Логотип Казан Утлары
Истәлекләр

КАРА КӨННӘР

1956 ел. Көз. Казан Инде иртәдән бирле кар катыш яңгыр ява Җил Мин «Татарстан» кунакханәсеннән Бауман урамындагы Матбугат йортына килем, култык таякларында Җил каршы Салкын тамчылар битне камчылый Мин, алардан сакланырга тырышып, йөземне әле уңга, әле сулга борам Ул арада таяклар таеп-таеп китә — егыла язам Узып баручылар тотып калдылар, рәхмәт төшкере Ә мин һаман барам, ашыгам Күңелдә . яз! Сөенеч! Кемгә генә соң аларны түгеп-ярып салырга! Ташый, чайкала, дулкынлана күңел. Бу көтелмәгән шатлыктан ярсып ашыгам — Йа, алла! Янымнан ашыгып узып барган бер ханым, җан тавышына кычкырып, тотып калырга тырышып, миңа кулын сузды. Ә минем таяклар кинәт таеп китеп, икесе ике якка атылдылар, үзем карлы асфальтка капланып төштем Кемнәрдер күтәреп торгыздылар, өс-башымны каккаладылар, сөрттеләр. Бүрегемне кигезделәр. Таякларымны тоттырдылар Ниһаять, Матбугат йорты! Ниндидер бер миһербанлы кыз, зур авыр ишекне ике куллап тартып, каерып ачып торды. Мин ашыгып, рәхмәт әйтергә дә онытып, таякларым белән ' шакы-шокы килеп, эчкә уздым — аллага шөкер! , 30 нчы елларда бу «аякларына бастырып» куелган китап шәкелендәге Jv мәһабәт бина урынында, кеп-кечкенә кибетләр — НЭПның соңгы, сулып барган «чәчәкләре» тезелгән иде. Аларны бер көндә сүтеп ыргыттылар Аннан ти- рөн-тирән чокырлар казыдылар. Ә без — Гажур ячейкасындагы комсомоллар— аркаларга камытлар асып, кирпеч ташыйбыз. Өмә! һаман биегрәк, биегрәк! Хәзер мин ялгыз, үз-үземне көчкә-көчкә күтәреп, киң мәрмәр баскычлардан абына-сөртенә, әнә егылам, менә егылам дип. югарыга ашкынам Язучылар Союзы идарәсенә! Кесәмдә 14 ел зарыгып, өметләнеп вә өметсезләнеп көткән соңгы таяныч: әбелхаят—яшәү кәгазе! Бу бөек сөенечне кем белән генә бүлешергә! Кемнән сөенче сорарга! Арып-талып. тирләп-пешеп, мышнап күтәреләм дә күтөрелөм Таяклар шыгыршыгыр киләләр Бер баскыч. Икенче. Кинәт өске каттан, кемдер ашыгып килеп төште дә, мине кочаклап алды: — Ибраһим! Бу синме... Таяклар, шалтыр-шолтыр килеп, баскыч буенча түбән тәгәрәделәр Кави аганың кайнар күз яшьләре минем битемә тамды 1931 елны мине «Яшь ленинчы»дан «Кызыл яшьләр» редакциясенә, әдәби бүлек мөдире итеп күчерделәр Бу күчерү, нигездә, баш редактор Фатих абый Исхаковның, фанер белән бүленгән кетәге артыннан коридор уртасындагы озын өстәлгә — газетаның җаваплы сәркатибе Галимҗан Мохәммәтшинга каршы килеп утырудан гына гыйбарәт иде Чөнки без өч редакция «Яшь ленинчы», «Кызыл яшьләр» газетасы һәм «Авыл яшьләре» журналы редакцияләре барыбыз да элекке бер кибетханәдә (Пассаж) урнашкан идек. Безнең бу берләштерелгән »үзәк»кө кичкырын олы язучылар шагыйрьләр дә килеп чыгалар — безгә үзләренең яңа әсәрләрен укыйлар кайберлөрен редакциягә калдырып китәләр иде Аларның барысы да ни өчендер хәрби киемнән (шинел шлем итекләр) Тик күбесенең шинель яка очларындагы кызыл петлицалар сүтеп алынган Такташ. Әбүзәр Түрәй. Әсгат Айдар. Габдрахман Минский Ә менә бездә сирәк-мирәк кенә күренеп китә торган урта буйлы, тулы гәүдәле, озынча шадра битле Кави ага өстендә һәрвакыт затлы постаудан тегелгән шинель Шинель петлицаларында янып торган чия төсендәге өчәр шпал. Башында калыплап тегелгән бөр җыерчыксыз шлем Аякларында ялт-йолт итеп торган хром итекләр Димәк, ул — хәзер дә хезмәттә һәм югары дәрәҗәдәге хәрби комиссар Ул чор газөта-журналларында һәрдаим аның шигырьләре хикәяләре мәкаләләре күренә бер-бер артлы китаплары басылып тора иде Ул инде -биш йолдыз- (Такташ. Туфан. Кутуй, Кави. Толымбайский) арасында үз урынын алган Ул еллардагы татар әдәбиятының менә шундый йолдызлары килгәндә безнең караңгы редакция бүлмәсе чын-чынлап яктырып, нурланып китә—дәрт илһам белән тулып ташый иде. Аларның бит әле һөркайсы безгә иҗади ярдәм кулын суза — шигырьләребезне, хикәяләребезне «ипләп-сипләп- калыпка кертә— матбугатка чыгарлык хәлгә китерә Ул гына аз булса — Кара әле Сөлөх (Ул елларда фамилиянең койрыгын кисәләр иде )..— шулай бер көнне Галимҗан Мохәммәтшин кайдандыр ашыгып кайтып керде дә гадәтенчә, ишектән үк тавышланып, сөйләп китте — Кремль мәйданында Каөи аганы очраттым, бүген сәгать бишләрдә Сөббух Рафиковны Ибраһим Сөлаховны алып, дивизия сәяси бүлегенә кил! Бик әһәмиятле эш бар,—диде Мәскөүдә Востоккино идарәсе, аерым республикаларда милли киностудияләр торгызу максаты белән, быел өч шәһәрдә Ташкент Казан һәм Бакуда киносценаристлар әзерләү цехы ача икән Кави ага болай диде — Без ТАПП (Татарская ассоциация пролетарских писателей) утырышында киңәштек тә сезләргә тукталдык Кино тудырыр өчен иң элек талантлы сценаристлар әзерләргә кирәк — Кави ага сүзен бүлеп, өстәл тартмасыннан бөр табак кәгазь алды да, һөрбөребезгө тукталып, тәфсилләп исөм-фамили яләребезне. туган елыбызны, белемебезне, иҗат жанрыбызны язып чыкты һәм. ниһаять, елмайды —Шулай итеп менә сөз. төти егетләр, алла язса, яхшы укып чыксагыз, татар милли киносының нигез ташы буласыз. Хәерле сәгатьтә, картлар әйтмешли! — Кави ага.— Галимҗан гадәтенчә чәчрәп торды.— кайда, кайчан, кемнән укыйбыз? — Бәй,— Кави ага кычкырып көлеп җибәрде,— менә бит бәйрөмгали нәкъ кирәген әйтергә онытканмын! Колагыгызга киртләп куегыз иртәгә кич сәгать алтыда -Бегемотның Чернышев урамы ягындагы 3 нче ишегеннән икенче катка күтәрелеп. 34 нче бүлмәгә көрегез Анда Каюм Поздняков булыр Ул барлык сорауларыгызга жавап бирер Төшендегезме9 Икенче көнне без әйтелгән вакытта тагын киттек -Бегемот-ка 34 нче бүлмәдә Кави агадан башка тагын бер ир кеше кара чәчле яһүдө дә утыра иде Бу юлы сүзне күзлекле ир башлады Каюм Поздняков дигәннәре Ул безгә бик сәер тоелды Исеме татар, фамилиясе башка Соңыннан белдек ул кеше кинорежиссер икән Хәтәрем ялгыштырмаса. татар тормышыннан алынып куеп ган беренче һәм бердәнбер -Булат батыр- картинасын тудыручыларның берсе шушы иптәш булган икән һәр атнаның җомга.шимбә кичләрендә без өчәү —-татар киносының нигез ташлары- - -Бегемот-ка барабыз Төге чибәр яһүдө ханым безне сценарии язарга өйрәтә Билгеле инде, иң элек сценарий язуның тарихын, кануннарын үрнәкләрен, мастерларын сөйләде Соңга таба төрле темага заданиелар дә бире башлады Бара тора без чын-чынлап киносценарийлар яза башладык Каюм Поздняков темалары буенча Ул арада яз җитте Цех көзгә хәтле каникул та ябылды Ул көзне инде мине Кызыл армия сафларына чакырдылар Шулай ител бу кызыклы укулар, кызганычка каршы, очланмыйча калды Мин армиядә оч ел хезмәт итеп, редакция әһелләреннән озакка ераклаштым Шуның очен бу цвхнЫң _бик кирәкле изге башлангычның ничек очлануын да әйтә алмыйм Армиядән кайткач, институтка кердем, институттан—төрмәгә! Бу елларны Черек күпнең Пассаж ягында 5 катлы бик зур торак йорт салдылар Менә шушында минем бер дус. ничектер бер бүлмә алу бәхетенә ирешкән. Зур сөенеч! Котларга киттем. Ишек яңагындагы төймәгә бастым Бераздан ишек ачылды. Мин. имәнеп, артка чигендем — Гафу итегез! Мин ялгыштым ахрысы. — Юк-юк. нинди ялгышу ул.— дип Кави ага. кулымнан тотып, бусага аша тартып алды да ишекне япты—Әйдә. өйдә. уз. бик мактап йөрисең икән Әле генә кичке чөйгә әзерләнә идек—Ул каршыдагы ишекне ачты.— Сәрвәр, каршы ал. синең якташың килгән. — Хәзер1 Хәзер! — ерактан, мөгаен, аш бүлмәсеннән тавыш килде.— Нәрсә анда, кунакны бусагада тотасың. Чишенеп өстәл янына уздым Йомшак урындыкка утырдым Үзем аптыраган теге дус егет квартира номерын ялгыш яздырган, рәтсез, оятка калдырды — Исәнмесез Сәрвәр апа! /Мин инде аны язучылар җыелышында күр- гөлөгөн идем, шуңа төсмерлим/. Ул. кулларын алъяпкычына сөрткөлөп. елмаеп, миңа таба килде. Менә шулай, бер дә уйламаганда, мин Кави ага. Сәрвәр апаларның яңа квартираларына килеп кереп сумсалар вареньелар белән тәмләп чәй эчтем Әйтерсең лә Күкчәтауга — өйгә кайттым Мондый ризыклар безнең ише буйдак егетләрнең төшенә дә керми бит. — Сәрвәр апаң Троицкидан. синең кебек үк казакъ илендә кымыз эчеп үскән. — Сез Ибраһим, кайсы яктан? — Күкчәтаудан. — Күршеләр икәнбез бит! — Сәрвәр апа миңа таба үрелеп аркамнан какты—Бик якыннар, әйе бит. энем. Болай булгач, зарыктырмыйча килеп йөр. оялма! Мин үземнең бу квартирага башка бер кешене эзләп килеп, ялгыш монда эләгүемне әйттем. — Габдрахман Бикмөхөммөтов дисеңме? Ул бит нәкъ шушы квартирада, безнең каршыдагы бүлмәдә тора ич. сеңлесе белән. — Менә сиздем! — Кинәт Сәрвәр апаның күзләрендә, хәтта тавышында шуклык чаткылары чәчрәде—Син мөгаен. Габдрахманны түгел, аның сеңлесе Гайшәне күзләп йөрисеңдер әле. — Күзләсә. Ибраһим кемнән ким. — Кави ага мине яклады.— Буе-сыны коеп куйган. Таланты ташып тора. — Гайшә дә төшеп калганнардан түгел, чибәр кыз. — Менә бусы дөрес, җанкай. Әле мин үзем дә шул кызга күз ташлап йөрим. — Кит. картлач! — Сәрвәр апа. өстәл аша үрелеп, Кави аганың аркасына шап иттереп сукты.— Әгәр дә мәгәр, моннан соң Гайшәгә күз ташлыйсы булсаң, валлаһи дип өйтәм. тотам да менә шушы тәрәзәдән Черек күлгә ыргытам! — Әлгиязи билләһи,— Кави ага як-ягына төкеренгәндәй итте. — Әйттем исә кайттым Моннан соң коридордан кергәндә күзләремне йомып керәм. — Абынып егылсаң9 — Соң күтәреп алырсың, җанкисәгем. Рәхәтләнеп көлештек Мин хуҗаларга рәхмәт әйтеп кузгалдым Кави ага мине киендерде һәм коридорга озата чыкты. — Яшерен-батырыны юк. мин үземнән белөм буйдак егеткә йорт ашлары тансык, килеп йөр — Килеп йөр! — Сәрвәр апа да бусагада тора икән Без башкалар кебек -кара көнгә- акча тупламыйбыз. Дус-иш белән ашап-эчеп. йөрешкөнне хуп күрәбез. Кави ага үз ишекләрен ачып югалды. Мин коридорда ялгыз калдым. Күңелдә бер тоен пәйда булды Ни дигән сүз икән ул кара көннәр?» Безнең илдә кара коннөрнең булуы мөмкинме соң?!. 1932—35 елларда мин Казандагы 1 нче укчы полкында хезмәт иттем. Килгәч тә алты айлык полк мәктәбенә билгеләделәр Аны тәмамлагач кече командир итеп петлицаларга икешәр өчпочмак беркетеп, атлы дивизионга җибәрделәр Казакъ даласында үскәнгә, җылкы малы миңа кече яшьтән үк таныш — якын Безнең үзебездә дә җирән кашка бар иде Күршеләрдә дә. Җәйге кичләрдә малайлар җыелышып далага — ат багарга барабыз Төн йокламый учак тирәсендә уйныйбыз, бәрәңге тәгәрәтәбез- /көлгә күмеп пешерү/. Барганда кайтканда да чабышабыз, узышабыз Бәйгеләргә дә катнашабыз Беренче булып килә алмасам да. арттан өстерәлеп хурланганымелаганым юк иде. Шуңадыр, кавалерия дивизионына теләп килдем Читтән, урамда карап калганда кызык, башларын югары күтәргән тәкәббер. сылу атлар, тигез сафларда тып-тып басып биеп киләләр Аларның өстендә ор-яңа иярләр, яшь. таза кыю егетләр кавалеристлар Күңелле Бу - ерактан караганда шулай. Чынында Монда эшләр башкачарак тора Пехотага караганда ярты сәгать алдан конюшняга йөгерергә атның астын тазартырга, үзен кыргычларга, тоякларын арчырга, сугарырга, солы-җим бирергә. Синең атның хале-торышы, йөреше башкаларга үрнәк булырга тиеш Чөнки син. кечерәк булсаң да командир кавеменнән Шулай, иртәләрнең берсендә, атымны сыйпап-сыпырып бетердем дигәндә генә, йөгереп мышнап посыльный килеп чыкты Иптәш кече командир! Сезне полк командиры чакыра Кабинетка шакып, рөхсәт сорап кердем Баегым, рапорт бирдем Утырыгыз, дидө полк комиссары Зариф Имәнкулов /1937 елда ул. халык дошманы, дип кулга алынды. 10 ел төрмәгә хөкем ителде. Бер камерада утырырга туры килде/. Озын буйлы, таза гәүдәле, башкортка тартым киң битле, соргылт кысынкы күзле ир уртасы кеше. Өр-яңа. үзенә ятышып торган какао төсендәге постау френч кигән. Киң күкрәктә янып торган -Кызыл байрак- ордөны басмачылар белән сугышта күрсәткән батырлыклары билгесе - Сез армиягә хәтле кайда эшләдегез? «Кызыл яшьләр- газетасы редакциясендә. Алай булгач, сез газета эше белән таныш Безнең полкта «Укчы- исемле татарча, күп тиражлы газета чыга. Аның редакторы хәзер авырый. Сезне шуның урынына күчерергә уйлыйм. Аягүрә бастым, честь бирдем Рәхмәт, иптәш комиссар! Редакция-типографиядә без өчәү хәреф җыючы газета басучы һәм мин редактор. Безнең эш вакыты, полкның гомуми көндәлек хезмәт тәртибенә ятмый. Чөнки безгә көндез материал эзләргә, редакцияләргә, кичен газетаны басарга кирәк Старшина безгә кагылмый Без казармага үзебез теләгән вакытта кайтабыз, теләгән вакытта торып китәбез Бу хәл. минем өчен бик игелекле булды иҗат эшенә вакыт кала Казанда, Кызыл Армия йортында ЛОКАФ /Литературное объединение Красной Армии и флота/ оештырылды Анда мине дә әгъза итеп алдылар Атнасына бер тапкыр кичен утырышыбыз була Казан гарнизонында хезмәт итүче әдәбият белән шөгыльләнүчеләр /кызылармеецлар, командирлар/ җыела һәм үзләренең яңа язган әсәрләрен укый Җитәкче Моҗәй Хәйретдинов Атлет гәүдәле, һәрвакыт пөхтә итеп кырынган /хушбуй исе килеп тора/ ихтыярлы ир Өстендә, үзенә бик ятышлы гимнастерка, портупея, галифе Итекләрне әйткән дә юк кояш. Петлицаларында өчәр дүртпочмак БОгелми-сыгылмый, нәкъ хәрбиләрчә һавалы атлый. Сөйләгәндә яна! Армия тормышыннан бик матур, тәэсирле шигырьләр язып килә һәм ялкынланып сөйли Безгә аның «Бәр. мылтыгым, бәр!- дигән шигыре аеруча ошады Бәр, мылтыгым, бәр) Дошманнарның күкрәгенә Үткер ук җибәр! Моҗәйдән башка монда тагын Габдрахман Минский. Габдулла Золкәрнә- өв. Габдрахман Теләш. Әбүзәр Турай һ. б килеп үзләренең әсәрләрен укыйлар иде ЛОКАФның рәсми һәм рухи җитәкчесе Кави Нәҗми Ул еш килә теоретик лекцияләр укый һәм «Кызыл Армия- газетасының эш планы белән таныштыра Чөнки бу түгәрәктә укылып, уңай бәя алган әсәрләр соңыннан -Кызылармеец- газетасына Кави агага юл ала Соңгарак шундый әсәрләрнең берсе буларак, минем -Дуэль- повестының һәм - Мәхәббәт һәм Омет- романының баш өлешләре Кави ага редакциясендә газетада урын алдылар 1934 ел. Мәскәү. СССР язучыларының 1 нчө гомумсоюз съезды Максим Горький доклады «Татар әдәбияты- турында Кави Нәҗми доклады Бу татар әдәбиятының ул чордагы дәрәҗәсе, күрке турында әйтеп торган куанычлы хәл "До ~ Съезддан кайту белән Кави ага яшь язучыларны Союзга әгъза итеп әзер ләргә. аларга һәр тарафтан иҗади шартлар тудырырга тырышты Литфондта әгъза булмауларына кармастан, ул аларга акчалата ярдәм, санаторийларга, яп һәм иҗат йортларына бару өчен путевкалар белән тәэмин итү еш авырый торганнарны /Г. Мөхәммәтшин, С. Рафиков С. Хәким һ. б/ махсус шифаханәгә беркетте. Яшьләрнең иҗат осталыгын чарлауга аерым игътибар Иң унышлы дип танылган әсәрләрне, тизрәк рус теленә тәрҗемә итеп. Үзәк матбугатка җибәрү. Бу яктан иң алдынгыбыз Галимҗан Мөхәммәтшин иде. Бер сәер хәл: Галимҗан өш авырый, шифаханәгә керә һәм шуннан бер кочак менә дигән шигырьләр күтәреп кайта иде. Галимҗанның байтак шигырьләре «Комсомольская правда», «Правда» газеталарында хәтта беренче битләрдә үк чыга башлады. Бераздан мондый мөмкинлек миңа да якынлаша язган иде. Ләкин... насыйп булмады. Язмышымда кара көннәр башланды. Була икән, була икән ул кара көннәр. Бездә дә. Галимҗан Ибраһимов, Галимҗан Нигьмәти, Галимҗан Мөхәммәтшин. Фатих Кәрим, Сөббух Рафиков. Шамил Усманов, Кәрим Тинчурин, Мөхтәр Мутин, Кави Нәҗми, Сәрвәр Әд- һәмова һәм башкалар башына кара көннәр килде. Ниһаять, мин үзем дә—шул караңгы читлек эчендә. Ни өчен? Нинди гөнаһ шомлыгына? Әле кичә генә безнең белән бер фиркадә, бер кыйблага табынган фиркадәшләр бүген ничек соң зобаниларга әверелделәр һәм безне, юк җинаятьне таныттырырга тырышып, вәхшиләрчә изәргә, гарипләндерергә тотындылар, бинахак кешеләрне, күз дә йоммыйча аттылар, төрмәләргә яптылар, сөргеннәргә сөрделәр. Нигә? Нигә? Нигә? Миндә Фатих Кәримнең, Кави Нәҗми белән бергә Казан төрмәсендә утырган чагында. Кавига багышлап язылган озын бер шигыре саклана. Анда, менә мондый юллар да бар: ... Күпме? Илле грамм килер килмәс. Күксеп беткән ипи кисәген. Хыянәтсез, нәкъ урталай бүлеп Ашаганнар синең истәме? Исеңдәме, кезге кабер кебек Карцерларда бергә утыру.— Хаксызлыкка нәфрәт игълан итеп. 10— 15 көн буе ач тору? Белүчеләр әле дө сагынып сөйли. Ул чактагы безнең дуслыкны Дуслык белән чөнки тутырдык без Тормыштагы бүтән бушлыкны.. Узган ел азагында. Казанда «Тайгак кичү» романын укучылар белән очрашуларда миңа бик күп сораулар бирделәр Шул сораулар арасында мондые да бар иде. Кави Нәҗми төрмәдә утырган вакытта язучылар өстеннән ялган күрсәтмәләр биргән, дигән сүзләр йөри. Шул дөресме? Мин бу сорауга түбәндәгечә җавап бирдем. Беренчедән, мин Кави Нәҗми белән нәкъ бер вакытта, бер үк төрмәләрдә /Черек күл каршындагы Эчке төрмәдә. Пләтән төрмәсендә/ янәшә камераларда утырдым. Икенчедән . Төрмә биек. Камералар—йозакта. Ишек алдына алып чыгу юк /ул бары судтан соң гына/. Мәхбүсләр үзара аралашмасын өчен барлык чаралар күрелгән. Шулай да төрмәдә өзлексез хәбәрләшү булып тора. Тәрәзә рәшәткәләре арасыннан түбән каттагыларга җеп белән шырпы каплары /эче тулы хәбәр/ төшерәләр. Бәдрәф диварларында гарәп хәрефе сызмалары пәйда була Ә инде камера арасында хәбәрләшүнең иң ышанычлы ысулы —шакып сөйләшү Камерага бүген кемне алып килгәннәр, кайдан? Кемне алып киткәннәр? Кем сораудан ни хәлдә кайткан, ни әйткән? Кемнәрне күрә алган, ни ишеткән? Кем белән күзгә күз очраштырганнар? Бу мәгълүматлар камераларга тапшырылып тора Мәсәлән Татарстан халык комиссарлары Советы председателе Кыям Абрамовның сорау барышындагы кыйнау-имгәтүләргә чыдый алмыйча, сораудан чыкканда, коридор баскычыннан цемент идәнгә ташлануы. Татарстан партия Өлкә комитетының секретаре Галим Мөхәммәтҗановның каты кыйнау-имгәтү- ләрдән соң, комсомол өлкә комитетының 1 секретаре Мәхмүт Баһаветдинов белән күзгө-күз сорауҗавапка чыгып: — Син дә безнең милләтче-контрреволюцион оешмада әгъза булып тордың,— дип әйтүе һәм шундук тикшерүче борылган арада,—күбрәк кеше тарт- 100 сак. иптәш Сталин тизрәк тикшерер.—дип пышылдавы. Татар коммунистик университеты ректоры Вольфовичның: «Мин махсус задание белән контрреволюцион кадрлар әзерләдем- —дип. күрәләтә үз-үзенө яла ягуы һ. б барысы да шул ук көнне Казандагы барлык төрмәләргә, камераларга иреште Әмма менә Кави Нәҗминең кем өстеннән булса да ялган күрсәтмә бирүе—яла ягуы турында хәбәр ишетелмәде Булмады! Өченчедән Нигә Кави Нәҗми башкалардан алда котылган? Олы яшьтәге иптәшләр, могаен хәтерли торганнардыр: 1938 елда «Правда» газетасы битләрендә «Ирекле-ирексез дошман» /-Вольный, невольный враг»/ дигән сүзләр күренә башлады Бу термин кулланыла башлаганчы хөкем ителмәгән кайбер тоткыннар төрмәдән азат ителде Бу үзенә күрә бер мәкерле чара иде -Күрәсез. без гаепсезләрне тотмыйбыз- Бу иң кабәхәт рәвештәге хаинлык. Совет халкының ышанычын таплау-алдау иде Менә шундый «ирексез дошманнар- рәтендә ул көннәрдә генерал Якуб Чанышев. Кави Нәҗми. Мирсәй Әмир һ б азат ителделәр Татарстан язучылар берлеге идарәсенә кереп, андагы язучылар белән күрешеп, куанышканнан соң. әле һаман мине җитәкләп диярлек йөрткән Кави ага. ниһаять, җилкәмә кулын салды — Җитәр. Ибраһим, безгә кайтып. Сәрвәр апаң белән чөкердәшеп чөй эчик.— диде Без ишек ачып кергәндә. Сәрвәр апа аш бүлмәсенә узып бара иде. безне күрүгә, кинәт туктап калды Күзләре миңа текәлде. Тетрәнде. Кулындагы тастымал төшеп китте — Сәрвәр,— Кави ага ашыгып барып аны кочты, авып китүдән тотып калды.— Сәрвәр, ни булды? — Ул арада мин дә килеп Сәрвәр апаның култык астыннан алдым — Әнә анда.— Кави ага караватка ымлады.— шунда салыйк — Мә. Сөрвөрҗан, валерианка йотып җибәр! Тетрәнеп карап торам Нинди таза, бит алмалары тулып, алсуланып торган, сылу хатын иде бит ул теге елларда Ә хәзер сулган Суырылган Маңгаендагы тирән сырлар — төрмә, каторга эзләре Мин сак кына чишенә башладым Әйләнеп кергәндә. Сәрвәр апа инде күзләрен ачкан иде Миңа карап, ничектер ямансу елмайды — Менә, кунаклар, ресторан ачык.— Кави ага буы бөркеп торган электр самавырын өстәлгә куйды Рәхим итегез! Тагын кайнар сумса, карлыган вареньесы белән тәмләп чөй эчтек Ләкин бу мәҗлес Кави аганың Сәрвәр апаның күңелен күтәрергә тырышып, шаяртуларына. мәзәкләр сөйләп көлдерүләренә дә кармастан. теге вакыттагы кебек ваемсыз, күңелле мәҗлес була алмады Кави ага. ниһаять, авыр сулады, чынаягын каплады — Менә бит. Сөрвөрҗан, син гел. безнең илдә кара көннәр булуы мөмкин түгел.— дип кабатлый идең.— Ул урыныннан торып ишекле-түрлө йөри башлады.— Була икән, була икән ул кара көннәр бездә дә — Ярар, Кави, әлө бетешеп тә җитмәгән җәрәхәтне кабат кансыратма' Бу юлы Кави ага белен Сәрвәр апа мине кунакханәгә җибәрмичә үзләрен дә торырга калдырдылар Мин анарда бөр атнага якын тордым әмма сүзләребез бетмәде, хәтта йокыга да вакыт гакы-гокы кала иде Мин китәргә җыенгач. Кави ага. такси чакыртып, мине вокзалга алып барып, поездга утыртып, кулымны каты итеп кысты — Хуш бул, Ибраһим, тагын кил1 Сәрвәр апаң ямансулап калды бит—диде Бу безнең соңгы хушлашуыбыз булган икән Югарыда язганымча. 1988 елның ноябрь айларында мин Казанда булдым һәм рәсми документлар белән танышырга туры килде Шулердан күренгәнчә. Кави Нәҗми әле 1947 елда ук Муса Җәлилне реабилитациялөү турында хода тайство белән Татарстан Югары Советы Президиумына мөрәҗәгать итә һәм нәкъ шул эчтәлектә СССР Язучылар Берлеге идарәсе рәисе Александр Фадеев ка да хатлар яза Партиянең XX съездыннан соң исә. гаепсез җәзаланган татар язучыларын /Галимҗан Ибраһимов Шамил Усманов. Көрим Тинчурин. Галим җан Мохөммөтшин Соббух Рафиков һәм башкаларны шул җөмләдән, мине дә. аклау турында Татарстан АССР Югары Советына язып бирә һәм СССР Югары Судының Хәрби коллегиясендә бөзнөң эшләр киредән каралганда, бу язмалар игътибарга алына