Логотип Казан Утлары
Повесть

АДАШКАН АДӘМНӘР

Иртән кон шундый матур иде. эшкә барганда Әнвәр сокланып туймады. «/Чвгуст елмаеп туды. Иртән чык күп тешге. кон эссе булыр», дип уйлады. Кон, чыннан да, нык кыздырды һәм өйлә авышып күпмедер үткәч, иләмсез болытлар кабарды, җилләи-давыллап яңгыр килде Шул тикле яшенләде ки, күзләр камашты. Әнвәр үзләренең подъездына кайтып җигорәк яшел озын чыбыркысын дуамалланып болгады да очын җиргә салды 111ул мизгелдә үк баш өстендә көчле шартлау булды. Дәһшәтле шартлау! Егет хәтта тетрәнеп китте. Җебенә-гогенә кадәр чыланып бусагадан атла) анда, аны хдфага төшкән Ханифә түти каршылады Лычма булдыңмы, улым:' Нигрәк каты яна Әйләнеп-ту манып килә Котны алып яшен ата. Чишен, алыштыр киемнәреңне Зыян юк. әнкәй. Тоз түгел, эремәбез, диләрме? Ә яшен шәһәрдә куркыныч түгел бит ул. яшен кайтаргычлар адым саен Үз бүлмәсендәге өстәлдә конверт күрү белән. Әнвәр яңгырны ла. дөбер-шатырын да оныткандай булды, елмаеп куйды бик тә ганыш кчлья- зу! Егетнең каратут йозепә көләчлек җәелде, кара күзләрен тә рәхмәт белдерергә теләгәндә генә кабына торган җылы нур-очкын күрендг Җанында үтә татлы ләззәт уянуын тоеп, ул таза иңбашларын уйнаклатып алды, учларын уды. Тумра кара чәч бөдрәләрен кушучлап артка сыпырды Аның күз алдына Голнара кили- Зур зәңгәр күлләре нурлы керфекләре. чәчәк таҗыдай иреннәре, донья кайгыларын оныттырырдай MOI гм • лосе... Очрашуны да көтмәгән, кызыйның сабыр канатлары сынган. уин сөйләнде ул, сөенечле хәбәр өметләнеп, күлдәвекләр ялтырый иде. Талгын гына җил исә. Күк йөзе болытлардан арынып бара, үзе дә юылып, чистарынып калган төсле. Мәрҗани мәчете урамы шәһәрнең үзәк урамнарына караганда тынычрак бит ул. Җомгаларда, гаетләрдә генә гөрләп ала да гадәти көннәрдә әллә ни кайнамый. Энвер Каюм Насыйри урамының аргы башына юнәлде. Хатында араны шартлатып өзүне язуына карамастан, Гөлнара белән күзгә-күз карап сөйләшүне кичектергесез вә котылгысыз эш дип саный иде ул. Ни гомер җайланган, еллар буе дәвам иткән, югары ноктасына — максатка якынлашкан мөнәсәбәтләрне юкка чыгарырга маташуны—хет үтерсеннәр!—егет аңлый алмады, аңларга теләмәде дә. Әтисе каны күчкән тамырларына, дип фикер йөртте Әнвәр Гөлнара турында. 1 ыйззәт агай коммунистлар партиясендә кырык елга якын бит. утыз сигез ел. Шагыйрьләрнең берсе сыман, җиһан йолдызларсыз булмаган кебек, коммунистларсыз яшәү мөмкин түгел, дип санаучы зат. Иманы шундый. Бер исәпләсәң, шул тикле нык инанулы була алуга сокланырга гына кирәк Иманы хакына утка да, суга да кергәннәрнең эшен дәвам итәм дип белә ул. Илдәге көйсезлекләрнең, йөрәк әрнеткеч хәлләрнең күбесе өчен җаваплылыкны да бүлешергә әзер бугай Гыйззәт абзый. «Мин рядовой коммунист, партия башлыкларының кыл1 аннары өчен хөкем каршына басарга теләмим», дип тормый Күрәсең, барча җнңүләребезне оештыручы көч партия булды һәм булып кала дигән ышанычы какшамаслыктыр. Кем генә ни нәрсә димәсен, Гөлнарага тормыш биргән кешеләрнең берсе көне өчен генә түгел, дене өчен дә яшәгән ир гомере буе диярлек партиянең район һәм шәһәр комитет ларында төрле урыннар биләгән агай бормакай булмаган... II Алтмыш ике яшен тутырып килүче Гыйззәт Зарипов моннан ярты гасырга якын элек булган бер хәлне һич оныта алмый. Ул хәл армиядә хезмәт иткәндә дә төшләренә кереп йөдәтте, институтта укыганда да өледән-әле исенә төшә торды. Гаилә башлыгы булып, кызларын үстергәндә дә онытылмады. Үзәгенә үткәнгә шулайдыр. ... Сугыш вакыты. Кырык икенче ел. Кырлач ае суыклары. Колхозның нәсел айгырын җигеп, Казаннан килгән ниндидер бер башлыкны Канашка, поездга илтеп куярга җибәрделәр Гыйззәтне. Ир-ат затыннан айда барырлык бүтән кеше булмагандыр инде, күрәсең. Начальник ир-атны озата барырга олаучы итеп хатын-кызны җибәрмәсләр бит инде. Яртугай авылының Канаш станциясен илле чакрым исәнлиләр. Авыл картлары кайчак: «Атың начар булса, алтмышка да җыела яза», диләр иде. Ул елны Ташбуа районы аша чуен юл узмый иде әле. Кышларын Казанга юл Канаш аша гына, җәйләрдә исә Тәтешкә пароходка чык мөмкинлеге дә бар иде. Ни җитте ат белән тиз генә урап кайтырга берәү дә кыймый торган юлны Гыйззәт көнендә әйләнергә ниятләде. Колхоз рәисе Кәлим\ \ла карт: «Айгырны өшәндерәсе булма, матри, юлда туктап төн кичәрсең!» шп төрпе генә кисәтеп калса да, малай (үзенә егет инде!) колагына элмәде. Айгыр шәп иде, шуның дәртенә ышангандыр инде. Кайтуын да кайткан булыр идс, ярты юлны үтүгә, коточкыч буран купты. Айгыр юлдан сапты. «Адашсаң, гел бер тирәдә әйләнеп йөрисең», дигәнне ишеткәне бар иде Гыйззәтнең. Чыннан да шулаймы икән uni. чанасыннан бер култык салам ташлап калдырды. Бата-чума байтак йөргәч, күземә генә күренәме әллә дисә, ат шул саламга килеп чыкты I өмам аптырады егет Юлдан килгәндә җил уңнан бәргәнен абайлап алганнан <оң туры айгырны ул үз иркенә куйды, дилбегәне тотмады. аның очын чана мөгезенә бәйләде Туктап калса, атның да, үзенең дә туңып үләсен белә иде. Күпме баргандыр у \ минутлар тәүлек булып тоелды каршыда бер кара нәрсә күренде «Авыл! Кырый йорт бугай!» шп куанды Гыйззәт Юртак каралты-кура буена килеп туктады да шикелле Чанадан төшсә ., каралтымы дигәне салам эскерте булып чыкты. Юлаучының бүтән бер генә чарасы да калмаган иде, айгырның аркалыгын бушатты да чанага менеп, толыбына төренеп ятты. Ат салам йолкыштыра башлады, аннары кыштыр- кыштыр чәйнәргә кереште. Бу тавыш берничә җәяүленең каты кар өстеннән атлап килүе төсле тоелды. Гыйззәт белә торып сискәнде, коты кимеп калды, күңел кыллары шәмрәйде. Сикереп торды, толыбын салып, салам күченә килде. «Кешеләр йөрмәс тә йөрмәс бу гарасатта, ә менә бүреләр килеп чыкса ни хәл итәрмен? Айгырны бугазлап ташласалар?» Шушы дәһшәтле уй аны дер-дер калтырата башлады. Ул бармаклары туңып, аннары уттай кызышып, суелып беткәнче салам йолкыды. Бер шырпы сызды — сүнде, икенчесеннән, өченчесеннән дә рәт чыкмады. Әйтерсең, җил аңа юри үчегә, мыскыллап көлә, юлбасарларча сызгыра һәм сызган бер шырпысын сүндерә бара иде Куллары тәмам савылып төште дигәндә, каптагы соңгы шырпыдай көч-хәл белән ут үрләп китте. Байтак саламны яндырды ул. Колхоз башлыклары килеп чыксалар, гарипләндергәнче кыйныйсыларын, аннары судка тарттырасыларын белә торып яндырды. Бәгыренә суык, күңеленә бүреләрдән курку үткән иде Азаплана торгач, учак җылысына алданып йокыга киткәнен тоймый да калды. Җелегенә кереп оялаган өшүдән уянып китсә, кышкы таң капкасын ачкан, иртәңге эңгер-меңгер җиткән. Яктырып килә. Бурап басылган, күк йөзе болытлардан арынган. Гыйззәт бик кыенлык белән генә аягына басты, әллә ни гомер маташкач кына буыннары язылды. Айгырны да калтырау алган иде. Аның өстен ап-ак бәс сарган. Ул, күзләрен чагырайтып, үзен юлга җигеп чыккан адәмгә карап тора. Толып исә малкайга да, хуҗасына да файдасыз килеш чанада төн кичкән. Уңны-сулны чамаларлык булып яктыргач, Гыйззәт бер-ике чакрымдагы авылны шәйләп алды. Як-ягына салам маяклар утыртылган юл да якында гына булып чыкты. Тик аны төн караңгысында, бөтен дөньяны буран дулатканда күрәсеңмени?! Юл катысына чыгу белән, Гыйззәт чөңгереп җибәрде, айгырны ашыктырды, үзе тәртәгә ябышып янәшәдән чапты. Тәмам тынына капканчы йогерде, алай да җылына алмады шикелле. Чанага аугач, йөрәге чәнчешкән төсле булды. Бер мәлгә сулыш алалмый торды. Аннары гына күкрәк читлеге эчендә ниндидер элмәк-бик ычкынганга охшап, сулыш алу иркенлеге килде. Кайту ягына айгыр аерата кәефле юыртты, ә егетнең бәгыренә үткән суык тешләрен-тешкә бәрдереп тинтерәтә иде. Ул янә тәртәгә ябышып, айгыр белән узышырга теләгәндәй чапты, хәлдән тайгач, тагын чанага барып ауды... Ялан басуда төн кичүнең азагы шул булды: Гыйззәтнең дәһшәт имгән организмы йомшады, егет икс-өч атна урын өстендә хаста ятты. Үпкәсе шешер дип әнисенең коты алынган иде, анысы ук булмый калды. Нер- вылары чыгырдан чыгып какшаганлыгы исә күз алдында иде. Йокысыннан: «Бүреләр!» дип кычкырып уянулары, төннәрен әллә ниләр сөйләнеп саташулары гиз генә бетмәде. Кыскасы, гомере буена шом булып оялады бу вакыйга аның җанына. Коңгырт күзләрендә мәңге эремәс хәсрәт күмере катып калды шикелле. Монысы табигать зилзиләсенә, Канашка сәфәренә бәйле шом, үсмер чакта котын алган хәл. Ә менә соңгы араларда чукрак-сукырлар утравында көн итә диярсең, ярым елак, томан-су, кар тыны бәреп торган яшәешендә ул аңлатуы кыен төстә шомлана башлады. Тынычланмаммы дип атнадан артык бакчада яшәп бакты. Юк! Анда да үз-үзе белән бәхәсләште, төшендә генә түгел, өнендә дә торымнанторымга кычкырын- кы сүзләр белән сөйләште. Ничә төн рәттән «Бүреләр!» дип ярсынып уянды. Кемнәрне ерткычларга тиңләве булгандыр. Ярый әле, казна эшендә чагы түгел, пенсиядә. Күп кенә сәерлекләренә хатыны Сәкинә белән авылдан килгәләп торучы апасы Гөлфирә генә шаһит булып калалар. Бәхеткә каршы, гомер иткән хәләл җефете дә, карындаш туганы да өйдән сүз чыгаручылар түгел иде... Бакчадан кайтуга газеталар җыелган иде. Гыйззәт көн буе шуларны укыды, тынып горды. Лниары күкерт сыман кабынып китте дә, читлектәге яралы юлбарыс кебек ыцгыраша-сызлаиа, өй түрендә йөренә башлады. — Халыкка әйтер сүз, имеш!—дип сыкранды ул, кулына «Советская Россия» газетасының июль азагындагы бер санын бөкләп тоткан килеш.— Кул куючылары кемнәр бит югыйсә, илдә-көндә абруйлы дия торганнар. Шулар хагын-нахагын бергә укмаштырганнар. Кая чакыралар? Нәрсәгә өндиләр, ә? 1 ыйззәт Зарипов йөрүеннән шып туктап, язу өстәле артына барып утырды, кулындагы газетаны җәеп салды, кечкенә вазадан юан кызыл карандаш алып, мәкалә юллары астына тырышып-тырышып сыза башлады. «... Без коммунистлар партиясенә мөрәҗәгать итәбез. Үткән җитмеш елдагы җиңүләр һәм уңышсызлыкка дучар булулар өчен генә түгел, соңгы алты фаҗигале ел өчен дә барлык җаваплылык аның өстендә. Фаҗигале елларда ул башта илне җитәкләде, аннары хакимияттән баш тартты, хакимиятне җиңел акыллы һәм булдыксыз, безне бер-беребез белән низаглаштырган, үле туган меңнәрчә законнар үрчеткән парламентарийларга бирде. Ул законнарның фәкать халыкны кабалага сала, илнең җәфаланып беткән гәүдәсен кисәкләргә бүлә торганнары гына исән. Коммунистлар партиясен үзенең юлбашчылары җимерә, алар, партбилетларын ташлап, берсе артыннан икенчесе каршы як лагерына качалар саталар, хыянәт итәләр, әле күптән түгел генә иптәшләре булган кешеләр өчен дар агачы таләп итәләр. Коммунистлар безнең чакыру авазын ишетсеннәр!» Дөресме соң бу? Шулаймы соң? Гыйззәт бу сүзләрне башта авыз эченнән генә пышылдап диярлек әйтге, аннары кеше ишетерлек дәрәҗәгә җиткерде, тора-бара, озми-дә куймый тәкрарлагач, өй күтәреп кычкырып җибәрде: - Шулаймы соң? Тавышка аш-су ягында матавыкланучы хатыны (юкинә йоге pen килде. Алъяпмасының читләрен бөтерә-ботерә, бусагада килеш сорады Ни булды инде тагын? Дөнья күгәреп кемне тиргисең? Гыйззәт җыелышта рәислек иткән кыяфәттә торып басты, ике кулы белән дә өстәлгә таянып, залга төбәлгән кыяфәттә хатынына карады һәм: Менә болар белән даулашам! диде Тезелеп киткән имзаларны күрсәтим дигәндә, газетаны сыпырып төшерде Иренмәде, аны иелеп идәннән күтәреп алганда йөзе кызарып-бүртеп чыкты Мә, укы! Фикереңне әйтерсең . Туктасана, Гыйззәт, диде Сәкинәсе, зур зәңгәр күзләрен мөлдерәтеп. Бимазаламачы. Лш өлгертеп йорйм ләбаса!. Песи кебек кенә басын, ул өстәл янына килде һәм газетаны куйды. һы-ы! дип каелды аның артыннан ире һы-ы! Ә менә Виктор Астафьев булдырган! Ул газеталар өеменнән тагын берсен тартып алды. «Бер сүзләренә дә ышанмагыз!» дип каршы чыккан. Бер сү-зләренә до!.. Соң шулай булмый! Куллары ни язганны акыллары тикшерми микәнни? Мондый чакыруга кул куйган икс генерал Громов белән Варенников ни уйладылар икән? Мондый өндәүгә кушылыр өчен алар иң әүвәле отставка) а китәргә тиешләр ич! Үзләре бик җаваплы центларда утыралар бит. Кемгә зарланалар? Үзләре боек державага хезмәт итәләр... Хәрбиләрнең сөясиләшүс хәтәр икәнлекне дә бик белә lopian затлар. Байтак прогрессив сәясәтчеләргә мондый хәтәрлекне бәяләп җиткермәү кыйммәткә төште: аның чылбыры утызынчы еллардагы Испания республикасыннан алып Сальвадор Альенде) а кадәр сузыла Сәкинә тагын йөгереп килде. Гыйззәт дим, кулларым камырлы, ншегтө звонок, ү-зец барсаңмы Ill Зариповлар фатиры ишегенең кыңгыравына басканчы, Әнвәр байтак уйланырга өлгергән иде инде. Әтисе ысланып беткән партаппарат кешесе булса да, дип фикер йөртте ул. кызы Гөлнара бит яшь кеше, заманага бүгенчәрәк карый алырга тиеш иде. Ярый, институтның өченче курсында ук партиягә кергән кыз вузда комсомол эшендә, хәтта соңгы курста укыганда партком члены да булган, ди. Мәктәптә укыта башлаган көзендә үк комсомолның район комитеты секретаре итеп сайлаганнар. Аида да, мәгьлүм инде, әтисенең кызы булып кала биргән. Яңадан мәктәпкә кайткач та үз кырыгын кырык иткән. Соңгы еллар аңа бөтенләй дә тәэсир итә алмаганнармыни соң? Гөлнара туташ яшәешнең җил-давылларына бирешми торган кыяташ да, ди. Моңа аркаланып, дөньяга карашы өчен кешене битәрләргә ярамый. Хокукый дәүләт төзибез, дип талпынганда бигрәк тә. Әмма мәхәббәт- гыйшыкны, гаилә коруны, җенем дә бер кушмагае, егет белән кызның, ир белән хатынның интим дөньясын шәрә политикага, киләчәктә җир җәннәте вәгъдәләгән якты идеяләргә бәйләп салып, бер казанда кайнатырга ярамыйдыр лабаса! Чагыштырып, үлчәп бакса, гыйбрәт күз алдында: ата коммунистларның берсе — Гыйззәт абзый партия турында уйлап та карамаган гап-гади биология укытучысы Сәкинә апа белән бик әйбәт гомер иткән ич. Әле дә булса яшь гашыйклардай чүкердәшеп яшиләр, bar алмасы кебек кызлар үстергәннәр. Гөлнара минем партиядән үзем теләп китүемне гафу итә алмый гына түгел, киләчәккә бергә барасы юлларны бикли. Әгәр мин партия сафында торган килеш кызыл билетсыз иптәшләрдән бер ни белән дә аерылмыйм икән, алай гына дип тә әйтмик, партия үз эченә оялаган комсызлардан, карьеристлардан, алдакчы, күз буяучылардан арына алмый икән, пи дип әле мин ул партиядә тора бирим һәм каһәрләнгән бәндәләрнең языгын уртаклашыйм? Шуның өстенә, бүген миңа партия киләчәгебезне анык күрсәтә алмый икән, ни өчен мин иш янында куш адәм булып йөрергә тиешмен? Партиясез намуслы гражданин, хәләл хезмәт кешесе булып, үз көчем белән көн күреп яшәү начармыни? «Партиягә кергәндә ни карадың?» диючеләр дә хаклы булыр. Партиягә мин Совет Армиясендә хезмәт иткәндә кердем Яшь егет идем. Коммунистларга ихластан ышана идем. Партия җитәкчелегендәге хөкүмәтнең яраксыз эшләре дә ил-көн каршына бу тикле бүселеп чыкмаган иде. Аннан соң сукыр да күрерлек вакыйгалар кичте бит ил башыннан. Эчкечелеккә каршы корәш дип Указ чыгару, бәяләр күтәрү, йөзем җимеше плантацияләрен кыру нәтиҗәсендә җилгә очырган ике йөз миллиардка якын байлык, яраксыз эчемлекләрдән дөнья куйганнарның гомерләре... Самогончылык котырынуы Әфганстаи фаҗигасе: өзелгән гомерләр, гарипләнгән яшьләр, ата-аналар йөрәгендәге мәңге уңалмас яралар.. Тыныч елларда үз илебездә хәрби хезмәт үткәндә һәлак булган дистәләрчә мең яшьләр... Сумгаит, Тбилиси, Баку, Фиргаиә, Ош, Коньяк Осетиядәге, Бал- тыйк буе республикаларындагы канлы вакыйгаларга кем гаепле? Ачлык, ялангачлык, тораксызлык, хәттин ашкан җинаятьчелек, мафияләр азынуны кем ничек аклар? Дөньяда иң зур армия асрауны, үзеңә юк. муллага чүп дигәндәй, чит мәмләкәтләргә ярдәм дип мал түгүне ни дип бәяләргә? Инде дә килеп, таянычсыз-терәксез картларның, гарип фронтовикларның үлемтекләренә дип җыйган илле, йөз сумлыкларына һөҗүм дәүләт башы агайларының дснсезлеге түгелме? Бичара карт-коры, хәерче мескеннәр почтада, саклык банклары янында шыкыр суык көннәрдә күпме чират тордылар? Аракы чиратлары, тәмәке чиратлары гына җитмәгән иде. Акча алмаштыру чиратларында «күләгәдәге экономика» миллионерлары юк иде ич әнә... Шуларның барсын күрә торып, әмма алардан арыну әмәлләрен тоймаган хәлдә партиядә калу әхлаклылыкмы? Шәһәр Советына халык депутаты итеп сайлаучыларга килгәндә, мине яклап тавыш бирүчеләр белән очрашуларда үз карарымны аларга ирештерә 98 килдем Берәүнең дә чыраема бәреп: «Син ренегат!» — дигәне булмады. Мондый фикерне гомерлек өметем, килер көннәрем бәхете дип йөргән Голнарадан башлап ишеттем. Икенче катка күтәрелеп, аз гына сулу алгач, Әнвәр кыңгырау төймәсенә басты. Ишеккә елт итеп өстенә- пижама, аякларына артлары тапталган киез туфлилар кигән Гыйззәт абзый килде. Керү уңаендагы лампочканы кабызып җибәргәч, иң әүвәле аның чебен таеп егылырдай баш түбәсе ялтырады. Карт, гадәтенчә, бик ягымлы булырга теләп исәнләште, җыерчык баса башлаган йөзенә елмаю кунгандай булды, әмма барыбер кабагыннан кар яудырганы ачык иде. Бүтән чаклардагыдан аермалы буларак, йорт башы Әнвәрне өйгә өндәмәде, ым кагып коридорга әйдәде. Ул икс ут арасында иде. Әнвәрнең җиңенә сак кына орынып әйтте Гыйззәт абзый: I өлнара бик кәефсез, — диде. Оч-дүрт кон инде авыруга сабып йөри. Син килә калсаң, өйдә юк, дип әйтергә кушты. Тик мин алдаша алмыйм, хакым юк, намусым рөхсәт итми. Сиңа аның янына кермәскә киңәш итәм. Сөйләшмәячәк. Артыгын тәмсезләнерсез генә. Соңрактыр бәлки, көннәр үткәч... Мин дә әйтим, бик ямьсез эш кылгансыз. .Алай позиция алыштыруларны башыма китерә алмыйм Әнвәр, коры гына саубуллашып, китәр!ә мәҗбүр булды. IV Гыйззәт үзенең рухи халәтенә үзе аптырый. /\ныц сәбәпләрен аныкларга дип җан атканда, хәтерен киереп, солдат елларындагы хәлләрне искә төшерә, аннары педагогия институтының тарих-филология факультетында, тел-әдәбият бүлегендә укыган елларына әйләнеп кайта. Шулай була бит ул, кеше үзе узган сукмакның аргы очы күренә башлагач кына артта калган юлына күз сала. Еш кына соңгарган да була. Алай да адәм баласы тормыштан үзен бимазалаган сорауларга җавап тапмый китмәскә тиеш дип чутлый Кем ул? Кем иде, кем булды? Фани дөньяда ниләр майтарды? Аны рәхмәт белән хәтергә алырлармы, каһәрләпме? Иманы ни иде? Кыйбланы бутамадымы? Иманына хилафлык кылмадымы? Тоткан мәсләге хак идеме? Ялганга табынып. алданганын тоймый- сизмичә, бүтәннәрне тайгак юлга этәрмәдеме? Ил-көнгә зыян китермәдеме? Институтта уку Гыйззәткә буй җитмәс, ирешеп булмас хыял булып тоела иде. Укый алмам дип хәвефләнүдән түгел, һич юк! Гыйззәт Зарипов немец фашистларына каршы сугыш беткәннең өченче җәендә туган авылы Яртугай урта мәктәбен шәп тәмамлады. Өлгергәнлек аттестатына бер генә «өчле» дә кертмәгән иде. Шикшобһәгә төшүнең бердәнбер сәбәбе хәерчелек. Отисе Габит Зарипов, «Кызыл Яртугай» колхозының гына димик, районның мактаулы тракторчысы, сугышның беренче аенда ук үзе теләп фронтка китте һәм кырык беренче елның декабрендә Мәскәү янында һәлак булды МТСган бирелгән броньнан баш тартып, ут эченә ашкынуы чит туфрак тартудан булгандыр күрәсең. Угыз алты яшендә генә иде Ониләре Бибинур 1ул иреннән бер яшькә кече иде) кырык дүртенче елның мартында дөнья куйды Урман кисәр!ә җибәргәч, агач басты Ябалак урманыннан алып кайтып җирләделәр. Ундүр! яше тулар-тулмас үзеннән дүрт яшькә өлкән апасы Гөлфирә белән шыр ятим калды. Апасы, җиде класс укыгач, мәктәпкә бармады, колхозда эшли иде инде. Порт алып бару дигән нужаның юан башы аның ябык иңнәренә төште. Энекәше өчен ул әтисе белән әнисен дә алыиггырыр- га тырышты Үзенә ни тикле көчкә килмәсен. Гыйззәтнең урта мәктәпне тәмамлап чыгуын теләде. «Укыйсың, энем, икс сөйләшмибез!» дип кырт кисте. Йорт-җирләре. каралты-куралары кешенекеннән кайтыш-ким түгел иде. Габит сугыш алдыннан гына үзенең кендек каны тамган нигезгә алты почмаклы яңа йорт өлгерткән иде. Түбәсен, бу яклардагыча әйтсәк, шатрун итеп, тутыя калай белән япты.Урам якка өч зур тәрәзә карап тора. Аларның йөзлекләре шулкадәр килештереп бизәлгән, агач челтәр дими хәлең юк. Урыс капкага төшерелгән бизәкләргә дә сокланмаган кеше калмый. Болар һәммәсе Габитның үз кулы белән ясалган. Үзенә һәйкәл дисәң дә җирендә. Тимер-томыр, машина дөньясында гына түгел, балтапычкы тотса да кулында нур балкыта иде мәрхүм. Каннан күчкәндер, җаннан ирешкәндер, Гыйззәтнең дә белмәгән эше юк... йорт-җир төзеклеге куаныч иде, билгеле. Әмма коймасы биек булса да өйрәсе сыек иде шул ул елларда. Ашамаган үлән-яфрак калмады: кычыткан дисеңме, чөгендер яфрагымы, кузгалакны әйтәсеңме, юанымы. Басуда кыш чыккан бәрәңгедән пешергән кәлҗемә хан сые булып тоела иде. Күрше авылда әнә, Каенлыда, ачтан шешенеп үлүчеләр утыздан артты, диделәр. Шул тәкъдирдә дә халыкта уен-көлке хисе үлмәвенә исең китәрлек! «Сербияночка моя»! Кычыткан шулпасы эчеп симергәнски моя», — дип такмаклыйлар иде... Унынчыны бетергәннең икенче көзендә Гыйззәтне армиягә алдылар. Апасы ялгыз калды. Иртәгә военкоматка чыгып китәсе дигән көнне, сентяб- рьның җылы кичендә, ике туган аулакта калып, эч серләрен уртаклаштылар. Апа,— диде Гыйззәт ихластан, бик үз итеп, сүзләренә җан җылысын кушып, мин кайтканны көтеп утырма, чык кияүгә. Болай да мин синең аягыңа - тышау, җаныңа богау булдым шикелле. Минем аркада ялгыз кала күрмә берүк. Күңелең үз итәрдәй кеше очраса, чакыр үзебезнең йортка. Мин, кем белсен, хезмәтемне тутырып кайткач, бәлки институтка китәрмен. Анда дүрт-биш ел узар. Югары белем алсам, эше дә, торыр җире дә габылыр Утырып кала күрмә. Мәңге рәнҗерсең аннары. Мин синең бәхетле булуйңны телим. Болай да мин дип, үзеңне онытып яшәдең. Барсы өчен дә мең рәхмәт сиңа. Беркайчан онытмам изгелекләреңне... Гөлфирә туган йортыннан озакка аерылып китәсе энесенең сүзләрен бүлдерми тыңлады. Гыйззәт күңелендәге мәрхәмәт аның җанын йомшатты, күзләре яшьләнде. Яхшы сүзеңә рәхмәт, энем,— диде ул.- —Бер-беребезгә миһербанлы булсак, икебезгә дә җиңелгәрәк килер... Кияүгә чыгарга кыставың гына кирәкми. Чыкмыйм! Йортка кертү дигәнне гупчи ишетәсем килми!... Апасы куе зәңгәр җирлеккә ак борчаклар төшкән күлмәге өстеннән бәйләп куйган алъяпмасын чишеп атты, күкрәгенә төшкән калын толымын гасаби* ланып артка ташлады, әйтерсең лә шул ярсу-кискен хәрәкәтләре белән җанына ятышсыз уй-фикерләрне дә читкә селтәп ыргыта иде. Ник алай дисең әле, апа? Ник? Гомерең буе ялгыз яшәрсеңме? — Гыйззәт Гөлфирәгә чекерәеп карады. Яшәрмен! Чыгасым юк! — Гөлфирәнең тавышына сәер төсмер калкып чыкты Җирдә ямьсезләр үрчетәсем килми. Шөкәтсезләр болай да җитәрлек. Шуларның берсе — мин мескен. Ходайга рәнҗүдән генә куркам... Үзенә карата соңгы чиккә җиткән аяусыз хөкем чыгарырлык көчне, аеклыкны кайдан ничек тапкандыр, Гөлфирә катгый карарын ташка баскандай әйтеп салды. Моның шушы минутта гына туган фикер түгеллеге ачык иде. Чыннан да, гәүдәсе, буе-сыны килешле генә булса да, төскә-биткә барып чыкмаган зат иде ул. Әтисенә охшаган, тач Габит: гар гына маңгай, җәенке бит. зур борын, ә яшькелт-соры күзләре орчык белән төртеп тишкәндәй генә. Авызны да кызганмаган ходай. Тешләр сирәк, бармак буыныдай эреләр... Энесе әнисенә охшап чибәр. Ни хәл итәсең, табигатьнең үз кануннары, кемне нинди итүе үз ихтыярында. Аңа әмер бирер хәл дә. караламадагы иҗатын акламага үзгәртеп күчертер чара да юк Апасының кистереп әйткән сүзләреннән тынып калган Гыйззәт сүз барышында туган шыксыз тәэсирне бераз гына булса да йомшартырга теләп: Хикмәт тышкы чибәрлектәмени соң?! — диде. - Кешенең җаны матур булсын аның. Менә шул кыйммәт тормышта. Әткәй дә өзелеп төшкән матур түгел иде, әмма дөнья бәясе кеше иде Чын адәм булганга чыккандыр аңа әнкәй дә... Энесенең бу сүзләреннән соң Гөлфирә, сагая калгандай, як-ягына каранып алды һәм пышылдап диярлек әйтте: Алай гына түгел ул, энем. Түгел. Әнкәйнең тутасы Бәдерниса түтинең сөйләгәне булды миңа, матурларны һәр чатта сагалыйлар бит, Бибинурның да үтә чибәрлеге харап итте. Ярый, бәхетенә Габит килеп очрады, диде. Аңа чыкмый хәле юк иде инде, югыйсә кулдан-кулга йөреп гомерен чиклисе иде, диде. Нык алданган булган ул әнкәй бичаракаем, шуңа гына чыккан әткәйгә. . Сүз шунда өзелде. Туганнарның һәр икесенә бик кыен булып китте. Сөйләшә торгач, әнә кая барып чыктылар лабаса. Инде күптән гүр иясе булган ата-аналарын каберләрендә әйләнеп ятардай итеп искә төшерделәр. Иң якын кешеләренә болай кагылу, шул рәвешле хәтергә алу үзе гөнаһтыр ул... Гөлфирәнең газиз әти-әнисенә карата бер бөртек тә рәнҗүе, үпкәсе, кинәсе юк бит үзе болай. Әлеге ачылып китеп сөйләп ташлавы ла үзе эченнән көеп йөргәннәргә тигәч булды бугай инде Үзенең кияү! ә чыгу уеннан ваз кичүен энесе алдында нигезләргә азаплануыннан килеп чыкты бугай. Тере адәм баласына хас табигый ихтыяҗлардан, гадәт-йолалардан ваз кичүләре бик ансат кына булмыйдыр шул ул! Гыйззәтнең күңел эчкәресендә мәрхүмә Бәдерниса түтиенә рәнҗү баш калкытты: сеңлесе хакында ни дип аның балас ына шулай сөйләп калдырды икән? Егет халкыннан сак йөрсен, гыйффәтлелекнең кадерен белсен дип, кыз аңына ирештерергә теләгән фикерен аның газиз әнисе мисалында шәрәләндереп сеңдерергә теләдеме икән? Шулайдыр, мөгаен Бүтәнчә булмас. Әнкәләрен дә, Гөлфирә белән Гыйззәтне дә бик ярага, әтиләренә дә «Кияү!» дип кенә тора иде Үтә диндар иде Сигез-тугыз яшьлек Гыйззәткә дә: «Иманлы булу болай ул, балам, дип тезеп китәр һәм Гыйззәтнең кул бармакларын бөкләтә-бөкләтә санатыр иде Алланың барлыгын, берлсчен, бердәнберлеген тану, Коръәнгә ышану. Мәккәгә барып хаҗ кылу...» Гомере буе Хак тәгаләгә һич икеләнүсез табынган кеше, начарны-яхшыны анык белгән хатын-кыз балага анасы хакында дөресен сөйләүне языклы эшкә санамаган булып чыга Гыйззәт клубтан әйләнеп кайтасы итте. Гөлфирә аны Бар, энем, бар, дип озатып калды -Саубуллашасы кешеләреңне күр... Үзе энесенең капкадан чыгып китүен көтте дә түр тәрәзәгә килде, иң якын кешесе артыннан күз нурын түгеп калды. «Егет булып җитте бәгырькәем, ходай бәхетен түгәрәк итсен!» Чьи арылыш кичәсенә тектергән костюмын киеп алгач, Гыйззәтнең буе-сыны бигрәк тә сылуланып кала. Каратутлы кешегә кара кием бик килешә. Кардай ак күлмәк белән аерата. Егетнең мөлаем йөзендә нур арга сыман. Куе кашлар астындагы зур коңгырт күзләрендә очкыннар шаярыша башлый кебек. Җиңелче генә дулкынланып торган чәчләрен дә тарап- күпергеп җибәрсәме?! Энесе гомерендә беренче мәртәбә гәүдәсенә үлчәп тектергән бу косткь млыкны эзләп, Гөлфирә аяк табаннарыннан ут чыкканчы чапкан иде Казанга барып алды. Район үзәгендә тектерделәр Хәзер әйтүе ансат. аның акчасын пичекләр итеп юнәткәнен Гөлфирә үзе генә белә Күпме атлан май. күпме күкәй сатып, базарга ничаклы бәрәңге ташып җыйган иде ул аны Үзенә плащ алуны да кичектереп горды Каян барсына да бер юлы ии- кәзосең? Налоглары күпме иде бггг әле аның?! Заемы тагын Аның каравы Гыйззәт энәдән-җептән генә төшкән костюмын киеп көзге каршына килгәндә, апасы үзен җәннәт бакчасында итеп сизде, билләһи! Менә бүген дә туганы киенеп-ясанып клубка юнәлгәндә шул горурлану тойгысын кабат кичерде. «Саубуллашасы кешеләреңне күр...» —дигәндә Гөлфирә, барыннан да битәр, колхоз рәисенең кызын, энесенең классташы Мөсфирәне күз алдында тотты. Матур, акыллы, әдәпле кыз. Гыйззәт белән сигезенче класстан бирле дуслашып йөриләр. Калага ары укырга китмәде, мәктәптә өлкән пионервожатый итеп калдырдылар... Армиядә Гыйззәт Зарипов хыялына да китермәгән җирдә хезмәт итте. Мәскәү янында. Шелково дигән җирдә. Унтугызга җиткәнче аның ил башкаласын күрү мөмкинлеге бөтенләй булмады (аның гына түгел инде, бик күп авыл балаларының шулай!). Хәтта Казанга да ике тапкыр барып кайткан килеш китте ул хәрби хезмәткә. Мәскәүгә кайчан, кем белән, нинди акчага барып чыга алсын ди? Баргач кайда тукталсын, кемнәрдә яшәсен? Солдатка килгәч, юк дигәндә дә ике айга бер тапкыр Мәскәүдә булу җае чыкты. Махсус экскурсияләрне бик яратты ул. Килеп чыккан саен Кызыл мәйданда булырга, Кремльне күрергә тырышты. Гыйззәт әйбәт хезмәт итте. Авылда үскән егет бит. Сәламәтлеге шәп, кул-аяк нык. Баш түгәрәк, өлгер эшли. Иркәләнеп-назланып үсмәгән. Тамагы тәм-том гына даулап интсктррми, йокысы ястык-түшәк сорап аптыратмый. Физик эш өркетми, кулына ни алса, шул ятышып тора. Хаксызга кырыс караш та күрсәтмәс, үзен кыерсытырга да юл куймас, кирәге калса, сдачаны тутырып бирүчеләрдән. Җитмәсә ротада татар егетләре байтак. Алар белән шаярырга ярамаганны бүтәннәр тиз арада мыекларына урап куйдылар. Татар егетләренең бик күбесе солдат вазифаларын җиренә җиткереп үтәүчән. Шуңа командирлары бик яраталар аларны. Бер ел дигәндә Зарипов кече сержант булды. Комсомол оешмасының рота бюросына әгъза итеп сайладылар. Тагын бер ягы белән хөрмәт иттеләр аны. Авыл мәктәбендә укыганда район газетасына мәкаләләр язудан башланган һәвәслеге солдат булгач тагын да арта төште. Ул округ газетасына да, «Красная звездаига да язгалый торды. Армиягә чакырылуына ел ярым дигәндә, аның белән замполит бик иркенләп, ачыктан-ачык сөйләшәсе итте. — Миңа, Зарипов,— диде ул,— синең сугышчан һәм политик әзерлек отличнигы булуың ошый. Комсомол эшендә дә ихластан тырышасың. Минем белүемчә, син институтка керергә җыенасың, дөресме? Шулай диде дә, сержантның җавабын да көтмичә өстәп куйды: Бер генә ягың кәефкә тия: җыелышларда еш сөйлисең, газеталарга күп язасың. Дәртеңне баса төшсәң, үзеңне партия сафына кабул итәрбез... Мәскәү округы газетасының һәм «Красная звездамның штаттан тыш хәрби хәбәрчесенә замполит шундый шарт куйды. Бу хәл сержантны тетрәндерде, өнсез итте. Гыйззәт Зариповның күзләре дөньяга шар булып ачылды. Малайлык чоры белән саубуллашу сәгате шул көнне сукты шикелле. Аның миендә байтак сораулар яралды. Партиягә чукрак-телсезләр кирәк микәнни соң? Дөреслекне күзгә бәреп әйтүчеләр, тәнкыйть хәбәре язучылар (хәер, хезмәттәшләрен бик хаклы мактап та аз язмады ул) коммунистлар сафында булырга тиеш түгелме? Замполит тикле замполит, Совет Армиясенең кадровый офицеры нигә мондый киңәш бирә Әле? Мин партия сафына институтка «льготный шартларда» узу өчен керергә җыенаммыни? Мондый әрсезлекнең ике ятып бер төшемә кергәне дә юк лабаса... Бу әңгәмә вакытында Гыйззәт Зарипов замполитка бернәрсә дә вәгъдә итмәде. Ай чамасы гомер уздымы икән, әллә артыгракмы, капитан аны янә чакырып алды, партиягә кабул итүне сорап гариза язарга кушты, Уставны өйрәнергә кирәклеген әйтте һәм сержантның кулына кечкенә китапчык тоттырды. Рекомендацияләрнең берсен взвод командирыннан сорарга киңәш итте, икенчесен үзем бирермен, диде. Өченче рекомендацияне комсомол оешмасыннан алырга туры киләчәк иде. Аңлашыла инде, Гыйззәт зур җаваплылык сизеп, борчылып, дулкынланып хәстәрлек күрә башлады Взвод командиры рекомендацияне бер дә кыенсынмыйча бирергә булды. Комсомолдагы егетләр дә Зариповны бер тавыштан партия әгъзалыгына кандидатлыкка тәкъдим итте Арттырып-күпертсбрәк әйтсәк. Зарипов Уставны яттан белә иде инде. Буш сәгатьләрендә Ленин бүлмәсеннән, китапханәдән чыкмады, көндәлек матбугатны тоташтан укып барды Партҗыелышта илнең эчке һәм тышкы хәлләренә кагылышлы сорауларны күн бирәләр, диделәр. Сынатырга ярамый иде. Сугышчан һәм сәяси хәзерлек отличнигының көймәсе комга терәлде диярлек булмасын! Иртәгә партоешмада җыелыш буласы дигән көнне Зариповның редакция өстәлендә айдан артык яткан мәкаләсе «Красная звезда»да басылып чыкты. «Онытылган традицияләр» дип атала иде ул. Частьта аны укымаган кеше калмады диярлек. Ул мәкаләдә яшь сержант гаскәрдә элеккеге күркәм традицияләрнең онытылып баруы турында язган иде. Гыйззәт моның бомба шарглагандай тәэсир ясаячагын фәһеменә дә кертеп карамаган иде. Замполит сержантны гыцлап та тормастан ук әйтте: Синең мәсьәлә ачык, Зарипов. Үз коллективы өстенә лаканы белән юынтык су койган кешенең коммунист булырга хакы юк. Мин үз рекомендациямне кире алам, диде Җыелышны Гыйззәт буталчык гош сыман гына хәтерли, әмма хәтерли. Оешмадагы коммунистларның тавышлары ярть/лаш диярлек икегә бүленде. Яклаучылар яшь офицерлар һәм сержантлар иде. кадровый өлкән хәрбиләр каршы чыкты. Шактый озак бәхәсләштеләр, кызып-кызып китүчеләр дә булды, ләкин сержант Зариповны партия әгъзалыгына кандидатлыкка кабул итмәделәр Рухи суйдылар егетне. Нахакка суйдылар \лай гына дию дә аз, күпләр аңардан читләштеләр, әйтерсең лә Гыйззәт Зарипов махау чиренә дучар булган иде. Взвод командирына рәхмәт, читләшмәде, суынмады, егетнең хәленә керә белде, төчеләнеп түгел, ирләрчә юатты, тынычландырырга тырыш1ы. Бәла ялгыз йөрми, диләр Хактыр. Мөсфирәдән икенче ай инде хат юк иде. Гыйззәт моңа эчтән коя, бик борсалана иде. Юкка у рсоләнмәгән икән Апасыннан килгән хат авылда ниләр булганын ачыклады «Гыйззәт туганым! дип ялан иде Гөлфирә. Сиңа күп сәламнар юллыйм, имин хезмәт итеп, сау-сәламәт туган илләргә кайтырга язсын Үзем, шокер, бүгенгә сау-сәламәт, бер җайга гына яшим Бик кыен булса да сиңа күңелсез хәбәр язарга туры килә Мин язмасам да хәбәр итми калмаслар иде. Мөсфирә иргә чыкты. Киявен Казан егете диделәр. Ниндидер мпнистсрствода эшләүче түрә малае, имеш Узган җәйдә танышкан булганнар, ди. Авылга кайтып алып киги Мөсфирәне. Үзем укытам мин аны дип әйтә, ди. Бу минем йөрәккә пычак кадат аннан кнм булмады. Сиңа бигрәк тә авырга килер. Шулай да артыгын бетеренмә, энем. Нишләмәк кирәк? Шулай язгандыр. Син кыз таба алмас \ык егет түгел, насыйбы чыгар. Мөсфирәнең вәгъдәсендә тормавы, сине көтмәве бик начар Шу \ай да, алла үзе генә белә, бәлки хәерлегәдер әле Вәгъдәсез хатын-кызның ирне бәхетсез итәссн көт тә тор. диләр бит Кызының сине ташлап кияүгә чыгуы бер хәл, атасының бик эреләнеп әйткәнен дә ирештерделәр «Чибәр Габит малаен көтеп угырырга минем кызның башына тай типмәгән лә!» дигән. Ичмаса мәрхүм әткәйне куша» маты белән гелгә алмасын иде. Коммунист председатель бит ул. кеше хурлап, үзен зурлап йөрергә ни хакы бар аның?. Эшендә дә Әнвәрнең хәлен сизми калмадылар. Идарә башлыгы туп- туры сорады: Авырмыйсыңдыр бит, Әнвәр дус? Килеш-килбәтең балтасы суга төшкән татарныкы кебек. Әниеңнән наз-нигъмәт җитмиме, әллә сөйгән ярың салкын сөйләшә башладымы? — диде. — Тавышсыз мылтыктан аттылар, шуңадыр,- дип җавап бирде егет. Әнвәрнең сүзләре беренче ишетүгә тиз генә аңлашылмаслык тоелса да, идарә җитәкчесе төшенеп алды. — Астыртын кешегә юлыктыңмыни? — дип сорады. Бирешмә, нык тор. Унҗиде яшең түгел, башыңны ирләрчә югары тот! - дип тә өстәде. Ана йөрәге — җир йөзендә иң сизгер прибор. Күпне күргән, иреннән яшьли калып ике бала үстергән, мехкомбинатган хезмәт ялына чыккан Ханифә түти өлкән улының ут йотып йөрүен көне-сәгате белән сизде. Башта ул Әнвәргә бу хакта телләнеп әйтмәде, соңрак чыдамады, күңеле имрәнеп, )сәл белеште. - Эшеңдә берәр чатаклык бармы, бала? Әллә Гөлнара белән арагыздан кара мәче үттеме? Нигәдер бик бәргәләнәсең бит син, дип хафалана калды. Әнвәр аңа һәммәсен туп-туры сөйләп бирде. Ана улының сыңар сүзен дә колагыннан ычкындырмый тыңлады да, хәсрәткә уралып, уйга калды. Аннары гына, улыннан битәр, үзенә сөйләгән төсле әйтә куйды: Язмыш, тәкъдир дибез. Ходайның әмере шулайдыр инде дип килешәбез. Инде килеп, тәкъдиреңне сурәтлисе каурый каләмне теләсә кем кулына тоттырсаң, язып күрсәтерләр, улым, язмышыңны... Әнвәр әнисенә томырылып карап торды, бер сүз дә катмады. Газиз кешесенең мәгънәле сүзләрен күңел эчкәресснә салып куйды. Иртәгәсен, шимбәдә иртүк, Гөлнара мәктәпкә кузгалганчы барып өлгерү нияте белән Әнвәр янә кызның өенә китте. Алай да соңлаган булып чыкты. Капка төбендә педагог туташның бертуган сеңелесе Голзаданы очратты. Институтка укырга китеп барышы иде. Гөлзада Әнвәр белән бик ихтирамлы исәнләште, апасының караңгылыяктылы ук мәктәпкә китүен әйтте. Егетнең кайтыр якка борылып, берара студентка туташ белән янәшә атлаудан гайре чарасы калмады. Аерылышып китәр алдыннан Гөлзада Әнвәрне токка бастыргандай сүз әйтте: Чынлыкны белмичә тәмуг газаплары кичерәсең бит, Әнвәр абый! Күзеңне ачыбрак карар идең дөньяга! Аңлат соң, акыллым, миңа шул чынлыкны, ач күземне!.. Мине дөрес аңласаң, бүген ачар идем мин синең күзеңне... Шулай диде дә, Гөлзада үтә ваемлы кыяфәттә китеп тә барды. Әнвәр аңа тагын нидер әйтмәкче иде, сүзләре авыз эчендә боялеп калды. Ул вак-вак атлап ерагаючы кызга озак карап торды. — Чибәр дә соң Гыйззәт абзыйның кызлары! Апалы-сеңелле бер-берсенә ике тамчы су кебек охшаганнар җитмәсә. Гөлзада сабыррак булуы белән генә аерыла бугай. Юк. сүзгә дә саранрак. Матурлыкны әниләреннән түкми-чәчми алганнар. Сәкинә апа әле дә чибәрләр ярышына чакырырлык димәсәң... Кызларның дөньяга хәйран калып караучы зәңгәр күзләре язгы аяз күк сыман. Нурлы-балкышлы зәңгәрлек бар аларда. Озын куе кара керфекләр белән каймаланганга, зифа камышлар тирәләгән зәңгәр күлгә дә охшыйлар ул күзләр. Оста рәссам сызгандай кара кыйгач кашлары да йөзләренә илаһи бизәк булып тора. Татар зәүкынча әйтсәк, кашы-күзе кыелган туташлар. Нәфис төз борын, пешкән чия төсендәге чәчәк таҗыдай иреннәр. Каймактай ак тигез тешләрен күрсәтеп елмаюлары һу шны алырлык. Безнең заманда сирәк очрый торган чәч толымнарын инде әйткән дә юк. Андый хәзинәне хәзер «Алтынчәч» спектакле куелганда атаклы җырчы ханымда гына күрергә мөмкин. Нечкә билләреннән узып киткән алтынсу калын толымнар туташларның урта буйларын, йомры гәүдәләрен ямьле итә. Шулай да матурлыкларына була һаваланмый Гөлнара белән Гөлзада. Моның казанып алган хәзинә булмыйча, табигать бүләге икәнен аңлыйлар булса кирәк. Әнвәр Гыйззәт картның «көннәр үткәчвен сынап карады, атна буе Гөлнаралар тарафына аяк атламады. Мәгәр каңгырап йөрү аны сыта, изә иде. Капка төбендә очрашудан соң ике көн узгач, кичке сәгать җиденчедә Әнвәрнең өенә Гөлзада шалтыратты. «Мин республика китапханәсендә утырам. Теләгең булса, килеп чык. Синең өчен кызык булырдай нәрсәләр күрсәтә алам», диде. Егет китапханәгә килеп, Гөлзада янәшәсенә утыргач, туташ аның алдына оч хат салды. Укыйсың да, мин аларны урынына куям, диде. Әнвәр килеште. Галәм серләре бәян ителгән китапка ябырылган төсле, йотлыгып укый башлады. Укыган саен сәерсенде, гаҗәпләнде, йөдәде, аптырады, дөньяда үзенең* күзле сукыр булып яшәвенә гарьләнде, үчекләнде. «Гөлнарам! Институт тәмамлап туган якка кайтканнан бирле оченчеуку елы тәмамланып килә. Директор өчен булмаса да (аның ял итәрлек җае бөтенләй юк диярлек), җәйге каникуллар якынлаша. Эшем әйбәт бара кебек, урта мәктәп директорлары арасында иң яше булуыма карамастан, яман яктан телгә кергәнем юк. Коллектив тату, тырыш. Гаиләдә дә тышкы яктан тәртип хвкем сөрә. Малай туды. Хатын шуның белән мәшгуль әле,укытмый. Тик... йорәк дигәнең тынгы белми, канәгатьләну тоймый, Саҗидәурынында син булсаң, мин уземне җәннәтнең дә (рирдәвесендә сизәр идем. Еллар уткән саен торъгмнан-торымга нигә бик укенәм дисеңме? Соңгы курста укыганда, 8 март мәҗелесеннән соң безнең бүлмәгә аулакка кайткач, мин сине үземнеке итә ала идем бит. Син инде кочагымда һәм карышусыз идең. Юкка әдәп саклап маташканмын. Әгәр кыюрак эш иткән булсам, сиңа: «Авызга китмим?» дип чәбәләнергә урын калмаячак иде. Әйе, бит? Кыюсызлыкның азагы шул булды, сиңа уч итеп яратмаган кешегә өйләндем, чамасыз ахмаклык эшләдем. Ирләрчә булмады, кыскасы. Кем белә, бәлки бу юлларны сиңа язуым да бик ук акыллы гамәл түгелдер, тик йорәккә әмер биреп буламыни?!» Икенче хаттан. «...Июньнеңунбишендә язган хатымны җавапсыз калдырдың. Ике атнага якын җавап көттем, юкка гына булды. Заманында кыюлык күрсәтмәвем турындагы фикерем кәефеңне китәргәндер дип уйлыйм. Ттхәнне үзгәртеп булмый бит инде, Голнарам, дөресен генә хәтер чәвем иде Инде менә янә әрсезләнергә булдым. Конкрет бер тәкъдим белән соңгы тапкыр әрсезләнеп каравым. Сиңа кагылышлы рәвештә соңгы тапкыр бәхет сынавым. Мәгариф министрлыгы җитәкчеләренең, Голнарам, мине республикабыз башкаласына, Чабаксарга кучеру турында (фикерләре бар Өч-дурт кон элгәре генә министр урынбасарында булдым һәрьяк чап уйларга кушты. Уйланам менә Синең белән дә киңәшүем. Синең өзеп әйткән (фикерең минем ныклы бер карарга килүемә нигез булачак Эш җиңелдән копиями. Июльдә мәктәп-инте/матны кабул итәргә, диләр .1ы)я хәлләрнең \npmu икәнлеген ишетә тора идем. Хәер, министр урынбасары узе дә туп-туры әйтте, авыр участокка җибәрәбез сине, эшне яхшыртуыңа өметебез бөтен, диде Огәр мин шул тәкъдимгә ризалашсам, кичәсеңме минем яныма? Бөтенләйгә Гомерлеккә. Тулы нагрузка белән эш булачак. Iорак мәсьәләсе бүгеннән хәл кы чынган. Мәктәп-интернатның үзендә педагоглар очен квартиралар бар. Әгәр бик теләсәң, шәһәр Советыннан квартира алуда булышырбыз, дип ышандыралар. Саҗидә авылда, һә ммә шартлары булган квартирада ка ча. Мин киемнәрем һәм китапларымнан башка берни дә алмыйм Аннары, мәгълүм инде. Гаделҗан Истиев алиментчы дигән яманатка чыдарга тиеш булам. Ииипим, миннән генә калмаган. Гз балаңны тәрбияләүгә өлеш керту котылгысыз бурыч, аннан авырсынырга кирәкми ярамый да. Мин югарыдагы иптәшләргә карарымны бик тиз ирештерергә тиешмен. Шунлыктан синнән дә ашыгыч җавап көтәм. Уйла, улчә дә хәл ит. Синнән хәбәр алуга, министрлыкка суземне әйтәм һәм Саҗидә белән никахны юкка чыгару хакында хөкем эше кузгатам. Барсы да законлы булырга тиеш...» Өченче хаттан. « Бу хатны Чабаксардан язам. Мин, төшенәсеңдер, яңа эштә. Монда миңа элегрәк уйлаганнан да авыррак буласы икән. Әмма чыдармын, тузәрмен. Гз дигәнемә ирешеп, мәктәп-интернатны алдынгылар рәтенә кертермен дип ышанам. Син миңа канат куйдың, Гөлнарам! Куңелемдә тантана, ахры гына хәерле булсын! Инде безнең башкалага берничә көнгә килеп чыгу әмәлен таба кур. Безгә мөнәсәбәтләребезне ЗАГС белән көйләу кирәк. Озын-озакка сузмыйча дигәнем. Торыр почмагыбызны, эшләр урыныбызны куреп киту дә бик файдалы булыр. Башта — хәбәреңне, аннары узеңне көтеп калам. Сәлам, ихтирам, сөю һәм рәхмәт белән: Гаделҗан». Хатлар тәэсире Әнвәрне әйтеп бетергесез игәүли иде. һич кенә дә шигырь тансыклар мәл булмаса да, егет Нәваи сүзләрен хәтерләде: Дус кешенең яшерен энәсеннән Дошманның күрсәтеп аткан угы артык. Соңгы арада Гөлнара белән килешү эзләп өтәләнүе өчен үз-үзен эт итеп сүгү белән генә калмады ул, аяусызланып үзенә: «Адәм актыгы! — диде.— Кемгә дигән, кемгә ялвармак булып йөргәнмен! Ике көймә койрыгын тотарга исәп иткән яшерен җанга лабаса! Ышан икән син аның судан пакь, сөттән ак фикер иясе булып сөйләгән борчактай түгәрәк сүзләренә! Үзе итәк аегыннан ут уйнатырга тартынмаган туташ дөньяга мөстәкыйль күзлектән карый башлаган кешене хыянәтчегә чутласын әле! Үз мәнфәгате хакына йолдызларга кармак атарга әзер җан икән ич! Монысы, күрәсең, аныңча, вәгъдәгә хилаф та, хыянәт тә түгел... Сүзеңдә тора алмыйсың икән, ихтыяр көчең шуңа да җитми икән, димәк, син әле шәхес булып өлгереп җитмәгәнсең, ди бит әнә сүз рәссамнарыннан олпат бер агай. Кесәдә партбилет булу гына кәефенә ярамаганнарга ярлык чәпәп йөрергә хак та, хокук та бирми ул. Минем партиядән чыгуымны әшәке гаепләвенең сере бик тиз ачылды. Юкәдә икән чикләвек! Телдә Туры Тукай булу гына җитми шул.. Ярый әле, көртләрнең ачылып китүе тиз булды. Беркайчан да үз вөҗданың, үз рухың белән ялган килешүгә күнәргә ярама- ганлыгын бу очрак янә бер кат искәртмимени? Андый килешүгә барган кеше ялган идеяләр савытына әйләнеп кала да кала...» Чебен-черки өередәй ябырылган уйларыннан арына алмыйча, кайту юлында үзе белән янәшә атлаган Гөлзадага да илтифаты җитмәде аның. Аңа ни уңайдан, ни тискәредән сүз әйтмәде. Бу рәвешле атлау кызны да мең дә бер төрле уйга ураган иде. Син кайтып җиттең, Әнвәр абый, -диде Гөлзада, мәчеткә якынлашкач. Егет мәрткә киткән җиреннән уяндымыни! Аңа үтә кыен булып китте. — Гафу итә күр, Гөлзада акыллым, дөньядан үткән кеше сыман кайтам бугай. Әйдә, озатып куйыйм үзеңне,—дип акланырга кереште. — Юк, Әнвәр абый, озатмыйсың, үзем генә кайтам Принципиально шулай кирәк. Саубуллашканда мин сиңа тагын бер хат калдырам. Монысы — үземнән. Тынычлангач укырсың Кире җавап бирердәй булсаң, миңа әйтеп тә тормассың, һәммәсенә сүзсез генә нокта куярсың, яме? Шулай дөрес булыр... Хуш! Хәерле төн телим!.. Әйтәсе ансат! Әнвәр Сафинны металлдан койганнар дип уйлыймы әллә ул кызый? Тынычлану кайчан булыр? Ихтимал, гомеренә дә килмәс ул халәт. Азмы дәвага бирешмәстәй җәрәхәткә юлыкканнар? Ишекне әнисе ачты. Гаҗәпсенүе чыраена чыккан иде. Ачкычыңны югалттыңмыни соң, бала?—дип борчылды Ханифә түти. Улы, аракы махмырыннан кинәт айнып киткән адәм сыман, тиз-тиз җавап бирергә, әнисен тынычландырырга ашыкты. Югалтмадым, әнкәй, кесәмдә.— Ул плащ кесәсен учы белән шапылдатып алды. Әллә нигә онытылып бастым звонокка. Ханифә улын эчкә уздырды, кабаланмый гына ишекне бикләде, үзе ишетслеришетелмәс кенә сукрана куйды: И-и аллам! Су сөренеп юл таба дигәннәр, синең дә эшләрең бер җайланыр әле Ниләр дип кенә зиһенең чуалганчы исәптә йөрисең, бала? Ялкыннан котылам дип упкынга төшә күрмә берүк.. Аш кайнарлатам, соңладың бит, озакладың... Җаны тәгам теләмәсо дә, Әнвәр, әнисен рәнҗетәсе килмичә, юынып- таранып өстәл янына утырды. Үзен мәҗбүр итеп, көчләп аш ашады, бер генә чынаяк чәй эчте дә, рәхмәт укып, бүлмәсенә узды. Әлбәттә инде, аны Гөлзада биреп калдырган хат борчый һәм кызыксындыра иде VI Гыйззәтнең хатирәләре дулкын-дулкын. ...Өлкән сержант Зариповның институтка керергә җыенып, кабул итү имтиханнарына җибәрүләрен сорап командование исеменә язган рапортына колак салдылар. 1 агын икс ай хезмәт итәсе калган булса да, Казанга кайтырга рөхсәт бирделәр. Егетнең башы күккә тиде, шатлык-ку анычына чик булмады. Татарстан башкаласына кайтып төшкәч, мин туган җирдә микән, дип ышанмый торды хәтта. Июльнең егерме тугызы иде. Педагогия институтына документларын тапшырырга да чак өлгерде димәсәң. «Бу институтны сайлавыңа сине ни нәрсә этәрде?» дигән сорау куйсаң, Гыйззәт икеләнеп тормастан: «Укытучыларыма ихтирам!» дип бик кыска җавап бирер иде. Чыны шулай Яртугай мәктәбендәге бердәм педагогик коллект ивтагы укытучыларның барчасы диярлек өлкәннәре дә, яшьләре дә аның өчен өлге иде. Мәктәп елларында ул шуларга охшарга, алар кебек белемле, акыллы, булдыклы, мәдәниятле һәм әдәпле булырга теләп яшәде Өлкән классларда исә гап-гади охшарга омтылу чиген узды, педагогның изге вазифасын төшенә башлады, укытучы дигән гали затның яшь буынның биографиясен язышучы шәхес икәнен аңлады. Балаларны яратуы йөзенә чыккан иде. Кабул итү комиссиясе сәркатибе хәрби формадан килеп кергән мәһабәт буйсынлы егетне бик җылы каршылады, документларын дикъкать белән күздән кичерде. Гыйззәтнең хәрби частьтан алып кайткан характеристикасын ошатты булса кирәк, комсомол комитетына шылтыратып, институт оешмасы сәркатибенең кабул итү комиссиясенә кереп чыгуын үтенде. Демобилизаңияләнеп кайткан бер иптәш белән таныштырам үзегезне, комсомол активисты, диде. Аннары Зариповтан имтиханнар чорына тулай торак кирәкме-юкмы дип сорады. Кирәкмәгән кая инде ул! Институтның комсомол комитеты секретаре да татар егете икән Ас- пирантфнзик. Бик гиз танышып киттеләр. Зур Матур урамындагы элекке монастырьда икән институт тулай торакларының берсе. Шунда у рнашкач. Гыйззәт тәүге эше итеп апасына хат язып салды Кесәсе бик сай икәнлеген яшермәде, азрак акча сорады. Имтиханнарын беренче айдан ук стипендия алырлык итеп бирә алмаса, читтән горып укырга туры киләчәген язды Авг ус г ның егерме иксе сидә эленгән исемлекләрнең берс ендә институтның беренче- курсына кабул ителгәннәр арасында «Зарипов Г. Г » дигән фамилия дә бар иде Институт елларында Гыйззәт, гыйлем эстәүнең тәмен-ләззәтен белеп, бик яхшы укуы белән бергә, җәмәгать эшләренең дә уртасында кайнады. Беренче курста аны комсомолның рус бюросы секретаре, икенчедә — факультет бюросы әгъзасы итеп сайладылар. Студентларның фәнни җәмгыятенә дә теләп йөрде. Факультетта да, институт җәмәгатьчелеге хозурында да үрнәк студентларның берсе булып китте. Икенче курста аңа Горький исемендәге стипендия бирелде. Шул курста аңа «Татарстан тарихы»ннан лекцияләр укучы доцент белән бәхәскә керергә, шуның аркасында күңелсезлеккә тарырга да насыйп икән. Зарипов бөтен группа алдында доцентның «Иван Грозныйның Казан ханлыгын алуы Россияне ныгыту өчен зарур иде. Бу—заманы өчен прогрессив күренеш булды», — дип раславына каршы төшеп сорау бирде. «Мөстәкыйль дәүләтне канга батыру, аның халкын иркеннән мәхрүм итү, коллыкка салу прогрессив күренеш була аламы? Сезнең логиканы дәвам иткәндә, немец фашистларының безнең илгә басып керүләрен дә акларга мөмкин була түгелме соң? диде. Доцент агай анасы карынында ук куркып яралган татар иде бугай. Зариповның чагыштыруыннан коелып төште, тотлыга башлады. — Комсомол членыдыр әле үзегез... Совет мәк-к-ктәбендә белем алган кеше бит сез... Т-т-телегез нәрсә сөйләгәнне колагыгыз ишетмиме әллә?! Студент белән доцент иптәшнең фикри бәрелешүе Зариповны институтның комсомол комитетында агарту белән очланды. Нинди миһербанлык булгандыр, хис ап карточкасына язып шелтә бирмәделәр, оялттылар, интернационалист булырга вәгазьләделәр. Комитет утырышында институтның партком секретаре үзе катнашты. Ул бу сөйләшүнең Зарипов өчен гомерлек сабак булырга тиешлеген әйтте, без бит сезне, иптәш Зарипов, үзебезнең резервтагы студентлардан берсе дип беләбез. Алама фикерләрегезне башыгыздан чыгарып ташлагыз. Сез бит киләчәктә яшь буынга коммунистик тәрбия бирәчәк кеше. Болай үзбелдеклеләнүнең ахыры хәерле булмавы бар дип үгетләде. Резерв дигәне дөрескә чыкты. Кышкы каникулдан килгәч, Гыйззәтне факультет партбюросы секретаре, рус әдәбияты тарихын укытучы абзый чакырып сөйләште, партия әгъзалыгына кандидатлыкка әзерләнергә кирәклеген төшендерде. Шунда, йә нигә хаҗәт иде инде, Гыйззәт, сертотмас үрдәк сыман, армиядә партиягә керергә талпынып та теләгенә ирешә алмавын сөйләде. Партбюро секретаре аңа сокланыпмы, егетне аңлый алмыйча кәефе китепме, бик озак карап торды, аннары ярым аптырап әйтә куйды: «Булгандыр.. Бездә туры сүзлелекне кайчак өнәп бетермиләр. Минем уемча, сез сөйләгәннәр кабат партия сафына басу теләгегезгә каршы килми. Аннары булган-беткән хәлләрнең баш калкытмавы хәерлерәк...» — диде. Бу юлы Гыйззәт Зарипов партбюро секретарен кирәгенчә аңлады шикелле. Тик аның күңелендә барыбер: «Шулай кирәк микәнни соң? Дөресен әйтмәү дөрес була микәнни?» — дигән сызлавык торып калды. Кыскасы шул: халыкларның сөекле бөек юлбашчысы вафатыннан соң туган Гыйззәт Зариповны апрельдә - кандидатлыкка, ә бер елдан, өченче курста белем алганда, коммунистлар партиясенә әгъза итеп кабул күрделәр. Ул елны аны Сталин стипендиаты иттеләр. Икенче курс, алда бәян кылын- ганнардан кала, Гыйззәт өчен тагын бер ягы белән истәлекле булды. Бу курста ул, бер тапкыр авызы пешеп, кызларга шактый битараф йөргәннән соң. үз дигәнен тапты. Моның өчен илләр гизәргә дә, диңгезләр кичәргә дә туры килмәде. Насыйбы үзе укый торган институтта бер үк курста фән нигезләрен өйрәнә икән ич. Биология укытучысы булачак кыз. Яшәвен дә бер тулай торакта яшиләр, бүлмәләре генә төрле катларда. Сәкинә икенчедә. Гыйззәт өченче катта. Кайтканда-барганда күрешкәләп, исәнләшеп йөриләр иде. Дуслашып китүләренә Сәкинәнең тәвәккәллеге сәбәп булды дисәк, хаталанмабыз. Ул парткомда техник секретарь булып эшләүче якташ кыз 108 белән ахири иде 'ул кыз шушы институтта читтән торып укый Икесе ДӘ Балтач кызлары. Сүз иярә сүз үрелеп, гәпләшеп торганда, райондашы Сәкинәгә «Бүген җыелышта Гыйззәт Зариповны партиягә алалар. Сезнең общежитиедә тора ул, беләсеңме аны? Истфилфакта укый. Горький стипендиаты» дигән иде. Сәкинә көлеп җибәрде. Аны кызлар белми димени?! Безнең торакта яши бит ул. . Секретарь кыз егеткә битараф түгел иде, ахрысы, гел көтелмәгән тәкъдим әйтте: Әйдә җыелыштан соң тәбриклибез үзен! Чәчәкләр алабыз, шәп бер китап бүләк итәбез... Кызлар җыелыш тәмамланганны көтеп алдылар һәм, чыннан да, егетне тормышында1ы җитди зур яңалык белән котлап, китап бүләк иттеләр Әйтерсң бармы, егетнең кәефе килде. Мондый хәлне һич көтмәгән иде бит. Туташларга ул ихластан рәхмәт әйтте һәм урталарына кереп култыклады да Матбугат йорты каршындагы мороженое кафесына туңдырма белән сыйларга алып китте. Анда кеше әйтүле күп түгел иде. Тонык ут яктысында, сыйлана-сыйлана, салмак агылган музыка тыңладылар Кафедан чыккач, секретарь кыз теләр-теләмәс кенә аерылып, үз квартирасына китте, Сәкинә белән Гыйззәт тулай торакка юл алдылар Бу кичтә алар бер-берсенә сыңар гына мәхәббәт сүзе дә әйтмәделәр Күңелләрен күзгә күренмәс нинди сихри җепләр бәйләп өлгергәндер, шул апрель киченнән башлап гел бергә булдылар һәм дүртенче курста, эшкә билгеләү башланыр алдыннан, студент туе иттеләр. Ирле-хатынлы Зариповлар авыл мәктәбенә китәргә дигән анык карарда иделәр. Гыйззәт үз районына, бәлки әле үз авылына ук кайту турында исәп йөртә иде. Көтмәгәндә хәлләр бүтән борылыш алды. Өчснче-дүртенчс курсларда Гыйззәт педагогик практика узган база мәктәбенең директоры юллап-җайлап йөри торгач, Зариповны үз мәктәбенә билгеләтүгә иреште. Энә кайда җебе шунда. Сәкинәгә дә күрше мәктәптән эш таптылар. Яшь педагоглар, шул рәвешле, кала укытучылары булып киттеләр Әмма пычаксыз суя, баусыз аса торган бер проблема җелекләренә үтте. Торак дигәнең иде ул. Кеше почмагында оч ел уздырдылар Гыйззәтне партия райкомына пропаганда бүлеге мөдире итеп алгач кына иске йорттан ташка үлчим уия горган бер квартира бирделәр. Суы тышта, бәдрәф тышта. Ойдә газ бар. Әүвәле утын яккан мич гә газга көйләнгән Бар уңайлылык шул. . Хәзерге квартираларын алар Зарипов партиянең шәһәр комитетында бүлек мөдире урынбасары булып эшләгәндә алдылар. Голнара әле иске йортга яшәгәндә дөньяга килгән кыз. VII Булды шундый бер мизгел, Әнвәр, язу өстәле янында утырганы хәлендә, конвертны ачарга имәнеп калды. Әйтерсең лә аны ерта башлауга гайре табигый шартлау буласы. Ул гөргелдек коч әҗәл китермәячәк, яралап кан да агызмаячак, мәгәр кешенең җанын сыеклаячак, уйлау сәләтен тарт- катачак, матурлыкка соклану тойгысын үтерәчәк, ирнең ирлеген, хатын- кызның үзенә хас якларын юкка чыгарачак. Аннан соң яшәдең ни до, яшәмәдең ни! Бары тик җан асрау, бушка икмәк черетү генә кала Килсә килә бит адәм баласы уена шундый тузга язмаган уйлар. Ботсн бер бойләм булып Егет үзенең шомлана калуына чын-чынлап аптырады «Чепуха! urn нервыланды ул. Ни дип мәлҗерәп \тырам әле? Кулымда гап-гади кызлар хаты лабаса! Шулай да гап-гадимс соң?» Хатта исә мондый юллар бар иде. «Әнвәр абый! Бу хатны язарга каләм алганга кадәр мин Идел буе уйлар уйладым. Ник дисәң, язмыш минем алдыма бастырган таш кыяның ике ягында да миңа якын кешеләр тора. Берсе аның- бертуган апам. Икенчесе—син. Моңа тикле суз белән дип әйтмим, куз карашым белән генә дә сиңа сиздермәгән серемне ачам: син апаны ярата башлаганчы ук мин сиңа гашыйк кызчык идем инде. Апа белән сез унынчы класста укый идегез, мин алтынчыда. Космонавтика көненә багышланган концертта мин мәктәп сәхнәсендә «Җырлыйм әнием турында» дигән җырны башкардым. Баянда миңа син уйнап тордың. Сәхнәгә чыкканчы ике-өч репетиция уздырдык. Синең уйнавыңа кушылып җырлавы шулкадәр рәхәт иде, мин уземне бик бәхетле хис иттем, ләкин миңа баласытып каравыңа, «ускәнем» дип эндәшуеңә бик ачуым килде. Менә шул көннән бирле йөрәгемнән уземнеке иттем мин сине. Мәктәптә ни карагансыздыр, кайсыгыз кем белән мавыккандыр, белмим, сез бит апам икенче курста укыганда гына дуслашып киттегез шикелле. Сирәк булса да өйгә килгәли башлавың шул чакта дип истә калган. Синең безгә килуләрең миңа дар агачына менәргә боеру белән бер була иде, рас әгәре! Апам -иң якын кешем, аңардан көнләшергә, аның бәхетен купсенергә минем хакым юк иде. Ә син куңелемә фәрештә булып кергән идең инде. Тора-бара мин апаның уз факультетларындагы Гаделҗан абый белән якынаюларын тойдым. Бертуган апамның яшерен «көндәше» буларак, моңа сөенергә кирәк булгандыр югыйсә, сиңа якынлашу әмәлен эзләргә кирәк булгандыр? Мин алай уйламадым, мин сине кызгандым. Апаның сине алдап йөруенә җен ачуларым чыкты. Инде аларның эшләре гаилә коруга килеп терәлгәч, мин синең кузеңне ачарга булдым. Карындаш туганыма хыянәтме бу? Сиңа булган хисләрем өчен гаеплеме мин? Син, Әнвәр абый, зинһарлап сорыйм, шул сорауларга ачык җавап бир. Әгәр мине сатлык җанга санап каһәрләмәсәң, хисләремне кабул итә алсаң, миңа рухи коткару кулыңны суз. Аңлыйм, кызларның башлап суз кушуы бик ук гадәти куренеш тугел. Бигрәк тә минем башка төшкән шартларда. Зинһар, тыйнаксызлыкта гаепли курмә: минем һәр адымым — сине чиксез яратуым галәмәте. Гөлзада». Хатны бер уку белән генә канәгатьләнмәде Әнвәр. Кат-кат кулына алды. Шулай да аңына андагы сорауларга җавап түгел, кызның саубуллашып киткәндә әйткән сүзләре килде: «Хәерле тон телим». Моннан да хәерлерәк төннең булуы мөмкинме? Гөлзадага уңай сүз әйтә калганда, кыз туганнарны, булуы ихтимал кодайгыйларны, Гөлзаданы һәм үзен ниләр көтә? Бу сәгатьләрдә Әнвәр тоташ билгесезлек эчендә калды Әмма ул күңел томанын куып таратырлык көч-кодрәт табарга тиешлеген белә иде. Юл югалтып озак йөрәргә ярамый Фани дөньяның адашкан адәмнәре аңардан гайре дә җитәрлек. Гөлнара белән бернинди мөнәсәбәттә дә булмаган очракта, дип фикер йөртә башлады егет, Гөлзаданың башлап сүз кушуын һич гаепкә-кыекка алмастан, парлы тормыш сукмагына бергә керик дип кул бирер идем. Сеңелне беләм, ихтирам итәм. Күңеле саф, нияте изгедә. Ялганны, икейөзлелекне күрә дә, кичерә дә алмавын менә шушы хаты белән раслап тора... Әгәр кайнар башлылык күрсәтеп, тәвәккәлләп аңа өйләнсәм, дус-ишләр, хезмәттәшләр, күргән-белгәннәр ни әйтер? «Апасыннан гүзәл сеңелесе дип йөргән идеңмени соң? Балдызларга гашыйклык, җизнине сөю борынборын- нан була килгән хәл. Балдыз яшьрәк, ә яшьлек — үзе гүзәллек инде. Балдыз — табышмак, ачылмаган йолдыз», дигән булып тел шомартырлармы? Йә булмаса «Апасы дигәнең — «йөзем җимешләре пешмәгән» булып чыктымы3 Шуннан балдыз белән канәгатьләндеңме?» дип төрттерерләрме? Чит кешеләрдән битәр, килеп туган хәлне әнигә ничек аңлатырмын? Менә шундый четерекле эштә —өйләнү мәсьәләсендә әни белән сөйләшәсе булмасын иде! Җайсыз, читен, кыен, оят та сыман. Тик ничек инде сөйләшмисең? Әни бит ул!.. ГьГйззәг абый белән Сәкинә ападан рөхсәт гсхзерләртә ничек барырмынJ Алар моны башларына сыйдыра алырлармы? Тормышта гайре табигый хәлләр булмый тормый, мәгәр бу тикле дә парадокс теләсә кемне сискәндерәчәк бит. Гайбәт китәчәк инде, ил авызын томаларга илле яулык та җитмәс.. Ә икенчеләй уйлап баксаң? Бүредән шүрлисең икән, урманга бармыйсың. Шул гына! Сөйләгәннән сүтелер чагым узган. Тагын ничә ел буйдаклыкта йөрергә мөмкин? Ошбу мәсьәлә Әнвәргә мснә-менә хәл кылынгандай күренә, ул да булмый күңелнең әллә кайсы бер читендә авыр, бәйләнчек бүтән уйлар борынлый, өем-өгм бөхет-сәгадәт вәгъдә иткән туар көннәр артка, бик еракка чигенгәндәй тоела башлый. Беравыктан янә тәвәккәллек баш калкыта Җан тире түгә торгач, ул иртәгесен Гөлзаданы күрергә дип ният беркетте. Уртага салып сойләшәселәр азмыни? һәр икесенә кагылачаклар- иы өр-яңа баштан фикер иләгеннән уздыру котылгысыз. VIII Дүшәмбе көнне, уникенче августта, өйгә партия райкомыннан «варисы», Гыйззәт пенсиягә чыккач идеология бүлеге мөдире булып калган иптәш шылтыратты Сүз җилеме итеп хәл-әхвәл сорашкач, үтенеч барын. бюро исеменнән гозерлөвгн әйтте. Йорт идарәләрендә учетта торучы коммунистларныц берләштерелгән җыелышы буласы. Гыйззәт Габитович, диде яшь мөдир Башчыча, мөхтәрәм пенс коперларыбыз инде анда, беләсез Кон тәртибендә KI1CC- ңың яңа Программасы турында фикер алышу. Район комитеты сездән. Гыйззәт Габитович, шул җыелышта кереш сүз әйтүегезне, сорауларга җаваплар биреп, йомгак ясавыгызны үтенә. Бүгенгене дә кертеп, җыелыш көнен дә санап, дүрт кон вакыт бар. Ceara, әзерлекле ветераныбызга, кайбер хәстәрлекләрне күрер өчен бик җитәр дип белом. Ярдәмегездән ташламага- гыз икән, I ыйззәг Габитович Зарипов, турысын әйтик, бу тәкъдимгә сөенде. Югыйсә соңгы айларда үзен кирәкмәгән китек балтага чутлый башлап изалана иде. Кәефе китүгә, нервылары шаяруга моның да тәэсире булмый калмагандыр. Шу хай да ветеран Гыйззәт яшь мөдир алдында лөббәйкәләнеп төшмәде. - Алданрак әйтерләр аны. кем, энем, диде телефон трубкасына. Темасы үтә мөһим, архиәһөмиятле, орды-бәрде килеп, илаһи-уптым сөйләшә торган түгел Суз бит партиябез Программасы турында бара Хәзерге шарт ларда Бүлек мөдире, Гыйззәтнең үз тәрбиясен дә тапарга, аның эш ысулларын өйрәнергә өлгергән иптәш, Зарипов агасының үз сые белән үк сыйлый башлады Лрхимөһим булганга да сезгә ялынычыбыз төште бит инде. Гыйззәт Габитович Мондый эшне теләсә кемгә тапшырып булмаганга сезгә, идеология фронтының гвардиячесенә инәлүебез Артыгын төчетү Гыйззәткә ошап бетмәде Эш кушканда шундый эпитетлар кулланып сөйләү бар инде ул, кем. энем, дип бүлдерде Шулай да мөдирнең гайрәтен чигереп җибәрүдән сакланды Ничегрәк итәрбез икән соң, әй? Үзәк матбугатта башланган дискуссия материалларын карап өлгерерменме икән? Татарстан газеталарында да байтак фикерләр әйтелде инд< диде Мөдир картның гел төбен чамалады һәм бераз былатайлднып, кәефенә ярарга гслогг, бераз борчак шыттырып Олгерөсез. Гыйззәт Габитович. лиде Аннан соң сез алар белән даими һәм җентеклән танышып барасыз ич' Төнлә йокыгыздан уятып сорасалар да. һич ялгышмыйча җавап бирерлек ич сезнең хәтер Килештек ме, Гыйззәт Габитович? Килешик инде, килешик. Райкомның таяныр талы бит инде сез... «Таяныр тал» дигәне Гыйззәтнең җанына ятты, аны мәс итте. — Ярый, килештек, энем. Унбишендә кичке алтыда, димәк,— дип вәгъдә бирде. — Кем булды ул, бик озаклап сөйләшәсез? — дип янына килгән Сәкинәсенә исә эре генә аңлатасы итте. Райкомнан. Райондагы пенсионер коммунистларның берләштерелгән җыелышы буласы икән. Шунда мин партиябезнең яңа Программасы проекты турында доклад сөйләргә тиеш булам. Бюро поручениесе. Өч көн вакыт.. Бакчага минсез генә барып кайтырсың инде, Гөлзада белән,— диде. Шул сәгатьтән Гыйззәт Габитович үз бүлмәсенә бикләнде. Сәкинәсе ашарга да чакырып кына ала иде. Җыелыш көнне ул иртәдән үк әсәренде, дулкынланды. Халык каршына беренче чыгуы диярсең. Тотасы нотыгының тезисларын кат-кат күздән кичерде, газеталардан җыеп барган кисентеләрне барлап, папкасына салды. Китәренә ике сәгать чамасы калгач, костюм, күлмәк, галстук сайларга кереште. Киенеп-җыенып көзге каршына килгәч, үзеннән канәгать булды: «Менә, менә, менә! Бакчада өсте-башына иске-москы киеп йөргән Гыйззәт Зарипов түгел инде, түгел! Пенсиягә киттем, тиражга чыктым дип бер дә туарыласы түгел шул, түгел! Үзүзеңне картлыкта карый белергә кирәк, яшь чакта кем дә чибәр ул, кем дә җилле...» Иренең көзге хозурында гадәттәгедән озаграк туктавын абайлап алган Сәкинә дә ишек катына килде һәм Гыйззәте янына басты. Янәшә торып төшкән фоторәсемдәге кебек, көзгедә парлашып сурәтләнделәр. Гыйззәт карашын хатынының йөзенә күчерде. Эченнән генә: «Сәкинә дә биреште. Алай да чибәр килеш картая»,— дип уйлап куйды. Хәләл җефете Гыйззәтне хәерле юл теләп озатып калды. Өч сәгатьтән артык торып кайтты Гыйззәт. Бәйрәмчә кәеф белән чыгып киткән ветеран фатиры бусагасын кабердән качкан адәм кыяфәтендә атлап керде. Сөмсерс тәмам коелып, хәлдән тайган иде. Сәкинәнең дә коты очып калган иде. —- Ни булды? Әллә кан басымың күтәрелдеме? Йә булмаса, йөрәгең җәфалыймы? Гыйззәт башта ачыргаланып кул селтәде, шуннан соң сүзсез генә чишенде, өсбашын алыштырды, йомшак кәнәфигә барып ишелгәч, үз алдына сөйләнде: — Кан басымы түгел, җан басымы. . Үлем хәле...— диде һәм хатыныннан урын җәюен сорады. Кичке чәйгә тормады. Йөрәге беркадәр тынычланган кебек булса да уйларьг мыжгудан туктамаган иде. .Кереш сүзен игътибар белән тыңладылар аның. Берничә кеше үз тәкъдимнәрен әйткәндә дә җил-яңгырсыз булды. Менә берзаман сорау яудыра башладылар. Эндәшүләре үтергеч. «Сез инде гомерлек партократ кеше, бу мәсьәләгә ничек карыйсыз?» дип җибәрәләр бит! Шулчак инде Гыйззәт Габитович җанында давыл купты. Боз болыты алып килгән давыл. Сораулар көн тәртибендәге мәсьәлә буенча гына түгел иде. Аларны Гыйззәтнең шәхси намусына тукынганнан да яманрак итеп бирделәр. Шулай китереп куялар. Гыйззәт Зарипов аларга җавап биргәндә холкында тамырланган инануларыннан ваз кичәргә тиештер кебек. Усалланды халык, телчәнләнде, хәбәрдарлык, сүз иреге дигәч, чыгырдан чыгарга ярый дип беләләр бугай... - Илдәге кризиска, Коммунистлар партиясеннән кала, кем гаепле? Совет хөкүмәте башындагы коммунистлардан кем Әфганстанга басып керергә хәер-фатиха бирде? Әлеге кан кою совет халкына алтмыш миллиард сумга төште, диләр. Андагы хөкүмәтне асрауга әле һаман да ел саен өч-дүрт миллиард байлык түгәбез. Җинаятьчел әрәм-шәрәмне бетерү буенча партия башлыклары ни уйлый? Илнең еллык оборона чыгымы чынында күпме? Җитмеш миллиард, диләр. Артыграк түгелме? Халык хәерчелектә интеккәндә, шул расходларны киметүдә компартия нинди чаралар күрә? КПССтан йоз чөереп, партиядән чыккан миллионнарча кешеләрне ц гөп дәлиле нәрсә, сезнеңчә? Бу партия әҗәл түшәгендә түгелме? Аны яңа программа белфн генә саклап калу момкинме? Киресенчә, куып таратырга вакыт җитмәгәнме аны? Партия җитәкчелегенең партвзнослардан һәм бүтән матди чыганаклардан тупланган миллиардларча сум акчаны чит ил банкларына салуы хакмы? Хак булса, ник алай эшләнә? Егерменче еллар башында, ачлыктан файдаланып, изге храмнарны таларга кушып политбюрога яшерен хатлар язган Ленинга бүген карашыгыз ничек? Унтугызынчы елда кабул иткән программада мондый вәхшилек кылу каралган идеме әллә? әнә шулай дип киттеләр тезеп, кичтеләр тезеп!.. Гыйззәт Габитович алай итте, болай итте, хәл хәленчә җавап бирергә тырышчы, әмма залдагыларны канәгатьләндерә алмады. Шул ревеньче, кыеннан-кысн хәлгә тарды, алҗыды, йөрәге кага башлады Ярый әле кафедра артында сыгылып төшмәде. Троллейбуска кадәр аны райком инструкторы озата килде. Шушы ягуыннан ничә көн түшәк-мендәр җылытты ул. Илдә фетнә куччканьччч ишеткәч тә тернәкләнә алмады Бу хәл аны тетрәндерде. Егерме өченче августта кичен Форостагы әсирлектән котылып кайткачч партия башлыгының Рәсәй депутатлары белән очрашуын күрсәтәләр дигәч кенә караватыннан кәнәфич ә күчәсе итте. Сәкинәдән иске пижамасын сорап алды. Пижама өстеннән мамык шәлгә уранып. телевизор карчпына утырды. Бу очрашуда ил башлыгына, партиянең беренче җитәкчесенә биргән сораулар да бик усал иде Президент Советлар Союзы Коммунистлар партиясен, җинаятьчел оешма буларак, таратылырга тиеш дип санамыймы? Юк. юк. KI 1СС.1ЧЫ җинаятьче оешмача санап тыярга ярамый! диде партиянең беренче җитәкчесе. ...Бигрәк тә партия ччроч раммасын тикшерергә чыгарчан вакытта... Меччә бу җавапка Гыйззәт Габитович бик сөенде, куанычыннан кулларын уып куйды, «һай, рәхмәт! Мең рәхмәт!» диде ул ихластан. Ветеранның кәефе дәррәү әйбәт якка авышты. Күңел күгендәге соры болытлар тарала баичлагачч кебек булды. Йөрәк тибеше хәерле хәленә кайтты Баш әйләнүе бетте. Тавышына дәрман керде. Ойдәчеләрчә дә рәхәт булып китте. Ләкин... Ләкчччч Гыйззәт агаччың шатлыгы үгә кыска гомерлегә чыкты Иртәгесен үк партия башлыгының бүтәнчәрәк белдерүе пәйда булды Аччда партия Үзәк Комитеты Секретариатының, Политбюроның дәүләт фетнәсенә каршы килмәүләре, Үзәк Комитетның хәлкылгыч позиция биләмәве, коммунистларны конституцион законлыкны бозуга карчччы көрәчччкә күтәрмәве, фетнәчеләр арасында партия җитәкчелеге әгъзаларының да булганлыгы әйтелде, бу шартларда генсскның үз вазифасын үтәү мөмкинлеге юклыгы һәм аның вәкаләтләрне иңеннән төшерүе белдерелде. Партиянең беренче дәрәҗәле җитәкчесе Үзәк Комитет, партиянең үз-үзен таратуы турында карар кабул итәргә тиеш дчччч, туп-туры әйтте Мондый хәбәр бер мәлчә Гыйззәт Габитовичның аңына барып җитми торды. Сүзләрне ң асылын аңлагач, аның йөрәге тотты Җанын-тәнсн дәрмансызлык биләде. Күңелендә кыерсытылу, үпкә, имәнү укмашкан иде. Хәләле, ирем җачч тәслим кыла ахры, дип, коелып төште. I өлнара агарып калды. Булачак табип Гөлзада гына артыгын хафаланмады, бик тиз телефонча килеп, ашыгыч ярдәм машинасын чакыртты 8. -к У • J* 1 113 Тән хәленнән битәр җан хәле аныр иде гаилә башлыгының. «Бәлки, мин чын ахмакмындыр. Дөньяга мәгълүм лидер фикерендә тәүлек эчендә шундый үзгәреш була алуны аңлар чамам юк». дип сукранды. — Алла хакы өчен ташла шул сәясәтеңне! — Гомере буе ни сабыр Сәкинә түзем чуаны тулып тишелгәч, шундый сүзләр әйтте. Ходайдан саулык сора, үз хәлеңне кайгырт! Партия урынына партия бетмәс, тәхеткә үрмәләүчеләр бетмәс. Яңгырлы көндә мәйдандагы митингны күр: ничә зонтик булса, шул хәтле партия анда! Гөл тамыры туфракта, диләр, туфракта Сезнең фиркагез химикатлы чүлмәктә үскән булган, күрәсең... Гыйззәт Габитович Сәкинәсенә күзләрен зур ачып, гаҗәпләнеп тә. тилмереп тә карады. «Мондый сүзләрне гомер иткән хатыным әйтәме? Хәләлем булып хәләлем җаныма хәнҗәр кадыймы? Бигрәк тә партиягә кагылышлы рәвештә...»—ди иде аның күзләре. Ул шулай мөлдерәп карау белән чикләнде. Аннары кул хәрәкәтләре белән укол кадарга кирәген аңлатты. Гөлзада кулына шприц алды. Ашыгыч ярдәм машинасы ашыкмый иде... Кыз аны каршылыйсы итте. Августның соңгы якшәмбесе туды. Өйдә әтисе белән әнисе икәү генә калгач, Гөлнара, әнисен әтисе караваты янына утыртып, үзенең карарын бәян итте. — Мин бүген, менә хәзер. Чабаксарга китәм. Без Гаделҗан белән өйләнешергә булдык. Анда язылышачакбыз. Эштә шунда калам Хәзергә бер нәрсәмне дә алмыйм. Әйберләрне алырга парлап кайтырбыз. Мондагы мәктәптә барсын да хәл иттем,— диде. Кызның җөмләләре мылтыктан аткан сыман кыска, өзек-төтек иде. Өлкәннәр алдында мәлҗерәп тормаска теләп булса кирәк, тиз-тиз сөйләде ул. Сорауларга урын калдырмаска дип ашыкты. Кияүгә чыгу тикле җитди мәсьәләне телеграф теле белән әйтеп бирүеннән уңайсызланса да. шул кадәресен шул рәвешле ирештерүне кулайрак күрде. Вөҗдан газабына артык минутлар сарыф итәсе килмәде аның. Картлар да нидер буласын беләләр иде. Алай гына да димик, көтәләр иде. Сагаеп, хәвефләнеп, имәнеп көтәләр иде. Тик болай ук тиз килеп чыгар дип уйламыйлар иде. Гыйззәт тә. Сәкинә дә ак димәделәр, кара димәделәр. Сүз катарга өлгермәделәр дә. Ихтимал, нидер әйтеп тыңлата алмаячакларын да аңлаганнардыр. Аннары бит инде бу өлкән кызларының ата-ананы олылап, уртага салып киңәшүе түгел, әйтми булдыра алмавы гына иде. Итәк-чабуларын алдан ук җыештырып куйган булгандыр, күрәсең. Гөлнара чирек сәгать эчендә чыгып та китте. Сау яшәгез. Без сентябрьдә кайтып китәрбез, - диде ул әтисе белән әнисенә. Сеңлесенең исемен телгә дә алмады. Нидер сизенә, фараз кыла иде булса кирәк... IX Көннәр уза торды. Гыйззәт Габитович белән Сәкинә ханым чыгып китәргә торалар иде. ишектә кыңгырау чыңы ишетелде. Озакладык, әнкәләре, озакладык. Әнә тагын чакыра килделәр булса кирәк, дип сөйләнде Гыйззәт. Алмага килүләредер, тизрәк маташ инде, зинһар... Ишекне Сәкинә барып ачты. Бусагада аларны ашыктыручылар түгел, кызлары Гөлнара басып тора иде. Әнисе, сәерсенепме, сагаепмы, артка чөйкәлгәндәй булды, өлкән кыз өйгә узды. Аңа ияреп коридордан ноябрь киченең суыгы да керде төсле. Әллә ул җан суыгы идеме соң? Исәнмесез!- Гөлнара тавышын кор итәргә тырышты. Исәнме, әти! Әни, саумы? Ул чемоданын аяк киемнәре янына куйды Исәнме, кызым! — Сәкинәнең сәлам бирүеннән Гөлнараның көт- мәгәндәуйламаганда кайтып төшүен хуплыймы, юкмы икәнен аңлап булмый иде. Исәнме, Гөлнара! Гыйззәт туфли бауларын бәйләргә иелгән җиреннән турайды. Исән-имин кайтып җиттеңме’ Кайттым. Гәлнара өс-башын чишенергә дә онытып, кухняга керү юлында торган табуретканы алып утырды.— Бөтенләйгә.. Сүзсез манзара булып алды. Бөтенләйгә? Гыйззәт шаяртма без картларны, ансыз да нервылар скрипка кылыдай тартылган дигәндәй сорады Әйе, әйе, бөтенләйгә. Яшәр хәлем калмады. Гаделҗанның беренче хатыны имчәк баласын китереп ташлады Шул хатынның Чабаксарда яшәүче энесе «Гомерлек гарип итәм мин сине!» дип кон-тон яный Террор.. Сез кая җыендыгыз болай? Гөлнараның күптән инде әти-әнисен киенгән- төзәнгән килеш күргәне юк иде Туйга, кызым . Әтисе шулай диде. Гөлзада белән Әнвәр туена... Телен кызган тимергә куйгандагы газап белән монысын әнисе әйтергә мәҗбүр иде. Сүзсез манзара янә кабатланды. Ә димәде, җә димәде, Гөлнара күләгә сыман өнсез булып элек үзе яшәгән бүлмәгә кереп китте. Ишек кыңгыравына тагын ярсынып бастылар. Бу юлы ишекне Гыйззәт ачып җибәргән иде, бусагада янәшә подъезддагы күршеләре урам себерүче Сәхи-Сашка күренде Аюдай таза гәүдәле ир. Бите тулган ай табагыдай, һәрчак кәефле йөри Икенче шөгыле бик төшемле шипкар. Көмешкә куучы, аракы алыпсатары. Үзенә хәмер сорап килгәннәрнең акчасын гына умырып калмый, өлешкә керергә дә маһир Әле дә Гыйззәтне корсагы белән төртеп дигәндәй кереп басты Ишек катына аракы аралаш сырамсак исе җәелде. Исәнме, бывший! диде ул үзен өнәми торган Гыйззәткә. Янасызмы, партия әтәчләре? Халык җилкәсеннән кимергәннәрегезне косар сәгать суктымы? Мир талаганыгыз өчен җавап тотачаксыз! Гыйззәт, ни хәлгә калдым с оң әле мин дигән төсле, керфекләрен еш-еш йомгаласI, Гөлнара торып киткән урындыкка утырды, учларын тез күмәчләренә куеп, атныкы с ыман эре тешләрен ыржайтып торган Сәхигә карады. Ни йомышың төште миңа, бәлабаш? дип сорады. Йомыш! дип мыгырданды Сәхи-Сашка. Йомыш түгел, әйтеп кую: сезнең юл дар агачына! Җитмеш елдан артык илгә майда кыздырылган боз хәстәрләдегез, салават күперенә менәргә азапландыгыз, шуның җазасын алырга тиешсез! Урам себерүче чалыш елмайды һәм көрәктәй кулларын йодрыклап, алга сөрлекте. Гыйззәт картның күз алды караңгыланды һәм ул нәрсәгәдер тотынырга теләгән хәрәкәт ясады. Куллары һавада асылынып калды Бүлмәдән һәммәсен ишетеп торган булса кирәк, әле генә шәүләдәй кереп киткән Гөлнара өермәләнеп килеп чыкты һәм кулындагы чебен шапалагы белән Сәхине уңлысуллы яңаклый башлады. Вон, идиот! Гөлнараның танышы яшеллс-күкле иде. Эзең булмасын, исерскбаш! Сицамы кешеләр язмышын хәл итәргә? Вон! Ни гаҗәп! Әзмәвердәй нр, тычканнан коты алынган фил кебек, хатын- кыз давылына чыдый алмыйча чыгып качты Ишекне биклә!әч, Гөлнара. җирәнгеч нәрсәдән арынырга теләгәндәй, шапалагын ташлады да кул юарга юнәлде. Иренең хәлен җәһәт аңышып алган Сәкинә аш-су ягындагы котыйчыктан йо|юк даруы алып килде. Туй кайгысы артка чигенде Шулай да Гыйззәт урынга ятмады Хәзер, хәзер үтәр диде ул, әллә ничә төрле ут эчендә калган хатынын юатыр!а теләп. Аз гына сабыр.. Туфлиләрен, пальтосын, эшләпәсён салып, Гыйззәт түргә керде, кәнәфигә теркәлде. Дару тәэсире булдымы, тынычланганга охшап калды. Хәтта йокыга да тарта иде шикелле. «Мир талаганыгыз өчен җавап тотачаксыз»,— диме алкаш? — Гыйззәт дворник әйткәннәрне хәтерендә яңарта башлады Булды инде ул партиягә аркаланып балдамайда йөзүчеләр. Ришвәтчеләре дә булмады түгел. Кеше башыннан йөрүчеләрне дә күрдек. Гаделсезлек кылучылар да бар иде кызыл билетлылар арасында Югарыда хәлләр яманрак та дип сөйли тордылар. Иллә мәгәр шәхсән мин үзем соң, гомерем буе диярлек партап- паратта эшләп, кемнең дә булса энәсенә кагылганым булдымы? Нахакка кеше рәнҗеттемме? Юк бит, юк! Кара диңгез буенда да нибары бер ял иттем мин. Туган авылымда үткәрә идем отпускыларымны Туры Тукайлыгым өчен ничә тапкыр эшемнән куыла яздым. Тырышканга, кушканны карусыз үтәгәнгә генә кул якмадылар. Инде менә ышандырып кара син кешеләрне! Мине дә мир талаучысына санап, дар агачы юраучы бер Сәхи генәдерме?! Хәзер генә бит әле дөньяда сыйнфый көрәштән, идеолбгик көндәшлектән күпкә мөһимрәк кыйммәтләр барын ганый башладык, югыйсә барлык гамәлләребезне бердәнбер хак саналган тәгълимат күзлегеннән чыгып кылдык һәм бәяләдек. Күрәсең, гөнаһлы җирдә яши башлаганга хәйран гомер үткән булса да, догма чәйнәп салынган имезлекне ташлаганга санаулы вакыт кына узу галәмәтедер бу. Артта — караңгы, суык, үткән гомер капкасы ачылмаска ябылган. Алда — томан, киләчәккә китәр җай күренми. .Аннары бит киләчәк ул нидер алып килгәнне көтә, ә без хәзинәсезләр. Хәерчеләр генә түгел, каты сырхаулар да. Шундый минут җитә икән, иң түзем, иң чыдам авыру да стенага борылып ята...» Гыйззәт Габитовичка куркыныч булып калды. Дәһшәт тойгысы, артына чәнечкәндәй, аны урыныннан торгызды. Кызы бүлмәсенә керәсе килмәде, уртак язмышлы адәмнәр булсалар да, аның белән ике арада җан берлеге калмаган иде. Хатыны янына кузгалды. Түр як ишегеннән чыгып барганда, аның аягына ничектер шунда яткан кер бавы эләкте. Гыйззәт аны кулына алды, ныклыгын сынагандай тартып карады һәм... башына суккан коточкыч уйдан тораташ төсле катып калды...