ХАТЛАР ЯЗДЫМ УТЫРЫП...
Казан утлары» журналында язучы Атилла Расихның «Кәгазьдәгедер ллЛ\.һәм хэтердэгсләр» дигән истәлекләре басылган иде Журналны ачу белән, кая әле берәр генә хагын укып карыйм, дип укый башлаган илем, әсәрнең ахырына чыкмыйча аерыла алмадым Хатларның эчтәлеген укып бер төрле хис гор кичерергә мәҗбүр булсам, язучының хәтерендә калганнарны укып, икенче горле тәэсирләнергә гуры килде Без сугыш елларында хатлар язарга өйрәндек. Бик күп язарга туры килде ә итләребез ы. абыйларыбызга һәм \ >г га апаларыбызга да Билгеле, төрле сәбәпләр аркасында (ул вакытларда бигрәк гә) барысын да хатларга язарга мөмкин түгел иде. язучы Атилла Расих кебек, хәтердәгсләре күбрәк калгандыр Менә мин дә. хатларыннан бигрәк, хәтердәгсләре белән уртаклашмакчы булам Менә мин. кулларымны юып. төрле төстәге төймәләр белән бизәлгән матур түбәтәемне киеп атам да. өстәл артында, сугыш кырындагы әтиемә, хат язып у парам Әниемнең бер вакыг га да »ше бетеп гормый. ул ара-тирә нәрсәләр турында язарга кирәклекне онытмаска куша, ничек игеп яту исә минем өскә йөкләнә Тышта кояш җылысы, кар күзәнәкләрен чагылдыра биреп, язны ашыктыра Бәләкәй чана бавына, сәнәк һәм көрәк сапларына гына җайлашкан, дүртенче сыйныфта г ына укыган малайның бармаклары башта каләмгә җанлаша алмый горды гор Әкренләп хәреф артыннан хәреф теркәлде, сүз артыннан сүз һәм. ниһ.гягь. алар хисләр булып кәгазь юлларына, баш миендәге сырларга охшап, тезелешеп ул ырдылар Хаг язылып беткәч, укытып карыйлар Монда инде әниемнең дә true беткән, әниемнең әнисе картиной дә тынлап торырга әзерләнгән, ике тнекәшем. бер сснлекәшсм лә гынлар өчен минем янга елышып утырт ашыр Хаг укылып беткәнче бер кеше бер сүз әйтми шулай өйрәтелгән Аннары, бераз гын торган нан сон. әнием «Кара-ле!» дип. соклануын белдерә Бу хаг язучы өчен иң югары бәя дигән сүз Аннары, җылтыр түбәтәйне баш очына күтәребрәк кзя биреп, шул ук кәгазьдән өчпочмаклы конверт ясагач: «Полевая почт дип адрес язасың. Хәтеремдә, бу хатка иң зур яңалык итеп, салам белән ябылган өй түбәсеннән кар көрәгәндә зур бер кисәк карның саламнарны да ияртеп аска төшеп китүе иде. Үзем егылмыйча чак кына калган идем. Әйе. жәйге яңгырларда бу саламы юкарган урыннардан өй эченә яңгыр үтүен, кая карама савыт-сабаларга озак вакытлар су тамып торуның үзәкләрне сыкрандырганын язмадык шул инде. Сугышта снайпер булган кешегә тыныч булу кирәк, янәсе, көяләнмәсен, бер пүләсе дә читкә китмәсен. Хат язу бик җаваплы, язган кешең алдында саф күңелле булуны таләп итә торган изге нәрсә икән ул. Мин моны Әхмәт Фәйзинең «Тукай» романын укыгач белдем. Габдулла Кырлайда торган вакытта Гөләнвәрнең армиягә киткән җан сөйгәне Фазыл өчен хат яздырганы хәтеремә төште Нәрсәләр турында язарга икәнен Габдуллага берничек тә аңлата алмаса да, сабынлап юына, сандыктан алып яңа күлмәк кия. кершән-иннек яга, хәтта миң тә төртеп җибәргәч кенә хат яза башларга куша. Бу күренеш татар хатынкызларында гына борышыдай ук шулай килә икән, күрәсең, әнием мине дә шулайрак өйрәткәндер, диясе килә Нинди гаҗәеп сафлык һәм гүзәллек бар монда: җан сөйгәнең белән кара-каршы утырып сөйләшкәндәй хисләр, мәхәббәтнең дә иң югары ноктасыдыр диясе килә. Тагын да бер кабатлап әйтсәм дә, язсам да гаеп булмас: мондый гореф-гадәт тик татарда гына булса булыр. Адрес язылгач, кадерле түбәтәй китап шүрлегенә ипләп кенә куела, бер өстеннән сыпырып та аласың, эх, вакытлары саерак шул, гел генә киеп йөрердәй югыйсә. Гөләнвәр дә Габдулланы озатканда болай ди: «Акыллым, мин хәзер киемнәремне салып куям, битемдәге кершәнне сөртеп ташлыйм, син минем киенгәнемне, исле сабын белән юынып, кершән ягынганымны берәүгә дә әйтмә, җаныем, әтиләргә ишетелсә, яхшы түгел, яме?» Әнием әйтә торган иде: бабаларыгыз һәм аларнын бабалары бик укымышлы кешеләр иде. китап тотсалар. («Коръән-Кәрим» һәм башка изге саналган дини китаплар), язу-сызуга тотынсалар, тәһарәт алып, юынып утырырлар иде. торле чирләрне өшкерү белән дә авылдашларының савапларын алырлар иде, ди Шу тай булгач, безнең ыруыбыздан килә, ахры, мондый күркәм гадәтләр, дип уйлыйм мин үзем. Хатлар. Хатлар.. Хатларга язып сүзләр бетми. Ә кара-каршы күреп сөйләшкәндә күңел белән күңел сөйләшә, күзләр белән күзләр очраша, соң бу чакта сүзнең ни әһәмияте бар аның?! Сугыш еллары ничек кенә авыр булмасын, бәләкәй генә малайлар булуга карамастан, үзебезнең сыйныфтагы кызларга күзебез төшеп. Мәҗнүн кебек хыялланып йөри идек. Күрәсең, адәми затның мондый омтылышы геннарына салынгандыр Башкортстандагы татар шагыйре Әнгам Атнабаев әйтмешли, безне бер кеше бернәрсәгә өйрәтмәде, үзебез кача-поса өйрәндек. Шулай, күрше малае Равил белән утырдык та Әнисәгә мәхәббәт хаты яздык. Билгеле, язучысы дигәндә. иптәшебез Әбүзәр дип кул да куйдык Тора-бара бу чынга китте, болар дуслаштылар гына түгел, чынлап яратыштылар, өйләнештеләр, балалар үстерделәр. хәзер Әбүзәр белән Әнисәнең оныклары җитеп киләләр, бик тә та гу гомер итәләр Менә сина хат белән шаяру! Мин хат язам. Әле яза алмыйм. язар1а тырышам, хәрефләр бик әкрен генә языла һәм бер-берсенә кушылалар. Сәбәбе: яздан чытып киткән малайлар өч атна буе ерак басуда. Яугачы буе яланнарында сабан белән җир сореп. тырмалап, куна-төнә яттык. Көн саен безнең эшләгәнне тикшерү өчен йә колхоз рәисе, йә бригадир килеп китә иде. Шуңа күрә безнең бармаклар, сабан тоткасына һәм чыбыркы сабына гына җәпләнеп беткәннәр иде. ә каләмнәрне буйсындыруны оныта язганнар Яланның теге ягындарак. Мөдәррис исемле малайның чырыйлап кычкыруына борылып карасак, ни күзебез белән күрик, колхоз рәисе сугыпсуг ып ега тегене. Тартып торгызды да. тагын сугып җибәрде. Озак ятмады ул елап, ә рәис китте кырандаска утырып. Мөдәррис ни. торып, сабан тоткасына ябыш i ы Сугышларда дары исен татымаган яшьрәк малайлар шулай чыныкты безнең заманда Шуларны хатка язып булмый бит иңде, андыйларны гына өйдә әниләребезгә дә сөйләүче булмады Шуларны сөйләп тә яки язып та ничек а тарны тагын ут йоттырасың. Менә ни өчен түзгән ул Мөдәррис иптәшебез, мин шулай гына аңлыйм. Атлар буразнада арып, туктап калгач, без Фәхрәй каенлыгына. Фәхрәй тишегенә су алырга бара идек Таяк башларына бәйләнгән чыраларны яндырып, үрмәләп жир тишегенә кереп китә идек. Бераз үрмәләп баргач, киңәя, таш коридор кебек, стеналар тигез киселгән тоташ таш кына, түбә түшәме тигез таш. аяк асты идән кебек тигез, кешедән каласы килми, күнел курка, аяк атлый. Ниһаять, уртада җыелган су ялтырый, каяндыр —биек түшәмнән икән йодрык кадәрле тамчылар шартлап тамалар, тагын да куркынычрак Коридор кинәя. су тирәнәя. ары үт әрлек түгел, алда —су тавышы, алда— караңгылык, алда — могжиза. Су алып чыгу ягын чамалыйсын. Авыл малайларының күбесе монда керергә җөрьәт и г ми, бу батырлык исәпләнә. Өйдәгсләр алдында мактанырга уйлап булса кирәк, бу турыда сөйләп күрсәттем. Ләкин әнием дә. картинәем дә бик шаккатмадылар, ә аларны тынлап, үземнең күзләрем дүрт булды Бабагызныкы ул. Үзе исән вакытта Фәхрелислам Тишеге диләр иде. Тишек алдында сырлап эшләнгән ишекләр, ишек тоткаларына чигелгән ак сөлгеләр эленгән була торган иде. Бабагыз үзе генә юынып, сөртенеп керә иде Биек капка гәбендә җигүле атлар белән ераклардан төрле сырхауларны алып киләләр иде Атнагол, Турай авыллары ярминкәләре вакытында, тирә-якларга хәбәр итәр өчен, кешеләр җггбәрелә торган иде. Даны еракларга таралган аның. Яугачы буендагы чокыр дип әйтергә куша безнең абый. Мәктәптә Фәх- рәй Тишеге дип сөйләшмиләр, ди ул, культурно сөйләшергә куша.— дип кушылды энекәшем. - Синең ул абыең җилкә чокыры белән колак тишеген дә аермый икән әле Урамда күрсәм, тозлапборычлап аңлатырмын мин ул малайга Кара син аны дип, кызып китте картинәсбсз - Бабагызны кушып, авылыбызны Фәхе- рәйле Бишкурай дип йөрттеләр, шул тишек аркасында бит. чокыр өчен түгел Бабасы шундагы шифалы су белән дәвалангандыр әле үзенең, рәхмәт төшкерс Кара-лс! дип 1аҗәплэнде әнием. Уйларга бирелеп, хат укуымда да. онытылам икән. Кая. тагын укыйк әле бергәләп «Хәзер бездә тәмам җәй булды Көннәр ифрат матур Яныбызда) ы урманда санду)ачлар сайрый Күңел әллә капларга ашкына .» Әйе. кырык дүртенче елның маенда без дә кон саен урманда идек. Аркада капчык, тезелешеп балтырган, кузгалак, юа. сарана, әтнек. какы, ашарга яраклы көпшәләр эзлибез, ни тапсак та безнеке. Бәләкәйрәк хәлсез апайларыбызны җитәкләп алып барабыз. Урта тау буе урманына җиткәнче арыйлар иде. Ни өчендер сандугачлар сайрап юрганын ишетеп хозурланганыбызны хәтерләмим. Ә менә, фәлән кешенең балалары урманнан кайтма) аңнар, кунып калганнар хәлләре булмагач, дигән сүзләрне әниләр ишетеп, кайтып өйдә сөйли торганнар иде Үлән ризыклардан башка азык ашамаган балалар шешенә башлагач, җәйге пионер лагерьларына, ял изү сылтавы белән, җибәрелүчеләр булды Менә кайда ул яшәү өчен көрәш фронты Ничә көннәр үлем белән якалашып хәрби госпитальдә һушына килә алмаган әткәбезгә шуларны язып булмый бит инде Ул Казандагы егерменче мәктәптә урнашкан госпитальдә елга якын аунап ятты Ун күзе чокырыннан зур кисәк зенәрәт ярчыгын күзе-ннс белән алып ташлаган булганнар Атилланың, язучы булырга омтылган кеше буларак, иптәшләре, дуслары, язучылар белән дә бик җылы аралашуы өчен күңелле булып куя Болары инде дусларча хәстәрлекле, икенче төрле эчтәлек белән сугарылган Габдрахман Әп- сәләмов белән «Совет әдәбияты» журналындагы истәлекләр аша. хатлар аша танышулары минем күңелләремә сары май кебек ятты Менә дуслык ничек башлана икән Фатих Хөсни. Кави Нәҗмиләр белән очрашуларның күңелле булуы миңа бик тә охшады аш белән бирелгән икмәкне ашап бетерә алмаганы, калдырганы очен Фатихның соң дәрәҗәдә аптыравы мина бик таныш. Бездә мондый гадәт юк. агайне, без алай сынык калдырып ашауны белмибез, ди ул А тил гага Бу бер уйлаганда бик йомшак кына итеп катыга утырту белән бер түгелме соң’ Аңы булган кешегә аңларлыгы бар Мин үзем дә үземнән кечеләрнең һәм балаларның сынык калдырмый ашаулары өчен тырышгым. үз балаларым бик юз аңладылар, ө менә мәктәп ашханәсендә күп көрәшергә туры килде, гаиләләре белән танышу, әтиәниләр җыйналышы саен исемнәрен әйгә-әйтә сөйләп, хәтта ачуланышып бетә идек «Ипекәй валчыгын зурлаган, олы кеше булырсың». «Сыныгыңны калдырма, бүленгән ашалсын бәхетен шунда», дигән әйтемнәрне бервакыт га да исләреннән чыгармаска өйрәтергә кирәк икән ... Елтыр түбәтәйле малай хаг язып утыра Яза да тукталып тора, тагын яза. таг ын туктала Димәк, язылмаска тиешле авыл хәлләре дә бар икән, белеп язар) а кирәк Хатымдагы иң шатлыклы хәбәрләрдән безнең сыйныфтагы берничә кешене комсомол) а алу. андагы сорауларга мин генә тулы җавап бирә алуым иде Уку өлгереше, тәртип һәм җәмәгать эшләрен бер укучы да арттырганы юк иле. гадәги малайлар һәм кызлар Ә шулай да үзешчән сәнгать буенча алдынгылык бездә булды Әлс дә хәтеремдә, сыйныфташыбыз Вәзих дигән малай әти-әннләр җыелышында авыл клубында Һади Такташның «Мокамай»ын җырлап, бөтенесен елатты, ул нинди көй булгандыр, нинди тавыш, менә, исемә төшкән саен, шуны уйлыйм да. җавап таба алмыйм. Билгеле, малаеның ни дәрәҗәдә үсүен әти кеше, хатларны укып, елмаеп-елмаеп куйгандыр Шулай ук, ачлы-туклы, өшегән- туңган. кагылган-сугылган малай язган «Яз шатлыгы» исемле шигырьләрнең мәктәп стена гәзитендә чыгуы зур шатлык түгелмени? Күңелләрдәге канатларның тибрәнүен яшь шагыйрь үзе генә белә. Шигырьләр язмаган, анда үзенең исем-фамилиясен күрмәгән кеше аңлый алмый аны Иҗат ялкынында януы турында әти-әнисенә, туганнарына язган хатлары белән минем йөрәк түрендәге яшьлек хыялларымны исемә төшереп, күңелләремне тибрәткән өчен Атилла Расихка илаһи рәхмәтемне белдерәм. Безнең бәрәңге бакчаср арты аръяк урамындагы Фәрхетдин абзый, озак кына хәрби госпитальдә яткач, туган авылына кайтырга насыйп булган, дип яздым мин хатка. Хәләл җефете Хәмдениса түти дә бик сөенде Ләкин, ул абзыйны ике кеше озата килгәннәр иде, вакыт-вакыт, «ычкынып» китсә, күзләрен алартып: «Урра! Алдан да аталар! Арттан да аталар! Кая качып котылырга!» —дип. калтырана-калтырана. кая керергә белми, башын әллә кайларга илтеп тыга иде Тәүлекнең теләсә кайсы вакытында бу чамасыз кычкырынулар безнең як урамга да ишетелә иде. Боларын хатка язу ник бер кеше күңеленә килеп керсен, башкалар да язмаг аңнардыр дип уйлыйм мин Моны нәрсә дисен: шатлыкның артында ачы хәсрәт посып торган, башкача әйтеп булмый Хатлар — кеше язмышлары. Хатларда тормыш бер төрле булып кәгазь юлларына ятсалар, хәтерләрдә төер булып, тормыш үзенчә агышлар кичерә. Җилкәңне кашый биреп, иягеңә таянып, уйланыр нәрсәләр күп монда, уйлана белгән кешегә, фикер йөртү сәләте булганнарга. Хатны язучының фикерләвенә карап, укучының аңлый белүе дә кирәк икән. Шулай, еракларда күп еллар яшәгән Наҗиянең әнисе хат яздырды миннән. Ниләр язарга икәнен сораштым да утырдым хат язарга. Бу әби белән минем карчыг ым сөйләнә-сөйләнә чәй эчәләр, мин хат язам, башта жылтыр түбәтәй, өстә ак күлмәк, эре шакмаклы кара галстук. Укып күрсәттем, адрес та язып куйдым. Соңыннан, ничә айлар үткәч, күршебезгә Наҗия балалары, хәләл җефете белән кайтып та төштеләр. Беренче күрү белән, исәнләшүдән алда, мыекларын бөтерә биреп, кияү булган кеше миңа ябырылды Шулай хат язалар мыни, пнимаешь Наҗия син язган хатны укый да жылый, укый да җылый, пнимаешь. Подумаешь, ишек тоткасы, таудагы ташлар, өянке һәм шомырт агачлары, пнимаешь Нәрсәсе бардыр, шуңа җылап торырга. Андый хат язма яңадан, пнимаешь. Нәрсә дип җавап бирим: кем аңлаган, кем аңламаган Ә мин үзем Наҗиянең сагынулары яңару дип аңладым, була бит ул шундый күңел тибрәнүләре Шулай армия хезмәтен үтәү җәһәтеннән Себер урманнарында хезмәт иткәндә (әйтергә оят) минем үземне сагыну хисе басты: гаиләбезне, урамыбызны, каршы Нарат тауларын күрәсем, шунда йөрисем кило бит! Хат яздым күңелемдә булганын ачыклап Өйдәгеләр хатымны җыелып утырып укыганнар һәм картинәем: Сагынган биг бу бала, җир җиләге кагы салырга кирәк, дигән карарга килгән Әнием дә «Карале!» -дип, хәйран калган һәм хуплап куйган. Ул вакытта өч ел ярым хезмәт итеп сагынганнарны басар өчен менә нинди хәстәрлекле булганнар авыл кешеләре. Сагыну, җирсәүне гик җир җиләге кагы гына баса икәнен белгәннәр алар. Дәвасы, дөрестән дә, шул булды, иптәшләребез белән бергәләп, бүлгәли-бүлгәли, авызларыбыз суын китерә-китерә, ах та ич килеп чәйнәдек. Безнең татар әдәбиятында, гомумән, әдәби әсәрләрдә, геройларның кичерешләрен укучыга җиткерү стиле итеп эпистоляр жанрда, яг ьни хатлар язу формасында корылган әсәрләр күренгәләп куя. Бу жәһәттән күп укучыларга билгеле булган Гадел Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» повесте бүген дә яратылып укыла Минемчә. Атилла Расихның «Кәгазьдәгеләр һәм хәтердәгеләр» дигән истәлекләре дә укучылар өчен хисләнеп укырлык. Хәер, укучының да. югарыда әйтелгәнчә, төрлесе була