Логотип Казан Утлары
Публицистика

СИКӘЛТӘЛЕ ЮЛДАН — БӘЙСЕЗЛЕККӘ

Төгәл генә хәтерләмим. 1988 яки 1989 ел иде бугай Үзгәртеп кору жилләре бик көчәеп искән бер мәлдә. Швеция яисә Австрия моделенә охшаш, «кешегә йөз белән борылган» социализм коруда «тәмам һәм ахыргача хәл ителгән» милли мәсьәләнең төп киртә булачагы авырлык белән булса да ачыкланып килгән бер вакытта, мина Мәскәү телевидениесе тапшыруларының берсендә катнашырга туры килгән иде Ул чакта «түгәрәк» һәм башка гөрле өстәл янында сөйләшүләр сш оештырыла иде Гәрчә алар турыдан-туры эфир1а чыкмаса да. тапшыруларны кисүләр сирәгәйгән иде. Төрле республикалардан жыелган вәкилләрнең чыгыш ясау тәртибе төгәл сакланган нәкъ менә шундый тапшыруларның берсендә очраклы рәвештә микрофон «икенче сортлы», ягъни автономияле республика вәкиле кулына тапшырылды Хәер, түгәрәк өстәл хужасы. КПСС Үзәк Комитетының ул чактагы милли бүлеге мөдире урынбасары Рамазан Абдуллатыйпов «Менә микрофонга Солтанбеков ыргыла, ана ничек сүз бирмисең инде?» - дип хәлне җайларга ашыкты Сөйләшүдә катнашучылар бу шаяртуны агглады. әлбәттә. «Иптәш, автономияле республикадан булса да. төшеп калганнардан түгел, янәсе». Хәзер мин бу вакыйганы кемне дә булса гаепләр өчен искә төшермәдем Моннан кыенрак хәлгә юлыккан чакларым да аз түгел Хикмәт бөтенләй башкада Соңыннан, тапшыру тәмамлангач, анык хакында фикер алышканда, ул чактагы «үзәк» вәкиле Аркадий Вольский чыгышыннан сон берәү. Карабах вакыйгаларын искә төшереп һәм. барыннан да бигрәк, мине сискәндереп «Менә татарларда хәл тагын да кискенрәк булачак Ишетүемчә, алар үзләренә ханлык заманын кайтаруны таләп итә Бер хатын-кыз ханбикә булырга да омтыла икән», дип әйтеп куймасынмы' Шунысын да әйтик, ул вакытларда ук инде Вольский: үзәк, ягъни Мәскәү. милли сәясәтнең бөтен нечкәлекләрен белми һәм белергә дә теләми, ә инде ни дә булса хәл игәргә кирәк булса, сонга кала, дип ачыктан-ачык әйтеп чыккан иде Интеллигенция вәкилләрен, төгәлрәге - тарихчыларны тәнкыйтьләве белән дә Вольский йоз мәртәбә хаклы Барыбыз да яхшы беләбез. Соңгылары исә бер көнлек файда хакына тарихны ничек кенә «бозып» күрсәтмәделәр һәм. шул рәвешчә, бу очракта әрмәннәр белән азәрбайҗаннарны бер-берләренә каршы котырттылар. Бу җәһәттән бер генә мисал кигерәсе килә. Таулы Карабахта борыш ы храм хәрабәләре бүгенге көнгәчә сакланып калган Ә аның барлыкка килүе, кайсы милләт тарафыннан төзелүе турында ике диссертация язылган. Әрмән тарихчысы аны әрмән халкы төзегән дип исбатлый. Азәрбайҗан тарихчысы исә моның нәкъ киресен аңлатып бирә. Бу ике гыйльми хезмәт тә бер үк вакытта диярлек Мәскәү тарафыннан хупланган Кызганыч ки. моңа охшашлы мисаллар совет тормышында адым саен очрап тора Тик хакыйкатьне, татарларның үткәнен ничек итеп аңлатып бирергә? Әлеге «түгәрәк» өстәлдән соңгы фикер алышуларда мин тагын бер мәртәбә шуңа төшендем, күпләргә, бик күпләргә татар тарихы әле аз билгеле Алай гына да түгел, кыек көзгедәге сыман, ул ничә гасырлар дәвамында дөрес чагылдырыл- мый Югыйсә, җәмәгатьчелектә халык аңының «кайнар нокталары»ннан берсе булган милли мәсьәлә белән кызыксыну соңгы вакытта көчәя бара Хәтта урыслар да би тарафлыктан арына Моңа күп яктан, әлбәттә, иҗтимагый мәйдан Т да бәйсез Татарстанның күтәрелеп чыгуы сәбәпче булды. Бу җәһәттән аның бүгенге Президенты Минтимер Шаймиев тә үзенең һәр эшендә республиканың күп милләтле халкы акылына һәм тәҗрибәсенә таяна дип әйтәсем килә. Шуңа да аның эчке ышаныч белән сугарылган һәр сәяси чыгышы, һәр гамәле элеккеге СССР республикаларына һәм бөтен дөньяга үзендә суверенлык һәм яңача берләшү принципларын оста һәм нәтиҗәле эшкә ашыра барган дәүләт төзелешенә ия. Татарстан җөмһүрияте — конфликтларга юл куймаучы күп милләтле җәмгыять үрнәге булып тора. Ул без моңарчы күзаллаган дуслык «җепләре» белән бәйләнмәгән, чөнки алар әлеге җәмгыятьнең табигатендә, ул багланыш җепләре ерак чорлардан килә. Аның төп шарты — бу җәмгыятьтә берәү дә кол булырга тиеш түгел. Татар халкының узганы, бөтен тарихы шушы хакта кисәтә. Каһарманнарча аяусыз сугышуга да карамастан, явыз илбасарларның өстен көчләренә каршы тора алмыйча. 1552 елның октябрендә Мәскәү дәүләтенең көнчыгышындагы шанлы мәмләкәт башкаласы Казан җиңелә, һәркем шәһәр сагына баса. Мәсәлән, хәзрәти Кол-Шәриф фатыйхасы белән Ядегәр ханны әсирлектән саклап калу өчен, кулларына корал алган мәдрәсә шәкертләре барысы да әлеге рәхимсез канкоешта һәлак була. Әнә шул рәвешчә, дистәләрчә елларга сузылган сәяси фаҗиганең канлы ахыры языла Шәһәрдә ир-атларның һәммәсе диярлек үтерелә, хатын-кызлар һәм балалар төрлечә мәсхәрә кылынып, коллыкка озатыла. Шанлы мәркәз таланып, хәрабәгә әйләнә. Казанны «яулап алу» турында кемнәр генә язмый Явыз Иванның турыдантуры дошманы, бу сугышта үзе дә катнашкан кенәз Курбский язмаларын тетрәнмичә уку мөмкин түгел. Ул, мәсәлән, урыс патшасы җимерелгән шәһәргә үтеп керсен өчен юлны тау-тау өелгән мәетләрдән арчырга туры килде, дип ачыктан-ачык язып калдырган. Әйе, көннән-көн көч һәм кодрәт туплый барган урыс дәүләтенең рәхимсез һөҗүме нәтиҗәсендә юк ителгән Казан мәмләкәте тарихы хакында күп язылган. Алар арасында тарихи хезмәтләр дә, әдәби һәм халык иҗаты әсәрләре дә бар. Карамзин. Соловьев. Ключевский, Татищев, Рычков, Фукс кебек исемнәрне санап китү генә дә үзе күп нәрсә сөйли. Әмма шунысын да ассызыклап узыйк: ул әсәрләр җиңүче тарафыннан иҗат ителгән. Шуңа күрә дә бу авторлар ислам диненә, ул чактагыча әйтсәк, «басурманнарга» түбәнсетеп-кимсетеп караудан уза алмаган. Хәер, ил-дәүләтләрнең генә түгел, диннәрнең бугазга-бугаз килеп дошманлашкан чагында шунсыз мөмкин дә булмагандыр. Әйдәгез, 1552 елгы октябрь фаҗигасенә китергән хәлләргә күз төшерик, һәр халыкның диярлек иҗтимагый аңында үткәнгә бәйле кайбер хәЛләр — ул аны телиме-юкмы — бәхәсләр китереп тудыра, төрлечә уйларга урын калдыра Әйтик, татарларда ул — этнос мәсьәләсе, дөресрәге — кемнәр булган соң безнең ерак бабаларыбыз? Бу сорауның бер генә чорда да бирелми калганы юк. Без кемнәр: «игелекле» болгарлармы, әллә «кыргый» күчмә халык — татарларның варисларымы? Соңгылары исә урыслар аңында фәкать тискәре-яман фикер генә уята Бу инде аларның канына сеңгән. Мисалга, «чакырылмаган кунак татардан да яманрак» дигән мәкальне генә китерик. Мондый кимсетүле караш хәтта безнең милләт өчен бик күп игелекле эшләр башкарган кешеләр тарафыннан да күрсәтелә. Мәсәлән, «Идегәй» дастанын тәрҗемә иткәне өчен Г Тукай бүләгенә лаек булган талантлы рус шагыйре Семен Липкинны татар халкы аерым бер хөрмәт хисе белән телгә ала Әмма шушы авторның Алабуга каласында үзенә кул салган шагыйрә Марина Цветаева фаҗигасендә татарны гаепләве сәер, бик сәер Көтә сине алда Алабуга. Көтә сине татар элмәге. Югыйсә, урысның горурлыгына әйләнгән бу шагыйрьгә ул заманда язучылар ашханәсендә савытсаба юучы булып урнашырга да рөхсәт итмәгәннәр. Моның өчен татарлар гаеплемени?! Бу фаҗига аның белән эвакуациядә булган каләмдәшләре намусында да. Үткәнне кайтарып та, яңадан язып та булмый. Тарих безгә татар исемен биргән. Шуңа күрә аннан котылырга тырышуның, «болгар» исемен алырга маташуның һич хаҗәте юк, минемчә. Сәяси вакыйгалар учагында кайнап, без кайчагында һәр халыкның килеп чыгышы катлаулы процесс булуын һәм аның мәгълүм кысаларга гына сыймавын онытып җибәрәбез. Хәлбуки, бу хакта кемнәр генә баш ватмаган. Урта гасырларның акыл ияләре дә уйланган, бүгенге бәйсез Татарстанның табадан гына төшкән академиклары да «тарихтагы ак тапларны» эзли. Менә шуларның бөтенесен белгән тәкъдирдә, мәсьәләгә үзебезчә күз төшерик. Тогәл җавап алуга да дәгъва кылмыйк, чөнки хакыйкать янадан-яна буыннар дәвамында ачыкланыр Көнчыгьпгг тарафыннан куәтле халыклар һөҗүме (гадәттә, без аны Чынгыз хан исеме белән бәйләргә күнеккәнбег) ул чорда! ы дөньянын сәяси агышын бөтенләй башка якка үзгәртеп җибәрә. Элгәрге барлык сугышлар белән чагыштырганда. күп җирләрне басып алу ягыннан ана тиңнәр юк Монгол һөҗүме астында җимерелгән дәүләтләр арасында ике күрше Идел буе Болгар мәмләкәте белән болай да инде вак кенәзлекләргә таркалып барган Киев дәүләте була. Киев Русенда тәхетне кулга төшерү өчен үтерү, агулау, сукыр калдыру, әләкләү кебек пычрак алымнарның берсеннән дә чирканмыйлар Көндәшләре тарафыннан явызларча үтерелгән туганнар Борис белән Глебның ачы тарихын гына искә төшерик Көнчьпыштан килгән илбасарларның ихтыяры белән боларнын һәммәсенә чик куела. Безнеңчә әйтсәк, бәйсез кенәзлекләрнен хакимият даирәләре рәхим- шәфкать сорап монголларга барырга мәҗбүр була. Әле X йөздә үк төньяк- көпчьнышга бердәнбер ислам дәүләтенә әверел!ән Болгар да мондый адымнан котыла алмый. Әйе. Бол1ар халкының этник составы хакында күп санлы бәхәсләр алып барыла. Гәрчә, кайчагында төпле дәлилләр кигерелмәсә дә. дәүләтчелекне дип әйтмик, ә менә мәдәният варислыгын дәгъва кылучыларны бер татар халкы дип кенә әйтеп булмый. Хәлбуки, бу илдә яшәүчеләрнең күпчелеге төркиләр булуы бәхәссез. Чыңгыз хан империясе, хәтта бүгенге күзлектән караганда да. байтак зур дәүләтләргә таркалганнан сон. Русь һәм Казан язмышы Алтын Урда ханлыгы белән бәйләнә. Аның язмышы гаять кызыклы һәм гыйбрәтле. Анда теләсә нинди дин тоту иреге сакланган. Мәсәлән, бу мәмләкәтнең башкаласы Сарайда христианнарның епископ җитәкчелегендә епархиясе ирекле рәвештә эшләп килгән Идел һәм Чулман буе болгарларының Алтын Урда чигендәге җирләре Көнбатыш белән Көнчыг ыш арасында үзенчәлекле күпер хасил иткән, дәүләт үзәгенә әверелгән. Күп санлы чыганаклардан күренүенчә, ул мәдәнияте, авыл хуҗалыгы һәм һөнәрчелеге чәчәк аткан ил булган, аның шәһәрләренә шул заманның күпчелек галимнәре, акыл ияләре агылган XIII XIV йөзләрдә аның Алтын Урдага буйсынуы төрле үзгәрешләр кичерүгә сәбәп була. Ә бу исә аның мөстәкыйль рәвештә үсүенә йогынты ясый Идел-Чулман төбәгендә сәяси вакыйгаларга тәэсир итү көче гаять зур булган Казан дәүләте күтәрелеп чыга. Ерак бабаларыбыз бу дәүләтнең башкаласын да дөрес сайлаган, ул хәрби яктан да. икътисади яктан да бик уңайлы урынга урнашкан. Әмма бүген дә Казан каласының кайчагг төзелүе турында бәхәснең тукталганы юк 1977 елда шәһәрнең 800 еллыгын үткәрергә омтылып карадык Әмма эш омтылыштан ары узмады. Бәхәссез ки. әледөн-әле могггол яулары, урыс г аскәрләре һөҗүменнән, алар- ның талавыннан алҗыган, иза чиккән халыкның Чулман якларыннан төньякка агылуы Казан дәүләтенең икътисади куәте һәм сәяси йогынтысы тагын да үсүгә ярдәм итә. Аксак Тимернең лә бөлдергеч һөҗүмнәре гнул заманга туры килә Ул юлында очрат ан дәүләтләрне таптап-җимереп уза Бо н ар да читтә калмый аның Һөҗүменнән, ә кайчандыр кодрәтле булган Алтын Урда үзара йомшак бәйләнгән Һәм бер-берләре белән даими дошманлашып торган кабилә берләшмәләренә бүлгәләнеп бетә. Менә шундый шартларда комсыз карашын һаман ешрак Көнчыгышка юнәлткән Мәскәү өчен Казан дәүләте бердәнбер киртә булып кала Аксак Тимердән соң мөселман доньясы урыс җирләренә бөтенләй диярлек һөҗүм ясамый Хәл киресенчә үзгәрә, акрын лап ныгый барган Мәскәү дилбегәне үз кулына алып, үзе һөҗүмгә күчә. XIX йөз ахырында инде һиндеган һәм Иран чикләренә кадәр килеп җигә Чынлыкта Чыңгыз хан империясенең бик күп өлешен үзенә буйсындыра XV йөз уртасыннан XVI йөз уртасына кадәр Мәскәү дәүләте тышкы сәясәт өлкәсендә Казан белән мөнәсәбәткә өстенлекле урын бирә Бу хакта бик куп санлы тарихи чыганаклар сөйли Казанга кызыгырлык га шул. Бу дәүләт соңгы йөз ел дәвамында шактый алга киткән, төгәл идарә итү челтәре, мәгариф >ше юлга салынган, куәтле гаскәри көчкә ия ханлык дәрәҗәсенә күтәрелә Дәүләт ипләрендә халык вәкилләре дә катнаша, ил башлыклары дин әһелләренең дә сүзенә колак сала. Болар бөтенесе хакимиятнең бер кеше кулына гына туплануына юл бирми Казан дәүләтенә кергән халыклардан (чуаш. удмурт һәм марилардан) оештырылган идарә ханлыкта тотрыклы тормыш юлга салынуга ярдәм итә Бу исә Мәскәү белән бәрелешләр вакытында өстәмә бер калкан булып юра Еллар узу белән Мәскәү Казан мөнәсәбәтләре гат ын да кискенрәк гөс ала Әгәр XV гасыр урталарында дәүләт башлыклары бер-берссн туган дип атаса, ә хәрби бәрелешләрдә өстенлек гел алмашынып торса, XVI йөз башында инде көчләр нисбәте кискен үзгәрә. Казан дәүләтен ахыргача тар-мар кылу һәм Русия империясендә «татар мәсьәләсе»н хәл итүгә бәйле вакыйгаларны аңлатуга күчкәнче. шул чордагы Европаның сәяси хәленә дә тукталып узу кирәктер. Чөнки Европадагы вакыйгалар Идел буендагы мөнәсәбәтләргә дә турыдан-туры йогынты ясаган. Византиянең җиңелүе һәм госманлы төрекләрнең куәтле империясе төзелү аркасында Европада! ы бик күп дәүләтләрнең мөстәкыйльлегенә җитди хәвеф туа. Балкайны яулап алу. бу һөҗүмнең Кара диңгез буена һәм Кавказга юнәлү ихтималы Австро-Венгрия, Венеция, Генуя кебек илләрне хафага сала Европаның башка дәүләтләре дә пошаманга төшә Акрынлап урыс җирләрен берләштерүгә ирешеп, көчәеп килүче Мәскәү дәүләте дә төрекләр тарафыннан үз мәнфәгатенә куркыныч янавын һәм Шәрекътә үзенә каршы торырлык яна көндәше пәйда булуын тоя. Бу каршылыкның нигезе, әлбәттә, христиан диненең исламга дошманлыгы белән билгеләнә. Шунысын да онытмыйк, Византия җиңелгәннән соң, Мәскәү тышкы сәясәт өлкәсендә үзен «өченче Рим» итеп күрсәтергә омтыла. Аңа шушы максатын тормышка ашыруда Мәскәүнең Көнчыгыш чигендә бердәнбер куәтле-шанлы мөселман мәмләкәте — Казан ханлыгы гына төп киртә булып тора. Ә Чынгыз хан империясенең бүтән калдыкларына — үзара дошманлашкан күпсанлы урдаларга, кабилә берләшмәләренә, кенәзлекләргә килгәндә исә, аларның берсе дә Мәскәү өчен җитди куркыныч чыганагы саналмый Кырым ханлыгы әледән-әле Мәскәүгә һөҗүм оештырып торса да, Мәскәү үзен чагыштырмача иркен тоя. Бу дәвердә Казан ханлыгында да тыныч булмый — тәхетне кулга төшерү өчен төрле сәяси төркемнәр көрәше көчәя Мәскәү моны үз максатында бик оста файдалана. XV гасыр ахырында Казан берара Мәскәүгә тәмам бәйле хәлгә төшә —ул ни кушса, шуны үти. Моңа, бәлкем, урда һәм Казан биләмәләреннән чыгучыларны Мәскәүнең үз канаты астына алуы, аларга җир, бояр һәм дворян исемнәре бирүе дә сәбәпче булгандыр Касыйм ханлыгы, мәсәлән, моның ачык мисалы. Бу дәүләт хакимияте һәм кешеләре Казанга һөҗүм белән килүдә гел Мәскәү ягыннан торып катнаша Мәскәү кенәзлеге эчендә шундый биләмә яшәү, анда дини йолаларны ирекле үти алу Төркия һәм башка мөселман дәүләтләре янәшәсендә урысларның дустанәлеген күрсәтүгә хезмәт итә... Мәскәү белән Казанның йөз елдан артык сузылган тартышуы, барыбыз да белгәнчә. 1552 елда ханлыкның вәхшиләрчә тар-мар ителүе, рәхимсез талануы белән тәмамлана. Бик күп еллар дәвамында Русия. ә аннары совет тарих фәне моны игелекле эш дип танытып килде. Әлеге фикерне дәлилләү өчен Маркс белән Энгельс хезмәтләреннән өзекләр китерергә дә онытмадылар Ә инде урыслар яки славяннар адресына нинди дә булса тискәре фикер әйтелсә, аны күрмәмешкә, белмәмешкә салыштылар. Югыйсә, бу адым яна түгел. Икейөзле бәндәләр бүген дә шулай итә. Идел буенда татар халкының шуннан соңгы тормышы Мәскәү дәүләте һәм Русия империясе шартларында узды һәм анда яшәгән башка барлык халыкларның аяныч язмышыннан аерылгысыз булды. Татар халкы үткәненең шушы чорына күзәтү ясаганда пң әүвәле түбәндәгеләрне истә тотарга кирәк: 1552 елда заманына күрә шактый алга киткән, дөньяның башка илләре белән тулы канлы сәяси һәм икътисади хезмәттәшлектә яшәгән бәйсез дәүләт басып алына. Анда дәүләтчелекнең эзе дә калмый. Байтак халык яшәгән урыныннан күчеп китәргә мәҗбүр була, ә югары үсешкә ирешкән уңдырышлы төбәкләрдән (Казан тирәсеннән, Идел ярларыннан) аларны көчләп куалар һәм әйләнеп кайтырга рөхсәт итмиләр. Бу дәүләт төрки халыклар даими яшәп килгән җирләрдә төзелгән була. Мәктәпләр, мәчетләр, китапханәләр юк ителә, җәмгыятьнең рухи мәдәниятен яклап килгән башка оешмалар шулай ук җимерелә. Бу дәүләтнең куәтле күршесе тарафыннан йотылуы халыкның эреп юкка чыгуын аңлатмый. Ул беркайчан да үзенең вакытлыча басып алынган дәүләттә яшәгәнлеген онытмый. Хәер. Русия хакимияте дә «Польша пагшасы»н. «бөек фин кенәзе»н санап киткәндә иң беренче булып Казан патшасын телгә ала. Югарыда әйтелгән. Русия империясенә кергән ике дәүләт күптән инде тулы канлы мөстәкыйльлеккә ирештеләр. XX гасыр башына кадәр диярлек Казан губернасы әлләни үзгәреш кичерми һәм Казап ханлыгы мәйданының иң зур өлешен биләп тора Губерниягә урыс 136 халкының күпләп күчеп килүенә дә карамастан, тагар халкы милли үзенчәлеген югалтмый Көчләп чукындыру да уңыш китерми, мәчетләрне күпләп кыру д4 татар халкын тезләндерә алмый Әйтергә кирәк, мондый шартларда халыкны туплаучы һәм берләштерүче, апын милли үзаңын саклап калучы көч булып алга дин чьи а Халкыбыз үзенә аң-гыйлем биргән муллаларына рәхмәтле. Татар халкының чат ышгырмача югары дәрәҗәдә укымышлы булуын замандашлары да таныр! а мәҗбүр булган. Казан губернасының төп үсеш дәверләре һәм андагы халыкның тормыш дәрәж<»сс Русиянең башка iәбәкләреннән әлләни аерылып тормый Шулай да бу елларны татар милләтенең акрынлап күтәрелү еллары да дип әйтергә була Аның аерым вәкилләре төрле һөнәрләрдә шактый зур уңышка ирешә Мәсәлән, татар офицерлары, (үрәләре һәм сәүдәгәрләре үсеп чыга Татар иҗтимагый фикере дә акрынлап ньпый бара, канатын җәя Халык ижаты чишмәсе дә корымый. Дастаннар. бәетләр, җырлар, мөнәҗәтләр иҗат ителә XIX гасыр ахырында XX гасыр башында Русиядә ижтимагый-сәяси хәрәкәт күтәрелеше татар аңында да чагылыш таба Монда шулай ук күп нәрсәгә ачыклык кертәсе бар әле. Күп вакыт социалдемократларга гына ярарга тырышып. татарларны да шулар эшчәнлеге кысасына кертергә маташтылар Ул чакта татар җәмәгатьчелеге өчен кадимчеләр һәм җәдитчеләр бәхәсе күпкә мөһимрәк иде Шуңа күрә монда сыйнфый большевистик күзлектән карап фикер йөртү урынсыз. XX 1асыр башында татар халкының рухи тормышы тарихында тирән зз калдыр! ан күп кенә сәяси эшлеклеләребез көрәш мәйданына чыкты Бүген без Йосыф Акчура. Садрый Максуди. Һади Атласов. Гариф Бадамшин. Габделбари Баттал. Гаяз Исхакый. Габдерәшит Ибраһимов, Риза Фәхретдинен. Муса Бнгиев. Сәетгәрәй Алкин кебек затларны хөрмәт белән искә алабыз Шушы дәвердә әдәбият ыбыз да моңарчы күрелмәгән биеклеккә күтәрелә Габдулла Тукай. Фатих Әмирхан. Дәрдсмәнд. Галиәсгар Камал исемнәре халыкның горурлыгына әверелә Алардан аз гына алдарак Казанда татар иҗтн.ма1Ый фикере дөньясында тиңе булма!ан тарихчы, акыл иясе Шиһаб Мәрҗани яши һәм ижаг игә Ул үзенең иҗатында гаять зур !арихи чорны урга гасырлардан алып XX гасыргача заман вакыйгаларын колачлап ала Хәзер инде курыкмыйча әйтергә дә була: Лениннын халыкларның иҗтимагый тормышында «ике мәдәният» яшәп килә дигән бәяләмәсе, гомуми канун буларак, заман сынавын уза алмады. Әлеге я наша ышандырмакчы бу.шн, «тугры ленинчылар» җиде дистә ел буе безгә шуны тукып килде, lai ар халкының иҗтимагый тормышында социал-демократик агым булганмы дигән сорауга килгәндә, шуны әйтерг ә мөмкин: кемнәрдер соңынан күпертел күрсәтер ә теләгәнлектән, ул, әлбәттә, «киң колач җәйгән». 11әрсәнәрсә, әмма күпертергә, дәүләт күләмендә әкият уйлан чыг арырга осталар күн иде бездә, k'aian университетындагы студентлар җыйналышын I ына искә юшернк. Ул илкүләм вакынг аларг а ни дәрәҗәдә HOI ынгы ясый алган сон? Гарнх китапларында исә студентлар онау-шуы» Бастилиягә утыртылу белән тиңләнде! Ләкин, әйтергә кирәк. В. II Ленин мондый күпер! үләргә иронияле караш га була. Патшаны тәхетеннән төшерү һәм Октябрь фетнәсе арасындагы чор татар җәмгыяте очен сәяси эшчәнлекнен моңарчы күрелмәгән үсеше, яна юлбашчылар үсеп чыгу, тормыш куйган кат мулы сорау тарга җавап табарга омтылу белән билгеләнә. Гомумдемократик һәм милли хәрәкәтләр белән бергә, радикаль агымнар да барлыкка килә, соңгыларына башлыча большевиклар һәм эсерлар җитәкчелек итә Төрле-төрле милли оешмалар һәм алар төзегән органнар арасында без Мәскәүдә һәм Казанда узган мөселман җыеннарына, хәрби «Шура» оешмасына, милли мәҗлескә, мөселман социалистлар комитетына килеп юлыгабыз. Русиянең. нигездә Европа өлешендә эш йөрткән әлеге хәрәкәтләрдә һәм оешмаларда юлбашчыларның күпчелеген тагарлар тәшкил итә Бөтен ижтимагый-сәяси атмосфера, ил үзәгенә якынлык, беренче нәүбәттә, нәкъ менә татар эшлеклсләрен сәяси көрәш учагына тартып керткән, күрәсең Октябрь фетнәсе һәм шуннан соңгы Гражданнар сугышы милли сәясәт өлкәсендә Большевиклар моделенең жиңеп чыгуына китерә Алга килеп баскан мәсьәлә горне дөрес хәл итүдә һәрчак сота калган, «бердәм һәм бүленмәс» чире белән авыр).IH Вакытлы хөкүмәткә һәм башка көчләргә караганда, большевиклар елдамрак һәм өлгеррәк булып чыга Мөселман халыкларының шушы кармакка ничегрәк килеп тлогүләрс аңлашыла торгандыр. Алар нәкъ менә большевик юлбашчылар кул куйган декрет һәм өндәмәләрдә үзләре очен азатлык авазын ишетә Еллар узгач, халыклар язмышы хәл ителгән бер вакытта, бу өндәмә башкачарак формада яңгырады «мөстәкыйльлекне ү зегез «йога жнанча» алыгыз». Кем әйтмешли, еласаң—ела, көлсәң — көл Тарихта нинди генә хәлләр булмый. Русиядә барлыкка килгән милли дәүләт корылышына карата большевиклар сәясәтендә төгәл генә ачыклык булмавын басым ясап әйтергә кирәк. Бу бигрәк тә автономияләр бирүдә ачык чаг ыла. Сталин сүзе белән әйткәндә, аны «буржуаз кабәхәтлек»тән арындырырга туры килә. Әнә шундый «гөнаһсыз» автономия бүләк итеп тә, һәммәсен искечә. Русия империясендәгсчә саклап калу принцибы Татарстан белән Башкортстан мисалында да үтәдән-үтәли күренә Гражданнар сугышы елларында телдән төшмәгән мөстәкыйльлек кануны («үз гореф-гадәтләрегез буенча яшәгез һәм эш итегез»), сугыш тәмамлануга, капма- каршы юнәлеш ала. Бөтен дөнья революциясе ясалмаганлыктан. социализмны хәзер бер генә илдә төзергә туры килә. Мондый шартта халыкларның милли мәнфәгатьләре кемгә кирәк сон’’ Политбюроның яшертен карарларына караганда, Татарстан һәм Башкортстан белән мөнәсәбәтләр Украинаныкы кебек төзелергә тиеш була. Әмма казарма социализмы шартларында әлеге автономияләргә бирелгән хокуклар тиз арада юкка чыгарыла. Шуннан соңгы елларда Татарстан, автономияле генә булганлыктан, гади генә мәсьәләне хәл итәр очен дә Мәскәүгә баш иеп барырга мәжбүр була. Әйтнк, республикада нинди дә булса авыл яки поселок исемен үзгәртү мәсьәләсе күтәрелсә, РСФСР Юг ары Советы махсус указ чыгарырга г иеш нде. Республикаларның әнә шундый гади генә хокуклары да булмау СССРнын таркалуына китерде дә инде. Эш монын белән генә чикләнеп калмый, Русия үзе дә таркалм а таба тәгәри. Чонкн ул да, күнегелгән юлдан барып, халыкларга, милли автономияләргә ирекле үсеш хокукын бирмәскә тырмаша. Элеккеге автономияле республикалар алдында кыен хәлдән горур рәвешгә чыгу бурычы тора. Монын бер юлын Татарстан күрсәтте. Тормыш анын дорес юлдан атлап бар) ын раслы