Логотип Казан Утлары
Публицистика

БАРЛЫК ИЛЛӘРНЕҢ ТАТАРЛАРЫ, БЕРЛӘШЕГЕЗ!

Мин Татарстан бетен татар диаспора- сын берләштерүче булырга һәм Россиянең милли сәясәтенә җитәрлек дәрәҗәдә йогынты ясарга тиеш дип исәплим. Титарсган Президенты М ШӘЙМИГВисн Ботен донья татар конгрессында со Азлон чьи ышыннан Сүзнең башында ук иң элек Болгариядә эшләш ән «Аспарух хан» фильмындагы бер эпизодны хәтергә төшерик әле Көче-гайрөте. матурлыгы ташып торган улларына Кубрат хан бик гә гыйбрәтле, фәлсәфи сабак күрсәтә: укны берәм-берәм бик ансат сындырып була икән, әмма себерке сыман төйнәпжыйнап куйсаң, аларны сындырып ташлау һич кенә дә ансат эш түгел Бу хакыйкатьне, ягъни бердәмлекнең нинди зур көч икәнен, шәт. аңлатып тору кирәкмидер Хәтерлим: без Казан дәүләт университетының икенче курс студентлары татар халык авыз иҗатын өйрәнү өчен 1969 елның җәендә Чиләбе өлкәсенә чыгып киткән идек. Уку программасында каралган бик тә җитди хезмәт бу. Шуна күрә фәнни җитәкчебез дә. юл йөрерлек акчабыз да бар Татарлар күмәкләп яши торган байтак районнарны гиздек Кушнаренко районында исә менә нинди хәлләр белән очрашырга гуры килде Ике татар авылы икесендә ике горле язмыш' Авыл исемнәрен әйтеп тору кирәкмидер, дөресрәге, мин инде аларны хәзер төгәл генә хәтерләмим до. Берничә иптәшем белән егерме-утыз йортлы кечкенә авылга килеп кердек Кон эссе булганлыктан, урамда җан иясе әллә ни күренми. Йортларның балкып торганнары да. инде кыйшая башлаган мескенрәкләре дә күзгә чалына Әйткәннәр иде катнаш авыл бу. биредә тагар белән урыс бергә яши. дип (Кызганыч, ни сәбәпле катнаш икәнлеген сорарга ул чакта башка килмәгән ) Менә шушы авылда татарларның баштарак русча сөйләшергә тырышулары гаҗәпләндерде безне Казаннан икәнлегебезне белгәч кенә телләре чишелде тагын. Хәтта бер агай, юмартланып китеп, бер чәйнек ачы бал чыгарды һәм болайрак җырлап та күрсәтте әле Без эч мәйбе з нетипичный. Без эчәйбез першунка Бе г эчмәйбез берәр су тка Без эчәйбез биш сутка! Шулайдыр шул: кем арбасына утырсаң. шуның җырын җырлыйсын, дигәннәр ич Русча сүзләр мул катнашкан бу нҗат җимешенең >чтәлеге-мәг ьн«»сс дә «урысча»рак бүселеп чыккан Фольклор үрнәгенең мондый «ачысын» җитәкчебезгә бирдекме-юкмы, хәтерләмим, әмма у г минем куен дәфтәремдә теркәлеп магшдаш калды. Соңрак икенче бер авылга кердек. Монысы инде гаять зур иде. меңгә якын хуҗалык, диделәр. Саф татар авылы. Бөтенләй башка тәртип биредә: авыз тутырып татарча сөйләшәләр, татарча җырлыйлар. Казан хәлләрен сорашалар. Өстәлдә —чәй. юкә балы, чәк-чәк, бер өйдә хәтта кайнар өчпочмак белән дә сыйладылар әле Менә хәзер, еллар үткәч, кайта-кайта уйланам: кечкенә авылларда безнең милләт, тагын да дөресрәге — татар рухы азрак саклана икән! Зур, бердәм, оешкан авылларда исә милли рух, традиция һәм гореф-гадәтләр тотрыклы яши. буыннан-буынга күчә килә. Хакыйкать кайда да кабатлана, күрәсең. Нәкъ менә шушыңа охшашрак хәлләрне миңа, Чувашстандагы татар әдәбияты көннәрен искә ала-ала. күренекле бер шагыйребез сөйләгән иде. Анда да нәкъ шундыйрак күренешкә юлыкканнар: кече авылда безнең милләттәшләр бикләнеп-йомылып яши, күмәкләшеп яшәгән зур авылларда исә татарның рухы вә әхлагы бөтенләй башка югарылыкта. . «Бер. икс, өч. бердәмлектә көч!» — дип җырлый идек без бала чакта. I «Бердәмнеке берәгәйле»,— дип өйрәтә иде әткәй мәрхүм. «Ватансыз кеше — бакчасыз сандугач»—дигән канатлы сүзләр дә хәтердә уелып калган тагын. Бердәмлек турындагы әлеге хакыйкатьләр минем газиз халкыма, аның тарихына да кагыла Булган бит көчле чакларыбыз! Төрле илләр һәм кыйтгаларга тузганактай сибелеп, таралып бетүебез дә хак анысы. Тарих мәйданы элек- электән ду килеп кайнап торган, илләр сугышкан, кан коелган, халыклар яшәү өчен көрәш алып барган.. Уйлап карасаң, табигатьнең үзендә билгеле бер тәртип, гармония, камиллек бар Нигә соң кеше тикле кешелек яшәп яткан җәмгыятьнең үзендә дә шуңа охшашлырак тәртип-низам, гармония, үзара аңлашу ныклап тамырланып китә алмый? Әлбәттә, ут белән суны кушып булмаган шикелле, табигать белән җәмгыятьтәге тәртипләрне дә тоташтан тәңгәл куярга ярамыйдыр. Әйтик, табигать күренешләрен Дарвин «кем көчле, шул җиңә» дигән хакыйкать белән аңлатып бирде. Бу сүзләрдә хаклык зур иде. Аннары, аның шушы тәгълиматын байрак итеп, җәмгыятьтәге күренешләрне дә шушы эздән аңлатырга тырышучылар табылды, нәтиҗәдә «социаль дарвинизм» дигән төшенчә туды Ә нигә, бер уйласаң, шулай түгелмени? Сугыш тарихларына, ил белән ил арасындагы низагларга күз салсак, көчле якның һәрвакыт җиңеп чыгуын, өстенлеген күрербез. Әмма... Табигатьнең җанлы һәм җансызга бүленгән күптөрле күренешләреннән аермалы буларак, адәм балаларына акыл, хәйлә, зирәклек дигән нәрсәләр дә бирелгән Җәмгыять тормышын, аның яшәү кануннарын иҗат итүдә кешенең әлеге сыйфатлары хәлиткеч роль уйный. Батырлык һәм Куркаклык, Намус һәм Мәкер. Мәхәббәт һәм Нәфрәт тарихта һәрвакыт янәшә атлаганнар Кешелек язмышындагы байтак кына сәхифәләр менә шушы хакыйкать каләме белән дә язылган. Тарихны хәтерлик. Ил-халыкларнын глобаль язмышларын искә төшерик Тарих сәхнәсе элекэлектән зур анда нинди генә халыклар уйнап китмәгән дә. кайсы гына халыклар тәкъдир чоңгылына кереп батмаган' Заманында дөньяны дер селкетеп тоткан греклар, римлылар, испан, монгол халыклары бүген әнә гап-гади тормыш белән яшәп ята: тыныч кына җир сөрәләр, мал асрыйлар, матди байлык җитештерәләр, сәүдә белән шөгыльләнәләр Уналтынчы гасыр урталарында, каяндыр чәчрәп чыгып, ут һәм кылыч болгап, сәхнәгә урыс кавеме күтәрелгән 1552 елда Казан ханлыгын яулап алганнан соң. алар акрынлап Җир шарының алтыдан беренә хуҗа булалар, җиде диңгезгәчә барып чыгалар. Ләкин бу фани дөньяда бер генә нәрсә дә мәңгелек түгел. Октябрь түнтәреше иске Россияне пыран-заран туздырып ташлады, шуның җирлегендә тора-бара СССР дигән уникаль империя оешты. Әмма Советлар Союзы — көчләп, ясалма юл белән тудырылган ил иде, әгәр шулай әйтергә яраса, гигант бер аквариум шикеллерәк. Андагы милләтләр, нинди җим сипсәләр шуның белән тукланырга. бертөслерәк яшәү рәвешенә дучар ителгәннәр иде. Ләкин бу «аквариум» нибары 70 елга гына чыдады. Аны чистартырга, анда яшәүчеләргә кислород бирергә кирәк иде. Ниһаять, чистартырга керештеләр, кислород кранын ачтылар. Империя колониясендә яшәгән байтак кына милләтләр азатлыкка юл тотты, мөстәкыйльлек урамына аяк басты. Чын мәхәббәт, хөрмәт, «интернациональ» дуслык, гәрчә партия һәм хөкүмәтнең ул чактагы документ тарында еш-еш әйтелә килсә дә. тормышның үзендә чынлап торып булмаган, күрәсең. Үз хокукларын яклап, Балтыйк буе һәм башка республикаларда хәзер урыс халкын ачыктан-ачык кысарга, икенче сортлы халык хәленә калдырырга тырышалар Язмыш бит көчлеләр белән дә ничекләр генә уйнамый әнә! Онытып жибәрмик: бу дөньяда татар дигән безнең гайрәтле кавем дә бар бит әле. Заманында «татар» белән «хәтәр- сүзләре рифмалашкан икән, бу бер дә юкка түгел, әлбәттә Тарих сәхнәсендә безнен татар да уйнап караган сон' Француз философы Шарль Монтескье сүзләрен искә төшерик «Без биләгән күпме мәмләкәтләргә татарлар тарафыннан ншез салынган. Бу гаярь халык беркайчан да жиңелмәсенә ышанган хәлдә, вакытлы дан белән мавыгып, узенен үткәндәге җинү.тәрен мәңгеләштерү турында унлап та карамаган». Әйе. татарның да дөньяны кулында тоткан чаклары булган. Мин бу хакта тәфсилләп язарга, галимнәрне кабатларга җыенмыйм. максатым да ул түгел Ниятем — бүген һәм иртәгә татар нишләр, гарих вә алгарыш сәхнәсенә ул көчле милләт буларак янадан әйләнеп кайтырмы, әллә башка халыклар кочагында эреп юкка чыгармы, дигән сорауга үземчә азмы-күпме җавап табарга тырышу Бүгенге хәлебезнең торышы һәркемгә мәгълүмдер СССР җимерелер алдыннан да. инде аның «шинелен» кияргә азапланган Россия янәшәсендә дә яна Татарстан (кемдер теләгәнчә Татария түгел!) үзенен мөстәкыйльлек мәсләген алгы сызыкка куеп сөйләште һәм сөйләшә. Ни генә димик, күп нәрсә барыбер халык һәм хаклык сүзенә колак сала белгән җитәкчеләрдән, милли лидерлардан тора. Бу очракта беренче Президентыбыз Минтимер Шаймиевнең тарихи хезмәтен. сәяси зирәклеген аерым әйтеп китми мөмкин түгел. Шөкер, иң катлаулы сәяси шартларда да Татарстанның суверенитеты хакында Декларация игълан ителде. Инде, ниһаять, үз Конституциябез юлга салынды. Мәскәүнең информацион чаралары, гомер булмаганны, соңгы елларда Татарстан турында аклы-каралы төсләрдә шаулатып сөйли башладылар Элекке СССРның байтак төбәкләрендә сугыш, ызтыш-талаш кабынып китсә дә. Татарстан иске илнең уртасында тыныч- күркәм бер дәүләт буларак яши бирә Аның төп икс сыйфаты, ике канаты күзгә бәрелеп тора ул да булса сәяси һәм икътисади яктан тотрыклылык! Чит илләрнең дәрәҗәле, сизгер эшкуарлары менә шуны бик тиз күреп алдылар һәм республикабызга хезмәттәшлек кулы суздылар Соңгы елларда тагын ниләр эшләнде соң, дисәк, әле тагын байтак уңышларны санап китәргә булыр иде Әйтик. Татарстан Фәннәр Академиясе оешты «Татар энциклопедиясе» китабына әзерлек эшләре бара «Татарфильм» киностудиясе аякка басып килә БТИҮ. «Иттифак». "Азатлык», «Мәрҗани» кебек милли фирка һәм оешмалар көрәш мәйданына чыкты Милли мәктәпләребез, матбугат җанланды һ б . һ. б. Бәй. күрегезче. тагар гайрәтле дә. каһәрләнгән дә татар тәмам уянып килә түгелме соң? Милләтпәрвар кешеләрнең йөрәгенә менә шундый горурлык ташкыны тулды Кабынды, канат какты якты өметләребез! Әйдәгез, бар нәрсәгә куана белик, тик бу коры куаныч булмасын Ә бит татар проблемасының тамырлары бик тирәнгә китә, аның чишелешен бүген- иртәгә генә табу мөмкин түгелдер Гомумән, минем бу очракта мәсьәләне кабыргасы белән куясым килә: бармы соң ул бүгенге көндә татар’ Бармы милләтебезне бизәрдәй/ олуг, галантлы шәхесләребез? Сорауны болай куюның хикмәте шунда ки. чөнки теләсә кайсы милләтнең йөзен, кагыйдә буларак, аның күренекле шәхесләре «манаралары- билгели Әйтик. Францияне Эйфель ба- пгнясы. АКШны Азатлык һәйкәле. Татарстанны Сөембикә манарасы гәүдәләндергән шикеллерәк Сорау куелганнан сон аз гына чигенеш ясап алыйк. Соңгы җитмеш елда гына да таг арның генофондына өч тапкыр удар ясалды гражданнар сугышы, шәхес культы, аннары Боек Ватан сугышы корбаннары Башка милләтләр белән беррәгтән. шушы һәлакәт кырларында татарның да иң эшчән һәм иң зыялы вәкилләре юк ителде. Менә шуннан соң да буыннар дисбесе шартлап өзелгәннән сон да татарның күзәнәге, шөкер, яшәүчәнлек сәләтен югалтмаган икән әле' Мисаллар җитәрлек Бу җәһәттән иң элек дөнья күләмендә танылган академиклардан Роальд Сот ьдисв һәм Камил Вәлиевне. вулканнар белгече Һарун Таҗиевне. бию сәнгате осталарыннан Рудольф Нуриев һәм Ирек Мөхәммәтевне санап китик Әйе. болар саф татар баласы, аларда татар каны ата. Тик шунысы кызганыч аларда космополитизм кочле. татар икәнлекләрен арткарак күчерергә тырышалар, милләткә хезмәт итү в.1 файда кигерү турында артык борчылмыйлар кебек Хуш. инде шахмат дөньясыннан берничә күренекле исемне атап китик Артур Иосыпов. Евгений Бариев. А тисә Галләмова. Гага Камский һәммәсе дә дөнья күләмендәге агаклы уенчылар Юлларына ак җәймә уйнасыннар, көндәшләрен ота бирсеннәр генә Әмма, мина калса, аларда да милли горурлык хисе әллә ни чәчрәп тормый бугай Дөрес, бу җәһәттән Гата Камский шактый нык аерылып тора Ка ганда әтисе Рөстәм әфәнде белән берничә мәртәбә булды, киләчәктә Татарстан флагы астында уйнарга теләт е барлыгын ачыктан-ачык белдерде Рәхмәг ана' Ни өчен читтәге күренекле татарларыбыз милли горурлык хисенә, гадәттә, салкын карыйлар яисә бу хисне күңел төпкелендә тыйнак кына «яшереп» тоталар соң? Ах. дусларым, моның артында әллә ничаклы тарихи, сәяси, социаль-иж- тимагый сәбәпләр бөялеп ята шул! Инде дә төптән уйлап карасак, шуларның һәммәсе дә бер генә нәрсәгә — дәүләтчелегебезне югалту факторына кайтып кала. Менә шуның кайбер сөземтәләре: — 400 елдан аргык Рәсәи басымы аегында яшәдек һәм әле дә булса яшәп Я1абыз. Урыс дәүләге мәнфәгатьләренә хезмәт итеп, аның өлгесенә авышып i омер кичерүләр бешен бик күп милли сынфа ■ ларыбыз) а, шул исәптән милли горурлык тамырларына сукты; — татарның күп кенә акыл ияләре. 1552 елда дәүләтчелеген югалткач, ирексездән Россия самодержавнясенә хезмәткә мәҗбүр ителде. Апдынларныц нәселе, акрынлап, хәтта исем-фамилияләренә кадәр «урыслашып» бегте. Тарихта монын мисаллары күп; — җиңүче, дөресрәге, яулаучы буларак, тарихны Мәскәү һәрвакыт үз файдасына. үзе «теләгәнчә» игеп язды. Үзе өчен нн көчле көндәш сана.пан та i арны начар, явыз затлар итеп күрсәтүгә иреште. Хәтта совет дәреслскләрендә дә. әдәбиятта һәм кино сәнгатендә дә татар күпвакьп ерткыч һәм дошман сынфатын- дарак бирелде. Бу чеп-чи ялган фикерне юра-бара хәтта Европа аңына да дыңгычлап тутырдылар. Менә шуннан сон. кешечә яшисен һәм ашынсын килсә, кем инде «мин — татар!» дип күкрәк каксын икән!?. — чечен, балкар һәм тагын башка милләтләрне заманында Сталин туган җирләреннән көчләп кудырды. Болгар. Алтын Урда, Казан ханльпы варислары бушан татар беләп исә мондый телдә сөйләшү җиңел булмаячак иде. Шуңа да аны. «эш аты» буларак, идеологии кампанияләр шаукымы астында имнернянен төрле төбәкләренә тараттылар. Нәтиҗәдә, татарнын бердәмлеге, теле. рухы, гореф- гадәтләре нык югалту кичерде, совет халкы диңгезендә ассимиляциягә дучар ителде; — Татарстан — татарның татар икәнлеген юридик яктан беркетүче бердәнбер җөмһүрият. Ләкин ул бүгенге көндә теополитик җәһәттән бик тә җайсыз урында утыра. Менә дүрт-биш гасыр инде татарнын иреккә омтылышы Россия чолт авышында: географик яктан да. тарихи-иҗтимагын яктан ла. Совет дәверендә исә ул рухн-мәдәни өлкәдә әлеге чолганыш элмәкләре белән татын да ныграк уратылды— шәт, моны аңлатып тору кирәкмидер. Кыскасы, талантларыбыз әнә шул фаҗигале сәбәпләр аркасында элек-электән читкә сибелде, алар татар халкы һәм дәүләтчелегебез файдасына түгел. Русия мәнфәгатьләренә хезмәт иттеләр Бер генә мисал. Быелиын февралендә мин Мәскәүдә татарның генераллары-адмираллары очрашуында катнашкан идем. Милләтебезнең дистәләгән зур хәрбиләре җыйналып, анда миңа аларның күбесе белән якыннан аралашырга, әңгәмә корырга туры килде. Менә шунда шаккаттым: хәрби һава көчләре, флотилия һәм атом су асты гаскәрләренең иң җаваплы урыннарында безнең татар егетләре утырган яисә утыра икән ләбаса! Жиз иләктән, милли һәм тагын әллә нинди киртәләрдән сөзслеп ничек шундый да мәртәбәле дәрәҗәгә ирешә алган соң алар? Уйласаң, һаман да бер нәрсә калкып чыга: халкыбызга хас тырышлык, булганлык, сәләт, яхшы мәгънәсендәге үҗәтлек һ. б. Ә бит милли байлык үз йортында газизрәк, үз халкың өчен кадерлерәк. Бу хакыйкать. Кемнәрдер Тукаебызны Балтыйк буе халыкларына бөек шагыйребез дип күрсәтергә тырышкан иде. ни гаҗәп — тегеләр аңлый алмадылар. Бәлки, әйтик, америка халкы да Тукай иҗатын тулысыңча кабул итә алмастыр, ул бит детективлар яисә шигъри шарадалар язган әдип түгел Әмма Тукай — безнең өчен иң әүвәл халкыбызның бәгыре, азатлык җырчысы, үз илендә пәйгамбәр шәхес. Гаяз Исхакый да. әнә. күпме генә тыюларга карамастан, барыбер үз иленә, үз халкына әйләнеп кайтты. Ул элек тә үз милләтенә хезмәг итте, хәзер дә халкыбызның милли азатлык хәрәкәтенә тугры төстә хезмәт итә килә. Татарнын күренекле хәрбггләре белән очрашуны хәтердән уздырам да. яңадан бер сорауга барып төртеләм ни өчен сон теге чакта гатар егетләреннән бер генә космонавт та чыкмады икән? Безгә бары анекдотлар гына килеп иреште: Гагарин дигән сүзне «татарин» дип ишетеп. Хрущев бик нык гаҗәпләнгән, имеш. Бу очракта да һаман бер үк нәрсә аяк чалгандыр: татарны галәм кочагына җибәреп, анын данын күтәрергә ярыймы соң. аллам сакласын! Әйе. шовинист җитәкчеләр урыс халкын элек-электән «бөек милләт», башка халыкларның өлкән туганы дип игълан итә килделәр. Шул ук вакытта татарны сәяси карачкы, «дошман» образы сыйфатында сурәтләргә дә онытмадылар. Чонки сәләте, тырышлыгы, яшәүчәнлеге шулкадәр көчле кн. башына сугып тормасаң, менә-менә үзенең элекке гайрәтле чагына әйләнеп кайтуы мөмкин анын. Югыйсә, гаделлек каланчасыннан карасан. бу милләткә рәхмәт кенә укыйсы бит: күренекле тарихчы Лев Гумилев раславынча, нәкъ менә татарлар калканы Россияне Көнбатыш явыннан саклап кала, буфер ролен үти Никадәр сәер тоелмасын, шул ук вакытта Европаны Россия коллыгына төшерүдән дә аралап торган бу халык Тарих рәхмәт әйтә белми, рәхмәтне киләчәктән көтәргә кирәктер Без. берләшеп, татарнын дәүләтчелеген торгыза алабыз, цивилизацияле илләр дөньясына аяк басабыз икән, монын өчен киләчәк буын безгә, һичшиксез, рәхмәтен әйтер Татын бер мәсьәләгә тукталу зарур. Сан ягыннан татарлар Россиядә икенче урында тора Бәйләнер урын юк. бу —төгәл мәгълүмат Рәсәйнен шовинист житәкчеләрс бу санны бар җәһәттән кыскартырга, кечерәйтергә тырыштылар, билгеле. Инде дә татарны «кечерәйтәсең» килә икән, аны ничек киметү хәйләсен уйлап табарга кирәк Халыкларны тигезләү, совет кешесе ясау сәясәте нәкъ менә шуңа хезмәт итге дә инде илдә урыс халкы яисә иң кимендә урыс телендә сөйләшүчеләр саны гына арта бирсен' Статистика фәнен һәм анын мәгълүматларын хөкүмәт үз кулында нык тота белде ул чакта Милли мәктәпләр ябылуга дучар ителгәшә. урыслашкан саен тормышта һәм хезмәттә яшәү мөмкинлекләрең арта барганга күрә, нишлисен бит. бик күпләр, рәсми анкеталарга үзләрен «рус» дип язуны мәслихәт санады. Татарнын итәк-җиңнәрен менә шул рәвешлерәк тә бик тиз кыскарттылар Без һаман да. җиде миллион татар бар. дип сөйләшәбез. Бик тә шикле, бәхәсле саннар икәнлеге хакында уйлаучылар аз. Бу мәгълүмат, әлегә дә баягы, фәкать статистика җимеше Табигатьтәге татар тумышын. тагар канлы кешеләрне чынлапторып исәпли башласаң, бөтенләй башка саннар пәйда булачак. Наполеоннын «Урысны тырнасаң, татар килеп чыга», дигән мәгълүм сүзләре әле бүген дә кыйммәтен югалтмаган Шагыйрь Ренат Харисның «Тагарлар» дигән монолог-поэмасыннан түбәндәге юллар да шуңа ишарә: Русны «бераз тырн.ннтырсан. Татар чыгар1 » дигән кемдер1 Халкың газиз түгел икән. Шул татарны, яле. күмдер Так аңа башка бер исем. Йә бүлгәлә кисәкләргә... Без күнегеп беткән инде Зурны аатып исәпләргә «Торек дөньясы әл-китабы» (Анкара. 1976 ел) мәгълүматларына караганда, дөньядагы төркиләр арасында татарлар 12 миллион тәшкил итә. Мәсьәләгә мораль-әхлакый критерийлардан якын килсәк, бу саннар арту хисабына тагын әллә ничаклы үзгәрешләр кичерәчәк әле! Тик менә җисеме, нәселе, каны татар булып та, әгәр ул үз милләте өчен янып-рухланып ягпәмәсә. анын мәнфәгатьләренә үз өлешен ксртмәсә. милли тамырларын өзеп ташлаган саналса мондый кардәшебезне статистиканың кайсы ягына кертергә икән сон? Кайчагында, дөресрәге, үзенә кирәк чакта. Россия дә үзенең биләмәсендә 5 миллион татар яшәгәнлеген искә алырга ярага (Яулап алынган яисә урыслашкан татарлар икәнен оныта, әлбәттә) Европа аршины белән үлчәгәндә. 5 миллион халык үзе бер дәүләт дигән сүз! Шушы миллионлы халык кырларда, завод- фабрикаларда, дәүләт оешмаларында турыдан-туры Рәсәйгә хезмәт күрсәтә, аның матди байлыкларын арттыра, хөкүмәтнең коедай төпсез кесәсенә әллә ничаклы салымнар гүли Әмма ни кызганыч: бу халыкнын үзләре яшәп яткан Рәсәй җирендә туган телендә ни газета чыгарырга, ни телевизион тапшырулар оештырырга хакы юк иде Чонки беркайчан да рөхсәт булмады, элеккечә әйтсәк, «нез-зя'» Эшләргә, кол булырга хокукын бар. тәкин нәрсәдер таләп итәргә хакын юк. Рәсәйнең сукыр, милли мәсьәләдә баш бирмәс сәясәте әле һаман да әнә шу.гайрак фикер йөртә Фикерне бик үзгәртерләр иде. «бүленмәс һәм таркалмас Россиямнең сүтелеп төшүеннән курка тар Әгәр мөстәкыйль Татарстан сәяси, икътисадый һәм тагын башка бик күп яклардан гөрләп чәчәк атачак икән. Ртксня моны бик авырдан кичерәчәк, билгеле Чонки биләмәсе ифрат зур. халык саны шулкадәр күп тик анда җин сызганып, хуҗаларча эшләргә теләүчеләр генә әллә ни күренми Талау һәм яхшы урыннарга күченү психологиясе геннарына сеңгән «Нечерноземье» дигән киңлекләренә никадәр акча ташлап карадылар әнә, әмма алга китеш күренмәде ич. Танырга һәм ачык аңларга кирәк: Татарстан географик яктан да, сәяси яктан да Шәрык белән Көнбатышның уртасында басып тора Дуслык капкасы ролен үти Заманында шушы зирәк юлны сайлап. Төркия бик дөрес эшләде һәм цивилизацияле илләр дөньясына аяк басты Безгә мондый тәҗрибәне өйрәнү зыян итмәс иде. Татарстанның суверенитетын Россия танымасын да инде, моның сәбәпләре яхшы аңлашыла. Әмма нигә сон безне чит илләр, барыннан да бигрәк. БДБнең яшь илләре танырга һәм котларга ашыкмыйлар? Алар, әлбәттә. Россия кебек көчле, йогынтылы держава белән мөнәсәбәтләрен бозарга теләмиләр. Татарстан Республикасының бәйсезлеген тану аларга хәзергә сәяси очко китерми Әмма вакытлар узар, ил башындагы күп кенә җитәкчеләрнең дә уйлары үзгәреш кичерер һәм алар Татарстанның көчен, мөмкинлекләрен, сәләтен, гуманлы сәясәтен танырга мәҗбүр булырлар. Кызганыч ки, БМОда хәзергә иске догмалар һәм нафталинлы документларга ябышып яталар. Ә би г тормыш дигәнең катып калган нәрсә түгел. БМО да уяныр, яңача уйланыр әле. Без моңа ышаныйк( өметләник. Татар бик нык сибелгән, таркалган, дидек. Моны инде бер мин генә түгел, меңнәр әйтә килә. Менә шуңа күрә, бүгенге яңача шартларда, безгә хәзер берләшүдән дә кыйммәт һәм мөһимрәк нәрсә юк 1992 елның җәендә Казанда үткәрелгән Бөтендөнья татарлары конгрессы да асылда менә шушы олуг максатка хезмәт итте Иншалла, берләшербез. Ачыктан-ачык әйтергә кирәк: ләкин бу берләшү башка халыкларга каршы юнәлтелмәгән Киресенчә, дуслыкка, гаделлеккә, ихлас мөнәсәбәтләргә йөз тоткан гуманлы берләшү ул. Тарих мәйданында татарга үз сүзен әйтергә яңадан чират җитеп килә. Безнең бу яна күтәрелеш фәкать халыклар арасындагы дуслыкка, хезмәттәшлеккә, тәрәккыятка хезмәт итәчәк. Русиянең кайбер җитәкчеләренә менә шуны аңларга вакыт. Чөнки җиңүче урыс дәүләтчелеге заманында татарга, аның ил-көн тәҗрибәсенә таяну нәтиҗәсендә генә алга китә алган Ул бүгенге яна сәяси шартларда татарга хөрмәт белән карый белми, шовинизм һәм «мин-минлек» чиреннән арынмый икән, бу - Рәсәй- дәге ике иң зур халык арасындагы дуслыкка, алгарышка каршы эш булачактыр. Татарны кысам дип. Русия үзе бик күп югалтулар кичерергә мөмкин... рманда үскән төрледән-төрле үләннәр һәм агачларның бер-берсенә комачау итмичә, этешмитөртешми генә, үзара тату бердәм яшәүләренә игътибар иткәнегез бардыр. Безгә, һәр милләткә, табигатьтәге шушы гармониядән үрнәк алырга вакыт. Җәмгыять урманында һәр халыкның үз урыны, сулышы, үзенә тигән язмышы бар. Россия карурманга тиң ул. Шушы иксез-чиксез биләмәдә халыкларның сан ягыннан олысы да. кечесе дә. төрле язмышлысы гомер сөрә. Күзгә карап әйтик: аның патша заманнарыннан ук калган төпкелендә әллә ничаклы утлы кузлар, очкыннар посып-көйрәп ята. Шушы зур илдә ут вә янгыннар чкгармаска иде. Этешми-төртешми генә, берберебезнең азатлыгын таныган хәлдә, үзара тату, бердәм, аңлашып яшәү зарурлыгы көн кебек ачык Тормыштагы бүгенге хакыйкатьнең ин зурысы әнә шулдыр. Оптимист булыйк сибел! әнне җыйнау да момкиндер. Менә шуңа да: «Барлык илләрнең татарлары, берләшегез!»—дигән чакыру хәзерге көнебез өчен дөрес һәм актуаль шикелле. Бу һич кенә дә Җир шарының төрле төбәкләрендә яшәп яткан милләттәшләребезне Татарстанга күчеп кайтырга кыстау, ашыктыру, төрле тарихи сәбәпләр аркасында читтә тамырланып киткән тормышларын үзгәртеп ташлау, аерымлану мәсләге түгел. Асылда бу рухи яктан туплануга, туган телебез һәм мәдәниятебезне үстерүдәге хезмәттәшлеккә, җыйнап әйткәндә, Татарстанның мөстәкыйльлеген ныгыту һәм халыкара танытудагы эшчәнлеккә чакыру. Шуна күрә тарихи яктан өлгереп җиткән шигаребез (лозунгабыз) бер дә гаҗәп түгелдер чынлап та. барлык илләрнең татарлары, әйдәгез, берләшик! Бу туган телебезне, горефгадәтләребезне саклау, мәдәниятебезне үстерү, милли рухны яңарту, ахыр чиктә татар халкын, аның генофондын саклап калу өчен кирәк. Этәр Татарстандагы. Рәсәй һәм БДБ илләрендәге. АКШ. Германия. Финляндия. Төркия. Япония, Австралия һәм башка илләрдәге татарлар шушы мәсләктә берләшә белмибез икән, Татарстанның дәүләтчелеген торгызу, аны халыкара таныту дигән иң зур максатыбызның чынга ашуы шактый икеле булачактыр.