ЮЛЫБЫЗДАГЫ СИКӘЛТӘЛӘР, УПКЫННАР...
Татар әдәбйяты Бүген нинди ул? Аның киләчәге бармы? Бүгенге авырлыклар. чишелмәстәй тоелган төеннәр аша караганда ничегрәк күренә ул киләчәк? Мине менә шушы сораулар борчый Бүгенге көндәге очраклы һәм уйлап оештырылган «ялгышулар» искә төшкәндә кәгазь өстеннән йөгергән каләм тукталып кала... Совет чорында әдәбиятыбыз бик каты имгәнде. Ул тулысыңча диярлек кыйбласын югалтты. Җитмеш елга сузылган большевиклар хакимиятенең иң зур уңышы безне бик оста ялганларга, күз буярга өйрәтү булды. Ялган башта саркып кына, ә культ, торгынлык елларында исә язгы ташу гайрәте белән әдәбиятыбызга килеп керде. Ә әдәбият хакыйкать шартларында гына яши ала. Димәк, татар әдәбияты үлемгә хөкем ителгән дибезме9 Аны үлемнән кем, нинди эшләр, нинди көчләр, нинди шартлар коткара алыр? Минем бәгыремне шушы сораулар сызлата. Тарихка күз салып үтик. Фажитанең фаҗигасе. тоташ күз яшенә, канга баткан, өстен үлем каплаган уналтынчы гасырның уртасы илебезгә коллык килгән еллар. Туган туфрагыбызны дошман чабатасы таптый. Үтереш, талау, чукындыру, атабабаларыбызнын сөякләре күмелгән төбәкләрдән куылу.. Ә әдәбият яши. Тез чүкми, чигенми, тәлинкә тотмый. Җәрәхәтле йөрәкне дәваларлык жырлар. риваятьләр, бәетләр туктаусыз туып тора. Ул чакта татар булып туган бәндә икенең берсен сайларга тиеш йә чукынып исән калу, яисә үлем Аяусыз альтернатива. Ике мөмкинлекнең кайсын сайлыйсың. муенына кылыч төшкәнче сайла! Искиткеч батырлык бу. Безгә изге үрнәк Ерак бабаларыбыз үлемне сайлаганнар. Шул исән калдырган татарны һәм шундый шартларда әдәбият яши биргән. Укып карагыз, ул чор ижатының үрнәге «Ханәкә солтан бәете» Дүрт гасыр коллык шартларында да ирек рухы белән сугарылган, хөр. әхлак кануннарын саклауга нигезләнгән ижат тагар әдәбиятын яшәтә килгән. Кандалыйлар. Утыз Имәниләр. Шиһабетдин Мәржаниләр Шуларнын иҗатларын укып карагыз Бармы анда ялган? Бармы ул әсәрләрдә ялагайлык, ярашу, колонизаторларның канлы кулларын үбәр өчен тез чүгү9 «Урыс булмасам да Рәсәй империясенә тугрылыклы мин» дип җырла! ан шагыйрьне ул чорда жир йотар иде. Ниһаять. 1905 еллар Бозлар эри башлый. Хакыйкать офыгында таң беленә Шиһабетдин Мәржани утыртып калдырган яңарыш орлыклары шытып үсенте бирә Татар әдәбиятына Тукайлар килә Әдәбият, сәнгать, театр, музыка - һәр өлкәнен, һәр тармакның әле артык зур булмаса да уз Колшәрифе барлыкка Т килә һәм әнә шул чорный гайрәтле омтылышы муенына Сталиннын канлы балтасы төшкәнче яши Явыз Иван чорын хәтерләткән канга баткан кара еллар бу Кырыгынчы илленче, алгмышынчы еллармын беренче яртысынла язылган әсәрләрне укып карагыз. Китап битләрендә дөреслек кан елый Хакыйкать белән ялган арасында хәлиткеч көрәш бара Искиткеч авыр шартларда хакыйкатькә омтылу, ага-баба васыятенә тугрылык гагар әдәбиятында әле һаман яшәргә тырыша Тырыша, ә дошман көчле Татар әдәбиятынын фажигасен аңларга тырышкан кеше менә нәрсәгә әһәмият бирерг.» тиеш Тукайлар чорында әдәбият китап укучылар аша турыдан- туры халыкка килеп гот ашкан Шәхес культы, торгынлык елларында исә әдәбият белән киң катлам масса арасына чөй кагу процессы башлана Чөй кагу, тимер пәрдә кору, нжатка богау салу. Әдәбиятны халыктан аерган имән чой әдәбияг бюрократлары, тимер пәрдә партия оештырган пропаганда, богау коммунистик идеология Кин каглам массалар һәм әдәбият арасына утыртыла килгән бюрократлар катламы слдан-сл үсә. күбәя, китап белән укучы арасы һаман ерагая, ниһаять, шушы стена калынлыгы аша әдәбият үзенен укучыларын күрми башлый Тоталитар системамын әдәбият өлкәсендә тормышка ашырылган эше шуннан гыйбарәт Юк. хакимият бу эш белән генә чикләнеп калмый, язучыларны тулысынча системага тоташтыру, яллау партиянең чираттагы вазифасы игеп куела һәм бу теләк, бу план эшкә ашырыла. Язучылар үзләренең ижат итү эшләрен икенче планга күчереп, бюрократлар армиясенә кушылалар, системага хезмәт итә башлыйлар Аларнын бер өзеше бу эшне аңлы рәвештә, үз теләге белән эшли, икенчеләре, конформист буларак, башкаларга ияреп, күпчелеккә каршы чыгарга куркып башкара Әкренләп ижат сүнә, әдәбиятның тәэсире сүрелә, укучы әдипләрнең сүзенә ышанмый башлый һәм әкренләп китаптан бизә Юк. вакуум беркайчан да буш тормый чын әдәбият урынына әкренләп детектив. имитация юлы белән эшләнгән маскульт әсәрләр, порнография тула һәм шушы өлкәдә эшләүче кәсепчеләр барлыкка килә. Жәмгыяп* пирамидасының гүбәсендәге тәхет тирәсендә утыручылар арасында акыллы кешеләр булган, күрәсең Алар әдәбият белән идарә игүне тулысынча үг кулларында тотмадылар. •• әдипләр арасыннан түрәлеккә әвәс аумакай бәндәләрне сайлап алып, туларның куллары белән әдәби сәясәтне башкарып торганнар Бу процесс икенче бөтендөнья сугышы вакытында яулап алган илләргә фашистлар хөкүмәте утырткан г ауляйтерлыкны хәтерләтә Чыннан да. Үзәк Комитет даими рәвештә һәр союздаш республикага аерым бер әдәбият гауляйтеры. автоном республика тарның берничәсс белән идарә игүче гау.тяйтерны тотты Соңгы елларда Идел-Урал төбәгендәге автоном республикаларга күз- колак булып торучылар янәшәбездә яшәде Гау гянгер.гыкка омтылучы язучылар чиктән тыш күп иде Шу т урынга үрмәләү, конкуренция, ызгыш, итәк астыннан ут йөртүләр хакимият өчен гаҗәп гө файдалы нәрсә иде Башка язучыларны ымсындырыр өчен партиянең Үзәк Комитеты гауляйтерларга бүләкләрне мут и геп өләшеп торды миллионлаган тираж белән ки ran чыгару лисеңме, әсәре өчен гауляйгернын түшенә лауреат билгесе тагу лисеңме һәм даими депутатлык привилегияләре. ниһаять, илле яшьлек юбилей җиткәч. Хезмәт герое игеп түшкә алтын йолдыз тагу ритуалы Дөрес, соңгы вакытта кавалерларның күбесе түшләренә ал г ын йолды г 1 аг ып кеше арасына чыг арт а ояла башладылар Чыннан да. өстәл янында утырып әсәр язу нинди герой тык булсын инде' Геройлыкны сугыппа күрсәтеп була Юк Әфтан сугышы шикелле бала-чаганы, карткорыны, хатын-кызларны танкка таптатып, «дошман» яшеренгән кышлакны анда яшәүче барлык халкы белән бомбага тотып, жнр белән тигезләп, миллионнан аргык беркемгә бернинди зыян кигермичә яшәүче гыныч кешеләрне кырып гашлау да геройлык түгел, вәхшилек Чын геройлар Сөембикә һәм Колшәриф җитәкчелегемә Каганны варвар тардан саклаучылар арасында булгандыр Совет чорында исә андый геройлыкка тискәре бәя бирелеп килде Әдәбияг дөньясына кайтыйк. Ялганга һәм аяусыз әшәке көчкә таянып ип иткән хакимият иртәме-соңмы җимерелә Ә тоталитар хакимнягның жннслүс ниләр китерде соң әдәбияг дөньясына? У рыс совет әдәбиятында. м.«с ә ябыша? Нишләп безнен арада сатлык жаннар күп0 Нилектән без. күрә торып, милли хәрәкәтнең язмышын зур ваемсызлык, битарафлык белән дошманга сатып җибәрергә әзер торган имансыз кешеләргә тоттырабыз9 Бүгенге көндә без көрәшкә, оешуга кирәкле көчебезне үзара ызгышка, бер-беребезгә комачаулык коруга тотып бетерәбез? Шушы таркаулык, бер-беребезне күрә алмау, милләт мәнфәгатен сатудан тартынмау, әхлаксызлык, рухсызлык безгә каян килеп кергән* Бу сыйфатлар дүрт гасыр ярымга сузылган коллык җимешләре түгелме икән"’ Бүгенге көндә татар әдәбияты алдында шушы сорауларга җавап эзләү, ирек яулау юлында очраган куркынычлы казалардан котылу юлын укучыга күрсәтү вазифасы тора. Бу чиктән тыш җаваплы вазифа Әдәбиятның киләчәк юллары текә үрләр, төпсез упкыннар аша узачак. Әдипләрнең эше авыр, җаваплы. ялыктыргыч. Азатлык көрәше адым саен икенең берсен сайлауны таләп итүче альтернативаларга килеп бәрелә Әйтерсең ниндидер каһәрле көч безне гуры юлдан яздыру өчен буталгыч юл чатлары әзерләп куйган. «Уңга барсаң, ирегеңне биреп муллыкка ирешә аласың. Сулга барсаң, малыңны югалтып иреккә чыгарсың» дип язып куйганнар юл чатларына Шушы икенең берсен сайлаган чакларда һәр очракта без чал тарихка мөрәҗәгать итәргә тиешбез. Бу турыда туктаусыз кабатлап торудан баш тартырга җыенмыйм мин. Ирекләрен туклыкка алыштыручыларның язмышлары фаҗигале. Тук яшәүгә ымсынып ирекләрен кулларыннан ычкындырган халыклар, этник берәмлекләр, аерым шәхесләрнең гомерләре һәр очракта ачлыкта, ялангачлыкта үтә. Ирекләрен соңгы сулышларын биреп саклый алучылар һәр очракта мул, иркен, бай тормышка ирешә торганнар Азатлык белән коллык альтернативасы көн тәртибенә килеп баскан чакларда тарих мәйданына Шаһгалиләр чыга. Иман сату, халыкның ирек яулавына хыянәт итү белән очрашкан саен исемә Хәсән Туфанның бер сүзе килеп төшә •Бизнесмен» сүзен ул авызына ашамлыкка ияреп кырыгаяк эләккәндәге шикелле җирәнеп, укшып әйтә иде. Бөек шагыйрьдә күрәзәлек сәләте көчле булган, күрәсен. Ул «бизнесмен» сүзен матди файдага ирешү өчен иманын сатарга, халкына хыянәт итәргә әзер торучыны күздә тотып куллана иде Мәшһүр шагыйрьнең юраганы юш килде Карагруһларның алдынгы сафында, аларның байрак тотучылары арасында шактый гына татар кешеләре «Вечерняя Казань» газетасының әхлакый шапшаклыгын, аның лайлалы хыянәтләрен гамәлгә ашырып торучылар арасында да татар хатыныннан туган жаннар да бар. Татарстан парламентында безнең мөстәкыйльлекне буарга кулларын сузып, тешләрен ыржайтып акыручылар арасында да хыянәтчел милләттәшләребез. Сатлык җаннарның мыжлап торган. КГБ шымчылары баскан жирләре диаспора Мин бу хәлне озак вакыт Мәскәүдәге «Туган тел» җәмгыятенең эшен күзәтү дәверендә күреп торам. Татар әдәбиятының иң мөһим, иң актуаль бурычы укучыга шушы хыянәтләрнең чыганагын ачып, сәбәбен күрсәтү. Масса күләмендә үз-үзебезне сазлыкка батыру кайчан тукталыр? Бу сорауга бары тик әдәбият кына җавап таба алачак Богауларын өзеп ташлаган әдәбият кына