Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЧЫН ӘДӘБИЯТ УЛ ИСКЕРМИ!

искуссиядә сүз соңгы елларда язылган әдәби әсәрләр турында бара. Ләкин әдәбиятны тирән аңлаган кеше шуны да яхшы төшенә бит чын әдәбият әсәрләре беркайчан да искермиләр Аларны укыган саен үзеңне борчыган, уйландырган мәсьәләләргә килеп юлыгасың, мәгънә тирәнлеген күреп шаклар катасың Мисал өчен бер генә әсәрне күрсәтәсем килә Һади Такташның «Югалган матурлык» исемле пьесасы инде моннан ярты гасыр элек язылган. Әмма ул нәкъ менә бүген язылган сыман, хәзерге заман кешеләрен күздә тотып иҗат ителгән шикелле Безнең чорда ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләр аеруча катлаулан! ан, гаиләне саклау мәсьәләсе янадан да актуальләшкәп вакытта бөек әдибебез иҗат иткән әлсю әсәрне тагын да тулырак аңлыйсың Биредәге вакыйгалар дүрт гаилә эчендә бара Әсәрдә дүрт төрле һәм дүрт фажигале тормыш сурәтләп бирелә Менә кустарьлар артелендә (әйтерсең лә ул бүгенге кооператор) эшләүче Габдрахман белән аның егерме җиде яшьлек хатыны Җамал. Алар аерылышалар Моның сәбәбен Җамал әсәрдә түбәндәге сүзләр белән аңлата - Эчә башлады «Минем җилкәмне кимерәсең», дип гел кыйный башлады. Ә нәрсә, аяк-кулым исән чакта үз тамагымны үзем туйдырырмын әле Бераз киткәч, сүз яңадан шул турыда чыга Габдрахман. Неужели, асрау булып тору минем белән торудан артыграк’’ Җамал. Билгеле! Ичмаса үз тамагымны үзем туйдырам. Тамагым тук. җаным тыныч Сиңа кайтсам, син тагын да шулай эчеп йөрерсең «Минем тапкан икмәкне ашап ятасың», дип тир! эрсен. Өченче урында Газиз Җамалдан «Нигә кайтмыйсың'.’» дип сорагач. Җамал: «Ул мине артык җәберли, ашаган ашка кадәр тирги», дип җавап бирә Шулай игеп, бер үк вакыйга оч тапкыр кабатланды Аларны берләштерсәк, бер нәрсәгә аерылышуларының сәбәбен ачыклауга кайтып кала Җамал гел Габдрахманны гына гаепләсә дә. биредә аның үзенең дә гаебе юк түгел Ул. гама! ым тук. җаным тыныч, дип. никадәр генә үзен ышандырырга тырышмасын, аны тулы бәхетле дип таный атмыйбыз Революция хатын-кызга биргән ирекне берьяклы гына алып аңлау Җамалның фаҗигасе Билгеле, монда Габдрахманны да аклап булмый Эчеп кайту үзе үк гаиләнең тынычлыгын җимерә Ир кеше элек-электән гаиләне туйдыручы саналган бит. Ә аның ашаткан икмәгенә кадәр санаулы. Нәтиҗәдә гаилә таркалды, матурлык югалды Икенче гаилә шәһәрдәге кибет модире 40 яшьлек Бари .Алиев белән аның 32 яшьлек хатыны Ниса Әюповалар гаиләсе Биредә киресенчә Бариның тормыш җигеш, хатыныннан бернәрсәне дә күпсенми, хәгта башкаларга да бурычка биреп тора Тик бу бурычны түләргә уйлаучы гына юк Үзенә чалбар сатып гүләргә кала. Д Бариның характерында яхшы белән начар каршылыгы бирелә. Аны һаман яхшы диләр Ә ул үзенең йомшаклыгын белә, моның начар икәнен дә күрә, ләкин иң аянычы — Бари бернәрсәне үзгәртә дә. каршы да тора алмый. Бари. Мин . их мин артык йомшак. Хәмит Син яхшы партией, яхшы эшче. Бари. Их каша сеңгән нәрсәне алып ташлавы авыр Моңа минем табигатем гаепле, мәнге кеше сүзен тыңларга мәҗбүр булу, сүзгә каршы тора алмау, баш ию миндә шундый котлар табигате тудырды . Әллә ничә «Бу урыннан мине алыгыз», дип гариза бирдем «Син хыянәтсез кеше, яхшы партиец», дип һаман калдырдылар Хәмит. Кызык. Сез үзегезнең бетен йомшак якларыгызны беләсез, ә тезәтә алмыйсыз. Тагын бер урында мондый сөйләшү була: Нури Бари ул — яхшы кеше.. Бари. Юк. юк алдыйсыз. Мин яхшы кеше түгел. Сез минем киемнәремне алыр өчен яхшы кеше дисез. Сез хатынымны, бөтен тынычлыгымны тартып алыр өчен әйтәсез... Әйе. ир кешенең йомшак булуы — гаиләгә фаҗига китерә икән Эштә биреп торган акчаларны соңгы чалбарын сатып түли алса да, ул гаиләне саклап кала алмый. Өченче гаиләне алып тикшергәндә. Солтан белән Зөбәрҗәткә тукталабыз. Солтан «ирекле мәхәббәт» Я1ында. Гаилә төзүгә җинел уйлап карый, бернинди җаваплылык тоймый. Әсәр башында ук аның бу карашын сиземләгән идек. Газиз белән Галия туенда «аталарча тост әйтәм» дигәч. Нури Солтанга: «Синең әле ата булырга үзеңнең өйләнгәнең юк», дигәч. Солтан аңа: «Өйләнми дә ата булып була». - дип җавап бирә. Зөбәрҗәт белән өйләнешүләре дә уйлап эшләнгән эш түгел Бүлмәдә ут сүнеп торган арада кызган баштан бер-берсенә тартылалар, ут янганны да сизмичә үбешәләр, шул кичтә үк өйләнешергә дә булалар. Газиз аларны: «Ләкин, иптәшләр, бу ялгыш адым булмасын, исерек баштан, бербереңне яхшылап белми, өйләнүнең соңы начар булмасын», дип кисәтә дә әле. Зөбәрҗәт белән яши башлагач та Солтанда үзгәреш күрмибез. Ул өчәр кон өйгә кайтмый, семья булып яшәүне мещанлык дип карый һәм ата булудан котылу өчен Зөбәрҗәттән аборт ясата. Әлбәттә ашык-пошык кияүгә чыгуда Зөбәрҗәтне дә аклап булмый Гаилә тозү — алай уйламыйча эшләнә торган эш булырга тиеш түгел. Шулай башланган тормыш күз яше. аерылышу белән тәмамлана. Дүртенче гаилә — бер-берсен яратышып, берсен-бере яхшы белеп өйләнешкән. икесе дә аңлы, укымышлы, яшьлек мәхәббәт дәртендә янучы 27 яшьлек инженер Газиз белән университетта укучы 21 яшьлек комсомолка Галия. Галиянең теләкләре изге. Солтан аңа «Шатланырга ашыкма. Элек шушы бүлмәләрне кара. Киләчәктә мәгънәви каберең булмасын», дигәч. Галия: «Юк. мин бу бүлмәләргә үләр өчен килмим, яшәр өчен, ике канатлы булып яшәр өчен, сөяр өчен киләм». дип җавап бирә. Шулай ук «юллар бер котыпка юнәлгән» дип. Газиз дә гаилә тормышының бал-ширбәтләрдән renq тормавын яхшы ан лый һ. Такташ гаиләдә ирләрнең көчле шәхес булуында хатын-кызның нинди олы урын тотуын Газиз белән Галия сөйләшүендә шулкадәр дә табигый, матур итеп күрсәтә алган: Галия. Синең баш әйләндергеч ирлек көчең мине көчсезләтә... Мин ул вакытта хатын икәнлегемне сизәм. Гази з. Синдәге саф т акыл, тирән кешелек эченә уралган кызлык матурлыгы миндәге ул көчне үзе яндыра, сөеклем. Кызлык матурлыгының табигать биргән олы хис булуын искәрткән сүзләр берничә урында кабатлана. Тормыш Галияне бөтен барлыгы белән үз эченә бөтереп ала Ул эшен дә җиренә җиткереп алып барырга тырыша, укуын да тәмамлый Шулкадәр эшкә бирелә, беренче баласын тапканнан сон. хәтта, имезергә дә вакыт таба алмый. Күкрәк сөте җитмәгән, тәрбия күрмәгән бала рахит белән авырый һәм үлеп китә. Ә икенче баласына үзе аборт ясата. Беркөнне Галия төнге сәгать II дә кайтып кергәч, алар арасында шундый сүз була. Г а з и з. Мин сине югал гудан куркам. Төннәр буе эшләрмен, синең сәламәт килеш елмаюың миңа иң зур бүләгең булыр. Синең сәламәтлеген мина никадәр кыйммәт булса, сиу тормышыңны бирергә әзер булган партияң өчен дә шулай ук кыйммәт Хамит белой Газиз арасында гагын мондый әңгәмә дә була Хәмит Бүгенге гаилә- әллә нәрсә Бүгенге гаиләдә бала проблемасы әллә ничек тора, дигәч. Газиз ана бала проблемасы гына түгел, аталык-аналык мәсьәләләре до инде шулай ук әллә ничек булуын, революция гаилә мәсьәләсендә ал>а бик күп проблемалар, бик күп каршылыклар китереп куюын әйтә Юк. Галия гәмәкс тартып ирләргә охшарга тырышучы хатын-кызлардан түгел Ул эштә. кешелекнең акыл югарылыгында ирләр белән бертигез булырга омтыла. Алсыз-ялсыз үзен аямыйча тырышуының начар нәтиҗәсе күз алдында. Ул үзен көзгедә күреп әрнеп болай ди Ах!., миндә бер матурлык та калмаган! Мин яшьлегемне, аналыгымны югалттым Мин бөтен матурлыгымны югалттым Шулай итеп, язучы безнең алга якты хыяллары чәлпәрәмә килгән, җылысы суынган, матурлыгы югалган дүрт гаиләне китереп бастырды Бу әсәр бүгенге тормыш өчеН дә әһәмиятен югалтмаган кыйммәтле әсәр булып тора. Әйтерсең, Такташ бүгенге көннәрдәге гаилә тормышын алган да. берәм-берәм анализлый. Гүя ул. кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр бозылуга, әхлак югалуга түзмичә, безгә дәшә. «Элек изге дип саналган нәрсә югалды бит», ди. Бүген әдәби әсәрләр иҗат итүче язучылар да әнә шулай искерми торган проблемалар, мәсьәләләр күтәрсеннәр иде. Аларның әсәрләре дә еллар узгач тоныкланмасын, саекмасын иде