Шигырьләр
Б a c ы й р Рәфыйков
Хәтер Кайдан килгән җан әрнүе? — Кеше белми,— ходай белсен! ..Хәтер саклый рәнҗетелгән Балачакның исен, төсен. Хәтер саклый тентүләрне. Сугышларны, ачлыкларны. Соцоҗмахлар вәгъдә иткән Икейөзле башлыкларны. Алла кушып, Милләт иркен сулыш алса. Кайтса тәхете,— Халык хәтерендә Бер юл шигърем калса,— Мин дә бәхетле. Бу көннәр... Хәл ителәсе бәхәсләр Күбәйгәннән күбәя Бу көннәрдә — низаг өстен. Дуслыкка кими бәя. Илләр өстенә җәелгән Айның сары сагышы.. Ачы җилләр булып исә Кыйтгаларның язмышы. Басыйр РӘФЫЙКОВ (1921)— Троицкида яшәүче татар шагыйре. Берничә китап авторы. Әлифба язмышы Әлифне таяк дип уйлап. Сынлырдылар. кундырдылар .. Инде Икс мәртәбә сындыргач. Өченчегә тотындылар. Төшемдә Туган ягым бабам бишегендә. Тагар телен онытканнар, имеш. Төшенмим һич ничек аңлашалар. Әллә кытай геле, әллә идиш? Минамы ул үлеп юкка чыгу? Мин ачудан көям, ут га янам М ин юг ал г ан ә г рәк-әләм гүгел. Имеш, шигырь укыйм, аваз салам Моң яшәсен Идел кебек озын халкым юлы. Чулман дулкыныдай гаугалы Җырларында йөрәгеннән чыккан Нократ елгасының шау гавы Үзәннәрдә, чыклы үләннәрдә Ат саклаган халкым учагы. _ Тормыш фатихасын шунда биргән Туган илнең жылы кочагы. Үз сыйфатын югалтмыйча, халкым Үткән борылмалы юлларны Яшәр өчен тормыш киңлегендә. Канат куйган ана моңнары! Чукракланган Җир шартлау, агудан. Дөрес гск \ нэп a 1 iaj сат> цш Күне гләр каткан, җаннар алҗыган Әрнү бөркелә күзьяшле җырдан. Ура! кычкырып йөрдек бергәләп. Караул! дибез инде берәмләп. Дөнья гшштәр. Кая барыр'* Сорау җиңел Җавап авыр' Салават Бездән соң да... Тыныч кына яшәп ятканнар да.. Ә бер көнне кызган кешеләр. Миллион еллар буе яшәп килгән Кануннарны бозган кешеләр. Гайбәт сүзе түгел, тарих сүзе (Тарих белми алдап торуны!): «Җир — түгәрәк!...»—дигән Коперник карт. «һәм—әйләнә!...»- дигән Бруно... Түм-түгәрәк җир әйләнеп торган; Кичләр килгән, таңнар беленгән. Коперниклар белән Брунолар Яндырылган... дарга эленгән.. ...Тәү тормыштан башлап — җан кыешлар. Кан коешлар тарих юлында... «Без башка юл белән барабыз!» — дип «Яңа юллар» сызган Ленин да... Гайбәт сүзе түгел, шагыйрь сүзе (Беркөн кызган шулай Гафури!): «Юктырсың ла. алла...» — диеп, диннең Кануннарын бозган Гафури... ... Меңәр еллар «бүленми!» дип килгән Атомнарны бүлгән кешеләр. һәм... бүленгән атом нурларыннан Кара көеп үлгән кешеләр... Табигатьнең кануннарын бозып. Күк гөмбәзен тишкән кешеләр Бар галәмне иңләп-буйлап гизеп, Җиргә янып төшкән кешеләр... Тыныч кына яшәп яткан җирдән Без дә яңа юллар ярабыз. Салават РӘХМӘТУЛЛА (1942) - Башкортстанда яшәүче татар шагыйре, башкорт телендә басылган китаплар авторы. Рәхмәтулла Яшәп килгән тәртипләрне бозып. Үзгәртүләр алып барабыз! Ин дөрес сүз бүген без әйткән сүз! Иң дөрес юл безнең юлыбыз! Кызып китеп, үлгән патшаларның Якасыннан ала кулыбыз!. Эз... «Дөрес юлдан бармаганнар!» диеп. Бездән соң да кызар кешеләр Дис1ә-дистә еллар без төзегән Кануннарны бозар кешеләр . Сүзләремнән хата эзләп, кемнәр, Миңа гаеп ташлап хисләнә?' Бу дөньяда бөгеп изге эшләр Кануннарны бозып эшләнә.. Русия ...Кыйбласын да габалмаган урыс. Ил баскан да мәңге ил баскан: Күзләрен кан баскан Узган юлын Хәрабәләр баскан, көл баскан Илләр арты илләр, чәчәк гөлләр Байлыкларын галап, «үз» иткән Халыкларын, коллар и ген изеп, «Р^СӘЙ» ДИГӘН ДӘүЛӘТ ГӨЗСТКӘН. һәр җиңелгән ил урыска «кергән». Урыс тамга салган: «Бүленмәс!» Илләр язмышлары кара хәсрәт (Каргаларда кызыл: беленмәс ). ...Кол биләсәң, мәңге тирләр түкми. Йөзеп була мәңге муллыкта' Кол биләүчеләргә коллар кайда Билләр бөккән мәңге коллыкта” Коллар юлы көрәшчеләр юлы. Көрәш аша җиңү' кем белмәс Чыңлап оча богау боҗралары. Кисәк-кисәк куба «Бүленмәс!» Кыйбласы юк һаман (буласы юк!) Халыкларның төшкән каргышы ..Русиянең, әллә кайдан килеп. Әллә кайда китеп барышы 9. -К У - № 11 Авылым зиратында Әллә кемнәр ята монда Газиз башлары белән. Чыгалмаслар бастырганнар Кабер ташлары белән... ...Эченә керсән — каберлек. Ылыслы урман — читтән. Кайтсам, шунда керәм: Монда Бабамнар йоклый күптән. Дәрәҗәләр тигез монда: Юк «бай», «ярлы», «урта»лар. Мәңге яшәр сыманнар да Бу «Мәңгелек йорт»талар Дөньяга сыймаганнар да Сыйганнар: монда иркен!.. Т өрмәдән—качалар... Үлем, Качалмый синнән беркем! «Кызыл авыз»лар да хәтта Ята... тик хәтер булып. Гомер -бер: үтә. Җитә бер Соңгы сүз әйтер минут. «Үлемне җиңеп була!»—дип Лыгырдау — ялган, ялган: Көрәшче картәтине дә Газраил бөгеп салган. Кабере монда абыем — Җаным Варисымның да... Туфраклары җиңел булсын. Булсын барысының да!.. Чират җиткәч. Әҗәл үзе Килә - кочагын ачып!.. Лагерьлардан качып була. Үлемнән булмый качып... Көттермәс, миңа да килер. Килер ул — соңгы «бер көн»... Каберлектә... «урын» эзлим. Уемны белми беркем. Әйтеп калдыралсам иде (Яшәлгән кадәр тормам): — Эченә... керсәң., каберлек Читтән ылыслы урман... Үтеп барышлый (Такташка ияреп түгел.) Син яшәгән кала аша юлым: Яннарыңа кердем «Дус!» диеп. Кочакларың җәеп, каршы алдың: «Шагыйрь дустым. зүргә уз!» диеп. Кулларыңны кыегым, гүргә уздым. Табын кордың, «ак баш» куйдың син. «Хәзер... эчмим!»—дидем. «Мин дә...» — дидең. Касәләргә чәйләр койдың син. Мәйләр түгел, бу болгавыр чорда АнальгигДгар эчү яхшырак. Имансызһар арта... Иманнарны Саклау өчен аек баш кирәк! Изгеләрдән изге динебез дә Изге булган өчен, гыелган. Тукаебыз барга бер сөенсәк. Телне уйлап... җаннар кыелган... Күрмәгәнен күргән татар халкы Күрәссн дә үзе күрәчәк Үз киләчәгенә үз байрагы. Үз дәүләте белән керәчәк! ..Өреп-өреп чәйләр эчә-эчә. Шигырь аргы шигырь сөйләдем. «Халкыбыз сау булса, югалмабыз. Сау бул!» диеп, саулык геләдем. «Ак җәймәләр йөргән юлларыңа. Көрәш аша юлың, дус. дидең. Зур көрәшләр алда’ мәйданнарның Уртасына гүргә! уз!» дидең. Һәр татарда уян, татарлык! ...Я змышыбыз шаклар ка1 арлык чор .. Әйтергә дә курыктык: «Без татар...» Менәр-меңәр тазар арасыннан Табып булдымы чын., йөз татар?! ..Хыялларга байрак кадарлык чор' Һәр татарда уян. татарлык: Амбразуралары үлем чәчсә, Газинурлар булып ятарлык! Чирәмнәргә ятып тәгәрәдем... Хәзер Яшьләр аша килә көләсем! Тик син— көлмә: ул чак килгән минем Җирнең тарту көчен беләсем... «Җирнең тарту көче — юк!» — дияргә Малай чагым тапкан чарасын... Җирнең тарту көчен белер өчен. Аерылып туган якларыңнан. Еракларда яшәп кара син!.. Сагышлы жыр Җир астыннан юл саласы түгел. Түгел таулар-ташлар тишәсе: Яннарыңа барып җитәр өчен Өч үр менеп, өч үр төшәсе... Сиңа да юк дәрья кичәселәр, Ташкыннарга каршы ишәсе: Яннарыма килеп җитәр өчен Баскычлардан йөгереп төшәсе. Күзләрендә ике кояш балкыр Йөзләрендә таңнар беленгән. Тик бер адым ара әллә күпме «Ярамый»лар белән бүленгән... Соңгы адым... Кайнар сулышыңнан Кайнарлана ике бит алмам. ...Гомерең буе килеп җиталмассың. Гомерем буе барып җиталмам.