Шигырьләр
Муса Гали
Сабый Тукай Тукай нузеенда X Камкмның • Баюкай Тукай» картинасын карагач Зур күтләре анын шундый моллы Гажәпләнү катыш сабырлык Доньянын бар изгелеген жыеп. Анын каршысына салырлык Күнелендә әле давыл түгел Гол селкенер жил дә исмәгән Кайда әле газап? Күзләренә Болыт шәүләсе дә төшмәгән. Барысы да алда, ах, алда шул Утлар йоткан илнең авазы. Тау-тау хәсрәт. Чая талпынулар, Болытлысы көннең, аязы. Дөньяга ул ничек серле баккан, Чак төшсә дә әле итәктән. Сабый Тукай! Аркасыннан сөеп, Йөретәсем килде җитәкләп. Йоклый әле еллар куенында Ярсу акыл, шигъри чаялык. Өнсез әле. Ләкин калкыр тиздән Җанын суырып алыр яманлык. Барысын да алдан тойгангамы, Күзләрендә шундый моңсагыш. Очканда да дөнья читлегеннән Чүкмәс шагыйрь. Булыр мең алыш! «Ах, сабый!» дип, җитәклисем килде... Баксаң, дөнья ничек хикмәтле: Ул үз рухы, үз иманы белән Җитәкләгән бөтен милләтне. Шүрәле урманнары Без җиләбез Тукай якларына... Апрель бөреләре ямь-яшел. Ташып бара җирнең гаярь көче, Безне дә әле шул көч әйдәсен! — Күз салыйкчы. . Әнә теге якта Шүрәлеләр йөргән урманнар!— Диде Мәһди. Шул хәбәре белән Кинәт салды мине уйларга... О, беләм мин, беләм, сихри кылын Чирткән монда шагыйрь җилләнеп. Балачакка әкият иле булып Сеңгән шуңа Кырлай җирләре. Ә мин килдем монда дөньябызны Шүрәлеләр баскан заманда. «Былтыр» күргән урман сарыгыннан Хәзер алар ун кат яманнар. О, бу якта ил җилеген суырган Кара еллар инде санаусыз: Шүрәлеләр булмый изге җанлы. Шүрәлеләр була аяусыз. Ят көчләрне, ләкин, ярып үтте — Сукты тагын Тукай сәгате. Мактап җырлый апрель бөреләре Дөнья яңаруы сәләтен. Бер хатирә Тонге Казан буйлап ялгыз узам. Тартыла да күклем кыллары Бер сөйләшсән икән Туфан белән. Кыссан икән Хуҗи кулларын Калган икән әле күпме серләр. Күпме сүзләр яна ярала. Татар башкорт.. Гел янарса икән Изге дуслык безнең арада Кайный бүген Казан Буш вәгъдәләр Көймәс микән анык төбендә? «Азатлыкмы9» утлы сорау булып. Җидегән яна аның күгендә Заман нервылары шундый кызган. Таш чатнарлык кеше тыныннан! Кемнәр әле. дисен, җиңел алган Үз язмышын үзенең кулына Кинәг. баксам. Сөембикә балкый Ай куйганнар Менә күренеш! Айга карап тик бер исерек улый: «О, господи боже, бу ни эш?!» Бу гадел эш, дим мин. азат кеше Булсын айлы, булсын кояшлы Яманлыкны җиңсен рух яктысы. Басмасын, тик язмыш иңбашны Төнге Казан буйлап ялгыз узам Кайт, Салават «Ай-Һай ла гына » дигән моңым сузып Йөреп чыктым җирем киңлекләрен Шингән анда япь-яшь хыялларым. Сүнә бара тере өметләрем Җил шуышты дала күкрәгеннән. Ялварып та микән, әллә елап; Каршылады мине кошсыз урман Елгаларым акты авыр сулап Ничек яткан ил-йорт күкрәгенә Заманнарның яман бу юшкыны Күкрәгемне яра-яра чыкты Җандагы бер гонгы, бер юксыну Кайт, Салават! Якты киңлекләргә Тарлык тулды Ялган оялады; Шыбыр-шыбыр килгән яңгыр түгел. Яг вәгазьләр аңны томалады Җир селкеткән бу зилзилә түгел. Ата-баба корган җимерелә. Җирен зары җырын булып кабыныр Курай г илерсен дә ирененә Ярып чыгып Балтыйк дулкыннарын. Күңелләргә сеңгән сының белән. Кайт, Салават! Туңган хәтерләрне Эретерлек утлы тының белән. Кайт әле син! Кылычың белән түгел, Рухың белән кайт син үз җиреңә Кешеләргә янә өмет кайтар Дуслык дигән хаклык җиңәренә. Заман бүген бүтән. Аң да башка. Тик тетрәүләр кичеп мин тоямын: Уралыңның алтын тамыры ул — Синең иркең, синең ихтыярың. Кайт, Салават! Ил иманын зурлар Изгелекле pyx-теләгең белән. Бар ыру-зат, бар телләрне бергә Сыйдыра алган зур йөрәгең белән Кайт. Салават! Кайт, Салават! Үтеп кенә китте Ул бары тик үтеп кенә китте Җитез болан сыман ялт итеп. Үтте кызый, карашлары белән «Мин — сафлык ул!»—диеп, ант итеп. Бу караштан утлы мәхәббәткә Әсир төшәр синме, минмедер... Кемнедер ул яз гөледәй назлар, Яшен булып сугар кемнедер. Ул бары тик үтеп кенә китте. Янып калды күпме карашлар. Әллә нинди күз күрмәгән нурга Тулып китте бөтен тарафлар Илаһи зат! Сиңа сихер бирде Табигатьнең нинди көчләре? Бер күз салсаң, уйный, җырлый башлый Бу дөньяның бөтен төсләре. Юкка сөйли кешеләр: бәхетлегә Күп капусы, имеш, ачыла. Шау ябылып торсын шул күкләрең. Син генә бас, җаным, каршыма. Атлап үттең матурлыгың белән Яман карашларны көйдереп. Җан җылытыр изге хәбәр булып, Сөендереп үттең, сөйдереп. Сихри утлы, әй хатын-кыз заты. Син үзендер чын бер яхшылык. Карашыңнан нинди җир яшәрде. Дөнья китте нинди яктырып... Син үзең ул, үзең яхшылык!
Халисә Мөдәррисова
Былтыргы кез Былтыргы көч. былтыргы кез Алчын күперләр корды. Күңелләр кыл. мәхәббәт кул Кылларда уйнап торды Аһ. ул алтын күперләрнең Моңлы бер чыңлаулары Күзгә күз. жанга җан багып Ул серне тыңлаулары Үткән көзнең ак моңнары Ишелсә дә арага. Быелгы көз салкынлыгы Әйләндерә карага. Әйләнәм дә тагын киләм Җимерелгән күпертә. Син бик якын, тик бик ерак. Ничек күпер үтәргә? Күпер генә үтәр идем. Ятлар кичкән арадан. Ватык күпер өсләрендә Бәргәләнә минем жан. Син йоклыйсың, ә мин кигәм синнән. Төшләреңдә мине күр. яме. һәм каршы ал минсез генә кичне. Минсез генә моңсу иртәне Өзгәләмәм сине унга*сулга. Тыныч булыр, булмас «карышмак». Халисә МӨДӘРРИСОВА Башкирии -танда чиюүче татар шагыйросе Башкорт meicutkt басылган «Кл.меш дага» һ 6 пернича китап авторы Ж\рна- лыбылда даичи басылып кию Мөдәррисова Китә миндә синнән серле дөнья. Ачылмаган яңа табышмак. Булсын әйдә мең-мең мәшәка ген. Ыгы-зыгың шунда исемсез, Чәчелтүгел. күңел юаткан бул. Тик бәхетле түгел син минсез. Казан дусларыма Минем килү сезгә бәйрәм булсын. Бу көндәлек соры чынбарлык Энже кебек эчке якты белән Бер балкысын, күңел чыңлатып Мин учыма салып тупаслыктан Өшеп беткән ялгыз җанымны. Сезгә киләм, дәва юллап киләм. Юллап килгән кебек ярымны Мин — хыялый Ничек бармып. шулай Кабул иткән якын дусларым. Сезгә киләм үз-үземне юллап. Яз юллаган кебек кышларын Минем килү сезгә бәйрәм булсын, Ул яктырак булсын таңнардан. Чишмә кебек яңа җырлар типсен Бәрәкәтле җырлы җаннардан. һәр очрашу безгә бәйрәм булсын, Тансык булсын дуслар ишеге. Ә китүем һәрчак сагыш булсын... Мәңгелеккә китү шикелле. Юк. кайтарып булмый үткәннәрне. Ике какмый ярга бер дулкын. Үткәннәрнең эзен эзләп килдем, Үткәннәрнең эзе - сап-салкын. Кадерләрен белер гомерләрдән Үтеп киттек — ятлар җитәкләп, Ә үткәндә ятим бала кебек Үксеп калды безнең мәхәббәт. Үткәннәрне эзләп йөрмә, диеп. Җил йөгерә минем эземнән. Үткәннәрне ташлап китеп була, Ләкин булмый качып үзеңнән. Төш Безнең мәхәббәт йолдызы Агылган иде күктән Кулымда кулың җылысы Суынган инде күшән Синең сәлам хатларыңны Югалткан кебек идем Сине югалткан күңелне Юаткан кебек идем Сонг ы шат. салкын көлүең Күңеллән чыккан иде. Йөрәк сине, ак кәгазьдәй. Хәтердән ерткан иде Бүген килеп кинәг кенә 7 ынычлыгымны телдең: Син көлеп түгел төшемә. Сагышлы булып кердең. Кызыма Урамда март Соңгы буран бурый. Яз булмас та кебек бые па. Ак касәдә гол орлыгы йоклый. Йоклый кыз күңеле, бар дөнья. Быел шытып гөл буласы орлык. Ниләр керә синең төшләргә'’ Җәйге кояш нуры, иркә җилләр. Кырау үбеп ут әр көз мә тлә? Гөл орлыгы кебек яшь кызыма Күп нәрсә сер. яна. яшерен. Уянасын белми. язлар көтми, һәм уйламый кырау гөшерен Гомер язы якын, белми кызкай Ак касәдә чәчкә орлыгы Урамда март Дөнья гөшләр күрә. Җирдә әле кышлар тынлыгы. Тик яз якын инде