Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯЛГЫЗЛЫКТАН — ХАЛЫККА, ХАКЛЫККА!

Тукай, күпме каһәрләнгән патша заманында 27 ел гына яшәп тә. 33 китап чыгарырга өлгергән! Бу 1907 елның 15 ноябреннән альт 1912 елның 30 декабренә кадәр арада Ягъни, нибары биш ел эчендә! Ә Эдуард Мостафин, дөньяда 47 ел яшәп, нибары өч кенә китап чыгарган. Өч һәм утыз өч... Аерма бик тә зур бит бу саннарда! Дөрес, монда Тукай белән Мостафин арасында ниндидер чагыштыру китерү әдәпсезлек тә кебек, әмма бу аларның шагыйрьлек дәрәҗәсен яисә халык алдындагы рольләрен билгеләү максатында түгел, ә «элек һәм хәзер» тәгъбиренә янача караш кына, һәм, сүз уңаеннан, уйлау өчен бер фикер: биш ел эчендә шуның кадәр китап чыгарган Тукай аларның килереннәп тамак туйдыра алган, ә хәзерге биш-ун китап чыгаручылар ерак китә аламы соң? Эдуард Мостафин алтмышынчы елларның урталарында ук шагыйрь булып танылган иде. Үз яшьтәшләре генә түгел, татар поэзиясенең Нури Арсланов кебек аксакалы аны. 1968 елны Казан радиосы аша чыгыш ясаганда, «ин өметле яшьләрнең берсе», дип атап киткән иде Казан университетында һәм Мәскәүдә Әдәбият институтында укыганда да шагыйрь Эдуард Мостафин дигән кешенең шигырьләренә ихтирам белән карау, аның, һичшиксез, талант икәнен тану бар иде. Әмма ул беренче китабына бик урау юллар белән килде. Бары тик 1979 елны тына басылып чыкты аның тәүге шигырьләр җыентыгы «Елның бишенче фасылы» дип аталган ул китап дөнья күргәндә шагыйрьгә 35 яшь иде инде. Кадер юк талантларга! Элек тә. хәзер дә... Бигрәк тә хәзер! Тагын Аның язганнары да шул чорда Суслов җитәкләгән идеологиягә туры килми иде Ник күтәрсеннәр ди андый темага язган шагыйрьләрне?! Ул бит «коммунизм җырын» җырламый. ул бит «кирәкмәгән әллә нәрсәләр» турында яза. Җитмәсә сукбай, теләсә кайда эшләп-яшәп йөри. Партиядә дә әгъза түгел.. Т Чыннан да. 1945 елны Башкортстаннын Краснокама районы Касево авылында туып, Сауз авылында үскән Эдуард Госман улы Мостафин урга мәктәпне тәмамлауга үк ил гизәргә чыга Күнелендә яткан шагыйрьлек жене, шигърият ташы дөнья йөрергә кушкан ана. Чөнки тик яткан таш мүкләнә, ә йөргәне шомара; Яшьлек. Аллаң да юк әле. динең дә. Язларыңны ташлап китеп бардың Иман җыйгач кайтам дидең дә Шагыйрь үз алдына зур максат куйган: Иман жыю! Эдуард Игаркада була Урта Азия һәм Уралда төрле җирләр, төрле шәһәрләр гизә Төрле эшләрдә эшли. Әмма кешеләр һәм дөнья белән танышу башында ук ул бер нәрсәне анлый. тоя. күрә дөреслек дигән нәрсә юк икән бит Әллә ул башка төскә кереп яшеренгәнме? Дөреслек юкта ышаныч та юк: Ышанычың булмый икән Тормыш кон дә кыямәт. Әнә шулай, матур дөньяга яхшылыклар эзләп чыгып киткән шагыйрь алдана һәм анын садә хыяллары челпәрәмә килә Ин беренче эш игеп ул алар- нын ватыкларын жыя Алдану ватыкларын Ул вагыклар җанында эретелеп. кәгазь битенә канлы-яшьле голлар булып тамалар Адаштыммы, саташтыммы соң әллә мин . Нигә әле искә төшә күргән төшләр ’ Үз җиребез, үз күгебез! Яшәү өчен Кирәк, әлбәт, матур лиләр. Үткен тешләр Матур эшләр өчен «үткен тешләр» дә кирәклеген анлый шагыйрь, чөнки дөнья катлаулы, кешеләрнең үзара мөнәсәбәт лорендә алдау, сату, икейөзлелек. хөттә явызлык дигән нәрсәләр дә бар Менә шунда ул «чәчәкле каләммен ташлап, углы-бозлы-сатышлы каләмен кулга ала Утлы каләм бигрәк тә анын «Уг Кәгазь. Каләм» исемле 1992 елда чыккан сонгы җыентыгында ачык күренә: Утым яна. Алда кәгазь. Кулда ка ю м Ни ч зыйм ’ Төнгә керәм бер ялгызым Уйларым бимаза гый һәр кешенен үзенчә жыры булган кебек, һәр шагыйрьнең үзе генә яратып язган темасы бар Сугыш елларында дөньяга килгән Файзуллин-Гатауллин - нар буынының да. алардан соңрак туган Зөлфәт-Әгъләм-Мостафиннарнын да. Хәтта биш-ун еллар гына элек поэзия сараеның ишеген ачып кергәннәрнең дә. Эдуардка килгәндә, ул — эт-мәчеләр һәм ялгызлык шагыйре Эт-мәчеләр9 Ә нишләп эт-мәчеләр9 Шагыйрь жаны икенче бер жанга сыена Җанны жан тарта Кеше жанына гына түгел, ә хайваннар жанына да. Кеше алдарга-алдашырга мөмкин, ә хайваннар юк. Шул яклары белән алар, бәлки, шагыйрь күңеленә якындыр да: Ак көчекләр килә ак дөньяга. Күбәләкләр зәңгәр канатлы Әмма бу көчекләр дә бүреләр арасында икән бит Бүреләрдән аралап бир миңа Күбәләкләр куган көчекне' Ә бит бу ак көчек шагыйрьнең җаныдыр шикелле мина. Шагыйрь жаны ялгыз. Ул үзе кебек алдауны белмәүче, тугры һәм гадел җанны эзли Ул бар. әлбәттә! Аны табарга гына кирәк Ә чит жирләрдә ялгызлык бигрәк гә нык сизелә Мин таныдым монда үксезлекне. Ялгызлыкның сары сагышын Гомере көзенә дә шагыйрь ялгыз керә: Бер ялгызым керә м Сентябрьгә Туң баланнар чна таң булып Анын мәхәббәте дә сагышлы Соңгы көзе бу көз мәхәббәтнең һәм үксүе үксез күңелнең. Скрипка моңы, хыялларның Сары көзе бу гып түгелдең Эдуард Мостафин төн шагыйре, төннән якгылык эзләүче Шигырьләре дә төнлә языла, ул үэенен җанын күбрәк төнлә тыңлый Ә Җаны. Рухы монлы. car ышлы Көндезендә, төнлә дә: Бу төн минем дөньям. Мин яраткан Зәңгәр тәнле. йолдыз күзле кәләш Бу төн мине м җы лы учларыма Өзелергә әзер авыр тәлгәш. Бу төн — минем бәйге, минем ирек. Минем елга ага. йөзеп китик. Шушы төндә барлык көймәләрне Чишеп. Чылбырыннан азат итик. Эдуард күңелле җан иясе һәмбу аның иҗатында ачык күренә. Ул кимсетелү. рәнҗетелүләргә каршы Дөньядагы бер генә җан иясен дә рәнҗетмәскә кирәк! Аның шигырьләрендә әнә шул хис, теләк дөрли. Утлы каләменнән төшкән юллар дөрли: Кошлар очсын биекләрдә, Чапсын болан киңлекләрдә. Балык йөзсен үз суында, һәр киек тә бирсен тавыш. И табигать, кеше җаны. Рухы өчен нинди табыш! Ә шагыйрь һаман яза, әйтеп калырга тырыша: Я за-яза хатыныннан. Акылыннан язды ул. Әйе, шагыйрь хатьшйан да язарга мөмкин. Әмма дөньяда иң авыры—бу да түгел. Яңа хатын, юлдаш табарга була. Дөньяда ин авыры дусларсыз калу да түгел — яңа дуслар табарга була. Дөньяда иң авыры ничә миллиард кеше яшәгән җирдә бер ялгызын калу Аһ, ул ялгызлык! Ә икенче... язу «акылдан язу» — шагыйрьнең һәрвакыт күпмедер «тилемсә». «юләр»рәк булуына ым Ләкин шунсыз шигырь дә тумый бит. Шигырь тусын өчен шагыйрь җанында ут булырга гиеш. Әнә шуның яктысы. балкышлары, сихерле-серле сүзләр булып, кәгазьгә төшә. Каләм аша һәм кәгазь терелеп китә, кәгазь җанлана. Чөнки аның өстендә теп-те- ре Шигырь ята. Яңа туган бала кебек Хатын-кыз баланы тәне белән тудырса. шагыйрь үз баласын җаны белән тудыра Ул да — тудыручы Әмма яңа туган бу балага йөз яшь тә, мең яшь тә булырга мөмкин. Чөнки шигырь меңъеллык яшәеш тәҗрибәсен үз аңына сеңдергән, җанына орлык төшкән шагыйрьдән туган. Бар шагыйрьләр —тормышның чәчәген генә күрәләр һәм аңа дан җырлыйлар Җырласыннар, андыйлар да кирәк. Күңел көрлеге, оптимизм өчен! Матур ич! Бар шагыйрьләр — тормышның төбен. ачы тамырларын күрәләр һәм шул турыда сөйлиләр. Хәтта елыйлар. Еласыннар. андыйлар да кирәк. Гыйбрәт өчен. Уйлану өчен Андыйлар шигърияте дә ямьсез түгел! Поэзия ямьсез була алмый Эдуард Мостафин да ялгызлык, караңгы төн. сагыш-үкенечләр шагыйре. Дөньяның үксез баласы Бу якган күпмедер Тукайга охшаган ул. Ә мондый охшашлык кимсенү тудырмый. Андый шагыйрьләр күңеленә фани дөньяның бар ачысы җыела Алар, лакмус кәгазе сыман, тормыш төсләрен төгәлрәк күрсәтәләр Алар җәмгыять барометры, алар социаль хәлләрнең мөшкеллеген, кеше җанындагы борчулы хисләрне, депрессия күренешләрен экспрессив рәвештә яктырталар Әмма мондый шагыйрьләр яшәүгә кул селтәмиләр. Аларда яшәү теләге ифрат көчле: Эт кебек шыңшыйсы килә. Бүре сымак улыйсы. Нигә әле кеше булып Уйлыйсы да уйлыйсы?.. ...Килә шулчак кешеләрдәй Елыйсы да көләсе. Килми бер дә үләсе. Соңгы китабында шагыйрь Эдуард Мостафин халыкка һәм туган телгә нык якынайды гына түгел, ә килеп үк сыенды. Ялгыз шагыйрь үзен халык кочагында итеп тойды, ә халкы булмаган шагыйрь шагыйрь түгел инде. Ләкин ул халкына да аз гына киная белән килә: Ә корабың кайда? Шуны эзлә! Җитте! Башкаларның көен көйләмә! Дәрдемәндләр «корабы» хакында сүз бара. Вакыт океанында халыкны алып барган кораб турында. Туган телебез фаҗигасен ачык һәм тирән тоя шагыйрь: Сүзләр дә. вөҗдан шикелле. Кыйнала икән, туган. Телем җә үһәре — с үзләрнең Күпмеләре туралган!.. Кыйналган «дини» булганга. Артык милли булганга. «Чулман төбәге» этюдлары һәм «Мин бәләкәй чакларда» поэмасында да халык һәм хаклык мәсьәләләре күтәрелә Шагыйрь үз иманына нык ышана Җирдә матурлык булсын өчен. Җирдә яхшылык булсын өчен Хак-Дөрес- лек тантана итәргә тиеш. Әгәр ул юк икән — матурлык та, яхшылык та булмаячак! Шуңа да дөреслекне эзләргә. табарга һәм ул хакта әйтергә кирәк Бергәләп эзләргә! Ин мөһиме: Дәреслекне эзләү дәвам итә. Бу эзләү ялгышлар аша бара, чөнки хатасыз юл юк Шагыйрь Э Моста- фин. дөньяга үпкәләп, дөреслекне үзе генә, ялгыз гына эзләп тә карады һәм ул үз алдына кушан максатына күпмедер иреште, тәжрибә алды Иман жыйды' Иманлы булды! Бу халкына якынаю иманы Анын бүгенгесе, киләчәге өчен борчылу гамьнәре Шунын өчен яшәү Эзләнсен татар шагыйре, эзләнсен анын Жаны! Аның эзләнүе, тормыш төпләренә тө- шә-төггю нидер актарынуы да кирәк Тик кенә тормасын бу Җан! Чөнки анда. чылбырларын чыңлатып. 440 еллык Коллык Хисе дә утыра. Аз г ына куркушүрләү иңдеме, әлеге хис баш калкыта башларга мөмкин Ә бу — хәтәр! Бу — шагыйрьләр юлы түгел! Бездән һаман тарлык, мескенлек чыгып бетмәгән әле Талантлы милләт улларын үстерү, башкаларга күрсәтү түгел, үз халкың арасында популярлаштыру да ифрат дәрәжәдә начар куелган Бездә, мактаучыларга караганда. тукмаучылар күбрәк түгел микән әле... Илле яшенә якынлашып килүче Эдуард Мостафнн да. ннһаягь. үз бәясен алырга тиештер Үзе әйтмешли: У ten карау кирәк микән Чамаларга кем икәнең' Исән чакта белү кыйммәт Ни тартканын, ни җиккәнең!