Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХӘТЕР ТӘРӘЗӘЛӘРЕ

Гаять тә авыр, катлаулы заманда яшибез. Кануннар үзгәрә, фикерләр үзгәрә, кешеләр дә бик тиз үзгәрәләр Хәтта иртәгә дөньяның, илнен-көннен нинди буласын әйтеп бирү читен. Менә шундый вакытта язучылар җиде юл чатында басьш кала. «Социалистик реализм» кануннарын яхшы үзләштергән өлкән буын әдипләргә никадәр авыр икәнен күз алдына китерәм. Җитмеш ел буе бер төрле идеологиягә буйсынып яз, яз да. инде килеп ул идеяләрнең дә бик үк дөрес түгеллеге ачыклансын — бик тә кызганыч хәл бит бу! Дөрес, рус әдәбиятьшда А. Солженицын. В. Шаламов, В. Аксенов, В. Быков кебек үз иманнарына хыянәт итмәүчеләр булган Бездә дә бар андыйлар. Әйтик, Әмирхан Еники, Мөхәммәт Мәһдиев, Нурихан Фәттах, Аяз Гый- ләжев кебек, партия рамкаларына сыеша алмаган әдипләр, теге елларда ук намуслары кушканча язганнар. Моның өчен күпме кыен ашаганнар, әмма башкача язуга күчмәгәннәр Көлке дә, кызганыч та заманнар булган инде: «әсәрләрендә уңай геройлар юк» дип күренекле әдибебез Әмирхан Еникины сүксеннәр, имеш... Яшь язучы Вахит Имамовның «Күке» повестында бер генә төп герой да уңай түгел Беренче карашка, әсәрдә мәңгелек тема — мәхәббәт өчпочмагы, ягъни гаиләсен ташлап икенче хатынга йортка кергән ир — «күке» турында сүз барса да, повестьтагы төп лейтмотив — ул да булса: бүгенге мәктәп тормышы, мәгариф системасы Монда бүгенге «кода-кодагыйлык», әшнәлек, «көчленеке—замана» принцибы бик ачык күренә. Дөресен әйтергә кирәк, автор укытучылар тормышын, алар арасындагы каршылыкларны оста итеп ачып биргән. Болар — М Мәһдиевнең «Фронтовиклар» романындагы романтик укытучылар плеядасыннан түгел. Шулай шул замана үзгә, чор башка. Повестьта әллә ни көч куймыйча гына укыта торганнарның, өстәгеләргә ялагайлана белүчеләрнең ничек итеп мактаулы исемнәр алуы ышандырырлык итеп тасвирлана. Намуслы, тырыш һәм үз укучыларында гаделлек, кешелеклелек сыйфатлары тәрбияләүче укытучылар мине гафу итсеннәр: алдарак әйтеп кителгән начар сыйфатлар шактый күренә башлады укытучылар арасында. Әмма бу алар гаебе түгел, ә замана чире. Әйе. җәмгыятьтәге тискәре күренешләр киләчәк буынны тәрбияләүчеләр арасына да үтеп керде. Әнә. повестьтагы Зайцев дигән акыллы, принципиаль укытучыны да бөгә ул система, аны мескен дәрәҗәсенә калдыра. Повестьта автор күтәргән тагын бер зур проблеманы әйтеп китәргә кирәк. Ул җәмгыятьтә шактый гына югары урын тоткан кешенең мораль яктан таркала баруы, анын җансыз робот хәленә төшүе Үзенең әйтер сүзе булмаган, флюгер кебек теге якка да. бу якка да борылучылар күбәйде тормышта. Әсәрнең топ герое Якуб Мортазин образында бу бик ачык чагыла Аның үз хатынын, балаларын ташлап икенче хатынга йортка керүен аңлап була, тик аклап булмый. «Педагог» Мортазин шуннан соң малайлары язмышы белән кызыксынмый да диярлек, өенә дә хатыны үлгәч кенә кайтып килә Капма-каршы образ буларак, аның олы улы Илдарны китерергә була. Әмма автор бу образны тулысынча ачып бетермәгән дияр идем Аның әтисенә охшамаган холык-фигыле дә өстәнөстән генә күрсәтелә Ләкин үзсүзле бу егетнең тормышта үз урынын табарына ышанырга була Әсәрнең теленә килгәндә, авторның бер кимчелеге әсәрне укый башлагач та күзгә ташлана. Эш шунда ки, аның бөтен геройлары да диярлек филолог яисә галим кебек гел тәгъбирләр, мәкальләр кыстырып кына сөйләшергә яраталар. Менә бер генә өзекне карап китик. Г Китап күзәтү «И очсыз да сон ир-ат. мескен,— дип үзалдына ачынып сөйләнде ул.— Яна итәк очы күргән идем, бәхет кошы тоткан мосафир кебек, баш югалттым Күрше тавыгы һәрчак күркә булып күренә инде ул. анын кие гажоп9 Калдык күмергә кабат ут кабынмый, әйдә, тиле бул.ма Хыялында аргамаклык яши диеп кенә йок атларын беркайчан да тәртә арасыннан сөйрәп чыгармыйлар» Болай итеп, әсәрнең герое түгел, автор уйлый, бсзненчә һәм ул үз фикерен геройларына да китереп тага. Вахит Имамовнын «Нәзер» дигән китабына кергән шул исемдәге повесть бер гаилә язмышын гына чагылдырса да, дүрт-биш дистә еллардагы вакыйгаларны үз эченә ала. Бу яктан караганда Хәйдәр язмышы аеруча гыйбрәтле. Сугышка кадәр туып, шул еллармын авырлыгын күргән яшүсмер, колхоз сарыгын урлап суюда гаепләнеп, төрмәгә эләгә. Лннан чыгып күп тә үтми, нахакка гаепләп тагын утырталар. Дөрес, бу юлы чын җинаятьчене тотканчы ягъни биш «кенә» ел утыра. әмма авылга кайтып төшкәндә инде ул ир уртасын узган кеше була Лвылда да көтеп торучысы юк: әтиәнисс үлгән, нигез исән дә, иске йорт тора Абыйсы Миннехан күптән инде үз нигезен корган Алай гына да түгел. Хәйдәрнең яшьлн сөеп йөргән кызы Зөбәйдәне үзенен хатыны иткән һәм балалар үстереп яталар Ихаталарына, бакчаларына керсәң, әйләнеп чыкмалы түгел Нәкъ элекке кулак ипде менә' Әмма шушы урында автор белән бераз бәхәскә керәсе килә Утызынчы елларда без таза хәлле крестьяннарны илне туйдыручыларны кулак диеп Ссбсргә сөрдек Сугыштан соңгы елларда да эшчән, тырыш кешеләргә авыз җирендә яшәргә ирек бирмәделәр йә бакчаларын кистеләр, йә терлек санын кимегтерделәр Мондый сәясәт нең нәтиҗәсе күз алдында: күпләр шәһәргә китеп төпләнде, авылларда эшләр! ә кеше дә калмый башлады Хәзер кайберәүләр бик кайтырлар иде дә буыннар өзек, юллар кисслг он В Ймамов Миннеханны әнә шулай авылның кулагы кыяфәтендә тасвирлый Укучыда аңа карага нәфрәт уятырга тырыша Дөрес, мораль яктан бераз каралтып, кырыс, саран кеше игеп күрсәтеп үз максатына бераз ирешә дә ул Әмма мин үзем, мәсәлән, әнә шундый ипчән кешеләр яклы Алар авылның киләчәге, дип саныйм Ьу очракта автор анлыйларга карата совет чорында яшәп килгән караштан, психологиядән генә арына алмаган, дип фара злыйм Ярар. Хәйдәр авылга кайтып төште бит әле. Ул ни эшләргә тиеш иде сон9 Йорт-жирнс аякка бастырасы килгән кеше «шабашка»га чыгып китәргә яисә колхозныкын урлап яшәртә тиеш иде кебек Тик ул бүтән юлны сайлый буш яткан урында бакча үстерә башлый. Үзенә бер тиен лә алмыйча, бүтәннәргә булсын дип тырыша Югыйсә, ничә ел төрмәләрдә яткан кеше күңелендә жәмг ыятькә. кешеләргә карата гел әшәкелек кенә булырга тиеш иде бит Менә шушында инде автор ике туганны чәкәләштерә. Халык Хәйдәрне ярата башлагач, ягъни ул абыйсы Миңнсханнын «тамагына сөяк булып» тыгылгач. Миннехан түзми, төплә бакчадагы алмагачларны кисеп чыта' Повестьта Хәйдәр-Зөләйха мөнәсәбәтләренә дә шактый зур урын бирелгән Зөләйха Миннехан белән яшәсә дә. гел Хәйдәрне уйлап яши. күнелс белән гел анын янында Минемчә, әгәр автор соңыннан алариы кавыштырса, бу хәл дөреслеккә күбрәк туры килер иде. Дөрес. монысы анын үз эше. үз фанГазиясе Мин бу очракта авторны аңлыйм. Татар хатынының элек-электән килгән тыйнаклыгы, иргә буйсынучан- лыгы кебек сыйфатларга хыянәт итмәвен күрсәтергә теләгәндер ул. Гомумән, бу повесть күңелдә жылы тәэсир калдыра һәм яшь язучыга карата зур өметләр уята Ләкин әсәрдә әле ышандырып бетерми торган урыннар да бар Мәсәлән, ике бертуган Миннехан белән Хәйдәр арасындагы мөнәсәбәтләрне, тагын алар арасында юрган Зөъ«йханы. һәрнәрсәдә акча күр.» торган Минггсханны аңларга була, тик Хәйдәрнең бушка бакча үстереп йөрүен ныграк мотивлаштырасы бар. кебек. Әсәрмен бу өлеше бераз ясалмарак килеп чыккан төсле Дөньяда бәлки андый «жуларлар» дә бардыр, җирне шулар тотып тора, ди бит бер гыйлем иясе Ләкнн шулай да яшь язучыга чама хисен югалтмаска кирәктер Хикәяләргә килсәк, биредә бигрәк тә «Табылдык» хикәясе характерлы. Ул болай башланып китә «Авыл советына кечкенә сабыйны җитәкләгән бер ир килеп керде Ьу кешенең халык телендәге кушаматы «Жансыз Тимер» иде Хәзер дә кушаматына хыйлаф адым ясыйм әле диде бугай, ул кан өшеткеч салкын итеп әйтте Артык бала таптым, кем ата*» Шушы өч-дүрг укучыга шактый күп мәгълүмат биреп өлгерә Гомумән. В Имамов укучы күңелендә нәфрәт уятырлык кеше турында язса да. аны каралтырга гырыш- мый. шуңа да андыйлар тора-бара хәтта кызгандыра да башлый. Автор геройларның холкын әкрен-әкрен генә ача «Нәзер» повестындагы Хәйдәр, Зөләйха, Миңнехан образлары менә шул хакта сөйли. һәрхәлдә, авторның «Кәнәфи» һәм «Сәет батыр» дигән тарихи әсәрен укыгач. мин моңа тагын бер кат ышандым Аларның беренчесе «Аргамак» журналында. икенчесе өлешчә «Шәһри Казан» газетасында басылып чыкты Кайбер очракларда геройларын артык акыллы итүен санамаганда, бу әсәрләр дә язучының осталыгы үсә баруын күрсәтәләр. Иң мөһиме, Вахит Имамов заманыбызга хас күренешләрне вакытында тотып ала белә. Әйтик, Уфа предприятиеләренең берсеннән елгага фенол кебек агулы матдә агу, аның Камага да килеп җитүе турында безнең матбугат шактый шаулады Чыннан да, чаң кагарлык вакыйга бит! Ә Вахит Имамов аны инде повестында чагылдыруга ирешкән Автор анда бу фаҗигагә китергән сәбәпләрне, калын ишекләр артында барган хәлләрне кыю ачып сала. Уйлап карасаң, безнең тормышыбыз хәтер тәрәзәләреннән тора Әдипләрнең максаты әдәби геройлар аша шуларны ак кәгазьдә теркәп калдыру. Әдәбиятка талантлы язучы килә, дип сөенеч аласым килә. Аның хәтер тәрәзәләрен ачып күрсәткән әсәрләрен укып, без күп тапкырлар сөенербез әле.