Иҗтимагый-мәдәни тормышыбыздан
ТАТАР КИТАБЫНА —270 ЕЛ Милли мәдәниятебез тамырлары ерактагы гасырлар тирәнлегенә китүен һәммә- без дә белә Хәзер табыла торган меңләгән санлы кулъязма китапларда халкыбыз тарихының якты да, фажигале дә сәхифәләре теркәлгән Татар басма китабына быел 270 ел тулуын галимнәребез ышанырлык итеп расладылар Әнә шул мөһим датага багышлап, җөмһүриятебез башкаласы Казанда һәм татарлар яшәгән бүтән төбәкләрдә күп кенә чаралар үткәрелде 2) декабрьдә Татарстан Фәннәр Академиясенең Бауман урамына урнашкан бинасында фәнни конференция уздырылды «Татар китабы тарих һәм хәзерге заман» дип исемләнгән бу конференцияне Татарстан Фәннәр Академиясенең Г Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты. Казан дәүләт университеты. Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгы. Татарстан Республикасының Матбугат һәм информация министрлыгы. Татарстан Республикасының Милли китапханәсе оештырды Конференцияне кереш сүз белән Милли китапханә директоры. Татарстан халык депутаты, шагыйрь Разил Вәлиен ачты Аннан сон докладлар белән академиклар Әбрар Кариму длин, Миркасыйм Госманов чыкты Китап тарихы Һәм аны бүген саклау мәсьәләләре турында башка белгечләр дә кызыклы чыгыш тар ясадылар. Татар китабының 270 еллыгына багышланган тантана кич белән Кәрим Тннчурин исемендәге Драма Һәм коме тия театры бинасында дәвам итте һәр икс бинада да зур күләмдә оештыры пан китап күргәзмәләре бар иде Шулай ук китап сәүдәсе дә булды Китап бәйрәме татарлар яшәгән бүтән төбәкләрдә до матур тына билге, тән үтелде. КИҢӘШЛҺ )Ш ТАРКАЛМАС Декабрь башында Казанга Башкортстан Республикасының иң зур сәяси һәм милли хәрәкәтләре лидерларыннан юрган ле тетания килде Аның составында Башкортстан бәйсезлетс өчен халык хәрәкәте комитеты рәисе Ф. Фазылов, аның рәистәше язучы А Филиппов, комитет әгъзасы журналист В Матвеев. «Урал» башкорт халык үзәге җитәкчесе М Ко тшәрнпов. Башкорт хатын кыстар бер теге һәм Башкорт халык партиясе идарәсе әгъзасы I Карамышева. Башкорт ха тык конгрессы оаистәше. икътисади фәннәр юкторы А ХәЙруллиннар бар иде Кунаклар Татарстан ми пи хәрәкәте җитәкче тәре белен очраштылар, ике республи ка һәм татар-башкорт милләтләре өчен үтә мөһим булган мәсьәләләрне тикшерделәр, киләчәктә бергәләп һәм киңәшеп эшләү турында килештеләр 8 декабрь көнне һәр икс республика вәкилләре Пресса йортында журналистлар өчен матбугат конференциясе үткәрделәр, күпсанлы сорауларга җавап бирделәр. Мондый очрашу икс республика халыкларының тагын да якынаюына ярдәм итәр дип ышанырга кирәк ЯҢАЛЫК: «ГЫЙФФӘТ ТУТАШ» КОНКУРСЫ Хәзер төрле ярышлар, конкурслар күп уздырыла, әлбәттә Үзебезнең татар мөхи- тсн алсак та. соңгы елларда гына -Нәүрүз чибәре». «(Узын толым» дигән гүзәллек бәйгеләре булып үтте. Ә 15 декабрь көнне кич Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры бинасында мондый гүзәллек конкурсларының иң кызыклысы «Гыйффәт туташ» бәйгесе үткәрелде Әлеге ярыш-тамашаны Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты. Бөтендөнья татар хатын-кызлары берлеге һәм «Сөембикә» журналы редакциясе оештырды Ул милләтебезнең саф. акыллы, уңган һәм чибәр кызларын барлауга багышланган иде Бу ярышның спонсорлары да бик данлыклы оешмалар һәм предприятиеләр -КамАЗ» акционерлык җәмгыяте «Тасма» берләшмәсе. компрессорлар заводы, Кукмара тегү фабрикасы. Арча аяк киемнәре берләшмәсе. «Болгар» фонды, студент тарның бизнес үзәге. «Мирас» ширкәте иде Әнә шуңа күрә дә ярышта җиңеп чыгучыларга бүләкләр күркәм булды Әлеге кичәдә милләтебезнең йөзек кашы булган сәнгать низеклеләрс һәм танылган җырчылар да катнашты ■•Гыйффәт туташ» конкурсы чын-чыннан милли бәйрәмгә әйләнде Татарлар яшәгән башка төбәкләрдә дә әнә шундый бәйгеләр ешрак уздырылсын иле Алар безгә халкы- бызнын үз йөзен, милли гореф-гадәтләрен саклауда ярдәм итәчәк ШАХМАТ ҺӘМ ТАТАР Авыр физик эшләрдәге тырышлыгы, яу кырларындагы каһарманлы!ы белән дан казанган татар милләте вәкилләре кешенең знһен көчен сыный торган шахмат дөньясында үтләрен иннек күрсәтә? Бсзнен милләт бу яктан башка халыклар белән янәшә торып көч сынаша аламы * 440 ел буена нык изелгән булуга шрама- стаи. бүген бу сорауга без «әйе- диеп уңай җавап оирә алабыз' Чөнки гөнья кү тәмендә —Тышлыктагы сурәтләр Тышлыкның беренче бигендә: рәссам Хәнәфи Нәфыйковнын «Чичәннәр ярышы» дигән әсәре М. КОЗЛОВСКИЙ фотосы. Тышлыкның дүртенче бигендә: танылган язучы Ринат Мөхәммәдиен Ю. ФИЛИМОНОВ фотосы танылган шахматчылар Рашит Иәжметди- нов, Алисә Галламова, Артур Йосыпов һәм Гата Камский ларыбыз бар безнең! Казан шәһәре үзе дә бик еш кына шахмат турнирлары үзәгенә әйләнеп китә. Мисал өчен, декабрь аенда безнең башкалада халыкара шахмат фестивале булып узды. Анда танылган гроссмейстрлар һәм халыкара спорт мастерлары катнашты. Якташларыбыз һәм милләттәшләребез дә турнирдагы уеннарда уңышлы чыгыш ясадылар. Үткән айның ахырында донья күләмендә танылган яшь гроссмейстер Гата Камский үзенең әтисе белән Казанда булды Бу рәсем әнә шул чакта төшереп алынды ДАҺИ ЯКТАШЫБЫЗНЫ ИСКӘ АЛУ Күренекле галим Н И. Лобачсвскийның тууына 200 ел тулуга багышланган бәйрәм башкалабыз Казанда зур күләмдә билгеләп үтелде 1 декабрь көнне Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры бинасында шул уңайдан тантаналы җыелыш булды. Аны кереш сүз белән Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе президенты М. Хә- сәнов ачты. Аннан соң Казан дәүләт университеты ректоры Ю Коноплев доклад сөйләде. Тантанага килгән кунакларны Казан шәһәре администрациясе башлыгы К. Исхаков котлады. Бу тантанада шулай ук чит илләрдән һәм башка республикалардан килгән күпсанлы галимнәр дә катнашты. Алар безнең якташ галимебез турында җылы сүзләр әйттеләр. Соныннан җөмһүриятебез сәнгать осталары концерты булды ЯҢА ТЕАТРЛАР Шушы елның ноябрь аенда Казанда театр училищесының Укучылар театры ачылды Бу көнне театрга килгән беренче тамашачылар училищеның IV курс студентлары башкаруында Мостай Кәрим пьесасы буенча әзерләнгән «Айгөл иле» спектакленең премьерасын карадылар. Шактый яхшы җиһазландырылган сәхнәсе һәм 100 кешегә исәпләнгән залы булган бу театрда Казан тамашачылары өчен даими рәвештә училище укучыларының диплом спектакльләре һәм концертлар күрсәтеләчәк. Яңа театрга килергә теләүчеләр өчен аның адресы: Профсоюз урамы. 19 нчы йорт Казан шәһәре хакимияте Островский урамындагы 12 иче йортны Мәдәният министрлыгы карамагына тапшырды. Биредә Татар яшьләре театры булырга тиеш Бинаның гомуми мәйданы — 1520 квадрат метр Анда 300 урынлы тамаша залы һәм шулай ук 150 урынлы яктылык музыкасы залы җи- һазландырыла, бинага ремонт ясала. Ә Татар яшьләре театры труппасы әлегә республика районнарында гастрольдә йөри Аның художество җитәкчесе Фәрит Хәби- бу длин. Яңа театр артистларының тормыш-көнкүреш шартларын яхшырту чаралары да күрелә. Островский урамындагы шул ук 12 нче йорттан 9 фатир яшь белгечләр өчен бушатыла. Киләсе елда яна театр үзенең беренче тамашачыларын кабул итәчәк