Логотип Казан Утлары
Хикәя

ОЧРАШУ

Ниһаять, күптәнге хыялым тормышка ашты: ягъни «яна торган» путевка белән Кара диңгез буендагы атаклы санаторийга барып төштем. Гомеремдә беренче тапкыр! Диссертация яклау мәшәкатьләре белән нык йончыган чагым иде. путевка ярап куйды. Диңгездә коенырга, шифалы сулар эчеп, туйганчы ял итәргә исәбем Санаторий диңгездән эчкәрәк. шактый биек тау итәгендәге ак колонналар белән бизәлгән мәһабәт бер бинага урнашкан икән. Бүлмәнең дә менә дигәне туры килде—өске катта. бер генә кешелек. Телевизоры, суыткычы, хәтта электр җилләткече дә бар. Балконга чыгып карасаң, бөтен Я на күз алдыңда җәйрәп ята Шәһәрнең баскыч- баскыч бакчалы урамнары, тыкрыклары, теплоходлар гулы порты, халык мәш килеп торган яр буйлары, күз күреме җитмәс ераклыкларга җәелеп, салмак кына чайкалган күте.тҗем диңгез киңлеге һәммәсе дә «өйдә вакытыңны әрәм итмә, тизрәк безнең янга чык. рәхәткә чум» дип чакыра сыман. Шулай эшләдем дә. Тиз генә әйберләремне урнаш тырыш өс-башымны алмаштырдым да. кояшлы габигагь кочагына ашыктым Диңгез буе халык белән тулы Күбесе шорт тан. мини юбкадан, җиңсез майкадан. Кояштан каралып беткән яшь-җилкенчәк кибет-киосклар тирәсендә кайнаша, диңгез фонында рәсемгә төшә. Мин озак юанмадым. пляжга төштем Монда халык тагын да күбрәк булып чыкты. Бөтен тирә-юнь. кырмыска оясыдай, мәш килә, сузылып яту түгел, энә төртерлек тә буш урын юк Шулай да бәхетем бар икән. Аяк астында тыгызланып яткан ярым ялангач кешеләр өстенә басмас өчен саклык белән атлан эчкә керә торгач, иң аргы башта бер егетнең киенеп маташканын күрдем һәм. ул торып китү белән, бушаган гар гына урынга кереп төпләндем дә Бер ятымда ике кыз китап укып утыра. Икенче ягымда өреп тутыра торган резинка көпчәк өстендә йөзенә газета каплаган йонлач агай беләкләрен як-якка салып чалкан яткан. Аяк очымда гына бала-чага су эчендә чыр-чу килә, тозлы диңгез җиле алып килгән әчкелтем ис борынны кытыклый. Соцты вакыт та бераз сүлпәнләнсәм дә. мин үзем су спорты белән шөгыльләнгән, йөзү ярышларында катнашкан кеше Шуңадыр, диңгезгә чуму белән рәхәт җиңеллек сиздем, назлы дулкыннар кочагында озак чайкалдым Ярта таба йөзгәндә минем янымнан тына түгәрәк битле, башына зәңгәр резин башлык кигән бер хатын-кыз узып китте. Снзелер-сизелмәс кенә елмаеп, мине үртәгәндәй тоелды Гүзмәдем. тукта, борынына чиртим әле, дин. шаян ханымны тиз генә куып җитен, шактый гына артта калдырдым ..Бөркү ват онда ике тәү лек буена селкенеп килү ардырган, күрәсең, пляжга чытып, йонлач күкрәкле атай белән янәшә ятуга. изрәп йокыга да киткәнмен Хәтта ки. үземне Казанда итеп, төш күр,» башлаганмын Гыйльми совет утырышында минем диссертацияне тикшерү бара имеш Оппонент iap барысы да хезмәтемне уңай бәя тән сон ти тәр Инде булды, бернинди каршылыксыз шома тына үтәм бугай дип торганда, үзебезнең 7* 99 Н факультет деканы Шакир Шакирович трибунага чыгып, килешсез чәрелдек тавыш белән: Берегез дә күрмисезмени, бу диссертациянең зур дефекты бар лабаса. Автор борынгы мәчетләрнең архитектура үзенчәлекләрен өйрәнү белән мавыга бит!—дип туздырырга тотынды. Аннары, галим булырга әзерләнүче үзен бераз солидныйрак тотарга тиештер бит... Залда дәррәү көлеп җибәрделәр. Артык ваклануын Шакир Шакирович үзе дә сизенде бугай, сөйләү сәләтен югалткандай, авыз эченнән нидер мыгырдый-мыгырдый. трибунадан төшеп китте. Янымда утырган хезмәттәшем кулбашыма кагылып: «Менә, эләктеме... Аның яраткан аспиранткасына гыйшык тотмасаң. үзеңә болай бәйләнмәс иде»,—диде, дусларча төрттереп. Шунда мин йокыдан уянып китеп: «Аллага шөкер, болар өндә түгел, хәзер инде төштә генә кабатлана икән».— дип. җиңел сулап куйдым, әмма кузгалырга иренеп, йокылы-уяулы хәлдә йөзтүбән ята бирдем. Тик, гөнаһ шомлыгы, теге нечкә тавыш һаман колак төбендә черелди биг. «Радиодан сөйлиләрме, әллә өнемдә төш күрәмме», дип аптырап калдым. Торып утырып, әйләнә-тирәмә карана башласам, сул ягымда йөзенә газета каплап ятучы йонлач күкрәкле агай әле генә төшемдә күргән кеше — безнең факультет доценты Шакир Шакирович булып чыкты. Дөресен әйтим, бу көтелмәгән очрашуга ике күзем дүрт булды. Мине күрүгә, ул да бик гаҗәпләнде һәм. никтер каушап, сүз әйтә алмыйча бермәл ык-мык килеп торды. Шакир агайның теге ягында бая су коенганда мине узып киткән ханым ята иде. Каралҗым пыялалы күзлеген салып карау белән ул да мине таныды һәм күптәнге белеш кешесе белән очрашкандай: И-и. күрми дә торабыз, күршебездә оста йөзүче ята икән ич.— дип. мине баштанаяк күздән кичергәндәй итте. Инде каушаудан арына төшкән Шакир агай да, ана ничектер мәгънәле карап алганнан соң: — Фаил туган, таныш бул, бу минем хәләл җефетем Мәрзия ханым була.—диде һәм хатынына минем кем икәнне дә аңлатты. ЯкIашлар, хезмәттәшләр дә булгач, әйдәгез яхшылап, якыннан- рак танышыйк,- Мәрзия ханым кул биреп күреште һәм Шакир агай тәкъдим иткәнчә үк олыламыйча, үзенә дусларча Мәрзия дип кенә дәшәргә кушты. Шакир агайның хатыны үзеннән күпкә яшьрәк, кеше белән җиңел аралашучан һәм бераз чытлыкланучанга охшаган иде. Минем Казаннан. Шакир Шакирович белән бер институттан икәнлегемне белгәч, ул отыры ачылып китте, аз гына да тәкәллефләнеп тормастан, нишләвемне, нинди планнар белән яшәвемне сораштыра башлады. Болай төпченүгә ничегрәк җавап бирергә белмичә торганда. Шакир агай ярдәмгә килде, җылы сүзләр белән, мине перспективалы яшь галим, дип мактады. Аның миңа карата кинәт йомшаруы бераз сәер тоелса да, күңелемә хуш килде. Югыйсә мондый урында, үпкәчел бала-чага кебек, авыз турсайтып сөйләшмичә йөрү икебез өчен дә уңайсыз булыр иде. Алар да бирегә кичә генә килгәннәр икән, шуның өстенә барыбыз да бер санаторийда, хәтта бүлмәләребез дә янәшә икән. Без шушы очрашудан соң буш вакытларны бергә үткәрә торган булып киттек. Мәрзия ханым һич тынгылык бирми, оештырылган экскурсияләрдән гыш үзе дә әллә ниләр уйлап чыгара, бер атна эчендә Бакчасарайга. Севастопольгә бардык, Чехов музеенда. Галимҗан Ибраһимов яшәгән урамда булдык. Көндезге эсселек басылгач. «Ялта» дигән кечерәк кенә теплоходка утырып, кичләрен диңгездә йөреп кайтабыз. Мәрзия ханым теплоходта нәрсәдер сораштырган булып, сөйләшә-сөйлешә капитан ярдәмчесе белән якыннан танышырга, рубка эченә кереп, штурвал белән идарә игеп карарга да өлгерде. Мәрзия ханым мондый чакларда Шакир Шакировичны ияртергә теләми. «Башлаган эшеңне тәмамлыйсын бар», .тип. бүлмәдә калдырырга тырыша Аның сер игеп кенә әйтүенә караганда, тиздән безнең институт рекIоры пенсиягә чыгарга җыена икәгг. Шакир Шакирович шуның урынына калу максаты белән конкурслы сайлану алдыннан гыйльми совет га чыгыш ясарга әзерләнә, имеш! Өеңдәген күршедән ишеткән кеше кебек, бу хәбәр мине ифрат гаҗәпләндерде. Ярар, була бирсен, анысы безнең ише вак балыкка кагыла торган түгел. Бу очракта мин тик гаҗәпләндем: эштә караңгы чырайлы, вакчыл, артык таләпчән күренгән Шакир Шакирович, күрче, гаиләсендә искиткеч ягымлы, кайгыртучан ир икән би г' Уенчак чибәр хатынының уңаена сыйпап, ни теләсә, шуны үтәп тора. Киткән җиреннән кичке ашка кайтып өлгсрмәсә, аның өлешен бүлмәсенә алып менә Шуның өстенә. суыткычта Мәрзия ханымның яра г кан сые шампань шәрабе һәм туңдырма ла өзелми. Безнең балконнар юка стена белән генә бүленгән, нәрсә сөйләгәнебез. һәр хәрәкәтебез диярлек ишетелеп тора. Мәрзия ханым көнозын йөрен, арыпталып кайткач, алар кичке талгын һавада озак-озак чөкердәшеп утырырга яраталар. һич тә көтмәгәндә бүген кич Шакир Шакирович мине үзенә дәшеп алды Вакыг инде шактый соң булуга карамастан. Мәрзия ханым әле һаман юк иде. Күрәм. Шакир абыйның кәефе шәптән түгел, чалара бантлаган куе кашлары салынкы, юка иреннәре кысылган. Мине чакырган өчен уңайсызланган сыман Вакытсыз борчыдыммы? Әйдә, рәхим ит. менә монда утыр әле. дин чыбыктан үрелгән креслога урын күрсәтте Аннары бүлмәгә кереп, ваза тулы әфлисун, ике фужер белән бер шешә шампань шәрабе алып чык г ы. Вак- г өяк мәшәка г ь белән бер иркенләп сөйләшеп утырган да юк... Шакир Шакирович сөйләнә-сөнләпә шешәне ачып, фужерларга шәраб салып маг ашканда, бүлмә эченнән аяк тавышлары ишетелде һәм. тәмәке исе аңкытып, балконга Мәрзия ханым килеп чыкты Ул бик алҗыган кыяфәтле, йөгереп кайткан кебек еш-еш сулый иде Мине күргәч. сизелер-сизелмәс кенә елмайгандай игеп И-и. бездә кунак бар икән, хәерле кич... Уф. бик сусап кайгтым. телем аңкауга ябышкан, кая авыз чылатыйм әле. дип. Шакир Шакирович фужерын бер йогуда яртылаш бушатып куйды да. бик мөһим хәбәр алып кайткан кебек, җанланып сөйләргә югынды Белми горабыт, монда бик шәп бассейн бар икән бит. Кичә кич радиодан, йөзүчеләрнең узышы булачак, дип хәбәр иткәннәр иде. Сез ялкауларга әйтеп тормадым. иртәнге аштан соң. спорт костюмымны сумкага салдым да. урамда очраган кешеләрдәй сорашгыра-сорашгыра шунда злдерттем Барын карасам, яшең үткән. дип. башта кабул игәргә теләмәгәннәр иде Ярый әле. жюри рәисе рәхимле кеше булып чыкты, бик үтенгәч, катнашырга рөхсәт иг ге Исемлек төзүче егеткә мине у гыз яшьтә дип язарга кушты. Стартка да баш га хатын-кызларны чакырдылар Күренеп юра күбесе сыек мускуллы кыз-кыркын С иг нал булып, суга сикерүгә. һәммәсе дә җанфәрман алга iашланды. Мин алай итмәскә, башта тыелыбрак барырга тырыштым... Гик бераздан, дистанциянең яртысыннан күбрәген үткәч кенә, бар көчем») ыргылдым һәм. тиздән барысын да узып, финишка беренче булган килен җиттем Жюри рәисе менә бу медальне тапшырганда: «Шулай буласын баштук чамалаган илем, ышанычымны акладың, молодец!» дип мактап га алды үземне Мәрзия ханым горурлык белән күкрәгендәге медален сыйпап га алды, әмма аның гайрәтләнүе ничектер ясалма ки ген чык г га Шу гаи да. җиңү белән котлап, аның исәнлегенә гост тәкъдим иг гем Шакир агай исә сүзгә кагнашмыйча. уйга чумган кашларын җыерып у гыра бир ге 1 абын- да минем өчен аңлашылмаган киеренкелек гуды. әңгәмә җанланып киг- мәде Шуңа күрә озак утырмадым, сый-хөрмәт өчен хуҗаларга рәхмәт әйтеп, тыныч йокы теләп, үз бүлмәмә чыгып киттем. Көндез кызган бүлмәдә әле һаман бөркү иде Мин сырма матрас, мендәр алып, балконга күчендем һәм салкынча саф һавада тиздән тәмле йокыга тала башладым. . Әмма бераздан йокым качты. Күрше балконда ирле-хатынлы күршеләрем үзләре генә ишетелерлек итеп пышылдап сөйләшәләр иде. Менә Шакир агай кинәт кызып китеп, һәр сүзенә басым ясый-ясый: — Ул ярышлар көндез беткәндер бит. шуннан бирле кайда йөрдең син?— диде. — И-и, әйтергә онытканмын ич диде Мәрзия ханым.— Узышлар беткәннән соң. җиңүчеләрне «Ялта» дигән теплоходка утыртып, диңгезгә сәфәргә алып чыктылар, шунда бераз сыйладылар да. Барсы да баргач, бер миңа гына аерылып калу килешми бит инде. Ихтимал, шулайдыр —Шакир Шакирович ризасыз гына тамак кырып куйды Мәрзия, кайчандыр син мондый түгел идең, әллә кайлар- да болай озак йөреп, эчемлек һәм тәмәке исе аңкытып кайтмый идең... Бу төпченү арып-талып кайткан Мәрзия ханымны ялыктыра башлады бугай, ул баласы көйсезләнүгә игътибар итмәүчән ваемсыз ана сыман: — Кирәкмәс. Шакир абый, ул хакта сүз куертмыйк. Кайчандыр сез үзегез дә мондый түгел идегез, диде. Иртәгә юлга җыенасы бар бит. Үткәннәрдә казынып бер-беребезне борчыганчы, яхшылап йоклау әйбәтрәк булыр. Шакир Шакирович аның белән килеште бугай, ул хакта бүтән сүз кузгатмады. Тиздән алар бүлмәгә керделәр булса кирәк, күрше балконда тынлык урнаш гы. Бу сәер әңгәмәне ничек аңларга да белмичә уйланып ята торгач, бераздан мин дә йокыга киткәнмен. Тик шунысы сәер: иртәгесен ашханәдә очрашканда минем күршеләрем кичә һичнинди үпкәләшү булмагандай, икесе дә ачык йөзле, бер- берсенә Я1 ымлы иде. Шулай да миңа Шакир агайның каш арасындагы җыерчыгы сизелерлек тирәнәя төшкән кебек күренде. Ашавы да шәптән түгел, ничектер теләр-теләмәс кенә чемченеп утыра. Мәрзия ханым исә, киресенчә, бүген аеруча күтәренке күңелле, хәрәкәтчән. Ул бүген кыска җиңле ак майка, җете кызыл мини юбка кигән, күкрәгендә ярышта җиңеп алган «Йөзүче» медале җемелди. Каядыр ашыга бугай, чәен гиз генә эчеп бетергәч, беләгендәге сәгатенә карап алды да: — Ах, соңга калам... Юлга җыена башлаганчы, миңа чәчемне төзәттереп кайтырга кирәк, парикмахерга ашыгам, гафу итегез.— дип чыгып китте. ..Әйе, шулай, безнең срок бетте. Шифалы Кара диңгез, дөнья җәннәте Кырым белән саубуллашыр вакыт җитте. Бүген кичкырын алар юлга чыгалар Мин алардан бер көнгә соң килдем, иртәгә китәчәкмен, бүгенге көнем буш. Иртәнге аштан соң газета караштыргаладым, бераз черем итеп алдым, аннары су буена төшеп, диңгездә соңгы тапкыр коенырга, пляжда кызынырга булдым. Бүген курортчыларның байтагы таралыша, ахрысы, яр буе яртылаш буш диярлек иде. Мин эчкәре үтмичә, вак теплоходлар килеп туктый торган такта причалга якын гына чишенеп, кызынырга яттым. Әмма, кызганычка каршы, бик гә тынгысыз урын сайлаганмын булып чыкты, якындагы радиодан бөтен яр буен яңгыратып, колак тондыргыч җыр тапшыра башладылар. Ул да түгел, тагы да катырак тавышлы рок-музыка кычкырта-кычкырта. причалга «Ялта» теплоходы килеп туктады. Халкы төшеп беткәч, койрык яктагы ян каютадан ак майкалы, мини юбкалы хатынкыз белән төп кебек базык бәдәнле диңгезче килеп чыкты. Бу хаҮын-кызны мин шундук таныдым һәм иртән чәч төзәтергә дип киткән Мәрзия ханымның диңгездән кайтуын күреп бик гаҗәпләндем. Ул 102 күтәренке күңелле күренә, җиңел адымнар белән яр буена төшкәч тә, теплоход палубасында озатып калучы диңгезчегә кул болгады һәм. дддЬ1 еР аКТаН > "көндәй. бармак очларын иреннәренә тидереп Мәрзия ханым пляжга кергәч тә. теге диңгезчегә сәлам юллап, берничә тапкыр кул изәде. Әнә шулай каерылып карый-карый килә торгач, ул ялгыш минем аягыма орынды һәм уңайсызланып, рус телендә: Ах, я нечаянно, извините -диде Ә мине танЫгач. каушаулы елмаеп, янәшә килеп утырды И-н-и. күрми дә торам, сез икәнсез. Парикмахердан кайтып килешем... Чират зур булгач түзмәдем, ташлап киттем Кайтышлый менә монда кереп су коенырга уйлавым ие. Ул, чынлап та чират торып алҗыган кебек зарланып алды, үзе сүз арасында әледән-әле теге теплоход ягына карана иде Ак майкасының күкрәк турында бармак киңлеге тасма сыман сары сузылып төшкән Моны ул үзе дә күрде Монда килгәндә мороженое алып ашаган идем, тишек авыз, шуны тамызганмын, дип сөйләнә-сөйләнә кулъяулыгы белән тапны сөртергә кереште. Сөртеп-соргеп тә тап бетмәгәч, ул күкрәгендәге медален салып, минем сумкага куйды, аннары якында гына душтан аккан сула майкасын чайкап, кояшта китерергә элде. Ул вакыт га инде көндезге ашка да күп калмаган иде Мин әйберләремне җыеп, кайтырга куз1 алдым. Мәрзия ханым майкасы кипкәнне көтә калды. Шул ук коннс мин аларны Симферопольга поездга илтә торган троллейбуска утыртып юлга озаттым. Ә иртәгесен, нәкъ шул вакытта. Ялта белән хушлашып, үзем дә сәфәр чык i ым Ай буе күрми торган Казан сагынылган иде, поезддан төшеп. туган туфракка аяк басу белән, шатлыгымнан елмаеп куйдым Яшыннан соң әле һаман төзәтелмәгән вокзал да. тончыктыргыч тузан һәм бензин исе тулы урамнар да, тулай торактагы тар бүлмәм лә барысы да күңелгә якын, мине исән-сау кайту белән тәбрикләп каршылый кебек. Кайтып төшкәннең иртәгесен юл сумкамны бушатып утырганда спорт костюмым арасыннан идәнгә шак итеп нәрсәдер килеп төште Иелеп алып карасам. Мәрзия ханымның диңгез буенда майкасын чайкар алдыннан миндә калдырт ан медале икән Шул чакны үзенә кайтарып бирмәгән өчен ничектер уңайсыз булып кит те. Чөнки аның ярышта узуы билгесе үзенә күрә истәлекле әйбере бит Эзләп борчылмасын тагын дип, хәзер үк үзенә хәбәр игеп тынычландырыр!а булдым Шул ният белән вахтер янына төшеп, белешмәләр бюросыннан телефоннарын сорадым да. үзләренә шалтыраттым Трубканы бераз карынкы тавышлы хатын-кыз алды, минем соравыма каршы Әйе. Шакирлар квартирасы. Әйе. хатыны Сезгә ни кирәк, ник алай төпченәсез? диде. Тавышыт ыз үзгәргән кебек тоелды, шуннан гына төпченүем, дип тафу үтендем. Исәнмесез. Мәрзия ханым, кәефегез ничек’ Ялтаны. Кара диңтезпе сагынмыйсызмы? — Сез ялгыш шалтыраткансыз, минем беркайчан да Ялтада булганым юк. диде хуҗабикә коры гына Чү. Мәрзия ханым, шаяртмагыз әле Ничек инде булганыгыз юк?! Бу мин Фаил Ялтада сезнең белән ял иткән кеше Оныт тыгызмы ни. Шакир Шакирович белән сез күрше бүлмәдә тордыгыз ич Хуҗабикә тыны кысылгандай авыр сулап куйды Бер мәл сүзсез торганнан соң. кинәт калтырый башлатан тавыш бе тән Мәрзия беләнме. бер бүлмәдәме'’ Тагын керешкәннәр икән дип. үзалдына пышылдаганы ишетелде. Ул тагын нидер әйтә башлаган идс, әмма мин аны бүтән тыңлый алмадым. Балаларча беркатлылык аркасында нинди күңелсез хәлгә эләгүемне абайлап, телефон трубкасын тиз генә элеп куйдым. Дөресен әйтим, бу хәл минем өчен башка сыйдыра алмаслык вакыйга булды Кая барып бәрелергә белмичә, берничә көн аңгы-миңге йөрдем. Кешекарага таралмасын дип, ул хакта һичкемгә ләм-мим сүз әйтмәскә карар кылдым. Мәгәр ул тикле сагаюның әллә ни кирәге дә чыкмады. Шакир Шакировичның үз хәләл җефете мин шалтыраткан көнне үк деканатка барып, зур җәнҗал кузгаткан. Шуның аркасында Шакир Шакирович ректорлыкка сайлану конкурсында катнашудан ваз кичәргә мәҗбүр булды, бөтен институтта колакган-колакка төрле гайбәт таралды. Андый уйдырма хәбәрләргә игътибар итә торган гадәтем булмаса да. колакка чалынган бу имеш-мимешләрдән мин Мәрзия ханымныи кайчандыр безнең институтта укыганлыгын, аннары диссертация яклап, фән кандидаты дәрәҗәсе алганлыгын белдем. Аның гыйльми җитәкчесе Шакир Шакирович булган, хәтта диссерiациясен дә шул язып биргән, дип сөйләделәр. Мине барыннан да бигрәк һаман Мәрзия ханым iаҗәпләндерә. Ул кызыл авызның хәйләгә осталыгын, әрсезлеген Ялтада чакны ук сизенгән идем бит. Шакир Шакировичның шуны аңларга теләмәвенә генә аптырый идем. Ә үзем аның йөзүчеләр узышында катнашу, медаль алу турындагы әкиятенә ышанып, нинди зур низаг чыгардым, адәм көлкесенә кала яздым. Хәзер инде, еллар үткәч, ул вакыйганы искә төшерүе дә уңайсыз. «Уңган» ханымның кыйммәтле медаль дигәне исә Ялтада гына түгел, безнең шәһәр кибетләрендә дә һәркемгә сатыла торган арзанлы значок булып чыкты...