Логотип Казан Утлары
Публицистика

МОҢ ӨЧЕН РӘХМӘТ БЕЛӘН

ИЛДАР ЮЗЕЕВКА 60 ЯШЬ ТУЛУ УҢАЕННАН БЕР ЛИРИК СӘХИФӘ

Моңга битараф йөрәкләр бар микән татарда? Юктыр, мөгаен Әгәр дә ул нәкъ менә халкымның үзеннән булып, якты, уйчан, шул ук вакытта яшьлеккә хас көчле, дәртле, димәк һәр күңелгә якын, кадерле моң булса . Шигърияттә дә шулай ахрысы: күпме шагыйрь сине жәлеп итә, күпме мавыгулар була, исемнәр, төрле калыплар, алымнар белән җенләнәсең.—ахырда барыбер үзенә якын, яшьтән үк кү ңелгә үтеп кергән нигезгә— моңга кайтасың Җанны уяткан хисләрне, гади, әмма халыкчан, тормышчан фикерләрне танып, үз итеп куанасың, тагын тыңлыйсың, туймыйсың Карасаң, ул синең яшьлекнең генә түгел, гомереңнең дә юлдашы икән Инде илле яшеңне узып китсәң дә, бала кебек әсәрләнеп, беренче кичерешләреңә кайтасың, аларга тугрылы! ыңны тоясың. Шулай булмыйча. Моң бит ул. Шигырь бит ул! Илленче еллар уртасында, инде бала күңеленә дә сизелгән бертөсле, бер калыплы, моңсыз, тәмсез, әзер җаваплы, күпсүзле, ялган пафослы «шигырь» уратмасын җимереп, безнең Марс шикелле тын авылларга, яшь йөрәкләргә дә саф сулышлы җилләр үтеп керде Кара әле, Такташ кебек үк ихлас, чын шигърилек, табигыйлек, бай күңел дөньялы яна шагыйрьләр дә бар икән дип. «ах» иттек без. Моң тылсымы, җыр. шигырь көче әсир итте безне. Бу —яшь шагыйрь Илдар Юзеевныц «Резидәкәй» җыры. «Таныш моңнар» поэмасы, шул исемдәге китап белән очрашуыбыз иде. Китапта — шагыйрь сурәте, уйчан, мөлаем йөз. шагыйранә сибелгән озын чәчләр. . әле без ачыклап әйтә алмасак та. күңел белән сизенгән сыйфаты — зыялылык, затлылык төсе.. Юк. беренче күрү, тәэсирләр алдамый бугай хис аңа тугры калачак... Башка поэмаларын да — «Тормыш җиңә», «Фәрит-Фәридә», «Әнкәйләр»ие дә яраттык Алар да без омтылган романтика, янар яшьлек, саф йөрәк, мәхәббәт турында. Бу—безнең шагыйрь, шиксез, безнең моң иде. Инде Казанга килгәч, бик ерак һәм серле күренгән шагыйрьләр, әдипләр мохите белән танышкач та бу тәэсир алдамады. Без моңның дәвамлы агышының, сикәлтәле, бормалы юлларының шаһиты да булдык Шигырьләрдән бигрәк, иркен сулышлы поэмалар, өзелмәгән кыллар яңгырашы үсә. тирәнәя, катлаулана барды. Үзгәрә, хәтта проза-публицистика ярларына да кереп аккандай, кырысланып, күләмлерәк поэмаларга күчте. «Тынлык белән сөйләшү». (1964), «Соңгы сынау» (1968). «Карурман» (1971), «Таш диварлар авазы» (1973) мәйданга чыкты Лирикага фәлсәфи, эпик, драматик жанрлар кушылды, шигъри театр кебек гәүдәләнеп. «Очты дөнья читлегеннән» (1980). «Мәңгелек белән очрашу» (1982) насыйп булды һ. б. Ә мон шул ук. таныш, якын иде. ул һаман үзенә ияртә алды, ышандыра алды. Әйе. бүгенге үзгәрешләр, ихтыярсыз әдәбиятка да килгән «ревизияләр», дөреслекне әйтәм дип, кумирлар- ны әйләндереп салган болгавыр бу заманда да чын шигырь үзгәрми, искерми кала Тоталитар система биргән «асыл тәрбия», белем, әзер чынлыклар бәласе һәркайсыбыздагы кебек, И Юзеевка да кагылгандыр, мөгаен. . «социаль шигърилек», политик категорияләр, ялгышулар, эзләнүләр дә бардыр. . әсәрләрнең күләме, композиция җыйнаклыгы ягыннан бәхәсләшеп тә буладыр Әмма, минем карашка, И. Юзеев бүген дә укучы өчен чын, алдаусыз, табигый талантлы, халыкчан рухлы, сүз байлыгы белән чын матурлык дөньясы тудыра алган зур шагыйрь булып. Мон иясе булып кала Бу мон башлап кайла яралган сон’ Илдар Гафур (укытучы, татар әдәбиятына тагын Нил Юзеевны да биргән, хөрмәткә лаек кеше) улы Юзеев 1933 елның 3 январенда халкыбызның миллион ярымга якыны яшәгән Башкортстаннын Янавыл районы Ямады авылында туган. Бик үзенчәлекле, бай табигатьле төбәктә, җырга. сәнгатькә гашыйк якта Бу төбәктә Гали Чокрый туган Безнең көннәрдә исә моннан Н Фәттах. С. Сөләй- манова, Ә Маликов, Ә Атнабаев кебек күренекле әдипләр, шагыйрьләр чыкты. Шушы бәрәкәтле зәминдә туып үскән Илдар Юзеев ун яшендә үк шигырьләрен район газетасында бастыра (1943 елда беренче шигыре чыта димәк, шигырьгә килүенә дә 50 ел икән!).. «Кызыл Тан» газетасында. «Әдәби Башкортстан» (хәзерге «Агыйдел») журналында. Уфада күренә анын исеме Аннары Казанда . 1950 54 елларда ул Казан педагогия институтының филология бүлеге студенты Аннан 12 ел буе «Пионер» («Ялкын») журналында җаваплы секретарь. «Чаян». «Казан утлары» журналларында бүлек мөдире. Ин озак эшләгән урыны Татарстан Язучылар берлегенең әдәби консулы ация бүлеге Ул —ун елдан артык Язучылар берлеге идарәсе рәисенең яшьләр белән эшләү буенча урынбасары 1958 елдан үзе шул берлектә әгъза булган шагыйрь озак еллар яшь талантлар үстерү, аларга республика семинарлары, конференцияләр оештыру өчен көч куя. остазлык итә, «сигез йөз яшь язучы йә шагыйрь булмый ул» дигән «рәхмәт сүзләре» ишетсә дә, үҗәтләнеп, «яңа Тукайлар» эзли, көрәшә Ул республиканың Г. Тукай һәм М Җәлил бүләкләре лауреаты. РСФСРның һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе СССР һәм РСФСР язучылары съездлары делегаты, шул оешмаларның һәм Татарстан Язучылар берлеге идарәләре, «Сөембикә» журналы редколлегиясе әгъзасы булды Шагыйрь, драматург, публицист Балалар әдәбиятында да. юмор-һөҗү мәйданында да өлеше бар Боларның барсының да нигезендә әлеге Мои Шул Моңга тугрылык аны алтмышка якын җырга гомер бирергә этәрә Нинди генә җырлар әле! «Яшь наратлар» (Җ. Фәйзи). «Кайтам инде» һәм «Бөркет турында җыр» (С Садыйкова көйләре), «Серле чәчәк» (М Яруллин). «Кыр казлары артыннан» (М Имашев музыкасы) һ б. Юк. җырга гына сыймыйча. либреттога да күчә бу Моң композитор Р. Калимуллин белән бергә иҗат ителгән «Ерактагы кәккүк авазы» операсы да яңгырый, бәхетебезгә кәккүк сакауланмый әлс... Берничә сүз драматург Юзеев турында Яшьлеккә биргән ант. хыял тудырган «Янар чәчәк»тән башлаган шагыйрь бүген шактый сандагы пьесалар авторы. Иң күп куелганы «Сандугачлар килгән безгә» дигән моңсу комедия Аны Казанда да. Уфада да, Тувада да. Каракалпакстаггда да яратып карадылар, ул рус тамашачыларына да ошады «Бөркетләр кыяга оялый». «Онытылмас бәет» «Кыр казлары артыннан» кебек әсәрләре дә шундый бәхетле язмышка очрады Моңсу комедия кебек шигъри яңа жанр, фаҗига, драмалар «Ак калфакны төшердем кулдан». «Гашыйклар тавы». Болары яна эзләнүләр, табышлар Барыннан да бигрәк шигъри чаралар муллыгы, символлы сурәтләр, фикерләр, романтика һәм кырыс тормыш бәрелеше, шигырьгә генә сыймаган хис агышы Утызга якын китап. Татар, башкорт, рус телләрендә Арада калын тупланмалар, «Шиг ырь китапханәсе» сериясендә чыккан «Мәхәббәт китабы» Алтмыш яшенә әзерләгән сайланма поэмалар китабы исеме дә укучыны битараф калдырмастыр. ул да «Таныш моңнар» Әйе. зур иҗат юлы булган. Тукай. Такташ. Туфан. Җәлилләрнең шигъри мәктәбеннән үсеп күтәрелгән, инде мәртәбәле аксакал исәпләнергә лаек шагыйрь шул ук туган нигезгә Моңга дәшә Чишм.» башына омтылгандай. Моңга кайта Мәңгелекнең үзе кебек гади, халыкчан моңга . «Алгы яшәр юлдан кайтса, алтмыш яшәр күрешә килер», дигәннәр Ә алтмыш яшьлек чал шагыйрь, күпне күргән, сабыр, олпат ир белән илендә кемнәр генә күрешә килмәс икән'’ Якташлары да. каләмдәшләре дә. укучылары да. гомумән, төрле якка чәчелгән, бүген инде берләшүгә омтылган халкыбыз да дисәм, арт Iыру булырмы? Чөнки халыкның җаны бит ул Моң Әнә шул Моңнан аерылгысыз өлкән каләмдәшемә рәхмәт сүзе белән эндәшем мин бүген