Нәниләр дөньясы
Танылган балалар шагыйре. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Хәкимҗан Шәяхмәт улы Халиков 1933 елның 16 гыйнварында Арча районы Мамыш авылында туган. Җидееллык мәктәптән соң Арча педучилищесында укый, аннары читтән торып Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый, озак еллар уз районында укытучы булып эшли. 1963 елдан Казанда яши: «Ялкын» журналында мәктәпләр бүлеге мөдире, «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») газетасында әдәби хезмәткәр. Татарстан Язучылар берлегенең матур әдәбиятны пропагандалау бюросы җитәкчесе. «Идел» альманахы мөхәррире. «Совет мәктәбе» (хәзерге «Мәгариф») журналы редакциясе хезмәткәре вазифаларын башкара. 1973 елдан — Язучылар берШигырьләре башта күмәк җыентыкларда («Яшьлек таңы», «Кайнар хисләр» леге әгъзасы. һ. б.) күренде. 1969 елда кече яшьтәгеләр өчен «Йолдызлар ничәү 9» исемле беренче мөстәкыйль китабы басылып чыкты. Аннары шагыйрьнең «Шук бабай» (1970), «Энәбикә» (1973) һ. б. китаплары, шул исәптән, күләмле «Иң шатлыклы көнем» (1983) тупланмасы дөнья күрде. Рус телендә чыккан китаплары да бар. 60 еллык бәйрәме белән котлап, без бу санда укучыларыбызга X. Халиковның нәниләргә атап язган яңа шигырьләр бәйләмен тәкъдим итәбез. Хәкимҗан Халиков Яратам Бик яратам Тәнзиләне, Бәпбәләкәй булса да. Йокысыннан әлегә ул һәр көн елап торса да. Кочагыма алып аны: «Хәерле көн, сеңлем! — дим.— Беләсеңме, мин бит сине Бик сагынып килдем»,— дим. Ул да көлә, мйн дә көләм, И көләбез бергәләп! Ул бит әле кулдан кулга Күчеп йөргән күбәләк. Ул еласа, ни өчендер Үзем елаган сыман. Ул елмайса, өебездә Кояш елмайган сыман. Юкка түгел Әти кайтса, сеңлем шундук Каршысына очып бара. Әни кайтса, «Әнием!» — дип, «Сагындым!» — дип. кочып ала Барыбызны әнә шулай Авызына карата ул Ләкин бер дә юкка түгел Яратканга ярата ул Тәтиме соц? Сеңлем беркон —Синнән тәти Беркем дә юк. әнием.— ди. Әни көлә:— Начар әни Буламы сон, нәнием,—ди. — Ник булмасын! — диде сеңлем - Алай булса, әйтимме сон Бәбиләрен мәэмә иткән Әниләр дә тәтиме сон? Онием орышканда Орышып та алгалый Әни кайчак сснлемне. Ә Тәнзилә:— Кычкырып Орышма,— ди,— син мине Ишетсәләр күршеләр. Сине усал диярләр Аннан бездән көләрләр Оялтты Тәнзиләбез өстәл өстен Курчак белән тутырган Ә уртада, киерелеп. Аю-әппәс утырган Аюын да. куянын да. Җыеп ал. дим. барын да. Сеңлем исә. ялт-йолг карап. Тора һаман янымда Моңа кадәр алар сине Бик ярата иделәр Шуңа күрә бүген сиңа Кунак булып килделәр. Ә кунакны каршылыйлар Бары якты йөз белән, «Әйдә, түрдән узыгыз!» — дип. Тәмле-татлы сүз белән... Күр әле син, кирәк чакта Таба бит ул сүзен дә! «Уйныйбызмы?» — дигәнемне Сизми калдым үзем дә. ҖИЛӘККӘ баргач Җырлый-жырлый җиләк җыям Чәчәкле чиләгемә. «Абый, кайчан кайтабыз?» — дип, Йөдәтә Зилә генә. «Чиләк тулгач».— дигән идем. «Уф-ф! — диде: арган икән.— Эх. чиләкнең кечкенәсен Аласы калган икән...»Болай булса Аптырыйм мин Илгизгә, Кайчак әллә нишли ул: Кәҗәләш ән чагында Бер сүз әйтсәң — тешли ул. Күз астыннан аннары Сиңа карап ала ул. Болай булса, күрерсез: Тиздән тешсез кала ул Кунаклар Кошкайларга җим сибәм. Алар минем кунаклар. Ашханәмдә өй дә бар. Теләгәне кунаклар. Тамаклары тук булгач. Әйбәт булыр төшләре Төшләренә керсен тик Тәмле җимеш төшләре. Суга сала Саттар чак-чак батмый калгач Инештәге сап-сай суга. «Ник батыра яздың?!» — диеп. Чыбык белән суга суга Сафсата сата Ясадым, дип. мин кичә Үзйөрешле чабата. Сафа сата сафсата.. Сафсатага шаккатып, Вафа телен шартлата