ШАЙТАН КАЛАСЫ
мир Хажи укыган кигабын кечкенә өстәлгә куйды да кулына дисбесен алды, күзләрен йома төшеп, дисбе тарта башлады Уй жебе еракта атасы белән булган хәтәр хәлгә тоташа иде Кемдер керде, гүрго узды, әмма әмир хәтта аңа күтәрелеп тә карамады. Ул һаман әле атасы кылган явызлык турында уйлана иле Бары гик Дәүранны алып килгән бусагабашы тамак кыргач кына күзен ачты, остага күтәрелеп карады, әмма анда да сүз катмады Колчуралы- кгап үзе азат иткән останың сеңлесе Назлыгөлне урлавы. Яңа Казанга кигереп никах укытуы һәм һичкемгә сиздерми яшәп ятуы, ә атасының ил бетереп кызын эзләве. таба алмавы башка сыймаслык хәл иде. Шундый хәлдә дә бу хакта ишеткәч, әмир Хажи каты бәрелмәде остага кичерде Иллә барыбер күңелдә ошбу кешегә карата канәгатьсезлек билгесе калган иле. Колчура аларпың кияве хан кияве Әмир белә иде. Назлыгөлне агасы алып китте һәм оста чарасытдан аның каршына килгән. Әмир Хажи дисбесен чапан кесәсенә койды, торып бае т ы Назлыгөлне эзләмә, аны атам алып китте, диде. Дәүран күкрәтенә кулын куйды, әмирнең аягына бет слеп төште Әмирем, булыгызчы бәхетем ачкычы, газапка дучармын Коткаручым булдыгыз, хөкемдарым да булыгызчы! Ярдәм итегез Назлыгөлем кайтарырга? Бнренсз фатиханыз, китим хатыным артыннан Игелегегезне гомерем буена онытмам Коръән тотып ант итәм Оста ун кулын өстәлдә яткан изге китап өегеиә салды Әмир Хажи ияген чөя төшеп, тураебрак басты, останы баштан-аяк күздән кичерде. Хан кызы Назлыгөл синең хатынын идемени, оста? Үз акылындамы син1 Әмирен алдына шул йомыш белән килдеңме?! Журнал варианты МоеәгыЙт ХӘБИБУЛЛИН (1927) прошил •Кубрат хан» »Ht4r.-.> уи-и юл» һ >■ китаплар авторы. Jamaptшанның атка юнган ыаданият хуумшпкару КашнОа чши Ә — Әй. хөрмәткә ия әмирем, барыр җайларым, кылыр чараларым калмады ла. Назлыгөл минем никахлы хатыным иде.— диде оста Дәүран һәм аягүрә торып басты. — Әнә ничек икән,—диде кинаяләп Әмир Хаҗи.— Хан кызы Назлыгөл синең хатының идемени?—Әмир Хаҗи ишек төбендә басып торучы җансакчысына карады.— Ишетәсеңме, Җанбай, хан кызы Назлыгөл— оста Дәүранның никахлы хатыны булган икән ич! Әмир Хаҗи исә бу хакта яңа ишетә, гәрчә хан кызының өлкән агасы булса да... Мин шуңа аптырап утырам әле, оста, пичекләр атам синең башыңны кистермәде, пичекләр котылып кала алдың син аңардан? — Изге башны кылыч кисми, әмирем. — Изге башны? — дип гаҗәпләнде башын чөя төшеп әмир Хаҗи.— Димәк, син — изге баш? Кем шулай ди? — Баһадир Җик Мәргән. — Димәк. Җик Мәргән коткарды сине, оста Дәүран? Әмир Хаҗи ашыкмый гына урыныннан купты, ишекле-түрле йөрер- гә кереште. Ул уйланды, ниндидер нәтиҗә ясарга тырышты Җай гына барган дөньяның ике-өч көн эчендә тәгаен асты-өскә килде. Әүвәл Бачман баһадир ярты гаскәре белән туган ягына чыгып китте. Ахыр килеп Акбикәсе гаип булды. Туган ягы Сәкъсингәме, Бачман баһадирга ияреп китүеме?.. Нишләргә тиеш ул хәзер?.. Бикәсен куа чыгаргамы? Бачман баһадирның китүен ул үзе теләде. Иллә бикәсенең баһадир белән китүенә ышанасы килми иде. Хәләл иреңнән, якыннарыңнан яшереп булмый торган хак нәрсә бар — мәхәббәт. Бикәнең Бачман баһадирга тартылуын, аның исемен ишетүгә йөзечырае балкып китүен күреп йөрде ләбаса! Әмма хатынының бу кыланышын күрде дә, күрмәде дә — гамьсез калырга тырышты. Ахыр чиктә әнә ничек бетте: кыланышларына түземе җуелды — юк сәбәпне бар итеп, баһадирны зинданга яптырды. Сәбәбен халык алдында ачыклап торырга вакыты тар иде — капка каршында гаскәре белән атасы тора иде — Димәк, сине баһадир Җик Мәргән коткарды, оста Дәүран? — Әйе, әмирем, баһадир Җик Мәргән коткарды. Җик Мәргәнне баһадир итүче миндер, оста Дәүран. — Җик Мәргән изге кеше. Ул миңа бик күп игелек кылды, әмирем. Мине коткаруда аның мыскал да гөнаһы юктыр. — Иң әүвәл кем сиңа ирек бирде, оста! Кем сине кеше янында кеше итте! — Сез, әмирем, сезнең аркада кеше янында кеше итеп сизә башладым үземне. Рәхмәт сезгә! Игелегегезне гомерем буена онытмам. — Хан җәлладын кем үлтерде? — Сез аны үзегез дә күрдегез, әмирем. Әмир Хаҗи ни кылырга белми тирә-ягына каранып алды да. гасаби- лануын яшерүдән гаҗиз калып, янә йөренергә кереште. — Йә. ни кылырга исәбең инде хәзер, оста Дәүран? — Әмирем, миңа азатлар кирәкми, бирегез миңа фатиха, бирегез җайдак ат. Мин Назлыгөлне җир астыннан булса да табып алып кайтырмын... Останың ошбу тәвәккәллегенә шаккатудан чарасыз калып, әмир Хаҗи аның каршына туктады. — Атам кулына эләксәң, беләсеңме нишләтәчәк ул сине? Ат ко- ерыгына тактырачак, табаның телеп кыл тутыртачак. Каһәр аңа, каһәр1 Ул мине дә мыскыл итте, калама килеп фетнә кузгатты, халкымны рәнҗетте... — Миңа ханның яман уйлары билгеле түгелдер, әмирем. Әмма мин Назлыгөлемне барыбер табармын. Әмир Хаҗи бертын сүзсез торды. Ул бер нәрсәгә төшенгәндәй итте- атасы Яңа Казанны Булат оныгына бирергә дип килгән. Ләкин теләгенә ирешә алмады. Өлкән угланы бирмәде. Җитмәсә күчтемле Апанай 6 «Үлдәмир кенәзе Болгарга яу чыккан», дип чан сукты. Атасына шул житә калды Владимир кенәзе Болгарга яу чыкканмы, чыкма! анмы — әмиргә караңгыдыр Ә менә шул хәбәрдән куркып атасынын кит уе хактыр Остага йөзбашын биреп. Назлыгөлне коткарырга җибәрсә9 Күренә ки. оста Назлыгөле өчен утка керергә тора. Ярый. оста, кайтырга теләсәң, коткар Назлыгөлеңне Агка йөгән салганда: мин бу хайванны кулга өйрәтә алырмынмы, дип икеләнмиләр, әмирем. Кылыр игелегегезне кылыгыз, мин Назлыгөлне табармын. Исән-имин әйләнеп кайтсак. Казан каласын тирә-юньдә бер итәрмен. Яшәр дөньямда сездән башка хәерле кешем калмады — Хуш. оста. Инде әйт. йөзбаш озата барсынмы9 Миңа азат та. йөзбаш та кирәкми, әмирем Мина җайдак ат. корал бирегез. — Адәм баласы ике туып ике үлми, оста, үз көченә ышануыңны ни белән дәлилли аласын?- Әмир икенче жансакчысына дәште - Тимер, бир остага жайдак ат. сораган коралын бир. Кылган игелелегезне беркайчан да онытмам, әмирем. Изгелек жирдә ягмый. оста Ашыкма, барысын да алла кулына тапшырыйк! — Иншалла барысы да әйбәт булыр, әмирем 2 Хәрби киемнәр киеп алгач. Дәүран жайдак агын ияр башына бәйләде дә әмир жансакчысы Тимергә Рәхмәт сиңа. Тимер Игелеген онытмам, диде. Ак юл сина. оста Тик бик ашыкма, атларын ешрак а тыштыр Нугай капкасыннан чыгарсын, мин ясанылга хәбәр иттем Үзе салган кала да артта калды Дәүран ашыкты, агын җилле куалады. Бары гик ярты юл чамасы үткәч кенә, туктап, икенче атына күчеп а гланды. Анын уенча. Сәлим хан Ибраһим каласында булырга тиеш иде Ни ашыкса да. хан юл өстендәге калага туктамый итмәс. Атлар гырк-гырк җай гына юрга, юлда берәү дә күренми Дәүран тезгенен бушата төште, булган хәлләрне янә күз алдыннан кичерде Үлем балтасыннан ычкынгач. Дәүран ха тыны Назлыгөлне гене буена эзләп йөрде. Кеше күзенә күренергә, сорашың йөрергә курыкса да. тәвәккәлләп Әхмәт тарханга барды, әмма ул да оеганы куандыра алмады «Качып ятадыр, сабыр ит. кайтыр», дип кенә юатты Йөри торгач, оста сарай бавырчысын очратты. Нәкъ менә шул бавырчы ана дөресен әйтте «Назлыгөлне хан алын китте». гиде Шуннан соң гына Дәүран әмир хозурына керергә дигән карарга ки г ге. Хак. әмирнең тотып зинданга ябуы бар иле. әмма эчке бер тоемлау белән сизде Дәүран әмир Хаҗи ана тимәс. Назлыгөлне табуда ярдәм итмосо дә. каласын салган останы рәнҗетмәс Күңеле дөрес сизгән булып чыкты- Дәүран теләгенә иреште Ул юлда, анын күңеле ашкына, тизрәк Назлыгөлне күрәсе килә иде И гаһи Сәлим хан каршына килеп басуга ни әйтәссн белми ул, әмма күнел түрендә ниндидер өмет чаткысы бар—бәлкем әле хан ана тимәс тә. һич юг ы Назлыгөл тидермәс, у г минем ирем, аннан минем балам булачак, дияр Агасы аягына егы гыр. кичерүен сорар, гаебен таныр Алла г.на гә- нен рәхмәте турдыр, иншалла. кичереп тә куюы бар Дәүран үлемнән курыкмады, курыкканы Назлыгөлне күрми ү түе иде Рәхмәт әмиргә, хәленә керде Хәер, әмир Хажи аңа карага һәрчак игелекле булды. Алай да ул әмир иде. ә Дәүран оста, бары тик оста, җитмәсә, хан колчурасы Бүген ул ничек тә Ибраһим каласына җитәр. Әмма якты күздә барып керү хәерлерәк булыр иде. Атлар җилле элдерә. Кирмән капкалары ябыктыр, ясавыллар аны танымый, кирмәнгә кертмәсләр. Бердәнбер юл — исемен атау, хан кияве булуын аңлату Исемен ишетүгә, шундук ханга җиткерерләр, хан исә кол кияүне каршына китерүләрен таләп итәр. Ә менә Сәлим хан: «Колчура киявемне күрергә теләмим»,— дисә, ни кылыр9 Юк Кабул итәр Кияү балакай үзе үк җәллад балтасы астына килә ләбаса. Аллаһы боерган булса, җан биргәнгә җай бирер әле. Әйе, аңа иң әүвәл Назлыгөлне күрәсе һәм үз авызыннан ишетәсе иде үзе теләп атасы белән киткәнме? Инде үзе теләп киткән икән... Әйе, барысы да бер хода кулында, ни язганы булыр. Әмма ул Назлыгөлен барыбер күрер. Дәүран белми иде — ничек, нинди юллар белән алып китте Назлыгөлне Сәлим хан? Ризалыгы беләнме, бәйләпме, әсир итепме? Дәүран өчен бу хәл бөтенләй үк буш нәрсә түгел иде. Хан кызы үзе китәме, көчләп алып китәләрме? Күңел шикләнә, әмма йөрәк тоя- Назлыгөл үз ирке белән китмәгәндер Әйе. янә бер ышанды оста Дәүран әмир Хаҗиның игелекле кеше булуына. Ә бит әүвәл башта ирек биргәндә дә ышанып җитмәгән иде. Ирек! Нинди татлы син! Тик язмыш аңа янә аяк чала — үзе үк янә җәллад балтасы астына ашыга. Баш кискәннән балта тутыкмый, ди торган иде хан җәллады, Казанда әнә үзенең дә башына җиттеләр. Әмма хан җәлладка мохтаҗмы?.. Икенче берәүне тапкандыр. Ирек! Менә нәрсә җитмәде мәрхүм ата'сына. ирек даулый алмады, бирерләр дип өмет итте, сабыр итте, көтте, ахыр кол булып дөньядан китте. Угланы Дәүран ирек алды алуын, әмма хан өчен ул һаман колчура иде әле. Кол. Хан колы. Дәүран ниндидер инеш янына туктады, атларын утлатып алырга булды. Атлары үлән кытыртата башлагач, чирәмгә ятып, баш астына кулларын куйды да күк йөзенә бакты. Кояш баеп бара, тиздән җиһан шәме дә инеш аръягындагы куаклар артына посар, ә аңа шактый юл үтәсе әле. Хәер, исәбе буенча, Ибраһим каласы ерак калмаган булырга тиеш иде инде. Шулчак кай тарафтандыр тояк тавышлары ишетелде. Дәүран сикереп торды да, атларының тезгеннәреннән эләктереп, инеш буендагы таллыкка керде. Әмма аны күреп калганнар икән инде — һәй. кем анда! Чык әле бире, азат, чык! Атларыңны да калдырма!— дип кычкырды алдан килеп җитүче азат. Дәүран, атларын җитәкләгән килеш, аланга чыкты — Син кем. кай тарафка юл тотасың? Бәең кемдә9 — дип сорау яудыра башлады унбаш-— Качкын түгелсеңдер бит? — Юлчы мин, унбаш, юлчы! — Нигә бездән качтың? — Караклар дип курыктым. — Кай тарафка юл тотасың? — Ибраһим каласына. — Җайдак ат. хәрби кием.. Бәең кемдә? — Бачман баһадирны беләсездер,— дип ялганлады Дәүран — Ясавыл, китик моннан, баш-аягы бер казан,— дигән булды икенче берәүсе. — Китми тор әле. Кемгәдер охшатам мин бу бәндәне. Кайда күрдем соң әле үзен?! һәй, алыгыз коралларын. Сиңа, кордашым, хан каршыңа кайтырга туры килер.— диде ясавыл кинаяләп.— Атлан әйдә атыңа Кузгалдык! Дәүраннын атын уртага аллылар һәм жиллс генә калага таба кузгалдылар. — Унбаш. унбаш, мин лә бу адәмне таныдым Беләсенме кем бу"1 — Кем. атан коргыры. ат карагымы, сукбаймы, казакмы0 — Ат карагы ла түгел, казак та түгел, хан кияве! Тлру-тырр! Китсәнә, булмаганны! Ышан, ясавылым. хан кияве безнең кулда. Шул кеше кирәк тә бит инде безгә. Батырбай.— Унбаш атын Дәүран янына ук кигерде.— Әй. хан кияве, хан кызын кая илттең” Унбаш Байсар. бер лә борчылма, безгә әйтмәсә. ханга әйтер. Хан бик гиз тел ачкычын табар аңа Син хаклы, ясавыл. Назлыгөлне тапкан кешегә хан мен алтын вәгьдә итте Алай да кая илттең хан кызын, колчура Дәүран1 Унбаш Байсар. мин хатынымны тапкан кешегә үзем мең алтын бирер идем, - диде Дәүран. Колчурада мең алтын? Сөйләмә тузга язмаганны Кузгалдык. Хак жавабыңны ханга бирерсең. Мин төшендем моның хәйләсенә, унбаш. Җайдак атын хан кызына дип алып килгән бу. Әйедер, ясавыл. тик хан кызы кайда соң? — Унбаш Байсар. Назлыгөл—минем никахлашып өйләнгән хатыным Никахлашып өйләнгән хатының! Хан кызы синең хатынын” Үз акылындамы син. колчура осга Мин. унбаш Байсар. хан сараен саклый- саклый чәчем агарттым, хан кызына түгел, жарияләренә сүз катырга кыймый идем. Ә син «хан кызы хатыным» дигән буласын. Урлап алып киттең син аны. колчура оста, урлап Ә моның өчен, беләмсең. нишләтәчәк сине Сәлим хан?! Хәтәр Сәлим хан диләр аны1 Тслссзне телле игә. аксакны йөгертә торган кеше ул. Хан кызы миңа үзе теләп килде, унбаш Мин аны урламадым Җитте, оста Куала атын. Күп теленә салышма Сине хан көтә Кала каршындагы үрне менүгә, кирмән күренде Күп тә үтми энгер иңде, күк йөзендә жем-жем йолдызлар кабына башлады Хан киявен кулга төшергән унбаш караңгы төшкәч кенә әсире белән кирмән капкасы каршына килеп туктады. Ясавыл, төшер күперен, ач капкан. Сөенче, хан киявен алып кайтам. Шылмы хан кияве Ләхәүлә вәләкуәгә! Казер, казер! Әүвәлтен ханта сөенче жигкерең. ясавыл! Асма күпер төшерелде, капка ачылды Ул арада ханга сөенче жиг- керүче әйләнеп тә килде Ашык, унбаш Байсар. хан сабырсызланып көтә Киявеңне тоттык дигәч, ике күзе дүрт булды, тизрәк киптерергә кушты Хан аңа тимәс, ясавыл. ул хәтле кинәнмә! диде унбаш Димәк, сөенче әйткән өчен миңа тиячәк. диде кинаяләп ясавыл. мине лар агачына астырачак Ә нигә, булмас дим.» Онытма, бу адәм — хан кияве Явызсын. унбаш Әйдә, узыгыз, ятрак кыланыгыз Тархан йортына житүгә, хан бусагабашы аларны каршы алырга чыкты. Йа хода, чынлап та оста Дәүран' дип гажәпләндс бусагабаш һәм чакырылмаган кунакны йортка әйдәде Әмма Дәүран туктады һәм ар гына каерылып Атларымны югалтма, унбаш Байсар. кирәк булып куюлары бар Әйе. коралларымны да таратма, ханның таптыруы бар. диде Кыюсың. оста, диде бусагабаш Ай-Һай. кыюсын ла Кол бит әле син. колчура Әүвәл ханнан ирек ал. аннары атың турында кайгыртырсың. - Бүген кол. иртәгә никахлы кияү, дөнья күләсә. әйләнә дә бер оаса. ди АгаБазар халкы. — Әйдә, әйдә, күп телеңә салынма,— дип бусагабаш Субай әсир ителгән останы хан янына алып кереп китте. Алар киң вә якты бүлмәгә килеп кергәндә Сәлим хан дисбе тарта- тарта ишеклетүрле йөренә иде, инде Дәүранны күрүгә, туктап калды, дисбесен чапан кесәсенә койды. - - Йа алла мөхәммәдрәселулла. кемне күрүем., Оста Дәүран! — Атам' —диде Дәүран һәм ханга таба бер-ике адым ясады да аягына төште. — Бусагабаш.— диде хан.— Чыгып тор әле Ә син. кияү балакай, рәхим ит. түрдән узып утыр, диде хан әллә ихластан, әллә кинаяләп. Дәүран белә иде. анасы аксөякләр затыннан, кайчандыр Сәлим ханның хатыны булып, атасы кол хәлендә гүргә керсә дә. ихтирамга лаек кеше иде Дәүран хан белән икәүдән-икәү калырга курыкмады, түргә узды, колак мендәре ташлаган урынга утырды. Атам, мин сезнең алга баш иеп килдем, гәрчә башым кисәр хәлгә җитсәгез дә, мин сезгә, аллаһы тәгалә шаһит, мыскал да ачу тотмыйм... _ — Китерделәр дәген. кияү балакай, китерделәр дәген Йә. йә. йомышың әйт. Назлыгөл кайда? Бер урладың —эзең җуйдың, инде тагынмы? Аллаһы тәгалә каһәреннән дә курыкмыйсыңмы. балакай? — Юк. курыкмыйм. атам. Аллаһы тәгалә алдында гөнаһым юктыр. — Ата-ана рөхсәтеннән башка хан кызы кадәр хан кызына никах укытуны гөнаһка санамыйсыңмы?.. — Атам, мин әүвәлтен дә әйткән идем, янә кабатлыйм Назлыгөлне мин урламадым, ул үзе минем кырга килде, үз ризалыгы белән. Дәүран шактый кыен хәлгә калган иде. Ханның тел очыннан шуңа төшенде ул: Назлыгөл хан кулында түгел. Качканмы? Коткарганнармы? Димәк, хан алдына юкка килдем, коралларымны юкка ташладым. Күңелен шундый борчу бимазаласа ла. Дәүран Назлыгөл хакында ата кешедән сорарга кыймады. Ханның Назлыгөл турында юри соравы бар иде. әйтик, аның эч серен белү өчен. Хак анысы. Назлыгөл биредә булмаган хәЬдә, ана кыенга туры килер. Бу юлы хан аны кулыннан ычкындырмас, кияү балакайга бик тиз богау салыр Бүлмәгә Ягкуб бәк керде, ил карты исемен йөрткән абруйлы ошбу адәмне Дәүранның күргәне бар иде. инде бәк килеп керүгә, ул торып басты, күкрәгенә кулын куеп, олы кешегә баш иде. — Әссәламегаләйкем, ил аксакалы.— диде Дәүран. — Саумы, оста, иминлекме?—диде Ягкуб бәк һәм түргә узып, хан каршына утырды. — Аксакал,— диде Сәлим хан аңа, дога кылгач.— Ошбу адәм мәрхүм Алпар останың утлыдыр Хан кызын урлап никах укыткан адәм — Олуг хан.— диде аксакал сабыр гына.—Үлдәмир каласыннан багучым кайтты. Урыс кенәзенең Болгарга яу чыгуы хак. дип бара. Всеволод кенәзгә энең Мөхәммәтгалим бәк белән Янтак хан ярдәмгә кузгалганнар, имеш Илгә яу килгәндә ата-бабаларыбыз гаилә низагларын читкә куеп тора торганнар иде. - Янтак хан хакында мин хәбәрдар, аксакал. Янтакның урысларга ияреп бер тапкыр гына Болгарга яу килүе түгел инде. Бу килүе үз башына булыр. Үзем монда булсам да. баһадирларым Бөек Каланы ныгыта. Урыс кенәзе Всеволод Янтак ханны ияртеп килсә дә. Бөек Каланы ала алмас, иншалла. — Амин, бирсен ходай, бирсен ходай.— диде аксакал Ягкуб. — Хаким бул. аксакал Ни кылыйм бу бала белән? — Сөбханалла машалла, олуг хан, мин хөкемдар түгел, мин бары тик кала бәге. Киңәшем шул булыр: илгә яу килгәндә, әүвәл илең сакла Аннары балаң турында кайгыртырсың. Аксакал, игътибарыңны жәлеп итәм. мин хан кызын урламадым, ул үзс минем кырыма килде. Алай димә. оста. Хан кызы Назлыгөл акылы камил бала иде Кыз бала башы белән синен кырына килергә анын башына тай типмәгән* дср Ата-ана фатихасыннан башка ир-зат бусагасын атлап керергә хан кызы саугат баламы'’ Инде үзе теләп синен янга килгән икән, никах та укыткансыз икән — барысы да аллаһы тәгалә кулында дип кенә әйтәсе кала. Очкан кошлар кире кайтса да. аккан сулар кире кайтмый, хан Килеш. Оеганын аты-исеме халык телендә, мәһабәт итеп Яңа Каланы күтәрде Илаһи дөнья илаһи теләк уятыр, ли Ошбу оста минем Колчурамдыр, аксакал! Без барыбыз да аллаһы тәгалә алдында Колчурадыр, олуг хан Инде мина. хан. оста оланга бер сөаль бирергә рөхсәт ит? Бирә күр. аксакал Оста угыл.— диде кала бәге Ягкуб— Ни өчен син хан язмышы минем язмыш дип халыкка сөйләп йөрисен? Бермәлне мин төш күрдем, аксакал Төшемдә Газраил пәйгамбәр килде дә «Оста Алпар углы Дәүран. сәнен гомерен хан гомере белән бер көндә, бер юн дә бетәр»,—диде Төшеңне кем юрады? Болгар атлы кам бабай Сөбханалла машалла, кам Болгар исәнмени’’ Исән, аксакал. Хәтерем ялгышмаса, бәлигъ булганчы ул Шайтан каласында эрү таш юды Аннары Чәчкә Ана аны үз янына алган иде Күп тә үтми, тәүге таш юучы халык арасында кам булып йөри башлады Әйе. үтә гомер диюнең Бер адәмгә: «Син далада үләрсең», дигәннәр Шуннан ул урман-әрәмәдән дә чыкмаган, ди Жилөк-жимеш ашап тәгасн урманда кон күрә башлаган, диләр Бер тапкыр шу тай шомырт агачын сыккан да җимешләрен ашый икән. Кинәт моның кулыннан шомырт агачы ычкынып китә. Шуннан теге: «Мин түгел, агач та жимешен бирергә теләми, качмакчы итте, ә мин аны барыбер сыктым», дигән дә. аллага тапшырып далага юнәлгән. Төш юраучыңны, әйгәм. оста, хан колы булуыңны белен, гомер бакыеңа ханга хезмәт итәрсен. дип юравы гына булмадымы икән'’ Рәнҗемәгез миңа, олуг бәк Мин сезгә бары тик тешем сөйләдем Назлыгөл кая соң. хан кызы? Назлыгөл кызы хакында Дәүраннан хан берничә тапкыр сораган иде инде, аксакал да шул ук сорауны бирде. Чынлап та. Назлыгөл монда түгел микәнни? Мин монда үзем Назлыгөлне эзләп килдем, аксакал Назлыгөлне!? Сорап торган була тагын Зинданга үзен, зинданга' Сакчылар' Алып китегез күз алдымнан! Базга, базга ябыгыз* дип җикеренде Сәлим хан. Дәүранның ике ягына жансакчылар килеп басты Карагыз аны. башыннан бер чәче дә төшмәсен, дип кисәтте Сәлнм хан җансакчыларын Дәүранны алын чыгын киткәч, аксакал Ягкуб әйгге Хан. ошбу олан илгә бер остадыр Югалтма син аны Борын заманда бер акыл иясе «Дәүләтеңә акыллы затлар җый. кирмәнен таш белән тышлат», дигән Назлыгөлен табыйм дисәң, бу оланны исән калдыр Күбәләк үг чәчкәсен, адәм үз тиңен табар, ди Хәтерем а пыш- маса. ошбу олан Туйбикәдән туган кебек иде. җан тартмаса ла. кан таргадыр Туйбикәң бик тә ипле хатын иде. урыны оҗмахтадыр Ишеткәнем хак булса, ошбу баланы габу белән анасы Туйбикә аны хан кызына юраган, фәрештәнең амин дигәненә туры килгәндер, хан Хуш. аксакал, син дигәнчә итик Йә. хәзер, нә кылыйм ошбу бала белән, ахыр нә эшлим? — Борынгылар әйткән, кызың үз балаң булса, киявен аның яртысыдыр. дип. Адәм баласы бары тик дүрт нәрсәдән оялмый эш итәр, ди. Беренчесе — илтабарыңа ышанудыр, икенчесе —чит каннан булса да, үз гомеренә һич югы бер ир бала үстерүдән гыйбарәттер. өченчесе — үзең салган юлдан йөрү хыялыдыр, дүртенчесе— үзең ашаткан малны хәрәм түгел дип ризыкланудадыр. Хан, колчураң оста Алпар сиңа кала өстенә кала салды. Угылы кызыңа гашыйк булып, аңа өйләнүдә гөнаһ күрмәсәң иде дим. Кичер син аны, ил кырына дошман килгәндә, үз халкыңнан үч алмыйлар. Инде тиздән таң атадыр, юл кешесенең юлда булуы хәерле. Син бүген Бөек Калага кирәк, хан. Ә останы миңа калдыр. Табар ул Назлыгөлне. Таеп карамаган — танып белмәс, ди. Хатасын аңлар, шәт, иншалла. Әүвәл илең сакла, хан, аннары кызың акларсың... — Аксакал, колчурам язмышын сәнең кулыңа тапшырам. Дошман явыннан исән калсак, мин аны үзем хөкем итәрмен. 3 Хан азатлары Дәүранны челтәрле баз авызын ачып, түбән төшереп җибәрделәр. Баз тирән икән. Дәүран аяк белән төшсә дә тәгәрәп китте. Баз авызын ябулары булды, ул һични күрмәс булды. Дөм караңгылыкта, тын алырга да куркып, бертын аякка басмыйча ятты. Баз гәбенә салам җәйгәннәр, йомшак. Йөрәге дөп-дөп тибә, тынлыктан колаклар чыңлый. — Кем булса бармы монда? Дәүран күзләрен йомды, соңгы көннәрдәге изге мәлләрне тәгам- тәгам күз алдыннан уздырды. Сәлим хан Яңа Казанга килгән көнне күңеле сизгән кебек, Назлыгөл аның иңенә килеп сарылды. Дәүран эштән кайтып кергән генә иде, сөеп туймастай бер халәттә хатынын кулына күтәреп алды да түшәккә илтеп салды. Назлыгөл аңа һәрчак тансык булды, һәрчак сөеп-назлап туймас халәттә калыр иде. Наз-иркәләүгә бирелеп, дөньяларын оныткан мәлләре күп булды. Әмма ул көйне Назлыгөлен бигрәк тә тансыклаган иде. гүяки, баш очларында мәхәббәт фәрештәләре канат кагып утырды. Сыгылмалы зифа сын вә нечкә бил назга тансыклавын сиздереп, кочагына эреп сеңгәндәй итте Дәүран хатынын сөйде, шашынып үбә-үбә, татлы сүзләр тезде. Хиссият ташкынында чайкалган ахырзаман килдемени, гүя. күккә ашты Җан-тән тәменең татлы сөю мизгеле икесен дә мәҗбүриятсез, ихтыярсыз итте. Кабатланмас мизгелләр үткәч, дәшми-тынмый гына бертын таралып яттылар. Әмма тансыклау галәмәте әле узмаган, кытыршы кул нечкә билгә, калку күкрәккә тартылды. Тән җылысы вә кайнарлы! ы әле сүрелмәгән, күңел җан эремтәсендә йөзүен дәвам итә иде. Шул вакытта ул Назлыгөлгә атасы Сәлим ханның Яңа Казанга килүе турында әйтте. Ир-канаты авызыннан бу сүзне ишетүгә. Назлыгөл кинәт торып утырды, куш толымнары калку-калку күкрәкләренә сузылып ятты, толым очларындагы көмеш тәңкәләр алсуланып киткән битенә тиеп-тиеп китте. — Мин атамнан куркам, Дәүраным! Куркам,—диде Назлыгөл гаса- биланып — Үзем өчен дә, синең өчен дә куркам! — Курыкма, ханның максаты башка: каланы абаң кулыннан тартып алу. Булат оныгына бирмәкче. Миңа калса, ул ошбу каланы ким куйганда башкаласы итмәкчедер. — Хаҗи абам моңа ризалык бирерме соң? — Абаң — әмир, атаң—олуг хан. Бирми кая барсын. Көч-куәг агаң ягында Назлыгөл битен җанашының битенә куйды, кайнар сулышы белән гүя, ирнең җанын көйдерде. — Ниләр генә булса да. мине беркемгә дә бирмәссеңме. Дәүраным? Сине!? Мин сине берәүгә дә бирәчәк түгел. Назлыгөлем, беркемгә дә... Ул мизгелләрне оныту мөмкинме! Шул мәлдә Назлыгөлнең сагышланып сарылуы, нидер сизенгән кебек тансыклап янә ир-канатына сыенуы күз алдына килүгә. Дәүраннын тәне кымыржып. чемердәп куйды — Назлыгөлем, күгәрченем, былбылым... Дәүран айнып киткәндәй капшанып капка янына килде, тимер кадаклар белән ныгытылган имән такталарны каерырга теләгәндәй, селкетеп карады Ахыр, хәле бетеп, салам жәйгән жир идәнгә утырды «Менә аерылыштык та. Назлыгөлем. Менә безне аердылар да».—диде Дәүран үзалдына чарасызланып Яратырга, мәхәббәттә ихлас булырга аны мөгаллиме кәтиб Хафиз өйрәтте, гәрчә үзе кырыкка житеп өйләнеп карамаган булса да Мөгаллименә рәхмәте зур иде Дәүраннын Әле булса хәтерендә, ул ана мәхәббәт турында язылган китаплар укырга бирде. Мәхәббәттә ихласлыкка аны кәтиб Хафиз өйрәткән булса, гүзәллекне күрергә аны атасы Алпар күндерде Бары тик гүзәллекне күрә белгәч кенә мәһабәт биналар сата башларсың, улым, дияр иде ул Дәүран әүвәл башта гүзәл әйберләргә атасы күзе белән караса, гора-бара ул моңа кадәр кабатланма!ан. күз тешүГә сокланырдай үз нәкышләрен төшерә башлады Аның халык алдында, хан алдында, ахыр килеп Назлыгөл алдында абруй казануы шуннан иде Хан кызы Назлыгөлне күргәндә ул хатын-кызда! ы гүзәллекнең ни икәнен белә иде инде Таш-кыяларга төшергән бизәкләрне ул һәрчак Назылгөл гүзәллеге белән тиңләде Әмма ахыр чиктә төшенде: ни тырышса да. жанлы гүзәллектәге матурлыкны бирә алмаячак, дигән фикер!ә килде Ижат җәфасы аңа әнә шулай хан кызын күргәч килде. Назлы:өл!ә кабышан мәхәббәте аша Хан сараен нәкышләгән елны Дәүран яшертен генә Назлыгөлнең сурәтен ясар!а кереште. Шәех мөридләре белсә, аңа кон күрсәтмәячәкләр иде Әмма ясаудан туктамады, туктар әмәле калма:ан иле. чөнки хан кызы кон-төн күз алдыннан китмәде Ясады да бозды, ясады ла бозды Чонки ул ясаган сурәттән хан кызы күп тапкыр матуррак, гүзәлрәк тоела иде Күп сагышлана гор!ач, ул аңа хат язды Хатында ул хан кызын әле йолдызга охшавы, аннары ай белән ча!ыштырлы, ахыр кояшның үзенә тиңләде. Чынлап та хан кызын күрүе булыр иде. гүя. анын өчен кояш чыгар, күк капусы ачылыр иде. Кызның кый:ач кашларын карлыгач канатлары белән чагыштырды, күзләрен күк йөзенә охшатты Хан кызы елмай!анда бит очларына бармак бите хәтле генә чокырчыклар кунар иде. әнисе ана ул чокырчыкларны мәхәббәт чокырчыклары, фәрештәләр үпкән жирен, дияр иде Ә инде күперенке сусыл иреннәрен бал ты кәрәзгә тиңләр иде. / Назлыгөл ана качып килгәч тә. никах укытып, ир белән хагын булып яши башлагач ia Дәүран аны сөеп тә. күреп тә туя алмас кебек иде Ул аның янына сагынып, тансыклап кайтты, аның белән булган мәлләрен сизми дә калыр иде Назлыгөлем-сандугачым. кайда син' Олуг кенәз Юрий Долгорукими Румнан алган хатыныннан туган угланы Михаил вафат булганнан сон. Владимир-Сүздәл тәхетен.» кенәз Всеволод утыра Тәхеткә яна утыр:ан Всеволод кснәзнен Bo.iiapia яу чыгарга җыенуы турында:ы хәбәр килеп ирешкәч. Сәлим хан тәмам пошаманга калды Владимир-Сүздәл кенәзлегс Болгар белән солыхта иде Димәк, яшь кенәз солыхны бозар:а уйлаган, монын остснә яу чабуының сәбәбен дә җтикермәгән иде. Гадәттә, яхшымы-начармы. күрше булып яшәгән кенәз вә ханнар әүвәл яу чабуларының сәбәбен бер- берсенә җтикерерләр иде. Яшьләр ата-бабаларыбыздан калган ошбу изге гадәтне дә бозарга исәп тоталар микәнни? Сәлим хан белә иде: Болгар икмәк игеп, мал асрап, сәүдә итеп кон күрсә, урыс кенәзләре гадәттә яу йорүдән табыш эзлиләр. Кара халык баш калкыта башладымы — кенәз- ләр тиз арада кай илгә булса да яу чабалар. Яу уңышлы булганда әсирләр кайта, байлык ишәя, халык та беразга тынып тора, бигрәк тә куштаннар, баярлар. рухи атакайлар. Рухи атакайларның кан дошманнары — мөселманнардыр, димәк, Болгар дәүләте. Шымчы-багучылары аша Сәлим ханга шул нәрсә билгеле булды: кенәз Андрей заманында баярлар һәм рухи атакайлар үсенеп киткән кенәздән читләшәләр. Кара халык арасында кенәзгә каршы үгет-нәсихәт бара Баярлар кенәзгә, су юллары Идел болгарлары кулында, дип барса, рухи атакайлар, «бусурманнар» христианнарны кысырыклый. дип зарлана. Ул гынамы, «бусурманкага» өйләндең дә Болгарга яу йөрми башладың. дип олуг кенәзгә үпкә белдерәләр. Андрей кенәз, кенәгннә Рокыя үтенече беләнме. Болгарга яу килүдән чынлап та баш тарта. Әмма рухи атакайлар вә баярлар тукталып калмый, кенәз угланы Мстислав белән яу чыга. Мстислав җитәкләгән бу яу аның өчен фаҗигале бетә, яу килүне белеп, болгарлар куа чыккач, елганы кичкәндә аты белән боз Астына китә, батудан котылса да, соңра барыбер дөнья куя. Алла бар ул, бар. балакай Мстислав. Дөрес, шул хәлдән соң урыс кенәзләре Болгар юлын онытып торалар иде. әле әнә тәхеткә яшь кенәз Всеволод утыргач, янә Болгарга яу чыгарга исәпләре. Әйе. яу турындагы хәбәр Сәлим ханга вакьнында килеп иреште. Болгарның көч-куәтен белгәнгәме. Всеволод кенәз әүвәл кардәшләре биләгән Рәзан кенәзләренә бара, тегеләрнең яуга катнашуларын үтенә. Рәзан кенәзләре бу эштән баш тарта. Всеволод көч куллана. Рәзан кенәзләрен җиңә һәм дружиналарын үзенә ала. Димәк, яшь кенәз көч туплый. 1184 елда Всеволод кенәз Болгарга яу чыккач, һөжүмне туктату нияте белән Сәлим хан аңа илче итеп үзенең сарай баһадирын җибәрә. Баян баһадир яу килеп яткан кенәзне ярты юлда булса да туктатырга, сөйләшүләр алып барырга тиеш була. 5 Олы мәҗлескә илнең аксакаллары, бәкләре, куштаннары, баһадирлары чакырылган иде. Өйлә намазыннан соң алар барысы да тәхет янына килеп тулдылар, һәммәсе дә утырышкач. Сәлим хан шәехтән дога кылуын сорады, үзе дә кулларын күтәреп, догасын укыды һәм иреннәрен кыймылдата-кыймылдата битсакалын сыпырып куйды. Мәҗлескә килгәннәр ни өчен тәхет бүлмәсенә җыелуларын белмәсәләр дә. бераз чамалыйлар иде—илгә яу килә, һәм һаман шул бер урыслар. Сәлим хан вәзире Камайга булган хәлне аңлатып бирергә кушты. Вәзир Владимир-Сүздәл кенәзенең Болгар иленә яу чыгуы турында хәбәр итте дә, бу хакта фикер әйтергә дип берәм-берәм аксакалларга, аннары башкаларга сүз бирде. Сәлим хан аларның һәммәсен дә дикъкать белән тыңлап утырды. Ханның янәшәсендә ханбикәсе Зөбәрҗәт утыра. Сәлим хан тәхетеннән күтәрелде, кам таягын кулына алды — Аксакаллар, кардәшләр. Нә кылабыз, калаларыбызга бикләнәбезме. дошманга каршы чыгып орышабызмы? Соңгысы минем өчен үтә хикмәтле хәлдер, аксакаллар. Илһам углан, син дә фикерең әйтерсең ' Мин калаларда бикләнеп орышу ягында, атам — Мин дә. мин дә,—диештеләр аксакаллар. Шул ук вакытта бе- рьякка да дәшми-тынмый утыручылар да бар иде. Әмма Сәлим чан 14 аларны күрмәмешкә сабышты. Әмир Хажи угланы бөтенләй килмәгән. Шуны гына көткән кебек, бер аксакал ӨлкӘн угланың кайда con, хан9— дип сорады. Хөрмәткә ия Таштургай аксакал, әмир Хажи угланым мина буйсынмас булды, диде Сәлим хан. һәм үз сүзләреннән үзе ук куркып китте. Боерыгым тыңлаңыз. аксакаллар Мән болай итәрем Боек Каланы саклауны Илһам yiданыма тапшырам Баһадирларымның барысы да аңа буйсынырлар. Инде фатиха биреңез. аксакаллар. Аксакаллар сакалларын сыпырып куйдылар, авыз эченнән генә дога кылдылар, алладан ярдәм сорадылар. Ахыр килеп халык тарала башлады. Сәлим хан вәзиренә янында калырга кушты — Сиңа, вәзирем. Янтак хан ыстанына барырга туры килер.— диде. - Баш остем, ханым, диде вәзир Хәтерем ялгышмаса. Камай. син энем Мөхәммәтгалим бәк белән бер мәдрәсәдә укыган идең? — Хәтерегез ялгышмый, хаи. Мөхәммәтгалим бәк белән без бер мәдрәсәдә укыдык Кызлар тавына да бергә чыгар идек — Кызлар дигәннән, вәзир Камай. өйләнергә ниятең юкмы con"1 Мин сиңа Казаннан бер кыз алып кайттым. Әйләнәм дисәң, никахны шәех бүген үк укыр иле. Вәзир Ка.май кәтиб Хафиз ягына күз төшереп алды Көлми иде кәтиб. Димәк, хан шаяртмый Мәгәр, ханбикә Зөбәржәткә күз сирпү белән Камайның күз кабагы тартыша башлады. Ә ханбикә ирен чите белән тымызык кына көлемсерәп утыра бирде. Хан иям. коткар мине ошбу мәшәкатьтән Чыкмас ул миңа кияүю, күрү белән гайрәте чигәр. Йөрәккә йөгән салып булмый, йөрәк ат IYIC.I — Син аңардан курыкмасаң. ул синнән курыкмас, иншалла. вәзир Камай. диде ханбикә Бу юлы Зөбәржәт ханбикә көлми иде инде. Хан иям. килешерме соң? Борын төбендә яу. ә син вәзиреңне өйләндереп ятасың? диде вәзир Камай Риза, димәк, диде Сәлим хан — Бусагабаш Субай, шәехне кигер. ә син, ханбикә, бар. Зәмзәмбикәне дәш Бар. бар. ханбикә, шулай кирәк Сәер хәл. Сәлим хан Зәмзәмбикәне күргәч тә: «Менә вәзирем Камай- га кәләш», дип уйлаган иде. Шул исәп белән ул аны Назлыгөлгә ияртеп тә җибәргән иде. Назлыгөл юлда ук юкка чыкты, ә Зәмзәмбикәне урлаучылар табылмаган. Бернинди гаебе булмаса ла. Назлыгөл югалганнан соң, сыкгалып елап утырган кызны күреп, хан кызганып куйган иде. Кыз кияүгә чыгам дип гора. әйдә, чыксын, кинәнсен, иләгенә күрә чиләге Аның каравы Сәлим хан икс куянны тотачак Зәмзәмбикә дә кияүле булачак, татлы аен ташлап киткән вәзир Камай да Янтак хан ыстанында калмаячак. Дөрес. Зөбәрҗәт ханбикә ханның бу чарасын килештереп бетермәде. Әмма хатын-кызгамы олуг ханның ни теләвен аңларга Зәмзәмбикә беренче карашка котсызрак күренсә дә. тәнгә йомшак, телгә юмарт шикелле. Вәзир Камай яратыр Кыз җансыз. бал тәмсез булмый Ул арада сарайга шәех килде, аның артыннан ук тәхет ят ына Зәмзәмбикәне алып керделәр Вәзир Камай кызны бер күрүдә үк ошатты. Ул ана бик гә сөйкемле тоелды. Үзе кебек үк юан гәүдәле, симерүе җиткән үрдәк кебек ауман- тәүмән йөри, мөбарәк чырайлы, битләре алсу, йөзе мөлаем иде һәрхәлдә. кияү егет Камай! а шулай күренде ул Ханбикә кызга аны вәзир Камайг а тимләү тәре хакында әйтмәгән булып чыкты, әллә инде икеләнде. ә инде сарайда шәехне лә күргәч, тәгаен ышанды, хан янына килеп Мин ана вәзиреңә димләвең хакында әйтмәдем, диде Зәмзәмбикә, диде хан Ибраһим каласыннан Назлыгөлне урлаган чакта син аның белән бер бүлмәдә булгансың Сине белми-күрми калды тармы, әллә булмаса. — Күрделәр, олуг хан, күрделәр, әйтергә оялам.— диде кыз. — Нә ояты бар аның, әйт! — Моны нинди ат күтәрсен, калсын, диделәр. Сәлим хан Зәмзәмбикәнең гәүдә-сынына кабат күз төшереп алды да карашын вәзир Камайга күчерде. Хан артыннан Зәмзәмбикә дә шул якка карады һәм. «Бу нинди күзле бүкән тагын»,— дип уйлап куйды Әмма икенче мәлдә инде: «Затлы нәселдәндер, өс-башы ару»,— дип уйлады. — Зәмзәмбикә балакай, каршыңда сиңа күзе төшкән вәзирем басып тора. Ул синең кулыңны сорый, балакай Аты Камайдыр, минем кадерле вәзиремдер. Вәзир Камай, ихтыярсыздан сирәк тешләрен күрсәтеп, елмаеп куйды. Гаҗәп. Зәмзәмбикәгә кияү буласы адәм алай ук тәүгечә шыксыз күренмәде. Кайберәүләр аңа әйтә торганнар иде: ир-ат аюга тартым булса да ярый, явыз гына булмасын, дип. Язмышымдыр, килешим, җитмәсә үзе вәзир дә икән, дип уйлады. Зәмзәмбикәнең йөзенә, гүя. комач җәйделәр, колакларына кадәр кызарынып чыкты. — Йә, балакай?—диде Сәлим хан.— Фатиха биримме? Риза буласың икән, никахны да укытып алырбыз, шәех монда. — Мин ризамындыр. — Шәех Ишкул, аллага тапшырып, никахны укы. Йә. янәшә басыгыз,— диде Сәлим хан. Никах укылып, яшьләрне үз якларына чыгарып җибәргәч. Сәлим хан казнабашы әрмән Варданны чакырды һәм шәех Ишкулга өч алтын бирергә кушты. Шәех Ишкул чыгып киткәч, тәхет ягында икәүдән-икәү генә калгач, ханбикә Зөбәрҗәт иренең күзләренә карады. — Нигә кирәк булды сиңа бу тамаша, ханым? — дип сорады. — Иртәгә вәзир Камай Янтак хан ыстанына китә. Ханны килештереп карасын. Янтак гомер-гомергә ялланып орышты. — Уең барып чыкса, бу хәйран хәйләдер, ханым. Әйе. күрше белән күрше орышу язык түгел, телебез, динебез башкадыр. Ничек тә телебез вә динебез бер булган Янтак ханны туктатасы иде. — Камай шуның өчен бара, аңа игелек телик, ханбикә. Морадына ирешеп кайтуын телик, аллаһы боерган булса. Атыла-кабалана тәхет ягына бусагабаш килеп керде. — Хан иям, кыпчак ханы Янтак Сәкъсин каласын алган. Бачман әмирнең азатларын далага сибеп. Бөек Калага юнәлгән. Азатларның беришесе Нугай капкасына килеп туктады. — Ачыгыз капкаларны, кертегез азатларны! Таймас баһадир кая? — Таймас баһадир Үлдәмирдә, хан иям, кайтып җитмәде — Илчене тотып япкан булсалар? Кенәз Всеволод Болгарга яу килә. — Таймас баһадир Күчтем сәүдәгәр кул астында Күчтем безгә хыянәт итмәс, Бөек Кала тулы кибете, аннары энесе Апанай ислам динен кабул итте. Болгарда яши. — Шул Апанайны минем кырга китереңез әле. Бусагабаш чыгып киткәч. Сәлим хан хәрби киемнәрен соратып алды, түр якка кереп, киенеп чыкты. Ул арада сарайга Апанайны китереп җиткерделәр. Хан каршына килеп 6acyia. Апанай баш орды һәм торып: — Аллаһы тәгалә куәт бирсен, олуг хан! — диде Куәт теләве урынлы иде. Сәлим хан Апанайга текәлеп бераз дәшми торды. Ул бу кешене белми дә, ә шулай да Яңа Калада яу турындагы хәбәрне җиткерүче шул кеше булды. — Утыр, кем дип белик инде үзеңне, алла бәндәсе,— диде — Сәүдәгәр мин, олуг хан, һөнәрче дә. — Яу турында каян белдең? — Яуга кенәз теләп килми, хан. Михаил үлгәннән соң тәхеткә Всеволод утырды. Баярлар кенәз нәселенә үчле. Всеволод баярлар көен көйли, баярлар кубызына бии Баярлар котыртуы белән башта Рәзан кенәзләрснә яу чапгы. Тегеләрне буйсындырды, Рәзанга үз угланын — Ярукны утыртзы Андрей кенәзнен башына житкән тиуннар әкренләп Всеволод кенәз ягына күчә бара Кенәзнен Болгар! а яу чыгуына баярлар гына түгел, тиуннары да. рухани атакайлар да гаепле, хан — Ул турыда без хәбәрдар, оста. Урыс явы Сүрә елгасына якынлашып килә, кочкуәгс күпме9 Бу яуга Всеволод кенәз бөтен көч-куәтен жыйды Яуга Киев кенәзе Святослав, кенәз Изяслав. кенәз Мстислав катнаша. Мондый яуга урысның чыкканы юк иде әле. хан. Всеволод кенәзнен максаты да билгеле мина, хан. Урыс сәүдәгәрләренең үзбаш Өргәнечкә, Табгачларга чыгасылары килә Ә юл өстендә, бугазга төртелгән сөяк кебек. Болгар сәүдәгәрләре угыра - Хуш. Апанай, хәбәрең өчен рәхмәт Игелекле юлда бул, унышлар телимен. Түр яктан вәзир Камай балкып чыкты, ул тыенкы 1ына елмайган Зәмзәмбикәне җитәкләгән идс Йа алла, килсштеңездәме? Бусагабаш. казнабаш Варданны дәш. диде хан урыныннан күтәрелми генә. Казнабаш килеп кергәч тә, Сәлим хан анын колагына нидер әйгте. Казнабаш чыгып китте һәм бераздан әйләнеп керде дә хан кулына затлы балдак салды Менә бу балдакны, вәзирем Камай. энем Мөхәммәтгалим бәккә бүләк итәрсең Исеңдә тот, балдак бары гик энем Мөхәммәтта гим бәк кулына керергә тиеш. Балдакның сере нидән гыйбарәт сон, ханым9 Анысы сина кирәкми Син миннән качып киттең. Уй-ниятсн вә теләген сабакташыңны Болгар тәхетенә утырту Ниятен аңладым, ханым Барысын да син дигәнчә игәрмен Хода юлдашын булсын, вәзир Камай. Вәзир Камай белән Зәмзәмбикә чыгып киткәч, Сәлим хан бусагаба- шны чакырып алды, болдыр янына агын кигерергә куш гы Сәлим хан өчен авыр сынау көннәре башланды 6 Вәзир Камай китеп өч кон үтүгә. Боек Кала кирмәнен урыс-кыпчак гаскәре камап алды Камау ике көнгә сузылды, ике якган да хәзергә ни атыш, ни сөйләшүләр алып барылмады һәрьяк үз нпе белән мәшгуль иде Кирмәндәгеләр диварларга сәрпн ук жаи ганмаларын урнаштырды, атакайлар, меңбашлар үз урыннарын алдылар Сәлим хан угланы И гһам белән бергә кнрмән ныгытмаларын карап чыкты Иравыл азатларны Нугай капкасы янында күреп, хан шунда туктады Илһам углан атасына аңлатты, жаи туса, иравыл гаскәриләр кггрмәннән чыгып, дошманны борчып, кире борылып керергә тиешләр икән Камауның икенче көнендә баһадир Тубыкбайдан чаптар ки где Авырлык белән булса га кирмәнгә үтеп кергән чаптар Сәлим ханга Тубыкбай. баһадир үз гаскәре белән Чирмешен ел1асы артындагы урманда яшеренеп юра тигән хәбәр кигерде. Сәлим хан шатлыгын сиз гермәсә дә. Тубыкбаииын ярдәмгә килүенә шаг иде Ләкин ул татын бер кешедән - уг лапы әмир Хажидан да чаптар көтә идс. Әмма ул якган хәбәр килми дә килми Өченче көн дигәндә дошман беренче гапкыр кирмәнгә һөжүм итте, әмма су багына га житә алмыйча, йөзләрчә мәет калдырып, чигенергә мәжбүр булды Камаучылар һичнинди сөйләшүләр алып бармыйлар, ги мәк. максатларына ирешмичә китәргә исәп тәре юк идс. Бу көннәрдә Сәлим хан һаман күзәтү манарасында булды Үзе янында жансакчыларын һәм табибен зоны Әмма габибе еш кына китеп югалталады Сәлим ханга бу ошамады. Бер тапкыр габмб Атоний манарага менеп, янына басуга 17 - Кирмән камауда чакта син кая булырга тиешсең, табиб? — дип сорады. — Хан янында, шөһрәтлем. — Хан янында булырга тиеш булгач, хан янында бул, табиб,— диде хан, ачулана төшеп. — Баш өстем, хан. — Әйт әле, табиб Антоний, кенәз Всеволод ни сәбәпле торки Болгарына яу килде? Мине хан белән кенәз арасындагы сәяси хәлләр кызыксындырмый, олуг хан. Мин табиб. Иң әүвәл сезнең сәламәтлекне саклаячакмын — Бә.ткемдер. бәлкемдер, табиб. Ә шулай да ни омег итеп килде кенәз? һәм бер үзе генә түгел, бөтен урыс кенәзләре белән? Белмисең?.. Ә мин беләм, табиб. Син бит христиан, кяфер, шуны белеп торсаң иде — дин белән дин орыша, болгар белән урыс түгел. Олуг кенәз шул хәтле гаскәр белән гомер бакый сәүдә итеп яшәгән күрше болгар халкына каршы түгел, мөселманнарга каршы килгән бүген, табиб Антоний. — Олуг хан, миңа калса, кенәз кирмәнне озак камап тора алмас, ташаткычлары юк, утчагырлары да күренми. — Утчагыр! — диде Сәлим хан кисәк табибенә таба борылып — Утчагырлары булса, алырлар идеме? — Утчагыр—яңа корал, олуг хан Урысларда ул юк. Димәк, торыр- торыр да кенәз Всеволод китеп барыр Буш кул беләнме? Буш кул белән кигсә, аны кенәз Әндрей язмышы көтә. Баярлар вә рухани атакайлар моны кичермәячәк. Шуның өчен кенәз Всеволод соңгы сулышына кадәр орышыр, табиб Антоний Иллә кирмәнне ала алмас ул. Тиздән аңа Тубыкбай баһадирның кылычын да татып карарга туры килер Юк. кирмәнне мин кенәзгә бирмәм, табиб. Мине кенәз борчымый, кирмәнне ала алмавына инануга, кенәз сөйләшү башлар Мине, табибем Антоний, энем Мөхәммәтгалим бәкне алып килгән Янтак хан гаскәре борчый. Кыпчак ханы Янтак бик күп кирмәннәрнең башына җиткән кеше. Төлке дә төлке, ул да төлке. Оста орыша. Угланың әмир Хаҗи аны тиз куып җибәрер. — Әмир Хаҗи углан ярдәмгә килер дип уйлыйсыңмы, табибем? Мин аның белән пычакка пычак. Чарасыз калдым ул хакта. — Килер ул, олуг хан, түзмәс. Ил саклау, кыз саклау түгел, хан. — Безнеңчә ару гына сөйләшә башладың әле син. табиб Антоний. — Олуг хан, сезне ханбикә көтә, иртән авызына ризык салмый чыгып киткән иде, ди. Табиб Антоний, ханбикә миңа кенәз янына чыгып баш ияргә куша Килешү алып бар. ди. Ә минем яу белән килгән күршемә баш иясем килми, табиб Дәүләт саклауны хатын-кыз кулына калдырсаң, бөтенләй югалтуын да бар Хан күзәткән манарага йөгереп әмир Илһам менде. — Атам, кенәз һаман китми, әллә чыгып орышыйкмы? — Ашыкма, углан. Кем белә, бәлкем кенәз белән Баян баһадир сөйләшүләр алып барадыр Янтак хан метанында вәзир Камай. Ходай кушып алар да килешеп куйсалар. . — А гам. кирмәндәге чит ил сәүдәгәрләре дә коралланырга телиләр, ни кылыйк? — Өләшегез булган коралны. Алар үз малларын, без калабызны сакларбыз. Яңа көн туган саен Сәлим хан манарага менде, дошман ягын күзәтте. Сәлим хан кирмән диварындагы ташаткычларга. сәрпи ук. бихисап азатларга күз төшереп ала. Берничә көн инде дошман ягында нртән- иртүк хәрәкәт кузгала. Өченче көнне һөҗүм башланды. Урыслар кир- мән гирәли казылган сулы чокырларга бүрәнә тутырырга тотындылар Читән ышыкламалар артыннан, аларны сакларга тырышып, ук яудыра гордылар. Бүрәнәләр тутырылган күперчек аша дивар ягына якынлашкан кыюлар да табылды. Әмма һөжүм көнозын барса да. диварга менәргә баскычлар тоткан дошман гаскәре максатына ирешә алмады, чигенергә мәҗбүр булды. Очлап утыртылган имән баганалары арасында, чокыр буйларында меңләгән мәет ятып калды Урыс кенәзенен һөҗүм дулкыны сүрелергә өлгермәде. Сәкъсин капкасы ягыннан Янтак хан гаскәре ташланды Сәлим хан. угланы Илһамны ияртеп. Сәкъсин капкасына чапгы. Күзәтү манарасына менүгә, когы алынды Янтак хан азатлары су чокырын узып, диварга якынлашып килә, кулларында баскычлар, ыргаклы баулар. Сәлим хан манарадан төште, йөгереп диварга менде, һәм азатларына куәт биреп, сәрпи ук атучыларга боерык биреп торды. Ул да түгел, кардәш төркиләр сөягән баскычлар аша күтәрелә башладылар, хан сугышчылары алар өстенә кайнар сумала түктеләр, утлы кисәү ташладылар, таш аттылар. Артык кыюланып киткән дошман сугышчыларын болгар мәргәннәре укка алып, берәм-берәм чүпли тордылар Мәгәр Янтак хан ягында мәргәннәр күп иде, дивар өстендә йөзләрчә болгар азатларын һәлак кылды. Сәлим хан сугышчылар арасыннан Мөхәммәтгалим бәкне эзләде Ләкин ни караса да күрә алмады Янтак хан гаскәре кичен кояш баегач кына ыстанына таба чигенде. Төнлә белән мәетләрне җыясы, туганнар каберлегенә күмәсе бар иде. Кирмән эчендә дә шундый берничә туганнар кабере калкып чыкты Шак I ый ки алтуларга дучар булган Янтак хан иртәгә дә көчле һөжүм итәр, шуңа күрә хан Нугай капкасы ягыннан ике йоз мәргәнне Сәкъсин капкасы ягына күчерергә боерык бирде Яна көннең кояшы бик акрын күтәрелде. Кояш чыга башлауга, ил башы Хан капкасы янына юнәлде Багучылары ханга җиткерделәр. Всеволод кенәз төн эчендә бөтен көчен шул тарафка туплаган икән Кояш күтәрелүгә, урыслар һөҗүм башладылар Бер төркем кыю сугышчылар Хан капкасы янына ук килеп җитте, капкага менә башладылар Мәргәннәр кыюларны чүпли торсалар да. дошман дулкын* дулкын агыла торды Капка тирәсе мәет белән тулды, болгар да күп кырылды Бары тик кич якта гына һөҗүм басыла төште Шунда гына Сәлим хан җаны көюен тоеп, аска төшеп, кем кулыннандыр алып бер чүмеч су эчте Шулчак хан янына Танмас баһадирдан багучы килде Олуг хан. капка янында яшь кенәз Изяславны кагы яралаганбыз Илче килгән, канканы ачуны сорый, кертикме? Бау белән тартып алыгыз!- дип боерды Сәлим хан Күп тә үтми кенәз илчесен хан янына кигереп тә җиткерделәр. Сәлим хан эңгер иңеп килсә дә. илченең затлы киеменә игътибар итте Тылмач! диде Сәлим хан Тылмач кая ’ Мина тылмач кирәкми, диде илче Яхшы. илче. Йомышың җиткер Сезгә кенәз Всеволод мөрәҗәгать игә Бүгенге һөҗүмдә яшь кенәз Изяслав кагы яраланды Кенәз сездән табиб сорый Табиб кирәк булдымыни кенәзгә! Менә биг син аны Яу ки гә. җитмәсә габибемне сорый, диде ачуын яшерергә теләп, әмма тешен кыса төшеп Сәлим хан. Хан ачулы иде. азатларының кырылуын күрүе бик кыен и гс. кирмән- до камауда гору җиңел түгел, ә шу г кнрмәнне камап торучы кенәз анардан ярдәм сорый Шаккатмады хәл иде Әмма уйлана торгач. Сәлим хан сабырлана төште Кенәзнең хәле авыр, диде илче Минем хәлем җиңелме! — диде ул, әмма шунда ук: — Табиб Антоний кайда?! — дип сорады. Ул арада хан янына табиб Антоний килеп басты. — Мин монда, олуг хан. — Әйтче, табибем, кенәзне Болгарга мин чакырып китермәдем, үзе килде. Ә мин аңа игелек кылырга тиешме?! — Изгелек җирдә ятмый, хан,— диде илче. Изгелек, әйе, әмма игелек кылган кешегә яманлык кылынса...— Сәлим хан әмир Илһамга таба борылды.— Хәл ит. углан Ил-җирем сиңа каласы. Тик әүвәл әйтер сүзем тыңла: кенәзгә ышанмыйм, табиб Антонийны кире җибәрмәс. Яшь кенәз яралангандыр, орыш корбансыз булмый. Үзең хәл ит. - Яхшы, атам. Табиб Антоний, җый әйберләрең! — дип боерды әмир Илһам. Сәлим хан акрын гына атына атланды, сараена таба юнәлде. Ул тәмам арыган иде, тизрәк кайтып ханбикәсен күрәсе итте, аны күрсә, аз гына булса да җаны тынычланыр сыман иде. 7 Всеволод кенәз рухи атасы Савваны тыңлады да, тыңламады да. Әмма ара-тирә колагына эленеп киткән атаның сүзләре йөрәгенә шырпы сыман кадалгандай булды. Рухи ата кирмәнгә көн-төн һөҗүм итүне таләп итә иде. Кир.мән дивары янында ятып калган сугышчыларының саны ишәя бара, рухи атакай өчен алар, гүя, адәм балалары да, Җантуганнар да түгел иде. Кенәз баштан ук Болгарга теләп яу чыкмаган иде. Берйичә кала-кирмәнне алсалар да, болгарлар нык каршы тора, бер дә бирелергә теләмиләр иде. Хан капкасына һөҗүм иткәндә каты яраланган бертуган агасының угланы яшь кенәз Изяславның үлем белән тартышып, ыңгырашып ятуы, үзе белән алып килгән табибнең яралы белән һични кыла алмавы кенәзне чарасыз итте. Ул белә иде, ханда даны-аты Владимирга җиткән табиб бар. кенәз Сәлим ханга табибен бирүен үтенеп илче җибәрергә булды. Хан әллә бирә иде табибен, әллә юк. ә энесе җан тартыша, үлем белән көрәшә. Рухи атакай исә, гүя. моны күрми дә, кенәзне һаман исә һөҗүмгә өнди. — Илгә буш кул белән кайтсак, халык сине дә, мине дә кичермәс. Андрей кенәз көненә каласың киләме әллә?! Кичерер,— диде Всеволод кенәз.— Мин сугышчыларымны саклап калырга тыр/дшам. Миңа һәр сугышчым кадерле. — Сугышчы орышыр, даны сиңа калыр. Кенәзләргә дан тәхеттә утырып килми, орышларда килә, балакай, һөҗүмең туктатырга ниятләгәнсең икән, ханга шарт куй: тынычлыкны алтынга сатып алсын! Кенәз Всеволод яңак итен чәйни-чәйни чатыр ишегеннән болгарлар кирмәненә карап торды, анда һөҗүмгә ташланган сугышчылар дулкын- дулкын булып кире чигенәләр иде, ә рухи атакай һаман корбан таләп итә. Әтәчләнеп, хан энесен Болгар тәхетенә утыртам дип килгән Янтак та әллә ни кыра алмый иде күрәсең, чаптарлары ыстан туктаган, дип хәбәр итеп торалар. Мондый очракта мәрхүм абасы Андрей кенәз нишләр иде икән1 ’ Юк. ул тыңламас иде рухи атакайны, кысылма минем эшемә, дияр иде. Хәер, шул башбаштаклыгы, баярлар белән рухи аталарны тыңламавы аркасында башына да җиттеләр бахырның Әмма Всеволод кенәз абасы Андрейның язмышын кабатламас, чөнки Владимир-Сүздәл тәхете аңа артык кыйммәткә төште. Андрейның бикәсе Рокыя да, Всеволод кенәзнең Мариясе дә Болгар кызлары иде. Икесе ике анадан тусалар да, Андрей абасы белән баҗайлар булып яшәделәр. Кенәгинә Екатерина (Рокыя) Андрейның Болгарга яу баруын теләмәде, каршы булды әнә Всеволод кенәз үткән хәлләр турында бар нәрсәдән дә хәбәрдар иде Aia Я1ыннан туганнар булган Андрей кенәзне кемнәр, кайда үтерәчәкләрен ул алдан белде. Белде, әмма ярдәмгә ташланмады, киресенчә, рухи атакайга барып Андрей турында зарланды. Имеш, тыңламый, баш бирми башлады атасы олуг кенәз Кыскасы, кенәз Всеволод рухи атакайнын теләген үтәде.— Ул туганы Андрейга үчле иде. Анасы Еленага Андрей кон күрсәтмәде, ахыр килеп Чехия короленең кызы кенәгинә Елена ике угланын алып, туган иленә кайтып китәргә мәҗбүр булды. Анасы кенәз Андрейга карата һәрчак нәфрәт тотты. Всеволод моны күрмәде түгел, күрде Всеволод балачагы узган туган ягын оныта алмады, анасыннан яшереп, абасы Андрейга «Минем туган илемә кайтасым килә»,— дип хат язды Кенәз Андрей ана «Ростов тәхетенә утырырсың, кайт».—дип жавап бирде. Кайткач ул ана чынлап та Ростовны бирде һәм үз хатынының туганы Зоһрәгә өйләндерде Зөһрәне чукындыргач, рухи атакай аңа Мария дип исем такты. Егерме яшендә иленә әйләнеп кайткан Всеволод Ростов кенәзе булган иде. Күп тә үтмәде, олуг кенәз дәрәҗәсенә иреште. Шушы еллар арасында Всеволод халык алдында шактый абруй казанды. Аны халык кына түгел, тиуннар, куштаннар ла. дружина җиһангирлары да. хәтта рухи атакайлар да хөрмәт итә башлады Фәкать атакай Савва аннан һаман да канәгать түгел сыман. Рухи агакайларның күбесе урыслашкан славян болгарлары яисә треклар иде Шунын өчендер, ихтимал. Всеволод кенәз рухи атакайларны яратып бетерми Әмма бу хакта кыеп кына сүз әйтергә базмады. Аларны тыңлап, үзенчә эшләгән чаклары булса да. ахыр чиктә барыбер руханилар киңәшен тотты Бүген менә кардәше Изяслав җан тартышып ятканда рухи атакайнын үзенә басым ясавын бөтенләй дә ошатмады Епископ Савва, безгә әлегә яхшы табиб кирәк, - диде ул коры гына. Сәлим ханда грек Антоний габиблек итә. сорат, бәлки бирер' Сәлим хан моңа килешер дип уйлыйсызмы, атакай? Ханның табибен бирми хәле юк Кирмән камауда, кеше гүтел. кош га очып чыкмас. Ләкин Сәлим хан бер дә бирешергә җыенмый. Кичә. әнә. әмир Хаҗи угланы корабчылар янына килеп, каравыл сугышчыларымны кырып киткән. Тубыкбай баһадир һәркөн борчып тора Өермәдәй килеп чыга да йөзләгән сутышчыны чәнчеп-чабып китеп бара. Куып җигеп орышыйм димә, т үя. җил ала үзен Ханга илче җибәр Табибен сорат Соңыннан күз күрер. диде рухи атакай Савва, сүзе бетүен аңлатып, кузга та башлады Безгә су толларын уртак итәргә кирәк Бөгеп Рәсәй белән яу килеп, буш кул белән әйләнеп кайтырбызмы’* һич югы ханнан һәр һәлак булган сугышчың өчен бер алтын сора. 8 Сарайга кайтып кергәндә Сәлим чанның башына янә бер ун килде Әмир Илһам утланып итче итеп Всеволод кенәз янына чыгарса? Әйе. табиб Антоний белән үк’’ Менә хикмәт, зиһенен телеп үткән бу уеннан ул ханбикә янына кайтып кергәч тә арына алмады Ахырдан барысын да ханбикәгә сәйлән бирле Чытар угланын, ханням Белеп кайтсын, ни гели кенәз’. Сәлим хан бусагабашны чакырып алды. Илһам угланын дәштерде Икенче көнне так беленер-беленмәс Илһам углан белән табиб Антоний, кенәз Всеволод итчесенә ияреп, дошман ягына чыктылар Чатыр ишеге янында олуг кенәз аларны үзе каршы алды Чатырга керү белән табиб Антоний үз вазифасын үтәргә кереште. Кенәз Всеволод илче Илһам угланны икенче чатырга алып чыкты. Епископ Савва, энәгә таккан җептәй, аларга иярде. Керделәр- Утырыштылар. Кенәз сүзсез генә Илһамга карап алды — Урысча сүләшә?—дип сорады ул. ниһаять. — Сүләшәм, кенәз,— диде Илһам. — Хатыным Мария кенәз токымыннан. бераз өйрәтте. — Илченең шартлары бардыр, кенәз,— диде рухи атакай Савва. — Бардыр, сорармын,— диде кенәз кырт кына. Әмир Илһам сизеп алды: кенәз рухи атакай Савваны өнәп бетерми, мәгәр, күрәсең, ансыз да яши алмыйдыр, юкса ияртеп кермәс иде. «Бер караганда без якыннар ич. Син, кенәз. Болгар кияве, мин Владимир кияве. Ә менә орышабыз»—дип уйлады әмир Илһам, каш астыннан гына епископ Савваны күзәтеп. — Йә,— диде кенәз, түмәренә җәелеп утыргач.— Ни тели Сәлим хан миннән? Мин беләм, ул китүемне телидер? Ләкин мин буш кул белән генә китәргә исәп тотмыйм, әмир Илһам. Минем батыр сугышчыларым күп тапкыр кирмәнгә һөҗүм итте, өч меңнән артык сугышчымны югалттым, Изяслав кенәз үлем белән тартышып ята. Димәк, иртәме-соңмы, мин барыбер кирмәнне алырмын, әмир Илһам. — Ханның шарты бер. олуг кенәз — китүегезне үтенә. Болгарга яу килгән өчен генә түгел, ирҗә-мукшы җирләрен талаган өчен дә хан сезгә рәнҗүледер. — Юкка рәнҗемәсен хан. ирҗә-мукшы җирләрен мин барыбер буйсындырырмын. Мөстәкыйль тормыш булмас аларга. ГГуреш инде минем кул астымда, тиздән Пургасы да аягыма килеп егылыр. Кыскасы, әмир Илһам, һәлак булган сугышчыма бер алтын биргәндә генә Всеволод кенәз Болгарны ташлап китәр. — Мин олуг хан белән киңәшеп карармын, кенәз. — Илче табиб Антонийны миндә калдырыр,— диде Всеволод кенәз. — Табиб ирекле адәмдер, кенәз. Тели икән — кала бирсен. Әмир буларак мин моңа үзем дә җавап бирә аламдыр. Инде безнең шартны тыңла, кенәз. Сиңа мәгълүм булса кирәк, кенәз, ханның энесе, ягъни минем агам Мөхәммәтгалим бәк Янтак хан даласына китеп, аның кызына өйләнә. Мөхәммәтгалим бәк агам теге вакытта Болгар тәхетенә дәгъва тоткан кешедер. Олуг хан бер шарт куйды: барлык гаскәрләрне алып киткәндә генә кенәзнең шарты үтәлер. Кенәз Всеволод епископ Савва белән үзара киңәшеп алды. Ахры, әмир Илһамның шарты аларны шактый кыен хәлю куйган иде. кенәз илчегә чатырдан чыгып торырга кушты һәм гаҗәбе шул булды: бары тик кич якта гына илчене чатырга чакырып алдылар. — Әмир Илһам,— диде Всеволод кенәз. илче чатырга кереп, күрсәтелгән түмәргә утыруга,—Ханга да, сиңа да минем хөрмәтем зурдыр. Киңәшең тотып, бүген төнлә гаскәрем алын китәргә булдым. Хан табибе Антоний минем белән китәр. Алтынны хан казнабашы елга буена китерер. Без киңәштек-киңәштек тә, аталарымыз кебек. Төрки Болгары белән солых төзергә булдык. Инде җавабың көтәм. әмир Илһам Ошбу солых битеген олуг ханга бирерсең. — Ходай тәгалә ярлыка кыла күрсен, мин ризамыңдыр. кенәз, ____________ диде әмир Илһам һәм үзенә ияргән җансакчылары белән кирмәнгә юнәлде. Шул ук төндә кәтиб Хафиз кенәз Всеволод битекчесе белән ике телдә дә солых шартларын яздылар. Солых битскләренә әүвәл Сәлим хан кул куйды, аннары шул ук төндә аны кенәзгә илттеләр. Бер нөсхәсен аңарда калдырып, ул кул куйган икенче нөсхәсен хан сараена алып кайттылар Олуг кенәз белән олуг хан атаулы имзаларын салган солых битеген күрде дә. ханбикә Зөбәрҗәт ир күкрәгенә капланып елап җибәрде Сәлим ханның да күзләре яшь белән мөлдерәп тулган иде. Әнә шулай 1184 елда урыс хенәзс Всеволод белән Төрки Болгары ханы Сәлим тагу яшәү һәм гыныч сәүдә итүгә солых төзеделәр Кснөз Всеволод үз сүзендә торды шул төндә, хан вәгъдә иткән алтынны алып, шау-шусыз гына елгага ia6a кузгалды һәм иртәнге якта корабларына төялеп, китеп барды Әмир Илһам ана өч мен тәңкә алгынны үзе илгеп бирде. Тан алдыннан 1ына кирмәнтә әйләнеп кайтты һәм атасы Сәлим ханта Атам, соенчс. кенәз Всеволод гаскәре белән корабларта төялеп китеп ята,— дигән хәбәрне житкерде Сәлим хан башта Чирмешән елгасы буйларында яшеренеп йөргән Тубыкбай баһадирга чаптар жибәрә. урысларның камауны ташлап китүләре турында хәбәр ию. кирмән янында гаскәре белән Янтак ханның гына калуын искәрә һәм баһадирына хан ысганын камарга куша Үзе исә тан атып килгәндә Нугай капкасы аша бар бу нан гаскәре белән чыгып, көтмәгәндә дала ханының ысгаггын камый Бу яман хәлне соңгарак калып сизен алган Янтак хан ермак алае белән орышка ташлана, әмма көтелмәгән югалтуларга дучар буда Хәлнең асылын аштан алган азатлар кайсы-кай тарафка тәртипсез рәвештә кача башлыйлар Чакырылмаган тугандаш яуны турау, укка алу кичке якка кадәр бара Сәлим хан сөрәнчеләре бертуктаусыз кычкырып торалар «Болгар ханы бары тик энесе Мөхәммәтгалим бәк белән генә орышырга тели. Бәкне Iашлап киткән азатка, унбашмы. йозбашмы меңбаш.ты ирек биреләчәк!» Шулай кычкыра торгач, Янтак ханның азатлары, у к-корал ларын ташлап, әсир төшә башлыйлар Янтак хан исә иң багыр азатлары белән камауны ерып, качып кию. Тубыкбай баһадир азатлары аларны куа бара Янтак хан киткәч, ике йөз азагы белән генә калган Мөхәммәтгалим бәк Янтак хан кебек качарга омтыла әмма өлгерә алмый Ханның сөрәнчеләре: «Боек Болгар ханы Сәлим бары тик энесе белән орышырга тели. Кем җиңә шул тәхеткә утырыр ди!»- дип кычкыруы, ниһаягь. Мөхәммәтгалим бәккә дә барып ирешә Азатларның күбесе сөекле бәкләрен ташлап, хан ягына күчә. Бу мәлгә жан ачуы чыккан Мөхәммәтгалим бәк агасы ягына күчә башлаган азатларын укка ала Әмма шунда ук аның ягына да уклар ява башлый Мөхәммәтта гим бәк абасы бе гән орышырга ризалык бирергә мәжбүр була Көчле ягына авышырга өйрәнгән дала азатлары оер-оер Сәлим хан ягына күченә Мөхәммәтгалим бәк янында жансакчылары гына кала Ниһаять. Мөхәммәтгалим бәк Нинди корал белән орышабыз, дип оран салдыра Сәлим хан сөңге сайлый. Ул арада хан мәргәннәре Мөхәммәтгалим бәкнең жансакчы ларын аерып алалар Ук очар арада, күзгә-күз дияргә була, абасы белән энесе генә кала. Сәлим хан нигәдер үлемнән курыкмады Ул бел.» иде »несе Мохәм мәггалим бәк. жиңгән хәлдә и», барыбер тәхеткә угыра алмас, угланы әмир Илһам каршы төшәр. чөнки гаскәр аның кулында Уг танына бу хакта әйтергә теләсә дә әйтми торырга ниятләде, чөнки ахыры шулай буласына Ятманы камил иде Аннары багырга батыр чыккан хәлдә сөңге сайлавының да хикмәте бар иде Сәлим хан яшьтән үк сөңгене тоз атты, шул ук вакытта жилле игеп кылычта алышты Ахыр чик ю барысы га Алла кулында иде Әмма ханга бер нәрсә ачык иле у г исән чакта Мөхәммәт галим бәк Болгар тәхетенә утырмаячак Мөхәммәтгалим бәкнең агы. жансакчы тарын бүлеп алгач ямансулап кешнәде Бер кәгү гә үскән, бер болын га уггаган иш гареннән аерылуын сизүе идеме хайванныңбер хо га белә Агының ямансулап кешнәвеннән Мөхәммәтгалим бәкнең ачуы гына кайна гы Ул атына каты игеп сукты га абасына таба куема гды Бер анадан тумасалар га алар бертуганнар иле Туган шанга КҮЛ күтәрү тур гөнаһтыр, әмма мөселман төньясында ла тәхет өчен буттан бәхәсләрдә туган туганга каршы чыгу гадәткә кереп бара иде инде Хәер, моның яман мисалын әүвәл башта мөселман халифәләре үзләре үк күрсәтте. Мөхәммәтгалим бәкнең агасына каршы чыгуы шул яман үрнәкләрнең дәвамы гына иде булса кирәк. Ханның да, бәкнең дә башларында тимер очлым. терсәк-тезләренә каплагычлар куелган, өсләрендә исә кыска җиңле челтәрле тимер күлмәк. Шулай бердәм киенергә вә коралланырга сөйләшкәннәр диярсең. Батырт а батыр килә, кулларында сөңге. Юк, батырга батыр түгел, туганга туган, ханга каршы бәк килә. Азатларның барысы да тын алырга куркып, гуктап кала Чөнки мондый хәлгә шаһит булганнар бик сирәктер Икс батыр гына көрәшми ич! Чатырын килгән җайдан Мөхәммәтгалим бәк ни сәбәпледер, атын кисәк кире бора һәм берара бер урында таптана. — Атының канын кыздыра, күр әле моны,--дияләр күзәтүче азатлар бәкнең бу хәленә. Сәлим хан атын куаламый, ул берчама !ына юырттырып, энесенә якынлаша. Энесен күптән күргәне юк. егерме еллар булыр. Гаҗәеп, ул энесендә тәүге таныш чалымнар күрмәде, гүя. ана таба ят бер кеше килә иде. Яшь чагында Мөхәммәтгалим бәк уктан оста атыр. мәргән атын йөртер иде. Кемдер — Сәлим хан җиңә. Сәлим хан җиңә! — дип кычкырды. Әмма Сәлим хан берәүне дә ишетмәде, энесеннән башка берәүне дә күрмәде Ара якынаюга. Мөхәммәтгалим бәк акыра-бакыра башлады, әйтерсең, дию пәриенә каршы килә иде. Аның акыруыннан Сәлим хан курыкмады, ләкин сискәнеп куйгандай итте. Үз сөңгесенең энесе күкрәгенә кадалуын күз алдына китерде. Юк. ул аны үтерә алмый. Алар — бер анадан туган балалар. берту!аннар. Сәлим хан бар көченә тезгенен }ң якка тартты, атын борды да елгага таба китте Ул ашыкмады. Кусын, җитсен, кадасын, дип уйлады. Абасының борылып кача башлавын күреп, Мөхәммәтгалим бәк батырая төште, атын куалый-куалый Сәлим хан артыннан китте. Елгага җитәрәк кенә Сәлим хан атын энесенә таба борды һәм. сөңгесен күтәрә төшеп, энесенә таба килә башлады. Ике ара күзгә күренеп якынайды. Мөхәммәтгалим бәк ыргытырга дип сөңгесен күтәрде. Шунда янә көтелмәгән бер хәл булды. Сәлим хан агын туктатты һәм сөңгесен җиргә кадады. Батырга багыр чыкканда гына түгел, гомумән. орыш кырында бу хәлне күрмәгән азатлар өзәңгеләренә баса төшеп үрелделәр. Азатлар тезмәсе буйлап; «Сәлим хан сөңгесен ташлады. Сәлим хан орышырга теләми»,— дигән аһ-зар узды. Мөхәммәтгалим бәк туктамады, сөңгесен ташламады, ярсынган вә нәфрәтләнгән кыяфәттә ханга якынайды. Абасының сөңгесен ташлавы, атын туктатып, үлемен көтүе аның ачуын гына чьи арды. Менә ул сөңгесен күтәрде, чак кына артка каерылды. Нәкъ шулчак зәһәр ук сызгырганы ишетелде һәм кан төсенә буялган каурыйлы ук Мөхәммәтгалим бәкнең аркасына килеп кадалды. Мөхәммәтгалим бәк кинәт аркан ташлагандай артка чайкалды, ул да түгел, сөңгесе-нне белән аттЯн ишелеп төште Иясе егылуга ат шып туктады, каерылып хуҗасына карады да рәнҗүле рәвештә кешнәп куйды. Бу хәл Сәлим ханның төшендә түгел иде. ул барысын да үз күзе белән күрде, энесе Мөхәммәтгалим бәкне дала канунын бозып, җансак- чыларының берсе укка алды Мәгәр кем? — Кем укка алды бәкне?! — дип сорады Сәлим хан. Ул инде үз хәленә кайткан, карашы белән энесен укка алучыны эзли иде Берәү дә дәшмәде. Атасы янына әмир Илһам чаптырып килде. — Атам, юкса ул сине сөңгегә алган булыр иде,— диде. — Синме? — диде Сәлим хан.— Син алдыңмы укка? — Мин түгел, атам Мөхәммәтгалим бәкмен үз азатлары — Ук тамгалымы? — Анысын тикшерербез, атам. Укка алучыны сарайга килтсрерсен!— диде Сәлим хан ИЬм атын куалыйкуалый кирмәнгә чапты Сараена кайтып кергәндә хан башкача уйлый иде инде Энесе Мөхәммәтгалим бәкне укка алмасалар. анык урынына орыш кырында ул ягып калган булыр иде. Хан хәтта күкрәгенә кадалган сөңгене күз алдына китерде һәм янә курку килде Ул тәхет бүлмәсенә узды һәм анда вәзире Камайны күреп, туктап калды — Син исән? — диде ул тәмам аптырый калып. - Исән, хан иям. мин ана балдакны бирдем. Мөхәммәтгалим бәк һәлак булды, вәзир,— диде Сәлим һәм хәлсезләнеп тәхетенә утырды - Мөхәммәтгалим бәк һәлак булды. Ә Янтак хан качып китте Всеволод кснәз дә киткән икән,— диде вәзир Камай — Әйе. ул да китте.— диде Сәлим хан.—Боерам, вәзирем, энем Мөхәммәтгалим бәкнец мәетен ханнар зиратына күмегез, җиренә җиткереп. — Баш өсте, хан иям. Вәзир чыгып киткәч тә Сәлим хан тәхетенә чумыбрак угырды Ян.» күз алдына аркасына ук кадалган энесе килде Иясе үлгәч тә агнын бермәл чабуын, мәетнең сөйрәлеп баруы, иясенен егылуын сизеп булса кирәк, агнын кисәк туктап калуы, ямансулап кешнәп җибәрүе барысы да күз алдында иде. Кеше түгел, хәйван да иясе үлемен сизә Ә биз алар туганнар иде. Ундүрт яшькә кадәр бергә уйнап үстеләр, аннары агалары аларга. балигъ булу билгесе итеп, икесенә дә кылыч-хәнҗәр. бил каешы бүләк итте. Энесе Мөхәммәтгалим бәккә ундүрт яшь тулмаган иде әле. әмма үпкәләмәсен дип булса кирәк, агалары хәрби киемнәрне ана да биргән иде. Соңыннан бу хәлне төрлечә юраучылар табылды Берәүләр олуг хан тәхетен Мөхәммәтгалим бәккә калдыра икән, дин әйттеләр Икенчеләре беренчеләрен, тәхет хан кулында түгел. Алла кулында, дип үртәделәр. Ундүрт яшендә чакта ук Сәлим хан тәхет турында хыяллана иде Болгар ханы булып алгач. Сәлим хан энесе Мөхәммәтгалим бәкне сарайда тотарга теләмәде. Ул ана баш га Суар каласын бирде, ахыр Сәкьсинга күчерде Икс арадагы татулык әнә шулай бозыла торды Соңра энесе Мөхәммәтгалим бәк Янтак ханнын кызына өйләнде һәм Болгардан бөтенләй китеп барды Бодай тына китмәде, каладагы сәүдәгәрләрне һәм тархан кулындагы казнаны галап китте. Баштарак Сәлим хан Янтак хан ыстанына яу чабарга уйлаган иде. Ибраһим каласы бәге Ягкуб бу уеннан ваз кичгерде Ике туган орышса ил бетәр, икс сеңел талашса ир китәр, диде. Ул вакытта каны кызган булса да. Сәлим хан аксакалны тыңлады. Янтак хаша яу чапмады, ә менә күн еллар узгач дала ханы үзе Болгаргa яу килде. Ахыр чиктә ходай тәгалә аларның язмышын әнә ничек хәл итте. Шулвакыт хан янына баһадир Таймас керде Олуг хан. сезне җиңү белән котлыйм' диде. Җиңү Болгарга ансат бире гмәде. баһадир Инде әйт. ни өчен әмир Хажн ярдәмгә ки гмәде? Әмир Хаҗи баһадиры Җик Мәргән белән урысларның жи гс корабын яндыра, шактый кора л зарын ку гга төшерә, хан иям Хакмы бу хәл. Таймас баһадир’ Хак хәбәрдер, хан иям Әмир Хажи кораблар саклаучы нозбаш- нын башына җитә Шактый урысны әсир иген атып китә Ни сәбәпле кснәз Всеволо т аны куа бармый’ - Анысы миңа карашыдыр, хан иям. Всеволод кенәз хәтта Ибраһим каласына да туктамаган. Кала тарханы аксакал Ягкуб кенәзгә бирнә биреп котылган, диләр. — Аксакал Ягкубны сарайга дәшеңез, - диде хан.— Инде бар. баһадирым. син дә ял ит. Сәлим хан. сарайга кайткач тынычланырмын, дип уйлаган иде, кайтты, тәхетендә утыра, ә тынычлану килми дә килми, киресенчә, хәтер күгенә энесе Мөхәммәтгалим бәк белән уйнап үскән чаклары төшә. Бү>енге фаҗигадән соң энесе белән ике арадагы хәлләргә ул баш- качарак бәя бирергә мәҗбүр. Юк. бу яман хәлдә ул үз-үзен акларга теләми Ике туган арасында!ы бәхәс вә низаг дошманлашуга кадәр җиткәч, ул энесен илдән куып җибәрде Әйе. ул вакытта Сәлим хан бары тик үз язмышын гына кайгыртты бугай Мөхәммәтгалим бәкне куармын да ил вә халык белән үзем генә идарә итәрмен, дип уйлаган иде, хакимлек аңа берсеннән берсе катлаулырак хәлләр кигереп бастырды. Владимир* Сүздәл кенәзенең кат-кат яу килүе. Ибраһим каласына күз атуы, ниһаять, башкалага җитеп, аны атналар буена камап торуы, шушындый хәлдә энесенең дошман ягында булуы — аны илдән куып хәтәр хата ясавын янә бер раслаган иде Хәгта шул хәлдә дә Сәлим хан энесе Мөхәммәтгалим бәктән өметен өзмәгән иде Акылга утырыр, баш иеп абасы каршына килер, дип көтте. Килмәде. Инде ике туган орышырга иткәч тә сөңгесен ташлар да баш иеп килер, дип уйлады. Ул гынамы, Сәлим хан энесенә янә бер мөмкинлек бирде, инде соңгысын. чарасыздан бер-берсенә каршы килгәндә беренче булып сөңгесен җиргә кадады. Әмма сөңгесен җиргә кадап, орыштан ваз кичүен аңлатса да. энесе Мөхәммәтгалим бәк җан алышудан баш тартмады - акыра-бакыра абасы Сәлим ханга таба килүен белде. Менә шунда, нәкъ шул чакта Сәлим ханның энесенә җен ачулары чыкты, йөрәге кабарды, авыз эченнән генә. «Аңламасаң аңламассың икән, ахмак»,— диде дә сөңгесенә үрелмәкче булды. Ләкин нәкъ шул мәлдә көтелмәгән хәл булды: энесенең аркасына ук кадалды . «Бар икән ходай».— дип уйлап өлгерде Сәлим хан. чөнки аның һич кенә дә бер анадан туган энесенең гомерен аласы килмәгән иде. Бу хәлне халык та, ханбикәсе Зөбәржәг тә. туган-тумачалары да. хәтта үзе дә кичерә алмаган булыр иде. Ә бит ул һич тә шикләнмәде, ул аны үтерәчәк иде, чөнки сөңгедә аның кебек оста алышучы юк. Әйе. Мөхәммәтгалим бәкне кемдер укка алды. Сәлим ханның азатлары алдында да. халык алдында да намусы саф иде. Намусы саф. әмма йөрәкне әллә ни тырный, күңел түрендә әллә ни көйрәп тора. Ә бит тынычланырга вакыт иде инде, ул ике туган арасындагы канлы бәхәсне үзе корал күтәрми генә хәл итте. Ләкин барыбер аның исеменнән кан коелды, һәм шуның белән аның исеменә кара күләгә төште Бу күләгә аннан гомере буена калмас. Энесе Мөхәммәтгалим бәкнең балаларының балалары бер аңа гына түгел, бөтен Болгар халкына үч сакларлар, очраган бер болгарны дошман күрерләр. Ә үч вә нәфрәт кайчак нә изге теләкне дә яман итә. игелек кылганны аяк астына салып таптый Сәлим хан. авыр уйларыннан арынырга теләпме, башын күтәреп кәтибенә карады. Барысын да яза барасыңмы, кәгиб? — дип сорады Яз-яз. тарих ул халык хәтере, тарих ул үрнәк һәм гыйбрәттер. Карале. Хафизҗан, нигә син һаман өйләнмисең? ■ Йөгәнем юк. хан иям — Өйләнү өчен йөгән кирәкме. Хафизҗан? Хатын-кыз ат түгел кебек миңа. — Нәфрәте ашкан чакта хатын-кыз аттан да яман, хан иям. Сәлим хан тыенкы гына кеткелдәп көлеп алды. Ибраһим атамыз. Хафизҗан, ир терәге хатын, ир канаты _____________ углан, дияр иде. мәрхүм Өйлән. Балаң булыр Вәзир Камай да өйләнде әнә. Хатыны кибән хәтле булса да, тычкан кибәннән куркамы, гөрләп яшиләр Изге теләгегез очен. рәхмәт, шөһрәтлем. Сез дә әйткәч, фатихагыз да бирсәгез, уйлап карармын Уйлап кара. Хафизҗан, уйлап кара Ләкин бик озак уйлама, хатын-кызлар озак уйлаганны яратмыйлар Кәтиб Хафиз каләмен кара савытына куйды да аягүрә басып ханга баш иде. Сәлим хан ирен чите белән генә елмаеп куйды. Ул кәтибенә рәхмәтле иде, авырсу уйларын аз гына булса да читкә тайпылдырып торды. Җик Мәргән хатыны Зәйтүнә белән оста Дәүран өенә урнашты. Иртән аны әмир чакырып алды һәм Дәүранның Назлыгөл артыннан Ибраһим каласына китүе турында әйтте Җайдак атлары һәм коралы булса да останы агасы үзе белән алып китмәгәе, дип борчылып угыра әмир Хаҗи Җик Мәргән баһадир Мамак. Артык һәм Зәйтүнәнең кичә үк Назлыгөлне хан кулыннан коткарырга китүләре хакында белсә до әмир Хаҗига әйтергә кыймады. Әмирнең эшне бозып куюы бар иде Иртәнге якта ниндидер юллар белән алып кайтылган Назлыгөлне Иске Казан кирмәнсно илтеп куярга купцы Әйтерсең, ханта хәбәр итеп куюы бар. ата белән углан арасына кереп булмый, гәрчә ата кеше угланы әмир Хаҗига шактый зыян-зәүрәт кылып китсә дә Оста Дәүран өендә Җик Мәргән сәкегә утырды һәм уйга калды. Ике-өч кон эчендә кинәт кенә булган хәлләргә төшенерлек түгел иде. Әүвәл башта Сәлим хан Яңа Казанга килә, угланы әмир Хаҗидан каланы таргып алмакчы була, әмма бернәрсә дә кыла алмый Шул мәхшәрдә әмир Хаҗи баһадиры Бачман белән телгә килә. Бачман әмирнең бикәсен алып Сәкъсинга чытып китә. Әмир Җик Мәргәнне баһадиры игә һәм бүтеп иртән чакыра да. атасы алып киткәнне белсә дә сеңлесе Назлыгөлнең кайда булуын сорый. Шул ук вакытта Акбикәсе турында ләм-мим. Баш житкесез хәл иде Ишек шакыдылар. Җик Мәргән иренчәк кенә күтәрелеп, барып ишекне ачты. Шаулап-тәрләп Артык белән Мамак килеп керделәр НазЛЪтгө I Иске Катай кирмәнендә. баһадир - Ә Зәйтүнә, минем Зәйтүнә кайда? Ул Назлыгөл белән калды, сине күрәсе килә, диде Мамак Сат ыш ан, дип өстәде үртәгән сыман Артык. Йә. күп телегезгә салышмагыз, узыгыз, утырыгыз, сөйләгез Артык белән Мамак берсен-берсе бүлә-бүлә Назлыгөлне хан азатлары кулыннан ничек урлау тары гурында сөйләгәч. Җик Мәргән Артык, сиңа тагын Ибраһим каласына барырга туры килер, ахрысы. диде. Әмир Хаҗига Ят куб бәктән чаптар килгән. С әлим хан аксакал аша утлатты Хаҗидан ярдәм сораган икән. Всево тод Олы Оя кснәзнең Бо. парга яу килүе хак икән. Шунда Ят куб бәк. әмир Хажш а әйт. оста Дәүратты минем кулда калды, алыр кешесе килсә, биреп җибәрермен. дигән Бү1сн үк җыеныйммы, баһадир? Иргәнге якта юлга чыгуың хәерлерәк булыр Ул тарафта әллә кемнәрнең очрап куюы бар. азатлары белән йөзбаш Шиһапны алырсың Баш өсте, баһадир Йә. кыланма, ә хәтер, әйдәгез ашарга әмәллибез Хатын-кызлар юк... Баһадир, аларны монда кайтарыр!а ярамыймы сон'* Назлыгә т- нен күзендә тел яшь иле. ә Зәйтүнә сине дәшге У I ятын мни у тем җай лармын. Мамак Ләкин мин әлегә моннан беркая да кию алмыйм Әмир боерыгы — Хан кызын коткардык, инде хәзер киявен табасы гына калды. — диде Артык, әллә шаярып, әллә уенын-чынын бергә кушып. — Синең йомышың гаять җитди, Артык. Останың Всеволод кенәз кулына эләгеп куюы бар. Дәүран кебек остага кенәзнең йөз кеше бирүе бар. — Бер дә булмас димә Ләкин Всеволод кенәз китте бит инде. Сәлим хан алтын биреп котылган, диләр. Кенәз Ибраһим каласына сугылып та тормаган. Аксакал хәйләкәр, ул да. Сәлим хан кебек, кенәзгә алтын биреп котылган, диләр,— диде Мамак — Карга карга күзен чукыймы? Ханнар, кенәзләр килешә белә алар. Менә безгә һаман рәт-җай юк. Син әнә өйләндең, баһадир, ә мин һа.ман эт көтүе куып йөрим. - Өйлән, кем сиңа кушмый, йортка керә аласың. Беткәнме әнә синдәй азатларга тол калган хатыннар. — Оялам, оят. Бачман баһадир кебек берәр байбичәне ябыштырып чыгарсаң икән ул. — Нәрсә сөйләгәнеңне беләсеңме син, Мамак! Колагыңа киртләп куйсаң иде: бикә угланын күрергә китте — Өргәнечкә Тәтеш шәех Сәлим ханга оныгы Галине Өргәнечтә күрдем, дип әйткән Хәтта Коръән тоткан. ди. Хан оныгы исән икән, шаһ мәдрәсәсендә мөгаллим, ди — Әйттем дә кайттым, баһадир. Әмир Хаҗиның бикәсе угланын эзләп киткән икән, миңа ни? Кеше сөйләгәнне генә әйтүем. Кайбер тел бистәләре базар мәйданында Акбикәне Бачман баһадирга ябышып киткән, дип тәкърарлыйлар. — Азатмы, меңбашмы син, Мамак, ә?! Әллә чүпрәкме?! Әллә кичәле-бүгенле башыңа яулык бәйләдеңме?! — Ябышып китү гаепме, баһадир,— дип ишен якларга кереште Артык— Әйтик, миңа әмир Хаҗиның Чулпан исемле җариясе ошый Өйләнер идем үзенә, әмма бикәсе киткәч, үзе караштыргалый, дип ишеттерделәр, баһадир. — Куеп торыйк әле кысыр кайгыларны, егетләр. Бер киңәшем бар сезгә. Сез ничек хәл итсәгез — шулай булыр Назлыгөлнең Иске Казан кирмәнендә икәнен әйтимме әмир Хаҗига, юкмы? — Менә анысын инде, баһадир, үзең хәл ит. Шулай бит, Артык?— диде Мамак табынга кискән итләр куя-куя. — Нишләргә дә белмим. Әмирнең гелән кәефе юк. Аңлашыладыр, бичәсе китте, атасы каласын җимерә язды. Җитмәсә, Всеволод кенәз киткәч, ярдәмгә килмәгән өчен мин Яңа Казанга яу киләм, Булат оныгымны утыртам, дип әйтеп әйткән икән, диләр. — Тагын болгар белән болгар сугышырмы, баһадир? — Без әмир азатлары, Артык. Ә әмир Хаҗиның үз биләмәләре, үз калалары, авыллары бар — Йа хода, бу ни була инде та1ын! — Кеше сүзе кеше үтерә, ди. Сәлим хан урыс кенәзе явыннан соң айнысын әле. Бер тапкыр авызы пеште бит инде, миңа калса, бу тарафларга яңадан килмәс ул. Ә синең йөгең билгеле: таш яуса да, оста Дәүранны Яңа Казанга алып кайту. — Мин беләм әмирнең ни өчен останы дөнья бетереп эзләвен, баһадир,— диде Мамак. — Мин дә,—диде Артык — Хәер, баһадир да беләдер Шайган каласы астындагы төньюлларын гына түгел. Яңа Казан астындагы тоньюл- ларын да оста Дәүран сала. — Ул ягы миңа караңгыдыр. Артык, әмма миңа бернәрсә билгеле: без оста Дәүранны табарга тиешбез. Аннары хан кызы Яңа Казанда калган хәлдә. Назлыгөл бала тапса, калага ул ир бала әмир булу ихтималы бар Бу очракта, миңа калса, Сәлим хан Яңа Казанга яу килмәстер. — Назлыгөл кемне табар бит әле. Анысы хода кулында — Малай табачак.— диде Мамак,— Малай булыр Әмир Хажинын ике угланы исән чакта—ни уйлыйсын син. баһадир Була торган хәлме’ Кем әйтә әмир Хажинын ике угланы бар дип’’ Мин, баһадир, мин. Башкаладан килгән чаптар әйтте, әмир Хажинын өлкән угланы кайткан икән, тик кеше күзенә күренеп кенә йөрми икән ди Аннары Җаффарны кая куясын. Җаффарны Ашлы каласында калыр дип беләсеңме? Әйе. азатларым, хикмәтле чорда яшибез икән шул Әмма ни генә булмасын, без әмир Хажига тугры калырбыз,—диде Җик Мәргән — Мин сезгә ышанам — Без синең белән, баһадир, синең белән’—диештеләр Мамак белән Артык. 10 Дәүран инде өметен өзгән иде, икенче көнне иртән су бирделәр Бер чүмеч суны эчеп бетерде дә башы әйләнүдән тәгәрәп китте — Су эчкәч бу чукынганга әллә нәстә булды, мәтәлеп ята. диде каравылчы азатларның берсе Мин аны алып чыгам, Сәлим хан китү белән Ягкуб бәк чыгарырга кушкан иде. диде икенчесе һәм аска төшеп, тәгәрәп яткан Дәүранныц биленнән аллы да бау бәйләп өстәге ишенә очын ыргытты. Тарт! Каравылчылар аһ-ваһ килә-килә яңа аңына килә башлаган Дәүран- ны гүр як сәкегә салып, баш астына мендәр кыстырдылар — Уяна, хәле киткән булгандыр Йә-йә, оста, тор Башта ашап ал. аннары сөйләшербез Дәүран авырлык белән генә юрый утырды, каравылчыларның әле берсенә, әле икенчесенә карап алды Тәлинкә төбенә генә салып тары боткасы китерделәр. Майлы ботка исе танавына килеп бәрелүгә, янә башы әйләнеп китге. Кабаланма, чәйнәп йот. диде каравылчы Чәйме бирик? Төнәтмәме? Дәүран дәшмәде, ашавын белде. Күңеле бераз хушлангач кына тураебрак утырды. Амин тотты Рәхмәт әйтте. Рәхмәттән күлмәк теген булмый, малахай, теге ни Минем Ягкуб бәкне күрәсем килә, диде аны бүлдереп Дәүран Күрерсең, күрерсең, оста. Ул әлегә өйдә юк. менә исән-имин әйләнеп кайтсын да сине кабул игәр. Ә әЛегә безнең белән сөйләш. Нә телисең? Әйе. нә тели әмир Хажиның остасы бездән? - Син мине каян беләсең, унбаш? Үзеңнең кем икәнеңне дә белми торасыңмыни әле! Син хан кияве ләбаса! Сине кенәз тиуннары да эзләде. Тапсалар, алып та киткән булырлар иде. Урыс кснәзе калалар салырга ярата икән бит Ягкуб карттан сине сорадылар, әмма безнең карт төлкебез синдәй кешеләрне урыска бирә буламы, кенәз белән сөйләште дә калага тиуннарны керттермәдс. Нн вәг ьдә итеп килешкәндер, кенәз белән бер хода үзе белә Хан кызы Назлыгөлне патшабикә кулыннан урлаулары хакмы, каравылбашлар? Хак булмый, ха-ха-ха! Кызын икенче тапкыр урлаткач. Сәлим хан сакалын йолка-йолка ант итте: урлаучыларны тотсам, тереләй тиреләрен тунатам, диде. Кызын табып алып кайткан меңбашларга ат башы хәтле алтын вәгъдә иткән, дип сөйләделәр. Ә хан кызы. гүя. жнр аегына nine Кич юн калага килеп керделәр, ә иртән хан кызыннан жн гләр искән иле инде Әнә нинди егетләр бар дөньяда, оста Дәүран Берәү гәр хан кызын Шайтан урлаган, дип баралар Чөнки бикле бүлмәдән хан кызын бары тик Шайтан гына алып чыга алса алыр иде Түр якка берәү дә кереп йөрмәде кебек, иртән уянсалар, асрау йоклап ята. ә хан кызы к^к. Шаккатмаслык та түгел шул. Нинди Шайтан булсын монда, тузга язмаганны.— диде Дәүран. — Синең күргәнең бар. диделәр аны безгә, белмәмешкә салышасыңмы. әйтергә теләмәвеңме’’ Шайтан манарасына кергән бер кешене нигә мәет хәлендә елгадан табып алалар? Кем эше бу, Шайтан этлеге бул- маса?! Шайтан каласында бернинди дә Шайтан юк, каравылбаш. — Тукзале, тукта, син үзең түгелме ул Шайтан дигәннәре, ә? Манараны төзәтүче, кирмән диварын ныгытучы — син Шуннан менә нәрсә, оста Дәүран* йә үзең Шайтан, йә син аның белән бер сүздә торасың һоп! Менә эләктең дә Димәк, хан кызын да син урлаткансың. Шайтанга әйткәнсең дә... — Сөйләмә булмаганны, каравылбаш! — Оста Дәүран. сине аның белән күргән кешеләр булган Ни өчен Ягкуб бәк сине базга ябарга кушты дип беләсең? Шайтанга хәбәр итмәсен дин Рәхмәт әйт каравылбашка, баздан чыгардык, ашаттык-эчердек. — Рәхмәт сезгә азатлар. Кылган игелегегез өчен мин дә сезне б>ш итмәм.— Дәүран түш кесәсеннән бер янчык акча чыгарды, уч төбендә сикерткәләп алды.— Мин дә төшеп калган егетләрдән түгел, азатлар. Азатларның күзләре уч төбендә сикергән янчыкта иде, Дәүран әле берсенә, әле икенчесенә карады. — Ягкуб бәк изге кеше, сезгә каргышы төшмәс, иманым камил, ат-коралларым бирсәгез, янчык сезнеке, азатлар. — Ташкари агай, килешик.— диде яшьрәге түземлеген җуеп. — Тик тор! Ягкуб бәккә нә әйтербез? — Качты, диярбез. Кичерер. - Ә бу безне сатса, акчага алданып, үзләре җибәрделәр дисә? . Таякның калын башы сиңа түгел, миңа төшәчәк. — «Әле дә яши икән бу дөньяда куян халкы»,— дип көлемсерәде Дәүран. — Ни сөйлисең син, хан кияве. Безме куян?!—дип түшен киеребрәк басты каравылбаш. — Сез түгел, мин куян. Хан миңа тия буламы, мин аның кияве ич,—диде Дәүран һәм янчыкны каравылбашка ташлады.— Мә. ал, каравылбаш. иш янына куш ярап торыр Ягкуб бәкне нә мактасаң да. уч тутырып акча бирмидер әле. кул очыңа ярап торыр. Мине Ягкуб бөк барыбер коткарыр иде. — Әллә бик хәйләкәр син. оста, әллә беркатлы садә кеше, аңламас булдым. Хәер, пә тора кеше башы хан киявенә. — Сезнең хакта авызымнан яман сүз чыкса, юлга чыгуыма жнр упсын, каравылбаш Ышанмасагыз Коръән тотам. — Бар әле, Гаяз, китер әле Коръәнне,— диде каравылбаш. Тегесе эһ дигәнче күн тышлы изге китапны китереп тә җиткерде. Дәүран Коръәнне кулына алды да бертын күкрәгенә кысып торды, аннары азатлар ишетелерлек итеп: — Әгузү билләһи минәш-шәйтанирраҗим Бисмиллиһир-рахманир- рахим Инде доганы ана телемездә тыңлап карагыз, азатлар. Аллаһы — терәк булгучы. галәмнең һәрбер эшенә тәдбир кылгучыдыр. Тәүге Аллаһы тәгаләдән башка һичбер Тәңре юктыр... — Бәрәкалла-.машалла, оста. Мулламы син, мөдәррисме? Менә хикмәти димәсәң хикмәти, Гаяз, ә!—диде каравылбаш гаҗәпләнүен яшермичә Бар. Гаяз, иярлә останың атларын, китер кием-коралларын. Бездән фатиха Тик кара аны, ай күрде, кояш алды ит. Әй!—дип иптәшенә эндәште каравылбаш —Кымызчыны дәш. Буш кул белән килмәсен! Дәүран китергән кымызны эчеп, касәне куйды да каравылбашка: - Аллаһы тәгалә сәне, каравылбаш. яманнан сакласын, ил игелеген илеңдә күр Изгелек җирдә ятмый, иншалла, мин дә сине онытмам. Кыласын кылгач, чарасын табармын, оста. Үз җаен кара, язмышын бер дә кеше кызыгырлык түгел сыман мина. Тор. җыен. ак гол си на. оста. 11 Аның исәбе буенча, әмир Хаҗи Шайтан каласында булырга тиеш иде. Ул гынамы, хан кызы Назлыгөлне урлаучылар Җик Мәргән кешеләре булган хәлдә янә аларнын Шайтан каласында булулары ихтимал. Чөнки кспге-кара күзеннән хан кызын яшереп тоту өчен Шайтан каласыннан да кулай урын табуы читен иде. һәрхәлдә. Назлыгөлне эзләүне ул Шайган каласыннан башларга булды, иреккә чыгу белән шул тарафка юнәлүе дә шуннан идс. Әйе. ул аны — Назлыгөлен табар. Ин мөһиме — ул иректә. Дәүран иш аты белән йөзмә күпергә җитте, күпер тотучыларга акча түләп, аръякка чыкты Көнозын юлда булды, бары тик кичке якта гына атларын утлатып алырга булды. Кече инеш буенда яшел тугайлык күреп, шунда тукталырга теләгән иде. олы юл башында хан азатлары күренде. Алар аны күреп калганнар икән, чаптырып инеш янына килделәр. Дәүран атына атланырга иткән идс. һични кыла алмавын, азатларының күп булуын күрде дә туктап калды Юлчы кай тарафка юнәлә? Шайган каласына Кая-кая?!—дип сорады якынрак килгән йөзбаш Анын өстендә кызыл төстәге сырма, очлымында дүрт каурый, кулында камчы Садаты да. җәясе дә юк. нәкышлап бизәлгән кылыч кынысы сулъяк янында Кара кашлы, тут йөзле, калын иренле, юан борынлы. Тавышы кор. гамак гөбе белән сөйләшә. Җайдак агын алырга! дип боерды ул унбашларына — Күрмисезмени. тутый кош үзе кулыбызга килеп керде Безнең алда хан кияве Хан кияве! дип гаҗәпләнделәр азатлар һәм Дәүранны күрергә теләп, өзәңгеләренә баса төшеп, үрелеп карадылар Ике атының тезгенен тоткан, биленә кылыч аскан, ыспай киенгән, йомры сакаллы кешене хан кияве итеп күрү сәеррәк иде. шулай ла меңбашлары хан кияве дигәч, һәммәсе дә — Алай икән. - диештеләр. Димәк, без атна буена шушы кешене эзләдек, йөзбаш? Ходай безгә аны үзе чыгарып бирде, дип уйлагыз, азатлар Ошбу кешене сарайга исән-имин алып кайтсак. хан. алтын бирмәсә дә, берәр көмештән мәхрүм итмәс, дип уйлыйм Йә. атлан атыңа, хан кияве Без сине Болгарга алып кайгабыз Әүвәл мине оста Бәкер янына алып барыгыз. — Ә нигә. Шайган каласы янәшәдә. Кашап бер чакрым, рәхим иг Азатлар. Шайтан каласына' Чапгар. бар каравылбашка җиткер, күперне төшереп, капкаларны ачып торсын — хан кияве килә диген Ул арада Шайган каласы күренде, манара. Дәүран манарага эләксә, аны һичкем таба алмаячак. Ләкин ничек манарага эләгергә Бәлкем оста Бәкер ярдәм игәр Бергәләп манарага керерләр, ә чыгу юлын ул белә Калага Дәүран омег белән килде. Каравылбаш йөзбашнын боерыгын үтәгән, күперне төшереп, капкаларны ачып куйган иде. Кирмәнтә керүгә Мин оста Бәкер янына1 дип китеп барырга иткән иде. йөзбаш ана аркылы төште. Сабыр иг. хан кияве Оста Бәкерне минем дә күрәсем бар Йөзбаш алдан кузгалды, гар тыкрыклар, алачыклар яныннан үтәүгә. ниһаять. оста Бәкер юрган ике катлы өйгә килеп җиттеләр Дәүран- ның килүен белгәндәй, хуҗа аларны болдырга чыгып каршы алды һәм оста аттан төшүгә, аңа каршы кигге. колачын җәеп исәнләште Нинди җилләр белән, кордаш! Өнемме-төшемме! - диде ул һәм Дәүранныц колагына әмир Хаҗи Кашанда.— дип пышылдарга өлгерде Дәүран киткән көннең яртысында Ибраһим каласы кирмәне капкасы каршына азатлары белән меңбаш Артык килеп сугылды. Артык. Ягкуб бәкгән алган фәрманны селкә-селкә капкабашка оста Дәүранны алырга килүе хакында кычкырды. Капканы ачтылар, эчкә керттеләр. Артык фәрманны каравылбашка күрсәтте дә сарайга таба чапты, сарай каравы- лбаш Ташкари болдырда аны көтеп тора иде инде Ул фәрманны алды, әйләндереп-тулгандырып карады, укыган итте. Меңбаш Артык, сиңа хөрмәтем зурдыр, иллә бу хакта соңга калдың. Качты оста Дәүран. — Ничек качты?! Менә анысын аның үзен тапкач сорашырсың инде, меңбаш Артык Зинданның тәрәзәсен алган да качкан, ышанмасан кереп кара. — Син курыкма, каравылбаш Ташкари. фәрман дөрес, бәк мөһере дә сиңа таныштыр. — Бәкнең имзасын да, мөһерен дә күзем йомып та таныйм, меңбаш. Иллә игелек кылыр чарам юктыр. Хан кияве чынлап та качты. — Качырдыгызмы, качтымы? — Менә анысын тикшерү синең эш түгел инде, меңбаш. анысын Ягкуб бәк тикшерер. Ә фәрманы дөрес, ышанам, иманым камил. — Мин останы җир астыннан булса да эзләп табармын, каравылбаш Ташкари. Ә инде хан киявен миннән яшереп калдырам дип өмет итсәң — ялгышасың. Артыктан берәүнең дә качып котыла алганы юк әле. мин сине теге дөньяда булса да эзләп табармын. Табын янында алар иркенләп сөйләштеләр. Меңбаш әле сылтау табып һавага чыгып керде, әле чуен коючы хатыны белән сөйләшкәләп алды Кыскасы, аны. гүя. бу ике кеше арасындагы әңгәмә бөтенләй кызыксындырмый кебек кыланды. Әмма колагына ирешкәне дә аның өчен бик җиткән иде Ике останың әңгәмәсеннән ул шуны аңлады: әмир Хаҗи биредә булып киткән, яшь хатыны белән килгән булган икән. Хатыны яшь тыйнак, гүзәл икән Ашап-эчкәч. алар китәргә җыендылар, оста Бәкер аларны капкага кадәр озата барды Йөзбаш алардан бер адым да калмады Бу хәлдә манарага кереп качу турында уйларга да ярамый иде. Дәүран шул хакта оста Бәкергә әйтергә дип авызын гына ачкан иде, артларыннан килүче йөзбаш: — Оста Дәүран. манарага керү булмас, мин сине бүген үк хан каршына алып кайтырга тиеш.— диде, аннары оста Бәкергә баш иеп:— Ә син. дускай, кичер безне, кичерә күр. Кунак итүең өчен рәхмәт. Ике оста күзгә-күз карашып алдылар. Ләкин икесе тиң авыз ачып сүз катмады Дәүран дустының кулын кысты. — Язганы булыр. Бәкер.— диде һәм сикереп атына атланды. Кирмәннән чыккач, җитез 1енә атларын юырттырып киттеләр, йөзбаш Дәүран белән янәшә барды. Ярты юлны үткәч, кояш баеды, караңгы төшә башлады. Йөзбаш азатларына туктарга боерды. Дәүранга, шунда кунабыз, диде. - Син мине ханга кайтарып тапшырырга җыенган идең түгелме?— дип сорады Дәүран Хан йоклыйдыр инде. оста. Ашык.мыйк. ашыгып куян куалар Атлар да ял игәр, су буенда кунуга ни җитә. Хәзер менә казан асарбыз, кымызлап утырырбыз Ияргә башын куеп уйланып ята-ята йокыга китә язган, уянып китсә, йөзбаш аңа түтәрәме белән ит бирә Башта ашап ал. оста, аннары йокларсың. Тоз-суган табында. Табын янында Дәүран йөзбаш ягына карап-карап алды. Ул аның хәтта атын да белми иде. Тик хикмәт андамы. Ул аның әсире, аны бу йөзбаш таш яуса да хан каршына кайтарып тезләндерер һәм үзенә тигән бүләген алыр да Дәүран турында оныгыр Әйт әле. йөзбаш. хезмәтең өчен хан күпме түли? Түләгәне җиткән, оста Бал*майда йөзмәсәм дә. аллага шөкер, җитәрлек. Йөзбаш, мин нигә кирәк дип беләсең ханга? Анысын үзеннән сорарсын инде. оста. Таймас баһадир мина сине табар!а кушты, аллаһы тәгалә рәхмәте белән мин сине таптым, калганын кар! а кайгыртсын. Хатының, балаларын да бармы, йөзбаш ’ дип сорады аңа күтәрелеп карамый гына Дәүран. Хатыным да. балаларым да бар. оста Бүреге булгач, чөе була да була инде аның. Өлкән углым хан мәдрәсәсендә укый Боерган итсә, мулла булганчы укытам үзен Йөзбаш тирә-ягына каранып алды Беләсең килсә, оста. Болгарга Казан каласы нигезенә күмелгән Гали олан кайткан, ди Исән икән, хикмәт Изге зат булган икән, диләр Имеш, аллаһы тәгалә аны үз янына алып торган да менә хәзер илгә иңдергән, белекле иткән. Әллә ниткән шигырьләр яза, диләр. Ил мәчетенә кереп намаз укыган, диләр. Ә бит ул оланны Сәлим хан Казан каласы ни!езснә күмдерер! ә боерган, дип әйтеп әйтәләр Кала нигезенә эт күмгәннәр. мин аны үзем казыгын карадым, йөзбаш. Ә менә Гали оланның бәлиг ь булып илгә кайтуына ышанам Мин дә ышанам, оста Имеш, ул өлегә кадәр Хәрәземдә яшәгән диме. Болгар сәүдәгәре коткарган, диләр. Ә бит Гали оланны кала нигезенә күмгәнне күргән затлар булган Алар ул хәлне үз күзләре белән күр!өннәр һәм менә могҗиза хан оныгы исән Тамаша Бер дә бүтән түгел. фәрештәләр эше бу. Алар шулай изге җанны коткаралар, ди Димәк. Гали олан гөнаһсыз бала булган, йөзбаш. Ә без синең белән языклы халык, диде Дәүран Син языклыдыр, оста, әмма мин үземне языклы кешегә санамыйм Ил вә ханга тугры хезмәт иттем, күзем төшкән кызга өй (әндем. юлга чыкма! анда намазым калдырмадым, әйе. уразасын да тоттым, хатыныма ла хыянәт итмәдем Әнә кайберәүләр икешәр, очәр хагынга өйләнәләр Мөхәммәт пәйгамбәр дүрт хатынга кадәр өйләнергә ярый, дигән дип әйтәләр. Ихтимал, әйткәндер дә. Иллә чарасыздан әйткәндер Чөнки гарәп халкы гомер буена сугышып яшәгән Орышта кем башта үлә? Ир-ат Илдә хатын-кыз өелеп кала Сугыш очен нр бала кирәк, ә алар орыш кырында ятып калдылар Шуннан Мөхәммәт пәйгамбәр әйткәндер, өйләнегез өч-дүрт хатынга, миңа азатлар кирәк, сугышчылар һәм icie.'iop өйлән!өннәр Әмма пәйгамбәр бер шарт куйган ул хатыннарны ашатып-эчертеп. киендереп тота алсаң гына өйлән Әнә ничек булган гарәп дөньясында, оста Гарәпләргә карап безнен болгар ир- атлары да күпләп хатын алмакчы Тик кайберәүләрнең чабулары кыска булып чыкты. Менә минем дә чабу тезгә жигәр-җигмәс. кая х i хатын оятын канлау, үз хикмәтеңне канлар!а да җитәрҗитмәс. Әмир Хаҗины әнә laibiii өйләнгән, диләр. Нигә, өйләнер лә әмир кадәр әмир Кашан.га бер сарае. Казанда икенчесе Ә шулай да Акбикәсе качкан, диләр Бачман баһадирга тагылып качкан, дип әйтеп әйтәләр Әмир Хаҗиның хатыны Акбикә Бачман баһадирга тагылып китмәле. йөзбаш У I Хәрәзем катасына углын эзләп кигге 3 »К У » № I 33 — һэ, углына ничә яшь тә, үзенә, дигәндәй. Тузга язмаганны. Бачман баһадир белән бер-берсен яшьтән үк яратышып килгәннәр, диләр, оста Бигрәк беркатлы булдың әле син, бахыр. Ничек сине хан кызы ярата алды. Хәер, хатын-кызны белмәссең, пәри заты бнт ул, изге кешене шундук күрә. Аннары ыспайны. Синдә әнә гәүдә-сын, аллага шөкер, йөз-кыяфәт тә Гайсә пәйгамбәрнекеннән ким түгел. Күрдем мин ул Гайсә пәйгамбәрнең сурәтен. Мерем каласын алгач, чиркәүгә кергәч күрдем. Идәннән түшәмгә җитәрлек итеп ясаганнар. Күз камашырлык буяулар. Менә торыр да кузгалып китәр, яисә сиңа бер-бер сүз әйтер кебек, хикмәти. Урыслар шуңа карап чукыналар, тәгәрәп-тәгәрәп чукыналар Имеш, шул сурәт аша аллага мөрәҗәгать итәләр. Сурәт алла буламы?! — Йокларга ятыйк, йөзбаш. Әйе. ятыйк, оста. Тик син мине кичерә күр, мин сине үземә бәйләрмен Җан тынычлыгы өчен. Син качсаң, оста, минем өлкән углым хан мәдрәсәсен күрмәячәк, үземне дә сарай меңбашы Таймас кул астында әллә калдыралар, әллә юк. Гафу ит Йөзбаш аның кулын үз кулына нык итеп бәйләде дә кырын төште һәм шундук гырылдап йокыга да китте. Болгарга җитәрәк аларга каршы чыктылар. Иң алдан Таймас баһадир килә иде. Дәүран аны ерактан ук таныды. —- Ә-ә,— диде ул җитәр-җитмәс үк.— Сине күрер көн дә булыр икән, хан кияве. Исәнлекме, саулыкмы, оста Дәүран! — Аллага шөкер, баһадир. Тик белмим, нигә кирәк булды икән әмир остасы сарай баһадирына. —- Хан кияве булсын да кирәкмәсен, имеш. Син хәзер олуг дәрәҗәдә, оста. Ханның ярты азаты диярлек ил бетереп сине эзли. — Кызын ятим итмәкчедер, баһадир. — Кызны түгел, сине, сине, оста. Хан олыгаеп килә, атта йөри алмас булды. Ә кияве әллә кайларда кала сала. Йә, җиллерәк юыртыйк әле, оста. Сине анда хан көтә,— диде Таймас баһадир һәм Дәүран атына камчысы белән сыдырып алды. Кала капкалары ачык иде, Таймас баһадир оста Дәүранның атын вә үзенең туры айгырын куалый-куалый кушаяклап чаптырып диярлек кир- мәнгә килеп керде. — Әйт әле, оста, кем сине зинданнан качырды? — Үзем, баһадир, үзем. Мин оста бит. һәр зинданның ничек салынуын беләм, керер-чыгар тишекләрен. — Син барыбер беркая да китә алмаган булыр идең, оста. Чөнки һәр йөзмә күпердә, һәр олы юлда сине минем азатларым көтәр иде. — Баһадир, мин хан колы идем, син кем соң? — Мин кеше кешесе, оста. Әйе, син кол, ә мин кеше кешесе. — Аермасы нидә соң? Кеше кешесе дә кол хәлендә үк ич. — Колчура ханга бушлай, тамак исәбенә эшли яисә хезмәт итә, ә мин алтын исәбенә эшлим. Авылым-кырым бар, өч йөздән артык хуҗалыгым. Ул хуҗалыкта адәм балалары эшли. Икмәк игәләр, кием тегәләр. аяк киемнәре җитештерәләр, һәр унынчы итек минеке, һәр унынчы көлтә баһадирныкы. Үз чиратымда мин дә ханга уннан бер өлеш табышымны бирәм. Урыс кенәзе Всеволодка биреп җибәргән өч мең алтынның йөзгә якыны минеке иде оста. Сарайга җитүгә, Таймас баһадир оста Дәүранны хан янына алып керде Ишекләрне узганда Дәүран баһадир Таймастан сорап куйды. — Назлыгөл мондамы, хан кулындамы? — Анысын сиңа хан иям әйтер, оста, атаң!—дип көлемсерәде Таймас баһадир. Тәхет ягында Сәлим хан үзе генә утыра иде. ишектә баһадиры Таймас белән Дәүранны күрүгә, тураебрак утырды — Сөбхәналла-машалла. кемне күрәм. кияү балакай!—диде хан әллә кинаяләп, әллә чын-чынлап.— Әйдә-әйдә. үт. утыр Тансыклатып кына киләсең тагын үзең, кияүкәй Назлыгөлне урлаганнан сон. гүя. үзеңне ай күрде, кояш алды Угыр, угыр. ятсынып торма, яг кешемени син хәзер, үз кеше. Шулаймы, баһадир? —дип сорады кинәт кенә Таймас баһадир! а карап Сәлим хан •— Шулай, шулай, олуг ханым. — Инде бар, китеп тор. баһадир. Минем кияү балакай белән үзем генә каласым килә. Дәүран тире жәйгән түмәргә кыяр-кыймас кына утырды Хан тамак кырды, тәхетеннән торды, бермәл йөреп килде — Оста Дәүран. без синең атаң Алпар белән тату яшәгән идек Изге кеше иде, мәрхүм, урынысы ожмахтадыр. Үзендә, шаһит атаң да беркайчан миңа зарланмады сыман — Зарланды, олуг хан, көче бар чакта зарланмаса да. урынга калгач зарланды. Сез ана үлем түшәгендә ятканда да ирек бирмәдегез. Ә бирә ала идегез ич! — Йа хода, кияү балакай, мин аны бары тик аның файдасына кылдым. Китапта кол булып вафат булган кеше жәннәттә булыр, дигән Ошбу дөньяда адәм баласы кунакка гына килә, ә анда ана яшисе дә яшисе, ахырзаман житкәнче Алай булгач, олуг хан. нигә һәр кол булган кеше дөньялыкта ирек даулый, нигә хан вә бәкләрнең бер дә кол буласылары килми'.' Ә бит алар арасында гонаһлылар да бардыр Нию алар бер дә дөрлән янган гәму! угыннан курыкмыйлар икән'’ Чөнки, ошбу дөньяда иң кадерле нәрсә иректер, олуг хан Ирекнең бары тик дивана кеше генә кадерен белми - Син беләсеңме, син дивана түгелме? Белом, олуг хан. Бик яхшы белом. — Син күптән ожмахтан баш тарггың бугай бит инде Ирекне миңа әмир Хажи бирде, олуг хан Ә сез кире алырга и гәссз. —- Син минем остам, димәк. Колчурамдыр да. кияү балакай Ярый, мин сине коллыктан азат иттем, ди. Ары таба нә кылырга исәп тотасың соң? — Олуг хан, кош канатсыз, ир-зат хыялсыз булмый - Азат итәрмен мин сине, әйе, дөньялыкта ук азат итәрем Тик бер шарт белән Назлыгөлне тап. мйнем каршыма кигер. Дәүран кисәк дерг итеп китте, ни кылырга белми як-ягына каранды Димәк, дип уйлады ул. Назлыгөл хан кулында түгел. Назлыгөл Жик Мәргән кулында Шул ук вакытта Сәлим ханның көлемсерәп торуын күреп, күңелен кара болыт каплады. Ханның юри әйгүе дә бар иде. Оста Дәүран, мин сиңа бер атна вакыт бирәм. Әмма ул атна эчендә дә тик ятмассың, яңа салынып яткан мунчама нәкышлар төшерә горырсын Бусагабаш, алып кит останы Кунар якта сарайга алып кайт Хәер, кирәкмәс, анда торсын, бизәк төшерүчеләрне өйрәтсен Бары тик ун көннән соң гына оста Дәүранны кешелек киемнәрен киендереп, сарайга алып килделәр Кем дәштерде. ясавы л'’ дип кызыксынды Дәүран үзен озатучы азатлар укбашыннан. Ханбикә тансыклаган, киявемне күрәсем килә, дигән булды Саумы? диде ханбикә һәм жнләк-жимеш куелган өстәл янына таба үтте, түмәргә утырды. Дәүран бер тезенә төшеп баш иде — Анам, кичер мине ходай хакына. — Йә, балакай, уз түрдән, утыр, сөйлә. Ни турында сөйләргә тиеш ул аңа? Назлыгөлгә өйләнүе хакындамы? Бәлкем Назлыгөлне ничек урлавы хакында беләсе киләдер? Алай дисәң, ул аны урламады, хан кызы үзе килде. Ханбикә хаклы иде, хәзер аның алдында үсмер егет түгел, йомры кара сакаллы, кара мыеклы матур сынлы ир-ат иде. Дәүранны күрде дә Зөбәрҗәт ханбикә, шундук Назлыгөл кызының хәленә керде. Баш алып качын китәрлек икән шул егете дә, кол оста гына димәссең. Иллә шулай дип үз-үзен юатса да, күңеленә юану килмәде. Гүзәлләрнең гүзәле Назлыгөлен. хан кадәр хан кызын, бердәнберен бер дә колчура егеткә бирәсе килмәгән иде аның, әйе. гәрчә сынбат гәүдәле, күрер күзгә пәйгамбәрләр кыяфәтле булса да. Иллә кылынасы кылынган иде инде, аңа җиткерделәр, Назлыгөл йөкле, диделәр. Димәк, булачак баланың әтисе ошбу кешедер. Тик Зөбәрҗәт ханбикәнең тизрәк беләсе килә иде. кая итте ошбу кеше аның кадерле баласы Назлыгөлне? Кай тарафларда тота, нигә анасына килтереп күрсәтми?.. — Назлыгөлең кая инде, кияү балакай? Үзеңне тотып килтерделәр, хатыныңны кай тарафларда интектерәсең? Хак булса, авырлы икән Назлыгөл, дип ишеткән идек. Синнәнме?.. — Анам,— диде Дәүран, ханбикә алдына төште — Анам, әйтмәгез алай, кимсетмәгез кызыгызны. Назлыгөл минем никахлы хатыным. Дәүран авырлык белән башын күтәрде, беренче тапкыр дияргә була. Зөбәрҗәт ханбикәнең күзләренә карады. — Утыр, утыр, кияү балакай. Минем сине дә, Назлыгөлне дә рәнҗетәсем килми, иллә сез икегез дә минем йөрәгемә бик күп тоз салдыгыз, бик нык әрнештем йөрәк парәм югалгач. Шулчак бүлмәгә Сәлим хан килеп керде. — Ә-ә. сез монда икән. Йә, әйттеме Назлыгөлнең кайда икәнен? Ханбикә урыныннан кузгалмады, тыныч вә тыйнак кына: — Атасы, ошбу бала безнең кияүдер,— диде. - Йә-йә, ханбикә, әйт әйтер сүзең. — Минем шуны беләсем килә, ханиям. Ягкуб бәктән ошбу бала үзе качтымы, әллә булмаса качырдылармы? Карт төлке Ягкуб бәк ошбу баланы качты дип бара Мин аңа ышанып җитмим, ханиям. — Йә. пи диярсең, оста?—дип, Сәлим хан күпереп торган мендәргә кырын төште, көмеш җеп белән тукылган чапанын тезенә яба-яба. янына килгән песинең сыртыннан сыйпады Иясе янында сырпалана-сырпалана. песи мырылдарга тотынды — Мин аннан качтым, аксакалның гаебе юктыр, ханиям. — Димәк, син Назлыгөлнең анда булу-булмавын белми килдең?, һәм сине Ягкуб бәк азатлары тотып алдылар. Мин сине зинданга ябарга куштым, ә Ягкуб бәк иреккә чыгарып җибәргән Яу вакытында синең белән шөг ыльләнергә вакытым булмады, хәзер мин белергә телим: кайда Назлыгөл, кем кулында? Дәүран күзләрен түбән төшерде, ул күтәрелеп карарга кыймады. Хан аңардан сорау ала иде. Ә бит ул үзе дә белми Назлыгөленең кайдалыгын Белгән хәлдә бүген үк торып чабар иде. — Мин килгәндә Назлыгөл Ибраһим каласында юк иде инде. — Сине анда кенәз Всеволод тиуны эзләп йөргән икән. Сине дә, оста Бәкерне. Ни өчен? Әллә соң Назлыгөлне Всеволод кенәз тиуны урладымы? Ягкуб бәк Всеволод кенәз белән орышмый, алтын биреп котыламы, әллә булмаса, сине биреп котылырга иттеме? — Мин Ибраһим каласыннан качып киттем, ханиям Аксакал Яг- кубның әсиренә нә кылырга җыенуы миңа караңгыдыр — Әмир Хажи углан Ягкуб бәк кызына өйләнгән. Хак булса. Ягкуб бәк угланга барып сыенгандыр Шулай булгач. Всеволод 1иунына нигә кирәк булды икән синдәй оста? — Всеволод кенәз калалар салырга ярата, ханиям Мин яратмыйммы? Казан каласын кем салдырды, кем аны углан кулына бирде9 Ибраһим каласын кем саклады' Картлач Ягкуб бәкме9 Ә бит мин аны сараема алмакчы идем. Ә ул әнә нишләп ята Урыслар белән килешеп, тигез сәүдә итү турында сөйләшеп ята икән, һәм моны әмир Хаҗи углан хуплаган Хажи угланым узына, баш бирми хәзер әнә икенче базар каламны канат астына жыймакчы. Назлыгөл дә анын кулындадыр әле! — Назлыгөл анын кулында түгел, ханиям Әмир мине Назлыгөлне алып кайтырга дип Ибраһим каласына үзе жибәрдс. Хан белән ханбикә күзгә-күз карашып алдылар Йә-йә. шуннан сон Назлыгөл кем кулында була инде, оста Дә- үран?—диде Сәлим хан. ышыраша төшеп урыныннан кузгалды да кияү каршына килеп басты Йә. бәлкем син беләсеңдер? — Белмим, ханиям — Әюр да мәгәр Всеволод кенәз Назлыг өлне кулына гөшергән булса, тиздән сине дә урлаулары бар. оста. Мин сезнең кызыгыз түгел, ханиям Мин кемгә кирәк? - Син миңа кирәк, кияү балакай, мина! Динары Всеволод кенәзгә! — Озын сүзнең кыскасы, ханиям.—диде кисәк кенә Зөбәржәг ханбикә. Кияү балакай миңа Назлыгөлне алып кайтсын Баланы йөкле диделәр, оныгымны үз кулым белән аласым килә. — Кайда дип беләсең инде, ханбикә. Назлыгөлне?—дип сорады Сәлим хан — Анысы миңа караңгыдыр, ханиям, урлый белгәч, таба да белсен Ил өстснә килгән бәла түгел, иншалла. жас чыгар, бала исәндер, ерак китмәгәндер. Азатларыңны чакыртып ал. ханиям. кеше көлдереп, балага узган кызыңны эзләп йөрмәсеннәр Ә моңа шарт куй йә Назлыгөлне таба, йә... Ни өчендер Дәүран ханбикә Зөбәржәт аягына төште. Бу хәлгә аптырабрак калган ханбикә беренче тапкыр дияргә була калтыранган бармаклары белән кияү балакайның башына кагылып алды һәм шундук кузгалып китге. Дәүран бертын тезләнгән килеш торды, ул сизде, тойды ханбикә аңа кагылып куйды һәм ят итеп түгел, үз игеп, якын итеп Мин аны табармын, анам, диде Дәүран һәм тавышы калтыраттың китүдән курка калын Мин аны йөрәгем белән эзләп табармын Аятүрә басты, әүвәл ханга, аннары ханбикәгә баш иде — Сиңа каным кайнаган чакларым күп булды, балакай Әле дә яшермим, эчемә жыеп каласым килми, балам табып алып каигмасаң. гомер бәхиллегемне алмассың - Ханбикә Сәлим ханга таба борылды Гаскәриләр бирәсеңме бу балага, үзе генә китсенме’ Иң әүвәл аны әмир Хажи углан жибәрмәс Ахыр килеп, әүвәлтен кай тарафка тол алмакчы? Казан ягынамы, әллә булмаса Уйлап-уйлап торам да. ханиям. бүре баласын урманга гына чыгарып жибәрмибезмс икән? - Ни кушсагыз, мин шуны кылырмын, анам Иелгән башны кылыч кисми, дисең инде Хуш-хуш, диде Сәлим хан Кияү балакай Казан каласына бармас, ханбикә Назлыгөлне мин үзем алып кайтырмын — Тагын гаскәр белән барырга исәбеңме әтлә. ханиям” — Кирәк дип тансам, гаскәрен дә алып барырмын, ханбикә, иллә мин ул угланга баш бирми яшәргә ирек куймам Ул сине, ханиям Гали олан өчен кичерми Ул оланиы минме кала нигезенә күмдердем” Син. ханиям. син. диде Зөбәржәг ханбикә тыныч кына Син булмый кем булсын Менә киявем алдында әйгәм. Хажи углан сине оланын кала нигезенә күмдергәннән сон күралмый башлады Иң акы г ты. баш баламны дошман итте бит? — Углан буларак ул миңа баш бирми башлады!—дип каба «лады Сәлим хан ни кылырга белми аптыраудан. - Атам, анам, кичерә күрегез, кичерегез. . Мин ул каберне казыт- тым. анда адәм баласы күмелмәгән иде, аннан эт мәете чыкты. Сәлим хан киявенә карады да бертын ачкан авызын ябалмый горды. Ханбикә Зөбәрҗәт Дәүран янына килде дә кулыннан алды — Чынмы бу. балакай? Чын, анам, эт мәетен без яңадан күмдек. Төнлә белән казып караган идек, халыкка әйтергә курыктык. Ләкин кабердә эт мәеге хакындагы хәбәр барыбер халыкка таралган булып чыкты — Димәк. Акбикә килен чынлап та Өргәнечкә Гали оланны эзләп киткән булып чыга,— диде Сәлим хан.— Ходавәндә. йа алла, мөхәм- мәдерәсүлулла, колакларым дөрес ишетәме. Бу ни инде тагын, вәзир Исхакны... Атам, кабердә эт мәете иде. Коръән тотып ант итә алам. - Ханбикә, ханбикә дим, болай булгач, минем углан Хаҗи алдында һичнинди дә гаебем юк. Йа Алла, Мөхәммәдерәсүлулла.. Инде нишләргә исәбең, ханиям,— диде ханбикә Зөбәрҗәт. - Ошбу хакта Тәтеш шәех әйткәч, ышанмаган идем инде, ниһаять, инандым, ханбикә, инандым. Димәк, Гали олан чынлап та Өргәнечтә Олу> Пәһлеван Мәхмүттән сабак алып яткан Хәзер әнә шаһ мәдрәсәсендә мөдәррис икән. Иә, ханиям, кайсыгыз бара инде Казанга? Синме, кияү балакаймы? Иншалла. исән булса, Гали олан бер кайтмаса. бер кайтыр Туган ил үткән юл түгел, җан тартмаса, кан тартыр, кайтыр бер, иншалла. — Үзем барам, ханбикә, үзем. Бер җайдан углан Хаҗи белән дә килешеп кайтырмын... — Барыр кылгач, барырсың, ханиям. Әүвәл минем киңәшем тыңлар идең. Кияү балакай Назлыгөлгә хат язсын. Шушы хат белән каладан- калага чаптар җибәр. Ир кулын таныр да кайтмый калмас. * ♦ ♦ Булган хәлләр Дәүран өчен барысы да төштә кебек кенә иде. Менә- менә ул уяныр да зинданда ятуы расланыр шикелле иде Аның өчен аерым урын җәйделәр. Кунаклар өчен булган ошбу бүлмәдә хан үзе дә кереп ягкалаштыргалаган. күрәсең, чүәкләре тора. Кеш тиресе җәелгән зур сәке, нәкышлап тукылган келәм, түр яктагы кечкенә өстәлгә куелган ризык-нигъмәт, ярым ачык тәрәзәдән кергән саф һава хыялда гына күз алдына китереп була алган җәннәтне хәтерләтә иде. Дәүранның сәкегә барып утыруы булды, кырын яктагы ишектән җария кыз килеп керде. — Галиҗанәпләренә нәмә булса кирәкмиме?—дип сорады ул һәм тыйнак кына елмайды, бөрмә күлмәк итәген чеметеп кенә тотып, ензе- лер-сизелмәс кенә чүккәндәй итте. - Рәхмәт, миңа берни дә кирәкми. Җария кыз борылып чыгып китте. Дәүран кечкенә өстәлдә көмеш кыңгырау күрде, кызыксынудан чарасыз калып, барып зеңләтте Янә тәүге кыз бүлмәгә керде, янә тәүгечә тез чүккәндәй итте, янә чеметеп кенә бала итәкле күлмәгенә тотынып алды. — Су кертсәң иде, сылукай. Түр яктагы икенче бер өстәлдә өч-дүрт кувшин тора иде, кыз шул тарафка үтте, бер савыттан таш йомрыга салкын су салды һәм Дәүранга китереп бирде Дәүран суны эчеп куйды да савытны кызга бирде Кыйгач кара кашлы, бер-берсеннән качып китәргә җыенган кебек елгыр күзле, тулы вә түгәрәк йөзле иде кыз. Дәүран аның атын сорамады, рәхмәт әйтеп елмайды гына. Кыз бүлмәдән чыгып киткәч, ул уйга калды, шундук мәрхүм әнисе күз алдына килеп басты Мәрхүмә аңа әйтер иде: «Улым, дөньяда ин-иң йомшак ни була?»—дип «Мамык мендәр».— дияр иде Дәүран «Юк. улым.— дияр иде анасы.— дөньяда ин-ин йомшак нәрсә үз кулың».— дияр иде Моңа ул ышанмады, соңыннан ниндн йомшак мендәргә ятса да. кулын баш астына куюын абайзап. анасының хак булуына төшенгән иде Аннары ул: «Дөньяда ин-ин татлы ризык нәрсә?» —дияр иде Дәүран анасына барлык белгән тәмле вә татлы ризыкнигъмәтләрне тезеп чыгар иде, әмма әнисе барыбер «Юк. улым, дөньяда ин-иң татлы ризык — су».— дияр иде. һәм Дәүран соңыннан янә моңа инанды Нинди тәмле ризыклар ашасаң да. иң тәмлесе су булыр Янә тагын әнисе: «Бәхет ни ул?»—дип сорар иде Дәүран ана хан сараенда яшәү, мәхәббәт, дияр иде, ә анасы уфтанып куяр иде дә: «Их. балакай, дөньяда ин-иң зур бәхет — ирек!»—дияр иде. Шуннан күз яше белән мөлдерәп гулган күзләрен бер ноктага гекәп: «Атаң әнә шул ирекне даулый алмый дөньядан да китте»,— дигән иде Шулчак әтәчләнә төшеп Дәүран: «Мин ул ирекне даулап алырмын, анам бәгърем!»—дигән иде. Даулый алдымы ул ирекне? Ханның аны әле булса коллыктан азат иткәне юк. Дөрес, угланы әмир Хаҗи аңа ирек бирде, коллыктан азат итте, әмма ул хан колы иде Хәзер әнә көтмәгәндә кияве булып китте Тик була алырмы хан кияве? Назлыгөлне алып кайтып, анардан аерып куймаслармы? Ул тагын зинданда иде, бу юлы инде җәннәт кебек. Я1ьни оҗмах кебек зинданда. Нинди генә булмасын, зиндан барыбер зиндан икән Җәннәттә яши. ни теләсә шуны ашый, ятар урыны кеш тиресе, басар урыны жем-жем иткән келәм, ә менә күңел богауда, күнеле генә түгел, жаны-тәне, ирке-мәхәббәте — Кияү балакай, кияү балакай,— дигән гавышка уянып китсә, янында ханбикә басып тора Дәүран күзләрен уарга да онытып, торып утырды, сикереп идәнгә төште. Ятып кына торыйм дигән идем, йокыга киткәнмен, кичерә күрегез. анам Ишек янындагы кечкенә өстәл янына узды, жиз комганнан җиз таска кул-битсн юып, сөлгегә сөртенде һәм янә ханбикәдән кичерүен үтенде — Сине хан көтә, әйдә,— диде ханбикә һәм. жавап та көтмәстән, алдан китте Ишек янына җиткәч, әйләнеп кияү балакайга карады, гәүдә- кыяфәтен күздән кичерде. Коңгырт кара чәч. җай утырган борын, кара йомры сакал, кыска мыек. «Сакалын буяганмы, үзе карамы»,— дип уйлап алды ханбикә. Кияүнең кыяфәте ана ошады һәм «Барысын да анасыннан алган бу бала, суеп капланган Туйбикә»,— дия-дия авыз эченнән сөйлә! ондәй итте. Әмма ул мәрхүмә хатынга карата тәүге ачуы юк иде инде. Хәер, Teie вакытта да ул анардан чын-чынлап көнләшмәде Хак анысы. Сәлим хан аның исемен телгә алганда теш арасыннан «Җитәр булмаса ул хатының турында» дип әйтеп куяр иле куюын Ул мәлләрдән соң күп сулар акты, кем бар ла кем юк. горур вә зифа сынлы Туйбикә дә әнә гүр иясе инде Әнә шул хатынның угланы аның җан кияве булды Бу хәлгә шаклар катмалы иде, әмма бу хак иде. Ә бит Туйбикә «Минем угылым хан кызына өйләнәчәк»,—дип. кендек әбисенә әйтеп жибәр- гәч,шартлый язган иде Хәтта Сәлим ханнан ул тәкәббер хатынны зинданга яптырырга кушасы иткән иле. соңыннан сүрелде тагын күңеле. Ярын әле ходай саклаган, язмыш әнә ничек хәл итте шушы көндәшенең углы аның кияве Әйе, бу донья диюнең әллә нәмәләр ипләтә адәм баласын, i урыны бою. бокерене турайтып куя Сәлим хан да әнә ошбу якты дөнья! а гомер бакый! а килгән кебек йөрер иде, хәзер әнә әле биле ката йөри алмас булып урында ята. әле эчем авыртып тора, дип бөяттәй бөкләнеп көннәр буена ыңгыраша. Табиблар да һични әйтә алмыйлар. Шулай шул ул гомер дигәнең, бер безгә генә түгел, аллаһы тәгалә пәйгамбәрләргә дә гомер дигәнеңне үлчәп-чамалан кына биргән Сәлим ханны түгел, аларны яшәтер иде. Димәк, һәммәбезгә дә шулай язган, ә язмыштан узмыш юк, диләр картлар. Ханга да тәхет турында уйларга вакыттыр Шулай бокшәеп ята-ята телдән калуың бар Зиһенең саф, тәнең таралмаган чакта васыятеңне әйтеп кал—кайсы угланыңа, кайсы оныгыңа калдырырга исәбең тәхетеңне Ярый, вәгъдә иткән Гали оныгына тәхетеңне бирә алмадың, нигә, әйтик, Хаҗи угланның кече улына — Җаббарга бирмәскә. Абасына вәгъдә иттең, энесенә бирдең. Халык та канәгать, синең дә күңелең тыныч Җаббар оныгына бирмәгән хәлдә, каладыр ике угланың: йә Хаҗи, йә Илһам. Аллага шөкер, икесе дә үз акылларында, тәүфикълы. әдәпле, уңга-сунга карап дога кылмыйлар, кыйблаларын беләләр. Икесе дә синең кебек өчәр хатынга өйләнмәде, бер белән берәгәйле итеп яшәделәр. Акбикә киленең өлкән угланыңнан киткән икән — анысына син үзең гаепле, ханиям. Ниндидер тарлавыклардан үтә-үтә, ниһаять, тәхет бүлмәсе ишеге каршына килеп туктадылар. — Атаң әйткәндә сүз катма, тыйнак кына тыңла, авызыңа су кабып та утырма.— диде Зөбәрҗәт ханбикә киявенә кырыс кына һәм алга таба атларга иткән иде, нидер исенә төшеп, янә Дәүранга әйтте: — Атаң авыртып тора, кычкырып сөйләшмә, ил хакименең игелеген алыйм дисәң, ир түренә баш иеп кер. дигәннәр. Ярый. анам, сез дигәнчә булыр. Ханбикә Зөбәрҗәт кияү балакай сүзләрендә киная кебегрәк агыш күреп, туктагандай итте, әмма һични әйтмәде, алга атлады. Сәлим хан зур вә киң сәкедә ястыкта ята иде. аның янында кәтиб Хафиз, вәзир Камай. хан аларга нәрсәдер сөйли иде. ишектә ханбикә белән кияве күренүгә, торгандай итте, баш игән Дәүранга ияк каккандай итте. — Ханбикә,— диде хан.— Ишкул шәех урында ята икән, хәле мөшкел, ди, табибемне шунда җибәрдем әле. - Ул сакаллы сабыйның бер дә синең янда буласы килеп тормыйдыр әле, ханиям. Үз хәле хәл, диделәр. - Хак хәбәр, ханбикә, шулай, телдән язып алгалый.— диде вәзир Камай. — Әйе. Ишкул да урынга калган, безгә дә әнә чират килеп ята.— диде хан һәм түшәгенә сузылып ятты— Тәкъдирдән берәүнең дә котыла алганы юк әле. Ризык-нигъмәтләр керттеләр, көмеш табак белән хан алдына куйдылар. Сәлим хан торып утырды, савытлардагы ризыкларга күз йөртеп чыкты. — «Күз тели, күңел алмый,— диде ул кире урынына ягып, ахыр зәгыйфь кенә итеп кул селтәде, янәсе алып китегез ризыкларыгызны. — Азрак булса да капкалар идең, ханиям.— диде ханбикә. — Хәл юк. ризык чәйнәргә түгел, сөйләшергә дә хәл юк,—диде Сәлим хан.— Син. кияү балакай, мунча бизәкләрен тәмамла да Назлыгөлне алырга кит. Үзең бар Шымчыларым җиткерделәр. Назлыгөл Иске Казан кирмәнендә икән. — Киявеңә гаскәр бирәбезме?—дип сорады вәзир Камай — Анысын соңыннан. Хаҗи углан Назлыгөлне бирмәсә, җыйган ясагын түләмәсә генә, гаскәр җибәрермен, вәзир. Хода үзе шаһит, бер дә болгар белән болгардан кан койдырасым килми. — Борынгылар: туганына таш күтәргән ташка абынып булса да егылыр, дигәннәр. Сиңа киңәшем бар иде. ханиям Ары таба соң булып куюы бар, чөнки ил юрганы бердер, кем тартса да, икенче берәүнең өсте ачылыр. Мәгълүм ки, әүвәл башта сәнең сүзеңене тыңлап, әмир Хаҗи кирмән каласын Елан тавына сала башлаган иде. Әмма, кем киңәше беләндер, ахырдан каланы Казан елгасы тамагына чыгарды. Каланы салучы киявендер Урыны хозур, таулы, унай. кәттә базар каласы итү очен ипледер Моннан нәтиҗә шулдыр, хан. каланы әмир Хаҗи сала. Ә бит у г каланы салырга син әмерфәрман биргән идеи. Сәлим хан торып ук утырды, бертын вәзиренә карап торды — Син хаклы, вәзир. Васыятем язганда мин боларның барысын да истә тотармын. Хаҗи углан бүгенге көндә Казан каласында ята. диделәр. Шунда яга бирсен. Ә Казан каласын мин Назлыгөл кызыма бирермен. Кияве каланы тине булмаган итеп суктырыр, кулы-коралы үзендә. Хан елмайгандай итте. Дәүранга күз ташлап алды, ханбикә дәшмәде Хан дөрес фикерли иде. Өлкән угланы Хаҗи утыра икән Елан тавында, утыра бирсен, ә инде Назлыгөл каласына килеп кушыла икән — рәхим изсен. Ул арада Назлыгөлнең, иншалла, балалары да үсеп җитәр. Барысы да алла кулында булса Ла. адәм баласы да кул кушырып утырмаска тиештер, һәрхәлдә, ханбикә Зөбәрҗәт шулайрак уйлый иде. Аның өлкән угланы Хаҗига ачуы килми, ул аны хәтта кызгана. Дөрес. Ягкуб бәк кызына өйләнгән, диләр. Хәбәр нтмәсә дә. сүз — сандугач, килеп сайраучылар бар. Өйләнгән икән гора бирсен, ул баланы акыллы мөгаллимә, диделәр. — Йә, вәзирем, син ни әйтерсең? Ханиям, мин хуплыйм, чын күңелдән хуплыйм. Кара Иделгә койган Казан елгасы гамагында тиңе булмаган базар-кала күгәрергә була. Шуның өчен, вәзир Камай. иртәгә үк кияү балакайга няргеп диярлек. Казан каласын күгәрергә ташчылар җибәр. Казанбаш Варианта әйт: кирәк кадәр алтын бирсен Ханиям, изгелек җирдә язмый, моны күрен әмир Хаҗи угланның да күңеле йомшарыр, атасына карата да фикере үзгәрер Хуш. шулай булсын. Кәтиб, яз фәрман. Сәне һиҗри белән 573 нче. милади белән 1177 елда Бөек Болгар ханы Сәлим ханның атаулы карары белән Кара Иделгә Казан елгасы койган төбәктә зур вә кәттә базар-кала салырга. Сәлим хан - Иншалла. барысы да әйбәт булыр, җиде саны изге сандыр, диде вәзир Камай Игелек сезгә, барчагызга да. Ташчыларга җиткер, вәзир, акчасыннан тормам. Хаҗи угланнан күбрәк түләрмен. Каланы Дәүран кияү күгәрер Сәлим хан барчасын да карашы белән озагын калды, күңеле белән ул ханбикәнең калуын теләгән иде. әллә нишләп тегесе әйләнеп тә карамый чыгып китте. Әйе. үткән гомер үтә. Ә бит аның бер карашыннан дер селкенеп торырлар иде. шул ук вәзир дә. ханбикә дә. гәрчә ханбикәгә гомер буенча кычкырын дәшкәне булмаса да. тегесе аның мәҗлесләрендә сүз кагкалан утыргаласа да Сәлим хан үкенми иде. үз гомеренә ул Болгарда бик күн кала-кнрмәннәр салдырды, әмма монысы иң кәттәсе булыр, чөнки урыс кеггәзе Всеволодның Ибраһим каласына күзе төшкән. Урыс әрсег. ул каланы алыр, ә болгарлар яңа базар-кала салган булырлар Калада зур-зур кәрвансарайлар булыр, йөзләрчә илләрдән сәүдәгәрләр агылыр. Ә сәүдә ул ил байлыгы Яңа каланы күгәрергә кияве белән ташчыларны озаткач, каты сырхаулап KHIK.HI Сәлим хан тәмам урынга калды Ахыр тәхет ягына бөтенләй 41.11 алмас булды, ягак ягында гына вәзирен вә якыннарын кабу г HI ге Ун көннәр шулай яткач, хәле һаман яман.тана баруын сизеп, ягак ягына кәгибе Хафизны чакыртып алды һәм аңа шагыйрь Әбде.т- галәүне дәштерергә кушты Моңа кадәр сараена китерергә рөхсәт биргән булса да, шагыйрь гадәттә шәкертләр вә хатын-кыз ягында югалыр иде, Сәлим хан, гомумән, шагыйрь белән кызыксынмады. Бүген исә уянып китүгә, әллә нигә шул шагыйрьне күрәсе, аның язган шигырьләрен тыңлыйсы килеп китте. Көдрә чәчле, көдрә җирән сакаллы, кирәкмәгән чандыр гәүдәле, кылыч борынлы шагыйрь Әбделгаләү ятак ягына килеп кергәч, Сәлим хан яткан урыныннан торып утырды, шагыйрьдән сәлам алгач, бертын дәшми-тынмый такмак чыгаручыга карап торды, ягъни ил чичәненә Шагыйрьнең йөз-чыраенда һични күрмәде Салим хан. ә менә яшел күзләрендә ниндидер яну, кызыксыну бар иде. Ханны беренче тапкыр күрүеме, дәшеп алуга аптыравымы? дип уйлады Сәлим хан һәм сүлпән генә кул изәп, якындагы түмәрдә урын күрсәтте. Әбделгаләү ике-өч адәм читтәрәк басып торган кәтиб Хафизга күз ташлап алды һәм хан күрсәткән түмәргә утырды, дога кылды, янә сәламен кабатлады. Сәлим хан урынына ятты һәм сабыр гына: — Шигырьләрең укыр идең, Әбделгаләү,— диде. — Ни турында укыйм, хан, мәхәббәт турындамы, табигатькә багышлагаииарынмы. дөньяви хәлләргә Караганнарынмы? — Мәхәббәтен күрдем, беләм, үтүчән вә сагышлы икән, биргән бәхетне суга салган балдай эретә, юкка чыгара икән. Табигатен гиздем, күреп вә сокланып туя алмадым; язын көтеп алдым, усал кышын теләп уздырдым, кояшлы яз килгәнне күрүгә, илаһи бәхетем шулдыр дип куандым. Хәят күгемне, сандугач сайравын яңадан ишетә алуыма шик- ләнәм, алдагысын бер алла белә, хыялым ирексез яши. җәннәткә дәшә торган догаларымны укыйм, караңгы каберем күз алдыма килеп баса. Әмма, шагыйрь, дөньяви хәлләрдән шушы хәлемдә дә аерыла алмый изаланам. Шөкер итәм, рухым яшь, йөрәгем тибә, димәк, шигырь тыңлар гына хәлем бар. Гомерне адәм баласына ниһаясез бирмәгән, барыбыз да беләбез, әмма әллә нигә караңгы гүргә керәсе генә килми Хәятемнең киләчәге сүнгән, кара гүр мине көтә һәм мин анда барырга мәҗбүрмсн Нинди шигырең укыр идең шундый адәм баласына, шагыйрь? — Олуг хан, минем кулыма оныгыгыз Кол Гали язган шигырьләр килеп керде. Укыдым да мин аларны, таң калдым. Олуг шагыйрь икән сезнең оныгыгыз. Тик аны... Сәлим хан кулын күтәрде, Әбделгаләүгә туктарга кушты. - Шагыйрь, ары таба сөйләмәсән дә була. Оныгымның Өргәнечтә икәнен бер синең авызыңнан гына ишетүем түгел. Ил гайбәттән, җир айдан кача алмас, диләр. Иншалла. шигырь язса-язмаса да. туган туфрагына кайтыр ул. Аллаһы тәгаләнең кодрәте зурдыр, йа раббем, кичерә күр колыңны. Күрәсең булса, күркә булырсың, ди. Күрәсе булгандыр. . Сәлим хан кинәт эчен тотып, куырылып китте, йөзенә тимгел-тимгел кызыл таплар кунды. Әбделгаләү бу хәлне күреп, торып китәргә иткән иде. Сәлим хан кулын күтәреп, аңа сабыр итәргә кушты. — Үтә ул, үтә, шагыйрь. Әллә ни шунда, дулкын-дулкын булып килә дә бөтерә дә ала. Чынлап та ул арада ханның йөзе алсуланып китте, тимгелләре югалды, чыраена табигый төс керде. — Укы, укы. Әбделгаләү,— диде моңа кадәр дәшми торган кәтиб Хафиз. — Мин басып укырмын, ханиям. — Ихтыярың, ихтыярың... Илаһым, мин сорыйм синнән. Шул дүрт чараны бүләк ит: Берсе — җәннәт, берсе—хөрмәт. Берсе—нигъмәт, берсе — иман. Телимен синнән, и раббым. Шул дүрт чараны юлдаш ит: Берсе— гыйлем, берсе — гамәл. Берсе—иминлек, берсе — иман... Сәлим хан кулын күтәрде, бер мизгел шагыйрьгә карап утырды Сөбханалла. Әбделгаләү. сина гакылны аллаһы тәгалә үзе биргәндер Йә. хәзер золым-җәбер кылган кешеләр турында берәр нәрсәнне укы Каза килсә берәүгә, димә: килсен. Берәүгә килсә сырхау, димә, үлсен Бу сүзләрең ана һични кылмас. Зарар килер үзеңә, файда булмас . Сәлим хан кисәк кенә түшәккә ятты, сизелер-сизелмәс кенә Әбдел- галәүгә кул селтәде. Кәтиб Хафиз шагыйрьне ятак ягыннан алып чыгып китте. Әмма алар сарай бусагасы аша үтәргә дә өлгермәделәр, артларыннан бусагабаш йөгереп чыкгы Хафиз. Хафиз, сезне ханиям дәшә* Ятак ягына әйләнеп керделәр. Сәлим хан сүзсез генә икесенә дә якынрак килеп утырырга кушты Кәтибем, язып бар. Миннән соң Болгар тәхетенә утырган углан-ханнарга васыятем булыр Онытмасыннар иле холай тәгалә адәм баласына да. хайван вә җанварларга да көч-гайрәтве бертигез игеп биргәндер. Аг хайваны адәм баласыннан күп гапкыр көчлерәктер. үгез вә арыслан турында әйтеп гәторасы юк. Мәгәр ходай гәгалә адәм баласындагы гакылны бер генә хайван вә җанварга да бирмәгәндер. Адәм баласының көч вә гайрәте аның гакылындадыр Бүген мин бер чарага инандым: агачка сандугач җитмәгән кебек, хан сараена шагыйрь җитмәгән икән Кәтиб Хафиз, минем васыятьне язын ал һәм углан-оныкларыма җиткер. Сарайда һәрчак икс-өч шагыйрь булсын Мин күн чакта үз акылым белән геггә яшәргә тырыштым. шунын аша шактый гөнаһлар кылдым акыллыларны кудым, ялагайларга ышандым. Бик ихтимал. Болгарга яман хәлләр шулар аша да килгәндер. Сәлим хан ыңгыраша-гартыша кырын ятты Авыз эченнән генә, китегез, диде. Кәтиб Хафиз шаг ыйрь Әбдәлгал«эүнен терсәгеннән алды һәм ишеккә әйдәде Хан ятагы ягыннан чыгуга, аларга ханбикә очрады Ханның хәле ничек, кәтиб? Ханның хәле авыр, ханбикә Миңа калса, угланнарны дәшергә кирәктер. Хәзер табиб килә Ишкул шәех вафат, диде ханбикә һәм хан ятагы ягына кереп китте Алар янына вәзир Камай килде Кәтиб Хафиз, калага шәех Игәнәй кайткан, ханны күрәсе килә Ни кылыйм? Күрәсе килсә, күрсен, вәзир Бәлкем әйтер сүзе бардыр - Бардыр анысы Ишеттеңме. Ишкул шәех вафаг Бәлкем, мин әйтем, Ишкулны Хан ни әйтер, шул булыр, вәзир Мин тәгаен каршы түгел Ә ханбикә? Менә анысын әйтә алмыйм, вәзир Син аның белән сөйләшеп кара әле. кәтиб Синең ханбикәгә телең үтә. Дөресен генә әйткәндә. Ишкул шәех түгел иде. кәтиб Хафиз, шәех түгел нае Игәнәй белекле, гакыллы, ил имамы булырдай адәм диде вәзир Камай һәм ханбикә артыннан хан ятагына кереп китте. — Табиб Хәсән дә кайтты микән?—дип сорады кәтиб Хафиз шагыйрь Әбделгаләүдән. — Менә анысы миңа караңгыдыр, кәтиб Хафиз. Кичә мин ханбикәгә шигырьләр укыдым, шул вакытта безнең янга баһадир Таймас килеп керде һәм ханбикәгә: табиб Хәсән юк. диде. Бу хәлдән мин шуны аңладым, табиб Хәсән илгә кайтмаган. Ә менә шәех Ишкул белән хан оныгы Кол Гали Болгардадыр. — Анысын анык беләсеңме? — Кешедән ишеттем, кәтиб Хафиз. — Су бир. ханбикәм, су,— диде Сәлим хан, ятагына ханбикә килеп керүгә. Ханбикә тышы тирләп торган чүлмәктән ханга чишмә суы салып бирде. Сәлим хан акрын гына күтәрелде, калтыранган куллары белән җиз чүмечне алды. — Көмеш чүмечемне кая илттеләр?—дип сорады Сәлим хан су эчеп куйгач.— Асрау кызларны да кертми башладың. — Асрау кызларны үзең кертмәскә куштың ич, ханиям. Имеш, яхшысынмыйм кыз балалар алдында ыңгырашырга. — һич югы бусагабаш янымда торсын иде. — Хәзер табиб кайта. Ишкул шәех вафат булды, ханиям. — Ишкул вафат!—диде Сәлим хан.— Мина да нәүбәт җитте. Кияү киттеме? Ә бит ул миңа без бер көндә... — Сөйләмә тузга язмаганны, ханиям. Ул аны болай гына сөйләп йөргән булгандыр, исән калу өчен. — һә. бу хакта аңа Чәчкә Ана әйтте диделәр түгелме соң? — Чәчкә Ана үзе дә гүр иясе булган икән инде. — Кем әйтте? — Таймас баһадир. — Бит ул. мәрхүмә, мәңге яшәр кебек иде. Мин үскәндә үк карчык иде инде ул Чәчкә Ана. Хәерле булсын, язмыштан узмыш юктыр. Дәштер угланнарны, ханбикә. Чаптарлар җибәр. — Бүген үк җибәрермен, ханиям. Ханиям.— диде Зөбәрҗәт ханбикә авыруның кулыннан алып.— Калага шәех Игәнәй кайткан. Сине күрергә тели. Сабырланган, үкенепләр бетә алмый, диделәр — Үкенүләр белән генә кылган языгын юа алса икән ул. Шушы чиркәү аркасында күпме зыян-зәүрәт күрде Болгар. Йә хуш, кабул итәрмен. — Син аны... — Мин аны кичерермен, ханбикә, кичерермен. Аллаһы тәгалә алдында барыбыз да бертигездер. Көтмәгәндә урынга калган һәм ике-өч көн эчендә вакыт-вакыт янында торган кешеләрне танымый башлаган, саташа-саташа кем беләндер орышкан Сәлим хан янына гарәп табибе белән ханбикә берәүне дә кертмәделәр. Ханның хәле авырая төшкәч үк дәвалый башлаган гарәп табибе ханбикәгә әйтте: «Хан озак яшәмәс». Шул хәлдән соң табиб кулыннан килгәнен барысын да эшләде кебек. Дарулар эчерде, сөлек салды, әмма бер дә алга китү булмады. Ахыр мәрхүм Ишкул мәчетеннән шәехнең бер мөриден китерделәр, ул ханга ясин чыга гына башлаган иде. кинәт кенә исенә килгән вә зиһене ачылып киткән Сәлим хан аны ятак ягыннан куып чыгарды. Шуннан соң ханбикә вәзир Камай белән кинәшеп. Шайтан каласында яшәүче Болгар картны ничек тә китерергә дигән карарга килде. Икенче көнне иртән-иртүк килеп җиткән угланнары, Хаҗи белән Илһам, аналарының бу эшен ошатмыйча, ниндидер сихерче картны чакыруга каршы төштеләр. Әмма ханбикә аларны тыңламады. Болгар карг артыннан ышанычлы җансакчысын җибәрде. Шуннан угланнар аталары янына керергә киттеләр, мәгәр монда да ханбикә Зөбәржәт угланнарга аркылы төште. — Хәле арулангач үзе дәштсрер, сабыр итегез!—диде Агалы-энеле Хаҗи белән Илһам кояш өйләгә җиткәнче көттеләр дә. сабырлыклары төкәнеп, вәзирне чакырып алдылар. Әмма вәзир дә ханбикә яклы булды. - - Сабыр итегез, сабыр. Берәүне дә кертергә кушмады, диде вәзир Камай уйчанжигди рәвештә. Шәех И юнәй дә килгән, ул да бер читтә йөренә, угланнары янына килми, чөнки дөнья күргән кеше буларак, ике углан арасына керәсе килми иде. Кайсы угланның тәхеткә утырасы хакында белү хәтта ана да карашы иде. Шуның өчен шәех угланнардан ераграк торуны мәслихәт күрде Вәзир аңа әйтте, хан ясин чыгучы мөриднс куып чыгарды, диде Өмете бар иде әле шәехнең, ханнын кинәг кенә аны чакыруы бар иле - ясин чыгарга Шунда ул хан колагына киңәшен салыр, тәхетне кемгә калдырырга кирәклеген әйтер. Шул ук вакытта бу хәлнең яман бетүе дә бар иде. ханның ул теләгән кешене тәхетенә утыртырга теләмәве — шәехнең киләчәген чабып ташлаячак иде. Шуның өчен уйлана торгач, ул ханга да. угланнарга да бер сүз дә әйтмәскә булды. Ахыр чиктә аның үз хәле лә хәл иде - хан ни әйтә бит әле. Авыру вә гакылы камил үк булып җитмәгән ханның аны илдән кудыруы, йә булмаса зинданга утыртуы да бар Әйе. авырып урында ятса да. хан кулыннан барысы да килә, ул әйткәнне һич югы ханбикә Зөбәржәт тормышка ашырыр Сәлим хан горур вә тәккәббер. тәвәккәл, шул ук вакытта үзсүзле кеше, ксм-кем шәех И юнәй ханның холкын әйбәт белә иде Дөрес, ханга ул рәнҗеми, ахыр чиктә әнә кабул итәргә булды ич. Ә бит сраккарак ки ген карасаң, шәех И юнәй Сәлим ханга бер дә алай яманлык кылмады Ил халкына коткы тараткан ярым шымчы, ярым төрки, ярым болгар (епископ Дунай болгарларыннан иде) адәм Игәнәй тарафыннан үлемгә дучар ителде. Әмма шул вакыйгадан соң илдән китми дә мөмкин түгел иде Кияү санында йөргән Андрей кснәзго ярарга тырышып. Сәлим ханның аны зинданга япiыруы бар иде. ул гынамы, хәтта башын да кистерер иде Аллага шөкер кыла шәех Игәнәй. ходай саклады, вакытында качып котылды. Хак анысы, ул юк чак га яшь хатыны бер җилбәзәккә ябышып ки ген барган, әмма шәех Игәнәй ул хатынны нә яраткан булса да әллә ни уфтанмады хатын- мал түгел, таш алтын түгел, берсе китсә, янә ике хатыны калган. Кемгә дә сер түгел, шәех Игәнәй бары тик Сәлим хан гайрәтеннән Болгарга кайтмый ят гы. гәрчә хатыннары Өргәнечкә килгән сәүдәгәрләр аша илгә чакырып хат арты хат язсалар да Ахыр килеп монголлар Хәрәземшаһ калаларын басып ала башлагач кына юл чыгарга мәҗбүр булды Беткән баш беткән, дип кайтса да. илгә аяк баскач, айдан артык кешс-кара күтенә күренергә куркып йөрде. Бары гик Ишкул шәех каты авырын. Сәлим хан урыша калганны ишеткәч кенә, йөзен ачып йөри башлады һәм беренче булып, кайчандыр үзенең дошманы булган ханбикә Зөбәрҗәткә мөрәҗәгать итте. Ни өчен нәкъ менә Зөбәржәт ханбикәгә? Сорасалар, үте дә әйтә алмас иде. әмма күңеле нигәдер шулай теләде һәм ялгышмаган булып чыкты ханбикә аны сарайга дәштердс. ханга күрсәтергә булды Бәлкем. Өрюнеч ягында булган хәл до бу адымны ясарга бер сәбәп булгандыр .Хәрәземшаһ Олуг Мөхәммәт мәң- гсл-татар илчеләрен яклап чыккан олуг шәех Пәһлеван Мәхмүткә ку г күтәрә башын кистертә Шуның белән зур хата кыла Хәрәземшаһ Калаларны дошман камагач, аңа каршы халыкны күтәрү урынына рухани аталар Чыңгыз хан гаскәрен яклыйлар, аларга илне биләргә ярдәм итәләр. Рухани атакайларны, ягъни имамнарның бу «изге адымын» Чыңгыз хан да онытмый, калаларны алган сугышчыларына: «һөнәрчеләргә, руханиларга тимәскә!»—гдип әмер бирә. Әйе, Олуг Мөхәммәт халкы күңелендәге иманга кул күтәрә һәм дәүләтен югалта. Чөнки иманы юкның — кыйбласы да юктыр Шул турыда да сөйләр ул ханга. ..Шәех Игәнәйне килеп керүгә үк, хан оныгы Гали каршылаган иде. Сәлам юллауга ук: — Вәгаләйкем әссәлам, олуг шәех!—диде. Нәкъ менә шулай диде, «олуг шәех» дип әйтте. Бу хәлгә шәех Игәнәй тәмам аптырауга калып, ни әйтергә белми торган иде. Адәм теле кешенең хиссиятеннән күп тапкыр ярлы икән бит. Гаҗизләнеп тору бер хәл, ә менә хан оныгын күрү, бәлигъ кешене очрату, әллә кайчан тереләй кабергә күмелгән адәми затлар табу — сусаган кешегә салкын чишмә суы бирү белән бер иде. Шәех Игәнәй башта хан сәүдәгәре Бикколга бакты, ахыр тагын хан оныгы Галигә. Әйе, хан оныгы иде—Гали. Тиз арада ашъяулык җәйделәр, табын хәстәрләделәр. Шәех Игәнәй бөкләнеп тез асты мендәренә утырды, дога кылды. Ул арада янә бер көтелмәгән тамаша булды: түр яктан казый Нисбах килеп чыкты. — Исәнме-саумы, шәех,— диде ул нәкъ болгарларча, гарәпләштер- мичә генә. — Сөбханалла, казый Нисбах, син дә мондамыни!—диде шәех Игәнәй. — Хәтерең коелып калмаган булса, син мине хан оныгына аталык итеп билгеләгән идең. Мин үз вазифамны, аллага шөкер, тугры үтәп киләм. Нишләмәк кирәк, гомер үтә, сакалга чал кунды әнә. Ә күңел яшь, яшь, шәех. Менә алланың рәхмәте белән Хаҗга барырга ният итеп торам әле Биккол да. Кол Гали олан да ризалаштылар. Йөрәк тибүдән, кан йөрүдән туктамый торып, казый Нисбах илаһи илләрне күрү вә гизүдән туктамас. Инде көч вә куәтем җитмәгән тәкъдирдә—илгә кайтып, туган туфрагыма егылырмын. Туган туфракка кайтып егылырлык көч вә .гайрәтне аллаһы тәгалә үзе бирер, иншалла, адәм баласына түгел, җанварга да каты бәгырьле була алмадым. Илне сагынам, шәех, һәммәсе дә сагындыра, чирәме дә, куе урманы да, елга-күлләре дә. гүзәл хатын- кызлары да, гәрчә илдә күз салырга йөзе ермачланган карчыгым булмаса да. күңел туган илдә, шәех. Синең әнә икеме, өчме хатының калды бугай. Аларны сагынмаганнардыр дип беләсеңме, шәех. Адәм баласының җаны гына түгел, тәне дә сөйгәненә зарыгыр, ди. — Күр әле, күр, казый Нисбах, сине тыңлау бик тә рәхәт икән бит. Күңел дигәнең әллә кая ашкына башлады. — Туган илгә, шәех, туган илгә. Адәм баласына җанга рәхәтлекне, тәнгә сихәтлекне туган як бирә. Яшь хатының ниндидер бер яшь җилбәзәккә тагылып китеп барган, дип әйтеп әйттеләр Хакмы шул, шәех? — Син. казый Нисбах, элек тә әче телле идең, әле дә шул гадәтең ташламагансың икән,— диде шәех Биккол, үрелеп йөзем каба-каба. — Тел китәр, гадәт калыр, диләр бит, шәех хәзрәт. Минем телем, аллага шөкер, адәм балаларына бер дә алай зыян килтермәде шикелле. Ә менә син, шәех, хөрмәткә ия кеше, дүрт хатының ташлап. Олуг Мөхәммәт кәрвансараен саклап ятасың. — Ни бит. Нисбахеттин, җыенам дип әйтеп әйттем түгелме. Әйе, Нисбахеттин, куеп тор әле үпкәләреңне. — Әйе, казый абзый, шәех бездә кунакта. Кунак барында кан төкермәскә куша иде кебек безнең болгар халкы,— диде, ниһаять, хан оныгы. w - Кол Гали, мин иртәгә булмаса, бер атнадан Хажга китәм һәм әйтер сүзем әйтеп каласым килә Туган илгә кайчан кайтырмын, бер ходай белә, ә шәех бүген-иртәгә юлга чыгачак Белеп китсен дим. казый Нисбах исән, белгән-күргәннәргә җиткерсен һәм кайтыр ул туган туфрагына. аллаһы тәгалә 6oepiai< итсә, кайтыр. Менә шунда шәех Игәнәй халыкны мина каршы котыртмасын иде дим Чит илдә без барыбыз да бертигездер, гик менә туган илдә әллә нигә дошманлашабыздыр, ходайның хикмәте, шуңа төшенеп җитә алганым юк. Әйтик, Сәлим хан табиб вә галим Хәсәнне Олуг Мөхәммәткә җибәреп ни отты'* Үзе табибсез калды. Хәзер әнә муенына тавык тәпие таккан адәмне табиб итеп алган, ДИ. Киткән инде ул, Всеволод кенәз соратып алган.— диде хан сәүдәгәре Биккол. - Тәмам каным кыздырдың бит әле син, Нисбахеттин. Әллә чынлап та җыенасы да китәсе инде? Дорес кылырсың, шәех. Биредә дә мәхшәр. Ата — улны, ана - кызны белми Чың1ыз ханның илчеләрен үтергәннән сон шаһ сараеның. | үя, асты-оскә килде. Кыскасы, монда безгә дә җай калмады, шәех Ил тарафына без дә җыенырга булдык. Бу юлы хан Кол Гали дә кайтыр. Дөрес, хан аны колач җәеп каршы алмас. Әмма нишләмәк кирәк, монда безгә дә башка чара калмады бугай.- диде Биккол.— Сине чакырдым да бары тик шуның өчен иде, шәех. Миңа ишеттерделәр, Чыңгыз хан атлы илтабар Олуг Мөхәммәткә яу чыкмакчң икән Өн биргәнгә, иншалла. им бирер әле. Аннары халык, туган якның чыпчыгы да санду!ач булып сайрар, ди. Әнә шулай шәех Игәнәй илгә кайтып китәргә ният итте. Икс ай дигәндә ул Болгар җиренә аяк басты Бәхете аягына уралган икән, хатыннары өй-каралтыларын, малтуарын саклаганнар, заратмаганнар Дөрес, яшь хатыны киткән. Иллә йөгән кигереп атны гына тотып була Хатын-кыз, ип-җаЙ1а ятучан булса да. тый1анны яратмый Хәерле булсын. Ат белән хатын табылыр, туган илең югалтма, дигән борынгылар Аннары мөридләре дә онытмаганнар икән, кайтып төшүе булды, ябырылып килделәр, бар булган илдәге яңалыкларны сөйләделәр. Ул хәзер Болгардат ы күп нәрсәдән хәбәрдар иде. Шәех Игәнәй угланнарга янә күз төшереп алды һәм янә арлы-бирле йөренергә кереште. Өргәнсчтө яшәгән мәлдә ул бернәрсәгә инанды Корьән шәрифнс төрки телгә аударырга кирәк Халык гарәп телен аңлап җиткерми, ятлап, сүзгә вә гарәп моңына мөкиббән китеп иман кы га. Ә кеше дингә үз ана теле аша инанырга тиеш. Кайберәүләр моңа каршы төшәр, мәгәр шәех Игәнәй барыбер үз дигәненә ирешер Корьән төрки телдә дөнья күрергә тиеш Халык аны аңлар, изге китапның асыл хакыйкатенә үз ана теле аша төшенер Тәрҗемә эшенә ул Хафизны да алыр Хактыр. Коръәнне гарәп телендә уку үзе бер могҗизадыр моңы, аһәңе сихерлидер. Әмма эш бер монда гына түгел, эш мәгънәдә. Әйе, каян килә сон ул гарәп те гендәге адәм баласын сихерли алган моңлы тылсым? Бертапкыр ул кәтнб Хафизга әнә шул сорауны биргән иде. теге шәехне шаккатырып «Шәех, дөнья кавемнәрен горле халык төрлечә яулый Гарәпләр монлы вә сихри телләре белән адәми затларның күңелләрен яуласа, яваннар ихтыяри ихласлыклары белән, урыс корал белән яуларга тырыша» Шәех. шәех, сезне хан дәшә! диде бусагабаш чыгып Шәех Игәнәй бу сүзләрне ишетүгә, дерт игеп китте һәм ни сәбәпледер як-ягына каранып алды Янында угланнар юк иде Шәех Игәнәй бераз каударланыбрак бусагабашка иярде Әссәламегаләйкем. ханиям!- диде шәех Игәнәй бусаганы атлап керүгә һәм ишек ягында торган гүмәрга утырды да дога кылды, сакалын сыпырып алды Вәгаләйкем өс сәлам, шәех!— диде чан зәгыйфь кенә тавыш белән Ханбикә аңа ишарә белән генә хан янынарак күчеп утырырга кушты, шәех Игәнәй түргә узды, сәке янындагы түмәргә утырды, янә дога кылды. - Йә!—диде хан башын күтәрми генә.— Йомышың әйт, шәех! — Кыен булды миңа анда, хан Чит җирләрдә солтан булганчы, илеңдә олтан булсаңчы икән. - Менә-менә шуны әйттерәсем килгән иде дә минем синнән. Хәер, син барыбер качкын, шәех, качкын, илемне рисвай итеп киттең — Минем аллаһы тәгалә алдында гөнаһым юктыр, ханиям. Калган гомеремдә ил-халкыма игелек бирүне ниятләп кайттым, ханиям. Кичер мине, кичерә алсаң... — Хуш, син дигәнчә булсын. Әнә ханбикә дә бик сорады: шәехне кичер, диде. Ишеткәнсеңдер, Ишкул шәех вафат, авыр туфрагы җиңел булсын, үлем казык башыннан йөрми, нишләмәк кирәк, менә мин дә урынга калдым бит әле. Кыскасы, кәтиб Хафиз, яз: шәех Ишкул урынын Игәнәй биләр. Мәхәллә картларына җиткер, вәзир. Вәзир Камай дим. Сөрәнчеләреңне бүген үк чыгарып җибәр Ил — солтансыз, мәчет-мәхәл- лә имансыз булмас, диләр. Инде сине тыңлыйм, нинди яңалыклар алып кайттың? — Олуг Мөхәммәт үзе белән сәүдә итәргә теләгән Чыңгыз хан атлы илтабарның илчеләрен үлтертә Шуннан ике арада ызгыш китте, диләр Әтрәр каласын яуларга җыена, диделәр. Ул ханның гаскәре яман көчле икән, саннары да бихисап Унбиш яшьтән алып җитмеш яшькә кадәр барлык ир-ат яуга барырга тиешле. —- Ходавәндә, бу ни хәл тагын, ахырзаман киләдер, бер дә бүтән түгел. Ничек инде җитмеш яшьлек картларны атка атландырып сугыш- тырмак кирәк. Адәм баласы түгелдер, дию пәрие затыннандыр ул Чыңгыз хан дигәннәре. Йа Алла Мөхәммәдерәсүлулла! Минем Биккол нишләп ята анда? Ул яман хан, Әтрәргә килсә. Өргәнечне дә читләтеп узмас. - Иншалла, Олуг Мөхәммәт шаһ туктатыр аны, туктатыр, ханбикә. Өргәнеч каласы мөселман дөньясында иң нык кирмәннәрнең берседер. - Биккол сәүдәгәр, ханиям, оныгың Кол Гали белән юлга чыгабыз, дип калды. — Ничек-ничек?!—дип урыныннан күтәрелә төште Сәлим хан.— Кол Гали оныгым да кайтамыни?! Кол Гали. Нинди кушамат тагын ул... Хан оныгы кол буламы? - Аллаһы тәгалә алдында без барыбыз да колдыр, ханиям. — Хуш-хуш Бирсен ходай, бирсен, кайта күрсен. Шуны күрсәм, ханбикәм, үлсәм дә үкенмәс идем. Әллә нигә шул баладан бәхиллек аласым килә. Тик белмим, язганмыдыр, юкмыдыр. Танырлык та түгел инде?.. — Танырлык буламы, ханиям. Мин аны гелән танымадым. Сакаллы. мәһабәт сынлы, гакыллы, галим вә шагыйрь, шаһ мәдрәсәсендә мөгаллим икән. - Йа Алла, Мөхәммәдерәсүлулла, сабый булып югалды, сакал җибәре п кайта. Акбикә киленне күрмәдеңме? Ул да андамы? — Юк. ханиям, аларны күрмәдем. Казый Нисбах кына күземә чалынды. Халык ыру-ыру олаулар белән Сәкъсин каласына күчә, безнең якларга, һаман да шул бер Чыңгыз хан явыннан куркалар. — Олуг Мөхәммәт нә карый икән соң, дөньяда бер гаскәре, нигә үзе каршы чыкмый Яуны яу туктатыр, диләр. Сәлим хан шулай диде дә ыңгыраша башлады, эчен тотып йөзен чытты. Ханбикә барысына да чыгып китәргә ишарә ясады. Ул арада Сәлим хан, apia чыгарып ташланган балык кебек, авызын зур итеп ача-ача сулыш ала башлады, табиб аңа ярдәмгә ташланды, ханбикә исә йөгереп чыкты да шәехне чакырып алды Ясин чыгу кирәк иде Шәех ханның баш очына утырды, ясин укырга кереште. Ниндидер бер мәлдә Сәлим хан күзләрен ачты, йөзенә кеше төсе керде, ул мендә р астыннан кәгазь төргәге чыгарды һәм шәехкә сузды. Васыятемдер, шәех.— диде ул ишетелер-ишетелмәс кенә һәм шундук күзләрен йомды. Ләкин алай озак тыныч тора алмады Янә йөзе күк-күмтәк булды, янә авыру таргыпга башлады, янә табиб әле ханга канат белән йөз-битенә. ә кайчан иреннәренә зәм-зәм суы тигезеп алды, әле йөрәк тирәсен уды Әмма хан сонгы мәлләрен яшәгән, күрәсән. күп тә үтми аякларын сузып җибәргәндәй итте, күзләрен зур ачып түшәмгә текәлде Зөбәрҗәт, тик бермәлгә генә тораташтай катып торды да. ир-кана- тының күкрәгенә капланып елап җибәрде 12 Сәлим хан васыятен олуг мәҗлестә укыдылар. Аксакаллар янында аталарын күрми калган угланнар ла бар иде Васыятьне шәех Игәнәй укыды. Бөек Болгар иле ханы Сәлим тәхетне икенче угланы Илһамга васыять иткән иде. Васыятьне укыгач, мәҗлескә җыелган халык бер мәл тик утырды, һәркем үз уенда иде. Шуннан шәех Игәнәй торды да «Флиха бирик. җәмә1ать. хан сүзе аткан уктыр Төрки Болгары тәхетенә мәрхүм ханның икенче угланы Илһам утыра Игелек сиңа. углан Авыр аягын жиңсл булсын' Амин!» Әнә шулай көтмәгәндә Сәлим ханның икенче угланы олуг хан булды һәм тәхеткә утырды. Илһам углан үзе моны көтмәгән иде бугай, бермәлгә каушый калды. Әйе, өмет иткән булса да. ул да хәтта атасы тәхетне өлкән угланы Хаҗига васыять иткәндер, дип уйлаган иде. шунын өчен каушавы, дулкынлануы йөзенә үк бәреп чыкты Иллә тәхеткә таба ике-өч адым ясауга, тәүге каушавы үтте, башын күтәрә төшеп, түр якка узды, тәхеткә утырды. терсәкләрен җайлабрак терәккә куйды Шуннан соң тына күтәрелеп мәҗлескә килгән аксакалларга, куштаннарга карады Чынын тына әйткәндә, моңа ышануы кыен иде. вәзир вә аксакаллар түгел, бу хакта, тәхетне кемгә, кайсы угланы вә оныгына васыять итүе турында хәтта ханбикә дә белмәгән иде. хәтта ханбикә Зөбәрҗәт гә тәхетне аталары өлкән утланы Хаҗита васыять иткән дип уйлатан иде. Ә ул. мәрхүм, әнә ничек хәл иткән Ана кеше буларак ана ике утланы ла якын, бертитез иде. Ләкин баш бала дигән нәрсә бар бит! Атаң соңгы сулышына кадәр Гали оныгын көтте, балам Аны исән диләр, хакмы шул? Миңа алтмыш яшь. аңа кырык гулып узтандыр инде, анам Ул бала, исән-имин булса, бер кайтмаса. бер кайтыр, инша т та Тик күңел әллә нитә ышанып җитми. Кайберәүләр кайткан дип тә сөйлиләр Кеше ни сөйләмәс, гайбәткә гает укытмыйлар Хат язырдай, хәбәр җибәрердәй итмәде шул атаң, балакай Килен дә, ут дымны эзләргә киттем, дин юкка чыкты Киленең Акбикә Бачман баһадирта тагылып китте, анам диде әмир Хаҗи кырысрак итен Миңа ул хакта сөи тәмәс идеи, анам Минем ишем бар. хатыным Ят куб бәк кызымы ’ Бик яшь түте.тмс соң* Тай түгел, биле сынмас, анам Ул үте ри та бутын килде Йа алла, мохәммәлсрәсүлулла. балакай, исән-имин яши күренет. мин бик шат Ир-ат өчен күңел тынычлыгы, ил тынычлыгы ул Тәүге хатыныңа артык йомшак булдың шул. балакай Ярый. анам, кешеләр игътибар итә Бакчы әнә Илһамыңа, ни тамаша кукыраеп утыра Тәхет ләүкә түгел, балакай, утырсын Июлек бир энеңә И ислек илдә калыр, диләр — Игелекне изгелек кылып ала тор»аннар иде, анам. Хәер, мин разыймын. утыра бирсен. Тик миңа гына комачауламасын, минем хәятемә генә тыкшынмасын. Аның үз биләмәләре, минем үз биләмәләрем. — Ул олуг хан, балакай. — Олуглыкны акыл белән яулыйлар, анам. Утырып карасын, күз күрер. Олуг хан атына лаек икән, лаек, диярбез, юк икән, кичерә күрсен, алла тарафыннан алган тәхете түгел. — Ачу — ачуга, үч — үчкә китерер, балакай. Игелек телә энеңә. Иң- иңгә килсә генә тиң-тиңгә килер, диләр. — Атам Болгарның уникенче ханы иде. Кырык елга якын тәхеттә уть!рды. Аның кебек Болгар тәхетендә озак утырган хан булмаган, анам. Инде атам вафаттыр. Өлкән угланына алтмыш тирәсе, бүген тәхеткә утырган олуг хан Илһам илледән өстә Картая Болгар, анам. Кеше түгел, дәүләт тә картаюны яратмый, умыртка сөяге ката башлый. — Сине Үлдәмир кенәзе белән бәхәскә кергәнсең икән, дип ишеттем, ярамас иде алай, балакай,— диде ханбикә Зөбәрҗәт. — Ул кенәз минем сәүдәгәрләремне талады. — Үзе түгелдер бит? — Аның юлбасарлары, аның илендә. Болгарда сәүдәгәрләрне таламыйлар. Мөрем юлбасарлары Мин моннан кайтам да — Урыска яу чабасыңмы? — Урыска түгел, Мөрем юлбасарларына Мөрем баһадиры оештырган эш, шымчыларым тәгаен ачыклады. — Әйткәнемчә, үч-үчкә китермәсен тагын, балакай. — Кайчак, анакай, үч алмау дошманга канат үстерә, үзен синнән өстен күрә башлый, әрсезләнә, талымсызлана. Явызлык елан кебек бит ул, коерыгын чапсаң башы кала, башын чапсаң коерыгы кала. — Миннән фатиха юк, балакай. Әүвәл энең белән кәңәшер идең Кәңәшле эш таркалмас, дигәннәр,— диде ханбикә Зөбәрҗәт һәм урынына барып утырды Әмир Хаҗи һәркөнне диярлек Ага-Базарга чыкты, халык вә сәүдәгәрләр арасында йөрде, халыкның ни сөйләгәненә колак салды. Халык телендә Илһам хан иде. Мәйдан уртасындагы түмәргә мосафир менеп баскан. Кара сакаллы, киң маңгайлы, башында әрмән кәләпүше, яшел җиләне җилбәгәй киткән. Бу кем дип сорамады әмир Хаҗи, туктады, мосафирны тыңламакчы итте. — Аллаһы тәгалә кешене нигә дип яраткан? Менә син, син әйт әле, ни өчен яраткан аллаһы тәгалә адәм баласын?—дип мөрәҗәгать итте мосафир күркәм йөзле, яман юан гәүдәле сәүдәгәргә. Сәүдәгәр каушый калды, тирә-ягына каранды, иңнәрен җыерды. — Ашау-эчү өчен, хатын-кызны ярату өчен. - Хайван да, эт тә ашый. Ә ул—адәм баласы — Хушлашу өчен, урман-болыннарның хозурлыгын күреп, шатлану өчен. — Атлар-сыерлар да болында яшиләр, үлән ашыйлар, чәчкә арасында йоклыйлар. — Бу кем? — дип сорады җансакчысыннан әмир Хаҗи. — Берәү дә белми, әмирем. Беренче күрүем. — Ни өчен ошбу дөньяда кеше яши, ни җитми аңа? — дип. кабатлады мосафир — Менә син( син бу юлы җавап бир. Ни өчен яши адәм баласы? Бу юлы кечкенә гәүдәле, түбәтәй кигән, ертык сырмалы йөк ташучыга мөрәҗәгать итте. Теге тәмам ни әйтергә белми артка чигенгәндәй тәпенләде. Куй. куй. каян белим мин.— диде ул. - Э-э,— диде мосафир ерактан ук берәүгә кычкырып — Мал чалучы Менә син әйт: ни очен яши ошбу якты дөньяда адәм баласы0 - Аллаһы тәгалә аны адәм итеп яратканга, җан биргәнгә. — Ә син ат-сыерларда җан юк дип беләсеңмени, чебен-черкинең йөрәге гипми дип беләсеңмени? Аллаһы тәгалә аларны да җан иясе итеп яраткан - Алар... Халаяк. нәрсә кирәк моңа?! Кем син?' — дип кычкырырга тотынды мал суючы. Аның киндер алъяпкычында кан эзләре, йөзен куе сакал-мыек баскан, кызыл чырайлы, зур борынлы — Бик күп белсәк, үзең әйт! —дип кычкырды мал суючы - Гыңлагыз. җәмәгать, тыңлагыз Аллаһы тәгалә кешене калалар салу, затлы әйберләр ясау өчен яраткан Калаларын, ишек алларын гөлбакча итсен өчен, кәттә биналар, алтышар манаралы мәчетләр, яшәү өчен уңай булган өйләр салу өчен яраткан Әнә шулариы ясый алмаган, бары тик тамак өчен генә яшәгән җаннарны ул хайваннар дип әйткән Алтын яисә асылташ ни ул? Җирдә аунаган җисем Ә кеше аңардан тәңкә ясаган, таштан төймәләр эшләгән. Тауларны җимереп, мәрмәр чыгарган, алардан ханнарга сарайлар торгызган Кеше җансыз җисемне җанлы иткән. Шуңа кеше дип агала ул. бары тик шуна! — Хак әйтә,— диеште халык Әмма халыкның мосафирны күбесе аңламады, нәкъ менә анламау аларда кызыксыну уямы, мосафирны ураткан боҗра зурайтаннан-зурая барды Казан базарында да мондый акыл сатучылар бармы?— дип сорады җансакчысыниан әмир Хаҗи Ил г үрәсез булмаган кебек, базар кәмитсез булмый, әмир Әмир Хаҗи бер сүз дә әйтмәде Аны биредә берәү дә танымый иде. ул һәрчак нинди дә булса һөнәр иясе сурәтен.» кереп киенә белде, җансак- чылары исә. гүяки, хезмәтчеләре иде Ни очен мин сездән болай дип сорадым’ Инде җавабын тыңлагыз Атабабалары, халкы ясаган затлы әйберләрне, мәһабәт биналарны саклый алганда гына кеше кеше булып кала. Калган очракта ул — хайван Әйгик. кемдер килеп Болгар каласын җимерде, ли Кем бу га ул безгә? Дошман Чөнки ул безнең ага-бабаларыбы зның истәлеген, ягъни алар төзегән калаларны, мәһабәт биналарны җимерә, яндыра, хатын- кызларыбызны әсир итеп алып китә Без бабаларыбы г са пан кала ларны, яраткан соекле хатын-кызларыбызны якларга ташланабыз Кан коела Яшәү белой үлем арасында көрәш башлана Ләкин ни өчен тегеләр үлә дә. ни бәрабәренә без үләбез Үлем алдында барыбыз да бертигез ич' Алар безнең бабаларыбыз вә үзебез корганны җимер.», ә без а гарны саклап калырга тырышабыз Кайсысында моның күбрәк кешелек'.’ Яуга килт өннәрдәме. үз байлыкларын саклаучылардамы? Үз истәлекләрен саклаучыларда, үз байлыкларын яклаучыларда Чөнки берәү тәре җимерүчеләр. икенчеләре төзүчеләр Берәүләре чәчәкләр үстерүчеләр. икенчеләре аларны таптаучылар. Кайсылары шу ларның батыр буга ата? Яклаучылармы, яулаучылармы'* Яклаучылар Чөнки яулаучы каһарманлык кыла алмый, чөнки ул кеше төзегән байлыкны җимерергә килгән, ә менә аны саклап калырга аңа каршы чыккан кеше чын мәгънәсендә каһарман ул! Чөнки ул халык-ил байлыгын сакларга. Җәбраил фәрештә угыннан саклап алып калырга тырыша Кайсын адәми зат игеп кабул игәр иде аллаһы тәгалә? Тегесен дә. монысын ла Әмма без сезнен белән бары тик үз илләрен, үз җирләрен, үз байлыкларын, үз хатын-кызларын якларга ташлаганнарны гына кеше дип әйтә алабыз Бары тик аларнын гына ит ашарга, чәчкәләр үстерергә, хатын-кыз тарны сөяргә хаклары бар Димәк, кеше каһарманлык кылырга ярагы пан икән, ха таяк' Онытмас.пыз иде шу г хакта! Мин күрәм. сезнең арала хатын-кыз гар га бар Үпкәли күрмәсеннәр иде миңа ул фәрештәләр Чөнки ир-ат уз нн әүвәл әнә гүзәл затларны дошман кулына бирмәс өчен көрәшергә, чын мәгънәсендә ир-ат булырга тиеш. Кем ул ир-ат? Сакал-мыек тагып йөргән өчен генә ходай тәгалә аңа бу исемне биргәнме? Юк! Сакал үстерү белән генә ир-ат түгел әле ул. хатын-кызны сөюче дә ир-ат түгел әле. ир-ат иң әүвәл күкрәге, йөрәге белән ил-халкын. анасын-сеңлесен. сөйгәнен якларга ташланучы кешедер. Ир-ат ил терәге ул! Күптән түгел Мөрим юлбасарлары безнең сәүдәгәрләрне талады. Урыс кенәзе Юркәй бу хакта ишеткәч, шаркылдап көлгән генә. Юлбасарларга үлем! — Бу кешенең кем икәнен белегез, булдыра алсагыз, миңа тотып китереңез! — диде жансакчыларына әмир Хажи.-—Мәгәр әле түгел, кич белән, караңгы төшкәч. Халык шаулый башлады, ул арада мосафир кай яккадыр шылды, әмма базардагы халык ул югалгач та бик озак кычкырышты, бәхәсләшКайтыр юлда да. кайткач та. үз ягына кереп яткач та уйлаудан туктый алмады Хаҗи. Икенче көнне аңа бер уй килде: Ага-Базар халкын Казан базарына дәшәргә. Ул гынамы. Болгардагы оста һөнәрчеләрне котыртырга: күчеп килсеннәр Яңа Калага. Бар шартлар да булдырылачак. Әнә шул уй белән ул Ага-Базарга чыкты Бик озак кичәге кешеңе эзләде, ләкин таба алмады. Җансакчылары исә кичә көн буена эшләп тә аны таба алмый кайтканнар иде. Әмир Хаҗи җансакчыларын чакырып сөйләште һәм. билгесез кешене эзләп маташмагыз, диде. Чөнки аңа кайтып китәргә вакыт җиткән иде инде. Аталарының җидесен уздыргач, ул яшь ханга әйтте: «Иртәгә мин китәрмен инде, олуг хан». Кече Чирмешән елгасына җитүгә. Илһам хан атын туктатты һәм кичүне чыгарга теләмәвен аңлатып, арттан килгән атларына туктарга дип кулын күтәрде. Хәтта бу хәлне күрсә дә. әмир Хаҗи туктап тормады, аты белән суга кереп китте. Аңа җансакчылары иярде. Шунда гына, әмир Хаҗиның агы елгага керә башлагач кына яшь хан. — Абам. әйтергә онытып торам, яңа елдан соң Шайтан каласын миңа бирерсең! — дип кычкырды. Ул моны тамак ертып кычкырып әйтмәде. әмма әмир Хажи ишетте, атын туктатты, каерылып артка карады. — Шайтан каласын?! — дип сорады ул мыскыллы кабатлап. — Әйе. абам. Шайтан каласын.— диде Илһам хан бер дә исе китмәгәндәй. Әмир Хаҗи елганы кичеп баручы жансакчыларына күз ташлады. Илһам хан азатларына карап алды. Орышу килешмәс. Халык: «Аталарының җидесен уздырырга өлгермәделәр ике туган тәхет бүлешә башлады».— дип уйларга мөмкин иде. Шул ук вакытта дәшми калу да ярамастай хәлдер. Бүген Шайтан каласын сорый, иртәгә Кашанны. аннары Җүкәтауны. ахыр килеп Тубылгытауны. тора-бара Казанга кул суза башлар бу яшь хан. — Ашыкмасаң иде. олуг хан. мин әле үләргә җыенмыйм! — диде әмир Хажи һәм атын камчылый-камчылый елганы кичте, чаптырып китеп барды. — Мин — хан. син — әмир. абам. Бирерсең, бирми хәлең юк! — дип үзалдына сөйләгәндәй калды Илһам хан.— Аннары, абам. син качкын Җик Мәргәнне баһадирың иткәнсең. Ә аны абасы Тубыкай эзли. Мин баһадирыңны да абасы кулына тапшырырмын Аннары Назлыгөл белән Дәүранны Болгарга кайтарырмын. Казан каласына Булат угланымны утыртырмын. Болай килешмәсәң. гаскәр белән килермен. Тик анда инде берәүне дә кызганмам, чөнки очкан ук корбан сайламый, аткан ук үз корбанын үзе таба. Илһам хан бик озак тузан туздырып Чирмешән елгасыннан, гомумән. башкаладан ерагая барган әмир Хаҗиның җайдакларына карап торды. Кичә аңа һич көтмәгәндә абасы әйтеп куйды «Бәхет — тәхет түгел, тәхет — бәхет түгел».— диде. Илһам хан, моңа аптырый калган иде. Чынлап та. бәхетне тәхеткә салып үлчәмиләр. Гомумән, боларнын икесен дә бизмәндә үлчәп булмый. Олуг Мөхәммәт илендә каты орышлар бара икән, шул тарафлардан Болгарга халык агыла Каты яулар килгәндә төрки дөньясында була торган хәл. Тик Булаг угланга дигән шаһ кызын атап җибәргән сәүдәгәр алып чыга алдымы икән? Алып чыккандыр, китүенә байтак бит инде Булачак киленне Рабига атлы, диделәр Исән-имин китереп җиткерсәләр, зурлап туй итәрбез, боерган булса, туйга Назлыгөл белән Дәүранны да дәштерермен. әмир Хаҗины да. Әйе, аны да чакырыр яшь хатыны белән. Туйга килгәч, бабалары Ибраһим хан кыпчак ханы Әюпне Әйе, бер казанга ике тәкә башы сыймый, дигәннәр борынгылар, абам әмир Хаҗи белән яши алмам дигән фикергә килде 1219 елда Бөек Болгар тәхетенә утырган Илһам хан 13 Олы мәҗлестән соң шуны анлады ханбикә Зөбәрҗәт кайбер аксакаллар. куштаннар, тарханнар угланы Илһам ханның алдына тезләнергә торалар Күренеп юра. шәех Игәнәй дә хан аягына төшәргә тора Килешми, килешми олы кешегә болай кылану Илһам хан атасы Сә гим ханга йоз тоткан меңбашларны алыштырды, кайберләрен хәтта нөзбаш дәрәҗәсенә төшерде. Дорес, бәкләргә тимәде Аның каравы вәтир Каман ягына кырын карый башлады. Сарайда булган хәлләрне энә куленнән үткәреп килгән ханбикә Зөбәрҗәт күрде нәүбәт вәзир Камайга җитте. Кемне вәзире итеп керергә тели углан —ханбикә Зөбәрҗәт белми иде. әмма ханның үзеннән сорарга кыймый иде Ә теге анасы белән ник бер киңәшсен! Әйтерсең, ул аның анасы да түгел иде. Әйе. әллә бар иде мәҗлестә ханбикә Зөбәрҗәт, әллә юк Киңәш-сабак кылмый гына сарайда әллә ниткән үзгәрешләр кертүенә Илһам угланына үпкәсе булса да. ханбикә Зөбәрҗәт сабыр игәргә булды. Ләкин күрше Всеволод кснәздән баһадир Баянны сараена күнмедер алтын гүләп кайтаруы хакында ишеткәч. түземе җуелды, мәҗлеснең икенче көнендә тәхет ягына кереп Бу ни хәл инде, углан, нигә кирәк булды ул баһадир сиңа! Нинди кяфер баһадир җыю ди ул! Яу килгәндә бер тапкыр да кылычын кыны- сыннан чыгармаган баһадирны нигә дип сараена алырга булдың" дип, өнәмәвен белдерде Атама яраган миңа да ярар, анам Агаңа да ярамады ул Качып кипе. Ә син аны алтын гүләп кайтарасың 1 Шымчы ул. икейөзле адәм' - Хәтерем ялгыгпмаса, Баян баһадирны иленә атам илче игеп җибәргән иде кебек? Әйе. җибәрде. Чарасыздан җибәрде Юркәй кенәзне тыныч кына кире җибәрә алмасмы тип. Ә ул. мөртәт, аңа барып елышты Кем була инде ул шуннан соң?! Хокем итәргә кирәк аны хөкем' Шулай диде дә анасы пырлап чыгып китте Илһам хан тәхетеннән купты, арлы-бирле йөренергә югынды Кышкы салкын көннәр, күлләр шарт тый. агачлар чатнап яры га ә тәхег ягында җылы, тыныч, хәтта кәтиб Хафиз да юк. илаһи уйларга чумьГп утырганда гына әнисе керде дә бөтен уй-хисләрен асгын-оскә китереп чыгып кипе Ни эше бар анасының хан эшендә’ Жигәрдер. атасын да бармак очыида биетте Мин Боек Болгарның олуг ханы Минем үз башым бар Иртәгә үк Всеволод кенозгә илче гәр җнбәрәм ягын Казанга я\ килсен, мин ярдәмгә барырмын Абам биләмә горе минем кул астыма күчәргә тиеш Шунсы» дәүләт юк Тик кемне Всеволод кенәзгә илче игеп җибәрергә’ Әйе. Булат углан кулайрак булыр иде. әмма ул Җаек буен та кәләш көтеп яга Тик кәләшен тиз ген.» кәгеп а га алмас. Татарлар кулына эләккән, диделәр. Ә бәлкем әзе бөтенләй дә килмәве бар Эт авызыннан сөяк алып буламы шаһ кызы Чынгыз хан угланнары кулына эләксә, кайсы гына баш тартыр икән! Олуг Мөхәммәт кызы Рабига ул угланга Хәрәземшаһ иле белән идарә итәргә мөмкинлек бирәчәк. Бөтенләй үк тиле беткән булмасалар. нәкъ шулай кылырлар да. Әллә соң илчеләр белән язга кадәр сабыр итәргәме? Әйе. сәүдәгәр кайтсын, хәлнең асылын белик, шуннан күз күрер. Анам әче телләнә башлады. Шәех Игәнәй минем яклы. Шәех атамның исемен дә телгә алмый, гәрчә атам бахырны кичергән булса да. Анам исә шәехнең күптәнге дошманы. Ахыр чиктә анам аны кичерер кичерүен, әмма күңел түренә кереп калган җан үпкәсе тиз генә җуеламыни! Иң мөһиме — аңа бүген сарай куштаннары арасында абруй казану Урыс кенәзләре әнә, халкы канәгатьсезлек белдерә башласа, йә аларны күрше кенәзләргә каршы котырта («имеш, алар гына безне ярлы яшәргә дучар итүчеләр»), йә рухи атакайларны да җигеп, мөселманнарны, аларны ң илләрен, гореф-гадәтләрен кыргыйга санап, «бусурманны» үтергәч сәвап аласын искәртеп, яу чабарга өнди башлыйлар Нигә, әйтик, аңа да шул ысулны кулланмаска? Шайтан каласы аныкы. Казан янә Болгарныкы Шайтан каласында чуен-тимер җитештерелә. Казан каласы дөнья базарына әверелеп килә. Әйе. сәбәбе дә бар Ә Болгарда тимер җитми. Халык арасында да канәгатьсезлек туачак. Тимер кемдә? Әмир Хаҗида. Әмир Хаҗи тимерне ирҗәләргә, чирмешләргә сата, ә Болгар тимерчеләре тимергә интегә. Әйе, бар яктан да халыкта канәгатьсезлек тудырырга. Ахыр халыкның түземе җуелыр, шунда мәйданга Илһам ханның сөрәнчеләре чыгар — халыкны яуга өндәр. Әмир Хаҗи абасы аңа карусыз буйсынырга тиеш. Илһам ханга башка чара юктыр. 14 Яз көтмәгәндә килде. Башта өй кыекларыннан тамчылар тама башлады. көлтәсалам белән япкан түбәләрдән боз сөңгеләре сузылды Шуннан ун-унбиш көн дә үтми, көтмәгәндә күңелләр!ә шом салып, кара болыт күренде һәм котны алып күк күкрәде. Картлар бу хәлне яманга юрады, бала-чага, яшь-җилбәзәк: «Яз килә! Яз килә!» — дип шатланып туймады. Чынлап та, сәер хәл булды. Тагын атна-ун көн дигәндә очар кошлар-каргалар. алар артыннан сыерчыклар күренде. Урамнарда кар бетте, кырбасулар ала-тиләләнеп калды. Мондый иртә язга күнекмәгән мал-туар дымлы туфрак исен тансыклап, болын-тауларга тартылды. Халык моны янә яманга юрады. Юньлегә булмас бу, мондый язның булганы юк әле, диештеләр. Кичкә таба ханбикә колагына янә бер яман хәбәр килеп иреште. Угланы Илһам хан әмир Хаҗиның кече угланын сарай мәдрәсәсеннән куып җибәргән. Бусына һич тә ышанмады түгел иде. әмма төн җитүгә, бу хәл дә раслангач, ханбикә Зөбәрҗәт тәмам чарасыз калды. Ичмасам киңәшер кешесе дә юк. һич югы Назлыгөле янында булсын иде. Нигә, әйтик, ул каты маңгайга баласын алып анасы янына кунакка булса да килеп китмәскә икән! Абасы җибәрмиме? Аны тагын Мөрим каласына яу чапкан, юлбасар сәүдәгәрләрдән үч алган, дип сөйлиләр. Ни хәл бу, нигә орыш вә кан коюдан туймый бу ир-ат?! Ир канаты Туйбикә, дип бик авызы суын корыта башлагач, Зөбәрҗәт ханбикә, оста Алпарны күрергә барган иде. Алпар тиңе булмаган оста, алтын куллы кеше иде. Ләкин хатын-кыз күзе төшүне, өзелепләр яратуны бер осталыкка гына кайтарып калдырсак, ханнарны, бәкләрне, баһадирларны, гади халыкны кем ни өчен яратырга тиеш булыр иде икән? Ханбикә Зөбәрҗәт колчура Алпарны күрде дә хатын-кыз буларак бөтен җанытәне белән тойды: кысыр Туйбикә түгел, жиде иргә тап булып бала тапмаган хатын да авырга узачак бу ирдән, дигән нәтиҗә гә килде. Юк. ир-зат ут тиклем тамаша олпат гәүдәле, күзгә ташланырлык матур да түгел иде Әмма бер хода белә ни беләкдер үзенә жәлеп итә. Күз-карашыпда идеме бу гайрәт, йөз-кыяфәтендә идеме - ханбикә Зөбәрҗәт төшенеп бетермәде Ләкин бернәрсәгә инанды: хатын-кыз яралырлык иде оста. Туйбикә ябышып ятырлык иде. Утлы Дәүран да әнә агасына суеп каплагандай охшаган, гәрчә күз-кы- яфәтендә Туйбикә чалымнары булса да. Назлыгөл аны үсмер чак га ук күрде. Күрде дә шашып гашыйк булды, күрәсең, балакай Юкса, җәннәттә яшәгән җирдән, үзе өчен үлепләр торган ата-анасыннан качып, шушы ир-егеткә барып капланыр идеме? Тәгаеи алласы, пәйгамбәре иткән ич балакай шул колчура останы Ярый, хәерле булсын, бәхете вә язмышы шуннан булгандыр Юл адәмнән, язмыш алладан, диләр биг Яз килеп, җир чишенеп яткан бер вакытта ханбикәгә бигрәк тә кыен иде. Табиб Антонийга булган рәнҗүсез үпкәсе, ахыр килеп угланы Илһам ханга булган жан ачуы аны тәмам racaia салды Менә ничә көн инде ханбикә Зөбәрҗәтнең угланы Илһам белән сөйләшәсе килә, ә ул мен төрле сәбәп табып, анасын кабул итмәскә тырыша иде Тәхет ягына кәтиб Хафиз килеп керде һәм ханбикәне күреп сискәнеп китте — Саумыссз. ханбикә! — диде ул бераз дәшми торгач — Алла! а шөкер, кәтиб! Үт. уз. — Ханбикә, рөхсәт итсәгез, мин иртәгә Ага-Базарга барып килер идем Табиб Антоний кайткан, диделәр Нәкъ менә шул кеше турында уйланып утырганда аның Болгарга килеп төшүен ишеткәч, ханбикә Зөбәрҗәт, язмыш кошын тоткандай, торып баегы Ханбикәнең биг очлары алсуланып киткән, күзләрендә кызыксыну галәмәтләре уйный иде. — Хафизҗан, мин дә барсам икән? — Рәхим итә күрегез, ханбикә. Үзем кереп дәшәрмен — Йә, үзең генә чыгарсын инде. Хафизҗан Күрсәң-ни тсәң сәлам юлларсың үзенә Онытмагандыр әле ханбикәне Оныта буламы, ханбикә! диде кәтиб Хафиз ашыга төшеп, ләкин икенче мәлдә инде оялып, күзләрен гүбән төшерде — Онытмагандыр,—диде ханбикә Зөбәрҗәт Ничәмә ел сарайда табиб булып торды Ханбикә Зөбәрҗәт тагын нидер әйтергә теләгән иде. тыелып калды, кәлтәсеннән бер янчык акча чыгарып, кәтиб Хафизга ташлады. Мохтаҗлыгы булса. Антонийга бирерсең Ханбикә бирде, дип әйтерсең. Ниһаять, ханбикә Зөбәрҗәт тәхет ягында утыручы Илһам ханның ялгызак чагына туры килде Илһам хан анасын күрде дә Иной, мин казнабаш Варданны кәгә идем, ди юн булды, әмма аны Зөбәрҗәт ханбикә i үя ишетмәде дә. утырды, дога кылды - Иной, дип кабатлады Илһам хан Сиңа әйтәм - Абаң йортына яу чабарга җыенасын дип ишеттем, бәхиллегем юк. диде ханбикә Зөбәрҗәт угланының күзенә карамый гына, башка берәүгә сөйләгән кебек Абам миңа Шайтан каласын бирергә тиеш иде' Әмир Хаҗи казнага бер тиен ясак түләми, бәйсез рәвештә мөстәкыйль кой көтә. Ә миңа гаскәремне ишәйтергә кирәк һәмабана яу чабаргамы’ Абаң жүләр түгел, моны кылмас Ул синең яу чабарга җыенуыңны белмидер дип беләсеңме” Белсен! Ул мина олуг ханга бер тиен дә ясак түләми! — Абаңа яу чабырга җыенасың, миңа инәй дип дәшә башладың. Баккан анага әйтә торган исем ул, балакай, тапкан-баккан анаңа түгел. Ә мин сине үз күкрәгем имезеп үстердем... — Кичер, анам. Тик нә кылыйм! Абам баш бирми. Болгардан Казан ягына һөнәрчеләр, чүлмәкчеләр, бай сәүдәгәрләр китә. — Казан каласын атаң салдыра башлаган иде. Дәвам итүен хәерлегә кыл, балакай. — Җитәр, анам, «балакай да балакай». Мин сиңа үсмер бала түгел, олуг хан. — Ил йөге синең иңеңдә, балакай, - диде ханбикә ирен чите белән генә көлемсерәп.— Казнабашыңны Яңа Калага җибәрмә, бәхиллегем юк. Илһам хан тәхетеннән төште, арлы-бирле йөренергә кереште. — Шундаен олы кешегә кул күтәрерләр дип уйлавыңмы? — Абаң ясак түләмәс, ә казнабашыңны мыскыл итәрләр. — Мин аны азатларым белән озаттырам. — Азатларыңны әсир итәрләр. Ә казнабашыңны. сакалын кисеп, корсагы җиргә тигән биягә атландырып җибәрерләр. Кияүкала кенәзләре Әндрәй кенәзнең йомышчыларын мыскыл иткән кебек итсәләр?.. — Юкны сөйләмә әле. анам. Кяферләрме әллә без. — Кеше ихтыярын кимсеткәндә иман тикшермиләр. Казнабашыңны кәҗәгә атландырып, сакалын кисеп җибәрсәләр, кая керер тишек тапмассың. — Миңа акча җитми, миңа гаскәр җыярга кирәк. Акчасыз азат тотып буламы?! — Нәфесеңне гый, уй-ниятеңне изгегә юнәлт. Абаңа баш иеп бар.— диде ханбикә кузгала башлап. — Мин аңа баш иеп түгел, яу белән барачакмын, яу белән! Тик. анам, син генә миңа комачаулама. Аннары Мәрьямбикәне рәнҗетмә! Мәрьямбикә исемен ишетүгә, ханбикә Зөбәрҗәт туктады, каерылып. угланына карады. Күзләре кысыла башлап, кашлары җимерелүдән үк күрде Илһам хан, Мәрьямбикә сүзе анасы йөрәгенә ук булып кадалды. — Әстәгъфирулла. бу ни дигән сүз тагын?! Ни дип дәшәргә тиеш мин аңа—Марҗа дипме?! — Мария аның исеме. Мария, анам! — Аларда Мариядер, шикләнмим, әмма бездә Марҗа. Сиңа Мария, миңа Марҗабикә. — Ул хәзер ханбикә, анам, ишетәсеңме, ханбикә! — Алды бикәдер, шикләнмим, арты Марҗадыр ич! Инде ханбикә! Булмый торсын әле! Кем өйрәтте сиңа моны?! — Гөнаһлы булма, анам. Берәү дә өйрәтмәде. Мин — хан. ә ул — ханбикә. — Син олуг хан. ә ул бикә, бары тик бикә! — диде ханбикә Зөбәрҗәт һәм шундый иттереп угланына карады, теге чактан гына тәпен-тәпен артка чигә башламады.— Җый мәҗлес. Бөтен аксакалларыңны дәштер. Алар хәл итсен! Анасы пырлап чыгып киткәч. Илһам хан бусагабашны чакырып алды һәм казнабаш Варданны тизрәк табып китерергә кушты. Бусагабаш эленке-сәленке генә килеп керде, керде дә туктап калды, таптанып тора башлады. — Кая казнабаш Вардан агай?! — Килеп ята, хан иям. — Ә синең нигә кәефең юк? Кем янына килеп кердең син. бозау ялаган нәмәстә. Бар. йомышчыларга әйт. берсекөнгә бөтен аксакалларны. куштаннарны мәҗлескә дәшсеннәр. Берәүсе дә килми калмасын. — Баш өсте, шөһрәтлем. Бусагабаш чыгып кына киткән иде. вәзир Камай килеп керде. — Хәерле иртә, хан иям.— диде вәзир, мичкәдәй гәүдәсен тәхеткә таба тәгәрәтеп. Казнабаш Вардан агай кайда? Килеп ята.—диде вәзир Камай Нәрсә сез. тутый кош сыман һаман бер сүзне кабатлыйсыз? Бусагабаш «килеп ята» диде, инде син — Минем сезгә әйтер сүзем бар. хан иям. Иә-йә. диде Илһам хан. тәхеткә төшебрәк утырды. Мәрьямбикә белән очрашкан кенәз тиуны Митәй атлы булып чыкты, сәүдәгәр Яким Күчтемнең оныгы икән. — Әнә ничек икән Таймас баһадир кайда? Ул хәзер килер. Казнабаш Варданны Казанга җибәрү килешерме икән, хан иям? Минем казна буш. азатларыма гүләргә акча җитми. Казнабаш Вардан абама барсын, акча сорасын Бирми икән, атам кала салырга биргән акчаны кайтарсын — Халык бай да бит ул. хан иям Ничек кеше кулыннан тимәгән акчаны гартын алмак кирәк Кара халык кара сарык бит ул. Фетнә күгәрүе бар Хәер, фетнәдән куркасы юк. азатлар да. корал да җитәрлек. Мине, хан иям. Мәрьямбикә белән сөйләшеп торган кенәз гнуны борчый Моннан сон. вәзирем. Мәрьямбикә синен өчен дә. башкалар өчен дә ханбикә. Мин олуг хан. ә ул ханбикә. - Баш осте, шөһрәтлем. Юркой кснәздән хәбәр юкмы әле? Юк. хан иям. ул вәгъдәсендә торыр. Сабан туйлары үткәч тә кузгалырмын дигән иде Үтә корылык анда. хан. Чәчкән икмәкләре чыкмаган, басуларында ком бураны. Юркәй кенәз Казанга ук килергә курка, Ибраһим каласын яуламакчы Ул Ибраһим каласын, без Казанны кулга төшерербез. Бирсен ходай, диде вәзир Камай баш иеп. Бусагабаш, - диде Илһам хан Ханбикәне дәш! Зөбәрҗәт анагызнымы, шөһрәтлем? Мәрьям ханбикәне! дип җикерде Илһам хан Тиз бул. бер аягын монда, бер аягын анда булсын' Күп тә үтми тәхет ягына Мәрьям ханбикә килеп керде Тыенкы, сак кына ир-канаты янына килде Килде дә ханның күкрәгенә башын төртте. Ни булды?— дип сорады Илһам хан. вәзире белән бусагабашына чыгып китәргә дип ым кагып Берни дә булмады. Илгамым. яраттым, диде Мәрьям ханбикә. - Car ындым. диген Ярат гым да. сагындым да. диде Мәрьям ханбикә башын күгәрен. ирканагынын күзләренә карады 15 Ханны күрергә килгән Яким Күчгемне Илһам хан бик озак кабул итми торды Урыс кенәзенсц бай сәүдәгәре Яким Күчтем мәрхүм Всеволод кснәздә илче вазифасын үтәгән иде. бүген әнә Юркәй кенәз тарафыннан оныгы Митәй белән Болгарга гнреләр алын килгән, диләр Янә сәүдәгәрлек лиенә керешкәнме.’ Ә бит Андрей кенәздән үк илче булып йорер иде. гәрчә сонра кснәзне үлгерүдә катнашса да. ни сәбәпледер мәрхүм Всеволод кенәз дә аны чиг игмәде янында калдырды Ул гынамы, бүген әнә Юркәй кенәзгә дә хезмәт итә Ләкин кем бу гып' Илче булып гүгелдер. юкса хәбәр игәр иде Димәк. Болгарга сәүдәгәр йөзендә генә килгән И гчеме. сәүдәгәрме И гһам хан аны кабу г игәр Хәгере ялгышмаса. агасы мәрхүм әйтер идс Яким Күчтем беркайчан да Болгарга тикмәгә генә килмәс Илһам хан кәтиб Хафизга карап алды, Яким Күчтем кергәндә кәтибнең урынында булуы зарур иде. Ошбу кешене кәтиб Хафиз да бик әйбәт белә Яким Күчтем турында аңа нәкъ менә кәтиб Хафиз: «Телгә җор, аяклы тарих»,— дип әйтеп әйткән иде. Атасы Сәлим хан белән Яким Күчтем илче бик тату яшәгәннәр иде Илченең ханнан, ханның илчедән сере булмады, ахрысы, чөнки яу-тала- улар хакында Сәлим хан алдан ук белеп торыр иде. Ул да якын итеп кабул итсә кенәз илчесен?.. Бөтен уйтеләген, эч серен белсә?.. Илһам хан кенәз илчесен дәшәргә кушты. Яким Күчтем бусага аша үтте, тәхеткә якынаюга баш иде, ханга сәлам юллады. — Сәламең алдык, әйдә-әйдә, түрдән уз, утыр,— диде яшь хан һәм шуның белән илченең күңелен янә тынычландырып куйды — Олы Оя Всеволод угланы кенәз Юркәй сиңа сәлам юллады, олуг хан. — Сәламен алдык. Якимкә агай,— диде Илһам хан елмая-елмая. — Бездә корылык, хан. Базарларда кыйммәтчелек. Олуг кенәз борчуда— Болгардан икмәк килми башлады. — Мөрем юлбасарларын абам акылга утыртты бугай инде. Юлбасарларын тыйсын кенәз. илче агай. Болгарда әнә бер сәүдәгәрне дә талаганнары юк. Саклыйбыз. — Ачлык, олуг хан, ачлык шул көнгә калдырды. Ач кешенең ачуы яман булыр, диләр бит. — Икенчедән күпме ясак жыя кенәз? — Биш өлештән берен, олуг хан — Ә мин. кадерле илче, ун өлештән берен жыям. Салымны сала белмәсәң, чынлап та ач калуың бар. Аннары кенәз бик күп гаскәр тота, ә гаскәриләрне ашатырга кирәк, һәммәсенә акчалата бирергә. — Киңәшең өчен, рәхмәт, олуг хан. Ләкин мин Владимир тәхетендә утырмыйм шул. — Ачулану түгел бу, Якимкә агай, үртәү дә түгел, мин үзем дә салымны биш өлештән жыярга жыенам әле. Керем аз. Сәүдәгәрләр дә узынды, товарларын яшереп саталар, тарханнарым моңа күз йома, йә булмаса кул очына ала. Ә бу хәл казнага бик күп зыян китерә. Хакмы, түгелме, Якимгә агай. Казанга да күз салгансың икән дип ишеттем Имеш, урам суктыра башлагансың, әмир Хаҗи ризалыгын биргән. — Күз салырга картайдым инде мин, олуг хан. Казанга күз салучы энем Афанасий Булдым мин ул калада. Урыны уңай, жиде су, жиде юл чатында дияргә була. Мәрхүм Сәлим ханның югалган кызы да айда икән. Кала остасында кияүдә. Малайкасы бар Гүзәл, гүзәл, баласы белән күрдем дә үзен. Мәрьям анага охшатып куйдым. Ходай бирсә бирер икән гүзәллекне кешегә, атна-ун көн буена йөз-кыяфәте күз алдымнан китмәде. Кызлар чибәрлеге адәмнән, хатыннар гүзәллеге ходайдан, диләр бит, хак икән. — Язмыш, язмыш. Якимкә агай. Әнә шулай колчурага кияүгә чыкты да куйды. — Бер дә колчура катынына охшамаган ул, олуг хан. Бәхете йөзенә үк бәреп чыккан, шат, елмая. Ни. мин ул Дәүран останың атасы белән таныш идем бит. Владимиргә килеп чиркәү салып киткән иде. Алтын куллы иде мәрхүм, улы да әнә тиңе булмаган кала салып ята. Әмир Хаҗиның сарае бер дә олуг ханныкыннан ким түгел. Барысын да килештереп эшли. Кәрвансарай суктырырга сызымнарны аңа эшләргә бирдем әле. — Йә. дөнья хәлләрен куеп торыйк, Якимкә агай Үзең нинди йомыш белән килдең? — һэ. иң әүвәл, олуг хан, сиңа кенәз бүләкләрен тапшырырга рөхсәт ит.— Яким Күчте.м бармак шартлатты, шундук ишек артында торган хезмәтчеләре кенәз бүләкләрен күтәреп, тәхет ягына керә башладылар.— Олуг кенәз бүләкләре, олуг хан. Хан алдына кеш тиреләре, затлы туннар, ике-өч тәпән бал. күзне камаштырырлык ак киндер тукыма төргәкләре өелде Рәхмәт, рәхмәт яусын, илче,— диде Илһам хан һәм ялчыларына бүләкләрне алып китәргә кушты — Болгар да буш итмәс, илче. Иртәгә үк утыз-кырык көймә икмәк Владимиргә юл алыр - Аллаһы тәгалә ярлыка гына күрсен, олуг хан,— дип. илче Яким Күчтем ханга баш ия-ия чукынып алды Илһам хан әмере белән түр яктан агач тәпән белән кымыз күгәреп керделәр Илче Якимгә кымызны хан үзе салып бирде. Синен белән күптән очрашасым килгән иде. Якимкә агай, -диде ул кечкенә өстәл янына кунагын дәшеп.— Син күпне күргән кеше. Болт арга юл башын Казаннан башлаган өчен дә үпкә тотмыйм Җитеш әйдә, эч һәм сойлә. Шул тынамы йомышың, икмәк кирәк булдымы.’ Күрше күршегә килми, йомышы төшми торамы, хан Йомышсыз ялкау тына йөрер, ди. Иллә иң олы йомышым — икмәктер, хан Икмәктә — хикмәт, диләрме әле. — Икмәкне борын-борыннан болгарлар игә. аллага шөкер, ач калганыбыз булмады диярлек Ләкин бүтсн аны куеп торыйк әле. Якимкә агай. Минем урысларның борыннан килтән кенәзләренен тормышын беләсем килә. Шул хакта сөйләсәң иде. Китан кенәздән башка минем бер кснәзне дә күргәнем булмады. Ә ул батыр кеше иде Атасы Юркәй Долгарук га хикмәтле кенәз булган, диләр. Аны син дә күргәнсең икән. Ниндиерәк кетне иде?.. Минем агамның башына житүчс кенәз шул инде, хан иям Ничек-ттичек булды ул хәл? —дип Илһам хан жайлабрак утырды, ишек төбендәте бусагабашка «чыгып кит» дип кул селтәде. — Хикмәтле кеше булган, күрәсең. Әле дә күз алдымда гора Олпат гәүдәле, ак чырайлы, зур булмаган күзле, кәкрәебрәк гортан озын борынлы. кечкенә сакаллы кетне иде Тавышы калын, карашы усал да. ятым ты да. Ягымлыга ягымлы, усалга —усал булгандыр инде Бермәлне тру- жинасы белән Мәскәүтин утарына килеп төште бу. Берәүләр Кияүкалага яу барыр юлда күңел ачарта туктаган, диделәр, икенчеләре кенәз. анама ташыйк икән, диделәр. Минем анам жырга оста, ак йөзле, чибәр хатын, иде. Бай нәселдән. Хак. атам да төшен калганнардан түгел, бай сәүдәгәр. Болгардан күчен килтән булган Кенәз килгәч тә Черниговтагы туганына чаптарын жибәртән. имеш. Мәскәүтин урманнарына ауга килсен, имеш, урман мәчесен дә ала килсен. Чернитов кснәзс ауга өйрәтелгән урман мәчесе йөрткән. Аннары Юрий кснәзне хатын-кызга хирсс икән, диде тор. Мин ул чакта моның ни икәнен белми идем әле. бу хакта атамның хезмәтчеләре сөйләр иде, ә мин инде үсмер егет, гелән колак салып йорим Чөнки күрәм. кенәз килеп төшүгә, атам кара коелып йөри башлады Күрәсең, эче сизгәндер, бичараның Кенәз табынны ишегалдына хәстәрләше. Ни очен дисәң. Чернигов ксиәзе алып килтән урман мәчесе бу конне поши i откан, аны тунап, тат анта астылар, ут яктылар Атам бал шәрабе кигерде. Берме, икеме мичкә эчтеләр, хәтерләмим Безгә ни, без шат Ыгы-зы1ы. шау-шу. җырлыйлар. бииләр, көрәшәләр. Шактый салып алгач. Юрий Долгарук кенәз торды да анама таба китте агам ятт итеп шул якка күз атып алды Ошатмады кенәзнең кыланышын. Омма тынмады, дәшмәде Кенәз үзенә таба килә башлагач, анам йөзенә кызы т комач җәйгәндәй кызарынып китте, бит-йөз.тәре гөлт итеп чәчкә аткайдай булды Җырла әле. җырла әле. лебедушка-аккошым.—диде кенәз Шулай диде дә анамның алдына тезләнде, күтәрелеп күзләренә карады Анам ни кылырга белми аның чәченә кагылып алды Җырлармын, сокол мой. җырлармын, диде анам Агама анамның бу кыланышы килешмәде, күрәсең, шартлатып кулында т ы камчы сабын сындырды, әмма миннән башка моңа хәтта игътибар итүче до булмады, бары тик анам тына йөрәге белән ишетепме — Җырлармын, кенәз. җырлармын, бар урныңа утыр,— диде. Юрий кенәз урынына барып утырмады, шул җирдә терәлеп калды һәм анамнын җырлавын көтә башлады. Шул мәлдә, башка чарасы калмагачтыр инде, анам җырлап җибәрде. Әй. ул моңны ишетсәң иде син. олуг хан. менә тәннәр чемер-чемер итә. билләһи, сандугачлар сайраудан туктагандыр. Сурәт шундыйрак: анам җырлый, ә кенәз Юрий анамның аяк астында дияргә була. Барысы да мөккибән китеп, таң калып тыңлый, кенәз дә ачкан авызын ябарга онытып, җырчының авызына төбәлгән, сихерләнгәнмени. Җыр бетте. Анам тирән итеп сулыш алып куйды. Шул мәлдә кенәз сикереп торды да анамны кулына күтәреп, өйгә таба алып китте. Атам Степан Күчтем төптән юан саллы гәүдәле кеше иде. ачуы килгәндә ике яшьлек үгезнең ике мөгезеннән алыр иде дә егар иде, әле дә көр вә усал тавыш белән: — Кенәз, куй минем катынны, тимә аңа! — дип кычкырды һәм кы- нысыннан кылычын суырып чыгарды да кенәзгә таба китте. Юрий кенәз анамны төшермәде, борылды да атама карады һәм аның кулында ялангач кылыч күреп, әллә бер-бер жансакчысына ым какты, әллә тегесе ашыгыбрак атамны укка алды Аркасына ук кадалуга, атам артына әйләнеп карасы итте, иллә өлгерә алмады, йөзтүбән капланды. Анам чырыйлап кычкырып җибәрде, ыгы-зыгы купты Юрий кенәз анамны җиргә куйды да кылычны чыгарып, атамны укка алган җансакчысына таба китте һәм ул аны урталай чапкан булыр иде, әллә каян атасы алдында Андрей кенәз пәйда булды, атасына аркылы төште. «Атам, койма кан, ул синең җаныңны саклап калды»,— диде. Юрий кенәз әле берсенә, әле икенчесенә күз ташлады да. кылычын кынысына тыгып, бераз башын иеп торды, аннары: «Югал күз алдымнан. Петр!» — диде Бу фажига 1147 елның апрель аенда булды, ә ун елдан кияүкалалы- лар Юрий кенәзнең үзенең дә башына җиттеләр. Ләкин безнең ара моның белән генә бетмәде. Юрий кенәз, анам алдында гаебен җуярга теләпме, апабыз Улитаны өлкән улы Андрейга сорады. Анам каршы килмәде. Әнә шулай Андрей кенәз безнең җизнәй булып китте. Бераздан жизнәй кеше энем Афанасий белән мине сараена алды — киңәшчеләре итте. — Нигә соң Андрей кенәзгә кул күтәрергә иттегез? — Үчле идек без долгарукларга, нык үчле. Апам Улита да бер дә яратып тормады үзен, бәлкем шуңа аны аерып сезнең Болгардан өйләнгәндер. Улитаны кууы. Болгардан өйләнүе янә безнең йөрәккә ут өстәде, һәм без аннан котылырга булдык. Хәер. Андрей кенәздән бик күпләр канәгать түгелләр иде инде: рухи агакайлар да, баярлар да, безнең турыда әйтеп тә торасы юк. — Андрей кенәзне үлтерүдә Всеволод кенәз дә катнашкан, диләр, хакмы шул, Якимкә агай? — Гөнаһлы буласым килми, үлтерүдә катнашмады, әмма котыртуы хак. Ә нигә, ул да Юрий Долгарук угланы, анасы башка булса да. кенәз булырга хакы бер Тизрәк техеткә утырасы килгәндер. — Хәтерем ялгышмаса. Андрей кенәз ислам динен кабул иткән өчен энең Апанайны зинданга утырта, иртән бөтен халык алдында дар агачына асмакчы була. Аны кем коткарды? — Петр кияү. Ул коткарды. Бусурман динен кабул итүенә без дә риза түгел идек, әмма ул минем туганым. Владимирга килгән Афанасий турында кемдер кенәзгә җиткергән Имеш, сәүдәгәр Афанасий бусурман диненә күчкән, башына чалма киеп йөри Андрей кенәзнең Кияүкалага яу барганнан соң күп югалтуларга дучар булып кайткан көннәре. Халык кенәзгә ачулы, баярлар турында әйтеп тә торасы юк. Андрей кенәз бу тамаша белән халыкның ачуын бусурманнарга күчер.мәкче иде. ягъни Болгарга. Әйе, энем Афанасий аша — Өлгерә алмый калдымы? - Өлгерә алмый калды, хан иям. Апанай Болгарда Башында чалма, шәех кызына өйләнде, никах укытты. Тиле ул, жүләр беткән. Җитмәсә мәчеткә намазга йөри икән. — Бу начармы. Якимкә агай9 Диң ташлау яман түгел, иман алыштыру яман, хан иям Мин аңа ачуланмыйм Яңадан Владимирга кайта алмас кына диюем. Безнең урыс халкы, гомумән, башка диндәге кешеләргә көн күрсәтми Аллаһы тәгалә ярлыкасын. Ышану төрле булса да. Алла бер диләр бит — Хуш. Якимкә агай. хуш. Ә син җитешеп утыр әле. Балны да авыз ит. кымызны да читкә куйма. Кымыз канны кузгатыр, диләр Яким Күчтем барысыннан да житешеп утырды, ул бернәрсәдән дә тартынмады. Гомумән, болгарларны бик яхшы белә иде ул. ошбу тырыш һәм сәүдә итәргә хирсс булган халыкка ихтирамы зур иде Кыскасы, күчтемлеләр Болгарда исемле, дәрәҗәле кешеләр иде. Яким Күчтемнең энесе Афанасий мөселман линенә күчкәч, шәех кызына өйләнеп, кала уртасына диярлек хан сараедай өй салдыргач, бу нәселгә болгарларның ихтирамы таты да артты Чөнки Болгарда Яким Күчтемнең бик күп товар ишләре бар иде Әмма Яким Күчтем энесе Афанасий түгел, беркайчан да динен алыштырмас. Аның уенча, бүрекне алыштырырга мөмкин, аг-иссмне. хатыннар турында әйтеп гә торасы юк. хәтта илне, ә менә табынган динне?! Юк. тагын бер тапкыр юк! Кымыз эчә-эчә уйланып утыра торгач. Яким Күчтем Болгар ханы Илһамга кызы турында әйтергә булды. Дүнәшә атлы ул кызга Шайтан каласындагы чуен коючы оста өйләнгән икән, кенәз кушкан йомышны үтәү өчен җайлы юл үзе табылды түгелме соң?! Олуг хан. диде Яким Күчтем бик озак уйлана торгач. Заманында мин бик зур бер яманлык кылдым үз баламны товар ишем Әхмәткә килтереп бирдем. Асрау хатын тапкан балам иде Килгсреп бирергә мәҗбүр булдым Бер яктан хатынны кияүгә биргәннән сон үги атасы баланы кыерсыта башлады, икенче яктан үз хатыным тинтерәтте. Имеш, асравыңа сөйрәлеп йөри-йөри бала таптырдың да. уфтанасың да уфтанасың. Кыл бер-бер хәл үзе белән, юкса көннәрдән бер көнне ул бала суга батып үләр, диде Ничарадан бичара кылдым бу яман эшне, о.тут хан. Хәзер әнә шул баланы күрәсем килә Җан тартмаса да кан тартыр, диләрме әле? Инде төшләремә керә башлады сабый Шайтан каласына керергә ярамастыр. Якимкә агай Ярлык бирсәң ярар, олут хан. Бала бит Шайтан каласына керергә ярлык, диде Илһам хан һәм бертын уйланып торды. Кала, беләсеңдер Якимкә агай, әмир Хаҗи кулында Иллә ниятең явызлыкта булмаса. бирербез аны. нитә бирмәскә. Аллам сакласын, олуг хан Нинди яманлык булсын, ди9 ! Бө.ттар- лыларпың күч тем теләргә рәнҗет әннәре булмаган иде кебек, иншалла. моннан соң да булмас Мин барысыннан да хәбәрдар. Якимкә агай Мәрьям ханбикә миңа барысын да сөйләп тора Тиун Мнтәйнс икенче көнне үк Үлдәмнргә кайтарып җибәрүеңне дә белом Буталып йөрмәсен дидем Сәүдәгәр түгел ул Мәрьям ханбикә туганнары турында сорашкан Бары тик Ул миңа барысын та сөйләде. Якимкә атай Син хаклы, хан. хатын-кызга ышану кирәктер Кайбер ир-ат ялгыша, хагынкызта нч-җирен алыштыру берни тормый, дип бара, ялгышадыр ул. Андрей кенәзнен кенәгннәсс Екатерина ирен үлтерергә җыенуыбыз турында һични белми кала Белгән булса, безгә яман булган булыр ндс. Ә кайберәүләр бе.нән дип баралар Хак анысы, кенәтинә. минем кебек үк. Бо нарга яу чабуда һәрчак каршы булды. Эш талашуга кадәр җитәр и те Болгарга юнәлгән com ы яуга Андрей кенәзнен катнашмавы да хатыны үтенечен җиртә салып таптамаудан иде Кенәзнен бу кыланышын рухи атакайлар, баярлар бер дә ошатмады, халыкка: «Кенә- зне үлтерергә хатыны котыртты»,— дигән гайбәт тараттылар. Шушы хәлдән соң бичара кенәгинә. кече угланы Юрийны алып. Сәкъсин каласына китәргә мәҗбүр булды. Мин моны бер дә хупламадым, хан. Әмма нишләмәк кирәк, башны ташка орып булмый, безнең христиан халкы башка диндәге кешене эттән дә яман күрә. — Миңа бу хәлләр таныш. Якимкә агай. Хуш, сиңа ярлык булыр.— диде Илһам хан тора башлап. Яким Күчтем дә күтәрелде һәм барысы өчен дә рәхмәт әйтеп, тәхет ягыннан чыгып китте. 16 Кунак өенә кайткач. Яким Күчтем ашыкмый гына юынды, ашады- эчте дә мендәртүшәкләр җәйгән сәкегә кырын төште. Хак анысы, ул манарага кергән кешеләрне икенче көнне елга буеннан табып алгалаган- нар Хәрәземшаһ илчесе Садак та Шайтан манарасына кереп һәлак була, аны да шул язмыш көтсә?. Чынлап та. Шайтан бармы ул манарада, әллә болгарлар бер-бер хәйлә корганнармы?.. Әйе. чуен коюның серен башка халыкларга бирмәс өчен корылган хәйләдер. Яким Күчтем анда керер. Үзе белән Тимушаны да алыр. Хезмәтчеләрен үзе белән алмас, йөрмәсеннәр комачаулап. Тәвәккәл — таш ярыр, дигәннәр. Икенче конне таң беленер-беленмәс Яким Күчтем юл чыкты. Аты җилле генә юыртып бара. Тимуша кала төшебрәк теркелти Ул арада кояш чыкгы. ниндидер инеш буена туктап ял итеп алдылар, атларны эчереп, утларга җибәргән Тимуша иясе янына килеп ятты — Ни кирәк безгә анда, ул манарада, Яким Степанович?—диде ул теш арасындагы үләнне кимсрә-кимерә.— Анда кергән кешене елга буеннан табып алалар, ди. — Син каян беләсең? — Мин монда үскән кеше бит. Яким Степанович. Атам тимерче Әхмәт алачыгында эшләгән иде. Син дә минем кебек бөкерең чыгарырсың. дип. атам мине бер Владимир сәүдәгәренә ияртеп җибәрде. Шуннан әнә сиңа тап булдым. Яким Күчтем терсәгенә таянып тора иде. торып ук утырды — Күр әле моны, нигә аны әллә кайчан шулай дип әйтмисен. Минем анда кызым тора, тимерче Әхмәт угланында кияүдә — Дүнәшәм. — Үз кызыңмы?! — дип тәмам аптырый калды Тимуша. — Үз кызым булмый. Анастасья тапкан иде. Соңыннан ул ат караучыга кияүгә чыкты — Даниилга. Ә ул, тиле беткән, эшне сизеп кыз баланы күралмас булды. «Өч айлык бала буламыни?» — дип Анастасья- ны кыйнаштыра башлады. Шуннан мин аны бире алып килдем Әнә нишләтә адәм баласын язмыш дигән нәрсә. Тимуша. — Кызыңны алып китәргә исәбен юктыр бит, Яким Степанович’’ — Кем бирсен аны мина. Әйтәм бит, кияүдә, дип. Мин үзем бу халыкны яратам. Тимуша. Безгә алар белән сәүдә итә-итә тату гына яшәргә иде дә бит. иманнар башка,—диде Яким Күчтем. — Афанасий энең әнә чалма киеп, мәчеткә йөри икән Йөри, кеше ат түгел, авызлыклап булмый. Ә мин аны авызлыкларга да теләмим Җаны теләгән — җылан иге ашаган. Ана яхшы, миңа да начар түгел Без хәзер энем Афанасий белән ике тау кебек, бер-беребез янына күчә дә алмыйбыз, берберебездән китә дә алмыйбыз. Болгардагы бөтен сәүдә эшләрен ул алып бара, ә Владимирдагы эшләрне мин. — Ә мин сине. Яким Степанович, башка йомыш белән йөрисен Дип беләм. — Нинди йом ы i'i тагын?! һы. яшергән була тагын. Чуен кою серен белергә кирәк сина. Яким Степанович, бернинди дә Дүнәшкә кирәкми. — Кит. дивана, юкны сөйләп торма, кеше ишетүе бар! — диде Яким Күчтем һәм сикереп торды да атына таба китте. Танымас та әле ул сине. Яким Степанович!—дип кычкырып калды Гимуша һәм эленке-салынкы гына ул да атына таба кузгалды. Яким Күчтем юл буена жансакчьгсы Тимушага дәшмәде, теге дә иясенә арттырып җибәрүен аңлапмы, сөйләшми бардны кулайрак күрде бугай Кирәкмәгән олпат гәүдәле, мичкәдән чыккандай калын тавышлы Тимуша кушканны һәрчак тыңлады, аны карусыз саклады, аз сөйләште. Бу адәмг ә күп кирәкми, тамагы тук, өсте бөтен булса җитә, дип уйлый иде Яким Күчтем, ә ул әнә нинди икән, кенәз белән күзгә-күз карашып сөйләшкән хикмәтне белә. Ә бит илдән киткәндә генә шушы тилегә Анфиса атлы хезмәтче кызын бирергә иткән иде. Хәзер ни уйлый икән?.. Яким Күчтем хәтәр уйларын куу өченме, күк йөзенә күз төшереп алды. Чалт аяз көн иде Көз Үләннәр саргая башлаган, әмма инеш буйларында ямь-яшел курпы тора иде әле. — Яким агай, чуен коючы янына Шайтан манарасы аша гына узып була, диләр. Халык сөйләгән хак булса, нишләрбез9 — Керербез, Тимуша. керербез. Бернинди дә Шайтан юк анда, барысы да уйдырма. — Уйдырма түгелдер, Яким Степанович Уйдырма булса бөтен кеше шул хакта ипи готып сөйләмәс иде. — Сиңа кем әйтте ул турыда? - Хан ясавылы әйтте. Анда кергән кеше кире әйләнеп чыкмый, йә бахырны елга буеннан табып алалар, йә судан калыккач Шайтан каласы әмир Хаҗи кулында, Яким Степанович Хан ярлыгы белән безне анда кертмәсләр. — Ә син каян беләсең бу хакта, дивана баш? Мин бу якта үскән кеше бит, Яким Степанович Миңа монда барысы да таныш,— диде Тимуша итек кунычына камчысы белән суга- суга. — Нинди юллар белән Владимирга килеп зләктең соң? Баян баһадир дружинасында идем. Аның белән киттем һәм әнә сиңа тап булдым. Әмир Хаҗины азатларына әйбәт түли, лиләр Мин сиңа аз түлимме? Аз түләмисең. Яким Степанович, аз түләмисең Ләкин минем монда туган ягым Таныш инешне узгач, күңелләр әллә нишләп китте Балачакларыма әйләнеп кайткан кебек булдым - Тимуша. Тимуша. кемнәр алар, безне куа киләләр түгелме! диде куркынып Яким Күчтем, артларыннан килүче азатларны күреп — Хан багучылары, диде Тимуша бер дә исе китмәгәндәй — Ни калган аларга монда? Безгә таба киләләр Йа хода, үзең сакла,— диде Яким Күчтем һәм тиз-тиз 1снә чукынып алды Ул арада ханның ертавыл азатлары аларны куып та җиттеләр. Очлымына ике каурый куйган йөзбаш аларның алдына чыкты, туктарга боерды Яким Күчтем аңа хан ярлыгын чыгарып күрсәтте Барыбер сабыр итегез, хан үзе килә,—диде йөзбаш. ярлыкка исе китмәгәндәй йөзен читкә борды. Ул арада гузан туздырып, хан һәм аның җансакчылары килеп туктадылар. Олуг хан. үзегез ярлык бирдегез, үзегез туктатасыз, дип. Яким Күчтем Илһам ханга үпкәсен белдергәндәй итте Илһам хан гимер-күк туры айгырда, йогән-өзәңг е. иярләренә кадәр алтынкөмештән. Ханның очлым башында дүрт каурый җи тферди. янында баһадиры, баһадиры башындагы очлымда оч каурый Хан җиләне алтын җепләр белән тукылган,кеш тиресе белән каелган, баһадир өстендә көмеш белән тукылган җилән Аякларында болгари итекләр — Ярлыкны бирдем, Яким агай, үзем пошаманга калдым Беләсең булса кирәк. Шайтан каласы абам әмир Хаҗи кулында. Аның, беләсеңдер. талканы коры. Әйе, кертмәүләре бар, дип уйладым да менә үзем куа чыктым. Аллага шөкер җиттек. Калага мин сине, Якимкә агай, үзем кертеп җибәрермен, йә үзем белән алып керермен. Кыскасы, мин каланы үз кулыма төшерергә килдем. Якимкә агай. — Бирсен ходай, бирсен ходай,— диде Яким Күчтем ашыгыбрак һәм, хан шаяртмыймы дип, як-ягына карап алды. — Мин әмир Хаҗиның мөстәкыйльлегенә чик куярга булдым, Якимкә агай. Урыс белән сәүдә итү өчен миңа чуен кирәк. Чуен ул каты корыч. Корычтан бөтен коралны да ясап була. Казанны да үземнеке итәрмен дә Юркәй кенәз белән бабаларыбызча солых төзермен. — Йа аллам, бирсен ходай, бирә күрсен,— диде Яким Күчтем. — Йә, кузгалыйк. Кичкә кадәр кала минем кулда булырга тиеш. Хан атын калага таба борган гына иде, кала ягыннан атта чабып килүче берәүне күреп, туктап калдылар. Илһам хан жансакчыларына чаптарны камап алырга дип боерды. Килеп җитәр-житмәс чаптар ханны таныды булса кирәк, атын кире бормак итте, әмма аңа качарга бирмәделәр. йөгәненнән эләктереп хан янына китерделәр. — Син кем, кем җибәрде? — дип сорады Илһам хан төксе итеп. — Унбаш Чупай булам, олуг хан. — Бәең, бәең кемдә? — Бәем меңбаш Туранда, олуг хан. Кемнәр икән дип белеп кенә килермен дигән идем,— диде унбаш Чупай һәм Тимушкага карап, ияк каккандай итте. Бу хәлгә барысыннан да бигрәк Яким Күчтем аптырый калды. Ләкин ияк кагучыларны хан да күргән икән. — Танышлармы әллә? — Баян баһадирда хезмәт иткән идек,— диде унбаш Чупай. — Безнең урыс ул, биредә туып-үскән кеше. Хәлләр ничек, Тимуша? — Ару болай,— дигән булды Тимуша теләр-теләмәс кенә. Ахыр сындырылып атыннан төште. Чупайны килеп кочаклады. — Исәнме-саумы, Чупайҗан. Син һаман монда икәнсең, мин янә Яким Степановичка хезмәт итәм, җансакчысы итеп алды. — Унбашка коралларын кайтарыгыз! — дип боерды хан. — Рәхмәт, олуг хан, игелегегезне онытмам,— дип бер аягы белән җиргә тезләнде унбаш Чупай. — Опытмасаң менә нәрсә, унбаш. Хәзер үк атыңа атлан һәм меңбаш Туранга элдерт. Әйт. капкаларны ачып, асма күперне төшереп торсын — олуг хан килә диген. — Баш өстем, олуг хан. Шулай диде дә унбаш Чупай коралларын киеп, сикереп агына атланды һәм калага таба чапты. Илһам хан барысына да калага таба кузгалырга боерды, ләкин берара киткәч, баһадирына калырга кушты, үзе белән җансакчыларын гына алды. — Калада әмир Хаҗи булса? — дип сорады илче Яким Күчтем. — Булса нә кыласың. Якимкә агай. Орышырга туры килер. Әмма Шайтан каласын мин барыбер үземнеке итәрмен. — Гаскәреңне дә алырга иде. хан иям. Туган туганның башын ашаган, диләр — Якимкә агай, сездә шулай диләрдер дә, бездә алай түгел, туган туганның, хан ханның башын ашар, диләр. Шайтан каласы кирмәненец асма күпере төшерелеп, капкалары ачылып куелган иде. Илһам ханның жансакчылары. илче Яким Күчтем җилле генә юырттырып, килгән җайдан кирмән эченә керделәр. Илһам хан эчкә керүгә, атын туктатты, капка сакчысыннан: — Әмир Хаҗи мондамы? — дип сорады. — Юк. олуг хан. әмир Хаҗи Кашанда! — диде кычкырыбрак сакчы. — Туран меңбаш кайда? — Әнә ул. килә! — диде сакчы һәм тураебрак басты, сөнгесен кысыбрак готты. Ул арада меңбаш Туран килеп җитте, баш иеп кенә Илһам хан белән һәм илче Яким Күчгем белән исәнләште. — Меңбаш Туран, безгә Шайтан манарасына керергә кирәк булыр, -диде Илһам хан атыннан төшә-төшә.— Кем алып керер икән’’ — Үзегез керсәгез генә инде, олуг хан. Мин анда керергә батырчылык итмим Якшы,— диде Илһам хан, Яким Күчтемгә күз төшереп алды — Без монда кунарбыз, аннары күз күрер Рәхим итегез, олуг хан Кәрвансарай ое буш. урын җитәрлек Илһам хан ат тезгенен жансакчысына ташлады да кәрвансарай кунакханәсенә таба китте. Туран меңбаш аңа иярде. — Әйт әле, меңбаш Туран, чуен коючылар янына ничек кереп була 1 - Шайтан манарасы аша гына, олуг хан Илһам хан биек манараны күздән кичерде, авыз чите белән генә елмаеп куйды Шунда керергә куркамы халык? — Курка, олуг хан. — Ә синең кергәнең бармы? — Лллам сакласын, олуг хан Минем башыма тай типмәгән Ә чуен коючылар каян йөри'.’ - Бер хода беләдер, олуг хан. Мин монда чуен коючыларны түгел, кирмәнне саклыйм, олуг хан.— диде меңбаш Туран. Илһам ханны илче Яким Күчтем куып җитте. Манарага кергән бер кешене Шайтан ала. диләр икән бит. хан иям, диде ул кабаланыбрак һәм каушабрак. Илченең йөзендә чынлап га курку күреп. Илһам хан аның җилкәсенә кулын куйды Ялган, барысы да ялган Менә иртәгә без анда икәү керербез — Йа хода, хан иям. мин Тимушкамнан башка беркая да кермим Ат башы хәтле бүләк вогьдә итсәләр дә — Сиңа ат башы хәтле алтын кирәкми. Якимкә агай, сиңа чуен коючыларның алачыкларын күрү кирәк Миңа да кирәк ул чуен коючыларны күрү Абам әмир Хаҗи миннән барысын да яшерә Мин олуг хан, мин атам түгел, аңа башбаштакланырга бирмәм1 — Олуг хан. диде меңбаш Туран Алай да мин анда сезгә керергә киңәш итмәс идем Анда кергән кеше кире чыкмын. - Уйдырма, пәри яшиме әллә анда. Шайтан үземе?! - Кем яшәгәнен бер хода беләдер, олуг хан, әмма кергән кешенең кире әйләнеп чыкканын күргәнем булмады Аларның күбесен елга буеннан габып алдык. Илһам хан күгелҗем кара төстәге манарага янә күз таштан алды, төсе белән үк гном салып гора иде манара. Ханның ни турында уйлаганын белгәндәй, илче Яким Күчтем Биек, төссез, шыксыз,— диде Манараны тергезүче оста Дәүран, шулаймы, меңбаш Туран’ диде Илһам хан Хәзер ул Казан каласын күтәрә, мәһабәт биналар сала Манараны тергезгәч, ул аның серен лә беләдер, меңбаш ә? дин сорады аңа карамый гына Илһам хан. Беләдер, олуг хан. Ләкин оста Дәүранның бирегә китмәвенә шактый инде. Аггың каравы чуен коючы оста Бәкернең киткәне дә юк. шулаймы? Яшь хатыны белән монда яши. шулаймы? Ул кай тарафта гора инде? Кашан каласында, олуг хан Хатыны да Кашанда яши Дөрес, монда да өйләре бар Мин аггың тәгаен генә кая горгаиын белмим, олут хан. Серле кеше ул Чуен коючылар янына каян керә? 65 — Анысын күргәнем булмады, олуг хан. Әйтәм бит, сер тубалы ул, әле монда, әле анда. Ниндидер бер яван белән әллә ниләр корып яталар шунда. — Әмир Хажи да алар янында булгалыймы? — Еш була, кайчак көннәр буена югала. - Иртә1Ә мин синең белән чуен коючылар янына керермен, меңбаш Саклык йөзеннән ике жансакчым, илчене һәм аның Тимушкасын алырбыз. — Мин анда кермәмдер, олуг хан. — Нигә? — Яшисем килә, олуг хан. — Минем яшисем килмиме? — Мин алай дип әйтмәдем кебек, олуг хан Минем яшисем килә, ә анда кергән кешенең кире чыкканы булмады әле. — Сәбәбе нидә инде, меңбаш Туран? — Бер хода беләдер, олуг хан. — Ярый, меңбаш, алып бар безне кунак оенә. Иртә кичтән хәерлерәк, күз күрер,— диде Илһам хан. — Мин кызымны күрә алырмынмы икән соң, хан иям? — Меңбаш Туран,— диде бераз кинаяләп Илһам хан — Үлдәмирдән килгән илченең кызын күрәсе килә, ә аның кызы оста Бәкердә кияүдә. Иблис аларны да саклыймы, әллә алар да иблискә әверелделәрме? — Олуг хан,— диде пышылдабрак меңбаш Туран.— Кирәкмәс иде алай, көлмәгез, зинһар. Шайтанның ишетүе бар. Аннан кычкырып көлгән кешеләр дә биредән югалгалады, мәетләрен дә тапмадык. — һы,— диде Илһам хан чынлап та бераз шомлана калып — Хәтерем ялгышмаса. Шайтан манарасына атам мәрхүм кергән иде бугай бит. Исән-имин кала1а әйләнеп кайтты, алай-болай бер дә зарланмаган кебек иде. — Булды андый хәл, олуг хан. Керде хан Ләкин ничек котылганын үзе генә белгәндер, берәүгә дә сөйләмәде, сезгә дә әйтмәгән әнә. Мин анда үзем дә булдым, олуг хан, ләкин манарага кермәдем Атаң мәрхүм, урынысы оҗмахта булгыры, бик кү п кешенең башына җитте ул көнне, бер гөнаһсыз кешеләрне кылычтан уздырды. Абаң әмир Хажи булышты, атаныз манарадан чыга алмаган булыр иде. — Хан, кабат әйтәм, мин анда Тимушкасыз кермим, тәрем белән ант итәм. — Тимушкаңны алдан кертербез, илче Яким агай, аның артыннан син керерсең. — Иа хода, йа хода, сакла, ходаем, бахырың,— дип илче Яким Күчтем уңлысуллы чукынырга тотынды, жансакчысы Тимушка аңа көлемсерәп карап тора иде. 17 Илһам хан белем-сабакны кәтиб Хафиздан алды. Чорына күрә белекле кеше буларак, мөгаллиме аңа убырлы карчыкларга, сихерчеләргә, йорт ияләренә, төрле имеш-мимешләргә ышанмагыз, барысы да Аллаһы Тәгалә кулында, дип әйтер иде. Чөнки алар юктыр, дияр иде. Әмма кешенең күз буу сәләтенә мөгаллим үзе дә ышаныр һәм укучыларына да ышанырга кушар иде. Шәкертләрен ул үзе моңа ышандырды, берничә балага күз буып күрсәтте. Кайсына алма дип суган ашазты, кайсын дивар буена башын аска куеп бастырды Соңыннан бу әкәмәттә катнашкан шәкертләрдән сорашкач, шуны аңлаган иде Илһам хан мөгаллимнәре ошбу кодрәтне Аллаһы Тәгаләнең үзеннән ала, Мөхәммәт пәйгамбәр кебек. Аның да бит янына еш кына Җәбраил фәрештә килә торган булган һәм Мөхәммәткә киңәш-сабаклар биргән, хәтта укырга өйрәткән. Иртән кояш чыгар-чыкмас уянгач. Илһам хан баш астына кулын куеп шул турыда уйланып ятты Йокысының рәте-жае булмады, әллә ниткән яман төшләр күрде, әле манарадан очып суга төште, әле су өстеннән очып барды һәм шуңа шатланып бетә алмады —оча ала икән бит ул! Ләкин уянып киткәч, монын бары тик төштә булуына бермәлгә ачыргаланып ятты. Чынлап та. нигә оча алмый икән адәм баласы, әйтик, очар кошлар кебек, теләгән җиренә күтәрелеп очып китсә? Адәм баласын күтәрә алырдай канатлар ясасаң*’. Илһам хан торды, шул мәлдә үк бүлмәгә комган-таз тоткан, иңе аша сөлге ташлаган хезмәтче кыз керде. — Хәерле иртә, олуг хан! — диде ул тыйнак кына елмаеп, баш игәндәй, әллә ничек чүгеп куйгандай итте — Хәерле булсын, гүзәл кәй! —диде Илһам хан һәм жинен сызганып, юынып алды, кыз иңеннән чигүле сөлгене алып, битен-кулын сөртКүптән биредәме? — Ике ел була инде, олуг хан. — Хезмәтең зарыктырмадымы соң? — Юк, олуг хан Тагын бер елдан мине әмир Хажи чуен коючыларына кияүгә бирәчәк Әмир Хажи чуен коючыларына һәрберсенә өй салдыра Өйләнгәч Яраткан кешең дә бармы, егетең дим? Бар, олуг хан. Аты Батталдыр. Ул синең яныңа ничек килеп йөри соң? - Белмим. Ләкин атнага бер булса да килә. Күрешәбез Чуен коючылар янына кергәнең юкмы соң? Ходаем, олуг хан. мөмкинме! Анда берәүнең дә кергәне булмады Шайтан манарасы аша кергәннәрне елга буеннан табып алдылар, калган юлын бер алла беләдер. Ярый-ярый, рәхмәт сиңа, диде Илһам хан. кызның иңенә сөлгесен куйды да киенә башлады Кыскасы, уйланырлык иде Илһам ханга. Сәер, оста Бәкер каян Кереп-чыгып йөри чуен коючылар янына? Ихлас кыланамыдыр, меңбаш Туран белми, бу хезмәтче кыз да әллә ни әйтә алмады Ләкин ни генә булмасын, чуен коючылар янына керү юлы булырга тиеш. Манара аша булса, манара аша, болай булса, бодай. Илһам хан белә иде. Шайтан манарасын Кубра! хан угланнары салдыра, үзе салдырган, дип сөйләүчеләр дә бар Кайчандыр бабалары салган бу хәрәбә калага бабалары Ибраһим хан игътибар итә Бирегә килә, көнозын әйләнә-тулгана йөри, җимерек кәрвансарайны күрә һәм торгызырга дигән нияткә килә Ни өчен? Ибраһим хан шуны белә: борынгы болгарлар монда бакыр кайнатканнар. Ибраһим хан кирмәннең диварларын торгыздыра. кәрвансарайны тергезә, әмма манарага чират жигми. вафат була Сәлим хан атасының бу эше белән бөтенләй кызыксынмый, җимереклектән тергезелә башлаган каланы әмир Хажи угланына бирә Манараны һәм асма күпер белән капкаларны әмир Хаҗи куйдырта, каладан оста Дәүранны кигертеп. ел буена шунда эшләтә. Оста кул астына меңләгән ташчы бирә Ниһаять, әмир Хаҗи бакыр кайната башлый, ул да түгел, яван остасы ярдәме белән дип сөйлиләр, чуен коя башлый Әмма әллә ни тур нәтиҗәгә ирешә алмый, аның каравы оста Бәкер чын мәгънәсендә чуен коюга ирешә Әмир Хажи аңа бәген шартларны булдыра, алачыкларны кеше күзеннән яшерә, кнрмәнгә берәүне дә кертми, алай белән меңбашын куя. Эрү ташны Урал якларыннан китерәләр, ә чуенны монда коялар Эрү таш ташуда меңнәрчә кеше эшли. Кыскасы абасы әмир Хаҗи тора-бара атасы өчен сер тубалына әверелә, шуннан ул бу хакта белергә тели, иллә бернәрсә до килеп чыкмый. Әмир Хаҗиның моңа ачуы килә һәм ул манараны, кирмән диварларын янә күтәрттерә, күренгән-багыл- ган бар нәрсәне кеше күзеннән яшерә. Җир астыннан яшерен юллар салдыра, юлларны салган кешеләргә бик күп акча биреп, илдән китәргә тәкъдим итә. Китмәгәннәрен бер атнадан юк итәләр. Осталардан һәм ташчылардан бары тик ике кеше исән кала: оста Дәүран һәм яван Драгил. Тагын кемнәрдер калдырыла, әмма аларны берәүнең дә күргәне юктыр. Илһам хан өчен бердәнбер кеше бар—оста Дәүран. Ахыр чиктә ул аны бирегә тотып китерер һәм төньюлларын күрсәтергә мәҗбүр итәр. Төньюлларын. манараны серләп эшләгән өчен әмир Хаҗи абасы оста Дәүранга ирек бирә, коллыктан азат итә. Атасына бу ошамый, Казанга яу чаба диярлек, әмма һични кыра алмый, кире борылып кайтырга мәҗбүр була. Менә хәзер яңа хан Шайтан каласының серен белергә кереште—Илһам хан. һәм ул аны белер! Әмир Хаҗины күп кенә кешеләр Шайтанның үзе белән тиңлиләр. Моңа кадәр Илһам хан моңа ышанмыйча, көлеп кенә йөргән иде. хәзер исә тәхеткә үзе утыргач, бөтенләй башкача уйлый башлады. Шайтан! Нинди Шайтан?! Булган хәлдә нигә аны берәүнең дә күргәне юк?.. Ашарга-эчәргә керттеләр. Илһам хан ашыкмый гына, уйлана-уйлана ашады, амин тотып, авыз эченнән генә бисмилласын әйтеп, торып, киенеп бетеп кенә килә иде, ишек шакыдылар. — Кереңез, кереңез! — диде Илһам хан. Менбаш Туран керде, ишек катында туктады, сәлам юллады да тынып калды. Меңбаш дәү гәүдәле, кирәкмәгән зур куллы иде. Сакалы очлаеп килгән, кашлары киң. кушылып тора, яшел күзләрендә киная елмаю сыман чалым. — Олуг хан, чынлап та Шайтан манарасына керергә исәп тотасызмы? Шушындый эре гәүдәле, көрәк хәтле куллы, бер сукса үгезне егардай кешенең курка калып, кичә сөйләшкән һәм ниятләгән уйны шиккә калдыруы ким куйганда көлке иде, әмма Илһам хан көлмәде, елмаеп кына куйды — Исәп тотам гына түгел, мин анда керәчәкмен, меңбаш. Әйт әле, меңбаш, шайтан манарасына синең чынлап та кергәнең юкмы? — Ипи тотсам ышанмассыз инде, олуг хан,— дип тәгаен уңайсызлана калды меңбаш Туран. - Исемеңә карасаң — син төрки халкының баһадиры булырга тиеш идең. — Мин болай да төрки халкының баһадиры, олуг хан. һичнидән курыкмыйм. — Шайтанның үзеннәндәме?! Шайтанның үзеннән дә, олуг хан Чөнки ул юк. Ә менә манарага кергән бер кешене елга буеннан табып алабыз Менә нәрсә мине аптырашка калдыра. 4>ен коючылар янына әмир Хаҗи каян керә соң? — Менә анысын күргәнем булмады, олуг хан. Әмир Хаҗи үзе сер тубалы ул. Ләкин әмир гаҗәеп гадел кешедер, олуг хан. һичкайчан кешене бинаһакка рәнҗетмәс, кычкырып сөйләшмәс, ясак-салымны уннан бер өлештән ары җыймас. Халык әмирдән канәгать, мин аның меңбашы, тугры кешегә тугры хезмәт итәсем килә. — Әмир Хаҗины манарага кергәч, әфсен укый, диләр. Шуннан, имеш, ниндидер ишекләр ачыла, әкәмәтләр күренә. — Белмим, олуг хан. Кеше ни сөйләмәс, кеше сүзе кеше үтерер, ди халык Мин сезгә белгәнем, күргәнемне сөйлим. Әмир Хаҗи беркайчан да безнең алда манарага кермәде, олуг хан. Чуен коючылар янына керергә бәлкем бер-бер аерым төньюлы бардыр Ләкин мин биредә ничәмә ел меңбаш булып торам инде, нә чуен коючыларны, нә төньюлларын күргәнем булмады. Дөрес, манарага Бачман баһадир белән Акбикә керделәр, әмма алар... — Нәрсә алар?.. — Бикә чыклы. Бачман баһадир елга буеннан кайтып төште Шуны тына белом Баһадир адаштым, оллә кая барып чыкканмын, гына диде Өс-башы юеш иде дә бит. мин сорарга кыймадым — Меңбаш Туран, оста Бәкерне монда чакыртып алып буламы9 — Ул миңа буйсынмый, олуг хан. Оста Бәкер нинди юлдан чуен коючылар янына керәдер, моны бер хода үзе беләдер. Ул. гомумән, безгә сирәк күренә. — Оста Бәкер миңа да буйсынмасмы? Шоһрәтлем. аны каян тапмак кирәк Аның үз дөньясы, безнең үзебезнеке, дигәндәй. Меңбаш.— диде Илһам хан чыга башлап - Син бүгеннән менбаш түгел, баһадир. Мин сине баһадир игәм. Синең кулында олуг ханның кирмәне дип уйла бөтен чуен коючылар, оста Бәкер дә биредәге һәммә нәрсә дә. — Булмастыр, олуг хан. Зинһар, кычкырып сөйләшмәгез. Әйтәм биг. Шайтанның ишетүе бар. Илһам хан чак кына көлеп җибәрмәде, ул янә ошбу кешенен куркуына гаҗәпләнгән иде, әмма дәшми калуны кулайрак күрде 18 Илһам хан Чулман елгасы буйлап атын акырын гына юырттырып бара Манарага кергәч булган хәлгә ышанды да ул. ышанмады га Бер уйлаганда таң калмалы иде Алар манарага дүртәү керделәр. Үзе белән ул Туран менбашны да алырга булды. Җансакчыларын ияртмәде Янә илче Якимне һәм аның жансакчысын Тимушканы алырга булды - Әйдә-әйдә. кыюрак.—диде хан юлдашларына Күрдегезме инде. бернинди дә Шайтан юк — Хан иям. диде Яким Күчтем Сабыр ит әле. сабыр иг Мин ары таба менмим Илһам хан туктады, әйләнеп карады Яким Күчтемнең кулында шәм. ә шәм калтырый, мснә-менә төшеп китәр сыман Тимуша. хуҗаң кулындагы шәмне алчы диде Илһам хан Шунда «А-а-а!»—дигән таныш ишетелде һәм кинәт барысы да тынып калды. Күкрәкне тишеп чыгардай булып йөрәк гибә. колаклар чыңлый Меңбаш Туран, меңбаш Туран' дип кычкырды Илһам хан һәм шундук алар өстенә ком-таш коела башлады — Тимуша. әйдә алдан,—диде Илһам хан Илченең җансакчысы карусыз алга атлады, ут өч-дүрт баскыч күтәрелгәч кенә Илһам хан белән илче Яким кузгалдылар Илче Яким Илһам ханның җиңенә ябышты. — Ары габа бармыйкмы оллә. хан иям? Илһам хан туктады, акырын гына өченче катка күтәрелә башлаган Тимушкага карап горды — Бу ни инде тагын? —диде ул үз-үзенә сорау биргәндәй Меңбаш кайда? Тимуша. ни бар анда, әллә соң төшәсеңме* диде Яким Күчтем Ләкин ул соңгы сүзен әйтеп сулыш алырга да о.пермәде. янә «А-а-а’» тавыш колак пәрдәсен ярып керде һәм янә тирә-юнь тынып калды Яким Күчтем ашыта-кабалана түбән төшә башлады, тсләсә-геләмәсә дә И г һам хан ана иярде Иски г мәле хәл иде. меңбаш та. җансакчысы да тәгасн юкка чыктылар Гүя. җир йота иде үзләрен Ләкин жнр аста, алар манарага менәләр иде Тышка чыгып, ишекне япкач кына Яким Күчтем кара гашка тезләнде дө янә чукынып алды. — Кызым да кирәкми, хан, чуен коючыларың да үзеңә булсын, Тимушка кадәр Тимушканы юк иткәч, мин ни аларга. җитмәсә, динем, илем башка. Китик моннан, хан иям, алла хакы өчен! — Тор. Якимкә агай, тор! Әйдә, китәбез! Капка янына җиткәч, Илһам хан йөзбаш Чупайны дәшергә кушты, җансакчылары йөзбаш артыннан чаптылар. Илһам хан исә капка янындагы баганага сөялде дә манарага карап тора башлады. Нинди хәл инде бу! Әзмәвердәй гәүдәле ике кеше күз алдында юкка чыксын әле... Инде нишлибез, хан? — диде илче Яким Күчтем. — Нишлибез, китәбез,— диде Илһам хан гасабилана тошеп. Илче Яким Күчтем аның ачуын китерә башлаган иде. Ул арада йөзбаш Чупай килеп җитте. — Мин сезне тыңлыйм, шөһрәтлем. — Син шушы минуттан йөзбаш түгел, меңбаш! Әйе. меңбаш Чупай. Мин сиңа, меңбаш Чупай . Хәер, сабыр итеп торыйк әле, Якимкә агай, шулай бит. Илһам хан атына атланды, тезгенен тарта төшеп, янә манара ягына күз ташлады. Ул бернәрсәгә ачык төшенде: моннан китәргә кирәк. Кемдер аларны күзәтә, алар күзәтү астында. Ул моннан киткән булыр, аннары.. Юк, меңбашны үзе белән алып китәр, кирмәнгә үз гаскәрен кертеп калдырыр. Берәүне дә кертмәсеннәр дә, чыгармасыннар да. Ләкин моны бүген түгел, иртәгә эшләр ул. Әллә соң бүген үкме?.. Иртәгә соң булып куюы бармы? — Меңбаш Чупай, азатларыңа атларына атланырга боер, коралланган килеш капка янына җыелсыннар. Меңбаш Чупай кычкыра-кычкыра азатларын җыя башлады. Илһам хан Яким Күчтемнең атка атланганын көтеп торды да: - Мин гаскәремне бирегә кертеп калдырырга булдым, Якимкә агай. Ә әмир Хаҗи азатларын үзем белән алып китәм. Илче Яким Күчтем аңламый торды, дөресрәге, ул барысын да аңлады, әмир Хаҗи азатларының ханга карусыз буйсынуларына бераз гаҗәпләнә калуы иде бугай. Аңа һаман да әле кем дә булса аларның кылган хәлләрен күзәтеп торалар иде кебек һәм ханның бу әмере көтелмәгән афәт китереп чыгарыр дип куркуы иде. Ләкин Илһам ханның коры вә җитез, куркусыз әмер бирүен күреп, тынычлана гөште. алай да капкадан чыкканда Тимушкасын пьппан гына телгә алып, чукынып куюны кирәк тапты. Аллаһы Тәгалә саклаганны саклармын, дигәнне истә тотып, кылычын да кул тирәсенәрәк китерде. Капкадан чыга башлаганнар иде инде, яңа гына меңбаш дәрәҗәсенә күтәрелгән Чупай Илһам ханнан: — Олуг хан, меңбаш Туран кайда соң? — дип сорады. — Аны Шайтан алды,— диде Илһам хан һәм җилле генә атын юыртырып алып китте Меңбаш Чупай хан артыннан чапты. Елга буенда калдыр) ан азатларына җиткәч, Илһам хан атыннан төште һәм ышанычлы Актай меңбашны бер читкә чакырып алды. Ул аңа бик озак нидер аңлатты, үгетләде, боерды хәтта, соңра теге вак-вак ияк кагып горгач кына, алар кире әйләнеп килделәр. — Чупай меңбаш миндә калыр, ә кирмәнне сакларга мин гаскәре белән меңбаш Актайны җибәрәм.—диде Илһам хан һәм илче Яким Күчтемгә: — Илче каршы гүгелдер бит.— дип киная уйнатып алды. Меңбаш Актай гаскәренә кузгалырга дип боерды һәм алар кирмәнгә таба киттеләр. Илһам хан җиңел сулап куйды Кирмәнгә кереп урнашулары белән меңбаш Актай аңа чаптар җибәрәчәк, барысы да җай )ына бетсә, кан коюсыз )ына Шайтан каласын кулына төшерәчәк. Ул бүген биредән китмәс, төнлә белән кала тирәсендә йөрер, елга буена төшәр Югалган кешеләрне елга буеннан табып алалар «Димәк,— дип уйлады Илһам хан,— елга буена каяндыр төньюлы төшә. Ул аны габар Табар да Шайган каласының серен ачар.» — Хәзер ни кылырга исәбегез инде, олуг хан? диде менбаш Чупай. - Менә шунда кунарбыз, менбаш. Син минем менбаш ым. кул астында йөздән артык азат, сакла ханыңны. Башкалага кайткач, мин сина тагын азатлар беркетермен — Баш өсте! — диде менбаш Чупай. Бар, минем җансакчыларым белән таныш,—диде Илһам хан. ә үзе елга ярына утырып, уйга калган илче Яким Күчтем янына килде. Нәрсә уйга калдың, Якимкә агай? — Уйланмаслыкмы, хан. Мондый әкәмәтне минем күргәнем юк иде әле. ниндидер манара!а дүртәү кердек, икебез чыктык, икебез анда калды. Исәннәрме ул бахырлар, юкмы. Исән булмаган хәлдә, нинди хикмәтле манара ул?! Билләһи дип әйтәм, үзем кереп карамасам. үз күзем белән күрмәсәм, кем сөйләсә дә. ышанмас идем Мин, хан. аллага ышанам, әмма көпә-көндез Шайган алган кешене күргәнем юк иде әле. Китик моннан тизрәк, хан! Юк. Якимкә агай, без бүген монда кунабыз Мин бу хикмәтле могҗизаның серен белеп китәргә тиешмен Караңгы төшү белән манара янына барам, аннары яр астына төшеп торам Тимушка белән менбаш Туранның югалуына ышанмыйм мин Йә алар алдан сөйләшеп бездән качтылар, йә Нәстә, хан, нәстә йә?.. Йә чынлап та Шайтан кулына эләктеләр. Ләкин нинди Шайтан ул, икс аяклы, ике куллымы? Ике аяклы, ике куллы булса, ул бер дә Шайган түгел, адәм баласы, адәм баласы икән, мин аны тотармын Яким Күчтем чукынып алды Куй, куй, хан. Яши икән яши барсен. Шайтан икән, син аны тота алмассың. Шайтан юк ул. Якимкә агай Күрүче булганмы соң аны?! Юк' Шулай булгач, хәйлә бу. бары гик хәйлә! Чуенны бит Шайтан коя димәделәр, адәм балалары коя, диделәр Хактыр. Якимкә агай, чуенны адәм баласы коядыр Миңа монда бернәрсә мәгълүм булды. Якимкә агай, чуенны адәм баласы койгач. Шайтаны да адәм баласыдыр. Иллә мәгәр ул кем’’ Кем шулай куркыта халыкны? . Кирмәп әмир Хаҗиныкы, бүгенге коннан ул минеке булыр. Әмир Хаҗи кирмөнгә алаең кертү турында белми, ахры, югыйсә күренер иде Димәк, ул Шайтан диюне абаң була алмый — Белмим. Якимкә агай, белмим, ләкин мин аны белермен Миңа калса, монда бернинди дә Шайтан юк Мин шуны гына белом. Болгар ханнары борын заманнан ук Шайтан каласына чит халыкны кертмәгәннәр, борып заманнан ук бу кала сер булып калган. Хәтта әнә мин дә белми м... Кигик моннан, хан. ходай хакы өчен, диде илче Яким Киявеңне дә күрәсең килмиме, Якимкә агай? Кем белә, бәлкем Шайган диюне синең киявеңдер?. Йа хода, авызыңнан җилләр алсын, тәүбә диген, хан Мөмкин хәлме! Минем кызым үз акылында иде. мин аны камил акыллы килеш тимерче товар ишем Әхмәткә үзем кнлтереп бирдем, диде итче Яким һәм гиз-тиз янә чукынып алды. - Ә шулай да мин анда барырмын. Якимкә агай Яр астына да төшәрмен Бавырчылар ашарга дәштеләр. Илһам хан белән илче Яким елга буена төшеп. кул-битләрен юып менделәр, ашарга утырдылар Күп тә үтми караңгы юшге. Илһам хан менбаш Чупайны чакырып а цы Минем белән барасыңмы, менбаш’’ Барам, олу! хан, диде тәвәккәл төстә менбаш Чупай Илһам хан аңа атларны китерергә кушты, үзе коралларын барлады. Ике ягына ике хәнҗәр такты, кылычын җайлабрак куйды. Атлар килгәч, илче Яким тагын хан янына килде. — Бәлкем йөрмәссең, хан — диде — Күп сөйләнмә, Якимкә агай. Хан ике сөйләми. — Догаң укы. аллага тапшыр.— дип калды чын-чынлап үзе өчен дә, хан өчен дә куркып илче Яким Ләкин Илһам хан аңа җавап биреп тормады, сикереп атына атланды да кузгатмас борын тыпырдарга тотынган кара айгырга ирек бирде: әйдә, ат юлын таба ул. кая илтә, шул булыр язмышы Илһам хан су кырындагы ташка утырды. Елга тын гына ага. балыклар сикерә, ярга елышып үскән агачлар арасында тынып-тынып һаман шул бер байгыш кычкыра бугай, гүя, кемгәдер зарлана, кемнедер дәшә сыман. Юк, сагышлана, моңлана. Чаптырып килгән ат аягы тавышы ишетелде. Илһам хан сикереп урыныннан купты, кылычына кулын салды. Ат өстендәге азат яр астына чабып төште, нигәдер янәдән кире борылды. Туктады. Бертын күзәтте, тыңлады. Күзләре караңгыга өйрәнгән Илһам хан йөрәк кагуын колак янында тоеп, көтеп торды. — Олуг хан.— дип тыенкы гына дәште, ниһаять, азат. Ул аны тавышыннан таныды, җансакчысы Күгеш иде. — Ни булды, Күгеш? — Олуг хан. олуг хан. илче Якимне урладылар Илһам хан сикереп атына атланды, аның камчылый-камчылый ыстан туктаган җиргә чапты Ул ыстанга җиткәндә ясавыл азатлар кисәү агачлары кабызып, арлыбирле чабышалар иде инде. Илһам хан чабып килгән җайдан диярлек атыннан сикереп төште, ясавыл азатлар арасында илче Яким Күчтемне күреп, җиңел сулап куйды, ыра-ера Яким Күчтем янына узды — Исән! — диде ул Яким Күчтемне тоткалап карап — Исән, аллага шөкер, хан, исән! — диде Яким Күчтем. - Без аны көчкә алып калдык,— диде унбаш Садыйк.— Куып җитеп алып калдык. — Кем куып җитте, кем коткарды илчене? -- Меңбаш Чупай,— диде азатларның берсе. — Ходай бар икән әле, хан.— диде илче Яким.— Бар икән әле. — Кем алып китте соң. кая идең? — дип сорады Илһам хан. — Кая идем. Яр кырында ятып тора идем — Шуннан? Илче Яким Күчтем чукынып алды, кисәвен бик якын китергән азатны этебрәк җибәрде. - Чукынырга да бирмиләр. Мине урлый яздылар. Кемгә кирәк мин. Йокыга китеп кенә ята идем, кемдер күтәреп кенә алган кебек. Җиңел генә күтәрә бу мине, әйтерсең нәни бала мин. Башта, бәрәкалла, төшемдә дип торам. Рәхәт шулай, күтәреп алып баралар. Кемдер манарага алып менә, имеш. Шуннан кинәт тәмам уянып киттем Мине күтәреп алып баручы мышный Нык мышный. Тәмам өнсез калдым Кычкырырга игәм, тавышым чыкмый. Алай да, аллаһы тәгалә кодрәт бирде, кинәт тамагым ачылып китте—разбой салдым. Мин разбой салганга азатларың уянды, безне куа киттеләр. Мин чәбәләнә башладым Азатлар якынайды Кемдер килеп җитеп, тегене бәреп екты, теге «аһ!» итте дә юкка чыкты, әйтерсең җир упты үзен. Баксам, янәшәмдә меңбаш Чулпай басып тора. — Әйе, мин аны кайтарып җибәргән идем. — Ә бит ул синең белән киткән иде. хан иям. Ай калкып килә иде инде, күренмәслек түгел. Таныдым мин аны — меңбаш Чупай Ә теге, гүя, күккә ашты Илһам хан илчене ары таба тыңламады, ат иярен салдырды да: — Барыгызга да йокларга, ыстан тирәли сак куярга, дип китеп барды Яким Күчтем аның янына килеп ятты, бик озак дәшми торгач кына: — Хикмәтле хәл, олуг хан. Ул адәмне мин үземнең Тимушкама охшаттым. Ул да шулай мышный иде, бичара,— диде. Илһам хан җавап бирмәде. Ул уйланды. Бик озак йолдызлар белән чуарланган, урак хәтле генә булып күк йөзендә йөзгән айга карап ятты. Алар тирәли сакчы азатлар йөренә Олуг ханнарын һәм кенәз илчесен сак гыйлар. Кемнән9 .. Шаккатмады хәл иде. Шулай ук чынлап та ул Шайтан дигәннәре бар микәнни?.. Бары тик таң атыр алдыннан гына Илһам хан онытылып йокыга китә алды. Дога укып ятты-ятты да, алласы саклар әле дип тынычланды булса кирәк Йокыга талу белән күз алдына хатыны Мәрьям килде; каядыр бара, угланнары Габдулланы җитәкләгән. Илһам хан аңа нидер әйтергә гели, әмма авызын ачса да, ни сәбәпледер тавышы чыкмый, имеш Мәрьямы каядыр юкка чыга, аның урынына әзмәвердәй гәүдәле шыксыз вә ямьсез, ботен тәнен йон баскан, аяклары тояклы, маймыл йөзле, озын бармаклы бер әкәмәт пәйдә булды Ул әкрен генә Илһамга таба килә. Илһам хан кычкырмакчы итә. әмма янә тавышы чыкмый.. Илһам хан торып утырды, ияргә ятып каерылган муенын боргалады. Азатлар учак асканнар, аш хәзерлиләр, беришесе елга буеннан юынып менә, кайберләре яр өстенә намазлыкларын җәеп намаз укыйлар. Ниһаять, илче Яким Күчтем дә күзләрен ачты, торып утырды да кояшка күз төшереп, чукынып куйды. Әйдә, юынып менәбез, Якимкә агай. — Ярый торган эш.— Илче торды, каткан сөякләрен язгалады. Җан- сакчысы атарга сөлгеләр китереп бирде. Юынып менеп килгәндә кала яклап чабып килүче берәү күренде Нидер булган, кычкыра,— диде илче Яким Күчтем. Чаптар килеп җитте, сикереп атыннан төште, бер тезенә тезләнде — Олуг хан. яр буенда меңбаш Туранның мәетен таптылар Илһам ханга атын китерделәр, ул сикереп атланды да артына да әйләнеп карамый яр буена чапты, үткән кичтәге сөзәклек аша су буена төште. Азат дөрес әйткән иртәнге салкынча җилгә дулкынланып торган елга читендә чалкан килеш меңбаш Туран мәете ята иде. Ул арада хан янына илче Яким Күчтем килеп җитте һәм ярты гәүдәсе ташлыкта яткан Туран гәүдәсен күрде дә чукынып алды, як-яг ына күз ташлагач кына. Йа хода, йа аллам, бу ни хәл инде, хан? Минем Тимушка да кая булса шулай аунап яга микән? Алар бергә киттеләр ич,—диде дә атына атлана башлады Безгә моннан тизрәк китәргә кирәк Меңбаш Туранны яр өстенә менгезеп күмегез.— диде Илһам хан һәм ат тезгенен сул кулына алып, уң кулы белән ияр башына тотынды, текә ярга ябышып үскән куе карамаларга күз ташлагг алды Курку дигән нәрсә Илһам ханга кай гыр юлга чыккач килде. Кир- мәндә калдырган меңбашын да шушы язмыш көтсә? Ә биг менбаш Туранның мәетен үз күзе белән күргәнче, алар икәүләп ияләреннән качтылар, дип уйлап йөри иде Хәзер исә мәетне үз күзе белән күргәч, моның алай түгеллегенә инанды һәм тәгасн шиккә калды Әллә соң чынлап га 6v манарада Шайтан бармы’ Шайтан хакында Коръәндә һәм башка әдәби вә үгет-нәсихәткә көйләнгән китапларда укыса да. Илһам хан беркайчан да моңа җитди җисем итеп карамаган иде. Ә биг ул Шайтан каласын үземнеке итәм дип барган иде. хәзер исә моңа шикләнә калды. Хәтта азатларын һәм меңбашын анда калдыруына үкенү кебек бер нәрсә тойды. Илһам хан илче Яким Күчтемгә күз төшереп алды Атларын атлатып кына баралар. Алда Болгар каласы да күренә башлады инде, алдан да, арттан да ясавыл азатлар бара. Үлдәмир илчесе белән Болгар ханы алар уртасында. Кемнән куркалар? Илһам хан кемгә дә явызлык кылмады кебек. Алар илчене саклыйлар. Илчегә үлем юк, дәүләттә нинди хикмәтле хәлләр, фаҗигале вакыйгалар гына булмасын, илче исән-имин булырга тиеш. Азатларына Илһам хан илчене үзе күз карасы кебек сакларга кушты Илченең кәефе юк—җансакчысы Тимушканы югалтты Илче Яким Күчтем җансакчысының үле гәүдәсен дә күрә алмады. Кенәз Юрий коткысы белән Болгарга килеп, чуен кою серен белергә йөргән илче Яким максатына ирешә алмады. Моның өстенә җанына гөнаһ алды. Басу капкасын үттеләр, тышкы кирмән капкаларын ачкан арада Илһам хан Яким Күчтемгә бүген кич аксакалларын мәҗлескә җыясы, киңәшәсе килүе хакында әйтте Аннан миңа нинди җиңеллек килер икән дигәндәй, ханга күңелсез генә күз төшереп алды һәм кул селтәде, янәсе, теләсәң нә кыл. Эчке кирмәннен асма күперен үтеп, сарай капкасына якынлашуга, Илһам хан каршына Мәрьям бикә йөгереп чыкты — Илһам, Илһам, Булат угланның кәләше —Олуг Мөхәммәт шаһ кызы Рабиганы алып кайтучы кәрванны мәңгелләр талаган, шаһ кызын әсир иткәннәр, әмма без җибәргән Ярулла сәүдәгәр аны коткара алган... - Ипләп кенә сөйлә әле, шаһ кызы Рабига кайда соң хәзер? — Сәкъсин каласыннан чыкканнар, дип әйтеп әйттеләр. — Чаптар җиткердеме сөенчене? — Әйе. — Үзе кайда? — Кунак ятагында ял итә. — Булат угланга хәбәр итәргә булыр,— диде Илһам хан һәм сараена узды. Ишекне узуга, аңа Зөбәрҗәт ханбикә каршы төште. — (Саумы, инәй дим! Без кайттык. Шайтан каласы минем кулда. - Абаң белән орыштың? —дип коры гына сорады ханбикә Зөбәрҗәт. Илһам ханның анасында мондый усал карашны беркайчан да күргәне юк иде әде.— Имансыз! Бәдбәхет! Анаңнан каргыш аласын киләме әллә!? Дәүран кияүне атаң азат итте түгелме?! Ханбикә Зөбәрҗәт аяк тибеп куйды, әмма Илһам ханның моңа бер дә исе китмәде, бары тик ирен чите белән елмаеп кына алды һәм янәшәсенә килеп баскан бусагабашына — Илче Яким Күчтемне тәхет ягына алып кер,— диде һәм бөтенләй анасы юктай кыланыш белән тәхет ягына узды. Илче Яким тәхет ягына кергәндә ул тынычлаган иде инде. Анасының чәперенүенә аның әллә ни исе китмәде, әмма шактый гасабиланган, ачуланган иде. Илһам хан кәтиб Хафиз ягына күз төшереп алды. — Чыгып торыр идең, кәтиб,— диде. Шуннан соң гына Яким Күчтемгә янәшәсеннән урын күрсәтте. Илһам хан ишек катына карап алды һәм бусагабашына да «чыгып кит» дип кул селтәде. — Минем синең белән күзгә-күз сөйләшәсем килә Якимкә агай. Миңа әлегә шул нәрсә билгеле: ике туган Константин белән Юрий кенәзләр әле булса тәхет бүлешәләр. Гәрчә Юрий кенәз өскә чыкса да, халкы алдында ул хәтле абруе юктыр, ишетеп торам Ә син. Якимгә агай. Юрий кенәз исеменнән Болгарга килдеңме9 . Хакмы9 Хак Шулай булгач, әйт әле, Якимгә агай кемгә өмет итә, кайсы кенәзгә урыс халкы?.. - Нәрсә бу, хан иям, үтенечме, боерыкмы? — диде Яким Күчтем канәгатьсезлеген сиздермәскә тырышып. — Үтенеч тә. боерык та дип уйла. Якимгә агай. Минем синнән серем юктыр. Үзең күреп кайттың, бездә дә шул ук хәлдер. Абам баш бирми, гаскәр тотарга хәлем чамалы. Ашлы каласына әнә кече угланы Җаббарны илтеп утырткан. Ә ул кала Иделнең уң ягында, урысларның күзенә карап тора, гәрчә кала борын-борын заманнан Болгар шәһәре булса ла Мин кенөздән ярдәм сорамыйм, ярдәмгә мохтаж түгелмендер, мнна абамны үземә буйсындыру кирәк. Кер хәлемә. Якимкә агай, минем абам белән орышасым килми Кичә генә хәбәр алдым, хан. бүгенге көндә Юрий кенәз Городец каласында утыра. Константин кенәз аны шунда куган. Минем дә хәлемә кер. хан. йомышымны Юрий кенөздән алган идем, ә мин киткән арада Владимирдә әнә ниләр булып беткән Мина калса. Юрий кенәздә минем кайгы калмагандыр, хан. аның үз кайгысы үзенә бик җиткән шикелле. Ибраһим хан бабабыз салдырган каланы урыслар Городец дип атый башладылармы. Якимкә агай? — Калалар гына түгел, илләр бер ханнан икенче ханга, бер кенөздән икенче кенәзгә күчә, хан Әнә шундый заманда яшибез хәзер. Мин монда Юрий кенәз йомышы белән килдем, хәзер әнә Константин кенәз аягына кайтып егылырга тиеш булам. Илче, хормәтле хан. көнәз вә ханнар фикерен йөртүче генәдер — Илче фикереннән күп нәрсә тора. Якимкә агай. Әйтик, син Юрнй кенәзгә килеп төштең, ди. Үлдәмир1ә түгел. Городец каласына Кем җырын җырларга тиеш буласың инде? Юрий алдында Юрий кенәзнең, Константин алдында Константин кенәзнең, хан. Әйткәнемчә, илче бары тик кенәз йомышчысыдыр Минем сиңа киңәшем шул булыр. Якимкә агай Син баш га Юрий кенәз аягына егыл Миңа ул кенәз якынрак Иншалла. дружинасы үзе белендер. Ул килсен Ашлыга Җаббар углан кулында гаскәр юк хәлендә, миннән ярдәм булмас. Абам сизми калыр Яким Күчтем Болгар ханнарын үтә күрәм дип мактанса да. Илһам ханның тәкъдименә шикләнеп карады, ул бик озак дәшми торды И гһам хан гадәттәгечә дисбе тарта, ирен чите белән генә елмаеп, аннан җавап көтә иде. Ни әйтә ала ул? Әлегә һични' Ул башта Юрий кенәз белән хәбәрләшергә тиеш. Аннары Болгар ханы аны җәтмәгә алырга теләмиме?.. Булмас димә. Ләкин күңеле белән тоя иде күпне күргән илче Яким. Болгар ханы Илһам аны алдамый Мин сиңа кем кирәген белом. Якимкә агай, диде Илһам хан дисбесен бер читкә куеп. Белом Ул кеше минем кулымда булырмы соң хан? Барысы да аллаһы тәгалә кулында. Якимкә агай һәм синең кулыңда, хан. синең кулыңда Илһам хан тураебрак угырды. моны илче Яким күрми калмады, яшь ханны да мин-минлек чире читләтеп үтмәгән икән. Хәер, кайсыбызда юк ул чир. аллаһы тәгалә аны барыбызга да биргән, берәүне дә кимсетмәгән Гади халык аны кешегә күрсәтергә куркыбрак йөрсә, ханнарның исә бу чир йөзләренә үк бәреп чыга Шоһрәтлсм Илһам хан. абаң әмир Хаҗига кылыч күтәрергә теләмәвеңне хуплыйм, пәйгамбәрләргә тиң акыл белән эш итәсең Әмма Юрий кенәз мине аңлармы' Нә бәрабәренә килергә тиеш ул Ашлыга яу белән? Яу булгач яу булыр инде ул. канжан коймыйча булмас Чуен коючы синең кулда булыр. Якимкә агай Илче Яким ачкан авызын ябалмый бермәл ханга карап горды, ул Илһам хан әйткән сүзләргә ышанырга да. ышанмаска да белми торды, күрәсең Ахыр килеп тәвәккәлләде: ышанырга булды Мин риза, хан Кайчан телисең, шул вакыт Юрий кенәз дружинасы белән Ашлыда булыр Илче Яким Күчтем урыныннан купты. Илһам ханга түбәнчелек белән баш иде һәм ханга көмеш балдак сузды. Илһам хан балдакны үрелеп алды, учына кысты һәм янәдән учын ачты Зөбәрҗәт кашлы, көмеш балдак, бәясе күп булса биш-алты алтындыр — Эш бәядә түгел, хан.— диде ханның гаҗәпләнә калуын күреп илче Яким.— Эш вәгъдәдәдер. Нәкъ менә шундый икенче бер балдакны күрсәткән кешегә чуен коючыны биреп җибәрерсең... Илһам хан балдакны алды, дәшмәде, авыз эченнән генә: «Әлхәм- делиллнга мәгънә бир,» — дип урыныннан купты һәм илче Якимгә кул сузды. 19 Яким Күчтем хезмәтчеләре һәм үзен озатучы җансакчылары белән Бөек Каладан иртән-иртүк чыгып китте. Кәефе шәптән түгел иДе. Теләгенә ирешә алмады, әмма бөтенләй үк буш кул белән дә кайтмый иде. Яким Күчтемнсң әле булса хәтерендә, кияүләре Андрей Боголюб ун ел эчендә ун тапкыр яу чапты: ике тапкыр Киевкә, ике тапкыр Болгарга, ике тапкыр Новгородка. Җәмгысе тоташ өч ел буена сугышты, өч ел кан-җан койды, өч ел халыкны рәнҗетте, шул ук вакытта бусурман болгарларны гына түгел, христианнарны да — үзе табынган диндәге халыкны да. Аклап буламы аның бу яуларын? Юк. Болгарга яу чабуын акларга булыр да иде әле. ә менә Киев белән Новгородка яу чабуын Яким Күчтемяең аклыйсы килми. Димәк, Юрий кенәзнең Ашлыга яу килүе хәерлегә булыр, урыс халкы рәнҗемәс, ә хуплар. Бит хуплый Яким Күчтем Илһам ханның теләген, чөнки Яким Күчтем — урыс халкы вәкиле, димәк, халык га нәкъ аныңча уйларга тиештер Дөрес анысы, Яким Күчтем беркайчан да кенәз вә ханнарга ышанып җитмәде. Ә бит ул аларга һәрчак игелек теләде, әмма кадерен белмәделәр, теге яктан да. бу яктан да сәүдәгәрләргә кул салдылар, таладылар, рәнҗеттеләр. Ә бит илне баетучы халык — сәүдәгәрләрдер. Константин кенәз—Владимирда . Димәк, олуг кенәз вазифасын да ул үти, ә Яким Күчтем Болгарга олуг кенәз йомышы белән килгән иде. Константин кенәз беләме аның Болгарга юнәлүен—Яким Күчтем өчен караңгы иде. Шуның өчен Юрий кенәзгә юл алуына янә бер тапкыр инанды Яким Күчтем. Шул ук вакытта ул белә иде. Константин кенәз Владимир-Сүздәл тәхетенә утыруга, анын шәхесе белән кызыксыныр. Яким Күчтем Владимир каласында, ягъни кенәз сараенда вак кеше түгел. Константин кенәз аның кай тарафларда булуы белән дә кызыксыныр. Бәлкем әле артыннан да җибәрер, чөнки киңәшәсе эше булуы ихтимал. Константин кенәз каршына кайтса, аны барысының да беләсе килер. Болгарга китеп, муенындагы тәресен өзеп атып, бусурман динен кабул иткән Афанасий энесе турында сөйләргә туры килер Ул гынамы, чуен коючы турындагы хәл-әхвәлләр калкып чыгуы да бик ихтимал Юк инде, Яким Күчтем туры Городец каласына юнәлеп дөрес эшләде. Башта ул кенәзне Ашлы каласына яу чабарга котыртыр. Яу уңышлы чыкса, Яким Күчтем иманы камил иде, ул яшь кенәзне үзе үк Владимир тәхетенә утыртыр. Шулай дип уйласа да. Яким Күчтем бу хакта боерык бирергә ашыкмый. Ул. гомумән, юлда йөргәндә эчү ягында түгел. Менә Сүрә елгасына җитәрләр, кичәрләр, урыс җирләренә аяк басарлар, шунда исән-имин ил-җиргә аяк басу сөенеченнән... Салмак кына искән җилгә ияреп, аш исе килеп, тамакны кытыклап куя. Шул чак Яким Күчтем ашчыны дәшеп алды. — Син дим, монда кил әле! Ашчы кулларын алъяпкычына сөртә-сөртә Яким Күчтемгә таба кузгалды, учак ягучы шундук аларга төбәлде. — Моңа кадәр кемгә хезмәт иткән идең? — Андрей кенәзгә. Яким Степанович. «Менә тагын, үзе мине белә икән!» — Мине каян беләсең? Атын ничек?.. — Егорка мин. Яким Степанович. Егорка, ашчы, болгарлар әйтмешли, бавырчы. — Кенәзгә дә аш пешердеңме? Әйе, аш пешердем. Яким Степанович Ашны күп ашый иде, мәрхүм. — Мин дә ачыкканда аз ашамыйм аны — Шуның өчен мин күп итеп ит салдым да. Яким Степанович — Кулыңа кылыч та тотканың булгаладымы9 — Булды. Яким Степанович, булды Андрей кенәз үлгәч, мине Всеволод кенәз үзенә алды. Аннары угланы Изяславка жансакчы итеп бирде. Ул Болгарга яу чапканда һәлак булгач. Юрий кенәз үзенә алды. Аннары ул әнә сиңа биреп җибәрде — Колчурамы әллә үзең? — Христиан мин. Яким Степанович! Шулай диде дә Егорка чукынып алды. Минем җансакчым булыр идеңме? — Йа хода, Яким Степанович, булмый буламы1 Хактыр ки. менә минем бер дә Константин кенәзгә хезмәт итәсем килми. Яким Степанович . Юрий кенәзне Владимир каласына алып кайтсак? Ә!? Егорка як-жына каранды, янә чукынып алды Константин кенәз килмешәк, барыбер аннан китәр. Яким Степанович. — Тиз I енә китмәс, каланы яулап алды, кул салмаса да. Юрий кенәзне өтек бер калага куган. — Юрий кенәз йомшак табигатьле, кеше кадерен белә, мин аны якын иткән идем. Яким Степанович Димәк, син ашчы түгел, жансакчы Ә Юрий кенәз сине бавырчы итеп минем белән җибәргән Тиккә генәме, Егорка9 ! Яким Күчтем ак сакалын сыпыртып. торып утырды, кылыч сабын җайлабрак куйды — Без кая барабыз соң, Яким Степанович.— диде Егорка Яким Күчтемнең хәрәкәтенә мыскал да игьтнбар итмичә, киресенчә якынрак килеп -Минем Владимиргә кайтасым килми. Константин кенәз Владимир каласына ут салды, христиан халкын тиккә рәнҗетте Син холопка нигә кирәк бу? Ә?! Сиңа нигә кирәк булды кенәзләр ызгышы* Син хәзер минем җансакчым Ишетмәдеңмени ни әйткәнемне9 ’ Егорка кинәт йөзгә алышынды, әкрен генә артка чигенде Мин. Яким Степанович, хезмәт иткән кешемә һәрчак гутры булдым Шундый кеше инде мин. изгелекне онытмыйм, биргәнгә канәгать калып, көчемнән килгән кадәр ярдәм и тәм Димәк, һәр ияңә тугры хезмәт иттең? — дип кинаяләбрәк сорады Яким Күчтем — Тугры хезмәт иттем. Яким Степанович. Аллаһы тәгалә алдында җаным тыныч Егорка иясенә якын ук килде Ханның бер жансак- чысы мина әйтте. Яким Степанович, сезне бернинди дә Шайтан алып китмәгән К һм. ни. ул кешене хан җансакчысы үзе күргән Таныган Мине күтәреп алып киткән кешенеме таныган? дип торыбрак утырды Яким Күчтем Мине Шайтан күгәреп алып китмәгәнмени9 ! Егорка кеткелдәп көлеп алды, әмма бу кыланышы белән Яким Күчтемнең ачуын тына чыгарды. Син. н ялаган нәмәстә. минем башымны катырма минем баш болай да каткан дип. Яким Күчтем Егорканың изүеннән эләктереп алды да йөзенә якын китерде. Кем мине күгәреп алып киткән булган9 Ни диде хан җансакчысы” Әүвәл җибәр. Яким Степанович, гыным кысыла Яким Күчтем ашчының изүеннән җибәрде, тегеңә янәшәсеннән урын күрсәтте — Дөресен әйт, кем мине күтәреп алып китте? Иясен күтәреп алып китәргә Тимушка җүләр түгел иде. Тимушкага мин үземә ышанган кебек ышана идем Башына җиттеләр аның, әнә шул Шайтан дигәннәре җитте, бер дә бүтән түгел. — Телисең ас, телисең кис. Яким Степанович, синс күтәреп алып китүче Тимушка була. — Йә-йә, узынма. Тимушканы нахакка рәнҗетмә. Башын җүләргә салыбрак йөрсә дә, үз акылы үзенә бик җиткән аның. — Тимушка элек ул якларда яшәгән, шунда туган, шунда үскән кеше. Яким Степанович. - Кем кайда тумас! Кем кайда туса да, аның торган җире, инанган иманы була. Тимушканың инанган иманы сиңа билгеледер — христианин иде ул! Минем атам, урыны оҗмахта булгыры, Болгарда туа, ә торыр җире Мәскәүтиндә иде, утар тотты. Хәзер әнә ул утарга Владимир кенәз баш булып ята... Дөнья ул, Егорушка, дөнья, диләр аны. Егорка елганың аръягына карап тора иде. Кояш баеп килә, анда ниндидер хәрәкәт бар сыман иде. Ат менгән халык, ихлас! Егорушка сикереп торды һәм: — Дружина! — дип кычкырды. Яким Күчтем дә сикереп торды, кулын маңгай өстенә куеп, елганын аръягына карады, әмма һични күрмәде. — Саташма, тиле беткән, нинди дружина булсын, ди. Юлбасарлар булуы ихтимал, һәй, йөзбаш, кая син! дип кычкырды Яким Күчтем.— Багып кил әле, нинди халык аръякта тулгана?.. — Алар безне күрә, ә без аларны күрмибез,— диде янәшәсендә басып торган Егорка. — Ни өчен алар безне күрә, без аларны күрмибез? — дип сорады Яким Күчтем сөңге тотып торучы ашчыдан. — Алар кояшбаеш ягында, Яким Степанович, ә без кояшчыгыш ягында. Нәрсә инде бу, Яким Степанович, төне буена без аларны. алар безне шулай каравыллап чыгарбызмы? Рөхсәт ит, Яким Степанович, аръякка чыгып белеп килим, кемнәр икән үзләре?.. Шулвакыт атыннан төшми генә йөзбаш кычкырды: — Кем бакмага бара, ихтыяри барган кешегә йөз акча вәгъдә итәм! — диде. — Мин, мин барам! — дип алга чыкты ашчы. — Син! — дип гаҗәпләнде йөзбаштан бигрәк Яким Күчтем.— Син! Нигә син?.. - Миңа тылмач кирәкми, мин дүрт-биш тел беләм. — Башта син безне ашатып кит, һич югы тулы корсак белән үләрбез.—диде көлемсерәп Яким Күчтем. Бавырчы Егорка сөңгесен җиргә кадады да савыт-саба сорап алды, зур агач кашык белән ашны болгатты һәм тары өйрәсен өләшә башлады. Иң әүвәл ул Яким Күчтем белән йөзбашка илтергә кушты, аннары сугышчыларны ашатты, шуннан соң гына олаучыларга дәште. Бавырчыны аръякка чыгару килешер микән? — диде Яким. — Килешер.— диде йөзбаш гамьсез генә.— Үзе теләде ич! „ — Теләвен теләде анысы,— дигән булды Яким Күчтем, әмма яңадан бу хакта сүз кузгатырга кыймады. Бавырчыны җибәрмә дип әйтер иде, үзе үк аны сынап карарга булды, җибәр дип тә әйтергә соң иде инде, йөзбаш барысы белән дә килешкән иде. Халыкны ашатып-эчергәч, Егорка йөзбаштан килеп корал-кием алды, җентекләп киенде, ике ягына ике хәнҗәр такты, кылычын җайлады. Кичү тирән, ат корсагына җитә,—диде йөзбаш —Аннары аръякта сине көтеп торулары бар. Болгарлар булса, уктан җилле алалар - Мин [үбәннәнрәк чыгырмын, йөзбаш. Түбәндәрәк тагын бер кичү бар. — Вазифаңны беләсен. Егорушка.— диде Яким Күчтем Егорканы чукындырып Сак бул. Иң мөһиме, кемнәр икәнен ачыкла Шуны белү белән кире борыл. Егорка сикереп атына алланды һәм җилле генә юырттырып, елга буйлап түбән таба төшеп китте Карашы кинәтрәк теште сыман. Яким Күчтем барчасына да түгәрәкләнеп куелган олау уртасына җыелырга кушты. Алай да олау тирәли сакчылар бастырды Алар алышына торып, төне буена сакта торырга тиеш булдылар. Яким Күчтем ут алырга кушмады, кисәү агачларын әзерләгән олаучылар!а арбаларын ташламаска боерды Олаучыларның күбесе Городец каласы ягына юл алулары хакында белмиләр иде әле. әмма Яким Күчтем бу хакта яшерергә дә уйламады Белсеннәр Константин кенәз кул астына кайтып керүләре аларга да жай түгел, чөнки Ростов кенөзе. гомумән. Владимир сәүдәгәрләрен яратмый иде — Хан азатлары булса. Егорка сөйләшә белер,— дигән булды Яким Күчтем олаучылардан битәр үз-үзен тынычлындырырга теләп Ул һәрчакта! ы кебек Болгардан бик күп товар алып кайта иде. булган мал- товарны юлбасарлар алсалар, ул Юрий кенәз алдына буш кул белән кайтып төшәчәк, ә байлыкның күбесе кенәз исәбенә алынган иде. Яким Күчтем яр кырына ук килде, бертын колак салып тыштан торды. Шулчак колак түренә атта чапкан берәүнең тавышы ишетелде. Яким Күчтем кылыч сабына кулын куйды, әмма олаучылырга кычкырмады. Гаҗәбе шул булды, ат менгән кеше туптуры аңа таба килә иде. әйтерсең, ул аны күрә. Ат менгән кеше якыная башлауга. Яким Күчтем кычкырып дәште: Кем бу?! Бу мин. Яким Степанович, мин Егорка! — Егорушка, син! —диде Яким Күчтем күңеле тулышудан чак кына елап җибәрми калды. Син. исән. Егорушка?! Егор аның янына килеп җитге, сикереп атыннан төште, чукынып алды, бер аягы белән Яким Күчтем алдына тезләнде Иә-Йә. тор. килешмәгәнне. Мин сине җансакчым итем. Бүген үк Йә. сөйлә, кемнәр анда? — Өскәйләр Казан сәүдәгәрләрен талаган. Әмир азатлары, шулар- ны кәгә. Безнең кем икәнне беләләр, багучылары күреп киткән Ә без сизмәдек тә. диде Яким Күчтем Өскәйләр имансыз, аларга урыс сәүдәгәре ни лә. болгар сәүдәгәре ни Бер сүз белән — юлбасарлар. — Ә лею алар гүбән таба төшеп киткәннәр, шул арада күтәрелергә тиешләр икән болгарлар аларны көтә. Безгә дә сак булырга кирәк. Егорка Сакланганны саклармын дигән аллаһы тәгалә дә. Әллә соң ашап тормыйча кузгалабызмы. Яким Степанович? Хак. Егорушка, кузгалырга кирәк. Тамак тәмугка кертер, диләр Бераз барг ач. туктап ашарбыз әле. Мин бернәрсә ишеттем әле. Яким Степанович Әмир азаты әйтте Константин кенәз вафат икән биг! Юк сүз. Егорушка, юк сүз! Кенәз Константин Владимирдә утыра Коткы бу Безне гуры Владимиргә кайтарырга телиләр. Анда безне Константин азатлары көтәдер Сәүдә итү өчен алтынны мин Юрий Всеволодович кулыннан алып кигкән идем, ана кайтарып га бирермен Тугрылык шул инде ул. Егорушка, иянә тугры хезмәт итү йөзгә оят кигермәү дигән сүздер Без Городец каласына юл алдык дидсн. Яким Степанович, анда безгә чирмешләр иленнән үтәргә туры киләчәк Чирмешләр безгә тимәс, иншалла. Ә әмир азатлары уңайлы җиргә килеп туктаган. Түбән төшеп кигкән өскәйләргә башка кайтыр юл юк — Өскәйләр Юрий кенәзгә буйсыналар бугай, Яким Степанович? Юлбасар беркемгә дә буйсынмый, аның аты-иманы юктыр Юрий Всеволодович моңа бармас, мөмкин түгел, Егорка Шул мәлдә томан эченнән көймә күренде, аның артыннан икенчесе, өченчесе, Яким Күчтем Егорканың кулын кысты. Бар, чап болгарларга. Юлбасарлар Яким агай олавын талыйлар диген. — Юлбасарлар христианнардыр бит, Яким Степанович. — Мин сиңа әйттем ич, юлбасарга талау хәерле, кем ул христианмы, бусурманмы барыбер. Бар, тиз йөр! Егорка атына атланды, кайткан юлыннан кире чапты Яким Күчтем чукынып алды да, авызына ике бармагын кабып, әче итеп сызгырып жибәрде Шундук аның янына берничә сугышчы белән йөзбаш килеп җитте. — Ни булды, Яким Степанович? — Әнә елгага кара. Кемнәр менә.. — Өскәйләр, юлбасарлар! — дип кычкырды йөзбаш Олау тирәсендә ыгы-зыгы купты, барысы да коралланырга кереште. Яр өстендәге олауны күреп, өскәйләр ярга таба ишә башладылар. — Туганнар! — дип кычкырды өскәйләр көймәләрдән төшә башлагач — Туганнар, без урыслар, христианнар, православные . Ләкин аңа игътибар итүче булмады, яр кырына инде утызлап көймә туктаган, алардан коралланган кешеләр коелалар иде инде. Бу хәлне күреп. Яким Күчтем олау арбалары белән уратып алынган боҗрага таба йөгерде һәм килеп керүгә, арба менде дә янә кычкырырга тотынды: — Туганнар! . Акылыгызга килегез. Мин Юрий Всеволодович кенәз- нең илчесе. Туганнар, православные. Арбалардан корылган божрага таба килүче юлбасарлар аны, гүя. ишетмәделәр дә, кылыч-корадларын күтәргән килеш, акыра-бакыра арбалар янына якынайдылар. — Акылыгызга килегез, өскәйләр, мин олуг кенәз илчесе! Мин Яким Күчтем. Андрей Боголюбта хезмәт иткән кеше! — дип кычкыруын дәвам итте Яким Күчтем. Артык якыная башлагач, саклау чарасын йөзбаш үз кулына алды, ул укчыларына юлбасарларны уктан алырга боерды. Берничә юлбасар егылып калды, калганнары тагы да котырынып арбалардан корылган боҗрага якынлаштылар Юлбасарларның исәбе-хисәбе юк кебек иде, алар һаман яр астыннан күтәреләләр һәм акырабакыра олауларга таба ябырылалар иде. Яким Күчтемнең оста сугышчылары шактый юлбасарны кырып салсалар да, арттагылары котырынып, үлгән ишләре аша сикерә-атлый боҗраны камап алдылар. Ул арада иң кыюлары һөжүмгә ташланды. Алар ничектер бердәм ташкын булып ябырылдылар һәмэһ дигәнче икеөч арбаны аударып, уртага керделәр. Китте суеш-кырыш, кадаш-чәнчеш. Ахыр Яким Күчтем кычкырды — Без биреләбез, без сугышмыйбыз! Атаман, атаманыгыз кем, без биреләбез!.. Яким Күчтем үз кешеләрен урта төбәккә җыйды, күкрәген киерә төшеп, алга чыгып басты. — Атаманыгыз кая, без биреләбез!.. Берничә юлбасар аңа ташланганнар иде, арттанрак килүче озын сакаллы юлбасар, атаманнары булса кирәк, алга чыкты, кулын күтәрде. — Кем сәүдәгәре? — Олуг кенәз Юрий Всеволодовичныкы — Яким Күчтем — илче! — Илче олау белән йөриме! — диде атаман, сул кулындагы кылычын, уң кулындагы хәнҗәрен кыналарына тыкты да Яким Күчтемгә якын ук килде. — Ә син, картлач, мич башында яту урнына нигә илче булып йөрисең? Илче, имеш. Ә Юрий кенәз турында менә ни әйтәм мин сиңа, картлач, аның үзен дә куачакбыз ошбу яклардан. Ул безнең шәһәрчеккә килеп үз тәртипләрен урнаштырмакчы итте Булмас ул! — Атаман юлбасарларына таба борылды. - Булмас ул' Булмас, булмас, булмас! — дип акырышты юлбасарлар Сугышкан өчен сине шәрә калдырам, кенәз эте. Әйбер-товар- ларың алам Ничә кешемнең башына җитте сугышчыларың"’ Карт эт, синнән сорыйм?! Сал чапаныңны! Сал-сал! Юкса корсагын тишәм. Атаман кылычын суырып чыгарды, әмма яңадан тыкты, чөнки Яким Күч1ем чапанын салып, аның аяк астына гашлаган иде инде Атаман чапанны алды да иңенә саллы. Аннары юлбасарларына борылды да: — Талагыз. ирек! — диде. — Тәре юктыр синдә, тәрең булса, христианнардан көлмәс идеи. Килешми, килешми, кенәз илчесе.— Атаман юлбасарлар талаган йөкләргә күз төшереп алды Сиңа нәрсәгә товар. Син илче Илченең үз вазифасы бардыр инде аның. Ә син товар төяп йөрисең Димәк, син илче түгел . Атаман, бер олауда мичкәләр белән шәраб.— дип кычкырды бер юлбасар. — Мичкәнең берсен монда ачабыз, калганнарын минем көймәгә! — дип боерды атаман Кирәкмәгән таза гәүдәле, җирән сакаллы, кып- кызыл йөзле яшел бәбәкле атаман кет-кет көлеп алды. - Илче мичкә- мичкә шәраб йөртәмени?! Сине дә, әсир ителгән кешеләрең дә без суярбыз. Син минем утыз кешемнең башына җиткәнсең, илче Сездән дә шул чама ятып калды. Баш өчен баш булыр. Бигайбә, илче9 Товар Юрий кенәзнеке, атаман, Хаҗитарханнан кайта. — Димәк, кипкән балык, шибрәт. шәраб юллыйсың Илче дигән була бит әле. Ул арада бер мичкәне атаман каршына китереп куйдылар. Атаман мичкәгә күз төшереп алды да ым белән генә ачарга кушты Кенәзгә ярагач, безгә дә ярар, шулаймы, илче, ә?! Яким Күчтем дәшмәде Аңа элек тә юлбасарлар очраштыргала! ан- нар иде. әмма берсе дә аны бу чиккә җиткереп кимсетмәде, кан-җан коймады Бу атаман иптән чыккан, моңа ни алла, ни бәндә чик түгел иде. күрәсең. Мичкәнең бөкесен ала алмагач, берәүсе кылыч белән орды, бөке сынып очты Кит, булдыксыз, ача белмисең, дип. әзмәвер |әүдәле юлбасар кулындагы сөңге сабы белән бөкегә төртте. Бокс мичкә эчендә төшеп китте. Юлбасарларның һәрберсендә каешларына таккан агач кружкалары бар икән чиратка тезелделәр Берәүсе аларга сала торды. Атаманга да бирделәр, ни арададыр кипкән чабак ки1срдсләр. А иман Яким Күчтем!ә кулындагы шәраблы савытын бирде Эч. илче! Эч-эч. сиңа барыбер үләсе. Үлем ул синнән дә ерак йөрмидер, атаман Йөрмидер, хак. Ләкин мин синең үлемеңне күрәм. о син минекен күрмисең Үлем ул хода кулында, атаман Хода кулында. - диде икенче савыт шәрабны эчкән атаман — Хак әйтәсең, хода кулында Тик хода әлегә мина ул үлемне җибәрми торырга булган, илче Ә синең баш очында кылычым эленеп тора I т tap буена кенәз сараенда илче вазифасын үтәдем дисен Димәк, гөнаһны да күп кылгансыңдыр Андрей кенәзнең дә әнә кылган гөнаһлары өчен хода яман игеп җанын ала. - Син ул турыда каян беләсең?—дип сорады Яким Күчтем - Сүз-хобәр очар кош ул. илче. Ишеттем. Байлары үтергәннәр, аннары хатынына япканнар Нахак сөйлимме9 Үтермәгәннәр аны. үзен-үзе үлемгә хөкем итте ул Хода тәгаләне рәнҗеткәне өчен, халкыннан йөз чөергәне очен җәза алды кенәз 81 Атаман башын артка ташлап шаркылдап көлеп җибәрде. Яким Күчтем тирәягына күз төшереп алды. Юлбасарлар исән калган сугышчыларны һәм олаучыларны бер тирәгә җыйганнар да аркан белән уратып. бәйләп куйганнар Арада яралылары да бар. күрәсең, шул яктан ыңгырашкан тавышлар ишетелә. — Минем йөзгә якын көймәм бар. кенәз илчесе. Йөзгә якын! һәр көймәдә дүртбиш кешем. Бүген аларның күбесе һәлак булды, бушаган көймәләргә синең товарларың төяргә туры килер. Ә син минем кешеләргә каршы сугыштың. Килешми христиан кешегә алай, хурлык! Менә бу чүмеч шәрабны мин синең үлемең өчен эчәм, илче! Шулай диде дә атаман тулы бер чүмеч шәрабны эчеп бетерде һәм баш аша чүмечен ташлады. Ялагай ярдәмчесе булса кирәк, шундук чүмечне йөгереп барып алып килде, янә шәраб тутырып атаман кулына тоттырды. — Кенәз илчесен эчер.— диде исерә башлаган атаман.— Барысын да эчерегез. Христиан кешесе эчеп үләргә тиеш. Шәраб эчү христиан өчен савап, бусурман өчен гөнаһ Шулаймы, кенәз илчесе? Исемең әйтмә, барыбер исемдә калмас. Миңа исемең кирәкми. Алла белер исемеңне. Эчер илчене, эчмәсә, авызын каерып сал. Барысына да, барысына да эчерегез! Шулчак юлбасарлар шау-гөр килеп әсирләрне эчерергә керештеләр, бер мичкә беткәч, икенчесен тәгәрәтеп китерделәр Яким Күчтем бертуктаусыз чукынды, аллаһы тәгаләдән мәрхәмәт сорады, ә күңеле белән Егоркаиы көтте. Ул кайтып җитәргә тиеш иде инде. Яким Күчтем исереп аунаган юлбасарларны күрмәс өчен күзен йомды, аңа чүмеч артыннан чүмеч шәраб эчерделәр, ниһаять, ул исерде, тәгәрәп китте. Карт илче чуалган зиһене аша көлгән тавышлар ишетте, кемдер аның янына ятты, кочаклады, ялагайланды кебек. Всеволод Юрьевич бик еш яу чаба башлагач, игътибарын артыгы белән хәрбиләргә җәлеп иткәч, тәҗрибәле олы кеше буларак, аңа әйткән иде: «Олуг кенәз, дәүләт башында утырсаң үзең утыр, хәрбиләргә ирек бирмә, юкса алар яу-талау турында гына уйлый башлаячаклар, ә дәүләт сәүдә иткәндә генә дәүләт исемен йөртәчәк». Ләкин кенәз аны тыңламады. Яу артыннан яу чапты, сугыш кәсепкә әверелде. Кайчак отты, кайчак оттырды. Тик моннан барыбер ил тәненә ит кунмады. Чөнки яуталауга йөз тоткан дәүләт даирәләре хезмәттән ваз кичкән булалар инде. Бу атаман да кайчандыр кенәз дружинасында йөргәндер. Кенәз белән килешмичә качкандыр, хәзер әнә Всеволод җыйган дәүләтнең дәрәҗәсен төшереп, күрше халыкларга ышанычын югалттырып, юлбасарлык кылып йөри. Әйе, кенәзләрнең барысы да акыллы була алмый. Күбесе ахмакларча гомер итә. Әйтик. Владимир тәхетенә Ростов кенәзе Ростислав утыргач, халык кинәнгән иде. Тик шатланулары юкка булда, Ростислав та, Всеволод кебек үк, хәрбиләргә таянды. Тәхеткә кенәз Михаил утыргач та халыкка җиңеллек килмәде, ул да сугыш-орыш дип авыз суын корытты. Яким Күчтем, аңын җуйгандай, зиһенен җыя алмый изаланып ятты. Кая ул, кемнәр кычкырыша. Ул көч-хәл белән күзләрен ачты, авырлык белән торып утырды. Кинәт башы әйләнеп китте. Күзләрен йомып, бераз тынып торды. Тагын күзләрен ачты һәм үз күзләренә үзе ышанмады: аның янына Егорка тезләнеп тора иде. — Яким Степанович, бу мин, Егорка! Яким аңа кулын бирде, торгызырга кушты, әмма аякларына басса да, һични аңламый торды. Бөтен олауны, атаман юлбасарларын камап алып, әмир Хаҗи азатлары тора иде. Алар барысы да ат өстендә, аннан ерак түгел атаман аунап ята, аның корсагына сөңге кадалган. Олаучыларны чишкәннәр, алар ни кылырга белми аптырап калганнар иде. — Мин әмир Хаҗи меңбашы Җик Мәргәнне алып килдем. Ул коткарды безне, Яким Степанович,—диде Егорка. — Кая ул. кая меңбаш Җик Мәргән! — диде Яким Күчтем. - Әнә ул, килә. Юлбасарларның барысын да сөңгегә алдылар. Без исән калдык, Яким Степанович Яким Күчтем очлым очына тутый кош каурые кадаган баһадирга таба атлады, әмма чак кына егылып китмәде, Егорка аны тотып калды. — Рәхмәт сиңа, баһадир. Мен рәхмәт. Безне үлемнән коткардың. Хода тәгалә сиңа игелек итсен Яким Күчтем ике тезенә төште, баһадирга жиргә кадәр баш иде. Атыннан да төшмәгән Җик Мәргән — Мәетләрне күмәргә! Юлбасарларны бүреләргә калдырырга! — дип боерды. Ул арада унлап юлбасарны әсир итеп китерделәр. Көймәләрдә калганнар икән. Баһадир әсирләрнең кулларына богау салырга әмер бирде һәм атыннан төште. Яким Күчтем янына килде. - Мин Юрий кенәз илчесе Яким Күчтем, баһадир Бөек Каладан кайтып килә идем - Апанай сәүдәгәр абасымы?! — дип сорады Җик Мәргән. — Мин ашыгам, баһадир Мина юлда булыр!а кирәк Юл кешесенең юлда булуы хәерле,- диде баһадир Җик Мәргән һәм сугышчыларына олауны озатырга булышыгыз, дип боерды. Яким Күчтем Егоркага таба борылды — Бүгеннән син минем жансакчым. Егорка Сакла ияңне, ким-хур итмәм Ишетәсеңме, Егорка! Егорка аның алдына тезләнде. Яким Күчтем аны чукындырып алды. Мин сиңа, баһадир, алладан кодрәт бирүен сорамын Ул мине ишетер, чөнки минем кешегә яманлык кылганым булмады Син илче, Якимкә агай, ә бездә илчегә үлем юк. диләр Аннары син Болгар җирендә. Кайсы илдән генә килмәсеннәр, сәүдәгәрләрне безнең илдә таларга бирмәбез. Ак юл сиңа, илче! Җик Мәргән баһадир сикереп атланды. Болгарлар әсир төшкән юлбасарларны алып китеп баралар Юлбасарларның күбесенең муйнында тәре. Димәк, христианнар Ә би! Изге Гайсә һәр христианны «Якын кешеңә кул күтәрмә Якының ярат'» - дигән. Ә монда алар кеше талый, кан коя' Яким Күчтем, айнып киткәндәй, тирә-юныә күз ташлады Олаучылары ьпы-зыгы килеп ат җигә, кал!ан берничә сугышчы болгарлар белән бергә һәлак булган ишләрен күмәләр Болт ар баһадиры китеп бара Яким Күчтем, икс динне бергә кушарга теләгәндәй, җиргә тезләнде, маңгаен җиргә бәрә-бәрә аллаһы тәгаләдән болгарлар)а игелек теләде, һәм беренче тапкыр дияргә мөмкин, ихлас күңелдән Афанасий энесен телгә алды.
Ахыры киләсе санда