Логотип Казан Утлары
Шигърият

ЯЗУЧЫ АРХИВЫННАН

 Җилләр улы

(Поэмадан озек)

Сездә — сезнең Иман. Миндә — мичем Иман. Корьән «Кяферлар» сүрәсе. 6 аять В последний момент жизнь чаще всего милует тех. кого чаще всего казнит. Библиядән. Ничәнче төн Җилләр туе Җирдә, Усаллана, улый, сызгыра. Агачларның шәрәләнеп калган Ботакларын бөгә, сындыра. Яфракларны талап йөгерә ул, Түбәләргә менеп сикерә. Бер унтагай кебек. Кешеләргә Байтак бәла-каза китерә. Аркылыга кисеп урамнарны. Урманнарны урый, юлларны... Күз йоммыйча озын төннәр буе Уйлап ятам «теге» елларны. Мин ул чакта тумаганмын әле, Киләчәкне күрер кеше мин! Ләкин беләм. Усал җилләр килеп. Каерып ачкан Шагыйрь ишеген. Бөтерелеп өй эченә кергән. Бүлмәләргә узган, айкаган. Гарьлегеннән ни кылырга белми. Болытларга качкан Ай. канәг. Китапларның һәрбер битен санап. Дәфтәрләрне барлап торганда Таш диварга посып. Мәрхәмәтсез. «Кара козгын» көткән урамда. Күрше-күлән калтыранып кына Пәрдә ярыгыннан караган Әнә шулай Язмыш дигән нәрсә Адәм балаларын тараган Тараган ул Корыч тарак белән. Кайнар кургаш белән тара! ан Ә җилләр сон. Җилләр вәхшиләрнең «Эш»ләрснә ничек караган? Иске урам һәм борынгы бакча Уртасында торган Таш бабай'. Бөһтанчылар шушы якка таба Зәһәр агу сибеп ташлаган Дәшмәдең син. Бер сүз әйтмәдең сип. Яклау кая. Кая инде ул? Идеяны утка тотып салгач. Дөрләп яна. Яна инде ул. «Юлбашчы»! a Дөнья җитми һаман. Син. Кешелек, имеш, туктап төр Революциянең җилен каплап. Җиргә килде тагын диктатор.. Җирне тагын Болыт каплап аллы. Аһ оралар тагын халыклар Син. Таш бабай. Юлны беләсең бит. Киләчәккә таба алып бар?! Алын бар син «Кузгал, уян...» белән. Яна көрәшләр!ә алып бар” Рәхимсезләр. Канлы вәхшиләрне Кабул игә алмый халыклар ' Карл Маркс һәйколс күзд» тотыла «Бәйнәлмиләл» җырлап чыккан идек. Син күрсәткән олы юлларга. ...Бөһтан җиңде. Кан түгүләр җиңде. һәм Ил калды сыкрап еларга. Урамнарда... Шымчы хөкем сөрә. Бушап калды шаулы урамнар. «Кара козгын» теге якка китте. Бәлки безне бүген урарлар?.. Егерме ел элек курку белми. Сарайларга таба ташланган Халык бүген. Мещанлыкка чумып. «Кесәсенә чуер таш салган». Ярый әле. ярый үтте. диеп. Мин гаепсез, диеп, көн кебек. Карап ята пәрдә ярыгыннан. Күршеләргә бүген кем керер? Вәхши белә. Вәхши көлә-көлә Мыегына урый боларны. Ялчылары Төннәр ышыгында Туфаннарның кулын богаулый. Урамнарда Җилләр туе бүген. Усаллана алар, сызгыра. Агачларның шәрәләнеп калган Ботакларын бөгә, сындыра. Җилләр белми. Абайламый һич тә. Уйларында аның шул туе. Ә уллары... Богауланган Туфан. Китеп бара... Ай-Һай. төн куе. Таш диварга посып. Мәрхәмәтсез. «Кара козгын» көтә урамда. Әй. җил агай. Башсыз башың белән Аяк арасында уралма... Әнә Туфан. Туфан улың китә... Кая китә, кая бара ул? Җилләр белән кеше арасында — Аңлашылмый торган ара шул... Октябрь. 1989 Чаялы шәһәре. Кара диңгез (Кырым дәфтәреннән) Кара диңгез астан гына каран яга. Кара сарган йөзен күрсәм, кайгым арта . Кара диңгез, сөргән җирдәй ята җәйрәп. Ярларына дулкын ата. орып гайрәт Шәфәкъ баеп. Кояш батса. Ае кала. Белмим нигә. Кара диңгез, йөзең кара? Кояшларың җәйдә синең тән каралта. Бар да синнән зәнки1 кебек булып кайта. Кара диңгез, мәхәббәтең барын тарта. Халкың кебек, игелегең көн-төн арта «Кара» дию хаклымы сиңа карата? Синең йөзне килмешәкләр бит каралта! Балаларың. Кара диңгез, сиңа кайта Суларыңа чумып чыксаң, пакьлек кайта Уйларга да Кара диңгез бик еш бата. Үз халкының кайгыларын ярга ата. Октябрь. 1985 Евпатория Бакчасарай кызлары Бакчасарай. синең кызлар элек Гүзәл булган йөзек кашы кебек Шатлык кына аткан фонтаннарын Хәтерләткән йөзен ал таңнарның Бүген моңсу көз кебек йөзләрең. Күзләрендә нур сүнгән кыз тарның. Әдхәт СИНУГЫЛ (1935)- шагыйрь татар кырыитатар me i/әрендә донья күргән шигырь һә w тәрҗе иа китап шры авторы Ташкентта яши • 3 ә н к И HCI Р Диңгез култыгының кый камышы — Кызларыңның синең моң тавышы. . Акчарлаклар... диңгез дулкыннары Кызларыңның йөрәк сулкылдавы... Җәннәткә тиң ул тау болыннарың Хәтерләтә кызлар толымнарын. Ярый әле сакланган һаман да Тарихта бер хатирәң алай да. Риваятьләр үлми яши багда — Кызлар белән баглы «Хансарай»да. Риваятьләр онытылган... беткән. Багларында баскынчы туй иткән. Кызларыңның нәфрәтеннән күптән Күз яшь чишмәләре корып кипкән... Бакчасарай. багларыңда бүген Яшь түгә тик Чишмәң көнен, төнен! Октябрь, 1992. Бакчасарай. Өрекләр чәчәк атканда (Җыр) Өрекләр чәчәк атканда. Җир кия туй күлмәген. Күрсәң күреп туеп булмый Хуш исле яз көннәрен. Өрекләр чәчәк a i канда. Язлар яшәртә безне. Алсу чәчәкләрнең төсе Алсуга мана йөзне. Өрекләр чәчәк атканда. Язлар кызганмый назын. Исереп язлар назыннан. Былбыллар суза сазын. Өрекләр чәчәк атканда, Кояш та җиргә гашыйк; Дәрт хисе кайный каннарда, Мәхәббәт — ярдан ашып... Өрекләр чәчәк атканда. Яз кия туй күлмәген. Күзләрем мәңге саклар, дим, Яз төсен — туй көннәрен! 1990. Ташкент. Нугай урдасы Кати. Әстерхан ханлыкларынын юкка чыгуына топ сәбәпче бу ыан Нугай морзасы сатлык Исмәгый и>гә. Дала иркен, дала бик киң булган: Яу чапканнар, күңел ачканнар. Бер-беренең малын талаганнар. Талап туйгач, казан асканнар. Талаганнар.. Таланганнар аннан. Бу барымта, булган канун ла. Иген игеп көн күрү ят булган Нугай урдалары канына. Урда өчен шәһәрме, авылмы Табыш кына булсын барсына Яу чаптырып, сәфәр уңмый калса. Дала ярып Урда ярсына Җиз дагалы атлар тоягыннан Тетрәп торган дала җаны да. Кан һәм тузан дәрья булып аккан Нугай далалары ягында. Давыл булып Урда узган җирдә Калмаган бер исән әйбер дә. Урда яккан утлы өермәләр Дошманнарны керткән кабергә. Үзе гүгел. эзе дә юк инде. Ул Урдадан берни калмаган Җирдә аның җисеме юк югын. Исемен еш телгә алалар. Булмагандай Вакыт үзе юган Дала тузаннарын, барын да Тик исеме телдән төшми яши. Тарих булып кеше аңында. Урдасы да. шап да җилгә очкан. Шәһәр, сарайлар да калмаган Кылтай тына калган ул Урдадан. Гүя Нугай үзе булмаган! Март. 1^87 Хасаюрт. Җиттек! Тиреләрен тунап урманнарның. Тетмәләрен теттек муллаларның. Арал кадәр Аралны юк иттек, Миллионнарның күз яшьләрен түктек. «Рәхимлекләр тормадык һич көтеп», Зевс кебек, барын утта өттек. (Юк дидек без «теге дөнья», ялган,— Фани дөнья оҗмахларын көттек). Үзебездән үзебез инде вәйран. Бер-береңнән көткән чакта ярдәм. Бер-беребезне тизрәк ярдан эттек, Кайдан килде безгә мондый этлек?! Ике-икең дүрт булуы — мәгълүм.. Юк, дүрт булмый, була биш, дип сүктек. Көпә-көндез — өч агач тирәли Йөри торгач, адашып та беттек. Зуррак сый юк аракыдан да, дип. Ава-түнә яшәр көнгә җиттек... Барабыз, дип «даһи сызган юлдан». Иблис узган азгын юлдан киттек! Гыйнвар. 1991.