Логотип Казан Утлары
Публицистика

Котлыйбыз!

Равил Вәлиевкә 50 яшь Равил Вәли улы Вәлиев 1942 елның 20 августында Татарстанның Арча районы Яңа Кенәр авылында туа. Ул дөньяга килгәнче үк әтисе сугышка китә һәм анда батырларча һәлак була. Өч бала белән тол калган әнисе тәрбиясендә үскән Равил ул еллардагы авыл нужасын бик яшьли җилкәсенә күтәрә, белем алырга да вакыт таба. Яңа Кенәр урта мәктәбен тәмамлагач, Арча мәгариф училищесында укый, үз авылларында укытучы булып эшли. 1961—64 елларда хәрби хезмәттә була. Аннан соң Казан дәүләт университетын тәмамлап, Казан телевидениесендә редактор булып эшли. 1970 елда Р. Вәлиев Чаллы каласына күченә. «Кама таңнары» исемле газетаның редактор урынбасары булып эшли. Шул ук вакытта әдәби иҗат белән дә шөгыльләнә. Тиздән аның очерклары, хикәяләре республика газета-журналлары битендә күренә. «Шәһәр булсын бүләгем». «Таяну ноктасы» һәм башка китаплары дөнья күрә. Р. Вәлиев—1978 елдан Язучылар берлеге әгъзасы. Ул бүген «Аргамак» журналы редакциясендә бүлек редакторы булып эшли. каләмдәшебезне кайнар котлыйбыз һәм аңа яңадан-яңа 50 яше тулу уңае белән иҗат уңьҮшлары телибез!