Логотип Казан Утлары
Шигърият

Сабантуй

Сабантуйларда да алга карый халык. Көрәштерә башлый нәниләрдән алып. Сөлгеләр тотыла, һәр авыл Батырын күзәтә, билгеле... Мәйдан күк кысыла йөрәкләр: — Бирмә билеңне! — Бирмә-ә-ә... Дошманнар таптаса җиреңне. Сорамый: «Син батыр идеңме?» Мәйдан күк кысыла бар халык: — Бирмә илеңне! — Бирмә