МӘҢГЕЛЕК МӘШӘКАТЬЛӘР
Табигый ки. кешемен бөтен яшәеше Бөек Җиргә бәйле. Ул бетне туендыра, анын өстенә олуг карханәләр салынып, алар безгә кирәкле әйберләрне булдыралар Җир хәтта машина-фәлән ясардай матдәләрне дә үз карынында җитештерә: тимер, җиз, алмаз, алтын, көмеш һәм башкалар Ниһаять. Җир безне мәңгелеккә үзенә сыендыра Борыш ылар әйткәннәр бит. ... Кыз баланың гонаһысын ир чшерер. Ир-егетнең гвнаһысын ил чшерер. Адәмнәрне берәм-берәм. Җир .чшерер Җир, Җир, Җир!!! Без, адәм балалары, шул ин гади хакыйкатьне тирәннән, ихлас күнелдән аңлап җиткерәбезме соң?! Мин бу хакта җөмһүриятебез авыл хуҗалыгының топ җитәкчесе булган шәхес Татарстанның авыл хуҗа льны министры Фатыйх әфәнде Сибәгатуллин белән сөйләшеп, хәлне укучыларыбьпга житкерертә ниятләгән идем Очрашуыбыз, ай-һай. озакка сузылды. Ул әлс юлда, кайсыдыр авылыбызга чытып киткән, әле Президент утырышында, әлс үзендә киңәшмә, әле күрше Башкортстан җөмһүриятенә чакырылган Ул арада Татарстан Югары Советы сессиясе башланып китә Министрлар анда да булырга мәҗбүр, чөнки һәр депутат, аларга сорау биреп, ашатма таләп итәргә хокуклы Кыскасы, шул рәвешле, безнен очрашу һаман сузыла килде Инде, бөтен сабырлыгымны җуеп, телефонга кабат ябышкан идем - Ул авырый, диделәр Аны шифаханәдән эзли киттем. Янына керергә өметем юк дәрәҗәсендә иде Ходаның рәхмәте рөхсәт итте. «Килегез Көтәм!» диде Мәсьәләнең болай хәл кылынуы хәерлеге булды әле, ник дигәндә, без министр кабинетында гына күпме сөйләшә алыр идек ин артыгы унбиш минут Шифаханә бүлмәсендәге әңгәмәбез исә өч сәгатьтән артып кигте Белми әйтмәгәннәр икән оер хәсрәтнең юньле яты булмый калмый Хәлегез ничек ’ дим Үзем, ана карап, сок танам: баһадирдан гәүдә, көп- көләч йөз, ап-ак спорт киемнәре Болар барысы ла аны фәрештә кыяфәтенә керткән. Министрлар кабинетында ул. мөт аен. мондый ук ят ымлы түгелдер Ни булды, ходаем, нинди авыру борчый’ дим Температ ура Кан басымы Әллә ни булды шунда Курт он хәлем түгел иде. Әлс дә менә кан басымын үлчәтергә җыенган идем Хәерле булсын Барытыт инде Тоткарлык чыкмасын, дим Ә-ә-әй! Олгерср әлс! Әйдәгез, мин бит сезне үзем чакырдым' Сөйләшик соң бер! Алар бер палатада икәү икән Миңа икенче сырхау да яхшы таныш булып чыкгы Анын да хәлен белешәм «Ни булды?» дим Аягымны пешердем менә, төзәлә инде, ди Күчтәнәчем берегезгә генә, дим Мин. министрыбыз янына тына дип кергән идем Икегезнең бер бүлмәдә ятуын башыма да китермәдем Министр елмаеп җибәрде Авыру килеш ялгыз яту күңелсез бит ул. ди Күчтәнәчегез өчен борчылма! ы г. без аны барыбер бү гешәбез. Инде топ сүзгә, журналда чыгарга тиешле әңгәмәгә. Татарстан авыл хуҗалыгы алдында торган мәсьәләләргә күчәргә кирәк иле. Фатыйх әфәнде! дим Минем берничә соравыма гына җавап бирсәгез иде! Хәлегезне бик аклыйм! Авырсынмагыз, зинһар' Ул бүлмәдәшенә карап куйды һәм Карате, синен шәфкать туташы янына барасын бар иде түгелме соң” ди Тегесе бөтенләй аптырады. Министр аңлатырга мәҗбүр булды. — Карале, мин бит синең алдында сөйләргә уңайсызланам... Тегесе: — Минем тыңларга ниятем юк. - диде Мин дә, кулымнан килгәнчә. Фатыйх әфәндене тынычландырырга тырыштым. Килештек Мин аңа үземне кызыксындырган сорауларны яудыра башладым. — Фатыйх әфәнде! дидем. Безнең Татарстанда министрлар —аллага шөкер! Тик халык аларның күбесен бөтенләй белми: кайдан килеп шулкадәр олуг дәрәҗәгә ирешкәннәр? Ачыклап үтәсем килә: Сез бу югары урынга ничек күтәрелдегез? Кем Сезгә ярдәм итте? «Үзем турында — үзем» дигән уй туса. Сез ничек җавап бирер идегез? — Кызык.— диде ул, аннары, бераз уйланып торгач:—Хәер, әллә нәрсәсе юк. — дип өстәде. Мин бит - татар малае, туганнан бирле эштә мин... Аны инде мин дә, бүлмәдәше дә, ара-тирә кереп йөргән шәфкать туташлары да борчымый иде. Сөйләде дә сөйләде. — Мин — Арча егете. 1950 елда туганмын. Апаста Аны бүлдерергә җөрьәт иттем — «Апае» Арчада да бармыни соң? — Бүтән ул, «Ап-аз» сүзеннән. Мин менә шул авылның биш балалы гаиләсендә туып үстем. Әнием — гади колхозчы, әтием—гомерлек механизатор. Урта мәктәпне Шушмабашта бетердем. Мәктәптә ук комсомол секретаре идем инде Аннары Казанның ветеринария институтына киттем. Конкурстан үтмәдем, мине, үз теләгемә каршы, зоотехника бүлегенә, читтән торып уку шартында гына кабул итчеләр. Шул арада ук авылыбызда зоотехник булып эшли башладым. Әмма теләгем ветврач булу иде Шунлыктан, икенче елны, шул ук институтка, кабат киттем, имтихан тоттым, барыбер эләктем бит үзем теләгән бүлеккә! Бик тырышып укырга тотындым Спорт белән шөгыльләнә башладым. Кечкенәдән үк көрәшергә ярата идем Тренерым Мәгаз агай Сәхәбстдиновка әле дә рәхмәтлемен Зур-зур ярышларга катнаштым Җиңгән чаклар да аз булмады. Укыганда акча җитми иде. Мин моны бик тиз аңладым да— эш эзләдем. Эш җитәрлек: заводында да. станцияләрендә дә иренмә генә дә, ялкауланма гына! — Спорт—кешенең гомере буена барырга тиешле гадәте. Сез моңа хәзер ничек карыйсыз? Спортның кайсы төрләре сезне аеруча мавыктыра? — И-и-и! Кая инде ул спорт?! Мин хәзер һәр көнне иртәнге җиденче яртыдан башлап— эштә. Кичләрен ничәдә бушаганыңны үзең дә белмисен —Ул, бераз уйланып алды да. беренче соравыма җавабын дәвам итте.— Укуны уңышлы гына тәмамладым. Без укуны бетергән елны институтның 100 еллык юбилее булды. Имтиханнар кичерелде Без июльдә генә диплом алдык. Мин шул чакта ук, сабырсызланып, өйләнеп тә куйган идем инде. Күрше авылыбыз кызы Тәслимәгә. Ул химия-технология институтын тәмамлады, гел мәктәпләрдә эшләде. Әле дә укыта Үзебезнең гаиләдә мин бер генә егет. Кияү булып төшсәм, өч кайнеш! Әйбәтләр барысы да! Берсе хәтта, минем һөнәргә кызыгып, ветеринар булды. Институтны тәмамлагач. Зеленодол районының Бишнә авылында тыныч кына эшли башлаган идек гаилә мәшәкатьләре әти-әни янына китәргә мәҗбүр итте. Ике балабыз бар иде инде: Фәрит белән Фәридә. Алар хәзер зурлар: берсе мединститутта укый, икенчесе университетның юрфагында... Безнең авыл. Арча районына керсә дә. Балтачка бик якын. Шунлыктан мин Балтачта эшли башладым. Ветврач булып. Бераздан Соснага—«Правда» колхозына рәис итеп күчерделәр. Күпләр хәтерлидер әле: ул колхозда дөньянын бердәнбер тимерче кызы Сәрвәр эшли иде биг! Бу колхозда, зур уңыш алган өчен, миңа ВДНХның «Алтын медален» бирделәр. Бу авыл моңарчы мондый уныш күрмәгән булган икән. Минем шәхси «күтәрелеш» шуннан китте, дисәм дә. ялгышмам. Соңгыларын санап кына китсәм дә ярар кебек: КПССның Балтач райкомында икенче секретарь, Арчаның Башкарма комитеты секретаре, аннары инде — КПССның Мамадыш райкомы беренче секретаре Бу соңгы урында алты елдан артыграк эшләдем. Аннары — менә инде, министр иттеләр. — Минем аңлавымча, хәзер Сезнең җилкәдә — Татарстанның иң авыр бер тармагы Заманның болгавырлыгын да исәпкә алсак, мәсьәлә тагын да катлаулана кебек Җөмһүриятебезнең суверенлыкка ирешү өчен көрәшкә чыгуы, үз Конституциябезне булдыру өчен тырышулар һәммәсе Сезнең эшне дә мәгълүм бер кысаларга кергә Гел Мәскәүдән күрсәтмә көтеп утыру гадәтләре артта калып бара Мондый шартларда Сезгә, мөстәкыйль рәвештә, өр-яна ысуллар, моңарчы кузгатылмаган мәсьәләләргә жавап эзләп баш ватарга туры киләдер? — Татарстан халкы суверенлыкка омтылып. Референдумда уңай тавыш биреп, гаять мөһим адым ясады. Бәхеткә, бу юлда Югары Советыбыз да. Президентыбыз да. галимнәребез дә. һичнинди закон бозуларга урын калдырмыйча, сабырлык күрсәтеп һәм таләпләрендә нык торып, бәх. гел әрдә һәрчак дөньякүләм кабул ителгән шәхес иреге кануннарына таянып эш итәләр Тик. мин кешеләребезне бер хакыйкатькә ышандырырга кирәк саныйм, коры мөстәкыйльлек кенә безнең тамакны туйдырмаячак Киресенчә, киләчәктә безнең тормышның ниндилег е бары үз тырышлыгыбызга г ына бәйле булачак Шул ук вакытта мин нык ышанам халкыбыз сынатмас Без бит күпне кичергән инде, сынмаганбызсыгылмаганбыз. Беренче чиратта мин җиребезгә кадер-хормәтис арттырырга кирәк саныйм Бет бит аны гасырлар буе таладык та таладык Әле шунда да алынган уңышка үзебез хуҗа була алмый идек Авыл хуҗалыгы белән нинди генә наданнар җитәкчелек итмәде?! Әле бүген дә жиргә һичнинди хезмәт күрсәтмәгән, хәтта гомере эчендә аңа яланаяк бер мәртәбә басып га карамаган кайбер депутатлар крестьянны өйрәтеп маташа Кызганычка каршы, кайбер журналист тар да тузга язмаган шул фикерләрне күтәреп ала. Бер генә мисал кигерим әле. Менә безгә чит ил фермерлары өчен бик кулай булган кечкенә тракторлар сатып алырга кинәш бирделәр Алдык. Алар исә көненә нибары гектар ярым җир сөрә ала. Безнең офыктан-офыкка сузылган басуларны бу акрынлыкта сөрергә тотынсаң, урак өеге килеп җитә бит. валлаһи' һәр гшнен үз белгече, үз остасы булу хәерлерәк Күрегез инде: РСФСРиын авыл хуҗалыг ын хәрби белгеч җитәкли! Шул да булдымы гш?! Аңа нинди киңәш сорап барырга мөмкин? Фатыйх әфәнде! Хәзер бик сәер хәлләр күзәтелә, дөньяның асты-өскә килде кебек Ни генә сатылмый' Ул бәяләр! Ул гөргипсезлекләр! Авылда да үзгәрешләр шактый Элек-электән тыныч кына көн иткән. Жиргә хезмәт күрсәтеп, илне туйдырган уңганнар күңеленә дә төрледән-төрле шомлы уйлар килә колхоз-совхозлар нишләр, җирне кемнәр яулап алыр'1 Шу на охшаш сораулар шактый Авылларыбызның киләчәген гш көтә? Авыл халкы элек-электән иң акыллы затлардан саналып килде. Хәзер дә аны тиз генә кысадан чыгарып булмас әле Мин үзем бүгенге үзгәрешләрдә берничә юл сиземлим Әйтик, моңарчы халык җилкәсендә ятып, һичнинди файда да китерә алмаган кайбер басуларны арендага бирергә мөмкин. Ә нык күмәк хуҗалыкларны (әйтик, Фәйзи Галиев җитәкләгән «Искра» кебек колхозларны) үз карамакларында калдыру яхшырак, минемчә Инде җирне сатуга килсәк Дөньяда аннан да кыйммәтлерәк мал юк Кем генә сатып ала алыр аны? Табылыр, әлбәттә, калын кесәле акыллыбашлар. Алар безнең төп халыкны юк кына бәягә эшләтеп, җиребездән тәмам черен баер өчен файдаланачак Кыскасы, моңарчы оешкан хужалыкларны. алдын-артын уйламый гына, туздырырга ашыкмаска иде Әле быел гына шул басуларыбыз, күмәк эшкә күнгән кешеләребез моңарчы күрелмәгән байлык җыеп тапшырды Әмма авыллар бу хәлендә калмаска тиеш Дәүләт ана акчасын кызганмасын иде! Юллар, торак йортлар, мәктәпләр, балалар бакчалары, мәдәният сарайлары барысы да салынырга тиеш. Бары шул чатында гына кешеләр әйтергә кирәк, моннан дистә еллар элек, авырлыкка чыдый алмыйча, авылдан китәргә мәҗбүр ителгән кешеләр безнең бай. төзек, күркәм авылларыбызга кызыгып караячак. Шуңа күрә дә әйтәм мин авылга бирелгән акчаларны кызганмаска, чөнки бу чыт ым т из арада меңе белән кире кайт ачак Җир бит ул. сабын бала кебек, назлау-кайт ыр тучанлык га көтә, кырыс ата кебек, бик җитди игеп «ачуланып» куярга да күп сорамый Билгеле биг Идел буе басулары элек-электән йә корылыктан интеккән йә кешеләр ел буе бил бөгеп үстергән мул уңышны җыя алмыйча, көзге яңгырлардан җәфалаш ан. Дөрес, бүгенгедәй фәнни ачыш тар заманы очен адәм базасы хәл итә а змасгай проблема булмаска тиеш иде инде Әйтпк. корылыкка каршы су сиптергеч җай танма коеп куй. яңгырда да урырдай машина тар. киптергеч корылмалар сал! Алга киткән илләр әнә шулайрак хә т итә мондый мәсьәләләрне Ьсэ. кызганычка каршы, шактый арпа сөйрәләбез шул Мөстәкыйльлегебез бу өлкәдә дә этәргеч булыр кебек, хәзер без үзебезгә кирәкле чит ил белгечләре белән турыдан-туры злемтәгә керә алабыз Ярдәм игәргә теләүчеләр дә табылыр кебек Җир исе җавапны озак көттермәячәк Әле әнә узган сл гына игътибарны бераз арттырган идек, моңарчы күрелмәгән уңыш җыйдык Кеше һәм Җир, Җир һәм Кеше- бербөтен ул Барысы да аларнынбер-берсенә булган мөнәсәбәтенә барып тоташа. - Бу хакта шагыйрь Равил Фәйзуллинның «Безнең җир» дигән шигыре бар. Болай яза шагыйрь: Җыр.юды чит юрга китүче яшь. таза. сөлектәй бер егет: «Безнең җир — сыктар-елар җир! Безнең җир — шүрәле каргар җир!...» Җырлады читләрдән кайтучы ак йөзле, чал чәчле бер бабай: «Безнең җир - уйнар-көләр җир! Безнең җир сандугач сайрар җир!» — Шагыйрь дөрес чамалаган,— дип алып китте министр.— Җирнең «шүрәле каргар җир» булуы да, «сандугач сайрар жир» булуы да кешенең аңа мөнәсәбәтенә бәйле. — Фатыйх Сәүбәнович! Без узган елгы мул уңыш өчен ифрат шатландык. Шулай да ник сон икмәкле һаман читтән сатып алабыз9 Җиребезнең киләчәге ниндирәк? Башка күршеләребезнең басулары белән чагыштырганда, ниндирәк урында торабыз? Беренче чиратта җиребезгә ни җитми? Артык агуланып, тәмам чыгырыннан чыгып бетмәгәнме ул? Үз икмәгебез үзебезне генә туйдырырга җитәрлек булырга тиеш безнең. Читтән икмәк кертүнең башка сәбәпләре дә бар бит әле. Әйтик, бездә ак күмәч, токмач пешерергә яраклы ак он тарттырырдай каты сортлы бодай үсми Аны җылы яктагы республикалардан алырга туры килә Әмма якын киләчәктә, уңган селекционерларыбыз тырышлыгы нәтиҗәсендә, бу хәлдән дә котылырбыз кебек. «Мишә» кебек яңа төрле бодайлар игәчәкбез. Кайбер тәҗрибәләр бар инде. Әлеге дә баягы, шушы мөстәкыйльлегебезгә таянып, башка юнәлешләрдә дә эшләр жәелдерелә. Шулай да Татарстандагы җирнең язмышын да. уңышлары- бызны да күршеләрдәге хәлләр белән чагыштырырга туры килми. Ник дигәндә, безнекедәй промышленность предприятиеләре белән тыгызланган бер генә регион да юк. Соты егерме ел эчендә аеруча күп җиребез, иң уңдырышлы басулар КамАЗ, ГРЭС, АЭС кебек коточкыч киң колачлы төзелешләргә бүлеп бирелгән. Күпме җир су астында калды. Соңгы елларда шул ук предприятиеләр «Өстәмә хуҗалык оештырабыз!»—дип, тагын 200000 гектар җирне алдылар Бу җирдән кемнең күпме уңыш җыюын исәпләүче дә юк Эшчеләренә берничәшәр килограмм ит саталар да — герой кебек йөриләр. Менә шул рәвешле авылларыбыз, әле булса, гаделсезлектән интегә. Җир биргән уныш та, терлекчелек ризыклары да, промышленность әйберләренә, ягулыкка, ашламаларга үзгәргән бәяләр аркасында, үзкыйммәтләрен бик нык арттырдылар. Соңгы шартларда, мәсәлән, бер кило итнең үзкыйммәте 500 сумнан артып китте. Без исә аны әле һаман бик түбән бәягә алабыз. Кыскасы, көнне төнгә ялгап эшләгән авыл кешесенең хезмәте әлегәчә дөрес бәяләнми, хуҗалык чыгымнары үз-үзен аклый алмый. Узган көздә бик зур уңыш җыйган хуҗалыклар да машиналарның һәм башка кирәк-яракларның коточкыч бәясе аркасында, тагын бер тиенсез торып калдылар. Авылларыбызга миллионнарча сум акча кирәк һәм. мин кабатлап әйтәм, без бу чыгымнардан курыкмаска тиешбез. — Сезнең әдәбият-сәнгать әһелләренә хәерхаһ икәнлегегез мәгълүм инде. Ярдәмнәрегез тиеп тора. Әле менә газета-журналларга язылу барганда да ярдәмегездән ташламадыгыз: күп кенә авыл җитәкчеләре уңган кешеләрен безнең журналга язылу кәгазе белән бүләкләде. Бу бит - ай саен гаиләгә бер китап килеп тора, дигән сүз. Бик мактаулы һәм үрнәккә лаек алым бу! Рәхмәт яусын! Шулай да үзегезгә аерым китапларны укырга, театрларга, концертларга йөрергә вакыт күп тимидер, мөгаен? - Мин үземдәге иң күркәм сыйфатлар очен үзебезнең язучыларга, артистларыбызга бурычлымындыр. дип саныйм Язучыларыбызның үзебезнең Арча ягыннан чыгучылары күңелемә аеруча якын. Театрлардагы яңа спектакльләрне карамый калмыйм Кайчак «йомшак» әсәр укысам, рәнҗеп тә куйгалыйм. Газеталарда да уйлап бетермичәрәк «кыюланып» ташлаштыргалыйлар. Идеологиядә ашыгырга ярамый Күпне күрдек бит инде — уйлап эш итүнең зарары булмас иде! Укучыда ашыгыч фикер тудыру кайчак зур эшләргә комачаулап куя Тел очымда торган тагын бер соравым бар шушындый япь-яшь башыгыздан бик күп дәрәҗәле урыннарда эшләп өлгергәнсез Инде министр ук булдыгыз Шөкер, бу юлны да уңышлы гына башлап алып киттегез. Шулай да берәүне дә урамнан тотып кереп кенә колхоз рәисе дә. партия җитәкчесе дә итмиләр. Безнең моңарчы елларда «этәргеч»ләр бигрәк тә модага кергән иде. Әйтегез әле. зинһар. Сезне кем шулай дәрәжәдән-дәрәжәгә күтәреп йөртте"’ Бу сорау, минем өчен, яңалык түгел инде Ник дигәндә, гомерем буе япь-яшь җитәкче булып йөрдем. Мәсәлән. Табиев мине, һәр киңәшмә саен берничә тапкыр, урынымнан сикертеп торгызып: «Әнә. күрәсезме Сибәг ату длинны?! ди торган иде Үзе барыгыздан да яшь. үзе иң зур уңышка ирешә!» Тагын берничә минут уза. тагын бастыра: «Кем алды «Правда» кебек авыр колхозда ВДНХньш Алтын медален” Шул ук Снбәгатуллин Фатыйх1 » Минем хәлләр әнә шулайрак башланып китте Үзем исә ата-баба гадәтенә буйсынырга өйрәнгәнмен Бездә бит олылар сүзен үргә алу кебек бик күркәм гадәт бар. Халыкта да «Олы сүзен тыңламаган - олыгаймаган», диләр Мин һәр җитәкчемне сабыр гына тынлап торам Ә эшкә килгәндә, үз җаеңны үзең карыйсың инде, һәр олы җитәкченең урындагы хәлне аеруча анык белеп җиткермәве дә бик ихтимал лабаса' Ул кушты, дип кенә, өлгермәгән басуга ашлык сиптереп чыкмассың бит инде?! Андый хәлләр адым саен очрап кына тора Әмма, мөгезсез сыер кебек, җитәкчеңнең һәр киңәшенә «сәнәк күтәреп» тору да. минемчә егетлек түгел. Тыңлый бел дә. эшеңнең нәтиҗәсен күрсәтеп бир менә булырсың егет! Тагын бер. моңарчы берәү дә ачыклый алмаган сорау биреп карыйм әле. Фатыйх әфәнде! Татарстан Җире. халкыбыз бик күп иза чикте Борын-борыннан килгән данлы халык, соңгы дәвердә, нинди генә кимсетелүләр кичермәде дә күпме «тал чыбыгы ашамады»"’ Дөрес, тирә-күрше җөмһүриятләргә караганда, яхшырак та яшибез, диләр. Тик көн күрүләре җиңел түгел бит Анын ин аянычы иртәгәге көнгә ышанычның булмавында Бу өмстссзлекләргә бер чик табылырмы"’ Миңа калса, барысы да үзебезгә бәйле. Без бит бик озак еллар «Безне ач итмәсләр! СССР безне бәхетле итәр! Бездән дә бәхетле халык юк'» дип яшәдек Бөтен милек халыкныкы!» дидек Ул милек исә бөтенләй хуҗасыз яки бер төркем намуссыз кешеләр карамагында булып чыкты «Колхоз басуы минеке!» дип. түш киереп йөргән крестьян, шул басудан бер уч борчак уып ашаса, аны хокем иттеләр. Минемчә, ялгышлыклар әнә шул ялганнан башланды Кеше урларга, эшләмичә генә дә яшәргә ияләнде. Эшләмәсәк гә «фәлән тәңкә» килеп торды. Шушы биниһая зарарлы фәлсәфә хәзер безнең канга сеңгән Безгә әнә шул ямьсез гадәттән котылырга кирәк! Адәм баласының тормышы бервакытта да мәшәкатьсез генә дәвам игә алмый Тормыш мәшәкате мәңгелек