Логотип Казан Утлары
Публицистика

ФАТИХ. КӘРИМИ ТУРЫНДА «ВАКЫТ» ГАЗЕТАСЫ БИТЛӘРЕННӘН

Татар матбугаты тарихы әлегә тулысынча ачыкланып бетмәгән, кайбер басмаларны санамаганда, революциягә кадәр чыккан газета һәм журналларга тәфсилле тикшерү уздырылмаган. Ә бу тема гаять мөһим. Ул беренче чиратта. Россиядә яшәүче халыкларның иҗтимагый фикер үсешенә, алдынгы карашларның формалашуын күзаллауга, халыкларның тарихын торгызу максатларына хезмәт итәргә тиеш. «Фикер», «Әлгасрелҗәдид», «Урал»ның барлык саннарының, алар тарафыннан чыгарылган махсус әдәби җыентыкларның, ул редакцияләр архивларының әлегә кадәр табылганы юк. Революциягә кадәр чыгып килгән газета һәм журналлар нәшриятләренең һәм мөхәррирләренең исемнәрен ачыклар вакыт та житте. Бүген исә «Вакыт» газетасына гына тукталыйк һәм аның редакторын искә алып китик. Фатих Кәрими җитәкләгән «Вакыт» редакциясе дөнья күләм проблемаларга да кагылып, бөтен Рәсәй тормышын яктыртып, киң колач белән эш йөрткән. Газетага Вамбери, Бартольд кебек күренекле галимнәрне тарту, чит илләр белән даими элемтәләр урнаштыру редакция коллективының мәсләгенә җавап биргән һәм бу матбаганың дәрәҗәсен күтәргән Монда фикер төрлелегеннән курыкмаганнар. вактөяк сәяси ыгы-зыгылар белән маташмаганнар. Газетада М Ломоносовның тәрҗемәи хәлен һәм М. Лермонтовның шигъри дөньясын, Мирза Фатали Ахундов эшчәнлегенең әһәмиятен ачып бирүче мәкалә ләр дөнья күрә, һәр укучы күңеленә барып җитәрлек итеп Л. Толстой иҗаты хакында язалар. «Вакыт»та Иран социал-демократлары һәм Кавказ фидаиларының аларга ярдәме, гомумән. Россия мөселманнары турында шактый төпле мәгълүматлар бастырыла. Кытайдагы хәлләрдән хәбәрдар булалар. Сун Ятсеннын шәхесенә бәя бирәләр. Либераль-прогрессив милли газета, табигый ки, милли мәсьәләгә, дөресрәге урыс булмаган халыкларның—казакъ, башкорт, яһүд һәм башкаларның хәленә киң урын бирә. Башка милләтләргә хөрмәт белән карау татар матбугатына гомумән, хас нәрсә, бу җәһәттән «Вакыт» алар арасында аерылып тора Редакцияне башкортларның тормышы, киләчәге дә дулкынландырган. Бу хакта газета берничә тапкыр чаң сугып чыгыш ясый һәм аларга ярдәм күрсәтергә чакыра. Шундый бер язмада «Вакыт», башкортларның яртысыннан артыгы ачлыктан интегә, дип белдерә. Шуның белән бергә, ул аларда милли үзаңнын уянуын да күрсәтеп үтә. 1911 елның 30 ноябрендә Куьайский (Килдебәкев) дигән журналистның язмасында Уфада узган әдәби кичә тасвирланган Анда татар, башкорт, казакъ җырлары башкарылуы, милли шагыйрьләрнең әсәрләре укылуы, рояльдә С. Габәшинең үзенчәлекле көйләре уйналуы бәян ителә. Казакълар татар газетасы битләренә үз җирләренең патша колонизаторлары тарафыннан талануын туктатуны сораган таләпләре, җир мәсьәләсен гадел хәл итү турында урыс халкына мөрәҗәгатьләре белән килеп керәләр Язмаларда туып килә торган зыялыларның иҗади эшчәнлеген күрсәтүтә омтылыш зур. 1907 елның 10 февралендә Оренбурда И Ашказарский тарафыннан Гогольнең «Өйләнүме куелганнан соң, кичәдә шигырьләр укыла М Сәетгалин казакъча җырлый. аны бик җылы каршылыйлар һәм сәхнәгә кабат-кабат чакыралар. Скрипка һәм пианинода татар көйләре башкарыла, биюләр була. Концерт хәтта урыс тамашачысына да ошый. «Вакыт» редакторы бөлгән татар бае ролен «Ай дөнья» көенә башкара һәм актер сыйфатында халыкны көлдерә. Газетада Р. Илкебаев кебек күп кенә казакъ авторларының язмалары да очрый. Тургай өлкәсеннән Хаҗи Дусмаил Качкынбаев шагыйрь Акмулла хакында мәгълүматлар һәм аның шигырьләрен сорап укучыларга мөрәҗәгать игә. Казакъ студентлары. «Айкап» журналы һәм «Казагыстан» газетасы турында да язалар. Газетада яһүдләрне эзәрлекләүләргә, карагруһчыларның погромнарына, антисемитизмга кискен каршы чыга. Шул ук вакытта редакциядә сионизмның нәрсә икәнен бик яхшы белүчеләр дә була. Ул елларда бу темага ачыктан-ачык язылган мәкаләләр гаять сирәк очрый. «Америка хөкүмәте һәм татарлар» дигән язмада Т билгесез автор. АКШ хөкүмәте фәкать яһүдләрне генә кайгыртып. Россиядә яһүдләрнен хокуклары хакында лаф орып, татарларны кешегә дә санамый, ди. һәм әле бүгенгә кадәр матбугат яһүдләрнен каһәрле язмышын кайгырта, аларны ютары уку йортларына кабул иткәндә 5 процентлы чик яшәвенә хәсрәтләнә. Ә менә бу чикнен татарлар өчен фәкать 3 процентны гына тәшкил итүе хакында ләм-мим сүз юк Татар милләтенең идеоЛоглары бәлки күпмедер күләмдә мәсьәләне берьяклы гына аңлаганнардыр Ләкин алар Себердә яһүд сәүдәгәрләренең мөселман коммерсантларын кысуларын бик яхшы күреп торганнар Бу темага «Йолдыз» дигән икенче татар газетасы да яза «Яһүдләрне кысу» рубрикасы астында чыккан язмада урыс матбугатыннан алынган өземтәләр урнаштырылган Анда мона бәйле рәвештә татарның һәм хәтта гади гавәм кешесенең сүзләре генә түгел, ә Россия премьер-министры П А Столыпнннын фикере китерелә «Илдә икмәк сәүдәсе яһүдләр кулына эләкте Алар Иделдән Себертә кадәр зур төбәкне контрольдә тоталар, күпләп икмәк сатып алалар һәм биржада бәяләрнең котырынып үсүенә китерәләр, ә банклар исә яһүдләргә акчаны кызганмый», .телгән Газета, министрлар кабинеты утырышында Столыпин яһүд маклерларының гамәлләрен кысачагы хакында белдерде, ләкин аны министрларның барысы да якламады, хөкүмәтнең банклар эшенә тыкшынырга хакы юк. дип яза Тиздән шул ук «Йолдыз» Столыпинны үтерүче Мотель Багровнын яһүд будырта тиешлеге хакында фараз итә Соңгысы, кулга алыш ач. яһүд пот ромнарыннан курыкмаса, тагын да югарырак дәрәжәдәте әфәнделәргә дә аткан булыр идем, дип белдергән. Соңрак газета эсерлар партиясе кушуы буенча премьер-министрны үтергән яһүд Д. Багровнын үзен яһүд түгел дип әйтүе хакында яза Татар матбугатында күренеп киткән бу тыелган тема күп нәрсәләр турында сөйли «Вакыт»та чит илләрдәге татарлар турында хәбәрләр дә сш күренә Илдә яхшы мәгълүм мәдрәсә тоткан Габдулла Буби «Мәдинәдә Казанлы мәдрәсәсе» дигән язма бастырган. «Будапешттан Вамбериның хаты дөнья Күргән. Эшләре гөрләп барган Казан сәүдәгәре Г Казаковның Берлиндә конторасы. Лейпңнпәге Семипалат бас Ф Мусин турында хәбәрләр бар Парижда. Токиода уңышка ирешүчеләрнен (И Аптюшез) исемнәре санала, Америкада эшмәкәрлек белән шөгыльләнгән Урал сәүдәгәрләре С Гобәйдуллнн һәм Лагыйповлар атала. Татар шәкертләре хакында да (алар ике дистә кеше, араларында хатын-кызлар да бар) мәгълүмат бар Әле 1911 елда ук, «Мөселманнар дөньясында» газетасына таянып. «Йолдыз» кемнеңдер (исеме аталмаган) Ньк>-Йоркга мәчет салдыру өчен 600 мен акча бирүен хәбәр игә Татарларның дөньяга танылуы канберәүләр- нс сөендер! ән, күрәсең Цензура һәм Ф Кәрими артыннан күзәтеп торучы агентлар газета редакциясенә бөтен куәтенә жәелергә мөмкинлек бирмиләр, талантлы авторларга сәләтләрен ачарта комачаулыйлар Газета битләре татар журналистлары һәм публицистлары уйлаганнарның барысын да чагылдырып бетерә алмый, әлбәттә Орснбур жандарм идарәсе башлыгы 1911 елнын 21 сентябрендә < Вакыг» газетасы турында Казан губернасының жандарм идарәсенә түбәндәгеләрне хәбәр иТә: «...халыкның түбән катламнары өчен аңлашылмый юрган төрки-татар телендә нәшер ителә, тиражы 5 мең. ләкин чынлыкта 10 меңнән артык данә таратыла Узган ел газетада панисламизм рухында язылган мәкаләләр күрен- голәде, ләкин анда ачыкган-ачык хөкүмәткә каршы язмалар басылды дип әйтмәс идем Чөнки губерна гор тарафыннан газетаны күзәтүе өчен цензура билгеләнде, ә агымдагы елнын башыннан аны жандарм идарәсе дә күзәтеп бара Аны штрафлар белән тинтерәтәләр». дип тәмамлый Оренбур жандармы Кайбер гемалар бөтенләй тыелган. Ә шулай да газета, читләтеп кенә булса да. аларны да бирергә тырыша Архангельск суыгына сөрелгән, ачлыкка дучар ителгән Г Исхакый «Вакыт». «Йолдыг». «Я гт-йолт» битләрендә күренеп китә Артист rap аның пьесаларын сәхнәгә куялар Мәсәлән. «Вакып»та 191.3 елнын 3 апрелендә Җәләйнен «Гаяз әфәнде» дигән мәкаләсе басыла Шакир Мөхәммөльярөв теманы 2 майда дәвам игә Ул Йсхакыйнын сөргендәге хәле, аның «Мөгаллим». «Солдат». «Мулла бабай». «Теләнче кыгы» дигән әсәрләре турында яза Язучы яшьләр тормышын нан алынган «Тартышу» китабы өстендә эшли Әсәрендә ул аларнын ничек итеп революциягә килү төрен сурәт ш I аяз Исхакый монда «Кыямәт» һәм «Җәмгыять» комедияләрен дә нжаг игә 1910 елда Финляндиядә аны бик яхшы каршы алалар Хәбәрче «Сөннәтче бабай»ны. «Княү»не. «Шәкерт абый»ны «Зөләйха» фаҗигасен Г. Исхакый Истанбулда язган дип раслый Ул Г Исхакый сөргендә михнәт чигеп яши, аңа көнгә 10 тиен генә бирәләр, ярымялангач, дип яза һәм аны 1913 елның 4 апрелендә азат итүләрен әйтә Г Ибраһимов, милли әдәбият буенча Тукай эшләгән дәреслеккә бәя биреп, шагыйрьнең Г Исхакый әсәреннән өзек урнаштыруын хуплый һәм шул ук вакытта бу авторның «Бай» дигән әсәрен кертү яхшырак булыр иде, дип искәртә. Г Исхакыйнын Архангельскидан җибәргән мәкаләсе дә дөнья күргән булырга тиеш Ул Г. М. Калмык кушаматы белән чыга. Ниндидер Габди (бу Г Ибраһимов түгел) татар буржуаларын Г Исхакыйнын «Тормышмы бу7», «Җәмгыять» әсәрләрен басмауда гаепли. Г. Тукайның вафаты уңае белән Г Исхакый Череповецтан редакциягә телеграмма җибәрә: «Үземнең күпне күргән халкым белән кайгырам. Гаяз» Шул ук көнне, 1913 елның 9 апрелендә, «Вакыт»та Г. Исхакыйнын сурәте бирелә. Исхакый һәм аның төрек журналында чыккан мәкаләсе турында С. Рахманкулов уңай яктан яза. Ул анда авторның төрек әдәбиятының киләчәгенә ышанмыйча каравын билгеләп үтә. Тукайның дусты, киләчәкне һәм төрекләрне революцион яңарыш белән бәйләп, үзен оптимист буларак таныта. Милләт Тукай, Әмирхан, Г. Камал, Г Исхакый, Р Фәхретдинев, Ф Кәрими кебек шәхесләрнең эшчәнлеге нәтиҗәсендә йокысыннан уяна. Мона социал-демократлар да үз өлешләрен керттеләр. 1907 елның 9 октябрендә Петербургта башкалада укучы мөселман кыз ларының җыелышы була. Алар, озак еллар әдәби эшчәнлек белән шөгыльләнгән, хатынкызларнын тәрәкькыять хакында кайгырткан өчен рәхмәт әйтеп. Р. Фәхре- тдиневкә хат җибәрәләр һәм анда үзләрен дә прогресс өчен көрәшүчеләр дип белдерәләр. Кайбер төбәкләрдә кызлар өчен мәктәпләр ачыла башлый. Минзәлә өязенең Сарман авылында М Әхмәдиев мәктәп ача һәм анда 65 кыз укый башлый 1909 елдан башлап Алма-Атада кызларны мөгаллимә Гарифә ханым җитәкчелегендә укытканнар 1911 елда монда күренекле шәхес Фәхерлебәнат Сөләйманова килә һәм дәресләр бирергә риза була. Мәктәпкә акчаны кардәш Габдулловлар (200 сум), Таҗетдиновларның сәүдә йорты (300 сум). Г Моратов (300 сум). X Бутбаев (50 сум) һәм башкалар бирәләр. Укучы кызлар аларга ярдәм итү өчен, эшсез калган эшчеләр фондына акча җыюны оештыралар, үзбәкләр дә булышлык күрсәтә. Кызлар өчен мәктәп Оренбурда да ачыла «Уральскида Төхфәтуллиннар йортында кыз балалар мәктәбе ачыла»,— дип хәбәр итәләр. Хвалын өязенең Иске Мәстәк авылыннан Сөләйман Сүнчәләев, 7 мәхәлләле бу зур карьяда хатын-кызлар өчен бер генә мәктәп тә юк. ә узган ел 35 кызны укыттылар, дип яза. М. Гафури милләт аналарын үстерү өчен Уфада кызларга махсус мәдрәсә төзелә, дип шатлана. Ул мөгаллимәләр Мәрьям һәм Фатыйма ханымнарга, Алкинага рәхмәт әйтә. «Вакыт». Әстерхан губернасының Яңа Казанка авылында кардәш Сәгыйтовлар хатын-кызлар өчен ике катлы мәктәп салдылар, дип хәбәр итә Мәскәүдә атаклы Шамилнең оныгы Заһид Шамил рәислегендә татарлар 1907 елда мөселманнар арасында мәгърифәт тарату буенча җәмгыять оештыралар. Газета Казанда 1907 елның 1 декабрендә «Шәрыкъ» клубы» ачу, аның старшинасы игеп И. Терегуловны сайлау, анда 66 кешенең әгъза булып керүе хакындагы хәбәрне дә читләтеп үтми. Редакция гатар һәм казакъ телләрендә нәшер ителгән «Аракы агуы», «Кыргыз хрестоматиясе», кебек китапларның дөнья күрүен хуплап билгеләп үтә. А Газакаев тарафыннан урысчадан тәрҗемә ителгән «Сәламәтлекне ничек сакларга?» дигән китапка югары бәя бирелә. Редакция Русиядә татарлар өчен укытучылар әзерли торган ике генә булса да югары уку йорты кирәклеге турында чыгышлар ясаган Тукайга һәм Казан җәмәгатьчелегенә теләктәшлек күрсәтә. Мәскәүдә 1907 елда 3. Шамил рәислегендә мөселманнар арасында мәгърифәт тарату буенча җәмгыять оешуы хакында без әйтеп киткән идек инде. 3. Шамилнең цензура эшләренә катнашуы була, ул мөселман басмалары өчен җавап бирә Г Кариевкә спектакльләр куюда, репертуар сайлауда тыюлар һәм каршылыклар киртәсен исән-имин үтәргә ярдәм итә Ул Петербургта җирле җәмгыяте хәйриядә актив катнаша, китапханә мөдире булып тора. Шымчы «Борис» әле 1908 елда ук жандармнарга 3. Шамилнең мөселман яшьләренең революцион элементларына булышуы, китап сатучыларны булачак тентүләр хакында алдан кисәтүе, кадетлар һәм кайбер социал демократлар белән элемтәдә торуы, «суллар» белән бер булып эш итүе хакында җиткерә бара Гомуми җыелышларда аның белән М Вахитов. Ш Манатов. Г Абязов, Ф Әмирхан. Литва һәм Польшадан килгән татар студентлары, Г Исхакый һәм башкалар очраша. Очрашулар вакытында бәхәсләр чыга Прогрессив башлангычларга каршы консерватив рухлы бәндәләр генә түгел. 30 тиен көмешкә сатылган патша ялчылары тәлинкә тотучылар да. бсрсеннән-бсрсе уздырырга тырышып, аны буарга маташалар Күренекле журналист Кәбир Бәкер Казанда чыга торган газетага 1911 е.тнын 21 октябрендә Петербургта булган «-Нәшер мәгариф җәмгыятемнең Мчөсе турында «Шәрыкъ кичәсе» дигән мәкалә бастыра Кичәнсн беренче өлеше iarap телендә («Казанга сәяхәт» пьесасы), икенче өлеше урыс телендә «Наян» опереттасы белән бара Г Кариев группасы артистлары бик яхшы чыгыш ясадылар, кеше биниһая күп иде, ди автор. «Мондый кичәләр Петербург мөсслманнарынын аңында тирән зз калдыра» дип йомгаклый язмасын К Бәкер Бу унышта. һичшиксез. 3 Шамилнең һәм М Вахитов артыннан баручы студентларнын өлеше зур булган Г Исхакыйга ин якын торган кешеләрнең берсе Ш Мөхәммәдъяров Петербургтагы мөселман җәмгыяте тормышындагы кыен көннәрне сурәтләп калдырган 1913 елның 12 маенда узган җыелышта үзара сугышып беттеләр, хәтта әләк язу белән куркытуга кадәр барып җиттеләр, ли ул ачынып Кайберәү, гәргә әдәби-музыка гь кичәләр ошамый һәм алар идарәгә дин сөреме белән агуланган «үз» кешеләрен тәкъдим итәләр «Талчукчыллр» дип кычкырулар күп була. Җыелыш га Дәүләт Думасы әгъзасы Ибн Әхмәтов катнаша Заһнг Шамил акырып утыручы тарны. С. Баязитовны оялтырга тырыша. Соңгыларын санламыйлар һәм алар үзләре белән 150 кешене ияртеп чыгып киюләр Бу вакыйга хакында «Вечерняя время- дә ягып чыга Ул бу низагны җәмгыятьнең 1911 елдан сәяси төс алуы. ә моның Петербург мөселманнарына ошамавы белән аңлата Имеш, мондагы суллар, шул исәп юн 3. Шамил. хәзрәтләргә каршы икән, дип готен җибәрә Ш. Мөхәммәдъяров карагруһ бәндәләрнең провокацияләрен гаеплн һәм. алга таба да без вак бәндәләрнең этлекләреннән азат булырбызмы, дигән сорау куя Бу теманы студент Госман Токымбәтов башлый Ул үзенә күр.» анализ ясый. Петербургта 10 меңләп мөселман яш.шен һәм 20 кешегә бер зыялы туры килүен исәпләп чыгара, аларнын чит адәмнәр кебек үзара белешми яшәвен.' ачына Ә мәгърифәткә мохтаҗлар күп. 15 ел дәвамында шәкертләргә, башка сораучыларга һәм бигрәк тә студентларга 14917 сум күләмендә ярдәм күрсәткәнгә. ул мөселман җәмгыятен «нур таратучы учак» дип атый. Татарча, урысча да укыта торган мәктәп ачылган, малайлар һәм кызларны бергә укыту юлга салынган Агымдагы елда мәктәптә 72 укучы белем алган, соңгы елларда 7 кыз һәм 23 егет гимназияләргә һәм реальное учил ишет а кергән һәм болар бай ата-ана балалары түгел. Алар Г Исхакый әсәрләрен өйрәнәләр. Мәктәпнең башында Мөхәммәдзаһнг Шамил һәм мөгаллимә Мәрьям Базаревская торалар Төрле юллар белән жандармнар 3 Шамилнең социалдемократ ларга һәм социал-революционерларга теләктәшлек игүе, аның фи тирында узган җыелышлар турында (монда кеше гәр шулкадәр күп җыела торган була, хуҗаларга урындык тарны күршеләрдән алып торырга туры килә) белеп торалар Кечкенә генә бу деталь җыелганнар арасында сатлык җаннарның һәм агентларның булмавы турында сөйли 3 Шамилгә кемнәр килеп йорүсн охранка белми Тормыни агы хәлләрнең һәммәсе дә охранкага мәгълүм булмый һәм кәгазьгә теркәлми. Гомумән, без әле бик күп нәрсәләрне белмибез. Шуңа күрә тарихның серләрен ачарга теләгән укучы 3 Шамил оештырган кичәләргә М Вахнтов. аның дуслары һәм иптәшләре до йөргән ик.<нсн аңларга тиеш, дип яза аның яхшы танышы Г Токымбәтов. Газета редакторының знссе дә мондый җыеннарда катнашканга күрә, редакциягә бик күп яшерен нәрсәләр лә мәгълүм була Алдынгы карашлы кешеләр, нинди фиркадә торуларына карамастан, кара көчләргә каршы көрәш алып баралар Милли-азатлык хәрәкәтенә эсерлар Г Исхакый һәм Г Ибраһимов. революциягә кадәр үк социал-демократ тарга якынайган М Вахнтов һәм III Манатов, парт иясезләр һәм кадетлар 3 Шамил. Ф Карими М Базаревская. дин һәм җәмәгать кнлеклеләрс Г Фәхрстдинов, К Бәкер һәм башкалар барысы бер булып күтәреләләр Мәгълүм бер мәсләктә торып, редакция үзен-үче тәнкыйть итүдән дә курык- мый. битләрендә фикри лашманнарына да урын бирә Авыл халкы гарәп һәм урыс сүзләрен кулланудан котылып. «Вакыг нын телен җиңеләйтүне сорыйлар Байпы I.», ярлыны да бер рәткә куеп һ «м ми ипнең бер бетемлеге өчен жан атын (монда гнн да үз ролен УЙНЫЙI г.иега сыйнфый көрәш и н-чсеи хөкем ш<» Ул башта игелүдон котылырга, аякка басарга һәм фәкагь шуннан сон гына сыйнфый мәнфәгатьләр хакында уйларга кирәк, дип исәпли Классик үсеш күзлегеннән чыгып бәя биргәндә, бу хакыйкатькә хилафлык китерми, чөнки колониаль халыклардагы милли хәрәкәтнең беренче чорын узмыйча, метрополияләр хакимлегеннән котылмыйча, социаль әзерлектә үз изүчеләренә каршы көрәшнең икенче этабына сикерү мөмкин түгел иде. XX гасыр башында Россиядә бу этапларның икесе дә бер йомгакка төенләнделәр. Россия социал-демократлары бу хакта белә иде һәм алар, милли мәсьәләне икенче планда калдырып, социаль проблемаларны хәл итү юнәлешеннән киттеләр. «Вакыт», социал-демократлар һәм эсерларның эшчәнлеген инкарь итмичә, башкача фикердә торды.^Урысларга сыйнфый көрәш алып барырга мөмкин, ә мөселманнарга ярамый, алар—«үги балалар». Алар фикеренчә, халык көчле, ләкин ул революция ягында түгел. Суллар, ягъни эшче мәнфәгатьләрен яклаучылар— азчылык. Декабрь вакыйгалары кораллы күтәрелешнең зарарлы икәнен күрсәтте, шуңа күрә революциягә өндәргә кирәкми, кадетлар юлыннан бару әйбәт. Шуннан мантыйкның йомшак икәнен сизеп, газета: «Халык хөкүмәтне яратмаганнар ягында»,—дип өстәргә мәжбүр була. Шуның өчен Думага нәкь менә социалдемократлар сайланды да. Аларны халык, программалары яхшы булганга түгел, ә бәлки хөкүмәтне дошман иткәнгә күрә яклады Хәбәрченең фикеренчә, кадетлар, оппозициядә торсалар да. намуслы кешеләр булсалар да, яшерен эш алып бармаганлыктан оттырдылар. Газетага Кочкар приискаларында (аның хуҗалары Ф Кәриминең дуслары һәм газетаның химаячеләре бертуган миллионер Рәмиевләр була) эшләүчеләргә мәчет ачу, ач эшчеләр һәм эшсез калганнар өчен акча җыю хакында үз таләпләрен дә өстәргә туры килә. Кадетлар да, аларга теләктәшлек итүчеләр дә тормыштан качалмыйлар. Тормыш мантыйгы аларны каршылыкларны күрергә мәжбүр итә Фатих Кәрими үзе сулларның Думаны һәм хөкүмәтне яратмаулары, уннарның башканы теләве, фәкать кадетларның гына аны үстерергә омтылуы хакында яза һәм «Дума янартау өстендә утыра, анда һава җитми» дигән нәтиҗә чыгара. Редакция үз мәсләген аңлатырга, кешеләр алдында яхшатлы булып күренергә омтыла 9 май санында үзен «без милләтчемез» дип тәкъдим иткән билгесез автор үзләрен кадетлыкта гаепләүчеләргә үпкә белдерә. . «Әлегә кадәр без кадетларны яклап килдек, бераз сулларны тәнкыйтьләдек, чөнки революцион хәрәкәт артыннан барганда милләтне икегә бүлеп булмый» «Вакыт», «кадетлар яшьләрне үз сафларына чакыралар, алар барлык җирләрне тартып алып бүлүгә дә каршы түгелләр»,—дип раслауга кадәр барып җитә. Ә ахыргы максат һаман искечә кала бирә: ягыш без кадетлар яклы, алар безгә ярдәм итәргә тиеш; без чикләнгән монархия яки «мөхтәрият» өчен көрәшәбез. Әйе, массаларның социаль хәрәкәте кадетларга да. аларның татар дусларына да йогынтысыз калмый Шулай да милли рухлылар, 1907 елда сулга авып, «республика» сүзен әйтергә әзер булалар. Думаның куып таратылуы һәм өченче июнь түнкәреше тәмам аптырашта калдыра. Сәясәтчеләр Думаның куылуына халык битараф калды, чөнки ул идарә итәргә әзер түгел, дигән нәтиҗәгә килә. «Халык алга таба нәрсә эшләр, монысы безгә мәгълүм түгел. Хәзер халыкта милли хисләр уятырга кирәк, сәясәт артыннан куарга ярамый. Сәясәт мәйданында безнең ролебез тәмам»,— дип яза «Вакыт» Шул рәвешле, бөек гамәлләрдә халыкның ролен читләтеп танып, газета ачынып булса да, үзенең көчсезлеген сиздерә Ләкин «Вакыт» сәясәттән читләшми һәм читләшә дә алмый Ана Русиянсң бөтенлегенә янауда һәм Алтын Урданы яңадан торгызырга омтылуда татарны гаепләгән, татарны кыргый итеп сурәтләгән карагруһчыларның һөҗүмнәрен, шовинистларның пычрак ялганнарын кире кагарга туры килә. Шул рәвешле, заман вакыйгаларына бәя биргән, көрәш һәм сыйнфый каршылыкларны да ачкан язмалар дөнья күрә. Шул ук «Вакыт», царизм сәясәте нәтиҗәсендә татар матбугаты югала, милләт телсез кала, дип танырга мәжбүр була «Вакыт»та илләр һәм дөнья халыклары хакында күп кенә кызыклы фәнни сюжетлар, өстән-өстән генә булса да, татар тарихын бирергә омтылышлар абанлана. Газетада музыка һәм сынлы сәнгать, театр үсеше мәсьәләләре дә күтәрелә. Редакция Бакуда чыккан «Фәюзәт»не. «Молла Насретдин»ны. чувашның «Хыпар»ын. Төркия һәм Русия халыклары басмаларын nponai андалын. «Шәрекъ клубын» һәм Ф Туишевны да онытмый «Көчлеиеке замана» дигән мәкаләсендә газета «Япония бер сәбәпсез 10-12 миллионлы Кореяны йотты», дип яза һәм дөньяда көчнең хакимлек итүенә ачына. «Вакыт»нын ачыгучыларга ярдәм җыюны оештырчы. Петербургтан башлап Алма-Ата. Коканд. Бохара. Ташкент. Ерак Көнчыгыш һәм Кытай Шнйжәненә кадәр җирләрдә иганәләрнең географиясен өйрәнү махсус тикшеренүләрне таләп итә Акчалар байлардан да, хезмәт кешеләреннән дә, укытучы тардан да. укучылардан да керә Мондый изге жаннарнын исемнәрен җентекләп өйрәнәсе иде Кин һәмгерле яклап булмаса да. «Вакыт» фәнни эзләнүләр алып бара, галимнәр белән языша, сүз осталарынын язмаларын бирә Анын яна тагар китаплары, махсус әдәби җыентыклар турында мәгълүматлары мөһим Газета битләрендә хәтта махсус басмаларда да булмаган гаҗәеп хәбәрләр бар «Вакыт» кара көчләргә каршы, хатыннарны азат итү өчен көрәш алып бара. Болар татар иҗтимагый ан тарихындагы иң яхшы сәхифәләр Редакциянең шагыйрь Г Тукайга карага кешелекле мөнәсәбәте турында хатирә дә мәңге калыр Шунысы да мәгълүм булсын, редакциядә язганнан һәм язарга мөмкин булганнан күбрәкне белгәннәр. Редакциянсн архивын, хәбәрчеләренең хатларын табасы иде. Язучы Фатих Кәримн чын мәг ьнәсендә галант лы мөхәррир була. Анардан хаталар да һәм үз заманының каршылыклы проблемаларын аңлап җиткермәү дә табарга мөмкин. Ләкин ул газиз халкын телсез калдырмаган редак гор Игенче малае һәм зыялы Фатих Кәримн яна фикерләр туу хакына мөмкин булганның барысын да эшләп. соңгы сәгать сукканчы халкы һәм ватаны өчен тырышты