Логотип Казан Утлары
Публицистика

Иҗтимагый- мәдәни тормышыбыздан

«КАЗАН УТЛАРЫ» ТУРЫНДА ФИЛЬМ

Татарстан Кинематографистларының Дәүләт Комитеты каршындагы «Мизгел» студиясе «Казан утлары-на хатлар» дип исемләнгән документаль фильм әзерләде Кыска метражлы. ике кисәктән торган бу фильмда моңарчы гитар халкының рухи >н циклопсдиясс булып килгән бу басманың 70 елдан артык узган юлы. эш башында торган зур шәхесләр, әдәбиятта күркәм урын тоткан әдипләр, аерым әсәрләр турында кинематографик сурәтләү чаралары белән мавыктыргыч итеп бәян ителә Фильмда киноар- хивларда сакланып калган тирле елларның мәдәни-әләби хроникасын чагылдырган йөзләрчә уникаль кадрлар бар Алар, тарихи елъязма буларак, әдәбиятыбыз үткән данлы юлны шактый күз алдына китереп бастыра Фильмның сценарий авторы 3 Хөснияр. режиссеры һәм операторы А Приник

КОНЬЯК КОРЕЯ ДЕЛЕГАЦИЯСЕ — ТАТАРСТАНДА

15 октябрьдә Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шаймиев Казан Кремлендә Коньяк Кореянең Ким У Джунг әфәнде рәислегендәге ДЭУ корпорациясе делегациясен кабул итте. Билгеле булганча. Татарстан бу корпорация белән Алабуга автомобиль заводы базасында елына 300 мең җиңел автомобиль эшләп чыгарачак уртак предприятие тозү турында сөйләшүләр алып бара. Двигателенең егәрлеге 89 ат кочле. 5 урынлы заманча бу машиналар дөнья базары галипләренә җавап бирергә тиеш Корпорация рәисе Ким У Джунг зур әһәмияткә ия булган генераль ки тешү проектын гам.) II ә ашыруда нәтиҗәле эшчән- леге өчен Президент Минтимер Шаймиевка рәхмәт белдерде Якын арала генераль ки лешүгә. уртак ирсдприяшс уставына, башка килешүләргә һәр ике як та кулларын куячаклар. БЕРӘҮ ДӘ. БЕРНИ ДӘ ОНЫТЫЛМАДЫ 1941 1945 елларда Бөек Ватан сугышында җиңүнең зур тарихи әһәмияткә ия булуын. Татарстан халыкларының фашизммы тар-мар ит үтә өлеш кертүен исәпкә алып. Җөмһүриятебез Илбашы җиңүнең 50 еллыгын бәйрәм итү турында 1993 слиын II октябрен тә махсус Указ ш кын итте Аннан күренгәнчә. 1995 елның 9 маенда Татарстан Республикасы башкаласы Казанда Бөек Ватан сугышында катнашучыларның һәм Кораллы Көчләр ветераннарының парады уз дырылачак. Бер үк вакытта сугыш ветеран- нарынын социаль-көнкүреш шартларын яхшырту, аларга медицина һәм матди ярдәм күрсәтүне көчәйтү. Татарстан Республикасы территориясендәге хәрби кешеләр күмелгән каберләрне, шулай ук 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарга торгызылган мемориалларны һәм һәйкәлләрне тәртипкә китерү. Республиканың Хәтер Китабын төзүне тәмамлау буенча тиешле чаралар күреләчәк. БА ГЫРЛАР КАЙТА!.. Фашизм тоткынлыгында Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләренең җәзалап үтерелүенә 50 ел тулган көннәрдә, ят ьни 1994 елның августында. Казан Кремле каршындагы мәйданда герой-шагыйрьгә куелган мәһабәт һәйкәл янына Гайнан Кормаш. Фуат СәИфелмөлсков. Абдулла Алиш. Фоат Булатов. I ариф Шабасв. Әхмәт Снмаев Абдулла Баттал. Зиннәт Хәсәнов. Әхәт Атнашен һәм Сәлим Бочаровларның да барельефлары өстәләчәк Аларны М Җәлил һәйкәлен иҗат иткән Мәскәү скульпторы В. Цигаль ясаган. ХӘТЕР КӨНЕ Башкалабыз Казанның 1552 елда Дүртенче Иван гаскәрләре тарафыннан яулап алынуына быелнын 15 октябрендә 441 ел тулды. Шул уңайдан, җөмһүриятебез шәһәрләрендә һәм районнарында - Хәтер көне» үткәрелде Казанның Азатлык мәйданын та үткәрелгән магом митингысында Ульяновск. Пермь. Самара өлкәләреннән. Башкортстан Республикасыннан да вәкилләр катнашты. Аннары барлык халык, гәкьбнр әйтеп. Казан Кремлендәге Сөембикә манарасы янына килде Биредә Казанны саклауда шәһит киткән каһарман бабаларыбыз. милләттәшләребез. нәсс тдәшләребез рухына дога кылыйлы. алар истәлегенә һәйкәл төзү өчен акча җыелды

«БАГИРА» ЭКИПАЖЫ БЕЛӘН ОЧРАШУ

13 октябрьдә Татарстан Җөмһүриятенең Премьер-министры М Сабиров «Рубин» спорт җәмгыяте клубыннан «Багира» яхтасы жипажын кабул итте Билгеле булганча, әлеге экипаж быелгы җәйдә, яхта мачтасында Татарстан дәүләт флагын җилфердәтеп. Европа әйләнә сәяхәт иткән иле Премьер-министр экипаж җитәкчесе Алма I Алссвка һәм тагын дүрт спортчыга йөзү вакытын та зур тәвәккәллек һәм максатчанлык күрсәткәннәре, ерактагы чит илләрдә халык дипломатиясе хәрәкәте кысаларында башкарган эшләре эчен рәхмәт белдерде, истәлекле бүләкләр тапшырды. ШӘФКАТЬЛЕЛЕК ҮРНӘГЕ Башкалабыз Казанда Мәскәүнең А. Чехов исемендәге театры артистлары бер атна дәвамында шәфкатьлелек спектакльләре күрсәттеләр. Людмила Гурченко. Любовь Полищук. Михаил Державин. Александр Ширвиндт. Константин Райкин кебек танылган артистларның уйнаучыларын тамашачылар алкышларга күмделәр. Акция 10 октябрьдә Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе. джаз музыкасы лауреаты, композитор һәм пианист Анатолий Кролл җитәкчелегендәге «МКС БЭНД» джаз оркестры концерты белән төгәлләнде Йомгаклау тамашасында, шәфкатьлелек үрнәге күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдереп, Татарстан Югары Советы Рәисе Фәрит Мө- хәммәтшин чыгыш ясады Акция барышында җыелган акчага гарипләр өчен махсус автобус сатып алыначак Әлеге фикерне исә Мәскәү шәһәрендәге Халыкара коммерция союзы (генераль директоры — якташыбыз Рәшит Ахунов) күтәреп чыккан иде. Автобус өчен кирәкле сумманың зур өлешен шул оешма бирәчәк ИСЛАМ ИНСТИТУТЫ АЧЫЛДЫ Казанда «Мөхәммәдия» дип исемләнгән ислам институты ачылды. Ул татар дөньясында беренче югары дини уку йорты булачак Аны оештыручылар хаҗи Венерулла Ягькуб җитәкчелегендәге «Иман» мәркәзе әһелләре. Мөгаллимнәр чакыруда һәм гарәп теле, дин дәреслекләре юнәтүдә «СААР» халыкара хәйрия-сәүдә җәмгыяте ярдәм иткән. Ислам институтына 9-11 классны тәмамлаган 50 егет кабул ителде. Алар, биредә 5 ел дәвамында белем-тәрбия алгач, дин галимнәре, имамнар булып җитешәчәкләр УРМАНЧЫЛАРЫБЫЗИЫҢ БЕРЕНЧЕ ЗУР ҖЫЕНЫ 6—7 октябрь көннәрендә Кама урман хуҗалыгында (Мамадыш районы) Татарстан урманчыларының 1 съезды үткәрелде. Республика тарихында беренче тапкыр уздырыла торган бу зур форумда Татарстан урман хуҗалыгы министры Ә. Гаянов эчтәлекле зур доклад белән чыкты Съезд эшендә республикабызның урман хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, лесничийлар, Татарстан Югары Советының экология һәм табигать ресурсларын нәтиҗәле файдалану мәсьәләләре буенча комиссия рәисе А Колесник, Мәскәүдән Федераль хезмәтләр буенча рәис урынбасары А. Писаренко һәм башкалар катнашты Съездда урманнарыбызның бүгенге торышы, аларның киләчәге турында эшлекле- җитди сөйләшү булды, дистәдән артык урман хуҗалыгы белгече чыгыш ясады. Съезд көннәрендә «Казан утлары» журналының баш мөхәррире — шушы төбәктән Югары Советка депутат итеп сайланган Р Фәйзуллии. бүлек мөхәррире Ш Мостафин, «Ватаным Татарстан» газетасы фотохәбәр- чесе М Шакиржанов делагатлар белән очрашып. вакытлы матбугат битләрендә урманчыларның эшчәнлеген, тормышын һәрьяклап яктырту мәсьәләләре турында эчкерсез сөйләшүләр алып бардылар. Делегатларның зур күпчелеге 1994 елның 1 яртысы өчен «Казан утлары» журналына. «Ватаным Татарстан» газетасына язылды. АВЫЛ МӘКТӘБЕ — СӘНГАТЬ ГИМНАЗИЯСЕ Җөмһүриятебезнең Мамадыш районындагы Кече Кирмән урта мәктәбе сәнгать гимназиясе итеп үзгәртеп корыла. Аның тынгысыз директоры— талантлы шагыйрь, Шәйхи Маннур исемендәге премия лауреаты Рафаил Газизов бу өлкәдә аеруча нәтиҗәле эшли Ике катлы мәктәп-гимназиянең һәр бүлмәсе, һәр залы милли модәниятебезсәнгатебезне гәүдәләндергән рәсем-портре- тлар белән бизәлгән, һәртөрле язмалар-бе- лешмәләр өч үрнәктә — гарәпчә, латинча, татарча (кириллицада) бирелгән. Укучылар дәресләргә милли киемнәрдә, түбәтәй-кал- фак киеп йөриләр. Хәзерге вакытта мәктәптә Татарстан җөмһүриятенең атказанган сәнгать эшлеклесе рәссам Эрот Зариповның картиналар галереясе эшли. Күренекле каллиграф-рос- сам. галим Нәҗип Исмәгыйль (Нәкъкаш) белән берлектә, Э. Зарипов мәктәп-гимнази- яне бизәүдә дә зур өлеш кертте