Сусау
Зыңлап куйды кос чүлекмәсе' Тиеп китте йолдыз тәлгәшенә. Шыбыр-шыбыр коелышты йолдыз Күпер башындагы кос эченә — Бик сусадым, зинһар, суын бир' Илаһият! Суын авыз итсән. Эрерсең күк төннен карасында. Күпме гомер шуны күрмәгәнмен. Белмәгәнмен күпме яшәп шунда Бик сусадым, зинһар, суын бир' Күпер башындагы кое Төштән Төшкә күчеп йөдәтүче коем. Дымык сулыш белән дәшәдер күк «Үзен киттең ләса, балакаем'» Бик сусадым, зинһар, суын бир' Тонге асман . Авылым тарафында Шыбыр гына шыбыр Йолдыз, йолдыз Рөстәм СҮЛТИ (1964) шагыйрь «Мин шигырьдән» исе a te китап авторы Казанда чиш ' Чүлекмә кос сиртмәсе ) Рөстәм Сүлти Кемдер сулар ала коелардан. Кайсыгыз ул анда. әй. кайсыгыз? ...Бик сусадым, зинһар, суын бир! Болан әни Аһ-зар булып, аерылуны көтә Яшь боланнар — Сак-Сок Ике туган, Әнкә сүзен санламыйча, уйнап Сөзешүләр инде онытылган: Берегешкән мөгез солтаннары, Башлар түбән... Башлар әрни-әрни. Хәлдән таеп тезләнгәннәр җиргә, Иңрәшәләр һәрдәм — Әни, әни!.. Таш кыялар кайтавазы өнне Ирештерә кат-кат. «Бу ни?» «Бу ни?» Таш кыялар тетрәр мәгърур бу сын, Болытларны айкап ташлар мөгез Ничарадан гаҗиз... Газизләрен Коткаралмас микән берәрегез?. Кинәт... — Ерткыч!.. Теләсәгез ничек Олагыгыз,— диде болан-әни— Таш кыядан түбән ташланыгыз — Яуда аста калсам Әгәр дә мин... Чал кайтаваз шунда гына өнне Отып, шәрран ярды: — Әни, әни!.. Тулай торак Олуг кырмыскалык! Кеше! Кеше! Уңда, сулда, югарыда, түбән... Кем идәне минем өчен түшәм, Берәүләргә түшәм — минем идән. Гомер яшә, гомер күңел ятмас. Чикерткәсе дә юк, мич арасы Бармы икән? Кайда, ичмасам, шул Тулай торагының бичурасы. Хозыр Ильяс керә алмас монда. Беркем йөгереп чыкмас каршыларга Зар-интизар булып, тәрәзәмнән Карап тора, бахыр, кара юрга Ятим Яз иде. Кисәк өзелде Болай да зәгыйфь җыру. Тәгәри китте ярыкка Сабый кулыннан дару. - Күбәләк булып кайтырмын Елама, балам.— диде. Җәй җитте Сабый һәрвакыт Нәрсәдер эзли иде. Көз инде Шыксыз зиратның Почмагына чүгәләп. Кайнар тынын өрә сабый — Учларында күбәләк. Канат җилпегәндәй була. Егыла салкын ташка. Яшь аралаш дәшә сабый һай. гомер бигрәк кыска! Пәрванә Ай. пәрванә. вай. пәрванә* Бәргәләнә, бәргәләнә. Өзгәләнә-өзгәләнә Эзли, эзли даһи мәгънә — Төннәр озын, гомер кыска. Гомер озын, тоннәр кыска. Белми туктау, алны-ялны Үти утлы ритуалны Зыр-зыр. зыр-зыр Әй пәрванә. Бәгырьләрен телгәләнә . - Янам инде, бәхил — йола... Мин тапмадым. ә син уйла!.. Сезнең йола, и пәрванә. Шагыйранә, шагыйранә Бәргәләнә-бәргәләнә Эзлим, эзлим бөек мәг ънә: Гомер озын, төннәр кыска Төннәр озын, гомер кыска ' Парна НО ген күбелеге Йолдыз-кеше Янәсе, күктә да, җир остендэ да кешеләр яши. Күктәге адәмнәр җирдәгеләргә йолдыз булып күренгән кебек, җирдәгелар да a ларга йолдыз булып күренә. Балачак әкиятеннән. Мин кеше — әлегә жир өстендә, Күккә бәйле ләкин тумышымнан: Кендегемне кискән йолдыз яна. Дәртләп китәр булып сулышымнан. Синдер ләүхелмәхфүз дигәннәре, Бар вөҗүдем бәйле, йолдыз, сиңа. . Юра: Син юраган язмыш — кичер, утлы Төер булып килә бугазыма. Мин — йолдыз, әлегә жир өстендә, Өсләремдә яна минем кешем. Мин җаваплы аның язмышына, Мин җаваплы аның гомере өчен.— Утлы газап ла бу, шуңа — сиңа Йолдыз булып күренәмдер, кешем! Тагын яна!.. Өстәлдә мине күзәтеп, Ут яна. — Тагын яна!.. «Сүндер» диләр, һаман шулай, «Җүләр диләр,— төн саклый». Мине уйлар җәфаласа. Аларны ут газаплый. Илһамга тулган йөрәккә Янар өчен көн җитми. Хәтта кайчак үз-үзеңне Аңлар өчен төн җитми. Йоклар өчен генәме төн, Ул бит уйлар өчен дә. Ярый әле бу җанымны Дустым каләм төшенә. — Тагын яна!.. Уй-көймәмне Давыл күтәреп каплый... «Сүндер» диләр, һәрчак шулай, Аларны ут газаплый. Өстәлдә мине күзәтеп Ут яна. — Тагын яна!.. Сүндермәгез, ул барыбер Итәчәк бер тантана! Алиһә Нидер тырный җанны? Ни икән? — Сиңа бөтен ир-ат мөкиббән Табыналар синең күзләргә. Табыналар синең тезләргә. Табыналар синең эзенә.. Ым гына сал — барын биһуш итеп Каратырсың шундук үзенә. Ул чагында ләкин мин булмам Мин. алиһәм. сиңа табынмам! Илһам Менә җиттем, менә җиттем дигәндә Кабат төшеп китәм инде мин бәндә. Өстә кала Илһамият һәм Җаннар. Өстә кала ак болытлар, томаннар Кайсыгыз ул? Фәрештәме, шайтанмы? Коткарыгыз — гагын шунда кайтаммы’’ һәр төн шулай... Очышта мин төнозын. Ашы-гыр-га... Тон кыска вә бик озын . Аһ. таң ата Якынаям дигәндә Сак-Сокларның каумсинән шул мин — бәндә. Гөлле тәмуг, утлы оҗмах түбәндә Сак-кош мин... — СОКлан -Сөю! дидем мин. — САКлан —Сөю!—дидең син. Сокландык та, сакландык без. СОКландык та. САКландык Инде мин САК. син СОК. Кавышулар тансык Аккош түгел, каракош та. СОК-кош син. ә мин САК-кош. Язны сары көзләр итәр Сагыш без, бәгырь. Сагыш. Аһ. кабагтан бергә булСАК. Аһ. әгәр канышалСАК. САК. бәгырем, син кайда. САК САК! САК!! САК'!! Миңле бала идем миң беткән. Моңлы балл идем моң калган. Бәләкәйдән бәг ьрем парчаланган. Кечкенәдән җаным айкалган. 11 әткәй* И әнкәй! Мин ка.тсачы шунда Моң калган