Логотип Казан Утлары
Хикәя

КҮҢЕЛЛЕ ХАТИРӘЛӘР

Сара апа сые

Ул көнне без Уфага дип сәфәр чыккан идек. Ут күршебездә музыка фестивале уздыру күздә тотыла. Анда Идел буе һәм Урал ягы республикаларының композиторлары, җырчы-артистлары, халыкта киң таралган җыр авторлары, төрле-төрле ансамбльләр, оркестрлар һәм башка шундый сәнгать осталары катнашачак. Инде безнең республикадан да фестивальгә шактый кеше киткән, диделәр. Соңгы төркем белән, журналист буларак, мин дә юлга чыктым. Аэродромга барачак махсус автобуска кереп утырдык. Җитәкче иптәш Башкортстан башкаласына барачак сәнгатькәрләрне исемлек буенча барларга тотынды. Берничә кеше килеп җитмәгән икән әле. Шулар арасында Сара апа Садыйкова исеме лә яңгырап китте. Сара апа нишләп һаман килми икән?—дип борчылды Илһам Шакиров Авырып-нитсп кала күрмәсен тагын. — Сара апа бармаса. фестивальнең яме булмас бит. Әй. юлга тәмле ризыклар пешереп, соңаргандыр әле. дип кушылды башкалар «Тәмле ризыклар» дигән сүзне ишеткәч, җырчы Наҗия Теркулова иреннәрен ялаштырып куйды да: — Автобуска соңармыйм дин. ашыга-ашыга иртәнгене дә ашамыйча чаптым мин - җүләр! — диде. Сүзгә Вафирә Гыпззәтуллина кушылды: Сара апа юлга бик хәсрәтләнеп чыгучан Ул зур термос белән чәен дә ала. Безне дә өлешсез калдырмас, иншалла... Әллә инде фәрештәнең «Амин!» дигән вакыгына туры килде, шул вакыт автобус ишеген киң ачып, шаулап-гөрләп. Сара апа үзе килеп керде. - И-и Сара апа. йөзгә кадәр яшәрсең, әле генә сине искә алып тора идек, —диде Гөлшат апа Зәйнашева. үзенең җан дусты килеп өлгергәнгә куанып. Сара апаның аз гына кысыграк тере-кара күзләре елмаюдан тагын да кысыла төште. Әле, мөгаен, гайбәтемне саткансыздыр, һи-һи.— дигән булды. Юк инде. Сара апа. мактап тора идек әле үзеңне,—диде Наҗия Теркулова композиторның кулындагы шактый зур юл сумкасына караштырып. Шамил МАННАП (1938) — шагыйрь һәм прозаик. «Әпш урманы». «Ачы какы.шр» исемле проза. «Кайту». «Тугрык /ык алиһәсе» һ. б. татарча, русча дистәдән артык шигырь китап игры авторы. Казанда яши У Сара апаның йөзендәге елмаю шундук юкка чыкты Ә менә синен мактавына ышанмыйм да ышанмыйм инде. Нажия' Нишләп алай дисең. Сара апа? диде Нажия аптырап Сара апа бу вакытта алгы рәттәге ахирәт дусты Гөлшат Зәйнашева янында! ы буш урынга җайлап урнашкан иде инде. Иркенләп тын алды да. артка борылып. Наҗияне кыздыра башлады Кара-кара, ник дип торган була бит әле. әкәмәт! Минем берәр җырымны җырлаганың бармы соң синең, ә? Җырлармын әле. Сара апа. җырлармын. Гомер озын, көн күп. дигәндәй һс. җырлармын, имеш Яхшы җырчылар, кая, апа җаным, яна җыр язмадыңмы, миңа бирсәнә, дип үзләре сорап торалар, аллага шөкер! Сиңа гына калмаган әле мин Сара апаның коры-сары утын шикелле кинәт дөрләп китүен һәм шулай ук бик гиз сүрелүен яхшы белгән Гөлшат апа. ике якны да килештерердәй итеп, тыныч кына әйтте: Ярый инде, Наҗия, үпкәләмә. Сара апа шаярып кына сөйли бит ул. Ә син, дускаем, (ул Сара ананың иңеннән сөеп куйды). Наҗиянең хәлен белмисең, ул бит иртән дә ашамыйча юлга чыккан кеше. Болай да кәефе юк. Ач кешенең ачуы яман, дигәндәй.. Сара апаның күзләрендә янә мәрхәмәтле елмаю чаткылары елтырады - Ә-ә. шулаймыни? Ник соң аны бани ук әйтмисең? Бакчи. мин бик гәмле кабартмалар пешереп алган идем. Чәем дә җигәрлек. Ризыклы ат юлда арымас, дигән бит бабайлар. Кил. Наҗия җаным, сыйлыйм әле үзеңне.. Наҗия Теркулова моңсу карашын тәрәзәдән алмыйча гына: Юк. юк. ашыйсым килми минем., дип куйды. Шулвакыт Вафирәнең яңгыратып көлүе автобустагы киеренкелекне челпәрәмә кигерде Сара апа, син Наҗияне килеп керү белән бик каты сыйлап ташладың. Шуңа аның хәзер кабасы да килми' Барыбыз да гөрләп, көлештек. Бу вакытта Сара апа үзе дә иелә- бәгелә көлә иде. Наҗиянең моңсу йөзе дә. болыт астыннан чыга башлаган ай сыман, акрын-акрын яктыра башлады «Тошсп калган» исем 1985 елның июнендә Чувашстанда уздырылган Татар әдәбияты вә coniaie көннәрендәге хикмәтле бер вакыйга аеруча хәтергә уелып калган Бәйрәмне Шупашкарда таш аналы рәвеш ю ачып җибәргәннән соң. бу чарада катнашучы артист, язучы, шагыйрьләрне, рәссам вә композиторларны юркемнәргә бүлен. Чувашстанның авыл районнарына җибәрделәр Мин татарлар күбрәк яши торган төбәкләрдә очрашулар үткәрергә тиешле төркемгә иярдем. Район авылларында йөргәндә тыннар иркенәеп китте. Саф һавадан гына түгел. иҗади яктан иркенәйде тыннар Биредә һәр язганыңны тикшерен җибәрә юрган пресс-группа җитәкчесе юк. үтеңчә генә сырлыйсың да. !слефон аша газиз гәзитәң редакциясенә тапшырасың. Эшләр көйләнде, өлгер юк-житезлек арт гы. иҗади ялкын көчәйде. Көндез авылларда халык алдында чыгыш ясыйбыз, очрашулар үткәрәбез, кичен башкалар ял игә. җыелышып күңел ача. мин исә тыныч почмак габып. блокнотыма язылган фактлар, саннар, фамилияләрне барлый-барлын гәзиткә ма териал әзерлим. Шул хәтле 1ырышуыңа сиңа орден бирерләр инде, дип көлә минем белән бер бүлмәдә урнашкан Илдар абын Юзссв Кичә Шьп ыр- дан авылыннан университетта бергә укыган шәриктәшең кунакка чакыра килгәч, анда барырга да вакыт тапмадың. Хак әйтә инде ул. Тик орден турында гына шаярта, билгеле. Мина медале дә җигәр, һич югы соңыннан «ул-бу» әйтмәсәләр. шуңа ризамын, — дигән булам. Заман ахырында уйлаганың алдыңа килер, дип белми әйтмәгәннәр икән «Гас! рольләрне» тәмамлап, янәдән Шупашкардагы кунакханәгә кайтып керүгә, мине пресс-группа җитәкчесе эләктереп алды. Кулында безнең «Социалистик Татарстан» гәзите. Шуны минем борын төбенә үк китереп сорый бу: Моны син яздыңмы ’— ди. Үзеңнең «газиз балаңны» ничек танымыйсың инде. Беренче җөмләсеннән үк танып алдым! Ьу минем Яльчик районының Ильич исемендәге колхозындагы очрашулардан репортажым лабаса. Беренче биткә матур итеп биргәннәр, рәхмәт гөшкерләре. Җәя эченә «Махсус хәбәрчебездән телефон буенча» дип тә куйганнар. Бу материалны мин Илдар абыйның йокысын борчып булса да. утны сүндермичә, таңга кадәр язып утырган идем. Нәрсәсе ошамады икән җитәкчебезгә репортажның? Тавышы бик төксе ишетелә. Син яздыңмы бу мәкаләне? — дип кабатлап сорады ул. Әллә берәр хата киткәнме югыйсә, ходаем? дидем хафаланып. Киткән шул менә! Киткән Хатаның да ниндие әле! Мин бик төгәл язар!а гырышкан идем инде югыйсә... Төгәл булмаган шул менә. Ин кирәклесен төшереп калдыргансың. Рәис Кыямовичның фамилиясе юк! Мин аптырап калдым: Соң. ул бит анда булмады. Ничек булмасын, менә рәсем астын укып кара! Чыннан да. минем репортаж өстендәге рәсемнән Рәис Кыямович тулган ай төсле елмаеп карап юра. ә аның аегына: «КПССның Татарстан өлкә комитеты секретаре иптәш Р. К. Беляев Яльчик районы, юлбашчы исемен йөртүче колхозный алдынгы кешеләре арасында» дип язылган. Бу ни хикмәт, дип уйлыйм, нүҗәли Беляев кадәр Беляевне күрми калдым икән?! Шулай да шигемне белдерәм: У I бит анда булмады! Булса, күргән булыр идем. һе. диде җитәкчебез, димәк, син күрмәгәч, ул анда булмаган икән. Син бигрәк тагы, идса тиегларча фикер йөртәсең — һәм ул бүтәнчә мине тынлап та тормыйча: Ну эләгә инде безгә, ну эләгә инде!»— дип сөйләнә-сөйләнә. коридорнь н аргы башындагы «люкс»ына юнәлде. Мин дә башымны түбән иеп, үз бүлмәмә кереп киттем. Кичке вакыг иде бу. Бүлмәдәшем Илдар абый каядыр биләмгә чыгып киткән. Әнә кайсыдыр бүлмәдән гармун-җыр тавышлары килә, кемнәрнеңдер кычкырып көлешкәне ишетелә. Бәлки, бүлмәдәшем дә шундадыр. Ә миндә җыр кайгысы түгел, көләсе түгел, елыйсы килә. Гәзигтә киткән җитешсезлек өчен, секретарь кадәр секретарьнең исемен санга сукмавым өчен Казанга кайткач та башымнан сыйпамаслар... Су кайнаткычым белән чәй әмәлләдем дә йөрәк, баш даруларымны (мин аларны юлга мул итеп ала идем, ул нигъмәтләремне башка каләмдәшләрем белән дә бүлешә орган идем) эчеп, караватка түндем. Йокым йокы булмады, юне буе саташып-басгырылып чыктым. Илдар абыйның да кайтып ятуын ишетеп тердым. тик йокы алдыннан аны. үз хәлемне сөйләп, борчыйсы гына итмәдем. Иртә белән уянгач. Илдар абый үзе сүзен хәл-әхвәл сорашудан башлады: Бүген син төнне нишләптер бик борчылып чыктың шикелле.— диде. Мин гәзиттәге төшеп калган исем турында сөйләп бирдем. Илдар абый бераз исәпкә калган кебек гынып торды да. үз-үзенә сөйләнгәндәй, әйтеп куйды: Рәис Кыямович бәлки башка районный Ильич колхозында булгандыр Ильичлар күп бит хәзер . Нәкъ шулвакыт башыма килгән хикмәтле уйдан сикереп тордым. Эврика. Илдар абый, эврика' дип кычкырып җибәргәнемне сизми дә калдым Шулай да әле күңелдәге шик бетеп җитмәде. Шул каһәр суккан шикне тәмам юкка чыгару өчен, тиз генә майка-трусигтан килеш, пресс-группа җитәкчесенең «люксмын» чаптым. Ишеген шакуга, килеп чыкты. Ул да юньләп йокламаган, күрәсең, зәңгәр күзләрендә нечкә генә кызыл тамырлар беленеп тора. Ул минем кыяфәтемә, мин ана карап елмаешып алганнан сон: Ни бит, шул ук районда юлбашчы исемен йөртүче башка колхозлар. башка колхозлар дия башлаган идем, җитәкче бүлдерде Әйе. әйе, ачыкладык инде. Бер үк исемне күп төрләндергәч, саташмый нишлисең?! диде ул. Бар инде, тынычлап йокла. Нинди йокы инде ул хәзер! Димәк, төшеп калмаган булып чыкты секретарьның исеме? дидем мин әле дә ышанып җитмичә Җитәкче иптәш көлде дә. җилкәмнән кагып: Болай булгач, без дә төшеп калмадык... әлегә... диде. Охшашлык эзләү әзер «торгынлык еллары» дип төрле кеше төрлечә (кайсы тиргәп, кайсы мактап) искә алган елларда партия өлкә комитеты кимәлендә уздырылган зур чараларның азагы банкет заллары, эчү мәҗлесләре белән төгәлләнә иде. Чувашстандагы Татар әдәбияты һәм сәнгате көннәрендә, ул эчүчелеккә вә алкоголизм!а каршы каты көрәш башланган вакытка туры килгәнлектән, әлеге йола бозылды. «Чувашия» кунакханәсенең банке! талында утырсак та. өстәлләрдә минераль сулардан башка шешәләр юк иде (Ул елларда партиянең Генераль секретарен дә «минераль» секретарь дип җибәртәлиләр иде.) Шул. Өстәлләрдә «шайтан малайлары» көлеп утырма!ач. безнең дә йөзләр сүрән, күңелләр төшенке күренә. Күрәсең. инде без хәмердән башка табында күңелле игеп уiыруны да оныiкан булганбыздыр Өстәлдә ризык та мул югыйсә. Авыз ачарга нидер җитмәгәндәй, кашыкка үрелмичә, тын гына утыра бирәбез Шулвакыт Нәби ага Дәүлп көрәк кадәр кулы белән бер шешәне үрелеп алды да. бөкесен ачып, бокаллар! а су койды һәм 'Гост әйтәбезме, әллә болай гына салып куябызмы? дип сорады. Сулы фужерың уң кулына тоткан килеш. Ләбибә апа Ихсанова Topi.ni басты. Күнегелгән гадәт инде, ансыз булмас, диде ул. һәм татар вә чуваш әдипләре арасында! ы дуслыкның бик күптәннән килүе, тормыш иптәше Шәрәф Мөдәррис исәп вакьп га үзләрендә Псдер Хузангай. Яков Ухсай кебек язучыларның бик еш кунак булулары. Шәрәф абыйның чуваш шагыйрьләрен татарчага тәрҗемә итүдә илһамланып эшләве турында сөйләп, шушы дуслыкның дәвамлы булуы өчен тост тәкъдим ит те. Сыйларт а сыең булмаса. сыйпарг а телең булсын, дип юкка әйтмәгәннәр икән, мондый мат ур сүзләрдән соң. су гына эчсәк тә. телләр чишелгәндәй булды бит. әй. Ул да түгел. Ринат Мөхәммәдиев өлкән шагыйрь Снбгат абый булып сөйләп алды Мына-а Муса Җәлил. дибез. Ул Геркулес, дибез. Ә бит Муса-а (Ринат кулы белән үзенең күкрәк турына күрсәтә) мына-а минем шушы төшемнән !снә иде. (Бәләкәй иде. янәсе Җәя эчендә генә тагын шуны да Х әйтим. Сибгат абыйның серкәсе су күгәрми, шуңа күрә аңардан үзе булмаганда, артында гына көлгәлиләр иле ) Шаулашып-көлешеп алганнан соң, Нәби абыйның карлыгулы-томат тавышы гөрелдәп куйды: — Хәким башкаларны кечерәйтеп булса да. үзен зур күрсә гергә оста инде ул... Сүзгә Шәүкәт Галиев кушылды: — Нәби ага. сез инде Муса Җәлилне күреп белгән кеше, төскә- башка, буйга-сынга. дигәндәй, ниндирәк иде ул? — дип сорады. Нәби абый бераз уйга калды Шул арада. __ -— Җәлил ул буйга минем кадәр булган, дип куйды Роберт Миң- нуллин мыек астыннан елмаеп — Юк. - диде Нәби абый зур күзләрен Робертка юнәлдереп Муса Җәлил синнән зур иде Җилкәгә дә киңрәк иде Разил Вәлиев гә «бәхетен» сынап карарга булды бугай. Әйтте: — Җәлилне белүчеләр, аны миңа охшаган иде. диләр — Юк. диде янә Нәби абый, дөрес, буең туры килә, әмма синең гәүдәң томатрак — Безнең Ренат Харис охшаган булырга тиеш Җәлилгә, диде Рәдиф Гаташ. үзе эшли торган «Казан утлары» журналының баш мөхәррирен тәкъдим итеп Тагын кемнәрнеңдер исемнәрен атап карадылар, ләкин туры сүзле Нәби Дәүли. кемнең-кем булуына карамастан. «Юкһчан башканы белмәде, ярарга тырышып, кемне дә булса менә ул Муса Җәзилгә охшаган, дияргә ашыкмады. Азактан, үзенең тирән җыерчыклар белән чуарланган йөзен бераз тигезләргә теләгәндәй, учы белән сыпырын кунды да. өстәл читендәрәк тын гына утырган, бернинди пост биләмәүче, профессионал шагыйрь Әхсән Баяновка карады: — Мына ул бераз тартым Мусага Ә тулаем, монда Җәлилгә охшаган шагыйрь күренми әлегә. диде — Ә үзегез, үзегез ничек соң? Охшамаганмы Муса Җәлилгә? — дип сорады Ләбибә апа хәйләкәр елмаеп Нәби Дәүли бу юлы да Нәби Дәүли булып калды: — Бухенвальд лагеренда фашистлар! а каршы яшерен оешмада катнашуым белән, язмышым Җәлил язмышына охшаган охшавын Әмма, гильотинада башым киселмичә, туган җиремә исән-сау кайта алуым сәбәпле, кызганычка каршы, мин да Мусага охшамаган шул... диде. Массаж кемгә файдалы? 1987 елның язында миңа язучыларның Мәскәү янындагы Малеевка иҗат йортына бару насыйп булды. Үзебезнең Литфондта путевка биргәндә: «Анда төрле авырулардан дәвалар да була». тигәч, бик сөенгән идем. Иҗат йортында бодай саламыдай сары мыеклары астыннан ап-ак тешләре белән балкыпелмаеп Газиз дус Кашапов га каршы алгач, кәефләр тагын да күтәрелеп китте. Га тиз бу якларда һәр ел саен диярлек була, ул тәҗрибәле кеше, юкка гына килмәс, дәвалары яхшыдыр, бергәләшеп сихәтләнербез, дип уйлап куйдым Нинди дәвалар бар соң монда? дип сорыйм Газиздән. — Башка елларда була торган иде. ди Газиз, әмма быел юк шул. дустым. Күрәсең бит, ремонт бара Мин шунда гына тирә-юньдәге кирпеч, ком өемнәренә, кубарын ташланган түбә калайларына, зур бер корпус тирәли куелган төзелеш баскычларына игътибар иттем. Корпус эчендә чиркәү кыңгыравы тавышлары чыгарып, даң-доң пидер кайнаттырган тавышлар ишетелә _ Шулай инде, без өйләнгәч, төн кыска, дигәндәй, мин килгән елны рәт буламы сон?!- дип куйдым Йә. борыныңны салындырма әле. диде Газиз, мине юатырга теләп булса кирәк. Массажга йөрерсең. Массаж бар монда! Галя исемле марҗа апа ясый Ничек, әйбәт ясыймы сон'’ дин төпченәм Кагы ясый, күрерсең әле. диде Газиз иңбашларын сикерткә- ләп. Үзе никтер чыраен сытып куйды Икенче көнне Газизне массажга барырга чакыра кердем Ул инде иртүк торып, йөгереп, физзарядка ясап кайткан, юынып-кырынып. язу машинкасында шыкылдатып утыра иде. Әйдә, киттек дәва алырга, мәйтәм. Ләкин дус урыныннан кузгалмады Мин бүгенгә бармаска булдым әле —диде ул.— «Гыйфрит» романымның иң кызыклы урыннарын яза башладым. Бүленәсем килми Ярый алайсам. җаны геләгән җылан ите ашаган, дигәндәй, киттем үзем генә массажга. Кабинетта мине колга гәүдәле, сары пумала чәчле ханым каршылады Кайсы җирегезгә ясыйсы? дип сорады Аркага, мәйтәм Умыртка баганасына тоз утырган. Остеоха- ндроз. ягъни. Билгә кадәр чишенеп, урындыкны аркасы белән борып утырдым. Башны беләкләремә салдым Моннан берничә ел элек Казан санаториенда массаж алган идем, азрак чамалыйм инде нишләргә кирәген. Тик әстәгьфирулла! Болай итеп ясамаганнар иде лабаса массажны санаторийда. Бу озын марҗа мине камыр дип белә микәнни? Ирләрнеке кебек дәү куллары белән арка сөягенә кадәрге катламны йомарлан-йомарлап изәргә тотынды бу. минсиңәйтим, түзсәң түз. түзмәсен, разбой сал! Йолкынып, егылып китмәс өчен, ике куллап урындык аркасына ябыштым. Күздән яшьләр атылын чыкты Тиздән үзем дә туптай атылып, ишектән чыгып киттем. Карасам, коридорда Газиз басып юра. Үзе мыек астыннан гына елмая. Массаждан соң кайталмасан. үзеңне күтәрен кайтырга килдем, дип үрти җитмәсә. Массаж ясаучы түгел бу. камыр изүче! дидем мин маңгаемдагы тирне кулъяулыгыма сөрткәләп. Чүг кенә ялгыштың, диде Газиз, камыр изүче түгел, акушерка ул Массажист булмагач, бичарадан-ничара алганнар Язучыларның тиресе калын дип белгәннәрдер, күрәсең. Шулай да мин ике сеанс алдым Берснчссеннән соң. күңеле йомшармасмы дип. шоколад та биреп карадым үзенә, алай да рәхимшәфкать күрсәтмәле Мин Газизгә үпкәлисе иттем Белә торып, нишләп мине җәзаларга җибәрдең сон ул акушеркага? Хатын-кыз булсаң, мондый массаждан соң баланны вакытсыз табарсың, алла сакласын! Газиз җитдиләнде: Адәм баласы үзе күреп, үзе татып карамыйча, барыбер ышанмый Әйтсәм дә файдасы iимәгән булыр иде Ә мондый массаждан кемгә файда инде алайса? Газизнең кыйгач зәңгәр күзләре яңадан көлемсерәде Мондый массаж акушерка Галянын үзенә файдалы Аның кабинетында бер булган кешене кабат анда ат белән өстерәтеп тә кертә алмыйсың. Ә массажчы акушеркага эш хакы барыбер тулысынча килен тора ич. диде. Тамаша остенә тамаша амал театры артистлары гастрольләрдә йөргән вакытта булды бу хәл. Туфан Миңнуллин әсәре буенча куелган «Әлдермештән Әлмәндәр» спектаклен һәр җирдә яратып-шаккатып карыйлар, һәр тамашада зал шыгрым тулы, аншлаг. Спектакльләрдән соң. артистларга рәхмәт хисләре булып, чәчәк бәйләмнәре ява. Бишкек дигән шәһәрдә дә спектакльне уш китеп карадылар. Ә тамаша тәмамланганнан соң. хикмәти бер вакыйга булып алды. Кинәт сәхнәгә җил-җил атлап, кәшимир яулыгын арттан чоеп бәйләгән бер апа күтәрелде. Башта ул берәм-берәм артисларга рәхмәт әйтте. Хәтта Әҗәл ролен уйнаган Равил Шәрәфигә дә рәхмәт эләкте. Ләкин Әлмәндәр бабайның килене Өммия кыяфәтендә басып торган артистка Нәҗибә Ихсановага күзе төшүгә, апаның йөзенә нәфрәт бәреп чыкты. Ә сиңа нәләт! — диде ул Нәҗибәгә йодрыгын күрсәтеп.-- Шундый адәм әүлиясе кебек иреңнең кадерен белмисең бит. зәңки! Апа спектакльдә Искәндәр булып уйнаган ябык-какча гәүдәле Ирек Баһ- мановка карап алды, аннары килеп, аның кулыннан тотты да болай диде: Әйдә үземә кунакка. Хатының явыз сине ачка интектереп, коры сөяккә калдырган лабаса. Бер-ике атна бик яхшылап кунак итәрмен үзеңне. Әгәренки тормышымны ошатасың икән, бөтенләйгә миндә торып калырсың Әтиең Әлмәндәр бабайны да (апа мыек астыннан гына елмаеп горучы артист Шәүкәт Биктимеровка ымлады) үз яныбызга сыйдырырбыз, алла боерса. Өем дә, күңелем дә иркен минем. . Моны шаяру гына дип аңлаган Ирек Баһманов сәхнә кырыена кадәр теге апага ияреп барды да. залдагы көлешпе абайлагач, эшнең «сурьюз- ныйлыгын» төшенеп алды һәм бу ханымнан ничек котылу җаена кереште. Аңа. гадәттәгечә, шаянлыгы ярдәмгә килде. Чакыруың өчен бик зур рәхмәт, апасы.—диде ул.— Әйе. хатыннан уңмадым мин. Шулай да балалар хакына тагын бераз түзеп карыйм әле. һаманһаман акылга утырмаса. ташлармын да сиңа килермен, ярыймы? Ярый алайса, шулай итәрсең.— дип килеште апа - Иманым камил. бу явыз сиңа көн күрсәтәчәк түгел! һәм ул үзенең адресын да әйтергә онытып, сәхнәдән төшеп китте Зал гөр килеп, көлә-көлә кул чапты Кыскасы, тамаша өстенә тамаша булды бу! «Ашатам» рта мәктәпнең бишенчеме, алтынчымы классында укып йөргән вакытлар иде. Язгы нурлар тулы бинада кояш төсле ачык йөзле Рушания апа татар әдәбиятыннан дәрес аңлата. Әдәби әсәрләрдәге образлылык, ике мәгънәлелек, кинаялар турында сөйли. Без кызыксынып тыңлап утырабыз. Тик тәрәзә буендагы партада утыручы көнҗәлә башлы Тәлгатьнең генә дәрестә гаме юк. Аның нигәдер тик кенә у i ырасы килми, үзенә берәр кызык эзли. Әнә ул астан аягын сузып, үзеннән алда утырган Гөлшатның йомшак җиренә төртеп ала. Кызый көтелмәгән бу мәнссзлектән дерт итеп сискәнеп куя да. кызарынып, башын аска ия Нишләсен соң. Тәлгать артыма төртә, дип укытучыга әйтмәс бит инде. Ә малайга кызык: кулы белән авызын каплап, тын гына көлеп утыра. Рушания апа күрә бу шаянның ни кыланганын Оялтмакчы була, зәңгәр күзләрен тутырып. Тәлгатькә төбәп карап тора. Әмма карашын алуга, бу кыбырсык тагын нинди дә булса тәртипсезлек эшләп ташлый. Ниһаять, укытучы апаның гүземе төкәнде бугай: К У Бар әле. шуның атасын алып кил! дип, класс дежурныена әмер бирде. Бераздан дежур укучыбыз Тәлгатьнең әтисен ияртеп кайтып та җитте Ибраһим абзый зур гәүдәсен икегә бөкләп, ишектән килеп кергәч, без. парга капкачларын шалтор-шолтыр китереп, торып бастык Ибраһим абзый моның мәгънәсен анламады бугай, кулындагы мескен бүреген бер кулыннан икенчесенә авыштыргалап, укытучыга карады. Рушания апа. кул ишарәсе белән безгә утырырга кушкач. Тәлгатьнең әтисенә мөрәҗәгать итте Ибраһим абый, нишләп улыгызны бер дә тәрбияләмисез0 Ата кеше, аз тына шешенке кабаклы күзләрен еш-сш йомгалап, карашы белән малаен эзләп тапты. Тегесе каушады булса кирәк, көнҗәлә башын аска иде. Нишләп тәрбияләмисез малаегызны? дип кабатлады укытучы апа Ибраһим абзый тамак кырып алды. Нишләп тәрбияләмим, ди. Ашатам мин аны. ашатам. Мәктәбен») ач килеш киткәне юк Әнә үзе әйтсен... Ибраһим абзыйның тәрбияләү сүзен ашату төшенчәсе белән буташтыруы көн кебек ачык иде. Классның әле бер. әле икенче башыннан «пырх-пырх» көлешкән тавышлар ишетелде. Менә хәзер аңлашылды инде улыгызны ничек тәрбияләвегез, диде укытучы апа. ерылып китәргә торган авызын чак тыеп. Ашатам, дисез инде, ә? Бәлки, аны берәр көн ашатмыйча гот у хәерле булыр Юкса, көчен кая куярга белми ул. һаман шаяртып утыра, иптәшләренә комачаулый Шул вакыйгадан соң. Тәлгатькә «Ашатам» дигән кушамат ябышты да калды Инде малаен аягын озайтып, йомшак җирен.» төрткәндә. Гөлшат та аптырап калмый, борылып карый да мыскыллы елмаеп Әллә әтиең ашатмыймы үзеңне? дип. аны шундук акылга утырта торган булды