Логотип Казан Утлары
Публицистика

ҖИР ШАРЫНДА —«БИШЕК ҖЫРЫ»

Ошбу әсәрне иҗат иткән шәхес Камил Вәлиәхмәт углы Муллашев казакъ җирендә инде күптән танылган татар рәссамы. Гәрчә үзе 1944 елда Кытай җөмһүриятенең Снижай (Синьзянь) провинциясенә караган Өремже шәһәрендә туса да. аның тормышы һәм иҗат юлы тугандаш Казагыстан белән үтә тыгыз бәйле 1961 елда Оремжсдә сәнгать институтын тәмамлагач. Камил әфәнде Алма-Ата шәһәренә күчеп килә һәм шунда төпләнеп кала. Рәссам К Муллашев иҗади полотноларында рәсем сәнгатснен үзенә генә билгеле булган серле һәм гаҗәеп мөмкинлекләрен күңеле теләгәнчә тулырак, кннрәк ачарга омтыла Аның һәр яңа әсәре бүгенге көндә кешелек дөньясын борчый, уйландыра торган җитди, актуаль күренешләр, хәлләр турында Реализм һәм авангард стильләренең үрелешеннән торган яңа стиль Камил Муллашевның үз эш алымы. Анын "Җир һәм Су» триптихы, "Арал фаҗигасе». ••Сүрия һәм Әфганстан» кебек композицияләре нәкъ шундый стильдә иҗат ителгәннәр Синҗан провинциясендә яшәгәндә, балачагында һәм үсмерчагында хәтеренә сеңеп, күңеленә уелып калган онытылмас хатирәләр. Мәскәүдә Суриков исемендәге сәнгать институтында укыган чорында (1972-1978) рус һәм дөнья рәссамнары традицияләрен өйрәнү. Казагыстан туфрагында җирле халык һәм төрки халыклар мәдәният-сәнгате белән тирәнтен аралашу, аларның тормыш-көнкүреш, гореф-гадәт, тсл-төс үзенчәлекләре белән якыннан танышу Камил әфәндегә үз мохитен гудыруда. рәссам буларак тиешле югарылыкка күтәрелүдә зур булышлык күрсәтәләр. Нәтиҗәдә. К Муллашевның иҗаты ил һәм дөнья күләмендә танылу ала 1981 елда ул Ленин комсомолы премиясенә лаек була. "Почет билгесе» ордены белән бүләкләнә 1984 елда исә Камил әфәнденең иҗади эшләре Париждагы атаклы Гранд-Пале Салонының көмеш медале белән бәһаләнә. Казагыетанның әйдәп баручы рәссамнарыннан саналган татар егете К Муллашевның тылсым көченә ия полотнолары Санкт-Петербургта оештырылган «ТАТАР! ■ күргәзмәсендә дә күрсәтелеп тамашачыларның күңелендә зур кызыксыну һәм кайнар рәхмәт хисләре уятты. (Сүз уңаенда шунысын да әйтик: Камил әфәнде белән бергә ошбу мәртәбәле күргәзмәдә .‘азагыстанда яшәүче тагын бер талантлы рәссам милләттәшебез Бәхтияр Табиев i. үзенең иҗади эшләре белән катнашып, татар дөньясын һәм үзләре яши торган кардәш җөмһүриятне данга күмде) Инде К. Муллашевнын «ТАТАРТ» күргәзмәсендә ганылу алган "Бишек жы- ры»на киңрәк тукталыйк Йокыга талыр алдыннан җаннарны иркәли торган назлы Ана җырын кемнәр генә хәтерләми икән?! Ул җыр. колакларда чынлап. безне гомер бу» озата бара Рәссам, шул хакта ишарәләп, яшәешнең төп чыганагы булган Күк. Җир. Су һәм һәр өчесенең дә дусты саналган Кош образлары аша күңелләргә үз фәлсәфәсен^салырга тели. Билгеле булганча, борынгы төрки халыклар фольклорында Кош образы кешенең тәненнән аерылып киткән җаны рәвешендә сурәтләнә Полотнода гәүдәләндерелгән Кошлар, канатларын киң җәеп, иксез-чиксез киңлекләрдә очалар. Изге кошлар алар борынгы Иран, һинд, Урал һәм Кама буе халыкларының сынлы һәм гамәли сәнгатендә еш очрыйлар. К Муллашев картинасының үзәгендә утрауда үзенә оя корган балалы Кош - хатынкыз образы Ул. нәниен иркәләп, бишек җыры башкара Утрауның тирә- ягында шундый ук Кошлар: берәүләре — хатын-кыз рәвешендә, икенчеләре — ир-ат киеменнән Кыскасы, биредә тынгысыз тормышның нәкъ үзе. яшәешебез турында, мәңгелек хакында уйланулар. Рәссам бу хакта полотнодагы бихисап төсләр гаммасы. төрки халыкларга хас сурәтләү алымнары аша әйтеп бирергә омтыла... Рәссам Камил Муллашевның иҗади эшләрен АКШ Франция. Германия. Дания һәм башка күп кенә илләрнең күргәзмәләрендә, музейларында сш күрергә мөмкин. Киләчәктә Татарстан Җөмһүрияте һәм Казан тамашачылары да милләттәшебезнең иҗаты белән якыннанрак. үзебездә оештырылган шәхси күргәзмәсендә танышырлар, дигән изге өметтә каласы килә