АГЫЛА ДА БОЛЫТ, ӘЙ, АГЫЛА...
Баштагы бер мизгелдә Фәния апаны танымыйрак тордым. Артык ябыкканы гәүдәсеннән сизелмәсә дә. төскә суырылган иде ул. Озынча-кысыт рак күзләре киңәеп, борыны нечкәреп калган, элеккеге вак кына матур кара сипкелләре эреләнеп, бөтен битенә җәелгән. Шунысы гаҗәп, соңгы еллар белән чагыштырганда. ул күзгә күренерлек яшәреп киткән! Тик бу яшь тоелу олы кешегә хас булмаган җиңеллек һәм тынгысызлык, Фәния апа үзе әйтмешли, «нервы» исәбенә генә иле бугай. Бөтен кыяфәтендә әллә нинди табигый булмаган җитезлекме, кабаланумы, каушаумы сизелеп тора. Үзе елмая-елмая тиз-тиз сөйли. Ул элек тә елмаючан иде. монысы кызларча, хәгта балаларча артык гамьсез, артык эчкерсез елмаю булып күренде — Ә-ә. кайгып җиттегезме! дип кулын сузды ул миңа, көткән кешесен каршылагандай. Күрәсең, әнкәй безнең бүген кайтасыны әйткән булган. Бик әйбәт. Сәгать бишләргә инәң белән безгә керәсез. Ир-ат чакырмадым, киявең бабасы белән калып торыр Кияү кайтмады, юкка кайгырма, диюгә, сорашып та алып китте Бәй. нишләп? Былтыр да кайтмады бит. Отпускаем түгелмени'.’ Кызык инде бу Чокыр башлары! Берәрсенең кызы кияве белән кайтукайтмауга каран әллә күпме сораулар, әллә күпме фаразлар, әллә күпме гайбәтләр Имеш, «алар күпҮән бертә тормыйлар ди. бергә торсалар да. торуларының рәте юк ди. җүнне горган кеше бер кайтып күренмимени»; имеш, «кияүләре боларны санга да сукмый ди. хәтя. көне-төне эш эшләргә кайтасы да килмәс инде, боларның эше бетми бит»; имеш, «кызлары бианасы белән i ынышмыйдыр. кияү үз инәләренә кайтып киткәндер, былтыр да шулай иткән ли бит» Фәния апа да. билгеле инде, берничә секунд эчендә төрле уй уйлап өлгерде. Мин аның уйларын бүлергә ашыктым: Бер унбиш көннән кайта, әле эше бар Ләкин Фәния апа мине тыңламады бугай, гадәттәгечә, хәл-әхвәл дә сорашырга тотынмады, ничектер таркау иде ул бүген. Бик эшем ияседәй, олы галушын аннан-моннап гына эләктереп, гырт-тырт атлап чытып та китге. Чебиләр ашатып йөргән әнкәйгә юл уңаенда тына эндәште: Соңга калмагыз, көтеп торырга әллә кемнәр җук Әнкәй ә дә. җә дә димәде Димәк, бара дигән сүз Ашка бармаска булса гына сүз озайталар бездә Эндәшмәү ризалык билгесе «Барам барам!» дип гору тыйнаксызлык билгесе Тик бу юлы бүтәнчәрәк булып чыкты Фәния ананың кара җирлеккә вак бизәк төшкән крепдешин күлмәге күздән ют алуга, әнкәй авыр сулап куйды Б — Белмим, керергә микән бу Фәнияләргә?.. —Бәй, нигә үзенә әйтмәдең, нишләп кешене ышандырдың?—дидем мин. һәрвакыт гагыча авыл дипломатиясен онытып һәм шуның белән әнкәйнең ачуын китереп. ~ Алай гына түгел шул,— диде әнкәй. Бу күп мәгънәле гыйбарә һәм бу кырыс тавыш «Син ни беләсең!» дигәнне аңлата иде. Үземнең нәрсәнедер белмәгәнемне чамалаган идем инде мин. Ә Фәния апаның күптән түгел операциядән кайтканын белә идем. — Фәния апа әйбәт кенә күренә,- дидем, әнкәйнең телен чишәргә теләп. — Әйбәтен үзе беләдер инде. Әллә нишләде бит ул хәзер, яшерә... Апиратсасын кайсы бальниста ясаганны да әйтми. Җугисә бөтен авыл сүли инде аны. ■— Кайсы бальниста сон? — бәй. рак бальнисында инде. «Башта рак дип ачканнарие, уч төбе хәтле җире карайган гына булып чыкты, шуны гына кисеп ташладылар»,— дигән була. Кемне ышандыралар! Чынлап та шулайдыр, бәлки. Нигә ышанмыйсыз соң сез аңа? - дидем мин. ризасызлык белдереп.— Әллә нишләдегез әле сез! — дип тә өстәдем. Соңгы елларда Чокыр башында күрше-күлән арасында бер-берсен- нән шикләнү, бер-берсеннән гаеп эзләү, бер-берсенә артык яшереп тә тормыйча начарлык теләү галәмәтләрен сизә башлаган идем. Күрәсең, картаялар Чокыр башлары . Ах, кем әйткән соң картая-картая кеше яхшыга үзгәрә дип! Әнкәй минем дорфалыгымның сәбәбен аңладымы-юкмы. рәнҗебрәк әйтеп кенә куйды: — Ярар, җәй буена торасың бит әле, күрерсең. Фәния апаларга ксрү-кермәү мәсьәләсе тәки хәл ителми калды Ләкин бала-чаганы, мал-гуарны карап, төшке эшләрне бетергәч, әнкәй: — Ярар. әйдә, көтү кайткалаганчы кереп чыгыйк инде булмаса.— дип. Фәния апаныкы шикелле карага аклы-зәңгәрле чәчкә төшкән крепдешин күлмәген кия башлады. Безнең яргы авылда бу күлмәк! Иң кимендә егерме ел элек тегелгән инде ул. берсенекеннән берсенеке начар тегелгән, әмма ләкин материалы шәп. юк та хәзер андыйлар бу илдә. Минем кигән киемемә әнкәй бер генә күз сирпеде. канәгать калганын аңладым. Авылга кайткач, безне матур киендереп йөртәсе килә аның, тик «Анысын кимә, монысын ки», дип өйрәтми, андый хокугының инде юк икәнен бик әйбәт белә, аның этикасы үзе белән .. Ә без — эгоистлар! Шулай берәр җиргә җыенганда. «Әнкәй, монаусын киимме, моиаусын- мы?» —дип киңәш сорасак, күпме күңеле булыр иде бит мескеннең, нитә шулай итмибездер инде... Озын сүзнең кыскасы, киттек без. Фәния апа. гадәттәгечә, авылга кайткан берәрсен ашка аладыр да шуның янына мине да чакырадыр, дип уйлаган идем. Тик әнкәйнең кулында яңа тастымалга төреп тоткан төргәк күреп гаҗәпләнеп калдым. Шәһәрдә инде кунакка барганда бүләк белән бару гадәте, ә авылда бит бүләк урынына — капма-каршы ашка чакырыш. — Нәрсә алдың син! —диюемә, әнкәй кирле-мырлы гына җавап бирде, баягы дорфалыгымны онытмаган, үпкәчел хәзер әнкәй —Үзең күрерсең дидем бит. Нигә алай да нигә болай дип күп сүләнеп утырма түлке анда, тыңнап кына тор. син яшь әле. Монысын инде әйтмәсә дә беләм тел ачылгач та, колакка киртләп куялар: зурлар сүзенә катнашма! Әллә кайларда әллә кемнәр арасында яшә. әллә ничә яшьләргә җит — авыл киртләп куйган шушы акыл мәңге чыгачак түгел. Ә минем төпченергә, һәрнәрсәне дөп-дөрес логикага буйсындырырга яратканымны әнкәй, күрәсең, исендә тота иде. Электән үк яратмый иде ул «Нигә? Нишләп?» дип чокынуымны. Хәер, кем ярата аны! Ни әйтсәләр, шуңа ышан да вәссәлам! Ышанмасаң. тышка чыгарма, өстәмә сораулар биреп кешене кыен хәлдә калдырма, бик акыллы булсаң, акылыңны гамәлдә файдалан монысын да. телдән әйтелмәсә дә. күңелгә киртләнгән инде һәм мин кысылмадым да. катнашмадым да. гажәпләнү-фәлән дә белдермәдем. Еласалар, еладым, көлсәләр, көлдем, амин тотсалар, амин тоттым Әйтергә кирәк, рюмкалар янында бисмиллалар-аминнар. елау янында көлүләр, гауга көткәндә тыныч кына ашап-эчүләр — барысы бергә иде бу сәер мәҗлестә Шунысы ярый, аның сәерлеге башта ук билгеле булды. Урта бүлмәдәге озын өстәлне тутырып 55—65 яшьләрдәге апалар утырышып беткәч. Фәния апа сервантыннан үрелеп бер шешә аракыны алып ачты да алдындагы ике чәркәнең берсенә тулар-тулмас итеп салып күтәрде һәм торып басты. Фәния апа. гадәтенчә, көлемсерәбрәк тост сыман нәрсә әйгге: Дуслар! Нәрсәгә җыелганны беләсездер дә инде, тагын кабатла- см: яшерен-батырын түгел. Яшереп торыр заманалар үткән. Әллә бар гомер, әллә юк. күңел кушканны эшләп калырга булдым әле мин. Минем янда утырган әнкәй «кхм. кхм» итеп куйды. Җайсызрак хәл килеп чыкса, шулай тамагы кычыта башлый аның Фәния апа дәвам итте: — Илья Яковлевичның елын үткәрергә чакырдым мин сезне Шундук әнкәй кулындагы төенчек исемә төште, үлем яки туу белән бәйләнгән мәҗлескә буш кул килмиләр бездә. Ә Фәния апа аз гына туктап торды да акрынрак тавыш белән өстәп куйды, баштагы батырлыгы кимегән иде инде Аның елы иртәгә югыйсә. Иртәгә Кулине үткәрә. Кулинә апа былтыр шушы вакытта вафат булган Илҗә абзыйның хатыны. Ул да монда, ул да нигә килгәнен алдан белгәнгә охшаган Тамырлары бүртеп, буыннары чыгып торган зур кулларын алдына куйган да тыныч кына утыра Барысы ла тыныч иде Мин дә ах итмәдем, әлбәттә. Югыйсә, ах итмәслек гүгел иде! Илья Яков гевичның еллыгын Фәния апа үткәрә, имеш! Исән хатыны бар килеш, биш баласы бар килеш.. Фәния апа бу авылныкы да түгел бит ул. Яшь чагында шушында укыгучы булып килгән дә пенсиягә чыкканчы эшләгән һәм гомерлеккә калган. Сугыш заманында үсеп җигкән кыз булулык беләндер. ирсез, бала-чагасыз картайган. Хәер, олыгайгач, хатын аерып, хатыннары үлеп, «бушаган» ирләр аңа сүз кушкалаганнар, ул ризалашмаган «Бал корг лары чәчкә чак га кирәк ул», дигән имеш Инде килеп Илҗә абзый Фәния апа матур гына чыраен сытып, эчеп куйды һәм рюмкасының төбен күрсәтте сез дә миннән үрнәк алырга тиеш дигән сүз. Шуннан ике рюмканы тутырып, чират буенча эчерә башлады, һәрберсе Илҗә абзыйны искә алды, аның турында бер яхшы сүз әйтте. «Урыны оҗмахта булсын, амин», диде, бисмилла әйтеп эчеп куйды Мин. әлбәттә, бик кызыксынып Кулинә апага чират җиткәнне көттем. Нишләр икән! Ә ул берни дә эшләмәде. Үзенә гигән чәркәне кәкре бармаклары белән нык итеп тотты да гадәттәге сүзләрне әйгге: Җара. рәхмәт Илҗәнең алдында булсын Безгә рәнҗеп җаг- масын һәм су эчкәндәй генә эчте дә кунды Ул эчәргә ярагучан хатын инде, шулай да бер гаугасыз гына үткәреп җибәрмәс дип уйлаган идем Ә Фәния апаның сүзе бетмәгән иде. билгеле Менә форсат та чыкты Икене эчеп алгач, аскы иренен теле белән ялаштырып. Кулинә апа кызык сөйләргә җыенды. Аның ике бите кызарган, авызы ерылган, аңа күңелле иде. Табында сүзсезрәк чакны тотып алды Карале, исеңдәме. Фәния, теге җангыр боткасы? Мин колагымны тырпайттым. Фәния апа ашаган җиреннән генә сорап куйды -— Нинди? Нигә, Илҗәгә су сипкәнеңне оныттыңмыни? Фәния апа башын күтәрде дә күзләрен челт-челт йомып Кулинә апага борылды. Каушаса, ачуланса, шулай күзен челт-челт итә торган гадәте бар аның, безне укытканда, дәрестә малайлар бик җанына тисә, шушылай карый торган иде. Бу караштан соң инде ни дә булса була—йә икеле чәпи, йә пыр туздырып куып чыгара, йә елап үзе чыгып китә. Хәзер нишләр?.. Ә онытуын ул онытмаган иде, йөзеннән үк күрдем. Аның хәтере әйбәт икәнен мин дә онытмаган идем. Ни әйтсәң дә, математика укыткан бит әле ул, 40 ел! Аннан, мин кайдадыр укыдым: гәүдәсенә карата артык зур аяклы кеше хәтерле була икән. Ә Фәния апа зур аяклы. Кулинә апа әйткән яңгыр боткасын минем дә ишеткәнем бар — авылның да хәтере шәп шул. кырык елдан сон да бер исенә төшереп сөйләп куя! Мин болайрак ишеттем: әнкәйләр яшь вакытта бик коры бер елны инеш буенда яңгыр боткасы пешереп яңгыр теләгәннәр. Шуннан урамга менеп, коедан су сибешкәннәр. Кем урамнан үтә — бер чиләк салкын су! Үпкәләү дә, ачулану да юк. Ак костюмнар киеп, Илья Яковлевич әллә каян кайтып килә икән. Ул бик җитди, кырыс кеше, яңгыр боткасы пешереп, су сибешеп йөрүчеләрдән түгел, яшькә дә болардан олырак, дәрәҗәсе белән СССРда ук булмаса да, районда иң олылар исәбенә керә торгандыр.. Ни өчен? Мәктәптә хәрби дәресләр укыта, сугышта алган медальләрен бер дә калдырмыйча шалтыратып тагып йөри, маһәбәт гәүдәле, үткер, усал карашлы, калын кара кашлы. Шул җиткән, күрәсең, дәрәҗәле булыр өчен Фәния апа авылга яңа гына килгән икән, кемнең кем икәнен белми. Артыннан йөгереп барган да Илья Яковлевичның өстенә бер бидрә боз кебек суны актарып та салган! Фәния апаның бу эшен күреп, су сибешүчеләр чүккәннәр дә калганнар — көлсәң, көл, еласаң, ела... Ә Фәния апа чүгәргә дә өлгермәгән. Илҗә абзый аны сыңар сыйрагыннан гына эләктереп алган да кое янына өстерәп китергән, һәм: — Ах искелек калдыклары! Күрсәтәм хәзер мин сезгә җаңгыр боткасын,— дип, кое бурасына күтәреп тә салган. Коега ташларга булган инде исәбе Тик Фәния апаның тиз генә үләсе килмәгән, ул бөтен көчен җыеп башын күтәргән дә ике куллап Илҗә абзыйга ябышкан. Су сибешүчеләр, аңнарын җыеп, коткарырга килеп җиткәндә, ул чытырдатып Илҗә абзыйны кочаклаган булган инде. Аларны шулай кочаклашкан килеш этеп-төртеп кое яныннан читкәрәк алып киткәннәр. Илҗә абзый Фәния апаның кулларын муеныннан ычкындырган да. медальләрен барлаш- тырып. әйткән, имеш: — Ну чытырман! Ишшу кочаклый бит әле... Бу вакыйганың кат-кат сөйләрлек әллә ни мәгънәсе юк инде, тик тормышта шуңа охшаш хәлләр килеп чыкса, «Ишшу кочаклый бит әле!» дип куйгалыйлар. Ә Фәния апа бу турыда искә алганны яратмый иде, анысы да исемдә. Әле—күз карашыннан күрдем—Кулинә апа урынсыз сүз башлады. Шулай да бу кадәр көчле реакция булыр дип уйламаган идем. Фәния апа ике кулы белән битен каплады да кычкырып еларга кереште. Исемдә, исемдә, мин бит исәр түгел... Бар да исемдә. Шулай булмаса. нигә сарыга каттым да. нигә эчемдә уч төбе хәтле кара җыелган минем?! Кырык ел җыйдым мин аны, менә хәзер чыгарам... Кулинә апа — беркатлы җан —куркып, каушап, акланырга да тотынды: — И-и, гаепләмә инде, Фәниякәем. күңелеңә авыр алырсың димәгә- нием, нәмәкәй инде шуның, хан заманындагы... Илҗәнең исәрлеген генә сүлим дигәнием... Ул арада минем әнкәй дә хәлне үзгәртергә кирәклеген чамалады һәм нечкә тавыш белән сузып кына җырлап җибәрде. Бу — һәрвакыт табында җырлана торган әллә керәшен, әллә чуаш көе. Дөрес, мондый мәҗлестә җыр булырга тиеш түгел. Чыгарма ясалды инде: Агыла да болыт, әй. агыла... Ипләп кенә башкалар да кушылды Фәния апа да. Кулинә апа да Әз генә жырладылар да туктадылар. Бала-чага шикелле. Фәния апа тынычланган да иде инде Гафу итегез, туганнар, диде ул. Исәнлек юк. нервылар юк Әйдә, ашагыз әле җылы көенә Хатыннар анын хәлен җиңеләйтер сүзләр эзләделәр, юаттылар, терелгәнсең. аллага шөкер, диделәр - Аллага шөкер, терелдем! Шуның шатлыгыннан да чакырдым сезне. Исәң-сау котылсам, шушы мәҗлесне җыеп, эчемдәген чыгарып, күңелемне бушатырмын дип нәзер әй нем. Валлаһи' Инде миннән башкаларда да кызыксыну галәмәтләре сизелә башлады. Миңа калса, шул секундта ук: «Сөйлә. Фәния апа. сөйлә, интекмә!» дип кычкырасым килде. Тик янымдагы әнкәйдән шүрләдем Ә әнкәй минем теләгемне сизеп торган диярсең, җайлап кына әйтеп куйды: Фәния! Ач син эчеңне! Монда чит кеше юк Кырык ел бергә гомер иткән кешеләр. Озакламый бер-бер артлы Бикбатыр чокырына барып ятасы кешеләр . «Бикбатыр чокыры» ул зират Элек зират янында Бикбатыр абзыйларның өе бар иде. Хәзер өе дә. үзе дә юк. исеме генә бар Юк. Бикбатыр чокырына бармыйбыз әле! диде Фәния апа. тагын кыюланып һәм гадәтенчә көлемсерәп. Яшәйбез әле. алла бирсә' Эчемне генә буша гам да һәм бер секунд га пауза ясамыйча, батырлыгы бегкәләгәнче көр гавьпп белән әйтеп тә салды Ачулансаң, ачулан. Кулинә. ассаң, ас. киссәң, кис. йөрдем мин синең Илҗән белән! Гомер буе яраттым, һаман да яратам, бүген аның янына китсәм лә. үкенмәсм... һаман янтәйсе килә әле. чукынмыш! диде дә татын елап җибәрде Халык тын алудан туктаган иде Ни гамьсез, җиңел табигатьле Кулинә апа да бервакыт телсез калды. Шуннан, тынлыкны бозып, бот чабып, кычкырып әйтеп куйды Ай-яй. малайлар' Ки-ит. булмас Илҗәдән Булса, без дә ишеткән булырыек' Аны бер генә кеше белде. Рәхмәт. Нәфисә, синең кебек дус дөньяда бүтән юк. дин. Фәния апа әнкәйгә борылды, тик күзенә карамады. Әнкәй дә аптырашта иде. Бәй... дип кенә куйды Йөрдем, дуслар, нишлим! Үкенмәсм лә ичмасам. Семьятызны бозмадыммы. Кулинә? Бозмадым Бала тапмаганыма тына үкенәм Ша- ранда калдырып кайттым бит! Акыл кая шунда' Илья Яковлевич кебек кешедән бала тапмаймыни акылы бар хатын! Андый адәм дөньяда юк' Фәния апаның инде арт тыра торган гадәте бар Гавык суйса, тавыгы казанга сыймый, көмешке чыгарса, эчкән бер кешенең эчләренә генә түгел чәчләренә дә ут каба, хәтта кибеттән а ттан аракысы да кешенеке ише генә булмый, шәбрәк була Мен.» Илжә абзыйны да шу.тайрак мактый бугай Минем уемны сизгәндәй. Кулинә апа тагын бот чабып куйды: _ _ . .. _ Ай-яй. малайлар! Кичә үлсәм, бүген ос.тмәсисм! Нәмәкәе бар соң шул саңгырау Илҗәнең.” Синең очен шулай бит ул' диде Фәния апа чын-чын тап ачу та нып Илжә абзыйны яклап. Шундый ир белән гомер итеп, шуның кадерен белмәдең Ходай да янлышыр икән Ходайның хатасын бәндә ничек төзәтсен! Их. төзәтәсе калган JUT ул1 _ Кулинә апа ул кадәр тирәненә кереп тормады, оер кисәк танык ите алып кимерергә тотынды. Чәй эчкәндә андый-мондый сүз чыкмады, әйтерсең, берни дә булмаган иде. Тик таралышканда гына Фәния апа бөтен кешегә ишеттереп, Кулинә апага эндәште: Ачуланма инде, Кулинәкәем, гафу ит тегесе өчен дә, бүгенгесе өчен дә... Баш та эшләмәй инде... Нервылар да юк... Юашның юаш инде. Кулинә апа ямьсез бармаклары белән яулыгын рәтләштереп, чын күңелдән әйтте: Ачуланмыйм, нигә ачуланыйм! Алама итеп сүләмәдең бит. мактадың Илҗәне. Рәхәтләнеп җата торгандыр әле, мактаганны җаратады- рие ул. Урыны оҗмахта булсын! диештеләр хатыннар. Шулай итеп, таралыш гык. Миндә сораулар, әлбәттә, муеннан иде. Озак чыдамадым, юлда ук башладым: Ул серне ничек саклый алдыгыз, әнкәй, ничә еллар буе? Авылда оч көн дә яшереп торып булмый бит андый нәрсәне. Нинди сер9 диде әнкәй, бер дә исе китмичә. - Ничек инде нинди! Йөрдем ди бит... Йөргән! Йөрмини Илҗәнең башына килергә кирәк әле. Фәния үзе генә исәрләнеп йөрде бит «яратам» да «яратам» дип. Кемгә әйтәдерие соң ул аны? Миңа булмый, Илҗәгә түгел инде Миңа киләдерие да җылый- дырые. «Яратсаң, үзенә әйт, йөр ичмаса, әллә балаң булыр иптәшкә»,— дигәнем бар ие югыйсә. «Булдыра алмыйм»,— диде. Бәй, баламны Шаранда калдырдым ди бит. Аборт-фәләндер инде... Нинди?! Пенсиягә чыгар алдыннан бик чирләп интеккәч, апиратса белән нәрсәсендер тишеп кайтардылар. Шул җөрү дә, шул абурт... Әнкәй белән моның-ишене бер дә сөйләшкән юк иде. Йкебез дә уңайсызланып сүзсез калдык. Үзебезнең гурга җиткәч кенә әнкәй әйтеп куйды: Ну, яратуын яратты инде ул Илҗәне. Шул дип шашынмаса. әллә берәрсен табып тормыш та корган булырые. Шашынды инде, шашынды, акылына зыян килмәсә дип тә куркадырыем... Син бу турыда берәүгә дә әйт мәдеңме? Бәй, нишләп әйтим Илҗәгә әйтәсем калган жугисә. Әллә бу кадәр үкенечле булмасые. Кая соң акыл җәш чакта.. - Әнкәйнең тавышында күз яшьләре сизеп, дәшмәс булдым. Кеше кайгысына елап җибәрү берни түгел аңа. Мин яратмыйм әнкәйнең елаганын. «Әйтәм, Фәния апа гел магур киенеп йөри, гомер буе гашыйк икән бит!» — дип уйлап кына куйдым. Өйгә кайтып, алай-болай иткәч, дөреслек корты тагын төпченеп алырга мәҗбүр итте: Алайса, алдашты булдымыни инде бу Фәния апа? Әнкәй бәләкәй чактагы кебек: «Төбенә төшмәсәң. ярамыймыни!» — дип әрләп ташлый алмый иде инде, тик талканы барыбер коры булды: Нигә алдашсын! Үзе дә ышанган инде ул хәзер, кырык ел бер уйны уйлап кара. И-и. алай ук булырга акылсыз хатын түгел бит инде ул...— дигән булдым, үземнекен тукып. Ярар, картаеп карагыз әле. Акылыгыз нишләр дә үзегез нишләрсез. Шулай да әнкәй озак ачуланып тормый, бераздан йомшаграк тавыш белән өстәп куйды: Озак яшәмәс инде Фәния Ашкына, бичара... Ә икенче көнне яңгыр боткасы пешерделәр. Дөресен генә әйткәндә, авылда үсен, яңгыр боткасын беренче күрүем иде. Без үскәндә ул нәрсә беткән иде инде. Менә хәзер яңарган икән. Быел җәй бик коры, саргаймаган үлән, кипмәгән су калмады. Әллә нәрсәләрне яңартырсың! сош ы еллар белән 4ai ыштырганда. авылда яшьләр, балалар арткан икән, баш га ук шул күзгә чалынды. Ике авырлы хагын да бар иде \әпа. Халык эштә, озаклап бәйрәм итеп, су сибешеп торырга берсенең дә вакыты юк. Берсе килде, берсе кипе. Чыр-чу килгән бала-чага ашыкмады да, арымады да, куып та җибәрә алмадылар Мин аларга карап, үз уемны уйладым. Димәк, авыл бетми икән әле. Чокыр башы кормый әле. Әлс-е! Барысы да булыр: байлар да. алпавытлар да. әкияткә керерлек баһадирлар да. җырга керерлек чибәрләр дә. Бала-чага булгач, өмет бар' Тик күңелне кичәге сагыш талый иле Бу яшьләр таза да. көчле дә, магур да, акыллы да минем кичәге апаларымнан бар яклан га өстендер алар. Картайган. чирләгән авылны алар, әлбәт тә. яңартырлар, тазартырлар. Әмма ләкин Ах. әмма ләкин' Бу авыл инде минем авылым булмас! Безнең барыбызны да математикадан укыткан, институтка кергән һәр беребез өчен чын күңелдән сөенгән саф күңелле, аек акыллы, горур табигатьле Фәния апаны инде килеп аек акылына да, саф күңеленә дә. горур табигатенә дә хыянәт игеп сәер мәҗлес үткәргән, картайган һәм сәерләнгән чирле, ялгыз Фәния апаны боларнын кайсысы тына алыштырыр икән? . Аксыл костюм киеп, медаль тагып, гел кызыл сүзләр генә сөйләп йөри торган маһабәт гәүдәле, кырт холыклы, куе кара кашлы Илжә абзыйны кем алыштырыр?.. Ә минем әнкәйне? Яшьлектәге ахирәтен кырык ел дус күргән, кырык ел аның серен саклаган, бүген килеп аның ялганын да йөзенә бәреп әйтмичә, эченә йотып куйган минем әнкәйне кем алыштырыр ' Ә Кулинә апаны? Ә кичәге табындагы Оүюн апаларны? Барысын да тыныч кына үткәреп, ышануышанмауларын да. хуплау-хупламауларын да йөзләренә чыгармыйча, рәхмәт әйген кайтып киткән ул апаларны алыштырырга мөмкин мени! Юк Юк Инеш буен күпме гөрләтсәләр дә. бүгәнчә тәрләү инде бу. Бу яшьләрнең, бу балаларның берсе дә: «Ә-ә. кайтып җиттеңме?» дип мине дә матур ашка чакырырга килмәс. Мине танымаган бу авылда беркем дә матур игеп «Ай-яй малайлар!» дип әйтә белмәс Беркем дә әллә керәшен, әллә чуаш көенә сузып-сузын «Агыла да болыт әй атыла» дип җырламас. Беркем дә кызына Кулин.» дип. малаена Илҗә дин исем кушмас Әнә бит болар: Артур да Регина. Гимур да Алина.. Хәер Кем белә Кем белә! Дөнья куляса! Бернәрсәне дә кире кайтмас димә! Шундый хисләр биләде мине күбесенең исемнәрен дә белмәгән яшьҗилкенчәк арасында Монда да мин кичәге шикелле карап һәм тынлап кына тордым, артык катнашын алын китә алмадым. Чөнки ботар да минем чордашларым түгел иде Яшьләр белән бер булып чыркылдап, теркелдәп йөрүне дә күрми хуп бит безнең халык «Ат азгыны тайга иярә», ди Ә минем яшьтәшләр авылда юк! Безнен буган «в полном составе» авылдан чыгып качты Койрыкны сыртка салып' Инде менә мин ялгыз. Без һәрберсбез шулай ялгыз булачакбыз туган җирдә дә. тортан җирдә дә .. Капма-каршы уйлар ду ткыныида инеш тыкрыт ыштан күтәрелеп. Чокыр багына борылган идем, ку тын маңгаена куен, капка гәбендә кәгү кайтканнымы-нәрсәдер каран тортан Фәния апаны күрдем Ул көлемсерәбрәк миңа каршы чыкты Өстендә шифон күлмәк иде Ну. яңгыр боткасы шәп булдымы? Карат ыз аны. бүген кыярларга су сипмәдем, төйнә яусын яш ырыт ыз! Аның т авышы көр иде Йөзе сары сипкелләрдән бушаныбрак калгандай булган һәм сарысы кайтып, агарыбрак киткән кебек Сөйләшү тәре, күз карашлары һәм хәрәкәтләре салмакланып, тыныч.тап калган шикелле. Капка төпләрендәге утыргычка күрсәтеп Әйдә, көтү кайтканчы әзрәк сүләшеп утыраек. диде. Мин шат.танып барып утырдым Бервакытта да беркем белән дә шулай гслән утырт аным юк иде бугай. Без әллә нәрсә сөйләшмәдек. Фәния апа яңт ыр боткасында кемнәр бушанып сорашты, мин кулымнан килгәнчә аңлат кач. һәрберсен танып, кемнең баласы икәнен атады Татын нәрсә? Бүген көтүгә кем чыкканын, көтүнең кайсы якка киткәнен, каян кайтасын сөйләштек. Үткәреп кенә бер өч-дүрт яңгыр яуса, бәрәңгеләр, икмәкләр күтәрелеп китәчәген, ә җиләккә инде соң икәнен сөйләштек. Нәрсә сөйләшүдәмени эш! Кем белән сөйләшүдә! Ә бу — минем Фәния апам иде, туганым кебек якын, туганым кебек җәл Фәния апа... Мин белгәннән бирле Чокыр башын ямьләп шушы утыргычка чыгып утыра торган, көлемсерәүле. матур күлмәкле Фәния апа. Шулай утырганда, кинәт күзем Фәния апаның аягына төште, һәм әллә каян гына башыма уй килде: безнең әнкәй бик бәләкәй аяклы бит. димәк, аның хәтере юк. димәк.. Шулай булгач, бәлки. Фәния апаның сүзе чындыр9 Шундук бу мәгънәсез, мәнсез уйны куарга ашыктым Әй. кем генә белсен соң бу тормышта кайда ялган, кайда чын икәнен! Шулкадәр җылы, шулкадәр тын кич иде Чокыр башында, үзем дә уйларга теләмәгән шушы вакчыл, бәйләнчек уйларымны таратырлык та җил юк иде.