган җәһәннәм ялгашына ул курач кына сыяр әле! Тик гхзгыг- масыннар гына! Майор әйтә: «Әгәр без Кореяда җиңеп чыгып. Америка империализмын көлкегә калдырсак — барыбызга ла жинеллек! Яна ко декс әзер, амнистия хакында хөкүмәт әгъзалары арасында кайнар бәхәсләр бара!» Ярдәмчем Николай Дарий мина терәлеп диярлек утыра, дәшми. Ач. юка яңаклы бу ифрат итагатьле егет миңа туганымнан да якын бүген, аның җылысы мина, минем җылы аңа күчә Кем ул. нинди гаиләдә туган, укымышы ничек, чит илләрдә туган-тумачасы бармы, коммунистлар партиясенә каршы төркемнәргә катнашмаганмы болары минем өчен буш сафсата! Әйдә, ата-анасы кулак булсын, бабасы буржуй, ярты кардәш-ыруы чит илләрдә сәүдә итсен, жизнәкайнешләре совет властена каршы көрәшсеннәр - төкермим дә! Боларнын берсе дә миңа кирәк түгел, беләсем дә килми. Мин бер нәрсәне ачык беләм Дарий тырыш, намуслы, соңгы телем икмәген ачлар белән бүлешәчәк, урын өчен тарткалашмыйча, ризык бүлгәндә комсызланып уртага ыргылмас. һәркемгә ачык чырайлы, тәмле телле мировой егет! Бүтәне миңа хәҗәт тә түгел! Җүләрләр. һәр адәм улына куркып-шикләнеп карый торган большевиклар уйлап тапкан ахмак анкеталарда гына кешенең кешелек сыйфатларын таптый торган сораулар куелган. Яшибез, анкеталардан тыш та срок бара, атна-айлар үтә Үзара талашларны, астыртын чагуларны, милли ызгышларны әнә шул. анкеталарга сеңгән каткан сорау да кигереп чыгармыймыни? Совет кешеләре бер-берсенен анкеталарын бозарга гадәтләнгән, и-и. чүп ул совет гражданнары өчен: бер-икс аноним хат һәм синең анкетаң гомергә бозылды Ә зонада сине беләләр икән, аның бозылачагы юк. зона куйган бәя срок дәвамында сине озатып йөри, юлыңны яктырта Беләм. ул да минем кебегрәк фикер йөртә, минем төсле үк борчыла, без Казакъстан даласының ике-өч ашъяулык кадәр җирен биләдек тә. шушы дүрткел җирлектә бер-беребезне тоеп, бер-беребезгә таянып утырабыз. Мәскә- үдән килен җитәргә тиешле үзгәрешләргә чаклы безне бер. бердәм игеп сакла, ходаем! Дарий белән без бер-беребезгә карашып алабыз, карашларыбыз ятымлы, җылы, дустанә. Иң рәхәте: без сүзсез дә антантабыз! Бу аңлашу дөньяда иң бөек, иң ихлас вә хак аңлашу! Сүзсез аңлашканда алдаша алмыйсың, телеңә чук-чачаклар, ефәк-затлы чәчкәләр кушып, ялганны хакка манарга җаең юк' Утырабыз да утырабыз. Пошынабыз да пошынабыз. Төзелештән тоткыннарны кайтарып җиткерделәр һәм бездән йөз метрлар чамасы ераклыкта җиргә утырттылар Алардан арырак шахтерлар кайтып җитте. Соңгы төркемнәрне машиналар алды-артлы безнең тирәгә ташыды. Эңгер-меңгердә ярминкәгә җыелгандай шактый олы төркем булып сүзсез генә язмыш чишелешен кәгәбез. Ул гаскәриләр, солдатлар кара болыт! Менә каравыл йортыннан, гадәттәгедән кәттәрәк атлап, озынлы- кыскалы офицерлар төркеме чыкты Мин нигәдер аларнын йолдызлар чәчелгән погоннарына түгел, буйларына игътибар иттем Көлеп җибәрә яздым . (Ходаем, үзең сакла!) Утырган җирдән биек-биек гәүдәләр дә. дәү-дәү корсак таккан кәтәнәләр дә ап-ачык шәйләнә икән. Акгас зонасының кизү офицерларыннан берсе, шактый озын кәгазь готын тоткыннар утырган мәйдан уртасынарак керде һәм чәрелдәвек, зәһәр тавыш белән һаваны ярын: «Тыңларга!» дип аваз салды Исем теккә каран тоткыннарны берәм-берәм чакырып чыгара башладылар Чакырып чыгаралар. бер читтәрәк аерым төркем итеп тезәләр. Алты-җиде кеше чыккач та офицерларны кемнәр «кызыксындырганы» аңлашылды: «караларвны җыя тар! Брит алаларына, эш .урынына каран та чүпләмиләр, рәттән кавка злы ларны, азиатларны, хәтәррәк урыс у ыкны чакыралар Грузин-әрмәннәртте чакырдылар, үзбәк-казакъларны чүпләделәр, берәнсәрән төрекмәннәр дә аларга иярде, бүтән колонналардан да «кара- тар»ны безнекеләр янына китереп куштылар Шактый халыкны җыйдылар. әй! Кизү офицерлар, надзирательләр усалланып, тоткыннарның аякларына, ботларына баса-изә уртага ук керен киттеләр һәм тамак ярып: «Хәзер кем дә булса чыгарга, чакырылганнарга кушылырга тели икән, ма-арш!» Җир-анакай ишетерлек итеп кенә гөжләгән тоткыннар күче бер мәлгә тынып калды. Сирәк-мирәк кенә, аннан да, моннан да калкынган, исемлеккә кермәсә дә моннан кичүне сайлаган «каралар» күренде. Надзирательләр ашыктырсалар да көтәләр, уртаны ерып йөреп китәргә теләгәннәрне дәртләндерәләр Инде карт-корылар да аерылып чыккалады. Чират миндә. Юк, исемемне атамадылар, яндагылар кабыргама төртеп: «Ник утырасың? Сезнекеләрне җыялар ич!» — дип пышылдамады. Дарий Николай белән терәлеп диярлек утырабыз, аның тән җылысы миндә, минем дердер калтырау аңа да сизеләдер. Нишләргә? Китәргәме? Калыргамы? «Каралар»ны сөрәләр. Димәк, зона тулысынча бандеровчылар һәм литвиннар кулында кала. Бүген, әле корбаннарның каны суынып та өлгермәгән кискен мәлдә .. ике якның да ташлары кызган., пычаклар кыныларына качмаган Татар! Мөселман! Җитмәсә, бригадир! Бер генә сүз, киңәш сорар идең, безнең бригадада андый актив хәрәкәтләргә катнашкан, нидер башлап йөргән, нидер җитәкләгән, киңәш-табыш итәрдәй зат юк. Авыр эш ияләре —намуслы латышлар, сүзсез баһадир эстоннар... Карт-коры Ичмасам Николай Дарий да тегеләр арбасына утырып, алар җырына кушылган егет гүгел. Вакыт уза бара, вакыт кыса, вакыт таләп итә. сорый! Надзирательләр соңгы төркемнәрне ерып-турап әйләнеп кайтты Инде чыгу бетте дигәндә генә берәү калкына да. чалыш-чолыш атлап, битен күрсәтмәслек иелеп «каралар»ның каушаган төркеменә килеп ышыклана. Кемнәр китеп, кемнәрнең каласын тәгаен аңлаган бандеровчылар кыюландылар, алар калкынган «каралар»ны мыскыллы карашлар, ирен читен бөрештереп сызгырып, ай-һайлап озатып калалар, бу тавышлар аларнын горурлануы, мактануы булып аңлашыла. Бу тавышлар киткәннәргә песи төчкерүе дә түгел, китәләр дә котылалар тегеләр, калучыларга ни? Аларны ни көтә?! Баш чатный, баш ярыла, ми кайный, шаша! Уйлар бәргәләнә, берсе туып өлгерми, икенчесе аны буып ыргыта. Ярый, чыктың, ди. «Каралар» дип тамгаланган, моңарчы таркау-таралышкан диярлек төркемне бүгенге кич гадәттән тыш укмаштырган, ябыштырган төркемгә барып кушылдың, ди. Хәзер бергә, бер этап булып. Актае зонасыннан куылган сугыш чукмарлары, бандеровчыларның кан дошманнары рәтендә яңа зонага, яңа тәртипләр арасына барып сөрлектең, ди. Син барып кергәнче үк синең былчыракка төрелгән, иске тастымалдай исемең анда барып өлгергән була инде! Читлек кошларының гамәлләре яшен тизлегедәй йөри! Капкадан керүгә сине яманатың көтеп тора! Кара сакалың җилдә җилберди! Якаңнан алып бер селкесәләр, «начальник!» дип бакырып вахтага чабарсыңмы? Инде аннан да дөбердәтеп алып китсәләр... Рәсәй хәтле Рәсәй күкрәгенә чәчелгән төрмәләрдә урын табалмассың! Төрмәләр күп- күбен, бер Красноярск каласында гына да унҗиде төрмә бар! Зонада синең иректәге тормышың, статьяң, төрмә срогың белән кызыксынган кеше юк. анда, әйткәнемчә, язмышыңны бүтән шартлар, бүтән сораулар билгели: кайсы лагерьларны уздың, кемнәрне беләсең' кемнәр сине белә, кемнәр белән ризык бүлештең9 ! Нәни генә, җиңел генә гагын бер юаныч-йомычкам бар: әле зонада бәлтерәгән картлар бар. таныш мөселманнар күбәү диярлек... Алар арасына сыенып яшәп булыр, шәт?! Чыксам? Чыкмасам? Шушы, баш китәрлек сорау-уйлар тозагында, нәзек тәпие кыл бу- анак җебенә уралган песнәк кебек чапаланганда, капка-авыз киң шеп ачылды һәм аннан бишәрләп тезелгән, эшкә чыкмаган «каралар» колоннасы күренде. Бүгенгедәй хәтеремдә, алдагы бишлектә, уң кул якта озын. ча I. арык грузин килә идс Үзеннән бигрәк куркынган чырае, билен кысып буган иске каешка тагылган кара кәтилүге күземә чалынды. Шула-ай. зонадан да «каралар»ны себергәннәр икән! Карт-корыны. га- риб-горабаны да калдырмаганнар. Ни күрим, шушы арада гына санчастька салганнар иде. хәзер чирле үзбәк капитаны Ташмөхәммәтовны да торгызып чыгарганнар Гагауз Савелий Крайторуны да калдырмаганнар. Аның немец императоры Вильгельмныкы төсле купшы мыегы һәм мәче күзләре күренеп кит ге. Савелийны ник алганнар инде? Беркем белән аралашмаган, юньле урысчасы булмаган бу кеше берзаман мине эзләп килеп керде дә саф гаiарча: «Төрекчә беләсеңме9 » - дип сорады Гагауз белән без ярым-йорты бер ясалма телдә сөйләшә башладык, мин аны. ул мине аңлап бетермәсәк тә. күрешкәндә кул бирешеп сөенешә торган идек. Гагаузның «каралар»га якынлыгын надзирательләр каян белгән? Нигә мине, бригадирны, исемлеккә кертмәгәннәр дә шушы юаш бичараны каян чокып чыгарганнар?! Бу бер яктан юаныч, димәк, мине, татар баласын, төркемнәр янәшәсенә куеп карамаганнар Шулай да Алай да... Бодай да. Тегеләй дә И тәңрем, кайчагында гагарның бер сүзе күңелдәге өермә-давылларны ачып сала! «Караул устал!» Ниһаять, куерып өлгергән эңгер-меңгерне кылыч утлар гелгәләде, «каралармны чолгаган этләр, солдатлар ары-бире талпынды, аларны машинага гөйи башладылар. Мин чыкмадым, аллага тапшырып, калдым. Агымга төшкәй вак йомычкалар кебек, кизү надзирательләр артыбыздан калмады, тагылып бардылар, кереп кенә беттек ишекләр шарт лап ябылды. Тәрәзәләргә ябырылдык, вышкаларда өстәмә солдатлар. солдатларны пулеметлар саклый. Көн дәвамында билгесезлектән каты биктә торган телләр бәйдән ычкынды, сүз чәчәргә керештек. Бөтен кеше берьюлы сөйләгәнгә баш га берни дә аңлап булмады Кайберәүләрнең теле арыды, кемнәрдер чпгпен- ми-нигми генә топчаннарга менеп ятты, ә сүз туктамады. «Караларны» зонага кертмәделәр, аларның әйбер-караларын җыештырып, машинала- рг а ырг ы г каннар икән. Әле алда шау-шулар булыр, бик булыр! Тоткынга аңа сабы сынган агач кашык белән гөбе ямалып беткән, яньчелгән кәтилүге дә жәл. Беркем торып йөрми, курка-курка җирдә кәнкәеп у гыр- ган гәүдәләрне кичке җил алган, җилкәләргә суык үткән. Бераздан, колаклар хәбәрләргә зарыгып, җаннарны котырта башлады, кемнәрдер барак буйлап йөрергә тотынды Ни булыр? Зонада западникларның хәтәрләре, кәгтә-кәгтә әзмәвер егетләр калды. Арада бүтәннәрне карышусыз җитәкләгән, алар аңына юнәлеш биргән, илләре урманнарында кан исенә күнеккән кыдрач яшьләр бар «Каралар»ны машинага төягәндә гозлы-борычлы сүзләр әйтеп озаткан әшәкеләр бар. Аяк тавышларын тыңлыйм, ишек ачылган саен дерт игеп кигәм Хәзер килеп керерләр дә кайралган пычак белән җанымны гартын алырлар төсле. Бригадниклар. бигрәк тә Николай Дарий мине сабыр булырга өндиләр, тынычландыралар. «Пан бригадир, төркемнәргә сезнең бер катнашыгыз да юк ич Моны барыбыз да белә! Сезгә тимәсләр, ник кагылсыннар.’» Йокладыммы, юкмы, белмим Йокылы-уяулы ятакта тәгәрәгән чакта төшләрнең каралары иңә. Әле упкынга мәтәлеп төшәсең, йә булмаса сине бискбиск кыялап түбәнгә ыргыталар Иртәгесен якшәмбе. Аннан-моннан капкалап бригаданы озаттым. Николай Дарий алып китте аларны Гомуми барлау вакыты җит ге. мин ДӘ чыкI ым Хәзер якшәмбе барлавында без бригада-бригада булып тезелмибез, санаучыларга җан башын санау гына кирәк Тезелә бантлауга мин бер нәрсәгә ш ътибар ит гем. безнең сафлар әзәйгән. халык тәбәнәк юнган дип әйгимме’ Нидер үзгәргән сымак Тәбәнәкләнгән, өрлек-ерлек кавказ лылар юк. шәп-шәп дагстанлылар күренми Солтанов га юк Кызганыч' Гомумән. Актае зонасы үзенең тор ге геген җуйган иде Санадылар Дөрес чыкты. Тик без таралырга ашыкмыйбыз Сергей Сергеевич. Ростислав Иванович. Гейнц Бемнар мине урап алды, котладылар. Әйтмәсәләр дә, ни өчен котлаулары аңлашыла иде Фетнә чыккан зонадан этап белән китү ни әйтсәләр дә. ничек кенә акласалар да. ару түгел иде. Шулай әпә-чәпә сөйләшеп әз-мәз тынычлангандай басып тора идем, яныма ун-унике бандеровчы килеп басты. Исемнәрен белмим, мәгәр һәммәсе дә зонаның күренекле шәхесләре, арадан иң озын, уң аскы теше алгарак калкып, чын төсе бозылган егет, алгарак үтеп кулымны кысты. «Пан бригадир, диде ул,— сез китмәгәнсез икән, димәк, гөнаһыгыз юк, сез бернидән дә курыкмагансыз. Рәхмәт. Инде моннан болай сезгә кыек сүз әйтеп, бер-бер адәм ялгыш кына рәнҗетсә дә, безгә җиткерегез. Без андыйларны нишләтергә белербез!» диде Аллам шаһит, бандеровчының әйткән сүзләрен сүзгә сүз диярлек китердем, мондый сүзләр онытылмый икән. Ул чакта, ышанасызмы, күз яшьләремне тыярга теләсәм дә чыдамадым, куанычымнан җыладым. Иң зур котлау икс көннән сон кызлар зонасыннан Лена Иваненкодан килде: «Синең өчен куркып үлә яздым Сау калуыңны теләп төн буена ходама ялвардым. Әбием өйрәткән, әллә кайчан онытылган догалар күңелемә кайтты. Аллага мең кат баш орам! Син исән-сау. син китмәгәнсең. Мин нигәдер син минем хакка гына киз мәгәнсен дип уйладым. Яшермим, болай уйлаганда мин үземне бик бәхетле итеп сиздем. Кайгыны бәхет алмаштырганда гына адәм баласы чын бәхетне татый. Шулаймы?!» Алла бар. Алла бер. Ленага тәңресе аңлагкандырмы. юкмы, дөресен әйтәм. язмышым кыл өстендә калтырап торганда, мин. куркып калдым, күбрәк үземнең чебен җаным турында уйладым бугай. «Әгәр исән-сау булсаң, моның өчен ү!мсәләмә. Әгәр шул төндә үлгән булсам, татар әдәбияты байтак әсәрләрдән мәхрүм калыр иде!»—дип, теге вакыттагы куркуымны акларга да тырышам. Без Актае зонасында нибарысы биш татар идек. Иң гаҗәбе шул булды: татарларның берсен дә Актастан кумаганнар! Алар үзләре дә ирекле баштан «каралар»га кушылмаганнар булып чыкты. Миннән башка тагын бер татар бригадиры бар иде. Ярыслау кешесе Мигдат Динмөхәммәт улы Сәләхегдинов белән шул иргәдә күрештек, шатланып кочаклаштык. 16 Все встречаю, все приемлю. Рад и счастлив душу вынуть. Я пришел на эту землю. Чтоб скорей ее покинуть. Сергей ЕСЕНИН у бүлек минем хикәямдә аерым бер урын алып тора, чөнки хәзер сүз сукмагыңа чыгачак кешенең моңарчы исемнәре телгә алынган. теге яки бу дәрәҗәдә минем тормыш юлыма юнәлеш биргән кешеләр белән аралашканы булмады шикелле... Сарман ягасында. Югары Әхмәт авылы басуында. Бузат тавында ялгыз каен үсә. Тирә-якта аны олылап, хөрмәтләп «Ялгыз каен» дип атап йөртәләр Каен да булсын, ялгыз да үссен, бу. әлбәттә, күңелләргә әллә нинди хисләр йөгертә!. Урмандагы каеннарның саны-исәбе юк. ә телләрдә әнә шул «Ялгыз каен!..» Петр Скороходов зонадагы меңләгән кеше арасында берүзе яши белгән, бер башы яши алган Ялгыз каен иде Ни өчен каенга тиңләвем алдарак ачыкланыр. «Петр Скороходов», дидем дә маңгаемны кысып уйга калдым Урыс идеме Петр? Әткәсенең исеме ничек иде? Туган елы? Туган ягы? Б Хәтеремдә калмаган димим, бергә яшәгәндә дә белми илем Мин еш кына берәүнең исемен атыйм да тышкы кыяфәтен язып үтәргә тырышам Сәбәбе бер адәм балаларының үткәне, кемлеге, ниләр кылганын белмәгәнгә, мин аларнын тышкы кыяфәтләренә тотынам Бу җәһәттән үземне ocia дин санамыйм, нишлим, бик күпләрнең төс-кыяфәтләре хәтеремә сенеп калган. Адәм хәтере ничә кешенең төс-кыяфәтен күңелдә саклый аладыр, мәгәр мин әле бик күпләрне исемдә тотам Беләм. шу л. онытылмас төрмә юлдашларым күпләпкүпләп хәтер пәрдәләрендә сенеп калганга, мин хәзерге көндә, картлыгымда очраткан, яна танышкан адәмнәрне хәтеремә куя алмыйм, чөнки запас беткән, бүтәннәргә, яңаларга хәзер урын юк. Үткәндә очраклы танышкан, бер тапкыр да кара- каршы утырып сөйләшмәгәннәрнен сурәтләре күңелемне биләп, артык йөк булып миңа ияреп бара, минем алардан котыласым, онытып хәтер дәфтәрләренә яңа. ак сәхифәләр ачасым килә. Бу хатирәләремне язу. мөгаен, әнә шул максаттан чытып үтәләдер дә. үткәннәрне үтеп китеп, онытып, мин шыплап тулган хәтер бураларын әз-мәз бушатырга телимдер Петр Скороходов Аның хакындагы бүлекне язмаларымның теләсә кай төшенә кыстырырга була иде Чөнки мин аның белән ничек танышуыбызны да. ничек-ничек аралаша башлавыбызны ла. хушлашып ничек аерылышуыбызны да хәтерләмим Нигә шулкадәр игътибарсыз булган кетле турында язасым килен, гасаби.танып, үзүземне ваемсыз- лыгым өчен нык-нык битәрләп йөрим? Петр шушы соңгы өч ел дәвамында минем яннан китеп тә тормалы, кичләрен, мин хатирәләр уралган тәгәрмәчне зыр-зыр әйләндергәндә күземә керердәй булып карап торды. Аның кыяфәтен әз-мәз сурәтләп узасым килә Гәрчә аның йөз сызыкларында, гәүдәтән рәвешендә бер лә искитәрлек нәрсәләр юк . Тәбәнәк кенә. Арык! Тәбәнәк икән балачагында туя ашамаган, тәрбия күрмәгән дигән сүз. Арык икән, гамьле, ваемлы кеше Әһә! > тем дә сизми калдым: мин. сезгә сөйләргә җыенып. Петр Скороходовны аңларга маташам түгелме- ’. Валлаһи, моңарчы бу як тарын уйлаганым юк иде. Үз арыклыгын, курачлыгын сөймәгән, ахры. Петр ул бик киң балаклы чалбар кия торган иде Үтә чыгынкы яңаклар, сипкел кагыш саргылт таплар белән чуарлашан тирән чокыр төбенә үк поскан кырыс күзләр Күзләре зәп-зәңгәр булса ла. чокыр төбенә поскач, аларта сирәк керфекләрнең күләгәсе төшкән. Җәенкерәк авызын ачмаска дин йомылган төссез иреннәр. Балачактан дәшмәскә өйрәткәннәрме егетне’ Битендә сипкс тләр юк. ә уртача киңлектәге маңгаена алар мул сибелгәннәр Кырыс кеше, кырыс' Мин аның көлгәнен, хәтта елмайганын ла хәтерләмим. Петрның гулы кыяфәтеннән, күз сирнүләреннән. басар-басмас аяк ат тавыннан бары тик ким тек. ятимлек, күргән нужалары, кәнагать- сезлек һәм мон чәчелеп тора. Әйтәм биг. бу минем фараз кылу тарым' Шушы беренче карашка төссез егетне минем белән янәшә бастырып, күзәтеп аңлавыгызны, кабул итүегезне сорыйм, мөхтәрәм укучым Ә-ә. иң мөһим бер нәрсәне әйтми торам икән, анысын да Петр үзе сөйләмәде мин сорашмадым, озын колактан ишетеп кенә белдем. Петр Колымада алтын юган, кыйммәтле металл белән зш итсә лә. ачлыктан чурлаган, җи тдә җилләгән, суыкта куырылган Доходяга буттан, җилфердәгән фитилы ә әйләнгән һәм бер көнне тәвәккәлләп ун кулын ре.тьскә кушан, вагонетка тәгәрмәче аның бармакларын сыгып, уч төбен камырга әй иңдереп изеп үткән Ун кулын, бөршәеп укмашкан бармакларын у т күрсәтми дә дияр тек. җине зченә тыгып йөри Колыма җәһәннәменнән төрлеләр төрлечә котылган Үз әгъзаңны бозу, күне те сыйдырмаган газаплы хезмәт тән коты ту өчен тот кыннар сш кына «мастырка» ясыйлар Берәүләр бот ит тәрснә укол ярдәмен тә керосин кертә тәр Бот гөбе булып шешә, бик озакка кадәр төзәлми «Мастыр- канын» иң авыры бу түгел, сон чиккә җиткәннәр ара-тирә очлы кадак йоталар Калак, ашказанына үтен, өзмәс кан төкертеп тора Ку т аяк iap- ны имгәтүне Колыма бичаралары чүпкә дә санамаганнар... Петр Скоро- дохов шуларның берсе иде. Ул. мин белгәндә, заводның икенче нәүбәттәгесендә бригадир иде. Иң ишле бригадаларның берсе, пресстан чи кирпечне кабул итеп алар ала, киптергәч, кирпечне Гофман мичләренә ташый, яндыра, мичләрдә өзмәс әйләнеп йөргән утны тиешле температурада тота, янган, чыңгылдап торган эссе кирпечләрне мичтән чыгарып, ишегалдына шакмак- шакмак баганалар итеп өя. Кирпече чыгарылган, бушап калган мичләрдә эсселек дәрәҗәсе 70—80 градуска җитә. «Кызларның тараклары эри, чәчләре көя».— дип ачынып сөйли безгә вольняшкалар. Бригадасында йөзләгән кеше булса да, әйткәнемчә, ул берәү белән дә чынлап торып аралашмый иде шикелле. Син аның кемне булса да туктатып сөйләшкәнен. эш буенча күрсәтмәләр биргәнен яки орышканын күрмәссең. Петрның сүзсезлеген белгән эшчеләре аның холкын тәкъдир итеп мәйданга сүз чыгармыйлар. Петр ияк кага — эшчеләр аңлый, Петр маңгаен җыера, эшчеләр сагая. Петр гарип кулын яшереп тә тормыйча арлы-бирле чаба икән эшчеләргә бу да әллә ниләр сөйли! Ике зонада да — өйдә дә, эштә дә Петрның абруе югары, вольняшкалар белән эшне кыю йөртә, бер-ике барыгасы бар, кулына мал керә, бригаданың нормасы һәрчак үтәлгән, карт-корыны да сыйдыра Петр, бүген берәүне иң авыр эшкә куя икән, иртәгә аңа җиңел эш сайлый, ялагай-иярченнәре юк, милли яктан берәүне дә аермый, бригадасы тату. Бригадир булып эшчеләреңә тигез карасаң, карт-корының тамагын кайгыртсаң, нинди юл белән булса да бригада файдасына читтән мал кертсәң—син чын хуҗа! Кайчан Колымага килеп эләгүен дә, срогының күпме калуын да әйтми Петр, ул беркемнән дә хат алмый, посылка алучылар исемлегендә аның фамилиясен күргәнем булмады. Петр горур кеше иде. мин аның да кухняашханә тирәсендә ялманганын, посылка алган үз бригадасы кешеләренә күз ташлап түбәнсенгәнен хәтерләмим. Беркем белән дә ризык бүлешмәде Петр. Бер күрештек, танышу да, дуслашу да шул булды. Икенче күрешкәндә мин аны гомерем буе белгәндәй сөйләшеп киттем. Аның сүзсез кырыслыгы, кырыс сүзсезлеге шулай иттеме? Ихтимал. Беркөнне ул мине завод эчендә каядыр җил-җил ашыгып барган җиреннән туктатты да тик карап тора! Шактый текәлеп торды бу, сынавы идеме, үзенчә тикшерүеме, аптырадым. Китсәм дә уңайсыз, көтсәм дә читен. «Син кайчан ял итәсең?»—диде ул беравык торгач. Ят дип әйтерлек кешегә бу нигә кирәк? Аптыравым көчәйсә дә. мин алдагы ялымның көнен атадым. «Нәкъ шул көнне мин дә ял итәм. Иртәнге тамак туйдыргач, минем янга керә аласыңмы?» Чакыруы сәеррәк иде идесеп. Петрның сәерлеген ишеткәләгән булганга, алай, егылып ук китмәдем бугай. Петр башка баракта тора, ул тирәдә моңарчы уралганым юк иде. Кердем. Вагонкалар ешлыгын кичеп, бригадир ята торган почмакка атладым. Гадәттә бригадирлар иң якты, иң җылы почмакны үз итәләр. Петр исә караңгырак җайга урнашкан. Мин иң әүвәл бригадир ятагының сырын-сырга тигезләп бик пөхтә җыелган булуына игътибар иттем. Тумбочкасы өстендә, ваза дип әйтсәм, кәрлә ефрейторга генерал дип дәшкән сыман булыр, яссы төпле яшькелт пыяла өстендә башак-яфрак- лары, җәйге матурлыкны саклаган коры үләннәр тора. Арадан кукыраеп бер генә җикән-камыш күтәрелгән. Вазаның ятакка караган кырына нәни генә агач рамга өлкән хатын-кыз фотосы сөяп куелган Ияген чак калдырып кара яулыгын бәйләгән, өшәнгән, дөнья йөген бер башы тарткан урыс хатынын күрүгә, аның кем әнкәсе икәнлеген белү читен түгел иче Әнкәгә охшаган ир бала бәхетле була, дип юрыйлар. . дип уйладым да күтәрелеп, бераз тынычланып Петрга карадым. Дәшмәдем, ваза да әнкәсенең кадерле рәсеме дә сүз җаена иң кулай нәрсәләр иде югыйсә' Авыз ачарга юрганда гына күзем ятакның баш очына терәлгән, шактый кыршылып балачак төсләрен җуйган гитараны күреп тыелып калдым Петр бригадасында да ял график буенча бара, бүген секция бөтенләй буш. идән әлерәк кенә юылган, тумбочка аслары әле кибеп тә бетмәгән, бүтән ятаклар да күзне кисәрлек пөхтә җыелган иде Беркайда да алак- шалак яткан мендәрләр юк. кием-салымнар да таркау ятмый, аларны да вагонка баганаларына элеп куйганнар. Петр үзе тикшереп, барлап, идәнен сөртеп чыкканмы дигән сәер уй килде Икенче сәер уй әллә болар барысы да «кунак» киләсе булгангамы, минем хаккамы, дигән уй күңелемә килеп китте Секциядәге бушлык һәм тын тык га бераз сәерсендерде. бригада ишле халыклы, ял итүчеләр дүрт-биш булырга тиеш, кемдер чирләп кала, ә монда берәү дә юк. Секцияләрнең болай буш торганын күргән булмаганга, мин нидер эзләп, як-ягыма карандым Нидер сөйләткәнбездер инде, гадәттә, ике тоткын очрашканда майор Столяров юрамаларыннан башлана иде сүз. бүген белмим, ул хакта сүз башлап та. куертып та маташмадык бугай Андый чакта, ике арадат ы танышлык нык булмаганда, бер чакта да зыян итми торган һава торышы турында сөйләшмәдек микән? Ни әйтсәң дә. иң гөнаһсыз тема Ул каяндыр урындык күтәреп килде. Күрәм. Романас ясаган урындык! Безнеке! Каян монда килеп кергән ул? Урындыкны сул җиңе белән сөртте, аумаслыкмы дип атындырып каралы, утырырга тәкъдим ясады. Утырдым Петр җитдиләнде, үрелеп гитарасын алды. Сабый баланы сөйгән кебек сыйпап куйды Ничектер, үз күргәннәренә ышанмыйча бу тонык, мәгънәсез дөньяны аңларга ашкынгандай, ияген алгарак чыгарды һәм шул ярым караңгы почмактан секциягә моң. күз яше түгелде. Күз яшьләрен шыбырдаган боз бөртекләре алыштырды, алар урынына сентябрь азагында юмарт имәннән коелган чикләвекләрдән эре-зрс талгын авазлар яңгырады. Күкрәп утырган бодай кырына бозлы болытлар ишелде. Гитараның өзек-озек коелып, вагонкалар ешлыгы арасына кереп реңә барган авазларын мин сагаеп вә куркып тыңладым Петрның гайбәтле аккордлары мине тар. караңгы тыкрыкка сөйрәп кереп китте. Башым күгәрен карасам Шыпылдык. курач Петр урынына каршымда корыч тырнаклы, чуен томшыклы әкияти бөркет утыра. «Вагнер», диде аның купшакланган иреннәре. Төссез күзләреннән чәчрәп чыккан очкыннар секцияне яктыртты Яна аккордлар, яңа авазлар Петр җыр бантлады. Җырның сүзләрен дә. көен дә беренче тапкыр ишетәм Шушы шыксыз диярлек адәмнең кай төшеннән шушы кадәр тирән моң чыга икән? Ә сүзләре, ә сүзләре. Вы г калея на озере алый свет зари На бору со «вонами плачут глухари. Плачет где-то иволга, схоронясь в дупло. Только мггс не плачется на душе светло. Бер җыр бетте, икенчесе башланды Икенчесенең ку тәренке. канатлы моңнары сүнеп тә бетмәде. Петрның сынык тырнаклы бармаклары сихри кылларны иңләп-таптап чабышка чыктылар, сикерде тәр. көч сынаштылар. җиңделәр, үксеп җиңелделәр Секциядә мин бердәнбер тамашачы, Петр миннән еракка аерылып, күккә ашты, сәхнә түренә менде һәм бер минем өчен генә концерт күрсәтергә тотынды. «Есенин булыр бу Ишеткәнең бармы’» дип сорады Минем җавапны да көтеп тормады, р җанын да. минем барлыг ымны да Есенин кодрәтенә тапшырды Не жалею, ис зову, не плачу. Ike пройдет как с белых яозонь дым Увяданья золотом охваченный. Я не суду больше молодым Җыр-моң күңелнең иң нәзек, иң саф кыл тарына барың гия. кайгысагышлар төшен җитә алмаган тирәнлеккә ирешә, күңелдән ычкынып китә алмый, моң өсте-өстенә өелә. Бу кайнарланып җыелган хисләрне бары тик күз яше белән генә юып була Есенинны ишеткән бар. студентлар арасында аның хакында тө- рледәнтөрле гәпләр йөри, качып, пышын-пышын гына сөйләсәләр дә. Есенин көче большевиклар корган кара пәрдә аша үтеп чыга, яшьләрнең аңын кузгатып, акыл шәмнәрен кабызып йөри Караңгы дип саналган Баграж авылында каян кулына төшергәндер, Гурий Тавлин берзаман юка гына тышлы Есенин шигырьләренең мәҗмугасын күрсәткән иде Ул чакта мин Есенин шигырьләренең тыелгысыз көчен, аның туган җиренә олы мәхәббәт белән сугарылган фәлсәфәсен тулысынча аңларлык дәрәҗәдә түгел идем әле. менә хәзер мин аның хәсрәт дәрьясына кушылып агам, бусагаларда аның белән бергә кыйналам-бәреләм. Петр Скороходов урысның бөек җан иясе белән минем арага, тирбәлеп торса да. һаман ныгый барган ныклы күпер суга. Гурий күрсәткән җыентыкта Есенинның каны белән язып, шигырь куплетларының чит-читләрен каны белән каймалаган матәм бите дә бар иде. Шулар да искә төшеп мин тәмам шашынып, үзгәреп калдым. Гурийнын шундый яшьлек җәһәтлеге бар иде. әллә ниләр казып чыгарып, бик еш кына мине гаҗәпкә калдыра торган иде... Үземне Петрның бердәнбер тамашачысы дип нык ялгышканмын, тагын бер кеше бар икән монда, бар! Ул — Петрның әнкәсенең фотосы! Менә, моң ташкынын өзмичә генә ул йөзе белән тумбочкадагы сурәткә борылды, төсе вә тавышы алмашынды, моң ефәк җеп кебек нәзек кенә сузыла-талпына башлады. Ты жива еще. моя старушка? Жив и я. Привет тебе, привет' Пусть струится над избушкой Тот вечерний несказанный свет. Юк. Петр җыламады. моңга һәм гитараның кодрәтенә буйсынып, мин үксеп-үксеп җыладым! Әни искә төште. Баграж буйлары. Чүке. Чуал елгалары! Аракы чишмәсе. Чүке чишмәләре! Аклан чирәмнәре. Басу арты урманнары. Кырынды өсте.. Моң үзенең мәңге какшамас көчле, сихерле канатларына утыртып, мине әллә кайларга алып китте. Мин ул мәлдә бөек шагыйрь, урыс дөньясының мин кабул иткән бердәнбер пәйгамбәре Есенинга да. шушы сәгатьләрдә аның югарылыгына күтәрелгән сытык чырайлы Петрга да табынырга әзер идем Адәмнәрнең тышкы кыяфәтенә карап, үз үлчәү кануннарына яраштырып кына хөкем чыгару хата! Зур хата! Тарихның мәшһүр физиономисты Ломброзо ялгыш фикер калдырган!.. Юк. юк... Тамашачылар икәү генә түгел, өчәү икән, өчәү! Өчәү!.. Таңгы ак болыт кебек гын гына шуып, ай күләгәсе сыман җиңел генә атлап, секциягә тагын бер җан иясе кергән икән Кем дәшкән аны!? Петрмы, әллә җаны тартканмы?.. Гордей исемле бу кешенең күземә чалынганы бар иде. Дөрес, әле ул чакта мин аның исемен белми идем, зонада бар халык аны «Кардинал» дип атап йөртә иде. Ни өчен шундый сәер кушамат тагылган аңа дисәгез, минемчә, моның берничә сәбәбе булгандыр Гордей илле биш-алтмыш яшьләр тирәсендә булдымы икән, кыяфәтенә, йөреш-торышына карап, төгәл генә аның яшен билгеләү һич мөмкин түгел иде! Гордей- Петр бригадасында Гофман мичләренә ташкүмер таратучы булып эшли Ике кеше машиналар ташып торган күмерне гади чыгыр ярдәмендә өскә менгерә. Мич өсләрендә тимер капкачлы йөзләрчә тишекләр бар. Гордей шул тишекләрнең җавапты хуҗасы Ул мичтә дөрләгән утларның хәрәкәте җаена өстән күмер i эшереп тора. Бу бик җаваплы эш! Элек кем булып эшләгәндер Гортей хәзереидә ул сизгер, сак колаклы, өлгер бер кеше. Ул мичтә гөжләгән \т тавышын тынлап, бу тишеккә күпме күмер кирәген төп-төгәл билгели! Ул бер минутка да утырып юра алмый, ут бер дәрәҗәдә көчле дә, тигез дә булырга тиеш. Утны артыкка җибәрсәң, күмер шлагы эреп, кирпечләр бер-берсенә ябышып каталар. Бу — мичтән кирпеч чыгаручылар өчен зур бәла! Бердән, шлак катнашып каткан кирпечләрне бракка чыгарып, бушаган карьерларга илтеп күмәләр. Күпме көч. вакыт сарыф ителә! Ләкин Скороходовта Гордей эшли башлаганнан бирле цехта ямьсезлек булганы юк икән!. Өстә җил. андыймондый гына җил түгел, төрле яктан һич тукталмыйча үтеп, сызгырып торган җил. Мич кәрнизләре ачык, тышта тып-тын булганда да мич чарлакларында җил уйный, җил күмер тузанын кузгата, күмер кисәкчәләре биешеп, бөтерелеп өермә ясап кына торалар. Гордей бүген каптеркадан өр-яна чалбар, френч алып кисә дә. мунчада юынып тәнен чиста ыштан-күлмәк белән иркәләсә дә. ике-өч көннән аның кием-салымының карар җире калмый. Аның өс-башы да. юньләп кырылмаган, каты төкле ияк-яңаклары да үзенә бер төрле күмер тузаны белән каплана, кап-кара котсыз баганага, бакча карачкысына әйләнә адәм баласы Әнә шул кара багана булганы өчен Кардинал дип атаганнармы аны?.. Кардинал биек буйлы, төп-төз гәүдәле, текә муенлы кеше. Йөргәндә тезләрен чак-чак алга ыргытыбрак, кин-кик атлап йөри. Бер чак га да ашыкмый, саф-саф эшкә барганда яки кайтканда ул иң артта була. Конвой күпме сүкте аны. күпме каргады, мылтык түтәләре аның җилкәсен ничаклы төйде, этләр селәгәйле, очлы тешләрен Кардиналның нык. тимердән коелган балтырына ничә тапкыр батырганнардыр, ләкин Кардинал сүзен бирмәде, гадәтен үзгәртмәде. Ул һәрчак колонна сафларының иң артында, берүзе диярлек барды. Аны куркытырга теләп. Җиз бүкән конвой башы карабиннан атып куркытмакчы булды, пулеметган ут сиптереп бакты. Кардиналның төз гәүдәсен иелдерә алмады, горур баскан муенын сындырырга кодрәтеннән килмәде. Җыр-моң сихереннән айнып, хатирәләр томаны таралгач, як-ягыма карасам., ишек тирәсендә шым гына, моң гына Гордей йөреп тора. Туктамый ул, йөргәндә дә шулкадәр тын. чалның кара гәүдәсе үтә күренмәле кебек Ул аякларын идән такталарына басып түгел, һавага күтәреп, Петр чыгарган моң дулкыннарына буйсындырып атлый кебек Әнисенең сурәтенә борылгач. Петрның җыр-монына сагыш, сагыну өстәлгән кебек иде. Гордей керен йөри башлагач, аның кылларыннан ярсулы авазлар түгелә башлады. Есенин шигырьләреннән күчте музыкант. моңарчы ишеткәнем булмаган, ләкин үтә тәэсирле лагерь җырларына күчте Тоткыннар кулында мин байтак музыка кораллары күрдем. Бу турыда алда сүземне әйтермен әле. Әмма бүген, шушы ярым эңгерле почмактан ургылып чыккан гитара, тоткынның аһ-зарларын, сары сагышларын. кара кайгыларын һич яшермичә яңгырата торды Петрның әнкәсе кем икәнен, исән булуын моннан соңгы очрашуларда да белми калдым. Петр үзе турында сөйләргә яратмый иде Үзе турында сөйләргә телен ачкан тоткын әнкәсен искә алмый каламы соң?! Ә Гордейнын язмышы чәбәләнешләрен берәүләр белә икән, миңа да җиткерделәр Чиктә, Көнбатыш чиктә застава башлыгы була Гордей, майор. Сугыш башлаш аштың беренче таңында ук немецларның һөҗүмен кабул итә. чигенми, бирелми' Алар, күбесе коммунистлар, комсомоллар, тылдан ярдәм килүенә шикләнмиләр лә. тәннәрендә җаннары, беләкләрендә коч барында аяусыз сугышалар Тик җан белән генә, күкрәк көче ярдәмендә немецның аждаһадай ыжгырып килгән танкларына каршы торып буламыни?!.. Заставадан нибары ике кеше исән кала Берсе солдат, икенчесе Гордей Үзенә әсирлек ниләр күрсәтәсен чамалый Гордей һәм өс-башын алмашып, солдат гимнастеркасы. чалбарын кия Ләкин теге солдат... Гордей аның яраларын кат-кат бәйләп, авызына су салып торганда командирын ашыгып-ашыгып сата!.. «Майор ул. командир!» дип пышылдый һәм шунда җаны чыга. И ходаем, шундый каргалган әҗәлдән сакла! Хыянәт иткәндә җаның чыккан солдат! Син үзеңнең командирыңа ничаклы җәза, бәлаказа өеп китүеңне тәмуг утларында янганда аңладыңмы икән?.. Гордей әсирлектә. Ходасына мең шөкер укый Гордей, әле ярый, җәйге каникулларга дип укытучы хатынын, биш кызын ерак тылга озаткан була. Әгәр алар да монда булса... Кызлары яшь-яшен .. Алай да, немец солдатларының яшь кызларны аяганы бармыни?.. Әсирлектә Гордей. Кирәк чакта, застава канга тузып ятканда ярдәм кулы сузучы булмаса да. Гордейнын әсирлектә икәне бик гиз фаш була... Гаиләсенә барып ишетелә. Укытучы хатынын дөбердәтеп мәк гәптән куалар. Олы кыз комсомол яшенә җитә. Комсомолга керер өчен әткәсеннән баш тарта, әнисенең фамилиясен ала. Икенче кыз техникумга кергән чакта әтисен хөкем итеп: «Ул минем әтием гүгел, ул хыянәтче!» дип кычкыра. Әнисе дә, калган кызлар да аның бу адымын хуплап каршылыйлар. Кызлар үсә тора, совет чынбарлыгы аларны берәм-берәм йота тора. Хатыны, үсеп-исәйгән биш кызы да баш тарталар Гордейдан!. Илгә кайтып: «Инде куаныр чак җитә!» — дип мең мәшәкатьләр аша өенә, гаиләсенә хатлар язса... «Бу адрес буенча сез телгә алган кешеләр яшәми». дигән җавап ала. Ә кул язуы хатынныкы! «Мәңге ташлашмабыз!» дип күпме кайнар антлар эчкән Оляныкы. Олы кызына язып карый Гордей, уртанчысына, кечесенә, иң сөекле төпчегенә ялынып-ял- варып хатлар юллап карый. Ахырда Олядан кискен җавап хаты килә, һәм бу җавап трибунал игълан иткән егерме биш ел тоткынлык хөкем карарыннан да усалрак, явызрак була. Гордейнын барлык балалары. Ленин-Сталинга тугры калырга теләп, «хыянәтче» әтиләреннән ваз кичәләр... Мин боларны соңрак белдем. Шәүлә кебек тавышсыз, сагышлы моң кебек тын гына йөргән Гордейны Гофман мичләре өстендә, күмер тузанын җил өерләгән чарлакта күз алдына китердем. Тирә- ягында уннарча кара авызлар.. Аларның тимер капкачларын ача да Гордей, шыбырдатып күмер агыза башлый Күмер белән үзенең кара кайгысын, сары сагышын агыза.. Күмер бетми, аны җитез егетләр ташып тора. Кайгы да китми, ул шунда, күктән-җирдән аның күңеленә туктаусыз явып тора сыман, һәр кара тишекнең исеме бар. Бусы, иң нык дөрләгәне Оля... Икенчесе олы кызы, зәңгәр төймәсе Лила Өченчесе уймак иренле, бит очларына сөйкемле чокырлар кунган Настя Алар әле мичтә ут дөрләмәгәндә кара күзләр булып астан аңа карап яталар. Нурлары сүнгән, караеп калган бәхетсез күзләр! Ниһаять. Гордей сихерче сыман утны арлы-бирле күчереп йөртә, берзаман күмер тавыш бирә, шаулап-гөрләп яна башлый. Яна. яна!.. Гордейга карап кабынган утлы күзләр аны көйдерәләр... Гордейның бернинди үлчәүләргә сыймаслык хәсрәтен мин Актаста чакта ук тәмамысы аңлап җиткердем дип кыеп әйтә алмыйм Тәңрем! Бу тирәнлек, ләкин әле тирәнлекнең төбенә төшеп җитә алганым юк. мина соңрак, үзем дә бала-чага үстереп, алар аша кайгы-хәсрәтнең яңа яңгырашларын татыганнан соң гына килде. Мин киткәндә яп-яшь калган, кайтканда нык ук таушалып, картаеп каршылаган әти-әниемнең мәңге юылмас җыерчыкларын күргәч кенә ата-апа һәм балалар мөнәсәбәтенең йөрәк түрен яулап алган шатлык-хәсрәт икәнлеген аңлагач кына килде... Гордей мине күрде, мин аны Ни уйлады икән кара Кардинал минем хакта? Язмышы кара буяу булып чолгаган бу озын буйлы, горур муенлы урысның кара күмер тузаны сеңгән чиста’ кулларын ник бер тапкыр да кысмадым икән!. Үкенечләр күп, үкенечләр аяусыз Шуны да өстим: үкенечләр гомере әз калган адәм баласына килә, диләр. ' Кыйгак. кыйгак каз кычкыра. Әллә безнсн каз микән9 Җырласам җылыйсым килә — Әллә гомерем аз микән?' Яшьлегемдә шушы җырны Александра Михайловна Ямашева гомеремнең боек җырчысы җырлый торган иде. Ә Петр Петр Скороходов егерме яшьләремдә мон төягән арбасын дөбердәтеп, көмеш яллы тул- парыя каулыйкаулый минем дөньяма өермәдәй керде дә. бүгенгә кадәр чыгып китә алганы да юк . Миша Пермяков белән урысның «шук улы» Митя Шорохов Ток- маковны юк итәргә җыенганда киңәшкә миңа килделәр. Нигә минем янга? Бу беркем лә аңлатып бирә алмаслык сер. Бәлки алар бүтәннәргә дә әйтеп караганнардыр? Бу да сер. Атна саен диярлек үткәрә торган моң сеансларына шаһит итеп нигә мине чакырды икән Петр’! Бу ла сер булып калды Керем Петр янына, сәгатьләр буена Есенин белән, лагерь җырлары белән сихерләнеп утырам, ләззәтләнәм. Күптән түгел генә заманыбызның зур шәхесе, бөтен күңелле Шәриф Хөсәенов белән очраштык Ул һәрчак үзен һич көтелмәгән, яңа яктан ачып күрсәтә торган тынгысыз җан. кактус урманнары арасыннан балкып килеп чыкгы да Есенин шигырьләрен япан укый башлады. Ике-өч юлны ул укый, мин эләктереп алам да китәм. Ул укый, мин ялганам Бераздан Шәриф тыелды, аның бер эштә дә беренчелекне биргәне юк. Шәрифем яратып, онытылып Мандельштамны япан укырга тотынды. Есенинда биреш- мәсәм дә. Мандел ьшгамда чүктем. Бу ике бөек шагыйрьнең исемнәре һәрчак телемә генә түгел, күңелемә эленеп торсалар ла. мин Козлов- Куманскийның уртакул шәкерте булып чыктым Мандельштамны белүем җәһәтеннән Шәрифнен исен китәрә алмадым Сергей Есенинның тормышы бик фаҗигале тәмамлана. Тормышын фажигале тәмамлаган кешеләрнең соңы табигатьнең иң олы. һичбервакыт ачылмас сере ул. Дүртенче класста укыганда Югары Багражда яшьтәшем үз-үзенә кул салды Ундүрт яшендә совет властена, коммунистик режимга каршы күтәрелә алган Мари ягы Чсдроял авылы егете Мөзәкир Хәкимов фаҗигасе мине соң дәрәҗәдә тетрәткән иде. Совет властена, большевик- коммунистлар режимына, хаксызлыкка. кимсетүләргә бүтәнчә протест таба алмаган гатар баласының бөеклегенә багышланган әсәремә укучылар да. тәнкыйг ьчеләр дә тиешле бәяне бирә алмадылар Иң аянычлысы сигез балалы Фәтри агайның үзеннән дә. балаларыннан да. авылдаш- якташ ларыннан да бер генә хат кисәге дә килмәде Татарны яклау юлларын эзләгән, татарны жәлләп сыкраган әдипне татар үз игә алмады. Хәзерге акыллы башлар. «Фәләненме елларда Маркс-Энгельс-ЛенинСталинныц явыз тәгълиматларына нигезләнеп корылган концлагерьларда фәләп-фәләп сандагы тоткыннар булган», дип шалт-шолт чут төймәләрен са.гып. кнопкаларга басып чутлап утыралар. Ләкин Ленин- Сталин корбаннарын санап-хисанлап чыгару мөмкинме соң? Санаучыларның пн аегы һәм кыюы Антонов-Овсеенко әлеге корбаннарның санын 100 миллионга җиткерсә дә. актыккы сүзне төгәл әйтә алмаган Гаилә башлыклары, ата-аналар. әби-бабалар улларын-кызларын ГУЛАГ йоткан адәм балалары шулай ук тоткын булмадылармыни? Ишек шакылдауга куркып уянып, яман тешләр кочагында интегеп, һәр кыштырдаган яфракка баш иеп гомер кичкән ксмсәләр шул ук камалган хәлдә яшәделәр ич!.. Күпме алар, а гар гүккән каннар күз яшьләрен, әрәмгә киткән көч-гомерләрне санарлык фән яки үлчәүләр бармы соң?! «Шахтер егет күмер чаба, кемнәр ала исәбен?» дигән татар җырын авыз тутырып сәхнәләрдән җырладык Ә бүтән бер җыр. халык арасында тавышсыз гына җырланган бер җыр мәгънәлерәк. акыллырак түгел- идемени?» Юлбашчыбыз башлар чаба, кемдер ала исәбен!» дигән җыр 17 Татар бар җирдә хәтәр бар. Халык макале: арихны Һәр очракта да, җиңүчеләр яза. Тарихта җиңүче булып саналган дәвер дә туктамый, берөзлексез яза. Язган саен аның тотанаксыз фантазиясе әрсезләнә төшә, комсызлыгы арта, ул җиңелгәннәрне һәр сүзе саен түбәнгерәк төшерә. Җиңүчеләр җиңелгәннәрнең хәтеренә хуҗа булалар да тарихны учларында йомарлап тоталар. Урыс тарихчыларының күпчелеге татарны таптап, ялган, күз буяучы тарихны иярләделәр. Тарих дигән фән — сатлык фән ул. Мин аның җиңүчеләр язган өлешен әйтәм. Әйе. татар тарих дәвамында үз эзен калдырган — аны тарихчылар бозганнар. Әйе. татарның яшәү юлында бөек эшләр дә. олпат кешеләр дә булган. Аларын оныттырганнар. Әй- тегезче, татар тарихының асыл ирләре, зирәк ханнары, мәшһүр сәүдәгәрләре булып та, шуларның ничәсе бүгенге адәмнәрнең аңына барып җиткән? Олы Мөхәммәтне беләбезме без. бөек вә гайрәтле Кол Шәриф хәзрәтләрен яд итәбезме?.. Моңарчы татар тарихы урыс тарихының кара күләгәсендә генә барды. Татарның үз үсешен, үз гореф-гадәтләрен, татарны татар итеп яшәткән изге кануннарын без санламадык, сайлатмадылар. Татарны татарга тоташтырган жепләр—тарихи сәхифәләр урыс былчыраткан пычрак эчендә күмелеп калдылар. «Ханнар— җүләр» булды. Вәзирләр — төнтек. Имамнар — исерек, диндарлар — тиле-миле. Сәүдәгәрләр комсыз иде. Ягез. урыс язган, хак дип безне ышандырган тарих сәхифәләрендә татарны ичмасам бер тапкыр булса да акыллы санап мисалга китергәннәрме? Юк андый сәхифәләр. Шуңа күрә татар милләтен астыртын юк итә килгән, татарга татарны ерткыч, кансыз дип ышандырган большевиклар мәктәбе, милләтнең хәтерен томалап, аны упкынга илтә торган тар сукмакка этеп төшергән. Хәлбуки, татарның тарихи үз юлы, үз табышлары, дәүләтчелеге, дәүләтне төзи алган, саклап калган асыл ирләре — акыл ияләре, батыр яугирләре, зирәк имамнары булган ич!.. Әгәр урыс сызган, урыс чикләгән сукмактан татар ягына чыгып, аңа дөньяга тигез караган Тәңребез Кояшның нурларын мул юнәлтсәк, без бөтенләй башка тамаша күрербез. Урыс фән дия икән, без Каюм бабабызны Ломоносов янәшәсенә бастырып чагыштырырга тотынабыз. Мәрҗани хәзрәтләрен дә без урыс тудырган тарихи шартларда, урыс татарга калдырган тар мәйданчыкта аңларга тырышабыз. Бер генә минутка урыс тарихын онытып торыйк та татар язмышына ачык күңел, хак күз белән карап алыйк Юк ди Ломоносовлар! һәм алар татар өчен булмаганнар да. Урыс татар тарихыннан тыш та яши ич әле! Нигә без урыс тарихына авыр йөк булып ияреп барабыз? Урыс тарихы —үзе дә хәлсез тарих, яулап алучылар, кан коючылар, җан кыючылар тарихы гына ул! Татар тарихын бүтән халыклар тарихына янәшә куеп, ләкин бүтәннәр кануныннан аерып, үзбаш карарга кирәк. Тарих «татар бар җирдә хәтәр бар» дип татар халкының кискен, дуамалрак, көчле холкына гына ишарә итмәгән, ә бәлки аның эшсөярлеген, туган җирен яратуын, ил сакларга дигәндә гаярьлеген дә билгеләгән. Әгәр без татар тарихын аерым юлга төшереп, татар фәнни зарурлыктан чыгып ачарга тотынабыз икән — олпат ирләребезнең. ханнарыбызның, имамнарыбызның урыннары шунда ук үзгәрәчәк, алар асыл мәсләкләре белән халкыбызның йөзен нурга күмәчәк. Урыс шовинистлары аршинына сыймаган гамәлләр зураеп, бөекләнеп калачак. Кызганыч, әле без татарларның татарлыгын бүген дә ача алмыйбыз. Хак. бүгенге бөек (нәкъ менә бөек, илаһым!) Шәхесләребез без наданнарны хак юлга өндиләр, милләтнең эчен-тышын хасыйл иткән гамәлләрне өстеТ өсте ачарга талпыналар. Ләкин аннан-моннан заманча ямаштырган тагарлар кайчан бу гамәлләрне үзенеке игеп санар ла. бала-чагаларын шул юнәлештә тәрбияләп тагар булунын һичбер кимлеге юклыгын сеңдерер?.. Минемчә, бу көнгә каләр ике-өч буын татарлар жир йөзеннән үтеп китәр әле Сон булса ла. ун булсын' Төрмә юлларында мин татарларны күп очратмадым. Актаста да әз иде алар. Хәтеремдә калганнардан. Морт районыннан бер өлкән генә татарны очраткан идем. Сынар күзле, тәбәнәгрәк крестьян иде бу кеше. Якташлыкка нык тартыла торган, кыю гына, көчле генә адәм иде. Күзен кайда чыгарганнардыр, без андый тирәнлеккә төшеп җитә алмадык, аерылыштык. Актаска Куйбышев тан бер яшь кенә, кара-чутыр тагар килеп чыккан иде. Әзрәк «благнойланган». урыслаша язган бу егет татар сүзләрен кыстырып-кыст ырып куеп кына үз милләтен сиздерә торган иле Арча районы Чокырча авылы егете, шәфка ть-мәрхәмәт иясе Әхмәтзыя Гыйльметдинов белән Актаста кыска гына арала танышып, дус- .лашып өлгерсәк тә. аны озак тотмадылар. Карат анда тирәсендәге бүтән зонага алып киттеләр. Алай да без тиз-тиз языша башладык, язмалар арасында Әхмәтзыя кардәшемнең ике-өч хаты сак танырга ла тиеш иле эзләгәндә хатларнын берсен таптым Адресы “Каратанда. 6. п я 419 I «1»0» дип теркәлгән иде «...син Волынкага киткәч, минем янга Мансур килде. Икебезне дә тизлән Караганда!а күчерделәр. Япан жалобасы файдага чыкчы. ул тәмам котылып, кайтып китте. Мин һаман ла ягам... Үзем лә жалоба язган идем язуын. Ьез лә бит юктан гына утырабыз. Хәзер жавап ко ген зар-интизар ягам. Жалоба язып, помилование белән бик күп кешеләр китә. Үз хәлен ничек? Мансурнын әйтүе буенча, син лә әйдә булырга тиеш. Әгәр өйдә булсам, әти-әниенә, туганнарына миннән куп сәлам лиярсен. Хәзер без — загар егетләре монда бик күп. Мансур тан бүген кайтып жизүе турында хәбәр алдым. Сөенеч! Бу хатны ала калсагыз, жавапсыз калдырмассыз. Үзем бераз авырып торам. Сагынып хат котеп калучы густын «Әхмәтзыя». Тоткын гузганак-чалмабашнын жил кузгаткан парашютлы бер орлыгы ул. ул һәрдаим көтелмәгән сәяхәттә, күнелгә нык кына керен утырган якыннарның сурәте дә яши-яши тоныклана. Әхмәтзыя белән танышлык га сүнеп-сүрелеп туктаган Гәрчә ул үзенен сонгырак бер хатында мине «онытмаслык якын дусты» игеп тануын яза Кем белгән, һәммәсе Хода кулында, бәлки илтифатлы, кече күңелле. чын татар баласы Әхмәтзыя ла донья куйгандыр инде.’ Исән икәнссн сәламемне кабул ит. дөнья куйсан авыр туфрагын жиие.т булсын* Мин алларак «Акгас зонасында биш татар илек дип искәртеп үтсәм дә. асылда без алты жан идек ГажәП, юри чакырып китергәннәр лиярсен. татарпын гөп төбәге Казаннан мин берүзем булып, бүтәннәр төрле бакчаларда шытып, урыс-улак арасында яшәт әп бичаралар иде Кемнән башларга дигәндә, сүземне әүвәлдән элек Абдул ла А.ти- казыга юнәлтимче. Әтисе черкас, әнисе татар Аблу.тланын. у т Япониядә гуган. шунда (ялгышмасам!) татарча жиле класс тәмамлаган Япониянең чын шпионы булган, ике тапкыр Расой чиген үтеп нидер кылган, өченчесендә урыс разведкасына кулга төшеп, озак срокка төрмәгә ябылган иле Черкасларча тукмак-бөкре борынлы, озын, калын бәдәнле бу егет саф татарча, урыс сүзләрен кыстырмыйча сөйләшә, йөзе ачык, күз.тәрен- пән акы т. коч бөркелеп тора иде Карат айлата сонт ы сәяхәтемдә форм улярын табарга омтылган икенче кеше ул иле “Карарга теләгән». шм чөнки Абдулланы ла ярым-йорты тына белеп ка тлым. ют арыла әйткәннәрем лә әллә ялган, этлә чын, бу мәгълүматлар зонада чүпрәсез лә күпереп сәяхәт кыла торган тадәти «параша» тар юк-бар сүзләр генә иле И т те дүртенченең көзендә Чиләбе төрмәсендә Ходу т танып сердәше якын дусты Сергей Курскийны очраткач, (чын исеме Дима) сүз арасында кылын тарткалап карадым. Әмма иреннәре мәңгегә пичәтләнгән серле Дима да ачылып-чәчелеп китмәде. Саубуллашканда, кара күзлеген елтыратып. әмма арык көчле кулын бирде дә. болай диде: «Сезнең бабаларыгыз. борынгы болгарлар, саубуллашканда болай дигәннәр: «Дом твой мал. Земля Аллаха велика. Помни- может встретимся!» Шул алдагы очрашуларда Абдулла Аликазы турында чынны сөйләргә теләдеме Курский?.. Ишарәсен аңлап бетермәдем. Бик теләсәк тә, очраша алмаган булыр идек... Чөнки Диманың да. аның белән бик олы эшләр башкарып Рәсәйне генә түгел, дөньяны таң калдырган кешеләрнең язмышы аянычлы бетте дип беләм. Абдулла мине яратты дип раслый алмыйм, чөнки аның өчен мин дә шикле, җилбәзәк бер малай-шалай идем әле. Аның беренче һәм нык сеңгән сыйфаты — җитдилек иде. Ул үтә җитди башлар белән генә очраша, японнар белән туганнарча күрешә, сөйләшә башласалар моңарчы сүзгә саран, һәр сүзне алтынкөмеш бәясенә чыгара торган Квантуя армиясе офицерлары да авыз ачалар, гөргөр килә башлыйлар иде. «Ни сөйләшәсез шул кадәр бирелеп?» — дип Абдулладан сорамадым, кызыксынырга курыктым. Уен түгел, минем каршымда көчле бер империя хезмәтчесе... Ә мин кем аңа?.. Карагандага сәяхәтемне «Идел» журналында бастырып чыгарган идем, анда Абдулланың бер төркем тоткыннар белән зонадан качарга җыенуын да теркәдем. Качарга җыенуын алдан ук белә идем... Ничек, каян белдем икән, чордашым Мәскәү студенты Анатолий Кузовкин сиздердеме—хәзер берничек тә раслый алмыйм. Абдулланың эшләренә дә, күңел хәзинәләре арасына да үтеп керә алмадым, мәгәр үкенмим. Үзен әз белүем дә миңа аны олыларга, иң якты хисләр белән яд итәргә комачауламый. Кайчагында, адәм баласын ныграк белгән саен, аңа хөрмәтең кими төшә. Ходай сакласын... Үзе: «Мин татар!» дип горурланып сөйләгәч, бүген мин аны татарлар арасына кертеп исәплим. Бөтендөнья татар Конгрессына Япониядән кунак булып килгән татардан Абдулла Али-казы хакында озаклап сораштым. Абдулла югала торган зат түгел, әгәр исән икән, японияле кунак аны белергә тиеш иде. Кызганыч, аның Абдулланы күргәне дә, ишеткәне дә булмаган! Мигдәт Динмөхәммәт улы Сәләхетдинов бүрәнкә авызлы, киң авыш маңгайлы Ярыслау татары. Марҗага өйләнгән булса да. әле татарлыгы чыгып бетмәгән, күңелле генә кеше. Казан консерваториясендә бераз вакыт укып алган, җырлаган. Ләкин Актаста чагында озын-озак вакытлар бер һаваны сулап яшәсәк тә, җырлаганын ишеткәнем булмады. Күзлек кия. Актае поселогын салалар, бригадир. Зонада аны Дмитрий Николаевич дип йөртәләр. Татарлыгы шул, икенче бер кардәшебез Фәй- зрахман атлы өлкән татарны вакыт-вакыт чакырып алып Корьән укыта, чәй белән сыйлый. Үзе дә тәкъва кыяфәткә кереп, картузының козырегын артка күчереп чүгәли, Фәйзерахман укыган саен, күзләрен йомып, «амин!» дип раслап тора. Мигдәт заманча яшәргә тырыша, күзлек тәртәләрен ак җеп белән тарттырып бәйләп куя да баскетбол уйный, футбол тубы артыннан тирләп-пешеп чаба. Табынганы хатын-кыз дисәм... ашыгычрак булмасмы?.. Өйләнгәч хатыны белән ничек кети-кети уйнауларын, нинди рәвешләргә кереп бетеп караваттан идәнгә, идәннән караватка тоташкан «утлы сәяхәтләрен» тәмләп, калын, сусыл иреннәрен ялый-ялый сөйли торган иде. Исемдә... «Балдыз бар иде минем. Балдыз — бал. балдыз — май диләр!.. Иртүк килә бу. хатын эштә, мин караватта радио тыңлап ягам Керүе була, караватка минем янга ташлана!.. Яшь, сылу, татлы! Иң әүвә.т мин аның тез асларын күреп шашындым... Валлаһи, әллә нинди сихере бар балдыз тез асларының! Мин үреләм — ул чикылдый! Чикылдаса да кочагымнан чыкмый. Карыйм... юбка астында бер нәрсә юк моның! Әһә, димен, бу болан баласының күңелен почмакландырырга вакыт җиткән икән! Тәвәккәлләп куенга алдым моны... Җылар микән, рәнҗер микән дип көтеп торам, ә ул авызын гына җыра!.. «Синең шушы эшеңне мин әллә кайчаннан көтеп йөрим инде», ди. Аңласаң аңла, анламасан ят та үл . Сәер җаннар алар хатын-кызлар!..» Шуннан ары ни булганын сорарга да өлгермим. Мигдәт тәмле сүзен дәвам итә. «Апалы-сеңелле минеке булдылар. Икесе белән дә яшәп ятам. Апасы сизгәндерме-юктырмы, сеңлесе әрсезлек ю аны уздырды. «Аер апаны, минем белән никахлаш, бергә яшик!» дип җаныма корт булып төшә. Безгә, мөселманнарга, ике хатын белән яшәү фарыз, дим. Аңа да риза...» Мигдәт эшләгән зона хатын-кызлар торагы булган землянкаларга янәшә генә иде. берзаман. йортларның этажлары үсә башлап, коймалардан биегәйгәч, иратлар тәмам котырып китгеләр. Хатын-кызлар да әкәмәт, өсләрендә аны-моны гына калдырып чишенеп ташлыйлар да көнгә чыгып, ирләрнең күзен алаландырып, йөрәкләренә ут кабызып газаплыйлар иде. Ярыслау татары. ике хатынга өйләнгән шәп егет кызып-кызып. шашып-янып Львов кызы Ольга Омелян белән языша башлады. Мин «хаг ташучы». Көн саен язышалар болар, язган хатлары яртышар кадаклы була, каян сүзен табалар да. каян язып өлгертәләр диген! Икесе дә көнче, атнага бер пыр тузып талашалар. Оляның ялгыш кына бүтән ирләргә күзе төшсә. Мигдәт буран уйната Инде гуры китереп эндәшсә, җир тетри, күкләр ишелеп төшә. Ай белән Кояш та чырайларын сыталар. Мигдәт белән еш-еш очрашабыз, хат тапшыру, хаг аласылар бар. әмма ләкин уртак нинди сүзләр булганын да. нинди фикерләр аша аралашып яшәвебез дә истә калмады. Мөгаен, шул бер тирәдән хатын-кыз гайбәтеннән ары кит- мәгәпбездер. Очрашсак, мин тыңлаучы. Мигдәт исә хатын-кыз холкының профессоры, асыл зат хисләренең академигы миңа авыз да ачтырмый торган иде Ничек аерылт айбыздыр, ни өчен Олы а Омелянның хатлары миндә калган... хәтерләмим Мөгаен, ул миңа Львов кызының хатларын сакларга кушып этапка киткәндер дә. «адресымны салырмын!» дигәндер... Хатлар миндә калды, адрес килмәде, хатлар миңа иярен, хәзер дә исән-сау сакланалар. Аратирә күз төшсргәләсәм дә. хатларны укып чыкканым юк . Чөнки аларда Лена язганнардагы кебек боек хис тә. матурлыкка омтылу да, сафлыкны сагыну да юк Үзара талаш, көнләшү, ваклык тулып ята хатларда. Ике түгел, өч. дүрт хатын алса да. Ярыслау татары чын бәхетне татый алдымы икән! Оля срогын тутырып иреккә чыкты, аны Караганда тирәсенә. Осакаровкага сөргенгә озаттылар Ул анда барып, сыер сава башлаган Мигдәт: «Көт. мин синең яныңа кайтам!» дип вәгъдә арты вәгъдә сырласа да озын телләр гайбәт елт асын Осакаровкадан Акгаска борын җибәрделәр. Оля хакында кара хәбәрләр килеп иреште. Мигдәтнең, бүрәнкә авызлы, кыеш маңгайлы тагар баласының тешен шыкырдатып, йодрыгын йомарлап, ярсып йөргәннәре хәтердә. Мигдәт асылда татар түгел иде инде, аннан татар калмаячак та Фәйзрахман абзый тумышы белән Горький өлкәсеннән булса да, мишәр кавеменнан түгел иде. Дөнья йөзенә рәшәткәле тәрәзәләр аша гына карап җыты чыккан бу татарның чыраена карарга куркыныч иде. Борын очы юк. колак бөтеркәләре өшеп төшкән Ә бит оч тары учак янында пешеп ялтырапкуырылып тартылган. Суык белән эссе бичара татарның чыраен алмаш-тилмәш үзгәрткәннәр. Әз-мәз мәдрәсә күргән, зиһенле генә абзый сөйләшкәндә гарәп, фарсы сүзләре кыстырып җибәрә, «гыйлем» булуы белән горурлана, мөселманча инсафлы яшәртә тырыша иде Мигдәт янына Коръән укырга килгәндә өсте-башы юылган булыр, ничек юнәтә алгандыр, ара-тирә аннан хушбуй исе дә килен киткәли иде Сөйләшер ургак сүзләр күн булмагандыр инде, барлау вакытларында мәйданда бер-беребезне очратып, хәл-әхвәл сорашабыз да вәссәләм ■ атын бер карт бар иде гонада Умеров, бусы Әстерхан татары, каланың татар бистәсендә яшәгән. Тукай урамында. Азия кешеләренә тарткан бу татарның ике кулы да калтырау иде. хат га яза алмый. Хатларны мин язып тора илем, ул әйтеп тора Туган жирен. Идел киңлекләрен, татарларны бик нык сагына иде Умеров1 Гаҗәп инде, билләһи! Йөзләгән украиннарның исем-фамилияләре хәгеремдә. урыс-улакның күпмесен исемдә тотам. Умеровнын исемен. Фәйзрахман агайның фамилиясен истә калдырмаганмын! Умеров белән без бер ара бергә ашап та яшәдек. Бергә дип. ризыкны мин юнәтәм. ул эшкә йөрми, чыкса шул ихата эчендә кар көрәп, җәен тузан себереп, чәчкә түтәлләренә су сибешеп йөри Инде безнең хәлләр аруланып, зонада үз ризыгың белән ашлар пешерергә жай чыккач, ул мине аш-су хәстәрләп каршы ала. Карт булса да өсчә, вагонканын икенче катында иде Умеровнын урыны Мин дә аның янына менеп кунаклыйм. Күңелле генә, тар мәсьәләләрне кузгага-кузгата сөйләшәбез. Хатларны жыларлык итеп, күз яшен чыгарырлык кызганыч сүзләр белән тутырып язсам да. У меров- ка посылка килгәне булмады Картка да ризык жигми. шуның өчен ул гел мина тартылды, байтак вакыт миңа сыенып яшәде. Хат букчаларына ничә тапкыр адресын үз кулым белән язсам да. йорт номеры онытылган.. Ач яңаклы, күсә бу абзый әсирлектә булып күп нужалар күргән татар булса да. үткәннәре хакында авыз ачканын ишетмәдем. «Бишенче татар», дип санадым да. күңелем өшеп, җаным сулкылдап алды! Озак кына Актаста. бергә-бергә яшәсәк тә. бишекчебезнең исемен лә. кем икәнен лә. каян булуын да белми калдым. Сәер кеше илеме ул? Мөгаен, юктыр Килеш-килбәге дә. акылы-фигыле дә кешечә, гади булгандыр аның -Бишенче» белән мине Фәйзрахман абзый таныштырды Инде кавышып, байтак вакытлар бер-беребезне белгән хәлдә яшәп ятканда. ял көннәремнең берсендә ул ялтырап ябышкан маңгай җөйләренә уч гөбе белән чәп иттереп сукты да: «Зонада тагын бер татар егете бар ич әле!» дип куйды. Киттек. Егег шахтада эштә икән. Мин ниндидер эчке шөбһә, чамасыз кызыксыну белән шахтада эшләүчеләрнең кайтуын көтеп алдым. Әйттем ич. шахтаның әле төп стволын гына казып төшәләр, як-якларга забойлар сузарга керешеп киләләр, иң пычрак эш. җир асты сулары җитез, аяусыз, адәмнәр көне буе дымда, сазда, тоташ сибәләгән яңг ыр астында. Су әрсез, тәнгә үтә, күлмәк-ыштаннарны юешли, тоткыннар юештә калтырап, суыкта дерелдәп, эсседә парлы дымнан тынчып кайталар. Мин кергәндә бригада, яңарак кына тамак туйдырып, эштән кайткан иде. Кием алмашалар, тишек ботинкаларның табаннарын кагалар. күпчелек топчаннарда ята-ята череп, муртаеп беткән матрасларга чалкан яткан да тәмәке пыскыта. Шау-шу. саңгыраулардай кычкырып сөйләшәләр, бүлмәне әче төтен тыгызлаган, юеш аяк киемнәреннән, оекбашлардан бөркелеп чыккан исләр борынны ярлы. Зонада мондый секция бардыр дип уйламый идем. Кеше саны нәкъ бездәгечә булса да монда тыгын, һава җитми торган мәрхәмәтсез кысынкылык иде. Идән пычрак, анда да монда да су җыелып тора, почмаклар яшькелт мүк белән капланган, секция почмаклары кутырлы чир эләктергән дип уйладым. Икс атладым да туктадым, күзлегем пыялалары куе. ябышкак пар белән капланлы. Күзлегемне френч итәгенә сөрткән арада уңнан да. сулдан да иңнәре белән кагылып, таза-таза кешеләр үтеп китте. Мин: «Юри кагылалар'» дип уйладым. Күзлегемне борын өстенә атландырып, шактый эзләгәч кенә Фәйзрахман абзыйны күреп алдым, абайладым. Якынрак бардым. Фәйзрахман абзый янында утырган ак чырайлы, төссез кешенең кыяфәтенә, йөз сызыкларына карап, татар икәнлеген аңладым Коңгырт күзләре зур. зәңгәрсу пәрдә белән каймаланган. яңагына сары яткан бу кешенең миннән ике яшькә генә өлкән икәнен белә идем инде Мин ипләп кенә, егет ишетерлек итеп кенә: «Исәнме, якташ- дидем. -Кардәш!» — дип эндәшәсе калган, чөнки мин егетнен кай яклардан бу тарифларга килеп төшүен белми илем Сәламемне алмады, җавап итеп миңа түгел, Фәйзрахман абзыйга карады. Аның: «Ник алып йөртәсең инде бу чит кешене?» дигәп соравын мин тиз аңладым. Алай да. гәүдәсен., i,тиенә кагылмаска тырышып, топчан өстенә утырдым. Егет шәрәт.ц у гыра»| 26 оегын салган, яланаяк, чишкән аякчулары бозау чәйнәгән тастымалдай өзгәләнеп, аяк тырнаклары бөгәрләнеп каткан аяклары янында яталар. Фәйзрахман абзый сөйләшергә ни ярага торган чал—бүген тып-гын, әле арт чүмечен кашып куя. иңбашларын сикертеп уйната, сүзгә генә керешми, ул кыймагач минем авыз да ябык, хуҗа кеше, бишенче татарның күз керфекләре арган уклар булып секциянең байтактан юылмаган идәненә кадалган Әз утырдыкмы, күпкә түздекме, хәтерләмим Кемнәрдер ятакларына авып, яман сызгырып гырлый ук башлагач, хуҗаның Фәйзрахман абзыш а карап-карап куюын, җилпуч хәтле учы белән кысылган иреннәрен яшереп иснәп алуын күргәч, кузгалдык без. Егет сүз катмады, эндәшмәде, күзен дә күгәрмәде шикелле, топчанында шәрәкәй әрвах булып, без килүгә авырыксынып, яратмыйча карап калды EieiHe солдаттан трибунал хөкем иткән. Казармада аны-моны уйламыйча. бик бирелеп, онытылып автоматын чистарта икән бу. Эше бетә, автоматын кул очына күгәреп чисталыкны тикшерәм дигәндә . автомат көпшәсе диварга эленгән Сталин рәсеменә төбәлгән булып чыга Бер күтәрә егет, ике тапкыр тикшереп карый, старшиналары быжгак. бәйләнчек хохол була., һәм старшина шул кичтә үк: «Фәлән солдат юлбашчыбыз Сталинга икс тапкыр автоматын төбәде!» дип язып бирә. Ташта егетне кулга алалар, өч кон дигәндә хәрби трибуналның чираттагы утырышы «Бөек юлбашчыбызны yiepepra теләгәне өчен» фәлән-фәләневне егерме биш елга утыртып ia куя. Егерме биш елдан соң биш елга хокукларыннан мәхрүм итәргә, тагын биш ел сөргенгә сөрергә карар чыгара. Җәмгысы яшь солдатны утыз биш елга кешелек хокукларыннан мәхрүм итәләр Авызын ачып сүз әйтмәсә дә. ягымлы күз карашы белән иркәләмәсә дә. мин солдатны үгә нык кызганып кайттым. Яраттым мин аны! Солдат чыны белән, бар булганы белән татар иде! Әйтәм бит. мондый күзләр бары тик юаш таiарда i ына була. Эшкә, хезмәгкә яралган мондый көчле, эре-эре тамырлар йөгергән куллар гомере буе җиргә билен бөккән, күзен күтәреп кояшка карар: а вакыт төткәзмәгән татарда гына була. Буыннары, арык куна җилкәсе, аннанмоннан кыркылган такыр башы барысы ла татарныкы иде. Мин аның янына кергәләп йөри башладым Керәм. озаклап янында утырам, үзем хакында бер-ике сүз катам, өйдән посылка килгән сөенечле мәлләрдә аңа өлеш чьи армыйча калмыйм Белом, егет беркайдан, бернинди ярдәм алмый иде. Ничә кү з төшерсәң дә. тумбочкасы ачлык елда! ы бура сыман буп-буш Очы сыйган карандаштан башка берни юк анда. Егет күч тәпәчләрне нишләтә торгандыр, мин әтиләр җибәргәннән өлеш чьи арып, тумбочка өстенә куЙ! анда күз очында төшерми, күрми дә бугай ул мин китергәннәрне. Тыңлыймы-тынламыймы. мин аңа өзек- өзек хәбәрләр сөйлим, әти табигать килешләрен, илдәге хәлләрне саклык белән генә язгалап юра. күбесен егеткә дә җиткерәм Мина үзебезнең iarap янында утыру рәхәт, шарча авыз тутырып сөйләү күңелле, ул җавап бирмәсә дә. мин аның һәр сүземне аңлаганын күреп юрам. У пара егет, манма i иргә бата, сирәк йон йөгергән күкрәген салган күлмәге белән сөртә. Секция салкынында да тирли егет, мине тыңлый-тыңлый манма су була, яши-яши аның шул гадәтенә ш ыибар бирә башладым. Инде симез, былкын булса, мае эреп ага дияр идеи! Тәнендә карМ12. 33 Мөхтәрәм укучым! Теге яки бу милләтне тоташтан гаепләргә, тарих тирәли чыбыркылап куып йөртергә, бүтәннәрне түбәнәйтеп, татарны күккә чөяргә маташмыйм, аллам сакласын! Шулай да. күрше булырга урыс -' җайсыз халык. Әгәр Европадагы вак-төяк дәүләтләр урыс белән янәшә яшәсәләр, туймас империя аларны әллә кайчан кабып йоткан булыр иде. Фабрикант Энгельсның җимен ашап, империяләрнең басып алу сәясәтен «уңай күренеш!» дип тарихта беркетеп куючы Маркс табылмас идемени?! Урысның үз җирендә табигый байлыклар юк дәрәҗәсендә. Күкрәп иген үстерерлек басу-кырлары да аз булган аның. Тамаклары ачса. Болгарга яу чапканнар, мәгъдәннәрне таптырып, Уралны яулаганнар, һәр яуның икътисади максаты булган, шул максаттан чыгып урыслар җирләрен киңәйткәннәр. Сугышырга дигәндә аннан да гайрәтле халык юк! Яугир итеп урыс үзе басып алган халаекларның асыл егетләрен суырып алган. Урыс җире өчен дүрт йөз ел эчендә һәлак булган татарлар хакында авыз тутырып берәр сүз әйткәнебез бармы безнең?. Бу уйларга да мине Александр Васильевич этәрде. «Сталин үлеме ниндидер күләмдә безнең, хакимиятнең сәяси дошманнарының күзен капларлык дәрәҗәдә үзгәртсә дә, бел, ил язмышы нәкъ шушы канлы юнәлештә калачак. Мәшһүр тарихчы Костомаров: «Какими средствами государство образуется, такими впоследствии живет!»— дип әйтеп калдырган. Большевикларның нинди мәкерле юллар белән Рәсәйне яулап алуларын әле тарих ачык күрсәтер. Шундый итеп күрсәтер ки, халыклар шаккатыр, дөнья тетрәнер!. Октябрь — дөньяның иң хурлыклы, иң кара сәхифәсе ул. Нәрсә ул пролетариат диктатурасы? Тормыш кануннарын ерыпертып алга үткән, өскә күтәрелгән берәүнең чикләнмәгән власте ул. Ил каршында да. Алла каршында да җавап бирмәячәк явыз шәхеснең өстенлеге. Диктатура явызлыгының чиге юк. Власть адәм балаларын танымаслык боза, барыннан да бигрәк властька бозылган, бозыклыгы геналарында ук үрчегән явызлар килә. Күсе азынган корабларда шул хәшәрәтләрдән ничек-ничек котылганнарын ишеткәнең булмадымы?..» һәм Мерзленков миңа гаҗәеп гыйбрәтле бер кыйссаны бәян изде. Океандиңгезләрдә йөзә кораб! Трюмнарда ризык, су запасы. Барган саен үрчи күселәр, тәмам азына! һич котылмак әмәл юк. Уйлый-уйлый бер юлын эзләп тапканнар бит. әй! Ун-унбиш күсене тотып тимер чоланга тутырганнар, сусыз, ризыксыз калдырганнар. Ике-өч көн дә үтмәгән, тимер чолан эченнән шом яңгырый башлаган! Ач күселәр бер-берсен ашарга тотынганнар. Көчленеке замана, берзаман чоланны ачсалар. . көчсезрәк, җиңелгән күселәрнең калдыкпостык мәетләре арасында симергән, явызланган, аяусыз күсе-бүре утыра! Тешләре ыржайган, мыеклары тырпайган. Күсе-бүренс иреккә чыгаралар, трюмга төшерәләр. Бүтән күселәр ниндидер табигать кодрәте белән араларына күсе-бүре килеп керүен сизәләр дә берәм-берәм диңгезгә ташланалар икән! Үз ишләрен тыгынып котырган, исе, төсе, хәрәкәтләре алмашынган кардәшләренең ниндилеген чамалаган күселәргә бүтән юл калмаган икән инде. Күсе-бүренең булуы, барлыгы корабны дер селкеткән. Кан- яшь аша хакимият башына менеп утырган диктаторлар әнә шул күсе- бүреләр инде! Урыс тарихының иң зур өлеше бер-берсенең бугазын чәйнәгән патшалар хакындагы сөйләкләрдән тора. Петр Беренче арада аерым, мактаулы урын алган. Гади булган имеш, кара эштән хурланмаган, зирәк Пушкинга кадәр аны шигырьләрендә мактаган. Мәдхияләр укыган Пушкин. күккә чөйгән, Петрга шагыйрь күзе белән караган. Асылда Петр патша да, күсе-бүре булмаганмыни?! Явызларның явызы, кансызларның кансызы булган ул! «Создам новую породу людей!»— дип балтасын уңга-сулга селтәгән. Ленин да, кешенең табигый үсеш кануннарын ертып, яңа кеше коммунист ясарга керешмә.демени?! Гитлер да шул ук максатны куеп, гарихны үзенчә ермачларга тотынды ич! Нәтиҗәләр һаман бер төсле булды. Софияга ияреп. Петр режимына каршы чыккан стрелецларнын башын балта белән турап кем йөри9 Канга манчылган Петр үзе. Тарих, үз улын, йөрәк парәсен Иван Грозный гына кыйнап үтергән, дип тәкрарларга ярата Мәрхәмәтле Петр патшаның үз улын чарлап теге дөньяга озатуы хакында сүз кузгатмыйлар. Пушкин күккә чөйгән патша да газиз улы Алексейны кыйнап үтергән ләбаса! Җәллад кулыннан камчыны тартып ала Петр, «Начар кыйныйсың!» дип җәлладка шелтә белдерә һәм сөекле баласын уңлы-суллы яра! Ленин тәгълиматы һәм Петр патша галәмәтләре бер-берсенә ифрат якын торганнар Петр заманында сасы, дымлы казаматларда никадәр халык һәлак булганын санаучылар юк. Диндарлар, элеккечә яшәргә теләүчеләр. Петр кылычыннан котылырга өметләнеп, төньяк өлкәләргә качканнар. Петр солдатлары дулкын-дулкын булып аларны эзәрлекләгәннәр. куа барганнар Диндарлар йөзәрләп-меңәрләп үз ихтыярлары белән утка кергәннәр. Мережковский бу хакта да үз сүзен әйтеп калдырган: «В скиту Палеос тройском. где со старцем Игнатием сожглись 2700 человек. А на Пугожском погосте сгорело 1920 душ» Ленин дөрләткән октябрь фетнәсе Рәсәйдән 4 миллион акыл иясен, эшлеклеләрнс куганын беләбез инде Диктатура халык өметенең коллыгы, фаҗигасы ул. Диктатура халаеклар язмышының күсе-бүре кулына төшүе. «Беркатлы җүләрлек кылын, без Рәсәйне Ленин-Сталин кулына бирдек. Сталин үлеме беребезгә дә тулы хокуклы яшәү китермәс. Большевиклар хакимиятен мәңге кайтмаслык итен бәреп төшерергә дә. илебездә ирекле, тигез сайлаулар үткәреп, ныклы тәртип урнашкан дөнья төзергә кирәк Власть ашыгыч бозып өлгермәсен өчен хакимият башларын дүрг-биш ел саен алыштырып, киткәннәр урынына гүргә заман тудырган, заманның үсеш кануннарын бозмас тай ил агаларын куярга кирәк. Халык ихтыяры белән сайланган зат хаталанса яки ялгыш юлга басса, аны тәртипкә чакырырлык парламенты, думасы да булырга тиеш Рәсәйнсң. Бү тәнчә киләчәккә ышанычлы юл юк!» дип кат-кат миемә тукыган иде Александр Васильевич. 19 Па ходай, кон кичә нмьсез, ә бүген, аһ. нинди кон.' Кичә сынды һәм боекты, ә бүген күңелем битен. Әй кояш нурлы ачылган бакчаларның го iлоре Яктылык' Рәхәт! Бәхет' Сайрый ходай бы тыллары' Глбяулм ТУКАЙ. дәм баласы дөньяга яралган бәхетле мизгеленнән башлан никадәрле тавыш-авазларга уралып яши! Җаның, тәнең, бөтен сизгер күзәнәкләрең белән тоясын сип тавышлар дөньясына ыргылып килен кердең И-и. ходаның кодрәте! Дөнья яңа яралган җаннарга нинди тенә мөлаем, сөйкемле тавышлар әзерләп куймаган! Әле теле ачылмаган сабынның күзе һәр сызык, нокталарны төгәл аера алалмый. мәгәр Iавыш.тарны интегә. Әниемнең мөлдерәп торган ике кояш-күз- ләрс! Юк. юк. син әле аларны аера алмыйсың . Әнкәңнең т и тдән- т и тдән җаныңа якын исенә дә өйрәнергә әзер генә әле син Аның: «Улым! Балам!» дигән моңга чумган тавышы колагыңа очып-очын керә. Борышы бабаларыбыз, безгә дөньяны сүзләр аша ачын калдырт ан кешеләр искиткеч зирәк акыллы булганнар! «Балам!» дигән хикмәтле сүз тамырына «бала1 », «татлы бал!» дигән мәгънә сыймаганмыни” А Шуннан киткән, киткән Тавышлар сине күкләргә чөйгән, җир катламнарының төрлесеннән төрлесенә алып төшкән, дөньяның дүрт ягы караңгылыгын ачып ташлап, сине ерак вә якын офыкларда гиздергән. Язгы гөрләвекләр, шаулы ташулар, иген басуларына азык булып яуган тургайларның көмеш моңнары, челтерәп аккан салкын чишмәләр, уҗым кыякларын тибрәтеп, рәхәтләндереп искән талгын җилнең шыпырт авазлары, эре-эре саллы яңгыр бөртекләренең тып-тып атлап, гаярьләиеп юл тузанын баса-баса урам буйлап йөгерүләре. Күктән утлы озын бармаклары белән оҗмах вә җәһәннәм барлыгын искәртеп торучы дәһшәтле яшен тармакларына ияреп яралган гөрселдәүләр! Әләй! Куркыныч! Куркыныч вә рәхәт. Әнә. яңгырдан соң. яланаяк чирәмне сөендереп атлап баручы яшь кызларның чулпы тавышлары . Яңгырдан соң чистарып калган һавага эленгән кызлар көлүе. Ак бәкәлле, йолдыз кашка колынның әнисен чакырып кешнәп җибәрүе. Тугайган арыш башакларының бер-берсенә иелә-иелә мәхәббәттә аңлашулары... Кайгы-хәсрәтләрдән карайган тәрәзә пыялаларының аһылдап-зәңгелдәп куюы' Без белгәндә, бәхет сыйган татар өйләре бар идемени ул? Сугышка чыгып барган ирләрнең яшь аралаш кара җиргә ишелеп-ишелеп төшкән хәсрәтле моңнары! «Яңгыр килә, яңгыр!» дип тынлыкта өеп утырган урман агач башларын искәртеп искән җил!. Кичке эңгерне йокыга ашыктырып һаваларны тслем-телем тураган карлыгачлар өне! Бүре улавына җавап итеп яңгыраган эт һаулавы . Төрледән-төрле, моңлыдан—моңлы, хәсрәт чүмәләләре куйган, шатлык кибәннәре өйгән меңнәрчә аваз, өннәр уртасында яшәмимени татар баласы!. Татарның колагы үзгә, үзенә генә хас, ул әтәч тавышын «кикрикүк» дип ишетә, торналар да аңа «торыйк-торыйк!» дип саубуллашып узалар... И татарның сабан тургайлары!.. Сандугачлар! Сезгә «курские соловьи», «русские воробьи» дигән тамгалар салсалар да. сез татар күгендә, татарча моңнарның мәңгелек хуҗалары була килдегез! Әйе. әйе. алты елга якын төрледин-гөрле зоналарда гөрледин-төрле мыскыллау, кимсетү авазлары, тоташ сүгенүләр яңгыры астында шәбәрсәм дә. колаклар тыгылмаган әле! Шөкер, исән калган! Җан тәннән аерылмаса да. гәпнең җәфаларын тоеп иңрәгән, җәлладлар аек фикерләрне. хак сүзләрне яманлык улагында тураганда да җан бирешмәгән Адәм сиземнәренең иң нәфис, иң югарылары һаман яшәгән, алга караган. Аңга көч биреп, сулыш саен диярлек мәсләгемне ныгытып килгән аерым адәм уллары булган кебек, минем эчке хисләремнең бөтенлеген саклап янәшәмдә барган шигъри җаннар да булган. Әйе. әгәр күзем бары тик чүплекләрдә казынган сүнгән күңелләрне генә күрсә, сак колакларым мылтык, карабин тавышларында гына коенса, таңнан кичкәчә мине чолгаган Казагыстан һавасында «Җиз бүкән» вә шуның ишеләрнең явыз тавышларыннан куркып калтырап торса, күзең күрмәс, колагың берни ишетмәскә әйләнеп, син юл ягаларында елларны һәм чакрымнарны санаган баганага әйләнер идең! Шөкер, җаным хисләрнең һәрбарчасын тояр дәрәҗәдә исән калды. Әле шул чукракландырырга маташкан ерак сәхрәләрдән борылып кайткач та җәйге җылы яңгыр шавын ишетеп, урманнарны урталай ярып, сыкылы чаналарның ак карны сөеп җырлап үтүләрен тыңлап бер генә кинәнмәдем. Колакларга ияргән хәсрәг һәрдаим мине тукып тора, тавышлар аша иңгән кайгы тиз генә югалмый. Табигатьнең иң сөекле баласы кеше дөнья йөзендәге мең аваз белән хушлана ала икән. Ходага мен шөкер, аның җаны яши дигән сүз, яшәргә омтыла һәм яшәячәк дигән ым! _ Әйтмим, дөньяның төрле команда тавышына баш игән мәлләр булды! Кул чабулардан тоташ алкышларга күчмәдекмени? Үзебез алкышладык һәм сәхнәләргә төбәлдек: «Күрәләрме?» Үзебез алкышладык һәм күз почмагы белән генә күршебезгә карап алдык: «Тиешле дәрәҗәдә чәбәклиме учларын?» Нишлисең, тагын бер кат искәртәм. дөнья еш кына аяусызлана, тавышларны да. колакларны да имгәтә. Кадаклы, авыр үкчәле итек табаннары Чехословакиягә бас яп кергәндә, мадьярларның ирек кояшын күктән тартып төшереп, җир тә изгәндә без ил башында утырган чуен маңгайларны алкышламадыкмы? Барын күрдек, бүген берәү, арабыздан аерылырга маташып, кара күлмәген тиз-тиз аклыга алыштырып: «Мин шундый идем ки! Мин шулай эшләдем, төгәнчә яшәдем!» дип. баскычның өске араталарын яулап ала икән, ышанмагыз. Кеше үз иманын саклап яшәргә омтылган хәлдә «Гомер юлым һәммәгсзнең күз алдында ак тасма булып ярылып ята», дип ышан- лырырт а тырышса да. алай ук түгел, адәм улының яшәү серләре, нечкәлекләре тармакларының сиксән проценты беркемгә дә беленмичә дөм караңгыда кала, адәм күзе түгел, яктылыкнь ң көчлесе яшен у глары да үтен керә алмый аңа. Берәүнең дә беркемгә тулаем ачылып беткәне ток Тормыш яшерснлекнс ярата. Адәм улы бәген барлыгы белән ачылып куйса үзеңә дә, тирә-ягындагыларга да шактый күңелсез булыр иде Адәмнәрнең җанына хуҗа бер. ул Ходай тәгалә Үткәннәремнең пәрдәсен күтәрә төшеп, җанымның хисләрен саклап калырга ярдәм иткән кешеләр хакында язарга ниятләгәндә, мин бик күпләрне күз алдымнан үткәрдем лә. ниһаять, бүген, чираттагы тынгысыз эш таңымда шул т али затларга мөрәҗәгать и тәм' Сөснәм. сөенәм! Ходаем, моңымныхисләремне ватылмаган хәлдә яшәтергә булышкан адәмнәргә шәфкатеңне кызганма, оҗмахлы ит. бәла-каза татымасыннар, бәрәкәтле гомер артыннан җиңел үлем бир! Карабаеның караңты-суык көннәрендә мине гашыйк иткән Лайош Мештерхази! Мадьярларның мәшһүр саксофончысы' Карабае сәхнәсендә бүтәннәр дә чытыш ясамый калмагандыр, а тар онытылган, кичерсеннәр мине! Бары тик сиңа табынып, синең моңнарыңны мөкиббән китеп тыңлап, күңел түрендә бүтәннәргә урын калмадымы, белмим Синең «Шаркылдап көлүче саксофоныңны» әле ;ә гөгәл хәтерлим Без лә. алдагы рәтләрдә утрау-утрау утырган Берг я ялчылары да бергәләшеп көлгән идек бит! Тәрәзәләргә герәлеп торган сагайтан зона караңгылыгы ачылып киткән кебек буттан иде ул сихри кичтә! Йөзләре сурайган. әле хезмәт зоналарына барачакны көтеп-куркып торган җаннар читпелен- таралып бер генә кичкә булса да без кешегә әйләндек лабаса! Мадьярларның атаклы музыканты Лайош Мештерх. зи! Син безне, илленче ел колларын, саксофоныңны шашып-шашып уннан, кайгылы моңнарга төреп Карабае күчеш зонасыннан таш базларына, шахта төзелешләренә, кирнеч заводларына. ДОКларга тараттың Тараттың тип. үзең дә. тоткын саксофоның белән бездән калмадың.. Без Актаста Яз җитә, яз! Сак. сизгер, явыз Берия җәлладлары да яз килүен тыя. туктата а тмыйлар. Апрель җитә. Җилләр-җилләр, язгы җилләр дә кайда да бер. алар җылы өмет алын килә Төсләр үзгәрә, тынчу баракларда тилмергән йөзләргә яктылык иңә. яктылык! Без Актаста. дүрт мең ата баласы. Урыс-улак арасында да яшь җилкенчәк җитәрлек, бандеровчыларның. ли твиннарның күпчелеге яшьләр. Ир-егетләрнең егермедән утыз бишкәчә килгән язлары бүтәннәренә охшамаган, ул дәвердә кан кайный, җан талпына, дәрт котырына Яшь күңел язның иң сөекле, иң зарыккан дусты ул. Яз мәхәббәт бөреләренең дөрләгән шашкын чагы Мәхәббәт кемнет кем икәнен беренче тапкыр үлчәүче коч ул Язын уянмыйсың икән, көзге кырауларда, кышкы аяусыз бураннарда күңелең бозлы килеш калачак: Актаеның боек тоткыннарына да язын җибәреп. Ходай якты күзе белән карый! Янәшәбездә гот кын кызлар зонасы. Яшь. сәламәт, көчле, әле иректән өч-дүрт ел элек кенә мәхрүм ителгән тупырдап торган кызлар. Ак муенлы, мул күкрәкле, чәчләрен баш очларына сандугач оясы игеп өеп кушан Львов-Ровно туташ тары Озын-озын. зифа буйлы, нәзек б i.iae татыш, титва кызлары Чәчрәп, VK булып күккә атылырга әзер урыс сылулары. Германиягә көчләп озагылын билләре сынын, аркалары бөкрәеп, тешсез калган сугыш бичаралары. Көч-хәл белән илгә кайтып егылган, имгә телгәннәр. Ямьсезләр, шыксызлар, имиләре чүпрәккә, йөзләре сулган гөлләргә әйләнгән бәхетсезләр... Яз аларга да ябырыла. Әле барак әйләнә язгы җитез тамчылар сызган буразналар кибеп бетмәгән. Серле диңгез булып шәфәкъ яна. Шулчак кызларны камаган зона ягыннан язгы җил көчле бер өн китерә Чәнечкеле тимер чыбыкларның оч-очларына ял итәргә кунган тамчылар дерелдикалтырый, караган саен күңелгә кадалып, тырпаеп торган кара шәм вышка баганаларыннан кар суы ага. Ят өн. ят тавышлар! Әле аның җыр икәнен дә аңламыйсың, алай да зәмһәрир салкыннарда куерган кан кинәт сыеклана, куркып-өркеп тарайган тамырлар дәррәү киңәя. Син, шушы меңнәр арасында ком бөртегедәй исемсез күчеп йөргән зат. кинәт үзеңне бер кеше итеп тоя башлыйсың. Җырлар күмәк җырланганда да күңелләрнең күмәк кунагы була алмый, һәр җан иясенең җырга үз мөнәсәбәт була. Тонган колагың ачыла, язгы үлән тамырларының кыштырдавын да, болытларның иңеңә кагыла-кагыла аккан серле мыгырдануын да. койма- капка такталарының язны тоеп ыңгырашуларын да ишетә башлыйсың. Кызлар җырлый! Кызлар! Табигатьнең иң гүзәл таҗы, тере дөньяның иң бөек вә серле могҗизасы хатын-кызлар түгелмени? Хатын-кызлар Аналар! Тормыш җебе алар кулында. «Халыкларның сәламәтлеге, киләчәге Ана карынында».— дигән бөек тарихчы Тацит! Әнә алар, ерак та түгел, аларның иңрәвен бе’згэ сагайган язгы җил ирештерә! Тоткын күзе очкындай, аның ишетү сәләте төнге ябалакныкы белән бер. Кодрәтле җыр ияләре кызлар! Сезнең ирне сөеп, сөендереп, кайнар сулышыгыз белән тилертеп, кавышу кичләрендә, бәхетле таңнарда күккә чөеп, аннан ир ясап, дөньяны тагын бер бәби белән куандырып кына яшәр чакларьныз бит! Уналтыда яралмаса. мәхәббәт егермедән соң килерме? Егерме биштә исә мәхәббәт бүтән төс ала, ярларын алыштырып салмаграк, тыелып ага, утыз-кырыкта исә аның бөтен сыйфатлары үзгәрә. Хак, мәхәббәт бер чакта да үлми, ул җан белән бергә генә чыга ала, тере калса да. аның адәм тормышында тоткан урыны алмашына. Хәер, төрле кеше төрлечә кичерәдер, мәхәббәтне Әмма шунысы хак: апрель-май айларында кызларга бүтән аң иңә. тормышның бәясе ачыклана, алар вакыт елгасының агышын бөтен күзәнәкләре белән ачынып тоялар да. Хатын-кыз җаны гомернең заяга үткәнен ачыграк, әрнебрәк тоя. Бу. күккә сызылган соңгы нурлар аша үтеп безгә килеп җиткән җырлар шул хакта түгелмени?! Украин теле шигъриятле. Бөек Тукаебыз, телебезнең иң хаклы тылсымчысы. урысча яңгырамый диярлек. Урысның шигърият теле татарныкына ярашмаган кебек, урысның тел серләрен дә татарча яңгыратып булмый. «Выткалса на озере алый свет зари» дип татарча әйтеп бак! Татарның бик матур сүзләрен дә кайчак урыс теленә төгәл тәрҗемә итү мөмкин түгел. Гаҗәп, хатын-кызлар зонасыннан ыргылган җыр өермәләре бары тик апрель аенда гына килеп җитә. Без дә урамга, ишегалдына сибеләбез, барак ишекләре шапылдаудан туктый, үзара кычкырып сөйләшүләр бетә. Җирдәкүктә, илаһи сихерле көч булып, хатын-кызларның күмәк җыры гына кала, һәркем үзенекен уйлыйдыр, һәркем үзенчә сагынадыр, әмма безгә уртак көч бирүчеләр алар — хатын-кызлар. Актаста язларын шушы күмәк җырлар ташкыны шашындыра иде, инде Волынка лагерена, таш базларына эшкә күчергәч ир-атларның күмәк җырлары украин халкына хөрмәтемне бермә-бер арттырды. О-о. нинди бөек, кадерле минутларны кичердем мин таш базларында җәфа чиккән чакларда! Көне буе таш базы гүләп тора. Таш күкрәгенә выжлап керә-керә тимер тешле перфораторлар чыгарган таш тузаны тиз генә утырмый. Сиксән метрлы кыя ярлар белән уралган базга җилләр үтеп керә алмый. Таш тузаны касмакланып тамак төпләренә утыра, дөнья кызу, бер җирдә бер күләгә юк Иртән тозлы балык кисәге ашап эшкә чыккан тоткыннар сусап интегәләр. Аста, ак таш ярыкларыннан аналарның күз яше булып саркып чыккан сулар җыелып күл ясаган гәпкә ята-яга чөмерәбез. Янган ач тамакка — бакыр эремәсе катнашкан салкын су!.. Тамак кымырҗый, ютәл төшә Эш -сменасыз, «световой лень», караңгыдан караңгыга таш ватасың, төйисен.. Потлы кувалдалар батман-батман ташларны ваклый, вагоннар авыш эстакада буйлап менә- төшәләр. Инде генә кояш батканын зарыгып көтәсең! Ниһаять, съем! Вахта капкасы янына эленгән рельс кисәге доңгырдап үзенә дәшә. Аннан да. моннан да, таш чүмәләләр тирәсендә кайнашкан шәрәгән тоткыннар авыр атлап хәлсезләнеп вахтага тартылалар Базда күзгә-башка шәйлән- мәгән надзирательләр үшән атларны кугандай әйдәклиләр. ашыктыралар. «Филоны, фашисты1 Марш! Марш'» Яшьрәкләр алданрак барын җигә, колактан колакка хәбәр тарала: «Конвой килен җитмәгән!» Сөенеч! Юлга төшкәнче әз-мәз хәл алырга, ябык артыңны терән чак кына ял итәргә вакыт бар дигән сүз! Вахта каршысында үзебез өйгән биек-биек таш эскерт' Баздан без төяп җибәргән вагонеткалар шушы тау башына менеп бушаналар Ваграк ташлар шунда, аста гына шыбырдый. Ә ат башы, ат башы, аннан дәүрәк кантарлар эскерт кабыргасын шакырдатып ыргылалар да ераккарак тәгәриләр, һәркем өсте шомарак ташны күзе белән эзләп таба да шунда утыра. Таш җылы, таш кытыршы, ташларның һәммәсе безнең куллар аша үткән. Шунда ук дирижер калкып чыга. «Син беренче, син икенче тавыш!» дип тамгалап чыга һәм касмакланып таш тузаны каткан бугазын чистартып, кемдер җыр башлап җибәрә. Арган мускуллар языла, муеннар озыная, йодрыклар языла, беренче, икенче тавышлар, дирижерның чачакланган френч җиңенә карап-карап җырны күтәреп алалар, бср-бсрсенә тапшыралар. Артта калган гарип-горабалар ешрак атлый башлый, таш тузаны кереп юмаланган күзләр ачыла, калҗаеп каткан бармаклар төпләренә тузан утырган йомык күзләрне әрчиләр, ачалар Йа хода! Кодрәтең киң. мәрхәмәтең чиксез!.. Бая гына, бөкерәеп-кәкерә- сп батман-батман ташларны түшләре белән этеп вагонеткаларның уттай кызган тимерендә кулларын яндыра-яндыра кыймылдаган шәүләләрме болар?.. Нинди боек кодрәт авазы аларга көч кайтарды"’.. Яшь. таза, гайрәтле авазлар кушылалар да. шактый мәйданны биләгән, оч тапкыр тимер чыбык белән уратылган, җәлладлар дала балалары казакълардан сорамый-питми генә тартып алынган җәһөнпәм оясы олыдыр, биектер, киңдер сәхнәгә әйләнә. Таш эскерт кабыргаларына тау бөркетләре менеп кунаклый, дәү-дәү ак ташлар арасындагы аламаларга төрелгән бичаралар җәй уртасы керәшәләре булып күренәләр. Мин. орчык башы хәтле генә бердәнбер татар, украиннарның һәр моң сызыгын, җаннарының һәр тартылышын үз игеп, сөенеп. горурланып, эчтән генә мактанып тап-газа, чибәр, бөгелмәс-бирелмәс бандеровчылар арасында утырам Җыр һәркемне г иктотмас диңгез ул. җыр Җир шарының иң күн өлешен биләгән давыллы океан ул. Украин моңнарын, телен, җырларын мин шулкадәр яраттым, юл төшеп алтмышынчы еллар башында Ялтага барып чыккач, украин халкының азатлык җырчысы боек кобзарь Тарас Шевченконың оч томлыгын украин телендә сатып алдым. Ул томнар киштәмдәге кадерле китаплар сафында саклана, аратирә мин ул гүзәл сәхифәләрне ак тарам Булган, бар. халык җанын җырларына сыйдыра алган боек затлар бар. Милләт уллары алар, милли шагыйрьләр Бандеровчылар еш кына урманнарда, аулак землянкаларда гына җырланган сәяси җырларын да сузалар иде Мин аера га «Был вил- важный гайавий» дигән җырны ярага идем «Батыр йөрәкле урманчы» дигән җыр Моннан соңгы елларда күпме украиннарны очрагын, шушы җырны белүләре белән кызыксындым Белүче табылмады Белгәннәр авызларын ачмадылар Алар да кат-кат тукмалган халык шу г' Урыс барган да баскан аларны. немец килгән дә кискән Ике яктан да сугышчан милләтләр арасында яшәгән украин халкын бәхетле халык дип әйтә алмыйм Мин сүз арасында еш кына бандеровчыларны яхшы сүз белән телгә ала барам. Аларга каршы сугышкан, гамәлләреннән жәбер-җәфа күргән, авырлык татыган адәм балаларыннан әр сүзе ишетәсем килми. Беләм, барысын да хәтерлим. Тикшерү кәгазьләренә таянып, белгечләр хисаплап чыгарган: 1944 белән 1953 еллар арасында ОУН (Организация украинских националистов) кулыннан Украинаның көнбатыш өлкәләрендә егерме биш мең кеше һәлак була. Хәрби хезмәткәрләр, милиционерлар, чик сакчылары, ике мең ярым партия хезмәткәрләре, алты йөз авыл советы һәм колхоз рәисләре бандеровчылар кулы аша үтә. Партия, комсомол җитәкчеләреннән утыз җиде иптәшне алар җәзалап үтерә. Депутатларны да аямыйлар оуповчылар... Болар һәммәсе хак. Әмма һич онытылмаслык хәлләр оуновчылардан соң башлана. Сталинның кансыз җәлладлары, гаеплене-гаепсезне исәпләп тормастан, бер ялгыш гамәл кылмаган ун меңнәрчә крестьяннарны, хутор хуҗаларын, ярлыябагайны. игенчеләрне, нәни генә кибет тоткан эшмәкәрләрне кырыпмы-кыралар! Картларны, хатын-кызларны, күкрәк балаларын да аямыйлар. Ике мең укытучыны асалар, кисәләр! Илледән артык руханины бугазлыйлар... Яшертен каберләрне табып, ак сөякләрен кабат, хөрмәт белән күмгән чакларда коточарлык хәлләргә тап булалар. Ана скелеты эченнән карындагы сабыйның яралгылары табыла. Бу фактларны мин үзәк матбугаттан алдым. Атылмаган, асылмаган йөзләгән, меңләгән бандеровчылар минем күз алдыннан үтте. Бригадабызда Влащук фамилияле бер малай бар иде. Егет тә түгел әле. үсмер малай! Мыек та чыкмаган юаш. кыюсыз бала. Кемдер кушкан, янаган, куркыткан, малай урманга бер чүлмәк сөт илткән. Биш ел срок биргәннәр бер чүлмәк сөт өчен. Сталин үлеменнән соң амнистиягә эләгеп, өенә кайтып китте... Югары оешмаларга шикаятьләр язарга рөхсәт чыккач, мин уннарча тоткыннарның писере булып йә кичерү, йә срокларын кыскартуны үтенеп күпме кәгазьләр язмадым!.. Беләм, украинның украинга, литвинның үз як ташына ачыласы килмәгән чаклары да булгандыр. Татар чит як баласы. Күпме зар-моңнар тыңладым мин! Шикаять яздырырга килүчеләр арасында авыл советы рәисләре, активистлар да, Рәсәй изүенең һаләкә- тен аңлаган әзерлекле кешеләр дә бар иде. Кем хаклы, кем хаксызга кан койганын тарих ачыклар дидем дә, телемне тешләдем. Нигә без хакны, гаделлекне бары тик кан коеп кына алырга өметләнәбез соң?! Хак яшәүнең бүтәнчә, ипле сөйләшүләр аша барырга тиешен нигә онытабыз?! Мөхтәрәм укучым! Син минем тыелгысыз уйларымның юл читендәге маякларга баш бирмичә, пырдымсыз чаптардай ары-бире кереп китүенә күнеккәнсеңдер дә инде? Җыр-моң белән күңел ачыклыгымны ныгыткан кешеләр хакында сөйләргә дип авыз ачкан идем ләбаса!.. Петр Скороходов белән Федор Федорович Маландин хакында бәйнәбәйнә сөйләп үттем инде. Мин белеп тә мине белмәгән бүтән моң- лылар да бар иде безнең арада. Испанлы Санчос Педрос яшьли Рәсәйгә китерелеп, советча тәрбия алган, урыс мәктәбендә укыган коммунист баласы иде. Безнең мәдәни якны ныгытучы, армас-талмас чабып йөреп күгәргән урактай бөкерәйгән сөйкемле картыбыз Бсрссневич. «Чегән бароны» исемле опереттаны куярга ниятләп, төп рольгә Педросны билгеләгән иде. Харбиннан кайткан Константин Дображанский профессионал җырчы. Санчос белән рәткә басып, операны ерып чыктылар тәки. Хатын-кыз рольләрендә егет-җилән җырлады. Тоткыннардан оешкан оркестр да музыканы ватмыйча гына ерып чыкты. Төнтек Гинтерсны да флейтасы белән дәшергә туры килде. Сапчосны алтмышынчы ел азакларындамы Казанда очраттым. Бер торкем уенчылар белән концерт күрсәттеләр. Эзләп кунакханәгә бардым. Күрештек Коммунист баласы, испанлы качак, ун елга якын дөнья күзенә калын рәшәткәләр аша кара(ан Санчос минем килүемне аруга юрамадымы, ерак вә сынган күңеле лагерь хатирәләренә кайтуны яхшысынмадымы, сүз үрчемәде, ят казлар сыман әз-мәз каңгылдашып тордык та аерылдык Үпкәләмим, рәнҗемим: хакым юк! Мин аның, ул минем кем икәнлекне белмәде Шулай тиз. җитди сүз утын кабызмыйча аерылу яхшыга булгандыр әле. Мин аны белми калсам да. яхшыны уйлый алам... Илле дүртенче елны без Волынка зонасында каршыладык. Лагерь башлыгы. Актаста әзгә генә «кум» булып торган өтек, йоны коелган, үрдәк авызлы булса да, артыгын бакылдарга яратмаган лейтенант иде. Раштуа җитә башлагач, бандеровчы бригадирлар арада бигрәк тә кыю минем якын дустым Илья Марусяк булды чыршы табуны таләп иттеләр. Заманалар үзгәргәнен һәр минут саен сизенеп яшәгән чак. кола ялан, шәрә далалар уртасында утырган Волынкага ямь-яшел. яп-яшь бөдрә чыршы китерделәр. Греко-католик булган украиннар аны бизәделәр. декабрьнең соңгы атнасында Раштуаны Гайсә пәйгәмбәрнең туган көнен билгеләдек. Табын мул иде, өстәл астыннан гына аракы чәркәләре дә йөрде, теләгәннәр авыз итте Мина, бердәнбер мөселманга, иң абруйлы урынла гүрдә утырган тагарга да мыек чылатырлык кына эләкте шикелле. Алары онытылган Иллә мәгәр Гайсә пәйгәмбәрнең тууына, кылган изге гамәлләренә багышланган җырлар мине гәмам биһуш иттеләр. Волынкада миңа җигмеш-сиксән кешелек инвалидлар бригадасын тапшырдылар. Илле дүртнең гыйнвары Мин гаризалар, үтенечләр язган кешеләргә җаваплар килә башлады Беренче башлап җавапны Бардак фамилияле карсак кына, нәзек сыйраклы нык тотлыгучы украин алды: егерме биш елын кискәннәр дә срогын алты елга калдырганнар тегенең! Җиргә башыра-башыра җылады бичара. Җиденче елын утыра иде. Ни хикмәттер, Бардакны сөргендә калдырмадылар, оенә җибәрделәр һәм озак та үгмәде Бардакган посылка килеп төште Шән-шәп. хуш исле дуңгыз мае г утырып җибәргән бу' Көтелмәгән хәзинә уртак, г ыйнварның унҗидесендә туган көнем. Кара диңгез морягы, калын, нык гәүдәле Василий Васильевич Губа миңа болай диде «Бригадир, туган көненә курабье пешеримме?» Он юнәттек, маен таптык, шикәрсез дә калмадык. Губа секция халкын сыйларлык мул иттереп Кырым татарлары ашын курабье пешерде Печенье икән ул. Дуңгыз салосы бар. печенье уңды, бәген бригаданы сыйдыра алмасак та, байтак кешене «кунакка» дәштем. Чәй эчен тә жырлап-моңаеп күңелле генә утырып була икән' Бригадамда берничә эстон бар иде. Арадан икесе күңел түремә үк үтен кергәннәр иде, әгәр бүген, бәхетсезлеккә уралган бәхетле яшьлек елларымның мизгелләрен бергә төйнәп. йомгак ясап, узган юлларыма тәгәрәт әм икән, ют оннарны кадер-хөрмәт белән яд итмәсәм гөнаһ булыр! Алар икесе бергә яшиләр, янәшә эшлиләр, авызлары авы гда, күзләре бер-берсен һич югалтмыйлар иде. Хәтерегездәме, латыш Теодор Августович белән Жанис Матисовичларны сагынып сөйләп үткән идем' Эсгоннар да алар кебек аерылмас пар иде Каськ Мееме Оскарович нык ук чаган иде. аксаса да житег. артта калып йөдәткәне юк. тәгәрәп дияр гек йөри юрган базык, газа адәм иде Табак битле, күз чокырлары юк диярлек, кысасы ике җирдән бакыр чыбык белән уралган күзлеге җәлпәк борыны өстендә чак мтәгеп тора. Каськнын тон шөгыле шул: ул җәлг игә дә тубырланып, какшаеп каткан баш бармагы белән күзлеген күгәреп куя. Ташчы ите Мееме Оскарович, кирпечләрне ювелир остадай җегенжеккә туры кигереп тезеп бара и те. хәлдән таймас, унгап-булган оста иле. Ямьсезлеге комачауладымы, әллә кырыс холкы, юк-бар өчен дә көяләнеп, үзе янып, ялкынга бүтәннәрне дә тартып кер ген тинтерәтеп бетерүләре читләштердеме. без озак вакыт ларгача бер-беребезгә каш астыннан карап йөрдек шикелле «Каськ» эстонча каен дигән сүз икән Нигә шундый жәлнәк танаучы. кашсыз. кырыс адәм токымына шундый шигъриятле фамилия такканнар икән, дип баш ватып та йөрдем бугай. Әйткәнемчә. Волынкада миңа гарип-горабалар бригадасын тапшырдылар да. без тавык чүпләп бетерә алмаслык төрле эшләрдә йөрдек. Җөмләдән, безне вольняшкалар. сакчы офицерлар яши торган бистә йортларына ремонт ясарга җибәрделәр. Көз иде. салкын җилләр исә башлады, йортларда салкын. «Үткән кышта бу өйләрдә чыдар әмәл булмады»! —дип. беренче мәртәбә ачылып китеп, ничектер, миңа ялынып карагандай сөйләп торды лагерь башлыгының урынбасары, тәбәнәк кенә лейтенант. Нигә алай ачылып китте әле бу явыз кәтәнә дисәм, яныбызда гына болдыр ышыгында аның сылу хатыны һәм бишалты яшьлек, бөдрә җитен чәчле кызчыгы басып тора икән. Кызы, хатыны янәшәсендә кәтәнә лейтенант бөтенләй башка кеше икән!.. Сүз җаеннан әйтеп китим: ир-атларны бары тик хатын-кызлар янәшәсендә генә, алар белән аралашканда гына тулаем аңлап була!.. Хатын- кыз—ир-атның кемлеген яктыртып бирә ала торган лакмус кәгазе дә ул! Илле дүртенче елда зонадагы ирләре янына хатыннары килгәли башлады. Моңарчы шактый якыннан аралашып, сүз уртаклашып, сер бүлешеп яшәгән танышларым бөтенләй үзгә адәми уллар булып ачылып киттеләр. Ир-ат ай булса, аларга яктылык юнәлтеп торучы көч — хатын-кызлар кояшы икән!.. Волынкада әүвәл авыл булгандырмы, белмим, мәгәр таш катламнары ачылгач, монда өерләп япон әсирләрен китергәннәр. Алар ике зонага да нигез салганнар: карьерны ачканнар һәм поселок төзегәннәр. Япон салган өй гадәти йорт булса да. алар узган һәр җирдә безнең баш җитмәслек сер калган Япон осталары чыгарган мичләр безнең заманга төчкереп, төтен таратып утыручы кирпеч таучыкларына әйләнгәннәр иде. Утынны убыр урынына ашыйлар, төтене өйгә чыга, җылы тормый. Безнең бригада түбә тишекләрен ямый, ауган коймаларны төзәтә, ватык- потык тәрәзә пыялаларын алыштыра. Төп бурыч— без япон осталарыннан калган серле мич казналарына кереп аларга җан өстәү иде. Кем алына? Кемнең кулы җитә? Аксак, ямьсез, җәлпәк танау Каськ тотынды бу эшкә. Әүвәл башлап кәтәнә лейтенантның мичен төзәтергә ябыштык Юк. юк. лейтенант өчен генә түгел, аның сөйкемле хатыны вә үтә дә сөйкемле кызчыгы өчен тырышабыз! A-а, каткан киемнәр кигән безләрдән чыркылдап качмаган, шунда вакытлы зонабызның тимер чыбыклары арасыннан күзләрен мөлдерәтеп карап торган кызчыкның инде исемен дә беләбез. Таня икән. Кызның исеме безгә җыр булып яңгырый. Бер көн киләбез, ике көн. Каськ сунарчы хәтәр эт кебек чатанлый-чатанлый серле мич тирәсендә иснәнә, бүтәннәр чормага менеп китә, баз түбәсен карый, анда ямый, монда төзәтә. Өченче көн килсәк, шактый дәү аш өстәле идән уртасына тартып чыгарылган, өстәлдә тозлы карбыз, чүлмәк белән сөт. калын-калын ипи телемнәре тезелеп ята. Ризыкларга кагылмаска сүз куештык, лейтенант алдында да түгел, аның сылу хатыны һәм чәчәктәй кызы алдында йөз суыбызны түгәсебез килми. Ике-өч көн дигәндә Каськ табышмакка җавап ташы, нидер сызды, нидер исәпләде һәм калҗайган бармагы белән балчыкка буялган күзлеген маңгаена күтәреп, бер ноктага төртеп күрсәтте: «Шушыннан сүтегез!» Ходаның хикмәте, өч-дүрт кирпечне алуга, кап-кара. майлы корым ага башлады һәм мич юллыгының яшерен почмагы ачылып та китте. Мичкә ике-өч ярка утын тыгып кабызып җибәрдек, морҗа киң итеп бер сулыш алды һәм юк ла. мич түгел. Каськ төчкерде. «Бәракалла! Исәнлеккә-саулыкка!» — дип. аңа куәт бирдем. Әйтергә онытканмын, өченче иртәдә лейтенантның сылу хатыны түбәнчелек белән болай диде: «Өстәлдәге ризыкларны мин сезгә әзерләп куйдым. Зинһар, читенсенмичә генә ашагыз!» Ул иртәдә табында чиста тастымалга төрелгән, кайнар бәрәңгесе түбәләмә булган шактый дәү табак та бар иде. Зинһарлап та сорагач, күнгән күрмәгән өй ашлары да нур чәчеп утыргач, каршы килә диме тоткын! Урдык кына. Табак төбендә, кайнар бәрәңгеләр астында кем күзеннәндер яшеренеп яткан тавык боты, әлбәттә... миңа, бригадирга эләкте дип уйлыйсыз? Юк. без аны бригаданы шактый җаваплы бурычтан коткарган Каськка. эшчән, уңган эстон халкының иң ямьсез баласына бирдек. Каськ янында. Робинзонның Җомгасыдай. Койк дигән икенче эстон да бар иде. Дәшмәс, сүзсез-өнсез кеше, авызыннан челеме бер чакта да төшмәс, тәмәкесе беткәндә коры үлән сабаклары төеп яндыра торган адәм иде. Сорасаң, нидер мыгырдый, челеме авызының бер читеннән икенчесенә шуа, җавабы шул гына!. Бүтәннәргә шулай кырыс, әз сүзле булса да Койк кардәше, милләттәше Каськ янына килгәндә телләре телгә йокмый. Бу ике кеше бер пар булып, берберсен тутырып, бер-берсенә көч биреп яшәделәр шикелле. Илле дүртенче елның гыйнвары. Без. тирләп-пешеп чәй эчә-эчә. Василий Губа пешергән курабье белән хушланып, бәйрәм итеп утырабыз. Кемдер гитара алып керде, гитара урыс кулында, җыр бандеровчыларда. күмәк-күмәк гә җырлыйбыз, аерата көр тавышлылар аерым җырлап та һушыбызны алалар. Шул чак уртага як-ягына ава-ава Каськ чыгып басты, кул ишарәсе белән гитарага һәм җырчыларга тынып торырга кушты, һәм... көчле, әллә нинди моңнар, җан авазлары катышкан тавыш белән Глинканың «Сомнение» романсын җырларга тотынды Тавыш икән кешедә, моң икән, секциядәге шук ыгы-зыгылар тукталды, җаннарыбыз бугазга килде. 1ындык. онытылдык һәм Каськка ияреп каядыр очып киттек. Эстонча җырлады Каськ. романсның авторы Глинка булуын да. исеме «Шикләнү» икәнен дә соңыннан i ына сорашып белдем. Валлаһигазыйм. шушы җыры белән Каськ дөньяның астын-оскә китерде, без көтелмәгән Һәдия алдык: ул безгә шатлык, өмет, чыныгу, бердәмлек китерде. Карыйм, дөньяда Каськтан да магур эстон бармы икән?! Сез якты шәүләсе булып аннан бер карыш та читкә китмәгән, юмар! елмаюын учы белән кысып, гашыйк күзләрен ахирәтенең авызыннан алмаган Койкны күрсә идегез'.. Ул гына |үгел. бүтәннәр дә моңга, моңның мул өлешенә хуҗа булып алган юлдашларым да бәхетле иде Күз төпләренә таңда тына ярала юрган ак чык кунды, яшереп кенә борыннарны лышык-лышык тарттык. һи-и. дөньялар! Янәшәмдә байтак моң чишмәләре челтерәде. Болары әле минем янәшәмдә! Ә бүтән секцияләрдә, язмыш йомарлаган бүтән төркемнәрдә җырчылар, уенчылар, мәзәк сөйләүчеләр юк идеме әллә?! Одессалы (ике кул бармакларын да Берия ялчылары тимер белән сугып изгәч кисеп ташлаганнар аның!) баһадир Мирошниченконың бер чакта да кабатламас шук мәзәкләрен тыңлап шаркылдап көлгән мизгелләр... Сәламәт, тап-таза булса да каяндыр кулга төшергән култык таяклары аркасында һәр зонада эштән азат ителгән хәйләкәр Луи Бу яһүд егетенең дә гел тегермәне җилсез көннәрдә дә бик шәп әйләнә, мөшкәсеннән өзлексез мәзәк-шуклыклар. оятлы вә оятсыз анекдотлар коелып кына тора иде Зонаның, төрмәләрнең, этапларның шомы чолгап, муеннарга элмәк тагар чакларда моң әнә шулай безне аяп калды Без. җыр-моң көймәсенә утырып бәхетсезлекпен чиксез зур диңгезендә йөзсәк тә. баш очыбызда кояш уйнады, омег байрагы туктаусыз җилфердәде Исемдә, әле дә исемдә! Мин дүрт мең иратның берьюлы, һушсыз калып, тәкатен югалтып, җирдә гәгәри-тәтәри җылаганын да күрдем' Гомумән, зонада ир-аглар сирәк җылый. Җыласалар да. аны күрсәтеп тормыйлар Тагар «Һа. хода!» тип куя. урыс «О боже!» ди. мадьярлар «Иштенем!» дип сыкрый Шушы, соң дәрәҗәдә ышанып, олылап аллаһе тәгаләгә башыртанда күз яшьләре сытылып чыкмыйча калмый, әлбәттә һәркем ходасына үзе белгәнчә, иманы береккән телдә дәшә Кү з яшьләрен дә бер ходасы тына беләчәк! Хода белән аралашканда түгелгән күз яшьләре адәм улларының иң газиз, ин кадерле яшьләре түгелмени’! Аларла чынлык, ихласлык, сафлык, чөнки Аллаһе тәгала белән ялган аша аралашып булмый. Кич иде. Эңгер-меңгер Без караңгылык куерганны дүрт күз белән түземсезләнеп көтәбез. Стенасы акшарланган барак каршысындагы чирәмлектә дүрт мең бөртек ата баласы утыра. Илле дүртенче елның жәй азаклары Безнең бәхеткә, җил юк. һава тын. җылы диярлек. Ай да күренми, ул да табигать түрен эңгер-меңгергә тапшырып, каядыр качкан. Әле ул соң гына, ярты гөн тирәсендә генә уянып чыгачак. Нидер сизенгән кебек кычкырып сөйләшүчеләр дә юк. әзмәз әңгәмә сугабыз икән, тавышлар басынкы, алар шушы рәхәт эңгерне кумаска сүз биргәндәй иреннәрдән кысылып, пышылдап кына чыгалар Жир җылы, элек бик тар күренгән мәйданга бүген барыбыз да сыеп, җәелеп утырганбыз... Бүген без. Актае зонасының коллары. «Ватерлоо күпере» дигән кино карыйбыз. Сталин вафатыннан соң безгә киноларны еш китерәләр. Немецларның трофей фильмнарын да күрсәтәләр безгә, һиндстанның җыр- лыбиюле. сагышлы фильмнары да килеп кунак була. «Сукбай» (Бродяга) фильмын карагач. Радж Капурның тылсымы белән рухланган мин. янәшәмдәге иптәшләрем сизмәслек итеп кенә сыктаган, җылаган идем. «Йа. ходаем! дип иңрәде күңелем. Әгәр без шушы урыс империясендә изелеп, пыскып ятмасак. татарның да шундый бөек киносәнгате була алыр иде бит!» Хәзер кем/ ер ышанып бетмәс, сүзләремнең раслыгын шиккә алыр, әмма ләкин өелегез: Ходам шаһит, «Сукбай» фильмын карагач, минем күңелемә иңгән беренче уй нәкъ шулай булды! Мин үз тарихыбызның юклыгына сыкрандым, бар булганнары өстендә ябылып яткан кат-кат ялганнарны каргадым. Мин инде илле дүртенче елга Илсчколарның. Мерзленковтарның шәкерте булып кергән идем... Сугыш еллары. Немец.lap Лондонга бомба аталар һава һөҗүме. Урамда ыгы-зыгы, мәҗрүхтәр кычкыра, исәннәр ары-бире чаба, ыгы- зыгы! Кыямәт! . Шашкан халык ташкыны капитан Рой Кроминны һәм балет мәктәбе укучысы сылу Майра Лестерны подвалга кысрыклый. Алар кысыла-кысыла җир астына качалар да... дөнья аларны очраштыра. Егет белән кыз. Мәгърур и |. язгы ташу, арыш башакларының бергәләшеп сөйләшкәне булып тагын яңгырый Беләм. әгәр бу дөньяга хуш исләр, ай нурлары кереп тулмаса, алар шушы төнге җырның бизәге булып мине чолгамасалар. бу җыр шушы кадәр көчле тәэсир ясый да алмас иде Вышкада йокымсыраган солдатлар уянып аратирә ана сүз каталар, аларның күгәргән гавышы миңа ишетелеп бетми, ә түбәндә, коймалар артында барган кызның яңгыравыклы җаваплары ап-ачык килеп җитә. Кыз солдатларның төртмә тәкъдимнәренә чатнатып, шукланыпкөлеп җавап бирә иле' Тагын миңа якыная, яшь күкрәгенә тулган моңны түгәргә готына Ай яктысында, дәһшәтле зона ягасыннан узганда күңелгә бүгәнчә җырлар килә аламыни'1 Нурлар, чәчкә исләре белән шыплап тутырылган һавага аны гагын да тыгызлап. баетып моңлы кыз җыры да килеп кергәч чыдый алмадым, хәзерге мәллә япа-ялгызлыгыма куанып беркемнән читенсен- мичә озак итеп үксеп-үксеп җыладым Өч тапкыр жыладым мин төрмә юл-сукмаларын узганда, чынлап торып, күз яшьләремне күңелнең иң тирән кое төбеннән эзләп-табып чыгарып җыладым. Беренчесендә әле Черек күлдә, камерада ялгыз чагым иде. Илленче елның Беренче мае. Камерама каяндыр чуар күбәләк очып керде. Анда очып кунды, монда лепелдәтте канатларын, көне буе түшәмгә тия-тия нидер эзләде. Шуннан почмакка утырды да җан бирде... Икенче җылавымны беләсез. «Ватерлоо күперен» караганда. Актае тузанына ятып, дүрт мең ата баласы, үрсәләнеп, бәргәләнеп җылашкан идек. Өченчесе, менә бүген, айлы-нурлы төндә, япон әсирләре бүләк итеп калдырган гөлләр, ганҗәләр биләмәсендә, бер башым төнге тын җирне сугардым. Ягымлы ай! Юмарт чәчкә түтәлләре! Серле-моңлы дәрья — җыр! Шушы сихри бизәкләрне тудырган сихерле дала кызы! Бәхетле идеңме син, бәхетсезме, әмма миңа кочак-кочак бәхе г-сәгадәт, өмет тапшырып үттең. Кем булсаң да, күңелем язгы ләйсән яңгырында коенды, гомерем буе мин сине иң югары-изге сүзләр белән яд итәм. табыннарда, якыннарым белән утырган чакларда шушы төннең мәңге онытылмас хатирәләрен сөйлим. Илаһым, тәңрем!. Әгәр Җир шарында кыргый җирәннәр генә үрчеп мыжгылдаса, кем өчен яшәр идең дә. кемнәрдән җылы наз алыр идең?! Язучы-әдип булып киткәнмен икән, төнге дала кызы, мин сиңа да бурычлымын! Әгәр мин сынмыйча, сыгылмыйча, рухым тәмам ватылмыйча илемә кайтып җитеп, күңел касәләремә еллар буе җыйналган ширбәтне халкыма эчертә алганмын икән — монда синең булышлыгыңның да зурлыгын таныйм. Олы юлга син мине озатып калдың... Ар якта күңелне үзенчә кымырҗытып машина гүләде, дәү капканы ачмадылар, вахта янындагы күләгәгә кысылган тар гына тишек аша төенчегемне күкрәгемә кысып, алга - өметле билгесезлеккә атладым. «Кара козгын» дип аталган кара машина чәйнәмичә-нитмичә мине йотып алды. Эссе, тынчу һавага кереп кысылгач, башым әйләнеп китте, чак егылмадым, һәр зонадан этапка куылган берән-сәрән тоткыннарны җыя- җыя «Кара козгын» байтак юл ураган иде, юлдашларым шактый кайнарланган. тирләгән һәм мәлҗерәгән иде. Егылмаска тырышып бер-беребезнең дымлы иңбашларына, терсәкләренә тотынышып диярлек барсак та сөйләшмәдек без, тәннәр талчыкканда телләргә дә көч иңми. Без тимер юл станцаларының берсенә, бәләкәенә, эре-эре йодрыктай лампочкалар чак-чак яктырткан тузанлы-ташлы мәйданга килеп коелдык. Тоткыннарга тәгаенләнгән, юан-юан тимер рәшәткәләр белән томаланган тәрәзәле боек вагон алдында эре-эре ике төркем кайный, алар бер-берсенә якынаерга теләпме үзара тартылалар, әрепләшәләр, акыралар, яныйлар иде. Явызлык-усаллыклары чырайларына чыккан кип балакларны абайлауга, гәнем куырылып китте. Йа Хода, тагын ниләр күрсәтәсең инде син миңа! Нишләргә? Кая барырга, бу. асларында бетмәс ут дөрләгән төркемнәр арасына барып керсәм.. Ни күрсәтмәс бу зобаныйлар ялгыз татар баласына. Ул арада вагон ишегеннән конвой башы сикереп төште һәм ашыгып-кабаланып. исем-фамилияләрне җимерә-җимерә формулярлардан укый башлады. Киң балаклар тонык яктыда җилфердәде, киң иңбашлары уйнап-уйнап тоткыннарны вагон баскычына дәште. Җыелганнарның күпчелеге урыслар иде. Менә төнге дала киңлегендә минем фамилия дә яңгырады Исемемне, статьямны атап, мин алгарак чыктым һәм конвой башы алдында туктап калдым. «Мине бурлар янына утыртмагыз!»—дип пышылдадым. Ярты секунд үтте, бер секунд... Ишетмәдеме әллә, дип сызылып киткән кара мыеклы сержантка карыйм. Ишеткән, дүрткел, авыр ияге бүлтәеп алга чыккан. Менә ул ашардай булып күзләрен акайтты да: «Масть!?»—дип кычкырды. Бәхетсезлеккә күрә, миңа җайсыз бу сорауны якында гына торган киң балаклар, очлы күзләр, таза-таза йодрыклар да ишетте. Китте тоташ гөрләү, янаулар, теш шыгырдатулар... Тормыш юлларында күңелгә мәңге сеңеп ка.ш пюрган мәхәббәт тә арадашлык та. дуслык та ифрат сирәк очрый. Антуан дс СЕНТ-ЭКЗЮПЕРИ. пониядә гомер-гомсргә бик киң таралган, чәчкәләрдән букет төзү ысуллары фәне бар. Шул ысул белән төзелгән букет икэбана дип атала. Никадәр матур, гаҗәеп төсләре белән балкысалар да. чәчкә белән чәчкә ярашмый Түтәлләрдә, болыннарда, урман үзәннәрендә дә сыешып, дустанә яши алмыйлар алар. Мисалга энҗе чәчәк ландышны гына алыйк Май ае урманнарының таҗы ул энҗе чәчәк! Өзеп алып букет уртасына ландышны куеп кара: бүтән чәчкәләрне буа, баш идсрә. буйсындыра, чирек сәгатьтә берсен дә исән калдырмый. Болын чәчкәләре зәһәр казаяктан ла шүрлиләр! Булавка башы хәтле бөҗәкләрне кабып йота торган чәчкәләр бар дөнья йөзендә1 Диңгез гәпләренә ябышып үскән кайбер чәчәкләр кашык сабы буе балыкларны да йомлап куялар. Табигый шартларда чәчкә-т анҗәләр үз урыннарына бик белеп таралганнар Кемне кем янәшәсенә утыртып, күз явын алырлык букетлар тезү серен икэбана өйрәгә. Ә кешеләр9 Адәм улларының янәшә яши алу серләрен ничек билгеләргә9 Зирәк табигатьнең бу серен нигездә ача торган фәннәр бардыр, күптер. Мин бары тик үзем кичергәннәрдән чыгып кына фикер йөргәм. Ирек 1 ә чакта берберең белән сыешып, аралашып яшәү. Лена Иваненко раслаганча, адәмнәрнең үз кулларында диярлек. Күршеңне сайлап таба алмасаң да. хатыныңны бик күп якларын үлчәп, бүреген белән кат-кат киңәшеп, ага-анаң белән мәслихәтләшеп, кәләшеңнең үзеңә һәрьяктан тиң, кулай икәнен белгәч кенә аласың. Төрмә-зинданнарда язмыш адәм балаларын капма-каршы төркемнәргә беркетеп бетерә. Төрмә ризыгын авыз итүгә, бу бүленеш белән күзгә-күз очрашасың., һәм шушы каный бүленеш белән һәркемгә ризалашырга туры килә! Нишлисең, бүтәнчә чараң юк Этап вагоны алдында кайнаган яшь-җилкенчәкнең кай төркемнәргә буйсынганын аңлау алай ук читен түгел иде! Менә миңа нишләргә9 Ни кылырга? Озын-озак уйлап әзерләнә алмыйсың, вакыт бугазны буа! Үтерә! Конвой башы фырт мыеклы көяз сержант, төпне сискәндереп, булачак юлдашларымны котыртып «Масть?» дип акыргач, ют алып калдым. «Масть?» ди бит. ягъни син «Каракмы?» әллә «Сукамы9 » Йә булмаса. каракларның вактөякләренә шушераларга тагылып йөрисеңме? Караклар арасында «кызыл калфаклар», «махночылар». тагын әллә нинди убыр-женпәр барын ишегкәләгән идем Минем «төсем» нинди? Кайсы болын чәчәкләре арасында су тыш алырга ирек булачак?! Тынгысыз җаннарны җир ямьнәре белән генә төкәндерә алмаган альпинистлар «тау кәҗәләренең» саран сүзлегендә «наслаждаться опасностями» дитәп гыйбарә бар Татарчасы «куркынычлардан тәм табу» буламы икән, белмим Без. татарлар, үзән халкы, дала яутирләре, таудан тауга күчеп йөрт әп кардәшләремне күргәнем юк Алай да моннан берничә ел мгек Памир тау-тозагыила биш альпинист кыз һәлак булды, туларның берсе безнең кавемнән иде Корбан булырга дигәндә татарларның Рәсәй өчен җаннары фида! Моны кабул игүче, бәяләүче генә юк' Конвой башы, гадәттәгечә яман тавыш ты көяз сержант «Масть1 » дип. күкрәккә сөңге терәгәч, җаным көтелмәгән рәхәт тек тойды Юк. сержант, андый иблис тамгасы салырга ашыкма' Кабаланма. сержант. Берия ялчысы! Мин карак түгел, сука да им.тсмсн, вак-төяк шушера, тар төсле «кызыл калфак» та кимәдем «Махноны» да аллам иткәнем юк. Я Мин сәяси готкын һәм үземә аерым шартлар, үзгә мөнәсәбәт таләп итәм. Шуны «бик белеп гор син, энем!» И-и, гадилек! Татар баласының беркатлы исәрлеге! Яңгырдан качып, карбуранга юлыгып җәфа чигәрмен дип кем уйлаган! Конвой башы формулярымны әйләндереп карады, «аерым шартлар булырга тиеш»леген абайламагач, маңгаен җыерып торды, шактый йончыган, күпне күргән «озату кәгазе»н иснәп та карады бугай. Шуннан соң гына, вагон ишеге катында этапны кабул итеп торучы солдатка нидер пышылдады. Мин баскычка кош булып очып кундым, юкса этап мине ашап бетерә иде. Алар минем бурлар янына сыймаганымны, сыярга теләмәвемне бик тиз аңлап алдылар! Тыштагылар гына түгел, вагондагы ике камераны тыгызлап тутырып, кергән бер тоткынны уннарча күз аша үткәреп торучылар да белгән, ахрысы, коридорда күренүем булды, идәнне дөбердәткән, кычкырган, янаган авазлар ташкыныннан колагым тонды. Ундагы ике читлек тулган иде. өченчедә бер башым утырам, аргы баштагы ике читлеккә дә күзләре ут булып янган, кызарынган яшьҗилкенчәкне кертеп бикләделәр... Әллә бер башым барам инде? Менә бәхет! Шулай дип уйларга да өлгермәдем, вагонның ике башында да гарасат купты. Вагонга иблисләр өере, шайтаннар алае. убырлар туе тутырганнар диярсең! Конвой боерыгын колакка да элмиләр! «Әнә! Сука керде! Вагонда сукалар бара!»—дип гөрләде бикле читлекләр. Читлекләр бикле—авызлар ачык' һәм, мине кара кайгы елгасына салып, ишегем ачылды... Йөзләрен яктыдан яшереп бөкшәйгән, сүрән, чалбар төпләре умырылган биш егет әләмәсе аллы-артлы килеп керде. Артларыннан шалт-шолт итеп челтәр-тимер ишек бикләнгәч тә алар ачылмадылар, гүргә, күләгәгә постылар да тыңлана башладылар. Чират конвойга җитте. Юк, алар түгел, бүген яман сүзләр, куркыныч авазлар белән конвойның тетмәсен тетәләр иде. Дүрт читлек бер авыздан: «Сукалар белән бергә бармыйбыз! Аларны төшермәсәгез. читлекләрне җимерәбез дә һәммәсен бугазлыйбыз!»—дигән сүзләрне яманнан- яман сүгенүләргә төрәләр иде юлдашларым. Инде генә зона төркемнәренә кушылырга язмасын иде дип күпме вакытлар ялвардым. Инде генә белер-белмәс кеше белән ризык бүлешүдән сагайдым. Хәзер менә каракларның кан дошманы сукалар белән бер читлектә юлга чыгам! Йа, аллам! Нигә шушы хәлгә дучар иттең мин бәхетсезне?! Әле юл башында шундый яныйлар, юл азагында — без барып керәсе төрмәдә ниләр күрсәтмәсләр?! «Масть?»—дип көяз сержантның акыруы чүп кенә икән, хәзер кырык тамактан шул сорау кубып чыкса, нишләрмен, кая барырмын?.. Ярый, аркасына номер сугылган камзулымны киярмен... Сәгатемне, акчамны бирермен... Сукалар кара-каршы бүленеп утырдылар, каракларның тавышы никадәр көчле, гайрәтле булса, боларның сүзләре пысылдап, сүнеп кенә чыга иде. Моңарчы таныш идеме алар, әллә яман «төсләре» мәҗбүр иттеме, сукалар бертуганнардай гәпләштеләр. Сөйләшәләр, сөйләшәләр, миңа күтәрелеп тә карамыйлар диярлек. Шуннан файдаланып, өстәге киштәгә капчыктөенчегемне ыргыттым да үзем дә менеп яттым. Маневр паровозы безне юлдан-юлга йөртеп, вагоннарны маңгайга- маңгай бәрелдереп шактый тинтерәтте. Сукалар тәмәке кабызды, сак борыныма сәер ис, татлы да. әшәке дә ис бөтерелеп менде. Тәмәке суырган сукаларның тавышлары үзгәргәндәй булды, алар тынычланып, кыюланып киттеләр. Бурларның янауларына кискен генә җаваплар бирергә керештеләр. Конвой башы кереп: «Спать, жуки-куки!»— дип бугаз киергәч кенә икс як та тынды. Сукаларның берсе янәшәмдәге буш сәкегә сикереп менде һәм: «Ә син. мужик, кай тирәләргә барырга чыктың?»— дип сорады. Җавабымны әзерләгән идем: «Мине особый лагерьдагы чуалышлардан соң закрыткага куалар»,—дидем. Астан башлар сузылды, купедашларымны да шундыйрак төрмәгә куалар икән, минем аша алар кай тарафларга эләгүебезне фараз итәргә тырыштылар, ахырдан: «Сине, мужик. Мордва якларына сеңдерәләр булыр»,— диделәр. Аларның төрмәләрне. гөрмәзоналарның географиясен, үзенчәлекләрен, ашау-эчү якларын төгәл белүләре мине гаҗәпкә калдырды. «Кайгырма, мужик! Кояш кайда да бер тик аны безгә күрсәтмиләр!»—дип юатты арадан берсе. Икс-өч төн рәхәт йокы күргән юк. бүген дә эләкмәс шикелле. Столыпин вагонының вак читлекләргә бүленгән булуына куанып ятам Шунысы гына сәер: Рәсәйнең иң акыллы реформаторы мәшһүр Петр Столыпин исемен вагонзинданга ни сәбәпле тактылар икән? Вагон-зиндан киләчәкне чамалап, дөрес уйлап табылган Әгәр бу юлда безне, дөньяның чуар-чабар мәхлукларын Иван Семенович Киевтән Казакъстанга утырып килгән вагонга төягән булсалар ходай сакласын!. Бурларның ишле төркеме, аларга охшарга, ярашырга тырышкан шушералар сукаларны чәйнекләп ыргытыр иде. «Сәяси мин. сәяси!»—дип аклануыма карап, мине дә аяп iормаслар иде. Пычак кыныдай чыкса, аның күзе юк! Велягурский дидем дә. йокы томаны сара башлаган зиһенем дер1 итеп ачылып китте. Херсон егете. Киев гидромелиоратив институтында гыйлем эстәгәндә кулга алганнар аны Димәк, студентларга һөҗүм бөтен ил киңлегендә барган! Егеткә егерме биш ел срок биргәннәр Ни өчен? Ул миннән яшьрәк, төрмәсенә дә миннән элегрәк кереп «өлгергән» җитез егет. Студентларга да чирек гасырны жәлләмәгәннәр, әй! Без ризык бүлешмәдек, чөнки безнең дуслык аннан да югары иде Бу очракта да. айлар-еллар фикер алышып, акыл бирешеп, бер-беребезгә уй терәге булып яшәсәк гә, безнең зоналар кануны буенча, мин аның үткәннәреннән берни белмим.. Кырымлы Эскандер Даирский хатларының һәрберсендә аны искә ала. йә Президент, йә Премьер-министр дип атый. Велягурский Актае зонасында иң мәшһүр шәхес иде. Илечко, Козлов-Куманскийларны тар мохит кына урап горса, Велягурскийны тоташтан беләләр, яраталар да, хөрмәт гә игәләр иде Төзүче оста иде Иван Бу җәһәт юн ул бар кешедән өстен урын биләде. Мин белгәндә аның кул астындагы төзелеш бригадалары Актае бистәсендә Мәдәният сарае, идарә йорты, универмаг һәм күпсанлы торак йортлар салып өлгерттеләр Велягурский төзелеш сызымнарына бер генә карап ала. аңа шул җитә! Төзелеш сызымнарын ул үзенчә җирле мөмкинлекләрдән чыгып үзгәртә, ашык- пошык сызылган проектларны карышусыз төзәтә, бистә төзелешләрендә Душкин дигән вольняшка-прораб баш итеп куелса да. Душкин эчкече, исергәч, өстәл гөя-тоя хатынын тоташтан сүгә, каргый торган әле явыз, әле йомшакҗебегән адәм Иванның йомышчы малае гына иде. Чииәгс төзелешләрдә вокзал, ит комбинаты. Караганданың без төзегән 19, 21 иче мәхәлләләрендә бер-бер чатак чыкса, Велягурский артыннан ике солдат һәм җиңел машина җибәрәләр. Ул белгеч, аның сүзе закон Ул искиткеч хәтерле математик та. таләпчән оешiыручы да. Кызганыч, безгә уртак эш иясе булырга туры килмәде, мәгәр белгәннәрнең әйтүенә кара!анда, Велягурский бөек эшләр тәгаенләнгән табигать MOI җизасы талант иясе иде Бүген, туксан өченче елның гыйнварында. Сарман янәшәсендәге Иске Әлмәт авылында хатирәләр iозагыннан арына барган газиз башымны вата-вата үткәннәремнең шаһиты Иван дустыма әйләнеп кайтам Моңарчы телгә алып, бетмәс хөрмәтемне казанган шәхесләр! ә мөнәсәбәтем ачык диярлек иде Безне ни берләштергәнен, кемнәрдән ни алып, кемнәр!ә нидер бирә алуым да шик тудырмады Инде Иван Велягурский белән дәвамлы, рухи ризыклы арадашлыкка килсәк, без икебез дә замандашлар гына түгел, тигезләр дә идек. Моңарчы исемнәре саналган иптәшләремнән мин пидер алып баедым, ниләрдер өйрәндем Иван исә минем җан дустым иде Җан дусларыңнан нидер алуың яки үзең аларга нидер бирүең хакында уйламыйсың, алар һич әзерлексез синең гормыш агымына килеп керәләр дә тормыш дулкыннарында бергә йөзә башлыйсың. Иван минем күңел бөтенлегем, зиһенемнең сакчысы, без 1 өрледән-төрле, күрер күзгә әлләни чәчрәп торган вакыйгалар хакында сөйләшмәгән мәлләрдә дә бергә чакта бер-беребезгә терәк, язмыш күпер* ләребезнең баганалары илек. Ул очраса күз сөенә, рух чистара, күңел үсә юрган иде. Җан дустың иртә-танда очрап: «Хәлең ничек? Минеке түзәрлек!»— дип кабаланып үтеп киткәндә дә сиңа аннан җылылык ага. Безнең үткәндәге хатирәләр гел-гел тәңгәл килмәгән очракта да бер-берсенә охшаган, уку. семинарлар, караган уртак фильмнар, театрлар Иван «Эх, иректә булып «Аккош күле» балетын карыйсы иде дә. төнен, соң гына, рухи баеп-кинәнеп өеңә кайткач чия ликерын нәни генә бәллүр чәркәгә салып, шуны чөмереп утырасы иде!»—дип хыялланса, мин: «Эх. татар театрына барып. «Галиябану» спектаклен карап кайткач, мәтрүшкәле куе чәй эчә-эчә сөенәсе иде бер!»—дип кабатлый идем. Күрәсез, аерма бар да. юк та... Безнең мөнәсәбәтләр һәр тарафтан тәңгәл килгәндер, мөгаен.. Иван белән без байтак хатлар алышканбыз. Мин аннан иртәрәк котылып чыгып, яңадан университетка укыр>а кергәч, ул хатларын өзмәде. уку шатлыгын үзенеке итеп кабул итте, байтак вакытлар лагерьдан акча салып торды... Мин аны булачак кәләшем Нәкыя белән хатлар аша күрештердем. Нәкыяның дус кызы - олгер. чибәр, якты йөзле, ак күңелле татар кызы Әминә белән таныштырдым. Ике арада хатлар да йөри башлаган шикелле иде... Зонадан сызып-саргаеп хатлар язган Иван иреккә чыкты да суга төшкән таш булды, чумды, югалды. Бусы да аның үткәннәре кебек үк тирәнгә яшерелгән сер булып калды. Эскандср Даирский аша мин аны озак кына эзләдем... Эскандер. күпне белергә ашкынган тере жан болай дип хәбәр итте: «Президент Велягурский Херсонга кайткан да... туган- үскән якларын ташлап кире Карагандага, үзе тшләгән төбәккә. 19 нчы мәхәлләгә кире килгән. Бу юлы—үз ихтыяры белән!» Гаҗәп! Алай гынамы соң: сәер! Сәер генә дә түгел: шаккатарлык! Бер секунд та Карагандада тормастай зар-интизар булган яшь кеше, белеме, әзерлеге, тормыш вә эш тәҗрибәсе булган затлы адәм бер чыгып ычкына да тагын җәһәннәмгә кайта!.. Эш таба алмаганмы Херсонда?.. Минем университетка яңадан кайтып керүемне ишеткәч: «Укы да укы!»— дип үгет биргән, «тырыш, укы!»—дип акчалар салган кеше, нигә Киевкә тартылмаган? Кемнән, нидән курыккан! Ачы тәҗрибә татыган сәяси тоткын мин элегрәк белдергән шик-шөбһәләрнс миннән дә ныграк, тирәнрәк аңлап сагайдымы? КГБның үткер күзеннән курыктымы?.. Ата- анасы белән низагка тарыдымы? Иванны кулга алгач әти-әниләренә, туганнарына ниләр күрсәтүен белми калдым шул мин. ул бер чакта да зарланмады. Иван минем сыман ачык авызлы, еш кына буш барабанга әйләнүче җилкуар түгел иде шул. Әйе. безнең шундый бер аермабыз булган, шул аерманы алдан күрә алмаганмын, шуның нәтиҗәсендә мин аны югалттым... Әйе. Рәсәйдә тормыш, яшәү шартлары, иман бер чак га да тотрыклы була алмады, булмас та. Рәсәй дөньяның иң дәһшәтле чуалчык почмагы Бүген менә күңелнең шик-шөбһәләр саклана торган иң тирәндәге төпкелен каерып ачып ташлап: «Мә. күрегез, карагыз!» дип сезне шаһитлыкка. фикер уртаклашырга чакырам, мөхтәрәм укучым Кайдадыр, кемнәрнеңдер пычак кайрап ятуы ихтималмы? «Ихтималның арты киң», дигән, бәла-казаны нык татыган зирәк татар. Сөйләде. Иванны этап белән куган заманда аларны «мал вагоннарында» йөрткәннәр әле. Киев зинданында чарланып, үткенләнеп, фикердәшләрен күреп, уйдашлары белән кавышып, минем кебек үк канатланып ерак этапка чыккан Иван Велягурский «телячий вагон»да барып ята икән. Иртәнге һәм кичке санауны үткәрер өчен вагонга мыжлап кысылган тоткыннарны башта вагонның бер яртысына өерләп кертәләр. Тавыш, гауга! Надзирательләрнең, конвойның нык котырган мәлләре, кырыгынчы еллар азагы. Бер якка куалар да икенче якка күчкәндә һәр тоткынның аркасына имән чүкеч белән бер-икене кундыралар. Иван сыйган этапта карт-коры да ишле була, немецлар. гарипләнгән мәҗрүхләр дә җитәрлек. Юл килеп хәлдән тайган, сусызлыктан, ачлыктан интеккән өлкәннәр җилдәй җилберәп күчә алмыйлар бер почмактан икенчесенә! Имән чүкеч г өя боларның җилкә чокырларын, кабыргаларын саный, калак сөякләрендә «Гопак»ка бии!. Җәллад бер кызын китсә, чик-чаманы белми Ул аяусыз, мәрхәмәтсез вәхшигә, чүл бүресенә әйләнә. Моны тамаша иткән Иван бер гүзә. икенчесендә чыдый, өченчесендә чәчрәп ярыла. «Нигә алай?.. Чүкечсез саный да белмисезме әллә?!»—дип конвойга бәйләнә Тегеләр дәшми, күчеп маташкан Иванның җилкәсенә кунып чүкеч тә тукылдамый Санау бегә. конвой башы Иванны чакырып ала һәм вагонда- гыларга эндәшә: «Менә бу кәрәкәне җәзаларга кирәк Сезгә яхшылык таләп иткәне өчен җәзалыйбыз без аны Әгәр сез: «Бүген сусыз калырга риза, кичен бәдрәфкә дә чыгармагыз, иллә-мәгәр егетне интектермәгез». дисәгез, без аңа җил-яңг ыр гидермибез. Йә. ничек, ул сезнең хакка тырышты. Ә сез ни әй герсез? Нинди карарга киләсез?» Көн озынына конвойга каһәр укып, зарланып, карганып барган этап, кинәт, текә борылып Иванны тегәргә тотына!., һәм вагон бертавыштан карар кабул игә: «Әйдә, теле өчен җәзаны берүзе күрсен!» Иванны вагон карцерына ябалар, беләкләренә корыч богау-беләзек- ләр кигертәләр, йозакларын биклиләр. Богауны шулкадәр кысып беркетәләр ки. карцерда басып кына барырлык җае булган егетнең беләкләре шешә. Шешә, шешә, аның саен богаулар тәнне кисеп керәләр' Иван карцерда гөн куна, тырнак асларына кан утыра, бармаклар гөбе-гөбе булып кабаралар... Bar ондагыларны да аямыйлар, иргә-кич имән чүкеч «Хасбулат удалой!» көенә бии-бии л андагыларның «куналарын» чиләндерә.. Этап тәмамлана, Велягурский озак кына зиндан лазаретында дәвалана... Сихәтләнә язып зонага чыкса «мал вагонында» аңа җәза сорап кычкыручыларның күбесе придурокка әйләнгәннәр. ППЧда. КВЧда алар утыра, каптеркада да «юлдашлар», «фан-фанычлар». Егетнең әрнегән күңеле түзә алмын, кичләрнең берсендә, шыксызында, явымлысында. отбой алдыннан КВЧ-ППЧлардан савылып кайтырга чыккан фан-фа- нычларны җыен ала да. тезләндереп зона буйлап йөгерергә, чабарга мәҗбүр игә Тезләнәләр тегеләр. тезләнеп кыптыр-кыптыр сөйрәләләр һәм минут саен «Иван Семенович, кичер без ахмакларны!»- дип кычкыралар. Кичерә Иван Семенович, гафу игә һәм: «Бу мин кылган бердәнбер һәм соңгы явызлык булды», дин гамәлен тәмамлый Иван белән зона һәм ип тирәсендәге хуҗалар нык санлашалар, аның сүзе байтак адәмнәрне бәладән коткарып, казалыларга җиңелрәк яшәргә ярдәм итте, байтак кешене үлемнән алын калды. . Үземнән беләм. йоклар алдыннан бары тик яхшы кешеләр турында гына уйларга кирәк. Яман адәмнәрне уйга кертсәң йодрык йомарлана, усалланасың. Төшеңә дә җен-пәриләр, җиде башлы диюләр керә Төшемдә җен-пәриләр күрмәсәм дә, яхшы кеше хакында уйлап ятканда әвен базына төшсәм дә. иртәнчәк мине хәвефле юлдашларымның шыпырт гавышы уятты. Алар купедаш сукалар мыеклы конвой башын дәшеп алганнармы, үзе килеп катнашканмы, алдагы станца.тарның берсендә йөгереп кенә аптекага барып... кодеин сагын алуын үтенәләр иде. «Югәл даруы кодеин», дип аңлатты сукаларның берсе, иң конарсызы, аламасы һәм сасы авызлысы.. Баксаң, шушы өтек сука, йоны йолкышан көзге чебеш, җит .текми туган сарык бәрәне татар икән! Әстерханнан!.. Та тарча вата-җимерә сөйләшсә дә. кемлегемне ачыклагач, татарча мәгәштергән булды. Кыюланып сораштым, сасы тәмәке дигә- нем наркотик икән, анаша кушып төтәтәләр тегеләр. Әйтәм җирле баш авыртып уяндым, авызның тәме юк. Анаша да алып кергәннәр сузсалар, акчалары да бар. конвой башына акча төрткәндә бишесе тиң миңа текәлделәр, ул-бу хәжәте чыкса дип. мин дә унбиш-егерме тәңкә акчамны кесәмә тыккан идем, алып бирдем. Сукаларның кәеф килде. Станцаларның берсендә бу көяз сержант кырык-илле тәңкәгә сукалар сораганны алып килде. Тегеләр... авызларын бәлшәйтеп суырдылар «күчтәнәч»^!.. Әллә конвой солдатлары арасында да тегеләрнең сукалар яки сатлык җан икәнен белеп, үз файдаларына тотучы хәшәрәтләр бар инде?.. Илле өченче елда сукалар белән бурлар арасы күренмәгән күләмдә кискенләшче. Сталин вафатыннан соң игълан ителгән амнистия шакшы җаннарга банди г-каракларга. көчләүче-иблисләргә тоташ ирек китерде! Моңарчы аерым-аерым зоналарда асралган бурлар, сукалар бер көн эчендә дала юлларына таралдылар. Волынка таш базыннан гына да алты йөз кеше Сталин варислары кулыннан азатлык алды. Ә бездән. Актаеның дүрт мең тоткыныннан ике кеше генә иреккә китте. Влащук турында әйткән идем инде, этапта бергә килгән мәскәүле врач Яков Борисович Цудечкиска да бәхет елмайды. Безне бер мәсьәлә аерата нык кызыксындыра иде: амнистиягә эләккәннәрне туган төякләренә, әйтик Мәскәүгә кайтаралармы. юкмы? Кайтаралар икән, моннан зур-зур йомгак ясап була: димәк, илнең җәзалау сәясәте әзме-күпме йомшый! Сталин вафатыннан соң илнең кай якка тартылачагы безнең хәзер төп сүзебез, җылына төшкән хыялыбыз иде. Яһүдләр. төрмә-зоналарның барометрлары. Яков Борисовичка тезләнеп кенә ялынмадылар. «Алдагы футбол ярышына «Динамо» стадионына барасың Җаен тап! Син бит зек! Каһәрләнгән язмыш вәкиле! Коментатор тирәсенә елыш һәм ул тынып торган арада «Борис! Сәлам!»—дип акыр!.. Шуннан чамаларбыз»! Футбол матчын күктән иңгән фәрештәне көткәндәй каршыладылар, радиога колакларын ябыштырып, уен беткәнче кыймшан- мадылар. Цудечкисның «сәламе» ишетелмәде. Бу шөбһәле тынлык үзе дә зур бәхәсләр тудырды. «Юк. диләр берәүләр, җылан үзе үлсә дә агуы кала. Коммунистлар сәясәте бер чакта да үзгәрәчәк түгел. Алар власте штыкларга вә явызлыкка аркаланып кына яши ала!» Бу фикерне алга сөрүчеләр әзрәк булып, зирәк укучым, дулкынның өстендә Александр Васильевич Мерзленков булуын, мөгаен генә, сизенгәндер дә?! Күпчелек, ил язмышы бары тик Сталинның явызлыгына гына бәйләнгән, дип санаучы беркатлыраклар, тәртәләрен туган якларына каерып куйдылар. Эш бик бәләкәйдә калды: ат табасы да туп-турыдан тут пашул — илләргә кайтып төшәсе! Александр Васильевичның караңгылык юравына ышанасы да килә, ышанмыйм да. ышанып бетмим... Сукаларны куып, карак-бурларны өерләп иреккә чыгардылар да кан дошманнарның юлы кисеште. Китте сугыш, китте суеш, башланды кырылыш. Казакъстан далаларында кара кан елга булып акты. Караганда тирәләренә Мәскәү-Ленинградтан. Киев-Минскидан өстәмә милиция көчләрен китерделәр. Тик бу суешны, кан исеннән котырган яшь-җилкенчәкне тыярлык түгел иде. Алар бер мәсьәлә чишәргә генә булыштылар: иреккә чыгып исән калганнарны эзәрлекләп-аулап яңадан төрмә-зиндан- нарга. зоналарга тутырдылар. Волынка таш базы әз кешене сыйдыра ала торган җыйнак зона — әнә шул Сталин кануннарының сөеклеләре бур-караклар. сукалар өчен кирәк булды. Безне илле дүртнең 6 мартында, «халыклар юлбашчысы, зирәкләрнең-зирәге даһи Сталин» үлгәнгә ел дигәндә таш базларыннан кирпеч патшалыгына Актаска кире кайтардылар. Кызганыч, үтә зур. үкенечле кызганыч хәл! «Бөек юлбашчыбыз»ның өчесен, җидесен, кырыгын вә еллыгын билгеләгәндә ил буенча күпме башлар киселде икән? Санаучы булмагандыр, өлгермәгәннәрдер. әллә МВД. КГБларның тирән архивларында бу чын хәлләр дә кыстырып куелганмы?.. Әле бу хәлләрне бераз арттырып, бераз купайтып сөйләгән хәбәрләр төрмә-зона араларында тукталмаган, әле коелган каннар җылы, ике якның явыз вәкилләре бер-берсен ашардай булып котырыналар Моның шулай икәне Актаста чакта ук колагыма кагылып-кагылып киткән иде. хәзер үз күзләрем белән күрдем Янәшәмдәге сукалар шушы яман хәлләрнең катнашучылары икән, иреккә чыгып та алганнар, бәрелешләрдә катнашып, пичәдер адәм җанын кыйганнар, хәзер һәммәсен егерме бишәр ел срок биреп бандитизм өчен яңа хөкем чыгарып, кайдагыдыр эчке төрмәгә иң каты режимга куалар икән Коерык аегына дилбегә кереп кысылса ин үшән, юаш аз та чыгымчылый. тибенә, арзын сикертә, тәртәне сындыра. Минем язмыш юлымны өйдәкләп алып кайтучы алаша коерыгы астына каян килеп керде бу кыл дилбегә? Тибенә, кешни, тәртәне сындырып куймагае9 Шикле төркемнәргә ялганып юлга чыгудан, яңа зоналарга барып керүдән куркып яшәвем хак иде Хәзер нишләргә'’ Поезд кычкырып тавыш биреп, вагоннар. бср-бсрсенә таба мөгезләре белән төрткәләп, мине кая алып баралар9 .. «Бу бәладән мине кем йолкып алыр9 » Ничә минут, ничә сәгать, күпме вакыт барганбыздыр, исемдә калмаган. Хәзер Казанда нинди хәлләр көтүен уйлап та карамыйм Казанга кайтып җитәсе бар әле. кайтып! Анда кайткач күз күрер! Менә болар- дан. янәшәмдәге канлы сукалардан, безне камаган кырык-ил.те үткер пычакзан-бурлардан ничек котылырга9 ! Су бирә тәр эчмим, капчыктагы вак-төяк ризыкларга кагылмыйм, юк йомыш белән, бары Тик төн язар өчен генә иртә-кичеп бәдрәфкә йөгереп барын киләм дә өске киштәдә язам. Сукалар тәмам үзләштеләр, каяндыр карта китереп чыгардылар, кодеин суырып, анашалы тәмәке тартып күтләре тона. Карта уйныйлар да карта уйныйлар! Җиңелгән кешегә . тел әйләнми, нинди хәлләргә шаһит булмый адәм баласы?.. Чалбар төпләренең умырылган, тишекле булуының сәбәбен мин шунда тына аңладым! Арадан берсе «Минем хатын-кыз күргәнем дә. татып караганым да юк», дип аңлатып бирде һәр юлның башы вә азагы була Вагон-зипданда барсаң ла. каргышлы юлның азат ына ирешәсең икән Чамалыйм, без зур гына станциягә барын җизлек, тирә-юньдә ишле хәрәкәт сизелә, радио-рупор вагоннарны каядыр күчерә. паровозларны ашыктыра. Хатын-кыз тавышы Станцияләрдә кизүлек кылган хатын-кызларның һәммәсенә бер төсле тавыш бирелгән. Кырыс, калтай, каты, ямьсез тавыш. Бу тавыш ияләрен комга н- комгаи имиле, калын ястык арт ты, муенсыз, гөбе-гобе балтырлы дип күт алдына кигерәм һәм ирләрен кызганам. Мондый тавыш ияләрен ничек кочасында, пичек итеп тәмле сүзләреңне багышлыйсың Тынлык тиз суынды, безне шактый озак тоттылар шикелле Күрше читлекләрдәгеләр хәзер сукаларга кычкырып та тормыйлар, кара җылан- дай ыслап турыдагы уры ү тем вәгьдә игәләр Белом, таягың кыска булып, кара җылан очратсаң, йөгер! Кач! Без читлектә .. Шактый калтырап утырт ач вагон ишеге ачылды, көр тавышлар яңгырады Тоткыннарны берәм-берәм машинага әйдәделәр Дүрт читлекне бушаттылар, чират безгә җитте Тукталганнан бирле бер сүз алышмаган юлдашларым ишек ачылуга яттылар һәм бер-берсснен беләкләрен чәлмәштереп беректеләр. Конвой солдатларының икәве, хәтәр тазалары аяк терәп аларны йолыккаласалар да. тамырлы түмәр булып укмашкан сукаларны каерып ала алмадылар «Безне алар белән утыртмагыз», диде танавын тузанлы идәнгә терәгән сукаларның берсе Маңгайларына дым. тир таралган солдатлар аларны шт әшәке сүзләр белән коендырдылар Ахыр чик күннтек башлары белән тегеләргә әле «чалбар», әле «ыштан» ү тчәргә керештеләр Дөп тә дөп яралар сукаларны! Теге яктагы бурлар янына чыгарса тар. һичсүзсез, әҗә т киләсен белгән сукалар түзделәр, үкчәләр арык кабыргалар арасына бәреп кергәндә «эһ!» итеп куялар да тыналар Баяты тавыш «Безне аерым воронокка утыртсагыз гына чытабыз!» дин кабатлады. Тышкы яктан машиналарда килгән конвой башының: «Әй. сез! Туасызмы анда! Почетлы караул арды, кыймылдагыз!» дигән таләпчән коры тавышы ишетелде. Вагон-зиндан нарда этап куган солдатларны өйрәтәсе юк. алар җәза фәненең профессорлары, берсе авыр йозакны ишектән тартып алды да, кай җирең кечи, төя генә! Сукалар калкынмады, йозакланган кулларын ычкындырмадылар- Караклардан аерым машинага эләгү минем өчен дә кулай буласы иде. Мин йомарланып, бик бәләкәй кер бәләгенә әверелеп, юл төенчегемне буш корсагыма кысып терәп, тартышның азагын көтеп, вагон стенасына сеңдем. Әлегә төртеп күрсәт үче дә, йодрык биетүче дә табылмады, солдатлар мине аядылар. Менә алар лап-лоп атлап чыгып кит теләр, ә дигәнче кире әйләнеп тә керделәр. Мәшһүр Родосе осталары мәңгелеккә Лаоконн төркеме скульптурасын бүләк итеп калдырганнар. Төркемдә Лаоконн үзе, уллары һәм аларга җәза игеп Афина алиһә җибәргән җыланнар чәлмәшеп, уралышып беткәннәр. Кысан аралыкта тотынышып-урадып яткан сукалар да «Лаоконны» хәтерләтә иделәр. Кинәт арадан ямьсез гырылдау тавышы агылып чыкты. Әстерхан татары, миңа кан кардәш булырга тиешле дөньяның игелексез улы бума чиреннән бәргәләнә башлады. Бума икәнен шәйләдем, сугыш елларында бу афәтнең бик күп кешеләрне тинтерәткәнен хәтерли идем. Тукмәт Микайласы армиядән бума чирен алып кайтты. Ята хәзер уртада тагар сукасы, ирен читләреннән куе. сары күбек тама, гырылдый Чалып ташланган малмыни?! Сукаларның икесе, хәллерәкләре, аның бу кизүен белгәннәр ахрысы, берсе баш очыннан, икенчесе тез турыннан тотып, тегенең бәргәләнүен басарга тырышалар. Үгездәй котырынып, күркәдәй кабарынган солдатлар бу тамаша алдында тынып калдылар. Шул тынлыкта тыш якта машиналарның гөрләп кузгалуы ишетелде. Шөкер! Тар басмада кара-каршы килеп сөзешергә әзерләнгән тәкәләрне аералар, ахрысы... 3 Каторги ни-нәрсә ул? Тоткыннарны мәңгелек җәбер-җәфаларга, тәмугка дучар иткән учак. Виктор ГЮГО әр төрмә, зона каторга ук түгел. Ләкин алар бертуганнар, игезәкләр. Төрмә коридорларының исе. тузанлы лампочкалардан кы- яр-кыймас коелган яктылык нурчыклары, калын-калын тимер ишекләр, авыр-авыр йозак-бикләр, идән белән түшәм арасын тыгызлаган шомлы аяк I авышлары — бар төрмәләрдә дә бер гөсле. Төрмә капкасын үтеп кердеңме, бар җирдә дә сине ашыктыралар, куалар, каулыйлар. Никадәр горур, көчле булсаң да. төрмә сиңа иркен сулыш алырга ирек бирми Анда һәр нәрсә алдан чамалап исәпләнгән, син инде үзеңә үзен хуҗа түгел, синең ихтыярың капка тышында, иректә калган. Бер чакта да көлү тавышын ишетмәгән камералар, аларның салкын яки бик эссе тыгыз һавасы буар җыландай сине йотып кына ала. Биш минуттан син шушы кануннарның колына, шушы үги атаның үксез баласына әйләнәсең Төрмә - тешеңне сындыра, колакны томалый, күзеңне күрмәс итә. буыннарыңны җебетә. Без. шулай итеп, Чиләбе төрмәсенә барып кердек. Ходаның рәхмәте, безне ишегалдында машинадан өерләп төшергәндә, тирә-ягыбыз буш һәм гын иде. Аяк астындагы тәмәке төпчекләрен, вак-гөяк кәгазь почкакларын җил өерләп йөртә. Әллә мине озата чыккан дала җилләре һаман арт тан калмаганнар инде? Исләр генә бүтән. Машина мае исе дә килгән күк, самавыр челтәрендә җем-җем елтыраган күмерләрдән чыккан явыз ис тә бар сыман Ниһаять, безне аердылар, сукаларны тиз-тиз каядыр ашыктырдылар, мин икенче катка күтәрелдем һәм төрмә-хуҗа тынлыгы Ь на колак салдым. Сталин вафатыннан сон әллә бер җан да читлектә калмаган инде9 .. Озак тотмадылар, шартлап ишек ачылды һәм тар гына, зәңгәр томан төшкән камерага барып кердем. Гаҗәп, камера тулы кеше булса да. беркем миңа борылып карамады, яныма йөгереп килеп җитмәде. Монда халык үз ваемы белән генә яшәп ягамы әллә? Юллар үткән, нужа камыты киеп шомарган тоткын әүвәл башлап кая карый? Ул, әлбәттә, артын терәр урын эзли! Тәүге каушау үтеп, пар утырып томаланган күзлек пыялаларымны арулап, як-ягыма карансам ай-һай. монда мин сыяр берәр урын калганмы икән? Илле дүртнең көзендә каян шушы кадәр халыкны җыйган төрмәчеләр9 Урнашырга кирәк иде. мин үземне бик белдекле, кыю. дөнья күргән мәхбүс дип исәплән, кемнең аягына баса-баса. кемне этептөртеп түргәрәк уздым. Исәбем, ике катлы сәке аегына, идәнгә кереп сузылып ягу иде. Әлерәк кенә күргән шомнарны аң аша үткәреп, алардан котылырга, чак кына бушанырга кирәк иде. Анда башны тыгып үрелеп карыйм, как идәнгә сарылганнарның ачулы (авышлары колакны яра. арырак тартылам, бирегә кайтам, юк мин аралап керерлек урын-жай! Ике катлы сәкегә кунаклаганнар берегеп, юкарып калганнар. Идәндә дә тоташ ауный адәм балалары, ишек катына ипләп кенә чигендем дә параша тирәсендәге сасысына чыдамаслык тар гына ноктага кайтып җиттем. Бер адәми заг чак кына тартылып үз яныннан урын бирде. Сукыр иде бу кемсә. бер күзе тар гына ярык калдырып бөтенләй аккан, икенче күзе өрәңге тамыр- тубырыннан кырылган шар булып маңгаена ук сикерен менгән иде Бер аж ы кисәү агачы, кыегаеп-борылып икенче аягына карап үскән Гарип аягына аяк киеме ярата алмаган бичара, калын, иске чүпрәк белән урый-урый ул аягы адәм аңламаслык рәвешкә кергән. Балачак(а ишеткән җыр искә төште: Алтмыш буржуйны куркыткан Бабай Сергей аягы Бүтәннәр дә кем ничек, кая мөмкин, шул якка танавын герәгән Өстәге сәкедәгеләр күлмәк-майкаларын салып ыргытканнар, түшләрен чуарлаган кара кош сурәтләре, зәп-зәңгәр имиле кызлар йокламаганнар, алар тарлыктан, кысынкылыктан тарсынып очып китәрдәй кыймылдыйлар, хәрәкәтләнәләр. Менә сиңа туган якларыңа кайту! Менә сиңа илгә бәхет кигерәчәк илле дүртенче ел! Канлы диктаторның вафа тына ел ярым вакыг үтеп бара, ә Чиләбе төрмәсе бушамаган, ишекләр ачылмаган, дөнья һаман йозакта. Чиләбе төрмәсенең икенче катында, яшьләрдән юрган шушы кырмыска оясын тамаша кыла-кыла сыгык аңыма ямьсез бер уй иңде: «Шәт. сәфәремнең азагы хәерле булмас!» Мин Ак тасны, аның сөремле кирпеч заводын, иптәшләрне кочып калган зонабызны, я кәшәдәге сагышлы җырлы патшалыгын, тагын әллә нәрсәләрне, әллә нәрсәләрне өзелеп сагындым, юксындым Төрмә сукмаклары бушагандыр дип уйлый сың гына, баксаң анда адәм уллары элеккедән дә күбрәк икән' Йокыга китәрмен димә, йокылы күзләрен уа-уа әледән-әле кемдер пес итәргә килә, күбекләнеп кабарган парашадан тынчу ис бөркелә Баш әйләнә, косасы килә. Мин сукырга иелә төшен, пышылдап кына «Кемнәр болар? Сукалармы, бурлармы?» дип сорадым Күзгә күренгән тоткыннар арасында бер генә дә адәм рәтле кеше чалынмаган иде «Нинди бурлар9 дип гаҗәпләнде сукыр Комсомоллар! Социалистик ватан патриотлары!» Сукыр булуы өстенә бу адәм әз-мәз ычкынган, шөрепләре бушаган бичара икән, дип уйладым. Сүздән туктасам да, сукырның геле кычыта икән «Чирәм җирләргә дәбрәвүл килгән комсомоллар болар Хәтерендә боксерлар!» «Боксерлар» дигәнне ул кат-кат кабатлады һәм сау аягы белән «кисәү агачын» төргән чүпрәкләрне ышкып алды. «Әйе. әйе1 Килеп тулды болар, яхшы ата-ана балаларыдыр, шәт Ата-ана күзеннән иркенгә чыккан бер бала—куркыныч, ун булсалар бәла, йөзләп җыелсалар — афәт! Әле монда яшәр урын юк. эш тәгаенләнмәгән. Бездә бит сүз — ут. кабынса — дөрли! Алай да эшелоны белән тракторлар вә бүтән төр машиналар килеп җиткән. Тракторларны хуҗаларына иреннәреннән әнкә сөте кипмәгән агач патриотларга тапшырганнар. Яннарына җилбәзәк. илгәзәк кыз-кыркынны китереп тутырганнар. Кызлар бар җирдә авызга аракы сикереп менә, канны котырта, җанны уйната!. Арада көнчелек туа. көнчелек усаллыкны уята. Ике арада ярыш, тарткалаш китә! Кем көчлерәк? Тракторларны сөзештерә башлыйлар болар. Күпме кыйммәтле машиналарны бәрелештереп харап итәләр. Үзара «кул сугышлары» башлана. Кыскасы, бер сүз белән әйткәндә «боксерлар» төркеме ярала. Палаткаларда урын бушап кала, комсомолларны төрмәләргә тутыралар...» Сукыр, миннән күбрәк белүе белән мактангандай, һәммәсен төзеп, иренмичә аңлатып утырды. «Сез дә чирәм җир иле батырымы?»—дип сорыйсым килсә дә тыелдым Нигә янәшәдә җылысын бүлешеп утырган гарипне рәнҗетергә?.. Чиләбе парашасын саклап утырганым өчен аңа ачулы түгел ич мин! Үзгәрмәс тормышка, какшамас Сталин кануннарына. җәзачыларның явызлыгына ачулы. Алай-болай төрткәләп төнне артта калдырдык, иртән ишек ачылып, камерага борынын керле ак яулык белән кысып тоткан бөдрәч өлкән лейтенант килеп кергәч, туп-туры аның каршысына бастым Зарымны сөйләп, мине, сәяси тоткынны, бүтән, юньлерәк камерага күчерүен үтендем. Бөдрәч аны-моны дәшмәгән иде. алай да. иртәнге чәйне аннан- моннан хап та хоп йоткалагач. камерага надзиратель килеп керде һәм безнең икебезне — сукырны вә мине ияртеп шул ук каттагы, әмма зуррак камерага илтеп япты. Камера зуррак булса да шыгрым тулы иде. Күчеш төрмәсенең мең үкчәләр белән тапталып тәбәнәкләнгән бусагасын керүгә шикле күзләрнең бораулап каршы аласын белә идем. Хак та. чөнки юньле тоткынны бер чакта да ялгызын этапка кумыйлар. Ләкин Чиләбе төрмәсендәге кебек каршылау буладыр дип күз алдыма да китермәдем! Сукыр, үзенә калса елдам гына икән, әй! «Кисәү агачын» сөйрәп, чатанлый-чатаилый кереп тә китте. Аның хәсрәт сеңгән эзләренә баса-баса мин дә теркелдәдем. Әзер тор. дидем үз-үземә. хәзер төпченүләр, шиккә манылган сораулар башланачак! Кердек, як-ягыма күз йөгерттем һәм әз-мәз каранып торгач, аптырашта калдым. Мондагылар моңарчы мин аралашкан, тышкы кыяфәтләренә күнеккән, ярты сүздән аңлый торганнарга һич охшамаганнар иде. Әйтәм бит. килеп кердек, боегып басып торабыз, ник берәвесе безгә әйләнеп карасын! Парлашып та. өчәр-өчәр дә, нәни йодрык булып укмашып та ишекле-түрле йөри камерадагылар. күптәнге якын әшнәләрдәй гөрләшәләр, күкрәкне күкрәккә терәп бәхәсләшеп тә китәләр, без торабыз ят аранга тап булган адашкан сарыклар сыман. Торабыз, торабыз, ишек катыннан аерылырга базмыйбыз, арага керергә, катнашырга нигәдер йөрәк җитми. Бер атладым, ике. күрер күзгә йомшаграк өлкәннәр катына барып җитеп, колагымны торгызып тыңланырга тотынган идем, тегеләр шым булдылар. Яман итеп карап алалар, яратмадылар! Кемнәр соң болар?! Нинди «төстәшләр»?! Әллә минем сукалар өеренә тагылып килгәнне боларга җиткергәннәрме? Ни уйларга да белмим. «Шикле шикләнер, чикмәнен бөркәнер».—ди татар... Миңа бердәнбер иш булып баягы сукыр калды. Әллә борын очы белән кая барырга яраганын белә сукыр, әйләнеп карасам, сәке читенә барып елышкан теге, «кисәү агачын» тырпайтып алга чыгарган. Күрсәтәсе киләме, җәлләтәме?.. Ихтимал. Шактый үткер күренә бу сәләмә! Янына барып бастым. Читчитләренә эрен ябышкан юка иреннәрен чак- чак кыймылдата сукыр, ияген алга чөеп нидер укына. Сүз булсынга гына «Баптистмы әллә син?» — дин кызыксындым. «Юк», диде сукыр елмайгандай итеп. «Дога укыйсың ич». «Сектант түгелмен Аллам юк минем Булг андыр бер Ул мине ташлады. Хәзер мин үзем Алла! Алла булып Ил өстеннән хөкем йөртәм. Тикшерәм. гөпченәм. Рухымны күтәрәм дә бәет чыгарам!» «Нинди бәет чыгарасың, ягьни-мәсәлән?» Мин әрсезләнеп аңа тартылдым, кысыла торгач икебезнең api сыярлык урын яулап алдык. Сукыр, дүрт юлын мин алдарак теркәп киткән шигырен укыды. Шактый озын, усал төртмәле шигырен тигез тавыш белән озак кына укыды. Күренә, шигырьне бер генә укымаган инде бу! Явыз Сталинны тетә бәет, аның буынсыз тарафдарларына да сүз уклары ата. партияне дә аяп тормый, большевикларны да чеметкәли. «Шушы үзем чыгарган бәет өчен сигез ел бирделәр миңа», диде ул актыктан. «Кайчаннан утырасың?» дип сорадым. «Март га кулга алдылар. Сталин җәлладның үлеменә ел тулганда чыгарган идем бәетемне! Ә суд моннан өч атна элек булды» Башыма күсәк белән ордылармыни' Сукырны тыңлагандай утырсам да, асылда мин камерадашларымның сүз җебен эләктереп алырга омтыла идем, хәзер бәетче әйткән аяусыз саннар йотып алды Ничек алай?! Диктатор, Ленинның канлы тәгълиматына таянып ничә еллар илне, дөньяны болгаткан, адәм җаннарын тәбегә төшереп дәһшәтле империя төзегән Сталин вафат Илдә кыяр-кыймас кына өмет дулкыннары тәгәрәшә. җылы җилләр Каф тау артыннан чыгып ил үзәннәренә кайта, дулкыннар ил улларының, шул җөмләдән тоткыннарның да сүнгән учакларына очкын төшерә.. Сталин юк. калса өрәге калгандыр, ил теленә аның явызлыгы хакында хак хәбәрләр керде, һәм шул чакта. Сталин явызлыгын үзенчә бәян иткән бичара сукырны безнең арата китереп кыстырганнар! Ни бу? Ялгышумы? Җирле хөкемдарларның чираттагы хатасымы? Әллә Рәсәй киңлекләрендә һәммә тарафның элеккечә калганын без күзлеләр күрми калганбызмы? Сукыр күргән, күреп кенә калмаган, фикерен дөньяга чыгарган, куркып-өркеп тормаган' Күңелем белән Александр Васильевич Мерзленков аңлатмаларына әйләнеп кайттым. Уйладым, уйладым да. «юк. юк!» дип икеләнгән күңелем ярсуын тыярга теләдем. «Сукыр очраклы хөкем ителгән кем- сә. Меңнәр үзгәреш көтә, өметләнә, дөнья атышы Сталин өрәтен аста, тирәндә күмеп калдырып яктыга, җылылыкка борылыр! Шиксез шулай булыр!» Сукыр, гасабиланганда гарип аягын урап бәйләгән чачакланган бауны гартын-гартын куя икән, тагын аска иелде, иелгән җиреннән пырхылдатып танавын сеңгерде. «Элегрәк тә чакырып йөдәтәләр иде мине Янаукуркытулардан узмады ул чакта. Хәзер менә ябын ук куйдылар Заманалар катылана дигән сүз! Кемнәрдер Сталинга тугры калуларын расларга телиләр, ашыгалар! Вакытсыз яптылар мине, бик вакытсыз Йә иртәрәк, йә соңрак кирәк иде Моннан бер ел элек өйләндем, җәмагатьле булдым. Балабыз туды Ходаның хикмәте, дүрт саны камил-төгәл! Бәбинең тәпиләрен күрсәң! Хатын зәгыйфь Җилкәсенә оры ябыштырган иблис Шул орыны урталайга телен алга, күкрәгенә чыгарасы да бит Юк. ходай насыйп итмәгән. Имән чикләвеге хәтле имиләрнең кай җиренә сөт төшсен! С от төшмәгән ана сабыен ничек туйдырсын.’ Ничек яшәр дә ипчекләр итеп бәбиен багар? Бергә чакта аны-моны юнәтә идем! Баянчы идем, туйларга дәшеп алалар иде Ялгыз башы баланы ничек аякка бастырыр?!» Ул икс кулы белән очлы тез башларын эләктереп үкси башлады Үкси дин торам, көлә икән! Юк. үкси Дөресрәге, аның җылыймы. көләме икәнен аерып булмый иде Бөтен гәүдәсе аяк-куллары дер-дер килә бичараның, бугазыннан әллә ничә төрле авазлар чыга, көлүеннән җылавын һич аерып ала алмаслык кемсәне беренче тапкыр күрүем Виктор керткән күчтәнәчне ашамаган илем, таматыма үтмәде. Шуннан зур гына кисәкне сындырып алын, чәйнәргә тотындым Икенче кисәкне сукырга тоттырдым. Ходавәндәм. тырнаклары җиткән тегенең, саргаеп яргаланып беткән. Сукыр берсе үтә киң. икенчесе йомылып беткән танау тишекләре белән кулындагыны иснәп-иснәл карады да кабыгы-ние белән чәйнәргә үк кереште. Камерадагылар ризык исен бик тиз сизделәр, өч-дүрт адәм янымда тукталып авызыма текәлделәр. Ашаганны йотып торуларын балачактан яратмый идем.— тегеләргә дә бармак башыдай кисәкләрне өзеп бирдем. Колбасам бетеп тә куйды. Ризык бүлешү безне чүт кенә якынайтты, тел яшерү бетте, танышу башланды. Үткән-күргәннәрем белән өстән-өстән таныштырдым, алардан да аны- моны белештем. Сүз сүзне ияртә, фикер фикергә ялгана, кемнең кем булуы онытыла, хәзер телләрне тыеп булмый! һәм күз күрмәгән, колак ишетмәгән, булу ихтималы адашып төшләргә дә кермәгән гыйбрәтләрне, илле дүртенче Өмет елының августында, Чиләбе төрмәсенең икенче катындагы камерада ишеттем. Бу сирәк очрый торган вакыйгалар ил киңлегендә берәр яры яңгыраш таптымы икән, белмим. Рәсәйнең бөтен почмакларына үткер күзләре үтеп керә алган чит ил хәбәрчеләре йоклап калмаганнардыр, гыйбрәтләр белән дөньяны шаулатканнардыр, шәт! Соңгы дәверләрдә үзәк гәзитләрдә басылган кыскакыска гына мәгълүматлар күземә чалынды. Тырышсам-тырышмасам. мин ул дәһшәтле елларның елъязмачысы түгелмен, моңарчы мин күргәннәремә, кичергәннәремә таянып яза килдем, танам — мин бу вакыйганы да аерып куеп өйрәнмәдем, моның өчен вакыт та, зур көч тә кирәк булыр иде. Мин бары тик уннарча, йөзләрчә адәм улларының, үзләре катнашкан яки шаһит булганнарның миңа җиткергәннәренә генә таянам. Алар мин барында, минем күз алдыннан Чиләбе төрмәсе аша узып киттеләр. Әгәр кайсыбер сызыкларында хата киткән икән, сездән дә. миңа сөйләүчеләрдән дә түбәнчелек белән гафу сорыйм. Ул елларга, ул елларның эчен-тышын ача алырлык канлы вакыйгаларга кайтыр заманалар килер дип кем уйлаган? Киңгир, Җизказган, Балхаш тирәләрен, ул яклардагы каты-каты режимлы зоналарны телгә алып үткән идем. Йөзләрчә авызлардан ишетүемә караганда, анда бездәгедән мең кат кыен икән! Сансыз-исәпсез бакыр базлары, ил күзеннән нык яшсрелгән җәһәннәм тишекләре уран рудниклары, тагын әллә ниләр, әллә ни хикмәтләр! Шулар өстенө гынны куыра торган эссе һава, сәмум җилләре, ябулы тимер әрҗәләрдә ераклардан килә торган тынчыган су! Шул ходаның каргалган җайларында кәҗә майлары кат-кат сыгылып чыккан, яшьли йөзләре сулган сабыр, ипле егетләр Иван Копач. Федор Попежук. Митя Полещуклар артта калган көннәренә, узган җәфалы юлларына борылып карарга шүрлиләр иде. Сирәк, бик сирәк телгә алалар иде Киңгир-Балхаш якларын! «Дустыңа түгел дошманыңа күрсәтмәсен, ярабби!» Хәзер сабырыбызны җыеп, күз алдына китереп карыйк, мөхтәрәм укучым! Сәясиләр зонасына хатын-кызлар зонасы терәлеп тора! Арадашлык Актастагы шикелле ерак түгел! Барагыңнан чыгып ике-өч атласаң,, күз карашың белән чуалган-чәбәләнгән тимер чыбык киртәләрен сикереп үтәсендә... каршыңда тере җанлы, кайнар хатын-кыз басып тора. Режим, катылык, шәфкатьсезлек изсә дә төс җуймаган хатын-кыз басып юра. Ирләрне бөккән, тез буынын сындырган катылыклар да хатын-кызга тәмамысы хуҗа була алмый. Хатынкызлар режимга бирешеп бетми, аларда яшәү көче ныграк, гайрәтлерәк Ике арада ут зонасы, киртәгә якынрак атласаң, моңарчы җансыздай сураеп утырган вышкадан иблис тавышы яңгырый: «Кая үрмәлисең, падло?!» Ә хис-мәхәббәт гөягән хатларны тавыш кына тыя алмый, ике зона вәкилләре бер-берсен эзләп табалар, язышалар, парлашалар, һәр язышу, гадәттәгечә, вәгъдәләшү белән тәмамлана. Өметләнәләр, бер-берсен дәртләндерәләр.. Ирләрдән соң иңгәбуйга җәелгән хуҗалык ишегалды «Хоздвор». Хуҗалык корылмалары таралып утырган мәйдан шактый киң булгандыр дип уйлыйм. Унсигез мең тоткынны күпме солдат, офицерлар саклаганын күз алдына китерү чиген түгел. Шахта-рудникларда эшем ияләре булып селкенеп йөргән вольняшкалар да шактый булгандыр. Кыскасы, бер ноктада хәтсез ишле халык төйнәлгән! Сәяси зоналар ягасындагы бытовиклар шактый иркен яшәгәннәр, аларда тормыш хәрәкәге өзелмәгән, берәүләр иреккә чыккан, аларга алмашка бүтәннәрне кигергәннәр Базар, мазар вә төрмәләрнең кешесез чагы буламыни9 ! Сәясиләр зонасы Ак [астан әллә ни аерылмагандыр дип беләм Сталин вафат ыннан соң сәясиләргә лә жан кергән, кот куна башлаган Илле дүртенче елга без өметләр төяп, кайгы-хәсрәт төенчекләрен ташлап калдырырбыз диеп кергән идек. Бытовиклар белән хатын-кызлар арасында ут зонасы булмаган Чәнечкеле Kai-кат киртәләрне. киртә асларына еландай бөгәрләнеп ягкан Бруно спиральләрен яшь җилкенчәк санга сукмаган, төнлә-гөнлә. төн урталарында, сакчылар уяулыкларын югалтып йокымсыраганда кызлар зонасына кыю сәяхәтләр ясап торганнар, кавышканнар, сөешкәннәр Сәясиләр моны белеп, кызыгын вә көнләшеп яшәп я 1 каннар Дөрес мәхәббәт хисләренә чикләр юк. араларны ялган хатлар йөреп торган. «Канлы тиран дөньядан китте' Без илле дүртенче елда иреккә чыгасылар! Очрашырбыз! Кавышырбыз! Бергә-бергә яшәрбез!»— дин бер-берсен дәртссндергәннәр. Берзаман. ходаның һәр бирмеш көнендә. офык!а өмет һәм сөенеч таңнары яралганда, һич уйламаганда хатын-кызлар белән бытовиклар арасына углы зона кертеп куйганнар Ике арага кысылган өч метрлык тасма-кишәрлекне сөреп чыкканнар, i ырмалаганнар һәм: «Кем дә кем бу аралыкка аяк баса апа үлем!» дип язып кадаклаганнар. Төнлә ашык- пошык кылганнар бу лине, кәләшләре куенында зрегән ике егет-җилән кызлар зонасында бүленеп калган. «Менә! Күрегез!» дигәндәй тегеләрне тәпәли-тәпәли үз урыннарына куганнар. Алдагы көннәрдә дөрләп китәчәк канлы учакка ташланган юүге чыралар шул егетләр булган Иртән колонналарны ипкә әйдиләр, ашыктыралар, авы з ачарга га ирек бирмиләр. Унсигез мен авызны тома тарлык көч юк. тоткыннар бары гик шул әшәкелек хакында гына сөйләшәләр «Ни булды’ Кем уйлап тапты’’ Дөнья яхшыра, кешелексез җәза кануннары йомшый дигәндә, кем мондый катылыкны кертге?!» Яшьләр яңа кагыйдәне авыр кичерә, юанычлары, куанычлары булган хатын-кызлардан аерылырга теләми Кич җию. караңгы төшә, өч егет сүз берләшен, әҗәл сагалап караеп ягкан сөрүле кишәрлеккә ут зонасына шуышып керәләр. Кара вышкаларда сагайган кара йөрәкләр егетләрнең өчесен тиң яралыйлар Ганга кадәр гашыйкларның икесе үлә. Бу инде уен түгел! Уен тәмамланганын ике як га сизә. Китә гауга, китә тавыш! Хатын-кызлар җылашалар. бытовик тоткыннар бүрегә әйләнә, вышкага таба ташлар оча Вышкага гаш ыргытып кына яңа канунны боза алмыйсың, икенче кичтә яшьрәк гөрләп бер геркем чәнечке ге чыбыклар бәйләнгән казыкларны суырып чыгарып, уг зонасына бәреп керә Үчегергә тотынган солдатлар өстәмә боерык кәгеп гә тормыйлар. уг ачалар һәм тагын ике тоткынны каты яралыйлар. Унсигез мен бугаздан дәһшәтле авазлар өерелеп чыга Зоналарның урнашу тәртибен, мөгаен, бутыймдыр. Югыйсә кемнәрнең кайда яшәп ягуын, ашык-пошык өт мәл әнгән ут зонасын кәгазьгә сызып га күрсәткәннәр иде. оныгы.пан Шу гаи. мөхтәрәм укучым, буласы булган - буявы уңган Ике төндә гә мәет! Бу як га бытовиклар кайный, аргы якта хатын-кызлар кызган габага басканнар' Күз алдында булып узган хәлләр, коелган кап сәяси гәрне ы уяткан Алар үзләренең бүгенге көндә кемнәр булуын, ил-көн ал пандагы бурычларын хәтергә төшергәннәр көрәшчеләрме глар. юкмы' Әйе. тормыш андый гыйбрәт гәрне белә, нәни генә очкыннан зур пожарлар кабына, ябышкан гаш кәрнизләрне кузгатырга нәни генә хәрәкә! ю җигә Өч зона бер ун. бер теләк, бер максаг белән яши башлый, рухи берләшә. Унсигез мең тоткын эш ташлый, надзирательләр санын ишәйтеп, зонага солдатлар кереп тула, бөтен почмакларга офицерлар килеп баса, вышкалардан ут чәчәргә әзер пулеметлар карап тора... Бу юлы алар көчсез инде, ни янасалар да, капкалар ачык торса да вахтага бер генә бригада да бармый. Көчсезләр көчәя, хәлсезләр хәлләнә, куркакларга гайрәт иңә. Каяндыр юан-юан, бакыр бугазлы, майлы күзле начальство өере килеп җитә, тәҗрибәле, байтакны кичергән полковниклар, майорлар — эт җыбырлары. Ике арада кискен әңгәмә башлана. Гаҗәп! Сәер! Могҗиза! Сәяси тоткыннар кан коелышына китереп җиткергән зона турында сөйләшеп тә тормыйлар, алар моңарчы колак ишетмәгән таләпләр куялар, сүзне биектән, яңача югарылыктан йөртәләр. Әзерләнеп торганнар, шиксез. Беренче нәүбәттәге сүзләр шундый. «Особое совещание» калыплаган хаксыз хөкем карарларын карау ни өчен бик озакка сузыла?! Ел эчендә зонадан бер-ике процент кына иреккә чыгарылган. Азат ителгәннәр дә илләренә кайта алмыйлар, алар калган гомерләрен бер нигезсез сөргеннәрдә үткәрергә мәҗбүр. Мондый законсызлык, гаделсезлек, Сталин- Берияләрдән калган кимсетелү кайчанга кадәр дәвам итәр?! Югары телдә сөйләшергә өйрәнмәгән, әзерләнергә өлгермәгән юан-юан полковниклар, нәзегрәк майорлар, лагерь башлыклары җиңелүләрен танымаса- лар да, телләрен тешләп зонадан чыгып китәләр. Аларның тел тешләүләре тоткыннарның дәртен арттыра, көч-гайрәт өсти. Унсигез мең тоткын алдагы көннәрдә дә эшкә чыкмый. Җәлладлар шунда ук «контрчаралар» күрергә керешәләр. Илдә моңарчы очрамаган хәлне яшереп тотып булмый — Мәскәүгә тәшвишле телеграммалар оча. Тоткыннарга килгән хатларны бирмиләр, посылкаларны тапшырмыйлар. Зона шифаханәсендә даруларны калдырмыйлар Икмәк нормасын киметәләр. «Кем эшләми — шул ашамый!» Аралар кискенләшкән саен тоткыннарның берлеге ныгый, көчәя. Нәтиҗә шул: өч зонаны аерып торган киртә-корталарны җимереп аталар, тәре баганасы булып утырган вышкаларны төртеп аударалар . Китә күрешү, башлана кавышу, төрле телләрдә ирек, азатлык җырлары яңгырый. Лагерь хуҗалары хәлнең акыру-бакырудан узганын аңлыйлар, «песием, песием!» дип, коерыкларын бот араларына кыстырып, җаһил- ланып зонага үтеп кермәкче булалар, кая ул, тоткыннар беркемне зонага уздырмыйлар «Мәскәүдән прокурорлар. МГБ министры килмичә, арага беркемне кертмибез!» Өч зонага бер «хоздвор». Азык-төлек бар. Он-ярма, тозлы балык — мичкәмичкә, әчегән-күпчегән булса да кәбестә дә җитәрлек. Җитәкчелек итәр өчен штаб оеша, штаб башында — чал чәчле полковник. Сакчыллык, тәртип нормалары билгеләнә, тоткыннар: «Мәскәүдән комиссия килми торып, зонага беркемне дә кертмибез!»—дип белдерәләр... «Мәскәү яклар! Мәскәү коткарыр! Мәрхәмәтле патша йолып алыр!» И Рәсәйнең беркатлы сарыклары!.. Унсигез мең ата баласы, арада кемнәр генә юк. Мәскәү вәгъдәләренә мең тапкыр алданган, большевикларның кәкре каенын терәгән мәхлуклар Мәскәү килер дә, Мәскәү коткарыр дип өметләнгәннәр. Мә, алыгыз, сарыклар! Мә, кабул итегез Мәскәү абзагыз- ның мәрхәмәтен! Бер түгел, мең кат авызыгыз пешсә дә. Мәскәү җимергән авызыгыздан һаман-һаман кара кан төкерсәгез дә, мәркәзгә ышануыгыз югалмаган беркатлы исәрләр! Әнә. азатлык дүндерәчәк бәндәләр сезгә ирек алып килә! Иңнәренә дәү-дәү йолдызлар таккан, симез түшләре орден-медаль- ләр белән мул бизәлгән свитасын ияртеп, коерыгына яраннарын тагып данлышанлы. мәрхәмәтле мәркәздән, кәттә начальник, министр галиҗәнаплары Рюмин килеп төшә. Аңларга, әзерләнергә вакытлары мул булган тоз кыннар штабы Рюминга баш китәрлек таләпләрне җиткерә. Күрче, әй! Гаҗәп хәл: кичәге коллар, азатлык чәшкесеннән ирекнең саркытын гына тагын караган сәясиләр сүзләрне ничек куертканнар! Бунтларны бары тик дәһшәтле җәза кулланып кына бастырып була дип инанган, шушы иманнарын күпме еллар эшкә ашырып гадәтләнгән мәрхәмәтсез комиссия әгъзалары бер мәлгә аптырап-тынып калганнар. Кара болыт булып укмашкан унсигез мең тоткын бер булып ирек, амнистия, кичерү таләп итә башлаган. Рюмин хәтле Рюминның да тез буыннары шыртлагандыр. шәт! Җәзачыларның җавабы бер, әзер, сыналган, совет хакимияте елларында һәрчак җиңеш китергән җавап, һәм илле дүртенче елның июлендә. Сталин вафатына елдан артык вакыт узгач, унсигез мең кешене сындырырга бүтән чара уйлап таба алмагач, зонага танклар бәреп керә. Адәмнәр көчсез, яклаучысыз, өметсез ата балалары төрле якка шашыпшашынып ташланалар Тик кая борылсаң да үлем, әҗәл.. Башта танкларны куркыту әмәле дип кабул игәләр Инде бусы тоткыннарның актыккы алданулары була Танклар тоткыннар өстенә улапыргылып ташлана, сөякләр шытырдый, кан чәчрәп чыга. Кан ышандыра. хаксызга коелган кан адәмнәрнең зиһенен вә күзен ача. Ленин варислары тоткыннарны изә. сыга, танк чылбырларына иярен адәм башлары тәгәри Илаһым. иңрәү авазлары, каһәрләүләр күккә аша! Алдагы сафлардагы иратларның кырылуын күреп: «Бәлки безне аярлар бу җәлладлар?» дип хатынкызлар танклар алдына чыгалар, чылбыр асларына ташланалар. Сталин лачыннарын тукгатыр әмәл лә. коч тә калмый. Танклар алгы йөз тоткынны тәгәрмәч чылбырлары белән сытып. адәм тәннәреннән тау өяләр. Сафлар чигенә, тоткыннар каушый, йөгерә-чаба. сөрлегеп егыла. Танклар артына посып килгән, кан исеннән котырынган солдатлар тимер кисәкләре белән егылганнарны, исән калганнарны яралар. Исән калганнар баракларга кереп тулалар Шуны көткән надзирательләр ишекләрне шартлатып биклиләр Канлы гуй дәвам итә. Бик астындагы тоткыннарга ике-өч көн ашарга бирмиләр, сусыз тоталар, энә күзеннән үткәреп, кемнең ни дәрәҗәдә гаепле икәнен якынча ачыклагач, этап аргы этапка куалар. Кая кадәр илтеп җиткерәчәкләр фетнәчеләрне, кайсы подвал-карперларда башларына җигәчәкләр моны әлегә берәү дә белми. Чиләбе төрмәсенең шыплап тутырылган камералары әнә шул Киң- гир тирәсе тоткыннары икән. _ Алгы йөздән артык корбан бу инде сиңа заманга ярашмаган бәет чьи арган өчен гөбегә төшкән сукырны бөтереп төрмәгә тыгу тына түгел! Совет чынлыгында бер корбан чүп, ун корбан чүп өеме, йөз корбан чүмәлә, йөзләрчә корбаннарга гына кемнеңдер күзе төшәргә мөмкин Сөргеннәрдә, гөрмәзинданнарда җәфа чиккән, ирекле булуын зарыккан, мәркәзгә. Мәскәү әһелләренә ышанган адәми затларга җитди кисәтү бу' Машина ватылып, арбаның кырык чөйләре кырылып бетсә дә. советлар иске юллардан ЛенинСталин салган каплы сукмаклардан баралар дигән сүз! Большевиклар нинди ысуллар белән власть башына килсәләр, шуларга тугры калган хәлдә илне бәйдә тотачак дигән сүз' Урысның акыллысы. урысның милли характерын азаккача аңлый вә аңлата торган зыялысы, үткәнен һәм бүт енгесен. алай гына түгел киләчәген дә төшенгән остазым, мөхтәрәм Александр Васильевич Мерз ленков йөз тапкыр хаклы булып чыга түгелме’! Большевизм кануннары илдә өстенлек иткәндә. илләрне, халаекларны Сталин-Ленин тәгълиматы йота барганда, адәм балаларына яхшылык күренәчәк түгел Кояш ты көндә янәшәңдә йөрт он күләгә белән бер икән ул безнең өметләр. Бар да ул. күзгә шәйләнә. юк та ул тотып таянып булмый ана' Этәр бүген Чиләбе төрмәсенә китеп төшеп, иртәгәсен чираттагы этапка кусалар, мин бу гыйбрәтле вакыйгалар белән шулай киң таныша алмас өметсез нәтиҗәләргә килеп җитмәс ю идем Тәкъдирдә язган булгандыр. Чиләбе күчеш төрмәсендә мин өч атналап яттым, төрмә шифаханәсендә дәваландым. Эш болайрак булды Июль аенда, гадәттәгечә. яшелчә запаслары беткән иде Актаста. Кәбестә, өлгермәгән, чөгендер килеп җитмәгән, бәрәңгене кигерергә дә җыенмыйлар, имеш. Ни тәпсерләсәң дә ашка үзең хуҗа түгел, ни бирәләр корсакны шуның белән алдыйсың! Икенче көн Чиләбедә ягам, борынга кәбестә ашы исе килеп бәрелде. Озак та үтмәде камерага дәү, киң төпле юан корсаклы кәстрүл тәгәрәтеп аш өләшүче килеп керде. Чын кәбестә ашы алып кергән! Бүтәннәр мыштырдаган арада мин бер калай табакны әйләндереп салдым да икенчесен сорап алдым. Елтыраган күзем ошадымы, аш бүлүче икенче табакны күздән тутырып бирде. Икенче табак та йок булмады! Корсак кап булганчы кинәндем. Төн урталары җиттеме икән, сикереп тордым, эчне бора, чыдар әмәл юк! Параша өстенә барып утырдым һәм төнката «әберәкәй сандугачы» булдым. Иртәнчәк чәйгә борылып карыйсы да килми, эч һаман борып-борып авырта. Беттем, дип өзгәләнәм. әгәр шушы хәлдә этапка кусалар... Бурлар янына керсәң—эт итәрләр. Сукаларга тап төшсәң — муеныңны борырлар.. Кизү офицерга ябышкак үлән булып кундым, тигәнәктәй ябыштым: «Җәтрәк табибка күрсәтегез, юкса үләм. Җаным бугазыма менеп җиз ге!» «Чыраең күгәреп каткан иде», диделәр юлдашларым. Кизү дә моны абайлагандыр, озакламый мине чакырып чыгардылар, барам бөкшәеп-бөгелеп эчне кысып тотып. Төрмә табибы утыз биш-кырык яшьләрдәге ягымлы гына яһүдә икән. Эшне коры тотты, анализлар алдырды, әйбер-караларымны җыештырдым да. өс-башымны чишенеп ташлап, ак күлмәк-ыштан киеп, шифаханә караватына сузылып яттым. Ниндидер ак төймәләр йоттырдылар, һава бүтән монда, салкынча. Палата да иркен диярлек. Санадым, тугыз кеше ятабыз, һәммәбездә бер чир дияр идем, тәрәзәгә яны белән терәлгән караваттагы адәм күтәрелеп карамады, эндәшмәде, тәрәзәгә карап яткан да дәшми дә, сөйләшми дә. Көндезге ризыкны ашарга да тормады, ахыры бу кешенең кайгы-хәсрәте хәттин ашкан, тамактан да язган бичара. Кичкырын табибә тагын палатага килеп керде, сырхауларның эчен капшап, корсак шәрифләренә басып карады. Врач - яһүдәнең халаты эчендә күлмәгенең нык ерылган ачык изүе сәдәфләнмәгән икән. Эчне капшап өскә иелгәндә озынча нык имиләре тирбәлеп күзне кисте Ике яңагын да каплабрак торган бөдрә, коңгырт чәчләре тия язып битне иркәлиләр, хушбуй исеннән баш әйләнә, хыял дөньясына өстерәп күз йомыла. Ул исә авыру-юткынның туймастай комсызланып ике ими арасындагы сихри ерыкка чумарга әзерлеген күреп рәхәтләнеп көлемсери Аның тол калып ирсез яшәгәнен беләләр, биш яшьлек кызы әбисе янында Мәскәүдә калганын да телгә алалар. Яңа кергән тоткын кыска вакыт эчендә сөйкемле табибә хакында әллә ниләр белеп бетерә. Врач артыннан ишек ябылуга палата җанлана, күңелләре боеклар, тешләкләр дә ашыгып-кабаланып аның кулының йомшаклыгын, каралҗым ими башларының чәчрәп торган ядрәгә ошаганлыгын бер-берсен бүлдерә- бүлдсрә. фикерләрен төзәтә-төзәтә озаклап, авызлары тәмам кибеп корыганчы гәпләшәләр. Бөтенесен белә палата, фикербәя үзгәрми, ул бүгенге чирлеләрдән иртәгәгә күчә. Палата белмәгән бер генә сер бар! Нигә шулкадәр үз итә табибә тәрәзә яны мокытын? Электән танышлармы? Иртә-кич кагылмыйча калмый, көндез дә кереп чыккалый, дип. палатага элегрәк кергән иптәшләрем сәерсенеп, бераз куркып, әз генә шикләнеп сөйләделәр. Мин аны кичен, соң гына күрә алдым. Күрдем дә үзем дә сизмәстән кычкырып җибәрдем: «Дима!» Сөендемме, гаҗәпләндемме, белми калдым. ябынган юка одеялымны сөйрәп аның янына барып җиттем. «Дима. син дә монда икәнсең!» Сергей Курский иде бу кеше, Актаста Абдулла Али-казы белән ризык бүлешкән, сүзсезлеге. серлелеге белән мине һәр даим кызыксындырып килгән табышмак-кешсләрнең берсе, иң сәере иде. Актаста хушлашканда: «Онытма, бәлки күрешербез!» дигән адәм Менә, очраштык та! «Киң, киң!»—дип никадәр зурласак та дөнья тар ул. тар! Дима элеккедән биш өлеш ябыккан, изүеннән шыр сөякләре шыраеп күренеп калган, суырылган яңаклары арасында чө.тди томшыгы булып борыны гына калкып тора. Кара күзлеген югалтканмы, әллә бүген йөзеп яшерүне кирәк санамаганмы, мин аның эчкә үк чумган кылыч карашлы күзләрен күреп бөтенләй каушап калдым Булса да булыр икән бер каравы белән тере җаннарны җиргә сеңдерә торган күзләр! . Дима минем киң җәйгән кочагыма керергә ашыкмады, арык, сап-салкын кулы белән мина ябышып торды да арты белән борылып ятты. Якын кешең артын төбәп куя икән, аптырашта каласың, аңа карата бер-бер хаталык кылдыммы әллә дип көяләнәсең Уйлыйм, уйлыйм. танышлыкны ары сүтәм, бире чорныйм, бер генә дә ялгышымны таба алмыйм Ул кичтә без адәм рәтле сөйләшә алмадык, икенче, өченче көннәрдә дә Дима мине үзенә якын китермәде Хәер, палатадагы берәү белән дә сүзгә кермәде бу куркыныч карашлы кеше, балкып-елмаеп килеп кергән яһүдәгә дә юньләп җавап бирмәде, нидер мыгырдады, йә булмаса очлы ияген тегеләй-болай кагып, үз хәлен аңлатты Дима эч белән азапланучылар арасында ятса да. бездәй алмаш-тилмәш бәдрәфкә йөгермәде, аңа даруларның да бүтән төрлесе эләгә иде. Моны барыбыз да күрен тордык, чөнки табибә Рахиль белән Дима арасы безнең соры тормышка әз-мәз ямь, серлелек өстәгән булганга, күбрәк алар хакында гәйбәт сата идек. Диманың карашы җылынмаганга, мин аның янына барып йөрмәдем диярлек. Өч көн үттеме икән, дүрт үкме. ул кулын аерым бер мәгънә белән изәп. мине үз катына чакырды Аякларын бер кырыйга тартып күчереп утырырга урын әзерләде Утырдым Дима чалкан ятты, озынча бармаклы арык кулларын баш астына ипләде һәм усал, төнсез кара күлдәй күзләрен түшәмгә төбәп, үзе сөйләшә башлады. Аңладым, аның тынгысыз җанын биләгән уйлары тышка чыгарга ашкынып егетне тинтерәтәләр, ул хәзерге мәлдә кем беләндер аңлашырга, бушанырга гели иде. ахры. «Дөнья йөзендә бара торган үзгәрешләр, чарналышлар. халыклар язмышын әрле-бирле китерә юрган дулкыннар, хәтта ки. аерым кешеләрнең язмышларын кинәт борын җибәрә торган мизгелләр берәвесе дә очраклы барлыкка килмиләр алар. Җир шарының гамәлләре белән Галәм идарә итә! һәр үзгәрешнең башы Галәм! Утызынчы еллар башында Калуга каласында Чижевский дигән галим яшәгән. Ишеткәнең бармы бу исемне? Юк шул менә, берегез дә белми аны. Дөнья Чижев- скийны онытты. Ә ул социаль күтәрелешләрнең, әйтик, бунт тарның, сугыш вә революцияләрнең алдан санап куелган, алдан билгеләш ән Галәм кушуы буенча, күк кануннарына буйсынып яшәвен исбат итте. Циалковскийның шәкерте иде Чижевский! Бөек шәхес! Галәм өстенлек итә безнең тормышта' Чижевский, күк кануннарының үтәлешен хронологик таблицалар ярдәмендә исбатлап, китап та бастырып чыгарды Мин гомерем буе шул кануннарга ышанып, бөтен барлыгым белән Чижевскийта табынын яшәдем, һәм Җирдә бара торган хәлләрнең ныклы эзлеклелеген күзәтеп, байтак нәрсәләрне аңладым Октябрь революциясенең урыс милләтен тар-мар китерәчәген күптән аңлыйм инде мин Ни өчен илләр арасында Рәсәй беренче нәүбәт тә Маркс, Энгельсларны пәйгамбәр итеп сайлады?.. Чөнки Галәм тәэсире белән егерменче гасырда урыс милләте һәлак булачак. Ленин тәгълиматы бит ул тапкырлау җәдвәле сыман гади, аны ятлап аласы гына бар. Гомумән, ялган сүз халыклар аңына тизрәк барып сеңә Хакыйкатьне аңлаудан бигрәк. аны кабул игү ифрат кыен нәрсә. Күк. Галәм белән аралашлыкка керен. Хакыйкатьне аңлау вә аңлату бик әз кешеләргә генә бүләк ителгән. Шуларның берсе мин идем «Минем гомерем», дип сөйләү хокукы картларга гына бирелә. Кемнең ничә яшьгә картаюын кем санап чыгара ала? Лермонтов егерме җидедә вафат була Карт була инде ул чакта боек шагыйрь Ул үзенең тууын аклап. Җирдәге миссиясен үтәп бетергән Картаю шу т түгелмени’ Минем исәпләүләрем буенча Җир шарын тәгәрәтеп учында йөрткән канлы тиран вафатыннан соң озак елларга тынычлык, бәхет килергә тиеш иде. Менә Киңгир. Җизказган маҗаралары. күз алдымда йөзләгән гаепсезләрнең үлеме мине көтелмәгән гаҗәеп уйларга китерде. Ленинизм—кабул итәсеңме, юкмы Рәсәй халыкларын укмаштырып, көчләп булса да ышандырып яшәде. Галәмнән килгән боерык белән төзелгән сыналу дәүләте, ниһаять, җимерелде... һәм мин Галәм боерыкларын аңламас дәрәҗәгә килдем. Җир шарында һәммәсе буталды. Гади кешеләр, гади адәм уллары, бүгеннән соң ничек яшәр? Гадиләр күпчелек, ә менә аларга терәк булырлык нинди иман, нинди кануннар калды? Галәм ни өченгә сынау арты авыр сынау җибәрә?.. Әллә ул Җирдә яралган тереклекнең үзе көткән нәтиҗәләргә ирешә алмыйча бозылуларына нәфрәтен белдерәме?.. Теләсәң, теләмәсәң дә. ленинизм иман иде бит. Аңа ихлас күңелдән ышанган, тормышларын багышлаган, гомерләрен Җәлләмәгән гадиләр әз идеме әллә!! Безне җәзалаучылар арасында да күңелләре бер чакта да Сталин кануннары белән тулаем ризалашмаган яхшылар булмадымы? Бар алар, булырлар да. Рәсәй хәтле зур. дөньяның алтыдан берен биләгән чуар илдә иман алыштыру ансат булмас. Җиргә фәрештә киеменә төренгән иблисләр, адәм кыяфәтенә кергән җен-пәриләр чыгар. Алар гади адәмнәрне генә түгел, фәрештәләрне дә азындырыр... Галәм ник кизәнә безләргә?! Нигә җәзаларның яңадан-яңасын уйлап табып, безнең юлга чыгарып куя. Безне азиатлар сакласа да. танкларда урыс егетләре утыра иде! Без кысык күзле азиатларга танкларны ышанып тапшырмыйбыз... Урысны урыс изә торган заман киләме әллә?... Кайсы якка карап чукыныр рәсәйлеләр?..» Дима арыпмы, әллә фикерен җыепмы, бераз тынып торды. Аннары шул ук зәгыйфь тавышы белән сүзен дәвам итте: «Конфуцийны ишеткәнең бар. чамалыйм... Ул барыннан да бигрәк әхлак кануннарының өстенлеген дөрес дип саный. Ә ленинизм үз сәясәтен дөньяның барлык әхлакый кануннарыннан өстенгә чыгара. Алда безне теләкләрнең чиген белмәгән, ул чикне санламаган куркыныч буын көтмиме?.. Сталин вафатына без зур өметләр багладык. Хәзер беләм. күкләр буталды. Рәсәй язмышын билгеләгәндә Галәм дә саташып куймый микән?.. Рәсәй халкына нинди кануннар Терәк була алыр?! «Черек агачтан асыл сурәтләр юнып булмый».— дигән Конфуций. Ә Рәсәй черек агач түгелмени?...» Диманы безнең палатада озак тотмадылар, этапка кудылар. Рахиль керде, күз яшьләрен яшереп тормады. Диманың колагына ниләрдер пышылдады. Диманың кем булуы минем өчен әз-мәз ачыкланса да. Рахиль белән алар арасы мәңгелек сер булып калды. «Икесе бер мәктәптә укыганнар икән! Яшь чагында бер-берсен яратышып йөргәннәр, хәзерендә Чиләбе төрмәсе аша үтеп барганда врач аны этаптан алып калыр өчен генә шифаханәгә салган. Югыйсә бик куркыныч җирләргә куалар икән Киңгир бунтовщикларын!» — дигән сүзләр дә йөрде. Мәгәр боларның дөреслеген раслый торган дәлилләр минем кулымда булмады. Карантин срогымны тәмамлагач, мине Казанга озаттылар. Черек күлдә ялгыз башым бер камерада утырып, яңа тикшерүче белән күрешкәләп. Актае якларына мин ноябрьдә генә кайтып төштем. Узышлый тагын Чиләбе төрмәсенә тап булдым. Камералар бушаган диярлек иде. Киңгир батырларын төньякка куып бетергәннәр, «һәммәсен баржаларга төяп тутырганнар да Ванин бухтасына кертеп батырганнар».—дигән куркынычлы хәбәрләр йөрде. Ник булмасын, булгандыр! Инде Галәм, табигать кануннарын бозып бетергән Рәсәй халкына ачулы икән, ниләр генә кыланмагандыр ул?.. һәм ниләр кыланмас әле?.. Күргәннәр инде артта калды, алда күрәчәкләр булмас дип кем әйтә алыр?! Максатка ирешер өчен кан, тир вә күз яшьләре түгәргә кирәк. Уинстон ЧЕРЧИЛЛЬ өнәр иясе, эшлекле егет, сау-сәламәт замандашым, гомере буе укырга, белем алырга тартылган Киев шәһәре студенты, камил акыллы, дөньяның уңын-сулын бик яшьли аера алган, чиксез хәтерле, йомшак табигатьле, ярдәмчел Иван Семенович Велягурский зонадан чыга да Кара диңгез буена, әтиләре янына, мәшһүр Херсон каласына юнәлә! Караганда якларын, даланың зәһәр җилләрен, кырыс, һич елмаю белмәс табигатьне карган кайтып киткәндер Иван! Жанында сүнмәс ут йөртә торган хисле, уйлы зат! Аның ХерсонКиевләрен, минем Казан-Баграж тирәләрен сагынмаган, телдә тибрәтмәгән көн булдымы икән?! Ни гаҗәп, һич аңлашылмый: егет аякларыннан корыч богауларны салып ыргыта, туган тобәге белән тиз-тиз сәламләшә дә. үз иреге белән Караганданың 19 мәхәлләсен төзергә дип коллык кичергән түгәрәгенә әйләнеп кайта. Ни булган? Нинди сәбәпләр юлыннан һич тайпылмас кебек күренгән егетне бер мизгелдә үзгәртеп куя? Җен-пәриләр эшеме? Хода фәрманымы? Ул үз илен, үз иле Иванны танымаслык хәлгә җиткәннәрме? Үз ихтыяры белән кырыс Карагандага кайтып төшкәч, нигә ул бер хат кисәге дә язмады? Аның каһәрле мәйданга кайтып төшүен тыйгысызлыгын җуймаган мөхтәрәм Эскандср Даирский гына хәбәр итте. Төрмәгә кергәч адәм уллары үзгәрә, бусы аңлашыла. Иреккә чыккач та танымаслык үзгәрерлек нинди сәбәпләр сагалый безләрне?! Сизәсездер, мин аңламаган булып чак кына кыланам. Иван язмышын уйлап та җаным сыкраганын сиздерәсем килә. Ирек беренче мәлдә сәяси тоткыннар өчен фаҗига ла ул! Утлы таба ул. бастың исә пешерә, сикертә! Мин җитәкләгән бригадада латышлар байтак иде, арадан тагын берәүне адәмнәрнең чын зыялысын, укымышлы, затлы гаиләдә тәрбияләнгән Виестартс Розитисне яратып, зурлап телгә аласым килә. Сүздә сак. төрмәчә ягымлы, үтә кешелекле, йомыш-юлың төшсә кире борып чыгармас Виестартс вак-төяк зарлардан өстен булды, бәла- казаларның авырына баш бирмәде. Латышларның мәшһүр әдибе Павел Розитның улы иде Виестартс. Балтыйк буйларына юл төшеп «Юрниекс» атлы санаторийга барып урнашуга белешмәләр бюросына чапIым. дустымның адресын алып, җәмәгатем Нәкыя белән Рози1исларны эзли кимек. Риганың Засулаукас бистәсендә яшиләр икән дусларым. Шан- пегер урамында. Эзләп таптык, күрештек, сөенешеп кавыштык... Ви- ссгартсның хатыны Тамара Эдуардовна да Сталинның ун еллык бүләген «тутырып чыккан», кече күңелле, кунакчыл, юмарт ханым иде Өйләрендә булдык, рәхәт җирсенгән җаннарны алай гына конандырып булмады, алар безне диңгез култыгы өстенә атланган «Юрас пер.тос» ресторанына алып бардылар, үз ягыбыздан хуҗаларны «Рига» ресторанына дәштек Балаларча сөенештек, кам-мәмер килгәнчә сыйландык. Бу көннәрне күрербез дип кем юраган’! Бергәләп фотоларга төштек, соңра хатлар алыштык. Иван да. ирек зарыккан бүтәннәр дә шушы татлы мизгелләрне кичергәндер!.. Рәхәт чиккәнне почмак артыннан кара шәүләләр сагалаганын онытырга ярамый кичәге сәяси IOIкыннарга, ярамый' Виестартс- ның 1965 елның 28 июлендә язган хатында ошбу хәбәрләр бар «Сессияне тәмамладым, котлагыз, хәзер мин бишенче курс студенты! Практика! а жэны Кавказга тәгаенләделәр. Бер айга! Грушяне. Әрмән- станны, аннан соңра Кырымны күрәм икән тип йөрим. О. бәхет!... «ЯшьҺ легем» i агын юлыма аркылы ятыр дин кем уйлаган? Үткәнне искә төшерергә җай чыгып кына тора. Әрмәнстанга, чик юнасы тарафларына керү өчен рөхсәт артыннан күпме чабарга, күпме көч исраф итәргә туры килүен белсәгез!.. Язмыш елмая гына лт көтәсең., тешен ыржайта!» «Яшьлегем» дип сак кына кагылып үткән Розитис. сакланырга өйрәтелгән сизгер җан! Көннәрдән бер көнне аның белән дә арадашлык кырг өзелде. Елмаю артыннан чираiтагы теш ыржаюы килдеме? Ихтимал. бик тә ихтимал! Хатлар язышырга нык вәгъдәләшкән Гавриил Николаевич Покуль да язмады. Киевкә кайтты да шым булды егет. Виктор Захарченкодан, Дарий Николайдан. Эдуарде Бринклистан. Болеславе Мезистән хат-хәбәрләр көткән чаклар бар иде. Арча ягы егете, ягымлы, кешелекле якташым Әхмәтзыя нигә авызын ачмады?.. Мәскәүдә китабым чыккач, Сергей Сергеевич Козлов-Куманский мине эзләп тапты. Әгәр «Өч аршын җир» повестена ялганып, туган ягымда ыгы-зыгы башланмаса. фәкыйрегез куркынып-сагаеп калмаса. «туганым!» дип өзелеп йөргән, зонада чакта остазларымның берсе булган урыс егетенә язмас идемме мин?! «Яшьлекне, төрмә юлларын» хәтергә төшерәсе килми, аларны онытасы, алардан калган авыр тойгылардан мәңгегә котыласы килә! Үткәндәге юлдашлар белән хат языша башладыңмы, һәммәсен искә төшерергә, кабат шул тормыш хәлләренә уралып яши башларга мәҗбүрсең. Язышу куркыта да! Кулы озын аның совет властеның, нык аның җәза өчен генә яратылган бармаклары. Миллионлаганнар белән кети-кети уйнаган ул гырма-куллар тагын муеныңа сарылса? Алай дип уйламасаң да, төрмәләрдә озак утырып чыккан коллар, хокуксызлар ирексездән сагаялар. Әнә шул курку-өр- күләр. сагаюлар хат язышулардан тыйды безне Яши-яши, уйлый-уйлый мин әнә шундый катгый нәтиҗәгә килдем. Большевизмның кара түреннән. коллык утырмасыннан кайта алганнарны урыннарда сагаеп, ятсынып. чит итеп каршыламадылар дисезме'.’. Иректә калган мыштыбый- лар. халык язмышын яклап сыңар сүз әйтергә кыймаган ялпы-ялагайлар мин кайтканда майлы бут калы урыннарга менеп утырганнар иде инде.. Тукта, мех Iәрәм укучым, минем белән бергә уйлан! «Миңа гел-гел аяк чалдылар!» дип тыңкышланып сыктарга җыенмыйм. Үземне олы бер шәхес игеп тә танытмыйм, агы да. карасы да үземнеке Мин аларны онытырга да. ташлап калдырырга да базмыйм. Кирәкми дә. Әмма кай ткан мәлләрдә генә түгел, хәзерен дә кемнәрнеңдер ук атып, түбәнәйтергә тырышып, шул мәлдә үзләрен күккә чөяргә маташкан салам сыйраклар барлыгын да искәртеп үтәм!. Әле шушы романны язган чорда да шагыйрь булып саналучы салам сыйраклардан берәвесе урам сасытып «Җинаятьче син!> -дип бакырган иде. И адәм уллары, адәм уллары! Күпме тискәре сыйфатларны иңнәребезгә төяп кояш багышына төбәп үрмәлибез без! Иңнәрдә фәрештәләргә урын калмаган, шуның өчен яктылыктан, кояш чыгышыннан шүрлибез! Адәм улларының гасырлардан гасырлар!а килгән үзгәрмәс вә мәңге китмәс асыл сыйфатын безнең эрага кадәр үк ап-ачык билгеләсәләр дә. без үзгәрмәдек Мәшһүр мәсәлче Федрның «Ике букча» исемле мәсәлен юлын-юлга тәрҗемә итеп үтәм. Юпитер адәм улларына икешәр букча тәгаенләгән Кылган гөнаһ тарын һәркемнен җилкәсенә аскан. Бүтәннәрнең язык йөген алга күз турына элгән Нәтиҗәдә, бет үз гөнаһларыбызны күрмибез гел Кешенекен саный калсак, безявыз хөкемдарлар! Адәм балалары кешедән гаеп табарга оста, без барыбыз да хөкем кылыр! а. кемне дә булса түбәнәйтергә яратабыз. Кемне булса түбәндә калдырып, үз буен калку итәргә тырышу — безнең төп гамәлләребезнен төбе түгелме әллә? О. бүтәннәрнең гамәлләре безтә ятышмаса. юлыбызга көйсезрәк булса, чынмы-ялганмы ул, т икшереп-эзләнеп тормыйбыз, бу бичара өс генә лакан арты лакан шакшы су коя башлыйбыз Гомергә томшыклары ныгаймаган аксак тукраннар да. чатан саесканнар да телгә килә. Түбәндә, чүплектә җим типкән йонсыз әтәчләр дә бөркет булып канат кага башлый. Уйлыйк, дәвер корбаннары булган сәяси тоткыннарга. хатын, балачагаларыннан аерылып, эт җиккән якларда, ком-таш далаларында җык татыган кемсәләргә мәрхәмәтлерәк булыйк Мин белгәннән бирле анда сугылып, монда авышып йөреп һич эш кыра алмаган берәү, минем адреска кара уклар ява башлаган мәлләрдә бүксәсен киереп, бүксә белән дә мине оркегергә теләп, болай дигән иде «О. мои мальчики рвутся к архивам КГБ'» Урысча әйтте, урысчаның катырак гөшәсен үзләштергән! «Мальчики» дигәне миңа «штурмовики»' булып ишетелде. Татарның «фюреры» булырга омтылган ярым надан бу бәндәнең бар те тәкләренә юл ачылып китсә, аның ниләр кыландырачагын күз алдына китерү дә кыен. Архивлар ачылыр, анысы китәчәк эше. буыннар алмашынсын, архивларга сеңеп калган канлы вакыйгаларны укырлык сабыр хәлгә килик. Әгәр без бүгеннән архивларны каерып ачып ташласак, һәлак булганнарным бала-чагаларын, оныкларын талаштырып бетермәбезме? Тагар фюреры угыз җиденче, илленче елларга бәреп кереп, татарларны тагын бер кат хөкем игәргә ашкынамы?. Без барыбыз да җинаятьчел гасыр җимешләре. Без бик күп мәрхәмәтле. шәфкатьле сүзләрне оныгып бетердек, явызландык «Аллаһе тәгалә тарафыннан бирелгән мөмкинлек вә аның кабул игә торган илаһи бөеклеге Тәүбә булыр», диелгән Ислам йолаларында Гөнаһлылар каг-кат Тәүбәгә килгәндер, тезләнеп Ходасыннан ярлыкау сорагандыр. Урыс дөньясыннан бер мисал кигермәсәм. татарларны, кан кардәшләремне ышандырып бетерә алырмынмы? Урысның мәшһүр әдибе. гомере буе дөнья әдәбе сагында нык торган Даниил Гранинның фикри язмалары бу. «Биләгән урыныңнан үз ихтыярың белән китү — гаебеңне тану гамәле дә ул. Бездә бу сүзне өнәмиләр тиярлек, кулланмыйлар да. Гаеп тану коммунистларга хас түгел. Үз гаебеңне кичерүне сорап ү з-ү зеңә баш ору гына җитми, кичерүне бүтәннәрдән үгенертә кирәк. Гнк менә кемнәр алар «бүтәннәр?!» Күнгән түгел Ленинградта. «Перестройка» дигән клуб у тырышын га бер ханым сү з сорады. Я.нътшмасам, фамилиясе Жуковская и те аның. Дулкынланудан тот.тыг а-гот лыг а ул ү з гомереннән бер мисал кигерде. 1949 елда Жуковская шәһәребездәге бер югары уку йортында аспирантка була. Бервакыт аны укытучы ханымнардан берәү чнткәрәк дәшеп ала ла комсополнтларны фаш итәчәк утырышта профессор Бахка каршы чытыш ясарга куша. «Ныгытып әзерләндем дә сәхнәгә чыгып бастым. Ил кайный, сүзләр җитәрлек, сөйлим —ут чәчәм!.. Шулчак кү зем икенче рәттә башын кыегайтып угыртан профессор Бахка тонне. Йотылып. исе китеп тыңлый карт! Ике көннән профессор вафат булды. Шул көннәр тән бирле тынычлы! ым ни ал ты, җаным бәргәләнә! Бүтенте чытыш- гәүбәтә мине «Советская Россия» гәзнтенлә басылган Нина Кндрееванын мәкаләсе этәрде. Инна Андреева гнул чактаты эш—гамәл ысулларын аклан кына калмый, ул шул заманнарга кабат кайгырта он ти! ...Ә мнн, ул заманда бет татыганнарны татын күрмәгез, абай булытыз,дип ялварам. Шул рәвешлерәк сөйләде Жуковская. Хнын тәүбәсе мнн тә олы хөрмәт хисе уятты. Ул мөнбәр тән төшкәндә залда тып-тын һәм бөтен кешенең хөрмәт гулы күзе аңа төбәлгән иде. \нып хәлен дә, үз хәлебезне тә без бик авыр кичердек. Мнн гомеремдә беренче тапкыр халык ал тын га ихлас тәүбәгә килүне ишеттем! Без вөҗдан хөкеменнән һәм намус газапларыннан куркудан читләштек шул. «Инжил»дә мои гыи хакыйкать бар: «1әүбәтә кинән ятыклылар тугры яшәүчеләрдән өстенрәк».—днелт ән анда. Тугры яшәүчеләр тигәннәрне без беләбез! Теге заманнарда һич пычранмаска тырышып, шыпырт кына посып утырдылар алар! Бер гамәл дә кылмадылар! Иван Трифонович Твардовский абзасы хакында хатирәләрен бастырды. Үкенечләр вә тәүбәгә килүләр бар анда. Гаебен сизү гомере буе кимергән анын җанын! Тәүбәгә килгәннән бирле ул инде намусын ялганга бер чакта да этәрмәгән! Хәтер хөкеме аша ул үзенең намуслы яшәүнен нн аяусыз, ин югары хөкеменә тапшырган.» Даниил Гранин. «Нева» журналы, 1968 ел, 11 сан. Гомумта тар милләтенең бердәм кабул и геп, һәммәбез дә ышанырлык уллары күп түгел. Шуңамы, әлегәчә мыштыбыйлар сүзе һаман алда йөри, гомерләре дәвамында милләт язмышы очен кыл да кыймылдатмаган, безне изгән-сүккән мәлләрдә иреннәре ачылып сүз катмаган, хатыннары итәге астыннан танауларын да чыгармаган мыштыбыйлар, хөрәсәннәр хәзерге чор бәреп төшереп бушаган пьедесталларга менеп басарга әзерләр! Буыннарның буыннарга мөнәсәбәте хакында фикер йөрткән Михаил Глинка дигән язучының сүзенә дә колак салыйк әле. мөхтәрәм укучым! «Юк, юк! Бүгенге яшьләр генә түгел илле яшьне тутырганнар да дәһшәтле 30, 40, 50 елларда, допрос алганда ныклык җитенкерәмәгән тоткыннарны хөкем итә алмыйбыз! Безнең буын андый сынауларга дучар ителмәде, җәлладларга кулга төшкән тәкъдирдә безләрнең нинди булыр икәнен әйтә алмыйбыз. Синең, минем яки өченче берәүнең бер үк бармак буыннарын ншек ярыгына кыстырып оч тапкыр сындырт анда-нзгәндә чыдар идекме без, юкмы — моны белү читен, мөмкин дә түгел. Әгәр сезне шулай изсәләр, сытып изсәләр, теләсә нинди кәгазьләргә кул куймас идегезме? Бүтәннәргә яла якмыйча калыр идегезме? Уйлагыз: үз-үзегезгә нык ышанасызмы? Бүтәннәргә ышанасызмы?» — «Нева» журналының алтмыш сигезенче елында, өченче санда басылган бу уйланулар. Булган, чорның шундый мәхшәр көннәре булган, Черек күлдә йөздән артык адәм улларын атканнар. Бу процессны күз алдына китерү мөмкин түгел! Нинди уйлар ияреп төшкән алар белән канлы подвалларга? Соңгы минутларында күңелләрендә уйларның кайсысы туып үлгән? һәр җан тәннән үзенчә аерыла, шуның өчен бу бичараларның актыккы уйларын бер Ходабыз үзе генә белә Мәшһүр режиссер Всеволод Эмильевич Мейерхо- льдның үләр алдыннан иң мәшһүр палач, ленинизмга нигезләп канлы террор гамәлләрен тормышта үткәргән теоретик Вышикскийга юллаган хаты сакланган. «Тикшерүчем Родос сул кулымны сындырды, уңын беркетмәләргә кул куяр өчен генә сау калдырды Мин җәзалауларны һәм түбәнлекләрне күтәрә алмадым, ул сидегемне эчәргә мәҗбүр итте. мине, өлкән кешене идәндә мүкәләп йөртте. Мин күрсәткәннәргә ышанмагыз!» Мәшһүр кешенең соңгы сүзләрен бүгенгәчә китереп җиткергәннәр, саклаганнар Ә Черек күл төрмәсеннән берәр заманда бер-бер хәбәр яшерен юллардан дөньяга үтеп чыга алдымы икән? Юкгыр Җәллад- палачларны әллә кай җәһәннәмнән чакырып китермәгәннәр, хөкемдар- ларлар шул ук большевиклар, коммунист-түрәләр. Рәис капитан. Югары совет депутаты, орденлы коммунист Михайлов. Күрер-күзгә үтә юаш. тыйнак, кешелекле (аны шулай дип тарихка татар әдипләре беркетеп үткән!) Галей Афзалетдин угылы Динмөхәммәтов! Әдәбиятны-сәнгатьне яратучы бәндә. Академия театрында «Зәңгәр шәл» спектакле барганда. Динмөхәммәтов Югары советның кичке утырышларын бүлеп, депутатларны ияртеп «Зәңгәр шәл»дәге качкыннар сәхнәсен карарга алып бара икән. Кәрим Тинчуринны хөкем иткән кәгазьләргә дә ул имза салганмы дип белештем, юк икән... Явызлыгы аңа ук барып җитмәгән! Бүгенге көннән үткәннәргә ашыгып кайтып, кемнәргәдер хөкем чыгарырга әзер фюрерлар уйлансын: әле Җирдә яшәү тәмамланмаган, адәм баласы ни тырышса да зәңгәр шарыбызны орбитасыннан чыгара алганы юк. Рәсәй — көчле вә явыз ил таркалмаган, сак вә уяу булыйк, без кичергән бәла-казалар, гәрләнеп. өр-яңадан бүтән төсмерләр алып, көнгә чыкмасын: Әле Рәсәйдәге бер халык га бүгенгедән гыйбрәт алып киләчәккә терәк булырлык иманга килмәгән! Бөегебез Фатих Әмирхан гасыр башында ук безне кисәтеп куймаганмыни?! «Кыланчыклык, шпионлык, сүз йөртү, яла ягу. юк гаепне бар итү. көнчелек, начар уйда булу. Коръәндә кискен рәвештә тыелган» кара сыйфатларны үз замандашларында күреп, бу яман хәлләрдән арынырга чакырып орән салмаганмыни?.. Гасыр үтеп бара, офыкларда «коммунизм кыры» гүгел. «җен-пәриләр гуе» шәйләнә. Сергей Курский борчылган хәлләр күз алдында: күкләр бездән өмет өзмәдеме икән?! Кая барабыз?! Мөхтәрәм укучым! Берүк син мине ялгыш аңлама: власовчыларны. бандеровчыларны. Балтыйк буе көрәшчеләрен җылы караш белән язып үтсәм дә. алар арасында Иблис мәлгунь фатыйхасы белән яралган, гөнаһлы кан дәрьясында йөзәргә генә остарган моиафыйклар. мөртәтләр. җасуслар барлыгын да истән чыгармыйк! Кешелек төркемнәре, кайсы милләтләрне укмаштырып яшәсә дә. бер чакта да Тәңре теләгән сыйфатларга ия була алмый' Бер чакта да' Галәмнең ком бөртеге Җир шарында Иблис барында адәмнәр бер чакта да Иманга килеп бетәчәк түгел. Хатирәләремне ныклап актарырга, барларга тотынганчы 1989 елның августында мин Караг анда-Актас төбәген янә урап кайттым. Бу юлы инде үз ихтыярым белән, ашкынып-ярсып бардым Җир шарының минем байтак гомеремне йогып алган ноктасына Сәфәр чыкканчы ук үз күргән- нәремне, кичерешләремне, хәлдән килгәнчә язу турында уйлана башлаган идем. Акгас бистәсенә, кирпеч заводларына. Волынка таш базына барып кайткач моңарчы күңелне әйдәп, кымырҗытып юрган уй-фикер- ләр йомгакланды. Атна дәвамында кабынган яңа уйларның иң гаҗәбе, һич көтелмәгәне шул булды: чәнечкеле тимер чыбыклар белән аркылы- торкылы телгәләнгән, коммунисттүрәләрнең иң хәерсез җәза урынына әйләнгән далалар үзгәргән, зоналар югалган, бу төбәк түрләренә Рәсәй- нең бәген якларыннан яңа адәмнәр килеп тулган һәм шушы бәхетсез ата балалары бу җирләрдә кайчандыр канлы өермәләр узганын бөтенләй белмиләр дә икән! Лагерьлар бар иде монда, мин шул юна.гарда хокуксыз бер каторжан булып йөрдем дигәч, ышанмыйлар! Кеше гомере кыска, тарих кабалана, катлам өегенә катлам өя. Хәтер аңа караганда да кыскарак, ул әнә шул катламнарны ашыгып-ашыга оныта. Әгәр без белеп үткәннәр әз-мәз генә булса да кешеләр хәгерендә сакланса, бүген, егерменче гасыр азагында илләр-илләргә яу чабып канлы бәрелешләр, милли тарткалашлар туып, ишәеп торыр илемени? Хәер, хакыйкать бер. хакыйкать үзгәрми, бер буып да. халаекларны җыйган бер төркем дә тарих ran гыйбрәт алып яшәми Тарих адәм утлары өчен мәзәк кенә' Тарих белән кызыксынырга, аның ачы сабакларына күз салырга өндәгән фән. әдәбият, сәнгать гап-гади мавыгулар вә юаныч кына Шулай уйлап, әкрен генә Акгас кирпеч заводыннан элгәре без яшәгән, зона таралып урнашкан калкулыкка менеп барам Ике ара конвой озатканда бик ерак кебек тоела иде Әкрен атлап га кай арада менеп җиткәнмен! Без яшәгән баракларның эзе дә юк. каккан казык га калмаган ичмасам! Ниндидер ят. башаклары үткен чәнечкеле тәбәнәк үләннәр генә уйдык-уйдык шымыеп утыралар Без калдырган эзләрнең авыр тыгын күгәреп өскә калкына аямаганнармы алар” Икешәр кат гы кирпеч өй гәр дә кыеш-мыеш, аралыкта аксак эт күренде, кыек авызын ачып өрергә уйлады да гыпды Йорттан җидесигсз яшәр җигү чәчле ма гаи килеп чыкты. «Олылар юкмыни’» дип сорадым, малай җавап бирмәде Йорт янәшәсендәге гимер гаражның ачык ишеген күреп, шунда юнәлдем Тапланган банкадан сыра чүмереп утыручы әрмән белән урыс күтәрелеп миңа карадылар Сөйләшеп кнг гек Болар ла үз йортларының кем сөякләре өс генә салынганын белми гәр икән Алай да әрмән тар маңгаен эшкә җигеп җыерды да: «Ә. беләм! диде.— Әле өченче көн генә чокырлар ягасында бульдозер балчык ишеп йөри иде Ниндидер каберләрне күмәргә кушканнар!» Димәк, зинданда вафат булганнарга да һаман тынгылык юк. Кемнән куркалар? Кемнәрдән яшерәләр?! Исемсез каберләр. Югалган шәхесләр. Онытылырга мәҗбүр ителгән әрвахлар. Студент дустым Анатолий Кузовкин! Кирпеч заводы үрендә миең чәчрәп чыккан немец! Казакъстанның тынгысыз күге астында җан биргән Теодор Августович Цеплитис!.. Шахтадан качарга маташкан егет! Үзара сугышларда пычактан үткән авар Гасан! Чеченнәр. тау бөркетләре! Волынка таш базында вакытсыз дөньядан үткән юлдашларым! Мин Волынка карьеры авызында, өстә торганда яшәү вә әҗәл турында озак уйландым. Без һәм бездән соңгылар казыган таш кратерга су тулган, тирән, дәү күл ясалган Күл өстендә эре-эре күксел акчарлаклар Йә. дәшегез инде' Минем кебек берәр сәях килдеме күл ярларына! Дәшмиләр акчарлаклар, әллә тавышлары менеп җитмиме, әллә түбәндәге аксыл балчык ярларга тиеп сүнәме? Тын. шул кадәр тын. дулкын кисәргә яраткан акчарлакларны да тынлык кочканмы?.. Күпме, йөзләр-меңнәрнең асыл гомерләрен йотып туймас балчык катламнары, ташлар! Тагын кырык ел үтәр, илле, йөз дә узар, кадерле бишегебезне урталайга өзеп шартлатмасак, тузан кисәкчәләренә әверелдереп Галәмгә очыртып җибәрмәсәк. бу догасыз якларга килеп үлем алганнарның җаннары кайларда йөрер икән? Әллә эзсез югалган гәүдәләрен эзләп һаман шушы җәһәннәм чокыры өстендә очарлармы? Шушы кайгы арты кайгы сеңгән, мәңге йөзләре ачылмас шыксыз җирләрдән китә алмаслармы? Белегез, мин бу аяусыз урыннарга сагынып түгел, җаннары тынычлык тапмаган, дога ишетмәгән юлдашларымның хатирәсен эзләп-иңрәп килдем. Алар юк, гүрләрен дә аска, кеше күзе төшеп җитмәс тирәнлеккә батырып бетергәннәр. Алар юк, тын күлнең көзгедәй тигезлеген нәни генә җыерчык, дулкын белән дә ватарга теләмәгән күксел акчарлаклар гына калган. Моңсу алар, сагышлы, борыннары аска салынган Нинди телдә дәшәргә сезгә, акчарлаклар? Сез бит дөнья улларының җаннарыннан яралган! Әрвахлар белән, адәм җаннары белән сөйләшү вә аңлашу гаять кыен! Чиксез авыр! Без -иман җимерелгән дәвер балалары... Хатирәләремнең соңгы бүлекләрен мин Сарман төбәгендәге иң борынгы авылларының берсендә — Иске Әлмәттә язып утырам. Бу авылда элегрәк тә булгалаганым бар иде. Бу юлы мин аңа авыр йөгемне — Хатирәләремне төяп кайттым. Шушы, олы юллардан шактый читтә яткан борынгы татар авылында моңлы күңелемә аваздаш хәлләр көтеп ятадыр дип кем уйлаган? Өзмәс алып барган көндәлегемнән бер-ике сәхифәне теркәп үтәм. «12 гыйнвар. Ике көн рәттән кыш кояшының кынгач-кыйгач inp- ларына кинәнеп, басу-кырларда йөреп килдем. Мәктәп, зират яныннан уздым. Бүген Сарман — Иске Әлмәт юлына чыгып. «Әүлияләр зираты» янына ук барып җитмәкче идем. Рәис, Фәрхенур, Таһирлардан җентекләп сорашсам да, серле зират хакында өзеп сөйли алмадылар. Бик борынгы гүр ияләре мәңгелек йокыга талган, җиребезнең изге, якты почмагы, Актае бульдозерлары таптап үтмәсә дә, онытылган. Сарман — Иске Әлмәт арасына таш юл түшәгәндә дә каберләрне санга сукмаганнар — юл «Әүлияләр зираты» өстеннән дә узган. Соңгы елларда. Ходайның хикмәте, зират үзенең барлыгын, шушы җиргә әүлияләр күмелгәнен сиздерә башлаган. Утын төяп кайтучы машина тигез җирдә ауган. Арба өстенә утырып кайтучы хатын теп-тигез > рында тәгәрәп киткән. Атлар тезләнгән, тәгәрмәч кигиләре нәкъ шушы төшкә җиткәч таралганнар. Тагын бик күп, һич көтелмәгән бәла-казалары «Әүлияләр знрагы» өстендә кабатлана башлагач, адәмнәр искәргәннәр, бик борынгыдан килгән сүзләрне исләренә т эшергәннәр. Зират өстендә iapa- лын яткан ташларны җыештырып. койма ишерәк корылма ясаганнар, [ашлар озак еллар теләсә кайда аунап ятканга язулары ышкылып, ашалып, юылып беткән икән. Адәмнәрнең ваемсыз маңгайларына уй тешкәй: зиратны гимер койма белән урарга керешкәннәр. Б\ изге эш әле тәмамланмаган, койманың чиреген генә кошаннар икән... 28 гыйнвар, иртәнчәк. Авылда туып, юмернен ин симер көннәрен шунда үткәреп, кышның кодрәтле рәссам, буйсынмас хикмәт иясе икәнен белмәгәнмен икән! Өченче көн, ягъни егерме алтысында жир осгенә ак томаннар явы төшеп туктаган иде. Нитә синен төньяк котыпларын, боз диңгезләрнең ачуы булып калкышан торос-тауларын. Әлмәт бас)-кырларында бүген һәммәсе дә бар иде. И, ул өченче кон. өченче кон! Өйдә чакта ук рухи җиңеллек, рәхәт тугарылу тоеп, машинкам белән тытыз гына серләштем». Өске урамнан ипләп кенә Түбән очка төшеп барам. Ишегалларында жан ияләре күренсп-күренеп кала, сак тавышлар килә, адәм шәүләләре төсмерләнә Озаклап туктап тормыйм, мондый могҗизалы матурлыкка бүтәннәрне катыштырасы килми, мондый кон арасында бары IHK бөек шәхесләр. әкият и язмыш ияләре генә күңелгә сыядыр дип. табигатьнең серле ымнарына уралып, туры атларга тырышып барам Матурлык бүген исертә, кайгыларны оныттыра «Глаз дает человеку более совершенное знание природы, чем ухо», дигән Леонардо да Винчи Гатарньш «Йөз кат ишеткәнгә караганда бер кат күрүең артыграк», дигән сүзләреме бу? Атлыйм, барам, уң кул яктагы мәктәпне үтем Уңда, авыш үрлә зират. Аннан ары тол озын үргә менеп китә Шундый тын. жир астыннан тын гына ишарә-ымпар акканы ишетелә Тоташ кар. нәни таучыклар җем-жем килә. Төнге буран, гөнге кар җәймәләре әтрафны үзгәрткән Мин кырга, кыр миңа ятсынып карашын торабыз Озын чокырга сыенган сырынтылар яңа. аучы түгелләрнең дә йөрәген җилкетерлек ашыгыч куян эзләре дә яңа. күпер кул тыксасына кунаклаган кар калачлар да ятта Мин «Әүлияләр зираты»на таба менеп барам Инде ничәнче кат мин бу серле сәяхәтемне башладым? Бервакыт атлат ач та нигә тыелып тукталам соң мин? Күпер аша чыгуыма күкрәгемә сак кына ага башлаган кайнар сагыш тыгызланып тынымны бүләме’’ Бу боек Атама, тиңдәшсез Олы исем «Әүлияләр зираты» тирә-ягыма. Серле каберләрне сабыр куенына алган үргә һәркөн мөнәсәбәтем үзгәрә баруын тоям И донья! Татар дөньясы! Без бичара, иманнан мәхрүм калган татарларның җан алгысаган мәлләрендә баш ора торган урыннары бармыни ’ Иң изге җиребез Яңа бистәдәге тагар зираты да бер чүплек башы ләбаса Зират милләтнең җан югарылыгы билгесе, милләт аның бәяләүче нокта да түгелмени? Мин кинәт шушы кырда. Күк белән Җир арасында кысылып бер башым калам, моңарчы чолгаган ак дөнья ют ала. күз алдымда, әле шактый үрдә «Әүлияләр зираты» да. көмештән коелган кышкы, аулак юл гына кала Әүлияләр сагына әлерәк кенә, көзен генә баскан бат аналар олы-олы чалма чалганнар. Нигә чабып кына үтә алмыйм шушы юлдан? Зиратка якынлашкан саен адымнарым авырая да атлар-ат тамас кына барам Сизенәм. минем Әүлияләргә эндәшер хәлем юк. тарихны буын- нан-буынга ялт аучы сүзләр өзелгән, арадашлык җен тәре чуалган Әх лияләрнең якты рухларына багышлап дога укыр идем бе .тмим Менә кайда вә кайчан кирәк икән ул Аллаһе тәгалә җаныннан ирешкән Боек сүзләр! Кызганыч, үтә кызганыч Әүлияләр белән бергә мине Күккә күтәрә юрт ан догаларны белмим диярлек Нинди мескен хөлләмен мин! Мин дөнья гынлытына. нидер көтеп ымсынган баеу-кырларга күт яше аша текәлеп торам Мин. бичара, телдән калсам та Әүлия тәр өнсез түгел ләбаса, алар тере Ни көтәм мин. боек бер Могҗизамы? Мине шушы төбәккә тартып кайтарган, ычкындырмаган Коч канымда саклана Topв. «К У • J* 12. гандыр ич! Күңелгә иңгән якты уйлар сүзләргә, хәрәкәткә, соклануга әверелеп нигә телгә килмиләр икән. Күз алдымнан бүгенге кыр кебек ап-ак сакаллы бабаларымның шәүләләре тезелешеп үтә. Йөз яшь аларга. ике йөз. Мең яшь! Сагайган күз алдымнан илемне-җиремне, изге догаларымны саклаган батыр атлылар — яугирләр чабып үтә? Мин белмәгән. белмәсәм дә тарихта булган, барлыгын сеңдереп калдырган җайдаклар йокымсыраган татар илен ат тояклары белән уятырга теләп чабышалар. Кемнәрнең асыл сөякләре шушы исемсез үрдә ятып, һаман- һаман тынгы табалмый икән? Нинди җаннар түрләрендә тынгысызланып. җирдә бүген тырманучыларга алар онытып бетергән васыятьләрен искә төшерергә, чираттагы хата-ялгышларда аяп алырлык кайсы киңәшләрен әйтеп калдырырга омтыла икән? Әлеге җирдә татарларда бар. татарча белүчеләр дә җитәрлек, киләчәктә ни булыр — кем белә?! Ни аяныч, без бүгенге җирдәшләр, татар кавеме, үз кайгыларын гына кайгыртып яшәүчеләр, большевиклар колакларын балавызлаган саңгыраучукраклар. үткәннәрнең тансык ым-ишарәләрен ишетер хәлдә түгелбез. Ишеткән тәкъдирдә дә без үткәннәр авазын аңламыйбыз. Бозык дөнья җитмеш ел барышында безне ишәк ясады, хәзерге чынбарлык ишәктән маймыл китереп чыгара ала икән! Әүлияләр, кичерегез мине, зинһар, рәнҗемәгез! Бүген дә баш очыгызга барып җитә алмадым, күкрәгемне баскан сагыш-моңнарны ишәйтеп, татарның фаҗигале вә каргышлы тарихын уйлап, ава-түнә, әкрен генә авыл урамнарына кайттым. Уң кул ягымда мәчет. Мәчетле татар авылы үзе үк акыллы-тәүфикълы булырга чакыра, хатирәләрне кузгата. Хуҗам үтә тапкыр, җор вә күңелчәк Рәис Мөхлиев .. «Нигә әтәчегез кычкырмый сезнең?» — дип сорагач, гади генә итеп: «Тавыклар күкәй салмый башлагач ояла, шуңа тынды»,—дип әйтеп куйды. Авыл агаеның тапкырлыгына исең китәр, валлаһи! Мохтәрәм укучым! Газизем! Иншалла, уйларымның азагына якынлашам. Иске Әлмәттә мин кырык көн диярлек булдым. Кырык көн дәвамында кулымнан эш төшмәде. Шул дәвер эчендә «Әүлияләр зираты» күз уңымда булды. Хатирәләр дәрьясына тыелып торырга ирек бирмәдем, ашыгыр! а кирәк иде миңа, иңнәремдәге фәрештәләрне кысрыклап чыгарып, албасты булып атланган авыр, газаплы хатирәләрдән котылырга вакыт җитте! Уйладым: коммунист-түрәләрнең мәкеренә, явызлыгына исең китәрлек! Уйладым: аерым бәндәләргә генә түгел, тулаем халыкларга, буыннарга, милләтләргә явызлык кылып, язмышларын зир-зәбәр китереп, гуган төякләреннән йолкып-кубарып алып, дала дүңгәләгенә әверелдереп. юлсыз якларда да тәгәрәтеп йөртә ала ул! Уйладым: явызлык вә усаллык ниятендә яралган коммунистик аң. аның канлы куллы юлбашчылары тарихны бозып, фикер-аң үсешен гасырларга артка чөйде. Уйладым: әле бу каһәрләнгән ленинизм идеяләренең шомлы көче еракеракларга барып, илләрдән-илләргә чума сыман күчеп йөрер. Уйладым: болай да куркытылган, изелгән татар халкы совет власте елларында тәмам өркәккә әйләнгән. Уйладым, җәзачы-ленинчылар буыны алмашып торса да, коллык хисе бер дә бетмәс, юылмас, югалмас кара буяу ул. Уйладым: Киңгир восстаниесе вакытында зонада гәзит чыгарып, шуның мөхәррире булган Сергей Курскийның кырык көн дәвамында җиңү хисе тоеп канатланганнан соң. иң өметсез, иң караңгы уйларга төшүе юкка түгел! Уйладым: Александр Васильевич Мерзленковның. чын урыс улының: «Урыс милләте төзегән империя таралган, җимерелгән мәлдә дә Рәсәйгә чыпчын ирек дулкыннары тиз генә килмәс!» дигән фикере бү1 енгс мисалларда раслана. Уйладым Ежов. Ягода. Берия-Рюминнар төзегән җәза системасы адәмнәрнең аңлыларын юк итәр өчен яралган Уйладым җәзачылар бер нәрсәне исәпләп бетерә алмаганнар: аңлы, уйлы дөнья балаларының бердәмлеген, бердәмлеккә омтылышын санга сукмаганнар. Төрмәләр Сталин чорының университетлары да иде! Уйладым: әгәр бүген украин, литва. латвия. эстон халыклары империя коллыгыннан котылып баралар икән төрмә-сөргеннәр үткән баһадирларның бу юнәлештә роле искиткеч зур Төрмәләрдән котылып чыга алганнарның зур өлеше бу дөньялыктан күчсә дә. төрмә-зинданнарда да яши алган азатлык хисе халык улларында бетмәгән, җимерелмәгән дигән сүз! Әгәр бүген татар, якут, чечен халыклары тарих агышында үз милли Дәрәҗәләрен исбатлап, офыкларына империя элгән караңгы, хәтерсезлек пәрдәләрен каерып ташлап, азатлык даулыйлар икән безнең, гөрмә- зинданнар аша узганнарның, бу җәһәттә өлешләре юкмы әллә?! Иреккә омтылу хисен меңнәр төрмә-зинданнар кысынкылыгында саклап калмадымы әллә? Казакъстан чүл-далаларында. Колыма-Мага- дан туңлыкларында да ятып калганнар Әүлияләр иде. Әүлияләр' Дога көтеп, гүрләрендә һич җылына алмыйча зарыгып ягучы татар әүлияләре!.. Кара елларда, каргалган юлларда миңа юлдаш булган, күңелләренә сыендырган тоткыннар кебек үк якын сез миңа!.. Урыслар, яһүдләр. японнар, немецлар, балкарлар — дөньяның бәген якларыннан большевизм камаган бәхетсезләр! Мин сезгә, һәрбарчагызга искиткеч рәхмәтлемен: минем рухым бөтенлеген сез саклап калдыгыз, җанымның Аллаһе тәгалә биргән бөтенлеген ваттырмадыгыз Уйладым: сезнең белән исәннәр вә күчкәннәр белән уртак фикергә илтә торган мәңгелек хакыйкать бар икән, ул вөҗдан һәм намус сакчысы изге китабыбыз Корьәне кәрим Ярты ел шул изге китаптан җанымның тартышларына җавап эзләп утырдым мин. бик күп. ак фикерләр. юлымны яктыртырлык бөек эндәшләрне шуннан таптым Җөмләдән берсен бүген торкәп китәм Бисмилләһир-рахмәнир-рахим' Күчкәннәр вә калганнар рухына, йәгез. бер дога! /// of/ A—Js A