Логотип Казан Утлары
Публицистика

НӘҖИП ДУМАВИ: ШӘРЕКЪМЕ, ГАРЕПМЕ?

Кайсы мәдәнияткә йөз тотарга, кайсысыннан үрнәк алырга? Көнбатыштаймы9 Көнчьп ыштанмы9 Бу сораулар XIX йөзнең икенче яртысында — XX гасыр башында яшәгән бик күп татар язучылары, галимнәре, зыялыларының игътибарын җәлеп итә Мәсәлән, мәгърифәтчеләр озак гасырлар дәвамында колониаль изелүдә, иҗтимагый һәм рухи торгынлыкта яшәргә мәҗбүр ителгән татарларны тәрәккыятькә илтү юлын европалашуда, урыс мәдәниятенә йөз тотуда күрделәр Беркадәр соңрак әдәби-эстетик фикер мәйданына чыккан романтиклар, киресенчә, мәгърифәтчеләрнең акыл культын якламады, буржуаз җәмгыятьтәге фәнни-техник тәрәккыятьне күккә чөюләре белән килешмәде. Алар фиксренчә. башка халыкларның әдәби һәм мәдәни казанышларын кыйбла итү татарның милли рухын, милли үзенчәлеген юкка чыгарачак, аны мөстәкыйльлектән мәхрүм итәчәк иде Борынгы дәверләрдән үк килгән милли башлангычны, татарлыкны, төркилекне, шәркыйлекне сакларга чакырулар яңа гасыр башында Нәҗип Думавиның әдәби-тәнкыйть эшчәнлегендә аеруча көчле яңгырый Аның бу хактагы гыйбрәтле фикерләре безне бүген дә уйландыра, бер чиктән икенче чиккә ташланмыйча, Шәрекъ һәм Гареп мәдәниятенә үз мөнәсәбәтебезне булдырырга ярдәм итә. XX гасырның унынчы елларында татар әдәбиятындагы романтизм кин колач белән үсеп китә, аның үз тәнкыйте һәм эстетикасы барлыкка килә Дөнья әдәбиятының барлык романтиклары кебек, татар романтик язучылары да үзләренең әдәби-тәнкыйть эшчәнлекләрен мәгърифәтчеләрнең рационализмын һәм дидактизмын кире кагудан башладылар Нәҗип Думавиның «Без мөляхә- зә» («Йолдыз». 1915) һәм «Шәрскътән Гарепкә мөнәсәбәте белән» («Ан». 1916) мәкаләләрендә дә шул ук күренеш акыл культы кире кагыла, кеше күңелен, эчке дөньясын гәүдәләндерү үзәккә куела. Үз заманында бу мәкаләләр шактый бәхәсләр уятты. Җамал Вәлиди кебек танылган тәнкыйтьчене «Шәрекътән - Гарепкә» исемле мәкаләләр тезмәсе язуга этәрде. Совет чоры әдәбият белемендә Думави мәкаләләре бөтенләй диярлек өйрәнелмәде, телгә алышан очракта да аларга реакцион дигән кара мөһер сугылды «Бер мөляхәзә». «Шәрекътән- Гарепкә мөнәсәбәте белән» мәкаләләренең тискәре бәяләнүенә сәбәп - аларда әдәбият һәм сәнгать фәлсәфәсен, аерым алганда, акыл һәм хис мәсьәләсен романтикларча миллилеккә, татар канына, татар дәһасенә (сәләтенә), үткән тарихына, җәгърәфи һәм климатик шартларга, шәркыйлектән килгән традицияләргә бәйләп аңлату. К Әйе, Думави «Бер мөляхәзә». «Шәрекыән Гарепка мөнәсәбәте белән» мәкаләләрендә «салкын гакылны», «тупас фәнне» хискә, хыялга, әдәби фантазиягә каршы куйды һәм бу хакта гүбәндәге фикерләрне әйтте: «адәм фән белән түгел, хыял белән яши»; «зур адәмне үз зурлыгында яшәткән нәрсә - адәмиен иркен хыялы»; «иман, гыйшык, хыял - һич каюсы фәнтә сыймыйлар, фәннән качалар», скульптура, музыка, сүз сәнгатен «фән. акыл куйган үлчәүләргә салып торырга бер лә хажәт юк хәят хыялда, тулардан бер карауда анкып торган мәгънәдә», «фәнни, гаклын итеп красота анлау хыялны, гыйшыкны, иманны үтерә» 1«Шә- рскътән Гарепкә мөнәсәбәте белән») Думави фикереңчә, әдәбият һәм сәнгатьне акыл һәм фән кысаларына 1ына сыйдырырга тырышу, икенче төрле әйткәндә, бары тик реализмны гына тану мәгънәсезлек. Әдәбияттагы романтизм, символизм, футуризм кебек агымнарны да ул мәгърифәтчеләрнең салкын акылына һәм тупас фәннәренә жавап рәвешендә туды дип исәпли Думави фаразынча, һәр милләт тотрыклы психик сыйфатларга, ягъни архетипларга ия һәм ул. буыннан буынга күчеп, бүгенге әдәби процесска ла тәэсир ясый, андагы сәнгатьчә фикерләү төрләрен, ижат ысулларын, стиль үзенчәлекләрен дә билгели дип саный Шуннан чыгып, ул халыкларны һәм әдәбиятларны икегә—акылга (фәнгә) һәм хыялга бай булганнар!а бүлә. Аныңча, кайчандыр Шәрекъ бишегендә үскән татарларда һәм Көнчыгышка якын торган урысларда «хыялый коч» өстенлек итә Хыялый коч исә әдәбиятта романтизмны атландыручы һәм яшәтүче төп шарт. Шу на күрә дә әдип «романтизм хыяллар сыйдыра алмаган бер дингез бит», ди. Реализмда исә хыял артык зур урын алып гормый. чонки ул акыл богаулары белән чикләнгән. Көнбагыш халыкларында, шул исәптән, алманнарда хыялый башлангыч юк. аларда бары тик фәнгә нигезләнгән акыл гына бар дип исәпли Думави. Бу исә аларнын яшәешендә, психологиясендә, әхлакларында, дини ышануларында тискәре сыйфатлар гына тудырачак. Хәтта немец милитаризмы кебек социаль күренешне дә Думави буржуаз мәдәният һәм милли характер үзенчәлегеннән ту!ан тискәре сыйфат итеп таный. Акыл һәм фән белән генә эш итү, аныңча, киләчәктә алманнарның сәнгатьчә фикерләүләрен дә көчсезләндерәчәк «Хәзерге көндә фәннең ин тәрәккый иткән урыны немецларны алыйк, ди ул. Фон биз боларны үтерә. Боларда шигырь, гыйшык, җылы иман бетәчәк. Болар шушы салкын тормышның салкын адәмнәре генә булып калачаклар» («Шәрекътән Гарепкә мөнәсәбәте белән»). Думавинын «Бер мөляхәзә» һәм «Шәрекыән Гарепкә мөнәсәбәте белән» мәкаләләрендә!е әдәби-эстстик фикерләр XIX XX йөз башы европа һәм урыс әдәбият белемендә кин таралган модәнияг-тарих мәктәбе карашларын хәтерләтте. Француз язучысы Ипполит Тән нигез салган бу мәктәп вәкилләре әдәбият һәм сәнгать фәлсәфәсен нигездә оч шартка жәгьрәфи һәм климатик тирәлеккә, борынгыдан ук килгән, кан белән береккән милли үзенчәлеккә, әдәби гратипия һәм багланышларга бәйләп аңлатты Мәдәния г-тарих мәктәбе тарафдарлары кебек. Думави да татарларның милли характер, милли мәдәниятләренең хосусиятләре билгеле бер мохитка, урын һәм вакытка мөнәсәбәттә барлыкка килгән дип таный Анынча. бу гирәлск. бу урын Көнчыгыш «Без. татарлар, шөбһәсез, шәркыйбез. каныбыз Шәрекь каны Бәген зарихи күренешләребез, тарихи моң-зарларыбыз һәммәсе дә шәркый» («Бер мөляхәзә») Думави күзаллаган вакыт төшенчәсе дә борынгы Көнчыгышнын бәдәвият жирлегендә. ягъни күчмә тормыш белән яшәгән заманда «Татарлыкның бәдәви- ят зәминендә (жирлегендә), дип яза әдип, бик зур мазыйсы (үткәне) бар иде Табшый пакьлегендә һәм шәркый мохитында бу малый: а охшашлы оер мазый һичбер гареп милләтендә булмаган Ничә гасырлар саф. а лдаусыз, пакь бәдәвият тормышында, иректә, кин мохитта табигать асрап үстергән бу халыкның каны да. жаны да. хыялы да. әлбәттә, һичбер яктан башка rap малыйлы халыкларга охшамый» («Шәрекыән Гарепкә мөнәсәбәте белән») Думави татарларны табигать балалары дип атый Шуңа күр.» алар рухи яктан бөекләр һәм камилләр, әдәби зәвекъ һәм ихтыяҗлары да дишемәй гирән һәм кин «Татарлыкның бөтен мохиты тигез сахра, иркенлек иде ки ди ул, болар үзләре дә игагырь диңгезедер» («Бер мөляхәзә») ' Ижат фәлсәфәсен жәгърәфи тирәлеккә. климатка бәйләп аңлату Көнчыгыш халыкларында борынгыдан лк гарәп шагыйре әл-Җаһиз (IX (асыр) һәм философ Ибис Халду» (XIV гасыр) заманнарыннан ук килә Европа һәм рус әдәбияг белемендә мондый карашлар бары гик XIX һәм XX гасыр башларында мадәни- ят-тарих мәктәбе вәкилләре тарафыннан үзләштереләләр. Яңа гасыр башы татар әдәбият белемендә мәдәни һәм әдәби үсешне жәгърәфи һәм климатик шартларга бәйләп аңлатучы Нәҗип Думави булды. Марксизмга кадәрге әдәбият белемендә әдәбият һәм сәнгать фәлсәфәсен жәгърәфи шартларга бәйләп аңлатуның зур урын алып торуын «Пролетариат әдәбияты турында» хезмәтендә Галимжан Ибраһимов та искәртеп үткән иде. Жәгьрәфи яшәеш, климат үзенчәлеге иҗатка һәм әхлакка турыдан туры йогынты ясый дигән карашларны Думави, татар җирлегенә җайлаштырып, романтикларча үзләштерде, аларның үзәгенә «кан», ягьни милләт төшенчәсен салды. Думавича. «бетен бәшәрияттә аерым-аерым каннар бардыр, болар аерым-аерым милләт тәшкил итәләр» («Бер мөляхәзә».). Әдип милли каныбызны, ягъни татарлыгыбызны идеаллаштыра, аны башка каннардан өстен күрә. Моның сәбәбен изге ният белән — татарларның мәдәни тарихтагы урынын югарыда күрергә теләү белән аңлата «Шәрекьтән Гарепкә мөнәсәбәте белән» мәкаләсендә ул болай дип яза: «Татарлык үзенең мәгърур, мөстәкыйль бөек рухы белән калкырга тырышырга тиеш, мәдәният Зәминендә (җирлегендә) аяк басарга тиеш» Иҗат эше канга бәйле, дигән карашлар Җамал Вәлиди. Галимҗан Ибраһимов хезмәтләрендә дә күзгә чагыла. Мәсәлән, «Татар шагыйрьләре» китабында Г Ибраһимов Сәгыйть Рәмиевнең «Мин» шигыре турында болай дип яза: «Бунардан борынгы татар каны, татар куәте исе килә, ул куәт, ул йөрәкнең әле бездә бетмәгәнлеге күренә, тик икенче төскә, фәлсәфи, мәдәни рәвешкә кергән була» (Әсәрләр. 8 томда 5 том. Казан, 1978. 91—92 бб). Ә менә Дәрдемәнд «Гөрләгән сулар» исемле фәлсәфи шигырендә үзенең моңсагышларын «мөкаддәс кан» һәм «изге сөт» сурәтләре ярдәмендә түбәндәгечә белдерә: Ни газизрәк, бу Ватанмы? Аһ. туган кавемем газиз; Ул мөкатдәс кан белән, ул Изге сөткә ни җитәр (Сайланма әсәрләр. Казан. Тат. кит. нәшер. 1959. 62 б.). Кан-кавем-халык-милләт төшенчәсен үзәккә салган әсәрләр дөнья әдәбиятында һәм фәлсәфи-эстетик фикерендә еш күзгә ташлана (мәсәлән, Фирдәүсинең «Шаһнамә»се. «Идегәй» дастаны. Эмиль Золя романнары. Ибне Халдун. Ипполит Тән хезмәтләре һ. б ). Кызганыч ки, совет әдәбият белемендә «кан-милләт» мәсьәләсен яктырткан әсәрләр «прогрессив иҗат көчләрен тоткарлаучы реакцион күренеш» (X. Госман) итеп тамгаландылар. Думави һәр милләтнең канында аның үзенә хас куәте һәм иҗади эшкә сәләте «дәһасе» бар дип раслый. Шушы уңай белән ул кешелек дөньясында югарыга, бөеклеккә, тойгынлыкка, илаһияткә омтылучы дәһаләр. тар даирәдән чыга алмаган дәһаләр, үсүдән туктап калган милләтләр дәһасе. еракка бара алмаган каннар, гареп дәһасе. татар дәһасе. реализмда декадент булып киткән дәһаләр, романтизмда хыялый булган дәһаләр турында фикер йөртә «Аерым милләтләр үзләренең каннары, дәһаләре икътидарыннан. көченнән тыш эш эшли алмый» («Бер мөляхәзә»), дип нәтиҗә ясап, әдип «кан-дәһа» төшенчәсен уннвер- саллаштыра һәм аны иҗат эшенең асылын билгеләүче хосусият итеп карый Әдәби традицияләр һәм тәэсирләр турында сөйләгәндә. Думави әдәби күчемлелекнең елга башын бәдәви Көнчыгъшл ан килгән «кан» һәм «дәһа» куәтендә, аның җайлы табигате, йомшак климаты тудырган һәм садәлек белән сугарылган милли психологиясендә күрә «Шуңа күрә.— ди Думави — бездә, бүгенге татарларның балаларында, шәркый бабаларыбыздагы» рухани бөеклек калмаска мөмкин түгел» («Бер мөляхәзә»). Думави әдәбиятта да, музыкада да, философиядә дә. дини ышануларда да шәркыйлекне яклады, борынгыдан килгән рухи камиллек, шигьри җанлылык, эстетик зәвыкълар яңа заманда да сакланырга һәм үстерелергә тиеш, дип санады. Шул сәбәпле ул чыгышлары белән Көнчыгыштан булган халыкларның музыкасында да—үзбәк (сарт) көйләрендә, башкорт моңнарында, казакъ (кыргыз) үләңнәрендә, иран гылкылдауларында татарларга «аш бирүче» хосусиятләр тапты. боларның кай төшендәдер татарларга якын үзлек сизде. Бу уңай белән Думави Шәһит Әхмәдиевнен җырчы Латыйф Фәттахов тарафыннан башкарылган үзбәк көйләренә карата әйткән тәнкыйть сүзләре белән дә. урыс көйләренә тәкълид рәвешендә язылган яңа татар көйләрен уңай бәяләве белән дә килешмәде; җырчы Камил Мотыйгиның атаклы урыс җырчысы Шаляпинга охшарга тырышуын да өнәп бетермәде. Европаның Штраус кебек танылган композиторы иҗатыннан өйрәнүне дә кирәксенмәде Чөнки аларда «тирән Шәрекъ тойгылары юк». аларнын барысы да урыс һәм гареп дөньясындагы кебек, «фән канчы тары белән киселгән» Гомумән, музыка бары тик композиторның эчке сиземләүләре ниндидер тойгынлык -интуиция җимеше, аның логик төшенчәләр белән а_гыш- биреше юк. дигән фикер XX гасыр башындагы татар романтик әдәбият бе геме ечен генә түгел, шул замандагы Европа һәм Руси яд ә кия таралган ггозитивиспгк фәлсәфә һәм эстетика өчен дә бик хас сыйфат иде Музыкадагы кебек, әдәби традицияләр мәсьәләсендә Думави кончы; ыш к ,ны күзлегеннән, татарлар өчен генә хас һәм кабатланмый торган милли дәһа зирәклек, садәлек, хисси байлык ноктасыннан якын килде Тукайнын урта гасыр көнчыгыш романтик шигърияте үрнәгендә язылган мәхәббәт газәлләрендә \ з «искиткеч шигъри гармония», хыялый мәгънәләр тапты, «фән ү тчәвеннән курку лар юклыкка» игътибар итте, шагыйрьне «рамкасыз уйлаучы, үлчәүсез тасвир игүче» романтик игеп күрергә теләде. Ә инде анын җитлеккән чор иҗатын.ы III грекъ тәэсиреннән баш тартып. Европа һәм урыс әдәбиятлары тәэсиренә бирелүен. «Лермонтов. Пушкин аша Байрон школасына кереп китә язуын» Думави Тукай шигъриятен зәгыйфьләндерүче. хыялындагы хөрлекне азайтучы бер кимчелек итеп карады Ул Фагих Әмирхан белән Галимҗан Ибраһимовнын «Шәрекъ тойгыларын гареп дәһалары илә киендерүләрен», йә булмаса. аларнын көчләнеп «гарен тойгыларына буялырга тырышуларын» да кабул итмәде «Ни сәбәпле Гаязны бик ансат. Фагих Әмирханны авыррак, әмма Иораһимовны бөтенләй мәшәкатьле анлыйбыз7». дип сораучыларга Думави болай дип җавап бирә «Гаяз әфәнде белән Фатих Әмирхан әфәнде икесе дә реалист язучыларыбыз булган хәлдә. Гаяз әфәнденең җөмләләрендә никадәр артык сүзләр булмасын, ләкин алар һәммәсе дә мәгънәне тутыралар гына, тасвирлап киңәйтәләр генә, һггч булмаса. гасвирны бозмыйлар Әмма Фатих әфәндедә, — -дип дәвам итә ул фикерен, бер генә сүз урынсыз төшсә дә. тасвирны аңлау чуала Гареп романтикасы белән ашланучы Галимҗан әфәндегә килсәк, анын тасвирый, җөмләләрен анлау өчен кат-кат укырга кирәк ки, хәтта кайсы вакытларда мәгънәнең сөреше ягыннан гиз генә алынган бер тасвир икенче җөмләләр илә тәмам югала» («Ьср моляхәзә») Татар язучыларының әсәрләрен русчага тәрҗемә мәсьәләсендә ы Думави Шәрекъ традицияләренә турылыклы булу-булмау ноктасыннан якын килә М.-кә лән. Г. Ибраһимовнын «Яшь йөрәкләр» романы ни өчен урысча; ; гәржемә ителми, дигән сорауга ул болай дип җавап бирә. «Чөнки бу өслүб (ысул), бу ифадә (аңлату), бу шигырь, бу тасвир, бу ан урысларга күшән таныш, алар туйган инде, аларда андый нәрсәләр тулып яга Әмма Гаязныкы а гарга бик яна. бик кызык. Чөнки болар урыска ят рухта, шуның илә бергә кызык. дәрт ле рухта» («Шәрекътән Гарепкә мөнәсәбәте белән»), Думави әйтергә теләгән фикер шул татар язучыларының иҗаты үзенең эчтәлеге белән дә. сәнгатьчә фикерләү үзенчәлеге белән лә милли рухны г.» үлеләндерергә гиеш Шул очракта гына алар татар укучысы ; .графыннан ла. башка халыклар тарафыннан да яратып кабул ителәчәкләр Шуңа күрә ул татарларның бары тик Көнбатыш һәм урыс әдәбият гарына гына йог югып. милли үзенчәлегебезне, ижади дәһабезне. мәгънәви һәм хыялый көчебезне, шор- кийлыгыбызны югалту белән һич тә кичешми Чөнки «бәген мөхәррир Topcim гареп дәһаләреннән иегиганә иткән (булышлык сораган) очракг г әдәбиятыбыз татар әдәбияты булып түгел, бәлки Европа әдәбиятының. Европа лөһагәренең икенче бер телдәге куәте, шәүләсе генә булып туачак» («Бер мө гяхәзә >) «Бер моляхәзә» һәм «Шәрекътән Гарепкә мөгьк.<н».<1с беләк» м.жат • ырснсн әһәмияте шунда ки. Думави унынчы елларда ук мәгърифәтчеләр мактаган св ропалашу һәм урыс мәдәниятенә генә йөз тотуның тискәре нәгижә торг.» китерә мәген ярыйсы ук ачык сиземләде Дөрестән дә. аның күрәзәчелеге күпмедер дәрәҗәдә гормыпгка да ашты Октябрь инкын табыннан сон без рухи һәм гамочи тормышыбызда европалаштык, урыслаштык. I аяз Исхакыйның Җан Баевнч- лары кыяфәтенә кердек О менә инде XXI гасырга аяк оасарта ropiaii га зкы па килеп, совет хөкүмәте тарафыннан өрәккә әвере г.герс ион мн г ти текне гөркн гск ис. шәркый текне, кыерсытылган мөселман мәдәниятенең уңай казанышларын кабат терелтү, торгызу, халыкка кайтару эшенә керешгек Борынгы дәвердә до. урта гасырларда да. яна заманда да төркиләргә башка халыклар арасында эреп юкка чыгу куркынычы янамады түгел. янады Мәсәлон. Орхон-Ениссй язмаларында төркиләр аксөякләренең кытайлылар йогынтысына бирелүеннән зарлана, гореф-гадәтләребезгә турылыклы булыйк, дип. ташка чокып васыятьләрен язып калдыра. Ислам ишен кабул иткән төркиләр мөселман мәдәниятенә кушыла, гарәп һәм фарсы дөньясының каршылыклы һәм күпкырлы гәэсирен гатый; гасырлар дәвамында үзләренең дини йолаларын гарәпчә башкара, фәнни хезмәтләрен гарәп телендә яза; әдәби-эстетик фикердә дә гарәп-фарсы традицияләрен дәвам итә Иң мөһиме шунда мөселман мәдәнияте аша төркиләр (татарлар, төрекләр, үзбәкләр, әзербәйжаннар) Борышы Греция. Рим. Византиянең мәдәни казанышларына барып тоташа, урта гасырлардагы төрки Яңарышның нигез ташларын сала XIX йөзнең икенче яртысыннан башланган европа-урыс мәдәни багланышларыннан да татарлар күп мәгънәви ризык ала. Шәрекь һәм Гареп традицияләренең синтезына ирешеп, XX гасыр башындагы Янарыш хәрәкәтенең яңа сәхифәләрен ача. Әмма совет чоры татар әдәбиятында Шәрекь һәм Гареп традицияләре бердәмлеге, аларның тигез хокуклылыгы юкка чыгарыла. Европа- урыс дөньясына гына күз текәү аяныч нәтиҗәләргә китерә. Гомумән алганда, алга киткән халыклардан өйрәнү, өлге алу — зарури күренеш Бүген азатлыгын, мөстәкыйльлеген, дәүләтчелеген торгызу очен көрәшүче татар халкының да XXI гасырда мәдәни кыйбласы үзгәрер сыман. Офыкта яңа маяклар — төрекләр һәм инглизлар шәйләнә. үз милли рухыбызны саклап. Шәрекь һәм Гареп тәҗрибәсен иҗади үзләштерү кабат көн тәртибенә килеп баса