ЙӨРӘКТӘГЕ ТЫНГЫСЫЗЛЫК
ЯЗУЧЫ ГАЗИЗ КАШАПОВНЫҢ ТУУЫНА — 50 ЕЛ 1992 елның 21 августында аңа 50 яшь тулган булыр иде Бу бәйрәмен бик көткән иде ул. Юбилеена якынлашып килгәндә, ягъни 49 яшь тулуга, дөньяны. гаиләсен, туганнарын, дусларын, чәчәккә бөреләнгән иҗатын калдырып китеп барды Газизҗан. Язмыштан узмыш юк, диләр Шулай булса да, ир уртасы кешенең, талант иясенең йөрәге тибүдән мәңгегә туктавына ышанасы килми. Аның оптимистик рухта язылган, яшәүгә, тормышка мәдхия җырлаган шигырьләре, хикәя, повесть һәм романнары укучылар күңелендә дәвам итә. Әмма үлем — котылгысыз, табигый. Аның шулай икәнен Газиз дә аңлый иде. Әмма тәкъдир сәгатенең кайчан сугасын белмәде. болары инде, өлкәннәр әйтмешли, бер Алланың үзенә генә мәгълүм булгандыр... Узган елның 30 августы көнне авыр хәбәр килде. Яр Чаллыга ашыктым. Дүрт бүлмәле фатирының залында дустым, йокымсыраган шикелле итеп кенә, күзләрен бөтенләйгә йомган Чиста йөз (ул җан бирер алдыннан гына кырынып-юынган була). Туган көнемә — 21 августка Алтынланган агач яфраклары. Тынып калган урман Миләшләргә сары сагыш сауган, Алма пешеп тулган. һәр фасылның үз вакыты — вакыт, Артыгы юк аның. Кырык тугыз тапкыр дүртәр фасыл Тумышымнан алып... Юк Туктатып булмыйдыр ул, бәлки, Гомер агышларын. Минем әле яна үрләр яулап Алга барышларым. Тормыш үзе катлаулыдан болай. Ачы да соң язмыш! Тик барыбер каршы алам әле Тагын илле язны Әйтсеннәр соң көнче җирдәшләрем «Туксан тугызлы» дип. пөхтә таралган чәчләр.. Эш бүлмәсенә үттем Ул 20 августта, шифаханәгә керер алдыннан, соңгы шигырен тәмамлап калдыра Менә ул. Әрнүләре, рәнҗүләре белән Бу дөнья кызык бит Миләшләргә сары сагыш сауган. Алма пешеп тулган. Алтынланган агач яфраклары. Тынып калган урман. Ш 20 август 1991 ел. Әйе. Газиз Кашапов өчен урман гына түгел, бөтен җиһан тынып калды Кем уйлаган — дөнья белән бәхилләшү дәвалану гимнастикасы ясаганда булыр дип Йөрәк өчен бик авыр заманда яшибез шул Газизҗан җөмһүриятебезнең Аксубай районы. Яна Үзи авылында туа. Кечкенәдән әти-әнисез калып, әбисе тәрбиясендә үсә. Туган авылында җидееллык. Иске Ибрайда урта мәктәп тәмамлагач, ике ел колхозда бухгалтер ярдәмчесе, аннары тракторчы һәм клуб мөдире булып эшли. 1962 елның көзендә Совет Армиясе сафларына алынып, башта курсант, соңыннан гаскәри частьта механик булып хезмәт итә. Благовещенск шәһәрендә хәрби училище тәмамлый 1969 елда хезмәт вазифаларын үтәгән чак га җәрәхәтләнеп. госпитальләрдә бик озак дәвалана. ә инде 1971 елда хәрби эштән бөтенләйгә китәргә мәҗбүр була Безне аның белән Казан дәүләт университеты дуслаштырды 1973 елда бергә татар теле һәм әдәбияты бүлегенә читтән торып укырга керлек Соңыннан гаиләләр белән даими аралаштык, туганлаштык диярлек Газиз Кашапов язучы, шагыйрь генә түгел, көчле публицист та иде Ул Әлмәт шәһәрендә чыга торган «Хезмәт байрагы» газетасы һәм КамАЗ радиотапшырулар редакцияләрендә әдәби хезмәткәр. «Социалистик Татарстан» газетасының Түбән Кама. Алабуга. Мамадыш. Тукай районнарындагы үз хәбәрчесе булды. Аннары язучыларның Яр Чаллы оешмасын җитәкләде. Гомумән. Газиз журналистиканы чын күңелдән яратты Моннан оч ел элек ул Татарст ан язучылар съездында татар публицистикасы турында ялкынлы чыгыш ясады һәм шул мөнбәрдән төшүгә аңа көчле инфаркт булды Шуннан сон да ул бер роман, икс повесть бастырып чыгарды, иҗат эшчәнлеген дәвам итте Бигрәк гә якташы, танылган шагыйребез Хәсән Туфанга багышланган «Киек каз юлы» дигән романы өчен бик күп фактик материал туплады. Г. Кашапов Туфан эзләре буйлап күп йөрде, олы шагыйрь эшләгән Пермь өлкәсендәге Лысьва шәһәрендә мемориаль такта куюны һәм аны тантаналы төслә ачтыруны оештырды Туфан утырган төрмәгә барып, аның «шәхси дсло»сын гапты. шуның кесәсеннән «халык до- шманывныңсирәк рәсемен алын кайт гы. Хәсән ага сөргендә булган Новосибирск өлкәсендәге авылны эзләп табып, аны белгән кешеләр белән очрашты, шагыйрь яшәгән землянка урынында төн кунды Әмма Г Кашапов бу романының бер кисәген генә гәмамлый алды. 1991 ел башында ул Ташкент якларында булып, элек туган төбәкләрендә яшәгән Сираҗетдин мулланың көндәлеген табып алып кайткач, тагын бер романлык материал бар. дип шатланып сөйләгән иде Газиз Кашапов «Сәмум җиле» дип исемләнгән автобиографик повесть бе ләп үзен прозаик итеп таныткан иде. Аннан соң ул «Солдат иргә ир була». «Җир жылысы». «Убырут», «Гомернең утлы өлеше». «Лачын кошка күкләр кадерле». «Язмышыңа ышан». «Гыйфрит» кебек әсәрләр иҗат итте. 5 китап чыгарды Басылмаган күп кенә шигырьләре, хикәяләре һәм поэмалары калды Газиз Кашаповпы райондашлары, авылдашлары да тирән хөрмәт иткән икән Мәрхүмне җирләгән вакытта бу битрәк тә ачык күренде Яңа Үти авылы кешеләре матәм ми г нит асы вакытында язучының музей-йортын булдыру һәм аңа һәйкәл-бюсг кую турында карар кабул иттеләр Бу тәкъдим халык депутат ларының Аксубай район советы рәисе М. Хә гигов тарафыннан хупланды Шу лай булмый мөмкин дә түгел Чөнки Г Кашапов туган халкының азаглыг ы өчең җан агып йөрде, Идел-йорт, Акбусай яклары мохитснен мәсхәрә ителүенә түзеп тора алмады Газиз Кашапов-Үзиле. 1991 елның 21 февралендә язы пан васыяте нигезендә, үзе теләгән төбәктә җирләнде Аның «Мине мөмкин булса, туган авылым Яңа Үзигә алып кайтып. Югары як зирагына. әбием, туганнан-зуган абыем Афзал янынарак күмәрсез. Теләгем шул » дигән сүзләре җиренә җиткереп үтәлде II «к у • в 161 Моңсу булды Газизҗанны озату. Җитмәсә, гүр иясе булып дүрт тәүлек үткән көннәрдә Казан телевидениесе «Шигърият» программасында Г. Кашапов- ның язмасын бирде. Бу тапшыруны, исән чактагы Газизнең чыгышын гаиләсе, туганнары, дуслары, авылдашлары үкси-үкси карадылар. Сүземне йомгаклар алдыннан, хәрби коралны каләмгә алыштырган язучы Газиз Кашапов хатлары турында берничә сүз әйтү кирәктер. Алар барысы да сакланмаган, әлбәттә. Сулганнарыннан иҗат эшенә караган, шәхеснең үз-үзенә ничек таләпчән булуын һәм ныклы характерын чагылдырган хатларны сайлап аласы килде. Хатлар, нигездә, Переделкино, Малеевка, Голицыне иҗат йортларыннан, Яр Чаллы шәһәреннән юлланган. Кыскасы, Газизҗанның хатларын укыгач, аның якты образы күңелләребездә тагын бер тапкыр яңарыр, дигән өметтә калам мин.
16 март, 1984 ел. Переделкино. Исәнме, Тәлгать дус! Тагын олактым бит әле мин. Бу юлы инде чын иҗат йортына. Дөрес, ике көнемне соңга калып әрәм иттем итүен, әмма килү белән ярыйсы гына эшләп алдым. Менә бүген әле әллә ни майтарып булмый, эш нишләптер терәлеп тора. Моннан романны йомарлап кайтырга исәп бар. Ничек булып чыгар. Мондагы шартлар, уңайлыклар Дубултыдагыдан кимрәк булса да, сынатырга исәп юк. Өйгә кайткач та, монда килгәч тә сәламәтлеккә туеп булмый әле, Тәлгать дус. Давление дигәннәре бөгештерә генә, быел, кем әйтмешли, үләсе елым бугай. Дөрес, инвалидлыкка комиссия узып йөрдем, әмма бит моның белән генә сәламәтлек рәтләнми. Хәл юк, бөтен нәрсә, бигрәк тә йөрәк дигәнең кылтыр-кылтыр килеп тора, башның тоташ авыртуларын әйтмим дә инде, чөнки син аны әйтүдән болай да туеп беткән. Әмма, бер карасаң, мин бик үк начар, чуттан чыккан кеше түгел бит әле. СССР Язучылар союзы члены булгач та, аннары Чаллыга кайтып юклы-барлы газет эшенә керергә тиешменме мин? Кемнәрнеңдер мыскыллы карашларын күрмәс өчен генә, ялгыз йөрүләрнең тәмен татып, дуңгыз көтүе көтәргә туры килер, ахрысы. Ә бит аннары синең кебек биографлар: «Аның язарга мөмкинлеге, сәләте бар иде, әмма язмады ул, җанына тынычлык тапмады»,— дип килер буыннарга сөйләп-язып калдырырлар, валлаһи дип әйтәм. Син гаепләмә инде, Тәлгать, чөнки, язып булса да эчне бушатасы килә. Арынасы килә җанны тыгызлап торган нәрсәләрдән. Алла боерса, исән-сау очрашсак, сөйләшер идек анысы. Ул көннәр әллә килә, әллә юк әле Алай-болай шушы иҗат юлында әрәм булып калсам, начар сүзләр белән искә алма инде... Минем хатны һәм китапны алгач та Чаллыга хат язгансыңдыр, бәлки, мин аны алып өлгермәдем. Кайткач укырмын инде. Хуш, сау бул, кабат сәләмнәр белән Газиз. 27 март, 1984 ел. Чаллыяр. Тәлгать! Хатыңны, газетаны алдым. Рәхмәт хәбәрләрең өчен. Хәзер съездда ясаячак доклад (очерк һәм публицистика) белән чиләнеп утырам Менә яза башладым инде. Болай башлана «Безне икейөзле булырга, һава торышына, кояшның күренү-күренмәвенә, болытларның куемы-сыекмы икәнлегенә карап хамелеон шикелле төс алмаштырырга өйрәттеләр...» Башлар ни күрер? Тагын дошман арттырып кайтырмынмы инде? Гомумән, бу жанр бездә үги генә түгел, үксез үк булырга охшый Менә үзгәртеп корулар инде ничә ел бара Ә ачы хакыйкатькә бәргән публицистик чыгышлар юк. юк бит... Нибары берничә кеше Әле менә «Казан утлары» кичәсен уздырырга хәстәрләнәбез. Өйдә иминлек әлегә Ихтирам белән Газизҗан. 18 ноябрь. 1989 ел. Чаллыяр шәһәре. Тәлгать дустым! Хатларыңны алган идем, бу хакта телефоннан әйттем, әмма нишләптер хат язасы килмичә торган чак булды. Аннары машинкамның көе китте, атна буе шуның белән интектем. Әлегә үземнең хәлләр -сөбханалла. Алга таба дияргә дә була инде Кон саен бик һәйбәгләп җәяү йөреп кайтам Хәзер инде 10 чакрымга җиткердем. Аннары тагын бер сәгать чамасы күнегүләр ясыйм Ашауны да бик яман тәртиптә тотам. Шулай итеп, терелергә, янадан да тормышка басарга һәм дус-ишләрем белән бергә атларга исәплим Өметләрем нык. теләгем дә бик көчле, иншалла. бәлки әле кабул булыр. Яза торган повестымны төгәлләдем. «Елан агуы» дигән исем таптым Ул — мәхәббәт турында. Гаҗәеп көчле бер сөюнен тарихы Соңыннан шунысы кызганыч: Сәяр исемле хатынны буар елан чагып үтерә Нишләмәк кирәк, мин аны бүтәнчәрәк бетәр дип уйлаган идем дә. әсәрнең агышы, вакыйгалар шуңа китереп терәде һәм мин инде моңа каршы килә алмадым Болай ничава гына килеп чыкты кебек Әле менә бүген генә Казанга җибәрдем, машинкада бастырырга. Шуннан соң «Идел»гә бирермен дип торам «Җилләр улы» дигән поэманы Уфага җибәргән идем Рафаэль Сафин укып, бик матур фикерләр язган. Шулай ук Мостай Кәримгә дә укыган һәм ул да хуплады дип язган Казанга. Харрас Әюповка җибәргән идем Бик нык бирелеп укып чыктым, әмма X. Туфанның биографиясен күбрАк сөйлисең, үзеңнең фикер йөртүең азрак бугай, дигән Нәшриятта шигырь китабын, күпме вәгъдәләр биреп тә. планга кертмәгәннәр. 50 яшькә «Язмышыңа ышан»ны карап чыгып, тулыландырып һәм өстәмәләр кертеп, аның дәвамын гәшкил иткән «һәркемнең үз йолдызы»н һәм. бәлки. «Елан агуын» бирермен дигән фикергә килдем Монын өчен тагын өч-дүрт ай бик нык җигелеп эшләргә кирәк була инде Ә бит «Туфан»га керешермен дигән идем.. Ярый, дустым, минем аһ-зарым бетмәс Хәзергә хуш-сау булып тор Лсма- рага да терелү насыйп булсын Ана ачлык игълан итү кирәктер дим Шулай дәвалану турында бик күп язалар Бутейконы да өйрәтәсе иде дә бит Ярый, бәлки очрашырбыз әле Ихтирам белән Газизҗан 30 гыйнвар. 1990 ел. Малеевка. Әссәламегаләйкүм. Тәлгать дустым! Үзебезнең мөселман ягы — Руза тирәсендәге кара урманнан каннар сәламнәрем Саба якларына барып ирешсен әле Менә инде ике атнадан артык монда килеп җиткәнемә Бераз эшләгән дә булдым, беразрак дигәнем менә бүген 65 нче битне яздым Туфан турындагы әсәр Әлегә мин аны «Киек каз юлы» дип атап торам. Киләчәктә ничегрәк килеп чыгар. Байтак кына вакыт материал муллыгына күмелеп үтә. Шул комачаулый, кайсын язарга да белмим, калдырырга да жәл, тегесен куйсам, монысы кызганыч Ничава. язарга кирәк акрын гына Төп максат, билгеле инде, сәламәтлекне ныгыту Иртән бер сәгать чамасы гимнастика, аннары берәр сәгать эшлим, аннары массаж, аннары ашау, аннары тагын бер сәгать ярым чамасы шапылдатып алган көннәр дә булгалый Аннары ике сәгать буе урман һавасын сулап йөрим Килгәннән бирле 8 километрдан ким йөргәнем юк әле. Бер-ике көн хәтта 12 не куаладым. Менә бүген кәеф ярыйсы гына әле. йөз дә чытык түгел. «Бүген Тәлгатьтән хат килер әле».- дип йөрдем. Төшке ашка барганда карасам — икәү яталар. Бер атна элек Мәхмүт агай Хәсә- нов килгән иде. «О, сине онытмыйлар!»—дип куйды. «Мә, мин әйгәм, бу конвертның исен иснә, синең Саба ягы исе киләме», —дидем. Көлештек. Ул инде ике инфаркт кичергән, ну бирешми. Әле кичә әфлисуннар белән чәй эчтек. «Ачысы»ннан да бераз авыз иттек. Иртәгә-берсекөнгә Башкортстаннан Рафаэль Сафин агай килергә тиеш Ул минем дус кеше бит. Аннары Әхсән Баян да килеп җитәр, ди Мәхмүт агай. Менә шулай итеп ятабыз әле. Димәк, мин монда, хәзерге хәлдә яши алсам, синең туган көннәр тирәсендә генә кайтып җитәрмендер. Хәзер, билгеле инде, тиз юнә барып булмас, ләкин бит без аны, алла теләсә, җәйге җылы көннәрдә дә искә төшереп бәйрәм итә алабыз. Шулаймы? Г азизҗан. 17 декабрь 1990 ел. Малеевка. Тәлгать! Менә кичәгенәк килеп җиттем. Чаллы-Мәскәү поезды ул бик әшәке, ташландык бер поезд икән. Җыен бич. җыен марҗа алып сатарлар белән тулган. Шуна карамастан, борчылмаска тырышып килдем... Казан шифаханәсендәге профессор кереп чыкты китәр алдыннан гына, кунып китте. Илдус Әнвәрович, бик әйбәт кеше. Без аның белән дуслашып та киттек. Киләчәктә, исән булсам, бер әйбер язарлык биографиясе бар. Синең Туфан ага турындагы әйбереңне килгәч тә тагын бер мәртәбә бик җентекләп укып чыктым Молодец. Күз бар икән синдә. Акрын гына каләм тибрәтә башласаң да ярыйдыр, минемчә. Әйтик, истәлекләр, аннары зурракларын да язарга мөмкин. Язмыйча булмый ул. Газетага язу саналмый диярлек. Әмма язу дисциплинасын өйрәнү кирәк. Әйтик, үзеңнең җаныңны тетрәндергән бер вакыйганы аласың һәм шуны фантазияң белән тулыландырып, ярамаган җирләрен төшереп, кирәк төшенә үзеңнән өстәп хикәя язып карыйсын. Түлке, чур, газетага яза торган штамплар тулы телеңне онытасың һәм авылда әбиең- әниең сөйли торган чын тел белән язасың. . Аннары миңа җибәрерсең. Күзең бар, фикерең бар. . Давай... Хәерле сәгатьтә... Авылда өй салырга исәп кылуымны беләсең инде Бүрәнәсен кистерәсе генә. Кайбер нәрсәләрен Чаллыдан да табармын, бәлкем. Шулай итәм әле, аллаһы боерса. Аннары шунда китеп кенә язармын. Мондагы марҗаларга карап күз ямен җибәргәнче, үземнең туган җиремә, аның урманнарына, кырларына, болыннарына карармын... Романны машинкага бирерлек итеп кайтасы иде. Өстәвенә, тагын да бер дәфтәр табып кайттым Шуның нигезендә байтак кына нәрсәләргә үзгәреш кертергә туры киләчәк. Бу инде чынлык. Хәсән абыйлар авылына килгән беренче мулла. Шиһабетдин хәзрәтнең шәкерте. 1898 елдан алып 1926 гача көндәлек язган Шуның күчермәсен бирделәр. Әллә ниләр килеп чыга бит ул, эзләргә генә кирәк... Аны да күчереп аласы бар... Кыскасы, Чаллыдагы эшләмәгән өч айлык эшне бер айда эшләргә кирәк. Хуш иттек. Газизҗан. 5 май, 1991 ел. Голицыне. Тәлгать! Белмим, син миңа ни әйтерсең, әмма ләкин бел. дустым: мин бу килүемдә икенче повестьны язып бетереп, нокта куйдым. Беренчесе «Дисбат яки Кояшлы тау итәгендә» дигән әсәр сиңа бераз таныш инде. Сөйләүләр буенча. Мин аны монда килгәч яңадан башладым. Хәлләр бар анда, син караламадай укып чыксаң да шәп булыр иде. Киңәшләрең булыр сыман... Шуннан. 30 апрель көнендә үк. икенче әйбергә керештем. Бусы бераз жинел- рәк иде. Чөнки монын хатлары-көндәлекләре бар Алар бергә тупланган. Мина аларны үземнен участок врачы бер хатын бирде Аны инде эшләргә язучы кулы кирәк, хат саен мәгънәле вакыйга, сүз. фикер, характер сыйфатлары һәм тагын бик күп нәрсәләр өстәргә кирәк иде Алданын биргән илһамы һәм көче белән бүген иртән анысын да төгәлләдем Дөрес, соңгы өч көндә инде минем кәефләр бик начар, теге күкрәк бакасы гел үзен сиздерә башлады Чатный, «ата». Хәтта бер-ике көн йөрергә чыкмадым, гимнастикаларны да эшләмәдем Өченче кон ачыгырга керешкән идем, бүген иртән. 44 сәгатьтән сон. авыз ачтым Хәлләр әйбәтләнебрәк китте Аллаһы боерса. 9 ында кич китәм. әти мәрхүмнен фронтовик иптәшләре белән көндез очрашканнан сон. Унысы Казанда булам. Каршы алучы юк. ләкин ничек тә булса китәрмен әле Миңа инде чемодан күтәрергә ярамый, шул гына Кыскасы, минем хәлдәге кешегә 260—270 бит әйбер язу-уен эш түгел. Ничек булгандыр, моны һич кенә дә ашлый алмыйм Болар мактану түгел, һич тә түгел. Адәми затнын мөмкинлекләре, теләгән очракта ниләргә сәләтле булуын гына сина язуым. Барыгызта да рәхмәт Тугрылыклы дус булганын очен сина рәхмәт һәрвакыт мөлаем, ачык йөзле Лемарага рәхмәт Ниязга һәм Гөлназга бәхетле язмыш язсын. һәрвакыт сине якын күреп, ихтирам иткән дустын Газизжан. Әссөламегаләйкүм. Тәлгагь ахирәт! Ур-р-р-а-а-а! «Киек каз юлыянын беренче китап караламасын бетердем, тәки ерып чык г ым бит. дустым, чыкгым Соңгы көннәрдә отыры бер үжәтлек белән эшләдем. Ә бүген исә. бүген исә иртәдән, сәгать биштән үк торып утырган идем, ашау-эчүсез диярлек, чәй эчтем инде, эшләдем дә эшләдем. Чигәләр кыса, күзләрдән утлар күренә башлады, әмма дә туктап булмый. Менә әле генә нокта куйдым да. беравык хәл алгач, шул олы шатлыкны сина язарга булдым Ә бит ходай бар. бар ул дустым Мин ышанам анын барлыгына Көтмәгәндә килеп чыккан афәт жиле изге хыялларны жир астына алып китмәгән икән Аннары . егылган җирдән горг ызып утыртып роман хәтле роман яздырган икән, нишләп булмасын ди ул? Хәзер, моннан кайткач та, беравык тын алу белән үк караламаны эшкәртергә керешәм һәм гшкәргкән берсен машинкага биреп барачакмын. Шулай игеп. Яна елга хәтле әсәрне бастырып алып. -Казан утлары» на илтеп саласы, ә икенче нөсхәсен дусларга җибәрә башларг а кирәк булыр Әлегә хуш, сау бул Кочып. Газизжан дустын.