Логотип Казан Утлары
Публицистика

Тарих сәхифәләрендә— татар шәхесләре

Бу фоторәсемдә сурәтләнгән кешеләрнең берсе татар укучыларына аеруча таныш Ул Хөсәен Ямашев хәзрәтләре. Аның вафатыннан соңгы язмышы бәхетле булды: эшчәнлеге турында китапларда һәМ башка төр тарихи хезмәтләрдә әледән-әле телгә алып үтелде, исеме урамнарга бирелде һ. б Хәер, аның шәхесе шактый катлаулы һәм каршылыклы иде һәм ул яна күзлектән торып карауны таләп итә Ни генә булмасын, ул катып калган большевик түгел иде. ә кем белә, 17 нче елга кадәр яшәсә, MOI аен. «кыска курслар» кысасына да сыймас иде Ләкин бу очракта сүз аның хакында түгел Рәсемдә һәрберсе аерым тукталып сөйләрлек хөрмәткә ия булган өч хатын-кыз бар. Апалы-сенслле Мәдинә белән Әминә, танылган могаллим-педагог Ибраһим Терегуловның кызлары татар яшьләре иҗтимагый хәрәкәтендә башлап йөрүчеләр булып тарихка кереп калдылар. Әминә үз вакытында Сәгыйт Рәмиевнсн кайнар мәхәббәтен яулап алган кыз. шагыйрь аңа шигырьләрен һәм пьесасын да багышлый Ә сул яктан караганда, беренче булып Хәдичә Зариф кызы-Бадамшина басып тора. Дөресен генә әйткәндә. бу рәсем аның рухына багышлап басыла да инде XX гасырның беренче чирег ендә татар иҗтимагый хәрәкәтенең иң күренекле эшлеклеләреннән саналган Хәдичә ханымга, кызганычка каршы, күп кайгы-хәсрәтләрнс һәм өстснә пычрак атулар, кулга алыну һә.м сөргенгә озатылуларны — кичерергә туры килә. Ләкин ул бирешми, картлык көненә чаклы аек акыллы һәм киң күңелле шәхес булып кала. А лай гына да түгел, шайтан каһәрләгән Себер сөргенендә дә. үзенә никадәрле генә авыр булмасын, башкаларның хәлен җиңеләйтергә омтылып яши Анын яшьлеге татар дөньясына бик күп күренекле кешеләр биргән Чистай якларында үтә. Анын абыйсы Бадамшин Дәүләт Думасының ике чакырылышына депутат булып сайлана. Язмыш аңа ике талантлы шәхес белән очрашу шатлыгын бүләк итә. Беренчесе — иртә үлеп киткән Хөсәен Ямашев Икенчесе — танылган дәүләт эшлеклесе. Казакьстанның Мәскәүдәгс беренче вәкиле. Казан университетының юридик факультетын тәмамлаган казакъ егете Вәлидхан Таначев. Кулга алу һәм cepi еннәр аерып торган еллардан башка гомерләрен алар иңгә-иң торып, бик бәхетле итеп үткәрәләр Хәдичә ханым «Урал» гәзитәсен чыгаруда актив катнаша, 1917 елда Учредительное собранного кандидат була. Гомумән. Вәтид- хан Таначев белән аның турында журналыбызның алдагы саннарының берсендә иркенләбрәк сөйләрбез. Рәсемнәрдә (сулдан - уңга) Хәдичә Зариф кызы Бадамшина. Әхмәтҗан хәлфә Мостафиннын улы Г. Мостафнн, Мәдинә Терегулова. Әминә Tepei улова. Хөсәен Ямашев һәм әзербанжаплы иптәш Меликов.