Логотип Казан Утлары
Шигърият

Тотыла

 Акылсызлар — акыл caia. Акыллы — башын кашый «Ялаган» гел килеп каба. «Ашаган» һаман ашый Элек каракны бик ансат Тотканнар: «Бүрегең яна'» Хозер карак, бүреге янса. Бүтәннең бүреген ала Үз-үзен «үлемсез» ясый Бюрократ дигәннәре Урламаса. ришвәт ашый Замана бирәннәре. Корткычлар шулай бер мәлгә Котыра котыруын.. Күпкә түгел — шөкер әл дә Тотыла тотылуын. 3 декабрь. 19X1 Яхшы сабак Л/ сЭ, чы.-ышыннин ечч Бер күргәндә, ике кулын кушырып Остаз, акын. диде. Бер күргәндә, михрабымнан төшереп. Сабак, акыл бирде Тәңрем! Бу кай я«ы белән торган? Тәмам телдән калдым Үзем сабак бирын «сабакы»дан Яхшы сабак алдым Шул кирәк. тайлар! а оер булып йөрмәссең' 24 июль. 1979 бакчада Ничек инде Шушы башым белән Вакланырга?! — дидең. Ә бит «шушы»ң Синең башың түгел. Утыра торган җирең. 7 октябрь. 1978. Кәрлә Әссагыйрәте фипшэт Кәрлә дә бит тәңресенә бәндә: Ис китәрлек эш мени бу әллә?! Тик очрады берәү—җаны кәрлә.— Юк бер мәгънә — теләсәң күпме әрлә... 27 июнь 1979 Син беркем дә түгел Бер шагыйрьгә Баштанаяк бутафория элгән Татар кылычын, татар калканын Кемдер аңа прокатка биргән,— Сөйли «ничек Мәскәү алганын». Сенсация өчен кәгазь сырлый. Менеп экзотика үренә. Рус телендә татар булып җырлый. - Уйный татар батыры ролендә Бар мәйданы анын бер төп бүкән. Орчык сыман шунда бөтерелә: «Мин рус түгел, ди ул, нәселем бүтән.— Казаннарга барып төртелә!» Сакау кәкүк төсле кычкыра ул, Татар булган булып кылана; Сайрамый, тик эчне пошыра ул, Шәҗәрә ни, халык ни аңа?! Бүтәннәрне шаккатырмак булып Йөри шулай илереп, каңгырып. Өне чыкмый йөрәгеннән ургып. Бугазыннан чыга карлыгып. ' Карсак кеше фетнәче була. Гарвпч». Арзан эффект — ансат кәсеп, шулай. Сафсатаны җайлы сатарга. Карап торам сиңа, син бит болай Рус та түгел, түгел татар да. 1975. Ике түрә: олысының буе озын. Кәрләсенең озыннан да уе озын Икесен дә кабул иткән әдәбият. Икесендә бер тамчы юк әдәп-оят. Кәрләсенә бодай ярыгы да упкын. Озынына ут кадерле түгел. - утын' Кәрлә - - бик сак. үз «упкыны» буйлап бара. Ә олысы - гомер буе утын яра Ике түрә: берсе озын, берсе тапал. Менә безнең башлар нинди хәлгә попал Июнь 1973 Гоиаһе кобамр Утыз җиденчедә, агу биреп. Син төрмәдә аны үтердең' Илле җиденчедә әсәренә Мактау сүзе язып китердең. Кайда вөҗдан синдә? Нәрсә вөҗдан' Алар үлгән, алар белмиләр Доноска да акча түләделәр. Намуска да. сатсаң, түлиләр 1957-1974 Таяк ЛАМИ тачк кайтартабыз диде tap чиңа pax наш тошкере Рашит Эх йот тайна шр һай дусларым, дусларым, Дуслар, тоар-ишләрем, Таяк, таяк дип калсам так. Ялгыз башым ни шл әрем! Юк борчулар басмасын, Дуслар кәефе качмасын,— Кайтартсыннар гына таяк. Үзем түлим акчасын. 1980 Иген кырларына бәрәкәт кунмый Басып китсә сарут, билчән генә. Күп сүзнең дә игелеге булмый,— Син дә чичән түгел, телчән генә. 1972. Аера күрмә Язмыш! Игелек күрсәтмәдең бер дә.. Ярый әле бәндәң күнеккән: Бәхетсез дә яшәп була жирдә. Тик аера күрмә өметтән. 18 май. 1988. Ялгызлык Мин котәм Җибрил килә. дип. бер матур илһам белән Ул килә, миндә тупас рух. нишләсен килгән белән?! Согыйт Сүнчәлай Сүреләм инде, бөтенләй сүреләм, Үземә—үзем сөйкемсез күренәм. Коела инде гөлләрем, коела... Карам ак, акларым кара тоела. Алҗыдым бугай инде мин, алҗыдым,— Аңламый башладым тормыш калҗынын. Нуры юк инде күзләрнең, нуры юк. Элеккедәй көр күңелле Нури юк... Гаепли бугай кешеләр, гаепли; Миңа инде хуплау ни дә, гаеп ни?!. Әрни йөрәк, тәкатем юк, сызланам,— Килеп житте шәхсән кызыксыз заман Яхшылыгым өстенлеген ташлады. Яманлыгым өскә чыга башлады. Күпме еллар хезмәт иттем хикмәткә,— Җанварлыкны булмый икән нишләп тә Йөрәк әйтә: — Биздем инде, биздем,— ди Ә шигърият һаман килә сиздерми Карангалап карактай шигърем килә. Рәнжү-сыкраулар белән шыгырым килә. Бер бушаныр идем жылап, яшем юк. Күкрәгән дә була күгем, яшен юк Җилкенә жаным алай да. жилкенә. Җилкенсә дә башкалар! а жик кенә Яшел ярын табып булмый көземнен. Зәгъфранын алып булмый йөземнең Ашыкмыйм, төшмим хәзер күк тә, жир дә бер - Озак йөрмәссең, килерсең'- ди кабер. 22 август. 1985